Электронная библиотека » Фирдаус Хузин » » онлайн чтение - страница 5


  • Текст добавлен: 7 марта 2023, 11:41


Автор книги: Фирдаус Хузин


Жанр: Биографии и Мемуары, Публицистика


Возрастные ограничения: +16

сообщить о неприемлемом содержимом

Текущая страница: 5 (всего у книги 16 страниц) [доступный отрывок для чтения: 5 страниц]

Шрифт:
- 100% +
Үлем уены

Кояш күтәрелә башлау белән, әсирләрне эшкә куштылар. Ике тәүлек инде авызга валчык та капмаганлыктан, бөтен гәүдәне хәлсезлек баскан, аяк буыннары калтырый. Без утырган пароходның трюмы авыр яралылар белән шыплап тулган. Аларга бернинди диярлек табиб ярдәме күрсәтелми. Трюмдагы һава тынчу, җәрәхәтләре үлекләп, кайбер яралыларда гангрена башланганлыктан, сасы истән тыннар буыла. Мондый антисанитария шартларында яралы немец солдатлары чебен урынына кырыла башлады. Безгә үлекләрне өскә ташып, ачык диңгезгә ыргытырга боердылар. Ач тамакка мондый авыр эшне башкару мөмкин түгел иде. Теге дөньяга киткән фрицларның кыр сумкаларыннан галет, плиткалы шоколад, ит консервасы ише ризыклар килеп чыккалады. Аларны ашагач, сизелерлек хәл керде. Караңгырак почмакта ятучыларны күреп бетереп булмый, мәет исе борыннарны ярып кергәч кенә табып аласың. Үлеп бетмәгән яралылар да очрый, аларда аз-маз тереклек билгесе сизелсә дә, носилкаларга салырга кушалар. Носилкага эләктеме, бетте дигән сүз – туры юлы диңгезгә. Төнлә дә мәетләр ташуны туктатмадылар, чөнки эпидемия башланудан куркалар иде.

Янә таң атты. Таң белән диңгез өстен сөттәй ак томан каплады. Томанлы һавада хәрәкәт итәргә куркып булса кирәк, дүрт кораб та ачык диңгездә якорьларын ташлап, өч тәүлек буена бер урында тордылар. Өч көн эчендә трюм яртылаш бушады.

Ниһаять, кояш күренде. Фашист кораблары якорьларын алып, юлларын дәвам итте. Һава ачылуга, күк йөзендә безнең бомбардировщиклар пәйда булды. Бу инде җитди хәл, совет самолётлары корбаннарын болай гына җибәрмәячәкләр. Әле анда, әле монда очкычлардан ташланган үлем йөкләре әллә ничә катлы йорт биеклеге су баганалары күтәрә. Тычкан белән мәче арасындагы кебек, ике арада үлем уены башланды. Фашист корабларының һава һөҗүменнән саклану системасы бик зәгыйфь, палубага куелган зенит пулёметлары куәтле очкычларга әллә ни зыян китерә алмый, бензобакларга атып тидерсә генә инде. Кечкенә эскадраны озатучы су асты көймәләре дә һава һөҗүмен кайтаруга көйләнмәгән.

Бер звено самолёттан торган төркем, бомбаларын ыргытып үткәннән соң, кабат әйләнеп килде. Фашистларның палубадагы пулёметлары кабат телгә килде, күрше кораблардан да аталар. Эре калибрлы пулёмет тавышына самолёт моторларының үкерүе кушыла, бомбаның әче сызгырып якынлашуы ишетелә. Фашистларның паникага бирелеп акырулары үлем уенының тоташ гүелдәвендә күмелеп кала. Бер авыр бомба алда баручы корабның нәкъ өстенә төште, галәмәт зур озынча тагаракны хәтерләтүче диңгез пароходы коточкыч шартлауга түзмәде, күз алдында икегә аерылып, акрын гына төпкә китте. Палубада тараканнар кебек йөгерешкән кешеләр, сыпырып төшергәндәй, диңгезгә коелды, безнең пароход тирәсендә дә берничә бомба ярылды, көчле су ташкыны, ташланган бомбалар санынча, палубаны коендырып үтте.

Совет очкычлары йөкләреннән бушандылар бугай, өчесе дә, очып килгән якларына борылып, офыкта күздән югалды. Хушыгыз, сугышчан дуслар, исән-имин булыгыз. Дошманны тизрәк дөмектерегез, безнекеләргә сәлам! Хәер, сез бу пароходларның берсендә унтугыз совет әсире бар дип башыгызга да китермәгәнсездер. Белмәвегез, бәлки, яхшырактыр да.

Диңгез өсте тынып калды. Су өстендә нибары ике кораб күренә: безнеке һәм тагын бер судно. Болай дәвам итсә, тиешле урынга барып җиткәнче берәү дә калмавы бар. Мин янәшәмдә басып торган Бондаренкога карап елмаеп куйдым. Үзебезнекеләр кулыннан булса да, үләсе килми иде, исән булуыбызга шатландым. Кинәт ияк астына китереп сугудан аяк өстендә басып кала алмадым, баскычлардан мәтәлеп, түбәнгә очтым. Сугу шулкадәр көчле булды ки, мин пароходның аскы катында хәтсез вакыт аягыма баса алмыйча идәндә аунап яттым. Юньләп ашамаган, бер ялсыз диярлек, тәүлекләр дәвамында үлекләр ташыган тоткынның каян килеп хәле булсын ди. Әле ярый, үзләренең ике корабы юк ителүенә шатлана дип уйлап, котырынган немец офицеры шул чагында атып үтермәде. Икенче катка егылып төшүем коткарып калды бугай. Бер очучы белән Бондаренко мине култыклап палубага алып менделәр, пароходлар ниндидер диңгез портына якынлашып килә иде. Очлы шпильләрен күккә сузган биналар, Балтыйк буе шәһәрләренә хас текә түбәле йортлары белән кечкенә Дания дәүләтенең башкаласы Копенгаген күренде. И язмыш диген, адәм баласын кайларга гына китереп чыгармыйсың син! Моннан дүрт еллар элек миңа – Түбән Барыш малае Хак Хәлил улына – «Тоткын хәлендә чит-ят җирләргә озатылачаксың, ярты Аурупаны җимерек хәлендә күрәчәксең» дисәләр, ышанмыйча кычкырып көлгән булыр идем…

Төнге очышлар

Фронт инде шактый ераклашкан иде. Унынчы октябрьдә полкка Смоленскидан ерак түгел Спасс аэродромына күчәргә әмер алынды. Икенче көнне үк сугышчан йөкләмәне үтәп кайткан уңайга очкычлар күрсәтелгән аэродромга төшеп куна башладылар. Уникесе көнне инде барлык самолётлар урынында иде. Алар, дошман күзеннән саклану өчен, әйбәтләп нарат ылыслары белән капланган, сугыш кирәк-ярагы белән тулысынча тәэмин ителгән хәлдә, беренче сигнал булуга, һавага күтәрелергә әзер торалар иде.

Эскадрильяның очучы составы – авылда, техниклар аэродромда урнашты. Бу вакыт авылда яшәүчеләрдән һичкем юк. Йортлар җимерелгән, янган, исәннәренең дә тәрәзәләре ватык, күбесе түбәсез. Ишегалларын кычыткан, әрем баскан. Авыл уртасында җимерелмәгән чиркәү һәм берничә таш йорт кына сакланып калган. Шул йортларга вакытлыча яшәп торырга эскадрилья экипажлары төпләнде. Берничә көннән төнге йөкләмәләргә очу турында фронт командующиеның боерыгы җиткерелде. Полктагы экипажларның байтагының төнге бомбардировкаларга очканы бар, булмаганы өйрәнүләр башлап җибәрде. Һәм менә октябрьнең егерме дүртендә дошман тылына төнге операциягә әзерләнәбез.

Эскадрилья тулы составта аэродромда, экипаж әгъзалары һәркем үз урынында. Төн караңгылыгы артык комачауламый, чөнки аэродром тирәли яктырткыч лампалар кабызылган. Күккә чөелгән ике ракетадан соң, һавада якты эз калдырып, кызыл ракета пәйда булды. Очкычлар, бер-бер артлы урыннарыннан кузгалып, кызыл фонарьга таба юнәлделәр. Кызыл фонарь төнге стартның кайда икәнлеген күрсәтә, самолётлар шунда җыелырга тиеш. Бу эш башкарылгач, алар моторларын сүндереп тынып калдылар. Алдагы ике машинаның гына тигез гүелдәве ишетелә. Болар – төркем башында очучылар. Турыпочмаклы хач рәвешендә ясалган старт мәйданчыгындагы лампалар яндырылды. Төркемне әйдәүчеләр берсе артыннан икенчесе ун минут вакыт аралыгында һавага күтәрелде. Эскадрильядагы башка самолётлар да шундый ук пауза сакладылар. Югарыга менгәч, һәр очкыч аэродром өстеннән бер әйләнеп чыга. Аннары, тиешле градуска ятканнан соң, көнбатышка таба юнәлә. Төнге очыш көндезгесеннән бомбардировщикларның берәмләп күтәрелүе, сугышчан йөкләмәгә аерым очуы һәм һәр экипажның вазгыятькә карап, тиешле карар кабул итүе белән аерыла. Ул дошманга төн буена хәрби көчләрен бер тирәгә тупларга комачаулый, максатчан операция уздыруда өзеклек тудыра.

Безнең полк кырык өченче елда инде күптән ТБ-3 самолётларыннан куәтле ИЛ-4 очкычларына күчеп утырган иде. Әнә төн караңгылыгында пропеллерлар, тыгыз һаваны күз иярмәслек тизлек белән ярып, очкычны тыелгысыз көч белән алга әйди. Моны караңгылыкта күреп булмаса да, яхшы тоемлыйсың. Түбәндә, якты чылбыр хасил итеп, автомашиналар колоннасы үрмәләве шәйләнә, паровоз торбасыннан очкын көлтәләре чәчеп, тимер юлдан авыр йөк төяп, состав фронтка ашыга.

Югарыга күтәрелгән саен, салкынлык артты. Вакыты белән чиксезлеккә барып тоташкан караңгы күк йөзендә бездән башка бернинди очкыч, һичбер җан иясе юктыр кебек тоела башлый. Күңелне үземә дә аңлашылмаган курку хисе биләп ала. Чынбарлыкта үзем генә түгелдер бит: шомланып як-ягыма күз салам, плафоннан төшкән саран яктылыкта башка экипаж членнарының тыныч йөзләрен күреп, мин дә тынычланам. Самолёт салонындагы, койрыктагы һәм канат очларындагы утлар сүндерелде. Чөнки фронт линиясенә якынлашабыз.

Җир өстеннән күккә юнәлгән прожектор утлары, яктылык кайчылары булып, караңгылыкны телгәли башлады. Дошман, прицеллы ут ачар өчен, совет бомбардировщикларын эзли иде. Салонга дары катыш төтен исе үтеп керде. Димәк, гитлерчыларның зениткалары телгә килгән. Фронт линиясен исән-имин үттек. Дошман тылына тирәнрәк үткән саен, янгын күренешләре дә ешайды – аста биналар, ягулык цистерналары дөрләп яна. Бу үзенә күрә гаҗәеп манзара. Тик сугыш сугыш инде, яшәргә-яңаруга түгел, үлемгә-җимерүгә юнәлтелгән. Шуңа да күңелне каршылыклы тойгылар биләп алган. Илебез территориясен киң масштабта фашистлардан чистартып килсәк тә, аяусыз сугышның әле озакка сузыласын аңлау гаҗизләндерә.

Штурман картада билгеләнгән объектка якынлашуыбыз турында белгертте. Монда инде икеләтә игътибарлы булу сорала.

– Иптәш лейтенант, чак кына сулга ал, – диде ул экипаж командирына. – Бомба люкларын ачыйк!

Иң башлап яктырткыч бомба очты. Аннан төшкән яктылык бомбага тотасы урынны энә эзләп табарлык итеп яктыртты. Шуннан файдаланып, штурман калган үлем йөкләрен койды. Бу мизгел очучылар телендә һава концерты дип атала. Һава концерты барып чыкты. Һәм ничек кенә әле! Көле күккә очкан объектның аеруча мөһимлеген фашистларның котырынып бөтен төр коралдан ата башлаулары күрсәтеп тора. Зениткалардан, пулёметлардан, тагын әллә нәрсәләрдән ут ачтылар кебек, берара калайга килеп бәрелгән тимер борчаклар авазы чыгарып, ИЛ-4нең корсагын ядрәләр яңгыры кыйнап үтте. Тик бу гына безгә зур зыян сала алмады, зенит снаряды гына тимәсен. Каршыга зур тизлек белән ут көлтәсе якынлашты. Бу, прожекторын яндырып, төнге бомбардировщикны эзләүче немец истребителе иде. Бәхеткә, ул безне күрмичә очып үтте. Тик аның яңадан әйләнеп килү куркынычы зур. Нервлар соң чиккә җитеп киерелгән. Пушканың гашеткасына басарга әзер булып, тирә-якны күзәтәм. Дошман истребителе, корбан эзләп, каядыр караңгы бушлыкка китеп югалды.

– Иптәш лейтенант, кайту ягына борылабыз. Очу юнәлешен унбиш градуска сулгарак ал, – диде штурман.

Радистка да аэродром белән бәйләнешкә керергә күрсәтмә бирде. Радист йөкләмәне үтәвебез, кайсы координат өстендә очуыбызны хәбәр итте. Туздырылган кырмыска оясын хәтерләтеп, янгыннары, шартлау-атулары белән дошман тылы артта калды. Фронт линиясен кабаттан – инде үзебезнең якка таба үттек. Күңел тынычланып калган, очкыч моторларының тигез эшләве, күзләргә йокы чакырып, керфекләрне йомдыра. Юк, ярамый! Сискәнеп, утырган урынымда кымшангалап алам, кулларым белән күзләремне угалыйм. Аэродромга кайткач, фронтовой йөз граммны күтәреп куйганнан соң йокларбыз. Әнә инде аэродромның кайда икәнлеген илле чакрым ераклыктан ук белгертүче маяк утларының җемелдәве күренә. Шулай да бу старт полосасы утлары түгел. Аларны кабызсыннар өчен, безнең махсус ракета чөюебез сорала. Ракета җибәрелү белән, старт лампалары һәм прожекторлары яндырылды. ИЛ-4нең шасси тәгәрмәчләре, каты җиргә орынып, төшү мәйданчыгы буйлап йөгерә башлады…

Копенгагенда

Берничә сәгатьтән өч йөзләп немец солдатын, күп сандагы яралыларны (аларның яртысы алган яраларыннан юлда үлеп бетте) һәм унтугыз тоткын төягән диңгез пароходы Копенгаген портына керде. Пилаудан рядовой немец солдаты киеменнән пароходка утырган автоматчылар гади солдат булып чыкмады, кораб портка кереп якорь салуга, төрле дәрәҗәдәге офицер погоннары тагып, палубада пәйда булдылар. Арада генераллар да бар иде. Болар, совет гаскәрләре атауны басып алганчы, башларын саклап качучылар булып чыкты.

Әсирләрне пароходтан чыгарып, бер зур таш бина янына тезделәр. Утырып торырга да рөхсәт. Кораллы сакчылар күрмәгәндә, датчаннар безгә сигаретлар, тәмәке төпчекләре ыргыткалый. Ләкин бу рәхәтлекләр озакка бармады, безне бөркәүле машинага төяп алып киттеләр. Тар урамнардан борылгалап озак кына барганнан соң, машина ниндидер озынча бина янына килеп туктады. Шәһәр читенә урнашкан конюшня икән. Аның өске катындагы кечкенә тәрәзәле бүлмәгә кертеп бикләп куйдылар. Бүлмәгә яктылык аз төшә, бер-береңне аеруы да авыр. Датчаннардан бераз ашамлык әйберләре дә эләккән иде, тигезләп бүлешеп, тамак ялгадык. Арылган. Идәннең юеш булуына карамастан, сузылышып яттык. Урын кысан, суларга һава җитми. Йомышны үтәргә кертеп куелган параша чиләгеннән чыккан авыр ис хәлне тагын да авырайта. Шундый шартларда өч тәүлек газапландык. Инде түзәрлек чама калмады дигәндә, урамга алып чыктылар. Күкрәк тутырып саф һава сулауга ни җитә?! Иректә булмасак та, тар бүлмә тынчулыгыннан соң табигать матурлыгын күрү җәннәткә эләгүдән ким тоелмады. Атлавыбызның рәте юк, исерек кешеләр сыман, алпан-тилпән киләбез. Немецлар моннан кызык табып, шаркылдашып көләләр.

Конюшняның аргы ягында кайбер урыннары камышлар белән капланган зур гына түгәрәк күл бар икән. Безгә: «Үзегезгә ашар өчен балык тота аласыз», – дип, кармак тоттырдылар. Немецларның рәхимле кылануына гаҗәпләнеп, күл буена төштек. Каршы ярдан украинча җыр сузганнары ишетелде. Дикъкать белән карагач, камышлар арасыннан күл эченә таба сузылган басмада бер кызның чиләкләренә су алып торганын күрдек. Ул җырлый икән:

 
Ты ведь меня пидманула,
Ты ведь меня пидвела.
Ты ведь меня молодого
С ума-разума свела…
 

– Әй, чибәр кыз, син кайсы яктан буласың? – дип эндәште Бобров, җырлаучының славян халыкларыннан икәнлеген белгәннән соң.

Кыз җырлавыннан шып туктады. Ике дистә ир-атның төбәп карап торуы аны каушатты булса кирәк. Шулай да ул үзен тиз кулга алды. Чит-ят җирдә урыс телен ишетүе тынычландыргандыр.

– Мин Сталин районыннан, 1942 ел ахырында ук немецлар, эвакуацияләп, көнбатышка озаттылар. Шуннан менә монда килеп эләктем. Бер алпавыт утарында эшлим, – дип, кыскача гына үз хәле белән таныштырды чибәр кыз.

Бобров та чыгышы белән Сталин районыннан. Ул җырчы кыз белән күптәнге танышлардай сөйләшеп китте. Фронт хәлләре белән яхшы ук хәбәрдар икән, бүгенге көндә совет гаскәрләренең кайсы тирәдә торуларына кадәр әйтеп бирде. Бу хәбәр әсирләр йөрәгенә май булып ятты. Сакчылар баштарак дәшмәде. Тик кыз авызыннан Кызыл Армия тарафыннан алынган шәһәрләр исеме ишетелгәч, аңа басмадан китәргә кушып акырдылар. Безнең өчен шунысы да бик җиткән, күңелләр күтәренке. Күле дә балыклы булып чыкты, кыска гына вакыт эчендә чиләк тула язды. Әсирләрдән кайберәүләр балыкларны чистартып, учакта уха пешерү хәстәренә кереште. Тоз гына юк иде. Әйдә ярар, ач тамакка бар да үтә. Ләкин безгә балык шулпасы ашап юанырга туры килмәде, конюшня ягыннан күл буена йөгереп төшкән немец офицеры кайнап чыккан сулы чиләкне хром итеге белән тибеп аударды. «Шнелле», – дип, сакчыларга әсирләр төркемен кабат сасы бүлмәгә кертеп ябарга боерды. Дошманнарының шатлануы, күрәсең, фашист этенең бөеренә таш булып ятты. Автоматчылар һай-һулап хәлсез тоткыннарны конюшня эченә куалады. Матур башланган көн шулай тәмамланды. Тик болар гына рух күтәренкелеген төшерә алмады. Кичкә таба ишек ачылып, суга он болгатылган сыеклык керттеләр. Һәр җан башына берәр кисәк ипи өләштеләр. Балык шулпасы булмаса да, ачтан үлмәс өчен бусы да ярап тора. Буш корсакларны баланда белән тутырганнан соң, ярым караңгы бүлмәнең дымлы идәненә сузылып ятып, сасы һаваны исни-исни, саташулы авыр йокыга талдык…

Яңа төр самолётлар

Очкыч, төшү мәйданчыгы буйлап ике йөз илле метрлар чамасы ара үткәч, тизлеге салмакланып, самолётлар торучы урынга борылды. Ашханәгә кереп тамак ялгап, фронтовой йөз граммны тотканнан соң, экипаж өчен билгеләнгән йортта, ниһаять, караватларга сузылып яттык. Икенче көнне иртәнге чәйдә эскадрилья командиры капитан Губанов фронт командующиеның авиаполктагы эскадрильялар тарафыннан уңышлы уздырылган төнге һава һөҗүме өчен ирештерелгән телеграммасын кычкырып укыды. Бик күп фамилияләр арасында үземнең исемне дә ишетү аеруча күңелле иде. Төнге очулар моның белән генә бетмәде, 1944 елның апреленә кадәр дәвам итте.

1944 елның егерме бишенче апрелендә фронт командованиесеннән ИЛ-4 самолётларын башка полкларга тапшырып, яңа типтагы ТУ-2 очкычларында өйрәнүләр узар өчен кабат тирән тылга, Рязань тирәсендәге Григорьев аэродромына күчәргә әмер алынды. Егерме икенче май көнне безнең полк күрсәтелгән аэродромга күчеп килде. ТУ-2ләр ике койрыклы булып, идарә итәр өчен катлаулырак иде. Кайбер очучылар һәм техниклар, яңа типтагы машиналарны кабул итәр өчен, эшләп чыгаручы заводларга ук җибәрелде. Полкка әкренләп буяу исе дә кибеп өлгермәгән очкычлар кайта башлады. Теоретик дәресләр практик өйрәнүләр белән үрелеп китте.

Минем күңелем кыштан бирле тыныч түгел. Моның төп сәбәпчесе – өйдән алынган хат. Менә бүген дә түзмәдем, чемодандагы әйберләрем астына салып куелган зәңгәр тышлы конвертны кулыма алдым. Аның эчендәге кәгазьгә язылган юллар аермачык булып күз алдымда тора, һәр җөмлә, һәр сүз йөрәгемә ук булып кадала. Күзләремә ирексездән яшь килеп бөялә. Хатны тагын һәм тагын укыйм. Аңлаешлы итеп язылган булса да, никтер һаман ышанасы килми. Хатның өске бер почмагына «Бишенче февраль, кырык дүртенче ел» дип куелган һәм ул болай башлана:

«Сагынычлы сәлам хаты.

Бәбкәм Габделхак, мин синең тарафларга күптин-күп, бер күреп сөйләшергә зар-интизар булып, өйдәге чакларыңны күз алдына китереп, йөрәгемнең әрнегән вакытында, күктәге йолдызлар санынча сәламнәр җибәреп калам. Һәм дә балалары берлә бертуган апаң, бертуган сеңлең Рәйсә, багалмалары Газизулла һәм Наҗия берлә дәү апаң, башка һәммә туганнарың аермаенча чуктин-чук сәламнәр күндерәләр. Шулай ук барлык тирә-күршеләр, син белгәннәр – барчасы синең тарафка күп сәламнәр җибәрә.

Сәлам соңында, бәбкәм Габделхак, без бу хатны иң зур кайгылардан исәпләнгән кайгы белән йөрәкләр янган чорда язганлыгыбызны белгертәбез. Моңа кадәр синең башны хәсрәтләргә салмас өчен тыелыбрак торган идек. Аннары кайчан да булса барыбер беленер дигән уйдан чыгып, әтиеңнең милади белән мең тугыз йөз кырык дүртенче елның унтугызынчы көнендә гүр иясе булуын әйтергә җөрьәт иттек. Минем хәләлем, синең газиз атаң нибары ун көн генә авырып, урын хастасы булып ятканнан соң, фанилыктан мәңгелеккә бакый дөньяга күчте. Соңгы сулышына кадәр, карточкаңнан күзен алмыйча, сине көтте. Капка тавышы ишетелсә дә, ятагыннан дерт итеп калкынып: «Улым кайтты бугай», – дия иде. Җаны тәненнән аерылганда да камил акылын югалтмады. «Габделхак» дип актык сулышын алды. Ул дөньядан кичкән көнне һавалар җылы иде, кабер кызуы авыр булмады, диделәр.

Габделхак бәбкәм, бер үк хафаларга калма инде. Үлгән артыннан үлеп булмый, диләр, нишлисең бит. Син шулай да командирыңнан сорап кайтып китә алмассыңмы? Нурлы йөзеңне бер күреп калыр идек, ичмасам. Дөньялыкныкын белеп булмый, мине дә күрми калсаң, бигрәк ипсезгә туры килер. Башка якларны сөйли башласак, хәлләр бертөрлерәк. Атаң яшендәге картлар бик аз калды инде. Хуш, бәбкәм, исән-сау кайтуыңны теләп, күрешүләргә өметләнүче әниең, мин әйтеп торганны язучы сеңлең Рәйсә дип белерсең».

Хатны укып бетергәннән соң, газаплы уйларга чумдым. Малайлардан иң кечесе булгангамы, әтинең мине яратарак төшкәнен белә идем. Аның беркайчан безгә авыр сүз әйткәне булмады. Ул, берәр эш кушып, аны вакытында башкара алмасак, әнигә: «Әтигә әйтмә инде, мин ул эшне барыбер эшләрмен», – дип ялына идек. Чөнки әти тырнак белән чиртмәсә дә, күзенең агы белән генә карый иде. Моннан да авыры юк, без – балалар – аннан уттан курыккандай курка идек. Иң газиз кешем юк инде. Сугышта үлем белән күзгә-күз еш очрашып, байтак иптәшләрнең хәрби йөкләмәдән әйләнеп кайтмыйча, фронтовой йөз граммнарының гына тумбочкалары өстендә нәүмизләнеп торуларын күп мәртәбәләр күрүгә карамастан, бу очрак бөтенләй башка иде. Анык карарга килеп аягыма бастым. Әлегә көннәр өйрәнүләрдә уза, сугышчан йөкләмәгә очасы юк. Капитан Губановтан отпуск ялы бирүен сорарга ниятләдем. Егерменче июнь көнне аның исеменә рапорт яздым. Берничә сәгать үтүгә, эскадрилья командиры үзенә чакыртты.

– Сержант Хәлилов, зур кайгың бар икән. Чын күңелдән уртаклашам, – дип, аталарча җылы каршылады Губанов. – Кайтып килергә ничә көнлек юл булуы белән кызыксынды. – Бар, әниеңне, туганнарыңны күреп кил, – дип, иңнәремнән кочты.

Икенче көнне стройда торганда, миңа унике көнлек ял бирелүе, юлга кирәкле документларны һәм продуктлар алып, кузгалырга мөмкин икәнлекне әйттеләр. Иптәшләр белән саубуллашкач, полктан Рязань каласына баручы машинага утырып, төшке аштан соң юлга чыктым…

Германиягә

Беренче апрель көнне иртән һәр әсиргә өчәр йөз грамм икмәк һәм унтугыз кешегә ике балык консервасы бирделәр. Шуннан соң строй белән урамнар буйлап станциягә таба алып киттеләр. Йөзләрен сакал-мыек баскан, өс киемнәре теткәләнгән совет әсирләрен озатып баручы халык артканнан-артты. Конвоирлар кешеләрнең, төркемгә якын килеп, безнең кесәләргә сигарет, ашамлык әйберләре салуына әллә ни сүз әйтмәде. Даниялеләргә алмашка бирер әйберебез булмаганлыктан, сувенирга, алар зур кызыксыну белән кабул иткән, йолдызлы гимнастёрка төймәләребезне бүләк иттек. Станция янындагы комендатура янына килеп җиткәндә, бер тоткынның да киемендә төймәсе калмады диярлек. Аксыл чәчле чибәр генә бер кыз, әсирләр төркеменә якын ук килеп, кемнедер танырга теләгәндәй, һәр кешегә текәлеп карап, тирәбездә озак кына әйләнгәләп йөрде. Нилектән алай эшли икән бу дип сәерсенеп торганда, конвой башлыгы янына барып, үз телендә нидер әйтеп кычкыра да башлады. Соңыннан аңыштык: «Совет кешеләрен мөгезле була дип әйткән идегез, кая боларның мөгезләре?» – дип тавыш куптарган икән. Немецлар чуалыш килеп чыкмагае дип шикләнделәр, ахры, безне ашыгычлык белән комендатураның бер зур гына бүлмәсенә кертеп яптылар. Монда озак тотмадылар, вокзалдан ерак түгел килеп туктаган берничә вагонлы составның койрыктагы вагонына күчереп, Копенгагеннан алып киттеләр. Поезд акрынлык белән кыймылдый, тимер юл полотносының ватылган-җимерелгән урыннары күп. Кайчагында юл ремонтлаучылардан тәрәзә аша буханкасы белән ипи дә эләккәли. Әле һаман анык кына кая алып барасыларын аңлап бетермибез.

Өч тәүлектән соң, дүртенче апрель көнне, составны диңгез паромында өстенә эре хәрефләр белән «Фленсбург» дип язылган төп вокзал бинасы күренеп торган диңгез портына китереп төшергәннән соң гына, ниһаять, Германия җиренә аяк басканыбызны аңладык. Фленсбург вокзалының кеше сирәк йөри торган урынында төнге уникеләргә кадәр туплап тотканнан соң, бина эченә алып керделәр. Монда әсирләргә калган аш бирделәр. Икмәксез булса да, аш бик тәмле иде. Әсирлеккә эләгүемнең егерме дүртенче көнендә мин беренче тапкыр туйганчы диярлек ашый алдым. Фленсбург станциясендә безне өч тәүлек тоттылар. Тоткарлануның сәбәбе юллар җимереклектән һәм эшелон булмаудандыр дип уйлыйм. Шул өч тәүлектә икмәксез генә дүрт тапкыр ашаттылар.

Җиденче апрель көнне, таң атканда, бер поезд вагонына утырттылар. Поезд кузгалып китте, кай тарафка икәнен генә белүче юк. Тукталышлар белән бер тәүлек чамасы барганнан соң, Неймюнстер дип язылган станциягә туктадык. Димәк, бу – Неймюнстер шәһәре. Поезд вокзалдан читтәрәк тора. Һава тревогасы белдергәннәр, ары-бире кешеләр чабыша. Күктә авыр бомбардировщиклар гүелдәве ишетелә. Бомбалар төшеп шартлаганда, җир тетри. Зур-зур йортлар – яртылаш, кайберләре бөтенләй җимерелгән. Авиабомбалар актарган чокырларда күл булып су җыелган. Янып, агач һәм тимер өемнәренә әверелгән вагоннар һәм паровозлар тимер юл тирәләрен үтеп чыга алмаслык чүп-чар каберлегенә әйләндергән…

Внимание! Это не конец книги.

Если начало книги вам понравилось, то полную версию можно приобрести у нашего партнёра - распространителя легального контента. Поддержите автора!

Страницы книги >> Предыдущая | 1 2 3 4 5
  • 0 Оценок: 0

Правообладателям!

Данное произведение размещено по согласованию с ООО "ЛитРес" (20% исходного текста). Если размещение книги нарушает чьи-либо права, то сообщите об этом.

Читателям!

Оплатили, но не знаете что делать дальше?


Популярные книги за неделю


Рекомендации