Электронная библиотека » Фагима Хисамова » » онлайн чтение - страница 4


  • Текст добавлен: 6 октября 2022, 10:20


Автор книги: Фагима Хисамова


Жанр: Языкознание, Наука и Образование


сообщить о неприемлемом содержимом

Текущая страница: 4 (всего у книги 14 страниц) [доступный отрывок для чтения: 4 страниц]

Шрифт:
- 100% +
Өрелмәле тартыклар, аффрикатлар һәм аларның тарихы

Хәзерге татар телендә (әдәби телдә һәм аерым сөйләшләрдә) өрелмәле тартыклардан һәм аффрикатлардан түбәндәге авазлар кулланыла:

а) өрелмәле тартыклар: с, ш, ч, җ, ж авазлары;

ә) аффрикатлар: ц, тч, тҗ.

Әдәби телдә, нигездә, өрелмәле тартыклар гына кулланыла, бердәнбер кушык тартык ц исә алынма сүзләрдә һәм язылышта гына килә. Әйтелештә исә ул өрелмәле с авазы белән алышына: цирк – сирк, цунами – сунами һ.  б. х, ж авазлары, нигездә, алынмаларда – рус теле аша кергән сүзләрдә, шулай ук гарәп-фарсы алынмаларында кулланыла: хәят, хат, характер, химия, жанр, жаргон, жәл һ.  б.

Алдагы бүлекләрдә искәртелгәнчә, тартыкларны борынгы төрки нигез телгә мөнәсәбәттә реконструкцияләүдә берничә тарихи чор аерып карала:

а) иң борынгы төрки нигез тел;

ә) соңгырак чорга караган нигез тел;

б) нигез телнең аерым төрки телләргә таркалу чоры. Төрки телләр тарихы буенча хезмәтләрдә хәзерге төрки телләрдәге һәм шул исәптән татар телендәге аерым өрелмәле тартыкларның һәм аффрикатларның килеп чыгышы да төрле тарихи чорларга нисбәтләнә[57]57
  СИГТЯ. Фонетика. – М.: Наука, 1984. – С. 213–218.


[Закрыть]
.

Иң борынгы төрки нигез тел өчен, мәсәлән, өрелмәле тартыклардан бары тик саңгырау *s(с) тартыгы һәм *č(ч) аффрикаты реконструкцияләнә.

Өрелмәле *z(з) тартыгы борынгы аваз булып санала, әмма ул сүз уртасы һәм сүз азагы өчен генә хас, ә сүз башында кулланылышы (зирек, зелпе, зарыгу, зыкы) с~з тәңгәллеге нәтиҗәсе буларак аңлатыла.

Өрелмәле *š(ш) тартыгы соңгырак чорларга, ягъни икенчел төрки нигез телгә нисбәтләнә. Аның килеп чыгышы тарихи чиратлашулар нәтиҗәсе һәм алынма сүзләр тәэсире белән аңлатыла.

*s(с) тартыгы. Сүз башы позициясендә татар телендә, нигездә, борынгы *s(с) авазы саклана: сабан, сағыз, сан, сау, сөлек, сигез, сөлге, сөңге, су, сүз һ.  б.

Аерым сүзләрдә с~ч тәңгәллеге урын ала: чәч – sаč (волос), чәч  – sаč (сыпать), чәчрә – sačra, чәнеч – sanč, чәчел – sačïl. Бу очракта борынгы *s(с) авазының өрелмәле ч авазына үзгәреше әлеге сүзләрнең нечкә гармониягә күчеше (а~ә тәңгәллеге) белән бәйле булырга мөмкин.

Татар теленең аерым сөйләшләрендә һәм гади сөйләм телендә һәртөрле алынма сүзләрдә сүз башында с~ч, с~ш ассимилятив тәңгәллекләре күзәтелә: ситсы – читсы, син– дек – чиннек, сишәмбе – чишәмбе, саташу – чаташу, семья  – чимия, суғыша – шуғыша, сыйырчық – шыйыршық һ.  б. Башкортстанда таралган татар сөйләшләрендә с~һ тәңгәллеге урын ала: салқын – һалқын, сүз – һүз һ.  б. Кайбер төрки телләрдә (мәсәлән, төрек, кыргыз телләре) сүз башындагы с~з тәңгәллеге татар сөйләшләрендә берничә мисал белән генә чикләнә: сәрдә  – зәрәтә, сумлаw (агач эшкәртү)  – зумнаw, сөңге – зөңгө. (Пермь сөйләше)[58]58
        Татар халык сөйләшләре. Ике китапта. Беренче китап / Ф.  С.   Баязитова һ. б. – Казан: Мәгариф, 2008. – 188 б.


[Закрыть]

Сүз уртасында (интервокаль позиция) борынгы *s(с) саклана: асыл, басым, бүсер, кысу, исән, кисәк, кисәк-косак һ.  б.

Сүз уртасында икеләтелгән тартык – геминатлар куллану әдәби телдә эссе, йассы кебек сүзләрдә генә очрый.

Ике сузык уртасында с авазының көчсезләнүе, ягъни Көньяк Себердәге төрки телләрдә (алтай, тува, шор телләре) шактый киң таралган с~з тарихи тәңгәллеге татар теле өчен бөтенләй диярлек хас түгел, бары тик ул Себер татарлары диалектларының Калмак сөйләшендә аерым сүзләрдә генә теркәлгән: қайсы – қайзы, йасау – йазау, сасу – сазу һ.  б.[59]59
         Татар халык сөйләшләре. Ике китапта. Икенче китап / Ф.  С.  Баязитова һ. б. – Казан: Мәгариф, 2008. – 446 б.


[Закрыть]

Урта диалектның Сергач сөйләшендә урын алган сигезән (сиксән), тугызан (туксан) рәвешле әйтелешне, с~з тәңгәллеге булудан бигрәк, борынгылыкның саклануы дип карарга мөмкин: sekiz+оп, toquz+оn һ.  б.

Сүз уртасында тартык авазлар янәшәсендә с саклана: астар, басқыч (сөйләм телендә: бачкыч – охшашлану), иске, қасмақ, қысқа, мысқыл һ.  б.

Сүз ахырында (а) һәм һәртөрле кушымчаларда (ә) шулай ук татар телендә борынгы *s(с) актив кулланыла:

а) ас, бас, бәс, ис, кис, кыс, кырыс һ.  б.;

ә) – асы/-әсе: барасы юл, киләсе кунак; – сыз/-сез: җилсез көн, яңгырсыз ел; – са/-сә: барса, килсә, күрсә; – сын/-сен: укысын, сөйләсен һ.  б.

Сүз уртасында һәм ахырында с авазының йомшавы, ягъни с~з тәңгәллеге, урта диалектның Каргалы сөйләшендә аерым сүзләрдә генә теркәлгән: пенсия – пинзе, җиләс – җиләз, автобус – афтабуз һ.  б.


*š(ш) тартыгы. Килеп чыгышы буенча *š(ш) тартыгы борынгы төрки телнең соңгырак чорына карый. Кайбер төрки телләрдә, аеруча кыпчак төркеменә кергән телләрдә (нугай, каракалпак, казах, балкар, башкорт һ.  б.), сүзнең төрле урыннарында ш~с тарихи тәңгәллеге барлыкка килгән: кеше – kisi, теше – tisi, алаша – alaša, буш – boš, аш – aš һ.  б. Татар телендә ш тартыгы сүзнең төрле урыннарында, нигездә, үзгәрешсез кулланыла:

сүз башында *š(ш) авазы, башка өрелмәле тартыклар белән чагыштырганда, сирәгрәк очрый: шадра, шакшы, шайан, шайару, шәүлә һ.  б. Татар телендә ш авазына башланган сүзләрнең күбесе борынгы сүзлекләрдә дә теркәлгән: шашу  – šaš (сбиваться с пути), шат – šat (смелость, дерзость), шешү   – šiš (пухнуть), шәп – šeb – šip, шоңқар – šuŋqar, шул – šul һ.  б.; ш авазы һәртөрле аваз ияртемнәрендә кулланыла: шақ-шоқ, шыбыр-шыбыр (яңгыр тавышы), шарық-шорық, шығыр-шығыр, шалдыр-шолдыр һ.  б.

Алынма сүзләрдә килә: шик-шиксез, шәм, шәхес, шәреқ, шәрәф (шәрәфле) һ.  б. Аерым сөйләшләрдә сирәк кенә ш~с, ш~ч, ш~т тәңгәллекләре очрый: шалаш – салаш, шәлперәю  – сәлперәю, шырпы – чырпы, шартлау – чартлау; шушы – тушы, шушылай – тушылай һ.  б.;

сүз уртасында интервокаль позициядә (а) һәм тартыклар янәшәсендә (ә) ш авазы үзе кулланыла:

а) кеше, күшә, аша, башақ, йәшел, түшә, рәшә, қашық, күшек, ишәк һ.  б.;

ә) киштә, чыршы, ташқын, йахшы, ташла, башмақ, башқа, биштәр һ.  б.;

сүз ахырында әдәби телдә ш авазы шулай ук үзгәрешсез кала: аш, баш, биш, иш, буш, кош, куш, таш, йәш, төш, түш һ.  б. Көнбатыш диалектның Сергач һәм Чүпрәле сөйләшләрендә ике сүз арасында (икенче сүз яңгырау тартыкка башланса) сүз ахырында килгән ш авазы яңгыраулаша, ягъни ш~ж ассимилятив үзгәреше барлыкка килә: аш бар – аж бар, биш йәш – биж йәш.

Төрки телләр күләмендә алганда, ш авазына бәйле тагын бер тарихи тәңгәллекне билгеләп үтәргә кирәк: ул – хәзерге чуаш телендә һәм борынгы болгар телендә аерым сүзләрдә урын алган ш~л тәңгәллеге. Мәсәлән:



Фонетик тикшеренүләрдә «ламбдаизм» күренеше дип аталган бу үзенчәлек, ягъни л~ш тәңгәллеге, борынгы болгар каберташ язмаларында да аерым сүзләрдә чагылыш тапкан: биал(ем) – бишенче; чуаш телендә: биш – пилек…

Тикшеренүчеләр гадәти төрки телләрдә дә аерым сүзләрдә л~ш тәңгәллеген билгелиләр. Мәсәлән, татар телендә: қашық  – қалақ, йыл – йәш, қылый – қыйшық һ.  б.

Борынгы болгар һәм хәзерге чуаш телендәге л~ш (шулай ук р~з) тәңгәллеге, аларның килеп чыгышы, хронологик чикләре турында төрки тел белемендә карашлар төрле. Элеккерәк чор тикшеренүләрдә бу үзенчәлек бик борынгыга, алтай бердәмлегенә нисбәтләнә иде, әмма соңгырак чор хезмәтләрдә аның фонетик үзгәреш нәтиҗәсе, яңа күренеш булуы турындагы караш өстенлек ала башлады (А. М. Щербак, Н. И. Егоров һ.  б.)[60]60
  Карагыз: Щербак А. М. Сравнительная фонетика тюркских языков. – Л.: Наука, 1970. – С. 84–85; Егоров Н. И. Проблемы генетической и хронотопологической стратификации лексики чувашского языка и теория булгаро-чувашской языковой преемственности // Научный доклад по опубликованным трудам, представленный к защите на соиск. уч. степени докт. филол. наук. – Алма-Ата, 1992. – 306 с.


[Закрыть]
.


*č(ч) тартыгы. Борынгы төрки нигез телдән үк килә торган č(ч) тартыгы яңгырашы буенча кушык тартык – аффрикат. Татар әдәби телендә һәм урта диалект сөйләшләрендә ул сыйфат үзгәреше кичергән, шактый йомшак әйтелешле өрелмәле авазга әйләнгән. Шул ук вакытта бу авазның, ягъни өрелмәле ч авазының, сүзнең төрле урыннарында кулланылышы татар телендә борынгы телдәгечә тотрыклы саклана: чабақ – čаваq, чулақ – čolaq, чатыр – čatïr, чүл – čöl, чал   – čаl; ачы  – ačïg, борчақ – burčaq; ач – аč, күч – koč, кичек   – kič һ.  б. Сыйфаты буенча нигез телдәге č аффрикатына тиңдәш аваз тч авазы көнбатыш диалектның Чистай, Темников, Мәләкәс, Шарлык, Касыйм һ.  б. сөйләшләрдә таралган: тчаука, петчән, тчыбык, кетчеркән һ.  б. Сергач, Чүпрәле, Сыркыды һ.  б. кайбер сөйләшләрдә әдәби телдәге өрелмәле ч авазы ц аффрикаты белән чиратлаша (ч~ц): чәйнек – цәйнек, чана  – цана, пычак – пыцак, чалгы – цалгы, чиләк  – циләк һ.  б. Ц-лаштыру шулай ук Көнчыгыш Себер диалекты өчен дә хас: чәй – цай, чәч – цац, чалгы – цалгы һ.  б.

Төрки телләр күләмендә караганда, ц-лаштыру күренеше (ч~ц) күбрәк көнбатыш кыпчак төркеменә кергән карачай-балкар, караим телләре өчен хас, ул шулай ук төрек һәм азәрбайҗан телләренең аерым диалектларында да чагылыш таба. Тикшеренүчеләр, ч~ц тәңгәллегенең монгол телләрендә дә булуын исәпкә алып, аның шулай ук бик борынгы күренеш булуын билгелиләр.

Татар әдәби телендә өрелмәле ч авазы сүзнең төрле урыннарында актив кулланылышта йөри:

сүз башында: чабак, чаган, чабата, чакыр, чатан, чыршы, чуар, чукы, чорна, чиш һ.  б.

Аерым сүзләрдә сүз башында килгән ч авазы борынгы с~ч тәңгәллеген чагылдыра: чәч – сач, чәчәк – сачәк, чәнеч – саныч һ.  б.;

сүз уртасында: а) ике сузык уртасында: ачы, пычак, учак, кичә, кичер, төче, мәче, мичәү; ә) тартыклар янәшәсендә: борчак, пычкы, почмак, мичкә, төчкер һ.  б.

сүз ахырында: борыч, уч, үч, оч (летай), оч (конец), чәч, өч, күч һ.  б.

кушымчаларда: – чы/-че: сабан-чы, итек-че, сугыш-чы, тел-че, йөгереш-че һ.  б.; – чан/-чән: сүз-чән, сугыш-чан, эш-чән, кызыксыну-чан һ.  б.; – гыч/-геч: ач-кыч, кыр-гыч, кис-кеч, сөз-геч һ.  б.

Татар теленең төрле сөйләшләрендә сүзнең төрле урыннарында ч~с тәңгәллеге урын ала. Мәсәлән: чикерткә – сикерткә, кечерәк – кесерәк, күргәч – күргәс (Мамадыш һәм Норлат сөйләшләре); килгәч – килгәс, салгач – салгас, әтәч  – әтәс, чүмеч – сүмес, токмач – токмас, умач – умас (Бастан сөйләше); чебен – себен, чәй – сәй, печән – бесән, пычкы   – быскы, пычак – бысак һ.  б. (Златоуст һәм Красноуфим сөйләшләре) Төрки телләрдән ч~с тәңгәллегенең актив зонасы булып башкорт теле санала, һәм татар телендә бу тәңгәллекнең, нигездә, көнчыгыш төбәкләрдә таралуы аның турыдан-туры башкорт теле йогынтысы икәнлеге турында сөйли. Аерым тәңгәллекләрдән ч~т тәңгәллеге исә, асылда, көнбатыш диалект сөйләшләре өчен хас: чишен – тишен, чиш – тиш, чишмә – тишмә, чаршау – таршау һ.  б.

Төрки телләрдә шулай ук үзенчәлекле ч~ш тәңгәллеге теркәлгән, ул, нигездә, казах теле, шулай ук Көнчыгыш Себердәге кайбер башка төрки телләр өчен хас: чәч – šаš, чайка – šajqa һ.  б. Татар телендә гади сөйләм телендә һәм кайбер аерым сөйләшләрдә очрый торган ч~ш тәңгәллеге күбрәк ассимилятив тәңгәллек, ягъни позицион охшашлану нәтиҗәсе булып тора: чишү – шишү, чишмә – шишмә һ.  б.

*z(з) тартыгы. Сүз башында *z(з) тартыгы, алда күрсәтелгән зелпе, зирек, зыкы кебек сүзләрдән тыш, гарәп, фарсы алынмаларында һәм кайбер аваз ияртемнәрендә генә кулланыла: зар, зарар, зат, зәвык, зәгыйфь, зәхмәт, зарур, зыр-зыр, зың-зың (зырылдау, зыңгылдау) һ.  б.

Тикшеренүчеләр сүз башында сирәк очракларда гына сакланган з(z) авазын килеп чыгышы буенча шулай ук борынгы *z тартыгына нисбәтлиләр һәм аны борынгыда саңгырау тартыкларның яңгыраулашу күренеше белән бәйләп карыйлар.

Сүз уртасы позициясендә з тартыгы ике сузык уртасында (а) һәм тартыклар янәшәсендә (ә) килә:

а) қызыл, тозақ, йозақ, тузан, туғыз, қазы, үзәк, төзәү һ.  б.;

ә) көзге, изге, қузна, қозғын, тезген, сызғыр, қузғалақ һ.  б.

Сүз ахырында һәм кушымчаларда кулланыла: без, сез, төз, үз, күз, диңгез; бара-быз, килә-сез, укы-гыз һ.  б.

Китерелгән мисаллардан күренгәнчә, з авазы сүз уртасы һәм сүз ахыры позицияләрендә шактый актив кулланыла, һәм ул сүзләрнең күбесе борынгы сүзлекләрдә дә *z авазы белән теркәлгән: азау (теш) – azïğ, азык – azuq, күз – köz, көзге  – közgü, күзлек – kozlük, казы – qazï, казык – qazuq, кузы – qozï һ.  б. Аерым сүзләрдә исә төрки телләр тарихының билгеле бер этабы өчен хас булган t~d~z~ḋ~j тәңгәллеге чагылыш таба: ataq  – adaq – azaq – айақ, bädük – bäzük – бийек, qutuq  – quduq – quzuğ – қoйo, qazun – қaйын(ата) һ.  б.

Урта диалектның аерым сөйләшләрендә (Минзәлә, Балтач, Лаеш, Кама Тамагы, Тархан, Нократ сөйләшләре) әдәби телдәге з авазы интерденталь авазы белән чиратлаша[61]61
  Татар теле сөйләшләре. Ике китапта. Беренче китап / Ф.  С.  Баязитова һ. б. – Казан: Мәгариф, 2008.


[Закрыть]
: без – бе, Казан – Каан, зур – ур, завод – абут, үзе – үе, кызыл  – кыыл һ.  б.

Тарихи яктан тешара авазының килеп чыгышы исә алда күрсәтелгән t~d~z~ḋ~j тәңгәллегенең бер буынын тәшкил итә[62]62
  Карагыз: Юсупов Ф. Ю. Татар теленең диалектлары: Урал сөйләшләре. – Казан: Мәгариф, 2003. – 65 б.


[Закрыть]
.

Татар телендә бу чиратлашуның иң таралган төбәге – урта диалектның Минзәлә сөйләше, һәм бу күренеш, гадәттә, күрше башкорт теле йогынтысы буларак аңлатыла.

Минзәлә сөйләшендә з~ḋ тәңгәллеге сүзнең төрле урыннарында чагылыш таба: а) сүз башында: зур – ур, зыян – ыйан, зат – ат һ.  б.; ә) сүз уртасында: бозау – боау, базар  – баар, қазық – қаық һ.  б.; б) сүз ахырында: қаз – қа, баз – баḋ, қыз – қы (қыыл) һ.  б.

Алда искәртелгәнчә, з~ḋ тәңгәллеге, Минзәлә сөйләшеннән тыш, беркадәр чикләнгән күләмдә Казан арты сөйләшләрендә, шулай ук Урал төбәгендә таралган сөйләшләрдә дә очрый. Шуңа бәйле рәвештә диалектолог галимнәр бу фонетик күренешнең бары тик башкорт теле йогынтысы гына түгеллеген, ә бәлки татар теленең борынгыдан килгән үзенчәлеге булу мөмкинлеген кире какмыйлар (Л. Жәләй). Казан арты сөйләшләрен тикшергән галимә Н.  Б.  Борһанова исә аны бу якларга күчеп утырган болгарларга бәйләп аңлата.

Төрки телләр күләмендә алганда, шулай ук з авазының тарихи үзгәрешенә караган бер әһәмиятле фонетик күренешне з~р тәңгәллеген, ягъни ротацизм күренешен билгеләп үтәргә кирәк. Бу үзенчәлек буенча тел тарихы фәнендә төрки телләрне икегә бүлеп йөртәләр: з телләр (бу төркемгә, асылда, хәзерге чуаш теленнән башка барлык телләр керә) һәм р телләр (бу төркемгә исә чуаш теле һәм борынгы болгар теле карый). з~р тәңгәллеге чуаш телендә системалы чагылыш таба, бу тәңгәллек күбрәк сүз ахырына туры килә: утыз – вăтăр, көз – кер, боз – пăр, қаз – хур, қыз – хир (хěр), йөз – čěр, туғыз – тăхăр (тăххăр), қондыз – қăндăр һ.  б. Ротацизм күренеше шулай ук борынгы болгар каберташ язмаларында, күбрәк саннарның язылышында урын ала: җиати җүр җирм икенш җал – җиде йөз егерме икенче ел, тарих җиати җүр вун тăхăр җал – тарих җиде йөз унтугыз (нчы) ел һ.  б.[63]63
  Мисаллар түбәндәге хезмәттән алынды: Ашмарин  Н.  И. Болгары и чуваши. – Казань, 1902; Чебоксары, 2000. – С.  96; 93.


[Закрыть]

Әлеге фонетик күренеш, ягъни чуаш теленә хас һәм борынгы болгар телендә дә чагылыш тапкан ротацизм, шулай ук ламбдаизм, төрки тел белемендә әле узган гасыр башында ук зур кызыксыну һәм бәхәсләр тудыра. Мәсьәләнең асылы баштан ук кайсы үзенчәлекнең борынгырак булуына кайтып кала, ягъни хәзерге чуаш телендәгечә р, л борынгыракмы, әллә күпчелек төрки телләрдәгечә з, ш авазларымы? Әйтергә кирәк, хәзерге фәндә, аерым алганда, соңгы унъеллыкларда һәм аннан да элегрәк басылып чыккан капиталь хезмәтләрдә әлеге мәсьәлә күпчелек галимнәр тарафыннан төрки телләрдәге з, ш авазлары файдасына хәл ителә. Бу тарихи фонетик тәңгәллекне галимнәр түбәндәгечә аңлаталар: сүз эчендә сузыклардан соң, аеруча озын сузыклардан соң килгән борынгы нигез телдәге саңгырау *с, *ш тартыклары шактый нык йомшау кичерәләр (ослабление глухих), нәтиҗәдә башта яңгыраулашалар, ахырдан сонор авазларга күчәләр (сонантлашалар)[64]64
  Ашмарин Н. И. Болгары и чуваши.  – Казань, 1902; Чебоксары, 2000. – С. 85.


[Закрыть]
.

з авазының билгеле бер позициядә йомшавын һәм сонантлашуын, безнең карашыбызча, татар телендә түбәндәге мисал буенча да күз алдына китереп булыр иде: tiz (тез) – tirsäk (терсәк) – tizsäk – tirsäk (тезсәк – терсәк) һ.  б.

*z(з)>р; *ш>л күчеше тибындагы бу гипотезага капма-каршы фикердә торган, ягъни киресенчә р>з; л>ш тәңгәллеген яклаган галимнәр исә күбрәк Г. Рамстедт хезмәтләренә таяналар. Фин алтаист галиме Г. Рамстедт, ротацизм һәм ламбдаизм күренешенең монгол һәм тунгус-маньчжур телләрендә дә булуына нигезләнеп, аны гомумалтай телләренә хас бик борынгы үзенчәлек итеп билгели. Тәңгәллекнең механизмы аның тарафыннан түбәндәгечә аңлатыла: борынгы телдә бу авазларның ике фонологик тибы – калын һәм нечкә (палаталь) вариантлары булган: *r, r’ һәм *l, *l’. Бу авазларның веляр пары барлык төрки телләрдә, шул исәптән чуаш телендә дә, уртак сакланган, ә палаталь *r, *l авазлары чуаш телендә генә сакланып калган, төрки телләрдә алар з, ш авазларына үзгәргән дип аңлатыла[65]65
  Карагыз: Щербак А. М. Сравнительная фонетика тюркских языков. – Л.: Наука, 1970. – С. 84–88.


[Закрыть]
. Бу рәвешле аңлату төрки тел белемендә шулай ук соңгы вакытларга кадәр диярлек гамәлдә булды. Мисал өчен, татар һәм чуаш телләрен тарихи яссылыкта чагыштырып өйрәнүгә багышланган күләмле хезмәтендә татар галиме Р. Әхмәтьянов чуаш һәм борынгы болгар теленә хас ротацизм һәм ламбдаизм күренешен яктыртуда шул ук карашларга нигезләнә[66]66
  Ахметьянов Р. Г. Сравнительное исследование татарского и чувашского языков: Фонетика и лексика. – М.: Наука, 1978. – С.  55–72.


[Закрыть]
. Шул ук вакытта бу фонетик тәңгәллекләргә бәйләнештә галимнәр төрле төрки телләрдә өлешчә, ягъни спорадик рәвештә з>р һәм ш>л тәңгәллекләренең аерым сүзләрдә чагылышын да билгелиләр. Мәсәлән, татар телендә: күз – күр, симез – симер, үгез – үкер, тез – терсәк, йөз  – чор, сагыз  – чәер, кайры – каезлау, коткар – котказ, кашык – калак, ишек – элгеч һ.  б.


җ тартыгы. җ авазының хәзерге татар телендә ясалыш һәм яңгыраш буенча берничә тибы гамәлдә йөри. Әдәби телдәге һәм урта диалектның күпчелек сөйләшләрендәге җ авазы тел алды, өрелмәле, бер фокуслы яңгырау аваз буларак характерлана, һәм ул бик йомшак әйтелеше белән аерылып тора: җәй, җил, җир, җый, җон һ. б. Урта диалектның аерым сөйләшләрендә (Дөбьяз, Касыйм, Бастан, Казан арты керәшеннәре), шулай ук көнбатыш, ягъни мишәр сөйләшләренең аерым бер төркемендә (Чистай, Кузнецк, Ләмбрә, Шарлык, Байкыбаш сөйләш– ләре һ. б.) кушык, ягъни аффрикат дҗ авазы әйтелә: йөрәк   – дҗерәк, йаулық – дҗаулық, йефәк – дҗефәк, йафрақ  – дҗапрақ һ.  б. Мишәр сөйләшләрендә өрелмәле җ авазының кулланылышы исә Эстәрлетамак, Ләмбрә сөйләшләрендә теркәлгән.

җ авазы төрки тел белемендә борынгы нигез телгә нисбәтләнми (реконструкцияләнми), аның килеп чыгышы төрле аваз тәңгәллекләренә бәйләп аңлатыла.

Хәзерге татар әдәби телендә әлеге аваз шактый еш кулланыла торган авазлардан санала, әмма аның сүздәге урыны татар теленең үз сүзләрендә, нигездә, сүз башы позициясе белән чикләнә һәм тарихи яктан, асылда, й~җ тәңгәллеге нәтиҗәсе булып тора. Соңгы еллардагы тюркологик хезмәтләрдә сүз башында җ авазының кулланылышына һәм шул ук позициядә й~җ тәңгәллегенә карата татар телендә җ авазы – алгы рәт тар сузыклар янында, й авазы арткы рәт киң сузыклар алдында кулланыла дигән фикер теркәлгән. Әлеге мәсьәләдә авторлар Ү. Байчураның мәгълүм хезмәтләренә нигезләнәләр. Бу фикердә өлешчә хаклык булса да, җ авазының кулланылышы татар әдәби телендә дә бу очрак белән генә чикләнми:

а) җ авазы тар сузыклар янәшәсендә килә: җил, җилән, җимеш, җим, җиң, җит(ү), җиңел, җикән, җиләк, җикер(ү) һ.  б.;

ә) ярымтар һәм киң сузыклар янәшәсендә килә: җай, җайлы, җәй, җәйләү, җәй(ү), җөй, җеп, җылы, җыр, җый, җете, җуй, җәлпәк, җелек, җепшек һ.  б.

җ авазы шулай ук гарәп-фарсы алынмаларында кулланыла: җавап, җәбер, җәдит, җаһил, җәүһәр, җәмәгать һ.  б. Бу төр алынмаларда җ авазының кулланылышы сүз башы белән генә чикләнми, ул сүз уртасында һәм сүз ахырында да шактый еш очрый: әҗер, әҗәт, гаҗиз, дәрәҗә, иҗек, маҗара, хаҗ, таҗ һ.  б.

Урта диалектның күпчелек сөйләшләрендә исә өрелмәле җ  авазының төрле сузыклар янәшәлегендә кулланылышы, ягъни җ-лаштыру күренеше тагын да киңрәк күләмдә таралган: җаулық, җаңғыр, җапрақ, җал җорты, җалқын, җәшел,, җәшен, җөгөрә, җул, җаңа һ.  б. Кайбер сөйләшләрдә исә җ-лашу сүз башында гына түгел, сүз уртасында һ.  б. позицияләрдә дә кулланыла: Мәрҗәм (Мәрьям), Ильҗә (Илья), берҗулы (берьюлы), арҗақ (аръяк), алҗу һ. б.

Татар әдәби телендә һәм урта диалект сөйләшләрендә шул рәвешле актив кулланыла торган үзенчәлекле җ авазының тарихына кагылышлы тагын бер күренешне шәрехләп үтәргә кирәк. Мәсьәлә шунда: өрелмәле һәм бик йомшак әйтелә торган тел алды тартыгы җ бары тик татар теленә генә хас. Төрки телләрдән, нигездә, кыпчак төркеме телләрендә, ягъни татар теленең көнбатыш диалекты, нугай, каракалпак, карачай-балкар телләре, үзбәк теленең кыпчак диалектлары һәм кыргыз теле, шулай ук төрекмән теле һәм уйгур теле диалектларында, төрле дәрәҗәдә кулланыла торган җ авазы – кушык тартык, ягъни аффрикат, һәм ул ясалышы буенча да, яңгырашы буенча да татар телендәге өрелмәле җ авазыннан нык аерыла. Шул ук вакытта болгар каберташ язмаларында ج графемасы белән бирелгән авазларның еш кулланылуы, әйтик, татар телендәге үзенчәлекле җ авазының борынгы болгар теленнән үк килүен дәлилли. Шунысы да мөһим: чуаш телендә шулай ук шактый нык ешлыкта кулланыла торган ç авазының килеп чыгышын тикшеренүчеләр болгар телендә җ авазының саңгыраулашу күренеше дип аңлаталар[67]67
  Богородицкий В. А. Введение в татарское языкознание. – Казань, 1953. – С. 107.


[Закрыть]
. Бу фикерне башлап В. А. Богородицкий әйтә, галим, бу авазның инде VII–IХ йөзләрдә, болгар-маҗар мөнәсәбәтләре чорында ук гамәлдә булуын күрсәтү белән бергә, аның ул чорда ук йомшак аффрикат (смягчённая аффриката) булуын билгели. «Для чувашского рефлекса принимается в качестве предшествующего этапа аффриката Ų[68]68
  Ų билгесен В. А. Богородицкий үзенең фәнни транскрипциясендә, В. В. Радлов һәм Н. Ф. Катанов хезмәтләренә нигезләнеп, хәзерге татар телендәге җ аффрикаты белән тиңләштерә.


[Закрыть]
, которая ещё существовала в эпоху мадьяра-булгарских сношений (VII–IX вв.), судя по мадьярским заимствованиям Ų сохранялась до XIV века в языке волжских булгар. Мне кажется, что чувашский рефлекс ç (мягкий, свистящий спирант) позволяет предполагать, что указанная смягчённая аффиката могла представлять диалектальное чередование щипящего и свистящего типа, причём приглушение её аналогично с общим приглушением начальных звонких в чувашском языке»[69]69
  Күрсәтелгән хезмәт. – 107 б.


[Закрыть]
.

Шул ук фикер Л. Җәләй хезмәтләрендә дә китерелә: «…кай– бер лингвистлар һәм тарихчылар болгар каберташ язмаларындагы җ-лаштыруны чуаш теленә генә хас күренеш дип аңлаталар […]. Икенче төрле әйткәндә, болгар чорындагы кабиләләрдән тик чуашлар гына җ төркеменә кергәннәр булып чыга. Бу дөрес түгел. Моның дөрес булмавын хәзерге татар теленең үзендә җ һәм й диалектларының яшәве күрсәтеп тора»[70]70
  Җәләй Л. Татар теленең тарихи фонетикасы буенча материаллар.  – Казан, 1954. – 64 б.


[Закрыть]
.

Чуаш телендәге өрелмәле саңгырау ç авазының болгар телендәге җ дан килеп чыгышы әле соңгы чор чит ил тюрколог галимнәреннән алман тюркологы һәм монголисты Г. Дёрфер хезмәтләрендә китерелә. Ул бу фонетик күренешне *d>*җ, булг. җ>č>ś схемасы рәвешендә шәрехли[71]71
  Карагыз: СИГТЯ. Фонетика. – М.: Наука, 1984. – С. 257.


[Закрыть]
.

Татар теленең диалект һәм сөйләшләрендә җ авазына мөнәсәбәтле төрле тәңгәллекләр дә чагылыш таба:

а) җ~з тәңгәллеге, нигездә, көнбатыш татар теле, ягъни мишәр сөйләшләре өчен хас (Темников, Кузнецк, Шарлык, Чүпрәле, Сергач сөйләшләре һ.  б.): баҗа – база, җыелу  – зыйылу; уҗым – узым, кәҗә – кәзә, җибәрә – зибәрә, мәҗлес   – мәзлес һ.  б. й~җ~з тәңгәллеге шулай ук урта диалектның кайбер сөйләшләрендә дә урын ала (Норлат сөйләше, Түбән Кама һәм Казан арты керәшеннәре сөйләшләре һ.  б.): җир – зир, йаз – заз, йөз – зөз һ.  б.

Төрки телләр күләмендә алганда, й~җ~з тәңгәллеге азәрбайҗан теле диалектларында, кыргыз телендә һәм башкорт телендә аерым сүзләрдә теркәлгән[72]72
  Шунда ук. – 253 б.


[Закрыть]
;

ә) Башкортстанда һәм Оренбург төбәгендә таралган урта диалект сөйләшләрендә җ авазының палаталь ж авазы белән чиратлашуын тикшеренүчеләр башкорт теле йогынтысы буларак билгелиләр: җилкә – жилкә, җәяү – жәйәү, җылан  – жылан, хуҗа – хужа, хаҗ – хаж, баҗа – бажа һ.  б. Башкорт теленнән кала җ~ж тәңгәллеге көнчыгыш кыпчак төркеменә кергән телләр өчен хас. Аерым алганда, ул нугай, каракалпак, казах телләрендә чагылыш таба һәм, мисаллардан күренгәнчә, күбрәк гарәп-фарсы алынмаларында килә: җаһил – žaһil, җәмал – žamal, җан – žan, җомга – žuma һ.  б.;

б) Көнчыгыш Себер регионындагы төрки телләрдә (тува, шор, хакас телләре) урын алган й~җ~ч тәңгәллеге Себер татарлары диалектларында теркәлгән. Себер татарлары диалектларын өйрәнгән күренекле галим Д.  Г.  Тумашева бу тәңгәллекне әлеге диалектларга, гомумән, хас саңгыраулашу күренеше белән бәйләп карый, һәм шул ук вакытта ул мондый тәңгәллекнең әлеге сөйләшләрдә, нигездә, гарәп-фарсы алынмаларын әйтүгә җайлашуы (адаптация) дип саный: җан – чан, Җәмилә  – Чәмилә, хаҗәт – қәчәт[73]73
  Тумашева Д. Г. Диалекты сибирских татар. – Казань: Изд-во Казанского ун-та, 1977. – С. 58.


[Закрыть]
. Себер татарларының үз сүзләрендә исә, алда күрсәтелгәнчә, й~җ~ц тәңгәллеге урын ала: чалгы – цалгы, чокыр – цокыр, чырай – цырай һ.  б.;

в) урта диалектның Эчкен сөйләшендә сирәк очрый торган үзенчәлек буларак, й~җ~d тәңгәллеге теркәлгән (d – палаталь аваз): җир – dир, йул – dул, җиңги – dиңги һ.  б.[74]74
  Татар халык сөйләшләре. Ике китапта. Беренче китап / Ф.  С.  Баязитова һ. б. – Казан: Мәгариф, 2008. – 337 б.


[Закрыть]

Шул рәвешле, хәзерге татар әдәби телендә һәм аның төрле диалект-сөйләшләрендә, гомумән, төрки телләр өчен хас үзенчәлекле й~җ~ж~ч~з~d тәңгәллегенең барлык очраклары диярлек теркәлгән. Әйтергә кирәк, төрки телләрнең чагыштырмалы-тарихи грамматикасы фәнендә әлеге тәңгәллек, аеруча сүз башы позициясендә й~тҗ~тч тәңгәллеге мәсьәләсе, күп бәхәсләр уяткан һәм соңгы вакытларга кадәр галимнәр арасында күп фикер каршылыклары сакланып калган үзенчәлекле фонетик күренеш булып тора.

Төрки телләрдәге й~җ тәңгәллеге мәсьәләсенә башлап В.  В.  Радлов игътибарны юнәлтә һәм бу тәңгәллекләрнең башлангыч формасы, ягъни архетибы *j(й) авазы дигән нәтиҗәгә килә. В. А. Богородицкий шулай ук башлангыч аваз j(й) булган дип саный һәм әлеге тәңгәллекнең юнәлешен j~җ~ч~č~ś (й~җ~ч~ж~с), җ~ś (чуаш телендәге нечкә тешара ć) рәвешендә күз алдына китерә.

Моңа капма-каршы буларак, фин алтаист галиме Г. Рамстедт һәр ике тартык j һәм җ авазларының бик борынгы булуларын таный, әмма җ авазы йомшый (шартлау элементын югалта) һәм j авазына күчә дигән фикерне белдерә. Шул ук карашны соңрак Н. Н. Поппе, К. Г. Менгес, Г. Дёрфер кебек тюрколог һәм алтаист-галимнәр дә яклап чыгалар. Бу очракта әлеге галимнәр, күбрәк гомумалтай телләре үзенчәлегенә таянып, j авазы җ яки d авазларыннан үзгәреп барлыкка килгән булуы мөмкин дигән карашта торалар[75]75
  Богородицкий В. А. Введение в татарское языкознание. – Казань, 1953. – С. 106–107.


[Закрыть]
.

Төрки телләрнең тарихи грамматикасы буенча соңрак чыккан хезмәтләрдә дә әле бу каршылыклы фикерләр саклана. А.  М.  Щербак, мәсәлән, үзенең хезмәтләрендә j(й), җ авазларының иң борынгы архетибы чуаш телендәге č авазына охшаш тешара саңгырау өрелмәле тартык *ө() авазы булган дип саный[76]76
  Карагыз: СИГТЯ. Фонетика. – М.: Наука, 1984. – С. 256–259.


[Закрыть]
, ә Мәскәү тюркологлары чыгарган коллектив хезмәтләрнең 1 нче томында (фонетка) j(й) авазының беренчел булуы дәлилләнә: «Иными словами среднеязычный j имеет полное право статуса архетипа и может быть отнесён к тюркскому праязыку»[77]77
  Шунда ук. – 274 б.


[Закрыть]
.

Внимание! Это не конец книги.

Если начало книги вам понравилось, то полную версию можно приобрести у нашего партнёра - распространителя легального контента. Поддержите автора!

Страницы книги >> Предыдущая | 1 2 3 4
  • 0 Оценок: 0

Правообладателям!

Данное произведение размещено по согласованию с ООО "ЛитРес" (20% исходного текста). Если размещение книги нарушает чьи-либо права, то сообщите об этом.

Читателям!

Оплатили, но не знаете что делать дальше?


Популярные книги за неделю


Рекомендации