Электронная библиотека » Фоат Садриев » » онлайн чтение - страница 7

Текст книги "Тургай"


  • Текст добавлен: 6 мая 2020, 12:40


Автор книги: Фоат Садриев


Жанр: Сказки, Детские книги


Возрастные ограничения: +12

сообщить о неприемлемом содержимом

Текущая страница: 7 (всего у книги 24 страниц) [доступный отрывок для чтения: 8 страниц]

Шрифт:
- 100% +
Ник сукты?

Тургай иртән уянуга шаккатты: уң як бите күпереп шешкән, ә уң күзе бөтенләй ябылып беткән! Кулы белән сыпырып-сыпырып карады – шоп-шома, кайнарланып тора. Ул сикереп торып көзге каршына килде һәм, үзенең танымаслык булып үзгәргән йөзен күргәч, тыела алмыйча кычкырып көлеп җибәрде. Әти-әниләре, әбисе белән бабасы кече якта чәй эчеп утыра иде, алар да аның йөзен күргәч елмаешып алдылар.

– Ай-яй, нык симергәнсең, улым, – диде әтисе, эчә торган чәен өрә-өрә.

Тургай ашык-пошык юынып, ике кабып бер йоткач чыгып йөгерде. Әле малайлар торырга иртә. Кеше күбрәк җиргә барырга кирәк. Бу вакытта алачык тирәсендә механизаторлар җыела. Шеше беткәнче, авылны әйләнеп чыгарга кирәк.

Алачык тирәсендә кеше күп иде. Тургайны күргәч, елмаешып аның тирәсенә җыелдылар. Автобус шофёры Әнәс Тургайның каршына ук килеп чүгәләде.

– Кем белән сугыштың, үскәнем? – диде ул, аны үртәп.

– Мин бит син түгел сугышырга…

Алачык буе бердәм көлү тавышыннан дерелдәп куйды. Ник дисәң, Әнәснең салып кешегә бәйләнә, сугыша торган гадәте бар иде.

– Молодец, Тургай! – дип мактады кайсыдыр.

– Тартай теленнән табар шушы була инде ул, – дип өстәде икенчесе.

– Синең файдага – нульгә бер! – диде Әнәс, Тургайның кулын кысып. – Шулай да ни булды соң?

– Күзгә дару салдырдым, – диде Тургай, елмаеп.

– Кем салды?

– Бал корты.

– Елый-елый рәхмәт әйткәнсеңдер инде? – диде Әнәс, иптәшләренә күз кысып.

– Елап тордым, ди, шуңа. Мин болай иткән идем, юк кына булды.

Тургай исән күзен акайтып, кашларын сикертеп, авызын кыеш-мыеш китерә-китерә, телен чыгарып дерелдәткәч, барысы да рәхәтләнеп көлделәр. Ул сикерә-сикерә инешкә йөгерде, тар басмадан чыккач туктап калды.

Ничек кызыграк итәргә соң моны? Көзгесеннән йөзен әле тегеләй, әле болай кыландырып карагач, имән бармагы белән ике кашын да кара ләм белән калынайтып чыкты, кашларын уртадан тоташтырып та куйды, борын очын да каралтты. Болай кызыграк икән бит! Тыкрыктан күтәрелеп, урам буйлап йөгерде. Кибеткә кергән иде, сатучы Тәзкирә апасы да, әйбер алырга килгән кешеләр дә көлештеләр, «Нәрсә булды?» дип сорарга тотындылар. Бусында Тургай бүтәнчәрәк әйтте:

– Кичә бал корты белән очрашкан идек.

– Шул кыйнадымыни? – диде Тәзкирә.

– Ул мине яратам дип үбеп алды.

– Нык яраткан бу сине. Әгәр тагын килсә, икенче күзеңне дә үптерәсеңме соң?

– Үпсен, – диде Тургай. – Жәлке штули!

Аннары ул әллә ничә урамны буйлады, кемне күрсә, шуңа барып, йә бал корты белән үбешкәнен, йә сугышканын сөйләде. Ниһаять, Шәмседоха әбисенә килеп җитте. Кендек әбисе башта куркып китте, аннары рәхәтләнеп көлде. Тургай монда кәҗәне ашатырга дип килгән иде. Башына Шәмседоха әбисенең иске яулыгын бәйләп, бер як пыяласы төшкән хан заманындагы күзлеген кигәч, кәҗә янына чыкты. Ристан башта гаҗәпсенеп карап торса да, Тургайны таныды, йөгереп килеп борынын кесәсенә төртте, кулын ялады. Кәҗәне аптырата алмавына бераз кәефе кырылса да, Тургай аңа дип алып килгән печеньеләрен шорты кесәсеннән алып ашатты. Шәмседоха әбисе биргән бер йомры сөтне эчкәч, ул рәхмәт әйтеп капкага таба кузгалды.

– Улым, маңгаеңдагы ул сызылган кашларыңны сөртик әле, – диде Шәмседоха әбисе, кулына юеш чүпрәк алып.

– Әйем, кирәкми, алайса, кызык булмый! – дип, Тургай капкадан чыгып йөгерде.

Тизрәк малайларның күңелен күтәрергә, аннары бергәләп Галимҗан абыйсы янына көтүлеккә төшәргә уйлады. Кем очраса да көлә, аның иңбашыннан коча. Юк, мең шәһәргә дә алыштырасы юк Тургайның үз авылларын! Шәһәрдә болай итеп йөри алмыйсың, сине полицейский тотып алып китәргә мөмкин. Ә авылда менә бу койма буендагы кычытканнар да сиңа тыныч кына карап торалар, чагарга үрелмиләр. Ул кычытканнар алдында сикергәләп, бөтерелеп алды, тик алар көләмени? Үзе генә гөлдерәп көлеп куйды. Җыелсын иде хәзер бөтен авыл! Менә рәхәтләндерер иде ул аларны! Биер дә, җырлар да, сөйләр дә, мәтәлчеген дә атар иде. Тукта, әнә капкасыннан Госман абзый чыкты. Тургай аның янына йөгереп килде.

– Исәнме, Госман абзый! – диде ул, елмаеп.

Ләкин Госман хәрәкәтсез карап тора бирде. Аның колакка каты икәнен белә Тургай. Госман абзыйның бер күзе дә сукыр. Тургай аңа иреннәрен әллә ниләр кыландырып, телләрен чыгарып, бал корты белән үбешүен сөйләде. Тик Госман абзый нишләптер көлмәде, аңа сыңар күзе белән зәһәр карап торды да:

– Син генә җитмәгән идең! – дип, яңагына чабып җибәрде.

Тургай телсез-өнсез калды. Башын иде дә Бормалы буена йөгерде. Оя-оя булып тезелешеп утырган каз-үрдәкләрне куркытып үткәч, кәүсәсе урталай ярылып төшкән тирәкнең төбенә барып капланды. Бары шул чакта гына аның кайнар күз яшьләре бәреп чыкты. Ул бик озак тыела алмыйча елады, күз яшьләре чишмә кебек актылар, башы берни уйлый алмады.

Күпмедер вакыттан, инде елап тәмам арыгач, башына бер сорау килде: «Ник сукты?» Суккан яңагы авыртмады да бугай, ул аның авыртуын сизмәде. Үксүенә буылып, шул хәтәр сорауга җавап эзләде. «Госман абзый ник сукты?» Аның йөзләрен, терсәкләрен мең мәртәбә ташка, агачка бәргәне, табаннарын пыялага басып ярганы бар. Беркайчан да елап та карамады. Шыңшып алса да, шундук онытты. Ә бу? Ни соң бу? Аның өстенә тын да алдырмаслык авыр тау ятты. Каян килде бу коточкыч тау? Бу тау аптыраш тавы иде, моңа җавап юк иде. Бу тауны ничек булса да алып атарга яисә астыннан шуып чыгарга кирәк, ләкин моның өчен Тургайның җеп өзәрлек хәле дә юк иде. Күз яшьләре белән бергә аның барлык көче чыгып беткән иде… Баштарак, ярсып елаганда, ул Госманны зәхмәт сугуын, өе-ние белән давыл очырып алып китүен теләде, аның акыра-акыра очып киткәнен, өенең түбәләре, бүрәнәләре таралып һавада бөтерелүен күз алдына китерде. Тик бу Тургайга бернинди тынычлану бирмәде, киресенчә, үзендә шундый явыз уйның тууы елавын көчәйтте генә. Ахырда бу тауның ни икәненә төшенә башлаган кебек булды ул. Моңа кадәр Тургайны бөтен авыл елмаеп-көлеп, иркәләп-сөеп кенә йөртте, һәрберсе мактады, ул беркем алдында бернинди кыенсыну тоймады. Аның өчен бөтен авыл әтисе белән әнисе, әбисе белән бабасы кебек иде. Ул һәр өйнең яраткан баласы иде. Аңа ни кыланса да килешә иде, һәм ул ни тели шуны кылана иде. Өйдә дә, урамда да, кибеттә дә, башка җирдә дә. Тик барлык кешеләр дә алай түгел икән бит. Аны яратмый торган Госман абзый да бар икән бит! Тургай өчен иң коточкыч әйбер шушы иде. Ул, барлык кешеләр гел сөенешеп-көлешеп кенә яшәргә дучар ителгән, алар арасында бер-берсенә яхшылык кылудан башка нәрсә була алмый, дип саный иде. Аның кемнәрнеңдер ачуланышканын ишеткәне бар иде, ләкин болар ниндидер аңлашылмаудан килеп чыккан очраклы, үткече хәлләр иде. Ямьсезлекнең безнең янга килергә хакы юк. Кешеләр гел куанып кына яшәргә тиеш, чөнки җир һәм күк йөзе тулы гүзәллекләр, санап бетергесез кызыклар, серләр, аларның туктаусыз үзгәреп торулары сөенечтән башка әйбер китерә алмый. Әбисе әйткәндәй, дөнья шулай яратылган, аның эчендә бары тик куанып кына яшәп була. Үзара чыккалап торган тарткалашлар, төрле күңелсезлекләр барысы да ялгыш нәрсәләр, алар тоташ сөенеч итеп төзелгән күк белән җирнең җемелдәп-балкып торган ямьнәрен бозалар. Тургай андый хәлләрне ишеткәндә, күргәндә нишләптер ояла, тизрәк читкә китү, оныту ягын карый. Һәрбер җан иясе башка җан иясенә сөенеч кенә китерергә тиеш. Бу олы уйның үз башына килгәненә ул кайчакта аптырап та куя. Олылар йөртә торган бу олы уйның үзендә дә йөрүен ул хәтта әтисе белән әнисенә дә сөйләми, сер итеп саклый. Бу аңа чиксез рәхәтлек бирә. Иртән күзен ачканнан башлап кич йокларга ятканчы шушы уй Тургайның эчен гел җылытып тора. Күккә дә, җиргә дә таратып-җәеп салынган шушы искиткеч гүзәллек эчендә сөенеп кенә яшәргә теләмәүчеләр бар микәнни? Аның уйлары көзге болытлар кебек караңгы, авыр иде… Хәзер инде малайларны да күрергә теләмәде, Галимҗан абыйсы янына көтүлеккә төшү уе да бетте.

Ул нишләптер тагын көзгесен чыгарасы итте, әмма елаудан шешенеп беткән йөзен күрәсе килмәде. Шулай да бер генә мәртәбә күз төшереп алырга булды. Карады да кабалана-кабалана көзгесен кулы белән каплады. Көзгедәге кыяфәтендә ниндидер коточкыч нәрсә бар иде бугай. Ул аның ни икәнен аңлап бетерә алмады, кабат карарга курыкты. Күпме генә тыелса да түзә алмады, кабат көзгесен йөзенә күтәрде һәм тәннәре эсселе-суыклы булып китте: аның ләм белән калынайтып ясаган кашлары нәкъ Госман абзыйныкы төсле иде! Хәтта борын турында ике кашының кушылуына кадәр шуныкы иде! Ниндидер аңлаешсыз көч Тургайны кинәт торырга мәҗбүр итте. Ул дүрт-биш сикерүдә инеш ярына барып җитте һәм, тездән суга кереп, битен ашыга-ашыга юды. Кабат тирәк төбенә утырганда, ул тагын әллә нишләде. Тургайның бөтен барлыгын аптырау биләгән иде. «Ничек булды соң инде бу?» дигән сорау аны туктаусыз эзәрлекли башлады, әлеге эзәрлекләүдән ул туктаусыз качарга теләде. Ә кая качасың? Госман абзый дөрес суккан булса? Ул, кесәсеннән йолдыз кыйпылчыгын алып, көзгесе өстенә куйды һәм икесен дә шактый вакыт кайнар учларына кысып торды. Нух тавы ягыннан талгын җил исеп куйды, каз мамыгыдай йомшак кагылып, битләрен сыйпап үтте… Тирәк, тал, зирек яфраклары лепердәшеп нидер серләшә башлады. Зәп-зәңгәр күк үзе дә, кояш та аның баш очында юатырга теләгәндәй карап тора, эремчек болытлар төркеме дә нәкъ аның турында туктап калган. Уң яктагы талда инде күптән тыныч кына сайраган сандугач Тургай утырган тирәккә күчте дә чут-чут килеп өзгәләнергә тотынды. Сандугач үзенең иптәшләрен югалткандыр кебек тоелды Тургайга. Әзрәк үткәч, сандугач аны юатырга килгәндер дигән өмет тә уянып куйды. Тургай тирәкнең аска бөгелеп төшкән яшь ботакларын, яфракларын кочагына җыеп, аларга йөзен терәде. Сусыл яфраклар битләрен, колакларын кытыклады, таныш исе борыннарына тулды. Шушы яфраклар арасыннан яшеллеккә күмелгән бөтен җирне, ак болытлар йөзгән күкне, кояшны күрде. Барысы да урынында, бүген дә, иртәгә дә шулай булачак, сөенечләр белән мөлдерәмә тулы һәр көнне малайлар мичтән яңа пешеп чыккан хуш исле ипи кебек кабул итәчәкләр. Кояш баеганда, бүгенге көн белән рәхмәтләр әйтеп хушлашачаклар, иртүк яңасын каршылаячаклар. Дөнья дигән бу могҗизаның бер татлы тамчысы, аны татып карау – зур куаныч. Бер генә җан иясенең дә моннан туйганы юк, беркемнең дә моны бозарга хакы юк. Тургайның бүген Госман абзый янына барып чыгуы да бозарга тиеш түгел аны. Әйе, кайсыдыр төшендә ялгыш киткән. Ул Госман абзыйларга йөгерде, ләкин аның, өенә якынайган саен, аяклары авырайды һәм барып җиткәнче үк туктап калдылар. Юк, аның күзенә карый алмый иде ул. Аның аңа әйтер сүзе әзер түгел иде. Аңа үзе өчен дә, Госман абзый өчен дә оят иде кебек. Һич тә болай була алмый, әмма бу шулай һәм моның ник шулай икәнлеген ул аңламады, сизенде генә…

Ристан

Соңгы көндә аларга Мансур исемле малай иярде. Ул әбисе белән Тургайларга килгән иде. Әбисе «бергә уйнагыз инде» дип үтенгәч, Тургай аны үзенә ияртеп алып чыгып китте. Мансур иртүк йөгереп килеп җитә, капка төбендә Тургайның чыкканын сабыр гына көтеп утыра. Ул ярыйсы гына таза малай, йөзә дә белә, йөгергәндә, үрдән менгәндә дә мышнап төшми, ләкин бик кызык эһелди. Кыймылдауга гына акрын кыймылдый, күп сөйләшми, нишләтсәң дә риза. Тургай аның авызына кызык итеп юри яшь әрекмән яфрагы каптырган иде, сүзсез генә чәйнәде-чәйнәде дә йотып җибәрде. Мансур коңгырт күзләрен мөлдерәтеп, кайчакта башын бер якка кыйшайтыбрак карап тора. Күз тирәсенә чебеннәр кунса да, ул керфеген селкетеп, кулын селтәгәнче, чебен очып та китә. Башка малайлар кебек Мансур Тургайның күзенә генә карап торырга, берни дә сораштырмыйча аңа сүзсез иярергә бик тиз өйрәнде. Менә бүген дә иптәшләре шау-гөр килеп тыкрыктан инешкә төшеп киләләр. Бормалыга җиткәнче үк борыннарны таныш ис кытыклый. Ул искә бөтенесе кушылган: салкынча ләм, ат кузгалагы, бәбкә үләне, бака яфрагы, яшь тал, наратбаш, кычыткан, черегән яфрак, сазанак, әрем, балтырган, күрән, эт тигәнәге… Шул исләр Тургайның сулышына тула. Ул туктый, кулларын, очып китәргә әзерләнгәндәй, як-якка җәя:

– Сәлам сиңа, яшел инешебез!

Малайлар нәкъ аның кебек кулларын сузып кабатлыйлар:

– Сәлам сиңа, яшел инешебез!

Тургай кулларын Бормалы ярындагы колач җитмәс өч тирәккә, тезелеп киткән талларга таба селтәп ала:

– Безгә баш игәннәрен күрдегезме?

– Күрдек, – диләр малайлар.

– Болытларның безне күреп туктаганын күрдегезме?

– Күрдек, күрдек!

Тургай инешкә таба атлый, малайлар аңа иярә. Мүк белән аралашкан сусыл, йомшак үләннәргә басуы рәхәт, алар табанны кытыклый, аяк чәкәннәренә кагылалар. Кытыклау табаннардан бөтен гәүдәгә тарала, һәм Тургай кычкырып көлеп җибәрә.

– Аякларны үләннәрнең үпкәнен сизәсезме? – ди ул, көлә-көлә.

– Сизәбез! – диләр малайлар.

Җире дә дымлы, йомшак, баскан саен сыгылып тора, аяклар рәхәтләнеп ял итә. Бәбкә үләннәре дә бәбкә йоны кебек йомшак, эре үги ана, ат кузгалагы, бака яфраклары шулкадәр сусыл, салкынча, аларга басып сикерсәң, су чыгар шикелле.

Малайлар шау-гөр килеп Бормалы аркылы салынган басмага килеп җиттеләр. Бу басма ике тимер торбадан, шулар өстенә салынган калын гына иске калайдан тора. Калай кыскарак булганлыктан, ике башына берничә эре таш тыкканнар. Инеш суы калайның сыгылган урынында өстән ага. Су астында агарып яткан ташлар да күренә. Малайлар басмага керүгә, сүз берләшкәндәй, бөтенесе берьюлы сикергәләргә тотындылар. Калай белән торбалар сыгылып суны шопырдата, тирә-якка эре тамчылар чәчелә. Сикергән саен, һәрберсе әллә нинди авазлар чыгарып кычкыра, көлә, бер-берләренә төрткәләшеп тә алалар. Күп сикергәли торгач, Зөлфәт лаштырдап суга төште. Ярый, егылмады, тездән суны ерып, тизрәк ярга чыкты. Аны малайлар сырып алуга, еламакчы булып шыңшый башлаган иде дә, өйгә кайтарып куясыларын уйлап шым булды. Инештә кояш күзләрне чагылдырып җемелди, аның тирәсендәге болытлар, зәңгәр күк, яр буендагы таллар, озын үләннәр чагыла. Малайлар күзләрен кысып шуны күзәтәләр. Су өстендә марҗа көянтәсе, чебен-черки уйный, ниндидер күзгә күренми торган бөҗәкләр суның шома өстен әле болайга, әле тегеләйгә сызып-сызып үтәләр, хәтта кояшның чагылышын аркылы-торкылы кисәләр. Инеш төбендә кара ногыт борчаклары төсле чукмарбашлар мыжлап тора. Малайлар кулларын суга тыгып, учларына алып, чукмарбашларның кыймыл-кыймыл килүләрен шаккатып күзәтәләр.

Шулчак сузып кычкырган кәҗә тавышы ишетелде. Яр өстендәге чирәмлектә алар ягына туп-туры карап Ристан басып тора иде. Шәмседоха әби бәрәңге бакчалары беткән шушы тигез урынга китереп бәйли аны. Малайлар кәҗә янына йөгерештеләр. Мансурның кесәсендә бер телем каткан ипие булган икән. Кәҗә алдына тезләнеп, әле берсе, әле икенчесе шуны аңа кимертеп бетерде. Ристан аның белән генә туямы соң? Ирен читләрен ялый-ялый, Тургайга карап торды да тагын кычкырырга тотынды. Тургай аның муеннарын, сыртларын сыпырып иркәләп тә килде, әмма ул кычкырудан туктамады. Бүсмән кулына бер шома гына ком ташы эләктерде. Таш саргылт төстә, гел ипигә охшаган иде.

– Юри генә авызына китереп карыйм әле. Ялар микән? – дип, Фаил кәҗә янына китте.

Ристан, аннан куркып, бәрәңге бакчасы коймасына таба чигенде, арты белән коймага терәлгәч туктап калды. Фаил, чүгәләгән килеш кулын сузып, акрын-акрын аңа якынлашты. Ташны учына йомарлаган иде.

– Кәҗә, кәҗә, кәҗә, мә ипи!

Бүсмәннең йомшак тавышына алданып, кәҗә аңа таба ике адым атлап куйды. Кулы кәҗәнең борын төбенә якынлашкач, Фаил учын ачып җибәрде. Ләкин Ристан ташны ялау түгел, иснәп тә карамады. Бер адым чигенде дә Бүсмәнне сөзеп җибәрде. Ул артка мәтәлчек атып барып төште. Бу хәлне күреп, бөтенесе көләргә тотынды. Кулларына таянып торып маташканда, кәҗә йомшак җиренә тагын мөгезе белән китереп төртүгә, Фаил тагын тәгәрәп китте. Малайлар инде көлүдән берничек тә тыела алмадылар. Бүсмән үзе дә кушылып көлгән булды, тик аның көлүе чын түгел иде, моны барысы да сизде.

– Шаяртканны аңламый икән бу Ристан, – дип мыгырданды Фаил.

– Кәҗә бөтенесен дә аңлый! – диде Тургай.

Ул Ристанның муенын кочаклады да колагына иелеп сөйләргә кереште:

 
Кәҗә, кәҗә, кәҗәкәй,
Кәҗә кергән ашлыкка.
Бер биеми биш биерсең
Моның ише шатлыкка.
Ашый-ашый шикләнә,
Әрле-бирле чапкалый.
Читкә куып җибәргәнче,
Һаман өзеп капкалый.
 

– Күрәсезме, әнә көлеп тора, – диде Тургай, кәҗәнең сакалын сыпырып. Ул барысын да аңлый.

 
Кәҗә кергән бакчага
Ачы суган ашарга.
Ачы суган кикертә,
Түтәл аша сикертә.
 

Шул урында кәҗә сикергәләп куйды.

– Мин дә берне сөйлимме? – диде Фаил.

– Сөйлә, сөйлә, – диештеләр малайлар.

– Менә болай:

 
Таяк белән чыбыкка
Кәҗә малы бирешми.
Дөнья күргән кәҗәгә
Аннан курку килешми.
 

– Мин дә берне беләм, – дип, Мансур да сөйләде:

 
Кәҗә кергән бакчага
Кәбестәне ашарга.
Суктым, ектым кәҗәне,
Килде-чыкты бәрәне.
 

Аның бу сүзләреннән соң кәҗә борылды да китте, үлән ашарга кереште.

– Әйдәгез, очты, очтылы уйныйбыз! – диде Тургай.

Шунда койма буена тезелешеп утырдылар. Тургай койма астыннан алып бер юка ташны уртага ташлады. Бөтенесе дә сузылып имән бармакларын шул ташка терәделәр. Кулны оча торган әйбер әйткәндә генә күтәрергә ярый. Әгәр очмый торганга күтәрсәң, җәза бирелә.

– Рөстәм, син судья булырсың, – диде Тургай. – Мин әйтеп торам. Очты, очты, чыпчыклар очты!

Аңа ияреп барысы да кулларын өскә күтәрделәр.

– Очты, очты, сыерчыклар очты!

– Очты, очты, ракеталар очты!

– Очты, очты саескан!

– Очты, очты ак ыштан!

Зөлфәт бусына да һич икеләнмичә кулын күтәреп җибәргәч, малайлар көләргә тотынды.

– Ыштан очмый, сиңа җәза биләбез, – диде Рөстәм.

Зөлфәт аның бу сүзләре белән килешмичә сикереп үк торды, бите кып-кызыл булды, күзләре елтырый башлады:

– Ник очмасын?! – диде ул, теге ике бармагын авызыннан алып.

– Аның канаты бармыни? – дип көлде Фаил.

– Әбинең буйлы ыштанын әнкәй юып элгән иде, очкан да киткән.

– Әбиең ыштаны артыннан үзе очмаганмы соң? – диде Тургай, аны үртәп.

Рөстәмнең гадел судья булып каласы килде:

– Хәйләләмәсен, җәза биләм!

– Ярый, берлеккә калдырыйк инде, – диде Тургай һәм уенны дәвам итте:

– Очты, очты, каргалар очты!

– Очты, очты, тавыклар очты!

– Очты, очты, балыклар очты!

Бусын әйтүгә, малайлар күзләрен хәйләкәр елтыратып, бармакларын таштан кузгатмыйча утыра бирделәр. Зөлфәт тагын абайламыйча кулын күтәрде.

– Менә хәрәмләшкән идең, барыбер эләктең, – диде Бүсмән.

– Балык очамыни, Зөлфәт?

– Очмый.

– Очмагач, кулыңны ник күтәрдең соң?

Зөлфәт бармагын капкан килеш, ни әйтергә белмичә аптырап тора бирде. Аның йөзендә рәнҗү, үкенү галәмәтләре уйнады.

– Судья, нинди җәза бирәсең?

– Кәҗә булып кычкырсын.

Зөлфәт бармакларын авызыннан алмыйча гына кычкырган иде, бака тавышы чыкты.

– Балмагын авызыннан алып, әйбәтләп кычкылсын! – диде Рөстәм.

Шуннан соң Зөлфәт авырыксынып кына бармакларын авызыннан чыгарды, имезлеге тартып алынган бала кебек, иреннәрен чәпе-чөпе суырып куйды. Малайларның күзе шул бармакларда иде. Булса да була икән чиста ак бармаклар! Рәхимсез судья җәзаны тагын да катылата төште:

– Утылган килеш яламый, басып кычкылсын!

Зөлфәт аягүрә басты, чиста бармакларына тузан кунмасын дипме, әллә аларга күз тиюдән куркыпмы, ике кулын да артка куйды, кычкырырга әзерләнеп бер урында таптанды, башы аска иелде.

– Башыңны күтәл! – диде аяусыз судья.

Башын күтәргәч, күзләре кояшка чагылып, Зөлфәт аларны йомарга мәҗбүр булды, Рөстәмнең тагын нәрсәгә дә булса бәйләнүен көтте.

– Йомык күз белән кычкырсам да ярыймы соң? – диде, җәзаның сузылуына тәкате бетеп.

– Күзең белән кычкырма, авызың белән кычкыл!

Зөлфәтнең шома маңгаена газаплы җыерчыклар, күзләренә тилмерү билгеләре чыкты. Аңа авызын сузып кычкырудан бүтән чара калмады:

– Мә-ә, мә-ә-ә, мә-ә-ә!

Аның тавышы теге тешсез караңгы урыныннан шундый нечкә, шундый да калтырап чыкты, шундый да кызганыч иде, кәҗә, әле генә шыртлатып өзеп алган үләнен дә чәйнәргә онытып, соры күзләре белән малайларга төбәлде һәм Зөлфәттән дә кызганычрак тавыш белән «мә-ә-ә!» дип сузды. Моннан да кызыкны дөнья бетереп эзләсәң дә таба алмас идең. Арада Фаилнең генә күңелен корт кимерә иде. Шуңа күрә ул башкаларга кушылып көләргә дә ашыкмады. Аның дөньяда иң яратмаган әйбере Зөлфәтнең теге ике бармагы иде. Бармакларын капкан Зөлфәт аларга бирмичә ниндидер үтә тәмле әйбер суырадыр төсле тоела. Шуңа күрә Зөлфәтнең үзеннән дә, бармакларыннан да үч алу әмәлен Бүсмән күптән эзли иде. Күп эзли торгач, берничә көн элек ул аны, ниһаять, тапты: кызыл борыч! Әтисе белән бабасы, аны ашларына өч кенә бөртек сипсәләр дә, «Фу, телләрне яндыра!» дип зарланышалар. Борыч савытыннан шырпы кабына шактый гына борыч салып алып, Фаил аны гел кесәсендә йөртте, әмма Зөлфәтнең бармакларына сибәргә җай тапмады. Ул бит бармакларын авызыннан гел чыгармый диярлек. Менә бүген җай килде, ичмасам! Әнә бармаклары артта асылынып тора. Бүсмән шырпы кабын ачты да тырыша-тырыша кәҗә булып кычкырып маташучы Зөлфәтнең бармакларына, сиздермичә генә, борычын сибеп китте. Борычның әллә тагы бер бөртеге дә җиргә төшмәде, селәгәйле бармакларга тулысынча ябышып калды. Бүсмәннең йөзе канәгатьләнүдән яктырып китте, иреннәренә серле елмаю җәелде. Ул елмаюын яшерергә теләп иреннәрен кысты, аермачык күренерлек булсын өчен, ал якка утырды, бармаклары авызына кергәч, Зөлфәтнең кыланмышын онытылмаслык итеп карап калырга әзерләнде. Әллә ни көтәргә дә туры килмәде, борыч ябышып кызарган бармаклар, ике юан суалчан парлашып җир тишегенә кереп киткән кебек, Зөлфәтнең тешсез урынына кереп юк булдылар. Кинәт… кинәт… йә хода! Зөлфәтнең күзләре чәркә кебек түгәрәкләнде, кашлары, битләре тартыша башлады, маңгае сырланды, бөтен чырае әллә нишләде… Мәмрәп пешкән помидорга бассаң гына шулай була… Авызы җимерелгән чиләк авызы төсле ямьсез булып кәкрәйде, иреннәре шәмәхә-зәңгәр төскә керде, һәм инеш буена кәҗә тавышыннан мең мәртәбә көчлерәк, пычак кебек колакларны кисүче елау тавышы таралды:

– Ә-ә-ә! Ү-ү-ү! Төффү-өффү! Өф-фү-фү-фү-ү-ү!

Аның авызының тешсез шомлы урыныннан, юеш борын тишекләреннән, тилмерү тулы күзләреннән нидер атылып чыгар, бәреп егар шикелле. Зөлфәтнең елавы бөтен авылга таныш. Ул болай гына, бернинди борычсыз елаганда да үзенең нечкә тавышы белән авылның аргы башында ук яшәүче кешеләрнең котын ала. Ә бусы… бусы бөтенләй куркыныч. Бу тавышка йә әбисе, йә әнисе, йә усал абыйсы килеп җитәргә мөмкин. Зөлфәт бүген бигрәк ачы елый, әле «ү-ү-ү!» дип үкерә, әле нәрсәдәндер канәгать булмагандай, «и-и-и!» дип өзелә, әле нәрсәгәдер төшенгән кешедәй, «ә-ә-ә!» дип суза. Тавыш тамак төбеннән дә, борыныннан да әллә нинди рәвешләргә кереп яңгырый. Ахырда ул:

– Үләм, үләм, үлә-ә-әм! – дип акырырга тотынды.

Аңа шундук Ристан тавышы кушылды:

– Мә-ә-ә, мә-ә-ә!

– Әнә бит кәҗә «үлмә, үлмә» ди сиңа! – Бусын Рөстәм әйтте.

Тургай аны быжан йә шөпшә чаккандыр дип уйлады.

– Нәрсә булды?

– Телем, телем, телем! – диде Зөлфәт, борычлы селәгәен җиргә төкереп.

Тургай шунда эшнең нәрсәдә икәнен аңлап алды.

– Кем борыч тигерде? – диде ул.

Малайлар дәшмәде. Зөлфәт сынсыз булып акырды да акырды. Тургай аңа яшь әрекмән яфрагы өзеп сузды.

– Чәйнәп төкер шушыны!

Зөлфәт, шикләнеп карап торганнан соң, әрекмән яфрагын ашыга-ашыга чәйнәп төкерде, ләкин елаудан туктамады. Мансур каян алып өлгергәндер, учына салган биш-алты бөртек кәҗә шомырты сузды:

– Моны чәйнәп йотсаң, берние дә калмый.

Зөлфәт ачудан аңа аягын селтәп алды, ә Мансур эһе-эһе килеп көлде.

– Борыч син сиптеңме? – диде аңа Тургай.

– Юк.

– Нигә көләсең соң?

– Авызы кызык бит.

– Шулдыр, шулдыр, – диде Бүсмән серле генә.

Шулчак Рөстәм телгә килде:

– Мин кем тигелгәнен күлдем.

– Кем?

– Бүсмән.

– Алдама, Кытай тәре! – диде Фаил, аның каршына ук килеп.

– Кесәңнән шылпы кабыңны алып күлсәт әле.

– Нинди кап?

– Болыч сипкән кабыңны…

Бөтенесе Бүсмәнгә төбәлделәр. Хәтта Зөлфәт тә елавыннан туктап калды. Бүсмән әле уңга, әле сулга боргаланды да Тургайга төбәлеп туктады.

– Ник сиптең? Ник елаттың аны? Ул бит синнән бәләкәй.

Үзен яклап әйткән сүзләрне ишетүгә, Зөлфәт баягыдан да әшәкерәк үкерергә тотынды.

– Кызык булсын дигән идем.

– Абыйга әйтеп, Бүсмәнеңне бүстерәм, апай! – диде дә Зөлфәт, тыкрыкка таба йөгерде.

Аның бу сүзләре барысының да күңеленә шом төшерде. Әгәр Зөлфәт Шүкәне (аның Әбүзәр абыйсын шулай дип йөртәләр) алып килсә, баш бетә, беркемгә дә мәрхәмәт булмаячак иде. Шүкә икенче сыйныфта гына укыса да, аңардан өченче-дүртенче сыйныф малайларының да коты алынып тора. Әбүзәрнең авызы коточкыч зур, тешләре чуртан балыгыныкы төсле очлы, гәүдәсе озын. Аның кулына эләксәң – беттең. Дөрес, Шүкәне, кызларга тими, диләр. Хактырмы, ул аларның битен ялый да җибәрә, диләр. Ә инде кулына килеп эләккән малай кешеләрнең ул тәмам котын ала. Кыйнап кына җибәрсә бер хәл иде, алай итми шул Шүкә тәре. Ул сине күрү белән борыныннан ыһы-ыһы сулап, сүзсез генә елмая. Ә шул елмаюында аның сиңа куркынычрак җәза эзләве күренеп тора. Сул күзен кысып, уң як ирен почмагын өскә күтәреп, синең тәнеңнең авырта торган җирләрен барлый. Иреннәрен ялый, очлы тешләре ялтырый. Ул сине хәзер ашаячак. Еласаң да, аһырсаң да җибәрми. Моны бер күргән кеше мәңге онытмый. Җәй көне булса, Шүкә җиңнәрен сызгана, ике уч төбенә төкереп, аларны ләззәтләнеп ышкый-ышкый, йөзен синең йөзеңә тери. Шунда әшәке итеп кычкырса да җиңелрәк булыр иде, ә ул кабих кычкырмый, колагыңа керә язып дәһшәтле итеп пышылдый:

– Нишләтим?! Телеңне дрель белән тишеп, ике потлы гер асыйммы? – Куркудан чет-чет йомылган күзләрне күреп, ул шомлы калын тавышка күчә: – Иң элгәре зәңгәр эчәгеңне савып, әнә теге агач башына элеп куйыйммы әллә? Булары чыгып торсын шунда. Борыныңны тишеп, тимер боҗра таксам, ничегрәк булыр? Күзеңне баш бармак белән менә болай итеп сытыйммы? Башта кайсын сайлыйсың?

Син курыккан саен, Шүкәнең сул күзе ныграк кысыла, ләззәтле елмаюдан йөзе яктырганнан-яктыра бара. Аның кулына эләккән кешеләр ни генә сөйләмиләр! Бервакыт Тургай да көтүдән качкан сыерларын эзләп йөргәндә эләкте аңа. Ыргылып чабып китмәкче иде, озын кулы белән эләктереп кенә алды.

– Нәрсә, Тургай? – дип хихылдады ул. – Канатыңны бөтереп кесәңә тутырыйммы, әллә күзләреңне алып, урынына тавык күкәе тыгып куйыйммы?

Тургай нишләптер курыкмады, кычкырып көлеп җибәрде.

– Куйсаң куярсың, – диде ул, көлә-көлә. – Менә син тавык күкәе дисең. Ул бит шартлый икән. Безнең бүген төштән соң ак тавык күкәен салып кына чыгуы булды, бух иткән тавыш ишетелде. Йөгереп кетәклеккә керсәк, күкәй шартлап ярылган, бер чеби акырып елап утыра. Шул күкәйдән чыккан. Әбүзәр абыйга алып барыгыз мине, ди. Алып килимме?

– Ах, син хәйләкәр! – дип көлде Шүкә.

– Алайса, табышмак әйтәм:

 
Яулык бәйләгән бака
Ястык өстендә ята.
Күзлеген кигән шүкә
Өйнең почмагын сүтә.
Җиз самавыр пар ата,
Парын күккә тарата.
 

– Сине шәп малай диләр иде, хак икән. Бар, юлыңда бул! Кыйнамыйча җибәргәнне берәрсенә сөйләсәң чамала: чәйнәми йотачакмын!


Страницы книги >> Предыдущая | 1 2 3 4 5 6 7 8 | Следующая
  • 0 Оценок: 0

Правообладателям!

Данное произведение размещено по согласованию с ООО "ЛитРес" (20% исходного текста). Если размещение книги нарушает чьи-либо права, то сообщите об этом.

Читателям!

Оплатили, но не знаете что делать дальше?


Популярные книги за неделю


Рекомендации