Текст книги "Казакъ кызы (җыентык) / Дочь степи"
Автор книги: Галимҗан Ибраһимов
Жанр: Современная русская литература, Современная проза
Возрастные ограничения: +16
сообщить о неприемлемом содержимом
Текущая страница: 7 (всего у книги 26 страниц) [доступный отрывок для чтения: 9 страниц]
Акын хыялый күзләре белән Азым әкәгә карады да шунда ук, казакъ арасында мәгълүм, авыр, акрын бер көйгә салып, җавап кайтарды:
– Акылым китсә дә, сүзем бетсә дә, гаҗәп имәс. Сары-Арканың өлкән ил агасын югалттык түгелме?! – диде.
Акынның тирәсенә, бер-берсен таптап, халык өелде. Ул үзенә әйткән һәрбер сүзгә аз гына да туктамыйча, көйләп җаваплар бирүдә дәвам итте.
Шагыйрь тирәсендә тупланган халык эчендә Карлыгач-Сылуның кияве Калтай да бар иде. Акылы, фикере ким булса да, башкалардан калышырга теләми торган бу җегет ямьсез борын тавышы белән Тылсымҗанга бәйләнде:
– Күзеңнән су ага, йөзең кара көйгән, юеш кабердән чыгып килдеңме юкса? – диде.
Акын, һич уйламастан, көйгә салып, шул мәгънәне әйтте:
– Кайгы белмәс, дөнья җимерелгәндә дә хәсрәт чикмәс үлек йөрәкләр барлыгын ишетәбез. Мәгәр бүген казакъ баласының күзендәге яшькә, йөзендәге ваем һәм хафасына һичберәүнең исе китмәсен! Адәм түгел, җир-күкнең үзе бүген авыр уйга калды: якты кояшны каплаган куе кара болытлар, өстебезгә явып торган яңгырлар – Байтүрә морзаның вафаты сәбәбеннән күк йөзенең кара кайгы пәрдәсе һәм хәсрәтле күңеленең күз яше имәсме? – диде.
Калтай тынды, башкалары, акынны мактап:
– Ай, ярыктык, ясаган ияң үзеңә чәчәнлекне кызганмый биргән гуй! – диештеләр.
Акын туктамады, һаман төрле көйгә салып җырлый бирде:
– Бүгенге хәсрәтне әйтү өчен, чәчәнлек кирәк имәс. Күңелең ак булса, йөрәгеңдә илгә мәхәббәт кипмәсә, син, телсез булсаң да, бүген кайгы җырын көйләрсең!.. Ай, Байтүрәм, син бер идең! Каның Чингиздән килә! Ата-бабаларың ханнар, солтаннар иде! Яшьлегеңдә азамат[53]53
Азамат – булдыклы, батыр егет.
[Закрыть] булдың! Ир чагыңда ил өчен кан койдың. Картлыгың килгәч, көн димәдең, төн димәдең: йортның, аләүмәтнең[54]54
Аләүмәт – җәмәгать, халык.
[Закрыть] кайгысы синең кайгың булды! Ясаган Тәңрем сиңа меңләгән җылкы, төя, исәпсез куй бирде, болардан йортның бары туйды! Син киттең, исемең далада мәңге яшәр, мәгәр безне кемгә калдырдың, ау! – дигән мәгънәдә, байның зур нәселен, исәпсез байлыгын, илдә өстенлеген җырлады.
Мәрхүмнең дуслары моны эләктереп алдылар, акынның эзе буенча үзләре арттырып, бөтен җыелган халыкка сүз күбәйттеләр:
Татар муллаларыннан берсе, ниндидер зур нугай, ишанның сүзен очырды, гүя ул әйткән була:
– Әгәр Байтүрә булмаса иде, далада диннең, исламның хәле мөшкел булачак иде, – дип.
Бу җиназага җыелган халык эчендә үзенең күп алыш-биреш эшләрен үтәү исәбе белән килгән, заманында казакъ даласында җон-ябаганы чирек хакка алып, әйберне биш мәртәбә кыйммәт сатып, үлчәүдә һәр ике тәкъдирдә алдашып баеп киткән якын шәһәрнең татар сәүдәгәре моңа каршы тагын арттырды:
– Өяз начальнигын, губернаторны гына әйтмим, ярыктык Байтүрә ак патшаның үзенә дә мәгълүм адәм иде гуй. Бу хәзерге Николай Второй[55]55
Николай Второй – Россиянең соңгы патшасы Николай II (Романов) (1868–1918).
[Закрыть] дигән патша тәхеткә утырганда, областан карнаваниягә барган ике ил агасының берсе Байтүрә имәсме? – диде.
Байтүрә партиясенең олыларыннан Яңгырбай дигән бай, үткен казакъ, боларга хатимә бирде[56]56
Хатимә бирү – нәтиҗә ясау.
[Закрыть]:
– Байтүрәбез бар иде. Чингизләрдән килгән бер аксөяк ил агасы иде. Аның урынын кем ала белер – Кодай үзе юл күрсәтсен! – диде.
Дуслар шулай аклап күккә күтәрделәр, дошманнар, гәрчә җиназага килсәләр дә:
– Казакъ йортының өстендәге бер яман адәм чәнчелде, инде ил үз хәлен үзе белер, казакъ йорты найман балаларына яңадан кол булмас, – дип, үлгән Байтүрә урынына энесе Якупның утыру ихтималына каршы, үз кешеләре арасында җыелып-җыелып утлы сүз йөртүдә дәвам кылдылар.
XXVIII
Җәмәгать шулай үзара шау килеп торганда, теге акын тирәсендә үләң тыңлаучыларның берсе, бу җәйләүгә таба килгән арбаны күрсәтеп:
– Атлары Сарсымбайныкына охшый… Түрдә утырганы Биремҗан аксакал имәсме? – дип сүз ташлады.
Моны ишетеп, Азымбай чыннан шатланды:
– Үзе исән вакытында кымызыннан, итеннән тәм татымам, мәгәр, тәкъдир килеп, әҗәле җитә калса, җиназасына барырмын, дигән иде, адәмнең асылы гуй, ак күңел картым килә ятыр, – дип, янындагы Сарсымбайга чаптырып килгән тарантасны күрсәтте: – Атлар синекенә охшый!
Сарсымбай аксакал артыннан кичә үк ат җибәрсә дә, аның авылы икенче җәйләүгә күчү сәбәбеннән, элекке урыннарыннан эзләп, урап барганга, кучер соң җитешкән, шуңа күрә Алтын-Күлгә тимичә, җиназага өлгерер өчен, шул ук атлар белән Биремҗан аксакал Якты-Күлгә үз авылыннан туры килгән иде.
Боларны күрүгә, Арысланбай белән Сарсымбай картка каршы бардылар, башкалар да, тулкын кебек, аксакал ягына таба агылдылар. Моның сәбәбе юк түгел иде: Биремҗан карт моннан өч ел элек үлгән Магҗан хаҗиның (Арысланбайның атасы) җиназасыннан бирле һичкемнең каберенә килгәне юк иде. Телдән әйтмәсәләр дә, аксакалның Байтүрәгә дошманлыгын белгәнгә, бу җиназага килерме, юкмы дип шөбһәләнәләр иде. Аның күренүе зур вакыйга булды. Һәркемнән элек Азымбай барып җитте:
– Олуг атамыз, син килмәсәң, күңелемез китек була иде, – диде.
Карт, ике адәмнең ярдәме белән арбадан төшә-төшә, моның сүзен кисте:
– Исәр булма, мин сиңа әйттем: итен, кымызын татымам, мәгәр җиназасына барырмын, дидем, моны онытып калдыңмы?
Башкалар яшерен мәгънә белән бер-берсенә карашып алдылар.
Арысланбай, бу карт белән сөйләшеп, Карлыгач-Сылуны кара-айгыр ыругсы Калтайдан алып үзенә бирү турында киңәш итешмәкче иде, ләкин беренче адымнан ук күрде ки, җиназада бу мөмкин булмаячак. Аксакал ялгыз кала алмый, аның тирәсендә һәрвакыт адәм кайнаячак. Сүзне Алтын-Күлгә кайткангача кичектерергә булып, карт белән барып исәнләште. Бирем әкә аны тавышыннан ук таныды:
– Казакъ йортының гадәте буенча, яшьләр, бер җирдән кайтса, аксакалларга сәлам бирүче иде! Үзеңне Яман-Чүлдә дип ишетәбез, мәгәр атаңның карт дусына барып әйләнергә чамаң килмәде, ай балалар! – дип шелтә кылды.
Җегет ни өчен бара алмавының сәбәбен сөйләп, кичерүне үтенә башлады, ләкин картны чорнап алдылар. Сарсымбай, килеп:
– Сезне кичә үк көткән идек, Алтын-Күл җәйләве үзегезне сагынып иде, – диде.
Карт ике сүздә аңлатты:
– Җәйләвебез күчеп калды, адәмегез соң килде, – диде.
Башкалар берәм-берәм аның белән исәнләшә, сөйләшә башладылар. Халыкны ерып, европача киенгән, аз сакаллы казакъ адвокаты килеп сәлам бирде. Биремҗан аны тиз таныды:
– Хезмәтеңне ишеттем, Арысланбайны кайтару юлында тырышканлыгың өчен, аның атасы Магҗан хаҗиның җаны сиңа күп рәхмәт әйтсә кирәк. Илнең яхшылары синең ярдәмеңне онытмаслар, – диде.
Карт казакъ адвокат:
– Сезнең бу сүзләрегез минем өчен иң зур рәхмәт булды, артык һичнәрсә кирәкми! – диде.
Ул арада мәрхүм Байтүрә партиясенең зурларыннан Яңгырбай килеп аманлашты, аксакалның хәлен сорашып:
– Сезнең былтыргы җәйләүләрегезне кукал басып киткән икән, бу ел мал йөртергә урын аз калган дип ишеттек. Теләсәгез, өяз начальнигы аркылы ул җирләрне сезгә кайтарыйк, – диде.
Аксакалны җитәкләп алып килеп, зур ак өйнең каршысына, үләнгә киез палас җәеп утырттылар. Аның тирәсенә илнең өлкәннәре җыелды.
Яңгырбайның кузгатуы буенча, сүз кукалга, урыс түрәгә, ак патшага күчте. Бирем бераз тыңлады да бу сүзләрне кырт кисте, Яңгырбайга карап шелтә ясады:
– Син үзең, мәрхүм агаң Байтүрә һәм сезнең бабаларыгыз белән бер нәселдән килгән, бергә эшләгән Кече йөзнең Әбелхәер ханнары, бөтен Өч йөзгә хан булыр өчен, урыс патшага Сары-Арканы саттыгыз! Бабаларыгыз ханлык өчен, аталарыгыз солтанлык өчен, сез үзегез түрәлек, билектә булыслык өчен яхшы җәйләүләрне кулыгызда калдырып, мал, дәүләт саклау өчен, Сары-Арканы урыс патшага кол кылдыгыз! Инде хәзер килеп, кара чикмән, кукал баскан даланың бер почмагын миңа кире алып бирмәк буласызмы?! Мин карт инде, ясаган иямнән әҗәл көтәм, миңа ике адымнан артык тупрак кирәкмәс, – диде.
Бу сүзләр бер-берен таптап тыңлаган җәмәгатькә яшен кебек тәэсир итте. Мәрхүмнең һәм барлык найманнарның дошманнары: «Ай, ярыктык аксакал, һәр сүзе мең алтын гуй», – дип, эчләреннән бәйрәм иттеләр. Дуслары: «Бу акылдан язган чал исәрне китерү кирәкмәс иде!» – дип кара көйделәр. Адвокат, берничә семинарист, студент казакълар, хәйран булып, якында стражник юкмы дигәндәй, як-якка карандылар. Арадан бер карт казакъ, торып, рәнҗүле, шелтәле тавыш белән карт кунакка сүз ачты:
– Аксакал, сиңа хөрмәтебез зур, мәгәр күңелебездә шөбһә бар: син Әбелхәерне[57]57
Әбелхәер хан – XVII йөз ахырларында Казакъстан Кече йөз, Урта йөз, Олы йөзгә бүленә; Әбелхәер (1693–1748) – Кече йөз ханы, 1731 елда ул Россия подданные булырга ант итә, шул вакыттан Казакъстанның Россиягә үз теләге белән кушылуы башлана.
[Закрыть], нугайның, Тәфкилев[58]58
…нугайның Тәвкилев генералы… – Урта Азия һәм казакъ ханнары белән рус патшалары арасында тәрҗеманлык һәм арадашлык кылып, генерал дәрәҗәсенә күтәрелгән татар морзасы (дворяны) Котлугмөхәммәд Тәвкилев (1675–1766).
[Закрыть] генералын гомер буена сүгәсең, нәселләре Чингизгә барган аксөяк найман балаларын мал, дәүләт, түрәлек өчен Сары-Арканы кол итәләр дип хурлыйсың, мәгәр Яшел-Сыртны кукал килеп басканда, без бөтен йорт, алач кычкырып, казакъның өлкәнен-яшен сугышка чакырдык. Шулвакыт каршы әйтүче безнең өлкән атабыз Биремҗан әкә түгел идеме?
Карт шул секундта ук җавап бирде:
– Әйе, мин идем! Кукалның малын каулап, йортын яндыруга мин каршы булдым. Сәбәбен беләсең килсә, сукыр чалның сүзен тыңла. Үзең белмәсәң, башкалардан сора, Биремҗан бөтен гомере буенча малыннан, йортыннан язып, казагым, карагым дип, талаш кылып йөргән адәм имәсме?
Җыелган җәмәгать:
– Өлкән атаның сүзе рас гуй… – дип, төрле яктан кычкырдылар.
Аксакал дәвам итте:
– Бу сүз рас булса, мин сезгә тагын бер рас сүз сөйләп бирим: берзаман хан куеп, аннан соң боларны бетереп, урыннарына солтаннар сайлатып күп азапланганнан соң, урыс патша Сары-Арканың йөрәгенә керергә уйлады. Барлык казакъ җире – урыс йортының уртак малы, дип әйтә салды. Үзенә хезмәт кылган адәмнәрдән, мал белән, ялган ант белән алдап, биләр, булыслар сайлата башлады. Аңарчы без белмәгән, ишетмәгән адәмнәр – кукаллар, урыс түрәләр безнең җәйләүләрне, зур күлләрне, елгаларны алып кара чикмәнгә бирә, безне яман корыган чүлләргә куа торган булды. Ул заманнарда Сары-Арканың күп җирендә булдым, мәгәр һәркайда аксакалым буенча күз яше түктем. Ясаган иямә шулвакыт ант бирдем: кайда мөмкин – шунда кукалны, кара чикмәнне үтерү, канын кою, малын урлап китү миңа бурыч булсын, дидем… Кулымнан күп җан кичердем: урысның күп малын далага качырдым; көннәрнең көнендә атлары югалган өчен бер казакъ йортына килеп талаш кылып яткан биш кукалны күрдем. Янымда гайрәтле җегетләр бар иде, сәбәбен сорамадым, җавабын үзем бирермен, түбәләгез, каннарын түгегез дошманнарның, дидем!.. Арада сугыш китте, сүз әйтеп авыз йомганчы, кара чикмәннәр быт-чыт булып җиргә сузылып ятты. Арадан берсе, качып, өйдә яшеренгән икән. Җегетләрем аны тоттылар да, кыйнап, анасын югалткан бута кебек акыртып, каршыма китерделәр. Бу бичара начар киемле, чабаталы, ак сакаллы бер кукал иде. Күрүгә, аягыма егылды, аз-маз казакъча бытылдый икән: «Өемдә биш балам… авырып яткан кимперем бар. Мине кызган!» – диде. «Әй, атаңа нәләт булгыры! Казакъны талыйсың, җәйләвен аласың, инде үз башыңа төшкәч, кызгану кирәк булдымы?» – дидем. Кукал карт сабый балаларча җылады: «Утагасы, – диде, – сүземне тыңла, миңа тидертмә», – диде. «Әйтәчәгең ни? Сөйлә!» – дидем. Бичараның ак сакалы буенча мөлдер-мөлдер күз яше акты: «Без ни кылыйк, – диде, – туган илебездә кояш җылы, туфрак яхшы, анда алма, йөзем үсә; мәгәр, – диде, – көн итәргә җиремез булмаганнан, тынычсызлык чыгаргач, безне бу якка куалар. Сезгә килсәк, җәйләвемезне аласыз дип, сез безне каһәрлисез, инде без кая барыйк?» – диде. Яман каты акырып җылый бирде. Күземә яшь килде, янымдагы бүз балаларга: «Картны куя бирегез, китсен, күңелем бозылды», – дидем. Берәүсе телемне алмады, яңадан түбәли башлады. Карт аягыма егылды, шундый бер яман җылады, йөрәгем парчаланды. Җегеткә: «Тукта!» – дидем. Ачуланып миңа карады, кукалның йөзенә каты бер камчы сызды да, атын тартып, янымнан кача бирде. Шул көннән антымны боздым, кукалның, кара чикмәннең канын коюдан, малын куудан күңелем суынды. Яшел-Сырт өчен алач кычкырып, сугыш ачуга каршы әйтүем менә шуннан соң иде… Акылың булса, башыңа сал: берәү сине кыйнаса, аның камчысы гаеплеме, кулымы?
Аксакалның сүзе шау-шу тудырды. Аңлаучы аз булды, арадан берәү чыгып, каты әйтә башлады. Кайберәүләр: «Моның картлыгы җиткән, акылы китеп калган», – диделәр. Башкалар: «Илнең өлкән агасына мондый сүзне әйтә алган телең корысын!» – диделәр.
XXIX
Биремҗан әкәнең тирәсендә сүз кызганда гына, арба өстенә менеп кычкырган Азымбай картның тавышы бөтен мәйданны яңгыратты:
– Молдалар, теләгәнегез дәвергә керегез!
Халык эчендә кузгалыш китте, һәрбер казакъ «фидиядән калмасын» дип, үзенең мулласын дәвергә кертергә эзләп йөгерде.
Мәдрәсәдә укыган казакъ җегетләре, далада муллалыкта торган татар шәкертләре, вак ишаннар, суфилар, бәдәлчеләр, төрле яктан йөгерешеп, Байтүрәнең мәете яткан өлкән ак тирмәгә агылдылар.
Уен сүзне ярата торган Сарсымбай, Яңгырбайның мулласы – татар шәкерте Габдулла Әлказаныйга, бер-бер артлы дәвергә йөгергән, җиләнле, җөббәле, кайбере тужуркалы, чапанлы бәндәләргә күрсәтеп, мәсхәрәле тавыш белән:
– Молдакәм, казакъның бер сүзе бар: үләнле җирдә мал симерер, үлекле җирдә мулла симерер, диләр, моны ишеткәнең бармы? – диде.
Бу теге мәет өенә фидия өчен чабучыларга чәнчү иде. Габдулла Әлказаный моны аңлады, күп еллар казакъта йөргән бер шәкерт булганга, аптырамады, кызмады, шундый ук мыскыллы елмаю белән:
– Нугайның, казакъның Акменла[59]59
Акменла – татар, башкорт һәм казахның уртак шагыйре Мифтахетдин Акмулла (1831–1895).
[Закрыть] исемендә өлкән бер чәчән акыны бар. Синең миңа әйткән сүзеңне синдәй симез бер казакъ бае әнә шул Акменлага әйткән икән. Акын болай дип җавап биргән: «Үләнле җирдә мал симерер, үлекле җирдә мулла симерер, казакъның караңгы даласын муллалар килеп агартмаса, синең кебек наданнарның башын бет кимерер», – дигән. Бу сүзне ишеткәнең бар идеме? – диде.
Сарсымбай моңа ачуланмады, яңадан көлә биреп, җавап кайтарды:
– Сүзең рас гуй, молдакәм: без сабый чакта атабыз нугайдан мулла китерде, аңа ит ашатты, кымыз эчерде. Йортның яшь киленнәре нугай мулланы, өлкән адәм гуй, ничек сүзен кайтарасың дип, кочагына алды. Без, яшьләр, укыйбыз дип йөрдек. Күп ел үтте. Алар китте… Мәгәр нугай мулладан безнең аркабызга төшкән яман таяк эзләреннән башка һичбер нәрсә калган юк. Нугай молдакәләр шулай укытса, Акменлаларның сүзләрен без кайдан ишетик?
Мәетнең өеннән Азымбай чыкты да, Габдулла Әлказаныйга карап:
– Яңгырбай молдасы, дәвергә кермим дип торганыңмы синең? – дип кычкырды.
Сарсымбай тагы шаяртты:
– Карганың үләксәдән качканын күргәнең бармы? Молда ничек дәвердән калсын!
Молдакә, өйгә таба атлый биреп:
– Сарсәкә, синең белән сүз көрәштерим дигән исәбем бар иде. Мәгәр җиназа эчендә моны ошатып бетермим, – диде.
Бай казакъ, кәефләнеп, артыннан кычкырды:
– Ай, ярыктык молдакәм! Нугайның синең кебек сүз белгәне аз очрый. Килсәң, туктым, кымызым әзер гуй… Әбдән мас булганчы эчеп, бер әңгәмә корыйк!
Габдулла: «Ярый, барам», – дип вәгъдә бирде дә тирмәгә керде.
XXX
Зур түгәрәк ак өйнең эче халык белән тулы. Кирәгә буйлап көпеле, колакчынлы казакълар, күзе яшьле, ак урамаллы хатыннар утыралар. Алардан уртагарак җөббәле, чалмалы, җиләнле, кечкенә кара бүрекле, тужуркалы, кайсы чапанлы динчеләр тезелгәннәр. Иң урта бер җирдә, кәфен өстендә, юрганга, киезгә уралып, таудай калын, симез гәүдәле Байтүрәнең мәете кыйблага каршы, ишеккә аягы белән сузылып салынган. Аның йөзе ак сөлге белән каплаулы.
Мәрхүмнең сул ягында, кулына тәсбих тотып, Байтүрәнең энесе Якуп тора. Бу – заманында мәдрәсәдә байтак укыган, дәфен, җиназа тәртипләрен белүче бер адәм. Мәетнең сул ягы буйлап, ишектән түргәчә ике рәт булып, дин әһеле – дәверчеләр, фидиячеләр сафланганнар.
Халык урнашып беткәч, Азымбай карт килеп керде.
– Кеше калмады, башларга ярый, – диде.
Кулына тәсбих тоткан Якуп бай түрдәге нугай ишанга карады, акрын, сабыр тавыш белән:
– Мәрхүм җитмеш тугыз яшендә иде. Ничә елдан фидия бирәбез? – диде.
Габдулла Әлказаный арада иң йөгерек зиһенлеләрдән иде. Тиз җавап бирде:
– Унике яшь сабавәт[60]60
Сабавәт – сабыйлык.
[Закрыть] өчен була. Аннан калган алтмыш җиде елга бирелергә тиеш! – диде.
Барлык фидия алучыларны санадылар. Болар утыз дүрт иде. Арадан бер сукыр белән бер яшь баланы, сез дәвергә утыртырга ярамыйсыз дип, сафтан чыгардылар. Калды утыз ике. Боларның һәрбере ике еллыкны алганда, алтмыш дүрт ел китә, калган елны өч муллага өстиләр. Боларга өчәр елның гөнаһсы тигән була. Егерме бер мулла икешәр, калганнарга өчәр дәвер тиешлеген исәпләп, эшкә тотындылар.
Якуп байның янында кечкенә бер төргәк бар иде: монда, шәригать буенча, бер еллык гөнаһ өчен лазем булган кыйммәттә акча, алтын, көмеш иде.
Бай, тәсбихен беләгенә салды да, мәетнең нәкъ күкрәк түренә утырып, каты, ачык санаулы тавыш белән:
– Мәрхүм вә мөтәваффа Байтүрә бине Хантимернең өстенә лазем булып та, вакытында әда кыйлынмаган көлле ма ваҗиб вә фарзысының искате фидиясе өчен ошбу затны кабул кыйлып алдыңмы?[61]61
Мәрхүм һәм вафат булган байтүрә Хантимер улы тарафыннан үтәлергә тиешле булып та, вакытында үтәлмәгән барлык тиешле эшләрен һәм үтәмичә калдырырга һич тә ярамый торган эшләрен өстеннән төшерү фидиясе өчен бу әйберне кабул итеп алдыңмы?
[Закрыть] – дип, шул турыда, үлекнең икенче ягында утырган татар ишанына, Байтүрәнең күкрәге ашасыннан сузып, кулындагы төргәкне бирде.
Мулла акча, алтын белән тулы төргәкне ике кулы белән сузылып алды да:
– Кабәлти вә һибте ләкә[62]62
Кабәлти вә һибте ләкә – кабул итеп алдым һәм үзеңә яңадан һибә кыйлдым. (Г. Ибраһимов искәрмәсе.)
[Закрыть], – дип, кире байның үзенә кайтарып бирде.
Бу муллага өч еллык гөнаһ тиеш булганга, шул ук сүзләрне әйтешеп, кара-каршы өч мәртәбә алыштылар.
Аннан соң нәүбәт Габдулланыкы иде. Ишан читкә китте, бусы аның урынына килеп утырды. Якуп, баягыча:
– Мәрхүм вә мөтәваффа Байтүрә бине Хантимернең өстенә лазем булып та, вакытында әда кыйлынмаган көлле ма ваҗиб вә фарзысының искате фидиясе өчен ошбу затны кабул кыйлып алдыңмы? – дип, муллага сузды.
Габдулла Әлказаный, яхшы, дөрес гарәб мәхрәҗе[63]63
Мәхрәҗ – әйтелеш.
[Закрыть] белән:
– Кабәлти вә һибте ләкә, – дип кире кайтарды.
Моңа ике еллык кына гөнаһ бирелгән иде. Шуңа күрә бу ике мәртәбә алып кире кайтарды. Калганнарның һәммәсе шулай, дәвер ясап, мәрхүм байның алтмыш җиде еллык гөнаһысын өләшеп алдылар.
Дәвер шулай тәмам булгач, Якуп аягүрә басты:
– Молдалар, сезгә моның бәрабәренә мал бирербез, күпме бирсәк тә ризасыздыр бит? – диде дә дәвердә йөргән төргәкне кесәсенә тыга башлады.
Һәммә динчеләр беравыздан җавап бирделәр:
– Ризабыз, ризабыз!
Яңадан бераз халык керде, тәһлил әйттеләр дә, бик күп кешеләр, мәетне шул киезләре, юрганнары белән күтәреп, тышка алып чыктылар.
Өйдә хатын-кыз арасында тагы елау күтәрелде. Аңарчы тирән кайгылы йөз белән сабыр гына йөргән Рөкыя байбичә:
– Ай, Байтүрәм, ау! Мине кемгә калдырып китәсең, ау? – дип, кызганыч әрнүле зар белән бөтен мәйданның йөрәген өзгеч рәвештә елап, гәүдәсе белән кирәгәгә бәрелеп газаплана башлады.
Аның янына хатыннар җыелды, яшьле күзләре, үксегән тавышлары белән юатырга тотындылар. Ләкин Рөкыя тынычланмады.
– Ай, Байтүрәм, ау! Мине кемгә калдырасың, ау? – сүзләре белән әрнеп, кычкырып елый бирде.
Башкалар да кушылдылар, тагы мәрхүмнең зурлыгын, яхшылыгын санап, елый-елый мактый башладылар.
Хатыннар өйдә, шул аһ-зар эчендә, елауда калды, ирләр мәет артыннан җиназага таба агылдылар.
XXXI
Үлекне тирмәдән утыз сажин чамасырак читкә алып китеп, таза, яшел чирәм өстенә куйдылар. Бер җегет, ат өстенә басып, мәйданның төрле ягына карап:
– Җиназага!.. Җи-на-за-га! – дип, өзеп кычкыра башлады.
Халык, диңгез дулкыны кебек, шул якка кузгалды, мәетнең төн ягыннан киң-киң сафлар белән, аяк киемнәрен салып, тыгызлана-тыгызлана тезелделәр. Киң, тигез мәйдан кара болыт кебек җәмәгать белән капланды.
Өстән карасаң, очлы бүрекләрдән, колакчыннардан гыйбарәт зур бер куе урман кебек җәелгән иде.
– Арттан берәү:
– Тәмам! – диде.
Җиназага аерым тантана бирү өчен, кичә төндә ат җибәртеп, бүген төш вакытына йөз чакрым җирдән китертеп җиткерелгән мәшһүр татар ишаны, бөкрәйгән кечкенә буе, яшел чапаны, ак чалмасы, йомры башы, озын яшел таягы белән бу җәмәгатьнең алдында тора иде. Җиназаны ул укыячак иде. Нечкә, зәңгәр тавыш белән:
– Ният итегез! – диде.
Җиләнен каптырган, кама читле мескен бүрекне басыбрак кигән Габдулла Әлказаный, сафларның уртасыннан торып, каты-сабыр тавыш белән кычкырып:
– Илаһи ният кылдым җиназа намазы укымага, Аллага хәмед өчен, пәйгамбәргә друд өчен, мәеткә дога өчен, йөземне юнәлдердем кыйблага, оедым ошбу хәзер имамга, Аллаһы әкбәр!.. Менә шулай ният кылыгыз, җәмәгать, – дип, халыкны өйрәтте.
Имам колак какты. Җиназа укылды. Ләкин бер кызык булып алды: ишан беренче колак кагудан соң, Аллаһы әкбәр дип тәкбиргә чакырганда, уртадагы сафларның берсендә, гади намаздагыча, берничә казакъ рөкүгъка киттеләр. Аларга башкалары да иярде, ике-өч саф гөж килеп сәҗдәгә яттылар. Болар арасында Карлыгачның кияве Калтай да бар иде. Бер татар шәкерте пырх-пырх итеп болардан көлде дә, түзә алмыйча сафтан чыгып, артка барып оеды.
Җиназа намазы бетте. Якуп алгы сафтан карап кычкырды:
– Җәмәгать, бу нинди адәм иде?
Халык, гөр килеп:
– Яхшы адәм иде! – диделәр.
– Сүз белән рәнҗеткән, башкача хакы-дәгъвасы булган адәм бармы? Булса кичерсен!
– Юк, юк! – диделәр.
Мәетне арбага салдылар. Берничә адәм аны ат белән кабергә алып киттеләр. Башка халык һәммәсе монда калды. Яңадан, дәрья тулкыны кебек агылып, кутанга якын бер урында бәйләнгән малларга таба киттеләр. Болар арасында дүрт төя бар иде. Алар, аптырап, түбән сузылган озын муеннарын борып күз салдылар да яңадан тыныч кына күшәргә тотындылар. Шулар белән беррәттән торган, әле бүген генә тотып, җылкы көтүеннән кайтарылган бер асау айгыр, бу кара болытның үз өстенә таба агылып килүеннән куркып, арлы-бирле дулый башлады. Сыерлар, корчаңгы тайлар, ябык бозаулар тыныч торалар иде.
Фидияне, зур сәдакаларны, бүләкләрне, зиратка алып бармыйча, монда гына өләшәчәкләр, болар һәммәсе шуның өчен билгеләнгән маллар иде. Арада ун башы мәрхүмнең үз малларыннан, калганнары дуслары, кардәшләре тарафыннан китерелгән иде.
Бүләк, фидия өләшүдә иң зур роль Якуп белән Яңгырбайда булды.
Бу, чыннан да, өлкән бер эш иде: кемгә нәрсә, күпме бирү мәсьәләсендә бер яктан – байлык, икенчедән – ыруглык, партиялек яклары, өченчедән – ил эчендәге дәрәҗәсе күз алдында тотыла.
Муллаларның насыйблары үзләренең гыйлемнәре яки ничә еллык гөнаһны алулары буенча түгел, бәлки кайсы йортныкы, нинди байныкы булу беренче мизан[64]64
Мизан – үлчәү.
[Закрыть] иде.
Мәрхүмнең якыннары фидиялек маллары янына килеп җитү белән, динчеләр арасында пши-пши сөйләнү китте: кемгә нәрсә тия?
Муллаларны, хуҗа байларының хәленә карап, өч груһка аердылар. Беренчедә – алты, шулар эченә Габдулла Әлказаный да керде. Икенчедә – тугыз, калганнар – өченчедә.
Иң элек асау айгырны чишеп алдылар. Фидиячеләрнең күзенә ут йөгерде.
– Бу кемгә? Бу кемгә?
Ишанны чакырып, шуңа дога кылдырдылар. Ул, итәгенең сул ягын кайтарып, атның тезгененнән тотты да, арбасына илтеп бәйләү өчен, ялчыга биреп җибәрде. Арада тоташ өркәчле, калын, озын ботлы бик зур төя бар иде. Моны чишеп алу тагы өметләрне кузгатты. Ләкин бу берәүгә дә насыйб түгел иде: Троицкида күп заманнар укыганнан соң Мәккә-Мәдинәләрдә, Бохараларда берничә еллар йөреп кайткан бер укымышлы казакъ – Йолдызбай хаҗи бар икән. Авыру сәбәпле, үзе килә алмаган, юкса җиназаны да ул укырга тиешле иде.
Бу төяне шуңа дип куйдылар.
Аннан соң, бер төя, ике корчаңгы тай, бер колынлы бия, бер сыер, дүрт куй санап, беренче дәрәҗәдәге алты муллага берьюлы дога кылдырдылар. Болар үзара теләсәләр ничек бүлешәчәкләр. Фидиячеләр, малларның тезгененнән, бәйләгән җирләреннән чабулары белән тотып, икенче якка куйдылар да җиргә ярым тезләнеп дога кылдылар. Аннан соң груһлап[65]65
Груһ – төркем.
[Закрыть] та, аерым-аерым да бирүдә дәвам иттеләр. Мулланы үз фамилиясе белән түгел, бәлки байның исеме белән атап чакыралар иде:
– Ис Әхмәт молдасы, кил бире!
Өстенә җөббә, аягына шиблет, башына каракүл бүрек кигән, җитү чәчле, шома Казан шәкерте Зәки Гайфи тәкәллеф белән генә атлап барды. Ул ояла да, хурлана да иде. Һичкемгә күтәрелеп карамыйча, корчаңгы тайны тотып, җиргә тезләнеп, дога кылды да, җитәкләп, мәйданнан ук юк булды.
– Бүребай молдасы, кил бире!
Башына ак бүрек, өстенә саргылт җилән, аягына зур кәвеш кигән такыр башлы, сакаллы татар хәлфәсе Сәйфулла, бик аз гына да шикләнмичә, мин хакымны алам дигән төсле кыю атлап, чуар үгезнең янына туктады, егерме тәңкәләр торыр бу дип эченнән уйлый-уйлый, җиргә тезләнеп дога кылды да якындагы арбага илтеп бәйләде. Симезлеген чамалау өчен, сыртыннан, кабыргаларыннан сыйпап карады.
Калган малларны шулай – берәм-берәм дога кылдырып тараттылар.
Бер читтәрәк бәдәлче ике гарәп хаҗие торалар иде.
– Сезгә малны сатып йөрү мәшәкать булыр, – дип, аларга унар сумлык алтын бирделәр.
Дин әһле белән эшне бетергәч, казакъның өлкәннәренә бүләк өләшә башладылар. Арада хаклары икедән утыз сумгача торган төрле төстә байтак чапаннар, берничә кыйммәтле палас, дүртәр аршиннан биш кисәк кара постау бар иде. Кабилә, партия, картлык, яшьлек кебек, электән төзелгән үлчәү буенча, боларны һәркемнең дәрәҗәсенә карап өләштеләр.
Якындагыларның һәрберсенә бер нәрсә бирделәр. Еракларның биләренә, авылнайларына, аксакалларына гына эләкте. Азымбай картка мәрхүмнең үзе кигән яхшы туны белән көпесен бирделәр. Ул, моңардан бик канәгатьләнеп, уенчык алган балалар шикелле, төлке эчле толыпны җилкәсенә салып, яшел чапанны кулына тотып, шат көләч йөз белән йөри башлады. Бу вакыт аның күңеленә тагы бер шөбһә килде: берничә көн элек Биремҗан аксакалдан чыккач, Арысланбайга барып, анда Сарсымбай ягына сүз сөйләдем, бу хата булмадымы икән? Байтүрәнең үз киемен киеп, аның атын атланып, мин ничек найманнарга каршы барырмын?
Азым әкә өлешеннән шулай риза булса да, арада күңеле тулмаучылар бар иде. Калтайның атасы, Сарсымбайның кодасы Сарыбай, үзенә бирелгән бүләкне Яңгырбайныкыннан ким саный, хәлбуки ил эчендәге урыннары буенча болар бертигезләр иде.
Балаларга, зәгыйфьләргә бакыр акча өләштеләр. Шулай итеп, мондагы эшләр бетте.
Арбалар, иярле атлар кузгалдылар, җәмәгать мәет артыннан каберстанга чапты. Тик хатыннар гына калды.
XXXII
Моңарчы кабилә, партия талашын онытып, бары бергә кайнашкан казакълар, атка менеп далага чыгу белән, яңадан һәммәсе үз хәлләренә кайттылар. Сүз берләштергән кебек, ничектер һәр ыруг, һәрбер груһ үзләренә аерым укмаштылар. Зиярат ун чакрымнар бар иде. Бөтен юл буе – ат өстендә корылган бик күп аерым киңәш, яшерен план мәҗлесләренә әйләнде.
Сарсымбай белән Арысланбай ат менеп килгәннәр иде; бай һәрвакыт өзелергә торган төсле күренгән кодасы Сарыбайны үзенә ияртте. Болар киң далада юлсыз-нисез барган атлылар, арбалылар арасыннан Биремҗан аксакалны таптылар. Ул ике айгыр җигүле тарантаста бара, янына теге акын Тылсымҗан утырган иде. Җитеп, хәл сорашуга, акын шагыйрь үзенең җәберләнүен сөйләде:
– Өлкән атабыз Бирем әкә миңа шелтә кылды… – диде.
Карт аның сүзен бүлде:
– Мин ни сөйләгәнемне беләм. Сакалыңа чал кереп бара ятыр. Акылга утырырга вакыт; аксөякне мактап, гидайны хурлап гомер итәсең! Сары-Арканың өлкән акыны Абай[66]66
Абай – казакъ шагыйре Абай (Ибраһим) Кунанбаев (1845–1904).
[Закрыть] белән Тургайбай акыннан гыйбрәт алсаң булмасмы дип әйтәм! – диде.
Акын булгач, партия турында сүз ача алмадылар. Чөнки ул найманнар көен җырлаучы адәм иде. Картны калдырып, өчәве алга чаптылар.
Болардан бер якта дүрт-биш казакъ, тагы шулай ат өстендә киңәш кылып, дала буйлап чабалар иде. Урталарында Якуп күренде. Яңгырбай белән Азымбай карт та шулар янында иде.
Сарсымбай, атын каулый биреп, шул груһка ишарә кылды:
– Арысланбай, күрдеңме Азым әкәңне? – диде.
Җегет кулын селекте:
– Йомшак адәм гуй! Тун белән чапан аның күңелен ризалаткандыр!
Аңарчы тик барган Сарыбай телгә килде:
– Ул исәр картка мин тун белән чапан гына түгел, иярле ат белән буталы төя биргән булыр идем!
Сарсымбай тирән бер мәгънә белән моңа каршы әйтте:
– Иярле атлар белән буталы төяләр бирә торган адәмнәребез Азымбайдан башка да күп булса кирәк, – диде.
Сахра тутырып кабергә чапкан җәмәгать эчендә төрле ыруглар булса да, шул юлдагы сөйләшү, бергә баруда да төп ике агым сизелә иде. Танабуга, кызылкорт, кара-айгырлар бергәрәк кайнаша, болар ничектер сарманнарга тартылалар иде; дүрткара, алтын ыруглары симез найманнар тирәсендәрәк чуалалар иде.
Күрер күзгә беренче груһның адәме күбрәк күренә иде.
Сарсымбай эченнән уйлап барды да юлдашларына ишеттереп әйтә куйды:
– Алар аксөякләре белән мактанса, без күплегебез белән җиңәрбез, күрәсезме алачны? – диде.
Алда, яшел сахра уртасында, зур күл буенча тәбәнәк, киң ак өйләр күренде.
Бу борын Бирем әкәнең җәйләве булып, ун ел элгәре генә килеп, хохоллар утырганнар, хәзер зур авыл булганнар иде инде… Һаулап этләр өреп чыкты, калын аяклы, ялангач башлы марҗалар, өйләреннән чыгып, кызык итеп, бу нинди җау дигәндәй карап калдылар. Казакълар ат-арбада чаптырып үтеп киттеләр.
Шул авылдан ярым чакрым ары каберлек иде.
Чите җимерек, эреле-ваклы, төрле язулы, иске, яңа кабер ташлары ерактан ук, безне читләр арасында ташладыгыз дигән кебек, хәсрәтле хәрабә хәлендә күренделәр.
Каберстанның бер ягында өелгән халык, тукталган арбалар, бәйләүле иярле атлар торалар; анда Байтүрәне ләхеткә төшереп күмәләр.
Зияратның өсте колакчыннар, бүрекләр белән чуп-чуар төстә: һәркем мулласын иярткән дә үзенең якын үлекләренең каберләрендә, береннән икенчесенә күчеп, Коръән укытып йөри.
Кемдер:
– Тәмам! – дип кычкырды.
Төрле җиргә чәчелгән җәмәгать ашыгып-ашыгып җыелдылар.
Уртада Байтүрәнең әле яңа гына өелгән кечкенә тау кебек биек кабер туфрагы, аның дүрт почмагында дүрт мулла, кабыргаларында, баш, аяк очларында тагы икешәр-өчәр динче утыра.
Халык һәммәсе җыелып бетүгә, казакъ бае Ис Әхмәт калын киберле тавыш белән:
– Молдакәм, укы «Тәбарәк», – дип кычкырды.
Зәки Гайфи, тамак кырып, укырга авызын гына ачкан иде, Бүребай мулласы Сәйфулла, беренчелекне бирмәс өчен, көчле, матур тавыш белән:
– Әгузе билләһи минәш-шәйтанир-раҗим. Бисмилләһир рахмәнир-рахим, – дип сузып та җибәрде. Зәки Гайфине туктарга мәҗбүр кыйлып, аз вакыт эчендә «Тәбарәкне» ярып укып та чыкты. Бу бик тиз, кызу, ләкин музыкалы яңгыратып, Шәйморза мәкаме[67]67
…Шәйморза мәкаме белән… – Татарстандагы элекке атаклы Шәйморза (хәзерге Буа районында) мәдрәсәсе дамеллаларны Коръәнне үзләренчәрәк көйгә салып (үзгә мәкам белән) укыганнар. Бу мәдрәсәдән чыккан шәкертләрнең Коръән укуы традицион укудан аерылып торган. Монда шуңа ишарә.
[Закрыть] белән укучы иде.
Казакълар, мактап:
– Ай, ярыктык молдакәм! Кандай тиз агыза гуй, – диештеләр.
Дүрт почмактагы, яндагы муллалар да кыска-кыска мәкърәэләр[68]68
Мәкърәэ – Коръәннән өзек.
[Закрыть] укыдылар. Тагы бер мулла, баеның әйтүе белән, «Ясин» ны башлаган иде, «минәлмөкәррәмин» гә җиткәч яңлышты да, сөбханә раббикә раббил гыйззәти гамма ясыйфунны әйтеп тәмам итте.
Моның белән мулла үз бае алдында гына түгел, башкалар алдында да үзенең базарын бетерде, начарга мисал булып йөрергә калды. Күп вакытлар көлеп сөйләргә телләргә керде.
Динчеләргә унар тиен сәдака бирделәр. Дога кылынды.
Җиназа, дәфен, сәдака шуның белән бетте. Җәмәгать яңадан атларга менде. Тагы камчылар уйнады. Тагы ыруглар, кабиләләр, партияләр, груһ-груһ киңәшеп, дала буенча киттеләр. Хохолларның балчыктан ясалган акбурлы өйләрен үтеп, тагын этләрен өрдереп, инде ит, кымыз уе белән, яңадан мәрхүмнең җәйләвенә – Якты-Күлгә шаулашып кайттылар.
XXXIII
Болытлар таралды, күк йөзе ачылды. Аяз, матур көн, күңелләрне иркәләп, яктылык белән елмайды. Яңгырдан соң бөтенләй кибеп җитмәгән хәтфәдәй яшел, киң, тигез сахра, ерактан асыл зөбәрҗәт диңгезе кебек җемелдәп, кояш нурында уйный башлады. Киезгә, тунга уралып, тирмә эчендә бөрешеп утырган балалар шатлана-шатлана далага чәчелделәр. Бүз җегетләр, сылу кызлар, ат иярләп, юк йомышны бар итеп, җәйләүдән җәйләүгә чаптылар. Озак яңгыр, юеш салкын җил астында төсләре качкан матур колыннар, ду килеп, тавыш белән кешнәшеп уйнарга тотындылар. Якты-Күл әйтерсең көмеш диңгезенә әверелде, шулай матур, тыныч, саф нур белән ялтырап китте.
Правообладателям!
Данное произведение размещено по согласованию с ООО "ЛитРес" (20% исходного текста). Если размещение книги нарушает чьи-либо права, то сообщите об этом.Читателям!
Оплатили, но не знаете что делать дальше?