Текст книги "Тукай. Аучы Мәргән белән Болан кыз әкияте / Тукай. Сказка об охотнике Мэргэне и девушке-оленихе (на татарском языке)"
Автор книги: Әхмәт Фәйзуллин
Жанр: Советская литература, Классика
Возрастные ограничения: +16
сообщить о неприемлемом содержимом
Текущая страница: 10 (всего у книги 38 страниц) [доступный отрывок для чтения: 12 страниц]
II өлеш. Кырлай
Кая барсам, кайда торсам, нишләсәм дә,
Хәтеремдә мәңге калыр туган җирем.
Г. Тукай
Беренче бүлек
Габдулланың кайтып төшүе өйгә һәм өйдәгеләрнең үзара мөнәсәбәтенә икенче төс кертте.
Балалар өчен бу шактый зур яңалык булды. Алар аңардан каланы сораштылар. Габдулла аларга алтын тимгелле яшел «бәхет кошы» турында, Әптелбәрнең күлгә чумып, аның төбеннән тәңкә алып чыгуы турында, сукыр хәлфәнең күңел күзе һәм башкалар турында сөйләде.
Аннан алар, чыгып, инештә бакаларга таш атып уйнап йөрделәр. Кояш баегач, мәчетнең идән астына колакларын куеп, анда «мөселман җеннәренең намаз укыганнарын» тыңладылар. Берни ишетмәсә дә, Габдулла балаларның сүзенә ышанды.
Икенче көнне алар, җуа чыкмаган микән дип, урманга менделәр, ләкин буш кайттылар. Габдулла аңа да күнде. Аңа боларның һәммәсе яңа һәм тансык иде.
Сүзләр сөйләнеп, уеннар уйналып, йөрисе җирләр йөрелеп бетте. Балалар Габдулла белән инде кызыксынмый башладылар. Алар аналарының Габдуллага тискәре каравын да сизеп алганнар иде инде.
Беркөнне балалар, өйдә үзләре генә калгач, Габдулланы «кала карачкысы», «килмешәк» дип үртәргә тотындылар.
Кәшфинур, Габдулланың кулын тотып:
– Китәнме, бүзме? – дип сорады.
– Китән, – диде Габдулла.
– Бер чеметәм дә китәм, – диде Кәшфинур һәм Габдулланың кулын бик нык чеметеп китеп барды.
Габдулланың күзеннән яшьләре чыга язды, тик ул, сер бирмәскә тырышып:
– Юк, китән түгел, бүз, – дип үчләште.
Кәшфинур, яңадан килеп:
– Алайса, мин чеметәм, син түз! – дип, Габдулланың кулын тагы да ныграк чеметеп алды.
Балалар, рәхәтләнешеп, бик озак көлделәр. Габдулла, кулының авыртуына чыдый алмый, почмакка барып утырды һәм, чеметелгән җирен авызына кабып, еларга тотынды. Балалар аны «елак, елкы колак» дип үчекләделәр. Әле дә ярый сабагыннан Саҗидә кайтып керде. Ул Габдулланың яшен сөртте, юатты һәм үзенең энеләрен бик нык битәрләп алды. Шул көннән алып ул Габдулланы кемнең генә булса да җәбереннән сакларга, һәрвакыт аны үз янында тотарга тырышты.
Бабасы Габдулланың кайтуына кинәнмәде дә, көймәде дә… Ул аның өчен Алла тарафыннан җибәрелгән кечкенә әманәт һәм карт үзен аның өчен Алла каршында җаваплы саный иде. Шуның өстенә ул аның өчен сөйгән кызы Мәмдүдәнең шәүләсе иде бит!
Тик Латифа өчен генә Габдулланың кайтып килүе чүп өстенә чүмәлә булды. Өйдә тагын бер тамак артты. Өстәлгә тагын бер кашык куярга һәм сигез кешегә пешкән ашны инде тугызга бүләргә кирәк булды. Шуның ачуыннан ул өйдә тегесен төртеп, монысын аударып йөри торган булып китте. Зиннәтулла, моның өчен күңеленнән рәнҗесә дә, тора-бара хатынын аклап: «Нишләсен соң инде, бичара, бөтен тормышны ул алып бара бит. Дөнья үземә генә калса, Ходай күрсәтмәсен, берүк, менә бу итәк тулы бала белән мин нишли белер идем», – дип уйлады. Шуңа күрә ул беркөн хатынының, Габдулланы күпсенеп:
– Сораучы булса, бүген үк тотып биреп җибәрер идем дә, синең кебек булдыксыз, артык тамак кемгә тансык соң? – дип, Габдулланы битәрләп торуын ишеткәч тә, бер сүз әйтмәде.
Габдулланы кире шәһәргә җибәрү юлы беткән иде инде. Ләкин Латифа өметен өзмәде. Шәһәргә булмаса, тирә-як авылларның берәрсенә озатып булмасмы дип, ул Өчилегә килеп-китеп йөрүчеләрдән сораша торды, хәтта шул эш белән күрше Чиканаска барып кайтты.
Ниһаять, ерактан эзләгән якын гына булып чыкты.
Беркөнне янәшә тыкрыктагы Гаделшаның Кырлайга кияүгә киткән кызы Нәфисә кунак булып кайтты һәм, Латифаның ниятен ишетеп, аңа үзе килде.
Ул Кырлайда торучы Бикҗан Сәгъдиенең яхшырак атадан калган берәр үксезне уллыкка алырга уйлавын сөйләп бирде. Габдулланың мулла малае икәнен белгәч, ул:
– Риза булыр, дүрт куллап риза булыр. Үзе мәхдүм дә булгач, изге рухларның догасы белән яши торган бала инде бу, алайса, аягы бәрәкәтле булыр. Теләсәгез, тотам да Сәгъди абзыйга кайтып әйтәм, – диде.
Шунда Габдулла беренче тапкыр әбисе авызыннан үзе турында бер дә көтелмәгән сүзләр ишетте:
– Бик ипле, бик тәүфыйклы бала. Яткан-торган урынына күз төшереп йөри, әйткәнгә колак сала, үзе би-и-ик зирәк булырга охшый…
Моңарчы үзенә гел кырыс килеп торган әбисенең бу сүзләрен ишетү Габдулла өчен гаҗәп тә, рәхәт тә тоелды. Гаҗәп, чөнки әбисе авызыннан ул моңарчы һәрвакыт тәмсез сүз генә ишетеп килде. Рәхәт, чөнки әбисе аны, шулай күккә күтәреп мактаганнан соң, нигә җибәрсен?
Монда никадәр авыр булса да, аның инде яңадан башка җиргә күчү теләге юк, кулдан-кулга күчеп йөрүдән ул тәмам бизгән иде. Аннан соң, ни дисәң дә, бу үз анасының истәлеген саклап килгән авыл бит. Монда аның, үз анасы булмаса, үз бабасы бар, аны үз итүче Саҗидә апасы бар. Бер уйлаганда, әби дә начар кеше түгел, әнә ул аның турында нинди әйбәт сүзләр сөйли…
Ләкин әби Нәфисә белән булган сүзен болай дип бетерде:
– Дөньяларыбыз авыраеп китмәгән булса, бер дә генә үземнән җибәрмәс идем дә бит, нишләмәк кирәк?..
Менә сиңа кирәк булса! Мактады-мактады да инде җибәрергә риза! Дөньяларыбыз авырайды, имеш! Дөнья авыр була инде ул, җиңел булгач, ул дөнья буламыни? Авыр булса ни, ул риза!
Нәфисә саубуллашып чыгып китте. Габдулланың аңында бер генә нәрсә утырып калды: димәк, ул тагын каядыр китәргә, кемгәдер тапшырылырга тиеш…
Шул көннән алып ул көн саен үзен алырга килүләрен көтте. Басудан авылга таба килүче олауны күрсә, йөрәге кысылды. Беркөнне Әзәк ягыннан бер олау килеп, инеш аша боларның авылына керде һәм, таудан менеп, нәкъ болар өенең чатына туктады. Габдулла шундук өй артына, аннан лапаска йөгерде һәм, андагы кечкенә тишектән үтеп, ындырга чыгып китте. Анда узган еллардан калып, тирес белән бергә черегән салам өеме тора иде. Габдулла, барып, шуның артына чүгәләде һәм кичкә кадәр шунда качып утырды. Кояш баер алдыннан, ул үзен эзләп йөрүчеләрнең тавышын ишетте. Әбисенең тавышына ул бөтенләй җавап бирергә теләмәде. Бабасының тавышына дәшәргә һәм аңардан беркая да җибәрмәвен сорарга теләгән иде, тагын куркып калды. Аннан соң ул Саҗидәнең йомшак кына тавышы белән:
– Габдулла, җаным, кайда син? – дип дәшүенә елап җибәрде…
Аны алып кайттылар. Гаҗәпләнүенә каршы, аңа берәү дә ачуланмады. Бая килеп туктаган ат бөтенләй башка берәүгә, башка бер йомыш белән килгән ат булып чыкты.
Кырлайның Сәгъди абзый килеп кергәнне Габдулла сизми дә калды. Ул хәтта аны үзен алырга килүче дип тә уйламады. Сәгъди абзый кереп сәлам бирде дә сәкегә килеп утырды, дога кылып алды. Аннан соң исәнлек-саулык сорашырга тотынды, ә үзе һаман күз кырые белән Габдуллага карады. Күз кырыйларыннан колакларына таба тармакланып киткән ягымлы җыерчыклары аны һәрвакыт елмаеп торган кебек күрсәтә иде.
Бераз утырганнан соң, ул Габдуллага таба бөтен гәүдәсе белән борылды да:
– Мәхдүм, минем улым буласың киләме? – дип сорады. Бу вакыт аның күксел-соры күзләрендә әллә никадәр изгелек белән бергә, ниндидер кызгандыра торган ялынычлы моң күренеп тора иде. Әйтерсең Габдулла аның ярдәменә түгел, ул Габдулланың ярдәменә мохтаҗ.
Габдуллага бу кечелекле караш тәэсир иттеме, әллә ул: «Бу әйбәт кешегә хәзер үк риза булмасам, барыбер берәр начар кешегә тап булырмын», – дип курыктымы, үзе дә сизмәстән:
– Килә! – дип куйды…
Җыену озакка сузылмады. Кунакны кыстап утыртырлык сый-мазар булмагач, чәй эчеп тормадылар. Аннан, куллар күтәреп, кыска гына дога кылу булды, һәм барысы да йортка чыкты. Анда туры кашканы нәзек кенә дуга белән җиккән иске читән арба тора иде.
Шунда гына Габдулла үзенең бу йорттан чынлап һәм мәңгегә аерыласын төшенде булса кирәк, борчылып як-ягына каранды: Саҗидә апа кайда?
Саҗидә өй почмагына яшеренебрәк, капкага, Габдулланың китәсе юлына моңсу гына төбәлеп карап тора иде. Әйтерсең әле ул Габдулланы җибәрергәме, юкмы икәнлеген хәл итеп бетермәгән! Габдулла шунда ук апасы янына йөгереп килде һәм, аңа сыеныбрак, шыпырт кына дәште:
– Апа, җибәрмә мине, җиб…
Тамагына кинәт килеп тыгылган ниндидер төер аңа сүзен әйтеп бетерергә ирек бирмәде. Саҗидәнең дә күзенә яшь килеп тыгылган, аңа сөйләве авыр иде. Шулай да аның Габдулладан олырак буласы килде, ул, үзенә кирәк көчне туплап, Габдулла өчен шушы минутта иң кирәк юату һәм тынычландыру сүзләре тапты:
– Син кайгырма, Габдулла. Кырлай ул якын гына. Менә җир башына чыктыңмы, аның тегермәне күренеп кенә тора. Күп булса, өч чакрымлык юл. Без синең белән, кирәк булганда, гел күрешеп торырбыз…
Сәгъди абзый Габдулланы арбага мендереп утыртты да, дилбегәне алып, телен шартлатты. Ат кузгалу белән, үзе дә кырын гына арбага сикереп менеп утырды. Капкадан чыгу белән, арба артына ике малай асылынмакчы булган иде. Сәгъди абзый, әйләнеп, ачуланган сыман:
– Ай, рәхмәт төшкерләре! – дип кычкыруга, тегеләр коелып калдылар.
Габдулла өчен бу кызык кына килеп чыкты, һәм шуның белән әлеге аерылышу кайгысы да таралып киткәндәй булды.
Авылдан чыгып үр менгәнче, аларны вак ташлар өстеннән талгын аккан инешнең җай тавышы озата барды. Чиканас юлына чыгу белән, куерып үскән туйралык шаулавы, яз кошларының шатлыклы тавышы аларны каршы алды. Сәгъди абзый, тирә-ягына каранып:
– Һай, матурланып килә сахралар, – дип, тойгыларына бирелеп алды һәм, дәртләнеп: – На, малкай! – дип куйды. Бу тавышка ат бераз юыртып китте һәм тагын акрынлады.
– На, карале! – дип гаҗәпләнгән сыман, Сәгъди абзый дилбегәне селкетеп куйды. Аның, гаҗәпләнгән сыман: «На, карале!» – дип дәшүе юл буе берничә кат тапкырланды, һәм бу Габдуллага бик кызык һәм бик ягымлы тоелды. Аның, сөйләшәсе килеп:
– Ташаякта атлар арт аякларына басып торалар, аннан соң алар кәнфит ашыйлар, – диде.
– И-и-и, кара инде син. Кәнфит ашыйлар диген, ә? – дип, әллә чынлап, әллә юри генә гаҗәпсенде Сәгъди абзый. – Каланың атлары да кәнфит ашый инде аның, шуңа күрә кала инде ул, сала түгел. Ипекәйгә тук булса, шуның белән бик канәгать инде сала халкы, шулай инде, на, карале!
Сәгъди абзый дилбегәне атның сыртына йомшак кына суктырып алды. Ат моңа игътибар итми, салмак кына атлавында дәвам итте, ләкин Сәгъди абзый инде аны яңадан борчып тормады, үз җаена куйды. Бераз ул күзләрен уйчан гына алдагы юлга текәп барды-барды да:
– Кайгырма, кәнфите булмаса булмас, әмма ипекәй белән катык бар әле, әлхәмделилла! Бездә ач булмассың, улым, иншалла! – диде.
Шуннан икмәк белән катык инде юл буе Габдулланың күңеленнән чыкмады. Аның тизрәк Кырлайга барып җитәсе килде.
Сәгать тә үтмәгәндер, алар яшь кенә бер агачлык алдына килеп чыктылар.
– Менә шул туйралык артында инде Кырлай, – дип, чыбыркы сабы белән төртеп күрсәтте Сәгъди абзый. – Бу менә безнең зират инде…
Алар, зиратны уңда калдырып, авыл урамына килеп керделәр һәм, уңга борылып, өч-дүрт өй аша иске генә читән коймалы, җил капкалы, салам белән япкан кечкенә өй алдына туктадылар.
Сәгъди абзый арбадан төшеп өлгергәнче, өйдән, баскыч такталарын шыгырдатып, таза гәүдәле бер хатын ашыгып төште дә капканы ачты.
Сәгъди абзый атын, авызлыгыннан тотып, капкадан алып кереп китте. Зур гәүдәле хатын, арба янына килеп:
– Төкле аягың белән генә килә күр! – диде һәм Габдулланы көчле кулларына күтәреп алды да өйгә юнәлде.
Беркөнне Өчилегә килеп киткән Нәфисә апа баскычта елмаеп каршылады:
– Әйдүк, төкле аягың, мул ризыгың белән!..
Икенче көнне өйдән чыкканда, Габдулланы инде малайлар капкадан һәм читән өстеннән күзәтеп, көтеп торалар иде.
Габдулла урамга чыккач, аны кичәге шикелле үк сырып алдылар һәм шундый ук кызыксыну белән күзәтергә тотындылар. Ләкин бу кичәгедәй озакка бармады. Малайларның берсе үзенә үк ят, сәер тавыш белән:
– Син ни атлы? – дип сорады.
Алар һәммәсе аның исемен белеп алганнар, тик бу сүз башлау өчен генә кирәкле сорау иде. Шуны сизде булырга кирәк, Габдулла, теләр-теләмәс кенә, исемен әйтте.
– Ә син «әште-пеште» уйный беләсеңме?
Бар да «псык-псык» көлешеп куйдылар.
– Юк, мин каладагыча сызгыра беләм, – диде Габдулла һәм, ике бармагын авызына кабып, сызгырып күрсәтте. Малайлар, кызыксынып, аныңча эшләргә тырышып карадылар, ләкин барып чыкмады. – Сез урычча беләсезме? Мин урычча беләм, – диде Габдулла һәм тезеп алып китте: – нужек, хлип, ыспайт…
Малайлар бөтенләй гаҗәпкә калдылар. Кайсы башын, кайсы аягы белән аягын кашып куйды.
– Безнең дә кулсыз Гайнулла урычча белә, – диде малайларның олырагы.
– Нинди кулсыз?
– Шундый… Солдаттан кайткан…
– Безнең дә бистәдә солдаттан кайткан Сәхип бар… Аның мыеклары менә болай, «пуф» итеп торалар… Ул аларны гел бөтереп йөри. Үзе бик кызык сүзләр белә… «Дөнья куласа, әйләнә дә бер баса», – ди.
Балалар көлешеп куйдылар. Аннан алар аны инеш буена алып төштеләр һәм, чишенеп, һәркайсы үзенең суга сикерүен һәм йөзүен күрсәтергә ашыкты. Габдулла, су керми генә, аларны карап торды. Әхтәри дигәне, әлеге юантык малай, бака булып, аякларын бер җәеп, бер сузып йөзеп күрсәтте һәм балаларны да, Габдулланы да бик көлдерде.
Аннан алар, судан чыгып, яр буенда кызынып утырдылар.
– Каланың инеше зурмы? – дип сорады Сафуш исемле зур гына гәүдәле малай.
Габдулла «инеш» дигәч, Кабан күлен күз алдына китереп, мактаныбрак:
– Зур. Аның бер читеннән икенче чите күренми, – диде. Габдулла хыялына тулы ирек бирде һәм шаккатыргач инде, малайларны чынлап шаккатырырга булды. Ләкин аның бу теләге җитди генә бер тоткарлыкка очрады.
Әхтәри аңа каршы төште:
– Алай булгач, ул инеш булмый инде, диңгез була. Әнә кулсыз Гайнулла бит солдаттан шул диңгез ягында хезмәт итеп, төрек сугышында кулын өздереп кайткан. Менә ул сөйли! Диңгез артында кешеләр тормый, дию пәриләре генә тора, ди.
Габдулла бирешмәскә тырышты һәм, Сәхәбидән ишеткән әкиятен искә төшереп:
– Кабан күле артында да Убырлы карчык тора… Ул ел саен бер кызны бистәдән урлап алып китә. Аннан соң ул аларны суеп ашый…
Малайлар аны тагын кызыксынып тыңлый башладылар. Кечерәкләре, тезләрен күлмәкләре эченә ишергән хәлдә кочаклап, Габдулла янынарак елыштылар.
– Казанда мең завод бар, беләсеңме, – диде Габдулла. – Аларның берсе-берсе менә бу авыл хәтле бар. Морҗасы биш чакрым, төтене йөз… – Габдулла үзенең хыялына үзе үк ышанып дәвам итте: – Беләсезме, аларның хуҗалары «кәрлә» бит. Үзе бер карыш, сакалы мең карыш.
Балалар кызыксынып көлешеп куйдылар.
– Ә анда эшләүчеләрнең гәүдәләре зу-у-ур! Куллары менә мондый! – Ул үзе утырган бүрәнәне тотып күрсәтте. – Теге алтын чылбыр таккан «кәрлә» нәрсә куша, болар шуны җан-фәрман тыңлый…
– Тыңламаса нишли?
– Тыңламаса, теге «кәрлә» моның җилкәсенә сикереп менә дә тукмый.
Бу «җилкәсенә сикереп менү» турындагы уйдырма Габдулланың үзенә үк бик ошап куйды, һәм моның әкият кебек кызык килеп чыгуына үзе үк гаҗәпләнде.
Иң актыктан ул аларга Ибраһим байларның бакчасында күргән «бәхет кошы» турында сөйләде. Балаларга бу бөтенесеннән күбрәк ошады.
– Тик аларны тавык кебек үрчетеп булмый, алар йомырка салмый, – диде Габдулла.
– Ә ничек үрчиләр соң?
– Үрчеми, ул дөньяда өчәү-дүртәү генә. Аны сатып алып та булмый. Ул бәхетле кешеләрнең бакчасына үзе төшеп куна…
«Урак җитте, җәй бетте!» – ди крестьян. Җәй моның белән генә бетми, әлбәттә! Ул үзенең матурлыгы белән крестьянның күзенә күренми башлый, крестьянны авыр эш баса – ул шуны әйтә.
Сәгъди абзый бөтен өй эче белән, хәтта култык таяклы Саҗидәне дә ияртеп, уракка китте.
Кечкенә дип, Габдулланы уракка алмадылар. Аның Кырлайдагы шактый иркен башланган тормышы тагын да иркенәя төште.
Көнозын аны хәзер урамнан өйгә дәшеп алучы юк, теләсәң кайда гиз, теләсәң нәрсә эшлә! Йөри-йөри карыны ачкач кына, ул йөгереп кайта да, аның өчен генә бикләнми калдырылган тәрәзә аша кереп, үзенә дип ябып калдырылган җамаяктагы бәрәңгене һәм икмәкне ашап, тамак ялгап чыга. Өй белән ике арадагы бәйләнеш шуның белән хәл ителә. Калган көн иртәдән алып кичкә кадәр – аныкы!
Авыл буш, тын…
Ара-тирә инеш буенда казлар каңгылдап куя. Карчыклар, бакчага кергән кәҗәләрне куып, йомшак кына карганалар:
– Һай, сез, Алланың рәхмәтенә юлыккырлары! Һай, сез, аяклы казалар!..
– Әйдәгез, суган йолкабыз! – ди Әхтәри.
– Кемгә? – дип сорый төймә сыман күгелҗем күзле Тимри.
– Әнә Гаҗби әби казларны ындырдан гына куып чыгарсын, аңа күп кирәкми, хәзер алҗып кереп ята…
Чыннан да, Гаҗби әби, казларны куганнан соң, көчкә-көчкә генә атлап, өенә таба юнәлә. Түземсез малайлар (алар дүртәү) – Сафуш, Әхтәри, Тимри, Габдулла – карчыкның өенә кереп киткәнен дә көтмәстән, читән аша сикереп, бакчага тәгәрәшәләр. Ләкин күп тә үтми, Гаҗбинең күршесе Мәүлихә әби аларны күреп ала да барлы-юклы тавышы белән сөрән салырга тотына:
– Гаҗби, чык тизрәк, суганыңны йолкып бетерәләр!
Малайлар, әлбәттә, Гаҗби әбинең чыкканын көтеп тора алмыйлар, дәррәү үзләрен читәннең теге ягына ыргыталар. Габдулланың әле читән аша сикерү тәҗрибәсе юк, шуңа күрә ул ыштанының төбен читән казыгына эләктереп ерта. Әмма аның белән мавыгып торырга вакыт юк: Гаҗби әби, табагачын тотып, баскычына чыккан!
Ул әле бакчада кем барын аңлап та бетермәгән:
– Көш, рәхмәт төшкерләре, кәҗ-җә! – дип кычкыра ул. Аның бу бердәнбер эндәше казларны да, кәҗәләрне дә, бала-чаганы да куып җибәрү хезмәтен үти.
Габдулла чаба, ыштанының ертыгыннан аның ачык тәне ялтырап-ялтырап кала. Малайлар инеш чокырына томырылып төшәләр. Карчыкның күзеннән югалуларына тәмам ышангач кына, малайлар инеш чокырыннан башларын күтәрәләр һәм иркенләп тын алалар: арттан килүче юк… Аннан соң алар табышны парларга тотыналар.
– Минеке күбрәк, – ди Сафуш, кулындагы кыякларны санаган хәлдә, мактаныбрак, – өч, дүрт, биш, алты…
– Юк, минеке күбрәк, – ди Әхтәри, – минеке тугыз…
– Тугыз булса, синеке бәбкә суган, – ди Тимри, – минекеләр баш чыгарып килә, кара, нинди озыннар…
Габдулла әле аларның берсе белән дә ярыша алмый. Ул өчме, дүртме кыяк кына йолкып өлгерде, әмма аларын да, ыштанының ертыгы белән мавыгып, юлда коеп калдырды. Ләкин ул канәгать: эш сугандамыни? Эш – гадәттән тыш бер нәрсә эшләп, шуның кызыгын башкалар белән бүлешүдә…
Гаҗби әби, әлбәттә, түтәл янына барып җитә һәм ауган рәтләрен барлап чыга.
– Бакчи, – ди ул, үзалдына сукранып, – умырып алганнар бит, ә? Өлгергәнен генә йолыксалар ни булган? Юк бит, япь-яшь кыякларны ботарлап чыгарга кирәк! Аяклы казалар, Алланың рәхмәтенә юлыккырлары!
Ул арада малайлар суганнарын ашап бетергәннәр, күлмәк-ыштаннарын яр буенда калдырып, суга төшкәннәр…
Көн кызганнан-кыза. Инеш өстендәге биек тирәк, әлсерәп, ботакларын су өстенә салындырган. Су өстен каз, үрдәк көтүе чуарлый. Хәтта йөзә белми торган тавыклар да, инеш буена төшеп, шунда тибенеп йөриләр. Кызыл бозау инеш читендә, үз шәүләсенә үзе исе китеп, суга карап тора…
Бу вакытта малайларның ата-аналары, эсседән әлсерәп, кырда урак ура. Аларның чүмәлә ышыгына утырып хәл алырга да вакытлары юк. Аһ, хәзер, инеш буена барып, бит-кулны чылатасы, салкынча яр буенда утырып бераз ял итеп аласы иде!
Бу малайларның исләрендә дә юк. Алар, дөньяларын онытып, күлмәк-ыштаннары белән вак балык сөзәләр.
– Тимә, тимә! Теге якка чык, качырасың! Менә үзләре! Сөзеп ал тизрәк! Күтәр!
Су буена башка урамнардан җыелалар. Мәннәпләр тыкрыгыннан, дүрт-биш малай ияртеп, кулсыз Гайнулланың Бәхтие килеп чыга. Бу – теге, башына иске солдат фуражкасы киеп йөри торган, нәзек озын малай.
Китә су керү! Малайлар, авызларына кергән суны пошкырып, бөркә-бөркә йөзәләр, чумалар, су чәчрәтешәләр. Моннан бер генә сәгать элек төбе ялт итеп күренеп яткан Ия суы, ләм белән болганып, көрән төскә керә. Әмма аннан балалар чабаклар сыман тап-таза, ап-ак булып килеп чыгалар һәм тешләрен тешкә суга-суга киенәләр. Җылынгач һәм кибенгәч, алар карт тирәк ышыгына кереп утыралар да төрле кызыклар сөйләргә тотыналар. Монда тегермән буасына батып үлгән ялчы Рамазан өрәге дә, морҗадан ут тубалы булып очып чыга торган Имай бичурасы да, албасты, убыр, җен һәм шүрәлеләр – берсе дә калмый. Хыялый хикәяләр реаль вакыйгалар белән аралаша. Кем, каян солдаттан кайткан, кайчан, кем белән сугышкан, быел кайсы авылда кем Сабан туенда батыр чыккан? Көрәштә батыр чыгар өчен, нинди үләннең чәчәген җиде төн уртасында барып өзәргә, нинди үләннең тамырын икмәккә төеп ашарга һәм тагын әллә ниләр…
Ниһаять, кояш, карт тирәкнең икенче ягына чыгып, балаларны аннан да куа. Алар, Иягә килеп төшә торган Карлыган елгачыгы буйлап якын урманга китәләр. Кырлай урманы аларны үзенең бөтен җәйге матурлыгы һәм тулылыгы белән каршы ала. Ләкин балалар, эчкәре кермичә, урман кырындагы шомыртлыкта тукталу белән чикләнәләр. Ник дисәң, эчкәре керүнең вакыты алдарак әле: җиләк белән чикләвек өлгергәч… Шомырт агачларын шактый нык селкеткәннән соң, малайлар, шомырт ашап каралган тешләрен күрсәтеп көлешә-көлешә, авылга кайталар.
Урманнан чыгуга, аларны баеп килә торган кояшның бөтен төсләрен чагылдырган киң һәм биек күк чатыры каршы ала.
– Карагыз әле, карагыз болытларны! – дип кычкыра арадан берсе. Бар да болытларга карый.
Ак һәм күгелҗем болытлар, баеп бара торган кояш нурлары белән чолганып, кырык төскә кергән. Әнә алтын күбекләр, күпереп-күпереп, күкнең бер очыннан икенче очына таба менеп киткән. Аларның чит-читләрендә куе кызыл һәм җиңел генә алсу болытчыклар бер оешып, бер сирпелеп торалар…
– Әнә-әнә уң яктагысы – мәче башлы ябалак, – ди бер малай.
– Аның янәшәсендә ат. Әнә арбасы да бар, карагыз әле, – дип кычкыра икенчесе.
Малайлар болытларны кеше башларына, эткә, поши мөгезләренә охшаталар һәм аларны үзара бүлешеп бетерәләр:
– Ат минеке, минеке!
– Юк, әтәч синеке, ат минеке!
– Мин элек әйттем…
– Юк, мин элек әйттем…
Ул арада болытлар әкрен генә үзләренең рәвешләрен үзгәртәләр, бәхәс бер дә булмаган кебек тына.
Кояш бата. Аның баткан урыны бик озак янган күмер кебек көйрәп тора. Күмер суына, суына һәм офыкның ерак эңгерендә агачлар белән тегермән генә чекрәеп кала.
Зирексәр иңкүлегендәге басу өстенә сирень төсле күкселлек иңә. Ул һаман куера, куера… Көне буе алтын кебек саргаеп утырган иген кырлары хәзер, әкияттәге кебек, шәмәхә томанга күмелә баралар. Тик уртада Симетбаш юлының көрәнләнеп торган юл сызыгы ярылып кала… Юлдан, соры тузан томаны күтәреп, көтү кайта. Алда – сәрви куаклары, шомырт, миләш агачлары эченә күмелеп утырган Кырлай!..
Матур да, соклангыч та соң Кырлай! Җире белән дә, күге белән дә!..
Правообладателям!
Данное произведение размещено по согласованию с ООО "ЛитРес" (20% исходного текста). Если размещение книги нарушает чьи-либо права, то сообщите об этом.Читателям!
Оплатили, но не знаете что делать дальше?