Электронная библиотека » Ләлә Сабирова » » онлайн чтение - страница 2


  • Текст добавлен: 14 марта 2023, 09:00


Автор книги: Ләлә Сабирова


Жанр: Биографии и Мемуары, Публицистика


Возрастные ограничения: +16

сообщить о неприемлемом содержимом

Текущая страница: 2 (всего у книги 12 страниц) [доступный отрывок для чтения: 3 страниц]

Шрифт:
- 100% +
«Кем икәнлегемне беләсеңме?»

Гәүһәриягә бишек элгән көннән йорттан тынычлык качты.

Хәер, «бала» сүзен Зарифның башта ук ишетәсе килмәде.

– Син нәрсә?! Яши дә башламаган килеш! Безгә башта йорт җитештерергә кирәк әле. Директор һаман искә төшереп тора, мәктәп фатиры яшь белгечләр өчен ул, ди. Ә син бала дисең! Каян башыңа кереп утырды ул?!

Андый чакта хатын җавап бирми, үз эченә бикләнеп тик йөри. Дөрес анысы, биш ел буена (шулкадәр вакыт узып киткән инде монда тора башлаганнарына!) Зарифның «йорт» дип сөйләнгәне юк иде. Нинди акчага җиткерсен ул аны? Җәмилә үзе кызык ул, мәктәптә бер эш килеп чыктымы, уйлап-нитеп тормый, беренче булып килеп ябыша. Кем декрет ялына китә, кем больничный ала, кемдер уку елы уртасында китеп үк бара… Кайчакта атнасына утыз алтышар сәгатькә җиткән чаклары да була – ике ставка дигән сүз бит ул! «Акча дип үләсең инде, – дип көлә Зариф. – Тормышның тәмен белеп яшәп калырга кирәк!» Үзе ул шул унике сәгатеннән арттырмый, алай да кичләтеп кенә көч-хәл белән кайтып егыла. Җәмилә:

– Үзең йорт дисең, үзең өстәмә акча эшләү турында уйлап карамыйсың… – кебегрәк сөйләнә башласа, җен ачуы чыга.

– Ни җитми сиңа? Тамагың ачмы? Иҗат кешесе мин, беләсең килсә! Мин эшләгәнне берәү дә булдыра алмый! Үзең шуңа риза булып кайттың түгелме! – дип тавышлана.

Кайткан иде шул, анысы хак. Баштарак мәлне Зарифы авыл сәхнәсендә чыгыш ясаганда мөкиббән китеп тыңлый иде Җәмилә. Аның өчен горурлануы тынын каплагандай була, халыкның котыра-котыра кул чабуы колагына матур музыка булып ишетелә. Ә хәзер… шул баян тавышын ишетмәс өчен башын әллә кайларга алып качасы килә. Соңгы вакытларда иренең мәктәп җыелышларында ясаган чыгышын, имән бармагын өскә каратып:

– Гаепле кеше җәзасын алырга тиеш! – дип, зур пафос белән тәмамлап куюы да саруын кайната башлады. Коеп куйган артист… Андый чакларда ни өчендер ул үзен гаепле сизә, башын аска иеп утыра…

…Бик елак бала булып чыкты Гәүһәрия. Төннәр буе йокы күрсәтми. Зариф, башын-күзен томалап, зал ягына чыгып ята. Алай да Җәмиләнең кыштыр-кыштыр кереп-чыгып йөрүе ачуын китерә. Иртән мәктәпкә кара янып чыгып китә.

Соңгы вакытта эшендә еш кына командировкалар килеп чыга башлады тагын. Җәмилә – декрет ялында, ялгызы бала карап утырудан бик алҗыган иде.

– Ник һаман сиңа кушалар аны? Башка берәү дә юкмыни соң мәктәптә? – дип, ризасызлыгын белдереп карады.

– Син минем кем икәнлегемне оныттың мәллә? Нинди должностьта икәнлегемне? – дип җикеренде Зариф. – Ашыйсың килсә, анысына гына түзәсең инде!

Түзми кая барасың! Анысына да түзә, кичке концертларына да. Аларында Зарифны төн уртасында, җилкәсенә салып, Әхияр алып кайта.

– Җәмилә ханым, компенсациясе күкрәк кесәсендә. Карап алыгыз… – дип аклана.

Җәмилә, ул әйткән кесәдәге алтыга бөкләнгән зәңгәр бишлекне, чыннан да, карап кына ала да кире куя. Иртән таптыра башласа, чыдап кына тор аннары!

Беркөнне Гәүһәрияне көч-хәл белән йоклатып кына җибәргән иде, давыллап, Миңзифа апа килеп керде. Исәнме юк, саумы юк, урындыкны дөбердәтеп килеп утырды да төкерекләрен чәчә башлады:

– Нинди мокыт соң син, ә? Иреңнең кайда йөргәнен беләсеңме әзрәк?

Җәмиләнең йөрәге жу итеп китте. Кайда йөри? Нишләп йөри? Каян белергә тиеш соң ул? Бала белән өйдә утыра ич! Башына мамык тутырылганмыни, Миңзифа каршында аңгыраеп тик басып тора.

– Минем кыз янына шәһәргә йөри ул! Рәисә янына! Бер акыл кермәсә дә кермәс икән сиңа!

Ничек килсә, ул шулай давыллап чыгып та китте. Хакмы бу, нахакмы? Әгәр хак булса?.. Ничекләр яшәп бетермәк кирәк, уф!

Зариф күтәренке күңел белән, шаулап кайтып керде. «Гәүһәриям, бәгъре-ем!» дип җырлый-җырлый, гомер булмаганча, хәтта баланы да күтәреп алды, үчтеки-үчтеки иттерде. Җәмиләнең кәефсез икәнен сизмәде дә. Моңа хатынның тагын да ныграк ачуы килде. Сыйлап кайтарганнар, димәк… Баланы идәнгә төшереп җибәрмәгәе… Кайнарланып килде дә Гәүһәрияне кулыннан тартып алды, дәшми генә кече якка кереп китте.

– Нәрсә сытылып каршылыйсың әле мине? Ирең кайтты, ашыйсы килеп кайтты… – Зариф, каты-каты басып, аның артыннан иярде. – Бәйләнәсең килә мәллә?

– Килә! – Җәмилә ярсыды. – Туйдым! Ялганыңнан да… үзеңнән дә!

– Ә, алаймы?

Ярый әле баланы караватына салып өлгергән иде Җәмилә – Зариф, бармакларын тырпайтып, аның өстенә ташланды. Уңлы-суллы биргәләде дә ишекне каты ябып чыгып китте:

– Артымнан эзләп йөрисе булма!

Бала, әсәренеп, башта беркавым тынсыз ятты, аннары ачы тавыш белән кычкырып елап җибәрде.

«…Эзләп йөрисе булма!» Әй ярата инде шулай куркытырга Зариф! Әле студент чакта ук, нәрсәгәдер көйсезләнеп, трамвай тукталышында калдырып киткән иде ул аны. Үзе, кызулап барган шәпкә башын гына борып, шул сүзләрне кычкырды. Җәмилә үзен гаепле сизде (гомер буе шулай үзен гаепләргә яратты инде ул), бик борчылды. Зариф үзе белән бер-бер нәрсә эшләмәгәе дип шикләнде. Тулай торакка кайткач, эзләмәгән җире, сорашмаган кешесе калмады. Йокысы – йокы, ашы аш булмады. Өч көн үтте микән, Зариф, берни булмагандай, аның янына үзе ялтырап килеп җитте… Чияледә дә вакыйгалар нәкъ шул тәртиптә дәвам итте. Зариф көйсезләнә, чыгып югала, Җәмилә төне буе үлә-бетә аны эзли, тегесе иртән берни булмагандай кайтып утыра…

Ә бу юлы… бу юлы хатын гомерендә беренче тапкыр иренең чыгып китүенә сөенде. Калтыранган куллары белән баланы күтәреп алып, күкрәгенә кысты. «Нишлик, балам?» Әле өйләнешкәнче үк бер кул күтәргән иде инде Зариф аңа. Артыннан ук гафу үтенде. Җәмилә кичерде. Аһ, кичермәгән булса шунда! Хәзер яшь бала белән кая китә алсын соң инде ул?!

«Юк» дип әйтергә дә кирәк…

Соңгы араларда Зариф белән мәктәп директоры арасында әледән-әле низаг чыгып тора. Беркөнне кабинетына алып кереп сөйләште.

– Беренчедән, сез клуб работнигы түгел, ә мәктәп укытучысы, – диде, үзе кулындагы карандашы белән өстәлгә бәреп-бәреп алды. – Ә сез укучыларыгызга нинди үрнәк күрсәтәсез? Ата-аналардан да туктаусыз жалоба килә! Тегендә эчеп егылган, монда кәмит күрсәтеп йөргән…

Зариф аңа кызыл чүпрәк күргән үгез шикелле карап утырды. Кем соң әле син миңа акыл сатарга? Ярар, урынбасарлыктан алдырдың инде, үз дигәнеңә ирештең. Аңа карап, халык алдында абруем кимедеме әллә? Юкса үзешчән сәнгатьтә ничә еллар буе алар мәктәбе гел беренче урында булды – Зариф исеме район башлыклары теленнән төшмәде.

Әлегә ул шулай эченнән генә кайнап утырды. Менә-менә тагын бер сүз…

– Икенчедән, мәктәп фатирын кайчан бушатасыз? Хатыныгыз киткәнгә дә бишбылтыр. Анда гаиләле яшьләр керергә тиеш – ничәнче кат исегезгә төшерәм инде…

Монысына Зариф түзмәде, ялт итеп урыныннан сикереп торды.

– Фатирың да кирәк түгел, мәктәбең дә! Иртәгәдән күрмәссең монда мине! Артымнан үзең эзләп килерсең әле!

Директор селкенмәде дә. «Ә» дә, «җә» дә димичә, шул халәттә утырып калды.

…Бөтенесенә әнисе гаепле! Артист булырга тиеш иде ул, монда балалар артын чистартып йөрергә тиешле кеше түгел иде! Шушы караңгы авылда талантын күмеп куйды, үзе бер кирәксезгә әйләнде. Җәмиләсен әйтер идем! Эт шикелле үзе ияреп килде бит ул монда, аңа ялынган кеше бар идеме? Кеше булды да, ташлап китте. Кул күтәрәсең, дип елады. Хатын-кыз белән шунсыз буламыни? Баланы берүзем тәрбиялим, дип тә зарланды. Ничек берүзе? Ун яшькә кадәр бергә үстермәделәрмени аны? Артыннан ялынып килер дип уйлагандыр инде. Аннан башка тормышы бармас дип куангандыр. Юк! Тайгага кереп адашса да ачтан үлә торган түгел Зариф абыең! Горур кеше ул!.. Хәер… Җәмилә китмәсә, бу көнгә төшмәгән дә булыр иде, мөгаен…

Шундый буталчык уйлар эчендә бара Зариф. Автобус сикертеп куйганда уянып киткәндәй була да тагын шуларга кире кайта. Ялынып бармаса да, шәһәргә килгәндә керә ул Җәмилә янына. Шәһәр читеннән йорт сатып алган – туганнары булышкандыр инде. Үзе шуннан ерак түгел мәктәптә укыта. Гәүһәриясе – төс-кыяфәте белән өзелеп төшкән Зарифның үзе. Кечерәк чагында җырларга да яратты, тик Җәмилә гел тыеп килде, «Атаңа охшамагаең!» дип, Зарифның үзе алдында ук кисәтеп куя иде.

Ә нәрсә! Тотарга да, Җәмилә янына барып, бөтенесен сөйләп бирергә! Хәер, бөтенесен дип… Кирәклесен генә инде. Үпкә-сапкаларны онытырга вакыт. Ахыр чиктә рәсмиләштереп аерылышмаган да әле алар. Авырлык килгәндә, ир – хатынга, хатын иргә булышырга тиеш…

Шактый күрешкәннәре юк иде инде – Гәүһәрия җиткән кыз булган. Әүвәлге шикелле алдына утыртып ярата да алмады. Кызы аны чит тә итмәде, авыз тутырып «әти» дип тә әйтә алмады. Килгән саен «кунак абый» итеп кенә карады.

Җәмилә дә җитдиләнгән. Әллә олыгайганмы? Йөзендә бернинди җылылык юк, Зарифны да эшлекле кыяфәттә тыңлап утырды.

– Булгандыр инде гаеп икебездә дә… Ялгызлык рәхәт нәрсә түгел. Сезгә дә шулайдыр. Үз йортыгызда торгач, монда да ирләр кулы кирәктер…

Шул урында Җәмиләнең йөзендә мыскыллы елмаю чагылып киткәндәй булды. Зариф түзде, кабынып китүдән үзен тыеп калды. Ярамый хәзергә… Эшне бозып куюы бар.

– Короче… Синең шәһәргә күчеп килү теләгең бар, димәк. – Җәмилә авыр сулап куйды. – Нәрсә диим, торып карарсың инде – урамга куып чыгарып булмас. Ну белеп тор – элекке гадәтләреңне авылда калдырып килгән булсаң гына…

Зариф эченнән генә тантана итте. Сизде бит ул Җәмиләнең аны кабул итәчәген. Белмәссең, шушы көн җитәчәген көтеп тә торгандыр әле. Холыкны үзгәртеп булмый – килеп-китеп йөргәндә дә ашатты, эчертте, өстен-башын да карап чыгарды. Чын мәхәббәт дигәннәре шулдыр, мөгаен. Зарифның үзенә андый хисләр ят булды инде…

Икенче көнне туп-туры үзе укып чыккан институтка китте – теге вакытта профком рәисе булып торган Хәниф Хатыйповичның күптән инде шунда декан икәнлеген белә иде. Кем белә, иске дуслык хөрмәтенә ярдәм итеп куймасмы әле…

Хәниф Хатыйпович аны колач җәеп каршы алды.

– У-у… Ничә җәй, ничә кыш! Яле, яле, карыйм әле үзеңә… Тукта, болай гына булмас, күрешү хөрмәтенә… – дип, шкафына үрелә башлаган иде, Зариф туктатты:

– Юк, юк, Хәниф Хатыйпович! Күрешкән чаклар булыр әле. Мин менә киңәшим дип кенә сугылдым сезнең янга.

Шул минутта үзен яратып та җибәрде Зариф. «Юк» дип әйтә алуын күр син! Кирәк чакта булдыра ала икән бит. Җәмилә өйрәтеп чыгарганга гына түгел инде бу, язмышың кыл өстендә торганда түзеп була икән!

Мәсьәлә ул көткәннән дә әйбәтрәк хәл ителде – Хәниф Хатыйпович аңа беренче курста тарих сәгатьләре тәкъдим итте.

– Мәктәп стажың җитәрлек. Синең эшкә җитди карый торган егет икәнлегеңне яхшы беләм. Ну башка өлкәдә дә деканат эшендә актив катнашырсың дип ышанам…

Аның яныннан чыкканда, Зарифның күңеле тулы кояш иде. Бар ул яхшы кешеләр! Чияле директоры үзен дөньяның кендеге дип исәпләп ялгыша! Менә күрсәтсен әле ул аңа! Синең укучыларың ук килмәсме әле минем янга, укырга кертергә сорап. Менә шуннан соң карарбыз…

«Әле син алаймы?!»

– Озакка килгәнме соң ул безгә?

Әллә ничә кабатлады инде Гәүһәрия бу сорауны. Җәмилә дәшми, авыр сулап куя да икенче якка чыгып китә.

Урамга куып чыгара алмый бит инде ул аны! Ни әйтсәң дә, күпмедер гомер иткән ире. Өметсез – шайтан, ди, кем белә, акыл утыртып та килмәде микән әле? Эшкә дә урнашып кайткан әнә. Белмиләр түгел, димәк.

– Соң, атаң бит ул синең! – диде аннары, кызының кара коелып йөрүеннән туеп. – Элек, әти ник безнең белән түгел, дип аптыраттың. Инде болай да ярамый. Аптыраш…

– Элек кирәк иде ул! Азып-тузып беткәч килеп егылды. Хурланмыйсың дамы?

– Жәллим… Торып карыйк, аннан күз күрер…

Урам як тәрәзәсеннән Зарифның җил-җил атлап кайтып килүе күренде.

Әнә бит, бәхетеннән ташып тора. Ничек күңелен сүрелдерәсең инде аның?

Ул сүзендә торды – хәмер дигән нәрсә онытылды, дус-ишләрен җыеп кайту гадәтен мондагы йортка гомумән кертмәде. «Арткы як койма ишелергә тора, кыш чыгу белән рәтләп куярга кирәк», – дип тә сөйләнә башлады. Беренче хезмәт хакын, кош тоткандай, Җәмиләгә кайтарып бирде.

Тормыш җайлануга таба китте. Моңа Җәмилә генә түгел, хәтта Зариф үзе дә ышана башлаган иде. Шәһәргә йомыш белән килгән Әхияр харап итте. Ничек эзләп тапкан диген – Зарифның лекциясе бетүен коридорда көтеп торган. Кочаклашып күрештеләр.

– Вәт, мала-ай! Борыннарына чирттең син безнекеләрнең! Институтның үзенә килеп бит!

– А как же! Чияле дөньяның кендеге түгел лә ул!

– Авылда сине сорашмаган кеше юк, үзем барып күрим әле дидем.

– Сәлам әйт бөтенесенә дә!

– И уындылар син киткәч. Бер эшләре бармый. Кире кайтыр дип көткәннәрдер инде.

Арттыра инде Әхияр, Зариф моны белми түгел. Шулай да матур сүз ишетү колакка рәхәт.

– Ни… Өйгә чакырыр идем… – Җөмләсенең ахырын уйлап бетермәгән иде, Әхияр үзе бүлдерде:

– Юк, юк! Моннан вокзалга ике адым, шуннан гына кайтып та китәрмен. Вакытың булса, әйдә, озат алайса…

Кереп кенә чыгабыз диешкәннәр иде, кич җиткәнче утырдылар вокзал ресторанында. Әхияр сыйлады. Анысы яхшы булды, Җәмиләгә отчёт бирәсе булмаячак…

Ничек чыктылар алар рестораннан (әллә чыгардылар микән) – менә монысын хәтерләми Зариф. Әхияр белән ничек аерылышуларын да белми. Айныткыч эскәмиясендә кемнеңдер җилкәсен ду китереп селкетүеннән уянып китте.

– Тор! Хатының килеп җитте, әнә, топай өеңә!

Хатының килде, диме? Ник килгән? Кем чакырган аны?

Өстерәлеп кенә торып басты, ишеккә таба юнәлде. Анда, дөрестән дә, Җәмилә басып тора иде.

– Ай-яй, әтәчләнеп тә карады! Сез минем кем икәнемне беләсезме, дип янады. Кем соң ул?

Җәмилә айныткыч хуҗасына җавап биреп тормады, кулын гына селтәде.

Зариф бер карышусыз хатыны чакырткан таксига чыгып утырды. Юл буе бер авыз сүз сөйләшмәделәр. Кайткач, Зариф акланмакчы булып авызын ачкан иде, Җәмилә туктатты:

– Аннары. Юын, ял ит, айны…

Иртән сүз каты булды. Җәмилә элеккеге елак хатын түгел иде инде.

– Соңгы сынау сиңа. Торыр урыныңны алдан әзерләп куй. Тагын бер генә тапкыр кабатласаң да, бу йортка юлыңны ябык дип бел.

Ә-ә, әле син алаймы?! Зариф айнып җитмәгән иде, башында ботка әйләнә иде. Җилфердәп торып басты – чак әйләнеп барып төшмәде.

– Тукта, тукта… Син үз теләгең белән керттең түгелме мине монда? Керттең. Чөнки икебезнең дә паспортта пичәт бар. Бармы? Дөрес түгел, диген… Димәк, син – минем хатын, мине карарга тиеш. Бу йортта пропискада тораммы? Торам. Анысын да үзең яздырдың, мин мәҗбүр итмәдем. Шулай булгач, хакың бармы синең минем белән алай сөйләшергә?!

Кара син аны, кеше булган бу хатын! Чияледә ничә ел буе аңа дип бирелгән фатирда яшәп ятты, Зариф хакына дип эшен дә таптылар. Ә хәзер Зариф хәтле Зариф белән, күр, ничек сөйләшә! «Ирсез хатын – йөгәнсез ат» диюләре хак! Күптән кулга алырга кирәк иде моны, килеп-китеп кенә йөргәч, артык иреккә чыккан бу!

Хатын, кулын селтәп, күптән аның яныннан чыгып киткән иде инде. Зариф, кулларын болгый-болгый, тагын бераз йөренде дә караватына йөзтүбән килеп төште.

Кем гаепле?

Арзанлы туны эченә башын яшерә төшеп, таеп егылудан курка-курка гына бозлы сукмактан Җәмилә атлый. Өйләре турысына килеп җиткәч, туктап хәл алды. Күзләре белән капка янындагы аяк эзләрен тикшерде. Кайтмаган булса кирәк – эзләр күп, капка төбе чуарланып беткән, электән калгандыр. Ярар, ул юкта ятып ял итеп алыр, ичмасам. Хастаханәдә врачка керү өчен чират иде, ярты көне бер мәгънәсезгә шунда үтте.

Соңгы арада кан басымы күтәрелеп, йөрәге кысып азаплый. Врач язган дару төймәләренең дә бер файдасын күрми.

– Ничек файдасы булсын аның, гел өстәлеп торгач! – дип тирги аны Гәүһәрия. – Гомерең шул алкашның көен көйләп үтте. Гарип-гораба түгел бит ул! Самолюбиең бер дә юк инде, әни, абау! Ничек туймыйсыңдыр!

Туймаган кая! Тик нишләтсен соң инде ул аны?! Авылдан килеп тора башлаган мәлендә: «Гаилә җылысы күргәнем юк минем», – дип зарлана иде. Миннән калмасын дип, кадер-хасияттә яшәтергә тырышты Җәмилә. Булмады, барыбер ычкынды. Башта сирәк-мирәк кенә эчкәли иде, торган саен ешайта барды. Бөтен Чияле яшьләрен институтка кертеп бетерде бугай инде. Алар бит буш кул белән килми, әрҗәләп аракы ташыйлар!

Аптырагач, чыгарып җибәрергә дә маташып карады. «Ә-ә-ә! Кумакчы буласыңмы? Бер көн дә тормыйм, үзем китәм! Яшә шунда үзең генә, артымнан эзләп йөрисе булма! Чияледә любой хатын колач җәеп каршы ала мине!» – дип җикеренә иде дә ике көннән берни дә булмагандай янә кайтып утыра иде. Читенсенүнең әсәре дә юк! Җәмилә түзә инде, ул шулай яратылгандыр, күрәсең. Менә институтында ничек түзәләр икән?

– Әни, неужели һаман яратасың син аны? – дип гаҗәпләнә Гәүһәрия. Үзенең кияүгә чыгуына да хәйран булды инде, терекөмеш шикелле малае үсеп килә. – Мин иремә үземнең яратуымны сиздермим, әти шикелле муенга менеп утырыр аннары, – дип акыл да өйрәтеп куя.

И кызыкаем, нинди ярату ди ул! Мәхәббәте күптән янып көлгә әйләнгән инде. Аның урынында нәфрәттән башка берни юк. Тагын… кызгану бар. Чыгарып җибәрсә, сукбай шикелле тегендә кунып, монда теләнеп йөриячәк бит ул. «Дуслары» күп, әле дә «тегендә аунап ята иде», «монда эчеп утырганын күрдек» дип, гел ирештереп торалар.

Беркөнне Зарифның балачак дусты кереп чыкты. Җәймәгә төреп, гармун күтәреп килгән. «Моны миңа әниең сакларга биргән иде, – ди. – Мин үлгәч, үзенә тапшырырсың, дигән иде. Аннан соң да илтергә җай чыкмады. Тиз генә барып җитә алмадым, гафу». И сөенгәннәре инде Зарифның, салмыш кайткан чагы иде, гармунын үбә-үбә елады. Бер дә кулыннан төшергәне юк хәзер. Шуның тавышын ишетмәс өчен, Җәмилә еш кына кызларына китеп котыла.

Шуларны уйлый-уйлый, хатын озак кына кесәсеннән ачкычын эзләде. Тапкач, йозак тишегенә туры китерә алмый азапланды – куллары тыңламый, тора-торса гел калтырана башлыйлар шул. Ул арада ишек үзеннән-үзе ачылып китте – бикләми китте микәнни? Шулай үз-үзен битәрли генә башлаган иде, эчтән шаулашкан тавышлар ишетеп тынып калды. И Ходаем! Тагын…

Керде дә чит йортка эләккәндәй тукталып калды. Өстәлгә күз ташлады – аракы, сыра шешәләре, ачылган консерв банкалары… Табасы белән кыздырылган күкәй менеп кунаклаган… Ә кунаклар кем? Зарифның үзеннән башкалары – яшьләр: бер егет, ике кыз.

Бер мизгелгә тынлык урнашты.

– Бәрәч! Синең… онык карарга бара торган көнең түгел идемени бүген? Кунып кайтам, дигән идең…

Зариф хәйран «оешкан» иде, сүзләрен әвәләп кенә сөйләште. Кызларына бара торган көне иде шул – исерек булса да, анысын хәтерли тагын. План үзгәрде, Җәмиләгә врачка барырга туры килде – менә анысы хакында сине кисәтергә оныттым шул, җаным…

Хатын агарынды, җилпенеп, өстәлгә турылап китте. Аның хәрәкәтеннән шикләнеп калган Зариф аркылы басты:

– Чү, чү, сиңа артыгын кызуларга ярамый… Нервыланырга да… Менә студентларым зачёт бирергә килде. Монда минем ни гаебем бар?

«Гомер буе бер гаебең дә булмады синең, Зарифкаем. Бөтен гаеп – минем үземдә. Сине үземнән артык яратуымда. Гафу, барыбер кеше итә алмадым…» Җәмиләнең башына килгән соңгы уе шул булгандыр, мөгаен. Ул җан ачысы белән эскәтерне йомарлап тотты да үзенә таба сөйрәде. Савыт-саба, шалтырап, аның өстенә ишелде…

Соңдыр шул, соңдыр…

Базар кайный иде. Шагыйрь әйтмешли, кемдер алдый, кемдер алдана… Зарифның боларның берсендә дә эше юк. Фанер әрҗәсен җайлап урнаштырып, гармунын ачты. Утырды, шыңгырдатып алды. Тавышы бозылган дип әйтимме… Бүген салкынча шул. Үзенең дә тамагы әчетеп тора. Гармуны белән икәүләшеп чирләп китмәгәйләре.

Гадәтенчә, «Сарман» көеннән башлады. Җырлап та җибәрмәкче иде, төртелеп калды. Юк, бусы булмый. Көннән-көн авырлаша бара анысы. Тавышы ыңгырашып чыга. Берәү үзенә үк килеп әйтте: «Абзый, уйнасаң уйна, түлке җырлама гына», – диде. Әйтсә әйтер, тамагын туйдырырга ярап куя әле ул.

Шул урында аның исенә кабат әнисе килеп төште. Тамак туйдыра торган үнәр түгел, дигән идеме әле? И әни, менә шуның көненә калды бит инде улың. Гармун булмаса нишләр иде хәзер?

Бераздан аның янына сәләмәгә төренгән тагын берәү килеп төртелде. Көн саен шулай. Зариф аның исемен белми, бер-берсенә «яшьти» дип кенә дәшешәләр. «Яшьти» аның янына бүтәннәрне якын җи-бәрми, сатучылар тиргәнә башласа да, күкрәген киереп, аны якларга торып баса. «Тән сакчың мин синең», – дип, тешсез авызы белән кет-кет көлә. Зарифка кайнар чәй дә алып килә. Пластик стаканда җыелган тиеннәрне дә ул санап бара. Кичен шуларны тотып, базар артындагы арзанлы кафега тамак чылатырга кереп китәләр…

Бүген салкынча. Зарифның бармаклары туңа башлады. Ул гармунын шыгырдатып япты да торып басты. Аякларны язып алырга кирәк…

Бусы кем тагын? Нәрсә дип аңа текәлеп каткан? Булса, акчаңны сал да торма монда ачу китереп…

Уйлап кына калмыйча, сүзләрен кычкырып әйтмәкче иде, теге кеше аңа тагын да якынрак килде.

– Син дә кебек, син түгел дә… Ялгышсам ачуланма берүк…

Зариф аңа күзләрен кысыбрак карады. Бә-әрәч! Әхияр бит бу!

– Каян килеп чыктың әле син?!

– Чыктым менә! Баядан бирле тыңлап торам… Безнекеләр күреп кайткан булган сине. Әйткәч ышанасым килмәде. «Булмас, аңа охшаган гынадыр», – дим.

Зариф тураеп басты. Һе, ышанмаган, имеш! Аның кебек тагын кем шулай уйный алсын инде!

«Яшьти» тынычсызланды, бер алдына, бер артына төшеп, Зарифны танышы яныннан читкә алып китәргә маташты.

– Туктале син! – Әхияр аңа ачуланып дәште. – Торма әле күз көеге булып! – Аннары пластик стаканны җирдән иелеп алды да андагы бер уч тиен акчаны чылтыратып тегенең кесәсенә бушатты.

«Яшьти» күзләрен чепелдәтеп Зарифка карады. Тегесе кулын гына селтәде. Миннән башка гына бар, янәсе. Бүген аның тамагы болай да тук булачак.

– Болай итәбез… Сиңа әйтер сүзләрем күп, Зариф туган. Синең өйгә кайтып буламы? Булса, кибеттән тегесен-монысын җыеп чыгабыз да…

«Тегесе-монысы» арасында бер генә шешә дә шәраб юк иде. Зариф тоташтан кара коелды. Ичмасам, пластик стакан да «яшьти»дә китте.

– Тукта, ярсыма әле, дус кеше. Бер генә кичкә килгән кеше мин. Түз. Аннары үзеңә карарсың.

Түзми нишлисең? Зариф Әхиярның өстәл әзерләгәнен иреннәрен чәйни-чәйни карап торды.

– Менә кайнар чәй йотып җибәр. Өшеп үләсең бит син анда.

Зариф бераз тынычланган кебек булды. Әхиярдан авыл хәлләрен сораштырды. Тик аның сөйләгәннәре бер колагыннан керде, икенчесеннән чыкты.

– Үзең ничек?

– Ник, күрдең бит инде ничек икәнне… Хатын вафат, бишенче елга китте. Кыз ташлады, үзе дә килми, барсаң да кертми. Эштән кудылар. Пенсия акчасын санап кына бирәләр. Ашарга да җитми. Кызыкмы? Менә шундый көнгә төште Зариф абзагыз. Ә кем идем мин, ә?!

Зарифның борыны мышкылдады, күзләре яшьләнде. Җәмилә исән булсамы! Үзен карамады шул, балалар дип чапты. Ул исән булса, мондый көнгә төшмәгән булыр иде ул…

Әхияр аны ишетмәмешкә салышты.

– Авылда мәчет салдырдык, – дип, сүзне икенчегә борып сөйләп китте. – Үземне мулла итеп куйдылар. Шәһәрдә укып кайттым. Ну мин элек тә белми түгел идем.

Зариф башын күтәрде, Әхиярга акаеп карап куйды. Әйттерерсең әллә ни! Син дә булдыңмы мулла!

– Мин сине махсус эзләп килдем. – Әхияр аның мыскыллы карашын күрмәмешкә салышты. – Яхшылыкларың күп тиде. Әйбәт кеше иде, әрәм була бит, мин әйтәм.

Зариф үзен тагын жәлләп алды. Борыны кабат юешләнде.

– Торыйк иртән. Мунча ягып керик. Мин карап килдем – монда мәчет ике йорт аша гына икән. Барып килик.

Зарифның дәшми утыруын күреп, Әхияр тагын да дәртләнеп китте, аның салпы ягына салам кыстырырга тотынды:

– Теләсәң, булдыра торган кеше син. – Монысында Зариф тураеп ук утырды. – Мин булып мин эшли алганны. Син бит укымышлы кеше, зерә әрәм булып йөрисең. Менә бер генә кереп кара әле…

…Ап-ак карны шыгырдатып, урам сукмагыннан Зариф атлый. Мәчеттән кайтып килеше. Теге көнне Әхиярның бер алып керүе җитте – күңеле йомшарды, җанына тынычлык иңде. Базарга йөргән чакларын хәзер чирканып искә ала. Шул шыксыз вакытларны хәтерләтеп тормасын дип, гармунын да ераккарак яшереп куйды. Йортка хәмер кермәгәнгә дә байтак. Алкаш дуслары да кайсы кая таралып бетте.

Ул айныды.

Ләкин югалтасын югалтып бетергән иде инде ул…


Страницы книги >> Предыдущая | 1 2 3 | Следующая
  • 0 Оценок: 0

Правообладателям!

Данное произведение размещено по согласованию с ООО "ЛитРес" (20% исходного текста). Если размещение книги нарушает чьи-либо права, то сообщите об этом.

Читателям!

Оплатили, но не знаете что делать дальше?


Популярные книги за неделю


Рекомендации