Текст книги "Бер уч борчак / Горсть гороха"
Автор книги: Ләлә Сабирова
Жанр: Биографии и Мемуары, Публицистика
Возрастные ограничения: +16
сообщить о неприемлемом содержимом
Текущая страница: 11 (всего у книги 12 страниц)
«Кырыкка җитеп килгәндә…»
Олыгайды инде Сабира әби, сигезенче дистәне ваклый. Ә тормышының сагынып сөйләрлек мизгелләрен юньләп хәтерләми дә. Ярый әле теге чакны Рәсимәсен оныгына ияртеп җибәрмәде. Юанычы да, куанычы да шул бала булды. Әй, гомерләр… Инде бу бала да мәктәпне тәмамлау алдында тора хәзер.
Халидәсе белән дә бик озак азапланды. Әй, газаплап та карады инде аны кызы! Шифаханәләре дә, им-томчылары да калмады. Болай әйтергә ярамыйдыр да инде – әмма аны урынына утыртырга бер фаҗига ярдәм итте.
Беркөнне мунча тергезеп җибәрмәкче булган бу. Утыны чи икән, азапланган-азапланган да, озак уйлап тормаган, алачыктан керосин шешәсен күтәреп кереп, морҗа авызындагы утынга сипкән. («Башым эшләгәнгә куандым да әле», – дип көлеп сөйләде үзе соңыннан.) Шуның белән шул – шырпысын сызып җибәрүе булган, битенә гөфелдәп ут сикергән…
Кырык көн ятты Халидә шәһәр шифаханәсендә. Табиблар күпме тырышса да, битендә катлам-катлам җөй калды. Әллә учлап-учлап ашаган дарулар тәэсир итте, әллә шул вакыйгадан үзе куркып калды – бөтенләй башка кеше булып кайтты. Өеннән чыкмас, кеше күзенә күренмәс булды. Сабира әбинең кызына карата күңеле күптән каткан иде инде, әлеге фаҗигадән соң аның да йөрәген кызгану биләп алды. Булдыра алганча юатты, тынычландырды. Аннары Халидә үзе дә сизми калды – әнисенә ияреп, намазга басты. Авылда йөзе дә, холкы да үзгәргән Халидә турындагы сүзләр акрынлап кимеде, аның белән инде авыз чайкамый башладылар…
Тормышларындагы шушы уңай үзгәреш Сабира әбине яшәртеп җибәргәндәй булды. Кичләрен ул да күрше карчыклары белән капка төбенә чыгып утырып, рәхәтләнеп гәп куерта ала хәзер. Кибеткә-фәлән барырга дип урамга чыкканда да әүвәлге кебек аска карап атламый, кеше очрамаса ярар иде, тагын Халидә турында сораштыра башламасалар ярар иде дип куркып йөрми. Әнзиядән дә гел матур хәбәрләр генә килеп тора, Мәннафны мактап туя алмый. Аллага шөкер, әйбәт кеше булып чыкты анысы. Рәсимәсе дә мәктәптә әйбәт укыды, институтка документларын илтеп йөри. Әнисе, Мәннаф абыйсы белән күңел аралары якынайды, укырга керә калса, мөгаен, шуларда яшәп тә калыр әле.
Гомер көзендә, ниһаять, әнә шундый күңел тынычлыгына иреште Сабира әби. Хәзер ул хафаланмый, бар булганына шөкер итеп, биш вакыт намазында балаларына, оныкларына игелекле гомер теләп, Ходайга рәхмәтле булып яши. Гөлсинә дә төшләренә кереп йөдәтми хәзер…
Бу киткәнендә озаграк тоткарланды Рәсимә. Инде бераз эче поша башлаган иде, әбәт тирәсендә май кояшы кебек ялтырап үзе кайтып керде.
– Әбекәем, булды! Студент мин хәзер! – дип, капкадан керә-керешкә аның кочагына атылды.
Сабира әбинең күзләре яшьләнде. Юк-юк, монысы хәсрәт-борчудан түгел, шатлык яшьләре иде. Иркәләп үстерсә дә, Рәсимә аңа карата бик ягымлы, карусыз булды шул. Алай гына түгел, укытучыларыннан да аның хакында бер яман сүз ишеткәне булмады әбисенең. Гел мактап тордылар. Әнисе белән генә мөнәсәбәтләре киеренке булды, шунысына эче пошып яшәде. Инде хәзер анысы да җайланыр, Алла теләсә.
…Атнадан атнага Рәсимәсен көтеп алып яши хәзер Сабира әби. Кайтышына ул яраткан нигъмәтләр әзерләп куя. Кич буе чөкердәшеп сүзләре бетми. Кайчак Халидә дә килеп утыра, үзенә күрә әз-мәз күчтәнәчләрен китереп китә. Бер-берсенә «әбием», «оныгым» дигән хисләре булмаса да, шулай аралашкач, аның ишеләренә дә күңеле була Сабира әбинең.
Бер кайтканында ниндидер борчуы бар кебек күренде оныкчыгының. Кич буе борсаланып йөри торгач түзмәде, әбекәенә эчендәгесен бушатып ташлады.
– Әтине эзләп таптым бит мин, – диде ул. – Фотодагы кебек түгел – үзгәргән. Әллә ничек, авыр тормышта яшәгән кеше кебек. Әллә берәр авыруы бар микән? Мине шундук таныды – әниеңә охшагансың, ди. Бик озак сөйләшеп утырдык. Елап та алды. Бер картинасын да бүләк итте әле. Гаиләсе юк икән, әниеңне бик яраттым, шуңа күрә аннан соң өйләнә дә алмадым, ди. Мин бит моңа кадәр әни әйткәннәргә ышанып яшәдем. Ул түгел, әни үзе ташлаган икән бит аны. Сәнгать кешеләре сәер була, дип кенә әйтә иде бит ул. Әниең акча ярата иде, мин тапканга гына риза булмады, бай кияү тапты, ди…
Рәсимә сөйләде дә сөйләде, тик Сабира әби шуның хәтлесен генә ишетте. Калган сүзләре һавада эреп юкка чыга барган кебек булды. Их, Әнзия, Әнзия, ник кирәк булды икән соң сиңа кызыңа әтисенең кем, кайда икәнлеген әйтергә? Моңа кадәр кем булган, шул булып калган икән инде бу Фуат дигән бәндә. Ана белән бала арасына чөй тыгарга ник кирәк булган аңа? Үч ала дисәң, Әнзиянең аның каршында бер гаебе дә юк бит…
Шуларны уйлап ятып, күзенә йокы кермәде Сабира әбинең. Иртәнге чәйгә утыргач, әллә каян ерактан уратып килеп, сүзләрен кичәге сөйләшүгә ялгарга тырышты.
– Алай түгел ул, балам, син ул кешедә ялгыша күрмә, – дип, чын дөреслекне сөйләп бирмәкче булды. Әллә ишетте аны Рәсимә, әллә юк. Каршы әйтмәде – үзен хаклы санаганда да әбекәенә каршы төшкәне булмады аның. Дәшми генә кала да, барыбер үзенчә эшли иде. Бу юлы да шулай булырга охшап тора.
– Борчылма, әбекәем, мин бит берни эшләргә дә җыенмыйм, – диде дә юлга әзерләнә башлады.
Көннәре тагын эч пошулыга әйләнә башлады Сабира әбинең. Рәсимә, гадәттәгечә, авылга кайтып йөри, уку хәлләрен сөйли, әнисе белән Мәннаф абыйсының тормышларын да әйтеп ала, шул арада юк-юк та Фуат исеме дә телгә алынып куя. «Ярар, Октябрь бәйрәме җитә, үзләре дә кайтып килергә җыеналардыр, шунда сөйләшербез әле Әнзия белән», – дип, эчтән генә үз-үзен тынычландырырга тырышты Сабира әби.
Алары гел тау хәтле кала күчтәнәчләре белән кайта. Бу юлы да шулай булды. Башта Мәннафның әниләренә кайтып төштеләр, анда чәйләп алу белән, Әнзия әбисенә төянеп килеп керде. Кайту хәбәрләрен ишетеп, Халидә дә менеп җитте. Нәкъ әүвәлгечә, шаулашып-гөрләшеп табын кордылар. Әнзия әнисендәге үзгәрешләргә куанып туя алмый, Халидә «кызым» дип тә дәшеп куйды бугай әле – бала вакытында ишетмәгәнне-күрмәгәнне хәзер татый, анысы да бер рәхәт.
Ниһаять, икәүдән-икәү генә калгач, Сабира әби күңелен тырнап торган шик-шөбһәләрен оныгы белән бүлешергә ашыкты.
– Кызың белән араларыңны бозарга азаплана бу мөртәт. Инде җайга килеп бетте генә дигәндә…
Әнзия ничек кирәк алай аны тынычландырырга тырышты:
– Юк ла инде, борчылырга һич урын юк, әбием. Фуат дип… Барсын шунда, йөрсен. Ни дисәң дә, атасы ич ул аның. Акмаса да, тама әле аннан бераз. Дөрес анысы, аңлашулар шома гына булмады. Тегесе котыртып кайтарган моны беркөнне: «Әниең миңа кире кайтса, мин аны гафу итәр идем, бер гаилә булып яшәр идек», – ди икән. Бәйләнде генә бит Рәсимә. «Торыр урыны бармы соң?» – дип сорыйм моннан юри генә. «Бер бүлмәле фатиры бар, озакламый ипотекага зуррагын алырга җыена», – ди. «Аңламадыңмыни һаман, шуны миннән түләтеп ятмакчы була бит инде ул», – дим. Ышанмады бугай. Ярар, бала-чага түгел, бер аңламаса, бер аңлар әле.
– Ничек соң, Мәннаф белән исәпләшәме инде хәзер?
– Исәпләшә, күп нәрсәдә аннан киңәш сорый. Ул да шул институтта укыган булган бит, уртак серләре бар хәзер.
Сабира апа тынычлана төште. Ярар, Әнзия үзе беләдер, дип уйлады.
…Атна саен авылга эзен суытмаган Рәсимәдән көннәрдән бер көнне кисәк кенә хәбәр-хәтер өзелде. Кайтып күренмәгәненә ике айлап вакыт узды бугай инде. Сабира әби, юк эшен бар итеп, көн дә югары очтан бер әйләнеп төшә – каладан кайта торган автобус шунда туктый. Юк…
Ә беркөнне хат ташучы килеп, әбигә бер конверт тоттырып китте. Әнзиядән икәнен белгәч, сөенергә дә, көенергә дә белмәде Сабира әби. Хат язышу заманы түгел бит, әйтәсен телефон аша да әйттерә алыр иде. Әби, хатны тотып, Халидәгә үк төшеп китте.
Конверт эченнән башта ярты гына битлек хат, аннары төсле фоторәсем килеп төште. Рәсемнән киң күлмәк кигән Әнзия карап тора иде.
– Әнекәем, бу ни? – дип гаҗәпләнде Халидә, эшнең нидә икәнен иң әүвәл ул аңлап алды. – Авырлы икән бит бу! Кырыкка җитеп килгәндә! Нәрсә уйлады икән соң ул?
Кызының тавышында әүвәлге Халидә кыланмышларын тоеп, Сабира әби сагая калды.
– Тукта әле, нишләп кырык булсын… Куанырга кирәк. Ничә ел уртак балалары булмады, Ходай бүләге дип кабул ит син аны, – дип кисәтте.
«Әбием, озак хәбәрсез торганга ачуланма. Рәсимәне Татарстан чигенә – практикага җибәрделәр. Ярты елсыз кайта алмас әле. Үзем менә шундый хәлдә… Авылга кайтып йөрергә уңайсыз, шулай хат аша гына хәбәрләшеп торырбыз…»
«Минем ирем бик крутой…»
Теге кайтканында әбисен генә тынычландырды Әнзия, үзенең эче тулы ут иде. Рәсимә кайтты да Фуатны сөйләде, кайтты да шуны сөйләде. Аның әйтүенчә, искиткеч шәп кеше икән бит ул, аны тыңлап утыру үзе бер ләззәт. Чын талант. Күргәзмә арты күргәзмә оештыра, халык шуңа ишелеп йөри, ди. Тик менә бик бәхетсез икән. Гомер буе Рәсимәнең әнисен оныта алмыйча яшәгән…
Андый чакларда Әнзия үзен кая куярга белми, бер яна, бер көя. Фуатның ялганы ник үзенең үк бугазына таш булып утырмый икән… Ничек кенә тырышса да, кызына шуны аңлата алмый өтәләнә Әнзия. Шул елан теленә ышанып китеп барган иде бит ул аның белән, һаман да шул елан булып калган икән… Мәннафның да «юатуы» үзенчә: әллә чынлап та оныта алмыйдыр, нәкъ үзең шикелле, шуңа мине дә кешегә санап яшәмәдең инде син, ди. Шуңа балабыз да булмады, бала мәхәббәттә генә туа ул, дип тә өсти. Бәлки, чыннан да, кабат кушылырсыз, дип үчекли. Рәсимә белән икәүләшеп тырныйлар йөрәген, кайчакта каршысына утырып, икәүләшеп бер сүзне кабатлап утыралар. Элегрәк Әнзия кызын «Мәннафка кырын карый» дип борчыла иде, тормышларына «Фуат» сүзе килеп кергәннән бирле, киресенчә, артык якынаеп киттеләр.
Беркөнне Әнзия түзмәде, эштән кайтышлый Фуатны үзе эзләп китте. «Эзләп» дип әйтү дөрес тә булмас, Рәсимә аның адресын кич саен бер исенә төшермичә калмый.
Кыңгырау төймәсенә басу белән, аз гына да көттермәстән, ишектә Фуат үзе пәйда булды. Аны күргәч, башта Әнзиянең йөрәге кысылып куйгандай булды. Ничә еллардан соң беренче күрешүләре – ә хатынга ул әле аны кичә генә югалткан кебек тоелды… Олыгайган, билгеле, әмма шундый ук калын кара кашлар, өтеп алгандай карый торган матур күзләр…
– Кер, матурым, ник туктап калдың? – дип дәшкәндәге йомшак тавышы да нәкъ моннан егерме ел электәге кебек, бер дә үзгәрмәгән сыман иде.
Әнзия үзеннән-үзе оялып куйды: акыл кермәсә дә кермәс икән сиңа, дип, эченнән генә үзен битәрләде. Мәхәббәт үлми, диләр иде, дөрес икән, дип уйлады. Аннары айнып киткәндәй булды да, кабат чакыруны көтеп тормастан, бусагадан эчкә атлады.
– Минем ник синең катыңа килгәнемне аңлыйсың булыр, Фуат… абый, – диде ул, иреннәрен көч-хәл кыймылдатып. – Ник уйныйсың син алай Рәсимә белән, ни кирәк сиңа бездән? – дип, эре-эре атлап барып, олы якка үтте, рөхсәт тә сорап тормыйча, ишек янындагы кәнәфигә килеп утырды. Үзен юри кырыс тотарга тырышты, йомшарганын сиздерсә, һичшиксез, Фуат тагын аның хисләрендә уйный башлаячак дип курыкты.
– Ни кирәк дисеңме? – Фуат сөйләшүне сузарга теләгән шикелле, сүзләрен өзеп-өзеп кенә әйтте. – Үзгәргәнсең син, кызый, шактый кыюлангансың…
– Тормыш өйрәтә ул… Туктыйсыңмы-юкмы безнең тормыш эчендә кайнаудан? Бер-беребезгә тамчы хәтле дә кирәк түгеллекне без үзебез генә беләбез, Рәсимәнең башын бутау нигә кирәк сиңа?!
– Нигә икәнен Рәсимә әйтмәдемени? – дип боргалануын дәвам итте Фуат. Мәче тычкан белән уйнаган шикелле, аңа да Әнзиянең нервысында уйнау рәхәтлек бирә иде бугай. – Иреңнән балаң юк, ә безнең уртак Рәсимәбез бар. Киләсез дә, бергә яши башлыйбыз…
– …һәм ипотека акчаңны да бергәләп түлибез. Аннары син безне кабат урамда калдырасың. Бөкрене кабер генә төзәтә, Фуат! Мин ярар инде, үз кызың да жәл түгелмени сиңа?!
– Үләргә җыенмыйм әле мин, матурым. Дөрес анысы, инвалидлык группам бар. Шулай булгач, син карамасаң да, балам булган кеше закон буенча мине карарга тиеш ул!
Әнзия хәйран калды. Шушы адәмне ничекләр итеп ярата алды икән ул? Китеп югалгач та оныта алмады бит ул аны, аның түбән җанлы кеше булуына бүтәннәрне ышандырса да, үзен ышандыра алмады. Ә хәзер…
«Ярый әле очраштым мин бүген синең белән, – дип уйлады эченнән генә. – Юкса күңелемдә гел матур килеш саклана идең. Мондый гайрәт чигергеч сүзләрне үз авызыңнан ишеткәнем юк иде…» Ничә еллар күңелендә йөрткән мәхәббәте акрынлап нәфрәткә әйләнә барды. Аны күралмаган кебек үк, үзен дә сөймәс хәлгә җитте.
– Сиңа акча кирәк… Әйт, күпме? Тик белеп тор: барыбер ипотекаңны түләрлек акчам юк минем. Күпме бирсәм Рәсимә белән араңны өзәсең? Чын дөреслекне сөйләп бирәсең дә аның тормышыннан бөтенләй юкка чыгасың?
– Синнән әллә ни күп сорап булмас инде… Ярты миллион…
Әнзия ике генә секунд уйланып алды. Кешелеген тәмам җуеп бетергән бу – оялтып азапланудан мәгънә чыкмаячак. Өч йөз меңе кассада бар, анысын Мәннаф та белми. Калганын аның үзеннән сорап торса…
– Болай итәбез. Мин сиңа иртәгә «предоплата» бирәм – йөз мең. Калганын – син Рәсимә белән сөйләшкәннән соң. Иртәгә үк Рәсимә миңа синең сүзләреңне җиткерергә тиеш. Үзең беләсең, миннән куркасы юк – алдаша белмим. Син үзеңнән курык… Әгәр шулай эшләмисең икән, минем ирем бик крутой, ул йөз меңне ничек кире кайтарырга икәнен белербез…
Бусын Әнзия, билгеле, юри генә әйтте. Тәэсир итәрме ул сүзләр Фуатка, юкмы, иртәгә беленә инде…
«Ир бала гына булса иде…»
Әнзия сүзендә торды: алдан килешенгәнчә, Фуат белән сберкасса янында очраштылар. Акчалы төргәкне кулына тоттырганчы, башта кесә телефоныннан Рәсимәгә шылтыраттырып, бүген үк очрашырга кирәклеген әйттерде. Тегесе риза булды.
Хәзер менә түземсезлек белән кич җиткәнен көтә Әнзия. Акчасы да жәл түгел, кайтып гафу үтенсен иде аннан кызы… Юк, гафу үтенүе дә кирәк түгел, ул адәм җәфасы белән арасын өзсен иде, ниһаять, аңа әүвәлгечә әни итеп карый башласын иде… Шул мөртәт аркасында Мәннафка да күңел җылысын биреп җиткерә алмады бит Әнзия. Ире генә кайтсын, елый-елый гафу үтенер ул аннан. Аның белән бөтенләй башкача яши башлар. Кайтып кына җитсен…
Көтеп җиткерде ул Рәсимәсен. Мәннаф кайтырга байтак вакыт бар иде әле, аулакта иркенләп сөйләшербез, елашырбыз, аңлашырбыз дип өметләнде. Ишекне ачуга, кызын үзенең кочагына атылыр дип көтте. Тик… Рәсимәне күргәч, үзе үк куркып китте. Йөзе елаудан шешенеп беткән, чәчләре тузгыган, күзләре куркыныч ялтырый. Исәнме юк, саумы юк, туфлиләрен җайлы-җайсыз гына салып атты да, пәлтәсенең төймәләрен дә чишмичә, бүлмәсенә кереп бикләнде. Аптырады Әнзия, нишләргә белмичә, ишек тирәсендә арлы-бирле йөренде. Бер дәшеп карады кызына, ике дәште. Килеп, ишеген дә шакып карады. Ачмады. Бераздан Рәсимәнең сулыгып-сулыгып елаган авазы колагына керде. Әнзия, гаҗизлегеннән ишеккә аркасын терәп, идәнгә утырды. Ни уйларга инде? Аптыраш…
Ярты сәгатьләп шулай утыргандыр, кинәт бүлмә ишеге ачылып китте, Әнзия чак йөзтүбән капланмады.
– Әни…
Әнзия кызын кочаклап алмакчы булды. Рәсимә кырыйга тайпылды, йөзен дә читкә борды.
– Кочаклыйсың да, юатасың да килмәс… Синең каршыңда гаебем зур… Гафу үтенеп тә булмый – кичерергә хакың юк синең мине… Үз-үземә кул да сала алмыйм – андый кыю адым атларлык түгел икән мин, бик зәгыйфьмен…
Рәсимә инде елый да алмый иде. Сүзләре дә ыңгырашып кына чыга.
Әнзия берни аңламады. Фуат дөресен әйткәндер, ичмасам, гомерендә бер сүзендә торгандыр. Гаебем зур дип… Рәсимә гаепле түгел бит инде моңа, атасы гаепле. Аңлаган икән, димәк. Бик яхшы… Ни дип фаҗигагә әйләндерергә инде?
– Йә, ярар, ник ул кадәр ашыйсың үзеңне? Әниең бит мин синең, нинди гафу? Булды, бар да артта калды, димәк. Әйдә, тынычлан да, утырып чәй эчик бер. Мәннаф абыең да кайтып җитәр.
Рәсимә сискәнеп китте, әнисенең күзләренә тутырып-тутырып карады. Кабаттан ахылдый-ахылдый сыктап алды. Идәнгә сыгылып төште дә күзләрен күтәрми генә өзек-төтек сөйләп китте. Аңлаган кадәресен аңлады Әнзия, аңламаганын – юк.
…Мәннафның аңа үги баласы итеп түгел, хатын-кыз итеп карый башлавы Рәсимәнең Фуат белән аралашып йөрү вакытына туры килгән. Җае чыккан саен, Мәннаф аңа Әнзияне балачактан бирле өзелеп яратуын, ә аның үзенә карата гомер буе салкын булуын әйтеп зарланган. Буй җиткән Рәсимәгә көннән-көн ныграк тартылуын әйткән. «Мин синдә әниеңнең яшьлеген күрәм, бик охшагансың бит син аңа, шуңа күрә сине күрми түзә алмыймдыр», – дигән. Балачагында да аның иңнәреннән сөеп яратуын өнәмәгән кызый бик ярсыган, сүзләрен дә, тиешле-тиешсез хәрәкәтләрен дә әнисенә әйтү белән янаган. Аннары акрынлап үзендә үги атасына карата ниндидер сәер хис уянуын тойган. Шулай икеле-микеле уйлар белән яшәп, үз-үзе белән көрәшеп тә караган. Аннан соңгы вакыйгаларны үзе дә аңламый калган…
Бүген менә әтисе чакыруы буенча аның янында булып кайтты. Ник менә хәзер генә дөресен әйтергә булган ул аңа – аңламады. Ник аз гына алданрак сөйләмәде? Хатаны аз гына булса да төзәтергә өлгерә алган булыр иде Рәсимә. Хәзер менә еллар буе әнисен каһәрләп яшәве йөрәгенә авыр таш булып утырды.
Аннары, аякларын көчкә сөйрәп, хастаханәгә китте. Үзендә күптән сәер үзгәрешләр тоя иде, нәрсәгәдер өметләнеп, табибка күренүне суза килде. Ни булса, шул, бүгеннән дә калдырырга ярамый…
Бер көндә – ике хәвефле хәбәр! Монысы Рәсимәне бөтенләй аяктан ега язды. «Эш узган, балаңны алдырырга инде соң, табасың», – диделәр.
Менә шул вакыйгалар өермәсендә акылдан шашар дәрәҗәдә кайтып егылды ул өйгә…
Әнзиянең исә башында – томан, инде колаклары ишетмәс, күзләре күрмәс дәрәҗәгә җитте бугай… Торып басмакчы иде, аяклары мамыктай сыгылып төште. Йөрәк ярсуын басар өчен бугазын тутырып кычкырмакчы булды – ыңгырашу авазы гына чыкты. Куллары белән җайсыз хәрәкәтләр ясады – кызының чәчләрен йомарлап алып, аягыннан екканчы бәргәләү теләге туды – куллары тыңламады…
Ничекләр генә берни сизми яшәде соң ул?! Һаман да шул беркатлылыгы инде – ни әйтсәләр, гомер буе шуңа ышанып яшәде. Тормыш кыйнамады түгел бит инде югыйсә. Ни күрсәң дә, холыкны үзгәртеп булмый икән аны…
Аркаларын стенага терәп, күпме шулай утырганнардыр… Аннары Әнзия акрынлап фикерләрен тәртипкә сала башлады. «Сабыр ит, сабыр ит», – дип, үз-үзен үгетләде. Минем урында әбием булса нишләр иде икән, дип уйлады.
– Шуны гына әйт: яратасыңмы? Аннан башка яши алмыйм дип уйлыйсыңмы? – диде ул, кызына карамый гына. Тавышы пышылдап чыкты. – Шулай икән, бигайбә. Мин китәм. Ана кызына үч саклап яши алмый. Син бәхетле булсаң, миңа шул җитә.
Рәсимә, илереп, әнисенең кулларына чытырдатып ябышты:
– Юк, юк! Җен саташтырды мине! Аңа нәфрәтем шулкадәр көчле хәзер… Юк, юк, үземә дә… Аяк асларыңда туфрак булсам да, синең кичерүеңне ала алмам инде…
Әнзия җайлап кына аның кулларын читкә этәрде.
– Алайса, бергә китәбез. Ул кешене бүгеннән үк тормышымнан сызып ташларга тиешлегемне беләсең. Аңлашып тору – мәгънәсезлек. Җыен. Монда бергә эшләгән бер ахирәтем Әлмәткә китте, гел кунакка дәшеп тора. Башта шунда барырбыз. Аннары берәрсенә фатир төшәрбез. Җан биргәнгә җүн бирә, ди иде әбием…
Аннары тиз генә кәгазь-каләм алып килеп, Мәннафка «сәлам хаты» язды: «Минем дә синең алдыңда гаебем бардыр. Әмма синеке – җир күтәрә алмаслык. Без китәбез. Аз гына кешелеклелек хисең калса, Рәсимә хакына шуны үтенәм: авылдагыларга хәзергә берни дә әйтмә. Анда баланы мин табам дип белсеннәр. Мөгаен, мин аны үземнеке итеп үстерермен дә. Рәсимәнең яшисе, тормышка чыгасы бар әле…»
…Сабира әби Әнзиясеннән килгән хатны тотып озак утырды. Яңа хәбәргә бер сөенде, бер көенде. Ничә еллар яшәп тә, балалары юк иде – Мәннафы куангандыр инде, дип уйлады. Тик менә яшенең олырак булуы… Аннары фотога тагын бераз текәлеп утырды да корт чаккандай сикереп куйды. Юк, балакаем, әбиеңне алдый алмассың син! Рәсимә ерак районга китте, дигәнме?..
Сабираны гомер буе Гөлсинәнең сүзләре эзәрлекләп яшәде. Их, ахирәткәем, шулкадәр каргагансың икән! Инде хәзер монысына барып җиттең… «Гомерең буе ир бәхете дә, бала сөенече дә күрмәссең! Балаларың да күрмәс! Кыз бала тапсаң, бигрәк тә!..» – Гөлсинәнең әлеге сүзләре яшен уты булып ялтырап киткәндәй булды…
И Ходаем, монысы ир бала гына булса ярар иде.
Балаларының бөтен бәхетсезлеге үзенең аркасында икәнлегенә иманы камил Сабира әбинең. Үзләренә генә әйткәне юк. Йөрәге җитми. Ул серне үзе белән алып китәр инде ул…
ҮЛЕМНӘН ДӘ КӨЧЛЕ…
«Минем кеше»
Көзнең кышка авышып килгән мәле. Чын-чынлап суытып та җибәрми, сүрән генә кояш чыгып ала да, кабат вак яңгыр белән алышына.
Күпме вакыт узгандыр, вокзалның салкын эскәмиясендә тик бөрешеп утыра Зөмәрә. Кузгалып, йөреп килсәң дә ярар иде үзе, йокы ачылыр, бераз җылына да төшәр иде. Ирендерә.
Соңгы поездга өлгерергә дип планлаштырган иде ул, булмады. Менә хәзер иртә җиткәнче шулай калкынып утырырга калды. Күрергә тиешле кешесе белән вакытында очраша алган булса, әллә кайчан җылы өендә кайнар чәй эчеп утырыр иде. Бар кеше дә син уйлаганча түгел шул.
Ижевскидан кайтып килеше аның, Казандагы ул эшләгән заводтан командировкага җибәргәннәр иде. Кайтышлый начальнигы Әгерҗегә дә сугылырга кушты. Менә шул Әгерҗедән ычкына алмый утыра хәзер аның салкын вокзалында.
Монда соңга калган юлчылар бер ул гына түгел. Кайсылары озын эскәмияне ятак иткән, рәхәтләнеп йоклый. Кайсылары туктаусыз йөреп тора – тәмәке тартырга чыгалардыр инде. Бер почмакта өч сәрхуш «тамак ялгап» утыра. Зөмәрәнең алар ягына карап алуын күргәч, берсе, урыныннан торып, аңа таба кузгалды:
– Синең дә җылынасың килә мәллә, матур кыз?
Зөмәрәнең шундук йокысы качты. Юл сумкасын кочаклап алып, торып ук басты. Алла сакласын, ярдәм сорар кеше дә таба алмассың!
– Ну-ну-ну! Марш, агай, үз урыныңа!
Үз тавышын үзе танымады кыз. Тик тегенең тамчы да исе китмәде, атлап барган шәпкә ике кулын сузып, күрешергә килгән кыяфәт чыгарды. Тагын ике секундтан ул аны шул пычрак куллары белән эләктереп үк алачак…
– Үзең китәсеңме, әллә булышыргамы сиңа, абзый кеше?
Зөмәрә аңышмый калды: кайчан, каян килеп чыкты бу зифа буйлы егет, ни ара аларның уртасына кереп басты? Сәрхуш ирнең йөзе әче әйбер капкандай җыерылып килде; селтәнергә дип күтәргән кулы белән башын кашып алды да ава-түнә үз почмагына таба китте.
– Курыктыңмы?
Зөмәрә ияген генә какты. Куркуы соклану белән алышынды. Кыю булуы өстенә чибәр дә икән әле бу егет. Гади дә. Күптәнге танышы кебек, «син» дип эндәшүен генә күр! Кызый аңа карап каткан иде, исенә килеп, тиз генә кире урындыгына чүмәште:
– Рәхмәт…
Егет тә, юл сумкасын җайлап куеп, Зөмәрә янына урнашты. Аның да Казанга барышы икән, поезд расписаниесен алдан белешмәгән, соңга калган. «Минем бәхеткә…» дип уйлап куйды кыз.
Кайберәүләрнең бөтенләй белешмәгән кешеләр белән шулай ансат кына аралашып китә алуына Зөмәрәнең исе китә. Ул үзе алай булдыра алмый, читләргә авыр ияләшә. Ә менә Илдар белән бөтенләй башкача килеп чыкты. Каян сүзләре табылып торгандыр, таң атканчы сөйләштеләр дә сөйләштеләр. Уфадан килеше икән егетнең, ул да Әгерҗедә тоткарланган.
– Казанга ике айның берендә барып торырга туры килә, эшем шундый, – дип, авыр гына әйтеп куйган иде, аннары елмаеп җибәрде: – Хәзер менә йөрүләре җиңеләер инде…
Зөмәрә, оялып, башын иде. Үзенең түбәсе күккә тигәндәй булды.
Аның юлында мондый чибәр егетләр очрамады түгел. Кайсын үзе ошатмады, кайсыннан «безнең кеше түгел» дип, әнисе биздерде. Шулай йөреп, утызга җитүеңне дә сизми калырсың…
Поезд Казанга якынлашканда, кызның башына «Ул минем кеше» дигән уй ныклап кереп утырган иде инде.
Правообладателям!
Это произведение, предположительно, находится в статусе 'public domain'. Если это не так и размещение материала нарушает чьи-либо права, то сообщите нам об этом.