Электронная библиотека » Фагима Хисамова » » онлайн чтение - страница 3


  • Текст добавлен: 6 октября 2022, 10:20


Автор книги: Фагима Хисамова


Жанр: Языкознание, Наука и Образование


сообщить о неприемлемом содержимом

Текущая страница: 3 (всего у книги 14 страниц) [доступный отрывок для чтения: 4 страниц]

Шрифт:
- 100% +

Тартык авазлар һәм аларның тарихы (консонантизм)

Татар телендә тартык авазлар, аларның саны, составы һәм төп үзенчәлекләре

Тарихи ретроспективада бу мәсьәләгә гомуми күзәтү ясасак, шуны билгеләп үтәргә мөмкин: сузык авазлардан аермалы буларак, татар телендә тартык авазлар системалы тарихи үзгәреш кичермәгәннәр, бу өлкәдә борынгылык күренешләре тотрыклырак саклана. Тартыклар өлкәсендәге тарихи үзгәрешләр, нигездә, авазлар системасының алынма тел берәмлекләре исәбенә баюында һәм төрле тарихи чиратлашулар нәтиҗәсендә аерым авазларның сыйфат үзгәрешләре кичерүендә чагылыш таба.

Билгеле булганча, хәзерге татар телендә 28 тартык исәпләнә (б, в, w, г, ғ, д, ж, з, җ, й, к, қ, л, м, н, ң, п, р, с, т, ф, х, ч, ш, щ, һ, ﻋ (һәмзә), ц) һәм алар сыйфат ягыннан ясалу урыны, ясалу ысулы, акустик билге һәм авазларның яңгыраш урыны (резонатор) буенча характерланалар.

Ясалу урыны буенча хәзерге татар әдәби телендәге һәм төрле сөйләшләрдәге тартык авазлардан:

ирен-ирен тартыклары п, б, м борынгы нигез телдәге шул ук авазларга барып тоташа; ирен-ирен w авазының килеп чыгышы исә – борынгы g(г) авазының сүздәге төрле урыннарда үзгәреше, г~w чиратлашу нәтиҗәсе: tag – maw (тау), agiz – awыз (авыз), soguq – cywык (суык) h.б.;

ирен-теш авазлары в, ф – алынма тартыклар;

тел алды тартыкларыннан т, д, н, с, з, ш, л, р авазлары, асылда, борынгылыкны саклыйлар. Хәзерге әдәби телдәге өрелмәле ч(č) авазы исә борынгы нигез телдә һәм хәзерге күпчелек төрки телләрдә аффрикат буларак характерлана; хәзерге телдә, аффрикат аваз буларак, ул мишәр диалекты сөйләшләрендә саклана. Мишәр сөйләшләрендә кулланыла торган ц аффрикаты шулай ук борынгы авазлардан, әмма ул č(ч)~ц тәңгәллеге нәтиҗәсе булып тора. Хәзерге телдәге щ, ж    авазлары һәм төрки нигезле булмаган сүзләрдәге ц авазы    – алынма тартыклар;

тел уртасы тартыгы й. Сүз башы позициясендә татар телендә (диалектларны да кертеп) борынгы й саклана: йир – җир, йиде – җиде, йыл, йегерме һ.  б. Сүз уртасы һәм сүз ахырындагы й авазы күбрәк борынгы чиратлашу нәтиҗәсе буларак карала. Әмма төрки телләрнең чагыштырмалы-тарихи грамматикасы буенча чыккан соңгы хезмәтләрдә й авазының шулай ук борынгы булуы һәм нигез телдә й – d тартыкларының параллель кулланылышы турында да әйтелә[44]44
  Бу турыда алдагы бүлекләрдә карагыз.


[Закрыть]
.

Айак < аzаq < аdaq; койо < quzuğ < qudug; туй < tod; куй < кod һ.  б.;

тел арты тартыклары к, г. Бу авазлардан к, һичшиксез, борынгы сыйфатында саклана. Нигез телдә к авазы сүзнең төрле урыннарында бик иркен кулланылган, һәм хәзерге татар телендә дә ул еш очрый, аеруча сүз башы позициясе бик актив, г авазы исә борынгы телдә күбрәк икенчел аваз, ягъни к~г тәңгәллеге нәтиҗәсе буларак карала;

тирән тел арты, ягъни увуляр тартыклар қ, ғ, ң – борынгыдан килгән авазлар. Шул ук вакытта ғ(ğ) авазының килеп чыгышы бераз соңгарак, ягъни борынгы төрки нигез телнең таркалу чорына нисбәтләнә. ң) авазының борынгылыгы беркадәр сорау астында карала. А. М. Щербак сүз уртасында (морфемалар чигендә) һәм сүз ахырында килгән ң авазын күбрәк нг~нк авазларының кушылмасы дип саный[45]45
  Щербак А. М. Сравнительная фонетика тюркских языков. – Л.: Наука, 1970. – С. 826.


[Закрыть]
(мәсәлән, сиңа, миңа, таң, моң, соң кебек сүзләрдә).

Өрелмәле тирән тел арты х тартыгы хәзерге әдәби телдә, нигездә, алынма сүзләрдә кулланыла, аерым очракларда қ~х тәңгәллеге нәтиҗәсе булып тора: qatun~хатын, хәбер~ қәбер һ.  б.

Өрелмәле фарингаль тартык һ хәзерге телдә күбрәк гарәп-фарсы алынмаларында кулланыла: әһәмият, илһам, һәйкәл, һава, бәһа һ.  б. Әмма бу аваз борынгы нигез тел өчен дә хас булган һәм күбрәк сүз башы позициясендә кулланылган[46]46
  Карагыз: СИГТЯ. Фонетика. – М.: Наука, 1984. – С. 396–402.


[Закрыть]
. Хәзерге кайбер төрки телләрдә һ авазы протетик тартык сыйфатында актив кулланыла. Мәсәлән: һotuz – утыз, һöv   – өр (дуть), һөrk – өрек (бояться), hačuq – ачык (открытый), hajva   – айва, hajğyr – айгыр һ.  б.

Бу күренеш сирәгрәк татар телендә дә чагылыш таба: әйбәт   – һәйбәт, айт-һайт (ымлык) һ.  б.

Ларингаль (тавышсыз) тартык ﻋ (һәмзә) әдәби телдә шулай ук башлыча гарәп алынмаларында гына очрый: тәﻋмин, тәﻋсир, мәсﻋәлә һ.  б. Урта диалектның Касыйм сөйләшендә әлеге аваз әдәби телдәге к, қ, г, ғ, х авазларын алыштырып килә (әмма аның нигез телгә дә хас булуы турында фәнни мәгълүмат юк): ﻋил – кил, ﻋес – көч, ﻋозол – кызыл, сәнде– ﻋәс – сандугач, ﻋороﻋ – кырык, ﻋурла – хурла һ.  б.[47]47
        Татар халык сөйләшләре. Ике китапта. Беренче китап   / Ф. С. Баязитова һ. б. – Казан: Мәгариф, 2008. – 156–160 б.


[Закрыть]

Ясалу ысулына мөнәсәбәтле рәвештә борынгы нигез телдә шулай ук йомык авазлар, өрелмәле авазлар оппозициясе һәм аффрикатлар булган. Борынгы төрки нигез телнең таркалу чорына мөнәсәбәтле рәвештә, мәсәлән, р(п), b(б), t(т), к, қ(q) йомык тартыклары, ѕ(с), š(ш), ğ(ғ) өрелмәле тартыклар һәм č(ч), zğ(ж) аффрикатлары реконструкцияләнә[48]48
  СИГТЯ. Фонетика. – М.: Наука, 1984. – С. 171.


[Закрыть]
.

Сонор тартыклардан исә l(л), r(р), n(н), m(м), ŋ(ң), j(й) борынгы авазлар санала.

Тартыкларның сөйләм аппаратындагы актив орган – тавыш ярыларының катнашу-катнашмавына карап бүленеше, ягъни яңгырау һәм саңгырау тартыклар мәсьәләсе төрки тел белемендә күп галимнәрнең игьтибарын җәлеп иткән шактый катлаулы мәсьәләләрдән санала. Бу очракта бигрәк тә сүз башы позициясендә яңгырау һәм саңгырау тартыкларның кулланылышы аерым игътибар үзәгендә тора[49]49
  Бу турыда алдагы бүлекчәне карагыз.


[Закрыть]
.

Тартык авазлар тарихын өйрәнү алымнары, төп терминнар һәм төшенчәләр

Тартык авазлар өлкәсендәге тарихи үзгәрешләр аларның сүз эчендәге урыннарына (позицияләренә) карап билгеләнә. Төрки телләр өчен, мәсәлән, түбәндәге позицияләр аеруча әһәмиятле:

1) абсолют сүз башында тартыклар үзгәреше – анлаут;

2) сүз уртасы – инлаут. Сүз уртасында тартыклар үзгәрешенең ике төре билгеләнә: а) тартык авазның ике сузык уртасында килүе – интервокаль позиция; ә) сүзгә кушымчалар ялгану – морфемалар чиге; б) сүз ахыры – ауслаут.

Борынгы төрки анлаут, ягъни төрки телләрдә сүз башы закончалыгына бәйле рәвештә, шуны билгеләп үтәргә кирәк: хәзерге төрки телләрдән кыпчак-карлук төркеме телләрендә саңгырау анлаут өстенлек итә, ә угыз төркеменә кергән телләрдә сүз башы, нигездә, яңгырау. Аерым алганда, төрки телләрнең бу төркемнәре арасында сүз башында к~г, т~д тарихи тәңгәллеге киң таралган: күк – gök, күз – göz, кил  – gäl, тау – dağ, тел – dil һ.  б.


Төрки телләрнең әлеге үзенчәлекләренә бәйле рәвештә, фәндә берничә гипотеза бар:

1 нче гипотеза: борынгы төрки нигез телдә сүз башында һәм саңгырау, һәм яңгырау тартыклар кулланылган (Х. Педерсен, В. М. Иллич-Свитыч, К. Г. Менгес һ.  б.);

2 нче гипотеза: борынгы төрки нигез телдә сүз башында бер генә яңгырау тартык в (б) кулланылган. Калган очракларда саңгырау тартыклар өстенлек иткән (Н. Н. Поппе, А. М. О. Рясянен). Әмма А. М. О. Рясянен шул ук вакытта g (г) яңгырау тартыгы кулланылу мөмкинлеген дә искәртә;

3 нче гипотеза: борынгы төрки нигез телдә сүз башында бары тик саңгырау тартыклар гына булган (В.  В.  Радлов, Ә.  Р.  Тенишев, А.  М.  Щербак).

Чагыштырмалы-тарихи грамматика буенча чыккан соңгы хезмәтләрдә борынгы төрки телдә сүз башы, нигездә, саңгырау булган дигән карашка өстенлек бирелә, һәм бу күренеш нигез телдә басымның беренче иҗектә булуы белән аңлатыла (ягъни сүз башының көчле экспиратор басым белән әйтелүе сүз башындагы тартыкны яңгыраулашу ихтыяҗыннан коткара)[50]50
  Карагыз: СИГТЯ. Фонетика. – М.: Наука, 1984. – С. 174.


[Закрыть]
.

Сүз уртасында интервокаль позициядә тарихи үзгәрешләр йомык тартыкларның көчсезләнүендә, ягъни яңгыраула-шуында чагылыш таба: tере – түбә (крыша), joqaru – йугары, qapyğ – кабак (күз кабагы) һ.  б.

Морфемалар чигендә тартыкларның ассимилятив яңгыраулашуы исә татар теле өчен норма булып санала: сип – сибәлә, тап – таба һ.  б.

Сүз ахырында (ауслаут) яңгырау һәм саңгырау тартыклар оппозициясенә мөнәсәбәттә шулай ук саңгырау тартыклар өстенлек иткән дип санала. Аерым очракларда кулланылган өрелмәле яңгырау ğ авазы кыскарган яисә w сонор тартыгы белән чиратлашкан: tаğ – таw, buğ – бyw (пар), sağ – caw һ.  б.

Йомык тартыклар һәм аларның тарихы

*р(n), *b(б) тартыклары. Хәзерге татар телендә борынгы төрки нигез телдән үк килә торган *р(п), *b(б), *t(т), *к(k), *q(қ) тартыклары кулланыла, шул ук вакытта алар, сүздәге урыннарына бәйле рәвештә, төрле тарихи үзгәрешләр кичергәннәр.

*р(п) тартыгы. Сүз башы позициясендә хәзерге татар телендә бу аваз, башка йомык тартыклар белән чагыштырганда, сирәгрәк кулланыла, шул ук вакытта аның яңгырау пары *b(б) авазын әлеге позициядә иң актив кулланыла торган авазлардан санарга мөмкин: баш, биш, бәр, бир һ.  б. Бу исә тикшеренүче галимнәрнең *b(б) авазының төрки телләрдә шулай ук бик борынгы аваз булуы, һәрхәлдә, п~б тәңгәллегенең борынгы нигез телдән үк килүе турындагы фикерләренә туры килә[51]51
  Карагыз: СИГТЯ. Фонетика. – М.: Наука, 1984. – С. 176–177.


[Закрыть]
.

Сүз башында татар әдәби телендә түбәндәге сүзләрдә борынгы *р(п) саклана: пычкы, пычак, печән, пешерү, пешкәк, пыр-пыр, пыш-пыш һ. б.

Урта диалектның аерым сөйләшләрендә (Пермь татарлары сөйләше, Камышлы, Сафакүл, Әстерхан сөйләшләре һ. б.) п~б тарихи тәңгәллеге барлыкка килгән: бешерү – пешерү, эч бошу – эч пошу, бочмак – почмак, быр тузу – пыр тузу, бысак – пычак, бәке – пәке, билмән – пилмән, былау – пылау, бүгрәп – погреб һ.  б.

Сүз уртасында тамыр сүзләрдә, ике сузык уртасында (интервокаль позиция) борынгы *р(п) авазы шулай ук, нигездә, тотрыклы саклана: апа, ипи, тәпи, кәпәч, тәпәч (кечерәк таяк), тыпыр-тыпыр, күпер, чәпәү, сыпыру һ.  б. Аерым сүзләрдә исә п~б тарихи тәңгәллеге барлыкка килгән: түбә<*tере, кабак (күз кабагы)<qapaq (крышка), себерү – сыпыру, апа – әбә һ.  б.

Борынгы *р(п) сүз уртасында морфемалар чигендә тартык авазлар янәшәсендә дә саклана: төпләү, таптау, чапкын, сипкел, төпчек һ.  б. Аерым сөйләшләрдә сирәк очракта п~б тәңгәллеге барлыкка килгән: аптырау – абдырау, шырпы – шырбы, кирпеч – кирбеч, шәлперәю – шәлберәю һ.  б.

Сүзләр төрләнгәндә, ике сузык уртасында исә п~б тәңгәллеге системалы чагылыш таба: тап – таба, сип – сибә, туп  – тубы һ.  б.

Татар әдәби телендә аерым сүзләрдә р(п) авазы спирантлаша (йомшый) һәм п~ф тәңгәллеге урын ала: туфрак<*topraq, керфек<*kirpik һ.  б. Әмма урта һәм көнбатыш диалектларның барлык сөйләшләрендә диярлек мондый очракларда борынгы р(п) авазы үзе саклана: җапрак, йапрак, тупрак, керпек, калпак, йепәк, җепәк һ.  б.

*b(б) тартыгы. Алда күрсәтелгәнчә, сүз башы позициясендә бу аваз татар телендә бик актив кулланыла: бал, бала, бакыр, бака, бар, балдыз, балчык һ.  б. Сүз башында б авазының кулланылышы шул ук вакытта һәр очракта диярлек бу сүзләрнең борынгы төрки телдәге вариантлары белән тәңгәл килә. (ДТС): байрак<*badruq, бийек < bedük, бавыр < bağïr, биш <*beš, без < biz, бакый < baqï, балта < baltu һ.  б. Аерым очракларда исә б~м тарихи тәңгәллеге барлыкка килгән: мең < biŋ, мин < ben, муйын < bojun. Бу тәңгәллек (б~м) диалект һәм сөйләшләрдә тагын да активрак чагылыш таба: балан – малан, бөре  – мөре, бәке – мәке, байтак – майтак, бәндә – мәндә, белән  – мелән (менән), борын – морон, башак – машак, бөтнек – мөтнек/метнек, бөкре – мөкре һ.  б.

Әлеге күренеш күбрәк урта диалектның Урал төбәге һәм Оренбург өлкәсе сөйләшләре һәм көнбатыш (мишәр) сөйләшләре өчен хас.

Сүз уртасында (интервокаль позициядә) түбәндәге сүзләрдә борынгы *b(б) үзгәрешсез саклана: чыбык < čubuq, чебен < čibin, чыбыр (ыбыр-чыбыр) < čubur (ДТС), кибет < kebit, кебек < kebi, йабага < jabaqu, күбек < köbek, кубыз < qobuz һ. б.

Аерым сүзләрдә б~w~й һәм б~м тәңгәллеге барлыкка килгән: таwыш < tabuš, йаwыз < jabïz, кийез < kebus; көймә < käbä, камыт < qobut, симез < sibis, тимер < tebir һ.  б.

Кайбер сөйләшләрдә әдәби телдәге чуар (чуwар), чуалу (чуwалу), юану (йуwану) кебек сүзләрнең чобар, чобалу, җобану кебек әйтелешен дә борынгы б авазының чагылышы дип карарга мөмкин.

Шуны да билгеләп үтәргә кирәк: борынгы *b(б) авазының йомшавы, ягъни спирантлашу күренеше, хәзерге әдәби телнең сөйләмә вариантында б~w~й тәңгәллеге рәвешендә бик актив чагылыш таба: табып ал – тауwып ал, чабып килә – чауwып килә, кебек – күwек – күк, бер кабым икмәк – бер қаwым икмәк һ.  б.

Сүз ахыры позициясендә *b(б) авазының кулланылу-кулланылмавын галимнәр төрки телләр өчен бәхәсле дип саныйлар. Хәзерге татар телендә исә б авазы төрки нигезле сүзләрдә очрамый, алынма сүзләрдә дә саңгырау п рәвешендә әйтелә: клуб – клуп, кораб – карап һ.  б.


*q(қ), *k(к) тартыклары. Тирән тел арты авазы, увуляр тартык q(қ) һәм тел арты тартыгы k(к) һәр икесе – борынгы төрки нигез телдән үк килә торган үзенчәлекле авазлар, һәм алар хәзерге татар әдәби телендә һәм урта диалект сөйләшләрендә, нигездә, борынгы телдәгечә сакланалар. Көнбатыш диалект сөйләшләрендә исә увуляр q(қ) авазы нечкәрү кичергән һәм тел арты к авазына күчкән: қар – кар, қыш – кыш, қарға – карга һ.  б.

Төрки телләр күләмендә алганда, увуляр қ һәм тел арты к    авазлары кыпчак һәм карлук төркемнәренә кергән телләрдә тотрыклы саклана.

Угыз төркеменә караган төрек телендә, мәсәлән, увуляр қ   артикуляция буенча шулай ук алга күчкән, нечкәргән (қар – kаr, қат – kаt, қара – kаrа һ.  б.), ә азәрбайҗан һәм төрекмән телләрендә қ~ғ тәңгәллеге барлыкка килгән (қан – ğаn, қыз   – ğiz, қара – ğаra һ.  б.).

Увуляр қ авазының нечкәрүе, қ~к тәңгәллеге шулай ук караим һәм комык теле диалектларында һәм өлешчә казах, үзбәк, каракалпак телләренең көньякта таралган сөйләшләрендә теркәлгән[52]52
  Карагыз: СИГТЯ. Фонетика. – М.  :  Наука, 1984. – С. 187–188.


[Закрыть]
. Галимнәр бу тәңгәллекнең сәбәбен қ, к авазларының артикуляциясе шактый катлаулы булуы һәм аларның йомшавы белән аңлаталар.

Сүз башы позициясендә (анлаут) татар телендә увуляр қ(q) һәм тел арты к(k) авазлары тотрыклы саклана:

а) қар, қара, қан, қом, қолын, қоры, қорт, қул, қурай, қыз, қыт-қыт һ.  б.;

ә) кәҗә, кәләш, кәпәч, керпе, кеше, киек, киез, кис, күч, көл, көпчәк, көч һ.  б.

Аерым сүзләрдә қ~ғ, к~г тарихи тәңгәллеге көнбатыш диалект сөйләшләрендә һәм урта диалектның кайбер сөйләшләрендә чагылыш таба:

а) қараңғы – ғараңғы, қаңғылдау – ғайғылдау, қарабодай  – ғарабодай, көнбағыш – ғомбағыш һ.  б.;

ә) күбек – гөбек, көдрә – гөдрә, кәрәз – гәрәз, кура җиләге – гүрләк һ.  б.

Увуляр қ авазының йомшавы – спирантлашу күренеше – аерым сөйләшләрдә қ~х тәңгәллеге рәвешендә чагыла: қырау  – хырау, қәбер – хәбер, қәдерле – хадерле һ.  б.

Урта диалектның Касыйм сөйләшендә нигез телдәге q(қ), k(к) авазлары тамак төбендә ясала торган ﻋ (һәмзә) авазы белән чиратлаша:

а) қойаш – ойаш, қарт – арт һ.  б.;

ә) көн– ен, көл – ел, көч – еч һ.  б.

Сүз уртасында (инлаут) татар әдәби телендә, шулай ук төрле диалект һәм сөйләшләрдә ике сузык уртасында (интервокаль позиция) борынгы q(қ) һәм k(к) тартыклары үзгәрешсез кулланыла, аерым сөйләшләрдә исә қ~ғ, к~г тәңгәллеге чагылыш таба:


а) бақыр, йоқо, қақы, тоқом, сақал, зықы, суқа, суқыр, чоқор, уқы һ. б.

қ~ғ тарихи тәңгәллеге әдәби телдә, асылда, берничә сүздә генә урын алган: йуғары<joқaru, туғыз<toқuz, йалығу<jalqu, тағы<taqï. Диалект һәм сөйләшләрдә исә бу тәңгәллек киңрәк таралган: тықрық – тығрық, йақа – йаға, чоқор – чоғор, бақыр – бағыр, вақыт – бағыт, туқый – туғый, чуқу – чуғу, чақрым – чағрым һ.  б.;

ә) ике, тәкә, төкәнү (бетү), пәке, күкерт, күке, сәке, текә, бәкәй, төкер һ. б. к~г тәңгәллеге түбәндәге сүзләрдә килгән: игез<äkiz, сигез<säkiz, иген<äkin, чүгү, чүгәләү<čökü һ. б. Диалект һәм сөйләшләрдә: чикерткә – чигеркә, икенче – игенце һ.  б.

Борынгы q(қ), k(к) авазлары сүз уртасында шаулы һәм сонор тартыклар янәшәсендә дә күпчелек сүзләрдә үзгәрешсез калалар: а) ақрын, йылқы, тақмақ, талқы, қойқа, ақсый, ақча, тақта, бақча, туқсан һ. б.;

ә) чикләвек, тәңкә, икмәк, чикмән, сиксән, иксез-чиксез, беркетү һ. б. Бу авазларның йомшавы, ягъни к~г чиратлашу, көнбатыш диалект сөйләшләрендә кайбер сүзләрдә чагылыш таба, һәм ул сүзләр, гадәттә, сузык өстәп әйтелә (интервокаль позиция барлыкка килә): туқсан – туг(ы)зан, сиксән – сиг(е)зән, чақрым – чаг(ы)рым һ. б.

Сүз ахыры (ауслаут): татар әдәби телендә һәм урта диалект сөйләшләрендә сүз ахыры, нигездә, саңгырау:

а) ақ, айақ, балық йуқ, қолақ һ. б.;

ә) күк, чик, чирек, тик, төк һ. б.

қ тартыгының сүз ахырында спирантлашуы, ягъни к~х тәңгәллеге көнчыгыш диалектның саз ягы сөйләшендә теркәл– гән: қапчық – қапцых, йастық – йастых, урындық – урындых һ. б.


*g(г), *ğ(ғ) тартыклары. Хәзерге татар телендә сүзнең төрле урыннарында шактый актив кулланыла торган йомык тел арты тартыгы г һәм өрелмәле увуляр тартык ғ авазларының тарихына килгәндә, тикшеренүче галимнәрнең бу мәсьәләдә фикерләре уртак дияргә мөмкин. Бу авазлар борынгы төрки нигез телгә нисбәтләнми, соңгырак чорларда килеп чыгышлары исә, нигездә, к, қ авазларының йомшавы (спирантлашуы) һәм яңгыраулашу күренеше белән аңлатыла. Әлеге авазларның, аерым алганда, татар телендә ныгып калуында һәм активлашуында гарәп-фарсы алынмаларының һәм рус теле аша кергән алынма сүзләрнең роле зур булуын билгеләп үтәргә мөмкин: гөл, гүзәл, ғәмәл, ғөмер, ғәдәт һ.  б.

Тел арты тартыгы *g(г). Сүз башында *g(г) авазы төрки-татар нигезле сүзләрдә бөтенләй диярлек кулланылмый. Шулай да телдәге бер үзенчәлекле күренешне билгеләп үтәргә кирәк: әлеге аваз төрле аваз һәм образ ияртемнәрендә һәм алар нигезендә ясалган сүзләрдә сүз башында килә, аваз ияртемнәренең борынгыдан килгән үзенчәлекле сүз төркеме икәнен искәртсәк, бу әһәмиятле күренеш булырга мөмкин: гөр-гөр, гөп-гөп, гөрс-гөрс, гөлт, гөрләү, гөрселдәү, гүләү, гөрелте, гөрләвек, гөлт итү һ. б.

Сүз уртасында һәр ике позициядә, ягъни ике сузык уртасында (а) һәм тартыклар янәшәсендә (ә):

а) борынгы төрки сүзлекләрдә теркәлгәнчә, *g(г) авазы саклана: үгез (ögüz), үгет (ögüt), тегермән (tegirmän), түгәрәк (teցеräk), түгел (tegül), йегет (jigit), йөгерек (jügräk), йөгән (jügеn), игә (igä), күгәрчен (kogürčän), йегерме (jegirmä) һ.  б.;

ә) аерым сүзләрдә г авазы борынгы к~г тәңгәллеге нәти– җәсе буларак чагылыш таба: сигез (säkiz), иген (äkin), игез (äkiz) һ.  б.;

б) г спирантлаша һәм й авазына күчә: ийә «хозяин» (igä), бөйөр (bogür), ийел (egil), өйрән (ögrän), көйлә «петь» (köglä), инә «энә» (ignä) һ. б.

Сүз ахырында *g(г) спирантлаша һәм й белән чиратлаша: көй (kӧg), төй (tög), тар сузыклар янәшәсендә исә тулысынча диярлек кыскара: би (beğ/bäq), ти /тий (teg), ки /кий (kej) һ.  б.


Тирән тел арты тартыгы *ğ(ғ). Тарихи аспектта увуляр *ğ(ғ) авазының килеп чыгышы борынгы төрки нигез телнең таркалуы һәм аерым төрки телләр формалашу чорына нисбәтләнә. Борынгыдан ук бу аваз төрки телләрдә, чикләнгән хәлдә, күбрәк сүз уртасында һәм сүз ахырында гына кулланылган. Татар телендә һәм, гомумән, кыпчак төркеме телләрендә аның кулланылышы, төрле аваз тәңгәллекләренә дучар булу сәбәпле, тагын да тарая төшә.

Сүз башы позициясендә увуляр ғ, нигездә, гарәп алынмаларында (а) һәм қ~ғ тәңгәллегенең чагылышы булган диалекталь сүзләрдә (ә) генә кулланыла:

а) ғәдел, ғаҗиз, ғөзер, ғилем;

ә) ғайғылдау, ғомбағыш һ.  б. Көнбатыш диалект сөйләшләрендә гарәп алынмаларында да сүз башында увуляр ғ кулланылмый: айыб – ғәйеп, үмер – ғөмер, Айшә – Ғайшә, Ариф – Ғариф. Бу яктан көнбатыш диалект сөйләшләре угыз төркеменә кергән төрек, азәрбайҗан телләре белән уртаклык күрсәтә.

Тикшеренүчеләр хәзерге төрки телләрдә сүз уртасында һәм сүз ахырында ғ авазы кулланылышының берничә төрен билгелиләр[53]53
  Карагыз: СИГТЯ. Фонетика. – М.: Наука, 1984. – С. 200–203.


[Закрыть]
, мәсәлән, татар телендә увуляр ғ авазы тагын да йомшый төшә һәм күпчелек очракта w, й авазлары белән чиратлаша.

Интервокаль позициядә: а) аерым сүзләрдә борынгы ғ авазы саклана: сағыз (sağïz), сағыш (sağïš), сағын (sağïn), тағы(н) (tağï/taqï), буғаз (boğaz), суған (soğun), ағач (jïğač) һ.  б.;

ә) ғ~w чиратлашуы барлыкка килә: аwыз (ağïz), аwыр (ağïr), йаw (jağï), қаwын (qağun), баwыр (bağïr), саwлық (sağlïq), саwым «дойное животное» (sağum) һ.  б.;

б) w авазы өлешчә саклана: йуwан (joğan), суwық (soğuq);

в) ğ авазы төшеп кала: бодай (boğdaj), ул (оғул), сулу (suğlu);

г) ğ авазы й белән чиратлаша: җыйын (jïğïn).

Сүз уртасында тартыклар янында (беренче йомык иҗектән соң):

а) г~w~й чиратлашуы барлыкка килә: аwлақ (ağlaq), йаwмақ (jağmaq), бәйләм (bağlam), таwық (tağuқ) һ.  б.;

ә) ғ авазы кыскара: туры (toğru).

Сүз ахырында а) ғ~w тәңгәлләшә: таw (tağ), саw (sağ), баw (bağ);

ә) тар һәм ярымтар сузыклар янында ғ авазы кыскара: каты (qatïğ), сары (sarïğ), тары (tarïğ), бу «пар» (buğ), ти «касаться» (teg), су (suw);

б) сүз ахырында – аğи авазлар тезмәсе – аw булып үзгәрә: боğаw (boqağu), қыраw (qïrağu) һ. б.

Тел алды тартыгы g(г) һәм увуляр тартык *ğ(ғ) шул ук вакытта, ассимилятив үзгәрешләр нәтиҗәсе буларак, кушымча морфемаларда бернинди чикләүсез кулланыла:

• – га/-гә кушымчасы: урманга, күлгә, далага, өйгә; әмма канатка, биткә, читкә, артка һ.  б.

• – гы/-ге кушымчасы: йазгы, көзге, алгы, байагы; әмма кышкы, арткы, кичке һ.  б.;

• – гач/-гәч кушымчасы: баргач, килгәч, сөйләгәч, айагач; әмма кайткач, киткәч, сипкәч, аткач һ.  б.

*t(т), *d(д) тартыклары. *t(т) – тартыгы борынгы төрки нигез телдән үк килә торган йомык, саңгырау тартык аваз. Ул барлык төрки телләрдә диярлек сүзнең төрле урыннарында киң кулланылышта йөри. Татар телендә аны, борынгылыкны саклаган хәлдә, төрле позицияләрдә иң актив кулланыла торган авазлардан санарга мөмкин. *d(д) авазының тарихы исә соңгырак чорларга нисбәтләнә, һәм күбрәк ул т(t) авазының сүзнең төрле урыннарында яңгыраулашу нәтиҗәсе буларак карала.

Төрки телләр күләмендә алганда, угыз төркеменә кергән төрек, азәрбайҗан, төрекмән телләрендә сүз башы позициясе өчен өлешчә т~д тәңгәллеге хас: таш – daš, тел – dil, таw  – dağ, теш – diš һ. б. Бу тәңгәллек аерым очракларда татар теле сөйләшләрендә дә чагылыш таба.

*t(т) тартыгы. Сүз башы позициясендә: а) т авазы үзе саклана: табак, тау, тал, талқан, талқу, тамыр, тел, туқу, тун, тор, тот, төн, төлке, түгел һ. б.;

ә) т~д тәңгәллеге барлыкка килә:

әдәби телдә: дулқын (tolqun), диңгез (teŋiz), дүрт (tort), ди (te), диде (tedi) һ.  б.;

 урта диалект сөйләшләрендә: дары – тары, дағы – тағы, дастымал – тастымал; дуфан – туфан, дуғару – туғару; дегәнәк – тигәнәк, дәгәрмәс – тәгәрмәч һ.  б. Сүз башында т авазының яңгыраулашуы, нигездә, урта диалектның Уралда таралган Нократ-Кистем, Эчкен, Красноуфим сөйләшләре өчен хас[54]54
  Юсупов Ф. Ю. Татар теленең диалектлары: Урал сөйләш-ләре.   – Казан: Мәгариф, 2003. – 135, 247, 366 б.


[Закрыть]
.

Урта диалектның керәшен татарлары сөйләшләрендә сүз башында т~к тәңгәллеге теркәлгән: теләү – келәү, төнәген   – кенәген, теләнче – келәнче һ.  б. Аерым сүзләрдә шундый ук т~к тәңгәллеге сүз уртасында сонор тартыклар янәшәсендә дә барлыкка килгән: җикмеш (җитмеш), кәлкә (кәлтә), әмма мондый үзенчәлек башка төрки телләрдә билгеләнмәгән.

Төрки телләр күләмендә алганда, сүз башы өчен т~ч тәңгәллеге хас һәм ул башлыча чуаш телендә (а), сирәгрәк угыз төркеменә (ә) кергән төрек, азәрбайҗан телләрендә һәм уйгур телендә чагылыш таба.

а) чуаш телендә: čеr (тез), čelxe (тел), čere (тере);

ә) азәрбайҗан теле диалектларында: čiš – diš (теш), čušman (дошман); төрек теле диалектларында: čirnak (тырнак), čар (tар) «сила»; уйгур телендә: čiš/diš, čiši/diši (теше, сау– лык) һ.  б.[55]55
  СИГТЯ. Фонетика. – М.: Наука, 1984. – С. 210.


[Закрыть]

Сүз уртасында: а) интервокаль позициядә әдәби телдә, шулай ук диалект һәм сөйләшләрдә т авазы саклана: ите, утыз, утын, ботак, утар һ.  б. Кушымчалар ялганганда да, ул үзгәрешсез кала: китү, бетү, көтә, ата һ.  б.;

ә) сүз уртасында сонор тартыклар янәшәсендә аерым очракларда т~д тәңгәллеге барлыкка килә, әмма ул аерым сөйләшләрдә генә урын алган:

• урта диалект сөйләшләрендә: көйәндә (көйәнтә), қаралды (каралты), шалдырау (шалтырау) һ.  б.;

•көнбатыш диалект сөйләшләрендә: селдәү (селтәү/ташлау), абдырау (аптырау), былдыр (былтыр) һ.  б.

Сүз ахырында, кагыйдә буларак, т авазы үзе саклана: сөт, көт, сыт, канат, корт, ат һ.  б.

*d(д) тартыгы. Тел алды, йомык яңгырау тартык *d(д) иң борынгы төрки нигез телгә нисбәтләнми, аның сүзнең төрле урыннарда кулланылышы т~д тәңгәллеге нәтиҗәсе буларак карала[56]56
  СИГТЯ. Фонетика. – М.: Наука, 1984. – С. 211–212.


[Закрыть]
.

Сүз башы позициясендә татар телендә бу аваз:

а) алда искәртелгәнчә, т~д тәңгәллеге буларак чагылыш таба: даға (taqa), дүрт (tӧrt), дала (tala), диңгез (teŋiz), дуңгыз (toŋuz) һ.  б.;

ә) хәзерге телдә рус теле аша кергән сүзләрдә һәм гарәп-фарсы алынмаларында кулланыла: дистә (десяток), диплом, дару, доклад, депо; дин, дәва, дәғwа, дәһри һ.  б.;

б) һәртөрле аваз ияртемнәрендә һәм алар нигезендә ясалган сүзләрдә килә: даң-доң, дөбер-дөбер, дөрс-дөрс, дарс-дарс, дерт итү, дерелдәw, даңғырдаw, доңғырдаw, ду килү, дуылдаw һ.  б.

Сүз уртасында (интервокаль позиция) *d(д) тартыгы хәзерге телдә: адаш, адым, бәдән, бөдрә, җиде, идән, йодрык, йөдәү, қада, қадақ, қода, сыдыру, чыдау, ындыр һ.  б. сүзләрдә чагылыш таба.

Бу сүзләрнең күбесе борынгы тел сүзлекләрендә дә *d(д) авазы белән теркәлгәннәр: адаш – aдaš, йодрык – jïdruq, йөдәу – jud (терпеть капризы) яисә т~д тәңгәллеген чагылдыралар: җиде – jeti, җидегән – jetigän һ.  б.

Аерым сөйләшләрдә d(д) авазы интервокаль позициядә з белән чиратлаша: идән – изән, идел – изел, йодрық – җозроқ һ.  б.

Сүз ахырында *d(д) тартыгы бөтенләй диярлек очрамый, алынма сүзләрдәге д авазы да, кагыйдә буларак, әйтелештә сангыраулаша: суд – сут, доклад – доклат һ.  б.


Страницы книги >> Предыдущая | 1 2 3 4 | Следующая
  • 0 Оценок: 0

Правообладателям!

Данное произведение размещено по согласованию с ООО "ЛитРес" (20% исходного текста). Если размещение книги нарушает чьи-либо права, то сообщите об этом.

Читателям!

Оплатили, но не знаете что делать дальше?


Популярные книги за неделю


Рекомендации