Текст книги "Каһәр"
Автор книги: Хисам Камалов
Жанр: Современная зарубежная литература, Современная проза
Возрастные ограничения: +16
сообщить о неприемлемом содержимом
Текущая страница: 5 (всего у книги 24 страниц) [доступный отрывок для чтения: 8 страниц]
VII
Таня Милашның биографиясе катлаулы иде. Әти-әнисе – врачлар. Алар Двинск шәһәрендә яшәде. Кечкенә генә бу шәһәрдә крепостьлар күп иде, чөнки ул Латвия җиренең көнчыгыш чиге булган. Исемен дә башкача атаганнар. Төрле сугышлар аркасында шәһәр әле рус биләмәләренә кертелгән, әле Латвиягә калдырылган. Кыс-касы, кулдан-кулга күчеп йөргән. Шуңа күрә анда латышлар, эстон һәм руслашкан һәм руслашмаган немецлар да гомер итә. Билгеле, руслар күпчелек иде. Мәктәпләр дә рус телле генә. Милашлар немец гаиләсе белән аралашып яшәде. Таняның әтисе төп Ленинградныкы, әнисе Митавада туып үскән. Шунда хәзер дә әбисе яши, аңарда бераз латыш каны да бар иде. Тиешле органнардан рөхсәт алып, ул Митавага сеңлесе Рита белән еш бара иде. Берсендә Рита кире әйләнеп кайтмады. Митавадагы бер чиновник немец егете, Ританы күргәч, аңа чат ябышкан. Үз яныннан җибәрергә теләмәгән. Сәүдә палатасында эшләүче экспедитор-механик икән. Мәһабәт гәүдәле, ирләрчә эре сызыклы йөзле, киң иякле, зур борынлы, зәңгәр күзле. Ританың да кызлык чоры тулышкан, уылдыгы күбәйгән балык кебек кая кысылыр җир эзләгән чагы, бөтенләй башын җуеп, егеткә асылынган. Әмма болар икесе ике ил кешеләре. Шул киртә бар. Егет, Отто Зингер, хәстәргә керешкән. Элемтәләре бар икән. Берничә көндә эшне әйләндереп тә чыгарган. Костелда никах йоласын бар шартына туры китереп үтәгәннәр. Аннары Зингерлар егетнең торган җиренә Курляндиягә кайтып киткән.
Таня Оттоны бик яхшы хәтерли. Аларга кунакка да киләләр иде. Бер дә буш кул белән килмиләр. Таняның Ленинградта медучилищеда укыган чагы иде. Каникул вакытында болар да килеп төште. Таняга – бастоннан костюм-юбка, энесе Радикка – бик яхшы табанлы инглиз ботинкалары, әниләренә бик затлы эчке киемнәр бүләк иттеләр, аларны баштанаяк киендерделәр. Таня әле хәзер дә шул костюм-юбканы кия.
Аннары бик киеренке кырыгынчы ел килде. Шәһәрдә хәрби частьлар күбәйгәннән-күбәйде. Тревогалар еш була иде. Әти-әниләре икесе дә хәрби врачлар. Төн урталарында чыгып чабалар, тик икенче көнне генә кайталар иде. Билгесезлек киеренкелекне көчәйтә. Төрле имеш-мимешләргә колак сала башлыйсың. Каядыр югарыда, кеше күзе җитә алмый торган җирдә бик көчле политик уен бара, рәхимсез алышалар, кайсы җиңәр дә кайсы җиңелер. Адәм балаларының язмышлары шулардан тора. Бар нәрсәне өстә хәл итәләр. Соңыннан кешеләргә боерык төшерәләр. Боерык массаларны хәрәкәткә китерә, кирәкле якка юнәлдерә. Массалар ул – өстә политик уен алып барган затларның банктагы байлыгы, көче. Менә берсе ва-банкка бара, кинәт киеренкелек көчәя, сулый торган һава тамактан авырлык белән үтә. Эчке дулкынланудан кешеләрнең тыны кысыла, йөзләреннән кан кача, иреннәре кысыла, куллары калтырый. Әз сөйләшәләр, әмма кайчакта бик тиз дөртләп кабыналар. Нервлары чыдый алмый ычкынып китәләр.
Танялар гаиләсе дә нерв киеренкелеге белән яшәде. Җитмәсә, әтиләре полкының политидарәсеннән бер комиссарны кулга алдылар. Ата кеше кухняда төне буе тәмәке тартып утыра, әниләре төнге ак озын киеме белән караңгы бүлмәләрдә өй иясе кебек йөренә, ирен йокларга дәшә иде. Ә тегесе ишетми, җавап кайтармый. Уйлана һәм мыгыр-мыгыр үзалдына авыз эченнән сөйләнә. Сүзләрен аңлап булмый, «Нигә шулай, нигә шулай?» дигәнен генә аерырга мөмкин иде.
Бер хәл Таняның бик исендә калган. Ул практика узарга үз шәһәрендәге больницага кайткан иде. Төн уртасында ишек дөбердәттеләр. Әтисе кухняда хәрби киемнәрен салмаган килеш тәмәке тартып утыра. Ул ярты төн узгач кына ятарга күнегеп киткән иде. Ятактан уятып алып китүдән курка, саклана иде… Әтисе ишекне ачты, ике милиционер өйдә тентү ясарга килгән иде. Әтисе бик каты кычкырып каршы төште. Тегеләр шунда ук аны тынарга мәҗбүр итте. Менә тентүгә санкция, дип, аңа кәгазь суздылар. Алар төне буе бүлмәләрнең астын өскә китереп ташладылар. Радикның бер генә карават торган кечкенә «коморка»сында, читлектә ике тутый кошы бар иде. Өйдә ят кешеләр йөргәнен сизеп, алар икәүләшеп кычкырышырга тотынды. Немецча сүзгә охшаган авазлар чыгаралар. Әллә шуңа күрәме, милиционерлар шиккә калды. Радикка бәйләнә башладылар: кем бирде, каян алдың? Попугайлар нинди сүзләр әйтә, нинди мәгънә белгертә? Милиционерларның берсе читлеккә бармагын тыккан иде, тегеләр икесе берьюлы шундый итеп чукып алды, бармактан кан чыкты. Кан болай гына туктамады, тамырга туры килгән иде бугай. Таня тиз генә, бинт алып, милиционерның бармагын бәйләде. Ул, бик ачулы рәвештә: «Халык дошманы! Халык дошманы!» – дип, тешен шыгырдата иде. Читлекне алып китәргә җыенгач, Радик милиционер кулына барып ябышты. «Хакыгыз юк! Хакыгыз юк!» – дип кычкырды. Шунда әниләре килеп керде дә аны ничек кирәк алай юмаларга кереште. Радик күнмәде, читлекне бик нык итеп тоткан иде. Әниләре аны кубарып ала алмады. Милиционер Радикның бармакларын читлек тимерчыбыгыннан авырттыра-авырттыра каерып ташлады. Радик идәнгә авып төште. Көчсезлегеннән гарьләнеп, рәнҗеп еларга тотынды.
Милиционерлар шул попугайлардан башка берни дә алмады. Шулай да бу аларның гаиләсе өчен җәрәхәт булды. Бар рухны җимереп ташлады. Ә рухны үзең торгызмыйча, рәткә салмыйча яшәп булмый. Әмма аны төзәтер өчен шартлар кирәк шул. Аларны каян аласың? Радик эндәшмәс, сөйләшмәс булды, эченә бикләнеп йөри башлады. Ул рухын кире торгызырга газаплана булыр, әмма маңгай астыннан шикле караган соры күзләреннән эчендә төйнәлә башлаган ачуны гына чамаларга мөмкин иде. Ул үзен яклый алмаганга бар рәнҗүен әтисенә юнәлтте. Әниләре дә атаны шелтәләде, Радик ягына чыкты. Ул малаен барысыннан да ныграк ярата иде шул. Шуннан ата белән улның арасы тәмам бозылды. Таня исә әтисен яклады. Нәрсә эшли алсын ул властьларга каршы, каршылык күрсәтсә, үзен алып китәрләр иде, сезгә шул кирәк идеме, шуны теләдегезме, дигәч, алар тынды. Ләкин ачуны эчләренә йомдылар. Гаиләдәге элеккеге киң күңеллелек, тынычлык бетте, ул ничектер икегә аерылды, ике капма-каршы лагерь барлыкка килде. Бу хәлне әтиләре бик яхшы сизде һәм эченнән гаять авыр кичерде. Үз балаң үзеңә дошман булсын әле. Үзләренең тамырларында бер кан ага, бер җан белән яшиләр, әмма бер-берсенә каршылар. Радикның балалык юләрлеге һәм үҗәтлеге дошманлыкка өстери иде. Ул әле акыл белән түгел, хисләре ихтыярына буйсынып яши. Яшәүнең катлаулы һәм четерекле кануннарын аңлап бетерми. Кеше күп нәрсәләрне яше җитмичә төшенә алмый. Моны Таня үзеннән чыгып әйтә. Үсмерлек чорында кеше әллә нинди иллюзияләр дөньясында яши. Реаль тормыш кануннары аңа бик тупас һәм рәхимсез тоела. Шул нәрсә аны кискен хөкем итүгә китерә. Килешергә теләмәү үҗәтлеген көчәйтә. Үҗәтлек, билгеле, үзе утырган ботакны үзе кисүчән. Әтиләре алай түгел, ул сабыр. Каты бәрелми. Улы белән ара өзелүне авыр кичерсә дә, өметен өзми. Радик бераздан барысын да аңлар һәм әтисен бу чаклы хөкем итмәс. Ул бит аңа бары яхшылык кына тели, ә теге, киреләнеп, үзенекендә тора. «Аның урынында син дә шулай эшләр идең», – диде Таня Радикка. Ул моның белән килешмәде: «Юк, мин яклар идем, үземә начар булса да, аралар идем», – диде. «Шуның белән бөтен эшне бозар идең», – диде Таня аңа. Радик җилкәләрен генә сикертте, үз сүзен сүз иткәнен белгертте.
Гаиләдә элекке шаярып сөйләшүләр, бер-береңә төрттереп сүз әйтүләр юкка чыкты. Һәр як үзен хаклы саный һәм чигенергә теләми иде. Нилектән бу шулай? Тышкы мохит аларның гади, дус гаиләсен икегә аерды. Моны ата кеше читләтеп-читләтеп аңлатып бирсә дә, Радик аны кабул итмәде. Әтисен гаепләүдән арына алмады. Әниләре исә, нәрсәдер аңлап, аларны килештерер өчен тырыша башлады. Ата да шактый кырыс иде, үз тәҗрибәсе белән ныгытылган принципларыннан чигенмәде. Радик та яшьлек кирелеге белән көчле иде. Өстәл янында ашап-эчеп утырганда да алар эләгешеп китә, бар ямьне бетерә иде. Радик әтисенең башка гаепләрен дә казып чыгара башлады. Бу нәрсә атаны тәмам чыгырдан чыгара, ул Радик белән бер табынга утырмаска тырыша иде. Үзе бик күңелсез, өметен өзгән чырай белән йөри. Таня аны шундый хәлдә күреп бик жәлли иде. Бичара әти. Нишләргә дә белми. Үз балаң белән сугышып яшә инде. Ни өчен, ни бәрабәренә? Кемгә нәрсә бирә бу? Нинди иблис китереп чыгарды моны? Әйе, тормыш катлауланды, элеккеге үлчәмнәр, кыйммәтләр юкка чыкты. Әмма ул кыйммәтләр гасырлар буе буыннан-буынга килгән, чарланган, сыналган, кешеләрнең тормыш кагыйдәсенә әйләнгән, әхлак нормасы булып урнашкан, кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләрне кешелекле итәргә булышкан. Гасырлар буе әз-әзләп җыелган ул, әз-әзләп ныгый барган, мөнәсәбәтләрдә, ызгыш-талашларда чарланып, иләнеп килгән. Кешеләрне җәмгыять итеп оештырып торган һәм хезмәт иттергән әхлак фонды әнә шулай кан-яшь коеп табылган. Зур кыйммәт булып әверелгән. Кешеләрнең канына тәртип-низам формалары булып сеңгән. Хәзер шулар барысы да кинәт кенә бетерелде, юкка чыгарылды. Ул кыйммәтләр урынына боерык, циркулярлар килде. Ата шуларны гаиләсенә аңлатып сөйли дә Радикка карата да йомшарган төсле була иде…
VIII
Җәй уртасы. Мин Ленинградта идем әле. Әтиләр полкына Латвия җиренә күчәргә боерык булган. Хөкүмәтләр килешүе буенча безнең гаскәрләр шунда кертелгән. Митава шәһәренә урнаштырганнар. Шәһәр зур гына елганың ике ярында утыра. Матур күперләр ике якны тоташтырып тора. Әтиләр торган урын елганың көнбатыш ягындагы хәрби шәһәрчектә иде. Мин шунда август азакларында кайтып төштем. Диплом алдым, эшкә юллама да бирделәр. Ниндидер хәрби частька иде.
Әти белән әнинең күңелләре күтәренке иде. Патриотик хистән генә булмагандыр. Ватандарлык әтидә бик көчле иде. Менә Россия составына аның элеккеге биләмәләре кайтты. Илнең чикләре ныгый төште. Латвия өчен дә зур, ресурсларга гаять бай Россиягә кушылу файдалы гына булачак. Тик гади халык моны тулысы белән аңлап җитми иде әле. Безгә каш җыерып караучыларны күрми мөмкин түгел иде. Гомумән, безне өнәп бетермәүләре сизелә. Тышка бик чыгармасалар да, эчләрендә агач корты кебек тынгы бирмәгән, әкрен генә кытырдатып яткан тойгыны кискен моментларда ычкындырып куялар.
Биредә материаль хәл бераз яхшырды. Продукт ягы мул гына иде. Әти-әнинең күтәренке күңел белән йөрүләренә, бәлки, шул нәрсә сәбәп булгандыр. Яңа урын, яңа вазгыять җандагы элекке ярыкларны ничектер тигезләгән кебек итә. Вак-төяк аңлашылмаучылыклар онытыла, сине ниндидер яңа мәшәкатьләр биләп ала. Яңа кешеләр белән танышу, аралашу үткәндәге хәлләрне артка чигерә. Күңелгә яңа тәэсирләр бәреп керә. Алар көчле һәм җете. Чөнки безнең частьлар килү белән, биредә тамырдан үзгәрешләр башланды. Шәһәрдән чит илгә качып китүчеләр шактый булган. Аларның фабрикалары, утарлары калган иде. Зур гына ике катлы бер йортны конфискацияләгән чакта коточкыч хәл булды. Йортның хуҗасы, яшь кенә егет һич бирелергә теләмәгән һәм, чарлакта яшеренеп, пулемёттан аткан. Әллә ничә кызылармиячене яралаган. Ул, имеш, үзе атаклы латыш укчылары варисы, әтисе Петроградта революция ясап йөргәндә һәлак булган. Аны Подвойский яхшы белгән, аның батырлыгын бәяләгән. Һәлак булгач, «Правда» газетасына некролог язып чыгарган, ди.
Бертуганнар арасында да каршылыклар булганда, бүтән иҗтимагый шартларда эш ничек шома гына барсын? Аңлашылмаучылыклар, каршы торулар тагын да хәтәррәк, фаҗигалерәк иде. Шулай да тормыш бара, туктап тормый. Киеренкелек кимемәде, арта гына барды. Яңа тәртипләр урнаштыру кыен иде. Әти һаман Рита апа өчен кайгырды. Отто нинди кеше булып чыгар? Кешеләр үзләре дә төрле-төрле. Аларны күзгә күренмәгән нәрсәдер йә теге, йә бу якка бүлә. Авыл җирендә, нәкъ бездә, бөек борылыш чорында килеп чыккан хәлләр туды. Ә шәһәр пролетарлары нишли? Аларның да язмышлары төрлечә. Кайсылары совет тәртипләрен хуплый, безгә теләктәш, кайберләре каршы. Ачыктан-ачык каршылары да күренгәли иде. Андыйларны бик тиз теркәп алалар, чара күрәләр. Оттолар нишләр, кайсы якка авышырлар? Баррикаданың кайсы ягында булырлар? Әни көн дә шулар өчен кайгыра. Әти дә битараф кала алмый, ул да пошына. Безнең яклы булмаганнарның эшләре шәптән түгел. Отто харап булмагае. Бик акыллы кеше. Рита да бик бәхетле иде, бер малайлары үсеп килә. Акыллы кешеләрнең дә төрлесе була. Берәүләре, акылларына ышанып, ахрысы, әз генә буйсынуны да күтәрә алмый. Ә «сыгылмалы» акыллы булганнары гамәлдәге шартларга бик тиз яраша, аны тулысы белән кабул итә. Хикмәт нәрсәдә? Нигә тегеләр яңа кануннарны читкә тибәрә, кабул итә алмый, ә шулар белән янәшәдә үк эшләүче кеше яңалыкларны тиз кабул итә, аңлый һәм аңлы рәвештәме, әллә интуиция беләнме, яңа тәртипләр ягына чыга, яңа тормыш тарафдары булып китә. Кешене теге яки бу яклы итүдә нәрсә хәлиткеч роль уйный? Сиземләүме? Ә бит кайбер кеше күреп тора, теге яклы булса, эше харап, газапларга дучар ителәчәк. Шуны белә торып, ул үзен газаплауга юл куя. Ни өчен ул үзенә җиңелрәк юлны сайламый, аңлы рәвештә ут эченә бара? Күбәләкләр төнге утка килеп кереп һәлак була. Кешеләр бит күбәләк түгел. Нәрсә йөртә адәм баласын? Нинди көч теге яки бу якка чыгара? Юлны нинди үлчәүгә салып сайлый ул? Әхлак үлчәвенәме? Үзендәге кешелек үлчәвенәме? Әллә җайлашып бетмәве белән эш итәме? Тәртипләрне үзгәртә алмыйм, шуның өчен җайлашырга кирәк, диләр. Нинди көч аны теге яки бу якка ташлый? Шәхес бит үзен кайгыртырга тиеш. Теге яки бу адымын ул үз файдасыннан чыгып ясый. Менә шушы мөһим адымны ясаганда, шәхес һәм гамәл бер-берсенә бәрелешә. Гамәлнең кануннары кырыс. Ә шәхес йомшак. Шулай да кайбер шәхесләр кырыс кануннарга бирешми, каршы бара. Нинди көч җитәкли аларны бу эштә? Шул нәрсә бик кызык. Идеялелекме? Тәрбияләнгән, җанында ныгыган әхлак кануннарымы? Шул этәрәме? Әйе, кеше җанында ныгыган, аңына сеңгән тәртип-низам кагыйдәләре мөһим эш башкара. Теге яки бу юлны сайлауны кеше җанында әнә шул тәрбия аша канунлашкан нәрсәләр хәл итәдер? Моның өчен кешене гаепләү дөресме соң? Кеше үзенең тәрбиясен сайлап ала алмый. Әти-әнисен сайлап ала алмаган кебек. Ә ни өчен, алайса, кешене җәзаларга? Димәк, биредә кеше үз гаебе өчен җәзаланмый, чөнки җанында, аңында канунлашкан әхлак нормаларын ул үз теләге белән алмаган, үз теләге белән сайламаган.
Мин моны әти белән әни сүзләреннән чыгып әйтәм. Югыйсә үземнең аңым җитмәс иде. Алар көн дә дусларча тыныч кына бәхәсләшеп утыра. Әти дә кызып китми, әни дә. Радикның читләшүе әтигә зур сабак булды, ахрысы. Ул хәзер әни белән дә, минем белән дә сак сөйләшә, мөгамәләсе сизелерлек йомшарды.
Зингерлардан бернинди хәбәр юк. Алар Митавадагы әбине үзләренә алдырганнар. Добэле шәһәрендә Отто яңа эшкә урнашты, дип, моннан биш ай элек хатлары килгән иде. Хәзер дөнья болганып китте, кеше язмышлары чуалып бетте. Добэле бездән ерак түгел, әмма юлга чыгарга рөхсәт итмиләр иде. Билгеле бер тәртип урнаштырганчы. Андый чаралар зарури булгандыр.
Безнең хәрби шәһәрчектә җирле халык юк. Булганы – хәрбиләр генә. Күп кенә хезмәткәрләрнең гаиләләре бар. Алар барысы да шәһәрчек мәйданындагы зур борынгы парк янына салынган дүрт катлы йортта, уңайлыклары булган ике бүлмәле квартираларда яши. Безнеке дә зур-зур ике бүлмәле квартира. Әти бер бүлмәне икегә бүлде. Калын такталар тезеп чыкты, аннан штукатурка белән акшарлады. Бер ягы – Радикка, бер ягы – миңа. Мин атлы кавалерия санчастенда шәфкать туташы булып эшлим, әти-әни – бүтән частьта. Ә Радикка эш табуы кыен булды. Ветсанитар эше бар, шуңа өйрәнергә мөмкин иде. Ләкин Радикка бу эш ошамады. Бераз эшләде дә ташлады. Пароходлар ремонтлау верфенә техник булып эшкә керде. Ул эшен дә яратып бетермәде. Бүтән җирдән эш эзләп йөрде. Шул чакта хәрби шәһәрчектә «комендант сәгате» керттеләр. Чыгып йөрергә ярамый, диделәр. Шуңа күрә Радикка, теләмәсә дә, ветсанитар эшенә кабат керешергә туры килде. Биредә бик шәп итеп эшләнгән озын-озын ат сарайлары бар иде. Шул сарайлар тулы атлар тотыла. Гомумән, эш җитәрлек булырга тиеш… Радикның бар теләге – мөстәкыйльлеккә омтылу иде. Шуңа күрә яратмаган эшкә дә риза булды. Тора-бара ул эшнең кызык якларын таба башлады. Бу хәл әти-әнине бик шатландыра иде. Әмма пошаманга да салды: ветсанитарларга эш өчен спирт бирәләр. Радик шуны үзенә дә калдыра шикелле. Кайчак аңардан спирт исе килгәли иде.
Кыш көне һич көтмәгәндә Отто абый белән Рита апа килеп төште. Яңа урынга күчкәнлектән, безнең хатлар бик соңарып барып җиткән. Аннан мөһимрәк сәбәпләр дә булган икән. Отто абыйның сул кулы муенына кара тасма белән асып куелган иде.
Чәй эчкәндә, Отто абый сөйләде (русчасы әйбәт иде):
– Безнең анда бәрелешләр булды, – диде. – Май аенда Советларга кушылу турында митинглар үткәрделәр. Активистлар оештырып йөри иде. Берсендә миннән чыгыш ясауны үтенделәр. Мин Советларга кушылу хәерле булыр, чөнки бай илнең канат астына керү безнең ише ярлы як өчен бик кирәк дигән фикер әйттем. Экономика бит барча эшләрне хәл итә. Без экономик яктан ныгырга тиеш. Экономик яктан нык булсаң гына техниканы үстереп була, дидем. Шунда кемдер, Советлар безне техник яктан артка өстерәр бит, дип кычкырды. Чөнки Советлар Европадан артта калган, безгә Көнбатышка йөз тоту отышлырак булыр, янәсе… Мин шунда кызып киттем һәм, саннар китерә-китерә, Көнбатышның безне сыгу политикасы гына алып барганлыгын, шуның аркасында Латвиянең бер мөстәкыйль завод-фабрикасы да булмавын, кабала шартларында була да алмавын исбат итәргә тырыштым. Безгә бердәнбер юл – Советларга кушылу, дидем… Халык арасында тавыш купты. Сүземне тәмамлап, трибунадан борылдым гына, кинәт аркама күсәк белән китереп суккан кебек булды. Һәм аягым юешләнгәнен сиздем, бер якка ава башладым. Мине тотып алдылар, аста кешеләрнең бик каты шаулашканын ишетәм. Алып баручы шунда «митинг ябык» дип белдерде һәм кисәтте: ул сатлык җанны без барыбер тотарбыз, иптәшләр, җәзасыз калыр дип шикләнмәгез, диде.
Завод санчастена алып керүләрен хәтерлим, аннары – белмим. Бервакыт таң алдыннан күзләремне ачсам, мин үз караватымда ятам, баш очымда Рита елап утыра… Менә ничек булды. Уф, хәлләр…
– Ә тегене тоттылармы?
– Юк, әйтмәделәр, – дип дәвам итте Рита апа. – Операция ясап, пуляны алгач, Оттоның хәле начарланды, ул сатлык җан белән кызыксынмадык та. Хәрби часть врачлары бик нык булышты. Шулар аякка бастырды… Менә Советлар өчен кан түкте Отто. Нәрсә булыр инде? Бәхеткә, пуля сөякне ватмаган. Врачлар, күлмәк белән туган, дип әйтте. Ничек булыр, ә бит үтерүләре дә мөмкин иде. Отто күп белгәнлек белән «авырый», мин, катышма, дип әйтә киләм, «трамвай законы»н беләсеңме? Башыңны сузма! Менә иң яхшысы шул…
– Ул закон белән генә яшәп булмый, – дип әйтеп куйды әти дымык кына. Отто аны җөпләмәде дә, инкяр дә итмәде. – Ә хәзер эшләр ничек соң? – дип, әти аның кулына ымлады һәм нинди чутка яшәүләре белән кызыксынды.
– Продукция карточкалары бирделәр, – диде Рита апа.
– Юк, мин эш мәсьәләсен әйткән идем.
– Оттоны шул үзе эшли торган эшендә калдырдылар, консерв цехының баш механигы итеп. Менә ничә ай инде бюллетень белән акча түлиләр. Элеккеге зарплатасыннан күбрәк… – Рита апа шатлана-шатлана сөйли иде.
– Кан түккән өчен инде, кан түккән өчен, – дип куйды әни.
– Тормыш әллә элеккегедән әйбәтрәк булыр микән? – Рита апа эчендәге ниндидер шиген чыгарып бетермичә генә әйтте.
– Әлбәттә инде, ә ни өчен, алайса, Советларга кушылдык соң? – диде Отто.
– Карточка паёгы белән әллә ни сикереп булмый… – Рита апа тагын әйтеп бетермәде.
– Шулай да, ичмаса, гарантияле, – дип, бик шат күңел белән сөйләнде Отто.
– Шартлар элеккегедән күпкә яхшырырга тиеш, – диде әти һәм өстәлдәге ак күмәчне алып күрсәтте. – Латышларның мондый ак калач күргәннәре булмаган икән. Гаҗәпләнәләр. Мондый бодай бары Рәсәйнең кара туфраклы җирләрендә генә үсә. Ә кара туфрак ул – алтын. Биредә андый балчыкны төшләрендә дә күргәннәре юк. Көлсу туфрак бик ярлы бит ул. Анда үскән бодай, арыштан яхшы сыйфатлы ипи пешереп булмый. Рәсәй бодаен яки арышын өстәмә итеп кушарга кирәк. Элекке Латвия хөкүмәтенең күп байлыгы бездән сатып алган икмәккә киткән.
– Анда әллә ниләр сөйлиләр, сездә хәлләр ничек? – диде Рита апа, пышылдап.
– Ул-бу сизелми шикелле… – Әти җилкәләрен сикертте һәм ниндидер тонык тавыш белән әйтеп куйды: – Хәлләр шактый киеренке. Бер врачны кулга алдылар. Ни өчен икәнен белмиләр, гаиләсе дә белми.
– Ә бездә, – диде Отто, өстәлгә башын ия төшеп, – завод директоры итеп подпольеда яткан большевик Лункалн дигән бик ипле, әйбәт кешене куйганнар иде. Эшчеләрне туплап, эшне яхшы гына юлга салган иде. Диверсантлар шартлатып киткән цехны торгызды. Эшчеләр белән бергә үзе көрәк, лом тотып эшләде. Биш ай дигәндә, завод элеккедән яхшырак эшли башлады. Әмма артында ниндидер чыш-пыш йөрде. Беркөнне иртән эшкә килмәде. Төнлә милиционерлар алып киткән. Менә ничек тә була икән. Подпольщик большевик бит югыйсә.
– Бер төнне сине дә, Отто, алып китмәсәләр ярый инде, – диде Рита апа, нәрсәгәдер ишарәләп. – Сине дә заводта большевик дип йөртәләр.
– Әйе, партиясез большевик, – дип көлеп җибәрде Отто.
– Йә, авызыңны бик ерма, яме! – Рита апа бик курка иде.
Әни, Рита апа һәм мин табынны җыештыра башладык, табак-савытларны юарга, сөртергә кирәк иде. Ә минем колак гел әти белән Отто абый сөйләшкәнне тота да тора. Алар шыпырт кына бәхәсләшә иде. Отто абый сөйли:
– Менә, – ди, – партячейка секретаре минем янга үзем ялгыз гына чакта килә дә задание бирә: фәлән-фәлән кешегә эш арасында, әбәд вакытында ашап утырганда, фәлән-фәлән, дип әйтеп әйт, ә ул ни дип җавап кайтара, шуны миңа килеп әйтерсең, ди. Ни әйткәнен онытма, хәтереңә сеңдер, ди. Менә бусы нәрсә инде? Шуны аңлый алмыйм. Сездә дә шулаймы ул?
– Юк, бездә алай түгел, – дип пышылдый әти. – Моңа бер дә исең китмәсен. Сез яңа кешеләр, буржуаз җәмгыятьтә яшәгәнсез, сездә ул-бу юкмы, янәсе, социализмга зарарлы, каршы әйбер. Сезнең барыгызны да сыныйлар. Секретарь сиңа көтелмәгән сораулар бирәдер әле. Шулаймы, менә әйттем бит. Сыный ул сине. Башкача мөмкин түгел. Сезнең арада чит ил шпионнары булуы ихтималмы?
– Кем белсен аны… – ди Отто абый ышанычсыз гына.
– Әйе, кешене белеп булмый, шуның өчен сынарга кирәк.
– Сездә шундый сынау алып барыламыни?
– Юк, без сыналган, ышанычка имтихан тапшырган.
– Төнлә йокларга яткач, берәр таныш-белеш ниндидер йомыш белән керә дә, йомышын йомышлаган арада, безне, өйне күзәтә. Монысы нәрсә?
– Шулай ук сынау.
– Нишләп бездән шикләнәләр, мин бит Совет яклы идем башта ук, шуның өчен калак сөягенә пуля алдым.
– Шикләнмичә булмый, Отто! Ышаныч бары шик аша, шикне тикшергәч кенә туа. Аңлыйсыңмы?
– Юк, аңламыйм, Андрей, башым җитми. Безгә бит ирек бирәбез дип әйттеләр, азат итәбез, диделәр.
– Әйе, сез хәзер ирекле, сез байларга эшләмисез, сезне байлар изми, үзегезгә хезмәт итәсез…
– Аңламыйм, Андрей, эшче бит барыбер эшли, шайтангамы, иблискәме, аңа эш кенә булсын, тамагын, гаиләсен тәэмин итәргә булсын. Болай без хөкүмәткә эшлибез, шулай булып чыга бит?
– Ләкин байга эшләү белән хөкүмәткә эшләүнең аермасы зур. Бай үзенең кесәсен калынайтуны гына кайгырта, син аның өчен чүп. Ә хөкүмәт сине кайгырта, син аның өчен чүп түгел, тулы хокуклы кеше. Хөкүмәт синең өчен тырыша, эштә имгәнмәсен, өшемәсен, ди. Гаиләдә тулы тормыш белән яшәсен, ди. Синең барча хәстәрләреңне хөкүмәт үз өстенә ала. Аңлашыламы?
– Юк, төтенем йөрми, тегеләй салып карыйбыз, болай, әмма һич тә төшенә алмыйм. Чималны Рәсәйдән китерә башладылар, шулай да эшләп чыгару кимеде. Бар цехлар тулы штатта эшли югыйсә. Тик бу хәл беркемне дә борчымый, кирәк түгел, ахрысы.
– Җайга салыныр, ут йотма, Отто. Яңа шартларга ияләнү җиңел булмый. Ничек соң, теләп эшлиләрме?
– Кем белгән, мин үзем бик теләп эшлим. Миңа тик ятарга булмасын. Кул төзәлмәс борын эшкә чыктым. Элек миллион банка бирә идек, хәзер алты йөздән арттырып булмый.
– Моның сәбәбе нәрсәдә инде?
– Исәпләп карыйм да, шундый фикергә киләм: кешеләр әкрен кыймылдый. Әйе, әйе! Чын менә, алардан тир чыкмый…
– Ә-ә, хикмәт шунда: ничек эшләсә дә, алар хәзер курыкмый. Чөнки аларны беркем дә эштән куа алмый. Белдеңме? Ә элек? Әз генә чирләп-нитеп сүлпәнләндеме, хуҗа аңа шул көнне үк расчёт бирә иде. Шулаймы? Ә хәзер – юк! Менә Советның иң гуманлы законы. Сез әле аны аңлап бетермисез.
– Соң, эшләп чыгару кимеде бит. Мондый зыянны ни белән капларга, бетерергә? Шул мәсьәлә белән беркем кызыксынмый. Гаҗәп!
– Ә син аның өчен кайгырма хәзер, дәүләт барысын да үз өстенә ала, барысын да каплый, тигезли.
– Ничек, зыянны дамы? Каян алып?
– Һи-и, безнең дәүләт чаклы бай ил бүтән бер җирдә дә юк. Бездәге ресурслар, җирләр, һи-ии!
– Ресурслар да мәңгелек була алмый, Андрей.
– Безнең буынга җитә, син бер дә борчылма, Отто!
– Мин аңларга телим, – диде Отто, ярсый төшеп. Аның соры битендә алсурак типкелләр шәйләнде. – Завод үзен үзе акларга тиеш, чыгымнардан күбрәк керем кирәк. Юкса ничек була инде?
– Без кешене чыбыркылап эшләтмибез, ә капиталист чыбыркылый. Советларның иң кешелекле законы бу! Тәмен белмисез әле сез аның. Шуның өчен революция ясады ул. Ә эштә җаны чыкканчы эшләр өчен түгел!
– Ә чыбыркыламыйча кеше тулы көченә эшләми. Димәк, эшләгәне гел зыянга гына була.
– Юк, без аңлы рәвештә эшне яратып эшләү өчен көрәшәбез. Ә чыбыркылап түгел. Төшенәсеңме?
– Барып җитми, юк. Мин кеше психологиясен бераз беләм. Җаны чыкканчы эшләтү ягында түгел мин. Производствода эшче тир түгеп эшләргә тиеш. Башкача керем әз, чыгым күп булачак. Ул зыянны дәүләт үз кесәсеннән түли, дисең. Ничек була соң бу? Барча предприятиеләрнең зыянын каплап барамы?
– Юк өчен кайгырасың, Отто! Советларның законнары иң югары гуманизмнан чыгып төзелгән. Сез әле аптырыйсыз, ләкин практикада татып белгәч ышанырсыз. Әйе, Советлар шулай ул, иптәш Отто!
– Керем-чыгымны исәпкә алмыйча эш ничек барыр икән? Акылым кабул итми.
– Безнең законнарның сере дә шунда шул…
– Менә элек завод идарәсендә өч-дүрт кеше эшли, хуҗа үзе янында хисапчы-калькулятор тота иде. Смежниклар белән үзе генә эш итә. Хәзер идарәдә унбишләп кеше, әле партячейка секретарен, аның ярдәмчеләрен исәпкә алмаганда. Эш хисабына, ә? Алар берсе дә продукция бирми, сыртта утыра. Күпме зыян! Шуның өстенә күпме тикшерүчеләр йөри…
– Контроль – совет тәртипләренең нигезе, чөнки социаль гаделлекне шуннан башка гамәлгә ашыру мөмкин түгел. Социаль гаделлек – бөек нәрсә. Моңарчы ул бер генә формациядә дә булмаган…
– Ләкин кешегә бер дә ышаныч юкмыни? Кешенең намусына таянып булмыймыни?
– Менә сезнең хуҗа бит эшче намусына таянмаган, чыбыркылап эшләткән. Ә?
– Ул мастерлар намусына тулысынча таяна, ышана иде һәм бервакытта да өстәмә тикшерүчеләр тотмады. Шуңа күрә завод үз чыгымын каплый, әз булса да керем дә бирә иде. Хәзер берни эшләп чыгармыйча акча алучылар бик күп. Шуңа гаҗәпләнәм…
– Юк, Отто, үзеңне бетермә, зинһар! Безнең законнарның бик гуманлы булуыннан килеп чыккан кимчелекләр болар. Нәрсәдер югалтмыйча, нәрсәдер таба алмыйсың, шулай бит! Бу – мәңгелек диалектика, ахрысы.
– Минем Марксны укыганым бар, ул да эшләп чыгару процессындагы чыгымнарны продукцияне сату капларга тиеш, ди. Юкса производство була алмый, ди. Кустарьчылык кебек кенә була…
– Социализмның үз законнары, иптәш Отто! Әйе, Маркс социализмда яшәмәгән, димәк…
– Эшләп чыгару һәм ихтыяҗ бертөрле бит, Андрей! Кешеләр эшли, ашый-эчә, киенә, квартира таләп итә. Капитализмда да, социализмда да…
– Анысы хак. Ләкин бездә эшләп чыгару башка төрле, бая әйткәнчә, һәркемнән – сәләтенчә, һәркемгә – хезмәтенчә…
– Хезмәтенчә түгел шул, менә анысы юк инде. Оста куллы, сыйфатлы итеп эшләүче дә, халтурщик та бер үк төрле эш хакы ала.
– Безнең төп нигез ташыбыз – социаль гаделлек, дип әйтәм бит.
– Менә монда чын гаделсезлек килеп чыга түгелме? Берсе – мастер, уңган кеше, икенчесе – булдыксыз, халтурщик. Ничек аларны тигезләргә мөмкин?
– Ә Советлар системасы тигезли. Социаль гаделлек нәкъ әнә шул үзе инде, тормыштагы гәүдәләнеше.
– Хет үтер, аңлап бетермим. Ничек мастер белән бер хөрәсәнне тигезләп булсын? Бу бит кычкырып торган гаделсезлек, – диде Отто, тавышын күтәрә төшеп һәм йөзенә рәнҗү төсмере чыгарып.
– Туктале, Отто, син үзең Советлар яклы, ә үзеңнең уйларыңнан буржуазия исе аңкый. Үлчәүләрең элеккечә калган, безнең бәяләр, бизмәннәр башкача бит, – диде әти, бик ипле генә тегенең башыннан сыпырган төстә.
– Соң, материаль тормыш һаман элеккечә бит, – диде Отто, кыза башлап. – Эш процессы, эшнең нәтиҗәсе барысы да әүвәлгечә. Әллә эшнең нәтиҗәсе мөһим фактор түгелме?
– Эшнең нәтиҗәсенә битараф түгел без, әмма ул беренче урынга куелмый бездә. Кешенең эшсез тормавы мөһим.
– Эштә ул үзе, ләкин юньләп эшләми, эленке-салынкы гына эшли, чөнки аны беркем дә эштән азат итмәячәк. Әйтәм бит, кеше шуны белеп ала да явызларча файдалана…
– Менә шуның өчен кешеләрнең аңын тәрбияләүне без иң мөһим бурыч итеп куябыз. Хезмәткә аңлы караш тәрбияләргә, аңлы мөнәсәбәт… – диде әти ничектер арыган кыяфәттә. Аны бу хакта бәхәсләшү туйдыра башлаган иде, ахры.
– Кайбер кешенең аңы таш кебек каткан була, ай-һай, аны нинди көч белән эретеп булыр икән? Белмим, белмим.
– Яшьтән тәрбияләргә кирәк, шунда нәтиҗәгә ирешергә мөмкин. Гомумән, бу бик четерекле мәсьәлә. Кешеләр туганда ук тигез булып тумый, шул тигезсезлеккә тагын социаль тигезсезлек өстәлә. Син шуның саклануын телисең инде, ә?
– Аны теләргә син нәрсә?! Мин – Марксны укыган кеше. Ләкин булдыклы кеше белән хөрәсән ялкавы бер яссылыкка куелырга тиеш түгел. Кеше үзе тырышып, тир түгеп мастер булган. Аңа мөнәсәбәт тә икенче булырга тиеш. Икенче берәү тырышырга, тир түгәргә теләми, ялкау – үзенә лаек урынга куелсын. Әйткәнемчә, гаделсезлек килеп туа…
Алар озак бәхәсләшеп утырды. Ярты төн узган иде. Хатыннары ятарга команда бирде.
Бераз вакыттан соң Зингерлар тагын килде. Бу юлы да әти белән Отто абый арасында бәхәс туктамады. Оттоның гаҗәпләнгән, аңламаган нәрсәләре тагын да күп иде. Кухняны, тәмәке тарта-тарта, мунча яккан шикелле төтенгә батырдылар. Оттоның канәгатьсез сүзләре чын күңелдән иде. Шуңа күрә әтигә аны тынычландыру өчен күп дәлилләр китерергә, нәрсәдер исбат итәргә туры килә.
– Кызык сүз сөйләп йөрүче бер булдыксыз кеше бар иде, – дип, чытык чырай белән сөйләп китте Отто. – Шуны мастер итеп куйдылар. Аңлыйсыңмы, Андрей, мастер итеп. Берни белмәгән башы белән белгәннәрне өйрәтә. Туктале, бу нәрсә, ә? Сездә дә шулаймы? Ә? Мөмкин булмаган хәл! Валлаһи, әллә бездән көләләрме? Аңлатыгыз, зинһар!
– Кешенең карашы бик мөһим фактор, – диде әти. – Ник шаккаттың? Без һәркемнең безнең системага ничек каравын исәпкә алырга тиеш.
– Ни өчен? Моның ни хикмәте бар?
– Әгәр безгә капиталистлар һөҗүм итә калса, ул кеше кайсы якта булыр? Безнең яктамы, теге яктамы? Мөһим пункт бу. Тагын да мөһимрәге – тыштан кеше безнең яклы булып йөри, бәлки, бу аның ярашуыдыр, эчтән бөтенләй башкадыр? Моны белмичә ярамый. Бәлки, ул яшерен корткычтыр…
– Безнең элеккеге хуҗа мондый нәрсәләр белән кызыксынмый иде, валлаһи! Аңа эш булсын да, керем булсын. Эш кенә таләп итә иде ул.
– Эш белән керем генә бар нәрсәне дә хәл итми. Ә ни өчен җиңелгән, беткән ул хуҗаң, ә? Әнә шундый нәрсәләр белән шөгыльләнмәгән өчен, белдеңме? Ныклы система булдыру өчен кешеләрнең карашларын исәпкә алмыйча ярамый.
Правообладателям!
Данное произведение размещено по согласованию с ООО "ЛитРес" (20% исходного текста). Если размещение книги нарушает чьи-либо права, то сообщите об этом.Читателям!
Оплатили, но не знаете что делать дальше?