Текст книги "Яшьлегем тугае"
Автор книги: Фаил Шәфигуллин
Жанр: Поэзия, Поэзия и Драматургия
сообщить о неприемлемом содержимом
Текущая страница: 3 (всего у книги 10 страниц) [доступный отрывок для чтения: 3 страниц]
«Күңелләрдә калды тик изгелек…»
Төне-көне салкын яңгыр,
Томан сарган җирен-күген.
Көзге ямьсез давылларда
Ничек сынмый калган бу гөл?
Кар-бураннар уйный кырда,
Бәйрәм итә рәхимсез кыш.
Хәтерләтеп апрель кичен,
Ничек матур көлә бер кыз.
Яланнарда катлам карлар…
Ай-һай озын булды бу кыш.
Барыбер килә яз ди микән –
Бигрәк иртә сайрый бер кош.
Алтын иген шаулый кырда,
Җете зәңгәр күкләр хәзер.
Мондый көндә кешеләрне
Кайгыларга салмыйм әле, –
Дигән сыман посып тора
Тау астында ялгыз кабер.
Илһам Шакировка
«Күңелемдә яши бер хатирә…»
Күңелләрдә калды тик изгелек,
Камилләнде җирнең бар төше…
Алтын яфрак ятты сукмакларга,
Җир өстенә көмеш кар төште.
Кар өстенә гөлләр шытып чыкты,
Явып узды ләйсән яңгыры.
Бер шаулады диңгез, бер карурман,
Далаларда утлар кабынды…
Җил китерде җиз кыңгырау чыңын,
Бакчаларда былбыл сайрады.
Җирдә, күктә, ерак йолдызларда
Мәхәббәт һәм яшьлек бәйрәме…
Бөек тылсымчыдыр, ахрысы, син, –
Гади кеше генә түгелдер.
Синең җырлар – үзләре бер дөнья.
Сине тыңлау – үзе бер гомер.
ЫШАНМАГЫЗ, АВЫЛДАШЛАР
Күңелемдә яши бер хатирә,
Яңа тулган айдай яп-якты.
Яңа җирдән яңа фатир алгач,
Сандугачлар сайрап уятты.
Ашыга-ашыга тордым урынымнан,
Киереп ачтым балкон ишеген…
Сандугачлар күптән сайрый бугай,
Мин чыкканмын, ахры, кичегеп.
Үкенечле уйлар тулды җанга,
Бар тирә-як моңсу эңгердә…
Сандугачлар, мондый җырыгызны
Ишетмәгән идем мин бер дә.
Күпме еллар үткән, белмәгәнмен,
Ахрысы, мин гамьсез бер кеше…
Уйлап йөри идем, сандугачлар
Сайрыйлар дип ел да бертөсле.
Утыз тугызынчы кварталда
Уч төпкәе чаклы әрәмә
Пышылдады: «Сандугачлы еллар
Уза кайчак шулай әрәмгә…»
…Әрәмәгә бульдозерлар керде;
Ә табигать йоклый һаман да.
«Җуйма, диеп, сандугачларыңны!» –
Кычкырасым килде Казанга.
«Туган авылыма кайтам да мин…»
Читтә тормыш яхшы, диләр,
Ышанмагыз, авылдашлар:
Кызыкмагыз, авылдашлар,
Киткәннәргә авылын ташлап.
Кайда да бер кояш, диләр,
Ышанмагыз, авылдашлар:
Безнең авыл өстендәге
Кояш якты бар кояштан.
МӨСӘВИР
Туган авылыма кайтам да мин
Тау буена киләм.
Балачакта биек иде таулар,
Хәзер инде иңгән.
Таулар хәлсезләнгән,
Таулар иңгән…
Аңлый алмыйм нидән?..
Һаман горур, һаман биек булып
Шаулый ялгыз имән…
Ботаклары аның элеккечә
Болытларга тигән.
Авылдашым Мөсәвир Гаттаров истәлегенә
«Әни кайгырганын күрсәм…»
Ни өчедер төнлә кинәт
Уянып,
Тын бүлмәдә яткан чакта
Уйланып,
Күз алдыма килеп бастың,
Мөсәвир.
Мине басуларга дәштең,
Мөсәвир.
Болыннарга дәштең мине,
Кул изәп.
Өзелә лә искә төшкәч,
Ах, үзәк.
Сагынуларымны минем сиңа
Кем сөйләр?..
Сине хәзер җир йөзендә
Юк диләр.
Ышанмыйм мин бу хәбәргә,
Ялгандыр.
Күк айгырың сусап кына
Калгандыр.
Су бирергә айгырыңа
(Мин беләм)
Кайтырсың син, җырлый-җырлый,
Таң белән.
Кайтырсың син, урамнарга
Ямь биреп.
Син гел юлда, арыйсыңдыр
Юл йөреп…
Бала гына дисәләр, син
Кимсенгән.
Унөч яшьтән егет булып
Җир сөргән.
Итагатьле, йомшак җанлы,
Эшчән ир.
Юлга чыксаң, чын юлдаш син,
Мөсәвир.
Һәрбер атның холкын яхшы
Беләсең.
Төшләремә гел ат белән
Керәсең…
Җир йөзендә син юк диләр –
Ышанмыйм.
Сине һаман юлда килеш
Күрәм мин…
ҖИДЕГӘН
Әни кайгырганын күрсәм,
Тормышымда калмый бер ямь:
«Ах, нишләрмен картаеп, дим,
Мин дә шулай боегып йөрсәм?..»
Әгәр дә ул елмайса бер,
Рәхәтләнеп китә күңел:
«Елмаер, дип, үз картлыгым», –
Сөенә-сөенә уйлыйм мин гел.
КЫЗЫК ХӘЛ
Җан дуслар да түгел идек инде алай,
Уйнап үстек бер урамда җиде малай.
Төнге күккә карау белән төшә искә,
Җидегән йолдыз күргән идек без бер кичтә.
Җидебезгә – җиде йолдыз, җиде шатлык,
Кош тоткандай, зәңгәр сукмак буйлап чаптык.
Җилләр ефәк, таулар көмеш, офыклар ал,
Һич кайгы юк… Баш очында җиде хыял!
…Җиде хыял еракларга дәшкән чакта
Чыгып киттек җиде егет җиде якка.
Җиде егет җиде җирдә хәзер, бакчы:
Кайсы шахтёр, кайсы шофёр, кайсы ташчы.
Кемдер кайтты туган йортка, ә кемнәрдер,
Тормыш корып, еракларда итә гомер.
Ялгыша да кайсыбыздыр кайчагында,
Адаша да кайсыбыздыр кайчагында,
Беребез дә калмый ләкин җирдә ялгыз –
Баш очында янган чакта җиде йолдыз.
НИГӘ КАЙТМЫЙ?
Һәрбер якның була юләре,
Бездә дә бар иде бер юләр.
Үлгәч тә бит алар хакында
Кызык хәлләр сөйләп йөриләр.
Ачлык елны, әйтсәк бабайча,
Муены гына аска килгере –
Акбай атлы безнең ана эт
Алты йомры бала китерде.
Әниләрен имгәч, аунатып,
Көчекләрнең бәхет түгәрәк.
Алтысы да мамык туп кебек,
Алтысы да үсә, тәгәрәп.
Без, малайлар, карап шуларга
Онытабыз хәтта ачлыкны.
Кырыс бабай гына алардан
Аерырга безне ашыкты.
Каш астыннан йөртеп күзләрен:
«Үсә, диде, артык тамаклар.
Башларына җитәр боларның,
Чакырып килсәк, юләр Шәйгаттар…»
Килде юләр… Балта кулында,
Куенында елый көчекләр.
Бабай әйтте: «Бар, бар бакчага,
Анда аулак, анда кычыткан».
Озак тормый юләр күренде,
Кулына тотып ялтыр балтасын.
«Булды, диде. Кызыл кан акты,
Бер чокырга күмдем алтысын…»
Бабай ипи бирде: «Аша», – дип,
Тик Шәйгаттар никтер алмады.
Башын иеп, тешләп иренен,
Кәлиткәгә таба атлады…
Ә бераздан чыксак бакчага,
Мунча сукмагында кызык хәл:
Әниләрен узып, пыр тузып
Йөгерешәләр безнең көчекләр…
Һәрбер якның була юләре,
Бездә дә бар иде бер юләр.
Үлгәч тә бит алар хакында
Кызык хәлләр сөйләп йөриләр…
АВЫРЫП ЯТКАНДА
Моңа кадәр ишетелмәгән
Матур көйгә
Шәһәр буйлап тальян уйнап
Берәү килә.
Йокымсырап, изрәп торган
Таш биналар
Берәм-берәм сискәнешеп
Уяналар.
Иген шавын ияртеп килә
Гармун чыңы.
Сандугачлар озатып килә
Гармунчыны.
Асфальт буйлап ромашкалар,
Миләүшәләр
Матур көйне отыйк диеп
Йөгерешәләр…
Ә гармунчы басмакларга
Баса ныграк,
Җиз телләрдән аһлар, зарлар
Чыга, сыкрап.
Ә гармунчы басмакларга
Һаман баса.
Үкси башлый тальян кинәт,
Гөлләр кача…
Тавыш килә язгы ерак
Ташулардан:
«Нәрсә җуйган бу гармунчы
Таш урамда?
Нигә кайтмый бу гармунчы
Басуларга?»
«Тәрәзәгә ак чәчәкләр ясап…»
Саташып ята ул,
Танымый беркемне.
Төнме соң бу, көнме,
Язмы соң бу, көзме?..
Больница илендә
Бер салкын, бер эссе…
Больница илендә
Кирәкми мал һәм дан.
Эх, ничек яшәргә
Ул белер иде лә –
Савыгып аякка
Басалса яңадан.
«Ярдәм итми инде уколлар да…»
Тәрәзәгә ак чәчәкләр ясап
Алдама, кыш, мине алдама.
Мин сагынам барыбер яз гөлләрен,
Кош сайравын сагынам талларда.
Салкын гөлләремнән күз алмый дип,
Ялгыш аңлый күрмә син мине, –
Бәсле тәрәзәләр аръягында
Тамчы тамган тавыш ишетелде.
«Кызышып ятам көн буе…»
Ярдәм итми инде уколлар да,
Сүлпәнләнә бара тибеше…
Вак борчулар гына туздырды бит
Йөрәгеңне синең, и кеше.
Вак борчулар һәм мин-минлек чире,
Көнчелек һәм данга кызыгу.
Мәңге яшәр күк булсаң да син,
Тормыш дигән нәрсә кызык ул…
Зур эшләргә сусап типкән иде
Әле кайчан гына зур йөрәк?..
Йөрәк кадерен кеше белмәде шул,
Ни файда соң хәзер зар елап.
ЯЗГЫ ТАШКЫН КЕБЕК
Кызышып ятам көн буе,
Йокы юк, йокы качкан.
Ыгы-зыгы килеп йөри,
Ак шәүләдәй, врачлар.
Стеналар, рамнар ап-ак,
Түшәмнәр, халатлар ак…
Соры томан уза кайчак,
Ак әйберләрне каплап.
Мунчада да кебек үзем,
Вокзалда да шикелле…
Соры томаннар артыннан
Шомлы аваз ишетелде.
Сугамы бу соңгы сәгать,
Җан үксиме, төшенмим…
Ни калдырам кешеләргә,
Яшәдем ни өчен мин?!
«Бер улыйсы килә, айга карап…»
Кемнәргәдер килде күчтәнәчләр,
Кемнәргәдер килде ирләре,
Тәрәзәдән китте кояш тагын,
Аның ире
Тагын килмәде.
Тау битендә көнбагышлар түгел,
Сагыш чәчәкләре – сап-сары.
Авыртуны басты сары сагыш,
Күз алларын сагыш каплады.
Аңын җуйды шулай… Аннан кинәт
Газапларны, сары сагышны
Язгы ташкын кебек агызып китте
Баласының тәүге тавышы.
БОРЫНГЫ КӨЗГЕ
Бер улыйсы килә, айга карап,
Сахрадагы ялгыз бүредәй.
Улап булмый.
Оят.
Яхшы түгел,
Яхшы түгел, кешеләр күрерләр.
Бер елыйсы килә бушанганчы –
Сагыш белән тулы күңелләр.
Елап булмый. Оят. Яхшы түгел,
Яхшы түгел, кешеләр күрерләр.
Бер янасы килә кочагында
Әверелгәнче утлы күмергә.
Янып булмый. Оят. Яхшы түгел,
Яхшы түгел, кешеләр күрерләр.
Улыйк, елыйк, яныйк –
Дөнья фани,
Кемдә кемнең нинди эше бар?
Юк, кирәкми,
Түзик,
Түзик әле,
Түзик әле –
Без бит кешеләр!
«Шыр ялангач кыргый кыяларда…»
Баскан да тып-тын почмакка
Борынгы көзге
Уйчан гына, моңсу гына
Күзәтә безне.
Бу көзге күргәндер инде
Күп кешеләрне,
Тәкәбберләр, горурларны
Һәм көнчеләрне.
Озын толымлы сылуның
Елмаюларын;
Сагышларын, шатлыкларын
Һәм кайгыларын.
Карап торган бу көзгедән
Яшьле күзләре.
Юктыр инде җирдә хәзер
Хәтта эзләре…
Яшереп якты күңеленә
Безнең дә йөзне,
Киләчәккә алып китәр
Борынгы көзге.
БӘХӘС
Шыр ялангач кыргый кыяларда,
Ташларда да ник гөл үсә соң?
«Таш бәгырьле кешеләр» дигән сүздән
Оялалар ташлар, күрәсең.
«Йөкле арба тартып тауга менгән кебек…»
– Мин җиңәм, – диде кичен
Көнгә төн.
– Мин җиңәм, – диде иртән
Төнгә көн.
Юри дә искә алмады
Кояшны беркем.
«Суга кара –…»
Йөкле арба тартып тауга менгән кебек,
Озак, авыр яхшы исем алулары.
Таудан түбән җибәрелгән арбадан да
Тизрәк йөри, җиңел килә начар даны.
ВАСЫЯТЬ
Суга кара –
Гайбәт елгасында
Сулар кара.
Ярга кара –
Гайбәт елгасында
Яр да кара…
Үзе теләп керми
Беркем бу елгага.
Таңга илткән салым
Кара судан ага.
Ак салыма ярсып
Бәрә кара дулкын.
Ярда шикле күзләр –
Кара судай салкын…
Салга кара –
Йә, йоктымы кара?!
Җанга кара –
Йә, йоктымы кара?!
Таңга кара…
«Хан тамаша кыла…»
Җан бирер алдыннан, Февраль
Ашыгып сөйли Мартка:
«Бик артка да калма, улым,
Дулап алга да чапма».
Бабаң Гыйнвар васыятендә:
«Саклагыз, диде, карны!
Бабаң мәрхүм васыятенә
Мин тугры булып калдым.
Инде сиңа мирас итәм,
Улым, көмеш дәүләтне.
Бабаң Гыйнвар күк кырыс бул
Һәм минем күк гайрәтле.
Колак кагасың килмәсә,
Ак малыңнан – карыңнан –
Сакланып кына үт, улым,
Кояш-сылу яныннан…»
Март тора, баш кагып кына:
«Ярый, ди, әткәй, ярый».
Ә үзе күз чите белән
Һаман кояшка карый.
ЕЛ ФАСЫЛЛАРЫ
Хан тамаша кыла…
Киң мәйданда
Кылыч айкый ике кол егет.
Вәзирләрнең йөзе кояш кебек,
Җарияләрнең йөзе көл кебек.
Берсен берсе кисә ике кылыч,
Кем кала да бүген кем китә…
Хан бәйрәмен тыныч карап тора
Мәхәббәт, Дан, Үлем бер читтә.
Үлем илтифатсыз тамашага,
Кем үлсә дә барыбер Үлемгә.
Мәхәббәтнең зәңгәр күзләрендә
Курку катыш газап күренә.
Ә Дан инде нәкъ җәллады ханның –
Көлеп карый үлем уенына.
Ә Дан инде – нәкъ уйнашчы хатын –
Кайсы җиңсә,
Сарылыр ул шуның муенына.
1
Ямь-яшел болыннар,
Ямь-яшел урманнар,
Зәп-зәңгәр күк өстә.
2
Сап-сары урманнар,
Сап-сары болыннар,
Һавалар күк төстә.
3
Урманда – ап-ак кар,
Болында – ап-ак кар,
Күк һаман зәңгәрсу.
4
ЭТЮД
Урманда – зәңгәр су,
Болында – зәңгәр су.
Һавалар зәңгәрсу.
Нигәдер бик рәхәт,
Нигәдер ямансу.
АРЫШЛАР22
Карт карама көтте сабыр гына,
Яшь уҗымнар сөенеп биеште.
Кысыр болыт узды баш очыннан,
Кыр өстеннән коры җил исте.
Шаулады да тынды карт карама,
Бернәрсә дә булмаган сыман.
Яшь уҗымнар һаман йөгерәләр
Яумый узган болыт артыннан.
Сәлимә Шәмсина музыкасы.
[Закрыть]
БӘРӘҢГЕ АЛМАСЫ
Оныта алмыйм һаман,
Газапланам, янам,
Инде кайда гына йөрмәдем, –
Күңелемдә – арыш,
Назлы тавыш, –
Башак шавын ишетәм төннәрен.
Үтсә җилләр исеп,
Шаулый диңгез кебек,
Офыкларга җитеп офыктан.
Күпме җырлар оттым,
Һәм оныттым,
Тик арышлар җырын онытмам.
Дулкынлана арыш,
Җанда таныш сагыш,
Көннәр инде көзгә авышкан.
Авылым кырларына
Мин һаман да
Сезне сагынып кайтам, арышлар.
ИЛГИЗӘР КӨЗ
Беркем дә, беркем дә күрмәсме,
Беркем дә иелеп алмасмы? –
Кап-кара буразна өстендә
Ямь-яшел бәрәңге алмасы.
Яңгырлы шәрә кыр, юеш җир…
Җил исә кояшсыз яклардан.
Бары тик бәрәңге алмасы
Кояшлы җәй төсен саклаган.
Көзләрнең азагы җиткәнче,
Бакчага ямь биреп ятар да
Күмелер бәрәңге алмасы,
Җәй төсен җуймыйча, ак карга.
КАРА УРМАН
Кыш каршына йөзә илгизәр көз,
Кораблары сары җилкән корган.
Соры болыт ачылып кайчак күктә,
Ай чайкала, сары яфрак сыман.
Сары давылларда адашмый көз:
Ак каеннар аңа якты маяк.
Балкып күренә алда кыш дәүләте,
Авыллары, шәһәрләре ап-ак.
М.Скороходовтан
КАРТ ЧЫРШЫ
Җырлады ул һөҗүм алдыннан:
– Караңгы төн, кара гына урман…
– Нинди җыр бу? – диде дусты аңа, –
Үзәкләрне өзеп-өзеп ала;
Татар телен белмим, әйтче, зинһар…
– Һөҗүмнән соң, хәзер вакыт бик тар…
Бу һөҗүмдә дошман алды сабак,
Һөҗүмнән соң җыр терелде кабат,
Яңгырады җыр җирдә яңадан:
– Караңгы төн, кара гына урма-а-н…
– Сөйлә инде, нинди җыр бу, туган?
– Тыңла, сөйлим…
Дөм караңгы урман…
Сүз өзелде шунда,
Приказ булды…
Кайталмады алар тик бу юлы.
Батальонга яңа комбат килде,
Төркем-төркем япь-яшь солдат килде.
Учак янды төнлә,
Төште томан…
Бер җыр барды алдан:
– Кара урма-а-н…
ШӘФКАТЬ ТУТАШЫ
Юатса да аны язгы давыл,
Поезд үткән саен сыкрана ул,
Поезд үткәч, башын иеп, гүя
Шпалларга: «Балаларым, дия,
Йөкләрегез бигрәк авыр инде,
Эх, куялсам иде үз иңемне!»
«Тау буенда ялгыз бер карама…»
Сынган да давылда бер нарат
Таянган ак каен иңенә.
Урман тын. Нәрсәдер әйтергә
Ымсына бары тик җил генә.
Әйтергә телидер, ахры, җил:
«Карагыз, күрегез: ут аша
Яралы солдатны кочаклап
Чыккан ич бер шәфкать туташы».
КАЕННАР
Тау буенда ялгыз бер карама,
Дуслар да юк аңа, сердәш тә.
Сөю җыры җырлый былбыл гөлгә…
Ә карама кемгә эндәшә?..
«Ялгыз башым…» сүзен еракларга
Алып китә июнь җилләре…
Яшьле битен яшерә үләннәргә
Пешеп килгән каен җиләге.
БАЛАЧАК КАЙТАВАЗЫ
Серләшеп туймый каеннар
Яшел хәтфә аланда.
Каен телендә сөйләшү
Рәхәт, ахры, аларга.
Яфраксыз бер каен гына
Сүзсез кайгыга чумган.
Ана телен белми торган
Кызганыч кеше сыман.
(Усал малай сүзләре)
АКБҮЗ АТ33
Челтәр-челтәр кар астында
Челтер-челтер чишмә чаба,
Шаулый язгы боз…
Каерылып карасак та,
Ерак калган балачакка
Кайта алмыйбыз.
Яңа шатлык – олыгайгач,
Яңа кайгы – олыгайгач,
Мәшәкать яңа…
Тик бер үзең генә калгач,
Төнге утлар янып аргач,
Хәтер уяна.
Балачакта, еракта без
Алмагачлар сындырганбыз, –
Бар гаеп бездә.
Бер үк сүзне кабатлый җил,
Бер үк сүзне кабатлый җир:
«Бер гаепсезгә!»
Гамьсез көннәр уздырганбыз,
Уйнап кына туздырганбыз
Кош ояларын.
Әллә шуңа кайсыбызның
Бүген күңел күле бозлы,
Буш хыяллары.
Алмагачлар һаман тере,
Алмагачлар яңа бөре
Җибәрмәкчеләр.
Шул кадәрле камил җирдә
Кем үстерә, каян килә
Җинаятьчеләр?..
Күршедә чал карчык яши,
Беткән инде кибеп яше,
Җуйган күз нурын.
Күрсәм аны сыкрый җаным,
Үтергәннәр, чәнчеп, аның
Бердәнбер улын…
Ялгыз калгач, һаман да ник
Тынгы бирми торган бер шик
Уянып чыга? –
Юлы, бәлки, ерактандыр…
Башта кошлар елаткандыр
Җан кыючы да…
Мирсәет Яруллин музыкасы.
[Закрыть]
СӨЮ КҮПЕРЕ44
Нәрсә сөйләп озатып калды сине ак каен,
Бала чагымның хыялы – акбүз аткаем?
Таң нурында ялкынланып янды ялларың,
Күпме йөгерсәм дә, сине тота алмадым.
Эзләреңнән йөзләремә энҗе сибелде,
Өметме син, бәхетме син, яшьлек идеңме?..
Җанны назлый якты бер моң – исемә төшми;
Кайдадыр таулар артында акбүз ат кешни.
Акбүз ат,
Кайтырсың дип көттем сине
Озак, бик озак…
Илгизәр Исламов музыкасы.
[Закрыть]
ӘНИС
Дөньяда бар саф хислеләр үткән күпер,
Кылдан нечкә, кылычтан да үткен күпер.
(Әкият түгел) илтер сине ул, әлбәттә,
Җәннәтләрнең җәннәтенә – мәхәббәткә.
Ничек кичим, ничек димә, һич шаккатма,
Кичәрсең син аны яшьлек дигән атта.
Кире кайтыр булсаң ләкин, килмә ярга,
Кире кайтыр булсаң ләкин, кермә анда, –
Күпер кылдай, күпер – кылыч… аста – ялкын,
Мәхәббәттән кайтмас яшьлек дигән атың.
ҮЗЕБЕЗНЕ ҮЗЕБЕЗ АЛДАДЫК
Бу дөньяда кемнәр ялгышмый,
Бер киселгән икмәк ябышмый…
Һаман-һаман, никтер, әнисе
Шундый сүзләр әйтә Әниснең.
Урам тутырып йөри әтиләр,
Ә аныкы кайда?.. Әйтмиләр.
Ике телем икмәк ала да
Ак май яга Әнис аларга.
«Әнием, ди, менә ябышты,
Ябышмый дип, үзең ялгыштың…»
Ә әнисе күзен яшерә,
Керфекләре җем-җем яшь кенә.
Белми сабый, белми саф күңел –
Ике арада боз шул, май түгел.
УЙЛАР ЧАКЛАР ҖИТКӘН…
Хәтерлимсең ак көймәгә утырып,
Ап-ак җилкән корып ак таңда,
Ак дулкыннар ярып киткән идек
Ерактагы ап-ак атауга.
Манаралар мәрмәр иде анда,
Ә гөмбәзләр – ялт-йолт чын көзге.
Әкияттәге серле кала кебек,
Күптән тарткан иде ул безне.
Ераклык та, җил дә, дулкыннар да –
Дуслар булды безгә барысы да.
Кургаш болыт төяп, хәтәр давыл
Чыкты ләкин безнең каршыга.
Ак ишкәкләр дулкыннарга акты,
Давылларга очты ак җилкән.
Күңелләрдә кара шик яралды:
Ерактагы атау ак микән?
Ак түгелдер дидек, давыл аша
Күрә алмасак та без аны.
Ирешәлмәслек ерак хыял кебек
Алдап торгандыр ла ул бары.
Ярга чыккач тагын хәйран калдык,
Карап теге серле атауга:
Манаралар җем-җем энҗе чәчә,
Гөмбәзләрдән көмеш нур ага.
Үкенсәк тә, кызыксак та, ләкин
Кабат анда бара алмадык.
Ерактагы атау ак түгел дип,
Үзебезне үзебез алдадык.
ИКЕБЕЗ ИКЕ ЯРДА
Ямь тапмассың якты җырлардан син,
Әгәр сөю белән уйнасаң.
Уйнар чаклар үткән,
Уйлар чаклар җиткән,
Сөю бит җыр икән, уйласаң…
Ямь тапмассың дәртле яшьлектән син,
Әгәр сөю белән уйнасаң.
Уйнар чаклар үткән,
Уйлар чаклар җиткән,
Сөю яшьлек икән, уйласаң…
Ямь тапмассың җирдә яшәүдән син,
Әгәр сөю белән уйнасаң.
Уйнар чаклар үткән,
Уйлар чаклар җиткән,
Сөю яшәү икән, уйласаң…
«Ерак әле, шундый ерак көзгә…»
Сөю күперенә
Син ут төртеп киттең.
Юкка үпкәләшеп
Аерылышу читен.
Ике арада – ташкын,
Икебез ике ярда.
Йөгереп чыгыйм дисәм –
Дөрләп күпер яна.
И кычкырды йөрәк:
«Китмә, тукта, тукта!»
Ташкынгамы сикерим,
Ташланыйммы утка?!
Мәхәббәттән ерак
Йөрми нәфрәт, ачу –
Күпер ишелер дә
Кушылыр ут белән су.
Безгә генә хәзер
Кавышулары читен –
Сөю күперенә
Син ут төртеп киттең.
Э…га
МИН ГАРМУН БУЛЫР ИДЕМ55
Ерак әле, шундый ерак көзгә,
Су өстендә төнбоеклар йөзә.
Әллә гөлләр, әллә җиләк җыя
Су буенда нәни Раушания.
Һаваларга кемдер йолдыз тезә,
Җәйге моңнар үзәкләрне өзә,
Әллә җил сызгыра, әллә бер кош,
Әллә көлә бездән шулай язмыш.
Бу авазлар барысы җанга тия,
Моңаядыр сыман Раушания.
Керсәк тә без икебез ике җәйгә,
Күңелебездә бер үк язгы бәйрәм.
Көмеш ләйсән,
Көләч Раушания
Уйный анда һаман әйлән-бәйлән.
Фасил Әхмәтов музыкасы.
[Закрыть]
ЯЗГЫ БАЛЛАДА
Көмеш йолдызлар яуганда,
Шаулаган чакта иген,
Тәрәзәңдә ут янганда,
Мин гармун булыр идем.
Кушымта:
Мин гармун булыр идем,
Һаман моңланыр идем.
Хисләремне җыр телендә
Сөйләп юаныр идем.
Чыңлар идем өй артыңда,
Җырсыз узалмас идем;
Тыңлар идең син дә чыгып,
Чыкмый түзалмас идең.
Кушымта.
Йөрәгеңдә урын тапсаң
Минем кайнар хисләргә,
Тальян гармун булыр идем
Җәйге зәңгәр кичләрдә.
Кушымта.
КОҢГЫРТ КҮЗЛЕ КЫЗЫЙ
Кичкә кадәр көтте малай
Боз кузгалганын.
Таң беленгәч, яр буена
Ашыкты тагын.
Ләкин инде ул килгән чак
Аккан иде боз.
Кайтып китте, моңсуланып,
Малай бер ялгыз.
Бүлешергә кайгыларын
Һәм шатлыкларын
Җирән чәчле бер дус кызы
Бар иде аның.
Ләкин бүген, дустын күреп,
Малай шаккатты:
Толымнары алтын кызның,
Күлмәге затлы.
Яңа капрон, яңа туфли,
Үкчәләр биек.
Кыз үзе дә тыпыр-тыпыр
Тора гел биеп.
Ә күзләре, ә күзләре
Йолдыздай яна.
Әйләнеп тә карамый бит
Малайга таба…
Күрми, сизми калды малай
Күпме көтеп тә –
Боз китте ят бер диңгезгә,
Кыз – чит егеткә.
«– Әйтче, егет, яшел бакчаң…»
Дус-ишләрең сөйли:
– Инде сине сөйми;
Ятлар өчен җырлый,
Ятлар өчен елый
Коңгырт күзле кызый.
Хатирәләр сүнә,
Коңгырт күзле кызый,
Тик мәхәббәт сүнми.
Аңа киртәмени
Синең «сөя», «сөйми»?..
Синең никахларың
Законмыни аңа?
Йөрәк барыбер яна,
Йөрәк барыбер сызлый,
Коңгырт күзле кызый.
Күңел юкны эзли:
Утлар инде сүнгән.
Тик саф гыйшкым белән
Мин бәхетле синнән,
Коңгырт күзле кызый.
ӘБИЛӘР ЧУАГЫ
– Әйтче, егет, яшел бакчаң
Ник саргайган, нигә кипкән?
– Коңгырт күзле кызый таптап киткән.
– Әйтче, егет, нигә тынган,
Ник җырламый көмеш чишмәң?
– Коңгырт күзле кызый буып киткән.
– Әйтче, егет, саз кылларың
Ник тибрәнми инде күптән?
– Коңгырт күзле кызый өзеп киткән.
– Әйтче, егет, нинди хәбәр
Көтәсең син зарыгып читтән?
– Коңгырт күзле кызый исән микән?..
Әбиләр чуагы.
Уйларым чуалды.
Көзләргә керәбез.
Чәчләрең – пәрәвез.
Җәй ерак калса да,
Гөл шыткан бакчада.
Көзләрнең яшь чагы –
Әбиләр чуагы.
Чәчләрең – ак ефәк,
Чәчләрең – пәрәвез.
Ничәнче көзгә без
Бергәләп керәбез.
Әллә яз, әллә көз?..
Син һаман япь-яшь кыз…
Әбиләр чуагы,
Уйларым чуалды.
Охшатулар
КЫЛ ӨСТЕНДӘ
Синең иң соңгы хатыңны
Кырга чыгып яктым.
Р. Фәйзуллин
КҮЗ ЯШЬЛӘРЕМ ДӘРЬЯ БУЛЫП…
Өйләнгәнемне белсәң дә,
Хат язасың һаман.
Ә мин сиңа яза алмыйм,
Гел җавапсыз калам.
Селкенер дә хәл юк өйдә:
Бала-чага, хатын… –
Синең иң соңгы хатыңны
Кырга чыгып яктым.
Ә мин монда бер ялгызым гына
Чыгамын да ындыр артына
Каралтылар белән бергә елыйм,
Карамыйча алдым-артыма…
Г. Рәхим
БЕЛМӘГӘНМЕН
Алдың-артың карамыйча гына
Йөрсәң менә шулай була ул:
Казанга ук барып ишетелгән
Ындыр артындагы елавым.
Татлы иде елау – белмәдем шул
Гайбәтләрнең ачы буласын. –
Күз яшьләрем, имеш, ерып киткән
Туган авылымның буасын.
Балыкчылар кичә көне буе,
Рәхмәт әйтеп, тәрәз шакыды.
Идел-йортта сулар артуы да, –
Имеш, минем елау шаукымы.
Ишетәсезме мине, гайбәтчеләр,
Күпләрегез йортсыз калачак –
Күз яшьләрем дәрья хасил итеп,
Купса әгәр шунда гарасат.
Бергә чакта каен утын яктык.
Син китәсең – калдым усакка.
Эх, бер балкып алсын әле яктым!
Балта сабын салдым учакка.
С. Сөләйманова
БӨЕК МИЗГЕЛ
Янып бетте менә балта сабы,
Җылынмады хәтта мич яны.
Килеп керде шулчак Хәйбуш абый:
– Бирегез, дип, кая, балтаны…
Яңакларым күмер кебек көйри,
Ни дип җавап бирим кешегә?..
Белмәгәнмен, балта кирәк саен,
Син алгансың икән күршедән.
Җир шарына утырып, тәмәке төрдем…
Мин бер мизгел шагыйрь булып алдым.
Р. Вәлиев
АЛТЫН БОГАУ
Җир шарына утырып, махра төрдем,
Тирә-ягым куе кычыткан.
Беркем күрми.
Тик пыскытып ятам.
И рәхәт лә яшәү, кызык ла.
Чү!.. Кычыткан ерып, кемдер килә…
Әти ич бу!.. Әти!..
Чәнчелде…
Тәмәкемнән түгел, яңагымнан
Көлтә-көлтә утлар чәчелде.
Ярса – ярды әти,
Янсам – яндым…
Мин бер мизгел егет булып алдым.
Кулыма алтын богаулар
Кил әле кидер, иркәм…
Р. Әхмәтҗанов
Алтын богау ялтыраса
Ялт-йолт минем кулларда,
Исләремә син төшәсең
Командировкаларда.
Ял итсен әле кулларым,
Иртәгә Зәйгә китәм.
Бүгенгә богауларымны
Салдырып торчы, иркәм!..
Внимание! Это не конец книги.
Если начало книги вам понравилось, то полную версию можно приобрести у нашего партнёра - распространителя легального контента. Поддержите автора!Правообладателям!
Данное произведение размещено по согласованию с ООО "ЛитРес" (20% исходного текста). Если размещение книги нарушает чьи-либо права, то сообщите об этом.Читателям!
Оплатили, но не знаете что делать дальше?