Электронная библиотека » Ләлә Сабирова » » онлайн чтение - страница 3


  • Текст добавлен: 14 марта 2023, 09:00


Автор книги: Ләлә Сабирова


Жанр: Биографии и Мемуары, Публицистика


Возрастные ограничения: +16

сообщить о неприемлемом содержимом

Текущая страница: 3 (всего у книги 12 страниц) [доступный отрывок для чтения: 3 страниц]

Шрифт:
- 100% +

БҮРЕКТӘГЕ БҮРЕ БАЛАСЫ

«Кич булмаса, иртән кил!..»

Адашкан юлчы кебек өстерәлеп кенә атлый Суфия. Аякларына буйсынган – алар кая алып барса да барыбер кебек. Карашы – җирдә, ак мамык шәле муенына шуып төшкән, башы туңуына да игътибар итми. Тузгыган чәчләрен сыпырып, рәтләп куйгандай итә дә бара да бара…

Ул бүген тагын Акчарлак күле буендагы йортка барды. Икенче килүе инде. Нәтиҗәсез. Күпме шакып торса да, ишекне ачмадылар. Тышкы бусагадан атлаганда, ниһаять, артыннан Раян үзе атылып килеп чыкты. Сабый чагындагы шикелле, Суфияның күкрәгенә башын төртеп елады. «Әнием, бәгърем, нишлим, сине дә бик яратам, Алинәне дә кызганам. Беркеме дә юк бит аның», – дип үкседе. Элеккеге Раяны – бәгырь җимеше түгел иде ул, әллә нинди ят, мескен иде. Күзләре кызарган, йөзе җимерелгән, күлмәк-ыштаны таушалган – үсмер чагында чалбарындагы «стрелка»сы дөрес ятмаса да кыбырсый башлый иде югыйсә. Суфия калтыранган куллары белән аны иңнәреннән кысып тотты – борынына ят, тәмсез ис килеп бәрелде. Гаҗизләнеп, үзе дә мышкылдап елап җибәрде. Аннары бер-бер артлы өзек-төтек үпкә сүзләрен тезәргә тотынды:

– Нишләттеләр сине, балам… Нишләттеләр… Ишетсәңче сүземне, кайтып күренсәңче өйгә… Әтиең дә бик борчыла… Хет бер тапкыр гына булса да яхшылап тыңласаң иде аны. Беләсең бит йөрәге белән проблемасы барлыгын… Кайт, балам…

– Булмый, әни! Алинәнең кулында – бау, китсәм, үз-үзенә бер-бер хәл кылачак бит ул. Әле дә дүртенче каттан сикерәм дип куркытып калды… Ул да кызганыч бит!

– Хәзер булмаса, кич килеп кит! Кибеткә чыгып керәм, диген! Әтиеңне күреп кенә булса да кит!

Суфияның эчендә шайтаннар уйнап алды. Алинә кызганыч, имеш! Ә әтисе?! Ә ул?!

– Аңларсың бер, тик соң булмагае… Әти-әниең кызганыч түгелмени сиңа?..

Раян кисәктән генә читкә этелде. Әти-әни… Кайда соң алар? Дөреслек кайда?

– Кайсыгыз хаклыдыр инде… Буталдым мин, әни! Син ачуланма, мин ул хаклыкны үзем эзләп табыймчы башта!

Суфия Раянның дерелдәгән кулларына кагылды, учына алып, аларны җылытып торгандай итте.

– Көтәбез сине, улым! Түлке тизрәк табарга тырыш ул хаклыгыңны… Үзеңне дә, безне дә эштән чыгарып бетергәнче…

Аннары җайсыз гына атлап китеп барды. Күл янында аны акчарлакларның үзәк өзгеч чаңгылдаулары каршы алды. Ичмасам, сез дә йөрәкне тырнамасагыз… Әллә минем кебек балагызны җуйдыгызмы?

Бу уеннан Суфия тагын өшеп киткән кебек булды. Җуйдыммыни? Хет бер кайтып күренсен иде ул, әтисе белән икәүләп сөйләшеп карар идек. Ишек төбендә ашык-пошык әйткәләшүдән ни мәгънә? Хәйдәр ипләп аңлатып карар иде үзенә.

Юк-юк… Нәрсәдер уйлап табарга кирәк. Нәрсәдер…

Егерме ел элек
«Коткаручыбыз син…»

Соңгы араларда Суфияның гел эче поша. Шуны басу өчен бер тик тормый, әле монысын эшләп карый, әле тегесенә килеп тотына. Авыл клубы хәтле өйләренең кул тимәгән бер почмагы да калмады инде.

Әнисе дөрес әйтә, эшкә керергә кирәк аңа. Өйдә ятканда бәйдәге эт кебек буласың аны, ди, шуңа бәргәләнәсең, Хәйдәреңә дә бәйләнәсең генә килеп тора, ди. Шамилен алып кайтырга дип чыккан декрет ялыннан кире бармады инде ул эшенә, аның урынына әллә кайчан башка кешене алып утырттылар. Хәйдәре шулай теләде: мин эшләгән җитә, өйдәгене карап тик утыр, миңа да игътибарың күбрәк булыр, диде. Баштарак нәүмизләнде Суфия, беркая чыкмыйча бала карап утыру бик ялыктыра иде. Хәзер күнекте. Шамиленә өченче яшь китте, әнисе кочагында артык иркәләнеп үсмәсә инде.

Эч пошуы да бер сәбәпсез түгел шул. Атна-ун көн бардыр инде – әллә нәрсә генә булды иренә. Чыга да югала, чыга да югала. Йә, эштән кайтып, кичке аштан соң «һава сулап керәм» дигән булып китә, йә эшендә озак тоткарлана. Үзеннән төбәп сорарга курка, болай да «тигез җирдә сөртенәсең» дип әйтергә ярата ул. Аз гына да чит темаларга керергә ярамый инде, гел баланы сөйлә дә телевизордан ишеткәнне сөйлә. Эшендә ничек аның, нинди проблемалары бар, кичә ник кәефсез кайтты, ә бүген нинди сөенечтән авызы ерык – үзе әйтмәсә, Суфия моның ише сорауларны һич бирергә тиеш түгел. Бүселеп куя да бөтенләй йомыла ире.

Беркөнне бар батырлыгын җыйды да, юк-бар эшне йомыш итмәкче булып, эшенә шылтыратты. Алмадылар. Эш сәгате күптән беткән иде инде, бу юлы шактый озак тоткарланган иде. Суфия көтә-көтә арып беткәч кенә кайтып керде Хәйдәр. Хатынның да тәкате корыган иде, әйтмичә түзә алмады.

– Эшеңнән чыкканыңа бишбылтыр, өйгә кайту юлың бигрәк озын синең, – диде.

Хәйдәр күтәрелеп бәрелде.

– Инде тикшереп йөри башладыңмы? Нәрсәдән канәгать түгел соң син?! – дип, моңарчы булмаганча җикеренде.

Туктале, барып кайтсын әле Суфия каенанасы янына. Аның белән борчагы пешә аның. Булачак киленен улы белән дә үзе таныштырды. Әнисе белән бергә эшли ул, Суфияны балачагыннан белә иде. Кызның егетләр кулы тотып караганы юк иде әле, Хәйдәре беренче мәхәббәте булды. Күрде дә, яратты да. Шуннан соң башка беркем дә күзенә күренмәде. «Ә Хәйдәр үзе яратты микән» дигән уй ник бер башына кереп карасын! Әле дә ул хакта уйларга курка. Хәер, баштан ук бик игътибарлы булды ире, сораган нәрсәсен алып бирде, теләгән җиренә алып барды. Каты итеп сөйләшмәде, көнләшеп-фәлән бәйләнеп җанына тимәде. Менә бу атна-ун көн эчендә генә әллә ни булды бит…

Рәхәт Суфияга каенанасы белән сөйләшеп утырырга. Ул аңа «кызым» дип кенә дәшә, бар булган тәм-томнарын чыгарып тезә, күчтәнәчен дә биреп җибәрә әле. Гәпләшә торгач, Суфия эче пошуын да бушатты.

– Алай шикләнмим дә инде, сөйләшсен иде ул, ичмасам, минем белән, – диде.

Каенанасы бераз уйланып алгандай булды.

– Ярар, үзем барып чыгыйм әле, миңа әйтмичә калмас, – диде.

Әйтүен әйтте, тик аңа карап, хәл әллә ни үзгәрмәде. Ике көннең берендә Хәйдәр һаман «эшендә тоткарлана», аерма шунда гына – ул хәзер Суфияга йомшаграк эндәшә, «ачуланма, эшем шундый бит, курыкма, начар юлда йөрмим, синнән башка берәү дә кирәкми миңа» кебегрәк сүзләр белән чикләнә.

Беркөнне зур бер пакет күтәреп кайтты тагын. Гадәттә, ишектән килеп керү белән, алган әйберен шунда ук хатынына суза иде – алып куй, калганын үзең кара, янәсе. Бу юлы алай итмәде. Чишенде дә, күтәренеп, үзенең эш бүлмәсенә кереп китте. Бусы инде бигрәк! Ничек түзсен Суфия, ире юыну бүлмәсенә кереп китү белән, «ялт!» теге пакетны карарга. Зур гына бер уенчык машина (андыйлар Шамилнең бүлмәсе тулы), бик матур малайлар курткасы (Шамил өчен зур, билгеле), төрле тәм-томнар… Кара кайгыга батты хатын, кич буе «үзе берәр нәрсә әйтмәсме әле» дип өметләнде. Юк. Икенче көнне Хәйдәре ул пакетны кабат күтәреп чыгып киткәч, Суфия эсселәтми-суытмый дусты Рәзиләгә шылтыратты: «Вакытың булу белән кереп чык әле», – дип үтенде.

«Бөтен эч сереңне кешегә сөйләмә, матур түгел», – дип өйрәтергә ярата әнисе. Сөйләмәсәң шартларга кирәк бит! Бөтен кешегә түгел, бердәнбер дусты шул Рәзиләгә инде. Аның белән дә аралашмасаң, көеп үләргә кирәк бу дүрт стена эчендә.

Дөрес анысы, элек әллә ни сере юк иде инде аның, үткән-беткән хәлләрне генә сөйләшеп утыралар иде. Бу юлы Суфия дустын көтеп җиткерә алмады. Әйбәт булды әле, ул килеп кергәндә Шамилен йокларга салган гына иде. Иркенләп утырдылар.

– Белми-им… – дип сузды Рәзилә, Суфия үзенең шикләнүләре турында дулкынлана-дулкынлана сөйләп бетергәч. – Нинди икенче гаилә турында сүз булырга мөмкин инде! Синең Хәйдәрең дә шундый булса… Кемгә генә ышанырга кала аннары…

Ул үзе берничә тапкыр кияүгә барып кайтты, берсеннән дә уңмады. «Хәйдәр шикеллеләр очраганчы сайлаячакмын», – ди. Менә хәзер әллә ниләр сөйләп, шикләндереп утыра аны Суфия.

– Соң, әйдә, детектив булып уйныйбыз, кинода шулай итәләр бит, – диде Рәзилә, гәпләшә торгач. – Минем яңа машинаны Хәйдәрнең күргәне юк, кереп утырам да, эшеннән чыкканын каравыллап торам. Кая барыр икән.

Идея бу! Болай эч пошып яшәп булмый бит инде, ни булса, шул.

Рәзилә чыгып киткәч, тагын нишләргә белми бәргәләнде хатын. Хәйдәр гадәтенчә соңарып кайтты, аны кичке ашка утырткач, фикерен туплый алмый азапланды. Тоз урынына борыч, ипи урынына печенье китереп куйды. Ире аңа гаҗәпләнеп карады, шулай да дәшмәде. Үзе сүз башласа, озынга сузылыр дип курыккандыр инде.

Кичтән дә йокыга китә алмый азапланды Суфия. Иртәне җиткерү дә бик авыр булды. Ире эшкә чыгып киткәч, телефонга ташланмакчы иде, аннан алда Рәзилә үзе шылтыратты.

– Хәзер киләм, көт, – диде. Аннары: – Борчылма, бернинди дә аптырарлык эш юк, – дип, керә-керешкә дустын тынычландырырга ашыкты. – Дербышкидагы балалар йортына йөри ул. Башта тәрбияче хатын белән очраштылар, теге пакетны аның кулына бирде. Аннары ул хатын өч-дүрт яшьләрдәге бер малайны җитәкләп алып чыкты. Хәйдәр ул малайны, машинасына утыртып, каядыр алып барып килде. Кайтканнарын көттем, китмәдем. Аннары кочаклашып аерылыштылар…

Суфия тын да алмый тыңлап утырды. Ничек инде аптырарлык эш булмасын! Нинди малай соң ул?! Алай ятимнәргә ярдәм итәсе килсә, бүләкләрен ник аңа гына бирә? Ю-ук, дускаем, монда эшләр тирәнгә киткәнгә охшый…

– Хәзер күпләр ятимнәр йортыннан бала ала. Әллә берәрсе шундый киңәш бирдеме икән аңа?

Суфия дустына ачуланып карады:

– Син нәрсә! Үз баласы юкмыни аның! Кирәксә, тагын алып кайта алмыйммыни мин!

– Алайса белмим инде, – диде Рәзилә, дустының тавыш күтәреп сөйләшүенә җәберсенеп. – Мин әйткәнемне үтәдем. Калганы үз ихтыярыңда.

Нәрсә эшләргә инде? Болай башны юләргә салып яшәп булмый бит… Хәйдәрдән бер сүз дә тартып алып булмаячак. Рәзиләнең шпионлык иткәнен белсә, аны да өйләренә якын җибәрмәячәк. «Дөресен әйтмәсәң, китәм дә барам», – дип юри генә дә әйтергә курка Суфия. «Ярар, дүрт ягың кыйбла», – дисә, Алла сакласын! Нишләр ул Хәйдәрсез?

Баланы ашык-пошык кына киендерде дә кабат каенанасына китте хатын. Үз әнисенә барып елаудан мәгънә юк, гел яклап тора ул Хәйдәрне, «рәхәткә чыдый алмыйсың» дип, кызының үзен тиргәп атачак. Хәер, ирен яманлатыр өчен йөрми лә хатын, дөреслекне белергә генә кирәк аңа.

Каенанасы белән сүзне ерактан башлап тору кирәк булмады. Тегесе төсе качкан киленен ипләп кенә өстәл артына утыртты да алдына чәй ясап китереп куйды.

– Әй кызыкаем, син Хәйдәргә чыгарга ризалык биргәч, күк капусы ачылган кебек булган иде инде. Коткаручыбыз дип уйладым… Бик ипле бала булып үсте ул үзе Хәйдәр. Минем янга эшкә кереп чыкканда да хезмәттәшләр сокланып кала иде. Аллага шөкер, хәзер дә эше дә әйбәт, дәрәҗәсе дә бар. Холкы да күркәм… Сине җәберләмидер бит? Юктыр. Кайчак кызыбрак китә торган гадәте бар инде, тиз суына ул, шулай бит… Инде шулай яшәргә дә яшәргә иде… Тик менә үткәне юк-юк та үзен сиздереп куя шул…

Егерме сигез ел элек
«Ял булгач ял!»

…Ун ел! Сизелми дә үтеп киткән кыңгыраулы мәктәп еллары!..

Алинә чиста йомшак караватында иркәләнеп кенә киерелеп алды. Имтиханнар тапшырылып бетте, көтеп җиткереп булмастай тоелган чыгарылыш кичәсе дә узып китте. Алда – рәхәт бушлык. «Туйганчы ял ит, аннары яңа көч белән вузга керергә әзерләнә башларбыз», – диде әтисе белән әнисе бертавыштан. Алар гел шулай – Алинә эшләргә тиешле эшне «без» дип сөйләшәләр. Дөресе шул – дәресләрне дә бергә әзерләделәр, мәктәптән кәгазь җыярга кушканда да булыштылар, кечерәк чагында мәктәпкә берсе алып барды, икенчесе алып кайтты. Анда да берәрсе кыерсытса, икенче көнне үк әтисе ул «берәрсе»нә җәзасын биреп кайта иде. Хәер, «кыерсытса» дию бик үк дөрес тә түгел, «сугыш»ны Алинә үзе башлый, бергә-бер булганда, җиңмичә туктамый. «Дошман»ын башкалар яклаша башласа гына, кайтып, әтисенә әләкли иде. Ә әтисе аның мировой, берәүгә дә Алинәне кыерсытырга ирек бирми!

…Ул үз әти-әнисен томанлы гына хәтерли. Аларны искә төшергәндә, күз алдына гел бер картина килеп баса: җәймәсез-нисез өстәл өсте тутырук шәраб шешәләре, әчкелтем исле ризык, тәмәке төтене астында акырышып җырлап утыручы берсеннән-берсе ямьсез апалар, абыйлар… Ишегалдында уйнап йөргән җиреннән кайтып кергән кызчыкның кулына тозлы кыяр тоттыралар да кабат чыгарып җибәрәләр. Туңып, ачыгып беткән Алинәне күрше карчыклары, жәлләп, үзләренә алып керә, тамагын туйдырып чыгара. Кайчанга хәтле шулай дәвам иткән булыр иде, фатирларында бервакыт янгын чыга язды. Күршеләр йөгерешеп йөргәнне хәтерли Алинә, янгын сүндерә торган машина килгәне дә истә. Аннары кызчыкны кемнәрдер каядыр алып китте. Ул «кайдадыр» бик рәхәт җир булып чыкты, тәмле ашаттылар, матур киендерделәр, уйнарга иптәшләре дә күп иде. Тик усал малайлар да бар иде шул, алар йә аның уенчыгын тартып ала, йә төртеп ега иде. Тора-бара Алинә үзе дә усалланды, ул малайларның үзләреннән дә остарак сугыша башлады… Бераздан тормышында тагын үзгәреш булды – укырга керәсе елны Алинәне яңа әти-әнисе үзләренә алып китте…

…Туйганчы ял ит, диделәрме? Кызый иренеп кенә торып басты, аякларына йомшак чүәкләрен эләктереп, юыну бүлмәсенә юнәлде. Чәйнек күптән суынган иде инде, аны куеп җибәреп, әнисе әзерләп калдырган бутербродларны өстәлгә чыгарып куйды. Туйганчы… Тукта, Фәния нишли икән бүген? Ә Рома? Хәйдәрне өеннән алып чыгып китеп булмас инде, әнисе җибәрмәс… Ничек инде җибәрмәс? Аның да ял итәргә хакы юкмыни?

– Ал-ло, Фаечка? Тордыңмы? Планнарың ничек? Бераз җилләнеп кайтмыйкмы дигән идем… Туйганчы… Ромага да әйтәм дисеңме? Хәйдәргә дә үзең шылтырат әле, яме, аның әнисе мине өнәп бетерми…

Телефон трубкасын куйгач, Алинә бераз ләззәтле уйларга бирелеп алды. Үлә инде Хәйдәр аның өчен, күктән йолдызлар гына чүпләми. Математика, физика ише фәннәрне шул Хәйдәр аркасында гына ерып чыкты Алинә, ул булмаса, ай-һай, нишләр иде икән? Кыз аны күптән үзенеке иткән, ярату шундый буладыр инде ул. Читтән караганда, яратмаслык егет түгел ул Хәйдәр. Чем-кара чәчләр, чем-кара күзләр, гәүдәсе атлетларныкы сыман. Тик менә әллә ниндирәк – артык дөрес дияргәме? Шаяртуларны аңламый, дәрестә берәр нәрсәне төшенеп җиткермәсә, ничек туймый диген, төпченә-төпченә укытучыны тинтерәтеп бетерә.

Фәния бөтенесен җайлаган, паркка дүртәүләп киттеләр. Яшь балалар кебек таганда да атындылар, көлке бүлмәсенә дә кереп чыктылар. Бераздан Рома бер кочак сыра шешәсе күтәреп килде.

– Ял булгач, ял булсын! – диде.

Алинә каш астыннан гына Хәйдәрне күзәтте: нишләр икән? Әүвәлгечә «ник алай итәсез, ял андый булмый ул» дип бәйләнмәде үзе, әмма шешәләргә дә кагылмады. Алинә, аның бер алдына, бер артына төшеп:

– Ярар инде, Хәйдәрчик, үсеп җиттек бит инде без, – дип боргалангач, шешә авызына иренен тидергән булды үзе, шуның белән бетте. Һаман шулай «дөрес» итеп яшәр микәнни бу егет?

Ул әнисе белән генә тора, әтисез үскәнгә шундыйдыр инде ул. Алинәнең берничә тапкыр булганы бар аларның өендә. Әлеге дә баягы шул математика өйрәнергә дип килә торган иде. Сынап-сынап карый иде инде әнисе, караңгы чырай күрсәтмәсә дә, кызый аның үзен өнәп бетермәгәнен аермачык сизенә иде. Өнәмәгәе тагын! Алинәнең андый карашларга тамчы да исе китми.

Рома «күчтәнәче»ннән кызның башы томалана төшкән иде, кайтырга дип трамвайга кереп утыргач, Хәйдәр түгел, ул үзе егетне кочагыннан җибәрмәде. Тегесе, кыенсынып, тирә-ягына караштыра, Алинә аның саен аңа ныграк сылана.

– Ник шундый кыргый икән соң син, бер дә бүтәннәргә охшамагансың! – дип бәйләнеп тә алды.

«Бүтәннәрнең нинди икәнен әйбәт беләсең инде син», – димәкче иде Хәйдәр, тыелып калды. Алинәнең гадәтен белә ул, кешеләр бар дип тормас, тагын теләсә ни әйтә башлар.

– Син мине барыбер үзеңә чакырмассың, әйдә безгә, чәй эчеп китәрсең, – диде кызый, үз урамнарына җиткәч.

Хәйдәрнекеннән аермалы буларак, аныкылар егетне бик ярата, килеп керсә, өрмәгән җиргә дә утыртмыйлар. Бу юлы да шулай булды. Әнисе хуш исле өчпочмаклар өлгерткән, әтисе дә эштән кайтып утырган иде. Табын артында уен-көлке күп булды. Хәйдәрнең башында тонык кына: «Күңелле яшиләр… Бездә генә ник шундый үлем тынлыгы хөкем сөрә икән?» – дигән уй сызылып үтте.

«Уку бүре түгел…»

…Алинә ул елны укырга керә алмады. Хәер, омтылышы да шуның хәтле генә иде – әтиләре кыстаганга гына йөреп карады.

– Ярар, баш ярылып, күз чыкмаган. Уку бүре түгел, урманга качмас, – диде әнисе. Ул үзе бер урам аша гына урнашкан кафеда пешекче булып эшли иде, директорлары белән сөйләшеп, кызын шунда официант итеп урнаштырды. Сменалы эш булуы да ошады Алинәгә. Кайсы көнне көндезгә чаклы рәхәтләнеп йокы симертә, кайсы көнне әбәткә эшен бетерә дә «актив ял» белән шөгыльләнергә вакыты кала.

Беркөнне аның сменасы иде, шаулашып, кафега бер төркем яшьләр килеп керде. Алинә заказ алырга дип алар янына килеп баскан иде, егылып китә язды: үзенекеләр икән бит, мәктәпне бергә бетереп, төрле институтларда укый торган егет-кызлар. Роман белән Фәния дә шунда. Иң соңыннан гына Хәйдәр дә килеп кушылды. «Җыелышканнар болар, безнең ишеләрне санга сукмаулары инде, әйтеп тормаганнар, – дип уйлап куйды кыз. – Юкса Фәния белә бит инде минем телефонны. Хәйдәр белән дә ике көннең берендә очрашып торабыз». Уйлап та бетермәде, «ай, ой» дия-дия, Фәния дустының иңенә килеп асылынды.

– Ничә шылтыраттым, өйдә туры китерә алганым юк. Менә кая качып ята икән ул!

Икенче ягына Хәйдәр дә килеп басты – ул инде элекке кебек үк түгел, соңгы араларда хәйран кыюлана төште.

– Син ачулана күрмә тагын, үземә дә яңа әйттеләр. Аннары, синең монда икәнеңне мин болай да беләм бит. Әйдә, бетер эшеңне, кушыл безгә!

Һе, ансат кына! Эштә бит ул, сезнең кебек тик торганда күңел ачып йөрергә!

Ачуланган булып кыланды гына Алинә, үпкә-сапкалар ят нәрсә аның өчен. Болар алдында тагын да килештереп атлый төште. Үкчәле туфлиләре белән шакы-шокы басып, башын патша хатыннарыдай горур тотып, әле бер, әле икенче кунак янына бара, шул арада үзенекеләр янына да килеп утыра, шаярып-көлеп, төрле кызык хәлләр сөйләргә дә өлгерә. Читенсенми-нитми бер чәркәне күтәреп куйгач, тагын да җиңеләеп китте.

– Сез, кызлар, мин югында Хәйдәрчигыма кагыла күрмәгез түлке, – дип, аның алдына ук менеп утырды.

Тегесе кызны ипләп кенә янындагы урындыкка шудырып төшерде дә, колагына:

– Йә-йә, артык тугарылма, эштән куа күрмәсеннәр, – дип пышылдады. – Эшең ничәдә бетә? Мин сине көтеп торам, бергә кайтырбыз, – диде.

Кайтыр да! Җитәр инде качышлы уйнарга, Хәйдәрнең әнисеннән куркып, гомерләре узып бара.

– Түлке сезгә кайтабыз, әниеңә мине кәләшең итеп күрсәтмәсәң, араны өзәм! – дип янады Алинә, уенын-чынын бергә кушып.

Хәйдәр бер мизгелгә генә тынып калды. Аптыраган инде! Бер дә яратмый шул әнисе аның Алинә белән очрашып йөрүен. «Җиңел холыклы, моның белән башыңны бәйләсәң, белмим, кая барып чыгарсың», – дип офтана. Егет дәшми генә тыңлый, аның белән килешкән кыяфәт чыгара, ә үзенең кызны күрүгә тагын йөрәге яна башлый. Менә шулай ике ут арасында яши инде.

– Ярар, ярар, котың очмасын, – дип көлде Алинә, аның куырылып килгәнен күреп. – Әйдә, күтәреп куй әле син дә, җитәр тәти егет булып йөрергә. Компания белән килгәнсең икән, аны әзрәк уважать итәргә кирәк!

Кабып кына куйган кебек булган иде, шунда ук башы әйләнеп киткәндәй булды егетнең. Эчеп өйрәнгән нәрсәсе түгел бит ул аның! Ишектән чыкканда да, трамвайга утырганда да томан эчендә йөзә иде әле ул. Өйгә җитәкләшеп килеп керделәр. Хәйдәрнең әнисе егылып китә язды.

– Нәрсә бу? Гомердә булмаганны! Син, сеңлем, кайтыр юлыңны онытмагансыңдыр бит? – дип, икесенә дә шелтә сүзләрен яудырды.

– Әни, гел ачуланып торма инде, яхшы түгел! – диде Хәйдәр, кызарынып. – Бер чынаяк чәй эчәргә дә ярамыймыни?

– Ярый. Аннары озатып куярсың, кара аны!

– Сез мине гомердә яратмадыгыз инде! Мине күрешкә, аллергиягез кузгала бугай, – диде Алинә, аңа усал караш ташлап. – Королева табып бирерсез инде малаегызга!

Аннары үкчәсендә генә зырылдап әйләнде дә ишек тоткасына ябышты:

– Озатырга кирәкми! Юлны беләм мин! Улыгыз да белә! Бездә еш була ул, беләсегез килсә! Минекеләрнең чырайлары ачык, сезнең кебек укымышлы булмасалар да!

Кирәкми дисә дә, аның артыннан ук Хәйдәр дә чыгып йөгерде. Әнисенең гаҗизләнеп стенага сөялеп калганын да күрмәде.

Егерме өч ел элек
«Ник очрадың юлларымда?»

…Инде Хәйдәрнең дә институтны тәмамлар чагы җитеп килә. Сессия вакытларында капланып укый, алны да, ялны да белми. Ярата инде шул вакытларны әнисе. Өйдә Алинәнең исеме ишетелми, улы кичен кайчан кайтыр, тагын шуның белән микән инде дип борчылып утырасы юк. Имтиханнары беткәч, кабат шундый ук үпкәләшүләр башлана.

– Ярар, нишләмәк кирәк, миннән калмады, әйтеп карадым. Тормышың барып чыкмаса, миңа үпкәләмәссең, – диде, ниһаять, беркөнне Рабига апа. – Ну белеп тор: яратам дип уйлыйсың гына син аны, бүтән кызларны күргәнең юк, күрсәң, кемнең кем икәнен аерыр идең, – дип тә өстәде. Ә үзе, эсселәтми-суытмый, хезмәттәшен кызы белән кунакка дәште.

Шунда күрде Суфияны Хәйдәр беренче тапкыр. Әллә ние юк инде, чәчләрен икегә аерып үргән бер сабый. Әнисенең ниятен сизсә дә, үзен кулда тотарга тырышты егет, турсаеп утырмады. Үзе Суфия белән аны бала-чагага чутлап кына сөйләште. Шуның белән бетте.

Ә беркөнне Алинәсен үз күзләре белән бүтән берәүнең кочагында күреп кайтты. Күрде дә шаккатты. Ул аны бары тик үзенеке генә дип уйлый иде бит! Әнисенең ай-ваена карамыйча, барыбер шуңа гына өйләнәм дип йөри, үзенең диплом алуын гына көтә иде. Алинәне дә гел шуңа ышандырып килде. Тегесе үрти иде, юк, әниең сүзеннән барыбер чыга алмыйсың, дия иде. Хәйдәр шактый кырысланган иде инде, аның мондый үртәшүләренә усалланып җавап бирде.

Бүгенге хәл аны бөтенләй чыгырыннан чыгарды. Хәйдәр Алинә эшли торган кафега килешенгәннән алда килеп керде, институтта эше иртәрәк беткән иде. Шунда гына көтеп утырам да өйгә бергә кайтырбыз дип уйлаган иде. Ә монда! Алинәсе ашап-эчүдән кәефләнгән оятсыз йөзле бер иргә терәлеп үк килеп утырган, тегесе моның биленнән кочаклаган, куллары түбәнрәк урыннарын да капшый. Алинә тартылмый, чырык-чырык килеп, ирнең күкрәгенә башын тидереп-тидереп ала… Хәйдәр түзмәде, кафедан ярсып чыгып китте. Кызга шылтыратмады да, каршыларга да килмәде. Бер-ике көннән Алинә аны үзе эзләп тапты. Хәлне аңлагач, тагын чырык-чырык көләргә тотынды.

– Китче әле, Хәйдәрчигым! Шуңа үпкәләп торасыңмы? Эшем шундый бит минем! Менә өйләнешсәк, китәм мин ул кафедан, синең рөхсәтеңнән башка беркая да аяк атламам! – дип ышандырды. Үзе шундый иркә, назлы иде…

Тик… аннары шуңа охшашлы хәл тагын икенче, өченче мәртәбә кабатланды. Хәйдәр чираттагы ризасызлыгын белдергәч, Алинә, аның күзләренә оятсызларча туп-туры карап: «Нәрсә, әниеңнең итәк астыннан чыгуыңны көтеп ятыйммыни синең!» – дип, һич читенсенмичә йөзенә бәреп әйтте.

Бу ямьсез сөйләшүдән соң Хәйдәр өенә кайтты да әнисеннән Суфия турында өр-яңадан сорашты. Болай ике ут арасында яшәгәнче, тотарга да шуңа өйләнергә! Чәчрәп торган кыздан соң күзләрен күтәреп карарга да оялган Суфияга ияләнү авыррак булыр анысы. Тик Алинәнең кыланмышларына да түзәрлек түгел бит! Ичмасам, тормышыннан югалыр иде ул, газапламас иде болай… Никләр генә очрады соң ул аның юлларында?!

Внимание! Это не конец книги.

Если начало книги вам понравилось, то полную версию можно приобрести у нашего партнёра - распространителя легального контента. Поддержите автора!

Страницы книги >> Предыдущая | 1 2 3
  • 0 Оценок: 0

Правообладателям!

Данное произведение размещено по согласованию с ООО "ЛитРес" (20% исходного текста). Если размещение книги нарушает чьи-либо права, то сообщите об этом.

Читателям!

Оплатили, но не знаете что делать дальше?


Популярные книги за неделю


Рекомендации