Текст книги "Ак күгәрчен, күк күгәрчен"
Автор книги: Карим Кара
Жанр: Современная русская литература, Современная проза
Возрастные ограничения: +16
сообщить о неприемлемом содержимом
Текущая страница: 7 (всего у книги 20 страниц) [доступный отрывок для чтения: 7 страниц]
Бүгенгә тынычлыкта калдырсын иде, ичмасам. Кертеп япсалар, нәрсә эшләргә белер иде Шәүкәт. Урын-җирдән, өстендәге киеменнән берәр бау әмәлләп, муенына салу рәтен табар иде. Бау эләрлек урын юк камерада, такта арасына бәйләп тартылып булса да үзенекен эшләр иде. Котылыр иде бу вәхшәттән. Их, нишләп бу акыллы уй кичә килмәде башына, күрмәс-белмәс иде мондый газапларны…
– Иртәгә, иртәгә соңгы сүз, – диде Шәүкәт, гыжылдап.
– Көн дә иртәгә дип булмый, бүген конкрет җавап, – диде майор.
– Юк… – дип, Шәүкәт йөзен читкә борды. Кичне генә җиткерәсе иде аңа, ялгыз каласы иде.
Майор аягүрә басты да барып ишекне ачып җибәрде.
– Петров! Сине чакыралар монда, – дип аваз салды коридорга.
Йа Алла, тагын башланамы, нәрсә эшләргә җыеналар тагын, хәшәрәтләр? Сержантның кулына чүкеч тотып кергәнен күз кырые белән генә күреп алды Шәүкәт. Теге эшлекле кыяфәттә Шәүкәт янына чүгәләде дә сул кулын идәнгә җәеп салды, бармакларын аралады, үзе аның кул чугын көчле куллары белән кысып тотты.
– А-а-а… – дип, бүлмәне яңгыратып акырып җибәрде күзләре атылып чыгар дәрәҗәгә җиткән Шәүкәт, авыртуга чыдый алмыйча. Авыртулардан да көчлерәк авыртулар була икән. Ә сержант, бернигә игътибар итми, бармакларын чүкеч белән төйде. Шырт-шырт итеп изелделәр бармаклар, атылып чыккан алсу кан бөртекләре бүлмә буйлап чәчелделәр. Имгәнгән кулын бала урынына тирбәтеп, үз канында, бәвелендә ауный-ауный көчек булып чинады Шәүкәт. Тегеләр, үлем фәрештәләре кебек, як-яктан басып тыныч кына аны күзәттеләр. Шәүкәт, шыңшуыннан туктап, ыңгырашуга күчкәч, майор тагын аңа таба иелде:
– Йә, Галин, дәвам итикме? Сержант үз эшенең остасы, хәзер берәм-берәм бармакларыңны шартлатып сындырыр, аннан беләк сөякләреңә чират җитәр…
– Мин риза, нәрсә әйтсәгез дә риза! – диде Шәүкәт, ашыга-кабалана урыныннан калкынырга омтылып. Әз генә соңарса, тагын башланыр дип коты очты аның.
– Менә монысы акыллы җавап, күптән шулай кирәк иде. Петров, бар әле берәр ярты стакан спирт алып кил. Күрәсең бит, хәле авыр кешенең.
Башын калкытып авызына спирт койдылар Шәүкәтнең. Утлы сыекча тамагын яндырып төшеп китте.
Ач карынга, ватылган тәненә шунысы да җитте, бертөрле битарафлык биләп алды күңелен, сызлаулар басыла төшкәндәй булды. Күңеле дә йомшап китте: ирексездән күз яшьләре бәреп чыкты. Борынын лышык-лышык тарткалап, җиңеллек тоеп бушанды ул, авырту-сызлануларга, тәмуг газапларына тарыганга үзен жәлләп, бу җәлладлар алдында көчсезлегеннән, тәкъдирнең гаделсезлегенә рәнҗеп, сабый баладай үкседе ул.
– Йә, йә, Галин, йөгәнсезләнмә, син бит ир кеше. Тынычлан, барысы да үтте инде, ипкә килерсең, төш кенә кебек тоелыр баштан кичкәннәр, – дип юатты аны майор, йомшак кына сөйләп. – Әле барысы да алда синең. Акчадамыни хикмәт, баш сау булсын. Кадерен белеп яши белгән кеше өчен дөнья матур ул. Салкын кабергә кереп ятарга ашыкма әле син. Акча, байлык дип саташкансың да тирә-якта нәрсә барлыгын да күрмисең. Эшләп ашарсың, белемең бар, тамак туйдырырлык кына эш кайда да табылыр. Бер тамакны гына да кайгыртып яшәргә ярамый. Игътибар белән тирә-якка бак, үзең эзләп тап бәхетле мизгелләрне. Язгы урманны күз алдыңа китер әле, каен кызының ак кәүсәсе алдында тезләнеп сутын эчәм дип уйла, баш төртеп килгән чәчәкләр, күз чагылдырырлык җете яшел үләннәр, кошлар сайрый… Йә көзге бакчада балланып пешкән алма өзәм дип күзалла. Бу әкияти кичерешләр өчен акча түләргә кирәкми, таба бел, соклана бел. Без бит ирләр, өстәл янында утырасың, ди, кыздырылган тавык алдыңда, күбекләнеп торган сыра бокалда, тирләп чыккан аракы шешәсе көлеп утыра. Үзең өчен андый бәйрәмнәр ясарга кайчан да хәлеңнән килер. Урамнарда, тек-тек басып, чибәр-чибәр асыл затлар йөриләр, безнең назга сусап. Матур хатын-кызлар яратасыңмы, Галин? Тәнеңә сөлек булып кадалган берәр кайнар тәнле чибәркәйне исеңә төшер әле… Бу буй җитәрлек хыяллар, арттыру юк монда. Аңа китсә, сау-таза булып иртән йокыдан уянулар үзе зур бәхет, атлап йөрүләр бәхет, кем белән булса да бер-ике авыз сүз сөйләшеп тору да бәхет бит, төптәнрәк уйласаң. Ә тегендә боларның берсе дә булмаячак, беркайчан да булмаячак, менә шунысы аянычлы. Йә, бераз ис кердеме үзеңә? Беренче адымны атла гүзәл тормышка таба, котыл җаныңны-тәнеңне богаулап торган кыршаулардан, азатлыкка ни җитә? Мин тыңлыйм, Галин…
– Ә нигә соң мин генә? – диде күз яшьләренә буылып Шәүкәт. – Урлашканнар ил тулы, ике кешенең берсе карак, алыпсатар, аферист, бандит… Нигә мин?!
– Килешәм, сүзләрең хак, Галин. Әйдә алардан башлыйк сөйләшүләрне. Кемнәрне беләсең син, нинди юллар белән байлык туплыйлар, синең исәп буенча, күпме аларның мал-мөлкәте, кайда саклыйлар? Исем-фамилияләре, нәрсәләр беләсең алар турында?
– Мөбарәков дигән кеше берсе… Минем турыдан-туры хуҗам булды ул. Мин аның янында чебен генә… – дип ярсып сөйләп китте Шәүкәт. Үзе дә сизмәстән теле ачылды аның.
Майор кайчакта бүлдереп, өстәмә сораулар биргәләде, куен дәфтәренә аның сөйләгәннәренең мөһим күренгәнен теркәп язып барды. Шулай сәгатькә якын вакыт үтеп китте. Канәгать елмаеп, тикшерүче урыныннан кузгалды.
– Менә бит бик файдалы сөйләшү булды. Калганын иртәгә дәвам итәрбез. Хәзер ваннага кереп юынып ал, киемнәреңне алыштыр, яхшылап кичке ашны аша, йокларга тырыш. Иртән очрашырбыз. Петров, оештыр әйткәннәрне, – дип, үз кеше булып хушлашып чыгып китте.
Сержантның да мөнәсәбәте үзгәргән иде Шәүкәткә карата. Үзе ваннага су агызды, сабын-мунчаласын куйды, киемнәр китерде. Ул күз алдыннан югалгач, Шәүкәт өстендәге канга манчылган, сидек исе килеп торган киемнәрен салып атты да ваннага аяк басты. Җәннәт рәхәтлекләре кичерде ул. Җылы су авырткан, әрнегән яраларны эретеп җибәрде. Тәндәге кердән, яралардагы каннан су кара-көрән төс алды. Шәүкәт анысын агызып, ваннага яңадан су тутырды. Өченчеләй су алыштыргач кына сабын-мунчаланы кулына алып, тәненең кагылырдай урыннарын ышкып юып төшерде. Үзенең чиста әйберләрен киеп куйгач, бөтенләй хәл кереп киткәндәй булды, тыны иркенәйде. Өстәлдә көткән ризык та ярыйсы иде, майор әйткән кыздырылган тавык булмаса да, макарон белән котлет бик тәмле тоелды. Аш алдыннан сержант тагын ике бармак илле спирт койды. Тәмам көч кереп, урынына килеп ятты Шәүкәт. Хәзер инде ул ризалык биргәненә тамчы да үкенми иде. Булмаган акча булмасын, кеше гомерен акчага тиңләргә ярый димени? Меңнәр, миллионнар яшиләр бер хезмәт хакына карап, яшиләр бит, берсе дә башын элмәккә тыкмый. Бүген бер телем икмәкне тансык күреп яшәгәннәр күп, балалар ашарга сорап елап уяналар йокыларыннан, тәм-том авыз итеп карамаган, яңа киемнең нәрсә икәнен белмәгән буын үсеп килә. Бәлки, хаклык бардыр бу кансыз адәмнәрнең көрәшендә? Чигенә барып чыккан ил шулай кискен бер борылыш ясамаса, туфан калкыр, мөгаен, бу җирдә. Байлыкларына чыдаша алмый туеп сикергәннәрне утлы камчылар белән суктыру таман гынадыр. Кемдер, яңадан-яңа машиналар алыштырып, катлы-катлы коттеджлар төзеп, чит илләрдә гүләйт итеп, рәхәтлектә яшәсен, кемнәрдер тир түгеп эшләп, гаилә туйдырырлык акчага интексен. Шәхси милек изге, аңа кагылырга беркемнең дә хакы юк дип, бугаз ерталар. Белә шәхси милекнең кайдан килгәнен Шәүкәт. Алыпсатарлар берне бишкә арттырып саталар, карак чиновниклар дәүләтне савалар, бизнесменнар надан халыкның эшләгәнен ашыйлар, бандитлар көпә-көндез кычкыртып талыйлар, фахишәләр тән сатып байлык җыялар. Файда бармы алардан хөкүмәткә, җәмгыятькә, гади халыкка? Төймә, энә булса да җитештермиләр бит алар, халык җилкәсенә кадалган бет булып, кан эчеп корсак күптерәләр. Барысын бер өемгә өеп, дүрт ягыннан ут төртергә соңгы чара калгандыр? Илне экономик бөлгенлеккә төшергән алыпсатарларны, эшкуарларны, аферист-капиталистларны, халыкның әхлакый кыйммәтләрен пычратып тәрәт иткән сатлык журналистларны, гомосексуалистларны, фахишәләрне, эротоманнарны, дәүләтнең сәяси нигезен җимергән азгын сәясәтчеләрне, чиновникларны бер бауга бәйләп, көлләрен күккә очырса, иркен тын алыр бәндә, тир түгеп эшләп хәләл ризыгын ашар, балаларның күз яшьләре кибәр, йөзләрендә елмаю балкыр иде. Шәүкәт үзе дә шуларның корбаны түгелме соң? Шулай булмый ни, кәкре агачны кисми, җил исми…
Икенче көн төшкә кадәр кирәкле булган бар кәгазьләр язылып, тутырасы документлар тутырылып, Шәүкәтнең чит илдә сакланган капиталы майор исеменә күчерелгән иде. Бар тәне сулкылдап сызласа да, җаны тынычлык тапты Шәүкәтнең. Юрган да китте, гауга да бетте дигәндәй, юкка теше-тырнагы белән карышкан, башта ук котылгысыз очрак икәнен аңлап ризалашкан булса, бу кадәр имгәнмәгән булыр иде. Тәндәге яралар төзәлер анысы, эчке әгъзаларны кузгатмаган булсалар ярый да, туктаусыз, утлы тимер баскандай, кабырга асты әрнеп тора иде аның. Бавыр, бөерләреңне эштән чыгарсалар, ни хәл итәрсең, эшләгәнең даруга да җитмәс. Бу адәм актыкларына да ачу тотмый иде инде Шәүкәт, кадалып китсеннәр, башка аның тормыш юлында очрамасыннар гына, кабере дә ерак булсын бу этләрдән. Аларга каршы гаделлек эзләп, суд буенда йөри алмый ул, нәрсәдер исбатлый ала торган да түгел, бер-берсен гаепле ясамыйлар алар, карга күзен карга чукый димени? Тизрәк котыласы гына үзләреннән, ышанасы килми хәтта, берәр сәгатьтән ул да ирекле кеше булырмы, кайда теләсә, шунда бара алыр, башына ни килсә, шуны эшләр, үләмме-каламмы дип, кан калтырап ятмас…
– Менә бик җиңел очына чыктык, – дип, алдында яткан кәгазьләрне алып-алып карады майор. – Берничә бит кәгазь, иң югары сортлысы да түгел әле, ә шулар эченә капчык-капчык акчалар яшерелгән, ә, Галин? Бу акчалар белән Җир шарын урыныннан кузгатырга була. Монда Париж, Монте-Карло, Канар утраулары, виллалар, яхталар, «Мерседес» машиналары – җаның ни тели, шул бар! Шаяртам, әлбәттә. Ә хәзер, эш беткәч, ял итеп алырга да була. Мин сержантка күрше бүлмәдә өстәл әзерләргә кушкан идем. Кире какма, Галин, күпкә түзгәнне, әзгә түз инде, хушлашу мәҗлесе күреп кабул ит, – дип, Шәүкәтне иңбашыннан кочып, үзе белән ияртте. Үз камерасына кергәч, танымый торды Шәүкәт, такта сәкеләр алынган, идән-стеналар ялт иттереп юылган, уртада озын өстәл урнаштырылган. Өстәл өстендә авыз суын китерерлек сый-нигъмәт, төрле төстәге шешә тезелгән. Формасын алыштырган Петров атлый-йөгерә тагын нәрсәләрдер ташый иде әле. Приборлар күбрәк куелганын күреп, Шәүкәт, гаҗәпләнеп, майорга карап алды.
– Иркенләп урнаш, Галин, үз өеңдә кебек хис ит, өйрәнгән почмагың бит, артык савытларга аптырыйсың шикелле, безгә кунаклар да килергә тиеш, хәзер күрерсең үзләрен. Менә монысын авыз итеп карыйк әле: кьянти, итальяннар вермуты, – дип, чәркәләргә шәраб койды майор.
Шулчак ишек ачылды, Шәүкәт борылып карагач, кулыннан чәркәсен чак төшереп җибәрмәде: таныш алсу күлмәктән Кэт килеп керде. Шул ук ымсындыргыч сыгылмалы гәүдә, бәхет таулары вәгъдә итеп серле ялтыраган зәңгәр күзләр…
– Кэт! – дип куйды үзе дә сизмәстән Шәүкәт, авызын ябарга онытып.
– О, Джон! Менә шатлыклы очрашу, – дип, мут елмайды Кэт, – эссе тышта, кайда, миңа да берәр нәрсә коегыз әле, тамагым кипте, – диде ул.
«Тышта эссе диме? Гыйнвар аенда Уфа шәһәрендә тирләп чыгарлык эссеме? Саташамы бу кыз, әллә мин ялгыш ишеттемме?» – дип хафага калды Шәүкәт, утырган урынында түзә алмый кыбырсып.
– Яңадан бер кат танышыгыз әле, үз исемнәрегез белән сөйләшегез, – дип, майор сүзгә кысылды, – яратмыйм шул кушаматлар белән аңлашуларны. Үзем таныштырыйм, булмаса: каршы утырган чибәр кыз – Надя, ә син, Надя, каршыңда Галин дигән кешене күрәсең. Дөрес, бераз бите-башы формасын югалткан әлеге минутта, ләкин тора-бара үз хәленә кайтыр һәм…
Шунда майор ишеккә карап шып туктап калды, киң елмаеп, урыныннан кузгалды. Шәүкәт тә шул тарафка күз салгач, урындыгыннан егылып төшә язды – яңа кунак аның элекке шефы Мөбарәков иде! Үз дәрәҗәсен белеп кенә түр башына килеп утырды ул, Шәүкәткә күз ташлады.
– Менә тагын күрешергә язган икән, иптәш Галин, – диде ул, – саубуллашмый-нитми, уйламаган җирдән юкка чыккан идең. Тау белән тау очрашмаса да, адәм балалары очрашып тора, җир түгәрәк, Галин… – Шеф ашыкмый гына алдында утырган чәркәне тәмләп куйды.
– Сез ничек монда… Әй, мин ничек килеп эләктем, аңлатыгыз, зинһар, Владлен Хәбирович… – дип ык-мык килде Шәүкәт, аның күзләренә генә карап.
– Миңа калса, мин самолёт белән килдем, әйткәндәй, бер генә көнгә, – дип, майорга карап алды шеф. Тегесе аның карашын күтәреп тынып калды. Мөбарәков, Шәүкәткә борыла төшеп, сүзен дәвам итте: – Ә синең турыда илдә күптәннән «Грециядә яшәп ята» дип сөйлиләр дә…
Тәмам башы катты Шәүкәтнең.
– Мин кайда? Мин Грециядәме? Әллә Рәсәйме бу? Мине Рәсәйгә алып чыкканнар иде…
– Тынычлан, Галин. Кемгә кирәк син Рәсәйдә? Синең беркая да киткәнең юк. Ишектән чыгып өч чакрым үтсәң, үзеңнең номерыңа кайтып керәсең. Юк бәла япма безгә, – дип аңлатты майор аңа.
Тагын төп башына утырттылар. Баксаң, Рәсәй дә юк, чистартулар турындагы сүзләр дә шыр ялган. Бу ике ерткычның үзләрен милиция эзли торгандыр, төрмә дә түгел бу. Бары тик юл яздырганнар, кабахәтләр, спектакль уйнаганнар аның алдында, ә акчалар инде очкан! Бу Мөбарәковның ни катнашы бар монда? Болары артистлар, ә спектакльне куючы режиссёр Мөбарәков үзе булып чыга. Шәүкәт алдындагы фужерга тутырып аракы салды да голт-голт төбенә кадәр эчеп куйды.
– Эчкелеккә алданма, Галин туган, булганын капкалап утыр. Әллә туры килә тагын бергә утырырга, әллә юк, – диде киная белән Владлен Хәбирович.
Уратып-сырлатып сөйләшергә теләге юк иде Шәүкәтнең, нәрсәгә кәмит ясарга? Шуңа да сорауны кабыргасы белән куйды:
– Мин сезгә ничә еллар тугрылыклы хезмәт иттем, Владлен Хәбирович, һәр теләгегезне үтәр өчен утка керергә әзер идем. Хәзер килеп нигә ул этләрдән талатасыз мине, ыштанымны салдырасыз? Нинди гаебем бар сезнең алда?
Куркудан үткән иде Шәүкәт, аракы да батырлык өстәде, бары үкенү катыш рәнҗү талый иде йөрәген.
– Хәбәрсез-нисез югалгач, шик салдың күңелгә, Галин. Хуҗаны әзме-күпме хөрмәт итәргә кирәк, килешеп эшләргә андый эшне. Ә син, ялт, чыгып та чапкансың, кемнең ни эше бар миндә дип уйлагансыңдыр. Юк, алай түгел, без барыбыз бер җеп белән бәйләнгән, башбаштаклык гафу ителми. Хәзер тугрылык турында сөйлисең. Менә мин әле, вакыт табып, сезнең сөйләшүләр язылган магнитофон тасмаларын тыңлап утырдым. Илаһи уптым саткансың ла хуҗаңны, оныткансың кем табагыннан ашаганыңны. Ә син «утка керәм» дисең. Алай булмый ул, Галин, хе-хе-хе, – дип кеткелдәде Мөбарәков. Үзе көлгән булып кыланса да, күзләре ут чәчә иде аның. Шәүкәт сүзсез калып алдындагы тәлинкәсенә иелде. – Ә син, Шишков, артист икәнсең, белмәгән идем. Коеп куйган артист, телеңә шайтан төкергән үзеңнең. Күңелен күтәрдең картның, рәхмәт, – дип, ярдәмчеләренә яратып карады Мөбарәков. – Фәлсәфә сатуларың үзе ни тора, шәп, шәп, киләчәктә дә күз уңыннан югалтмам әле сине. Җыеп әйткәндә, барыгыздан да канәгать мин. Өч көн эчендә ул акчалар белән эшне төгәлләгез дә мин сезне өйдә көтәм.
Әйтерсең лә Шәүкәт юк монда, исәпкә-санга да алмыйлар хәшәрәтләр, аю тиресен бүлешәләр.
– Ничә еллар тир түктем, Владлен Хәбирович, – дип, мескенләнеп карарга булды Шәүкәт, – ялгышлыклар булгандыр, мин кире какмыйм, тик бөтенләй шыр ялангач калдырасыз ич. Элекке дуслык исәбенә булса да ташлама ясагыз, күпме тапкырлар бергә ашадык-эчтек. Уртак фикерләр булды, серләр беректе. Сезнең акчаларыгыз янында мин колак каккан акчалар уннан бере дә түгелдер. Хет чиреген булса да кайтарыгыз, яңадан эш башларлык мая булсын, берничә елдан аякка баскач икеләтә түләрмен, – дип йомшартырга тырышты Шәүкәт хуҗасын.
– Син минем кесәдәгене санама, Галин. Беләсеңме нәрсә, акчаның бервакытта да артыгы булмый, бервакытта да! Мин-минлегеңә барып хаталанмаган булсаң, тыныч кына яшәп яткан булыр идең, ә хәзер соң инде. Дуслык дип тә нечкәртмә күңелне, үзең дә ышанмыйсың бу сүзләргә. Бер генә ышанычлы иптәш, чын дус бар бу дөньяда – акча! Дус-ишләр саталар, брат таптап-таптап кабергә күмәргә рад, хатын-кыз, авыр хәлдә калсаң, «яратам, яратам…» дигән сүзләрен оныта да кайда аны иркәлиләр, тамагын туйдыралар, шунда җылы урын карый башлый, балаларга син кирәкмисең. Тик акча гына бар бәладән йоларга әзер тора, тугры кала. Карасаң, бер кәгазь кисәге, артыңны сөртеп ташларга да җитми үзе, ә шул кәгазь кисәге кесәңдә шыгырдаса, дус та табыла, яныңда чибәркәйләр дә биеп тора, балалар да «әти, әти…» дип өзгәләнә – барысы да… Бу – аксиома, Галин, ә син шундый ахмак сорау бирәсең.
Авызларына эләккән сөякне ычкындырасылары юк боларның, бердәнбер юл кала Шәүкәткә: тагын бар акылын, гайрәтен җигеп, акча артыннан куарга. Бәхетенә, моңа мөмкинлеге бар әле аның.
– Миңа илгә кайтып урнашырга булса да ярдәм итегез, зинһар, Владлен Хәбирович. Үткәннәрне гомер искә алмам, берәр файдам тияр. Юллык кына булса да, – диде Шәүкәт, ул кадәр генә ярдәм итүдән баш тартмас дип ихлас ышанып.
– Һе, тиз үзгәрә синең планнарың, Галин. Әле җылы кояш астына ашкындың, хәзер туган як турында сөйлисең. Зур мәшәкатьләр тудырып кайтып йөрүеңнең кирәге булырмы икән? Оҗмахның үзенә килеп урнашкансың, кал шунда гына, – диде Мөбарәков, кулына тоткан шәрабны әйләндергәләп карап. – Хәтерең дә яхшы синең, теләсәң дә оныта алмассың үткәннәрне. Бәладән башаяк…
Чак барып җитте Шәүкәткә, болар бит күптәннән аңа хөкем карары чыгарып куйганнар! Акчалар кесәдә, монда Шәүкәтне кем эзләп йөрсен, олактырырга җыеналар теге дөньяга!
– Юк! – дип урыныннан сикереп торды ул. – Мәңгелек колыгыз булырмын, Владлен Хәбирович, тик мәрхәмәт…
– Алыгыз! – дип йөзен чытты Мөбарәков.
Майор белән сержант, очып килеп, Шәүкәтнең кулларын артка каерып алдылар. Надя, урыныннан торып, читкәрәк китеп басты. Шәүкәт ышана алмый, һаман нәрсәгәдер өмет итә иде.
– Жәлләгез! – дип иңрәде ул. – Чыгарып кына җибәрегез. Гомер күзегезгә күренмәм, башка илдә югалырмын, тик исән калдырыгыз гына…
Майор, аны кычкыртмаска тырышып, терсәге белән муенын буып алды.
– Монда түгел, – дип кул селтәде Мөбарәков, – берәр ташлыкка алып барып… Эзе дә калмасын…
Аяк терәп чәбәләнгән Шәүкәтне сөйрәп алып чыгып киттеләр. Бераздан кузгалып киткән машина тавышы ишетелде.
– Язмыш… – диде уйчанланып калган Мөбарәков. – Язмыш шулай уйный кеше белән. Иртәгә безне нәрсә көткәнен беребез дә белми. Шуңа да бүгенге көн белән яшәргә кирәк. Әйдә әле, Наденька, бүгенге көн өчен тост күтәрик! Син бүген күз явын алырлык чибәр…
Тормыш туктап тормый. Шәүкәтнең фани дөньядан китүе аңа бер үзгәреш тә кертмәде. Нәрсә Шәүкәт, ул арада ил күләмендә билгеле булган депутатларны, банкирларны, авторитетларны теге дөньяга озаттылар. Кемгә ни хәсрәт? Көн дә иртән кояш чыга, тагарак янында бушаган урыннарны башкалар яулый. Акча исеннән исергән яңадан-яңа Шәүкәтләр, Мөбарәковлар, башка эреле-ваклы ач әрвахлар, кешелек сыйфатын югалтып, бер-берсен өзеп-ертып, дөнья куалар: урлыйлар, талыйлар, алдыйлар, алданалар, саталар, сатылалар. Кемнәрдер, тормышның төбенә төшеп, хәерчелектән зар елый. Рәсәйдә үзгәртеп корулар бара…
КӨНБАГЫШ САТУЧЫ
Нуриянең урыны капка төбендә. Капкадан кергәч тә сул якта. Бик җайлы урын, төшемле урын. Хатын кулбашын кисеп кергән капчыгын кырпак кар каплаган тартма өстенә куйды да тирә-ягына күз салды. Иртәрәк килгән икән, ашыгасы түгел дә соң, күзем күрмәсен, ичмасам, шул мөртәтне дип, иреннән качып чыгып китте. Эчсә, бөтенләй кешелектән чыга, күзе-башы карарлык булмый, сөйләгән сүзе аңларлык түгел, әтәчләнә бит әле, җитмәсә. Монда, ичмасам, саф һава, көне дә бүген артык салкын түгел. Салкынына да бирешмәс, өйрәнгән баш, өстендә кат-кат кофталарыннан тыш сырланган фуфайка, башта мамык шәл, эченнән йон башлыгы да бар әле, кат-кат чалбар кигән, аякта бер дигән пималар. Упай чүмәләсе кебек күренәдер инде читтән караганда, кешедә эше юк. Сирәк күрә Нурия бу мәйданның буш чагын, әнә ашханә кул тотам җирдә, иң аулак почмакта катыргы тартма өемнәре, бәдрәф, койманың теге ягында яңа бура күтәреп куйганнар икән, Әндрәй карт мунчасын яңартырга чамалый, күрәсең. Озакка түгел бу тынлык, бу бушлык. Сәгать үтмәс, килеп тулалар монда төрле постаудан Алла бәндәләре, ике адымнан берни күрмәссең, мәхшәр башлана… Кемнеңдер карлыккан тамак төбе белән сак кына ютәлләгән кебек иткәненә хатын дерт итеп куйды. Борылып караса, Петя икән, шул булмый, кем булсын, таң әтәче белән торгандыр.
– Бу мин, Нюра, курыктыңмы әллә? Куркырлык тадыр шул…
Күзләренә кан сауган, йөзе яшелле-зәңгәрле төсләргә кергән, сәләмәләргә төренгән ир, ярамсыкланып, аңа карап тора иде. Йөрәге сыкрап куйды бу мәхлукка карап Нуриянең, җан асрый берәү.
– Үләсеңме, кичә кичтән тагын лаякыл булып кайтып киткәнсеңдер әле. Их, Петя, Петя, үләсең син бер көнне әнә теге койма буенда тәгәрәп, мин әйткән иде диярсең, – диде Нурия, карачкыга калган ирнең хәленә кереп.
– Үләм, Нюра, әйткән сүзләрең хак. Берни эшләр хәл юк, ике үлеп булмый, берсеннән кем качып котылган. Менә беренчесе кыйммәт бит әле, ничек тә тереләсе иде. Син изге җан, минем хәлгә керә торган идең. Миңа күп кирәкми, үзең беләсең, калганын көтәргә Лукич ышанып тора. Өйләгә кадәр түләп куям мин аңа. Бөтенләй буш кул белән керсәм, кире борып чыгара. Башка барып баш ияр кешем юк…
Көн дә бер үк сүзләр, көн дә бер үк күренеш, үзгәрәсе юк инде Петяның, үзгәрергә дә теләми ул. Ничә еллар таныш икән инде алар, Алла белсен… Менә шул базарның бер бизәгенә әйләнгән инде Петя, ул булмаса, нидер җитми кебек. Зыянсыз, тавыш-тынсыз ир йораты, тиргәшкәнен, сүгенгәнен ишетмәссең, мәгәр эчеп тә күрсәтә инде, ничек йөри әле бу көнгә кадәр. Бүгенге төсле көрчеккә килеп терәлгәндә, Нурия аны жәлләп биш-ун сумын баш саулыгыннан дип хәер итеп биреп куя. Карап торып кеше үтермәссең бит инде. Шундый көннәрдә гадәттә аның сәүдәсе уңышлырак була, теләгәне алдына килеп тора, тегенең теләгәне кабул була, ахрысы.
– Петя-петушок, акча жәл түгел, үзең юкка чыгасың бит. Әле фатирыңнан куалап чыгармадылармы? Җыен әтрәк-әләм бәндәләр җыеп ятма анда, бөтенләй урамда торып калырсың. Ул чакта туры зиратка… – дип сөйләнә-сөйләнә, түшенә яшерелгән дәү акча янчыгын чыгарып, ике биш сумлыкны тегеңә сузды.
– Син кесәгә сал инде, Нюракаем, үзең беләсең бит, – дип, теге озын җиң эчләренә яшерелгән кулларын өскә күтәрде. Әнекәчкенәем, бөтенләй исеннән чыккан, бармаклары юк ич әле бу бичараның, ике кулыныкының берсе юк. – Дөрес әйтәсең, Нюрочка, фатир минем төп байлык. Фатир булса, мин – кеше, аяк терәп сөйләшә алам. Шуңа да киртәдән читкә чыкмыйм мин. Күршеләрем белән тату яшим, участковый белән исәнләшеп йөрим, хәтта фарт килгәндә фатир хакын да түләргә тырышам. А как же?
– Чучка төсле яшисеңдер әле, ерып чыкмаслык пычрактыр. Керт яшәргә иптәшкә берәр кеше. Акчасын түләр, чисталыкны карар, җылы аш күрерсең. Җан дусларың белән җыелып ятып йә янгын-фәлән чыгарырсыз, исерекләргә ышаныч бармы…
Кесәсендә ике бишлекнең чыңлаганын ишеткәч, Петяга җан кереп киткәндәй булды, түзеп басып тора алмый иде урынында. Алай да хөрмәт иткән кешесенең сүзләрен җавапсыз калдыруны яхшысынмады бугай.
– Мин дә ул турыда уйлап караганым бар, Нюра, әмма ләкин миңа җайсызрак. Әйтик, табылды да ди квартирант, акчасын да вакытында түли, тәртипле-итагатьле дә ди. Ә мин? Көн дә салмыш баштан кайтсам, кем риза булып торыр. Исерекбаш белән айнык кешенең ни уртаклыгы бар? Ә болай хөррият, аңлыйсыңмы? Үзем кебек кирәген алган, зәмзәм суын шактый йоткан, дөньяны икенче төрле, алсу пыялалар аша күрә башлаган, кайда төн үткәрергә белми каңгырап йөргән мировой мужикны чакырам да алам. Теге, киң күңелләнеп, бер яртыны ала да ала бит инде, янына капкаларга өсти. Утырабыз хушланып җылы өйдә, сөйләшеп сүзләребез бетми. Җан дуслар булып аерылабыз иртәнчәк. Күпләр икенчеләй-өченчеләй тапкыр да килеп чыгалар әле. Өстәп акча биреп куйганнары була, ә берсе, ышанасыңмы, өстендәге костюмын салып бирде. Шәп бит костюмы, елкылдап та тора инде. Тегенди-мондый гына кеше түгел, күрше районнан алу-сату эшләре белән килгән булган, бер дигән адәм.
– Ярый, ярый, бар, китеп кал, әллә Лукичың сул аягыннан торгандыр.
Сүз озайтмады Петя, чатан-ботан китте. Сыраханәгә чапты инде ул. Җәйме, кышмы, көннәре шунда үтә. Гариплеген күреп, җәберләмиләр үзен. Стакан төбендә калганын да күтәреп куя, кемдер жәлләп салып та бирә. Тәлинкәләрне ялап ялт иттерә, туя корсагы. Кичкә кадәр шунда буталып, тәмам исереп кайтып китә үз фатирына. Икенче көн таң атуга, ул тагын монда. Нурия белә башлаганнан бирле бармаклары юк инде аның, эштә-фәлән өздергән түгел, әлеге дә баягы шул эчкечелектән булган фаҗига, туңдырган кайдадыр. Булганмы кайчандыр гаиләсе, хатыны, балалары, бер кызыксынып сораганы юк Нуриянең. Кайчан карасаң, шул бер Петя инде: йә кызмача, йә махмырдан үлеп бара, ә бармакларсыз яшәү бигрәк авырдыр бит инде ул бахыркайга. Киенү-чишенү үзе бер зур бәладер әле, төймә эләктерү, оекбаш кию ише нәрсәләр. Җайлашкандыр берәр ничек, күрәсең, әллә башка ир-атларны ярдәмгә чакырамы? Нурия үз-үзеннән көлеп куйды, менә инде ахмак, иртән иртүк монда килеп кемнеңдер бәдрәфкә ничек йөргәнен уйлап баш ват инде. Ул арада капка төбенә, авыр үкереп, фургонлы «КамАЗ» машинасы килеп туктады. Кайдандыр пәйда булган каравылчы карт, чатанлап килеп, капканың зур канатларын ачарга тотынды. Ике-өч җиңел машина күренде. Болар кара халык, тау халкы, җиләк-җимештән файда күрүчеләр. Һәр иртә, килеп, сатучыларына яңа товар бушатып китәләр. Базарда сатучыларның яртысыннан күбрәге алар ягы. Тырыш халык, кешегә ярый беләләр, хуҗалар янында бөтерелеп йөриләр, гел елмаялар, әйткән сүзеңә баш кагып кына торалар. Сату-алуга килгәндә, алардан да остараклар юк инде. Соңгы араларда гына нишләптер койрыкларын кыстылар шикелле. Бирешмиләр һич тә, үз дигәннәрен ычкындырмыйлар һаман. Алардан Нуриягә файда юк, зыяннары тимәсә шул. Мәш килгән ирләр арасыннан олырагы, кулын күкрәгенә куеп, елмаеп баш иеп исәнләште тагын, Нурия дә ияк какты, чит-ят дисәң дә, бер түгәрәктә бииләр бит.
Базар әкренләп тула башлады. Үзләреннән зуррак сумкалар сөйрәгән таза-таза хатыннар өстәлләрне биләде, кайсысы, тимер кыршаулар көйләп, палаткалар тартты. Җиңел машиналар әрле-бирле үтте, һәряктан кычкырып сөйләшү, ихахайлап көлү, чыр-чу ишетелде. Һәркем үз товарын хәстәрләп, бу көнне бигрәк тә уңышлы, җиңел табышка әзерләнде. Әле болар кесәсенә күчәргә тиешле сумнар янчыкларда, алданасы кешеләре дә йокыларыннан чак уяналардыр, ә аларны, беркатлы бәндәләрне, арбау эшкә җигелгән иде. Һәр сатучының үз хәйләсе, үз осталыгы; тегесе телендә сандугачлар сайратса, монысы арттырып үлчи белә, кемнеңдер акның кара икәнлегенә ышандырырга маһирлыгы бар, күз буа, каһәрең, әнә бөкресе чыгып беткән үзбәк картының «алмаларны бәвел белән сөртеп җибәрсәң, ялтырап торалар» дип серен чишкәне бар, егылып китеп алалар икән аның алмаларын. Тимер койманың тышында нәкъ үз вакытында Артипов карт килгәне күренде. Өрсәң очып китәрлек юка гына гәүдәле бу карт килми калмый инде ул. Өч тиенлек файда чыгарса ярар иде дә соң, юктыр, йөридер вакыт уздырып. Хан заманыннан калган китаплар сатып булаша ул. Бер үткәндә күз салганы бар Нуриянең дә теткәләнеп беткән, кырык җирдән ябыштырылган, тегәрҗеп белән тарттырылган борынгы китаплар сатканын. Шул макулатурага да кызыгучылар табыламы икәнни, Ходай белсен. Кызыксынып сорап та куйган иде әле Нурия:
– Бабай, нигә җылы өеңдә әбиең белән чөкердәшеп чәй эчеп кенә утырмыйсың? Исәнлегеңне бетереп, җил-яңгырда, кар-буранда урам саклыйсың? Кемгә кирәге бар соң бу кәгазь кисәкләренең? Хәзер бит җаның ни тели, шундый китап табарга була, ялтырап, күз камаштырып торганнарын…
Карт ачуланмады алай, кеткелдәп көлеп кенә куйды.
– Минем, аккошкаем, гомерем китаплар арасында үтте. Тормышымның мәгънәсен, яшәвемнең ямен шулардан таптым. Алар мине юатты, әсәрләндерде, кайчак көлдерде, кыскасы, яшәргә көч-куәт бирде. Китапның бәясен сүз белән генә аңлатып биреп булмыйдыр инде ул. Мин аларны үземнән артыграк яраттым. Китап миңа дусны да, гаиләне дә алыштырды. Ул яктан мин, бәлки, әллә артыграк кыланып ташлаганмындыр, бәхәсләшмим. Нормаль кеше фани дөньяны кабул итәргә тиеш, өйләнергә, балалар үстерергә, кеше белән бер казанда кайнарга. Әмма дә ләкин китапны ярату – изге эш. Хәзер дә күңелемдә кайнаган тойгыларның бер өлешен генә булса да яшь буынга күчереп калдырырга тырышкан көнем. Ә бу китапларга килгәндә, – карт үтә күренмәле бармаклары белән алдында тезелеп торган эреле-ваклы китапларга ишарә ясады, күзгә күренеп йөзе ялтырап киткәндәй тоелды, – алар минем балаларыма тиң. Иң тирән эз калдырган, хисләр диңгезенә салган, уйларны уйдырган энҗе-мәрҗәннәргә тиң басмалар болар. Хәзер бастырмыйлар андый китапларны. Бүгенге китапларның тышлары гына ялтырый, эчләренә күз салсаң, укшытырга тотына. Менә мин сиңа бер китап биреп торам, укып бак әле, үзең дә төшенерсең… – дип, карт төргәкләрен сүтә башлаган иде, Нурия:
– Юк-юк, бабай, башка вакытта, бу араларда бер генә дә вакытым юк, – дип, тизрәк китәргә ашыкты. Ни әйтсәң дә карт акча эшләү теләге белән йөрми иде монда, берничә тапкыр шәйләгәне булды Нуриянең, ниндидер үзенә тиң кешеләргә, аркаларыннан кагып, нәрсә турыдадыр кат-кат аңлатып, бушлай да биреп җибәргәләгәне булды аның. Нинди генә адәмнәр юк бу дөньяда! Әнә тагын килгән, тагын эзли үзенең фикердәшләрен.
«Апакаем, алмакаем, күрмисең дә, белмисең дә, әллә күрмәгәнгә салышасың инде?» – дип, Нуриянең иңеннән кочып алдылар. Әһә, килеп җиткәннәр икән ишәй белән кушай, бүген ничектер иртәрәк кузгалганнар әле. Бертуган сеңлесе Сабира, базар яме, үзенең җан сөйгәне белән. Нуриядән ике адым читтә генә аларның палатка урыны. Әнә Хәбире торбалар тоташтырып булаша.
– Хәлләрең ничек, апакаем, яхшы йокладыңмы? Нәрсә төсең качкан төсле? Җизни белән бозылыштыгызмы әллә? Бер дә карамыйсың үзеңне, синең яшьтә һәр адымыңны үлчәп басарга кирәк. Әллә салкын алдырдыңмы? Базар көн дә була, кайтып ятып тор, булмаса, йә мунчага барып парлан, тирләп чыгып кура җиләге белән чәй эчсәң сыпырып алгандай булыр. Кайнатмасы кирәкми, кипкән җиләктән чәй пешерү күпкә файдалырак. Шунда ук төренеп ятарга, кысталсаң да, өйгә бидрә кертеп кенә утыр. Тирләп-пешеп урыныңнан чыксаң, үпкәңә аласыңны көт тә тор. Бераз мәтрүшкә кушсаң да була, сары мәтрүшкәң бармы, тамакта булса, ачы торма файдалы, башка берни кирәк түгел. Хәзер өйрәтәм, корт балы аласың ике аш калагы… – дип тукталмый тәтелдәргә тотынды сеңлесе, кайда икәнен дә онытып.
Нуриянең җене кузгалып куйды, нәрсә төсең качкан, бу яшьтә, дигән буламы? Урынына утыртырга да уйлап куйган иде, тынычланып китте тагын, бүген килеп Сабираны үзгәртеп булмас инде.
– Берни дә булмаган миңа, уйлап чыгарма. Әнә җанашың күзләрен мөлдерәтеп көтә үзеңне, – дип, сеңелкәшен туктатырга ашыкты. Моны тыңласаң, юк чирләрең табылыр.
Йөзен сытмады сеңелкәше, ризалашып, үз палаткасына таба атлады. Аның туп кебек түгәрәк гәүдәсенә карап калган Нурия үз уйларын уйлады. Тал чыбыгыдай нечкә генә кызыкай иде бит, килеште моңа базар. Әллә нинди курсларда укып йөргән булды, ары төртелде, бире төртелде, үз урынын таба алмый озак кына җәфаланды сеңелкәше. Ни егетләрдән бәхете булмады, төскә-башка ярыйсы гына төсле иде, парын очрата алмады. Тәки дә карт кыз булып утырып кала иде шикелле. Аңа карап җаны көйгән Нурия үз янына чакырды. Әнә башта кешеләрнекен сат, аннан күз күрер, дип фатиха бирде. Кем уйлаган, кайда яшеренеп яткан шундый сәләт, башын күтәреп карарга да оялып йөргән кыз алыш-бирешкә оста булып чыкты. Әнә теге Сәлимне кулына ияләштерде. Тартмалар ташып йөрүче, бергә берне авырлык белән генә куша алган авыл мокыты иде анысы. Парлаштылар да. Кайдан юнен таптылар диген, озакламый үз палаткаларын ачып җибәрделәр. Китте эшләре хутка, кер сабыны, кер порошогы. Шампунь да кремнар, санап бетерерлек кенә түгел. Өйле-тунлы булдылар, машина алдылар, кием-салымнары башкала халкының борынына чиртерлек. Сәүдәләре үсә барды бу күлмәк киеп туганнарның, ялбыр башлы авыл малае белән салам сыйраклы кыз юкка чыкты. Арка-савырлары калынайды, йөзләре табактай җәелде, арт саннары салынып төште. Берсе-берсенә биргесез, ачуым да килмәгәе, центнер тарткан абый, апа булдылар да куйдылар, иркенләп тын алсалар, корсак тирәсендәге кием төймәләре шартлап өзелеп оча, бер урындык кына җитми үзләренә. Балалары юк бераз табаннарын кыздырырга. Үз-үзләрен өф-өф итеп, туйганчы йоклап, теләгәннәрен ашыйлар, әллә үзләре уйлап чыгаралар юкны, мәгәр больница тупсаларын икәүләшеп таптыйлар, кыйммәтле-кыйммәтле даруларны учлап ашыйлар. Чирләр турында алар белгәнне укып чыккан врачлар да белмидер, валлаһи. Даруы нәрсә, халык медицинасы кулланабыз дип, кый-галәмәт килеп бетәләр. Әле үләннәр кайнатып мәш киләләр, әле чебен гөмбәсен ашыйлар, юлбарыс тизәкләрен йоталар, сөлек утырталар, бәвелдә коеналар. Тик торганнары юк, нәрсә дә булса уйлап чыгарып кына торалар инде менә. Әллә файдасы, әллә зыяны күбрәк, кем белсен. Әйтеп тә караганы булды Нуриянең, беркөн уяна алмыйсыз ул даруларыгыздан, дип өркетеп маташты. Һи, ышандырырсың аларны, әле сине димлиләр үзләренең хыялый тормышына. Атна элек, бер урыс картының китабын табып, иртәләрен салкын су белән коена да башлаганнар шикелле. Койма биек, беркем күрми, шәрә тән йөгереп чыгабыз да кар өстенә, бер-беребезгә бидрәләп су коябыз, дип сөйләп торган иде элекке көнне Сабира. Карточкага төшереп алырга да үзләрен, «В мире животных» программасына җибәрергә. Көлеп рәхәтләнер иде Рәсәй халкы шул ыштансызлардан. Йә, ярый, җаны теләгән елан ите ашаган, ди, теләсә нәрсә кылансыннар үзләренчә. Тегеләй кыек атып туры тидерде бит сеңелкәше. Рәте китебрәк тора Нуриянең бу араларда. Үз-үзен көчләп, чыбыклап кына йөртә. Кичтән бар тәне уттай янарга тотына, иртәләрен җеп өзәрлек хәл булмый. Йоклап киткәч тә әле төн урталарында уяна, аяк буыннары сызлап уяталар аны. Юк тазалык, әллә картая, әллә эчтә берәр чир изалый, нәрсә булыр тора-бара. Үтәр әле дип кул селтәп йөри дә бит, беркөн килеп түшәккә егылса, ышаныр кешесе дә юк бит. Кызының үз тормышы, ире торганы белән бер чир, аның кулына калсаң, икенче көнне үк табан ялтыратачак. Кемгә кем кирәк бу дөньяда. Һәркем үзен генә кайгырта, бер Ходайга өмет итәргә кала. Ничек тә вакыт табып тикшерелергә кирәк булыр. Әнә тегеләр вакыт та, акча да жәлләмиләр сәламәтлекләрен кайгыртырга. Әллә күзне йомып бу бәндәләр белән киңәшләшеп караргамы, аларның белмәгән чирләре, ашамаган дарулары юк. Берәр мазь-фәлән ише алып куйган нәрсәләре бардыр. Һи, бигрәк килештерәләр дә инде чукынчыклар, ире үзенең алмабикәсен утыртырга урын хәстәрләгән буламы? Ә кулында кечкенә мендәрчек, өеннән китергәнме икәнни? Йә күтәреп утыртыр, күзем күрмәсен әле дип, бөтенләй арты белән борылып басты Нурия. Әһә, китап яратучы картның да күршеләре барлыкка килгән. Таныш йөзләр, күптәннән чуала койма буенда әнә теге кызыл йөзле хатын. Озак булашмый ул, бер-ике клиентны эләктерә дә шылу ягын карый. Охран егетләре аңа көн күрсәтми, бүлешерлек акчасы булмагач. Ул хатынкайның куенында кәртләр. Кәрт багып, кешеләрнең башларын әйләндерергә хәтәр остарган. Хатын-кызның күзләренә серле карап, башта: «Көнләшәсең икән…» – дип тукталып калган була. Хатын-кыз да булсын, көнләшмәсен дә, имеш. Егылып китеп көнләшә лә ул безнең зат: күршесеннән – тавыгы каз зурлык дип, җан дус ахирәтеннән – ире буйга озынрак дип, үтеп киткән хатыннан – күлмәге минекеннән матуррак дип, һич тә булмаса, җиде диңгез артында яшәгән ниндидер миллионердан – акчасы күп дип. Бетәмени йөрәк янулары хатын-кызның. Очраклы гына ваемсызрак ханым тукталса, ул сүзләргә битараф калса, икенче яктан юл яра: «Үзең көнләшүдән битәр, башкалар синнән үлеп китеп көнләшәләр бит, сихерләгәннәр, күгәрченкәем, үзеңне. Бик тә кара сихер күренә». Бу дәһшәтле сүзләрне ишеткәч, тыныч калган табылмас. Көнләшәләр! Шулайдыр, тәгаен шулайдыр, аның җитеш тормышыннан көнләшәләр. Шөкер, түп-түгәрәк дөньясы, киям дисә, киеме бар, ашаганы тәмледән тәмле, ире бер дигән, әзрәк эчкәли дә соң, ир кеше бит ул, булыр инде ул кадәр генә, кул да күтәргәли, дип сөйләгән булалар кара йөзләр, соң, ирле хатынга кайчак ялгыш тиеп китә инде ул йодрык. Ә икенче көнне мулла песиенә әйләнә бит ул, ике арада үпекәй дә чүпекәй, ирсезләр бик теләрләр иде дә бит үз тәннәрендә ир-ат кулы кагылганны тоярга, эләкми шул аларга. Әйбәт аның ире, әйбәт, тигез картаерга язсын. Балалары бер дигән, улларына «сугыш чукмарлары» дип исем тагалар да, яшьләр бит әле, утырырлар акылга, дөнья баса башласа. Әле ни, бүредәй ашыйлар, аюдай сугышалар шул, хәлләреннән килә, тазалар, ныклар, күз тимәсен. Хак сүзләр сөйли бу, көнләшәләр! Әнә шундый матур тормышын пыран-заран китерергә сихерләгәннәр диме? Әттәгенәсе, күптән сизенә иде, кара көчләр буталый араларын, үзенең тазалыгы какшап тора, бөтенләй чирләшкә ясап куюлары бар. Кемнең эше икән, кайсы явызына дөнья тарайган? Эштә әнә күрше бүлмәдә утырган хатын гел сүзгә килергә генә тора. Әллә ул бер-бер этлек кылгандыр. Чәй эчкән чәшкесенә бер-ике тамчы сихерле су тамызып куйса, ләхәүлә. Ышан кешегә! Матурлыгыннан көнләшәдер, кипкән балык төсле бит үзе, күзләре төпкә баткан, яңак сөякләре тиресен ертырдай, юбкасы эләгеп торыр төше юк, шуып төшеп бара. Шөкер, аңа биргән Ходай нигъмәтне, күкрәкләрен киерсә, ирләр шып тукталалар, кая барганнарын оныталар. Гомумән, кочып иркәләрлек җирләре мулдан, нәкъ кирәге кадәр. Әллә уң яктагы күршесе булырмы, очрый калса, исәнме-саумы юк, зәһәрләнеп карый да ката. Авыз эченнән кырык төрле каргыш кабатлый торгандыр. Булыр анысыннан да… Хәер, беркемгә дә ышанып булмый. Хәләл иреңә дә, балаларыңа да, ахырзаман балалары… Коты очкан хатын-кыз, әлбәттә, сихер кайтару мөмкинлекләрен төпченергә тотына инде. Багучы бик теләп ярдәм итә барысына. Кечкенә шешәләргә тутырылган ниндидер сыекчалар тарата, куллану тәртипләрен өйрәтә һәм, әлбәттә, арзан хакка. Бик риза булып китәләр кәрт ачтыручылар. Кайчак теге кызыл йөз янына, алдан ук ихахайлап көләргә җыелып, ир-ат та туктала, янәсе, әйтеп бак уйдырмаларыңны, бер рәхәтләнеп көлим әле. Шомарган, остарган багучы аларны тиз урынына утырта. «Күзләрең начаррак күрә башлаган икән соңгы араларда…» – дип, ерактан урата. Соң, әкәмәт, яшең җитсә кырыкка, эшләр китә шырыкка дигәндәй, олыгая бара томалана башлый инде ул күз алды. Анысын багучысыз да барыбыз да бик яхшы беләбез. «Син хатын-кызга бик текәлеп карарга яратасың, абзыкаем, ачык изүләргә, кабарынкы күкрәкләргә, ялангач ботларга, йомры арт шәрифләренә кызыгасың. Әнә шуларның хикмәте, ышан сүзләремә, тора-бара бөтенләй сукыр калуың бик ихтимал…» Бар андый гөнаһлы шайтан вәсвәсәсе ир-атта, ничек карамый түзәсең ымсындырып торган хатын-кыз зиннәтләренә. Юри ярым ялангач киенеп ярсыталар синең йөгәнсез нәфесеңне. Икенче яктан кемнең тома сукыр каласы килсен? Ике ут арасында ник тукталганына үкенеп беталмый ир-ат. Ә теге теленә шайтан төкергән нәрсә дәвам итә, һаман йөрәгеңне телгәли. «Бер хатын белән генә яшәдеңме?» – дигән беркатлы соравын бирә. Анысына күкрәк киереп җавап бирергә була, хатын аерып йөрергә безне кем дип беләсең? Никахта яшәү бер нәрсә, ә үз гомереңдә башка гүзәл зат белән ятак уртаклашканың булдымы? Вәт монысы көрчеккә китереп тери дә инде. Кыйтгалар буйлап көндез шәм яндырып эзләсәң табып булырмы андый изге җанны? Кеше гомере озын бит ул, көтмәгәндә-уйламаганда очрашулар була, сизми дә каласың дигәндәй. Ә багучы, тишәрдәй булып карап, синең фалнамәләреңне ачуны дәвам итә, ирлек көчеңә куркыныч яный дип, шомлы кисәтә. Тирләп-пешеп чыккач, ютәленә төелеп котылу юлларын өйрәтүне сорый да сорый инде. Әнә шулай бер-ике клиентны җиргә төшереп, бераз акчаларын суыра да югала бу тирәдән багучы. Әнә теге тезелеп киткән вак кибетләр почмагында аны абышкасы44
Абышка – ир.
[Закрыть] түземсезләнеп көтә. Хатынның йөз кызыллыгы сәбәпсез түгел, ире белән икесе килешкән, бер савыт белән бер тавык алырлык акча керсә, шул җитә аларга бүгенгә. Озын-озак булашырга базарның үз охранниклары ирек бирмиләр, типкәләп озатырга да күп сорап тормыйлар. Аларның үз законнары, үзләре баш, үзләре түш. Гомерләре озын булыр, әнә киләләр каз бәбкәләре төсле аллы-артлы тезелешеп. Бәбкә белән тиңләштерерлек түгел, нәсел үгезләреннән ким түгелләр. Нәрсә аларга, күпкәнче тыгын да берничә тапкыр базар мәйданын әйлән, эш бетте шуның белән. Арыдым дип, өйгә хатыннары каршына кайталардыр әле. Нурия алар белән телгә килгәне юк, үзенекен югалтырга да җыенмый, кагылып карасыннар, астын өскә китерер козгыннар оясын. Белә, барысын да белә, әнә теге рәт-рәт урын биләгәннәрнең яртысының билет өчен түләнмәгән, әллә күбрәктер дә әле. Туры учларына алып, үз кесәләренә шудыралар, исәпли китсәң, искитәрлек акчалар. Нуриягә нәрсә, тиешле кешеләре тикшермәгәнне, нигә ул бола куертырга тиеш. Әзрәк күрсәң, тынычрак йоклыйсың. Бер Нурия үзгәртә торган дөньямы бу? Әкренләп рәтләр арасында кешеләр дә күренгәли башлаган икән инде. Гадәттә, беренчеләрдән булып карт-коры биләп ала мәйданны. Алардан табыш шулкадәр генә, үлчәткән әйберләре граммлап кына, анысы да кишер-кәбестә, сөт-эремчек, әйберләр арасыннан оек-бияләй хаклары белән кызыксыналар. Атна азагында зур базар аларга бәйрәмгә тиң, таныш-белешләрен очратып сөйләшеп рәхәтләнәләр. Дөнья хәлләрен беләләр, тау кадәр яңалык төяп кайтып китәләр. Атна буена җитәрлек рухи азык. Шуңа да аларның күңеле көр, йөзләре мөлаем, яхшылык өмет итеп елмаеп кына торалар. Йөзләренә бәреп әйтмәсәләр дә, сатучылар, өстән карап, тупасрак сөйләшәләр үзләре белән, аяк астында буталып йөрмәсәгез ни булган, янәсе. Сату-алуда эшләгән кеше кызык бит ул, аның үзенә генә хас булган ырым-шырымнары санап бетергесез була. Менә Нуриянең күп тапкырлар сынаганы бар, әгәр аның көнбагышын беренче булып ир-ат алса, көнеңне сызып ташласаң да була, сәүдә бармый, кырык төрле сәбәп табыла. Хатын-кыздан башланса, көн уңасын көт тә тор, бигрәк тә яшүсмер кыз бала булса, бетте инде, биргән акчаларын санап алып өлгерә алмыйсың, шундый фарт килә. Бүген беренче булып таякка таянып теркелдәгән бабай тукталды. Кем булса да кире борып җибәрә алмыйсың, маңгаеңа шулай язылган булгач.
Внимание! Это не конец книги.
Если начало книги вам понравилось, то полную версию можно приобрести у нашего партнёра - распространителя легального контента. Поддержите автора!Правообладателям!
Данное произведение размещено по согласованию с ООО "ЛитРес" (20% исходного текста). Если размещение книги нарушает чьи-либо права, то сообщите об этом.Читателям!
Оплатили, но не знаете что делать дальше?