Текст книги "Йөзек кашы / Перстень"
Автор книги: Фатих Хөсни
Жанр: Литература 20 века, Классика
Возрастные ограничения: +12
сообщить о неприемлемом содержимом
Текущая страница: 5 (всего у книги 28 страниц) [доступный отрывок для чтения: 9 страниц]
Берничә чит ил фирмасы катнашы белән, үлчәүсез күп эротика кушып эшләнгән фильмның күңелне кытыклый торган урыннары болай да байтак иде. Шуңарга өстәп Гөлчирә дә бик орынып утыргач, күрми күргән Әсфанга җитә калды. Кинодан чыкканда, ул балалар кебек каушаган, бөтенләй сүзсез калган, кулына урын тапмый, Гөлчирәнең култыгыннан алмакчы була, ләкин кыюлыгы җитми, ә үзенең бу кыюсызлыгын сизүдән аңарга әйтеп бетергесез уңайсыз иде. Әмма Гөлчирәне картина яхшы ук кузгаткан иде булса кирәк, көтеп-көтеп тә егет тарафыннан бернинди тәвәккәллек тә күрмәгәч, ул үзе аның беләгеннән тотып алды. Аннары, Әсфанны шаярткан-баласыткан булып, ә чынлыкта исә каршы килергә һич урын калдырмаслык катгыйлык белән тәкъдим үк ясады:
– Син, мәхлук җан, бүген бөтенләй ашамагансың да ич, базардан буш кул белән кайтканыңны күреп тордым. Вакыт соң, йокым килә димәсәң, әйдә, сабыем, «Казан» ресторанына кереп, берәр җылы ризык кабып чыгыйк. Кино билеты синең исәптән булды, ресторан – минем счёттан. Минем бурычлы булып каласым килми.
– Бурычлы булып калсаң, теге дөньяда якаңнан борып алырлар дип куркасыңмы әллә? – дигән булды тегесе, ниһаять, бераз батырая төшеп. – Белеп тор, җаным, Әсфан дигән кеше эчендә кер саклый торганнардан түгел. Ресторан икән – ресторан. Безнең ише элита токымнары да кермәгәч, аны кем өчен ачканнардыр дисең.
Кереп өстәл янына утыру белән, Гөлчирә дилбегәне үз кулына алды.
– Сыйларга һәм нәрсә белән сыйларга икәнлеген миңа рөхсәт ит, – диде ул, меню кенәгәсеннән тиз генә күзен йөртеп. – Әлбәттә, ашау алдыннан сиңа чак кына тамак чылатып алырга да кирәктер инде. Менә монда биш йолдызлы коньяк бар, имеш. Сиңа напарник булып, мин үземә «Акстафа» алам. – Ул боларның барысын да, ничектер шаярткандай, тел очы беләнрәк әйтә, ләкин уены-чыны бергә, икеләнергә урын калдырмый иде. Хәтта вино исеменнән дә үзенчә файдаланып, Әсфанга бер төрттереп куясы итте: – Кара Сафалардан да әллә ни рәт чыгар кебек күренми. Әйдә, Аксафа икән Аксафа.
Ашап-эчеп, шактый ук кәефләнеп урамга чыкканда, сәгать унберенче яртылар иде инде.
– Ой, онытылып ук киткәнмен, вакытның болай соң икәнлеген, билләһи, белмәдем, – дип өзгәләнеп куйды Гөлчирә, әле хәзер генә исенә килгәндәй. Һәм шундук, яңадан үзенең гадәттәге иронияле теленә ирек биреп, Әсфанны яныннан ук куарга тотынды. – Бар, мәхлугым, дүрт ягың кыйбла. Мин синең темп белән кайта алмам, мине югалтканнардыр, мин йөгерәм.
Бу аның турыдан-туры әйтергә кыймыйча, әмма читләтеп, «Син мине озата барырсыңдыр бит, егет. Нинди кавалер син, кичне бергә уздырган дамаңны озатып та куймагач» дигән сүзләре иде. Әсфан да бөтенләй үк төшеп калганнардан түгел, төрле хатын-кыз күреп бозылган кеше булмаса да, күңеле ошаткан хатын-кыз телендәге «код» ларны гына чишәрлек «бозыклыгы» бар иде.
2 нче номерлы трамвайның Волков урамындагы соңгы тукталышында төшкәч, Гөлчирәләр өенә ерак түгел иде, ул арада гына сүз әллә ни ялганып китмәде.
– Синең инде, Әсфан җаным, минем кем икәнлегемне һәм ничек, кем белән яшәгәнлегемне, әлбәттә, бик беләсең килә булыр, давай, ханжалыкны бер якка куеп торыйк. – Гөлчирәнең тавышында кинәт үтә кискен һәм катгый авазлар ишетелеп калды, һәрхәлдә, ул моннан ярты сәгать кенә элек балык урынына йөзгән шуклык дулкынында түгел иде хәзер. – Мин сиңа пәрдәнең бер читен ачмак булам. Конечно, үзең теләсәң һәм соңыннан куркып, мине бөтенләйгә ташламаслык булсаң гына…
Ул Әсфанның ни дип җавап бирүен дә көтмичә, аны кул очыннан җитәкләп, парадный ишегенә алып килде. Кесәсеннән ачкыч чыгарып, ишекне ачты. Включательне борып, баскычны яктыртты. Сары буяуга буялган һәм култыксасындагы кайбер фигуралары төшкәләгән баскычтан кунагын алдан җибәреп алып менеп китте.
Бу минутларда инде Гөлчирә үзе сүзсез иде. Хәтта ул кунагын кисәтүне яки, артык нәзакәтлелек күрсәтеп, нинди дә булса ясалма төчелекләр әйтеп торуны да кирәк тапмады. Кырыс җитдилек белән кунагына алгы якта плащын һәм эшләпәсен элеп калдырырга кушты. Үзе дә чишенде. Шул арада үзе, хатын-кыз купшылыгына бирелеп, коридордагы көзгегә күз төшереп алырга да онытмады. Шуннан соң, шуларның барыннан да соң, хәзергә ябык торган зур ак ишегалдында, «Керергәме? Юкмы?» дигәндәй, янә чак кына тукталып калды. Әсфанга сынаулы караш ташлады һәм, кунагында һичбер каушау-икеләнү күрмәгәч, ишекнең ике канатын ике якка дәррәү ачып җибәрде.
Керде, ләкин, бусагадан атлау белән, ишек төбендә тораташтай катып калды Әсфан. Чит илдән кайткан ялтыравык мебель белән җиһазландырылган бу зур залның бер почмагында, тәрәзә буенда, кызгылт-карасу лак йөгертелгән импортный караватта ул – хаста дисәң хастага охшамаган кып-кызыл чырайлы, шешенке кабаклы, яңакларын төк баскан һәм озак кузгатылмаганныкы булса кирәк, башы мендәргә батып кергән зур гәүдәле ир кеше ята иде. Ишек ачылуга бөтенләй диярлек игътибар итмәгәндәй хәрәкәтсез калды ул, җан әсәре барлыкны сиздерергә тырышып «ым» какмады, мендәренә ничек ябышып каткан булса – шулай ята бирде. Ләкин Әсфан шундук күреп алды: аның күзләре ачык һәм Әсфанның кем икәнлеген, болай вакытсыз алар бусагасында нишләп йөргәнлеген белергә – «укырга», әгәр булдыра алса, үтәли тишеп керергә теләгәндәй текәлгән иде. Күрәсең, аның бөтен эчке тормышы бары тик шул күзләрендә генә сакланып калган, сәерсенүе, нәфрәте, аптыравы һәм гаҗизлеге – бөтенесе шушы текәлгән карашында иде.
– Минем кем белән яшәгәнлегемне беләсең килгән иде, – дип башлады Гөлчирә, ишек төбеннән кузгалмыйча катып калган Әсфан янына килеп. – Менә күрдең инде, әнә ул минем законный ирем була. Син курыкма, курыкма… ул хәзер берни дә эшли алмый, ул беткән… әкренләп мине дә бетерә баручы мумия ул.
Күзләрендә саран гына яшь ялтырап китте Гөлчирәнең. Шуны сиздермәс өчен булса кирәк, йөзен читкә борды. Ә тавышы һаман кырыс иде:
– Икенче елымны чиләнәм шул газап белән… Ә үзенең ничек газапланганын күрсәң икән… Син курыкма, курыкма… Түрге бүлмәгә уз. Әллә югыйсә миннән дә куркып калдың инде?
Гөлчирә, сүз әйтергә дә бирмичә, Әсфанны түрге бүлмәгә таба җилтерәтә башлады.
– Юк… мин китәм… мин хәзер үк китәм, – дип, авыз эчендә ботка пешерергә тотынды Әсфан. Шул ук вакытта, ишекне бер ачып кергәч, бу фаҗигале өйне шундук ташлап китү куркаклык, түбән җанлылык буласын да чамалый иде булса кирәк.
– Син егет бул, – диде Гөлчирә, кинәт тавышына чыккан зәһәрен тыеп кала алмыйча, – егет булу ресторанда утырганда гына түгел, егет булу кешенең трагедиясен аңлый белүдә… беренче чиратта кешенең трагедиясен аңлый белүдә күренергә тиештер, минемчә.
Инде мәсьәлә бу дәрәҗәдә кискенләштерелеп куелгач, Әсфан, әлбәттә, борылып чыгып китә алмады. Шул ук вакытта аңарга бик тә уңайсыз: без урынына тишеп текәлеп яткан теге яктагы күзләр аның артыннан киләләрдер, яртылаш ачык калган ишектән аны сагалап-күзәтеп торалардыр кебек тоела иде.
V– Моңа хәтле теш агартып берәүгә бер сүз әйткәнем, зарланганым булмады, хватит быть ходячей могилой, – дип башлап китте Гөлчирә, Әсфанны үз бүлмәсенә алып кереп, ишекне япкач. Шул арада үзе, ширма артына кереп өстен алыштырырга, ак җирлеккә көмештәй ялтырап торган зур-зур банан яфраклары төшерелгән халат киеп чыгарга да өлгерде. Өстен алыштырганда, әллә кабалану сәбәпле, әллә юри берәр мәкер белән, ширма тактасы өстеннән аның ялангач беләге күренеп калды. Эшнең һәрьяктан катлаулана барганлыгы күз алдында иде.
– Шулай, егет, дөнья конструкторлык бюросында ватман табагына сызып куйган сызымнар буенча гына бармый икән шул! – дип сүзне ялгап китте, өстен алыштырып чыккач. Ул хәзер үзен иркенрәк тота башлаган иде инде. – Турысын гына әйткәндә, мин аңарга кияүгә чыкканда алдын-артын уйлап торырлык яшьтә түгел идем, унҗиде яшьтә уйлый белмисең, уйлап торуның кирәге дә булмый икән! Бөтенесе синеңчә булыр, бер дә төере чыкмас кебек күренә икән унҗиде яшьтә чакта. Сугыш бетүгә бара, ул – иллегә якынлашып килүче подполковник, сүзгә-телгә оста, дәрәҗәсе бар, акчасы күп, ә мин ашык-пошык кына медучилище бетереп, романтика эзләп фронтка килгән иләс-миләс кыз идем. Мәгәр ул романтика дигәнем галошка утыру булып чыкты. Матур итеп сөйли белә торган, бүләк арты бүләк биреп минем башымны-күземне әйләндергән, киң җилкәле, таза, һәрьяктан килгән минем ул подполковнигым чынлыкта исә ике бала атасы, инде әллә кайчан оя корып, оясыннан бизеп өлгергән карт карга булып чыкты. Ә ул мине, семьям бомбёжкага эләгеп һәлак булды, дип ышандырып маташты, телгә оста иде ул, болай корып калганчыга хәтле. Шушы беренче алдашуы өчен үк минем аңарга бик нык хәтерем калды. Бергә торган кешеңә гел үпкә саклап булмый, соңыннан оныттым тагын. Әлбәттә, сугыш бетү белән үзенең элекке «оясы» на кайтып китсә, бер дә кулын-аягын бәйләмәгән булыр идем. «Бар кит, балаларың янына кайт, мин сине бәйләп тотмыйм», – дип тә карадым, китмәде. Кайтып, Казанга урнаштык, аттестаты зур, шуның өстенә тагын, монда кайткач, акчасы шактый килә торган урынга урнашып, эшләп тә йөрде. Менә шушы особнякны сатып алдык, үз интересы дигәндә, ул – йөри дә, сөйләшә дә белә торган кеше. Дөресе, менә бу каһәр төшкән параличка хәтле шулай иде. Әйбәт кенә тордык, гайбәтенә керәсем юк, какмады, сукмады, авыр сүз әйтмәде, күзем төшкән нәрсәгә акчасын жәлләмәде. Ләкин арабызда утыз яшьлек аерма бар, ул – корсак үстергән карт ир, ә мин – тулышып кына килүче яшь хатын, минем күзем подполковник булмаган икенче берәүгә төшмәгәе дип, бик тә шикләнә иде, бичара. Шул эчкә яшерелгән көнчелеге аркасында соңыннан ул бик нервныйга әйләнде, шул көнчелеге аркасында мине эшкә кертмичә, өендә бикләп асрады. Китапта гына ул, җаным, барысын да бик түгәрәк итеп язып чыгаралар. Ә без ничек булдыра алсак, шулай яшәдек, урамга чыгып кычкырмадык. Шулай да, билләһи дип әйтәм, урынсыз көнчелекләре өчен урамга чыгып кычкырасым килгән минутлар булгалый иде. Ничек кенә дисәң дә, бу каһәр төшкән параличка хәтлесе, яхшымы-яманмы, тормыш булган икән. Моннан ел ярым элек ул шулай кинәт торыксыз, телсез, колаксыз калды. Ятмаган больницасы, күрсәтмәгән профессорыбыз калмагандыр. Вакыты-вакыты белән чак кына рәтләнгән дә кебек күренгәли иде баштарак. Соңгы вакытта андый өметләргә дә урын калдырмый башлады. Ничек яткызам – шулай ята. Нәрсә каптырам – шуны йота. Бер атна яки бер ай гына булса икән, әйтергә генә ансат, тиздән ике ел була… Тагын кайчанга хәтле ураза тотарга кушасыз, җанкисәгем? Мин дә бит кеше. Бүтән кешеләрдә кузгала торган теләкләр миндә дә кузгалмый дисеңме? Болай шәрран-яра сөйләшүемә гаҗәпләнмә, Әсфан. Бер тел ачылганда эчемне бушатасым килә. Әгәр теге чакны Маркизда бата башлаган җирдән коткармаган булсаң, мин бу әйтелмәгән сүзләрне шул әйтелмәгән килеш үзем белән су төбенә алып киткән булыр идем. Миңа бердәнбер котылу юлы булып күренгән шул позорный эшне дә җиренә җиткереп башкарырга ирек бирмәдең, сиңа чишелмичә кемгә чишелим?
Гөлчирә кинәт урыныннан сикереп торды, тәвәккәллек җыйгандай, аскы иренен тешләп, пауза ясап алды, күзләре – яшь аша кыргый дәрт белән тулган күзләре Әсфанга текәлгән, үзен көчкә-көчкә генә тыеп торганлыгын бөтен торышы әйтә иде. Менә аның бөтен эчке икеләнүләрен басып, күзләрендә хәтәр бер очкын чагылып китте, юк, нихәтле тырышса да, ул үзен тыеп кала алмады, халат кнопкаларын берьюлы тартып ычкындырды һәм яртылаш ачылган тыгыз күкрәкләре белән Әсфанның өстенә ауды. Оят һәм ясалма әдәп саклау дәрәҗәсеннән узган иде ул бу минутта.
– Әйт, Әсфан, әйт, җанкисәгем, минем кай җирем кешедән ким? Ник мин… мин генә шулай ир исе иснәргә интегеп, сабагымда килеш корырга тиеш?
Әлбәттә, Әсфанның да хәле җиңелдән түгел, ул үзен берьюлы ике ут арасында хис итә: бер якта – үз дәртеннән буыла баручы менә бу шашынган хатын, аның ут янып торган иреннәре, аның тыгыз ак күкрәкләре… Икенче якта – теге… ишектән керешли үк кадап-өтеп алган күзләр, паралич ирнең зәһәрле күзләре…
VIШул баш әйләндергеч кичтән соң байтак вакытлар каршылыклы уйлар белән тулышып йөрде Әсфан. Бер яктан, алдап һәм һич кисәтмичә өенә алып кайтуы, болай да газапланып яткан паралич иргә тагын да кыенрак өстәмә газап – көнчелек газабы да өстәве өчен, ул Гөлчирәгә чын күңелдән үпкәли, аны мәкерлелектә, миһербансызлыкта гаепли, аның белән бүтән беркайчан да очрашмаска, очрашса да котырынырлык сәбәп ясамаска үзенә үзе ант итә. Икенче яктан, шул мәкерле хатын Гөлчирә аны телдән әйтеп булмый торган яшертен җепләр белән үзенә өзлексез тартып тора, еш кына эштән кайтышлый, әйләнеч юлны туры итеп, Әсфан алар урамына кагыла уза, ике катлы өйнең өске катына, аның тәрәзәләренә күз сала китә – шул өйдә, шул тәрәзәләр артында икесе ике төрле газап белән интегә торган ике җан иясе барлыгын, моның шулай икәнлеген белә торып, үзенең аларга берничек тә ярдәм күрсәтә алмаганлыгын, хәтта киресенчә, якын барырга да курыкканлыгын тоеп, үзен түбән җанлылыкта, обывательлектә гаепли иде. Хәлне тагы шунысы да катлауландыра: Әсфан бу очрашулар, үзенең бу бәйләнчек уйлары турында авыз ачып кемгә булса да сүз дә әйтә алмый. «Кара әле, дус кеше, мин ике елга якын паралич белән хәрәкәтсез ятучы бәхетсез бер бәндәнең кызларыңа биргесез япь-яшь, чип-чибәр хатынына гашыйк булдым бит әле. Син ничек карыйсың бу эшкә? Дәвам иттерергәме миңа бу романны?» – дип киңәш сорап булмый ич инде.
Шулай да Гөлчирәне яңадан очрату, дөресрәге, очрату чарасына керешү уе юк иде Әсфанда. Күрәсең, Гөлчирә бу мәсьәләдә Әсфанга караганда башсызрак булып чыкты. Уйлап кына калмады ул, беркөнне Әсфанның өенә үк килеп чыкты. Такта белән генә бүленгән бүлмәдән аларның әле яхшы ук тавыш күтәреп, әле пышылдауга күчеп сөйләшүләреннән, бигрәк тә киенеп-ясанып килгән бу чибәр яшь хатынның ишекне каты ябып, исәнләшми дә чыгып китүеннән квартира хозяйкасы үзенчә нәтиҗә ясамыйча кала алмады: «Таш курчак кына башын әйләндерә алмас безнең Әсфанның… борчаклары пешмәде, ахры, боларның», – дип, белмим ни өчендер кунакның болай тиз чыгып китүенә шатланып куйды ул.
Ләкин «кунак» дигәне алай тиз суына торганнардан түгел иде шул, ишекне каты ябып, шулай чыгып китүеннән соң берме-икеме ай күренми торды да, ахырда беркөнне, ике дә уйламыйча, Әсфан эшли торган конструкторлык бюросына ук килеп җитте. Ашыгыч йомыш белән ерактан килгән кыз туганы атлы булып, егетне ишек төбенә – аулаккарак чакырып чыгарды. Бу юлы да бик бизәнеп-ясанып килгән иде Гөлчирә, нияте бигүк фәрештәнеке түгеллеген өсте-башы да, бигрәк тә астыртын хәйлә һәм тыелгысыз дәрт белән тулган күзләре кычкырып тора иде. Хәер, тел яшереп торуны ул кирәк дип тә тапмады.
– Син, егет, теге көнне коры өеңнән коры сүз белән озаттым да шуның белән котылдым дип уйладың, ахры, Гөлчирә апаңнан. – Ул, ап-ак тешләрен Әсфанның күз алдына юри тезеп куйгандай, авызын ерып көлде һәм, тегеңә сүз әйтергә дә ирек бирмичә, янә үзе ялгап алып китте: – Котылмаган кайда! Алай ансат кына котыла торган булгач, бата башлаган җиреннән чыгарасың калмаган, баткан икән бата бирсен иде шунда.
Бу аның, эчке каршылыкларын берьюлы түгеп салмас өчен, юри шулай агрессив булып кылануы иде булса кирәк, чынлыкта ул монда килгәнче кат-кат уйланган, күңеленнән барысын да кичергән. «Шулай мөмкинме? Шулай килешәме?» кебек сорауларны үз алдына күп мәртәбәләр куйган, килми чарасы калмаганлыктан килгән, инде хәзер, оятын эчкә йотып бер килгәч, нарасый булып кылануны кирәк тапмый, ниятләгән эшен ахырынача җиткерергә карар кылган иде.
– Әйтәсе сүзләрем бар сиңа, Әсфан җаным, – дип тотынды ул, шундук үтә назлы-җитди тонга күчеп һәм әйтәсе сүзен әйтмичә куркып калудан шикләнгән кебек өстәде: – Әлбәттә, ишек төбендә генә әйтелә торган сүз түгел. Алдан ук тынычландырып куям: инде куркаклыгыңны белдем, бу юлы мин сине паралич ирем янына алып кайтмаячакмын.
Мондый тәвәккәллек белән керешкән чая хатын юлын тапмыймы соң? Кичен алар элек, фарыз гамәлне үтәгән кебек, кинога керделәр, кинодан чыккач, Гөлчирә, Әсфанга як-якка карарга да бирмичә, гадәттәгечә, чәнечкеле-җитди сүзләрен бергә бутый-бутый, егетне култыклап, кольцога – трамвай тукталышына таба алып китте.
– Күңелем начарлыкта түгел икәнне шуннан бел – бу юлы мин сине двойкага утыртып алып китмим, – дигән булды ул, шаяртып.
– Күңелең яхшылыкта булса әгәр, – дип, кырыс кына бүлдерде Әсфан, һәм ул бик җитди иде бу минутта, – син, двойкага утырып, авыру ирең янына кайтырга тиеш. И вообще, Гөлчирә ханым, без болай уен корып йөрүләрне туктатыйк.
Һәм Әсфан Гөлчирәнең ни дип әйткәнен дә көтмичә, кискен генә борылды да кузгалып кына торучы 8 нче номерлы трамвайның баскычына сикерде – бу трамвайның үз ягына таба бармаганлыгын ул белә, шул ук вакытта, тагын ниндидер яңа мәкер уйлап чыгарырга торган Гөлчирә-вәсвәсә янында озак тукталып калырга ярамаганлыгын да, тукталса, яңадан аның тозагына эләгәчәген дә белә иде.
VIIӘсфан шаяртып әйтмәгән иде ул сүзләрне. Киресенчә, моңа хәтле шаяртулары өчен дә ул торып-торып үзен битәрли, уйлап эш итмәүдә, егерме тугыз яшьлек сабыйлыкта гаепли иде. Теге кичне паралич ирнең аңарга нәфрәт һәм гаҗизлек белән тулып караган күзләре аның артыннан ияреп, өзлексез үпкә һәм шелтә белдереп йөргән кебек тоела иде. Алай гына да түгел, кайбер төннәрне тынгысыз йокы аралаш ул аны төшендә күрә, вакыты-вакыты белән кошмар дәрәҗәсенә җитеп, буылып, шабыр тиргә батып уяна иде.
Ләкин Гөлчирә бер башланган ул татлы уенны ташлый алмады гына түгел, Әсфанның ташлау ниятен сизеп, ул тагын да үчекләнә, үҗәтләнә төшеп тотынды. «Әһә, киеп карап та, ошамаса ыргытып бәрергә бияләй идем мин сиңа, – дип, үзен үзе котыртырга керешә иде ул вакыты-вакыты белән. – Син элек тилерт тә кешене, аннары үзең, тиз генә башыңа акылыңны җыеп, куак арасына пос. Янәсе, бәладән баш-аяк ул шашкан хатын белән. Бер дә бер көнне сасысы дөньяга таралуы бар». Ләкин бу – аның ялгыз һәм үтә ярсулы минутларында килә торган уйлары, Әсфан янына килгәндә, ул, гадәттәгечә, киенеп-ясанып, ай-кояштай балкып килә һәм күренүе белән тегенең бөтен тәүбәләрен берьюлы чәчеп-туздырып ташлый иде. Юк, Гөлчирә Әсфанны ошатты гына түгел, Гөлчирә-хәйләкәр төлке Әсфанның бөтен йомшак якларын «укып» бетерде, кайчан һәм ничек, нинди сүзләр, дәлилләр белән аны эретергә икәнлеген ул бик яхшы белә иде.
– Беләсеңме нәрсә, Гөлчирә ханым, – дип сүз башлады Әсфан бер очрашуда, – әйтмәскә тырышып нихәтле эчемдә йөртсәм дә, наконец, әйтмичә булдыра алмыйм: син минем учреждениегә килеп йөрүеңне ташла. Иптәшләр белә – минем бернинди дә «кыз кардәшем» булганы юк. Шулай ук моны Алла да белә.
– Алла минем дә яшь кенә башымнан гел ураза тотып яшәргә тиеш түгеллегемне белә торгандыр, алайга китсә.
Гөлчирә, һәрвакыттагы кебек, сүзне ничек тә уен-көлкегә борып җибәрергә маташмакчы иде дә, ләкин аның бу тырышлыгы Әсфанның ачуын гына китерде.
– Юк, мин чынлап әйтәм, Гөлчирә, – диде Әсфан, ханымны кырыс кына бүлдереп.
– Ә мин чынлап әйтә торган сүзләремне инде әллә кайчан әйтеп бетердем. – Гөлчирәнең бу сүзләреннән аптырабрак калды Әсфан: шаяртуга да, бер үк вакытта күңел түреннән алып, әрнеп әйткән сүзләргә дә охшыйлар иде бу сүзләр. Ул арада Гөлчирә Әсфанны култыгыннан бик нык кысып алып, кызып-кызып дәвам итте: – Әйе, әйе, егет, юк синең чынлап әйтә торган сүзләрең. Беребезнеке дә юк. Без барыбыз да чак-чак кына куркып, чак-чак кына хыялланып, ә чын дөреслектә «Денем өчен түгел, көнем өчен!» дип яши торган кешеләр. Син – нәкъ шундыйларның берсе. Башта син минем белән чак-чак кына мавыктың да шикелле. Инде менә эшләр тирәнгә китмәгәе дип шүрли башладың. Чынлап та, әгәр бу әрсез алабай синең койрыкка чын-чынлап тагыла калса нишләрсең син, бичара? Хурлыгын кая куярсың? Алла сакласын, кеше-кара ишетмәсен, әгәр ул әрсез хатынның паралич белән ятучы ире булганын да белеп алсалар? Монда ачыктан-ачык персональным делом пахнет, егет. Сак була күр.
– Нигә? Сак булу бервакытта да зыянга алып бармый.
Гөлчирә, Әсфанны ычкындырып җибәрергә теләмәгәндәй, аның кулларын үз кулларына кысып алды. Аны урам чатындагы аулаграк почмакка тартты. Бераз тынычлангач, пышылдап диярлек, ләкин шулай да бик ишетелә торган итеп әйтте:
– Сак булу турында элегрәк уйларга кирәк иде, егет. Бала булма, моңа хәтле белмәмешкә салышып йөргән икәнсең, моннан соң, алайса, белеп тор: мин синнән йөккә калганмын, тиздән безнең балабыз булырга тиеш.
Һәм ул аптыраудан телсез калган Әсфанның кулларын дәррәү ычкындырып, исәнләшеп тә тормастан, тиз-тиз атлап китеп барды. Ләкин бөтенләй үк китеп өлгермәстән, борылып тагын килде.
– Син курыкма, Әсфан, курыкма, – диде ул, бу юлы инде ничектер тынычландырырга тырышкандай. Гүя иң куркынычы әле әйтелеп бетмәгән иде. Һәм әлегә эшләнмәгән дә. Гүя ул аны эшләргә бары тик җыена гына иде шикелле, – мин барысын да үзем җайлармын, мин алай тиз коелып төшә торганнардан түгел. Синнән тик бер генә үтенеч: мине ташлыйсы булма!
Бу китүеннән кире әйләнеп килмәде Гөлчирә һәм башкача ул Әсфанның «кыз туганы» булып, ул эшли торган учреждениегә дә килеп йөрмәде. Арада кеше гайбәтенә азык бирми торган, ләкин шул ук вакытта тынычланырга да юл куймаучы билгесез тынлык урнашты – бер ай, ике ай, өч ай шулай булды. Бу, әлбәттә, араның бөтенләйгә өзелүе түгел, Әсфан моны сизә, киресенчә, төрле сүзләр-ишарәләр белән өркетеп китүенә дә карамастан, Әсфанның Гөлчирәне, һич югы, читтән генә булса да күрәсе дә килә башлаган иде. Ләкин Гөлчирә серле рәвештә юкка чыкты, бүтән һич күренмәде.
Шулай итеп, эчтән әкрен генә көйдерә баручы тынгысыз ут эчендә торып калды карт буйдак. Бер яктан, аның Гөлчирәне күрәсе, аның хәлен беләсе, аның чәнечкеле-төрткеле сүзләрен ишетәсе килә. Икенче яктан, салкын акыл белән үзен ничек тә авызлыкларга тырышып: «Ну её… бәласеннән баш-аяк. Үзе үк шыр акырып торган бала күтәреп килмәсә, ирекле башыңны лямкага илтеп тыкма», – дип, үзен үзе тынычландырырга маташа иде.
Ә менә һич тә көтмәгәндә, җитмәсә тагын, өйгә дә түгел, эшли торган учреждениесенә, бөтен иптәшләре алдында аны судка чакырып повестка китереп тоттыргач, ул моны ничек аңларга да белмичә, бөтенләй аптырап калды.
Правообладателям!
Данное произведение размещено по согласованию с ООО "ЛитРес" (20% исходного текста). Если размещение книги нарушает чьи-либо права, то сообщите об этом.Читателям!
Оплатили, но не знаете что делать дальше?