Текст книги "Бер уч борчак / Горсть гороха"
Автор книги: Ләлә Сабирова
Жанр: Биографии и Мемуары, Публицистика
Возрастные ограничения: +16
сообщить о неприемлемом содержимом
Текущая страница: 9 (всего у книги 12 страниц)
«Юллык акча табып бирсәң…»
…Ах, дип әйтүләре кыен,
Исемә төшәсең дә…
Әлфинур, җырлый-җырлый, елый-елый, учак тирәсендә кайнаша. Соңгы вакытларда Замира аңа әбәт әзерләүне ышанып тапшыра башлады. Плитә ишегалдында, карт инҗир куагы төбендә. Өйгә кереп торасы юк. Хәер, болай да аяк басканы юк аның анда, ничә айга бер кереп чыкты микән…
Боларның бөтен ризыгы яшелчәдән, ахры. Токмач турап аш пешерсәң иде аны… Пәрәмәч пешереп күрсәтсәң иде… Шуларны уйлый да, тагын күңеле тула Әлфинурның, еламый калган көне бар микән?
Теге хәлдән соң Аслан аңа якын килми. Иренең сарай тирәсендә кайнашканын күрсә, Замира да, карчыга шикелле, аның өстенә ташланырга гына тора.
Тора-торса, ул Әлфинурны әрләп ташлый, бераздан, йомшарып, «нишләргә икән соң синең белән» диебрәк сөйләнергә тотына. Әлфинурның хәле элекке кебек түгел инде, уңайлана бара. Аллага тапшырып, юл хәстәрен күрә башласа да ярый үзе. Баласын монда табып ятарга язмасын…
Беркөнне Замираның кәефе күтәренке чагын туры китереп, үзе сүз башлады.
– Юллык акча табып бирсәң, Аллам белән ант итәм, кайтып җитүгә әзерләп җибәрер идем, – диде.
– Табып бирсәң дип… Табучысы Аслан инде аның. Сорадым инде бер тапкыр, ничек килгән, шулай китсен, өстерәп алып кайтмадым мин аны, ди. Җир бит!..
– Ай, Замира!.. Ничекләр итеп яшәмәк кирәк шундый кеше белән!.. – Әлфинурның тавышы иңрәп чыкты.
Замираның күзләрендә яшен уйнаклап алды:
– Менә шулай яшисең инде, кая бармак кирәк! Аздыручы хатыннар булганда, ирләрнең бөтенесе бер аның!
Юк, юк! Фазылҗан андый түгел – хәзер генә аңлады моны Әлфинур. Ул Асланга тагын бер кат нәфрәтләнде, гаҗизлектән беркавым аңгыраеп утырды. Ул арада Замира җәлт кенә кереп, өйдән кәгазь белән карандаш алып чыкты.
– Язып җибәр туганнарыңа сәлам хаты. Адресны әйбәтләп күрсәт. Килеп алсыннар…
Әйтте бер сүз! Кем килеп алсын аны? Әнисеме? Фазылҗанмы? Күптән тормышларыннан сызып атканнардыр инде, бу кадәр хурлыкны ничек күтәрә алсын алар?!
Шулай да кәгазьне Замира кулыннан алып, сараена кереп бикләнде. Тагын авылы күз алдына килеп басты. Сагынудан йөрәге кысылды. Ах, шушы хәлләрне күрәсен алдан белгән булсамы?!
Туктале… Ахирәт дусты Хәлимә калды бит әле анда. Теге вакытта әйткән иде ул аңа, чистый мәхәббәт колы булгансың син, дигән иде. Булды шул. Тик мәхәббәтнеке түгел. Аслан колы…
Ярдәм итә алмас алуын Хәлимә, шулай да бер рәхәтләнеп эчен бушатсын әле аңа…
Тезде дә тезде хәсрәт тулы ачынулы сүзләрен Әлфинур, кәгазь битендә урын калмады. Ул сүзләр күз яшьләренә чыланып бетте, кайсылары танылмаслык хәлгә килде. Соңыннан иң кирәклесен төртеп куйды: «Фәлән хәтле акча табып җибәрә алсаң, бу афәттән котылыр идем», – диде.
Китте хаты очып туган ягына. Әлфинурга караганда бәхетлерәк ул! Иң әүвәл Нурания апа кулына килеп керәчәк, кире адресны күргәч, шаккатып калыр инде. Тәки үзенекен иткән бу җүләр кызый, дияр…
«Саклый алмадым сине…»
Озакламый Әлфинурның хәле тагын кирегә китте. Туктаусыз башы әйләнә, йөрәге уйнаклый. Хәйран түгәрәкләнеп килгән «көндәш»ен күреп, Замира ах-ух итә, ире янына барып талашып килә, шуннан арыдан уза алмый. «Акча табып бирсәм дә, ничек чыгып китәсең инде бу хәлеңдә!» – дип аптырый.
Бер иртәне Әлфинур бөтенләй урыныннан тормас булды. Башыннан: «Ходаем, кичер, үлемем шушы икән», – дигән уй сызылып узды. Күпме яткандыр, ишегалдындагы шау-шуга сискәнеп уянып китте. Кемдер нидер әйтеп кычкыра, нәрсәдер дөберди, аңа балалар елашкан тавыш килеп кушыла. Әлфинур коты очып тыңлап ятты. Ул арада шау-шу сарайга якынлашты, хатын, куркып, урыныннан кубарга азапланды. Менә кисәк кенә килеп, сарай ишеген каерып ачып җибәрделәр. Яктылыктан чагылган күзләрен Әлфинур учлары белән каплады. Дөп-дөп басып, янына кем килеп басуын күрми калды. Ул «кемдер» бер кулы белән аның аркасыннан, икенче кулы белән беләгеннән тотып, урыныннан торгызды.
Чү, акылдан язуы түгелдер бит инде… Әллә саташамы?
Бу куллар аңа шулкадәр якын, шулкадәр үз иде. Күптән онытылган мондый җылылыктан Әлфинур изрәде, гәүдәсенең мамыкка әйләнә баруын тойды. Күзләре кабат йомылды, һәм ул, һушсыз калып, Фазылҗанның (әйе, әйе, аның Фазылҗаны иде бу!) кочагына авып төште.
…Ике көнлек юлда Фазылҗан хатынына ике сүз әйттеме икән? Поездга килеп керү белән, иң әүвәл ятып бару өчен аңа урын көйләде, кайнар чәй ташып торды, җылы ризыктан өзмәде. Тик теленнән ялгышып та «Хәлең ничек?» дигән сүз төшмәде. Машинасын вокзал тирәсендә генә калдырган булган, кайтып җиткәч, анда да Әлфинурны күтәреп диярлек алып барды, арткы утыргычны ятып кайту өчен көйләде.
– Фазылҗан…
Гафу сорамакчы булдымы хатын, рәхмәт әйтергә теләдеме – сүзе тел очында эленеп калды. Аның ялварулы хәлсез тавышын ишеткәч тә борылып карамады ире, киресенчә, радиосын катырак кычкыртып куйды. Хәер, авызын ни әйтергә теләп ачканын Әлфинур үзе дә белмәде. Аның тәне дә, җаны да сыкрый иде.
Авылга кайтып төшкәч тә Әлфинур яткан урыныннан кузгалмады – олысы-кечесенең Фазылҗан машинасы артыннан ашардай булып карап калуларын күрмәде. Фазылҗан үзләренең капка турысыннан выжылдап узып китте дә, чаттан борылып, Шәмсенур апаларга турылап китте. Әлфинурны машинадан чыгарганчы башта капка келәсенә берничә тапкыр шакылдатып бәреп алды: кайтып җиттек, каршы ал, янәсе. Аннары гына машина ишеген ачты:
– Чык.
Капка шыгырдап ачылды, әкрен генә атлап килүче Шәмсенур апа күренде. Әлфинур аһ итте: әнисе тәмам бетерешкән, тәнендә карга чукырлык та ите калмаган иде. Чыгу белән, койма каршындагы эскәмиягә лапылдап килеп утырды, учлары белән йөзен каплады.
– Йа Аллам…
– Менә, әнкәй… э-э… Шәмсенур апа. Миннән калмады. Калганын үзең кара. Баласын тапсын, минеке ул – анысын ташларга җыенмыйм. Рәсимне сорамагыз – барыбер бирмим. Аның өчен анасы юк, үлде…
…Әлфинурның җитлекмәгән баласы үле туды. Хатынның еларлык та чамасы юк иде. Шәмсенур апаны хәсрәт утында яндырып, бер ноктага карап тик ятты.
Халык зираттан чыгып, таралышып беткәч тә, яңа кабер янында Фазылҗан озак утырды. Иреннәре туктаусыз: «Кичер, балам, саклый алмадым мин сине, саклый алмадым», – дип пышылдый, күзләреннән тыелгысыз яшь ага иде…
КАРГЫШ
«Кичерерсең әле бер…»
– Кызый, кер! Тагын шунда чуаласыңмы? Башыңа тай типмәгән булса, кер, дим!
Абау, тавышы! Әнзия чүгеп китә язды. Нишләгән инде ул, йә? Капка ярыгыннан урам якны күзәтә – шул гына.
Алар тыкрыгыннан клубка бара торган сукмак үтә. Кич саен киенгән-ясанган яшьләр шуннан уза. Араларында Әнзиянең сыйныфташлары да була – йөрәге өзелеп киткәндәй тоела инде кызның. Аның алардан кай җире ким, йә? Бит урталары чокыраеп торган матур йөзе, янып торган яшькелт күзләре… Буй-сыны да килешле…
Кызының көзге каршында бөтерелгән чагында килеп кергән әнисе тагын кара тавыш чыгарды: «Эшең беткән мәллә, оятсыз! Нәрсә дип көязләнәсең анда?!» – дип җикерде.
Яратмыйдыр инде ул аны. Яратса, гел болай тиргәнеп тормас иде. Тегендә барма, аның белән сөйләшмә… Өйдә бикләп кенә дә асрар иде – укытып бетерәсе бар. Аннан соңгысына да планны үзе корып куйган: мәктәптән соң укырга-фәлән китәсе түгел, үзе янына кибеткә урнаштырачак. «Калада себерелеп йөрүчеләр синнән башка да җитәрлек, укыганнар да әллә кем түгел әле!» – дип өзеп әйтте.
Киләчәген гел ямьсез итеп күрә Әнзия. Башына бер генә дә якты уй керми. Беркөнге хәлдән соң бигрәк тә…
Гадәттәгечә, елга буеннан каз бәбкәләрен куып алып кайтты да, бераз капкалап алыйм дип, атылып аш бүлмәсенә керде кыз. Буфет янында басып торган әнисе (юкса аңа эштән кайтырга иртәрәк иде әле, кызы юкта килеп кергәндер инде) ишек тавышына сискәнеп китте дә лапылдап урындыкка утырды.
– Өйне күчерәсең бит инде! – диде аннары, йөзен ямьсез кыйшайтып. – Кеше шикелле йөрергә өйрәнәсеңме син, юкмы?!
Ничек килеп кергән булса, шулай капылт чыгып та китте Әнзия. Кибетеннән тагын ачуы килеп кайткан, андый чагында күзенә чалынмавың яхшы. Тагын әллә ниләр әйтеп җанга тиячәк…
Әнисе сыер саварга чыгып киткәч, кызый кабат керде, чынаяк алырга дип буфет ишеген ачты. Абау! Шүрлектә, кукыраеп, аракы шешәсе утыра иде! Янында яртылаш эчелгән кырлы стаканы да тора… Әнзия өшеп киткәндәй булды. Буфет ишеген ябарга да онытып, югары очта яшәүче әбисе янына чыгып чапты.
Капка төбендә утыручы күрше карчыклар, Халидәнең эштән кайткан вакытына туры килсәләр, башта сәламен алалар да артыннан чышын-пышын сөйләшеп калалар. Әй яратмый Әнзия шул гадәтләрен. Хәзер менә эченә корт керде: тикмәгә генә пышылдашмыйлар микәнни?! Әнисе болай да гел тиргәнеп тора иде, соңгы вакытта бигрәк ямьсез итеп, зәңгәрләнеп кычкыра башлады бит. Ә кайчак, киресенчә, бөтенләй үзенә охшамаганча, зур куллары белән көрәп алып кына кызын янына тартып китерә дә елый-елый кочаклый, иркәләгән сыман итә. Андый чакларда Әнзия нишләргә белми. Үзе дә кочаклап алыр иде – икенче минутта ук әнисенең аны этеп җибәрүе дә бар. Тик тора шулай каккан казык кебек аптырап.
Әбисенә килеп кергәч, башта тыелып тора алган иде, бераздан үкси-үкси аның күкрәгенә капланды:
– Ан… анда… Буфетта… Әбекәй, ул бит… Ул бит…
Әбисе аның авызын учы белән томалады:
– Тс-с… Син күрмәдең дә, белмәдең дә, кызым… Мин үзем сөйләшермен, яме…
Күргәнен дә, белгәнен дә әнисе сизде. Кайтып керешенә, әчеле-төчеле тавышы белән кычкырына башлады:
– Әниең артыннан шпионлык итәсеңме? Нәрсә дип актарындың анда буфетта? Йә, әбиеңә әләкләргә чаптыңмы? Куркытам дип уйладыңмы?
Аннары җилфердәп кызының каршына килеп басты – сугып җибәрә дип (андый чаклары да була аның), Әнзиянең коты очты. Әмма Халидә сугарга дип сузылган куллары белән кызын кисәктән генә киң итеп кочаклап алды, башын аның иңбашына төртеп, ахылдый-ахылдый елады:
– Нишлим инде, йә? Берүзем тартам бит тормыш йөген… Авыр… Сине кеше итеп бетерәсе бар… Бәхеткәйләрең генә була күрсен инде…
Бәхет… нәрсәдер инде ул. Әнисе гел елмаеп торса, аның белән дә матур сөйләшсә, вак-төяк нәрсәләргә бәйләнмәсә… әнә Галиянең әнисе кебек. Бәхет шундый буладыр ул.
Кайчак Әнзия: «Их, әти исән булса…» – дип уфтанып куя. Юкса ул аны бөтенләй белми. Әнисенә бу хакта авыз ачарга курка, җае килеп, бервакыт әбисеннән сораштырган иде. «Син туганчы ук машина белән бәрелеп үлде», – диде. Жәл! Ул булса, әнисе дә йомшаграк булыр иде әле, һәрхәлдә, аннан куркыбрак торыр иде.
Ә беркөнне кызык кына (әллә кызганычмы?) бер сөйләшүнең шаһиты булды Әнзия. Соңгы дәресләре юк иде, өйгә вакытыннан алда кайтты. Өйалды ишеген ачып керүгә, эчке яктан ярсып сөйләшкән тавышлар ишетеп туктап калды. Әбисе кергән икән, бер-берсен бүлә-бүлә әйткәләшәләр. «Эшсез дә, ашсыз да калачаксың бит син, – ди әбисе, үзенең тавышы калтырап чыга. – Бөтен авыл сөйли, кеше күзенә күренергә оят!» – «Ә син күренмә! – ди әнисе, ярсып. – Үзем башладым, үзем ташлармын. Йөрәк ярсуын басар өчен генә ул, мин дә кеше бит, әни!» Әбисе: «Хатын-кыз бер башласа ташлый алмый инде ул аны! – ди. – Әнзия белән дә ник ул кадәр каты кыланасың, анысына да шул нәмәстәкәй гаепле, юкса үз балаң бит ул синең!» – кебегрәк сүзләр әйткән иде, әнисе моңа каршы тагын да ярсыбрак тезеп китте: «Үз балам шул! Ничек кирәк, шулай эшлим! Синең хатаңны төзәтәм, беләсең килсә! Син бит минем кайда йөргәнемне дә белмәдең, эшеңә багынган идең! Белгән булсаң, итәгемдә бала алып кайтмаган булыр идем! Әтисе кем, дип үзәгемә үттең, син түгел, үзем дә белмим бит мин аны! Синең аркаңда бу! Ул минем язмышны кабатласын дисеңме?!»
Әнзия урыныннан куба алмый торды. Аннары тиз генә кире чыгып чапты, мунча алачыгына кереп утырды. Уйлады да уйлады. Машинасы белән бәрелгән, имеш… Әле ничек «лётчик иде» димәделәр…
Шул көннән соң Әнзиянең әнисенә булган ихтирамы бөтенләй бетте. Куркуы да кимегәндәй булды. Халидә кызын оялтып-хурлап берәр сүз әйтә башласа, җилфердәп торып баса да чыга да китә. Ярсып кабына әнисе, кулында ни бар, артыннан шуны томырып атып кала…
Чыгарылыш кичәсенә кадәр шулай булды. Имтиханнар беткәч, Әнзия эченә тагын да ныграк бикләнде, мунча алачыгына кереп утырып, рәхәтләнеп бер елап алмыйча чыкмый иде. Ник елаганын үзе дә рәтләп белми, күңеле кузгала да китә. Халидә апаның: «Кибеткә эшкә керәсең», – дигән сүзләренә «ә» дә, «җә» дә дими, үзалдына тик уйланып йөри.
Чыгарылыш кичәсе алдыннан сүз каты булды.
– Кичке уннан калсаң, үзем барып сөйрәп алып кайтам! – диде әнисе. Шулай итәчәгенә һич шикләнми Әнзия. Юкса күлмәк-туфлиләргә акчасын кызган-мады, кибетеннән иң матурларын сайлап алып кайтты. Ник кирәк алар Әнзиягә, ике сәгать кенә киярлек булгач!
Кыз әнисе әйткәнчә эшләде – сәгать ун тулып ун минутта өйгә кайтып утырды. Моннан бик канәгать булган Халидә кызыннан анысын-монысын сораштырып караган иде, тегесе этелеп-төртелеп кенә җавап биреп утыргач, кулын селтәде дә кереп ятты. Әнзия дә шыпырт кына бүлмәсенә кереп бикләнде.
Иртән сыер саварга торганда, Халидә ишекләрне әкрен генә ачып ябарга тырышты. Йокласын тынычлап, тиздән яңа тормышы башлана, дип уйлады. Кичтән үпкәләгән сыман иде, зыян юк. Беренче тапкыр гынамы? Турсаеп йөри-йөри дә барыбер әнисе сүзеннән чыкмый бит ул. Соңыннан үзе үк рәхмәт әйтер әле…
Инде чәй дә кайнап чыкты, кайнар коймаклар да өстәлгә менеп утырды. Әнзиянең һаман тавыш-тыны ишетелми. Юк, монысы артыграк инде дип, Халидә, җилфердәп килеп, йокы бүлмәсен ачты. Ачты да… шаккатып басып калды: кызының урын-җире җыелган (әллә җәелмәгәнме?!) иде. Атылып килеп тәрәзәгә капланды – анысы ябылып кына куелган, келәсе эләктерелмәгән. Шкафны каерып ачып җибәрде – киемнәре кайсы асылынган, кайсы төшкән, кайсылары бөтенләй юк! Аннары гына өстәлдәге язуга күзе төште: «Әни, мине эзләмә дә, карганма да. Балаң дип исәпләсәң, кайчан да булса бер кичерерсең әле…»
«Икәүләшеп йөрер идек…»
Әнзия әле зал тәрәзәсенә килә, әле кухня ягындагысына килеп төртелә. Юк, бүген дә кайтырга җыенмый бугай Фуаты. Өченче көнгә китте инде. Бер генә кичкә дип чыгып киткән иде…
Яратмый хатын аның туктаусыз командировкаларга йөрүен. Дүрт стена эчендә ялгызы тилмереп утыра бит ул. Хәер, ялгыз дип әйтү дөрес тә түгел, биш айлык Рәсимәсе чабуыннан тоткан, ишекнең теге ягына бер адым да атлатмый. Фуат киткәнче чыгып алып кергән сөт-эремчекләре күптән бетте, иртән бала янында торып торырга күрше карчыгын дәшкән иде. Анысы да бик авырсынып кына ризалаша шул. Әле намаз вакытым җитә дип, әле онык кайтасы бар дип, энә өстендә утырган кебек утыра. Йөгереп бара Әнзия кибеткә, йөгереп кайта.
…Теге вакытта авылдан чыгып киткәндә, Әнзия кырык тапкыр ризалашып, кырык тапкыр кире уйлаган иде. Соңга таба Фуат авыз ачарга да бирми башлады. «Шушы караңгы авылда саргаеп гомерең үтәчәк, суларга да бирми бит сиңа әниең. Тәвәккәлләсәң, хәзер китәргә кирәк, кабат мин монда кайтып йөри алмам», – диде.
Әнзия аның белән су буенда, әлеге дә баягы каз бәбкәләрен куып алып кайтырга төшкәч танышты. Менә бит ул ничек! Халидә апа кызын ана каз кебек гел каравыллап яшәде, «тегендә барма, моның белән сөйләшмә, кеше барында кычкырып көлмә, юләр дип уйларлар…» Ә үзе Әнзиясенең бакча артларыннан гына ага торган елга буенда егет белән очрашып йөри башлавын сизми калды!
Күршедә яшәүче классташ дусты Галиягә генә «рөхсәт» иде Әнзия белән аралашырга. Кызый бөтен кимсенүләрен аңа гына сөйли, тик ул да нишли алсын инде! Уфтана-ахылдый да, шуның белән бетә. Үзе кичен клубта кем белән вальс әйләнүен, югары очта яшәүче кызларга кич утырырга менүен авыз суларын корыта-корыта сөйли дә, дустының нәүмизләнеп калуын абайлап, сүзен читкә бора…
Ә Фуат хакында Әнзия хәтта Галиягә дә әйтмәде. Әнисенә барып җитәр дип курыкты. Алай гына да түгел, моңа кадәр аз гына да таныш булмаган ләззәтле хисләрен хәтта үзеннән дә яшерә кебек иде. Сөзәклек кырыена, Фуат янәшәсенә килеп утыргач, күңеле белән әллә кайларга очып киткәндәй була. Үзе әллә ни дәшми, күбрәк егет сөйләгәнне тыңлап утыра. Тыңлый дип тә әйтеп була микән әле…
Хәер, кайбер сүзләре колагына керде үзе. Калада рәссам булып эшли икән, монда «чыбык очы – тал башы» туганнарына ялга кайткан. Мольбертын да үзе белән алган. «Табигатегез искиткеч матур, менә шуны үзем белән алып китәм», – дип шаярта. Кич саен елга буенда ятуы шуңа икән. Рәсемнәрен дә күрсәтте. Аларны күргәч, Әнзиянең сулуы капкандай булды. Мату-ур!
«Нәкъ үзе кебек…» – дип тә уйлап куйды әле. Алар классында моның кебекләр юк – кызлар күрсә, көнләшүләреннән шартларлар иде! Йөрсеннәр шунда клубта җыен әтрәк-әләм белән вальс әйләнеп. Ә Фуат бер генә, һәм ул кичләрен нәкъ менә Әнзия белән сөйләшеп уздыра! Кызый үзе дә сизмәстән көннән-көн аңа ныграк тартыла барды. Зәп-зәңгәр күзләре әллә никадәр сер сыйдырган бит аның, гел елмаеп торган иреннәре дә матур сүзләр сөйләргә генә яратылган.
Әнисе тәмам үзәгенә үткән инде – аннан куркуы барыбер күңелен басып тора. Бик теләсә дә, унбиш-егерме минуттан артык утырмый Фуат янында. Әнисе сизә калсамы! Тормышының шушы кечкенә генә матур кисәге дә юкка чыгачак бит аннары.
Соңга таба егет гел калага китү турында сөйли башлады. «Кибеткә керәм дигән уйларыңны башыңнан чыгарып ташла. Авыл ул ялга кайтып йөргәндә генә рәхәт. Тирескә батып үләсең киләмени?!» – диде. Әнзия «әни» дип авызын ачса, тагын да катырак әйтте: «Калада кеше булганыңны күргәч, үзе үк кайтып төшәчәк. Соң, ул синең гомерне яшәми бит, үзеңә үзең хуҗа булырга өйрән инде! – диде. Ярым шаяртып: – Юлыңда сине үзе белән алып китәргә әзер торучы егетләр гел булып тормас, моменттан файдаланып кал!» – дип тә өстәде.
Ә иртәгә чыгарылыш кичәсе була дигән кичне Әнзия кулын үзенең иңенә салып утырган Фуатның ярым пышылдап әйткән сүзләреннән бөтенләй эреп киткәндәй булды: «Яратам бит мин сине, күрмисеңмени? Бер күрүдә йөрәгемә май булып яттың, хәзер миннән котылам димә!»
Йә, кемнән ишеткәне бар әле аның мондый матур сүзләрне? Бүтәнне әйткән дә юк, иң якын кешесе – әнисеннән дә гел эткеле-төрткеле сүзләр генә чыга бит! Башкалар шикелле «кызым» дип тә әйткәне юк бит аның, йә исеме белән дәшә, йә «кызый» дип кычкыра…
Тегеләй уйлады Әнзия, болай үлчәде… Ахырда мәсьәләне Фуат файдасына (дөресрәге, үз файдасына) хәл итте. Чыгарылыш кичәсе буласы көнне туган авылы белән саубуллашачак ул…
Җиңел чемоданына иң кирәкле әйберләрен генә салды – Фуат шулай кушты. Аннары, алдан килешенгәнчә, авыл башында очраштылар. Төннең кыска чагы, кеше-кара күреп калмагае дип коты очты Әнзиянең, әйбер урларга барамыни – кача-поса гына атлады. Ул-бу булмады тагын. Аннары станциягә кадәр биш чакрымлап җәяү тәпиләделәр. Алар утырган поезд кузгалып киткәч, әллә нинди каршылыклы уйлар өермәсендә калды Әнзия. «Дөрес эшләдемме?» дигәнен куарга тырышты. Янында Фуаты бар, башка беркемгә дә түгел, нәкъ менә аңа кирәк бит ул! Бара торгач, вагон эчен яңгыратып «ура!» кычкырасы килә башлады.
Аннан соңгы вакыйгаларны матур төш кебек кенә хәтерли Әнзия. «Фатирым – бер бүлмәле хрущёвка, баштарак ярап торыр», – диде Фуат. Ярамыймы соң! Тоташ бер бүлмә бит! Иркәләнеп үскән бала түгел ул, кием-салымының да, ашау-эчүнең дә бар булганына риза булып яши белә. Тирги-тирги булса да, эшкә өйрәтеп үстерде аны әнисе.
Тик менә укырга гына керә алмады – медицина училищесына дип төбәп барган иде…
«Ярар, бер булмаса, бер булыр әле, армиягә китәсең юк! » – диде Фуаты. Үзе икенче көнне үк аңа эш белешеп тә кайтты: «Моннан ике урам аркылы гына балалар шифаханәсе бар, шунда няня итеп алырга сөйләштем, таныш врачым бар, – диде. – Киләсе елга стажым бар дип, күкрәк киереп барырсың училищеңа».
Йөгерә-йөгерә бара эшенә Әнзия, өйгә дә йөгерә-йөгерә кайта. Көне буе аяк өсте булгач, хәйран арый. Кайтышлый кибеткә сугылып, тегесен-монысын ала, аннары кичке аш әзерли. Тик тамчы да зарланмый – мондый иркен тормышны күргәне бар идемени аның! Беркем кычкырмый, тиргәми, хурламый – рәхәт! Фуаты «матурым» дип кенә дәшә, пешергән ризыкларын мактый-мактый ашый. Ул үзе Әнзия киткәндә йоклап кала. «Эшем нормаланмаган минем, иҗат кешесенең хезмәте шундый», – ди. Акчаны гына артык исәпләп бирүе бераз күңеленә тия үзе. «Күргәзмәмне оештырырга әзерләнәм, әлегә кысынкы вакыт, аптырама», – диде беркөнне. Ярар, озакламый Әнзиянең үзенең дә хезмәт хакы алыр вакыты җитә.
Тагын менә…
«Ник язылышмый ул синең белән? Һич югы, ник никах укытмыйсыз? – дип, теңкәсенә тиде беркөнне бергә эшләүче Тәскирә апа. – Эшме инде бу, йә? Пычраклыкка өйрәтә торган кинолар карап үсәсез шул сез. Татар кызы бит син! Әниеңне әйтер идем, ни карыйдыр инде…» Тәскирә апаның болай тыкшынуы ачуын китерсә дә, уйга калды Әнзия. Чынлап та, ник? Моны Фуатка әйткән иде, тегесе, баланы юаткан кебек, башыннан гына сыйпады: «Һәрнәрсәнең үз вакыты, матурым, ашыктырма, яме!» И-и-и, чыннан да, вакыты җиткәч булыр әле. Моның ишеләре чүп кенә бит аның! Яшәргә фатирлары бар, үзләре бер-берсе өчен өзелеп торалар, чөкердәшеп сүзләре бетми. Әнзия дә элекке кебек оялчан кызый түгел хәзер, бик тиз ияләнде Фуатына.
Ә беркөнне уйламаганда-көтмәгәндә Әнзиянең юлына мәктәп дусты Галия очрады. Абына-сөртенә ашыгып кайтып барышы иде, берәүнең җилкәсенә кагылуына сискәнеп китте.
– Ай-яй, малай, танырлык та түгел сине хәзер! – диде Галия, дустын кочаклап ук алды. – Тазарып та киткәнсең димме?
– Галия-я…
Әнзия ни әйтергә белми тукталып калды. Авылдан чыгып киткәннән бирле берсен дә исенә төшермәде бит ул (дөресрәге, төшермәскә тырышты). Ә Галия үзе белән бергә элеккеге тормышны да алып килгән кебек тоелды. Күз аллары караңгыланып китте хәтта. Шулай беркавым аңгыраеп басып торгач, куллары белән чебен кугандай селтәнеп алды да сорауларын бер-бер артлы тезеп тә китте:
– Син ничек? Укырга кердеңме? Эшкәме? Авылда ничек, анда кайтканың бармы? Мине бик сөйлиләрме? Безнекеләрне күргәнең бармы? Юк, туктале, мин кайтып җиттем бит инде, әйдә безгә, шунда сөйләшербез…
Галия керә-керешкә стена тутырып эленгән рәсем-картиналарны (Фуатныкылар инде!) карый калды, Әнзия, аш бүлмәсенә үтеп, савыт-саба шалтыратырга тотынды. Берочтан Фуаты кайтышка кичке аш та әзерлисе бар бит әле.
– Нәрсә дип әйтим инде, Әнзия… Сине гаепләү минем эш түгел. Үзең беләсеңдер, – диде Галия, чәй ясалган чынаягына кагылып та карамыйча. – Әбиең жәл. Син китеп югалганнан бирле әллә ничә таптады инде кала юлын. Бөтен уку йортын йөреп чыкты. Әниең… Аны эштән чыгардылар. Сәбәбен беләсеңдер инде. Бөтен авыл белгәнне. Ну ул синең аркаңда димәкче була. Беркөнне безгә кергән иде. Дулый, сине бик каргый. Бөтен авыл алдында хур итте, ди. Кайтып кына күренсен, нишләтергә белермен, дип яный.
Әнзия тын алырга да куркып утырды. Дөрес эшләмәгәнен белми түгел инде ул. Һич югы, әбисенә хәбәр бирергә иде бит! Бөтенләй башын әйләндерде бит Фуаты.
– Галиякәем, син торып тор, хат кына языймчы әбиемә. Зинһар, үз кулларың белән илтеп бир, яме…
«Әбекәем, алтыным, син мине гафу итә күр, яме! Синең алдыңда мин бик гаепле! Башкача барып чыкмады бит, нишлим. Монда тормышым бик әйбәт, Фуат яхшы кеше булып чыкты, син минем өчен бер дә борчылма! Әнине тынычландыра алсаң иде син, аннары авылга икәүләшеп кайтып йөри башлар идек… Тик ачуланма, адресымны әйтмим, әни килеп җитәр дип куркам. Үзем кайтып күренермен әле, яме…»
Правообладателям!
Это произведение, предположительно, находится в статусе 'public domain'. Если это не так и размещение материала нарушает чьи-либо права, то сообщите нам об этом.