Электронная библиотека » Хәсән Туфан » » онлайн чтение - страница 5

Текст книги "Каеннар сары иде"


  • Текст добавлен: 30 марта 2022, 09:41


Автор книги: Хәсән Туфан


Жанр: Современная русская литература, Современная проза


Возрастные ограничения: +16

сообщить о неприемлемом содержимом

Текущая страница: 5 (всего у книги 16 страниц) [доступный отрывок для чтения: 5 страниц]

Шрифт:
- 100% +
АБЫЙЛАР БАР ИДЕ
 
Давыллы юллардан, түбәннән
Тауларга юнәлгән елларда,
Даһилар шикелле гадиләр –
Абыйлар бар иде дөньяда.
 
 
Тыныч та, гамьсез дә идек без,
Юлны бит абыйлар күзәтә.
Без, яшьләр, читкәрәк юнәлсәк,
Өлкәннәр кыйбланы күрсәтә…
 
 
Йолдызлар шикелле уяулар,
Утлары урамга сирпелә.
Киңәшләр кирәксә, төнлә дә
Классик ишеккә чирт кенә…
 
 
Инде без – үзебез аксакал,
Инде без – үзебез олылар:
Һай, авыр миссия икән ул –
Олылар диярлек булулар…
 
 
…Әле дә, әле дә, абыйлар,
Юлларда бураннар, төннәр бар,
Сезнең дәү кулларга баш куеп,
Киңәшләр сорыйсы көннәр бар!
 
 
Кайда сез, Галимҗан,
Әмирхан абыйлар…
 
1972
МИН ТЕРЕ БИТ ӘЛЕ
 
Була, кордаш, шундый читен кичләр.
Җанга терәк кирәк чагында,
Такташ та юк инде, Кутуй да юк,
Барып чыгып ишек шакырга…
 
 
Әйтә торган иде безгә Такташ,
Ярым җитди, ярым шаярып:
– Бу дөньяда бәндә күп тә күбен,
Таяныч аз, кәбәм, таяныч.
 
 
Гомер юлы тигез асфальт түгел,
Чокыр да бар кайбер урында…
Абынырбыз да әле, егылырбыз да,
Торырбыз да, Алла боерса…
 
 
Яшь талантлар башы аша үтеп,
Шабашниклар үрли шигырьгә.
Кул бирергә түгел, сүз кушарга
Җирәнәсең шулар ишегә…
 
 
Шулай дия иде безгә Һади,
Ярым җитди, ярым шаярып.
Такташ кебекләрнең сирәклеге
Аяныч шул, дускай, аяныч.
 
 
Була шундый авыр, читен көннәр…
Җанга терәк кирәк чагында,
Мин тере бит әле,
Шундый көндә
Мөмкин килеп ишек шакырга.
 
«Дене өчен генә яши торган…»
 
Дене өчен генә яши торган
Чын егетләр бездә байтак та,
Эт каешы кебек Мәрәкәйләр
Эш башына менә кайчакта.
 
 
Көн күрәләр алар тик «көнем…» дип,
Кәсеп итеп шигырь белән дә,
Көн күрәләр бары ләчтит сатып,
Бөтерелеп синең тирәңдә…
 
 
Битсезлеккә, комсыз әрсезлеккә
Шулкадәрле алар күнеккән:
Ишек япсаң, керә тәрәзәдән,
Тәрәзәдән кусаң – төнлектән.
Талантлы тик алар әрсезлеккә,
Талантлы тик алар этлеккә.
 
 
Керә алар, вирус булып керә,
Илем, синең керсез күңелгә.
Тугры Тукай биргән миссияне
Дучар итә алар үлемгә…
 
«Беләм, хәтер, язсам гына, бераз…»
 
Беләм, хәтер, язсам гына, бераз
Котылалам синең җәбердән.
Мә, рәхим ит, үткәннәргә күчәм,
Син тыңларга, әйдә, әзерлән.
 
 
Ни генә юк анда – тарихыбызда:
Нахак та бар анда, хак та бар,
Халкым юлларына киртә итеп
Кадакланган канлы такталар…
 
 
Казах, башкорт, кыргыз, татарларның
Кушаматы булган «басурман»,
Шул исемне шаукым итеп, бездә
Фикер буып, ирек асылган…
 
 
Язмыш, язмыш! Кире кайтарып син
Күптән үткән кискен хәлемә,
Көтмәгәндә аны искә салып,
Мине рәнҗетәсең әле дә.
 
 
Ничә гасыр буе теткәләнеп,
Яраланып беткән исемне –
Татар исемен Татарстан итеп
Күтәрдек без байрак шикелле.
 
 
Җирләр генә түгел, хәтта күкләр
Үзгәрделәр тулы күләмдә.
…Кайда торган, әйтик, үзгәрмәгән
Евсеева1111
  Евсеева – 60 нчы елларда әсәрләре көндәлек матбугатта еш басылган рус шагыйрәсе.


[Закрыть]
дигән бу бәндә?..
 
 
Әйтерсең лә күптән мәрткә киткән,
Летаргик төш күргән монархист
Уянган да, погромчылар кебек,
Тел тибрәтә: «Татар-матар…» – дип.
 
 
«Бәр яһүдне – коткар Ватанны!..» дип
Өндәргә ул инде тартына,
Унҗиденче ел бар, – мөртәтең дә
Карамастан булмый артына.
 
 
Тик, тибенеп тарих чүплегендә,
Искелекнең көзге әтәче
Монашкалар, поплар жаргонына
«Яңа фикер» өсти, янәсе.
 
 
Яңа түгел! Ишетеп үстек аны
Урядниклар өере телендә,
Тын океаннан Балтыйк ярына кадәр
Иңрәп яткан царизм илендә…
 
 
Кем исеменнән безне – миллионнарны
Хурлый шулай шигырь швале?
Әйтерсең лә биш йөз былтырдан соң
Былтырбайны каргый шүрәле…
 
 
Шул ук «фикерләр»не, бик тәфсилләп,
Иренмәстән шигырь багышлап,
Әледән-әле ишеттерә хәтта
Иң исемле шагыйрь – Ярослав1212
  Ярослав – рус шагыйре Ярослав Смеляков (1913–1972), мәгълүм «Русский язык» шигыренең авторы.


[Закрыть]
.
 
 
Тышкы яктан «слав» сыман да ул,
Җан, күрәсең, нәҗес тәпәне:
Ваклый, мана кара фикерләргә
Шигырь дигән алтын тәңкәне.
 
 
«Собака» дип кемдер тыкшынганда
Биш миллионлы халкым хисенә,
Нишләргә соң? Ничек сакларга соң
Яраланып беткән исемне.
 
УЛ ДА ЯШЬ КЕНӘ ИДЕ
 
Шөшкеләргә китеп вафат булды,
Башкынаем калды яшь көйгә.
 
«Ашказар»дан

 
Туктат әле, Наҗар, айгырыңны,
Төшик әле, төшик арбадан.
Нигә бу су шундый моңсу икән? –
Сорыйк әле шуны таллардан.
 
 
…Теге сулар – Обьлар, Әнисайлар –
Алар бүтән, алар башкалар…
Көйдә генә таныш идең миңа,
Синмени бу, моңым Ашказар?..
 
 
Мин сунарчы егет түгел идем.
Тимәсәм дә кешкә-шәшкегә,
Минем да бит аккош кебек кенәм
Калган иде ялгыз, яшь кенә…
 
 
Нигә, нигә шундый серле синең,
Моңсу синең яшел ярларың?
Кемнәрнеңдер судан чыгуларын
Көтәмени ятим талларың?..
 
 
Еллар, еллар! – Минем ялгыз гомер
Югалса ни, әйдә… югалсын:
«Башкынаем калды яшь кенә…» дип,
Юк бит инде, юк бит җылаучым…
 
1973
ҮЗЕ ГЕНӘ КАЙТКАН АТ КЕБЕК

Аткынае кайтты, үзе – юк.

«Салават»тан

 
Ни генә юк анда – синең җанда:
Буранбайдан килгән хат та бар;
Каберләргә борылып карый-карый,
Үзе генә кайткан ат та бар…
 
 
Шалашыма килеп әйтеп китә
Ирәмәлнең төнге җилләре:
«Буранбай да Себер китеү менән
Басылыр микән илдең ирләре?»
 
 
Салаваттан соң да ничәләрнең
Аткынае кайтты, үзе – юк,
Иярдәге кәгазь кисәгендә
Иясенең соңгы сүзе юк.
 
 
Сез дә, минем йөрәк язмаларым,
Юлда төшеп калган хат кебек…
Бер кайтырсыз, бәлки, сез дә илгә,
Үзе генә кайткан ат кебек.
 
ТАЛИСМАН
 
Эскенәем тула, ай, ут яна,
Һүнһен тиһәм, бүтән ни кала.
 
Башкорт халык җыры

 
Тынгысыз, ялсыз йөрәгем,
Сөен син, сөен, сөен:
Тагын йөз елга җитәрлек
Гамең бар әле синең!
 
 
Мең рәхмәт сиңа, йөрәгем,
Җыр белән тулган өчен,
Гамьнән дә ямьнәр табучы
«Багучы» булган өчен.
 
 
Күнмәдең, ярашмадың син
Урталык юлларына.
Мең дә бер рәхмәт, йөрәгем,
Битараф булмавыңа!
 
 
Чукынсак малга – уютка,
Бәхеткә чумыйк диеп,
Без инде күптән тегендә –
Ләхеттә булыр идек.
 
 
Бу уйчан, моңлы йөрәкне
Талисман итеп миңа
Әни биргән, йокмасын дип
Имансыз эстетика.
 
 
Тынгылык «этика»сыннан
Нафталин исе килә…
Ян! Дөрлә! Өерел! – Бу халәт
Өстәмә гомер бирә.
 
 
Хаятем – гамьле халәтем,
Сөен син, бәгърем, сөен:
Тагын йөз елга җитәрлек
Гамең бар әле синең!
 
«Сөенечләр бирмәсә дә җилләр…»
 
Сөенечләр бирмәсә дә җилләр
Ни таңыңда, ни бер кичеңдә,
Ахыр чиктә минем син бар, халкым,
Тәрәзкәем бар бит чиртергә!
Һәм синдә бар, ишек шакыганда,
Пароль булып калган исемнәр:
Олы улларың – Тукай, Галимҗаның,
Кече – Фатих, Җәлил ишеләр…
 
 
Китап киштәң кайчак буш калса да,
Күңел киштәң һәрчак буш түгел.
Өмет чаткыларын төн йотканда,
Шуңа сиңа кайта бу күңел…
 
1975
ЮЛ АВЫР БУЛГАН САЕН
 
Татарча әйтсәң генәдер
Чамалап була аны:
– Сездә дә бардыр гомернең
Җиде төн урталары.
 
 
Болытсыз төннәр түрендә,
Сез – Тимерказык сыман!
Мин сезгә, багып-чамалап,
Азимут язып куям.
 
 
Уятып, уйландырып, сез
Кәрванны, туганнарым,
Яктырак яна барасыз,
Юл авыр булган саен!..
 
1975
«Ил гомренең тыныч кичләрендә…»
 
Ил гомренең тыныч кичләрендә
Дәү залларга җыелгалыйбыз…
Өлкәннәрне барлагандай итеп,
Үткәннәргә борылып карыйбыз.
 
 
Искә төшә олы өлкәбезнең
Моңлы, серле, тып-тын төннәрне
Һәм төннәрдә газиз өлкәбезнең
Гадәм булган1313
  Гадәм булган – югалган.


[Закрыть]
кайбер өлкәне.
 
 
Ә таба ул, Барыбер таба бит Ил
Үзенең газиз уллар-кызларын:
Якты җанлы Кәрим Тинчуринын,
Гали җанлы Галимҗаннарын…
 
1977
ҖИДЕЛӘР
 
Синең, Илем, җырдай гүзәл телнең
Чәчкәләре микән Җиделәр?
Шулар никтер гомер буе миңа
Шигъри серле җылы бирделәр.
 
 
Көйләрдәге, төсләрдәге җырың1414
  Спектр һәм диатоник гамма һ. б. җиделәр. (Авт.)


[Закрыть]

Яңрый, Галәм, һәрбер җидеңдә:
Бу халәтең ишарәдер, бәлки,
Мәңгелекнең берәр серенә.
 
 
…Җиде төндә җиде юл чатыннан
Баксам әгәр Җидегәнеңә,
«Җиде үлчә – бер кис!» дигәннәрең
Иңде минем күңелләремә.
 
 
…Чүлләрен дә кичтем дәверләрнең,
Гөлләрен дә өздем аларның…
Гасыр аша үтмәкчедер, бәлки, Синең,
Хәсән, гомер кәрваның?..
 
 
Сиксәненче еллар янындагы
Капкаларның Җиделесенә
Җитәрсең дә, Кәрван,
Үтәрсеңдер
Ул капканы
Тик минсез генә…
 
1977
СЕРЛӘШИК ӘЛЕ, АГАЕМ
 
«Туганга тугры ярамый», –
Дисә дә татар элек,
Бүгенге чорда туганга
Тугры да батар кебек.
 
 
Серләшик әле, агаем,
Үзләрчә итеп кенә,
Киленгә дигән киңәшне
Тик кызга биреп кенә.
 
 
Минем бит, халык буларак,
Җирем дә, илем дә бар,
Ил дигән исем алырлык
Көнем дә, телем дә бар.
 
 
Сыйфатым минем ярыйсы!
Саным да шактый сыман…
Кай җирем ким соң, Агаем,
Кай ягым Союзныйдан?!
 
 
Бар да бар, ләкин минем тик
Юк бары чигем генә,
Ә бит бу Илгә карата
Кемнеңдер «шиге» генә.
 
 
Чит илгә чыгып китәрлек
Чик булу тиеш… имеш,
Чигең юк – димәк, янәсе,
Язылмыш белән килеш…
 
 
«Чик» дигән «шиг»е белән ул
Намуска нигә тибә:
Россиям чиге барында
Бүтән чик миңа нигә?!
 
 
Советлар иле чигендә
Азмыни татар каны!..
Кергәнне куганда гына,
Фашистны кырганда гына
Чыга ул,
Чыга ул чиктән бары!
 
«Үлгәннән соң урным салкын гүр булырмы…»

Абайдан


 
Үлгәннән соң урным салкын гүр булырмы?
Бу үткер тел тыйнак кыздай тын булырмы?
Мәйданнарда дошман белән якалашкан
Ярсу йөрәк кара җиргә кол булырмы?
 
 
Мине дә бит явыз үлем бер табачак,
Ул иртәме-соңмы миңа кул салачак,
Миннән соңда илем чалыш юлга керсә,
Йөрәк ничек гүрдән сезгә юл табачак?
 
 
Эндәшәлмәм гүрдән сезгә мин бичара.
Туган илем, минем хәлне уйлап кара!
Бер җаныма ике кайгы – гаделлекме?
Каным яна, һәм җанымда авыр яра…
 
 
Сукмаксыз җирдә үстем тумыштан мин,
Табышмак адәм идем тормышта мин.
Бер ялгызым көрәштем мин меңнәр белән,
Искә алчы, Туган илем, шуны да син.
 
 
Яшь чагымда чая идем, кыю идем,
Дөм караңгы төннәрдә мин якты бирдем.
Иртә килдем… Юл эзләдем киләчәккә,
Шулай сиңа ярдәмләштем азмы, илем?..
 
 
Эчемдә ут һәм ачу… Дөрләп янам.
Дөньядан төк тә алмый китеп барам…
Әй син, җырым, зарларыңны әйтмә илгә:
Соңгы сүзең шуның белән булсын тәмам.
 

II

 
Хуш, Урал, хуш!
Әгәр еллар мине
Кайтармаса сиңа тагын да,
Бу балаңның төсе булып сиңа
Үзең биргән җырлар калырлар…
 
КӨНДӘЛЕК ДӘФТӘРДӘН
 
Татарстан!
Күчеп китеп синнән,
Уралныкы булып калсам ни, –
Үткәндәге
Авыр көннәреңнән
Тулы өлеш алган балаң мин…
 
*
 
Авылларны сагынып яши-яши,
Заводларда үтте
Малай чак.
Ятсынырсың микән сиңа кайтсам,
Минем уйлар хәзер
Баш-аягы белән калачак.
 
 
Урамыңнан
Гармун тартып үтсәм,
Кемнәр танырлар?
Кешеләр танымаса,
Тәрәзә күзе таныр –
Ул күзләрдә
Кулларымнан тамган каным бар!
 
*
 
Сезнең кул кабарса, егетләр,
Төзү эшендә,
Безнең хисләр каный
Кимчелекне җиңмәү үченнән.
 
 
Мин, егетләр, ахры,
Җүләрәям…
Әйтим әле исән акылдан:
– Күммәгез дә, нитмәгез дә,
Яндырыгыз мине! –
Гомерем кебек даулы-шаулы төндә,
Җилдә-давылда…
 
1925
ТАТАРСТАНДА
(Поэмадан өзекләр)
Бүген
 
Ханнар,
Иваннардан калган
Кан кырында
Татарстан бүген
Туй җыя:
Әнкәй – авыл, әткәй – завод – кода,
Гареп – килен,
Кияү – Азия.
 
Элек
 
…Канат какса
Көздә
Кырдан кошлар,
Ә соң авыл
Нишли иде җире тарсынса?
Нишләсен ул:
Кайгы йотып яткан ерак кышлак
Көтә иде тайга сазында.
 
 
Барышнялар башы тәтиенә
Каурыйларын койган губерна
Кая барсын?! –
Кемнәргәдер нәләт әйтә-әйтә
Үкси иде юллар буенда.
 
Хәзер
 
Кыр
Үз улын – авылын кочаклаган.
Бай кырына – батрак диктатор.
Киң яланга, яңа учакларга
Авылларны тарта трактор!
 
 
…Тормыш төпләрендә әвәләнеп
Һәр почмакка күнгән күңелгә
Татарстан, бәлки, нигәдер?
Аңар шулай да бит,
Ләкин аның
Нигә кирәклеген
Аңлый монда бабай-әби дә.
 
Кремль
 
Тузган еллар өчен
Музей түгел,
Кремль
Ул – чуен крейсер:
Көнчыгышны
Кичү төннәреннән
Сөйрәү –
Аның бүгенге рейсы.
 
 
Колонияләр,
Коллар күрсен, әйдә.
Байрагыңны
Өскә, Кремль!
Әйдә, әйдә,
Яңа рейдларда
Сагынып көтә сине
Килер көн!
 
Урамнарда
 
Музейларда
Тузан күши-күши
Иңрәсәләр
Канлы пычаклар,
Бер-береңне туган күрешүнең
Маршы гөрли монда һәр чатта!
Туп тавышында,
Сугыш гаммасында
Бәлләүләнгән нәни генәләр,
Кайгыларны таптап,
Көлә-көлә,
Урамнарга бәйрәм сибәләр.
 
 
Усал еллар теше арасыннан
Үткән алар
Әни-әтисез.
Сөй үзләрен бүген, Татарстан,
Син аларның
Уртак әтисе!
 
Блузалы
 
…Көрәш кочагында кырысланган
Саглам күзен
Ерак кадаган.
Йөздә – бәйрәм,
Ләкин йөрәгендә –
Алжир,
Бомбей,
Шанхай,
Канада!
Бездән китә барган кара көннәр
Әзме аның
Көчен ашаган.
Шулай да ул
Җиңү корабында –
Машиначы,
Матрос,
Кочегар!
 
 
Өскә баса менә
Салмак кына.
«Ура!» чөя аңа
Колонналар.
Күзе аның шундый
Ерак кунган,
Әйтерсең лә
Кул изи ул моннан
Колониягә.
 
Хуш
 
Син китәсең бездән, караңгы көн,
Ясин,
Ясин – синең соңгы арияң!
Культурабыз җәе киләчәген, –
Язгы тургаймыни, –
Сайрый монда бүген «Сания»1515
  «Сания» – беренче татар операсы, 1925 елда сәхнәгә куелды.


[Закрыть]
.
 
 
Колонияләр,
Коллар күрсен, әйдә.
Байрагыңны
Өскә, Кремль!
Милләтләрнең соңгы рейдларында
Сагынып көтә сине
Килер көн.
 
 
Музейларда
Тузан күши-күши,
Төш күрсәләр канлы пычаклар,
Бер-береңне туган итүләрнең
Маршы гөрли бүген Һәр чатта.
 
июнь, 1925
«Фәннәр ничек миңа төялделәр…»
I
 
Фәннәр ничек миңа төялделәр,
Шкаф итеп менә бу тәнне.
Бу тере тән шуны телимени?! –
Шуны түгел,
Күңел тели бүген бүтәнне.
 
 
Китми булмас, ахры,
Бу вуздан да,
Йөрәк тирги юкса
Төн ката:
– Яп китабың инде, явыз малай,
Тормыш көтә,
Әйдә, тот та кайт.
 
 
Бер генә дә монда
Оялмыйлар. –
Җәйгә баткан
Бөтен карт кала!
Син дә шунда
Аулак өйалдыннан
Тән урлыйсың,
Төнне тарткалап…
 
II
 
Төнге карак сыман
Салмак атлап,
Мин дә йөрим йөрүен
Урамда.
Тик башкача:
Минем башка кызыл чәчәк аткан
Туган Урал төне уралган.
 
 
Кызык күзләп кенә
Йөрсә монда
Иләс күзле
Нэпман уллары,
Минем уйда – мең-мең төнге авыл,
Йокымда да
Сала каравыл.
 
 
Кешеләр, бәлки,
Тәти «җанкисәк»кә
Җәй кырыннан
Чәчкә эзлидер,
Газеталардан
Иген цифрын иснәп,
Зарыгып көтәм,
Көтәм көзне мин!
 
1925
ЗӘҢГӘР БҮРЕ1616
  Поэма сызмалары рәвешендәге бу шигырь күпчелеге ярым пролетарлардан торган Бишбалтаның егерменче еллар башындагы (урам балаларын детдомнарга җыю чорындагы) кайбер күренешләреннән алынган иде. Зәңгәр Бүре шул тормыштан алынган реаль образ. (Авт.)


[Закрыть]

(Поэма)
I
 
Идел.
Аннан бераз бире
Сузылып ята баткак Бакалтай.
Шул якта ул
Арык, ябык өйле
Казан кызы – үги Бишбалта.
 
 
Анда –
Чи урамнар,
Иске-москы йортлар.
Анда,
Үткән чордан калган өйләрдә,
Күбрәге ватык кешеләр,
Сеңләмичә бер сүз әйтми торган
Тузган крушниклар яшиләр.
 
 
Анда –
Сыңар көнне уфлап яшәнүче
Тол әниләр;
Анда
Йөз балага – ике-өч әти.
Анда
Үз кендеген үзе кисеп үсә
Күн иренле, бизгәкле ятим.
 
 
Анда үскән ярым ятимнәрнең
Иңнәрендә тулы кайгы бар:
«Кәсеп итеп», алар
Әниләрне, өйне карыйлар.
 
 
Анда йөри,
Җиде үлчә – бер кис дигәнедәй,
Сугым кебек ялкау трамвай.
Анда көтү малай
Һәрбер килгәненә
Маэмай кебек һаулап торалар:
«Һәй, симәнке!
Һәй, ирис!
Акча бирсәң, тип-тиген.
Һәй, алып кал, йөгер тиз,
Стаканы бер тиен!»
 
II
 
Әй, ятимнәр,
Миңа рәнҗисездер?
Яманлый дип уйлый торгансыз?
Юк, кайгыртышып сезнең хәлегезне,
Яхшыртасым килә елларны.
 
 
Кем дә булса сезне мактар, бәлки,
Матур мактап,
Коры сүз сөйләр.
Ләкин,
Үзегез белән бергә әрни-әрни,
Минем кебек сезне кем сөя?
 
III
 
Урам.
Ашыгып барам.
Берәвенә аяк абынып китте,
Иңгә таккан «кибет»е ишелде.
Элеп алды бала:
«Эх, мин сине… тегеләй-болай итим!
Ник нитәсең безнең ишене!..»
 
 
Бәйләнештек,
Ләкин аңлашырга
Сәбәп булды безнең бу җәнҗал:
Әйтерсең лә, ирис җыя торгач,
Дуслык таптык шунда тузаннан.
 
 
Яңа дусым минем –
Сагышлардан каткан,
Кайгырмаска күнгән ут малай.
Сөйләшәбез.
Сорыйм:
– Ә син кайдан?
– Усиядән… ватык лодкадан.
 
 
– Алай икән… Кайда тугансың син?
– Ә кем белә… суда түгелдер…
– Бу язмыштан, ай-яй, туйгансыңдыр?
– Ярый безгә… җәен – күңелле.
 
 
– Әткәң-әнкәң?..
– Әти кирпеч суга…
– Кайда?
– Гүрдә… теге дөньяда.
– Ничә инде сиңа, кайчан туган?
– Тал-тирәкләр мамык койганда.
– Атың ничек?
– Мин үзем ат, абый,
Тайдан да шәп чабам «тайганда»…
– Алай икән… Исеме ничек «ат»ның?
– «Зәңгәр Бүре» диләр малайлар.
 
 
Башында – оя бүрек.
Аның күз турысын
Күсе кимергән.
Күлмәк-ыштан – бар да әтинеке,
Бот төбенә җиткән итекләр.
 
 
Тәне зәңгәр,
Кара-куе зәңгәр, –
Кушаматы дөрес бирелгән.
Ирене көләч,
Ләкин кырыс күзләр
Иярмиләр бер дә иренгә.
 
IV
 
Көн дә
Зәңгәр Бүре килә миңа кичен.
Гәпләшәбез барысы турында…
Эх син, Зәңгәр Бүре,
Нәни генә гомерең сиңа ничек
Шундый зуп-зур уйлар тутырган?!
 
 
Кунып киткән иде беркөн миндә,
Юкка чыкты кайбер әйберем.
Әйдә,
Югалмаса үзе төн төбендә,
Әйбер өчен йөрәк әрниме?
Шуннан Бер көн көтәм,
Ике, өч көн көтәм,
Күренми дә Бүрем, күренми.
Килмәстер ул, ахры, миңа бүтән,
«Урманы»дыр тартты бүрене.
 
V
 
Көннәр үтә,
Бигрәк Бишбалтада.
Әйтерсең лә
Курсы төшкән акча монда көн.
Берәү… алтау…
Ай, янчыгы менә
Буп-буш калган,
Ә алынган нәрсәң – уннан бер.
 
 
Идел.
Усиядә нәни «зәңбүрчеләр»1717
  Зәңбүрчеләр – Зәңгәр бүречеләр.


[Закрыть]

Урлашкалап яшәп яталар.
Шунда,
Чыпталардан корган өйчегендә,
Зәңгәр Бүре хәзер – «атаман».
 
 
Көн йоклагач,
Соры, шыпырт көймә
Яр читләрен искәп мышный да,
Зәңбүрчеләр, азык-төлек эзләп,
Капчыкларга пычак ышкыйлар…
 
VI
 
Мин үземне шаярмадым димим.
Булгалады.
Алар инде үткән, күмелгән.
Бүген менә
Аңсыз бер ятимне
Кеше итү минем күңелдә.
 
 
Көннәр, көннәр…
Усия ярларында
Туздырдым мин байтак аларны.
Узсалар ни,
Усаллыклар теше арасыннан
Мин берәүне тартып алалдым.
 
VII
 
Зәңгәр Бүре инде белем ала,
Ләкин холкы
Әлегә үзенчә:
Аягүрә килсен белем аңа,–
Өйдән түгел,
Тормыш эченнән.
Тын, тар бүлмә аңа
Төрмә кебек,
Аңар барысын
Шаулап торган көнгә элеп бар.
Шуңа күрә
Урам әле безнең мәктәбебез,
Витриналар – безнең әлифба.
 
 
Беренчедән,
Игълан – тере китап,
Икенчедән, эре язулы,
Өченчедән, Бүре белә тора
Кайсы төштә нәрсә ятуын.
Белем аңа – шаян чабак балык,
Хәреф түгел ләкин кармагы.
Ярата ул аңа ерткычланып
Батырырга нәни бармагын…
 
VIII
 
…Бишбалта.
Монда –
Узган чордан калган тол әниләр;
Монда
Йөз балага – ике-өч әти.
Монда
Үз кендеген үзе кисеп үсә
Күн иренле, бизгәкле ятим.
 
 
Зилзиләгә барган ярдәм кебек,
Отряд килә.
Зәңгәр Бүре – аның башында.
Отряд килә
Ятим яшьтәшләрен
Чыгарышырга язмыш астыннан.
 
1925
ЕЛЛАР ИТӘГЕНДӘ
(Поэма)
 
Бишенче ел –
Зур кан белән сургычлаган
Олы документ.
Аның
Минем күңелдә дә бер юлы бар.
Бүген менә
Шуны карыйм мин.
 
Сыгылдылар
 
Авыл. Буран.
Әти онга китте,
Әни «сава» сүсле кабаны.
Ә мин, тәрәз бозын китеп,
Карап торам узган-барганны.
 
 
Җил. Куе җил.
Җил саламны –
Ертык йортның йонын тарата.
Болытлар кар или.
Юлаучылар кайта каладан…
 
 
Ә кайтмый да әти, кайтмый,
Көтә-көтә көнне бетердем.
Эч пошты да, йортка чыккан идем,
Буран, тиле, күзгә төкерде…
 
Төн
 
Аксак сәгать минутларны күши,
Бозау ялый минем тәпине…
Мескен әти өшер,
Юка иде өсте әтинең…
 
 
…Кайтты.
Әти белән бергә өйгә
Ашкынышкан кешеләр тулдылар.
Язудагы сүзне йота-йота
Уфладылар
Себер турында.
 
 
Килгән чакта кешеләр
Өлкән иде,
Ә киткәндә бар да бөгелгән,
Җилкәләргә герләр элгән кебек
Сыгылган иделәр.
 
Себер
 
Ә мин белмим,
Нинди «себер»дер?..
Ә җил, җил – себерке:
Җил кешеләрнең эзен себерде.
 
Кызыл пәрдә
 
Кыш. Ә бүген тыш,
У-у, җил, яман.
Төн. Төн, йокы – курку катыш,
Юрганын өскә яба.
Төн тәрәзгә
Кызыл якты япты.
Таңмы?
Юктыр: иртә бит аңа…
Бәй, янгын бит! –
Төнне ялый ялкын!
Абау, әни,
Боярлар яна…
 
 
Нигә бармый авыл?
Ник сүндерми?
Бай йортларны
Ут бит, ут ялый.
Нигә зурлар посып кына йөри?
Нигә алар илне уятмый?!
 
Ят кеше
 
Төнге маэмай – вау-у, вау…
Килде микән әллә бүреләр?..
Юк, бу әти бугай,
Аның белән тагын ят берәү.
 
 
Ят абыйда
Сарык хәтле соры бүре бүрек,
Ә өс-баш юп-юка.
Күзе менә бозау күзе кебек,
Нәкъ букай…
 
 
Нигә икән, яшереп яктылардан,
Ят абыйны бездә асрыйлар? –
Таң атуга,
Караңгылар кача ярыкларга,
Ә ят абый – идән астына.
 
 
Көн кичәйгәч,
Мич астыннан өйгә төн чыга.
Аннары көндәгечә
Сыкрый урам: иңри җырчылар…
 
 
Урамнарга зарын-моңын әйтеп,
Җыр туктый да, гармун арый да,
Ят абый да әти
Әллә нинди китап карыйлар.
 
 
…Бик ерактан
Тил-лин, тил-лин итеп
Кытыклады төнне кыңгырау…
Әти белән теге
Сискәнешеп тыңлап тордылар.
 
 
Ә мин, сабый,
Юргандагы ертык-тишектән
Тегеләрнең нишләгәнен карыйм,
Тукта әле, дим, болар ни эшләр?..
 
 
Чү, ыс-с, җилме,
Кем ышкына мышнап ишеккә?
Кемдер шырпы сызды. Тыш шытырдый.
Кем бу, кем соң, ә?
 
 
– Төрен шәлгә,
Кыз дип белмәсме…
– Сүндер шәмне!
Китер кистәнне…
 
 
Кемдер шакый.
– Кем бар?
– Мин, мин – күршең.
– Ни бар?
– Эзлиләр.
– Ә эз?
– Эзне җил себерер,
Ычкын тиз генә!..
Китте.
Кимәде ул никтер бүреген дә.
Ә тыш – яман: буран, караңгы.
Белмим, бүрегәме,
Мондый төндә кая барадыр…
…Сарык хәтле бүрек бездә калды.
Кайтмас микән?.. Алыр дип куркам.
«Вау-у!» – Өркетәм бөтен кәҗә халкын,
Хәзер менә мин дә
Вау, букай!..
 
*
 
Көннәр – айга,
Айлар елга күчте.
Еллар белән бергә атлап, мин
Белдем:
Бояр җире безнең җир икән ул,
Әти-әни, имеш, отпавший1818
  Чукындырылганнан соң да үз диннәрендә калган татарлар «отпавшийлар», «мөкрәһләр» дип йөртелә иделәр. (Авт.)


[Закрыть]
.
 
 
Авыл исә, боярлардан качып,
Бу урманга килеп утырган…
Бердән, хурлый,
Икенчеләй, изә,
Кыса иде иске законнар…
 
 
Тормыш төрмә иде,
Язмыш – марткы Идел:
Анда бассаң – бата,
Монда бассаң – ватык.
Алып китче моннан
Киләчәккә безне син, вакыт!
 
 
…Алда – Урал.
Ерак күксел тауда
Аксак болыт туктап хәл җыя.
Юл буенда нарат сыкрап утыра,
Әйтерсең лә ул да алҗыган.
 
 
Кыңгыр яткан Урал Челем тарта.
Челем сабы – озын таш торба.
Билгә кат-кат рельсы билбау урап,
Күпер белән муенын каптырган.
 
 
Завод.
Йон тәпиле авыл
Чүкечләнә ялкын-төтендә.
Монда – көрәш явы,
Эшче үсә Урал төбеннән.
 
 
Безнең теләкләргә
Барыр юллар озын-озынын,
Динамитла коллык терәкләрен,
Сигнал булыр, шырпы сызылыр…
 
1925
ДАЧАДА
 
– Нихәл, имән бабай?
Исән-саумы, нарат агайлар?
Сезгә әле менә
Ял итәргә килдек бер айга.
 
 
Урман митинглый,
Колоннасы гүли.
Бәйрәм итә бугай яздан соң.
Монда
Карамалар кабык курткадан;
Юкәбикә ефәк күлмәк кигән,
Ә каеннар бар да
Ыштансыз.
 
 
Безнең арыган күзләр бүген
Чәчәк атты.
Күбекләнеп китте юаш кан.
«Кабыклар»ны салып,
Комга яттык.
Ә син
Ачуланма инде, кояшкай!
 
 
Ачуланма, кояш!
Черек бүлмәләрдә
Ятмаганмы безнең бу тәннәр?!
Кара менә:
Якты йөзен күрми,
Безнең тәннәр ничек күгәйгән!
 
 
Әй, усаклар!
Байбикәләр кебек,
Пышы-пышы кемнән көләсез?
«…Өтекләр»ме?
Тукта,
Без кояшның
Алсу эсселәрен
Алтын итеп өскә киярбез!
 
 
Әй, егетләр, кызлар – иптәшләр!
Мускулларга
Бакыр көч тутыр.
Кайтырбыз –
Блузаны өскә кигәндә,
Кайнап торыр төндә эш уты!
 
1926
ҖЫРЛАНМАГАН ҖЫРЛАР ТУРЫНДА1919
  Такташка багышланган шигырь. (Авт.)


[Закрыть]
 
«…Унбиш ел бит инде!..
Кайтмый»,–
Дисез абый-иптәшләр.
Нишлим соң мин?
Булмый:
Тимерләргә күңел ияләшкән.
Әй син,
Онытылган җыр кебек ерак авыл!
Жулап үттең тагын күңелдән…
Кайтам бүген,
Ләкин
Тарантаста түгел,
Шигырьдә.
 
 
Имән…
Имән – авыл бае:
Корсак – юан,
Куллар – калыннар.
Мескен ярлы каен
Ничек үсәр аның янында…
 
 
Мин күргәндә, авыл
Шундый иде.
Үтте инде унбиш ел аңар.
Мин дә инде
Боек бала түгел;
Ул да инде
Иркен, киң, яңа.
 
 
Иске авылның
Кара күренешләре
Китми һаман, чыкмый исемнән:
Караңгылт бер
Кабер төсле булып
Калкып ята хәтер читендә.
 
 
…Урман.
Ә урманда –
Бүре, аюлар.
Бүре усал –
Кул суза ул төнлә
Авылга.
 
 
Ай…
Уяу ай
Төн буена
Постта тора ул…
Ә шагыйрең, авыл,
Җырлап беттемени
Авылларның ничек сулавын?
 
 
Җырлар идек без дә җырлавын да…
Чәчәкләрдән
Ерак кителгән:
Беләсең бит, башка чәчәк үсә
Чуен аккан елга читендә.
 
 
Авыл,
Тиңсез җырчың синнән
Бөтенләйгә китәм ди бугай.
Юкка гына!
Ындырлардан алмаш килгәнче,
Постта торса инде ни булган?..
 
 
Кабатланмас чәчкәң
Беләме икән:
Чәчәк өчен
Кайда азык мул?
Бездә ничек үсәр:
Бездә
Җир – шлаклы, сулар – мазутлы.
 
 
Кырларыңда, авыл,
Большевикчан хисләр үссә дә,
Кем урыр соң,
Бар да шулай
Ташлап китсәләр?
 
 
Тракторлар кырда
Карт тормышны
Тупка тотканда
Ник китәргә?
Киң мәйдан бар анда
Бунтарьга.
 
 
Ул
Җырласын иде
Кырларыңда инде
Кемнәр үсүне!
Без җырларбыз моннан
Егет-машинистның
Авыр юлны
Ничек үтүен.
 
 
Үкси-үкси әнә
Су буена баскан
Бөдрә тал…
Мескен,
Кемнедер ул
Өзелеп көтә шунда
Төн ката.
 
 
Синең туган аең
Бүген дә,
Зур шәһәргә сузып күзләрен,
Тәрәзә саен карап,
Әллә кемне
Озак эзләде…
 
 
Тик күрмәде:
Карт урамда берәү
Авыр башын
Салган цементка;
Ул Эчмәгән үзе,
Ләкин аны
Җырланмаган хисләр исерткән.
 
1926

Внимание! Это не конец книги.

Если начало книги вам понравилось, то полную версию можно приобрести у нашего партнёра - распространителя легального контента. Поддержите автора!

Страницы книги >> Предыдущая | 1 2 3 4 5
  • 0 Оценок: 0

Правообладателям!

Данное произведение размещено по согласованию с ООО "ЛитРес" (20% исходного текста). Если размещение книги нарушает чьи-либо права, то сообщите об этом.

Читателям!

Оплатили, но не знаете что делать дальше?


Популярные книги за неделю


Рекомендации