Текст книги "Каһәр"
Автор книги: Хисам Камалов
Жанр: Современная зарубежная литература, Современная проза
Возрастные ограничения: +16
сообщить о неприемлемом содержимом
Текущая страница: 4 (всего у книги 24 страниц) [доступный отрывок для чтения: 8 страниц]
IV
Урамга чыккач, Альфред үзенең нык кына мәлҗерәгәнен тойды. Шактый булынган икән, шайтан алгыры! Ярый, ярый, нәрсә булса да эшләргә кирәк иде бит миңа да, дип, үзен юата-юата атлады ул. Шулай да Чикинның танырга теләмәве аның эчен пошыра иде. Чикин аны кимсетергә теләде бугай. Юк, ул аны танырга тиеш. Алар якын иптәшләр иде, тумбочкалары бер-берсенә терәлеп үк тора иде. Иптәшен танырга теләмәү аңа нинди файда бирә? Адәм баласының катгый балансы бар: файда, зарар. Үзенә файдалыны гына карый ул. Аңа нинди зарар килүе мөмкин? Биредә ниндидер башка сәбәп бар. Эчә торган кешегә ышанып булмый.
Бераздан ул үзен үзе тыңлап бара башлады. Элек, фронтта чакта, ядрә кыйпылчыгы эләккәнче, авызга әзрәк эчемлек керсә, төрле инстинктлар кузгала, тәнне кайнарлата иде. Сөйләшәсе килә, хатын-кыз кочагына керәсе килә. Бер уңышлы операциядән соң аларга шактый эчемлек тәтегән иде. Альфредны көчләп эчерделәр. Ир кешеме син, әллә ирлегеңне төшереп калдырган мәхлукмы, дия-дия, мин-минлегенә тиеп беттеләр. Эчми кара шуннан соң. Эчеп куйгач, рәхәт булып китте. Башына акылы фикерләр килә, теленә матур сүзләр өелә башлады. Тойгылар урыныннан кузгалды һәм тышка ыргылырга тотынды. Ул Ленаны эзләп китте. Аның эштән чыкканын озак көтеп утырды. Тәнендә сызып, йөгереп тизләнеш алган тойгылар бары тик Ленада гына тынычлык табар иде шикелле. Көтеп утырганда, ул хисләренең үзен ничек газаплавын, теңкәсенә тиюен аңлады. Ир-атка хатын-кыздан башка бик авыр һәм начар икәнен белде. Озак көтте. Тойгылар кыставы шундый көчле иде, хәтта күз аллары караңгылангандай булды. Ленаны ул көчкә көтеп алды. Кыз киреләнмәде, чәүчәләкләнмәде. Шунда Альфред аңа эчтән генә мең рәхмәтләр укыган иде…
Ә хәзер ул хисләр бөтенләй юк. Кая китте шул рәхәт тетрәндерә торган тойгылар? Юк, тойгысыз адәм тулы канлы була алмый. Тойгысыз бик яман. Бәлки, берәр хатын-кыз аның тойгыларын уята алыр? Мәскәү институтыннан килгән профессор да шул хакта ишарә ясады бит. Хатын-кыз белән ныклап якынаерга кирәк, диде. Альфред бераз уңайсызланды, ләкин берни эшләр хәл юк. Бу – аның өчен тормыш мәсьәләсе. Хатын-кыз белән танышу өчен, әрсезлек һәм кыюлык кирәк, ә аңарда ул юк. Шуңа күрә бераз хәмер кулланырга өйрәнмичә дә булмас. Ул тартыну хисен җиңәргә ярдәм итә. Сәламәт кешеләр аракыны кыюлык өчен махсус та эчә. Димәк, аңа, яралы кешегә, ул гел дә зарури. Дару шикелле. Әмма хәмергә ияләнеп китүең дә бар, ә бу һәлакәткә тиң. Әллә аңа врач белән киңәшеп караргамы? Ул, билгеле, ярамый, дияр. Бик әз генә кулланып кара, дип әйтүе дә бар. Альфред та бит, бераз гына, ди. Әллә ул хәмернең бик яман нәрсә икәнен белмиме, аңламыймы? Аңардан да әшәке әйбер юк, ул теге әкияттәге шешәдән чыккан гыйфрит белән бер. Аның тозагына бер эләксәң ычкына алмыйсың инде, юк! Стаканга батып, күпме әйбәт кешеләр харап була! Альфред алай бетәргә теләми. Аракыга бер күнексәң, ул бар ихтыярыңны сындыра, ди. Кыскасы, уңга китсәң дә баш бетә, сулга таба китсәң дә – чоңгыл! Сират күпереннән ничек барырга?
Егет сизә: бу яра аның бар вөҗүден үзгәрткән, ахрысы. Таза чакта ул болай түгел иде. Эченә әз генә эчемлек керсә, күңеле шундук хатын-кызга тартыла, яратасы килә башлый иде. Хәзер исә берни юк, хатын-кызның матурлыгы да күзенә күренми. Аларда бернинди сер, вәсвәсә калмады. Ә ничек соң алар Лена белән бер-берсенә йөрәкләрен ачты? Ни этәрде? Нинди көч, кодрәт? Хәзер ул көч кая киткән? Гомергә югалганмы? Каһәр суккан яра! Ә яшәүнең мәгънәсе фәкать шуңарда гынамы? Моны ничек аңларга? Адәм баласының двигателе әллә шул микән? Тукта, кайчандыр укыды бит ул: борынгы Римның бер скульпторы, бар энергиясен эшкә генә бирү өчен, үзен печтергән, имеш. Әйе-әйе, бу – чын, булган хәл. Димәк, яшәүнең мәгънәсе аңарда гына түгел икән. Яшәү мәгънәсен сынчы эштә, хезмәттә генә тапкан, билгеле. Иң начар очракта аңа да әнә шундый мөмкинлек бар икән бит…
Ә хәзергә үзенә массаж ясаучы шәфкать туташы Аняның кылын тартып караргамы әллә? Әмма ул бик фәкыйрь күренә. Артык фәкыйрьлек аңа кире тәэсир итә. Бервакыт алар Латвиядә ярлы гына утарга тукталды. Хуҗалары – бетерешкән, алама-салама кигән карт белән карчык иде. Бәрәңге пешергән булдылар, чикләвек зурлыгындагы вак кына бәрәңгеләр. Ике яклап ярылган агач коштабакка салып, өстәлгә куйдылар. Иптәшләре ашагандай итте, ә аның тамагыннан үтмәс кебек иде, шуны сизеп, ул табынга утырырга да базмады. Үзенә эш тапкан булып, тышка чыгып китте. Ничек шул ярлыларның ризыгын ашарга мөмкин?! Хәерчене талаган кебегрәк килеп чыга ич бу. Шуңа күрә Аня белән дә шулай килеп чыгар дип курка. Юк, ул үзеннән дә фәкыйрьрәкләрдән берни дә ала алмый. Сәбәбен генә белми. Хәер, кеше үзенең бик күп нәрсәләрен белми әле.
Юк, Аняны алдарга ярамый. Ул болай да язмыш тарафыннан рәнҗетелгән кебек күренә. Үзе бик әз сүзле, күңеле төшенке. Ачлы-туклы яшиләр, ахрысы. Аның янына ни йөрәгең җитеп бармак кирәк? Хәтта барысына риза булган очракта да. Юк, мондый киртәне атлап чыга алмый ул. Үзеңә тиңне табарга кирәк. Аняның киемнәре дә искедән сүтеп тегелгән… Альфредның ярлылыкка йөз чытып каравы һич тә аристократ психологиясеннән түгел, ә шул ярлылык өчен үзен гаепле итеп санавыннан. Әйе, үзенең ниндидер гаделсез эшләре аркасында алар шулай ярлы булган шикелле тоела аңа. Моның абсурд икәнен ул җаны-тәне белән аңлый, әмма ярлыларны күрсә, шундый авыр хис кичерә. Үзен гаепле санаган кебек була. Һәркем кемдер алдында булса да гаепле, диләр. Моны ул матур сүзләр генә дип уйлап йөри иде. Түгел икән. Әллә бу яра аның күңелен артык нечкәрттеме? Нечкәрү артыкка китсә дә әйбәт түгел бит. Ялгыш тарафка алып китүе бар. Реальлекне югалту тарафына…
V
Динә Әхәтовна белән Таня Свияжскига килде. Биредәге психбольницада Динәнең ире Нәсих ята иде. Ул сугышның беренче көннәрендә үк утка кергән. Киев тирәсендә чолганышта калып, әсирлеккә эләккән. Польшаның кайсыдыр шәһәрендә, концлагерьда аны бик нык җәзалаганнар, башын төйгәннәр. Баш сөяге берничә төштән чатнап, эчкә батып кергән. Маңгаеның уң ягында сөяк бөтенләй юк, чокыр. Эчкә баткан яра эзе йөрәк тибеше ритмында селкенеп тора.
Бу беренче килүләре генә түгел. Моннан алда да Динә Таняны үзе белән алып килгән иде. Шулай бер-берсенең кайгы-хәсрәтен уртаклашып, үзеннән-үзе якынаеп киттеләр. Динә кызны сынаган, аңардан сер яшерми, теге яки бу хәлләр хакында аның белән киңәш-табыш итә. Таняның төпле, реаль фикер йөртүче кыз икәнен аңлады ул. Аның үз иптәшләрен сатмавын, сөйләгән серләрне читкә чәчмәвен дә бәяләмичә мөмкин түгел иде.
Пароходтан төшеп, үргә шактый озак күтәрелделәр. Менә зур гына, әллә ничә гөмбәзле кызыл кирпеч чиркәү янына килеп җиттеләр. Ихатасы чәнечкеле тимерчыбык белән уратып алынган. Динә сакчыга ниндидер кәгазь чыгарып күрсәтте дә, аларны эчкә үткәреп җибәрделәр.
Ярым җимерек ишектән керделәр. Шыксыз коридорның стеналарындагы штукатуркалар кубып-кубып төшкән. Кызыл кирпечләр ничектер чи яраны хәтерләтеп тора, һәм тәнгә каз тәнчекләре йөгерә иде. Динә, арырак китеп, ак халатлы, беләген сызганган, таза гәүдәле санитар белән исәнләште, иренең хәлен сорашты. Нәсихның хәле билгеле инде – ул «өметсезләр» исемлегендә иде.
Көтү бүлмәсе дә тәнне чымырдатырлык күңелсез иде. Анда идәнгә беркетелгән, каралып, киртләнеп, пычранып беткән озын өстәл дә берничә артсыз урындык кына бар иде.
Менә теге таза санитар Нәсихны беләгеннән тотып бүлмәгә алып керде дә өстәл янына утыртты. Аннары аңа бармак янарга кереште, янады-янады да чыгып китте. Динә алып килгән ризыкларын иренең алдына куйды. Нәсих, хатынына карап та тормастан, аларны ашык-пошык ике куллап авызына тутырырга тотынды. Күзләре тәмам акайды, ак бильярд шарлары кебек, як-якка тәгәрәшә иде. Әйтерсең азыгын алып китәрләр дип шикләнеп, кабаланып, тирә-ягына карана-карана, кемнәндер качып ашый иде. Ашавының да чик-чамасы булмады. Тәгамне туздырып, ваклап бетерде, валчыкларны җыеп авызына озата торды. Үзе, сыер кебек, бүлмәне тутырып мышный иде. Менә ризык бетте. Ул күзләрен алга төбәде, шунда Динәне, Таняны күрергә тиеш иде. Ләкин аның күргәнлеге һич сизелмәде. Нәсих капчык кебек кара киндер күлмәген күтәрде, бүксәсенә учы белән суккалап алды. Шул мәлдә күзләренә аң кергән сыман булды, хатын-кызларга текәлеп карап алды. Ләкин аңы шунда ук сүнде. Ул көрәк шикелле зур учы белән битен сыпыргалады, борыны, авызы һәм маңгае җыерылып килде. Аның куллары, аяклары симметрияне бозарлык дәрәҗәдә зур. Күрәсең, баш миендәге ниндидер үзәкләре дөрес эшләми иде. Ул кинәт торып басты, авыз эченнән нидер мыгырдый башлады: «Мин, – диде ул, быгыр-быгыр килеп һәм мышнап, – кичә Калинин белән сөйләштем. И-и-и, синең кызыңны коткарам… И-и-и…» – Нәсихның башы өстәлгә таба иелде, үзе еш-еш сулый, нәкъ чабып килеп туктаган ат кебек иде. Ул өстәл кырыена куллары белән ябышкан иде, өстәл тактасы шатыр-шотыр килеп кубып та чыкты. Юләрдә көч күп була шул. Нәсих елаганга охшаган нечкә тавыш чыгарырга тотынды. Зи-и-и, зи-и-и… Әллә нинди кыргый маймыл чыелдыймыни. Ул кинәт калкынып куйды, бер кулын югары күтәрде һәм тагын авыз эчендә ботка пешерә башлады: «Мин Калинин белән сөйләшеп утырдым!» Ул тагын нидер мыгырдады, ә төс-кыяфәтендә горурлык һәм эрелек галәмәте шәйләнә иде. Нинди хәлдә диген! Кешедә үзен башкалардан өстен итеп күрсәтү инстинкты һаман бетмәгән. Адәм баласының чын, битлексез йөзе әллә шушымы? Һәр кеше тормыш иткәндә битлек кия, менә без дә битлек белән. «Калинин бабай үлде шул инде», – дип куйды Динә кайгылы тон белән. Нәсих аның сүзләрен ишетмәде, аңы саңгырау булгач, колагына да берни керми иде, ахрысы. Динәнең йөзе тагын да караңгыланды, җилкәләре салынып төште. Кайчандыр йөрәккә якын кешесенең шулай беткәнен күреп тору чиксез авыр иде аңа. Ул инде аның терелә алмаячагына үзен, врач буларак, тәмам ышандырган, бу хәсрәтне күтәрергә күңелен әзерләгән. Ләкин аңа әле дә булса авыр. Таня Динәне болай йөрәккә якын ала дип белми иде. Тере, каны кайнап торган хатын ир-ат белән дә чуалгалый, аңардан кайгы да шуып кына үтәдер, дип уйлый иде. Баксаң, барын да эчендә саклап йөртә, ахрысы. Әллә ул бәлане, күзе белән күргәч, авыр кичерә дә, күз алдыннан киткәч, аны онытамы? Андый затлар да була. Әйтик, мәсәлән, Динәнең һәрчак шат күңелле булуын ничек аңлатырга? Врачның вазифа-бурычы дипме? Ә бит ясалма рәвештә күтәренке күңел белән йөрү кайчандыр барыбер фаш булыр иде. Юк, биредә нәрсәдер аңлашылып бетми. Алла бәндәсе Динәнең бәхетен тәмам җимергән, җанын тоташ газапка дучар иткән. Ә җаның, күңелең богауланган көе яшәү җиңел була аламы соң? Ходай күрсәтмәсен! Аның да бүтән хатын-кызлар кебек чәчәк атып яшәргә хакы юкмыни? Бар, билгеле. Ләкин башка хатын-кызлар да дошман кулы астында нинди генә газаплар кичермәде бит! Менә бу хәл Динәне үз бәласе, бәхетсезлеге белән килешергә, элеккеге ире булган затны кызганырга этәрәдер. Ул да шушы хәлгә үз ихтыяры белән төшмәгән ич. Фашистлар ерткычлыгы корбаны булган. Ничек аны исәпләмисең? Шул ук вакытта Нәсих Динәгә үз тормышын корырга комачау итеп тә тора. Хатын-кызны, гадәттә, итагать, әдәплелек кысалары бик нык тәртип-низамда тота. Аларга ул табигать тарафыннан бирелгән. Аннан болай гына котылып булмый. Җилкәңнән селкеп кенә төшерә алмыйсың. Шуңа хатын-кызның бәхете бары ирләрдән генә торуы өстәлә. Хатын-кыз – ирләр ихтыярында. Алар аны теләсә ни эшләтә ала. Табигать тә ир-атка күбрәк көч биргән. Кем көчле – шул властьлы.
Нәсих өстәл тактасын тагын кубарып ала башлады. Таня, куркып, ишеккә таба ыргылды, санитарны алып керергә итте. Ә ул үзе кереп килә икән. Нәсих аны күрми, тактаны кадаклардан каера бирә. Санитар аның каршына килеп баскач кына, ул һушына кайткан кебек булды, тактаны кинәт ычкындырды. Иләмсез зурайган сай күзләрендә идиотларга хас мәгънәсезлек, бушлык иде. Бөтен төс-кыяфәтендә өн беткән. Аңарда кеше йөзе юк. Йөзгә бик күп нәрсәләр языла бит. Ә моңарда сәламәтлеккә хас төсмер, «язулар» бетерелгән, сызып ташланган, эчтәлексез калдырылган. Ә гәүдәсе галәмәт таза күренә. Куллары зур, көчле. Нинди нык кадакланган тактаны бер талпынуда шартлатып суырып алды.
VI
Коридорның теге башындагы бүлмәдә бер бала елый иде. Яшь бала түгел, алты-җиде яшьләрендә булырга тиеш. Шунда карлыккан исерек хатын-кыз тавышы һәм ишек дөбердәтү ишетелде. «Ач ишекне, ач! – дип ду кубара иде хатын. – Ач, хәзер кирәгеңне бирәм. Ачасыңмы, юкмы?..» Эчтән теге малайның еламсыраган тавышы килде: «Ишекне таба алмыйм, кайда соң ишек? Утны кабызып булмый…»
Таня Альфредка аңлатып бирде: киоскта сыра сатучы Айша шулай төн уртасында исереп кайта. Ә малае йокыдан уяна алмый, әнә шулай йокылы-уяулы ишекне таба алмый изалана мескен. Авыру малай. Һәрчак астын юешли. Шуның өчен әнисе аны бик каты кыйный. Миңгерәүләтеп бетергән, ахрысы. Көн саен диярлек шундый хәл.
– Бала елаган тавыш җанга тия, – дип куйды Альфред, өстәл яныннан кечкенә диванга күчеп утырып.
– Мин дә бала елавын күтәрә алмыйм… – Таня торып басты, ачылган изүен рәтләде. – Мин ул Айша белән әллә ничә кычкырыштым, шул малайны яклап. Дарулар алып кайтып бирдем. Эчермәгән, чүплеккә аткан.
Таня өстәл лампасын кабызды, түшәмдәгесен сүндерде һәм Альфред янына килеп утырды. Егет аны кочып алырга тиеш иде. Кызның бар төс-рәвеше шуны көтеп тора. Әмма эчтә дәрт юк шул. Акыл эшчәнлеге белән туган омтылыш ясалма һәм салкын килеп чыга. Хикмәт– хисләрдә генә. Шунсыз адәм баласы исәп-хисаплы бүкәнгә әйләнә. Альфред, ихтыярын җигеп, кызны кочагына алды. Кыз аңа туп шикелле атылды һәм кайнар беләкләре белән муеныннан кысып алды да үбәргә кереште. Куллары муенны пешерерлек кайнар, иреннәре исә тагын да утлырак тоелды. Ләкин егеттә җавап хисе уянмады, шуңа ул тәмам каушап төште. Кызның тәненнән чыккан чаткылар егеткә килә дә сүнә, килә дә сүнә кебек иде. Күпме чаткылар җибәрергә һәм аларны күпме сүндерергә мөмкин соң? Моны Таня сизсә, бик хәтәр бит. Коточкыч рәнҗер. Гәрчә ул Альфредның хәлен аңласа да, бөтенләй белеп җиткерми… Альфред, эчтән каушаганын белгертмәс өчен, кулларын эшкә җиккән була. Куллар да аны «сата» шикелле – дәртсезләр, салкыннар. Кызның ялкыннарына су сибәләр, су чәчрәтәләр кебек. Кыз исә моңа әһәмият итми, ялкынланганнан-ялкынлана бара. Әллә ул да акыл көчен җигәме? Юк, бик ихлас ялкынлана. Менә кызның тәне тоташ ялкын кебек булып кызды: «Альфред, җаным, Альфред, бәгърем», – дия-дия, үзенә буйсындыра торган ниндидер бер дәрт ирегенә бирелде. Кыз егеттән һаман җавап – дәрт өмет итә, үз ялкынына егет ялкыны да килеп кушылыр дип көтә. Кайнар иреннәре, күкрәкләре, куллары ач сусын белән тулган, сусынны бетерер өчен берни белән санашып тормас шикелле. Альфред кыздагы вулкан кебек дәрт ташкынына эчтән генә гаҗәпләнде. Шушы чаклы ихласлык, шушы тиклем бирелгәнлек. Моны ничек аңларга?
– Син мине яратмыйсың, Альфред, – диде Таня, тыны беткәч, егетнең иңенә башын куеп. Аның чәчләреннән килә торган хуш ис ничектер күңел кайтаргыч төче сыман тоелды.
– Ярату турында сөйләмә, – дип шаяртты егет һәм бер шигырь әйтеп бирде: «Ярату турында сөйләмә син, Хис теләген чынга ашырыйк. Бар гаделлек шунда, үзебезне Хисләр ирегенә тапшырыйк…»
– Син шаяртасың, Альфред, мин чынлап…
– Яратуны аңламыйм мин, Таня.
– Синең хатын-кызларың булгандыр, мөгаен, ә? – Кызның көнче сүзләре хисләренең җитди булуын белгертә иде.
– Юк-юк, Таня, – дип ялганлады егет һәм уйлап куйды: нигә хатын-кызлар янында дөресен әйтмәскә туры килә икән? Аңа тиз ышанганга күрәме, әллә ялганны ярата төшкәнгәме?
– Хатын-кызлар сиңа үзләре сыланадыр?
– Минем тарафтан реакция булмагач, тиз таялар, – дип куйды егет.
Таня соравын астарлы итеп биргән иде, үзенең егеткә бик хисләнеп ябышуына ничек карый икән, гаеп итәме, әллә аңа әһәмият бирмиме, дип. Беләсе килеп. Әмма кыз берни дә белә алмады.
– Күңелгә ошаганнары очрамыймы?
– Бу хакта уйлаган булмады. Ярату юктыр ла ул. Уйлап чыгарылган нәрсәдер. Энгельс яза, капиталистлар мәхәббәтне үзләренең кереме өчен файдалана, ди. Димәк, мәхәббәт тә баланста.
– Аңлап җиткермим, ничек баланста?
– Менә, әйтик, ир белән хатын-кыз бер-берсен тигез яратышып яшәсә, алар җитештерүдә дә әйбәт нәтиҗә бирә. Нормаларын арттырып үти. Хатыны белән талашып, нервланып эшкә килгән ир, әлбәттә, начар эшли.
– Ягъни без дә баланста инде, ә? Ә син баланска керергә телисеңме соң?
– Баланска цифр булыр өчен генәме?
– Без бит кайдадыр барыбер цифрлар. Соңгы чутта мәхәббәт балансына цифр булып керергә…
– Юк, минем цифр буласым килми…
– Телисеңме-юкмы, барыбер цифр буласың. Син – «А», димәк, «1»ле цифры. Мин – «Т», димәк, «20»ле.
– Кара, 1 + 20 = очко була икән!
Альфред көлеп җибәрде, бусы Таняга да кызык тоелды, ул да:
– Кешеләрне плюс белән генә кушып булмый, – дип, күңеле булып, тыенкы гына көлеп куйды.
– Була, нигә булмасын? – диде Альфред. – Кешеләр белән ниләр генә эшләмиләр…
– Күңелгә ошау гына кешеләрне бергә кушарга тиеш.
– Кайберәүләр очраклы кушыла, аннары гына бер-берсенә ошый башлый.
– Юк, мин бер-береңә карата хис булса гына кушылу ягында.
– Хис бит соңыннан да килә. Күпме андыйлар! Ә кайвакыт бер-берсен кайнар яратып кушылганнар бергә тора алмыйча аерылыша. Менә сиңа хис. Элек әнә татар кызларын бөтенләй күрмәгән-белмәгән кешегә биргәннәр. Кая анда ярату дигән нәрсә…
– Ул чагында хатын-кыз үз дәрәҗәсе хакына көрәшә алмаган, ирексез булган…
– Иреккә ирешү белән тойгы-хисләре күбәйгәндер дисеңме? Табигать бирмәгән булса…
– Ну, хәзер хатын-кызлар үзләрен яклый һәм ирне сайлый ала. Бу бик мөһим. Чөнки яраткан ирдән генә яхшы балалар туа, ди.
– Монысы инде аның философлар сүзедер. Ярату-яратмау балада чагыла микәнни? Сез, медиклар, бу мәсьәләдә, бәлки, күбрәк беләсездер? Ләкин мин тормышта башкачарак күрдем. Әйтик, мосафир ир бер хатын янында бары бер төн кунып чыкты. Кичтән килде, иртән китте. Шуннан бер малай туды. Ул малайның яхшылыгына, акыллылыгына исең китәр иде. Яратудан туган баламы ул? Юк, билгеле.
– Шул мәлдә, бәлки, алар бер-берсен яратканнардыр. Ә нигә, шулай булуы мөмкин түгелмени?
– Ярату хисе ул кыска арада гына туа алмый.
– Нишләп туа алмасын? Туа, ничек кенә туа әле!
– Хатын-кыз ул якны, бәлки, нечкәрәк беләдер. Минемчә, бер-береңне белмәгән көе хисләр тумый. Адәм баласы хайван түгел лә…
– Ә үзең бая «ярату уйлап чыгарылган нәрсә бугай» дидең.
– Мин тормышта күргән-белгәнемнән чыгып әйттем. Ә монысын – үземнән…
– Кешедә дә хайвани сыйфатлар бар ич.
– Билгеле, кешегә карата кулланганда исемнәре генә башка…
– Кайбер кешеләр тышкы кыяфәтләре белән дә җәнлек-хайваннарга охшап тора. Мин үзем төлке чырайлы кешене беләм.
– Тычканга охшаган йөзле бер кеше безнең палатада да ятты. Холык-фигылендә нәрсәдер бар иде: көндез йоклый, кич булгач җанлана, астан гына эш йөртә башлый.
– Йә, әйт әле, менә мин нинди җәнлеккә охшаган? – дип көлеп куйды Таня.
Альфред та кушылып көлде, чөнки бу шаян сорауга җавап биреп булмый иде. Таняда тегенди-мондый ят чалымнар беленмәгәнгә генә түгел, кызга бик матур сүз әйтәсе килгәнгә, шул сүзне таба алмаганга. Шуңа, икесе бергә көлеп, бу сорауны йомдылар. Альфред торды, өстәлдәге шешәдән әз генә эчемлек салып эчте, кызга да тәкъдим иткән иде, ул баш кына селекте.
Таня, иске генә шифоньердан ак җәймәләр, мендәр алып, диванга урын җәяргә кереште. Инде вакыт соң иде, Альфред кайтып йөреп булмаслыгын аңлады. Госпитальдә ул врачтан рөхсәт алып китте (операциядән соң аны тагын госпитальгә күчерделәр. ГИДУВка исә врачларга каралырга гына чакырып алалар иде. Бу хәл Альфредка Таня белән ныграк якынаерга да ярдәм итте. Таня үз караватыннан бер одеял алып, аңа ак тыш кидерде, диванга куйды. Альфред ишекле-түрле йөренә иде. Нидер уйлана, ә уйлары күңелсез шикелле – йөзенә үк чыккан. Таня өстәлне җыйгалады, газеталар белән каплаштырды. Ә үзенең төсендә, хәрәкәтләрендә киеренкелек сизелә, әмма ул сер бирмәскә тырыша иде.
– Утны сүндер, – диде Таня өстәл янында басып торган Альфредка һәм, күз караңгыга ияләнеп өлгергәнче, тиз генә күлмәген салды да юрган астына чумды. Альфред күзе караңгыга ияләнгәнче басып торды, аннары диван янына килеп чишенде. Таняның уңган, зиһенле кыз булуы урынны ике җиргә җәюендә дә күренә иде. Барысына да риза булуын белгертте бит. Әллә егеткә ышанып бетмәдеме? Юк, бу гамәле белән ул үзенең саф булуын әйтергә теләде, ахрысы. Бер бүлмәдә ир-ат белән хатын-кыз аерым-аерым ята аламы? Ир-ат, ни генә булса да, хәтта үз-үзенә каршы килеп, хатын-кыз янына үрмәли инде. Табигать тарафыннан ир-ат хатын-кыз тозагында итеп яратылган. Берни эшләр хәл дә юк. Ләкин фронтта алган яра Альфредны шул тозак хисеннән мәхрүм итте. Үзең теләп керә торган рәхәт тозак хисеннән. Ә тозактан башка яшәү мөмкин түгел, диләр. Нигә? Менә ул яши түгелме соң? Әмма мондый «тозаксыз» яшәүне яшәүгә санамыйлар, тереклек итү генә, диләр. Кыскасы, тозак ул – яшәүнең бик кирәкле бер компоненты.
Альфред тиз генә йокыга китә алмады. Аңа үзен ничек тә сынап карарга кирәк дигән уй килде. Үзенең вөҗүден тыңлап торды, әмма кыз янына барырга чакыру ишетмәде. Ләкин эчке өндәүне, омтылышны көтеп ятарга кирәкме икән? Таня да әнә ятагында боргалана-сыргалана, йоклап китә алмый ята ич. Альфред күңелендәге каршы тору көче белән көрәшә-көрәшә торып утырды да тәвәккәл генә бер адым атлады. Кыз аны көтеп кенә торган икән, ул шунда ук юрганын ачып урын бирде. Шул мәлдә үк ут кебек кайнар Таня егет кочагына кереп бетә язган иде. Ә егеттә бернинди дәрт уянмады, ул үлгән шикелле ята бирде. Ихтыяр көче белән генә кызны үпкән, кочкан булды. Ә каны кызмый, тамырларында кан түгел, боз ага кебек. Нишләп болай? Операциянең бернинди нәтиҗәсе булмады микәнни? Нинди зур «светило» дигәннәр иде ул профессорны. Нәрсә инде бу?! Ул бит әлеге операциягә бик зур өметләр баглаган иде. Дөрес, операцияне алдан төгәл гөман итеп булмый, нәтиҗәсе йә плюс, йә минус булуы ихтимал, дигәннәр иде. Билгеле, сукыр эчәккә ясаган гап-гади операция дә ике төрле була. Ә бу – нечкә, нейрохирургик операция… Кара инде, Таняның утлы тимер мич шикелле кайнар тәне канны әз генә дә җылыта алмый. Әйе, нервлар тәмам беткән икән, хәерсез. Нишләргә соң?
Таняда бик булдыклы кызлар сизгерлеге бар. Ул үзен тулысынча егет иркенә куйды. Моңа үзен әзерләгән, алдын да, артын да уйлаган, күрәсең. Бернинди таләп-дәгъва куймый. Бары егеткә сәламәтлек кенә кайтсын. Ул аның хакына үзен корбан итәргә дә әзер. Яратмаса, бәйләнеп-тагылып йөрмәячәк. Альфредны тулы канлы тормышка кайтару өчен кызлык дәрәҗәсе дә, үзенең исеме дә жәл түгел. Егет кенә терелсен, бәхетле тормыш өчен аңа мөмкинлек тусын. Әгәр сафка кайтып, бәхетен Таня белән бүлешә икән, бик хуп, әгәр бүлешми икән, аның аңа һич кенә дә хәтере калмаячак. Димәк, язмыш үзенә шундый өлеш чыгарган дияр дә тынычланыр. Кешене мәҗбүр итеп яраттырып булмый. Үзен яратмаган кешедән мәхәббәт теләнүне Таняның күңеле кабул итә алмый. Мәхәббәт теләнчесе булып яшәү… Фу! Ә бит яши кайберәүләр… Бәгъзеләрнең холык-фигылендә теләнчелек психологиясе була. Алар өчен ул нормаль хәл санала. Кешеләр холык-фигыльләре ягыннан төрле дәрәҗәдә. Бер ишләре югарыда, бер ишләре түбәндә тора. Чокырда. Үз чокырларыннан чыгарга куркалар. Таня гына качып яши торган әкәм-төкәм кебек. Әмма нәсел дәвам итүнең бөек чакыруы аларны чокырдан чыгарга мәҗбүр итә. Шул чакта югары һәм түбән баскычтагы холык-фигыльлеләр бергә очраша. Ниндидер парлар югары күтәрелә, ниндиләредер түбән-гә китә.
Егетнең берни дә эшли алмаудан гасабилануын Таня сизде. Аны әкрен генә юатты, табибларча тынычландырды.
– Альфред, син бер дә борчылма, барысы да әйбәт булыр, – диде, аны үбә-үбә. – Яле, киеренкелегеңне бетер…
– Ничек итеп? – дип пышылдады маңгае манма су булган егет.
– Ихтыяр көчеңне эшкә җик, паникага бирелмә, үзеңне үзең ышандыр…
– Булмаган нәрсәгә ничек үз-үземне ышандырыйм соң?
– Әйтәм бит, барысы да үз урынына кайтыр. Син бу хакта алдан артык күп уйлагансың, артык күп кичергәнсең һәм өмет баглагансың. Кинәт шуның киресе килеп тугач, синдә шок барлыкка килгән. Тынычлан, кара, нинди паникёр икәнсең…
– Син миңа, Таня, үз бәлам белән килешергә кушма!
– Соң, без бит әле бер-беребезгә бөтенләй ияләнмәгән. Сизәсеңме? Без бер-беребезне белмибез. Тора-бара әкренләп ияләнү, аңлашу килер. Ансат кына булмый ул.
Син, Альфред, катлаулы шәхес. Катлаулы шәхесләр белән шулай була. Аптырама… яме. Мин кичә дежурда идем, бер дә баш төртеп булмады. Йоклыйм әле, үпкәләмә…
– Йокла, Таня, йокла, – диде Альфред.
Кыз егетнең кочагыннан чыкты да борылып ятты, тәмам изрәп, берни белмәс, сизмәс булды.
Альфредка йокы кермәде. Шайтан алгыры! Бар өметләре чәлпәрәмә килде бит. Киләчәктә бернинди яктылык әсәре шәйләнми. Ичмаса, бер чаткысы гына беленсен иде! Юк бит, бөтенләй үлгән-беткән, дөм караңгылык. Тукта, нигә ул моңа шултиклем борчыла соң? Юләр, кайбер кешеләр бар әгъзалары таза килеш тә хатын-кызсыз яши. Хатын-кыз дигән тозакка керми генә. Ул да тора алмасмыни? Иң мөһиме – бу яраны бүтәннәрдән яшерергә кирәк. Бер дә серне ачмаска. Таза дип белсеннәр. Ә хатын-кызлардан качу – гайре табигый хәл, кешеләрдә төрле халәтләр уятыр, гөманнар тудырыр. Кешеләргә гайбәт кенә булсын. Чүпрә сала-сала чәйниләр. Ә гайбәтләрдән үзеңне ничек араларга? Ышыклану өчен өйләнергәме? Ул шәп ышык, капкын булыр иде, билгеле. Кызыксыну уятмыйсың – барысы «шито-крыто». Чынлап та! Ә менә авыру кеше репутациясе белән гомер кичерү бик кыен. Ул аны күтәрә алмас. Шуның өчен пәрдә артына керми булмас. Мөмкинме шул хәл? Моңа нинди хатын-кыз риза булыр икән? Башта ризалашыр да ди. Ә тора-бара? Кеше дигәнең көн саен диярлек үзгәреп тора. Кем аның өчен үзенең яшь гомерен әрәм итәр? Шуңа бәрабәр ул аңа нәрсә бирә ала? Җитешле матди тормышмы? Әти-әнисе ярдәмендә анысы да булыр. Әмма мондый тормыш барыбер уңайсызлык китереп чыгарыр.
Әйе, чынлыкта бер-береңә күнегергә, ияләшергә кирәктер. Таня белми әйтмәс. Нигә әле егет шултиклем югалып калды? Дөрестән дә, ул операциядән соң тәмам терелермен, нормаль хәлгә килермен дип нык өметләнгән иде. Артык нык ышанды, күрәсең. «Осечка» булу ихтималын башына да китермәде.
Әтисе каршына да авыру кеше булып барасы килми. Ул аңардан күпне көткән иде. Хәзер җаны кыйналыр инде. Аларның нәселе артык горур, гадел шул. Курляндиягә эшкә билгеләнгәч, әтисе улына: «Син анда үсә алмассың, перспектива юк», – дип язган иде. Альфредны бүтән фронтка күчертергә дә уйлаган иде. Әмма кешеләрдән уңайсызланды, ул ниятеннән кире кайтты. Әнисе дә катнашкандыр, билгеле. Урыныңнан файдалангансың, дип әйтерләр, безнең әз генә җитешсезлекне дә сагалап кына торалар бит, дигәндер. Егет үзе дә, иптәшләрдән уңайсыз, кирәкмәс, дип язган иде. Кайда ничек, нәрсә килеп чыгасын алдан белеп булмый, әлбәттә. Шул сүз белән күңелне тынычландырасың, язмышка сылтыйсың. Әйе, язмыш чынлап та бар, ахрысы.
Менә бу кызны да аңа язмыш бүләге дип әйтергә була. Ул да егеттән күп нәрсәләр көтә. Альфред исә Таня өмет иткәнне бирә алмый. Ул алданыр, аны каһәрләр. Йөр аннары өстеңдә кеше каһәрен күтәреп. Нинди тормыш ул?! Сине кайдадыр бик ачы каһәрләсеннәр, ә син берни булмагандай тыныч кына яшә. Юк, ул алай булдыра алмый. Ә кемнәрдер шулай яши бирә.
Аны инвалидлыкка гына чыгара күрмәсеннәр. Менә нәрсәдән сакланырга кирәк. Тагын да авыр фаҗига булачак. Нерв авырулы дип табып, группа бирсәләр, беттең. Альфредка хәзер бер юл бар: мин төзәлдем, минем барысы да нормаль дип раслау. Ә Таня серне чишмәскә тиеш. Аңардан белешерләр, ә ул ялганлый алырмы? Шайтан алгыры, тагын ялганларга! Әмма бу ялган чын дөреслеккә бәрабәр булачак ич. Ялган да дөреслек урынына йөри ала. Шулай булгач, тормышта ялган ничек бетсен?! Дөреслек ала алмаган «крепость»ны ялган бик ансат кына алып та куя.
Альфред караваттан төшеп, бүлмәнең ишек катындарак торган, җыйнак кына эшләнгән мич янына килде. Үрелеп аның юшкәсен ачты. Кечкенә плитәсе янына утырды да тәмәке кабызды. Барыбер йокы алмый иде.
Бераздан өстәлдәге будильник шырыйлап шалтырарга тотынды. Таня, караватыннан сикереп төшеп, аның төймәсенә басты. Мич янында басып торган Альфредны күреп, бер дә гаҗәпләнмәде. Аңа плитәгә ягып җибәрергә кушты. Аралыкта өелгән утыннар пәрдә белән каплап куелган икән.
Чәй эчкәндә, Альфред Таняның кулыннан тотып алды.
– Таня, син ризамы? – дип сорады.
Кыз аңа томырылып карады, күз алмалары түгәрәкләнеп килде, караңгырак ут яктысында чаткылар сипкән кебек булды, ләкин сөенечен яшерергә тырышты.
– Син чынлапмы, Альфред? – диде ул. – Барысын да уйладыңмы? Ашыкмыйсыңмы? Юк, кабат уйла әле…
– Җиде кат үлчә, бер кат кис, әйеме?
– Мондый җитди адым атлаганда зыян итмәс.
– Күпме генә үлчәсәң дә шул бернәрсә, Таня. Ә син?
– Һи-и, – дип көлде Таня. – Хатын-кыз таяк янында нуль булырга әзер инде ул.
– Мин чынлап әйтәм, Таня.
– Ми тартмаңда шул мәсьәләне тагын бер кайнат әле, ә?
– Мин шундый карарга килдем, Таня, син миңа ярдәм ит. Хәлемне үзең күрдең, аңладың.
– Сиңа нык кына дәваланырга кирәк, Альфред. Биредә түгел, Мәскәүдә…
– Синнән башка дәвалана алмыйм мин. Инвалидлык бирмәгәйләре дип куркам. Син ничек уйлыйсың?
– Андый куркыныч бар.
– Аны ничек читләтеп үтәргә? Монда миңа син генә ярдәм итә аласың, Таня, – диде Альфред тирән мәгънә аңлата торган тавыш белән.
– Динә Әхәтовна миңа болай уңай карый…
– Юк, андый мәгънәдә түгел… Әйдә, эшкә соңга каласың. Юлда аңлатып карармын. Үз сүзеңне аннан соң әйтерсең…
Альфред учакта ут калдырмас өчен вак кисәүләрне кәкре тимер белән суккалап сүндергәләп маташты. Шул арада Таня урыннарны җыйды, рәтләде. Ул һәр төштә пөхтәлекне ярата иде. Бер дә иренеп тормый.
Таня өстенә киенгәч, Альфред та шинелен, фуражкасын киде. Иртә иде әле, алар шыпырт кына адымнар белән гомуми коридор аша бардылар. Тышкы ишекне япкач кына сөйләшергә тотындылар.
Правообладателям!
Данное произведение размещено по согласованию с ООО "ЛитРес" (20% исходного текста). Если размещение книги нарушает чьи-либо права, то сообщите об этом.Читателям!
Оплатили, но не знаете что делать дальше?