Электронная библиотека » Хәсән Туфан » » онлайн чтение - страница 4

Текст книги "Каеннар сары иде"


  • Текст добавлен: 30 марта 2022, 09:41


Автор книги: Хәсән Туфан


Жанр: Современная русская литература, Современная проза


Возрастные ограничения: +16

сообщить о неприемлемом содержимом

Текущая страница: 4 (всего у книги 16 страниц) [доступный отрывок для чтения: 5 страниц]

Шрифт:
- 100% +
БАРМЫЙ ЛА
 
Бармый ла минем шигырьләр,
Бармый ла сиңа табан,
Адрессыз хатлар кебек тик,
Өстәлдә ята һаман.
 
 
Ничә тел таныш үзеңә:
Рус, француз, хәтта латин…
Ә туган телең китабын
Белмисең укый ләкин.
 
 
Мин, Сәйдәш булсам әгәр дә,
Көй генә язар идем:
Син аны укымыйча да
Тыңлап та аңлар идең.
 
 
Ә шигырь?
Шигырь, акыллым,
Баралмыйм сиңа табан:
Ничә ел сиңа дигән сер
Өстәлдә ята һаман…
 
«Ни өчендер күзгә, йөзгә түгел…»
 
Ни өчендер күзгә, йөзгә түгел,
Ә җәллад күк читкә каранып,
Сургучлатып пичәт баскан сыман
Чәнчеп куя җанны канатып…
 
 
Аннан көтә. Тыныч кына көтә,
Тозлый-тозлый шушы яраңны,
Йә Сократча, яки Есенинча,
Үз җаныңа кулың салганны…
 
1962
«Ишәк кебек тирән акыллы ул…»
 
Ишәк кебек тирән акыллы ул,
Сарык кебек зирәк иде, ди,
Андый кеше, – хәзер әйткән дә юк, –
Ул чакта да сирәк иде, ди.
 
 
Шәке дигән кеше бар иде, ди,
Бик тә башлы кеше иде, ди:
«Талда үсә икән чикләвек» дип
Әйткән кеше шушы инде, ди.
 
 
Шәке әйткән халык әйткән белән
Туры килүен килмәс иде, ди…
Ә шулай да
Үзен бирсә бирер,
Ә сүзен һич бирмәс иде, ди.
 
 
Дуга белән печән чабуда да,
Иләк белән якты ташуда да,
Каш ясыйм дип күзне чыгаруда
«Үз башым бар…» дия иде, ди.
 
 
Нинди генә эшкә тотынмасын,
Каш ясыйм дип, күзен чыгара, ди.
Кайда икән андый ир, кайда?
Бар икән, ди, шул андый Шәке,
Кайда булсын… – Америкада!
 
«Мәрәкәйнең – җитмеш китап…»
 
Мәрәкәйнең – җитмеш китап!
Ә Дәрдемәнднең… – бер генә…
«Бер»дә – мәңгелек; җитмештә –
Бер еллык гомер генә.
 
 
Азмы кәгазь киткән моңа?
Азмы акча – гонорар?
Бусы әле матди чыгым,
Бусы аның вак зарар.
 
 
Бу чыгымны ил кесәсе –
Ил иңе бар – күтәрә.
Иң зарарлы ягы аның
Малда түгел, бүтәндә.
 
 
Иң хәерсез ягы моның
Матди түгел, мәгънәви;
Укучының зәүкын, хисен
Җилгә суыра, жәлләми.
 
«Миңа инде дөнья үз хикмәтен…»
 
Миңа инде дөнья үз хикмәтен
Әйткән иде шактый күп кабат,
Расладыгыз сез дә менә шуны:
Рухи дуслык бакый шул фәкать!
 
 
Сүзегез дә сезнең, энекәшләр44
  Шигырь Наҗар Нәҗмигә, Гыйлемдар Рамазанов-ка, Шәриф Бикколга багышланган. (Ред.)


[Закрыть]
,
Үзегез дә шундый – мәңгелек:
Йөзегездән битәр, бәгърегездә
Иң мөкатдәс рухи ямьлелек.
 
 
Милләтләргә бүлгәләсәләр дә
Шагыйрьләрне һәрбер гасырда,
Безнең ишеләрнең «милләте»
Шигърият бит, дуслар, асылда.
 
 
Мәрәкәйләр, әрсез Әпкәләйләр
Тәрәзләрдән түргә узса да.
Алар «җаны» җиде ят бит безгә,
Гәрчә каны кардәш булса да.
 
 
Кагылмасын рухи кардәшлеккә
Фани дәртләр, фани өметләр.
Теге дөньяда да йә «яшисе»,
Йә «үләсе» бар бит, егетләр.
 
 
Нәкъ бер төптән үскән каеннар күк,
Бер зәминнән безнең бу җаннар.
Менә шулай сезне Казанда мин
Сагына-сагына яшим, туганнар.
 
1963
ТУКАЙ ЗАЛЫ
 
Ташламаган, ваз кичмәгән өчен,
Азмыни сез михнәт чиккәнсез…
Мәрхүмнәрне эзләп йөрегәндәй,
Сез бу залга килеп керәсез.
 
 
Әминә55
  Әминә Җәлил, Сәрвәр Әдһәмова, Жанна Нигъмәти – язучы хатыннары.


[Закрыть]
гел, берәр сәбәп табып
Килеп чыкса Казан ягына,
Нәрсәнедер шунда табар сыман
Ашкынадыр Тукай залына.
 
 
Сәрвәр66
  Әминә Җәлил, Сәрвәр Әдһәмова, Жанна Нигъмәти – язучы хатыннары.


[Закрыть]
килеп керә шушы залга
Һәм, күзләрен төбәп каядыр,
Уйга кала. Бәлки, Кавиның ул
Теге чорда менә шушы залда
Елаганын искә аладыр…
 
 
Жанна77
  Әминә Җәлил, Сәрвәр Әдһәмова, Жанна Нигъмәти – язучы хатыннары.


[Закрыть]
килеп керә, сүз куйгандай,
Тиз-тиз, җитез адымнар белән:
Әйтерсең лә күрешә алачак ул
Монда тагын Галимҗан белән.
 
 
Заһидә ханым… Аның ал йөзендә
Нәфис моң да, алсу елмаю.
Ә күңелдә?.. Кәрим абый өчен
Чиксез сагыш анда, моң, яну…
 
 
…Мин… ишеккә карап куям һаман:
Әйтерсең Лу88
  Луиза Салиәсгарова – Хәсән Туфан хатыны.


[Закрыть]
ролен үтәр дә,
Гримнарын сөртеп, ашыга-ашыга,
Театрдан чыгып китәр дә
 
 
Йөгереп-очып килеп керер кебек
Безнең белән бәйрәм итәргә…
Көтәргә мин аны күнеккәнмен.
Язмыш – бары мәңге көтәргә…
 
1963
«Син сорама, мине жәлләсәң…»
 
Син сорама, мине жәлләсәң,
Җәлладларның ниләр кылганын:
Мин җавапның әйтермен бары
Трибуналга илтә торганын.
 
 
Сорама син: «Кем ул Иуда?
Анысы тагын нинди Шаһгали?»
Сорама син, мине жәлләсәң.
Юк, ярамый, җаным, ярамый!
 
 
Хәтерләтмә, мине жәлләсәң.
Сорама син алар заманын
Һәм «Особо секретно» дигән
Кәгазьдәге үлем карарын…
 
 
Председатель – урыс, Урусов,
Ярдәмчесе – татар, Галләми.
Урусовы атмас урынсыз,
Ә Галләмов ата, жәлләми…
 
 
Юк, сөйләтмә, мине жәлләсәң,
Җәлладларның ниләр кылганын:
Мин җавапның әйтәләм бары
Трибуналга илтә торганын.
 
 
Минем анда барасым килми,
Шәрә гүрдә каласым килми,
Моабиттан Моабит базда –
Подвалларда катасым килми.
 
АНТИМИРДА ТҮГЕЛ

Белла Ахмадуллинага


1
 
Тукай залы.
Халык һәм шагыйрь
Очраштылар тәү кат
Күзгә-күз.
Ике як та
Сүзсез елмайды:
Карасана, нинди үз лә үз!..
 
 
Тынып торды, кыймаган сыман
Эндәшергә-исәнләшергә,
Кабатланмас гүзәл гаҗәп мәл
Калсын диптер, бәлки, хәтердә,
Туктап торды…
 
 
Антимирда түгел, ә Җирдә,
Шыгрым тулы залда, Казанда
Туктап торды заман күпмедер
Халык белән синең арада,
Исеңдәме шушы гүзәл мәл?!
 
 
Аннан… Синең тылсымлы тавыш
Ал чишмәдәй акты да акты.
Сак белән Сок беренче тапкыр
Әйтерсең лә бер-берсен тапты.
 
 
Истә һаман шушы гүзәл мәл.
Исеңдәдер, бәлки, синең дә?
Табар ул бер, табар чагылышын,
Тапмый калмас синең шигырьдә…
 
2
 
Әхәт агай кызы икәнең
Чатнап тора агат күзеңдә.
Тап түгел бу, сеңел, тап түгел,
Тик матур миң шигъри йөзеңдә.
Ода түгел, Белла, бу сиңа,
Андый чагым күптән таланды.
Син шул яктан күбрәк үз миңа:
Яратам мин һәр чын талантны!
 
 
Аргамакны иярли алу
Татаркага авыр эш түгел:
Иярлә дә… Пегас – әдәби
Сабан туйларында чап, сеңел! –
Ат өстендә үскән халыкка
Пегасы да бер дә ят түгел!
 
 
Ышанычлы, башлы сеңел син,
Сиңа серне чишәргә мөмкин:
Син дигәндә Пегас суярга,
Рубиконны кичәргә мөмкин!
 
 
Синнән яшерен сүзләр юк минем,
Җан капкасы шар ачык сиңа.
Утырыйк әле, әйдә, сеңелкәй,
Туганнарча сайрашып кына.
 
 
Модернизм шәкертләренең
Атасы да, алласы да күп.
Чын шигырьгә хезмәтче булыйк,
Анна апаң Ахматова күк!
 
 
Модернистка җаный булганчы,
Асрау булу шәбрәк Пушкинга!
Нотация түгел, билләһи,
Киңәш кенә, Белла, бу сиңа…
 

3

 
Тарих бирдек менә бүләкләп,
«Татарыңны таны…», янәсе,
Вакыйгасы иске булса да,
Бүгенгечә анда һәммәсе!
 
 
Укы, сеңел, ләкин чамала:
Хәтере йомшак никтер Тарихның:
Усал ягын онытмаса да,
Яхшы ягын күрми халыкның.
 
 
Модернизм бунтарьларына
Аларга тик ирек бир генә,
Монархистик темалар чәйнәп,
Гайбәт сата алар шигырьдә:
 
 
Монархистлар йомышын гүя
Монашкалар рәхмәте өчен
Үтәп,
Азмы әле иҗатта
Басурманлык йонын «тетүче»?..
 
 
Җай таба да гүя тибә ул
Бакчадагы сабый балага,
Җиде йөз ел гына… элгәре
Тигәнсез, дип, безнең бабага!..
 
 
Шактый кыю колак салалар
Кликушалар биргән наказга.
Нигә шундый кыю булмаска?! –
«Антимир»ы бар ич запаста!..
 
 
Космополит алар. Шулай да,
Монархистча яшәп иҗатта,
Шовинистлар заказын үти,
Басурманны туглап китапта…
 
 
4 Милли тема – четерек нәрсә ул.
Җитте! Баста! Күчәм общийга…
Юк, «ур-ра!» да, бүтән дә түгел,
Сәлам генә, Белла, бу сиңа…
 
 
«Һава ничек, – дисең, – Казанда?»
Санап була сафка, әйбәткә:
Үрчи алмый мондый һавада
Модернистик вирус, әлбәттә.
 
 
Илгә күптән таныш нәрсә ич
Модернистлар «азат» формасы:
Фил сөягемени?! – эрзац бит
Ул «башня»ның арматурасы!
 
 
Тырыша алар импорт фикердән
Шактый сәер товар ясарга,
Бәлки, юллар табар әле, дип,
Экспортка – «иркен базарга…»
 
 
Космополит алар, асылда,
Ә яшиләр Совет илендә,
Кликушалар наказын үтәп,
Кыйбласызлык туглап шигырьдә.
 
 
Модернизм кустарьларының
Алласы да, ватаны да күп…
Бизә белик без дә шулардан,
Анна апаң Ахматова күк.
 
 
Нигә безгә Анна ападан һәм
Пушкиннан үрнәк алмаска?!
Традиция ватанчысы без,
«Антимир» юк безнең Запаста.
 
 
Юк, үгет тә, бүтән дә түгел,
Тик үз итеп әйтү бу сиңа:
Битникларга муза булганчы,
Асрау булу яхшы Пушкинга!..
 
1965
АМБРАЗУРА ОЯЛА
 
«Менә гөмбәз, – ди ул, –
Нинди гүзәл,
Нәкъ кояш күк балкылдап тора!
Тик бер генә тонна алтын китте
Тутыкларын ялтыратырга.
 
 
Пароходтан, алтмыш чакрымлаптан
Күргәнсездер, бәлки, иптәшләр,
Кояш кебек булып балкып тора
Менә шушы алтын гөмбәзләр».
 
 
Элеккеге империябезнең
Типик кызы бугай безнең гид:
Әстерханның борынгысын мактый:
«Сезнең Казан шундый түгел», – дип.
 
 
Гид кызыйга
Бу хәл турында без
Әйтмәсәк тә берни әлегә,
Тик… Себердә алтын казып үлгән
Декабристлар калка хәтердә…
 
 
Ташлар…
Халык каны тамган таплар
Юылган да инде аларда,
Ояла күк һәрбер амбразура
Ил күзенә туры карарга,
Ояла.
 
 
Исеңдәдер бунтарь халыкларың,
Люмпеннарың синең, Әстерхан?..
Шул ташларга ышыкланып, тиран
Азмы аткан, азмы астырган!
 
 
«Вак халык юк, – дисең дә бит, кызый, –
Бар да инде тигез», – дисең дә,
Һәрбер вакның – Рәсәй төрмәсендә
Кимсетелгән көне исендә.
 
1966
«Кайберәүләр «күчмә халык ул» дип…»
 
Кайберәүләр «күчмә халык ул» дип
Бутаса да синең тарихны,
Җир эшендә синең, Туган илем,
Меңәр еллык стаж бар инде.
 
 
Җир астында күмелеп ята әле
Азмы гасыры синең стажның.
Юк, кыргыйлар түгел,
Йә эллиннар,
Йә хеттлардыр99
  Хеттлар – Кече Азиядә яшәүче халык.


[Закрыть]
синең остазың.
 
1966
ТИМЕРХАН МОНОЛОГЫ
 
Сорады Себер нараты:
– Исемкәй ничек синең?
– Гибрид тә, Гыйфрит тә түгел,
Тимерхан минем исем.
 
 
Сискәнеп куйды нараткай…
Киңәшә, чамалаша:
– И малай, безнең заманда
Бу исем «янар» ласа!
 
 
– Кайгырма, нарат, – мин әйтәм, –
Бу исем – хәйран исем:
Ханымны төшерсәләр дә,
Тимерем кала минем…
 
 
Сорады Карел каены:
– Кайларда туган ягың? –
Илкәем кайда икәнне
Беләсе килә аның…
 
 
– Кайларда булса да минем
Дөньяга килгән җирем,
Туган тел инде, каенкай,
Туган тел – минем Илем…
 
 
Сорамый Ялта чинары,
Сорамый… Димәк, белә.
Эндәшә миңа бары ул,
Үз итеп, ипләп кенә:
 
 
– Яшисең җирдә, димәк, син
Нәкъ чегән иптәш сыман…
– Нишлим соң, язмыш шулай, – дип,
Тик кенә тыңлап торам…
 
 
Ә миләш, Валдай миләше,
Бер гибрид, метис миләш:
«Минемчә яшә, Тимер!» дип,
Бирмәкче миңа киңәш…
 
 
…Кайларда булса да минем
Дөньяга килгән җирем,
И газиз нәфис туган тел,
Син минем Туган илем.
 
 
Денем син, бәгърем, туган тел,
Күрәсең, шуңа күрә
Башымны идерсәләр дә,
Йөрәгем аягүрә лә,
Йөрәгем аягүрә.
 
1966
ТУГАН ТЕЛ ТУРЫНДА ҖЫРЛАР
1
 
И телем, сансыз гасырны
Исән-сау кичкән телем!
Сыкраулар теле түгел син,
Күкрәүләр теле бүген.
 
 
И безнең батыр телебез,
И безнең гәүһәр мирас!
Күпләрне күргән башыңны
Инде син күтәр бераз.
 
2
 
Тарихым истәлеге син,
Болгарым истәлеге,
Гасырлар аша үтелгән
Юлларым истәлеге.
 
 
Чишмәләр исән чагында,
Иделләр кибәмени?
Гасырлар күммәде сине,
Дәверләр күмәмени?
 
 
Иңгә-иң безнең теләкләр,
Кулга-кул уйларыбыз,
Якты язмышларга таба
Барасы юлларыбыз.
 
 
Син минем тере тарихым,
Син минем киләчәгем,
Тик синдә, газиз туган тел,
Бәхеткә җитәчәгем.
 
 
И телем, синдә нәфислек
Чишмәсе кибәрмени?
Гасырлар сиңа тимәде,
Дәверләр тиярмени?
 
«Йөрмә син шушы аланда…»
 
Йөрмә син шушы аланда,
Усаклар гашыйк сиңа.
Алмагач та… шулай икән,
Ни кала инде миңа?!
 
 
Табылдың, таптым дигәндәй
Карама әле шулай:
Керфекләр талганчы карау
Үкенечкә, диләр бугай…
 
 
Көннәрем якты булса да,
Төннәрем караңгырак,
Йөзләрең якты ласа ич,
Шул төннәрем яктылат.
 
 
Яраткан сине табигать,
Багышлап бөтен көчен,
Тынмасын минем йөрәгем,
Тынмасын янсын өчен!
 
 
Янарлык дәртең барында,
Әйдә, ян, дөрлә, йөрәк!
Якты да җылы бу чорга
Өчләтә күбрәк кирәк.
 
1967
«…Зур талантлар тумас… Халык бетә…»
 
…Зур талантлар тумас… Халык бетә…
«Соңгы могиканнар болар» диде
Безне кайбер полит сабыйлар.
Юк, саннардан түгел, көрәшләрдән –
Давыллардан туа Һадилар.
 
 
Бер халык та әзерләнми җирдә
Мәхкүм хәлдә мәрхүм булырга.
Бүгенгесе көндә вак халык юк,
Көрәшләрдә кайный бу дөнья.
 
1967
«Классикларның васыятен үтәп…»
 
Классикларның васыятен үтәп
Илгә әйткән һәрбер сүзеңә
Берәүләрнең кәефе кырылса да,
Йөз меңнәрнең күңеле сөенә.
 
 
Син – шагыйрьлек нәсел-нәсәбеннән
Миңа күчкән серле вәкаләт,
Бер мең еллык рухи хәзинәне
Киләчәккә илткән әманәт.
 
 
Бар әле ул синең рухи кальгаң,
Ил барында ул бар һаман да.
Ышан миңа: ул – шул әманәткә
Турылык дигән керсез иманда.
 
 
Эндәш кенә безнең остазларга,
Ышанычың җуйган чагыңда –
Үткән яшьлек гүя кире кайта,
Җанда тагын илһам кабына.
 
 
Таныр өчен илнең остазларын,
Кирәк түгел набат кагарга.
Исемнәре балкый пароль булып
Рухи кальгаң капкаларында…
 
И ӘНИЛӘР
1
 
Сезнең сөт аша, әниләр,
Изге сөт аша керә
Сүзе дә илнең, үзе дә
Сабыйлар йөрәгенә,
Сезнең сөт белән керә.
 
 
Әниләр күңеле шикелле
Изге сөт, ап-ак сөт ул,
Яманлык вирусларыннан
Арынган саф, пакь сөт ул,
Изге сөт, ап-ак сөт ул!
 
 
Әманәт булып иленнән
Һәр гүзәл, әйбәт гадәт
Бәгъренә күчә баланың,
Тик сезнең аша, әниләр,
Сезнең сөт аша фәкать.
 
2
 
Балалар үсә баралар,
Киңәя канатлары.
Очалар дөнья эченә,
Озатып, елап каласыз
Шатлыктан бугай бары.
 
 
Очканда әйтеп каласыз:
«И газиз бала, бала!
Агыма – имгән сөтеңә
Кунмасын иде кара,
Истә тот, газиз бала».
 
3
 
Күтәрә сезнең күңелне
Чын кеше булганнары,
Үзенең илдәшләренә
Иш булып туганнары,
Ак сөткә һичбер корымны
Кундырмый торганнары.
 
 
Сыздыра сезнең бәгырьне
Тереләй үлгәннәре:
Үзенә, иле сүзенә
Хөрмәте сүнгәннәре,
«Әнкәем» дияр урында
Тик «маман» дигәннәре…
 
 
Үзе дә илнең, сүзе дә
Сабыйлар йөрәгенә
Сезнең сөт аша, әниләр,
Изге сөт аша керә
Сабыйның йөрәгенә.
 
1968
«Оч, күңел, оч сәлам канатында…»
 
Оч, күңел, оч сәлам канатында,
Бар син бүген, бар син Өфегә.
Алмаз чикләвекне хәтерләткән
Наҗар дигән асыл энемә.
 
 
Үземдәме, замандамы гаеп –
Булмады ла синдәй малаем.
…Бу дөньяда синең барлыгыңа
Сөенеп яши Туфан агаең.
 
1968
«Гасыр үтәр, бәлки, чорлар үтәр…»
 
Гасыр үтәр, бәлки, чорлар үтәр,
Син дә бергә үтә барырсың.
Уяныр да, бәлки, нәсел хисе,
Сискәнеп бер уйга калырсың.
 
 
Барлык милләт күптән күчкән булыр
Җирнең олы, көчле теленә.
Кайберсенең әле исеме калган,
Кайберсеннән – берәр көй генә.
 
 
Меңләп телдә киңәшсә дә, алар,
Яңа чорга кергән чагында,
Тик бер телле телгә әверелгәннәр,
Сыйфат санга күчкән чагында.
 
 
Өч мең елдан соң да
Телен тапкан,
Үз теленә кайткан илләр бар.
Тарихыңның башларына бак та
Гыйбрәтләр ал син дә, легендар.
 
 
Тибәрсә дә, этәрсә дә читкә,
Тарих, бабаларың искә ал:
Китмә, күчмә, бер карыш та чикмә,
Үз Тукаең барган юлда кал.
 
 
Ни күрсәң дә,
Берәм-берәм түгел,
Бергә күтәр, бергә чыда син,
Еласаң да әгәр берәр чорда,
Алты миллион, бергә ела син.
 
 
Иләс нәфсе киңәшләрен түгел,
Җаның-бәгърең әмерен искә ал:
Китмә, купма – бер карыш та күчмә,
Тукай баскан җирдә – Илдә кал!
 
 
Безнең җанда урын юк та инде
Һичбер нинди күккә, Ходайга,
Язмыш дигән нәрсә ил башына
Югарыдан төшә шулай да.
 
 
Дәвер – бүтән,
Һәм аның да инде
Бүтәнчәрәк Столыпины:
«Үзең теләп кит син телеңнән», – дип,
«Көчләмичә» кыскалый инде, –
Үз теленнән күчерешкән кулны
Тәбрик итеп кыскалый инде. –
 
 
Метислашып бетсәң дә син әгәр,
Калсаң да тик гибрид кына булып,
Чәчкәсе бул асыл тамырның:
Каралганы – Карамзины түгел,
Каракозовы бул каныңның!
 
««Мең шөкерләр итми ярыймыни…»
 
«Мең шөкерләр итми ярыймыни,
Туган телем, һаман сау булгач!»
Дигән сыман, дөнья яңгыратып
Сиптерә җыр сары сандугач.
 
 
Кыр казлары кайсы күлләрдәндер
«Къ»лы, «гъ»лы телдә һаман да,
Каңгылдашып, гүя микрофоннан
Сәлам әйтә яңа заманга.
 
 
Гибридлашып беткән булсалар да
Көнбагышлар, киндер, бодайлар,
Ничек итеп бирешмәгәннәр соң
Кошлар – сандугачлар, тургайлар?!
 
ГАЗӘЛЛӘР
(Хафиздан)
1
 
Хәтерлә син дуслар белән бергә мәлне,
Ул көннәрдә безнең ниләр күргәннәрне;
 
 
Бүген инде – очрашулар читен чорда –
Искә төшер сине өзелеп сөйгәннәрне…
 
 
Хәтерлә син, иренне гамь көйдергәндә,
«Дускай, бераз авыз итче!..» дигәннәрне…
 
 
Искә ал син, йөрәккәем, чын дусларны,
Бу көннәрдә кайгы йотып йөргәннәрне…
 
 
Онытма син: шундый авыр көннәрдә дә
Хаклык улы була белгән ирәннәрне…
 
 
Зандерудның елгаларын хәтерлә син,
Күреп бүген күздән яшьләр түккәннәрне…
 
 
Чын дусларны искә төшер бүген, шагыйрь,
Зинданда да серне саклый белгәннәрне…
 
2
 
Монафикълык тулган һәрбер өйгә хәзер,
Намус, вөҗдан, кемдә бар соң, кемдә хәзер?!
 
 
Һәрбер даһи, урамдагы хәерче күк,
Башын инде ахмакларга ия хәзер.
 
 
Ихтирамга лаек булган һәрбер кеше
Кайгыларга батып гомер сөрә хәзер.
 
 
Кабахәтнең хәле әйбәт: нәҗес малга
Заман инде алтын бәя бирә хәзер.
 
 
Йөрәкләргә азык була алган шигырь
Иң кадерсез нәрсә инде илдә хәзер, –
 
 
Заман инде Санаидай шагыйрьгә дә
Ашны түгел, ташны тәкъдим итә хәзер…
 
 
Кичә миңа акыл шундый киңәш бирде:
«Сиңа шушы фәкыйрьлегең җилән хәзер!»
 
 
Заман хәлен төшен дә син, дөмек, шагыйрь,
Шунда гына бераз артыр синең кадер…
 
3
 
Ул яшәгән тарафларга бар да син, җил,
Хәлләремне сөйләп килче аңа син, җил.
 
 
Сөйлә минем кайдалыкны, кайгыларны…
Тик аны да сагышларга салма син, җил.
 
УРЫНСЫЗ БӘХӘС
(Румидән)
 
Аңлашмаулар талашуга барып җитә,
Иң сыналган дусларны да дошман итә:
 
 
Һәрнәрсәнең бүтән телдә исме башка,
Аңлашмасаң, шул бер сүз дә җитә башка…
 
 
Килә юлдан, тыныч кына сөйләшкәләп,
Дүрт якын дус: төрек, грек, фарсы, гарәп.
 
 
Очрады да ниндидер бер яхшы бәндә,
Бүләк итте бу дүрт дуска көмеш тәңкә.
 
 
Фарсы әйтте: «Базарга без барыйк, дуслар,
Бу акчага ангур алып ашыйк, дуслар!»
 
 
Гарәп әйтте: «Төкерәм синең ангурыңа,
Әнаб тәмле, әйдә, әнаб алыйк моңа!..»
 
 
Төрек әйтте: «Болар – бары буш әңгәмә,
Йөзем тәмле, йөзем алыйк бу тәңкәгә!..»
 
 
Грек әйтте: «Өчегез дә ахмак бәндә:
Эстафильдән тәмле нәрсә бармы әллә?!»
 
 
Шулай итеп, болар шундый кызыштылар,
Хәлдән таеп егылганчы сугыштылар.
 
 
Барсына да кирәк юкса бары йөзем,
Тик бүтәнчә әйтә алар «йөзем» сүзен.
 
 
Тик шул сүзне белмәүләре аркасында
Шактый төште һәрберсенең аркасына.
 
 
Булса иде әгәр шунда күпне белгән,
Килештергән булыр иде бер сүз белән.
 
 
Әйтер иде: «Бирегезче тәңкәгезне,
Килештерим әле сезнең һәммәгезне!
 
 
Киттек, әйдә, кибетчегә керик әле,
Кем ни тели, шуны алып бирим әле!»
 
 
Тинтәк сүзләр илтә илне сугышларга,
Минем сүзләр дәшә сезне дуслыкларга.
 
«Ни фәне юк иде, ни галиме…»
 
Ни фәне юк иде, ни галиме
Җыр теленең, шигырь теленең:
Төштә генә күрде Мәрҗаниләр
«Күпне күргән» телнең бу көнен.
 
 
Ә шулай да гади гамәл түгел
Фән дотларын яулап алулар,
Тел фронты көрәшләрендә дә
Ук астында исән калулар…
 
 
Туган илен сагынып ята-ята,
Оксфордлар, Сорбонналарда
Саргаешып беткән Сарайлар
Кайта инде асыл ватанга.
 
 
Ничә гасыр буе көтте күпләр
Туган телнең дарелфөнүнен1010
  Дарелфөнүн – университет.


[Закрыть]
!
Эшкә ашкан газиз өмете ул
Ничә дәвер, ничә буынның!
 
 
Гасырларның канлы катламына
Күмелеп калган шагыйрь бабалар
Безнең кафедраның туфрагына,
Туган йортка кайта баралар.
 
1969
ИЛ
 
Тираннарны тинтерәтүләрен
Онытылгандыр инде дисеңме?
Сүгенә-сүгенә әле алар һаман
«Искә ала» синең исемне!
 
 
Без күрмәдек.
Әмма илбасарны
Кыскан да син, кискән, билгеле.
Нух чорында кысылганнар юкса
Бу көндә дә «елар» идеме?
 
 
Тормыш үзе биргән гадәтеңне
Кем танымый аны, кем белми:
Йә җиңелә татар, йә җиңә ул,
Ә бирелми, әмма бирелми.
 
1969
«Монголын, һунын даланың…»
 
Монголын, һунын даланың
Әвәләп бергә барын,
Тоткан да заман «ямаган»
Татарга шулар «дан»ын.
 
 
Тарихның шушы исемгә
Сылаган ялалары,
Төзәлмәс яра шикелле,
Бүген дә яна әле.
 
 
Таптаган каткан киездә
Гарепне Батый тезе:
Ничәмә миллион митиста
Әле дә яши төсе…
 
 
Җиде йөз еллык фактның
Гайбәтен сата-сата,
Кызлары тагын татарның
Килгәнен көтеп ята.
 
ГАФУ ИТ МИНЕ
(Кырым шагыйре Чиркәз Алидән)
 
Кабрең кай җирдә,
Кем белә аны –
Үлгән җиреңне тапмадым, әни!
Соңгы сүзеңне
Ишетми калдым –
Тайга эченнән кайтмадың, әни.
 
 
Миңа әкиятләр
Сөйли идең син
Балачагымда аю турында.
– Җиләкләр җыеп
Кайтыйм, – дип киттең,–
Ләкин кайтмадың киткән урынга.
 
 
Ни булды сиңа?
Белмибез аны…
Сине баткаклар упкандыр, бәлки?
Синең йөрәкне
Чал тайгаларның
Ач аюлары йоткандыр, бәлки?
 
 
Шуңа күрә мин
Кабреңә түгел,
Тез чүгәм бүген рухың алдында.
Шулай да сине
Исән-сау итеп
Яшәтәм, әни, һаман җанымда.
 
 
Рәнҗемә миңа,
Гафу ит, әни,
Сине тик шулай хәтерләвемне.
Бер һәйкәл итеп
Кабул ит, әни,
Күз яшем тулган сәтерләремне.
 
«Бу елларда мин дә шулай инде…»
 
Бу елларда мин дә шулай инде:
Бер йокыда җиде уянам!
Урман өсләрендә җил тузына,
Мин уйланам… һаман уйланам…
 
 
Кул озата кайчак өермәләр –
Сугылып карый өлкән имәнгә,
Кубарып ук ташлардай итенә…
Ташлар иде – тамыр тирәндә!
 
 
Без – давылда: очрашкалый башлар
Нәкъ шундый ук ямьсез фактка.
Тик… соңлаган, шом җил өлгермәгән
Тамыр шактый өстә вакытта.
 
 
Һичбер нинди кара өермә дә,
Аласы да безне егалмый –
Тамыр тирән безнең! Җирлек бакый!
Хаклык – бездә, хаклык югалмый.
 
 
Без түбәннән – җирдән күтәрелдек.
Азмы юлда азап чикмәдек?!
Кайсы фасикъ инде вата алсын:
Без – алмаз күк каты чикләвек!
 
 
Тукмады соң дөнья! – Үртәнмибез:
Без табышта калдык, табышта!
Рәхмәт аңа, безне изә торгач,
Чыныктырып үткән язмышка!
 
 
Без пыяла түгел, чатнамадык!
Аткан ташлар коелып төштеләр.
Безгә тигән саен, теләктәшләр,
Яклаучылар санда үстеләр.
 
 
Күкрәк түгел,
Йөзгә, күзгә басып,
Кара максатына
 
 
Ирешмәкче булган битсезләр,
Безне белгән ничә меңнәр өчен
Без – мәгънәви һәйкәл!
Сез кемнәр?!
 
 
Ялкынланып
Рухи Алыплардан,
Таш билгеләр калган төбәктә
Нурланабыз:
Алар васыять иткән
Гүзәл гамь бар безнең йөрәктә!..
 
«Син әйттең…»
(Есениннан)
 
Син әйттең: «Сәгъди, – дидең син, –
Үпкән тик түштән бары.
Белермен, Алла боерса,
Бераздан мин дә аны!»
 
 
Җырладың Ефрат ягыннан:
«Гөл – кыздан чибәр», – дидең.
Маллырак булсам әгәр, мин
Бүтән җыр җырлар идем.
 
 
Гөлләрне тапар идем мин! –
Шыр калсын, әйдә, түтәл:
Булмасын илдә, Шаһәнәм,
Шәбрәкләр синнән бүтән.
 
 
Борчыма инде мине син
Тик серле вәгъдә белән.
Мин шагыйрь булып туганмын,
Бәс, шагыйрь булып үбәм.
 
«Илкәемнең язгы гөлкәйләре…»
 
Илкәемнең язгы гөлкәйләре
Адашлар шул синең исемгә.
Сүзсез генә, керфек сирпеп кенә
Әйткәннәрең истә, исемдә.
Керфек сүзкәйләре күңелле!
Кыскартырлар, дидем, гомерне…
 
 
Тылсымлыдыр, бәлки, синең күзләр, –
Нишләттең соң әле син мине:
Җитмешемне ташлап китеп, менә
Унҗидемә кайттым шикелле!
 
КАЙТЫП КИЛӘ ИДЕК
 
…Үткән чордан кайтып килә идек
Илебезнең Киләчәгенә,
Киңәшләшеп утырып алдык бераз
Кипарислар күләгәсендә.
 
 
Ә чал Диңгез, никтер дулкынланып,
Яр читенә якын килгәләп,
Безнең гәпне тыңлаштыра бугай,
Ара-тирә «хуп, хуп!..» дигәләп.
 
 
Чинарлар да
Тыңлап тора сыман
Диңгезне дә, безнең гәпне дә.
Башкорт, татар һәм дә балкар гәбен
Төшенәләр, ахры, әле дә.
 
1970
ТИК СӘЛАМ БУ
 
Тарихтагы канлы тауларның
Түбәсендә – ядкяр каберләр.
Өсләрендә – гамьсез әремнәр…
Моңарчы да килгән, киткәннәр,
Моннан соң да килер дәверләр.
 
 
Ияргәнне түгел, әле дә
Иярткәнне хәтерли заман.
Арка куеп түгел, давылга
Күкрәп керү хәерле һаман.
 
 
Ексалар да, тора да баса,
Турая да чәчәк ата бит,
Лев Толстой агабызны да
Сокландырган чая татарник!
 
 
Җан яланбаш, рухың ап-ачык!
Каналсаң да, көбә кимисең.
«Как бы чего…» дия белмисең,
Ил бәгъренең ораны булып
Гамьсезлеккә тынгы бирмисең.
 
 
Сәлам генә әле бу синең
Көчле, дәртле, моңлы җаныңа;
Нафталинсыз хиснең, фикернең,
Яшен кебек яшьнәп яшәүнең
Тукайчысы булуларыңа.
 
 
Тарихтагы юллар буенда
Ташбилгеләр – ядкяр каберләр,
Безгәчә дә килеп-киткәннәр,
Бездән соң да килер дәверләр.
 

Страницы книги >> Предыдущая | 1 2 3 4 5 | Следующая
  • 0 Оценок: 0

Правообладателям!

Данное произведение размещено по согласованию с ООО "ЛитРес" (20% исходного текста). Если размещение книги нарушает чьи-либо права, то сообщите об этом.

Читателям!

Оплатили, но не знаете что делать дальше?


Популярные книги за неделю


Рекомендации