Электронная библиотека » Фоат Садриев » » онлайн чтение - страница 8

Текст книги "Тургай"


  • Текст добавлен: 6 мая 2020, 12:40


Автор книги: Фоат Садриев


Жанр: Сказки, Детские книги


Возрастные ограничения: +12

сообщить о неприемлемом содержимом

Текущая страница: 8 (всего у книги 24 страниц) [доступный отрывок для чтения: 8 страниц]

Шрифт:
- 100% +
Зөлфәтнең хәвефле сәяхәте

Зөлфәтнең абыйсына әләкләшергә йөгерүе ул инде башның бетүе иде. Шуңа күрә дәррәү аның артыннан йөгерделәр, куып тотып Тургай каршына алып килделәр.

– Әйтәсеңмени абыеңа? – дип сорады ул.

– Әйтәм, – диде Зөлфәт, тагын да ярсыбрак елап.

Бүсмән малайлар арасында иң куркагы иде. Аның куллары гына түгел, казандай түгәрәк бүксәсе дә калтырый башлады.

– Әйтмә инде, Зөлфәт, – дип ялынды ул. – Мин сиңа хәзер китап кадәр шоколад алып киләм.

– Шоколадыңны эчеңә бәйлә! – диде Зөлфәт елак тавыш белән.

– Теге үзе йөри торган машинамны бирәм!

Зөлфәт ул машинага бик тә кызыга иде.

– Машинаң кырылып бетсен!

Шулчак Фаилнең башына бик шәп уй килде. Зөлфәт йөзә белми, күбесенчә инештә генә быкырдый, малайлар Ыкта су коенганда, яр башында кызыгып карап утыра иде.

– Әйдә, мин сине Ыкта йөздерәм! – диде ул.

– Ничек?

– Теге бәләкәй агач тагаракны алып барабыз да.

Зөлфәт елаудан шып туктады.

– Менә шәп була бу! – диештеләр малайлар, Шүкәдән котылу мөмкинлеген сизенеп. – Әйдәгез, киттек Ыкка!

– Ярар, алып төш тагарагыңны, – диде Зөлфәт.

Фаил өйләренә кайтып, тагаракны сарайдан алып чыкты. Аның белән инешнең буылган турында бер мәртәбә йөзгән кебек итеп караганнар иде инде алар. Ул чакта аның төбендәге ярыгыннан эченә бик тиз су тулды. Фаил ярык урынына калай кисәге белән этеп бер чеметем сүс тыкты да, өстенә төкереп, балчык сылап куйды. Зөлфәтне бөтенләй дә йөздерәсе килми иде аның. Артына су керә башлагач, үзеннән-үзе чыгар. Инешкә төшкәндә, якын булгач, тагарак бик җиңел кебек тоелган иде. Ык буена ук күтәреп бара башлагач, сизелерлек авырайтты. Мәктәп янында туктап бер ял иткән иде, балыкчы Хафиз бабайлар капка төбендә тагын туктады. Аларның өе Ык ярына терәлеп диярлек тора. Ул арада сукмактан Зөлфәт тә килеп менде. Ул чишенеп ташлаган, трусиктан гына.

– Бик озак тордың! – диде ул, килеп җитүгә.

Шунда Хафиз бабайның капкасы астыннан бер кара көчек, чыгып, аларның аягы астында бөтерелә башлады. Көчекнең ярты башы, бер күзе ак, борыны юеш, күзләре көрән, койрыгы тал яфрагы кадәр генә, очлаеп өскә күтәрелеп тора.

Зөлфәт эт баласын култыгына кыстырды, икенче кулының бармагын авызыннан алып, тагаракның бер башыннан тотты, һәм алар сукмактан Ыкка төшеп киттеләр. Тагаракны суга куюга, Зөлфәт, трусигын салып, аның эченә кереп басты, көчекне уртага куйды. Анысының утырасы килмәде, ул, ике аягы белән тагарак кабыргасына таянып, аклы-каралы башын әле уңга, әле сулга боргалады.

– Чүгәлә, басып торсаң егыласың! – дип кычкырды Тургай.

Зөлфәт, чүгәләп, ике кулы белән тагаракның ике читенә ябышты. Тагаракны су билдән булганчы тотып алып керделәр дә үз агымына җибәрделәр. Ул, нишләптер шул урында бер әйләнеп чыкканнан соң, акрын гына ага башлады. Әйтерсең лә бөтен җиһан хәйран калып шушы сихри манзараны күзәтә. Әз генә дә җил әсәре юк. Әллә ул да эсседә ерак юллар узып, арып-талчыгып, Ык өстенә килеп яткан инде… Су өсте пыяла кебек тип-тигез. Зәңгәр күк үзе дә, анда йөзгән кабарынкы болытлар да Ыкка төшеп агып баралар. Тагарак эчкә кереп китмәсен өчен, яр буйлап аңа ияргән малайлар бу сихри матурлыкка авызларын ачып туктап калдылар. Кояш та су өстенә төшкән, җем-җем итеп күзләрне чагылдыра. Әллә нигә бер ялкау гына агып килүче күбекләр күренеп ала, алар да акмыйлар, бу илаһи тынлыкны, бу оеган җылы һаваны кымшатудан куркып, суда чагылган зәңгәр күк, болытлар өстеннән шуып кына баралар… Бу мизгелләрдә кояшның күктәгесе дә, суда җемелдәгәне дә Зөлфәтнең балкыган йөзе, ерылган авызы янында тоныкланып, төссезләнеп калган иде. Меңләгән дошман корабын диңгез төбенә батырып кайтучы капитан гына башын шулай мәгърур тота аладыр. Тагарак читеннән ала башын күрсәтеп баручы эт баласының кыяфәте дә ул капитанның штурманыныкыннан ким түгел иде. Менә тагарак су читендә оя-оя булып җыелган казларның борыннарына тия язып үтә башлады. Казлар га-га-га килеп тагаракка таба башларын сузуга, Зөлфәтнең авызы теге бармак тыга торган урыннары белән бергә каз көтүе кереп китәрлек булып ачылды.

– Һәй-һәй-һәү! – дип кычкырды ул, кулларын чәбәкләп. Аннары бәбкәләрне үзе янына чакыра башлады: – Лил-лил-лил! Лил-лил-лил!

Эт баласы да ике аягы белән көймә читенә таянган хәлдә кинәт ләң-ләң килеп үзенең барлыгын белдерде. Казлар белән Зөлфәт тавышына көчекнеке дә кушылгач, Ык буйлары тагы да ямьләнебрәк китте. Зөлфәт шатлык тулы тавышы белән бөтен дөньяны яңгыратты:

– Һи-һи-һи-и-и! Күрәсезме абзагызны!

Малайлар аңа шау-гөр килеп җавап бирделәр. Тагарак кер чайкый торган басмага якынайганда акрынайды, алгы ягы суга чүңкәеп, арты өскә күтәрелде. Зөлфәтнең шатлык кояшы булып балкыган йөзе чалышайды:

– Су керә, су керә! – дип сөрән салды Зөлфәт, чүгәләгән җиреннән аягүрә басып.

Эшнең нидә икәнен, әлбәттә, Бүсмән аңлады, Зөлфәтнең куркудан түгәрәкләнгән күзләрен эчке ләззәт белән күзәтте. Зөлфәт баскач, тагарак ян-якка чайпалып-чайпалып китте. Тагарак капитанының паникага бирелүе әйбәт булмаячагын аңлаган Тургай:

– Басма, чүгәләп кенә утыр! – дип кычкырды. – Хәзер кереп алабыз.

Малайлар су ерып тагаракка таба баралар иде инде. Тик капитан әйткәнне әллә ишетмәде, әллә буйсынырга теләмәде, баскан килеш:

– Су керә-ә! Су керә-ә! – дип елады.

Көчек аңа караганда акыллырак булып чыкты: тагаракның күтәрелебрәк торган башына үрмәләде. Басмага күп тә калмаган иде инде югыйсә. Судан чыгып торган бүрек кадәр генә түмгәк эшне бозып ташлады. Ямь-яшел мүк каплаган ул түмгәкне әйләндереп күрән үсә, ә уртасында, очлы зәңгәр чәчәкләрен һавага тырпайтып, биек үлән утыра. Тагарак шул түмгәккә туп-туры килеп төртелүгә, Зөлфәт чалт итеп артына утырды, ә тагарак, күтәренке башы белән уңга борылып, тирәнгә кереп китте. Бәхеткә, аның агышын су өстен каплаган саргылт-яшькелт бака ефәге тоткарлады. Су малайларның муенына җитте, алар йөзәргә тотындылар. Инде өч кенә адым калды дигәндә, Зөлфәт:

– Бата, бата! – дип кычкырды да сикереп торды.

Әллә аягы ялгыш басканлыктан, тагарак бу якка чүңкәеп, эченә су тулды, капитаны һәм штурманы белән бокырдап суга чумды. Капитанның үз хәрби антына батканда да тугры калуын барысы да ачык күреп калдылар: ул, кулын козырёгына куеп честь биргән кебек, ике бармагын авызына капкан иде. Малайлар килеп, Зөлфәтне табып чыгарганчы шактый вакыт узды. Аның башларына, кул-аякларына бака ефәге чорналып беткән, еларлык хәле калмаган иде. Күтәреп чыгарып чирәмгә утыртуга, горгылдап авызыннан су чыкты. Тургай белән Мансур аны төрлечә тәгәрәткәндәй иттеләр, селкеткән саен Зөлфәт су косты. Эче бушауга, еларга да кереште. Бүсмән белән Кытай тагаракны коткарганнар иде. Эт баласы үзе йөзеп чыкты, ул басма янында табакка чайкап салынган керләр янына барып, гәүдәсен калтырата-калтырата йон эчендәге суларын төрле якка чәчәргә тотынды. Ак керләрен коткару өчен, Мөсәллимә көянтә белән кизәнгәч, көчек хуҗасы ихатасына менүче сукмакка йөгерде.

Йоткан суы эченнән чыгып беткәнен сизгәч, Зөлфәт кабат үкерергә тотынды.

– Ник елыйсың син? – диде Тургай, аның муенына уралып калган бака ефәкләрен алып. – Әйдә, киен әле. Беркем йөзә алмаган җирне йөзеп үттең. Фаилгә рәхмәт әйт.

Зөлфәт Фаилгә каш астыннан ачулы карап торды да:

– Ыһык, рәхмәт әйтмим, – диде.

Аны киендереп бетергәндә, яр башында кояшта ялтырап озын гәүдә күренде. Малайларның тәннәре эсселе-суыклы булып китте. Бу Шүкә иде! Бөтенесе икенче якка – иске тыкрыкка таба йөгерделәр. Бүсмән белән Мансур тагаракны икесе ике башыннан тотып йөгергәнлектән, башкалардан арткарак калды. Шүкәнең:

– Буып үтерәм! – дигән тавышыннан буыны йомшап, Мансур җиргә егылды.

Сикереп торгач, артына да карап тормыйча, эһ-эһ килеп, ярдан менеп китте. Бүсмән тагарагын сөйрәп яр башына менеп тә җитә алмады, Шүкә, тилгән бәбкәне баскан кебек, аны озын куллары белән эләктереп алды.

– Син тидеңме Зөлфәткә?

– Ю-у-к…

Куркудан Бүсмәннең тавышы да чыкмады.

– Кем елатты минем апаемны? Зөлфәт, әйт әле, шул тидеме?

– Әйе, шул, – диде Зөлфәт, борычны исенә төшереп.

– Нишләтим? – дип, озын кулын һавада әйләндереп алды да Шүкә кесәсеннән канлы пычак тартып чыгарды. Ул аны бүген ярты көн буе юкә агачыннан ясады. Пычак йөзенә охшаган җирен кызыл буяуга буяды. Ул үз иҗат җимешенең ни дәрәҗәдә нәтиҗәле булуын сынарга дип чыккан иде. Шуңа күрә бер өер малайның берьюлы очравы аның күңелендә бетмәс-төкәнмәс шатлык хисләре уятты. Әлеге хисләр теленә дә күчте:

– Зөлфәт апаем, менә шушы пычак белән бу Бүсмәннең бүксәсен, ярып, сиңа күрсәтимме? – диде ул, олы тешләрен шакы-шокы китереп. Бу сүзләрдән тәэсирләнгән Зөлфәт ике бармагын авызыннан алырга мәҗбүр булды һәм Ык буеның бөтен матурлыгын юкка чыгаручы әшәке тавыш белән елап җибәрде, нык кысталган кешедәй бер урында бии-бии:

– Ярма бүксәсен, әйем, күрсәтмә! – дип, туктаусыз тәкрарлый башлады.

– Сиңа тиде дидең бит!

– Тимәде, тимәде, тимәде!

– Елатты дидең бит.

– Елатмады, юри генә әйттем, тимә аңа! – дип үкерде Зөлфәт.

– Соң, ярый, алайса, баштук шулай дияргә идең. – Шүкә сырты белән яткан Бүсмәннең бүксәсенә баскан аягын читкә алды. – Аң бул: берсенә бу хакта бер сүз ычкындырсаң, чәйнәмичә йотам!

Бүсмән тагарагын күтәреп очты гына. Әбүзәр, башын артка ташлап, тыела алмыйча көлде дә көлде. Аның көлүе юкка булмаган. Моның сере малайлар үсеп җиткәч кенә беленәчәк иде. Бөтенесенең ничә еллар буе котын алып торган Әбүзәрнең беркемгә дә тырнак белән дә чиертмәгәнлеге, ни әти-әниләренә, ни дусларына сөйләмәгәннәре мәгълүм булачак иде. Әбүзәрнең авызыннан бер сүз ычкынган, имеш. Патша булу рәхәтме икәнне сынап карадым, дигән, имеш. Кем белә? Бәлкем әйткәндер, бәлкем әйтмәгәндер. Абыйсының тыела алмыйча көлүенә бармагын имеп карап торган Зөлфәт болар хакында, әлбәттә, уйлый алмады, уйласа да, берни дә аңламас иде…

Биштирәк

Гөлбакча авылының иң серле урыны – Нух тавы. Аңа халык ярым табынып, ярым шомланып карый. Чөнки анда менү тыелган, анда бик тәвәккәлләр генә менмәкче була, ниндидер серле сәбәпләр, көтелмәгән хәлләр аркасында менә алмый калучылар да күп…

Тагын шундый серле урыннарның берсе – Биштирәк үзәне. Болын буйлап сузылган үзән Ыкка килеп җитеп, табигать кануннары буенча, югыйсә туктарга тиеш. Ләкин ул туктамаган, Ык ярын су уртасына кадәр этеп, ярымтүгәрәк ясаган. Һәм ул кереп торган өлеше, нәрсә беләндер эттергәндәй, су өстеннән биек булып тора, ярлары Ык яры белән тип-тигез. Бусы – гомер-гомергә яшьләрнең кичке уеннары була торган урын. Биредә тәүге мәртәбә кызларның кулларын тотканнар, беренче сөю сүзләрен әйткәннәр, тәүге мәртәбә кочканнар-үпкәннәр, җырлаганнар-биегәннәр. Шуңа күрә бу урынны «яшьлек утравы», «мәхәббәт утравы» дип тә йөртәләр. Анысы инде күбрәк яшьләр телендә йөри, ә өлкәннәр өчен бу урын – Биштирәк үзәне. Борын заманнарда Ык уртасында озынча утрау булган, яр белән тоташмаган булган, шунда утрау әйләнәсендә очлары болытларга тиеп торган биш тирәк һәм колач җитмәс имәннәр үскән, имеш. Утрау яр белән тоташкач, анда таллар саны арткан, ә теге биш тирәк юкка чыккан, яр буйларын акрынлап шомырт, зирек, юкә, миләш кебек агачлар каплаган, бер-берсенә колмаклар белән үрелә-үрелә берегеп, бүген дә үсеп яталар. Болгар дәүләте яшәгән дәверләрдә биредә ханның сарае һәм асылмалы бакчасы булган, ул бакча әлеге биш тирәккә асылган булган, дип сөйлиләр. Яшь хан үзенең кәләше белән шул бакчада ял итә торган булган, өйләнешүче яшьләр шул бакчада мәңге бер-берсенә тугры булырга ант иткәннәр. Ханның сараен Нух тавыннан алып кайтылган затлы ташлар белән төзегәннәр. Ул ташлар мең төсле нурлар сибеп уйнап торганнар, аларга кагылу түгел, якын гына килгән кешеләргә дә биниһая көч иңгән. Бакча уртасында көмеш фонтан атып торган. Хансарайны ак яллы бүре саклаган, диләр. Ул бүренең йөзе кешенеке төсле булган, имеш тә, кеше кебек көлә дә, елый да, сөйләшә дә белгән. Хан белән берлектә гаделлек урнаштырып торган. Берәр җан иясе икенчесен рәнҗетсә, Нух тавыннан рәнҗетүчегә җәза сораган. Җәза бик каты булган, кешеләрнең кечкенә гаделсезлеге дә гафу ителмәгән. Ак бүре, йолдызлы төндә Нух тавына авызын күтәреп улап, җәза сораган. Моны халык шомланып көткән, чөнки җәзаның кайчан буласын беркем дә белмәгән. Рәнҗетүчене көчле давыл чыгып күтәреп алып киткән яисә яшен суккан.

Ул заманнарда кешеләр, Нух тавындагы изге чишмәгә салу өчен, алтын-көмеш акчаларын шунда йөрү өчен билгеләнгән аерым кешеләргә биреп җибәрә торган булганнар. Шушы вазифаны башкаручы бер егет кешеләрдән җыелган акчаларга кызыккан да, бер өлешен яшереп, бакчасына күмгән. Калганын Нух тавына алып килгән һәм чишмәгә салырга ниятләп торганда, кинәт таш баганага әверелгән. Чишмә янында хәзер дә торучы таш багананы шул егет, диләр. Кемгәдер зарар салу, урлашу, алдау, кемнедер рәнҗетү рәхимсез җәзага тартылганлыктан, кешеләр гадел яшәгәннәр, бик тә бәхетле булганнар. Әмма кемнәргәдер бу ошамаган, алар хансарайның нурлар чәчеп торучы ташларына кызыккан. Аңа керү юлын көне-төне саклаган ак бүрене үтерү өчен, дошманнар иң усал сихерчене эзләп тапканнар. Бер пот алтын хакына ул сихерләнгән җиде көзге һәм тартмага ябылган җитмеш кара елан биргән, ак бүрене ничек юк итәргә икәнен өйрәткән. Ак бүре Нухка кычкырып хәбәр сала алмасын өчен, күкне кара болытлар каплаган йолдызсыз төнне сайлаганнар. Хансарай капкасына теге җиде көзгене җиде яктан юнәлткәннәр. Ул көзгеләр яшен утыннан да яктырак нур чәчкән, ди. Ак бүре аларның берсен дә күздән ычкындырмаска тырышып күзәткән, әле берсенә, әле икенчесенә ыргылган. Тик бераздан бүренең ике күзе дә сихерле нурлар тәэсирендә агып чыккан. Бүренең күзләре сукыраю белән, тартманы ачып җитмеш еланны аның тарафына селкегәннәр. Ак бүре сизенеп өлгергәнче, аны дистәләгән елан берьюлы чагып алган. Ул шундук җан биргән. Дошманнар капкадан ташкын кебек эчкә бәреп кергән. Аларның саны хан гаскәреннән ун мәртәбә күбрәк булган. Җиде көн, җиде төн дәвам иткән сугыш болгарларның соңгы кешесе аугач кына туктаган. Дошманнар хансарайны җимереп, аның ташларын алып китәргә олауларга төйи башлауга, Нухның маңгае ачудан җыерылган, күзләреннән яшен утлары чәчелгән. Шундук утлы өермә күтәрелеп, хансарайны басып алган дошманнарның берсен дә калдырмыйча яндырып көлгә әйләндергән. Бу урын бик күп еллар буе күмер кебек кап-кара булып яткан, диләр. Агачлар да яфрак ярмыйча күмерләнгән хәлдә утыра биргән. Нух беркайчан да әшәкелекне гафу итмәгән, аның җәзасының шаукымы гаеп эшләүчеләрнең үзләренә генә түгел, тирә-юньдәгеләргә дә кагылган. Күп гасырлар узгач кына, Нух, ничектер күңеле бераз йомшап, бирегә шифалы яңгырын җибәргән, һәм шул яңгыр яуганда ук яшел үләннәр дәррәү борын төртеп чыкканнар, агачларны яфраклар каплаган.

Биредә тагын бу тирәләрдә бөтенләй күрелмәгән чәчәкләр – кара лаләләр үсә. Алар ак бүренең күзе агып тамган урыннарда шытып чыккан, диләр. Алар бүтән беркайда да юк. Лаләләрне бакчага да, болынга да күчереп утыртып караганнар, әмма беркайда да үстерә алмаганнар, алар ап-ак төскә кереп корыганнар. Гөлбакча кешеләре бу хикмәтләрне гел күңелләрендә саклый, Нух тавына, аның маңгаена бераз куркыбрак та, янәшәсендә үзен саклаучы көч итеп, горурланып та карый. Әмма бер нәрсә бәхәссез, халык гел шушында тартыла, үзенең иң матур бәйрәмнәре вакытында Биштирәккә юнәлә. Авылның аксакаллары әйтүенчә, аның һавасы гел Нух тавыныкы кебек. Ләкин моңа яшьләр көлеп кенә карый: бер үк җирдә һава белән һаваның нинди аермасы булсын инде! Ә менә өлкәннәр шушында булганнан соң, тәннәренең сызлавы басылуы, ниндидер көч иңүе турында үзара бик җитди итеп сөйләшәләр. Яшьлек нәрсәнеңдер эченә бик тирән керергә, тикшеренергә, нәтиҗә ясарга атлыгып тормый. Яшьлеккә бүгенге көн, аның матурлыгын, ямен, рәхәтен тизрәк татып карау кирәк. Ерактагы үткәннәр, тарихның тузан баскан сәхифәләрен актару әлеге яшьлеккә кызык түгел.

Шулай да аларның кайберләре халык хәтерендә шәүлә кебек кенә булса да саклана. Хансарай ташлары тылсымлы көч таратканын белгәнгә күрә, Нух тавы кешеләрне бик кызыктырган. Тауның эче шундый ташлардан тормый нәрсәдән торсын инде?! Тәвәккәл, батыр йөрәкле кешеләр төрле дәверләрдә Нухка таш сорап барганнар, имеш. Атлар җигеп, арбаларына балталар, кәйләләр салып баручылар да булган. Ләкин Нух аларның берсен дә кабул итмәгән, каршыларына йә көчле давыл чыгарып, йә эре боз яудырып, кире борган. Ә шулай да Гөлбакча кешеләре арасында таш сорау ниятеннән башка гына Нух янына менүчеләр булган, диләр. Имеш тә, Нух кешенең ниятен өеннән чыккан чакта ук белеп тора, шуңа карап аңа йә ярдәм кулы суза, йә юлына киртә кора. Тик бу хакта авылда моның ничек булганлыгын беркемнең дә кистереп сөйләгәне юк. Барысы да серле томанга төрелгән, ә томан һаман таралмый да таралмый…

Нухның кире кагуы

Төшке ашны ашагач, Тургай, беркем белән дә сөйләшеп тормыйча, ишегалдына чыкты. Аның яшерен уе бар, аны беркемгә дә әйтергә ярамый иде. Берүзе кузгалырга әзрәк шикләндерә шикләндерүен. Акбайны ияртсәң әйбәт булыр иде дә. Ул чакта өйдәгеләр сизәчәк, аны анда җибәрмәячәкләр. «Юк, Акбай, син калып тор инде», – дип, ул аның маңгаеннан сыпырды да абзарга керде, бозауның ияк астын кашыгач, тавык кетәгенә менеп китте. Бүген аңа көч күп кирәк булачак. Әнә көрәшчеләр юкка гына йомырка эчмиләр. Күкәй салып, оядан кытаклап чыгып килүче чуар тавык аңа каршы очрады. Анда дүрт күкәй ята иде. Тургай җырлый-җырлый ояга үрелде:

 
Җәйгә чыксам, арбам бар,
Кышка керсәм, чанам бар.
Берне алам, икене алам,
Өчне алырга чамам бар.
 

Аның ике күкәйне түбә шикмәсенә бәреп эчеп җибәргәнен чуар тавык кытаклавыннан туктап, башын кыегайтып карап торды. Күкәйләрнең буш кабыгын тавыкның алдына ыргытты да төшеп сызды. Бүтән тоткарланырга ярамый, тизрәк барырга кирәк иде. Инде әллә ничә көннәр шушы уй аның эчендә ут кебек йөрде. Йоклаганда, Нух тавы кат-кат төшләренә керде, берсендә Тургайны үзенә чакырды хәтта. Болай булгач, ул аны, мөгаен, борып җибәрмәячәк. Нинди генә хыялларга батмады ул! Нух аны кабул итсә, кайчан да булса халык җыелып, таудан таш чыгарып, Гөлбакчага бөтен кешеләр сыеп бетәрлек хансарай салырлар иде! Асылмалы бакча да ясарлар иде. Һәркемгә сихәтлек, көч иңәр иде! Тургайга барлык халык рәхмәт укыр иде! Нухның маңгае елмаюга охшап яктыруы да җитәр иде беренче очрашуга. Ул аның ташны бирәчәгенә өметләндерер иде. Тургай авыл башыннан чыкканда, әллә кайда ук бүрек кадәр бер кара болыттан башка нәрсә күренмәде. Гәүдәсе җиңел, иңнәренә канат үскәндәй тоелды. Ул тауга баручы юлдан тонды гына. Тау итәгенә җиткәч, уң яклап агачлык, әрәмәлек башлана һәм ул юл белән бергә өскә күтәрелә. Каен, усак, юкә, имән, миләш, шомырт агачларының күләгәләре юлга аркылы сузылган. Тургай адымнарын акрынайтты, көлә-көлә, алар янына китә, астагы ботакларын кочаклый, үбә, һәр яфрагы белән рәхәтләнеп сөйләшә. Биредә күпме кычкырып сөйләшсәң дә, сиңа гаҗәпләнеп карап торучы юк.

– Мин бит сезнең чакыруыгызны ишеттем, килергә вакытым гына булмады, – ди ул, акланырга теләп. – Менә килдем, рәхәтләнеп шаулашып минем белән көлегез!

Тургай юлның икенче ягына чыкты, ап-ак ромашкаларга, зәңгәр чәчәкле һиндыбаларга, меңьяфракларга битләре белән ышкылып үтте, тукранбашлар өзеп капты, аларның әз генә баллы тәмен тою өчен авызында озаклап чәйнәде. Үләннәрне, чәчәкләрне күтәрерлек булып сайраучы чикерткәләр тавышын тыңлап, әз генә туктап торды. Тургайны күреп, барысы да бирегә җыелганнар, диярсең. Чер-чер-чер! Цы-цы-цы! Ничек күп алар! Арада бер-икесе башкаларыннан ныграк, ачы итеп сайрый. Һава шулар тавышыннан талгын гына бер көйгә селкенеп тора. Тургай аларның ни дип сайраганын аңлады бит. Аның Нух тавына менүен хуплаулары бу чикерткәләрнең. Ул башын күтәреп Нухка карый, аның кояшта ялтыраучы маңгаеннан миһербанлык билгеләре эзли, әмма берни дә аера алмый. Күңелендә шик уяна башлый. Тик ул аны бик тиз юкка чыгара. Ни булса да, бүген менәчәк инде ул анда. Әле бит тауның яртысына да җитмәде. Ул ашыгып юлдан өскә таба кызу-кызу атларга кереште. Каядыр бик еракта күке кычкырган тавыш ишетелде. Бик тә сәер кычкыра күке. Башын суга тыгып тыны беткәч, кинәт авызын чыгарып кычкырган төсле. Кешенең яшен саный, ди, бит ул. Күкәйләрен дә чит ояга сала, ди. Күке кинәт туктады. Тургай учларын авызына китерде дә ике мәртәбә күке булып кычкырды. Җавап ишетелмәде. Тагын өч мәртәбә кычкырган иде, «күккү!» дигән тавыш яңгырады. Ләкин Тургай кабат күпме генә кычкырып караса да, күке җавап бирмәде. Ихатадагы кош-кортлар, бозау-сарыклар кебек көн саен күрсә, күке белән дә аңлашыр иде, мөгаен.

Ул бераз йөгергәндәй итте, әмма тау хәзер нык текәләнгәнлектән, йөгерә алмады. Аннары аркасын кояш бик нык көйдерә башлады, көн бөркүләнде. Кай арада теге бүрек кадәр болыт ярты күк йөзен каплап алган, аннан тавышсыз гына яшен телләренең җиргә сузылып-сузылып алганы күренә иде. Тургайның күңеленә шом йөгерде. Бая дөньяны күтәреп сайраган чикерткәләр дә, кош тавышлары да тынып калды. Хәтта җил дә каядыр кереп качкан! Бу бик сәер тынлык иде. Тургайның адымнары акрынайды, ул авылга таба борылып карады. Авыл да бик еракта калган. Ул кинәт үзен япа-ялгыз итеп тойды һәм Нухка карады. Аның маңгае шом гына уятты. Шулчак кара болыт кояшны каплады, тирә-юньдәге бөтен нәрсәгә болытның куе күләгәсе ятты. Күләгә булуга карамастан, бөркүлек көчәйде, гүя ниндидер күренми торган мичтән туктаусыз кайнар һава чыгып тора иде…

Тургай йөрәгенең дөп-дөп тибүен ишетте. Аягы алга атларга теләмәде. Берүзе генә барырга шикләндерә иде. «Их, Акбайны алган булсам!» дип үкенеп уйлап куйды ул. Нух ачуланырга җыена, ахрысы. Әллә ачуланганмы? Ул бит үзенә таба килгән һәр кешенең уен белеп тора, ди. Тургай начар уй белән йөрми югыйсә. Соңгы көчен җыеп, югарыга атлады, ләкин әллә ни ерак китә алмады. Күзләрне чагылдырып яшен яшьнәде һәм, күк йөзен урталай ярган шикелле, көчле чатырдау ишетелде, тавышы болытлар өстеннән төрле якка дөбер-дөбер таралды. Юлның уң ягындагы агачлыкның яшен яшьнәгәндә яп-якты булып күренгән аскы өлешләре кап-кара булып калдылар. Аннан әллә нинди куркыныч нәрсәләр килеп чыгар төсле тоелды. Тургай югарыга омтылды, әмма аяклары аңа буйсынырга теләмәделәр. Каршы яктан искән җил дә көчәеп китте. Агачлар төрле якка чайкалалар, биек үләннәрнең сабаклары җиргә ята. Бөтен нәрсә, урыныннан купмас өчен, җил белән тартыша. Нәкъ каршында чатырдаган яшеннең кайнары маңгаена бәргәндәй итте, коточкыч дөбердәп күк күкрәде. Каршы яктан кара тузан булып һавага күтәрелгән өермә, «ә» дигәнче килеп җитеп, Тургайның башындагы чүпрәк кепкасын очырып алып китте. Олыларның «Нух тавына менмәгез, өермә алып китәр, зәхмәт сугар» дигән кисәтүләре исенә төшеп, куркуын тагын да көчәйтте. Шулай да ул, як-ягына карана-карана, әле һаман югарыга атлады. Тагын берничә мәртәбә нәкъ баш очында яшен уйнап, күк күкрәгәч, шаулап яңгыр яварга тотынды. Яңгыр тамчылары шундый эре, салкын иде. Тургай юл читендәге куе ботаклы юкә төбенә кереп чүгәләде. Яңгырның болай чиләкләп койганын, җилнең бу кадәр котырганын, агач яфракларының, җил белән тартышып, бу кадәр шыбырдашканын аның күргәне юк иде. Юлдан кызыл балчыклы гөрләвек шаулап ага, төрле чүп-чарны, агач яфракларын ияртеп, гопыр-гопыр түбәнгә алып китә. Яшен аны сугу өчен шулай кыланадыр кебек тоелды. Күк чытырдап шартлаган саен күзләрен йомды, тын алудан туктап, яшеннең китереп сугуын калтыранып көтте. Тургай, кулы белән юкә ботагын аскарак каерып, тау түбәсенә карады. Ялт-йолт уйнаган яшен Нух маңгаен куркыныч итеп кинәт-кинәт яктыртып ала, яктырганда маңгай калтыранып куя… Тора-бара яңгыр бераз кимеде, ә җил тынычланырга уйлап та карамады. Ул менәсе юлга ниндидер агачның зур гына ботагы сынып төште. Тургай чүгәләгән җирдән ерак та түгел коры яфраклар астыннан кара елан килеп чыкты. Ул коты очып сикереп торды. Бер корыган ботакны сындырып кулына тотканда, елан кабат яфраклар астына кереп юк булды. Тургайның башка түзәрлеге калмады, ул, күкрәген яндырып, күз яшьләренең күтәрелүен сизде һәм, гөрләвекне ерып чыгып, үлән өстеннән түбәнгә – авылга таба йөгерергә тотынды. Тик үлән биек һәм юеш булганлыктан, лайлы тайгак юлга чыгарга мәҗбүр булды. Сындырып алган таягын кысыбрак тотты, чөнки агач арасыннан әллә нинди куркыныч җан ияләре аңа ташланырлар кебек тоелды. Тургай яшенне дә, күк күкрәүне дә, яңгыр яуганны да сизмәскә тырышып йөгерде дә йөгерде. Кинәт аягы, ләмнән таеп китеп, алга сөрлекте һәм тезе белән тәгәрмәч эзенә баткан очлы ташка, куллары белән юл читендәге шайтан таягына килеп төште. Тезенең, кулларының авыртуына түзә алмыйча, кычкырып елап җибәрде. Тургай көч-хәл белән торды, инде йөгермәде, акрын гына атлавын дәвам итте һәм туктаусыз елады, күз яшьләрен яңгыр тамчылары битеннән юды, алар тозлы булып авызына керде. Ул үзен кызганып елады. Юл буендагы агачлар аның көчсезлегеннән көләләрдер кебек тоелды. Аларны кочып, үбеп йөрмәсә дә бер хәл иде.

Яңгыр басыла төште, авыл һаман якынайды, ул якынайган саен, үзен кызганып елавы тиргәү-ачулануга әйләнә барды. Тургай үзен булдыксызлыкта гаепләде. Иптәш малайлары алдында гына әллә кем икән ич ул. Үзе генә калса, кулыннан берни дә килми икән. Авылга якынлашканда, бу юеш, пычранган киемнәр белән ничек өйгә кайтып керәчәген күз алдына китерде һәм ни өчен бүген шушы хәлгә төшүен аңлады. Нух тавы юкка гына ачуланмаган аңа. Ул бит тауга барасын өйдәгеләргә әйтмичә, яшерен генә китте. Менә шуның өчен җәза бу. Әле, кайткач, әтисеннән дә эләгәчәк. Алар инде аны дөнья бетереп, әллә кайлардан эзлиләрдер. Теге елны арышлар эчендә адашкач, бөтен авыл эзләргә чыккан иде бит. Бу хакта уйлаган саен, аның башы катты, җилкәләренә авыр йөк салгандай, гәүдәсе авырайды.

Яңгыр инде туктады, яшен дә дөберди-дөберди Болынкыр ягына китте. Тургай, Ыкка төшеп, аяк-кулларын, битләрен юды, шортысын һәм күлмәген чистартты. Башта өйдәгеләргә кая барганын әйтмәскә дә уйлаган иде дә, тора-бара ул уеннан кайтты. Ул тагын бер мәртәбә алдакчы булып калырга теләмәде. Дөресен сөйләп бирергә һәм барысыннан да гафу үтенергә кирәк. Әтисе нишләтсә дә риза иде ул. Әтисе бер якка, әнисе икенче якка чыгып китеп эзләгәннәрдер, әбисе, яңгыр яуганда түзә алмыйча капка төбенә чыгып, Тургайны көткәндер. Тургай өчен хафаланудан бабасының йөрәге авыртып, туктаусыз дару эчкәндер. Ишекне ачып кергәндә үк, борынына йөрәк даруы исе ярып керде.

– И улкаем, кайларда югалдың?! – дип, әнисе елый-елый кочаклап алуга, Тургай күпме генә түзәргә тырышса да булдыра алмады, әнисенең иңбашына йөзен терәп, тавышсыз гына елап җибәрде.

– Аллага шөкер, исән икәнсең! – дип, бабасы белән әбисе аны куллары белән иркәләделәр.

Әтисенең йөзе кырыс иде.

– Кайда йөрдең? – диде ул, усал итеп.

– Нух тавына… менгән ием… – диде Тургай, еламаска тырышып.

– Ник безгә әйтмәдең?

Тургай бусына җавап бирә алмады, әнисе аны тизрәк шифоньер янына алып китте, өстенә коры киемнәрен кигерде. Әтисе бик озак ни әйтергә белмичә, баш чайкап торды. Тургай бөтен гаепнең үзендә икәнен белә, әлбәттә.

– Яңадан болай эшләмим… – диде ул, башын аска игән килеш. – Гафу итегез…

Берсе дә «ярар, гафу итәбез» димәде. Ул, бераз басып торгач, аларның борчулы йөзләрен күрмәс өчен, акрын гына үзенең диванына барып ятты. Шаян, сикереп менеп, аның куенына керде. Ул шундый йомшак, җылы иде. Тургай үз-үзенә ант бирде: яңадан өйдәгеләргә әйтмичә беркайчан да мондый хәвефле җирләргә бармаячак.

Внимание! Это не конец книги.

Если начало книги вам понравилось, то полную версию можно приобрести у нашего партнёра - распространителя легального контента. Поддержите автора!

Страницы книги >> Предыдущая | 1 2 3 4 5 6 7 8
  • 0 Оценок: 0

Правообладателям!

Данное произведение размещено по согласованию с ООО "ЛитРес" (20% исходного текста). Если размещение книги нарушает чьи-либо права, то сообщите об этом.

Читателям!

Оплатили, но не знаете что делать дальше?


Популярные книги за неделю


Рекомендации