Электронная библиотека » Ләлә Сабирова » » онлайн чтение - страница 7


  • Текст добавлен: 14 марта 2023, 09:00


Автор книги: Ләлә Сабирова


Жанр: Биографии и Мемуары, Публицистика


Возрастные ограничения: +16

сообщить о неприемлемом содержимом

Текущая страница: 7 (всего у книги 12 страниц)

Шрифт:
- 100% +
Ихсан абый

… – Һайт! Кем карап тора анда?

Койма култыксасына басып, күршеләрнең ишегалдын күзәтә иде Гөләндәм, җәлт кенә җиргә сикереп төште. Гөнаһ шомлыгына, котырып үскән кычытканлыкка туры килде. Торып та утырды, үкереп еларга да тотынды. Шул арада койманың теге ягыннан бер баш күренде, аннары баш хуҗасы җитез генә Гөләндәмнәр ягына сикереп төште.

– Чү, чү, матур кыз, елама! Хәзер өф итәбез аны, – дип, кызчыкны көчле куллары белән күтәреп алды да өйгә алып кереп китте. Юлда барганда, Гөләндәм аның көлеп торган сипкелле бите белән матрос тельняшкасын гына күреп өлгерде.

– Мәгъфрүз апа, ал бу карга баласын, койма башына менеп кунаклаган иде! – дип дәште егет өйалды баскычыннан гына.

Гөләндәмнең әнисе йөгереп чыкты, кызчык аның кулына күчте.

– Тагын кычытканга егылдыңмы? Йә, ярар, бераз түз, файдага гына ул! – Аннары егеткә дәште: – Кайтканыңа атна була, Ихсан, күрше дип хәл белергә дә кермисең!

– Менә кердем бит!

– Гөләндәм алып кергәч… Әйдәле, әйдә, абзаң да өйдә, чәйләп утырыйк. Карыйк әле, бераз акыл утыртып кайттың микән?

Чәй янында гел Ихсан абыйсына гына карап утырды Гөләндәм. Армиядә булган, флотта хезмәт иткән, биш ел буе өенә кайтмаган булган – шуларны ишетте, әмма берни дә аңламады. Егет аңа елмаеп карый да күз кысып ала, Гөләндәм, оялып, җәлт кенә башын өстәл астына яшерә.

Аннан соң да әллә ничә менде ул койма башына, кычыткан арасына да әллә ничә сикерде. Берсендә Ихсан абыйсы аңа үзе дәште:

– Ник аннан гына карап торасың, төш монда!

Ничек төшсен, койманың теге ягында култыкса юк бит! Шулай аптырап торганда, килеп, егет аны үзе күтәреп чыгарды. Гөләндәм үзен һавада очып баргандай тойды.

– Менә бу безнең ишегалды була. Монысы – сарай. Анда тавыклар яши. Сезнең тавыклар бармы?

Ник булмасын! Тавыклар да, сарыклар да. Тик әнисе кызына сарайга керергә рөхсәт итми, сыер сөзәр дип курка.

– Ә синең тавыкларның күкәй салганын күргәнең бармы? Юкмыни? Әйдә күрсәтәм.

Ул көнне Гөләндәмне әнисе күрсә, коты очар иде. Ә кызчык үзе тамчы да курыкмады. Янында көчле беләкле Ихсан абыйсы булганда! Биек баскычтан печәнлеккә менделәр, күкәй салып утырган кара тавык болардан куркып, кытаклый-кытаклый җиргә мәтәлеп төште. Оядагы күкәйләрне Ихсан абыйсының кепкасына тутырдылар.

Икенче, өченче көнне дә шулай эшләделәр. Беркөнне Ихсан абыйсы койма ярыгы аша аны ян күршеләренең сарайларына алып керде.

– Безнең тавыклар салудан туктады, чеби чыгаралар, – диде.

Күршенекен дә алырга ярый микәнни? Гөләндәм уйлады гына, кычкырып сорамады. Ихсан абыйсы белми эшләмидер.

Тагын ике-өч сарайга кереп чыктылар да туктадылар.

– Әни бер атнага кунакка китте, мин нәрсәдер ашап торырга тиеш бит, иеме? – диде абыйсы.

Икенче көнне Гөләндәм ян күршеләргә үзе генә кереп китте. Биек баскычтан менәргә курыкмый ул хәзер. Ихсан абыйсын куандырсын әле…

Әмма куандыра алмады, баскычтан җиргә төшеп басуына, хуҗабикә тотты үзен. Итәгендәге өч күкәйне йолкып алды да, кулыннан сөйрәп, капкага таба өстерәп китте:

– Тагын бер генә күрсәмме!

Соңыннан Гөләндәм бу вакыйганы Ихсан абыйсына сөйләгәч, тегесе эче катып көлде.

– Ну, маладис, синең белән разведкага барырга була! – диде.

Аннан соң да әллә ничә кабатлады әле шул сүзләрне. Түбән оч Шакир бабай түтәленнән бергәләп кишер йолкып чыккач та, кичләтеп колхозның кәбестә бакчасына кергәч тә – анысында абыйсы аны чын разведчикларча шуышып йөрергә өйрәтте. Гөләндәм мактау сүзе ишеткән саен дәртләнеп китә, Ихсанның шулай чәчрәп китеп көлүен ярата.

Беркөнне икәүләшеп алма кимереп кайталар иде (идарә кырыендагы йорт коймасыннан урам якка асылынып төшкән ботактан җыеп алдылар), Мәгъфрүз апа каршыларына чыкты.

– Син, Ихсан, ни дип ияртеп йөрисең ул баланы? – дип аптырады. – Тапкан үзенә иптәш!

– Соң, кызык бит! – дип көлде егет. – Борчылма, Мәгъфрүз апа, миңа ияреп йөрсә югалмас! Бик үткен кызыгыз, малайларың бер якта торсын!

Матур күзләрдән салкынлык бөркелә

…Ул көнне Гөләндәм Харисовнаны Ислам көтеп җиткерә алмады. Участковый да күренмәде – аның турында, мөгаен, малайны куркыту өчен генә әйткәннәрдер. Әнисен дә чакыртмадылар, Сәлим Салихович аларның өйләренә үзе китте. Ислам завуч артыннан сөйрәлеп кенә атлады. Аның башы әйләнә, күңеле болгана иде. Директор кабинетында озак утырдылар – шуңа микән? Капка ачылуга, әнисе каршыларына үзе чыкты. Йөзе бик аптыраулы иде.

– Менә нәрсә, Нәсимә ханым, – дип, сүзен бик җайлап кына башлады Сәлим Салихович, – алдан ук борчылып куймагыз, сезнең белән фикерләшергә дип кенә килдем…

Алар сөйләшә калды, Ислам әнисенә бәрелеп диярлек өйгә кереп китте дә караватына йөзтүбән капланды. Аның үтереп башы шаулый, өстәвенә, кемгә икәнен дә аңламастан, котырып ачуы кайный. Директор янында ник берсе аны яклап бер сүз әйтсен! Кая югалды Гөләндәм Харисовна, үзенә кирәктә хәзер килеп җитә иде бит! Шунда башына кисәктән генә бер уй керде дә, сикереп торып, ишегалдына йөгереп чыкты. Әнисе «ах-ух» итә, «булмас, булмас» дип кабатлый, «җан тартмаса да, кан тарта диюләре хак икән» дип уфылдый. Сәлим Салихович аны тынычландырмакчы була. Ислам аларны уратып үтте дә капка келәсенә тотынды, әнисенең: «Кая киттең, туктале!» – дип дәшүенә дә карамады. Аның нинди кан тартуы хакында уйларлык чамасы юк иде.

Гөләндәм Харисовна өйдә иде, атылып килеп кергән Исламны тыныч йөз белән каршы алды.

– Сез… Сез белмәдегезмени? Ник килмәдегез? Алар бит миңа ике ноутбук тагалар! Тәрәзәне эчтән бикләгән идегезме соң сез?!

Гөләндәм малайның бер сулыштан әйтеп ташлаган җөмләләрен тыңлап бетерде дә, каты-каты атлап, каршысына килеп басты. Матур зәңгәр күзләреннән салкынлык бөркелә иде.

– Мин синең сорауларыңа җавап бирергә тиеш дип уйлыйсыңмы? Каян килеп? Тикшерсеннәр, ачыкласыннар – карак түгеллегеңә шуннан соң ышанырмын! – Аннары ишекне төртеп ачты: сүзем бетте, чыгып китсәң дә була, янәсе.

Их!.. Шушы бусаганы атлап чыгу белән бушлыкка төшеп югаласы иде…

Чир китми икән…

…Мәктәпкә укырга кергәндә, Гөләндәмнең башында «кешенеке», «минеке» дигән төшенчәләр буталган иде инде. Парта өстендә кемдер онытып калдырган ручка-фәләнне портфеленә алып салуны ул чүпкә дә санамады. Әбәт вакытында буфет прилавкасында чәчелеп яткан вак акча булса, алар, һичшиксез, Гөләндәм кесәсенә күчә иде. Күпме эзләнеп карамасыннар, «карак»ны таба алмадылар. Ихсан абыйсының «мәктәбе» бик көчле булып чыкты, үз осталыгына кайчак үзе дә шакката иде кызый. Әнисе генә рәхәт күрсәтмәде. Өйдә чит әйбер күрсә, «илтеп бир» дип, теңкәсен корытты.

Бервакыт коймак пешерде дә, Гөләндәмне күршедә яшәүче ялгыз әбигә кертеп җибәрде Мәгъфрүз апа. «Суынганчы ашасын», – диде. Ялт итеп керде, ялт итеп чыкты Гөләндәм. Шул арада мич кучкарында яткан йөзлекне кесәсенә шудырырга да өлгерде. Үзе күзгә керәм дип тора бит, ник калдырган инде әби аны анда! Кичен елый-елый кереп тә җитте, үзе:

– Ачуланма, Мәгъфрүз, синең кыз гына керде, бүтән берәү дә булмады, соңгы йөзлегем иде бит! – дип тәкрарлый.

Әнисе ярсыды, Гөләндәмне анадан тума чишендереп тентеде, табалмады. Табарга, егермегә бөкләп, тел астына яшергән иде бит аны кызый!

Андый хәлләр күп булды, шикләнсәләр дә, кулыннан тотмагач, йөзенә бәреп әйтә алмадылар. Сирәк булса да, әнисе кесәсенә дә кергәләде. Авыл кибетенә чипсы ише нәрсәләр кайта гына башлаган иде әле, бервакыт шуны кочагы белән алып чыгып, күл буена барып сыйланды. Ахыры гына күңелсез бетте. Тоттылар үзен. Кыз бала дип тормады, әтисе каеш белән ярды. Соңыннан әнисе кызын кочаклап елады, үзе: «Нәселдә булмаганны, каян килеп каптың соң син бу чиргә?!» – дип, әллә ничә кабатлады.

Аптыраш инде, тиеш булмаган әйберләрнең ничек кулына килеп керүен Гөләндәм үзе дә аңышмый кала. Аннары: «Теләсә кайда калдырып йөриләр дә мине гаеплиләр», – дип аклана.

Тиздән аңа «карак» кушаматы ябышты.

Мәктәпне бетергәч, авылдан чыгып китәр алдыннан әнисе аны каршысына утыртып сөйләште.

– Кызым, яхшылык белән әйткәнне аңла, болай дәвам итсә, юкка чыгачаксың син, – диде.

Гөләндәм аңлап утырды.

– Яңа җирдә яңа тормыш булыр, ул кадәр җүләргә санама инде мине, – диде.

Шул урында әтисе ишетеп алып, өстәлгә йодрык белән сукты:

– Артыңнан бер генә сүз ияреп кайтсамы?! – дип янады. Нәрсә эшләтәчәген генә әйтмәде.

Чирнең бер эләгүе генә кирәк, ансат кына котылып булмый икән шул аннан. Баштарак бик тырышып караган иде дә, булдыра алмады. Институтның тулай торагында яшәгәндә кер киптерү бүлмәсеннән затлы эчке кием-салымны күп ташыды – берәү дә Гөләндәм эше дип уйламады. Сөйкемле, тыйнак авыл кызыннан кем шикләнсен инде! Җитмәсә, бүлмәдәш кызларга ияреп:

– Шул угры мәктәптә балаларга тәрбия бирәчәк бит әле! – дип тиргәнеп тә җибәрә иде.

Кием кибетләре яныннан да болай гына узып китә алмады кыз. Ширма артына күлмәк-блузкаларны кочагы белән алып керә – моңа кадәр аларны күргәнмени ул! Берсен кия, икенчесен сала, шулай маташа торгач, берәр яңасын эчке күлмәге астында ук калдырып, өстеннән үзенекен киеп чыгып китә. Гөләндәмнең күлмәк арты күлмәк алыштыруын күреп, дус кызлары аһ итә иде. «Әтиләрең берни кызганмый инде синнән», – дип көнләштеләр.

Әмма көннәрдән бер көнне кызның мондый «батырлыгы»на чик куелды – ул тотылды. Кибеттә шау-шу купты, Гөләндәмне, этеп-төртеп, директор кабинетына алып керделәр, милиция чакырттылар. Кызый елый-елый шешенеп бетте – бусы чын күңелдән иде. Күпме кәсеп итеп, мондый хурлыкка калганы юк иде бит аның. Милиция капитаны кибет хуҗаларыннан аларның икесен генә калдыруларын сорады.

– Әбием тәрбиясендә яшим, стипендиям ашарга да җитми, – дип шыңшыды Гөләндәм, күз яшьләрен сөртә-сөртә. – Безне мәктәпкә практикага җибәрәләр, балалар каршына чыгып басарлык күлмәгем юк… Сез мине җибәрегез, зинһар өчен. Гомерлек сабак алдым инде…

Бик әйбәт кеше булып чыкты милиция капитаны Шамил, кибет директорын ничек җайлагандыр. Яңа күлмәге кызның өстендә калды, аның өчен акчаны ул түләде.

Шушы көннән Гөләндәм тормышында борылыш чоры башланды. Шамил белән ике арада кабынган мәхәббәт уты бөтен нәрсәнең астын өскә китерде. Кемне дә булса шулкадәр ярата алырмын дип башына да китереп караганы юк иде әле аның. Юкса моңа кадәр дә сүз кушучылар булмады түгел, әмма берсенә дә артык күңеле ятмаган иде. Шамиле хакына ул бөтен барлыгын изеп торган яман гадәтләреннән арына барганын да сизми калды.

Егет аңа диплом яклаган көнендә тәкъдим ясады. Гөләндәм бәхет диңгезендә коенды – аның тәкъдимен бишкуллап кабул итте. Аннары Шамилләрнең өенә киттеләр. «Әнинең синең белән танышасы килә», – диде егет.

Кыенсынып кына килеп кергән иде, ярты сәгать дигәндә үз кеше булды да куйды Гөләндәм. Шамилнең әнисе Гөлчирә апа да егетнең үзе кебек бик ягымлы, чибәр ханым икән. Өстәл артында гөр килеп утырдылар, сөйләшеп сүзләре бетмәде. Аннары кызның кайсы яктан икәнен сораштылар.

– Иясез Елгадан? – дип кабатлап сорады Гөлчирә апа, бу исемне ишеткәч, йөзе яктырып китте. – Минем бер ахирәтем шул авылга кияүгә чыккан иде, син белмисеңдер инде. Алар аннан күчеп киткәндә бәләкәй булгансыңдыр.

Гөләндәм ул исемне, чыннан да, белми иде. Анысына никтер сөенеп тә куйды.

Озакламый туй мәшәкатьләре башланды да… бер урынга җиткәч, капыл гына тукталып та куйды.

…Гөләндәм тулай торакта соңгы төнен йокларга җыена иде – төенчекләре тутырылган, институт хуҗалары белән саубуллашкан, иртәгә авылга кайтып китәчәк. Кызның гаҗәпләнүдән башы әйләнеп китте – кичләтеп кенә бүлмәгә Гөлчирә апа килеп керде. Йөзе караңгы иде. Бер мизгелгә генә Гөләндәмнең башыннан: «Әллә Шамил белән бер-бер хәл булганмы?» – дигән шомлы уй йөгереп узды.

Сөйләшү җайсыз башланды:

– Ничек таныштыгыз әле сез минем малай белән? Әйтмә, әйтмә, болай гына сорыйм. Шамил миңа бөтенесен сөйләп бара. И жәлләгән идем сине шул чакта…

Шуннан?.. Гөләндәм аңа күзләрен түгәрәкләндереп карап утырды. Күңелен билгесезлек томаны каплады.

– Менә шул… Ялганнан башланган тормыш тормыш булмый ул…

Гөләндәм эчтән генә ярсыды. Нәрсә сөйләгән малае аңа?!

– Теге ахирәт дустым янына барып кайттым. Иясез Елганыкы. Харис кызы буласың бит син, әйеме? Менә ул әйтте…

– Нәрсә әйтте?! – Гөләндәмнең тыгылып торган буасы агып киткәндәй булды. – Лучше турысын әйтегез, малаемны сиңа өйләндерәсем килми, диегез! Ни дип гайбәт җыеп йөрисез минем хакта?!

Гөлчирә апа бик нык дулкынланса да, үзен сабыр тотарга азаплана иде. Булмады. Гөләндәмнең кисәктән дулап китүе аның эшен җиңеләйтте.

– Гайбәтең түгел, гадәтең, үскәнем! Дуңгыздан коңгыз ясап булмый! Иясез Елганың атаклы карагы икәнеңне онытып җибәрдеңме?

– Сез… Син… Чыгып кит моннан хәзер үк! Үзең дә, малаең да кирәкми!

Әйтүен әйтте, соңыннан үзенең кайнарлыгына үзе үкенде. Гөлчирә апа чыгып киткәч, озак аңгыраеп утырды. Шамил… Ул да шулай уйлый микән? Иртән озатырга килергә тиеш иде, бүтән күрә алмасмыни инде ул аны? Төне буе елап чыкты, күзенә йокы кермәде.

Ялгышкан икән, егет әйткән вакытына сәгате-минуты белән килеп җитте. Гөләндәмнең сөенече бугазына килде, сикереп торып, Шамилнең кочагына атылмакчы булды. Тик… егетнең дә йөзе әнисенеке кебек караңгы иде.

– Дөресме?

Кыз дәшмәде. Нәрсә инде бу, йә? Дөрес булса ни дә, дөрес булмаса ни? Бөтенесе үткәндә калган, аларның тормышы «чиста бит»тән башлана түгелме соң?

– Синең белән танышканнан бирле ярты сынык ипигә дә сораусыз кагылганым юк бит минем…

Гөләндәм елый ук башлады. Шамил, жәлләп, аның башыннан сыйпарга үрелгән иде, кулын кире алды.

– Эш анда гына да түгел. Тормышымны әнине рәнҗетүдән башлыйсым килми. – Ул, гаҗизләнеп, урындыкка шуып төште. – Аңа өйләнсәң, мине юк дип бел, ди…

Авыр тынлыкта шактый утырдылар. Аннары Шамил соңгы сүзен әйтте:

– Бераз сабыр итик. Узар. Мин сине үзем эзләп табармын…

«Бу сөйләшүне беркемгә әйтмә»

…Ислам бушлыкка төшеп югала алмады. Капка төбенә чыккач, бераз басып торды. Башы шаулый, күңеле айкала иде. Гөләндәм Харисовнадан көтмәгән иде ул моны, ай, һич тә көтмәгән иде! Иң якын кешесеннән ишетсен әле мондый сүзләрне! Абау!

Алай булгач… Дөрестән дә, ачыкласыннар каракның кем икәнен. Һәрхәлдә, ул түгел бит инде!

Малай, ярсып атлый-атлый, кабат мәктәпкә таба юнәлде. Рания Рәисовна китеп өлгермәгән иде әле, кабинетын бикләп маташа иде. Исламны күргәч аптырап китте.

– Берәр нәрсә исеңә төште мәллә?

– Төште…

Ислам бераз тотлыгып торды.

– Гөләндәм Харисовна бүлмәгездә класс журналын онытып калдырган булган, кичә икәүләшеп шуны алырга кердек…

– Нинди журнал?

– Ну… Сез аның дәресенә кергән булгансыз. Аннары сөйләшеп утыргансыз…

Директор берни аңламыйча карап торды.

– Беренчедән, кермәдем. Икенчедән, калса, мин барында алып булмыймыни ул журналны?

Ислам «белмим» дигәндәй, иңнәрен сикертте.

– Аннары мин тәрәзәдән төштем. Гөләндәм Харисовна артымнан аны бикләми киткәндер, караклар шуннан кергәндер…

Рания Рәисовна малайга шактый гына текәлеп карап торды. Йөзе баягы кебек ачулы түгел иде. Күзләре дә җылынып киткәндәй булган иде.

– Бар, кайт. Бу сөйләшүне хәзергә беркемгә дә әйтмә…

«Син генә харап иттең»

«…Эзләп табармын» дигән сүзен болай гына әйткән булгандыр инде – күпме көтсә дә, кабат Шамилне очрата алмады Гөләндәм. Әле бер, әле икенче эшкә керде, бушаган арада егетнең фатир тирәсендә дә йөргәләде, эш урынына да барып чыкты. Сораштырды да. Өйләренә генә керергә базмады. Бик яраткан иде шул ул Шамилен. Аны сагыну ачысыннан кипте, күзләренә йокы кермәде. Бер-ике ел шулай тилмереп йөрде дә өметен өзде. Әти-әнисе белән киңәшеп тә тормады, хәбәр генә җибәрде дә, төенчекләрен төйнәп, ерак районга китеп барды. Үзен: «Чиста бит»не Шамилсез дә башлап була аны», – дип тынычландырырга тырышты.

Шулай уйлаган иде, бу авылны да, аның балаларын да яратырга планлаштырган иде. Әмма беренче дәресендә үк Ислам белән күзгә-күз очрашкач, тынычлыгы качты. Коеп куйган Ихсан абыйсы иде ул! Битендәге сипкелләренә чаклы аныкы иде! Матрос тельняшкасы гына киертәсе бар…

Балачагы исенә төште дә, йөрәге сулкылдап куйды Гөләндәмнең. Үзенә ияләндермәгән булсамы аны Ихсан! Аның белән күргән маҗаралары бик кызык була торган иде шул. Кызчык аны шулай булырга тиеш дип белеп үсте, «карак» дигән сүзнең мәгънәсен бөтенләй аңламады. Аңлап җиткергәндә соң иде инде…

Чир китә, гадәт китми… Әнисе шулай кабатларга ярата иде. Хактыр. Гөләндәмнең дә кара сакалы бу авылга да ияреп килде. Зурдан купмаса да, тегендә-монда «чәчелеп» яткан нәрсәләр яныннан битараф кына узып китә алмады. Берәү дә аннан шикләнмәде – чибәр, ягымлы укытучы кыз, кирәксә, үзенең соңгы тиенен бирергә әзер тора иде. Район үзәгенә еш йөргәнен белгәч, хезмәттәшләре аннан тегесен-монысын алып кайтуны сорыйлар – Гөләндәм алар биреп җибәргән акчага кагылмый, калганын тиененә кадәр кайтарып бирә. Укучылардан театрга-фәләнгә дип җыелганына да тими. Андыйлардан кызык тапмый. Кызыгы – башкада. Урла – тотылма, дигәнендә…

…Әгәр балачак тормышына шул Ихсан килеп кермәгән булсамы?! Күптән хәтереннән сызып ташланырга тиешле хәлләр аның өчен кабат җанланды. Исламнар классына кергән саен шулай булды. Гөләндәм малайга текәлеп карый, үзенең күзләре, йөзе елмая, ә күңелендә ачы буран дулый. Их, син генә харап иттең мине, Ихсан абый! Бөтен тормышымны карага буядың. Бәхетемне тартып алдың – Шамилемне дә синең аркада гына югалттым…

Дөньяның тарлыгын күр син! Ул сайлап алган авылга Исламнарның да күченеп килүен күр! Гөләндәм берничә тапкыр малай аша әтисенә сәлам җибәрде – җавап булмады. Исламнарның өйләренә дә сугылгалады – Ихсанны туры китерә алмады. Күзләренә карыйсы килгән иде, ачы сүзләрен дә әзерләп куйган иде. Аның кайдалыгын Нәсимә ападан сорарга читенсенде, йә әллә ни уйлар. Ислам исә югалып калгандай булды: «Китте әле ул, тиз генә кайтмас», – диде.

Ярар, китсә китәр. Кайтышына бүләкнең зурысын әзерләп куячак Гөләндәм аңа…

Берсе елый, берсе елмая

…Укытучысы коймак белән чәй эчәргә чакыргач, Ислам анда кепкасын онытып калдырды. Гөләндәм аны малайга кайтарып бирмәде, «на всякий случай» җыеп куйды. Дәфтәрен рус теле укытучысының өстәлендәге өемнән эзләп алды – тикшерергә дип алып кергән булгандыр инде. Калганы – «техника» эше.

Ул ноутбукларның берсе дә кирәк түгел Гөләндәмгә – күрәләтә алардан файдаланып ята алмаячак ул. Ә менә Исламга кирәк. Дөресрәге – Ихсанга. «Хезмәте»нең ачы җимешләрен татысын әле бер. Күзләренә карап әйтер ул аңа соңыннан, «син – миңа, мин – сиңа» дияр…

Директор кабинетында Исламны тәрәзәдән озатып калгач, Гөләндәм ноутбукларны туры малайлар бәдрәфенә алып керде. Алдан әзерләнгән букчага салып, тәрәзәдән ташлады. Каравылчы абзый белән тегене-моны сөйләшкән булып торганда, ачкычлар да җай гына үз урыннарына менеп кунаклады. Кичке караңгылык иңгән иде инде, кычыткан арасыннан ноутбуклы букчаны тартып чыгарып, Гөләндәм туры Исламнарның абзар артына китте.

Икенче көнне дәресләре иртә бетте, «ноутбук» дип шаулашкан авазлар ишетелә башлауга, тиз-тиз җыенды да мәктәптән чыгып китте. Хәзер директорга «Исламнарның абзар арты» хакында сиздерү планын гына уйлыйсы калды. Исламның үзен сатмаячагына ышана Гөләндәм, «разведкага барып була торган» малай ул.

Бүген исә мәктәп капкасыннан кереп тә җитмәгән иде, директор кабинетына дәштеләр. Бернинди хәвеф сизмәде, гадәттәгечә ялтырап килеп керде. Рания Рәисовна ишек тавышына күтәрелеп тә карамады, үзалдына сөйләнгән кебек, арыган тавыш белән әйтеп куйды:

– Гөләндәм Харисовна… Ноутбуклар ярты сәгать эчендә урыннарында булсын. Үзегезгә генә авыр булса, әнә Исламга әйтегез.

Гөләндәмнең эче жу итеп китте. Ничек?! Каян белгән? Ислам, диме? Димәк… Менә сиңа «разведчик»! Мондый зур хыянәтне көтмәгән иде ул аннан!

– Рания Рәисовна, сез нәрсә! Әллә шул малайга ышандыгызмы?! Ул бит…

Директор аны шунда ук бүлдерде:

– Ул малай әйтмәде. Ислам сездән тамчы да шикләнми. Районнан тикшерүчеләр килде. Экспертиза үткәрделәр. Тарткалашып, минем дә, үзегезнең дә вакытны әрәм итмәгез.

Бернинди тикшерүчеләр килмәгән иде. Район буенча шау-шу куптарырга, Аллам сакласын! Кичә Ислам белән очрашканнан соң Рания Рәисовна төне буе уйланып чыкты. Ничек итсә итте, телефон аша әллә кайдагы Иясез Елга белән элемтәгә керде. Пазллар җыйган кебек, һәрнәрсәне башында берәм-берәм үз урынына куеп чыкты. Исламның өзек-төтек әйткән җөмләләрен дә кабат башыннан кичерде. Тик менә үзенең корбаны итеп Гөләндәмнең нәкъ менә шул малайны сайлавын гына аңламады.

– Үз теләгегез белән китәсезме, әллә… – Җөмләсен төгәлләп тә өлгермәде, Гөләндәм каты-каты басып, ишектән чыгып китте. Шунда басып торган Исламны чак бәреп екмады – аны да Рания Рәисовнага дәшкәннәр иде. Бер мизгелгә генә тукталды, аңа ка-рап, әүвәлгечә матур итеп елмайды. Матур булса да, салкын, усал иде елмаюы. Малай куырылып килде.

Ислам акрын гына ишекне ачты да нәрсәгәдер сөртенгәндәй тукталып калды. Башын күтәрмичә генә исәнләште. Рания Рәисовна аның сәламен алмады, урыныннан авыр гына кузгалып, янына килде. Кытыршы куллары белән башыннан сыйпады:

– Ни кызганыч, өлкәннәр дә саташып куя шул!

Үзе турында әйттеме ул, әллә Гөләндәмне күздә тоттымы – анысын үзе дә аңламады.

– Мин синнән гафу үтенергә тиеш инде, акыллым…

Ислам ялт итеп башын күтәрде. Каракларны тоттылар микәнни? Рания Рәисовнаның күзләрендә яшь иде.

«Берсе елый, берсе елмая… Мин нишләргә тиеш икән соң?..»

Бу минутта яраткан укытучысы хакындагы чын дөреслекне белмәве белән бәхетле иде Ислам.


Страницы книги >> Предыдущая | 1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 | Следующая
  • 0 Оценок: 0

Правообладателям!

Это произведение, предположительно, находится в статусе 'public domain'. Если это не так и размещение материала нарушает чьи-либо права, то сообщите нам об этом.


Популярные книги за неделю


Рекомендации