Электронная библиотека » Галимҗан Ибраһимов » » онлайн чтение - страница 8


  • Текст добавлен: 29 апреля 2023, 21:20


Автор книги: Галимҗан Ибраһимов


Жанр: Современная русская литература, Современная проза


Возрастные ограничения: +16

сообщить о неприемлемом содержимом

Текущая страница: 8 (всего у книги 26 страниц) [доступный отрывок для чтения: 8 страниц]

Шрифт:
- 100% +

Зияраттан кайткан халыкның да күңеле берьюлы күтәрелде, иртәнге, көндезге авыр һава, кара болыт, моңа кушылган мәет-җиназа, кабер басынкылыклары таралды.

Бу җәйләүдәге унбиш тирмәнең унысы төрле фәкыйрь казакъларныкы булып, уртадагы зур, яңа ак киез өйләр Байтүрә белән Якупныкы иде. Халык, һәркем үз дәрәҗәсенә карап, шул биш тирмәгә тулдылар. Боларга сыймаганнар өчен далада җиргә киезләр, паласлар җәелде, ачык көн, якты кояш астында утызар-кырыгар кешелек табыннар ясалды.

Гадәт буенча, башта Коръән укылды, динчеләргә сәдака бирелде. Аннан соң инде, әйтерсең, Байтүрә, җиназа, кабер бөтенләй хәтерләреннән чыкты: мәҗлесләр, ниндидер уен-көлке җыелышлары, үткен сүзләр, тапкыр җаваплар көрәшенә әйләнде. Байның үз кымызы да хисапсыз иде. Мәрхүмнең якыннары, кардәш-ыруглары да һәммәсе турсыклар, сабалар белән килгәннәр иде. Эчүнең исәбе-саны булмады, кымыз күбрәк китерелгән саен, башлар җиңеләя, күзләрдә ут уйный, телләр чәчәнләшә бара иде.

Байның үзе торган өлкән өйгә илнең зурлары: кабилә башлыклары, аксакаллары, биләре, байлары утырдылар. Иң түрдә Биремҗан аксакал, аның бер ягында Якуп, Яңгырбай, икенче ягында Сарсымбай, аның кодасы Сарыбай, аларга тоташып, Карлыгачның тамыры Арысланбай белән кияве Калтай, аннан түбәнгә таба шулай һәркем дәрәҗәсе буенча урнашканнар иде. Азым әкә, мәрхүмнең чапанын киеп, көлкерәк кыяфәттә, бу мәҗлескә хезмәт кылучы булып, бераз кызарып, уен сүз әйтеп йөрүче иде.

Бирем әкә үткән заманнарның хәлләрен сөйләде. Әбелхәер ханны каһәрләде. Яман тылмачлык, илчелек кылды дип, татар Тәфкилевне шелтәләде. Ерак киная белән китереп, бу җирдә дә үзенең Хәерләре, Тәфкилләре булмады түгел, дип, найманнарның хан, солтан булып яшәгән, йортны ак патшага кол итүдә булышлык иткән бабаларына да күләгә ташлады. Боларга каршы баш күтәргән казакъ баһадирларына, ерак илдәге Көтибар[69]69
  Көтибар – Есет Көтибаров, XIX йөзнең 50–60 елларында колониаль изүгә каршы көрәшкән казакъ батыры.


[Закрыть]
исемле каһарманга озак тукталды. Аның бу сүзләре Байтүрә-Якуп яклылар өчен – агу, Сарсымбайлар өчен бер бәйрәм иде.

Яңгырбай белән Арысланбай ярым көлкеле, ләкин агулы сүз белән чәнчешеп тә алдылар.

Ләкин кымыз эчеп кәеф күтәрелгәнгә, сүз болардан уенкөлкегә тартылса, һәммәсе дә шат булачаклар иде. Азымбай моңа бер чара таба алудан гаҗиз иде.

Мәрхүмнең каберендә озаклап утырып, елап калган акынның кайтып ишектән керүе бар кеше өчен дә бер җиңеллек тудырган кебек булды. Азым әкә аны култыклап алды, бераз кузгалыштылар, шагыйрьгә уртада урын бирелде. Түрдә кирәгәдә бер укалы бүрек белән бер яшел чапан асылып тора иде. Якуп, урыныннан кузгалмыйча ук:

– Азым әкә, шуларны акынга кидерсәңче, агамның әйткән сүзе шулай иде! – диде.

Мәҗлестә бер яңалык булып алды. Азымбай карт йөгереп барды, уйнап-көлеп бүләкләрне алды да киендерде – мәҗлестә гүя күзне уйнатырлык күренеш Азым әкә белән Тылсымҗан иде.

Акын:

– Биргәнеңә шөкер, – дип, ярым-йорты бит сыйпады, билендәге думбрасына кул сузды: – Байтүрәбез бер иде… Аны югалтудан күңелем яраланып калды… Думбрам да бүген, ак таң беленеп, кайгылы кара үлем хәбәре йөрәгемне яралаганнан бирле, телдән тукталды, өлкәннәрнең рөхсәте булса, аның бер моңлык әйтүгә исәбе юк түгел иде, – диде дә, җавап көтмичә үк, үзенең гомерлек юлдашын моңлатып, халык җырларыннан берен көйләп җибәрде:

 
Ат җаксысын сорасаң,
Ир җаксысын күрерсең,
Тун җаксысын киерсең
Андиҗан менән Куканда;
Кырыйм менән Казанда,
Хива менән Бохарда.
 

– Борынгылар шулай дигәннәр, мәгәр безнең бу заманда ирнең яхшылары Сары-Арканың үз эчендә дә юк имәс, – дип, мәҗлеснең, илнең зурларын берәм-берәм ярым көй, ярым кара сүз белән мактап китте: – Арабызда бер чал бар, яше өлкән, акылы югары: маңлай күзе күрмәгән белән, ак күңеле казакъ йортының каты кайгысы өчен ялкынланып янып тора,   – дип, башта Биремҗан аксакалны олуглады. Аннан соң: – Нәселе Чингизгә җитә, каны ханнардан, солтаннардан килә, яхшы атаның бу баласы – хәзерге көн ил агасы, – дип, Якупка тукталды.

Әйтәчәк фикерләрен, сүзләрен бераз эзләгән кебек, көйне озын-озын сузып, бераз уйланды да, Арысланбайга карап:

– Атаңның өлкәнлеге даланы каплады, үзеңнең яшең аз булса да, маңлаеңда акыл нуры балкый, йөрәгеңдә азаматлар куәте бар, – дип, озак җырлады.

Думбраны, җырны ишетеп, башка тирмәләрдән халык монда агылды, сыярга һич җай юк иде; тирмәнең киезләрен күтәрделәр, өйнең бөтен тирә-ягы урамаллы хатыннар, колакчынлы казакълар белән капланды.

Акын, гүя боларның һәммәсеннән хәбәрсез кебек, кулларын уйнатып, башын диваналарча чайкап дәвам итте:

– Сабырың күп, дәүләтең мул, сөягең ак булмаган белән, ил өчен гайрәтең зур: лачыннар арасында бөркет бул, – дип, Сарсымбайны мактады. – Дошман күрсәң, соңкардай ашкынасың, алач дигән тавыш булса, ук-җәядәй атыласың,   – дип, Яңгырбайга берничә сүз әйтеп, ахырдан, көен дә, тавышын да ярым көлкегә әйләндереп, Азымбайга карады:

– Дәүләтем юк, бәхетем ким дип зарлык кылма, кыямәтнең оҗмахында тәхетең бар, – диде.

Бу соңгысы халыкның кәефенә бигрәк ошап калды. Өйдәге һәм тыштагы җәмәгать, көлеп:

– Ай ярыктык, Тылсымҗан! Ясаган ияң чәчәнлекне кызганмаган үзеңнән! – дип шаулаштылар.

Азым карт, бераз рәнҗегән тавыш белән:

– Акыным, ялкыным, ау! Иртә-кич Тәңрегә «Мал да бирче, бак та бирче!» дип моңлык кылдым, сүземне алмады, биргән малын кышның яман җоты белән һәлак кылды, – диде.

Азымбай яше зур, сакалы ак булса да, байлыгы юк, кабилә эчендә дәрәҗәсе кечкенә, шуңа күрә аның белән бераз җүләрләрчә шаяралар иде.

Сарыбай бераз кинаяле мәгънә белән әйтә куйды:

– Бай үлде, сиңа тун белән чапан калды, күңелең һаман канәгать түгелме? – диде.

Бу бик тупас тоелды. Яңгырбай, үткен усал йөзенә тәхкыйрь төсен чыгарып, Сарыбайның уңайсыз сүзенә:

– Мондый чәчәнлекне начар биядән туган кара-айгырлар гына әйтә белсә кирәк, – диде. Бу кара-айгыр кабиләсенең түбән дәрәҗәсенә ишарә иде.

Сүзләр кабынды. Кымызның кәефе мигә йөгерде, кара-айгырларның берсе, арттан торып:

– Башкалар ни сөйләсә дә үпкәм юк, мәгәр Яңгырбай үзенең төрекмәннән урланган дүрткарасы белән мактана башласа, казакъ йорты көлми ничек чыдый?! – дип чәнечте.

Бу инде бөтенләй каты әйтү иде. Чөнки хәзерге көндә аксөяк саналган дүрткара кабиләсе хакында чыннан да шундый бер әкият бар иде. Яңгырбай өчен бу һәрвакыт җан әрнеткеч бер кара тап иде. Ул сабырын югалтты, аягүрә басып, камчысын биленнән ала куйды.

Сүз талаш-кычкырыш чигеннән ашты. Башта кара-айгырлар белән дүрткара кабиләләре кыздылар, боларга сарманнар, кызылкортлар катнашты.

Азымбай, кызып, каны кайнап, үзенчә зур сүз әйтергә теләде:

– Башка кабиләләр үзара талаш кылганда да һәммәдән өстен булган симез найман ыругсы барлыгын оныттыгызмы?   – диде.

Бу зур хата булып чыкты. Аңарчы тик утырган танабугалар кузгалды. Чөнки найманга мәңгелек дошманнар иде. Азым әкәнең сүзен бетертмәстән, берәү кычкырды:

– Найманнарның исеме симез булса да, тоткан юллары тигез имәс! – диде.

Якуп та катнашты, ул, өлкән адәм сыйфаты белән:

– Яманлык юк, димәм, мәгәр найманның кылган яхшылыкларына кем күз йомар?! – диде.

Бу тагы утка май салу булды. Еллар буенча кабилә, ыруг пәрдәсе эченә өртелеп, җир-су өчен, җәйләү өчен, ил өстендә баш булу өчен дәвам итеп тә, җиназа сәбәбеннән тышкы ягы капланган дошманлыклар һәммәсе бәреп өскә чыкты. Каннар кызды, күзләрдә ут уйный башлады. Камчылар кулга киелде. Берәүнең найманнар турында:

– Илгә яхшылыктан башка эшләре булмады, – дигәненә каршы аңарчы сабыр торган Арысланбай да чыдамады, камчысын кизәнә биреп:

– Атаңа нәләт булгыры!.. Казакъны җәйләвеннән куган, безне җир аударган кем иде? Сез найманнар түгелме?! – дип кычкырды.

Моңа каршы, күзен кан басып, Яңгырбай килде. Алач кычкырып, сугыш китүе бик якын иде, мәгәр сукыр аксакал Биремҗан тыеп калды: ул урыныннан кузгалды, кәвешен киде дә аягүрә басты.

– Талаш өчен башка урын табарбыз, балалар, – дип, тирмәдән далага чыкты.

Моны һәммәсе аксакал кайтырга, таралырга куша дип төшенделәр.

Җәйләү шау килде, арбалар кузгалды, атларның иярләре тартылды, казакълар:

– Атаңа нәләт!.. Җиде бабаңның каберен… фәлән кылыйм!   – дип сүгенеп, кычкырышып, атларын менделәр дә найман белән дүрткарадан башкалары һәммәсе, зур сугышка ташланган кебек, Якты-Күл җәйләвеннән киң даланың төрле ягына чәчелделәр.

Якуп хәлне аңлады. Бу – илдә өстенлекнең кемнәр кулында булуы өчен ачык сугышның башлануы иде. Ул агасы Байтүрәнең җиназасын башка төрле файдаланмакчы иде, ләкин киресе килеп чыкты.

Якты-Күл җәйләвеннән таралып, сахра тутырып, иярле ат өстендә төрле якка чыккан казакълар аңа теге дүрт кабиләнең «Инде моннан соң сезнең ыругны эш башыннан куабыз, булыслыкны, билекне сездән алабыз. Найманның елгасы кипте, тавы җимерелде, хәзер яңа җәйләү эзлибез!» – дигән кинаяле сүзе булып тоелды.

Һәм ул яңлышмады. Төзәтү-килештерү өмете беткән, инде мал түгеп, ат арытып, көн-төн көрәшүдән башка чара калмады. Якты-Күлдән каһәрләп, сүгенеп, шаулашып, ат өстендә таралучылар да моны шулай аңладылар: шул ачу белән тешләрен кысып, камчыларын селтәп чаптылар. Моңарчы аста, каядыр яшеренебрәк янган көрәш уты өскә бәреп чыкты, һәр ике як, бил баглап, кан кыздырып, шуңа ташландылар.

XXXIV

Җиназадан талашып таралган җәмәгать, дала буенча ат өстендә җилдереп барган хәлдә, элек һәр ыруг үзара, аннан соң ыруг башлыклары бергә җыелышып киңәштеләр.

Сарсымбай иртә таңнан яңа җәйләүгә – Кызыл-Комга күчәчәк булганга, үзара аңлашу мәҗлесен җомга көнгә кичектерделәр.

Бергә укмашып бераз барганнан соң, шул уй белән исәнләшеп, һәр груһ үз юлына таба китте.

Сарсымбай, Арысланбай, Биремҗан аксакал, чәчле җегет, Кәрим карт бергәләшеп Алтын-Күлгә кайтып җиткәндә, кояш батып бара, колыннар бәйләүдән ычкындырылганнар, куй, сыер шау килеп җәйләүдә кайнаша, ләкин иртә белән тезелеп утырып калган тирмәләрнең берсе дә юк – һәммәсе, сүтелеп, арбаларга төялгәннәр, тик байның ак өе ялгызы калган иде. Кызлар, киленчәкләр, бүз балалар уен-көлке, шау-шу белән шул арбалар тирәсендә нидер бәйләп, төргәк-төргәк киезләрне, җон тутырылган капчыкларны рәтләп азапланалар иде. Элекке урынында казан тулы ит пешә, самавыр быжылдап утыра иде.

Ялчы, каршы килеп, атларны алды. Ак өйдән Карлыгач белән байбичә чыкты. Арысланбайның авыл күчүне белә торып яңадан килүе Алтынчәчне бераз гаҗәпсендерде, кызы белән булачак фаҗигане хәтеренә китереп, күңелен бозды, ләкин тышка чыгармады.

– Сарсымбай җәйләве өлкән атаны күптән көтә иде, – дип, Биремҗан аксакалны каршылады да, кунак җегеткә карап: —Кабернең ташын нык бастырган булсагыз ярый, казакъның бер сүзе бар: яман адәм яңадан терелә икән, – диде.

Арысланбай, Карлыгачка мәгънәле елмаеп, байбичәгә җиназаны сөйләп китте:

– Ләхетне сары балчык белән капладык. Найман ыругсының башына җил-давыл күтәрдек, – диде.

Һәрбер шау-шулы хәлләрне ярата торган Карлыгач-Сылу үзе шунда булмавына эченнән үкенде, җилкәсенә төшеп, тулкынланып торган зур кара чәчләрен рәтли биреп, җегеттән вакыйганы хикәя кылдырды. Ләкин бу, ничектер сүз уңае белән, үз хәлләренә күчте. Бер минут аулак вакытны табып, җегет әйтә салды:

– Аксакал белән азрак киңәштем… Ул риза булырга охшамый, бүген, бер форсат табып, тагын әйтәчәкмен, – диде.

Кызның матур, кара туткыллы йөзенә тынычсызлык чыкты, күзләре берничә минут, бөтенләй эчке уйга тукталган кебек, бер җиргә каттылар. Озын керфекләре салындылар.

– Ай-бай, Кодаем, ау!.. – дип бер көрсенде дә, җегетнең колагына якын ук килеп: – Караңгы төн белән иярле аттан башка безгә һичбер кем ярдәм кылмаса кирәк, – диде.

Җегетнең күз алды караңгыланып китте: бер яктан, найманнар белән талашу бара; икенче яктан, бу көрәштә иң нык таяныч, юлбашчы булган Сарсымбай һәм Калтай атасы Сарыбайлар белән ара бозылачак. Бу ике ут эчендә ул нинди юл тотарга тиеш?

Ләкин бу минутлык шөбһә иде. Кызның хәсрәт катнаш мәхәббәт белән ялкынланган бер карашы аны юк итте. Кискен тавыш белән:

– Син йөрәгеңне нык тот, кара-айгырлар кылычы алдында безнең башлар иелмәс! – диде.

Тукал ак өйгә, өлкән табак тутырып, итне алып керде. Җәйләүдәге һәммә халык шунда йөгерде.

Итне ашап, кымызны эчеп чыкканда, төн килгән, киң дала тыныч, йомшак, рәхәт караңгылык эченә баткан, маллар ятканнар, тик сөякләрне көтеп, этләр генә койрык селкеп, һәр очраганга иркәләнеп йөриләр иде.

Байбичә, аксакал, Сарсымбай, Гөлчәчәк ак өйгә яттылар. Карлыгач-Сылу:

– Чичәм, мин Айбала белән далада йокларга телим, – диде.

Байбичә моңа шөбһә белән карады. Ләкин каршы әйтмәде.

Бу төн җегет белән кыз өчен гомерләрендә беренче килгән иркен, рәхәт, бәхет сәгатьләре булды.

XXXV

Ерактан ак таң беленгәндә, җәйләү аяк өстендә иде инде. Хатыннар ашыгып савыт-сабаны җыя, тутыра башладылар. Өлкәннәр торып чыгуга, бик тиз арада ак өйне сүтеп, киезләрен, кирәгәләрен, чаңракларын – һәммәсен аерым бер фурман арбага төяделәр. Чәчле җегет, Кәрим карт үзләренең бөтен әйберләрен кичтән үк җыеп беткәннәр иде. Йокылы күзләрен юмыйча ук, байның йортына булышырга килделәр. Ялчы Җолкынбай белән бергә атларны камытлап җиктеләр. Төрле арбаларга тутырылган йөкләрне зур кыл арканнар белән бәйләделәр. Хатыннарга утырырга урыннар ясадылар.

Хуҗа үзе, кунаклары, гаиләсе белән берәр генә чынаяк чәй эчте дә һәммә эш үз тәртибендә эшләнгәнме икән дип карап чыкты. Кайберен төзәтте, нәзек күчәрле фурманнан өч кисәк әйберне алдырып, боларны ике тәгәрмәчлегә салдырды, эшнең тәмамлыгын күреп:

– Төяләрне китерегез, – диде.

Ак өйнең эчендәге киезләрнең, палас, юрган кебек нәрсәләрнең зур бер өлеше бәйләнгән хәлендә җирдә ята иде. Боларны арбаларга салмаячаклар иде. Җолкынбай айры өркәчле зур дүрт төяне китерде. Бу хайваннар борын сеңерләрен тишеп бәйләнгән нечкә генә җеп белән һич тә карышмыйча килделәр.

Кәрим карт берсен тартты да:

– Чүк! Чүк! – диде.

Зур төя, бер дә ашыкмый, элек ал аяклары белән тезләнде, аннан соң бөтен гәүдәсе белән чүкте. Байның карамагы астында аның аркасына егерме потка якын йөк салып бәйләделәр.

Карт:

– Һачт! Һачт! – диюгә, акрын, уңай күтәрелеп, сахра корабы аякка басты.

Алтынчәч байбичәнең гомерлек гадәте бар: ул, бер җәйләүдән икенче җәйләүгә күчкәндә, һәрвакыт төя өстендә барырга ярата иде. Аңардан көлеп тә карадылар, юл ерак, көн эссе булыр, арырсың да, диләр иде, ләкин ул арбага утырмый, төягә атланып, акрын-акрын тирбәлеп баруны сөя иде.

Сарсымбай, өч төяне чүктереп бәйләп беткәч, хатынына көлеп дәште:

– Минем Алтынчәч сабыем бүген дә төя өстендә тирбәлеп баруны телиме икән?

Хатын, башкаларның елмайганын сизгәнгә, бераз әрненә төште:

– Ак дөлбәрем миннән башка ничек барсын, – диде.

Әлбәттә, каршы әйтмәделәр. Кечкенә башлы, матур моңсу күзле, түбәнгә иелгән муенлы, өлкән, юаш ак төяне чүктерделәр; утырырга, ярым ятарга ярарлык булган, киң ятак кебек агачлы, палас түшәлгән әйберне өркәчкә ипләп бәйләделәр. Бикә өчен кечкенә күн турсык белән кымыз астылар.

Яшьләргә дигән атлар иярләнеп булган иде инде.

Инде эш бетте дигәндә, Гөлчәчәк:

– Миңа ат юк, менеп барасым килә минем, – дип көйсезләнә башлады. Башкача ризалата алмадылар, ул байбичә янына төягә атланырга, арыса, тукал янына – тарантаска күчәргә булды.

Аксакал өчен – байның үзе йөри торган арба иде.

Сахра артыннан кызарып кояш күренде, дала иртәнге алсу-кызыл нурга чумды. Күңелләрне якты уенчак шатлык алды.

Һәммә нәрсә әзер иде. Сарсымбай, үзенең сөекле юргасына атланып:

– Кәрим әкә, юл башла! – диде.

Карт:

– Ясаган иям, үзеңә тапшырылдык! – дип, атын кузгатты.

Алдан зур фурманнар, ике тәгәрмәчле арбалар, аннан соң аркаларына йөк бәйләнгән төяләр, тарантаслар, байбичә атланган ак дөлбәр, зур кәрван кебек бер-бер артлы тезелеп, тар юл белән төн ягына таба юнәлделәр.

Болар белән бергә куй, сыер көтүләре, колынлы савым бияләре кузгалды. Көтүчеләр һәммәсе дә ат өстендәләр иде.

Атасы белән бик күп талашканнан соң гына кичә кайтарттырган ала айгырны менгән Карлыгач-Сылу, үз юргасын атланган Арысланбай, чәчле җегет, Айбала, тагын берничә кыз, атларын уйната биреп, башта бу көтүчеләргә ярдәм кылып шаярдылар. Гүя әле йокысыннан ачылып җитмәгән малларны куыштылар. Болар, юлга төшеп, кая барачакны бик яхшы белгәндәй сабыр гына атлап киткәч, зур кәрванның әле бер ягына, әле икенче ягына чыгып, төя өстендә барган байбичәгә, башкаларга көлке сүзләр әйтеп, күчеп барган җәмәгатькә бер уен-шатлык ясап йөриләр иде.

Ләкин көн буенча бу кәрван уңаена атлап бару яшьләрнең эчләрен пошырды.

Башкалар кебек, Айбала өчен дә яңа җәйләүгә күчеп бару бер бәйрәм иде. Бүтән вакытларда көн-төн туктаусыз эштә булганга, ул үзенең яшь күңелен, яшьлек гайрәтен, йөрәгендәге булган яшь шаянлыгын мондый көннәрдә аеруча киң җәя иде.

Уң якта, тигез дала уртасында, зур кибәннәр кебек тезелеп утырган тирмәләр иң элек аның күзенә чалынды. Астындагы туры атны аяк белән тартып җилдерде дә, Карлыгач-Сылуны куып җитеп:

– Анау өйләрне күрәсеңме? Шунда барып кымыз татысак булмасмы? – диде.

Арысланбай моңа:

– Аял булсаң да, башың яхшы эшли, киттек! – дип көлеп, аның сүзен куәтләде.

Кыз әнкәсенә: «Без анау торган җәйләүгә барабыз», – диде дә атын тартып чаба куйды.

Башкалар, далада чаң куптарып, шул ак өйләргә таба ала айгыр артыннан киттеләр.

XXXVI

Өйләргә килеп җитәр алдыннан, чәчле җегет Карлыгачның атына якынлашты:

– Беләсеңме, бу – Дирвисалның җәйләве гуй… Синең дусың Чулпанның килен булган йорты шул, – диде.

Сылу, гаҗәпсенеп, җегеткә карады:

– Ни сөйлисең? Алар Диңгез-Күл буенда имәсме?

Арыслан сүзгә кушылды:

– Диңгез-Күл буе хәзинә җире булып калган… Дирвисал әкә менә шул яман җәйләүдә каңгырап йөри, – диде.

Һәммәсе, атларын камчылый биреп, авылга чабып җиттеләр.

Бер көтү эт, алар артыннан хуҗа үзе каршы алды. Бу гадәттән тыш юан, симез бер казакъ карты иде:

– Юл булсын, балалар! – диде.

Арысланбай сәлам бирде:

– Сарсымбай Алтын-Күлдән Кызыл-Комга күчеп бара. Бүз балалар, иркемә куймый, атларымызны сезгә бордылар, – диде.

Карт, чак кузгалып:

– Хуш киләсез, балалар, җәйләвемез яман булса да, кымызның мул чагы, туктының симез чагы, – дип, өйгә чакырды.

Шулай сөйләшеп тирмәгә кереп барганда, кутанда, бәйләүле колыннар янында, яшь хатын күренде. Моның кулында сөт тулы чиләк, башында ак урамал, өсте-башы керле, йөзе сөйкемле, ләкин бик арыган, борчылган иде. Ерактан ук елмаеп килде, ләкин, аңа илтифат кылмастан, һәммәсе киез өйгә аяк салганда, киленчәкнең мөлаем, ягымлы тавышы Карлыгачны туктатты:

– Карагым Сылу, син дусың Чулпанны танымас булдыңмы?

Кыз әйләнеп карады да баскан җирендә хәйран булып катып калды: аның каршысында үзенең ахирәте, бик күп яшьлек уеннарын бергә үткәргән, Арысланбай белән туйда һәм далада ат өстендә очрауда бергә булган иркә кыз Чулпан иде. Матур, үткен, агу телле, шаян дусы хәзер кулбашлары салынган, йөзе кара-сары булып кипкән, күзләре нурсыз, үзе дәртсез җай бер казакъ хатыны булып әверелгән иде.

Ике дус, ни әйтергә белмәстән кул бирешеп, билләреннән алыштылар.

Карлыгач-Сылу һаман тынычлана алмый иде:

– Чулпаным, сәүләм җаным! Сиңа ни булды? Наукаслыгың бармы? – дип, күзләренә карады.

Киленчәк урамалының очына күз яшен сөртте:

– «Килен көне – эт көне» дигәнне ишеткәнең бардыр. Ак таңнан торасың, караңгы төн килгәч, арып, эт булып ятасың, утырып бер аяк кымыз эчәргә амалым юк! Шулай булса, дусың иркә кыз Чулпаннан ни калсын? – диде.

Болар, билләреннән алышкан хәлдә, читкәрәк киттеләр. Киленчәк үз язмышыннан зарланды:

– Иткәнем – коллык, күргәнем – хурлык! Каенанам – җыландай яман бер кимпер… Карагым, сиңа сүзем шул: кыз чагың – алтын чагың, моның кадерен бел, килен булгач, ул заманнарны төштә дә күрмисең, йортның бөтен кара, пычрак, авыр хезмәте синең өстеңә кала икән! – диде.

Ике дус озак серләштеләр.

Карлыгач түзмәде:

– Ут эчендә калдым гуй мин дә, иркә таем! – дип, үзенең фаҗигасен сөйләп бирде: – Анам рәнҗи, Калтайга бармасаң, телемне алмасаң, сиңа имезгән ак сөтемне бәхилләмәм, ди; атам найманнар белән талаш кылып йөри. Яшь ярымда чагымда кара-айгырларның бие – башлыгы Сарыбайның энесенә әйттерелгәнемне беләсең гуй. Калымлык өчен йөз кара, биш йөз сум акча, ике сандык асыл зат алып куйганнар… Ай ярымнан туй кылып, мине озатырга телиләр… Мәгәр күңелем ятмый, Калтай дигән яман дуңгыз кебек аска караучан җегетне күргәнсеңдер… Буе бәләкәй, борыны томшык… Тәненнән яман ис килә… Сүзе юк, акылы, гайрәте юк… Ничек итеп аны кочагыма алыйм? Дүрт көн элек килеп иде, Айбала җиңгәм артыннан хәбәр иткән… Ни дием? Әйткәнем шул: минем аңа кабулым юк, дидем. «Яхшы анадан туган ул яман Сылу белән безнең кара-айгыр ыругысы сөйләшә белер!» – дип китә биргән.

Мондый фаҗигане үз башыннан үткәргән Чулпан кунагының хәлен үткен рәвештә йөрәгеннән кичерде:

– Ай, колынчагым, син дә шул минем көнемә калгансың икән! – диде.

Карлыгач бу сүзләрне аңламастан ук дәвам итте:

– Әкәм куркып калган булса кирәк. Кызымны башкага бирсәм, кара-айгырлар белән талаш чыгар, ике йорт бозылыр, найманнарга каршы көрәштә миннән китәрләр, мин җиңелермен, дип уйласа кирәк.

Чулпан тагы бүлде:

– Җиңелсә җиңелә бирсен! Сайлаган жегетең тәвер, үзеңне Калтайга әрәм кылма! Бер киткәч кайтып булмый, ике күзем! – диде.

Тегеннән бер хатын чыгып, Карлыгачка дәште.

– Иркә Сылуым, арып килгәнсең гуй, берәр аяк кымыз эчсәңче!

Кунак кыз өйгә керде. Чулпан аңа:

– Казан асканмын, итем пешәм дип кайнап ятыр, сүзем дә бетмәде, туктыны ашамыйча, сезне җибәрмим, – дип әйтеп калды.

Арысланбай авылның бае, аксакалы Дирвисал карт белән үзенең кайларда булуы, сөргеннән ничек кайтуы турында сөйләште, кичәге җиназаны хикәя кылды:

– Найман күле корыса кирәк… Яңадан сайлауларда илнең күбе Сарсымбай әкәне булыс кылабыз дип йөриләр. Байтүрәнең урынын Якуп ала алмас, булыслык сарманнар партиясенә күчәр кебек күренә, – диде.

Хуҗа бу талашлардан читтә торган адәм иде – артык кызыксынмады. Җәйләүнең начарлыгыннан зарланып китте.

Айбала байның тукалы белән, чәчле җегет бүз балалар белән әңгәмәләшеп йөрде. Бәхетсез киленчәк кунак дусты Сылу кыздан аерылмады.

Китәргә теләсәләр дә, ит пешеп, нык сыйланмыйча җибәрмәделәр.

XXXVII

Болар, исәнләшеп, «дәүләтегез мул булсын!» ны әйтеп атка менгәндә, төш ауган, көннең кызулыгы басыла башлаган иде инде.

Күч яңа җәйләүгә тукталганчы барып җитик дип, атларны камчылап, киң далада уйнашып, каты җилдерделәр.

Ләкин һаман да өлгерә алмадылар.

Алдан киткән ала айгырның тояклары Кызыл-Ком җәйләвенә баскан вакытта, күч-кәрван аз сулы, кечкенә, ләкин матур кызыл комлы күлнең кыйбла ягына барып тукталган иде инде.

Карлыгач, моны күрүгә, алгарак ятып аякларын кыймылдатты, тезгенне тартты, камчыны кузгата бирде дә, кәрванны әйләнеп, әле яңа төядән төшкән анасы янына килде, атыннан сикерә биреп:

– Чичәм, без Дирвисал җәйләвендә ит җидек, кымыз эчтек… Мин иркә кыз Чулпанны күрдем, – дип шатланып, гаҗәпсенеп сөйләп алды.

Ул арада тегеләр дә килеп җиттеләр, яңа җәйләү хәерле булсынны әйтеп, эшкә тотындылар.

Өйләрне коруда баш роль байның яшь хатынында – тукалда иде. Башка хатыннар – дивана карчык, ялчы Каләмпер, Айбала аңа булышлык кылалар. Карлыгач-Сылу, ярым шаярып, ярым эшләшеп, шулар тирәсендә кайнаша иде. Калын беләкле, таза ялчы Җолкынбай боларга ирләр көче кирәк булачак урыннарда, авыррак нәрсәләрне күтәрү кебек эшләрдә ярдәмче иде.

Тукал, гадәт буенча, үзенең ырымнарын кылды да, Җолкынбайга карап:

– Чаңракны менә шул җиргә китереп куй! – диде.

Җегет карамадан ясалып, әйләнә-тирәсенә үтә тишекләр тишелгән, кыршау рәвешендә түгәрәк бер нәрсәне хатын күрсәткән урынга китереп салды. Бу – өйнең уртасы булачак җир иде. Башкаручы хатын шул уртадан күз белән чамалады да кирәгә тезеп утырта башлады. Моның һәрбере канат дип атала. Һәр канат өч бармак калынлыгы, буяулы җәенкерәк таяклардан, бер-беренә аркылырак тезелеп ясалган, иңе ике, биеклеге өч-дүрт аршын чамасында бер тоташ челтәр иде.

Тукал беренче канатны җиргә ипләп утыртты да Каләмпердән икенчесен китертте; хезмәтче хатын тотып торды, үзе өйрәнгән кул белән тиз-тиз ике канатны нечкә, ләкин ныклы җепләр белән бәйләп беректерде. Өченче, дүртенче канатларны шулай бер-берсенә тоташтырып бәйли барды, болар туры сызык белән бер буйга түгел, бәлки түгәрәкләнеп тезеләләр иде. Шулай әйләндереп, канатларны бер-беренә терәп бәйләп чыккач, беренче белән унынчы бер-беренә урап килеп тоташа яздылар, тик аршын ярым киңлегендә ачык урын калды. Бу ишек өчен иде. Элек табылдырыкны җиргә ипләп куйдылар, таянычларны ике яктан канатларга бау белән ныгыттылар. Нечкә тактадан ясалган сырлы, кызыллы-яшелле буяулы ишек, җиңел, рәхәт рәвештә ике якка ачыла торган булды.

Моның белән өйнең диварлары тәмам булды – ул хәзер челтәрле кызыл алачык кебек бер төс алды. Ныклык өчен кирәгәләрнең югары ягыннан кул яссуы киңлегендә җеп белән уратып, моның очларын ишекнең таянычларына китереп бәйләделәр.

Дивана карчык кәефләнеп үк куйды, ишекне ачып керде дә:

– Кулың җиңел эшли, чырагым, – дип, хатынны мактады.

Хәзер инде өйнең түбәсен – түгәрәк кыегын мендерәсе бар иде.

Һәммәсе эчкә керделәр. Ялчы сәнәк кебек аерулы озын агач алды да электән үк уртада калдырылган түгәрәк чаңракны ике сажин биеклегендә югары күтәрде. Хатыннар, дүрт яктан аның көлдерәвечләрен тотып, кирәгәнең югары башына ныгыттылар. Ләкин бу гына аз иде әле: өйнең түбәсе түгәрәгрәк рәвештә булсын өчен, бераз бөкрәйтеп ясалган, өч бармак калынлыгы агачларның-укларның югары башларын чаңракның тишекләренә тыктылар, түбән башларын кирәгәнең югары ягына беректерделәр.

Моның белән өйнең башы эшләнгән булды. Иң югарыда киңлеге бер аршын ярым чамасында ачыклык калды, бусы төнлек булачак – һава, якты керергә, төтен чыгарырга хезмәт кылачак.

Җолкынбай арбадан читләре тегелгән, очларына җепләр бәйләнгән дүрт киез китерде. Хатыннар, тукалның күрсәтүе буенча, бу киезләрне кирәгәнең тыш ягыннан капладылар, югары яктан кирәгә белән укларга ныгытып бәйләделәр. Аннан соң, очларына нечкә кыл арканнар бәйләнгән зур ике киез китереп, баягы агач белән күтәреп, түбәгә яптылар. Арканнарның очларын, тирмәнең диварындагы киезләрне кысып, урап бәйләделәр.

Өч почмагына да озын җепләр тагылган бер киез бар иде, җегет моны, күтәреп, өйнең түбәсендәге ачыклыкка – төнлеккә каплады. Хатыннар, арканнардан тартып, моны ипләп яптылар.

Зур киң кибән рәвешендә эшләнеп, шуның белән киез өй тәмам булды. Киезләрнең тигез ябылуын, кирәгә, чаңракларның туры, тоташ утыруын карар өчен, эчкә керделәр – өй кап-караңгы иде. Айбала, чыгып, җиңел кулдан, арканнарның берсен тартты, түбәдәге киез бер якка китте, өйнең төнлеге ачылып, яктылык тулды. Һәммәсе дә тирмәне яхшы таптылар: кирәгәләр нык беркетелгән, чаңрак дөрес утыртылган, ишек тигез куелган, киезләр бер-берен каплап, бер-беренә тоташып, җил-яңгыр йөрергә җай калдырылмаган иде. Карчык тагы мактап алды.

Инде өйнең эчен төзисе, әйберләрне, кертеп, урынлы урынга куясы иде. Чәчле җегетне чакырып алдылар. Байбичә үзе дә килеп җитте. Санап, өзеп, әмерләр бирде. Ике ир арбадан бушатылган әйберләрне өйгә ташый – өйнең эчен рәтли башладылар. Идән яшел чирәм иде. Иң уртасын кырып, учак   – утбашы урыны ясалды. Аннан калган җиргә элек камыш чыпта, аның өстенә кара тузган киез түшәделәр. Аннан соң яшелле-сарылы буялган, күбесе калайлы зур сандыкларны берәм-берәм керттеләр. Өйнең иң түрендә аршын ярым чаклы ачыклык калдырдылар, бу йортның хуҗасы яки кадерле кунак урыны булачак. Моның ике ягыннан икешәр кат сандыкларны тезделәр. Алар өстенә, бөкләп, ак киезләр, атлас, ефәк юрганнар кат-кат булып өелде. Төн ягына караган ишектән кергәч, уң кулда, түргә якын, сандыкларга терәп, байбичәнең үзе өчен ятак куйдылар, аннан түбәнрәк ярым шкаф, ярым өстәл кебек нәрсә урынлашты. Монда чәй, шикәр, кадерле савытлар торачак. Ишекнең сул ягында, түргә якын, сандыкларга бәреп, икенче ятакны җирләштерделәр. Идәнгә тагы бер кат ак киез, аның өстенә палас җәелде, түрдәге кадерле урынга озын, кызгылт җонлы куй тиресе түшәлде.

Бу тирмә йортның ак өе санала, байбичәнең даими торуы шунда була иде. Хатыннар, моның эшен бетергәч, икенче тирмәне корырга киттеләр.

Бу элеккесеннән дүрт-биш сажин уңдарак булырга тиешле иде. Аның һәммә нәрсәсе ак өйнеке кебек, тик үзе зуррак, киезе искерә төшкән иде. Бу өйнең эчендәге әйберләр дә тегендәгегә караганда садә иде. Монда сандыклар, юрганнар, ятаклардан башка, ишектән керүгә, уң якта зур сабаны урнаштырдылар. Берничә турсыкны асып куйдылар. Катык, әйрән, эремчек, күҗә белән төрле-төрле савытлар, зур-зур казаннар шунда ук урын алдылар. Казылыклар да шуңа урынлашты.

Өлкән өй дип аталган бу тирмәдә тукал даими йоклый, аш-су, кымыз мәҗлесләре дә шунда була. Бай үзе төннәрен, нәүбәтләп, берсен байбичә янында ак өйдә, берсен менә шул өлкән өйдә, тукал янында үткәрергә тиешле иде.

Боларны тәмамлагач, инде азаккы тирмә – кечкенә кара өй бар иде. Моның эше җиңел булды. Әйбере дә аз, күбрәге камыт, ияр, өем-өем киезләр белән төядән, куйдан кыркылган җоннар, атлардан алынган төен-төен кыллар иде, – бусы ялчылар өчен иде.

Байның аяллары белән бергә, фәкыйрь гаиләләр дә үзләренең карасу иске киез өйләрен торгызып өлгерделәр. Шул бер тирмәгә берничә сандык, юрган, казан, камыт, ияр кебек әйберләрен кертеп бетерделәр.

Килеп тукталганнан ике сәгатькә якын вакыт үтмәде, быел мал-адәм аягы басмаган яшел чирәмдә авыл, үзенең өйләрен тәмам корып, урынлашып бетте.

Тирмәләр, араларында дүртәр-бишәр сажин җир калдырып, тезелеп утырдылар. Бер буйга, туры озын сызык буенча түгел, бәлки дуга яки яңа туган ай рәвешендә, түгәрәкнең яртысы рәвешендә булып тезелделәр. Бу ярым түгәрәкнең уртасы кутан дип атала – бу инде һәммәгә уртак йорт эче (уртак мәйдан) хезмәтен үтәячәк. Монда колыннар бәйләнәчәк, кич куйлар куначак.

Арбалар исә һәр өйнең артында торалар. Килгән кунакның кутанга ат, арба белән керүе гаеп санала, ул өйләрнең арт ягына тукталырга тиешле. Байның ике төрәнле тимер сабаннары, уру, чабу машиналары да шунда торачак.

XXXVIII

Хатын-кыз өйне корып йөргәндә, Сарсымбай үзе әле яңа килеп җиткән маллар – бияләр, куйлар, сыерлар арасында иде. Көтүчеләрдән хайваннарның хәлен сорашты, авыруларын карап, Кәрим картка күрсәтергә, дәвалатырга кушты.

Башкалар уен-көлке белән, ашыгычлык белән өйләр ясаганда, Арысланбай һәм аксакал бер читтәрәк, яшел чирәмгә киез түшәп, мендәр салып, кырын ята биреп әңгәмә кылдылар. Җегет үткән көн башлап та өзә алмаган эше турында карт белән озак сөйләште. Ләкин Бирем әкә якын да килмәде.

– Акылың бар, уйларга чамаң бар, ничек итеп шундый бер ярамаган эшне башыңа керттең син, балам? – дип, каты сүзләр белән озак шелтәләде.

Ак өйне курчак кебек җыештырып, ятакларга җефәк юрганнарны җәеп, чигүле мендәрләрне кабартып тезеп, киемнәрен кирәгәгә элеп, Карлыгач-Сылу шат ачык йөз белән тирмәгә керергә чакыру өчен килгәндә, шелтәнең иң каты минутлары иде.

Кыз җегет белән картның йөзләрен күргәч курка калды.

Бабаның кашлары салынган, ябык, җыерчыклы бите ачудан каралып көйгән, Арысланбай исә ниндидер бер кискен уй белән тешләрен кысып, зәһәрләнеп торган кебек хәлдә иде. Сылу каушаудан сүзләрен оныта язды.

Внимание! Это не конец книги.

Если начало книги вам понравилось, то полную версию можно приобрести у нашего партнёра - распространителя легального контента. Поддержите автора!

Страницы книги >> Предыдущая | 1 2 3 4 5 6 7 8
  • 0 Оценок: 0

Правообладателям!

Данное произведение размещено по согласованию с ООО "ЛитРес" (20% исходного текста). Если размещение книги нарушает чьи-либо права, то сообщите об этом.

Читателям!

Оплатили, но не знаете что делать дальше?


Популярные книги за неделю


Рекомендации