Электронная библиотека » Ләлә Сабирова » » онлайн чтение - страница 4


  • Текст добавлен: 14 марта 2023, 09:00


Автор книги: Ләлә Сабирова


Жанр: Биографии и Мемуары, Публицистика


Возрастные ограничения: +16

сообщить о неприемлемом содержимом

Текущая страница: 4 (всего у книги 12 страниц)

Шрифт:
- 100% +
Егерме ел элек
«Әйтергәме, әйтмәскәме?»

Хәйдәре өчен гел борчылып яшәде Рабига апа. Ул борчылулар кайчакта артыккарак та китә иде бугай. Балалар үз тормышларына өлкәннәрнең кысылып йөрүен өнәми бит. Ничек кысылмыйсың, күз алдында аздырырга маташа бит улын Алинә! Әти-әнисен дә әйтер идем… Күзләрендә нур юк ул кызның, сөйләшә башласа, теле дә базар хатыннарыныкыннан ким түгел. Каян сүзләрен табып бетерә диген. Ул килеп керсә, бүлмә эченә «төн кунган» шәраб исе, тәмәке исе тарала. Йә, ничек ышанып тапшырасың инде малаеңны шундый юлдан язып барган кызга?

Бу газаптан Суфия коткарды. Дөресрәге, улы кисәктән генә «маршрут»ын үзгәртте. Рабига апа аңламый да калды. Юкса язмыш белән килешергә җыенып йөри башлаган иде…

…Инде, ниһаять, тынычланып беттем, килен дә дилбегәне үз кулына алыр, тормышлары көйле, Ходайга шөкер дип йөргәндә…

Суфияның бәби алып кайтырга җыенып йөргән чаклары иде – Рабига апа ике көннең берендә аның хәлен белергә йөрде. Берсендә күзенә күренәме дип тора – затлы тунын җилбәгәй җибәреп, кәс-кәс атлап, чаттан Алинә килеп чыкты. Чак бер-берсенә бәрелешми калдылар. Рабига апа, авырсынып кына булса да, кызның сәламен алды. Шуның белән узып кына китәргә иде дә, юк, тегесе җиңеннән тотып туктатты:

– Нихәл сезнең маменькин сыночек? Хатыны карый аламы соң үзен? Әллә аңа да доверять итмисезме?

Рабига апаның бугазын нидер кысып алгандай булды. Әле тынычланмадыңмыни, җен кызы? Ул аның йөзенә якын ук килеп, берәр усал сүз әйтергә теләде, тик кыйммәтле хушбуй исе белән кушылган шәраб исе кинәт күңелен болгатты. Үзенә өстән аска таба мыскыллап карап торган Алинәдән читкәрәк тайпылып, «тфү!» диде дә кулын селтәп китеп барды.

Аның да йөри торган юлы шушыннан, күрәсең, тагын берничә тапкыр күрде әле аны Рабига апа. Күзенә чалыну белән, юлның икенче ягына чыгып котыла иде. Ә берсендә үзе дә, туктап, авызын ачып карап торды: Алинә 2–3 яшьлек малайны кулыннан җитәкләп, җилтерәтеп алып бара иде. Тегесе абына-сөртенә, еламакчы да була, Алинә барган уңайга гына аның арт ягын чәбәкләп ала. Кем баласы ул, ник алай кылана бу кыз аның белән? Рабига апа, Хәйдәрен аның кулыннан йолып алып кала алганына тагын бер тапкыр сөенеп, ары китте.

Инде үз теләгәненә иреште – улы ышанычлы кулларда. Артыгы кирәкми, калганын үзләре карасыннар. Туктаусыз килеп, өйрәтеп, кысылып йөрмәскә үзенә алдан ук сүз бирде. Алинәнең мыскыллы сүзләре дә тәэсир иттеме… Шуңа күрәдер, Суфиядан бер авыр сүз ишеткәне юк, киресенчә, киңәш-фәлән кирәк булса, анысы да үз әнисеннән бигрәк каенанасына йөгерә.

Бүген дә шундый тәмле уйлар белән уянды Рабига. Чәй эчеп алгач, кибеткә чыгып керер – иртәгә оныгының туган көне, барып котлап кайтасы булыр…

Уйлап та бетермәде, «чыр-р» итеп ишек кыңгыравы чылтырады. Ни булган, иртә таңнан кем йөри икән? Рабига апа, каушап, ишекне ачып җибәрде. Бусага төбендә өлкән яшьтәге ят бер хатын басып тора иде. Үзенең өсте-башы таушалган, йөзе кайгылы.

– Син Рабига буласыңмы? – диде дә елап та җибәрде.

Тегесе, аптырап, хатынны эчкә дәште, калтыранган кулына сулы стакан китереп тоттырды. Аның җылы мөнәсәбәте тәэсир иттеме, чит хатын, бүлмәгә үк узып, кәнәфи читенә килеп төртелде.

Таң калып тыңлады аны Рабига.

Алинәне җиде яшеннән асрамага алган булган алар.

– Үз кызыбыздай күреп, иркәләп үстердек. Бик мәхәббәтле бала булды. Кай җирдә генә хата җибәрдек, белмим. Ни ара кулдан ычкынды, шундый дус-ишләргә юлыктымы? – Хатын үзе сөйли, үзе шул арада үксеп-үксеп ала.

– Бер ай элек суд булды, төрмәгә утыртып куйдылар… Шул каһәр суккан наркотиклар инде… Анысына ук барыр дип уйламаган идек. Алма агачыннан ерак төшми, диләр, хак икән. Үз ата-анасының шундыйрак булганын җиткергәннәр иде… Ирем бу хурлыкны күтәрә алмады… Бер атна гына әле аны җирләгәнгә… Үземнең башым хастаханәдән чыкмый. Баланы үземдә калдыра алмадым инде, Ходай кичерсен…

Рабиганың башы әйләнеп киткәндәй булды. Нинди наркотиклар? Нинди суд? Нинди бала турында сөйли ул?

– Соң, Алинәнең сезнең малайдан баласы барлыгын белми идегезмени? Хәер, сезнеке икәнен үземә дә яңа әйтте әле, бу юлы хәлен белергә баргач. Моңа кадәр «беркемнеке дә түгел, үземнеке!» дип җикерә иде. Холкы тәмам бозылды, баланы да гел какты да сукты… Әй, үзем дә тәмам эштән чыктым инде… Соң, шул… Тиз генә чыгасы юк инде аның. Ә бала… Ни әйтсәң дә, анда сезнең кан ага бит, безнеке түгел…

Хатын киткәч тә шактый аңгыраеп утырды Рабига. Кулында – ул тоттырган язу. Балалар йортының адресы, малайның исем-фамилиясе. Әйтергәме бу хакта Хәйдәргә, юкмы? Яшереп калдырса ни булыр? Кайчан да булса үзе белеп алса, аннары ничек дип акланырга? Ике арага чөй кагылачак бит…

Бер-ике көн шулай ут йотып яшәде дә, җыенып, улының эшенә китте. Суфия алдында боларны сөйләшеп утырып булмый бит инде!

Бутала-бутала сөйләп бетергәч, тын алырга да куркып, Хәйдәренә карады. Тегесе кара болыт булып утырып тора иде. Озак дәшмәде. Аннары:

– Минеке була алмый ул… – дип аклана башлаган иде, селтәнеп, урыныннан ук сикереп торды. – Син… Син үзең аркылы төштең аның белән бергә булырга…

Бусы нәрсә дигән сүз инде! Тавышланырга дип килмәде бит ул аңа, киңәшергә килде. Күңеле рәнҗеде ананың, авыр гына урыныннан кузгалды да, башка сүз дәшмичә, ишеккә юнәлде. Улы алдында елап җибәрүдән курыкты. Ул гадәтен бер дә яратмый инде Хәйдәр, ут өстенә ялкын өстәлмәсен әле…

Тегесе артыннан чыкмады, ике-өч көн телефоннан да шылтыратмады. Төннәрен йокы күрмәде ана, ашаганы – аш, эчкәне чәй булмады. Ай, ялгышты, кирәкми иде теге хатынның килгәнен аңа җиткерергә. Алинә әйтте дип, кем белә, Хәйдәрнеке түгелдер дә әле ул бала…

Эч пошуларын әйтергә ике көннең берендә килене килеп йөри башлагач, эшнең нидә икәнен шунда ук аңлап алды Рабига апа. Тапкан теге малайны, димәк, барып йөри башлаган. Ахыры ни белән бетәр соң инде моның?

Беркөнне торды да, Аллага тапшырып, тагын улының эшенә китте. Кысыласың, дияр инде. Әйтсә әйтер, беренче генә тапкырмы? Болай билгесезлектә яшәгәнче…

Бу юлы бөтенләй икенче төрле каршылады Хәйдәр әнисен.

– Кем белә аның минекеме, түгелме икәнен, – диде. Йөзе аптыраулы иде. – Кыяфәте белән беребезгә дә охшамаган. Алинәнең үзенә дә. Әмма бик сөйкемле бала. Күзләре боек. Жәлләдем үзен. Җитмәсә, икенче килүемдә үк: «Син минем әтием бит, әйеме?» – дип сорады. Ни дияргә дә белмәдем…

Аннары әнисенең янәшәсенә үк килеп утырды да иңнәреннән кочып алды. Нәкъ әүвәлгечә…

– Нишлим, әни, киңәш бир. Бала бик кызганыч. Мин аны үзебезгә алып кайтыр идем. Тик менә Суфия аңлармы?

Алай-й… Көймәң комга төртелсә, әни кирәк була башлый шул… Ни дип әйтә алсын соң инде ул?! Үзең гаепле, хәзер теләсә нишлә, дипме? Юк инде… Мондый сүзләр әйтеп, һич тә улын югалтасы килми аның.

– Үзем сөйләшеп карасам инде. Тик менә… Синеке икәнне тәгаен белмичә, ник мондый уйга килдең соң әле?

Хәйдәр дәшмәде. Иңнәрен генә сикертте.

«Барыбер алып кайтам!»

Каенанасы сөйләгәннәрне тыны бетеп тыңлап утырды Суфия. Өстенә салкын су койдылармыни! Теге чакны күрде дә капланды бит ул Хәйдәргә. Үткәненең «кара» якларын ник берәү дә сөйләмәде соң аңа? Ул бит аңа чын йөрәгеннән ышанган иде, бөтен барлыгын багышлаган иде. Үзе әтисез үскәч, кечкенәдән тигез матур гаилә кору турында хыялланды. Теләгемә ирештем дип куанган иде…

Кыйналган эт шикелле сөйрәлеп кайтып бара хәзер өенә. Каенанасы белән саубуллашмый да чыгып китте. Менә ни өчен «кызым» дип кенә дәшә ул аңа, йон уңаеннан гына сыпырып тора. Улының гөнаһларын юар өчен! Иң кызыгы шул: баланың үзенекеме-юкмы икәнен төгәл генә белми торып, алып кайтыр идем, дип әйтә, ди. Моннан да зуррак җүләрлек булырга мөмкинме? Хәер, чуалган бит инде ул шул сөйрәлчек белән, барыбер арты чиста түгел… Балалар йортына йөргәндә киңәшеп тормады Хәйдәр хатыны белән, ә хәзер шул баланы аңа такмакчы булалар. Анасы аша әйттерүен күр син! Юк инде! Суфияда да бар ул горурлык дигән нәрсә!

Кайтып кергәч, Суфияның караңгы чыраеннан, тәлинкәләрне өстәлгә шапылдатып куюыннан эшнең нидә икәнен шундук төшенде Хәйдәр. Сүзне үзе башламады. Тартты, сузды. Әрле-бирле йөренеп алды. Аңа аркасы белән басып чәй әзерләгән хатынының биленә җай гына кагылмакчы иде, тегесе корт чаккандай сикереп куйды да, кисәк кенә аңа борылып:

– Юк! – дип әйтеп куйды. Күзләрендә Хәйдәрнең моңарчы күргәне булмаган зәһәр очкыннар биешә иде. – Җитте, булды! Монысы артыкка китә инде!

Хәйдәр бер секунд кына уйланып алды. Кичке ашка кагылмады.

– Мин аны барыбер алып кайтам. Калганын үзең уйла. Шамилне мин тегеләй дә, болай да ташламаячакмын, – диде дә эш бүлмәсенә кереп бикләнде.

Суфия урындыкка сыгылып төште. Нинди «калганы»? Ничек «ташламаячакмын»? Шамилнең нинди катнашы бар әле монда?

Хатынның күңеле катты, рәхәтләнеп елый да алмады. Алдакчылар, хыянәтчеләр… Чиктән тыш яратуы аркасында Хәйдәрнең кемлеген чамалый алмый калган үзе җүләр, их…

Иртән ире эшкә чыгып китү белән, телефонга ябышты Суфия:

– Рәзилә, дускаем, зинһар, килеп чыга күр! Нишләргә дә белмим… Йөрәгем ярыла бугай инде…

Ахирәтен көтеп җиткерә алмас кебек булды хатын, ул килеп кергәнче шартлап үләр хәлгә җитте. Ишектән Рәзиләнең башы күренүгә, аның күкрәгенә капланды да үкереп еларга тотынды:

– Аңа да ышанмагач, ничек яшәргә инде, йә? Болай буласын башыма да китермәгән идем! Ә син «Хәйдәр» дә «Хәйдәр» дисең! Менә кем булып чыкты ул Хәйдәр! Нишләр идең син минем урында булсаң?

Рәзилә аны шактый авырлык белән аңлады. Аннары күзләрен бер ноктага төбәп озак утырды. Юатмады да Суфияны, тиргәмәде дә.

– Нишләр идемме? Һәрхәлдә, шундый ирне ташлап китеп бармас идем инде. Раз ул үз сүзеннән кайтырга җыенмый, аның белән килешми чарам булмас иде. Ул яраткан баланы мин дә яратырга тырышыр идем…

Суфия аңа шаккатып карап утырды. Кара син, әллә Хәйдәр өйрәтеп куйганмы моны? Ничек аның ягыннан торып сайрап утыра!

– Шулай эшләмәсә, ике арада бәргәләнеп йөриячәк бит ул! Сиңа шуннан рәхәт булырмы?

Ала-ай… Дус дип йөр син моны. Әле Хәйдәр белән сөйләшеп карамасмы дип тә өметләнгән иде.

– Син китте дип, елап утырырмы ул Хәйдәр? Андый кешегә хатын табыла ул! Булсын иде әле ул миңа, баласын да бик рәхәтләнеп карар идем…

Суфия айнып киткәндәй булды. Ни ди ул? Үзе ишетә микән ни сөйләгәнен? «Миңа булсын иде» диме? Ах…

Аның үзенә акаеп карап утырганын күреп, Рәзилә кычкырып көлеп җибәрде.

– Менә, менә! Курыкма, башыңа барып җитсен өчен генә шулай образлы итеп әйттем. Йә, ничек, күз алдына китердеңме?..

Өмет тулы саташулы көннәр…

Ах, ул саташулы көннәр!.. Суфияның аларны исенә төшерәсе дә килми. Күтәренеп чыгып та китмәде, чит малайга кочагын җәеп ташланмады да. Ашатты, эчертте, чиста урын-җирендә йоклатты, тик аңа сүз кату түгел, исеме белән дә эндәшмәде. Эче тоташтан бозга әйләнгәндәй иде. Бала да читсенде, гел Хәйдәр янына барып сыенды.

Ярый әле баш өстеннән йөри торган тиктормас малай булып чыкмады Раян. Оялчан, карусыз, катырак дәшсәң, дерт итеп сискәнеп китә, мескен. Шуңадыр, тора-бара Суфия да аңа карата җылына төшкән кебек булды, тик шулай да жәлләүдән узмады.

Көннәрнең язга авышкан чагы иде, Шамилен киендереп, ишегалдына һава суларга чыктылар. Раян да иярде, анысын рөхсәт итә Суфия. Ник дисәң, малай энекәшен бик ярата, аны уйнатудан кызык таба, әниләре исә шундагы эскәмиягә утырып, рәхәтләнеп ял итә. Янына башка әниләр дә җыелыша, болары монда, балалары мәйданчыкта мәш киләләр.

– Әй… Әй!..

Кайсының кемгә эндәшкәнен башта аңламый тордылар. Тавыш Раянныкы иде, Суфия шунда ук сике-реп торды. Малай аңа «әни» дип тә, «апа» дип тә әйтми, дөресрәге, гомумән эндәшми. Кирәген генә әйтә. Бу юлы, димәк, кирәге чыккан. Хатын килеп җиткәндә, Раян Шамилнең ике култык астыннан тоткан да артка таба сөйрәргә азаплана, үзе, борылып, күзләре белән Суфияны эзли иде. Эш менә нидә икән! Шамил март кояшы астында көпшәкләнгән кар эченә кереп баткан, Раян исә тирләп-пешеп аны чыгарырга тырыша, үзе еламсырап беткән. Суфия, йөгереп килеп, улын кар эченнән тартып чыгарды – Шамилнең итекләре кар эчендә калды. Раян ялан куллары белән аларны казып чыгарды да, чүгәләп утырып, ашыга-ашыга, энекәшенә киертергә тотынды. Үзе: «Өшемәдеңме? Авыртмадымы?» – дип сораша иде. Суфия таң калып карап торды. Аннары Раянның кулларын үзенең учларына алып җылытты.

Шул көннән соң хатынның күңелендәге боз эри төшкән кебек булды. Хәер, элек тә ул бала гаепле түгел икәнен яхшы аңлый иде, тик үзен үзе җиңә алмый газапланды. Бүгенге хәлдән соң күңеле чак кына яктырып киткәндәй булды. Улы өчен әйбәт абый булып, тормышта таянычы булып куймагае әле бу Раян!

Биш ел элек
«Бәхетеңнән көнләшәм…»

…Өметләре акланды Суфияның, агылыйга-тагылый булып үсте ике малай. Аларның тормышларын белмәгән кешеләр аптырый иде: шулкадәр туган җанлы балалар тышкы кыяфәтләре белән ничек шулай аз гына да бер-берсенә охшамаган? Алай гына да түгел, Раяны, гомумән, беркемгә дә охшамаган. «Әллә роддомда алыштырып бирделәрме?» – дип шаярталар иде хезмәттәшләре Суфияны. Ә ул: «Минем дәү әнигә тарткан, ул шундый зәп-зәңгәр күзле иде», – дип, чын-чынлап акланырга тотына иде.

Хәзер баштагы көннәрне исенә төшерә дә үзенә үзе аптырый хатын. Ничек шушы малайны чит итә алды икән ул? Раян Шамиленә караганда да иплерәк бала булып чыкты. Аңа тавыш күтәреп сүз әйткәнен дә хәтерләми Суфия – сәбәбе чыкканы юк. Шамиленең исә шуклыклары шактый булды. Тирги башласаң, Раяны арага кереп яклаша башлый иде әле, җитмәсә.

Суфия үзе аны «улым» дип бик иртә әйтә башласа да, «әй!»дән «әни»гә күчүе озаграк булды малайның. Җиде яшьләре тулып килгәндә, урамнан кулын имгәтеп кайтып керде бервакыт. Күзләрендә – яшь, авыртуы нык булган, димәк. Бервакытта да юкка-барга сытылып йөри торган булмады бит ул. Суфия тиз генә җыенды да баланы хастаханәгә алып чапты. Сынуын сынмаган иде үзе, сөяге урыныннан купкан, шуны утыртканда зәңгәрләнеп килде бала, үзе дә аңламастан, «әни!» дип кычкырып җибәрде. Суфияның күңеле булды да, тулды да. Юл буе малайны кочаклап, иркә-ләп кайтты. Шуннан соң «әй»не бүтән кабатламады инде Раян.

…Җәйге ялын май аенда ук алды быел Суфия. Борын төбендә – улларының чыгарылыш имтиханнары: олысы – унберне, кечесе тугызны бетерә. Яннарында күбрәк булырмын, кирәксә, ярдәм дә итәрмен дип уйлавы инде үзенчә. Шамиленә ярдәм кирәкми инде аның, бик җиңел укыды, китапларына капланып утырмаса да, гел әйбәт билгеләр генә алып кайтты. Атасы каны, күрәсең. Икесен чагыштыра да, Раянны жәлләп тә куя Суфия. И тырыша, и тырыша инде, бичара. Ятлый-ятлый укый, дәресен әзерләп бетермәгән килеш мәңге дә йокларга ятмый. Укып-укып та аңлый алмаса, «псык» итеп елап та җибәрә.

Бүген соңгы имтиханнары хөрмәтенә улларын бәлеш пешереп каршы алырга уйлап тора иде, алдан кисәтүсез генә Рәзилә килеп керде. Анысына да куанды Суфия, күптән күрешкәннәре юк иде. Рәзилә чираттагы киявенә чыкты, тик барыбер үзенең баласы булмады, вакыт-вакыт килеп, Суфияныкылар белән уйнап китә иде. Бүләкләрен дә шактый ташыды.

– Әйдә, ахирәткәем, мактап йөрисең икән, – диде Суфия, колачын җәеп. – Менә бүген хәл ителә инде малайларның язмышы. Дөресрәге, Раянныкы. Вузга керә алырмы дип борчылабыз.

– Сөйләмә, бар ягы килгән, нишләп алай укуга йомшаграк булып чыккандыр ул? – Рәзилә соравының мәгънәсезлегеннән үзе үк көлеп куйды. – Әй! Кем каны ага икәнен эт белсенмени инде аның!

Суфияга бусы ошамады. Ул, гомумән, аларның гаилә тарихын белгән таныш-белешләренең бу темага сөйләшүләрен тыеп килде – Раянның үзенә ишетелер әллә ни!

– Үзебезнең кан дип бел! Мин үзем дә класста беренче түгел идем, Ходайга шөкер, төшеп калмадым бит әле! Раян да төшеп калмас, Алла теләсә. Атасы бар, ул булышыр.

Аннары, ямьсезрәк итеп сөйләшеп киттем, ахры, дип, тонын йомшартты:

– И Рәзиләкәем, исемә төшкән саен, сиңа рәхмәт укыйм. Ничекләр риза булдым әле бу баланы алып кайтырга. Нишләр идем хәзер ул булмаса! Шамилемә дә абый гына түгел, чын иптәш булды. Алга таба да шулай бер-берсенә терәк булып яшәсәләр иде инде.

Шулчак Рәзиләгә әллә ни булды. Йөзе сүрелеп, караңгыланып китте.

– Минем дә исемә еш төшә. Үзем сине үгетлим, үзем син баланы алып калырга риза булмасаң иде дә әниеңә кайтып китсә идең дип уйлыйм. Чын! Ахирәтләр шундый да була, дускаем! Бик беркатлы идең шул син. Хәер, әле дә әллә ни ерак китмәгәнсең… Ярар, алай акаеп карап утырма әле, яме! Мин шаяртып кына сөйләшәм. Үземнән көләм. Каһкаһә белән… Синең бәхетеңнән көнләшәмдер, ахры…

…Аттестат алып кайткан көнне үк Раян өзеп әйтте:

– Вузга имтихан бирәм дип вакытымны уздырмыйм. Әллә керә алам, әллә юк. Берәр җирдә эшләп торам да киләсе елга армиягә китәм, – диде.

Суфия:

– Тукта, әтиең кайтсын, ул булышмый калмас, ашыкмый тор, – дип, каршы төшеп маташкан иде, егет үзенекен тукыды:

– Син әтигә дә мине яклап әйт, әни, – диде. – Армиядән соң карарбыз әле. Болай чиле-пешле белемем белән кеше көлдереп йөргәнче, солдатта булып карыйсым килә…

Гомер тиз уза дисәк тә, көткән кеше өчен вакыт бик озак бара бит ул. Суфия да Раянының армиядән кайту көнен сәгатьләп санап уздырды. Ике генә сүз язылган хаты килсә дә, кош тоткандай була иде. Шамиле өчен бер дә бу кадәр борчылганын хәтерләми ул. Анысы мәктәпне бетергән елны ук вузга барып керде, «җырлап» укып йөри. Өлгерлеге дә, хәйләкәрлеге дә җитәрлек. Менә монысының язмышы ничек булыр, дип хәсрәтләнә Суфия. Шулкадәр сөйкемле, җайлы балага Ходай аз гына үткенлек бирмәгән. Армиядән бераз шомарып кайтса гына инде…

«Без сине көтәрбез!»

…Адашкан юлчы кебек өстерәлеп кенә атлый Суфия. Кайтыр юлы шактый булса да, трамвай-фәләнгә утырмады. Аяклары арып-талып бетте, мамыкка әйләнгәндәй булды. Ә ул барды да барды…

Раян армиягә китәм дип кайткач, әй бәргәләнгән иде ул. Тегеләй дә әйтеп карады, болай да. «Син дә сөйләшә белмисең, ичмасам», – дип, Хәйдәре белән ачуланышып бетте. Ярый ла дөньялар тыныч торса! Тегендә атыш, монда кырылыш. Ул ел ярымны Раяннан башка ничек үткәрәчәк ул, ниләр уйлап яшәп бетерәчәк?

Беркөнне өйдә икәү генә калганнар иде, Раян сүзне үзе башлады:

– Әни, бәгърем, аңла инде син мине, ул кадәр өзгәләнмә, – диде. Ул Шамиле кебек түгел, кечкенәдән шулай йомшак телле, кече күңелле булды. – Минем дә чын ир кеше буласым килә, үз-үземне жәлләп күпме яшәргә була! Әйләнеп кайтыйм әле ул армия дигәннәреннән, бәлки, файдага булыр. Ә син мине сагынып көтеп торырсың, – дип, сүзен уен-көлкегә борырга тырышты. Суфияның бугазына тагын төер тыгылды.

…Исән-сау үткәрделәр ул ел ярымны, Ходайга шөкер. Ятса да, торса да, күз алдында гел Раяны булды Суфияның. Хат та алыштылар, телефонга чакырышканнары да еш булды. «Кайнар нокта»га гына җибәрмәсеннәр дип коты очып яшәде. Иртәгә кайта дигән көнне төн йокламады, өстәл тутырып, Раян ярата торган тәмле ризыклар пешерде. Шамиле бераз гына көнләшеп тә куйды бугай әле.

– Әллә миңа да армиягә китәргә инде, – дигән булды.

Әнисе аның чем-кара чәчләрен тузгытып алды.

– Кеше ач яшәтә дип уйлар, юньсез! – диде.

Кайтты Раян, тазарып, матурланып кайтты. Әнисе аңа карап сокланып туймады. Каршысына кочагын җәеп, елмаеп килгән улының аяк басуларына кадәр үзгәргән кебек тоелды аңа. Чынлап та, үзе теләгәнчә чын ир булып кайткан булса кирәк дип куанды. Бөтен гаилә белән бәйрәм табынына җыелышкач та сөйләшеп сүзләре бетмәде.

Әмма… әмма…

Улларының кайту шатлыгы шул ук кичне олы хәсрәт белән алышынды. «Рөхсәт итсәгез, дусларны да күреп кайтыйм, бик соңламам», – дип чыгып киткән җиреннән аны иртәнгә чаклы көтсәләр дә күренмәде…

…Саташып уянды Алинә. Куркуыннан сикереп торып утырды. Куллары белән тирә-юнен капшады. Чүәкләрен яланаякларына элеп, ут кабызгычны эзләп китте. Шөкер, ул өендә икән! Яңа тормышына һаман ияләнә алмый тилмерә, төшенә төрмә ятагы кереп азаплый. Хатын аш бүлмәсенә чыкты, тәрәзәне ачып куйды, тәмәкесен кабызды. Уйлады да уйлады…

Эшкә керергә кирәк – анысы көн кебек ачык. Әмма кая? Үзе белгән урыннарны «капшап» карады инде – нәтиҗәсез. Берәүнең дә аның белән бәйләнешкә керәсе килми, кырык төрле сәбәп табалар. Ә ашыйсы килә! Туган-тумачасы элек тә бик юк иде, инде хәзер чыбык очы дигәннәре дә кайсы кая поскан, башларын да күрсәтмиләр. Котлары алына Алинә белән аралашырга. Үзләренең аннан артык җирләре бар диярсең. Хатын буфет янына килде, аннан яртылаш башланган аракы шешәсе тартып чыгарды. Шунсыз йоклап китеп булмас… Йокламаган башның уйлары да дөрес булмый, ә уйларга кирәк…

Иртән торгач, тагын «ау»га чыгып керергә булды. Киемеңә карап каршылыйлар, ди, Алинә дә, шкафын ачып, юньлерәк күлмәк эзләде. Барысы да модадан чыгып беткән иде, җенләнеп, киемнәрен элгечләреннән сөйрәп төшерде.

Ишегалларыннан үтеп, урам якка борылган иде, каршыга килүче өлкән яшьтәге хатында таныш чалымнар шәйләп туктап калды. Кем булды соң әле бу? Ә-ә, теге «маменькин сыночек»ның әнисе ич! Туктале, тукта! Сөйләштереп карасын әле, ниләр дип сайрар икән?

– Исәнмесез, ханым!

Рабига апа сискәнеп китте, куркынган күзләре белән Алинәгә күтәрелеп карады. Аннары тагын да бөкрәя төшеп, сүз дә катып тормыйча тизрәк китү ягын карады.

– Юк инде, ашыкмагыз! – диде Алинә, күзләрендә зәһәр очкыннар уйнап алды. – Тотып ашамам, бер-ике сүз әйтешүдән телегез корырмы?

Ул, аякларын ерып басып, аның юлына аркылы төште. Рабига апа үзен кулга алып өлгерде, тураеп басты, хатынның күзләренә туры карарга тырышты – курка дип сөенмәсен әле!

– Ни кирәк? Сүзеңне әйт тә юлыңда бул, мине дә тоткарлама!

– Сездән – берни дә! Улыгыз ничек яши дип кенә белешмәкче идем. Ни әйтсәң дә, яшьлек дустым бит. Сагындыра! Уртак балабыз да бар бит әле безнең!

Рабига апа дерт итеп китте, тик эчендәген сиздермәскә тырышып, аңа якын ук килде:

– Син, кызый, кара уйларыңны ташла! Синең балаң түгел ул! Тапкан ана түгел, баккан ана! Киленне «әни» дип үсте, бала күңелен җәрәхәтләргә маташма!

Алинә бер секундка гына уйланып алды. Әһә, димәк, димәк… Болар үзләренә алып кайткан булып чыга бит малайны! Аның Раяны бөтенләй чит кешеләрне әти-әни дип үскән булып чыга! Бала күңелен, ди… Туктале, ничә яшь була соң әле үзенә? Егерме тирәсе булырга тиеш… Кайда икән соң ул хәзер?

– Ярый, ярый, сез сразы тиргәнергә тотынмагыз, теге чаклар түгел бит инде, – диде ул, көчәнеп кенә елмайган булды. – И-и, апа җаным, нинди кара уйларым булсын! Алар кайда да, мин кайда! Әйбәт кулларга эләккәненә куанам гына инде! – Шунда ук җиң эченнән кулъяулык чыгарып, яшьле күзләрен сөртергә тотынды.

Рабига апа секунд эчендә Алинәнең йөзе дә, хәрәкәтләре дә үзгәреп китүенә исе китеп карап торды. Чынлап та күңеле йомшардымы, әллә артистлана гынамы?

– Укыймы? Эшлиме? Хәйдәр барында төшеп калмас, ие бит?

Ни дип җавап бирергә инде? Әйтмәсәң… Ни әйтсәң дә, әнисе бит инде ул аның.

– Армиягә китте. Үзе теләп. Шушы көннәрдә кайтып керүен көтәбез менә, – дип, Рабига апа үзе дә сизмәстән шатлыгын да уртаклашып куйды.

– Рәхмәт, апа җаным! – Алинә аны кочаклап үбүдән чак тыелып калды. Аннары, Рабига апаны аптырашка калдырып, уйнаклый-уйнаклый китеп барды.

Нишлим икән дигән уй кереп тә карамады Рабига апаның башына. Әйтмәскә балаларга бу очрашу хакында, бетте-китте! Хәзер үк онытырга! Ник иске җәрәхәткә тияргә? Болай да еллар буе сулкылдап тора бит ул.

Ә менә Алинә онытырга уйламады да. Бу хәбәрне ишетү аңа күк капусы ачылуга тиң иде. Раянны аларның үзләреннән ким көтмәгәндер, мөгаен. Ул көнне иртән үк Хәйдәрләрнең йорт каршыларындагы бакча эскәмиясенә – юан тополь агачы күләгәсенә килеп утырды. Ачык тәрәзәләре аша ишетелгән шатлыклы авазлар хатынның йөрәгенә ук булып кадала барды – түзде. Ашыкмагыз, безнең урамда да бәйрәм булыр әле, дип уйлады. Ниһаять, урам якка чыга торган ишек төбендә ике егет пәйда булды – берсе солдат киеменнән иде. Шау-гөр килеп сөйләштеләр дә саубуллаштылар. Ишек төбендә калганының: «Озак йөрмә, әниләр борчылыр!» – дигәне ишетелде. Менә анысын карарбыз инде…

…Раян икенче көнне әбәт тирәсендә генә кайтып керде. Йөзендә кичәге шатлыкның әсәре дә юк, таушалган, борчылган. Йокламаганлыгы да әллә каян күренеп тора. Суфия шашар дәрәҗәгә җиткән иде, аны күрүгә кочагына ташланды:

– Балам!

Бу ни бу, йә? Кичә генә күзләре тулы наз иде, ә бүген карашына боз салкыны иңгән. Әнисенең кулларын тупас кына читкә этәрде. Каршысына килеп чыккан әтисенең йөзенә йотардай булып карады. Беләгенә килеп кагылган Шамилне селтәп үк атты.

– Балам, дисеңме?! Кайчаннан башлап?! Ник мин моны хәзер генә беләм? Нишләттегез сез минем әнине? Үз әниемне?

Хәйдәр дә, Суфия да агарынды, телләренә бер юньле сүз дә килмәде. Җитмәсә, Шамил дә, аптырап, күзләрен тутырып, әле аларга, әле абыйсына карап тора иде. Раян җилфердәп килеп кәнәфигә утырды, аннан кабат сикереп торды. Әтисенең каршына терәлеп үк килеп басты:

– Ник ташладың син аны авырлы килеш? Шул ирләрчә булдымы? Ә үзең безгә акыл өйрәтергә бик оста идең!

Әнисенә күтәрелеп карамый гына әйтте:

– Ничек берни сиздерми яши алдың?! Кеше гаиләсен бозарга ярамый икәнлеген өйрәтмәгәннәр идеме сиңа?!

Хәйдәр белән Суфия бер үк вакытта аңнарына килделәр бугай. Эшнең нидә икәнлеге, ниһаять, башларына барып җитте. Бер-берсен бүлә-бүлә, ярсый-ярсый, кулларын бутый-бутый сөйләргә тотындылар. Алар тавышларын күтәрә барган саен, Раян да кычкырып-кычкырып җавап бирә барды.

– Ничек шулай уйлый алдың? Кем котыртты сине?!

– Котыртмады, дөресен сөйләде!

– Дөрес икәнен каян беләсең син аның? Алинә белән күрештегезме? Кайчан чыккан соң әле ул?

– Кайчан чыккан! Чыкмас дип уйлаган идеңме? Бөтенләйгә ябып куйдым дип куанган идеңме?

– Кем япкан! Акылыңа кил, Раян! Аны тыңлагансың, безне дә тыңлап кара! Шаһитлар алып килергәдер, бәлки…

– Шаһитлар? Менә ул синең шаһитлар! Алдакчылар, хыянәтчеләр!..

Аның сүзе ярты юлда өзелеп калды – Суфия, киң итеп селтәнде дә улының яңагына чалтыратып сугып җибәрде. Бүлмәдә авыр тынлык урнашты. Аннары ят, күңелсез аваз ишетелде – Раян, кәнәфи култыкчасына капланган да иңрәп елый иде. Нәкъ бала вакытындагы шикелле… Суфия аның каршына килеп тезләнде, әле генә суккан куллары белән улының башыннан сыйпый, маңгаеннан үбә башлады. Үзе туктаусыз: «Тынычланыйк, балам… Аңлашыйк… Аннары үзең нәтиҗә ясарсың…» – дип кабатлый иде.

Ул төнне йортта берәү дә йокламады. Раян чак кына тынычлана төшкән иде – әти-әнисен бүлдерми тыңлый алды. Үзе шулай да: «Кайсы дөресен сөйли – шайтан белә», – дип икеләнеп утырды. Таң алдыннан гына таралыштылар. Иртәнге чәй өстәле артында йончылган, күзгә күренеп сулып киткән Раян уйланып кына әйтеп куйды:

– Сез мине үстергән, кеше иткән. Сез – минем гаиләм. Ул – бик кызганыч хәлдә. Эш тапканчы, сез аңа акчалата ярдәм итә аласызмы?

Хәйдәрнең йөрәген ут чорнап алгандай булды. Аңламаса да аңламас икән! Ул кулын өстәлгә шапылдатып сугып торып баскан иде, Суфия аны җиңеннән тартып туктатты:

– Сабыр… Әгәр шуңа калган икән… Дөрестән дә, башка әмәле юк икән… Ник ярдәм итмәскә? Шулай бит, әтисе?

Хәйдәр аңа сәерсенеп карады. Их, чын-чынлап белеп бетерми шул ул Алинәне! Хәер… Раян хакына эшли инде ул моны, шуның белән мәсьәлә хәл ителер дип уйлый. Ай-һай…

Бирсә дә бирде, бирмәсә дә бирде Хәйдәр ул акчаны. Раян кыенсынып кына алгандай итте.

– Аңа ышанмасагыз, миңа ышаныгыз. Мин бит сезнең җилкәдә ятарга дип кайтмадым. Эшкә урнашкач, үзем кайтарырмын, – диде.

«Илтәм дә кайтам», – дип ышандырган иде. Сүзендә тормады. Башта Хәйдәр улын үзе эзләп кайтты – яшьлек эзләрен хәтерли әле ул, Алинәнең кайсы йортта яшәгәнен яхшы белә. Каршына Алинә үзе чыкты – чәчрәп торган матур кыз иде, арзанлы тәмәке исе аңкып торган чиркангыч хатынга әйләнгән. Ничек ярата алды икән соң ул аны!

– Ул минеке, синең аңа бер хакың да юк! – дип өзеп әйтте.

Аның белән сүз көрәштерү мәгънәсезлек иде. Раян да яшь бала түгел, аны «дөреслек бездә» дип талап алып китеп булмый, дип уйлады Хәйдәр.

– Синеке, синеке! Мин аның белән сөйләшергә генә килдем, – дип тынычландырган булды ул аягында чак басып торган хатынны.

– Теләсә сөйләшер! – дип ыржайды Алинә. – Тик менә теләр микән?

Раян әллә өйдә булмады, әллә, чынлап та, теләмәде – Хәйдәр нәүмизләнеп кайтып китте.

…Адашкан юлчы сыман, өстерәлеп кенә кайтып килә Суфия. Алинә акрынлап үз арбасына утыртып килә улын – менә шунысы йөрәкне изә. Бер кайтмаса, бер кайтыр әле, дип өметләндерә үзен хатын. Тик… ничек булып кайтыр? Юллары артык урау булмасмы?


Страницы книги >> Предыдущая | 1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 | Следующая
  • 0 Оценок: 0

Правообладателям!

Это произведение, предположительно, находится в статусе 'public domain'. Если это не так и размещение материала нарушает чьи-либо права, то сообщите нам об этом.


Популярные книги за неделю


Рекомендации