Электронная библиотека » Ләлә Сабирова » » онлайн чтение - страница 5


  • Текст добавлен: 14 марта 2023, 09:00


Автор книги: Ләлә Сабирова


Жанр: Биографии и Мемуары, Публицистика


Возрастные ограничения: +16

сообщить о неприемлемом содержимом

Текущая страница: 5 (всего у книги 12 страниц)

Шрифт:
- 100% +

МИН КАЙТТЫМ

Алдашмавы хак микән?

– Һаман явамы? Туктамыймы?

– Исәбендә дә юк. Бөтен дөньяны томалап алган.

Салихҗанның өсте-башы юеш, яңгыр астында тагын шул килеш йөреп кергән. Маллар карарга дип чыгып китә дә сәгатьләр буе керми. Битенә чәчләреннән су ага – күз яшьләре белән бергә ага инде ул. Нурдидә сизми дип уйлый. Анысы иреннән качып елый. Шулай бер-берсен саклаган булалар, кайчанга хәтле барыр. Вакыт дәвалый, диләр. Дөрес түгел. Яраларны тирәнәйтә генә бара ул.

Хәер, өч ай болай да күп вакыт түгел әле. Фәнисләрен югалтуга шулкадәр генә узды – һаман менә-менә кайтып керер кебек тоела ул аларга. Капка тавышы ишетелүгә, каерылып-каерылып тәрәзәгә карыйлар. Ул түгеллеген дә беләләр, барыбер өметләнәләр.

Армиядән исән-сау көтеп алганнар иде бит алар улларын. Авылда юньле эш юк дип, калага китте. Эшмәкәр туганнарына шофёр булып урнашты, Мәскәү белән ике арада йөреп, товар ташыды. Үлеме шул юлда көтеп торган балакайны, инде кайтып җиттем дигәндә, юл фаҗигасенә тарыган…

Көзге яңгыр – елак яңгыр. Ике бәхетсезнең җаннарын телгәләп ява да ява. Күңелгә шырпы кадалган кебек – шул бер уйдан этелеп китеп булмый…

Шыгырдап капка ачылганы ишетелде. Икесе дә тәрәзәгә капланды. Юк, Фәнис түгел. Ир кеше дә түгел әле. Бер кулына – кулчатыр, икенчесенә авыр юл сумкасы аскан хатын-кыз. Карана-карана кереп килә. Машинасы батып калгандыр, йортлары авыл кырыенда булгач, кайчак төнгә калган юлчылар аларның ишеген шакый. Бүген кирәкмәс иде. Читләр белән сүз алышып утырырлык чамалары юк…

Чакырылмаган кунак аларның хәлен аңлыймыни? Үзе белән дымлы һава ияртеп, дөбердәп килеп керде. Идәнгә кулчатырыннан яңгыр суы агып төште. «Селкебрәк керергә ярамаганмы?» – дип уйлады Нурдидә күңелсез генә. Үзе урыныннан купмады, кызның сәламен дә алмады. Салихҗан торып басты, ияк кагып кына исәнләште. «Кунак кабул итә алмыйбыз» кебегрәк сүз әйтмәкче иде, юлчы үзе башлап авызын ачты.

– Мин туры сезгә дип кайттым, – диде.

Ир белән хатын икесе дә колакларын шомрайтты. Әмма берсе дә кайтарып сорау бирмәде.

– Мин Фәниснең хатыны булам…

Нурдидә ялт итеп иренә күтәрелеп карады. Нинди хатыны? Өйләнүе турында бер сүз дә әйткәне булмады бит улларының.

– Без язылышмаган идек. Бала буласын белгәч, сезгә кайтып әйтмәкче идек. Фәниснең туйны үз акчасына ясыйсы килде. Өлгермәде…

Нурдидә аңа текәлебрәк карады. Акрын гына кузгалып, шкафтан сөлге белән бумази халат алып килде.

– Мунча җылы. Өстеңне алыштыр. Балага салкын тимәсен.

Кунак кыз чыгып киткәч, Салихҗан хатыны янына килеп утырды.

– Дөрес әйтә микән?

Нурдидә авыр сулады. Шулай да йөзе ачылыбрак киткәндәй күренде.

– Алла белсен… Куып чыгарып булмый инде. Торып карасын.

Ишек кабат шыгырдап ачылды. Башына чүмәләләп сөлге ураган кунак кызы күренде.

– Яңгыр туктаган. – Ул моны әллә кайчангы танышлары кебек әйтте. Нурдидә аш бүлмәсендә чәй әзерләп маташа иде, тәрәзәгә күтәрелеп карады.

– Чыннан да… Кояш та чыгып килә түгелме?

Өй эче яктырып китте. Кычкырып әйтмәсәләр дә, ир белән хатын бу үзгәрешне яхшыга юрады.

Әрсез кыланмады Альмира («килен»нең исеме шулай иде), алай да төшеп калганнардан түгел икән. Йортта кайда нәрсә ятканын тиз үзләштерде. Нурдидә нәрсә эшли башласа да, «үзем» дип, ул килеп тотына. Аш-суга да оста, идәнне дә ялт итеп юып чыгара.

– Үзең яшь кенә. Каян бөтенесен беләсең? Әниең өйрәттеме? – диде беркөнне Нурдидә. Аның юктан бар булган «килен» белән әллә ни ачылып сөйләшергә теләге юк иде. Бүген ничектер күңеле нечкәреп китте. Карап торырга сөйкемле генә бала, алда бәхете булырмы, дип уйлады.

– Беркемем юк минем. Булса, сезне борчып йөрер идемме? – Альмира тотлыгып калды. – Детдом баласы мин. Бөтенесен беләсең дип… Тулай торакта өйрәндем инде. Фәнис белән яшәгәндә дә аңа ошарга тырыштым…

Әйтеп бетерә алмады, яшенә тыгылды.

Алай… Яхшымы бу, яманмы? Баланы тапканчы гына сездә торыйм, дип сораган иде. Аннары да китәр урыны булмаячак моның, мөгаен.

Бу хакта Салихҗанга әйткәч, тегесе бераз уйланып алды.

– Ә нәрсә? Яшәсен шунда. Безгә дә юаныч булыр.

– Бала чыннан да безнеке микән соң? Үзебезнең кан булса, юаныч булыр. Ә булмаса?

Кичке аш вакытында Нурдидә сүз югында сүз булсын дигәндәй генә әйтеп куйды:

– Рәзиләләр күренми әле бу арада. Айга икешәр тапкыр кайтып торалар иде. Фәнис кайгысыннан соң атна саен да монда булдылар…

Альмира тураеп утырды:

– Рәзилә апа Фәнисне бик якын итә иде шул. Мин аларны башта бертуганнар дип уйлый идем. Сезнең апагызның кызы икәнне соңрак кына белдем.

Дөрес әйтә. Алай белешә торган булгач, Рәзиләдән әйбәтләбрәк сораштырырга кирәк әле…

Аннары Альмира сумкасыннан альбом алып килеп утырды:

– Боларны күрү сезнең өчен авырдыр инде. Мин үзем көн саен бер кат карамыйча йоклап китә алмыйм.

Нурдидә башта бик батыраеп килеп утырды. Монысында Фәнис Альмира белән яр кырыенда утыра, бусында – машина кабинасында, монда Рәзиләләр өендә… Артыгын карый алмады, башын тотып, йокы бүлмәсенә кереп ауды.

Ярар, алдашмавы хак икән. Шикләре бераз тарала төште. Менә алар йортында Фәнисләре ятим иткән тагын бер бәхетсез җан өстәлде. Юк, икәү… Туганчы ук «атасыз» исеме күтәргән сабый…

«Бай кияү тапсаң гына…»

…Альмира әтисен бөтенләй белми. Әнисе ул укыган мәктәптә җыештыручы булып эшләде – югарырак классларга җиткәч, әй хурлана иде шуңа кызый. Кием-салымы да иптәшләренекеннән күпкә кайтыш булды. «Нишләп алай, нишләп болай түгел» дип, әнисенең күзен дә ачтырмады. Сәлимә апа ни дисен, «әти-әнине сайлап алмыйлар, сиңа шулай туры килгән инде» дип котыла. «Мәктәпне генә бетерим…» – Альмира мондый сүзне еш әйтә. Тик аннан соң ни эшләячәген тәгаен генә үзе дә белми. Әнисе кебек хәерчелектә яшәмәячәк – менә монысына иманы камил аның.

Тик мәктәпне бетергәч тә хәл әллә ни үзгәрмәде. Зуррагына көче җитмәде, медицина училищесына барып керде. Авылга бүтән әйләнеп кайтмыйм дип китте – тулай торакта яши башлады. Монда да шундый ук тигезсезлек иде. Үз йортларыннан, әти-әниләре яныннан килеп йөрүчеләрнең үз-үзләрен тотышларына кадәр башкача. Берсеннән-берсе кәттә киенәләр, кыйммәтле кафега кереп әбәт ашыйлар. Кайберләренең машиналарына кадәр бар. Альмираның башында көнчелек һәм нәфрәттән торган «ботка» әйләнә башлады. Ник берәүләргә өеп биргән дә, икенчеләрнең бернәрсәсе юк? Ник шулкадәр гаделсез бу дөнья? Альмираның да затлы тун, озын кунычлы итекләр киясе килә. Ә аның күзе төшкән ризыкны алып ашарлык та мөмкинлеге юк. Барлы-юклы стипендия акчасын нәрсәгә генә җиткерәсең? Әнине дә әйтер идем… Бала таба белгән, киләчәген күрә белмәгән…

Бервакыт Альмира базарда «челнокчы» хатын белән танышты. Оек-бияләй ише вак-төяк алырга дип килгән иде. Сатучы хатын аның бер акчасына, бер прилавкадагы әйберләргә карап торуын үзенчә аңлады.

– Хәерченең акчасын арзан товар бетерә, – диде. – Менә монысын ал, кыйммәтрәк булса да, озакка чыдый.

– Бер стипендия акчасы инде ул, күз арзанны эзли, нишләтәсең!

– Ник, ата-анаң бардыр бит? – Монысын сатучы аны янында озаграк тоту өчен генә әйтте, әйберен алмыйча китеп бармасын тагын…

– Юк… Детдом баласы мин…

Теленә ник килгәндер бу сүз. Жәлләтәсе килдеме соң? Андый әни турында «бар» дигәнче «юк» диюең хәерлерәк.

Сатучы ялт итеп кызга күтәрелеп карады:

– Кайда укыйсың соң?

– Медсестралыкка…

– Әй җаным, ул медик халкының да акчалары песи төкереге генә. Беркемең дә булмагач, ничек яшәп бетерерсең соң син? Берәр бай кияү тапсаң гына инде…

Андый уй башыннан гел чыкмый инде Альмираның. Ничек итсә итәр, әнисе шикелле булудан Ходай сакласын.

– Миңа эшкә кермисеңме соң? Укудан бушаган чагыңда диюем. Товарын да берүзем алып кайтам, сатарга да үземә. Кыенга килә.

Альмираның күзләре ялтырап китте:

– Чынмы?

– Чын, чын! Кичен менә бу адрес буенча кил. Сөрмәдия апа дип сорарсың. Эш җаен шунда сөйләшербез…

«Уен-муен эш түгел бу!..»

…Алдан юл күрсәтүчесе булмады – зерә медицинага барып кергән ул. Аның урыны менә монда – сату-алу тирәсендә. Бу юлы җәйге каникулга да авылга кайтмады, әнисенә исәнлеге турында ара-тирә хәбәр генә юллап торды. «Челнокчы» букчасын күтәртеп, Сөрмәдия апасы кызны ара-тирә якын-тирә авылларга да чыгарып җибәргәләде. Иренмәде Альмира, эшенә чытырдап ябышты. Көннекен-көнгә акчасын хуҗа-сына алып кайтып бирә торды, тегесе шундук аңа тиешлесен санап бирә барды. Тора-бара хәйләләргә дә өйрәнде кызый – Сөрмәдия әйткән бәядән арттырып сата алсаң, аны аңа әйтеп тә торасы түгел икән! Акчаның җиңелрәк кергәне бик рәхәт нәрсә икән ул, кулны ныграк җылыта икән!

Әллә ни затлы булмаса да, җылы тун, озын кунычлы итекләр белән каршылады кышны Альмира. Иске ахирәтләрен «онытты», машиналы кызлар белән беррәттән кыйммәтле кафеларга кереп утыра башлады. Курсташы Сәрия белән дә якыннанрак шунда танышты.

– Без башта сине танымадык, – дип сөйләде соңыннан Сәрия. – Бу җәйдә алыштырып куйдылар мәллә сине? Аяк атлауларыңа кадәр үзгәргән иде.

Альмира сөрмәле күзләрен хәйләкәр ялтыратып елмайды:

– Секрет фирмы! Максатны куя белергә генә кирәк, аннары үзе бара ул!

…Барып бетерә алмады, сөртенде. Сөрмәдия белән ике аралары уйламаган җирдән бозылды.

Якшәмбе көн иде, ике олы букчасын иңнәренә аллап-артлап асып, автовокзалга китте Альмира. Юлда барганда, башына бик шәп фикер килде. Эше бара, акчасы кереп тора, ник болай интегеп йөрергә тиеш соң әле ул? Сөрмәдиянең үзенең җәяү йөргәне юк, нишләп аңа да бер кечкенә генә булса да машина алу турында уйлап карамаска? Хәзер адым саен кредит тәкъдим итеп торалар. Башлап җибәрү өчен Сөрмәдиянең үзеннән тагын берәр йөз мең сорап торсаң…

Бу хакта әйткәч, алай киреләнмәде тагын Сөрмәдия апасы, тик акчаны бик кисәтеп бирде.

– Алдыңны-артыңны уйлап бетер! – диде. – Машина алу уен-муен эш түгел ул!

Хак әйткән. Хәйран шомара төшкән тормышы менә шуннан аксый башлады инде Альмираның. Башта машинага права ала алмый тилмерде. Бер керде имтиханга, ике керде. Аннары тагын шул Сөрмәдия булышты – имтихан алучыны «калын конверт» белән ул «майлады». Соңыннан ул конверт акчасы теге йөзлеккә әҗәт булып өстәлде…

Читтән карап торырга гына рәхәт, машинаны туктаусыз карап, хасиятләп яшәү җиңелләрдән түгел икән. Әле тегесе эштән чыга, әле монысын яңартырга кирәк. Бөтенесе акча сорый! Өстәвенә, авылларга машинага төянеп чыгып китү күңелле булса да, артыннан ук өелеп-өелеп штраф кәгазьләре кайта башлады. Бер банктан алды кредит акчасын, икенчесенә түләде. Берзаман анысына да көче җитми башлады – башны алып качасымыни! Менә шунда сүзгә килештеләр Сөрмәдия белән. Машина кредитын түли алмаганны, әҗәтен аңа ничек кайтара алсын соң инде ул! Базар хатыннары теле белән бик яман янады Сөрмәдия, суд белән дә куркытты, кыйнатып ташлау белән дә. Булсын иде кешенеке кебек бай атаң, ник Альмираның гына тормышы болай булып чыккандыр!

Әнисен дә, язмышын да каһәрли-каһәрли яшәп карады да, ахыр чиктә машинасын сатып котылырга мәҗбүр булды. Сөрмәдия белән бөтен исәп-хисапны өзде, тик башка «койрыклар»ының әле берсе, әле икенчесе артыннан сөйрәлеп йөрүен дәвам итте…

Беркөнне кафеда Сәрия белән бер өстәл артына туры килделәр.

– Бу арада сөмсерең коелып йөри, сөйгән ярың ташлады мәллә? – дип, уенын-чынын кушып сорады Сәрия.

Альмира каушап калды. Абау! Сизелә микәнни? Сер бирәсе түгел иде бит…

– Шулайрак… Әй, бик исем китеп тормый әле. Беткән ди аның ишеләр…

– Дөрес, кызый! Синең кебекләргә юньлерәкләре дә табыла аның… – Аннары бераз уйлап торды да: – Иртәгә әниләр авылга китә. Кил безгә кунакка. Күңелле булачак! – диде.

…Вәт, малай, яшәп тә карый кешеләр! Альмираның төшенә дә кергән тормыш түгел бу! Бизәкле тимер рәшәткә белән уратып алынган ихата эчендә кызыл кирпечтән салынган галәмәт зур йорт калкып утыра. Әллә дүрт катлы ук инде?! Йорт каршындагы бакчада яшелчә-фәлән юк, чәчәк тә кыркылган яшел чирәм – нәкъ кинолардагы кебек! Альмира көнләшүеннән кара коелды. Сәрия артыннан иреннәрен чәйни-чәйни атлады. Иманы камил, ишектән кергәч тә өске катка менә торган бормалы баскычлар белән зәңгәр сулы бассейн каршы алачак аларны…

Кунакка Альмира үзе генә чакырулы түгел икән. Берничә курсташ кызлары янында таныш булмаган егетләр дә бар. Альмира аларның көлешә-көлешә биюләренә күңелсез генә карап утырды. Ни дип сөенә инде болар? Ул үзе нишләптер бернидән дә кызык тапмады, кара уйлары һаман комачау итеп тордымы? Инде китәргә дип кузгалганда гына Сәрия аны бер егет янына алып килде – болар компаниясеннән түгел, Альмира аның ишектән яңа килеп кергәнен абайлап алган иде.

– Әнинең туганнан туган энесе Фәнис, менә, танышыгыз, – диде.

Альмира егеткә күз чите белән генә карап алды. Әллә ние юк инде. Алай гына да түгел, теге егетләрдән күпкә кайтыш та әле. Әллә ничек, авылчарак дияргәме… Аннары кыз капыл гына айнып киткәндәй булды: әнинең энесе диме? Туктале, тукта…

Аннары Альмира Фәнис янына беркемне дә якын җибәрмәде. Җибәрмәде дип, ул аны кешегә сиздерми генә эшләде. Керфекләрен аска каратып кына сөйләшүе, тыйнак-сабыр хәрәкәтләре, «кыстамагыз, соктан башка нәрсә эчкәнем юк» дип, ягымлы елмаюы белән үзенә каратты ул Фәнисне. «И-ха-хай» килеп, егетләрне биюгә үзләре өстерәп чыгара торган курсташ кызларыннан бик нык аерылып торды кызый ул көнне.

Өч көн үткәч, Фәнис Альмираны үзе эзләп килде. Юкса, шуның белән шул микәнни дип, кызның эче дә поша башлаган иде.

– Онытып куймасын әле, мин әйтәм, үземнең исән икәнлегемне белдереп кайтыйм дидем, – дип, уйнап-көлеп сөйләште егет. – Дальнобойщик мин, ишеткәнең бармы? Кайчак атналар буена юкка чыгарга туры килә. Мин югында кара аны! – дип, бармак янаган булып та кыланды.

Урыс әйтмешли, «стерпится – слюбится», әллә ни мөкиббән китмәсә дә, Альмира аны «яшәргә яраклы» дип тапты. Акчалы гына булсын! Бай хуҗабикәнең туганы булгач, төшеп калганнардан түгелдер әле.

Беркөнне Фәнис аны Сәрияләргә кабат кунакка дәште.

– Вакытлыча шуларда яшим мин, – диде. – Рәзилә апаның сине күрәсе килә, әйдә, бер әйләнеп кайтыйк әле! – дип кыстады.

Альмира ялындырып кына ризалашты. «Яхшы булыр микән?» – дигән булды.

Менә шулай матур гына башланып киткән иде аларның дуслыклары. Рәзилә апасына да ошагандыр, юкса аннан соң да кабат-кабат чәйгә дәшеп тормас иде. Тора-бара кызый аларда кунып ук кала башлады. Инде Фәнис «туй» дигән сүзләр дә чыгарган иде. Бу затлы гаилә Альмираның упкынга төшеп барган тормышына менә-менә килеп керәм дип тора иде…

Булмады. Дөньяның асты өскә килде. Коточкыч фаҗига Альмираның бөтен планнарын җимереп ташлады…

«Бишектәге – биш төрле…»

… – Сиңа әйтәм… Бакча җимешләре беткән икән монда. Базга төшеп менче. Антоновка алмаларын күбрәк алып мен. Берәр банка тозлы кыяр белән помидор да эләктер. Киленгә витамин кирәк.

Нурдидәнең шулай вакыт-вакыт дәртләнеп китүенә Салихҗанның да күңеле була. Ул да җилпенебрәк йөри башлый. Фәнисне кайтарып булмый инде. Менә монысын сакларга кирәк. Киленнең үзенең фаразлавы хак булса, малай буласы. Шуннан арысын уйлыйсы килми әле аның, хәзергә шунысы белән юана.

Бу йортта гына түгел, бөтен авылга үз кеше булып бара Альмира. Ачык чырайлы, тәмле сүзле булганы өчен яраталар. Рәзилә апасын әйткән дә юк – кайткан саен кочаклашып бер елашып алалар. Аларга Нурдидә дә килеп кушыла.

– Улыбызның үзенә охшап туса иде, йа Раббем, – ди.

Тора-бара ул киленен йорт эшләреннән читтәрәк тотарга тырыша башлады. «Авыр күтәрмә, сиңа ярамый», «Артык кызу хәрәкәтләнәсең, балага зыян килмәсен» дип, гел кисәткәләп тора. Альмира карышмый, зал ягындагы йомшак диванга җәелеп кереп утыра да сәгатьләр буе телевизор карый. Салихҗан бу хәлне килештереп бетерми, хатынына ияге белән генә ымлап, иңнәрен сикертә. Тегесе кулын селти, вакланма инде, янәсе, шулай кирәк!

Ниһаять, көтеп җиткерә алмастай тоелган көн килде – машина юллап, Альмираны райондагы бала тудыру йортыннан Салихҗан үзе алып кайтты.

Урамда май ае, өздереп-сыздырып кошлар сайрый, чалт аяз күктә кояш елмая иде. Шул матурлыкка өстәлеп, йортка өерелеп бала тавышы килеп керде. Җанлы төргәкне караватка җайлап салуга, ирле-хатынлы икәүләп аның өстенә капланды. Кычкырып әйтмичә генә, тырышып-тырышып, баладан Фәнис чалымнарын эзләделәр. Охшаган да кебек, юк та кебек… Теләсә нишләсеннәр дигән кебек, читкәрәк китеп утырган Альмира аларга көлемсерәп карады:

– Бишектәге биш төрле, диләр түгелме? Үсә-үсә әллә ничә төрлегә үзгәрер әле.

Ярар, исән-сау үстерергә язсын. Әнә бит никадәр сөенеч алып кайтты ул йортка. Нурдидә кая басканын да белми шикелле. Салихҗан бала караваты яныннан бөтенләй китә алмый. Һәр икесенең күзләре ачылып, башлары сафланып киткәндәй хәзер.

– Исемен ничек кушыйк икән? – дип, киленнең үзләре белән киңәшләшүе дә күңелләренә хуш килде. – Фәнил дисәк ничек булыр? Фәнил Фәнисович дигәндә әйбәт яңгырый бит, иеме?

– Ие, ие! – дип, Салихҗан бала янына очып ук килде. «Фәнил улым!» дип, үчтеки иттермәкче булды. Нурдидә тотып калды:

– Китче, юләрләнмә, төшереп җибәрәсең бит!

Көн дә шулай мәш килеш. Баланы өчәүләшеп карыйлар. Хәер, Альмираның үзенә юньләп эләкми дә бугай әле ул…

«Аһ, ул үткән көннәр!..»

…Үткән көннәр исенә төшкәндә өшеп киткәндәй була Альмира. Суд приставлары кешенең кайгысы барын аңлыймыни – кредитын түләргә кушып, «түләмәсәгез…» дип янап, көн аралаш килеп башын әйләндерделәр. Бөтен тулай торакка «даны» китте бугай инде – белгәне-белмәгәне борылып-борылып карап үтә. Училищега килеп утыргач кына бераз тынычлана кыз – Сәрия белән кайгылары уртак булгач, икәүләп елашып та алалар.

Менә шулай башын кая алып качарга белми йөргәндә, тагын бер яңалык исен җибәрә язды Альмираның. Соңгы араларда кәефе чуалды, дәрескә торып китәргә дә хәле булмый башлады. Ул моны бүлмәдәшләренә «стресстан» дип аңлатты. Алай гына булмаган икән шул – бала көтә булып чыкты ул. Шул гына җитмәгән иде! Йортсыз-җирсез, ирсез-нисез, җилкәңдә тау чаклы бурычың өелеп торганда ул бала белән кая барып егылмак кирәк! Күтәренеп, әнисе янына кайтыргамы? Ю-ук! Бер баласын кеше шикелле үстерә алмаганны… Хәер, ул үзе дә аны бусагасыннан да атлатмаячак, әллә нигә бер күрешкәндә дә «ташлап киттең» дип җанын ашый…

«Хәерче тәкәббер» дигән сүз Альмирага бик туры килә – ай-һай, кеше алдында сер бирергә яратмый да инде! Бөтен килеш-килбәте, күз карашларына кадәр «син кем дә, мин кем!» дип кычкырып тора… иде. Бу ят хәбәрдән сыгылды. Үз-үзен кочаклап, сәгатьләр буе караватында утырып тора башлады. Беркөнне бүлмәдәшләре Сәрияне ияртеп кайтты – «дустыңның хәле авыр, килеп күр әле» дигәннәрдер инде. Альмираның күңеле кузгалды. Юатучы кешең булганда үзеңне тагын да жәлләп җибәрәсең бит аны. Сәриянең иңенә башын куеп елады-елады да, түзмәде, бар хәсрәт-борчуларын бер сулышта сөйләп ташлады. Сәрия шаккатып тыңлап утырды. Китәр алдыннан:

– Тукта, алай ук бетеренмә әле, – диюдән башканы әйтә алмады.

Альмира аны озатырга да чыкмады, юрганын башыннан ук бөркәнеп ятты. Ялгышты, аңа ачылып ташлап, тагын бер кат ялгышты. Байлар кеше хәлен аңлыймыни алар!

Дөрес уйламаган икән. Сәрия икенче көнне үк кабат килеп җитте.

– Әйдә, тор, үзеңне рәткә китер. Әни чакырды, – диде.

Альмираның күзләре шар булды. Ник икән? Мораль укырга булса, кирәге бер тиен…

Ни гаҗәп, Рәзилә апасы аны бик җылы кабул итте. Юкса куллары белән дә, күзләре белән дә ут уйната торган гаярь хатын ул. Бөтен туганнары аның янында биеп кенә йөри кебек. Фәнис белән килеп-китеп йөргән чакларында да Альмира суларга да курка, җайлы-җайсыз сүз ычкындырмагаем дип коты алына иде. Бу юлы әллә ничегрәк, йомшарганрак дип әйтергәме…

– Әйдә, утыр әле, акыллым… Бу кайгы бөтенебезнең акылын алды, юньләп күрешкән-сөйләшкән дә юк. Сиңа алай ташлап бетермәскә иде безне. Шатлыкта гына түгел, борчу килгәндә дә бергә булырга кирәк…

Альмира үзен бик киеренке тотты. Тик торганда гына кешедән яхшылык күргәне юк аның. «Монда ниндидер подвох бар», – дип уйлады. Тик нинди?

– Миңа Сәрия барысын да әйтте. Бик дөрес эшләде – син аңа ачуланма. Кредитларыңны капларга булышырмын. Курыкма, процент алмам, эшли башлагач түләрсең. Теләсәң, эшле дә итәрмен… – Рәзилә сөйләде дә сөйләде. Альмираның башында томан иде, башта берни дә аңламады. Ничек булыша? Ник булыша? – Ә балаңа тимә. Тап син аны. Нурдидә апаларга да бер юаныч булыр. Бик әйбәт кешеләр алар. Күрсәң, үзең дә ышанырсың…

Китсә ни дә, кайтса ни…

…Әйе, бик белеп әйткән Рәзилә апасы. Альмирага каената-каенанасының ышанычын акларга күп кирәкмәде дә. Баштагы тырышлыклары бушка китмәде кызның – хәзер инде аның үзен өрмәгән җиргә дә утыртмыйлар. Әллә чын, әллә ялган – баланың һәр хәрәкәтен Фәнисләренә охшаталар. Моның өчен бөртек тә ачуы килми Альмираның. Теләсә нишләсеннәр, куып кына чыгармасыннар. Хәер, нинди куу ди ул! Үзләре куркалардыр әле, чыгып китә күрмәсен ди торганнардыр. Бу кадәр дә «ялап» ятмаслар иде баланы. Өйдәге вагына-төягенә кадәр чаба-чаба үзләре эшли, Альмирага юньләп эләкми дә. Салихҗан абый «кызым» дип тә эндәште әле беркөнне…

Аларның бу кыланмышларына хатын үзе битараф. Эреп тә китми, ачуы да килми. Урыс әйтмешли, «не до этого». Ятса да, торса да, электән калган борчулары әле бер, әле икенче җирдән баш калкыта. Шуңадыр балага карата да әллә ни җылылыгы юк бугай аның. Хәер, кемгә генә бар икән соң аның җылылыгы?

Фәнилне алып кайткач, әнисе янына да бер генә тапкыр, анда да көнендә генә кайтып килде. Кызын югалтып, училищега барып эзләп йөрмәсен тагын дип хафаланудан гына кайтты. Баласы барлыгын да, кайда яшәве хакында да әйтмәде.

– Минем өчен пошынасы юк, – дип, әнисен каты итеп кисәтте. – Эшлим дә, укыйм да, шуңа күрә вакыт аз кала. Кирәксә, мин сиңа үзем хәбәргә чыгармын.

Менә шулай ара-тирә «хәбәргә чыгуы»н көтеп яши инде әнисе. Нишләтәсең, үзе гаепле. Раз Альмираның әтисеннән уңмаган икән, кабат юньлерәк кешегә кияүгә чыгарга булмаганмы? Бервакыт Альмира шулайрак дигән иде, әнисе мышкылдап елап ук җибәрде.

– Соң, синең хакка бит барысы да, үги әти белән үстерсәм, рәхмәт әйтер идеңме? – диде.

И Ходаем, сөйләгән дә була инде! Караучысы булмады дими! Ю-ук, ул, мәсәлән, бала дип үзенең тормышын корбан итәргә һич тә җыенмый!

Нурдидә белән Салихҗан (ул аларга «әти», «әни» дип тә, «апа», «абый» дип тә әйтә алмый, «сез» дип кенә эндәшә), баланы бик яраткач, аны үзләренә калдырып кына китим мәллә, дип тә уйлап куя Альмира. Андый җүләр уйлар башына болай гына кереп чыга – юк, юк, әлегә артык хәрәкәтләр ясарга ярамый. Суд приставларыннан качып китте бит ул монда, эз югалтыр өчен бик шәп урын булды бу. Юкса Рәзилә апасы әйткән иде, бала туганчы үзебездә яшәп тор, дигән иде. Кредитларының бер өлеше хакында гына әйтте аңа Альмира. Анда да: «Фәнис белән бергә алдык, туй расходларына булыр дигән идек», – дип ялганлады. Бөтенесен бер юлы әйтсәң, Рәзилә булып Рәзилә дә шартлар иде, мөгаен…

…Туйдырды. Көннәренең бертөрлелеге, алдагы билгесезлек туйдырды Альмираны. Каенана-каенатасы белән дә, сөйкемсез авыл кешеләре белән дә көчәнеп кенә сөйләшә башлады. Шундый итеп күз алдына китергән идемени ул тормышын? Вакыт бара – Фәнилгә дә ике яшь тулып китте, әллә Рәзилә белән киңәшеп карасынмы соң?

Шулай икеле-микеле уйлар эчендә бәргәләнеп йөргән көннәре иде, аны суд приставларының чакыру кәгазе эзләп тапты. Коелыплар иңде хатын, үзен кая куярга белмәде. Картларга гына ишетелә күрмәсен берүк…

Икенче көнне иртүк Альмира калага җыенды.

– Укыган җиремдә административный алган идем, шуны озайтырга барып киләм, – диде.

Нурдидә белән Салихҗанның бер колакларыннан керде аның сүзе, икенчеләреннән чыкты. Аларга ни! Бөтенләйгә китеп барса да, әллә ни исләре китәргә охшамаган. Фәнил булгач, шул җитә. Иртәдән кичкә кадәр әле берсе, әле икенчесе шул бала белән әвәрә килә. Шуларга карый да бу дөньяның кызыклыгына исе китә Альмираның.

…Боргаланып тормады хатын, Рәзилә белән очрашкач, йомышын турыдан-туры әйтте:

– Эшле дә итәрмен дигән идегез… Әби-бабай өстендә болай озак ятып булмас инде. Сезгә дә әҗәтемне кайтарырга вакыт…

– Ә укуың? Аны нишләтерсең икән соң?

Альмира кулын гына селтәде. Уку кайгысымыни, янәсе. Рәзиләнең аннан шундыйрак җавап көткәнен күреп тора бит ул…


Страницы книги >> Предыдущая | 1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 | Следующая
  • 0 Оценок: 0

Правообладателям!

Это произведение, предположительно, находится в статусе 'public domain'. Если это не так и размещение материала нарушает чьи-либо права, то сообщите нам об этом.


Популярные книги за неделю


Рекомендации