Электронная библиотека » Карим Кара » » онлайн чтение - страница 6


  • Текст добавлен: 5 марта 2022, 10:21


Автор книги: Карим Кара


Жанр: Современная русская литература, Современная проза


Возрастные ограничения: +16

сообщить о неприемлемом содержимом

Текущая страница: 6 (всего у книги 20 страниц) [доступный отрывок для чтения: 6 страниц]

Шрифт:
- 100% +

– Сине көтәләр, атла, гражданин Галин! – дип, кашлары җыерылган сержант аны әйдәде, үзе алдан төште.

Тәмам югалып калган Шәүкәт ава-түнә аңа иярде. Зур булмаган коридорны үтеп, каршыдагы бүлмәнең ишеген ачты мент. Шәүкәт шым гына бүлмәгә үтте. Тимер челтәрле тәрәзә янындагы өстәл артында тагын берсе утыра иде. Ул ымлап кына Шәүкәткә бүлмә уртасында торган урындыкка утырырга кушты, үзе сержантка эндәште:

– Калдырып тор безне, Петров, кирәгең чыкса чакырырмын. – Шәүкәттән карашын алмый, ул ашыкмый гына тәмәке алып кабызды, тәмләп төтен суырды. – Йә, хәлләр ничек, гражданин Галин? Туган туфракка аяк басуыгыз белән котлыйм сезне, – диде ул, кинаяле елмаеп.

Башына суктылармыни Шәүкәтнең. Туган ил, ул нинди туган ил тагын, кабат сөекле Башкортстанымы? Акыл җитмәслек эш, фантастика!..

– Күреп торам, хәлегез мөшкел сезнең, Галин. Мин әйткәннәрне тыңлар, аңлар дәрәҗәдә түгелсез. Шулай да танышып үтик, әле без сезнең белән еш очрашырбыз. Мин майор Шишков, сезнең эшне алып барачакмын. Уртак тел табарбыз дип уйлыйм. Тартасызмы?

Шәүкәт тәкъдим ителгән сигаретны алып капты. Авызы бер тәм дә сизми иде аның, колак төбендә ниндидер мәгънәсез тавышлар туктамый яңгырый. Авырлык белән генә, үз-үзен мәҗбүр итеп, ул:

– Кайда мин, иптәш Шишков? – дип сорап куйды.

Шишков кеткелдәп көлеп алды.

– Менә сиңа мич башыннан төшкәч здравствуй. Әйтеп торам ич, туган шәһәрең Уфада син, дип. Туган якның шифалы һавасын сиземләмисеңмени, Галин? Аннан соң беренче һәм соңгы тапкыр кисәтәм: монда синең иптәшләрең юк. Син аларны сатып, чит илләргә сыпырттың, ә хәзер тю-тю… «Гражданин» сүзен куллан, аңладыңмы?

– Мин монда ничек килеп эләктем?

Шаян кеше булып чыкты бу Шишков дигәннәре.

– Ил онытмый үзенең сөекле улларын, һәрдаим кайгыртып, ярдәм кулы сузарга әзер тора. Без монда бер төркем синең ватандашларың җыелып киңәштек тә, алып кайтыйк дигән карарга килдек, йөрмәсен, дидек, ялгыз башы чит җирләрдә каңгырып. Тагын нинди сорауларың булыр?

– Нигә мине милиция бүлегендә тоталар?

– Ах, ах, монысы безнең гаеп. Сезгә дип тәгаенләнгән курортта урын юклыгы сәбәп булды. Җан-фәрман яңа коттедж төзиләр хәзер, менә без монда кайбер мәсьәләләргә ачыклык керткәнче төзеп тә бетерерләр. Ә хәзергә гафу итәрсез, – дип, кулларын як-якка җәйде күңелле майор, бар тешләрен күрсәтеп елмаеп.

– Ә мине нәрсәдә гаеплиләр? – диде Шәүкәт, бөтенләй төшенкелеккә бирелеп.

– Юк кына нәрсә өчен. Дәүләт милкен үз кесәгез белән бутагансыз, диләр, андый гына ялгышулар була инде адәм баласында. Төзәлерсез, дөрес юлга басарсыз, гомерегез булса, тагын Кэт, ягъни Надя белән диңгез дулкыннарына сокланырсыз әле. Ул да ифрат ярата диңгезне.

Уртын чәйнәде Шәүкәт, эх, аңгыра бәрән, килеп капты бит капкынга, үзе башын тыкты. Нәрсә эшләп карарга?

– Мин кичекмәстән адвокат таләп итәм, – диде ул, тавышында мөмкин кадәр катылык яңгыратырга тырышып. Әле өметне өзәсе түгел, элекке танышлар монда, ярдәм итәрләр, акча булса, ерып чыгар, акчага бөтен Рәсәйне сатып алырга була, бу җор телле майорны да кушып.

– Адвокат? Әйе, әйе, әлбәттә, безнең ил законлылык иле. Бар эш тә закон тәртибендә алып барыла. Тик моның турында иртәгә сөйләшербез, бүген тынычлап йоклагыз, формага килегез, – дип, сакчыны чакыртып алды майор.

Шәүкәтне тагын камерага кертеп бикләделәр. Ул керүгә как такталар өстенә ауды, ничек тә җайлап ята алмый иза чикте, изгәләнгән тәне үтереп сызлый иде. Ачу кайнады аның күңелендә, бигрәк тә Кэт исенә төшеп, бүре булып улар дәрәҗәгә җиткерде. Ышан инде менә хатын-кызга, кармакка ничек оста итеп каптырды. Канада, имеш, ах, сөйрәлчек, янында булса, ботарлап ташлар иде үзен. Чибәр иде шул, чукынчык, кемнең дә башын әйләндерерлек. Кеше сатып тамак туйдырсын әле. Бер Шәүкәтне генә арбамаган-каратмагандыр әле ул, күпләрне зар елаткандыр. Әйтәләр бит: матурның арты кантур, кем кермәс, кем чыкмас. Ир-ат матурлар өчен аһ итә дә бит. Шәүкәт энекәш, исән калып котыла алсаң, ерак кач ул аждаһа нәселеннән булган чибәрләрдән, алманың асылын һәрчак корт ашый, белеп тор аны.

Күпме вакыт үткәндер, теге табак битле сержант ашарга алып керде. Валчык та кабасы килми иде Шәүкәтнең, тик көч кирәк булачак аңа, организм элекке халәтенә кайтсын, шуңа да үз-үзен мәҗбүриләп ашады ул. Савыт-сабаны җыештырырга сержант кергәч:

– Кара әле, бу как такталарда күпме аунармын мин? Ятам дисәң, чыдап булмый. Матрас, мендәр булса да бирегез, зинһар, – дип, урын-җир сорады. Җавап кайтармый чыгып киткән иде теге, бераздан төсләрен югалткан нәрсәләр кертеп бәрде. Люкс номерындагы крахмалга катырылган күз чагылдырырлык ак җәймәләр түгел дә соң, анысына да бик риза булып, Шәүкәт урынга иркенләп сузылды. Теш сызлаган кебек сулкылдап, бер сорау бораулады аның миен: «Нәрсә эшләргә? Нәрсә эшләп карарга?» Беренчедән, үткәннәргә үкенүдән файда юк, буласы булган, үзгәртеп булмый, башны ташка бәрсәң дә. Алдагы көнгә сабак булыр, артык үз-үзенә ышанды, төпсез упкын кырыенда торган дәүләт һәр карак артыннан яу чапмас дип уйлады. Моңа кадәр каерганнар исән-имин генә югала торалар иде бит. Шәүкәт йоткан бер-ике миллион нәрсә инде ул, ил масштабында тамчы гына. Күргәннәр әнә, исәпләп чыгарганнар, койрыгына бастылар бит. Бервакытта да истән чыгармаска кирәк моны. Икенчедән, нәрсәләр эшли ала әле ул таш капчыкта ятып, нинди мөмкинлекләр алда? Тышкы дөнья белән бәйләгән аралашу җебе булдырырга кирәк ничек тә. Адвокат ялларга, яхшы адвокат, мондый очракта акча белән исәпләшеп торып булмый. Адвокат аркылы эш йөртеп, бу тикшерүчене алыштырырга, ипкә килердәй кеше табарга, акчага, байлыкка комсыз булганын. Аннан соң Шәүкәт бит корал тотып кереп банк талап чыкмаган, нәрсәнедер үз кесәсенә шудырганын исбатлау өчен, ай-һай, йомры башлы кеше кирәк: барысы да кәгазьләрдә, кәгазьләрдә… Кайда нәрсә туры килмәгәнен белү өчен тау кадәр кәгазьләр актарырга кимендә ике-өч ай вакыт кирәк. Дәүләт челтәрендә эшләмәде ул, акционерлык җәмгыятенең дебет-кредит документлары ике нөсхәдә алып барылган, чокчына калсалар, анда да юләр кешеләр утырмый, белерләр ничек судан коры чыгарга. Бу яктан эшне төенләп кую өчен Мөбарәковка кош теле кадәр генә булса да язу тапшыру юлларын эзләргә кирәк. Мөбарәков, аның элекке шефы, һәрчак якын күрде Шәүкәтне, үз канаты астына алып, җил-яңгыр тидермәде, авыр чакта да үз ярдәменнән ташламас. Шәүкәт бит үзе бер капса, икене аның табагына ташып эш итте кайчандыр, онытмагандыр, шәт. Зур процентларда булса да, акча алып торырга да булыр, бәлки. Адвокатның мыегын майларга, тикшерүченең авызын томаларга, эш судка ук барып җитсә, судьясын йомшартырга кирәк. Югалтулар аның кадәр генә булыр инде. Әһә, әнә теге кызыл авыз депутат Хәмзин белән элемтәгә керү яхшы булыр иде. Аңа да акча түкте элек Шәүкәт, депутат мандатында аның да саллы гына өлеше бар. Сөйләргә оста, бер дигән демагог, җәелдерсен яклау компаниясен, басым ясасын хокук саклау органнарына, гәзитләргә язсын шунда, югары даирә кешеләре белән аралаша, аларны кытыкласын. Әзме-күпме файдасы тисен, ашаганын онытмасын. Таныш-белешләр арасында милициягә якын булган кешеләр юкмы, алтын таулары вәгъдә итсеннәр, кулларына бирсеннәр, йолып алсыннар гына Шәүкәтне, алда күз күрер… Юк, бөгелеп төшәргә ярамый, бу сиңа Рәсәй була, акча хакимлек итә монда, кешесен табып бир генә, жәлләмә, барысы да син теләгәнчә булачак. Ментлар үзләре үк бишкә бөгелеп алдыңда биеп торырлар әле, зур-зур түрәләр, ярарга тырышып, тыз-быз чабарлар, хөкүмәт йортында тамыр җәйгәннәре дә аэропортка кадәр үз машиналарында китереп, кул болгап озатып калырлар, бары акча гына тамыз аларга! Акчага табынган ил бу! Үзләре көн-төн шаулаган теге капиталистик базар мөнәсәбәтләре чәчкә ата. Барысы сатыла: дан, дәрәҗә, намус, мәхәббәт, дуслык, гомер… Менә шулай, гражданин Шишков, алдагы көннәрдә ничегрәк сайрарсыз икән, карап карарбыз!

Икенче көнне Шәүкәтне тагын таныш бүлмәгә алып керделәр. Ялтыратып кырынган, пөхтәләп чәчләрен тараган, хушбуй исләре аңкытып торган майор көтә иде аны бүген дә.

– Йә, гражданин Галин, ничек йокладыгыз, нинди төшләр күрдегез яңа җирдә? Бүген төсегез-кыяфәтегез икенчерәк, җитди сөйләшүләр алып барырга була. Безнең эш кәгазь язудан гыйбарәт инде. Баштан башлыйк, булмаса: исем-фамилиягез, туган елыгыз, яшәгән урыныгыз, – дип, кулына ручка алды ул.

Ныклап уйлап куйган иде Шәүкәт, бер соравына да җавап бирмәскә, «адвокат чакырыгыз» дип, нык торырга. Бу вак-төяк алдында авыз ачып нәрсәдер сөйләүдән файда юк, аппарат эшкә тотынган икән, рычаг хуҗалары белән эш йөртергә кирәк.

– Мин сезнең бер соравыгызга да җавап бирмәячәкмен. Кичекмәстән адвокат чакырыгыз, әгәр адвокат булмаса, мин ачлык игълан итәм. Бар җаваплылык сезнең өстә, – дип, җавап бирүдән катгый баш тартты Шәүкәт.

Көяз тикшерүче аның сүзләренә гаҗәпләнеп каш сикертте, аннан соң тыела алмый көлеп җибәрде. Рәхәтләнеп, урынында чайкала-чайкала, күзләреннән яшьләре чыкканчы көлде ул.

– Ну, Галин, комик та кеше икәнсез. Күңелне ачтыгыз минем, рәхмәт. Күптән болай көлгәнем юк иде, – диде ул, ап-ак кулъяулыгы белән күз төпләрен сөртә-сөртә. Аннан соң, урыныннан кузгалып, Шәүкәт янына килде, текәлеп карап, аны тирәләп йөрде һәм искәрмәстән йодрыгы белән ияк астына китереп тондырды. Шәүкәт, урындыгыннан очып төшеп, башы белән бетон стенага килеп бәрелде. Күзләреннән очкыннар чәчелде Шәүкәтнең, бертын һушын җыя алмый ятты.

– Тор, утыр урыныңа, – дип боерды майор. Йөзендә елмаю әсәре калмаган иде инде аның.

Шәүкәт, ярылган ирененнән аккан канны җиң очы белән каплап, ава-түнә торып утырды.

– Менә шул булыр сиңа адвокат, – диде майор кырыс кына. – Минем белән тычканлы-песиле уйнарга уйлама, бу номер үтмәс. Үтәли күреп торам мин сине, судан коры чыгарга уйлыйсың, кемнәрнеңдер ярдәменә өмет итәсең, элекке дусларың исеңә төшә.

– Миңа кул күтәрергә сезнең хакыгыз юк! – дип, калтыравык тавыш белән кычкырып җибәрде Шәүкәт. Кан күрүдән, каршында утырган ерткычның мыскыл итүеннән бар тәне калтырарга тотынды аның. – Мин моны болай гына калдырмаячакмын! Сталин заманалары үткән, гаеплемен икән – гадел хөкем итегез, ә сугарга-кыйнарга мин ирек бирмәм. Прокурор исеменә шикаять язачакмын мин, кәгазь-каләм бирегез, теләсә кайсы җинаятьченең моңа хакы бар!

– Ихтыярыгыз, языгыз соң, – диде майор, бер бит кәгазь белән ручканы аңа таба күчереп.

Шәүкәт, ярсып, каләмне алды. Үз күзлеге аша законны бозу булып күренгән бар вакыйгаларны теркәде ул: кирәген алсын әле бу сугыш чукмары!

– Язып бетердегезме? Кайда, укып карыйм әле… Кемнең дә күңелен кузгатырлык проза әсәре язгансыз монда. Прокурор күз яшьләренә тыгылып укыр иде. Ә хәзер инде карагыз, бер, ике… – Теге Шәүкәт язганнарны аркылыга-буйга ерткалады да чүп савытына ыргытты. Нәүмизләнеп карап катты Шәүкәт.

– Моннан соң сез-безләп тормыйк, ирләрчә сөйләшик, Галин. Гаҗәпләнеп карыйм мин сиңа. Закон, адвокат, шикаять, дип лаф орасың. Сез, закон бозучылар, һәрчак законнар турында сөйләргә яратасыз. Ә менә халык милкенә кул сузганда нигә закон турында уйламадың син? Ә хәзер исенә төшкән, үз хокукларын энәсеннән җебенә кадәр белә. Дөресен әйтик, сиңа бит закон кирәкми, ширма гына ул синең өчен, әнә шул закон аша атлап, тегендә сакланган капиталың янына чыгып ычкынасың килә. Колагыңа киртләп куй: монда син дә мин генә бар. Өченче як булмаячак: адвокат та, дус-ишләрең дә, акча исәбенә ярдәм итәргә теләгәннәр дә. Монда мин – закон, мин – гаепләүче, мин ничек телим, шулай булачак, ә син, тизрәк тәүбәгә килеп, талап җыйган малларыңны хаклы хуҗаларына кайтару турында баш ват. Менә син Сталин исемен телгә алдың, ул вакытлар кире кайта башлады, сезнең кебек халык канын эчкән хәшәрәтләрне изеп-сытып бетерү өчен кирәк әле ул замана алымнары. Кайчан соңгы паразитны кабергә тыгып таптап күмәрбез, шул вакытта гына законлылык турында сүз башланыр. Эткә – эт үлеме!

Үз акылындамы бу бәндә? Берәр фанатик кулына килеп эләктеме Шәүкәт? Бу бит башка сыймаслык эш. Демократик үзгәрешләр, шәхес иреге беренче урында дип көн-төн күкрәк сукканда, бер башына кирпеч төшкән адәм тоталь чистарту турында хыяллана. Бар җирдә дип ышандырырга тырыша, җитмәсә. Моның булуы мөмкин түгел, бар кешелек каршы күтәрелеп чыгар иде, мөмкин түгел…

– Бер сорау бирергә ярыймы? – дип, курка төшеп сорап куйды Шәүкәт. Мондый килделе-киттеле кеше белән сөйләшү дә куркыныч.

– Гомумән, бу бүлмәдә сорауларны мин бирергә тиешмен, – диде вәкарь генә теге, – ләкин мин киң күңелле, әйдә сора, тынычланырсың.

– Ә демократия? Яңа үзгәрешләр ил күләмендә буыламы?

– Һм-м-м… сез, җыен спекулянтлар, алыпсатарлар, ялган акционерлар, черегән чиновниклар, шул уңга-сулга илне талауны «демократия» сүзе артына яшерергә маташасызмы? Вакытлыча кыенлыклар, объектив сәбәпләр дип, халык канын суыруыгызмы демократия? Андый демократия гади кешегә пычагыма да кирәкми. Тамагы тук булсын аның, өсте бөтен булсын, эшләгәненең хакын алсын, әгәр шуларга ирек булса, башка тыюлар халыкка кагылмый. Туеп сикергәннәргә мәңге нәрсәдер җитми. Ә ил күләмендә әле бер линия алга куелган: кем талаган – кире кайтар хуҗасына! Гаделлек өчен көрәш бара, ә халык хуплый, теләп ярдәм итә яңа хөкүмәткә.

Йа Алла, бар икән әле күрәселәр… Кая бара бу дөньясы, әле уңга чайкала, әле сулга, табарбызмы берәр заман җан тынычлыгы? Әгәр ишеткәннәрнең уннан бере генә дөрес булса да, гарасат мәйданы хәзер алдыбызда, ахырзаман…

– Менә аңлаштык шикелле, – диде яңа сталинист, – соңгы яңалыклар турында фикер алыштык, ә хәзер конкрет мәсьәләләргә күчик. Күпме алып чыга алдыгыз илдән, нинди банкларга урнаштырдыгыз, лираларда төгәл саннары, долларларга әйләндерсәң, күпме була, факс буенча элемтә каналыгыз, кире кайтару юллары – барысын түкми-чәчми тәфсилләп сөйләгез.

– Мин арыдым, мин җавап бирер хәлдә түгелмен. Кире камерага кайтырга рөхсәт итсәгез иде. Уйларга вакыт бирегез, – дип мескенләнде Шәүкәт. Хәле, чыннан да, шәптән түгел иде аның.

Майор беравык аңа карап торды да:

– Ярый, сезнең теләгегезгә каршы килмим, Галин. Тик белегез аны, вакыт тар, иртәгәдән калмый уртак тел табарга кирәк безгә. Тагын бер кат ныклап уйлагыз, дөрес нәтиҗә ясагыз. Башка юл юк, алда – көрчек. Барыгыз, – дип, Шәүкәткә чыгарга ризалык бирде.

Ялгыз калгач, Шәүкәт кабарып чыккан, ярылган иренен тоткалап карады, теше эләгеп калгандыр инде, авырта, каһәрең. Менә шулай бер дә юктан беренче тапкыр суктылар аңа, ярым һушсыз чагында изгәләгәннәрен исәпкә алмаганда. Бала чактан ук сугышулардан, тукмашулардан курка торган иде ул. Малайлар арасында эләгешеп китсәләр, тизрәк читкә йөгереп качты. Егет булып җиткәч, гаугалы урыннарны урап үтте. Үзенең дә шушы яшенә җитеп берәүгә дә кул күтәреп сугып караганы булмады аның. Белми дә иде сугыша, кирәкми дә иде ул аңа. Көч белән өскә калыккан сугыш чукмарларына һәрвакыт җирәнеп карады. Ниндидер хайвани өстенлек бит бу, кулың барып ничек кешенең авызын сугып җимерәсең, башын ярасың, дөп тә дөп типкәлисең? Киноларда каратистларның сугышканнарын күңелләнеп карап утырса да, шул кешеләрнең бар гомерләрен сугышырга, башкаларны имгәтергә, үтерергә багышлаганнарын берничек тә аңлый алмады. Кеше тукмауны гомер мәгънәсе итеп яшәп буламы икәнни? Менә әле дә майорның кул уйнатуын күз алдына китереп, куырылып китте Шәүкәт. Әгәр ныклап бәргәли башласа, күтәрә алмаячак ул сынауларны, буыны сыек аның. Ерткычлар затыннан булып чыкты бу майор, сөйләгәндә дә үз сүзләренең хаклыгына тамчы да шикләнми. Ышаныргамы, ышанмаскамы аңа, баш китәрлек нәрсәләр сөйләде бит. Җиңел ул, син карак, урлагансың дип, бармак төртеп күрсәтүләре. Ныклап уйласаң, җинаятьчеме соң Шәүкәт? Бар кеше бертигез булмый, тигезлек булмаячак та дөньяда. Кемдер икегә икене кушарга авырсына, җавапны тирләп-пешеп тә чыгара алмый, кемдер колач ташлап йөзә белем диңгезендә. Мәктәптә укыган чакларны искә төшерсәң, Шәүкәт гел укытучыларның күзләренә генә карап утырды, һәр әйткәннәрен йотлыгып тыңлады, укуга бар көчен салды. Кызыклы иде аңа фәннәр. Ә башка малайлар кызлар чәчләрен тартып, кәгазьдән очкыч ясап очыртып, кәрт уйнап дәрес уздырдылар. Шәүкәт, имтиханнарны гел «бишле»гә тапшырып, институтка укырга керде, иптәшләре, сәнәк күтәреп, фермага юнәлделәр. Кем гаепле моңа? Институтта укыган чорында курсташлары, мәҗлесләр оештырып, күңел ачтылар, кызлар кочакладылар, ул китап төпләрен кимерде. Шәүкәт, кызыл диплом алып, башкалада калды, сөйрәлеп йөргәннәр периферияләргә таралдылар. Шәүкәттәме гаеп? Эшли башлагач, ул бар күңелен эшкә салды, әллә күпме файда китергән яңалыклар кертте, шәхси тормышы турында бөтенләй онытты. Ул янып-пешеп, җиң сызганып эшләгәндә, күпчелек, аракы чөмереп, эленке-салынкы йөреп, авырлыклардан зарланды, «акча юк» дип шыңшыды. Хәзер килеп барысын да тигезләргәме? Мич башында түшәмгә төкереп ятып түгел, башын эшләтеп, үзенең хезмәте өчен тиешле хак алган икән, гаеплеме соң моның өчен Шәүкәт? Нәрсәдер очы очка ялганмый, үзе эшләп тапканны беркем белән дә бүлешергә риза түгел ул. Үтермәсләр әле, төрмәдән дә ерак җибәрмәсләр, анда да кешеләр утыра, бер юлы табылыр. Иреккә чыкса, чит илгә китәргә дә йөзләрчә мөмкинчелекләр бар, теләк тә акча булсын. Ә бу майорга акча тәкъдим итеп карарга кирәк, җинаятьчеләр куып йөреп, әллә күпме мал туплый алмагандыр…

Икенче көнне, керә-керүгә, ул үзе беренче булып сүз башлады:

– Уйладым мин, гражданин майор. Ныклы фикергә килдем. Минем сезгә бер тәкъдимем бар.

– Менә яхшы, акыллы кеше белән эш алып баруы да җиңел, – диде майор, җанланып, – йә, йә, әйтеп карагыз.

– Мин сезгә акча бирәм, ә сез миңа – ирек, – диде дә дулкынланып җавап көтте Шәүкәт.

– Әһә, күпме бирәсең инде?

– Биш йөз мең!

– Безнең акчалардамы, әллә чит ил валютасындамы исәп-хисап? – дип кызыксынды майор.

– Безнең акчаларда, әлбәттә. Биш йөз мең аз акча түгел. Соңгы марка җиңел машина алып утыра аласыз.

Тикшерүченең йөзен сытканын күргәч, булгач булсын инде дип, Шәүкәт әйтеп салды.

– Долларларда. Йөз мең!

Майор уйга калган кебек булды, Шәүкәт эчтән генә тантана итте, әһә, акча сүзе ишеткәч, уйга калдыңмы?

– Йөз мең. Әйбәт акча, – диде майор, ашыкмый гына. – Ул акча миңа үз гомеремә җитәр иде. Ләкин мин сатылмыйм, Галин, бу илдә барысы да сатыла дип, нык ялгышасың син. Халкына тугрылыклы кешеләр дә бар әле илдә. Һәм бик күпләр. Йөз мең генә әз, барысы да, соңгы тиенгә кадәр кирәк, әмма миңа түгел, ә дәүләткә. Ялгыш юлдан киткәнсең, Галин, соң булмас борын төзәтүләр кертик – кичә куйган сорауларга төгәл, дөрес җаваплар көтәм мин. Менә минем алда, – ул тартмадан бер төргәк кәгазьләр алып өстәлгә куйды, – синең документларың, килешүләрең, тагын әллә нәрсәләр. Мин спец түгел, барысын да аңлап бетермием. Тик аларны кулланып, тиешле җиренә синең култамгаларыңны алып, акчаларны кире кайтарырга буладыр дип уйлыйм. Әлбәттә, син кушкуллап ярдәм итсәң. Нәрсә дисең?

Үзен генә алып чыкмаганнар, булган әйберләрен дә күчергәннәр, зобанилар, номерны кереп актарганнар инде.

– Юк миндә акча! – диде Шәүкәт, үҗәтләнеп, – теләсә нәрсә эшләтегез, ихтыярыгыз, тик мин сезгә ярдәмче түгел бу эштә. Әйдә югалсыннар ул акчалар, шатланып ризамын, тик сез ачкүз талаучыларга тәтемәсләр. Өмет тә итмәгез!

Барыбер үз сүзендә торачак Шәүкәт, җыен ыштансызларга җиткерә алмассың, эшләп ашарга өйрәнсеннәр. Җиңел юл таптылар, йә акча таләп итеп баш күтәрәләр, чигенә чыгып, революцияләр ясыйлар. Бервакытта да канәгать булганы юк кара халыкның. Тарихка кара, гел җитми аларга, гел күрше тавыгына кызыгалар. Тишек капчыкның тулганын кем күргәне бар? Тимер кыршау сугып тотарга кирәк тә соң аларны, төрле яклап боргычлап, менә шул чакта курку хисе басса гына тәртә арасына керә халык көтүе. Аздырдылар ирек биреп, берзаман үзләренең баш өстендә күк күкрәсә үкенерләр дә соң…

– Мин сине акыллырак кешедер дип уйлаган идем, Галин. Һаман да әтәчләнеп күкрәк киерергәме исәбең? Уйларның аның төрлесе килә башка, ләкин синең гомерең бер генә икәнне онытма. Мин бит сиңа башта ук әйттем: акчалардан арынмый торып, син бездән котыла алмаячаксың. Бала булма, синең шәпләнүләрең беркемгә дә кирәкми, зыян гына үзеңә. Ярар, каты агачка – каты чөй! Петров! – дип кычкырып чакырып алды ул сержантны. – Сөйләш үзе белән, мин берәр чынаяк чәй эчеп килим әле.

Аның артыннан ишек ябылуга, сержант Шәүкәтне урындыгыннан тартып торгызды да бар көченә сугып җибәрде. Мүкәләп торырга маташканда тагын екты, калын табанлы ботинкалары белән алмаш-тилмәш, ухылдап-ухылдап, әле кабыргаларына, әле корсагына, әле башына туктамый типкәләде. Бетон идән буйлап туп урынына тәгәрәп йөрде Шәүкәт, яргаланган бите-башыннан кан акты, бар киеме, идән-стеналар канга буялып беттеләр. Һәр суккан, типкән саен, Шәүкәт авыртуга чыдый алмый илереп кычкырды, куллары белән капланырга тырышты, тотанагын югалтып, чалбар төбен юешләтте. Күпмегә сузылгандыр бу тәмуг газаплары, әлдә теге майор кикереп килеп керде.

– Ял итеп ал, Петров, – диде ул, өстәл янына килеп, – бар, башын-битен юындырып китер шуның. Сөйләшеп бетермәдек әле без.

Теге, Шәүкәтне җилкәсеннән тотып, җилтерәтеп тартып торгызды да, сөйрәп алып барып, кран астына башын тыкты. Салкын су авыртуларны баскандай булды, Шәүкәт авызында әвәләгән ике теш китеген төкереп ташлады, авыз эче гел кан гына иде аның.

– Юын, кабахәт, сасыттың бар җирне, – дип, аркасыннан төйде сержант.

Шәүкәт, кулларын чак күтәреп, бит-башын сыпыргандай итте. Торасы да торасы иде шулай тынып, тагын он-талкан ясарга җыеналармы икән? Озаклап торырга ирек бирмәде сержант, тагын суырып алып, бүлмәгә куды.

– Мин җавап көтәм, Галин, – диде майор, авызын ачып иснәп. – Кинәтрәк булды шикелле урын алыштыру синең өчен. Кәгазь кыштырдатып, акча исәпләп утыру күпкә яхшырак булгандыр бит. Нишлисең, безнең эш шундый, чиренә күрә дәвасы, бигайбә, үзең гаепле.

– Юк миндә акча, – диде Шәүкәт, авызына сыймаган телен чак әйләндереп.

– Юкка карышасың, Галин, әле бу чәчәкләре генә, җимешләре алда булыр. Кемгә кирәк синең үҗәтләнүләрең? Әле соң түгел. Бар кушканны эшлә, аннан соң дүрт ягың кыйбла. Бер-ике атна больницада ятып чыксаң, эзе дә калмас, онытылыр барысы да. Әгәр киреләнсәң, кеше гомере бик тә зәгыйфь, янган шәм белән бер, өрсәң сүнәргә генә тора. Кемгә хаҗәт син, барсыңмы, юксыңмы дөньяда? Берәр чүплеккә чыгарып күмәрбез дә, кабереңне белгән кеше булмас. Ышанмыйсыңмы миңа?

– Юк миндә акча, – дип пышылдап кына һаман үзенекен кабатлады Шәүкәт, башын да күтәреп карый алмый.

– Петров! – дип, ым гына какты майор.

Барысы да яңадан башланды. Күзләре күрмәс, колаклары ишетмәс булды Шәүкәтнең, бар сөякләре шатырдап сынадыр төсле тоелды. Шуышып йөреп яшеренер урын тапмады, гер кебек авыр йодрыклар кайда да аны куып җитте, изде, сындырды. Авыртуларга түзә алмый, Шәүкәт һушын югалтты. Аны сөйрәп урынына кертеп бәрделәр.

Уяулы-йокылы халәттә саташа-саташа төн үткәрде Шәүкәт. Бар тәнен изгән авырту аңа онытылырга ирек бирмәде, төн буе саташып чыкты. Ниндидер тирән чокырда ята икән, беләк юанлык кара еланнар чолгап алганнар, имеш, әле берсе аңа агуын чәчә, әле икенчесе муенына чорналып тынын буа. Каршындагы бер еланның башы урынына кинәт майорның башы үсеп чыга да зәһәрен чәчә Шәүкәткә: «Син халык канын суырган идең, хәзер без синекен тамчысын калдырмый суырып бетерәбез. Качып котыла алмассың», – дип, каһкаһә белән көлә-көлә, тәненә урала башлый. Шәүкәт чирканып аны читкә атып бәрә дә чокырдан өскә үрмәли. Мең бәла белән чыгып җитеп караса: майор да чыккан, имеш, аның артыннан Петров йөзле елан шуыша, калганнары да кара йомгак булып өскә омтылалар. Шәүкәт соңгы көчен җыеп йөгерә башлый, майор инде кеше кыяфәтендә аның артыннан куа. Петров та, бар еланнар да ментлар кыяфәтендә арттан чабалар. Дөньясы тулган икән легавыйлар белән, хәзер эләктерәләр, хәзер куып җитәләр… Шәүкәт, авыр ыңгырашып, урынында бәргәләнә. Котылган шикелле дә үзе, тирә-якта чәчәкләр чайкала, бил тиңентен үскән үлән. Әнә каршыга ниндидер кыз атлый. Шәүкәт үзе дә яшь ич, бар буыннары уйнап тора, күңеле көр, авызы ерылган, күзләре теге кызда. Кара, бу аларның күрше кызы ич, Җәмилә иде шикелле исеме, нигә йөзе боек аның? «Син мине калдырып киттең, ә мин, юләр, өзелеп яраттым сине», – дип үпкәләп карый ул Шәүкәткә. Шәүкәт, нидер әйтеп, акланырга теләп, аңа кулларын суза, күрше кызы эреп югала… Ә, юк, өйләрендә икән ул, әнисе аңа юл капчыгы тутыра. Шәүкәт иртәгә шәһәргә укырга китәргә тиеш. «Бәхетле бул, улым!» – дип, әнисе йомшак куллары белән аның тырпайган чәчләрен сыйпый. «Бәхетле булам, әни, менә күр дә тор», – дип ышандыра аны Шәүкәт. Таңга таба саташулардан айнып китте ул, бар йөзе күз яшьләренә чыланган иде аның, төшләнеп елаган, күрәсең. Төштә генә калса иде дә бит, тагын таң ата бүген дә. Күп дигәндә, бер сәгать үтәр, ул тагын җәзалау бүлмәсенә керәчәк. Бүген дә шул тәртиптә дәвам итсәләр, тәмам имгәтәчәкләр бит аны. Йә башына зыян салалар, сабый акылына кайтып, соңгы көннәрен тилеләр йортында үткәрер, йә урын өстеннән кузгалмый ята торган гарип ясыйлар. Көч алар ягында, вәгъдәләрен үти торган кешеләргә охшаганнар. Әллә, теге майор әйтмешли, соң булмас борын килешергәме? Тыгынсыннар, эчләре күпсен, барысын да беләләр, яшереп калып булмый. Әгәр ил буенча шундый кесә чистартулар башланган икән, бер Шәүкәтне аяп калдырмаслар. Бер тиен акчасыз калса, кайларга барып баш төртер? Эшләргә эш юк, торып торырга куыш юк, кесәңдә җилләр уйнаганын күреп, элекке дуслар-танышлар борылып та карамаячак, мәсхәрәләп көләрләр генә, күңел ачарлар. Кайдадыр эшен дә тапты ди, барыбер айлар буена акча күрми зар-интизар булып яшәр. Үлгәнче үз фатиры булмаячак, сатып алу турында уйлыйсы да түгел, хөкүмәт бушлай бирерме? Тот капчыгыңны! Берәр ялгыз хатынны юхалап-юмалап йортка керергәме? Йортка кергәнче – утка кер, диләр, гомер бакыена башыңны иеп, үзеңне гаепле тоеп, һәр талашканын эчеңә йотып көн итәргә кала, ә баш калкытсаң, ике дә уйлап тормый, арт шәрифләреңә тибеп куып чыгара инде ул сине. Кемгәдер кол булып, төчкергәненә ярхәмикалла дип торырга риза түгел Шәүкәт. Бер түгәрәк икмәк өчен кат-кат тиеннәр санап, йортсыз-гаиләсез, карт алаша булып яшәргә туры киләчәк. Яшәүме бу? Кирәкме Шәүкәткә андый тормыш? Юк инде, тирес корты булганчы, фани дөнья белән исәп-хисапны өзү яхшырак булыр. Үз-үзен юк итәргә кулы бармас, йөрәге җитмәс иде, әнә бит бушлайга ярдәм итәргә әзер торучылар бар. Шайтан гына өметсез, бәлки, аңа кадәр барып җитмәс әле, искә алырга гына калыр бу көннәр. Соңгы көчен җыеп, үз сүзендә торырга булды Шәүкәт. Тәвәккәлләгән – таш йоткан! Бүген тагын да иртәрәк кузгаттылар, ахрысы, аны, тәрәзәләр артында караңгылык хөкем сөрә иде. Майор аны күрүгә йөзен чытты, иртәдән кәефе юк күренә. Котырган эт шикелле кыланырмы? Алда ни көткәнне уйлап, бар тәне калтырап куйды Шәүкәтнең. Тыштан үзен тыныч тотарга тырышты. Хәер, күз төпләре күгәргән, яра эзләре ярылып яткан йөзеннән нәрсәдер шәйләргә мөмкин дә түгел иде. Теге сержант та бүген ишек артында калмады, Шәүкәт янына килеп басты. Иртәдән эш табылыр дип, алдан күргәндер, ахрысы. Майор өстәлдә таралып яткан кәгазьләрне портфеленә тутырды, нәрсәдер эзләп, тартмаларны шап-шоп ачып япты, каядыр җыена иде бугай. Портфель йозакларын шартлатып бикләп алгач кына күтәрелеп карады.

– Бүген мин сезнең белән була алмам, ашыгыч эшләр килеп туды, икәүләп уздырырсыз көнне. Әгәр кире уйлаган булсаң, Галин, мин эшләрне читкә куеп торып, синең белән сөйләшүне дәвам итә алам. Эндәшмисеңме, һаман аяк терәп каршы торыргамы исәп?.. Ярар, кичке якта килеп урармын әле мин, бәлки, аңарчы телең ачылыр. Петров, күңелен күр кадерле кунакның, боегырга ирек бирмә. Әйткәндәй, ул ачлык игълан итәм дигән иде, әйдә, теләгәне булсын, ашатма да, эчермә дә. Гәзитләрдә ач тору организмга файдалы дип язалар, сынап карасын. Көн уртасында мине күрәсе килеп таптыра башласа шылтыратырсың. Бетте шикелле, гаеп итмә, Галин, эш күп…

Шулай сөйләнә-сөйләнә киенеп чыгып китте майор, ә Петров Шәүкәтне икенче бүлмәгә әйдәде. Стена буенда торган зур тимер шкафның ишеген ачты. Кайчандыр сейф хезмәтен үтәгән бу тимер сандык кеше буйлык булып, иңгә кырык сантиметрдан артмый иде.

– Кереп бас, – дип боерды сержант Шәүкәткә.

– Кереп басарлык урын юк анда, – дип карышты Шәүкәт, тегенең нәрсә кыларга уйлаганын һич башына сыйдыра алмый.

– Кушканны эшлә, өйрәтә берәү монда, корсагыңны җый, кысыл, башыңны ия төш, – дип эткәләп-төрткәләп, Шәүкәтне дыңгычлап кертеп бастырды да тимер ишекне бар көченә этеп, тыштан элгечен эләктереп куйды. Кузгалырга да әмәле юк иде Шәүкәтнең, һава юклыктан сулышы кысылды. Кинәт көчле чыңлау бар күзәнәкләренә үтеп керде аның, колак пәрдәләре шартлап ертылды кебек, борыныннан, җылы юл салып, кан агып төште. Сержант тышкы яктан яңгыратып суккан иде тимер тартмага. Бераздан сержантның бүлмә ишеген ябып чыкканы ишетелде, дөм караңгыда, шыбыр тиргә төшеп, Шәүкәт ялгыз басып калды. Бармакларын да кузгатырга мөмкинлек юк, күкрәк читлеге кысылганнан өзек-өзек кенә тын алды ул, бар тәне оеды, күз алларында аллы-гөлле боҗралар биеде. Сержант онытмады аны, күпмедер вакыт үткән саен кереп, тартма түбәсенә исәнгерәтеп сугып-сугып алды. Рәттән берничә тапкыр суккан чагында, башы ярылыр дәрәҗәгә җитте Шәүкәтнең, мие, сыекланып, чайпалып торгандай тоелды. Колак төбендә туктаусыз чинаган, улаган, акырган тавышлар яңгырады.

«Акылдан язам шикелле», – дип уйлады ул, коты очып. Ничек тә хәрәкәт ясарга хәленнән килсә, ишекне ачтырып барысына да ризалык бирер иде ул. Кеше организмы нинди генә чыдам булса да, барыбер аның бер чиге бар: Шәүкәт аяк-кулларын сизми башлады, буылып гырылдады, аңын югалтты. Ишекне ачып җибәрүгә, ул капчыктай идәнгә ауды. Сержантның чиләкләп су койганын сиземләде. Күпме яткандыр шулай, вакыт исәбен-чамасын белмәде. Ишектән кемдер кереп, аяк очы белән аны чалкан әйләндереп салды. Томан аша гына Шәүкәт үз каршында чүгәләп утырган майорны төсмерләде.

– Ерткычлар сез, фашистлар, – диде Шәүкәт, тамагына килеп тыгылган төерне йотып җибәрергә тырышып. – Үтерегез мине, ялынып сорыйм, эшләгез бер яхшылык…

– Әкәмәт кеше син, Галин, – диде майор, көлемсерәп. – Әгәр үтереп кенә эш чыкса, без сине әллә кайлардан алып кайтып йөрмәс идек, шул кипарислар үскән курортыңда гына хушлашыр идең якты дөнья белән. Юк, үтермибез әле без сине, җиде кат тиреңне туныйбыз, өмет тә итмә. Дилемма синең алда: йә акча, йә гомерең, сайлап ал теләгәнен. Гомерең белән дә тиз генә хушлаша алмассың, газаплы үлем көтә алда. Йә, кире уйламадыңмы әле?

– Шул хәлгә калдырганнан соң нинди килешү булсын безнең арада? Күп калмагандыр инде миңа, – дип арып, күзләрен йомды Шәүкәт.

– Күңелеңә якын алма, Галин, төкер, мондый очракта нәфрәт, ачу, үч алу тойгыларын читкә куеп тор. Аңлыйм, мине яисә сержантны хәлеңнән килсә өзгәләп ташлар идең. Ачу саклап, үз гомерең белән уйнарга ярамый. Без булмасак, икенчеләр табылыр иде, безне дә уздырганнары. Күп калмагандыр дип тә ялгышасың. Әле син ир уртасы кеше, йөрәк нык, кирәк булса, әз-мәз дәвалап, ямаштырып алырбыз үзеңне, тагын дәвам итәрбез… Минем эш сәгате бетә, Галин, соңгы сүзең?

Внимание! Это не конец книги.

Если начало книги вам понравилось, то полную версию можно приобрести у нашего партнёра - распространителя легального контента. Поддержите автора!

Страницы книги >> Предыдущая | 1 2 3 4 5 6
  • 0 Оценок: 0

Правообладателям!

Данное произведение размещено по согласованию с ООО "ЛитРес" (20% исходного текста). Если размещение книги нарушает чьи-либо права, то сообщите об этом.

Читателям!

Оплатили, но не знаете что делать дальше?


Популярные книги за неделю


Рекомендации