Электронная библиотека » Ләлә Сабирова » » онлайн чтение - страница 10


  • Текст добавлен: 14 марта 2023, 09:00


Автор книги: Ләлә Сабирова


Жанр: Биографии и Мемуары, Публицистика


Возрастные ограничения: +16

сообщить о неприемлемом содержимом

Текущая страница: 10 (всего у книги 12 страниц)

Шрифт:
- 100% +
«Башка чараң юк!..»

Их, һаман шулай аллы-гөлле төсләрдән генә торса икән ул дөнья! Әнзиянеке менә бер мизгел эчендә соры төскә буялды да куйды.

Эшендә Тәскирә апаның гел аны күзәтеп, тикшереп торуына күнегә төшкән иде инде. Болай начар кеше түгел ул үзе, үзенчә яшьләргә ярдәм итүе дип атыйдыр инде ул бу гадәтен.

– Карап-карап торам да, әллә нишләгәнсең әле син бүген, – диде беркөнне, Әнзия каршында туктап. – Эшеңнең дә рәте юк, бәдрәф юлыннан кайтып кермисең…

– Кичәдән бирле эчем бора, күңел болгана, – диде Әнзия, аклангандай итеп. – Берәр ярамаган нәрсә каптыммы…

– Капкансың шул… Бар, тикшеренеп ал, мөгаен, юкка түгелдер.

Нәрсә тикшеренергә? Элек тә мондый хәлләр булып тора иде ул, сары мәтрүшкә кайнатып эчсәң бетәр иде дә. Тик кайдан аласың ул мәтрүшкәне?

Ай, шул вакытта тыңлаган булса Тәскирә апаны! Эшнең нидә икәнен аңлап алганда соң иде шул инде. Аны караган врач өзеп әйтте: «Мондый срок белән балаңны бары тик табарга дип кенә әзерләнергә кирәк», – диде.

Юл буе тыела алмыйча үксеп кайтты Әнзия. Көз иде инде, агачларга сары төс иңгән иде. Табигатьнең елак чагы – Әнзиянең күңелен бу тагын да ямансу уйлар белән тутырды. Кирәкми иде әле, бик яшь бит әле ул, нинди бала аңа!

Тартты-сузды, әллә ничә көн буе Фуатка да әйтергә базмады бу яңалыкны Әнзия. Фуат ни булганын үзе сорады.

– Авылыңны сагынасың мәллә? Бәйләп куймадым мин сине, теләсәң, кайтып кил, – диде.

– Ю-у-ук… Эш анда түгел әле… – дип, бераз тотлыгып торды да бөтенесен бер сулышта әйтте дә салды. Үзе, шым калып, куркып кына ирнең күзләренә текәлде.

– Ала-а-й… – дип сузды Фуат, аннары шактый гына тын утырды. – Минем планга кергән әйбер түгел иде бит әле бу. Бернишләп тә булмыймы? Чынлап та, соңга калгансың, диделәрме? Ник алай сузып йөрдең соң син аны?

Әнзия ни дияргә белмәде, гаепле бала кебек, башын аска иеп тик утырды. Кич буе Фуаттан салкынлык бөркелеп торган кебек булды.

Икенче көнне генә бераз ачылып киткәндәй булды ир.

– Йә, ярар, булган эш булган, җан биргәнгә җүн бирер әле, – диде дә, гадәтенчә, Әнзиянең башыннан сыйпап алды. Хатынның эченә җылы йөгергәндәй булды.

Ике арадагы әүвәлге җылылык кимегәннән-кими барды. Әнзиягә генә шулай тоелды микән? Алай дисәң… Фуат «матурым»ны да сирәк әйтә, табын яныннан да «рәхмәт»сез генә торып китә. Гомер булмаганны, «мескен кеше кебек карап торма миңа», «яратмыйм шул тәлинкәләрне шалтыр-шолтыр китереп юуыңны» кебек мәгънәсез кисәтүләр ясый башлады.

…Май аенда, алмагачлар шаулап чәчәк аткан чакта алып кайтты Әнзия Рәсимәсен. Бу исемне дә үзе куйды. Фуаты: «Ничек телисең, шулай эшлә, мин каршы килмәм», – диде. Бала тудыру йортына бер тапкыр да хәл белергә килмәде үзе, Әнзия борчылып бетте. Ярый, каршылавына рәхмәт инде.

Баласын табасы килмәгән чакларына исе китә хәзер Әнзиянең. Бик якын, бик тәмле була икән бит ул бала дигәнең. Көне-төне яныннан китми, яламый гына инде. Арый, билгеле, йокысыз төннәре күп була. Андый чакларда аягүрә баскан килеш төш күреп йөргәндәй була. Менә Фуаты да бераз вакыт тапса… Икегә бүлсәң, алай авыр булмас иде үзе бу тәмле мәшәкать. Алай гына булса әле… Иртән эшкә дулый-дулый әзерләнә, «бала тавышына башым тубал булды» дип зарлана. Һаман шул күргәзмәсен сөйли, аннары акча керәчәк инде, дип куандыра. Бик озакка сузылды анысы да. Шуның аркасында өйгә дә юньләп кайтып керми, кайчакларда командировкага дип берәр атнага чит шәһәрләргә дә барып кайта.

Ниһаять! Звонок тавышына йөгереп түгел, очып килде Әнзия. Кем икәнен дә сорап тормады – Фуаты булмый, кем булсын инде, аларга килгән-киткән кеше юк бит. Тик… Кем соң әле бу? Башына әллә ниткән эшләпәләр кигән усал чырайлы бу апа ни йомыш белән йөри?

Ханым аннан рөхсәт тә сорап тормады, аяк киемен дә салмыйча, үкчәләрен шакы-шокы китереп түргә узды.

– Оятыгыз бармы сезнең, юкмы? Дүртенче айга китте бит инде! Бер генә айга кичектерергә сораган иде ирең, кайда әле ул үзе?

Баскан урыныннан кузгалырга да куркып, Әнзия түтәйгә карады да катты. Ни сөйли ул? Нинди оят? Нишләмәкче була соң бу?

Ул арада давыл булып килеп кергән хатын тагын да дәһшәтлерәк хәрәкәтләр ясый башлады: иңенә элгән сумкасыннан өстәлгә кәгазь папка чыгарып атты да, куллары белән селтәнә-селтәнә:

– Ни диелгән, күрәсеңме? Өч көннән… Юк, әйдә, миннән булсын яхшылык. Бер атна вакыт бирәм мин сезгә. Бер атнадан акча белән фатир ачкычын китереп китмәсәгез, алга таба ни булачагын үзегез беләсез! Белмәсәң, әнә, укы договорны! Паспортың миндә – качып котылам димә! – диде.

«Давыл апа» идәнгә каты-каты басып чыгып китте. Әнзия аның артыннан күзләрен түгәрәкләндереп карап калды. Аның белән бергә Рәсимә дә аптырады, ахры, сөйләшү беткәнче тынын да чыгармады.

Менә сиңа мә! Фуатның бер бүлмәле хрущёвкасы бу хатынныкы булып чыга түгелме соң? Нигә кирәк булган соң аңа шулай алдашырга? Әнзия аны аңламас идемени?!

Ах…

Хатын корт чаккандай сикереп куйды. Озакка китте дип… Әллә ул монда бөтенләй кайтмаска дип киткәнме?!

Ах…

Бер атна… Бер атнада нәрсәне үзгәртеп була соң? Фуатны эзләргәме? Акча табаргамы? Качып китәргәме? Ә паспорт? Ник анда булып чыкты соң әле ул?

Әнзия, кабаланып, ишек кырыендагы комодка ташланды. Документлар саклана торган тартманы «казып» чыгарды. Аттестаты бар, баланың яшь язуы бар, ә паспорт юк! Димәк, Фуат фатир хуҗасына аның паспортын биргән булган!

Әнзия гүя күктә очып йөргән җиреннән җиргә төшеп утырды. Әкрен генә кузгалып, кулындагы баланы урынына салды да, мендәргә капланып, илерә-илерә еларга тотынды. Исәр баш! Ана кулыннан ычкынып, рәхәткә чыктым дип белдеңме? Ни генә дисәң дә, әнисе бу кадәр әшәкелек эшләмәгән булыр иде әле!

Тукта… Галия фатир төшкән хуҗаларының телефон номерын биргән иде, әллә аңа шылтыратып караргамы? Әнзия балага күз төшерде – сөт шешәсе янына тәгәрәп төшкән, үзе нәрсәгәдер елмайган сыман итеп тәмләп йоклый иде. Телефон будкасы йорт каршыларында гына, йөгереп кенә чыгып керсен әле…

Галия озак көттермәде, Әнзиянең тик торганнан гына шылтыратмаганын аңламый түгел инде ул. Килеп кергәч, дустының елаудан шешенеп беткән йөзенә, тегендә-монда аунап яткан бала чүпрәкләренә аптырап карап торды. Үзе сүз башлаганчы, сорау биреп тә йөдәтмәде, «Ала-ай!» дип кенә куйды да, баланы Әнзия кулыннан алып, үчтеки-үчтеки итәргә тотынды.

– Аптыраганнан дәштем… Ярдәм итә алырсың дип тә түгел… Бик зур хата эшләдем шул, төзәтерлек кенә түгел. Ичмасам, берәр киңәш бирмәссеңме?

Галия аның сөйләгәннәрен чиктән тыш аптырап тыңлап утырды. Башы түбән иелде – әйтерсең гаеп Әнзиядә түгел, аның үзендә!

– Киңәш… Ул кадәр зур сумма бирерлек акчам юк. Үзеңне дә алып китә алмыйм – үзем дә кеше өстендә яшим… Үзең дә инде! Моңа кадәр аз гына да шикләнеп карамадыңмыни?

– Акыл өйрәтүеңне тыңларга чакырмадым мин сине, Галия! Ни әйтсәң дә, хәзер соң инде, терсәкне тешли алмыйм. Башка беркемем дә юк бит! Әле үзенә бер-бер хәл булмадымы икән дип тә шикләнәм. Тик торганнан гына болай ташлап китә алмас бит инде ул?!

Галия уйланып алды.

– Элек тә шундый беркатлы идең син, кызый. Дөнья ак һәм карадан гына тормаган кебек, кешеләр дә гел бертөрле генә булмый бит!.. Ярар, кайда эшли дип әйттең әле син аны? Рәссамнар берлегендә? Фамилиясе ничек?

Бар белгән мәгълүматны алып, дусты китәргә җыенды.

– Ярый, ни булса, шул, бер әйләнеп кайтыйм әле, – диде.

Галия ике-өч сәгатьтән генә әйләнеп кайтты. Йөзе әллә усал, әллә борчулы иде.

– Берни дә булмаган Фуатыңа, – дип каты итеп әйтте. – Өч ел элек Башкортстанда хатынын, ике баласын калдырып килгән. Сиңа егерме ике яшь дидеме? Утыз өч тула инде аңа! Шул өч ел эчендә генә дә әллә ничә хатын-кызны төп башына утырткан ул. Әле ничек синең белән озаграк яшәгән! Төпле эш урыны да юк, тегеннән-моннан заказлар алып эшләп йөри. Дөресрәге, йөргән. Хәзер тагын эзен югалткан. Азапланмагыз да, таба алмаячаксыз сез аны, диделәр. Соң, уйлап кара, нәрсә бәйли аны синең белән? Баламы? Кайда соң шуны раслый торган кәгазең? Таба алсаң да, нәрсә эшләтә аласың син аны? Ул синең законлы ирең түгел, уртак малыгыз да юк… Юлда уйлый-уйлый килдем: авылга кайтудан башка чараң юк синең, Әнзия. Әллә башта әбиең белән сөйләшеп килимме?

Монысына бик авырлык белән ризалашты Әнзия. Тик, чыннан да, башка бернинди чарасы да юк иде.

«Үстереп җиткерде…»

Бер елдан гына арткан әле күрешмәгәннәренә. Әнзиягә инде ун ел вакыт узган кебек тоелды – әбисе бигрәк олыгаеп киткән инде! Хатын кулындагы баласын кая куярга белми аптырады – әле карават янына килә, әле әбисе каршына атламакчы була. Булмады, чүгәләп утырды да пысык-пысык еларга тотынды.

– Башым буталды, нишләгәнемне үзем дә белмим, әбекәем… Хәзер нишләргә икәнен дә… Хет үтер, хет кис…

Әбисе дәшми-тынмый гына Әнзия кулыннан йокыга талган баланы алды, ипләп кенә караватына салды. Оныгын кочаклап диярлек алып килеп янына утыртты.

– Нишләтәсең инде аны хәзер, буласы булган. Кире кайтарып булмый. Алдагысын уйларга кирәк. Йоклап торыйк әле, аннан күз күрер…

…Сабира бик яшьли тол калды.

Сугыш арты еллары иде, белгечләргә кытлык – бухгалтерлар курсында укып кайткан кызны ерак районга эшкә җибәрделәр. Шәһәрдә туып үскәнгә, авылга ияләнү авыррак булды. Кешеләрен дә өнәмәде – аңа бөтенесе килмешәк итеп карый кебек иде. Бердәнбер йөрешер кеше – күршесе Гөлсинә булды. Ул да колхоз идарәсендә эшли, ул да бу авылныкы түгел, монда кияүгә чыгып килгән – шуңа да серләре килеште, ахры. Гөлсинә ире Мәсәлим белән Сабира фатир төшкән йорт урамында яши иде, бәйрәм көннәрендә кунакка йөрештеләр, өй юу, каз йолку кебек өмәләрдә Гөлсинәгә булышып йөри торгач, Сабира күп нәрсәгә өйрәнде. Авыл тормышына да шулай ияләнде. Ике ел срогымны тутырам да китәм, дип йөргән иде башта, уйламаганда-көтмәгәндә Мәсәлимгә башы-аягы белән гашыйк булып куймасынмы! Кеше ире бит дип, әй, үзен үзе талый иде инде. Мәсәлим үзе дә бик игътибарлы булды шул кызга. Гөлсинә юкта йомыш белән килеп кергән чакларында: «Нишләп алданрак белмәдем икән мин сине?» – дип, кочагына алып маташмакчы була иде. Ике ут арасында хәйран яшәде Сабира. Күзенә ак-кара күренмәгән чаклары күп булды. Үз-үзеннән куркып, колхоз рәисенә вакытыннан алда җибәрүен дә сорап керде. Сүзенә колак салган булса шунда!..

Ә беркөнне Гөлсинә аларның өсләренә барып керде… Керде дә тораташ булып катты да калды. Аз гына да шикләнмәгән булган икән, мескен. Аннары иренә түгел, Сабирага карап әйтте: «Моннан да зуррак явызлык була аламы? Куендагы елан икән син! Ашыкма, татырсың әле бу әшәкелегеңнең ачысын. Гомерең буе ир бәхете дә, бала сөенече дә күрмәссең! Балаларың да күрмәс, әйткән иде диярсең! Кыз бала тапсаң, бигрәк тә!» Күз яшен күрсәтмәде, әмма сүзләрен әрнеп, ачына-ачына әйтте.

Биш елдан артык яшәп тә, аларның балалары юк иде. Мәсәлим әллә шуны сәбәп иткән иде микән? Ник дисәң, Халидәсе тугач, яшь хатыныннан бигрәк, шул баланы яратып туя алмый иде.

Сабира тыштан исе китмәгән кебек кыланса да, гомере буе Гөлсинәнең каргышыннан куркып яшәде. Курыкмаска, сүзләре гел рас килеп торды бит! Ире үлгәндә Халидәсе мәктәпкә дә кермәгән иде әле – күпме генә күрде инде ул ир бәхетен?! Яшәгән кадәресендә дә Мәсәлименең баштагы җылысы әкренләп кимеде, кайчакларда, саташып, хатынына «Гөлсинә» дип дәшә иде. Үлеме дә көтелмәгәндә булды. Колхоз йомышы белән күрше районга киткән җиреннән кайтмады – кунакханәдә йоклаган җирендә йөрәге туктаган, диделәр… Гөлсинә Сабираның Мәсәлим белән кавышкан көнендә үк авылдан чыгып югалган иде, шуннан соң үзенең кайдалыгын берәүгә дә белдермәде. Мәсәлимнең өчесен уздырган көнне Сабираны почтага телефонга дәштеләр. Гөлсинә булып чыкты – «кайгыңны уртаклашам» гына диде, башка бер сүз әйтми, трубканы куйды. Шул минуттан Сабираның күңеленә олы бер корт кереп оялагандай булды…

Кызын кеше итим, башкалар алдында ким-хур булмасын дип, алны-ялны белми эшләде хатын. Сүз катучы булса да, кабат кияүгә чыгу турында уйлап та карамады. Ник дисәң, ул сүз катучыларның кайсы эчә, кайсы хатыны өстеннән йөри, кайсы тормыш алып барырга бөтенләй сәләтсез… Гөлсинәнең сүзләре дә исеннән чыкмый – бәхетең бер булмаса булмый инде ул, язмышыңны ник сынап азапланырга?! Колхоз кая куша, берсеннән дә калмады. Соңрак авыл Советы рәисе иттеләр, анысында өйгә дә йокларга гына кайта торган иде. Шул ыгы-зыгы белән кызының үсеп җиткәнен дә сизмәде. Халидә үзе сиздерде – уйламаганда-көтмәгәндә унҗиде яшендә өйгә кыз бала алып кайтып утырды…

Менә шунда Гөлсинәне тагын бер кат искә төшерде Сабира…

Халидәсе дә ир бәхете күрмәде. Күпме талпынып караса да, балалы хатынга өйләнергә атлыгып торучы булмады. Яшәп карыйлар да ташлап китәләр. Үзләренә чакыручы юк та юк инде. Сабира бар булган запасын җыеп, яңа өй җиткезгән иде – кызын шунда аерып чыгарды, Әнзияне үз янында калдырды. Без комачаулыйбыздыр, үзе генә яшәп карасын әле дип уйлады. Булмады. Холкы бозылып беткән иде инде Халидәсенең, явызлыгы тирә-юньгә таралган иде. Җитмәсә, кычкыртып диярлек кызын үз янына алып кайтып утыртты – иркәләп бозып бетерәсең, үз янымда булсын, кеше итеп үстерәм мин аны, диде.

Менә үстереп җиткерде инде…

…Сабира тыштан гына сабыр булырга тырыша, йөрәге ялкынланып яна үзенең. Әй Гөлсинә, Гөлсинә, каргышың шулкадәр дә каты булган икән…

Галиядән оныгы турында адәм ышанмаслык хәбәрләр ишеткәч, егылып китә язган иде. Бер утырып уйлады, ике… Халидә белән киңәшүнең һич мәгънәсе юк, кычкырыныр-кычкырыныр да шешәсенә ябышыр… Сабира сандык төбендәге бар булган запасын исәпләп карады. Җитәрлек түгел иде. Күршедәге ахирәте янына кереп, эч серләрен түкте: «Кайту белән сыерны сатам, тиз арада кайтарырмын», – дип, калган акчаны аннан алып чыкты…

Әнзияне баласы белән авылга алып кайтудан башка бернинди әмәл дә юк. Бер чәйнәрләр дә туктарлар әле. Ничек тә аякка бастырыр, исән генә булсын…

«Башларымны алып качар идем…»

«Әнзия әнисен кыйнаган!..»

Әлеге хәбәр бөтен авылга яшен тизлеге белән таралып өлгерде. Таралмас та иде, Халидә, кулын калын итеп бинт белән урап, очраган бер кешегә үзе сөйләп йөргән. Сабира апаның урамга чыгар хәле юк, эте-бете шуны сораша хәзер.

…Әнзия кайтып утырганнан бирле Халидәдән аңа тынгы юк. Килеп утыра да, әле тиргәнеп, әле акча сорап җәфалый. «Каян килсен миңа акча, әни! – дип өзгәләнә Әнзия. – Декрет акчасына яшим, күп бирмиләр бит аны!» – «Алимент аласыңдыр әле, ялганлама! – дип, очып-очып куна тегесе. – Ташлап чыгып киткәндә нәрсә уйлаган идең?! Әниеңне карарга обязана син!»

Шулай ике ут арасында – оныгын анасыннан саклап көн күрергә калды Сабира апага. Халидәне дә тормышыннан сызып ташлый алмый – үз кызы, бәгырь җимеше бит! Аның өчен дә күңеле бик өзгәләнә. Кибеттән куганнан бирле әле тегендә, әле монда эшләштереп йөри, бер урынга да теләп кенә алмыйлар. Урамга чыгарга да хурлана Сабира апа, аны күрүгә, чышын-пышын сөйләшә башлаганнарын йөрәге белән тоя. Бервакыт оятын аяк астына салып, калага – эчкечеләрне дәвалый торган шифаханә белән сөйләшергә барып кайтты. Халидә, моны ишеткәч, башта бик ярсыды: «Син кем дип белдең мине, әллә үз акылым юкмы?!» – дип кычкырынды. Әмма бер атнадан соң үзе килде: «Ярар, болай булмый, әйдә, әйт адресын», – диде. Әй куанган иде Сабира апа, олы башын кече итеп, юлга кызы белән бергә чыгып китте, үзе урнаштырып кайтты. Тик өметләре генә акланмады… Ике атна дигәндә, аягында көчкә басып торган Халидә авылга үзе кайтып төште. «Син нәрсә, шифаханә түгел, төрмә бит ул! – дип дулады. – Шунда көеп үләр дип уйлаган идеңме? Мине берни алмый – аларның дарулары да!»

Сабира апа оныгы белән оныкчыгына сөенеп, кызы өчен көенеп көннәрен уздыра. Әнзия кечкенәдән бик тырыш бала булып үсте, әле дә әбисе җилкәсендә ятмый, ни туры килсә, шуны эшли. Рәсимәгә өч яшь булганда, бухгалтерлар әзерли торган техникумга читтән торып укырга кергән иде, аны бетерүгә, колхоз идарәсендә урын бушады. Монда да әбисенең элекке абруе роль уйнагандыр инде, һич икеләнми, эшкә дәштеләр.

Беркөнне, мәктәптә укыганда, Әнзиягә күзе төшеп йөргән Мәннаф кереп утырды, ялга кайткан икән. «Әниеңнән куркып гомер үтте, хәзерге акылым булса, беркемгә дә бирмәгән булыр идем мин сине, кызый», – ди. Ул беренче елны ук институтка кер-гән, заводта эшли икән. «Инженер акчасына карап ятып булмый, өстәмә керемем дә бар, – дип мак-танып та алды. – Кала читендәге йортымны үзем салдым. Хатыннан гына уңмадым. Ни җитмәгәндер инде, баланы да үзе белән алып китте. Законный аерылыштык».

Ешлады соңгы вакытта Мәннаф авылга. Кайткан саен Әнзия янына кереп утыра. Сабира апа баштарак өнәмәгән иде бу гадәтен – тагын авылда сүз таратырга! Туйган инде… Әмма сөйләшүләренә юк-юк та колак салып йөри торгач, башына уй керде. Ә нәрсә… Оныгының бәхетле булырга хакы бардыр бит? Монда барыбер анасыннан тынгы юк, кечкенәдән ипле бала иде Мәннаф, юкка гына сөйләнеп утыруы түгелдер, күңелендә, бәлки, чыннан да, Әнзиядер? Яшь чактагы мәхәббәт онытылмый бит ул…

Беркөнне капкада Мәннаф күренүгә, Сабира апа аның каршысына үзе чыкты:

– Кер, Әнзия хәзер кайтып җитәр. Әйдә, чәйли торыйк.

Сабира апа сүзен турыдан башлады:

– Син, үскәнем, ни дип бөтереләсең Әнзия янында? Болай гынамы? Классташ итеп кенәмени? Ә-ә-ә… Мин башкача уйлаган идем. Классташ итеп кенә булса, алай сукмак салма инде, үскәнем, безгә. Кешедән яхшы түгел. Гайбәт китәр… Туйган инде гайбәттән.

Мәннаф каушап киткән кебек булды:

– Ну, әгәр «болай гына түгел» дисәм? Каршы килер идеңме, Сабира апа? Юкмы? Үз эшегез, дисеңме? Алайса алып китәр идем мин аны. Рәсимә дә зур үскән инде, икенчене бетерде, диме? Кала тормышына ияләнә торыр иде ул да…

Бусына бигрәк күңеле булды Сабира апаның. Әле ул Рәсимәне үз янында калдырырга да риза, тик Әнзиясенең генә бәхете булсын дип тели иде. Ә бу баланы да үзе белән алмакчы…

– Тик менә гайбәт дигәннән… Ни сөйлиләр соң ул авылда? Әнзия әнисен кыйнаган… дип ишеттем. Ник? Дөресме бу?

Сабира апа кулын селтәде:

– Ышанмасана… Исерек ни сөйләмәс. Килә дә Әнзиядән акча таптыра, килә дә акча даулый. Бирмәсәң, үзеңә дә, балаңа да көн күрсәтмим, дип куркыта. Балаңа, ди бит! Шунда ашап утырган Рәсимә өстенә йодрыклары белән очып куна да башлады. Шунда эләкте инде үзенә әзрәк… Туйдым инде үзем дә, балакаем. Башларымны алып качар идем. Әнзияне алып китсәң, рәхмәтле генә булыр идем сиңа, хәер-фатихамны бирер идем. Үзе риза булыр ул, булыр. Ни күрә инде ул монда?

…Әнзиянең кулыннан эш төште. Нишләргә дә белми тик уйланып йөри. Бер керде Мәннаф аның янына, ике… Кергән саен телендә бер сүз: «җыен, китәбез». Әбисе дә аның сүзен куәтли: монда ятып, бәхетеңне таба алмассың, ди. Китсә дә, бәхет эзләп китми инде ул. Авылдашларының мыскыллы карашларыннан, бугазына таш булып тыгылган гайбәтләрдән, анасының газаплауларыннан туеп китә. Дөрес анысы, Мәннафның элек-электән сөйкемле сөяге бар иде, Әнзия аны «яратам, ахры» дип уйлап йөри, шул уеннан үзе ояла иде. Ә Фуат белән танышкач, «чын мәхәббәт менә нинди була икән» дип, үзенә үзе шаккатып йөргәне хәтердә. Фуатның хыянәтеннән соң ир-атларга ышанычы бөтенләй бетте. Шуңа күрә, китсә дә, әллә ни зур өметләр баглап китмәс. Тик Рәсимә нишләр? Фуат үз баласы турында уйламаганны, Мәннаф аның кызын ничек үз итә алыр икән? Рәсимә үзе дә, ул килеп кергәч, нидер сизенгәндәй, үзен бик сәер тота. Каш астыннан гына карап йөри, сорауларына да җавап бирми. Ир кеше күргәнмени ул, әнисе дә әбисе бит аның янында. Әле ул риза булыр микән? Җитмәсә, мәктәбен алыштырасы була…

Күңеле сизгән икән – Рәсимә риза булмады. Әнисе җайлап кына аңлата башлаган иде, Сабира әбисенең итәгенә менеп утырды да мышык-мышык еларга ук тотынды.

– Йә, ярар, елама, балакаем. Беркая да китмәссең. Әниең кайтып-китеп йөрер. Каладан сиңа тәмле күчтәнәчләр алып кайтыр… – дип юатырга калды әбекәенә.

Әбисе Әнзия белән киңәшеп тә тормады, мәсьәләне үзе генә хәл итте дә куйды.

– Ярар, Ходай язмаган эш булмас. Үсә төшсен, аңлар да ияләнер әле. Миңа да иптәш булыр, яшәп карыйк әле шулай, – диде, оныкчыгы белән икәүдән-икәү генә калгач.

«Син үзең гаепле!..»

Үзе белән күпме генә көрәшсә дә, Әнзия Мәннафны Фуатны яраткан кебек ярата алмады. Күңеле читтә дә булмады югыйсә, ирен тәмле ашатып, чиста киендереп яшәде, хуҗалык эшләрен дә бик теләп башкара иде. Өйләрендә гел тәртип булды. Тик йөрәге таш булып каткан иде инде, андагы җылылык Фуаты белән бергә мәңгегә югалган иде, күрәсең. Үзе назлы итеп карарга тырыша, иркәләнгән кебек тә була, әмма бу кыланмышларының ясалма икәнен Мәннаф аңламый түгел иде шул.

Элегрәк Әнзиянең аны-моны сизгәне юк иде, соңгы вакытларда ире кичләрен соңарып кайта башлады, үзеннән чит хушбуй исләре дә килә. Тик хатын тавыш кубармый, тыныч кына каршы ала, икенче көнне дә берни сорашып йөдәтми.

– Яши-яши ияләнерсең дип өметләнгән идем, – диде беркөнне Мәннаф, ачынулы сүзләрен өзеп-өзеп әйтте. – Кайда, кем белән булуым да кызыксындырмыймы сине? Көнләшә дә белмисеңме? Нәрсәгә дип яшисең соң син минем белән? Чыгып китәр урының булмаганга гынамы? Һаман да Фуатыңны көтәсеңме?

Әнзия монысына да җавап бирмәде. Иңнәрен генә сикертте дә бакчага чүп утарга чыгып китте.

Дистә елга якын яшәсәләр дә, уртак балалары булмады аларның. Аның каравы Рәсимәне Мәннаф бик якын итте, ул киләсе көнгә тәмнүшкәләрен дә, уенчыкларын да өеп-өеп алып кайтып куя иде. Баштарак Рәсимә әбисе белән килде, анда да аның яныннан китмәде, Мәннафның үзен дә, әнисе белән бергә яшәүләрен дә ятсынды, көнләште. Үсә төшкәч, инде үзе генә дә юлга чыга ала башлагач, килгән саен Әнзиягә тупас-тупас сүзләр әйткәли башлады. Мәннаф исә хатынын гел тынычландыра килде: «Үсмер вакытта була торган хәл, әйдә, йөрәгеңә артык якын алма, узар әле», – ди торган иде.

Әнзия баласын «әтиең шофёр иде» дип үстермәде. Дөресен әйтте: «Рәссам иде, иҗат кешеләре шундый инде, бер урында гына, бер гаиләдә генә төпләнеп яши белмиләр», – диебрәк аңлатты. Исем-фамилиясен дә яшермәде. «Минем турыда начар уйлап йөрмәсен» дигән иде. Ә Рәсимә, киресенчә, очрашканда тота да сүзне шуңа китереп чыгара: «Ул түгел, син үзең ташлагансың әтине. Тик торганнан әйтмәс Халидә әби, ул белми түгел. Мине син әтисез иткәнсең. Ә бу (ул Мәннаф хакында әйткәндә шулай сөйләшә, үзенә дә исеме белән түгел, «сез» дип кенә эндәшә) барыбер үз әтием түгел, миңа ярарга тырышып азапланмасын да», – ди.

Йөрәге өзелеп киткәндәй була инде шунда Әнзиянең. Ник кенә чыгып киттем икән авылдан теге чакны дигән уйлар еш килә хәзер башына. Кызын да читләштерде, Мәннафны да бәхетле итә алмады, үзе дә яратып яшәмәде…


Страницы книги >> Предыдущая | 1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 | Следующая
  • 0 Оценок: 0

Правообладателям!

Это произведение, предположительно, находится в статусе 'public domain'. Если это не так и размещение материала нарушает чьи-либо права, то сообщите нам об этом.


Популярные книги за неделю


Рекомендации