Электронная библиотека » Ләлә Сабирова » » онлайн чтение - страница 6


  • Текст добавлен: 14 марта 2023, 09:00


Автор книги: Ләлә Сабирова


Жанр: Биографии и Мемуары, Публицистика


Возрастные ограничения: +16

сообщить о неприемлемом содержимом

Текущая страница: 6 (всего у книги 12 страниц)

Шрифт:
- 100% +
«Синең кебек булмам, дидемме?!»

…Артурны янәшәсенә утыртып, кап-кара джипта кайтып төште Альмира әнисе янына. Өйгә кергәч, дәү-дәү пакетларны шапылдатып өстәл өстенә китереп утыртты.

– Менә, әни, сиңа кияү күчтәнәчләре. Монысы – Артур, таныш бул. Без озакка түгел, вакыт тар. Иркенләп кайткан чаклар булыр әле…

Сәлимә апа әле кызына, әле таныш булмаган мут егеткә күзләрен мөлдерәтеп тик карап торды. Альмира гел шулай: давыллап кайтып керә дә, әнисенең куйган чәен эчәргә дә вакыты тими, җилфердәп китеп тә бара. Бу Артур дигәннәре ниндирәк бәндә икән тагын? Унбиш минут эчендә аны каян белеп бетерәсең… Хәер, белергә кирәкми дә. Альмира аны үзенең тормышына тыкшынмаска күптән өйрәтеп бетерде инде. Кайда, кем булып эшли аның кызы – монысын сораштырудан да мәгънә юк. Беркөнне шул хакта сүз кузгаткач, Альмира хәйран дорфа итеп:

– Әйткән идемме «синең кебек булмам» дип? – диде. – Әйбәт, акчалы урында эшлим! Бетте-китте!

Дөрес әйтә, бу юлы аның сүзләрендә тамчы да ялган юк. Рәзиләгә рәхмәт, тормышын ул рәтләде. Башта тегендә-монда йөгертеп йөрде дә тора-бара җитдирәк эшләр дә куша башлады. Базар гына дисәң дә, Сөрмәдия кул астындагы сату-алу эшләре Альмираны хәйран шомарткан иде. Кирәккәндә бер эштән дә чирканмый да, иренми дә ул, кемнеңдер ышанычын аклыйсы булганда, бигрәк тә.

Рәзиләнең берничә ноктада рестораны, кафесы бар. Шуның берсендә – «Тантана» кафесында администратор булып эшли хәзер Альмира. Жәл, авылдашлары, мәктәптә, училищеда бергә укып маташкан элеккеге дуслары күрми. Сәрия генә кергәли. Альмира аның шундый бай әнисе була торып, гап-гади шәфкать туташы булып эшләп йөрүенә аптырый. Беркөнне үзенә әйткән иде, Сәрия көлде генә.

– Бөтен кешегә бизнес-леди булырга димәгән бит! – диде. – Табиблыкка укыйсым килә әле минем. Быел да имтихан биреп караган идем, булмады. Әйтте диярсең, барыбер кермичә туктамыйм!

Йә, ни әйтәсең инде моңа? Тиле дисәң, тиле түгел…

Акчалы икәнеңне белгәч, яныңда бөтерелүчеләр дә күбәя икән. Альмира андыйларны берничә атна гына сынап карый да араны өзә. Йөрмәсеннәр баш әйләндереп! Эшләп ашасыннар. Хәерче асрап ятарга җыенмый әле ул.

Ә менә Артур беренче күрүендә үк йөрәгенә сары май булып ятты. Киенүе дә, үз-үзен тотышы да «культурный». Аның белән тегендә-монда барганда да йөзең кызарырлык түгел. Өстәвенә Рәзилә апасының коллегасы – үз шәһәрләрендә берничә рестораны бар икән. Шунысы жәл: читтә яшәгәч, сирәк күрешәләр.

Бер килүендә Артур Альмираның кабинетына бер кочак роза чәчәкләре күтәреп керде.

– Җитте болай яшәргә, әйдә, өйләнешик! – диде.

Хатын аптырап калды.

– Ничек? Син кайда да, мин кайда…

– Ә нәрсә? Туймадыңмы хатын-кыз башың белән шундый йөкне сөйрәп барудан? Инде бер дә эшсез ята алмыйсың икән, миндә юкмыни ул кафелар?

– Белмим инде… Рәзилә апа белән киңәшеп карасам гына…

Монысына Артур гомер булмаганча күтәрелеп бәрелде:

– Тотасың да «Рәзилә апа» ди башлыйсың! Кем соң ул сиңа? Ни брат ни сват! Ничә ел тир түгәсең инде син аңа хәзер? Өч елмы? Әллә дүртме? Менә шул Рәзилә апаңның кесәсен калынайтып ятасың бит инде син!

Альмираның күзләре шар булды. Дөрес сөйлиме ул?

– Ничек инде аның кесәсен… Ул урнаштырмаса, йөрер идем хәзер каңгырап…

– Урнаштырган, рәхмәт. Но син бит инде аңа тиешлесен артыгы белән түләдең. Синең шикелле эт күк хезмәт итүчене тагын да таба алыр микән ул, ай-һай… Үз кадереңне үзең белмисең син, алтыным…

«Кулыңа керәм дип торганда…»

…Альмираның гөрләп барган тормышы бер көн эчендә җимерелде дә төште.

Мәхәббәт дигән нәрсә харап итте – үзеңнән башка берәүгә дә ышанырга ярамаганын күптән үзләштергән иде бит ул югыйсә! Хатын тормышына гына түгел, кафе эшенә дә ничек үтеп керде соң ул Артур? Баштарак биргән киңәшләре ярады, аларын Альмира Рәзиләгә үзенеке итеп җиткерә торган иде. Анысы:

– Молодец, кызый! Баш бар синдә. Болай булса, эшләр тагын да хутка китәчәк әле безнең! – дип мактап җибәргәндә, әй рәхәт тә була иде инде.

Тора-бара Артур гел бер «җыр»ны көйләргә тотынды – җайлап кына, майлап кына, артык басым ясамыйча гына…

– Синең моңа тулысынча хакың бар… Тиешлесен отработала, җитәр… Бу дөньяда үзеңне җүләрсеттереп яшәргә ярамый… Кулыңа үзе килеп керәм дип торганда, киреләнеп маташу – ахмаклык… Тапшыр үземә – менә дигән итеп башкарып чыгармын… Ышанасыңдыр бит? Әйе, җаным, диген! Миңа да ышанмасаң аннары…

«Тантана» документларының Артур кулына ничек күчүен Альмира абайламый да калды. «Биш минуттан кафеның тулы хокуклы хуҗабикәсе булачаксың», – дип котыртты аны күңел түренә үк кереп оялаган Артур атлы «шайтан». Бу бәхетле мизгелләрне күз алдына китереп, бөтенләй изрәде хатын…

Ул «биш минут»тан соң ни булачагын алдан белгән булсамы?! Кем җиткергән, каян белгән – Рәзилә алар өстенә бер көтү «тән сакчылары»н ияртеп, кара өермә булып килеп керде. Күз ачып йомган арада Артурны бүлмәдән күтәреп кенә диярлек алып чыгып киттеләр… Рәзилә Альмира алдында яткан кәгазьләрне зур куллары белән көрәп кенә алды да, җил-җил атлап, бер агарып, бер күгәреп утырган хатын каршына килеп басты:

– Чүп-чарларыңны җыярга биш минут вакыт сиңа! Моннан соң күземә чалынып кара – аяк астына эләккән бөҗәк сыман сытып кына үтерәчәкмен!

«Бер тапкыр алып кайтсаммы?!»

…Әле син алаймы?! Ә бит мин баланы да синең сүзне тыңлап кына тапкан идем! Нәрсә куштың, эт шикелле шуны эшләп йөрдем. Ә син аңлашуны кирәк тә санамадың. Бер сүз әйттермичә куып чыгардың…

Кара джип ялан кыр уртасыннан ыжгыртып чаба. Альмираның уйлары да бәйдән ычкынган кебек – әле тегендә, әле монда «кереп» чыга. Алаймы?! Юк, җанкисәкләрем, берегез дә мәрхәмәт көтмәгез, таш белән атканга аш белән ату гадәте юк миндә…

Салихҗаннар капка төбенә дә машинасы белән давыллап килеп туктады хатын. Ишеген гадәттәгедән катырак япты, капканы да тибеп кенә ачты. Нурдидә белән Фәнил ян бакчада җиләк җыеп йөри иде, Альмираны күргәч, тураеп бастылар. Елмаерга дип ачылган авызлары шул килеш калды – «кунак»ның зәһәрлеге йөзенә кеше куркытырлык булып яткан иде. Малай янына атлап түгел, очып килде. Кулыннан каерып диярлек тотып, өйгә таба өстерәде:

– Киен!

Фәнил атлый-йөгерә әнисе артыннан иярде, бусагага җиткәч, абынып егылды да кычкырып елап җибәрде.

– Нәрсә дип үкерәсең?! Мужикмы син, юкмы? Иркәләп, тәмам бозып бетергәннәр инде!

Бусын тагын да кычкырыбрак, кызу-кызу артларыннан ияргән Нурдидә яхшырак ишетсен дип әйтте.

– Чү, чү… Нишләмәкче буласың, килен… Аңлатып эшләсәңче… – Нурдидә әле баланың күз яшьләрен сөртмәкче була, әле аш өстәленә килеп тотына – юлдан кайткан кешегә чәй куярга кирәктер бит инде…

– «Нишләмәкче», имеш! Син аны әнә Рәзиләңнән сора!.. Бер тапкыр алып кайтып күрсәтсәмме сезгә мин моны! – Альмира этә-йолка Фәнилне киендерә, шул арада комод тартмаларын тартып чыгарып, үзе белән өстерәп кергән зур юл сумкасына бала әйберләрен тутыра иде.

– Ничек Рәзиләдән… Аның ни эше бар? Килен, тукта, ярсымачы, зинһар…

– Килен, имеш! – Альмираның ярсудан зәңгәрләнеп килгән йөзенә мыскыллы елмаю килеп кунды. – Пычагым да килен түгел мин сезгә! Жәлләп, яралы күңелегезне ямар өчен генә әйттем мин аны оныгыгыз дип! Ә сезгә… Ит яхшылык, күр шакшылык… Кит, торма юлымда каккан казык кебек!..

Нурдидә бөтенләй каушап төште. Еларга да, көләргә дә белмичә тәмам шашып калган бала каршына чүгәләде. Тегесе баскан урынында тыпырдый-тыпырдый чырылдап елап җибәрде дә Нурдидәне муеныннан каты итеп кочаклап алды:

– Дәү әни, дәү әни…

Моны күреп, Альмира тагын да ныграк ярсыды, баланы әбисе кочагыннан кубарып алды да, шакы-шокы атлап, ишеккә юнәлде:

– Күрсәтәм мин сиңа хәзер дәү әниеңне!

Нурдидәнең аяклары атламас булды. Өстерәлеп барып, тәрәзә каршындагы кәнәфигә килеп ауды. Салихҗан кайтканчы шул торышын үзгәртмәде. Ишек тавышы ишетелгәч, эченә бераз җан кергән кебек булды.

– Синме… Иртәрәк кайтмадың… Күрми калдың…

Салихҗан ишетеп кайткан иде. Сораулар биреп йөдәтмәде.

– Чү, чү… Алай бик бетеренмә әле. Бер кайтмаса, бер кайтыр. Үзебезнең кан…

– Алай түгел дип әйтте бугай ул…

– Ышанма син аңа. Рәзилә белән ике арада нидер булган, ачудан әйтә ул аны. Янымнан дуылдап узып китүеннән үк аңладым.

– Ышанмадым. Баланың кашларын кара – Фәнисебезнеке дә шулай бер-берсенә кушылып тора иде…

– Аяк атлаулары да тач аныкы. Укыйм дип торуын кара тагын. Фәнис тә биш яшеннән хәреф таный башлаган иде, хәтереңдәме?

Нурдидә сыгылып төште. Салихҗан да җайсыз итеп хатыны янына килеп төртелде. Аны «кайтыр» дип юатса да, үз сүзләренә үзе дә ышанмый иде ул.

Хәрәкәт итәргә кирәк!

Альмираның эче тулы ут иде. Бер дөрләп янып китә, бер пыскып утыра башлый. Күңеленнән генә гел Рәзилә белән әйткәләшеп йөри. Кайчак, Фәнилне сискәндереп, кычкырып ук җибәрә:

– Ашыкма, безнең урамда да бәйрәм булыр әле!

Ул «бәйрәм»не, билгеле, Артурдан көтә хатын. Яратканын җай чыккан саен әйтеп торды бит ул аңа, үз шәһәренә күчәргә әнә ничек ялына-ялына чакыра иде. Шул чакта ук бөтенесенә төкереп китеп барасы булган! Кем белгән аның шулай килеп чыгасын…

Кайчаннан бирле хәбәре булмавы гына эчен пошыра. Телефонын бөтенләй өзеп куйганмы? Рәзиләгә ачу килде дип, аңа үпкәләп ятмый торгандыр бит инде? Юк, болай булмый, хәрәкәт итәргә кирәк! Акчасы да тоткан саен кими, кысылып яшәргә күнекмәгән лә ул!

Җитмәсә, бала чабуына ябышкан – суларга да бирми. Үзенең күзеннән яшь кипми, өзми-куймый дәү әнисе белән дәү әтисен таптыра. Җайлап та әйтеп карады Альмира, ярсып китеп, арт ягына да төшергәләде. Юк, тынычланмый. Аның белән ничек тормышын көйли алсын ул?

Беркөнне җыенды да юлга кузгалды. Әнисе бар бит әле аның, кызына авыр чагында да булышмаса… Дөрес анысы, Сәлимә апаның Фәнилне бер тапкыр да күргәне юк. Ул аның дөньяда барлыгын беләме икән әле… Кеше аша ишетелгән булса гына инде. Кызы белән алар бу хакта бер авыз сүз алышканнары булмады – Альмира кирәк тапмады. Менә хәзер күрешерләр инде.

Сәлимә апа аның хәбәрсез-нисез кайтып төшүенә ияләнгән инде – машина тавышын ишеткәч, кабаланып йөгереп чыкмады. Фәнилне күргәч кенә каушап китте. Бусы ни инде тагын?

– Әни, аптырама да, мине дә аптыратма. Оныгың бу синең. Калдырырга урын юк, бер-ике кичкә генә үзеңдә тотып тор әле.

Ничек инде «тотып тор»? Әйбер түгел лә ул, җан иясе! Сәлимә апа авызын бер ачты, бер япты.

– Синең бер-ике кич дигәнең… Мине санлармы соң ул? Әле үк сытылырга чамалап тора…

– Бала сытылмый тормас инде! Килеп терәлмәсәм, сиңа ялыныр идемме? Вопрос жизни и смерти – бер-ике кичкә генә, артыкка түгел!

Фәнилнең еларлык та хәле калмаган иде – аналы-кызлы әйткәләшкән арада, төенчегенә терәлеп йоклап ук китте. Сәлимә апа аны чишендереп, караватка җайлап урнаштырган арада, Альмира, «пока-пока»сын тиз-тиз генә кабатлап чыгып та очты…

«Дәү әнисен таптыра…»

Бәхетең бер булмаса, булмый икән инде ул. Альмираның туганда ук маңгаена шулай дип чәпәп куелгандыр, мөгаен. Күпме көчәнеп карады, булмады. Юлыңда рәтле-рәтсез кешеләр очрап торгач, шулай булмый хәле дә юк.

Артурның туган шәһәрен аркылыга-буйга урады хатын. Кермәгән ишеге калмады – ул әйткән кафеларның исемен ишеткән бер генә кеше дә табылмады. Аннары гына үзе өчен коточкыч ачыш ясады хатын – җайлап-майлап аның байлыгын кулга төшерергә йөргән ул егет!

Ни өчен аның «Тантана»сына ябышып ятуы хәзер генә башына китереп сукты Альмираның. Өйләнешик диюе дә күз буяу өчен генә булган бит инде аның! Исеме дә үзенеке микән әле? Әллә эзләтеп караргамы?

Бусы үзенә дә көлке тоелды. Йә, таптылар ди. Шуннан нәрсә? Мин аның аркасында урамда калдым, җәзасын алсын, диярме? Адәм көлкесе!

Шул урында уйлары өзелде – кесә телефоны шылтырый башлады. Башына беренче килгән уй «Артур» булды. Мизгел эчендә фикере буталды – әгәр Артур шылтырата калса, бу минутта ул аны гафу итәргә дә әзер иде.

Юк икән, әнисе эзли икән. Альмираның кабат кәефе кырылды. Бер секунд кына уйланып торды. Алыргамы-юкмы? Шул гына җитмәгән иде…

– Ал-ло!

Сәлимә апаның тавышы калтырап чыкты:

– Алла хакы өчен үтенеп сорыйм, кайт!

– Ни булды тагын?!

– Булмады… Жәлләп үләм инде мин аны. Ашамый да, эчми дә. Дәү әнисен таптыра. Кайда соң аның дәү әнисе? Үзем илтеп бирер идем…

Альмира җавап кайтарып тормады. Машинасына лапылдап кереп утырды да китеп барды.

Әгәр ул булмаса…

…Бөтен нәрсә оныкларын хәтерләтә – шунысы читен. Ай читен дә инде! Нурдидә бакча җиләгеннән кайнатма ясап куйды, өстәлгә утырткан саен «Фәнил белән бергә җыйган идек» дип әйтми калмый. Салихҗан чормага киптерергә элгән балыкларын барларга менгәч, бер сытылып елап ала – кармак салырга өйрәткән иде бит ул аны, әй куанып кайткан иде балакаем. Теге көнне анасы ашыкты, уенчыкларының бөтенесен җыеп бетерә алмаган, күрәсең. Әле диван астыннан, әле комод тартмасыннан Фәнилнең машиналары килеп чыга – йөрәкләре өзелеп киткәндәй була инде шуларны күргәч…

Капка ачылып ябылган тавыш ишетелде. Икесе дә, сагаешып, бер-берсенә карап катты. Юк, ул түгелдер, күрше-күләндер… Тәрәзәгә күтәрелеп карарга да куркыта – әгәр ул булмаса?!

Тавыш кабат ишетелмәде. Ишеккә килгән кеше дә күренмәде.

Салихҗан нәүмиз генә капка ягына күз төшерде. Аннары кисәк кенә ахылдап куйды да ашыга-кабалана ишеккә ташланды. Нурдидә аның артыннан чапты.

Ишегалды уртасында, үзеннән дә зуррак юл сумкасына сөялә төшеп, Фәнил басып тора иде.

– Мин кайттым, – диде ул, дәү әтисе белән дәү әнисенә күзләрен тутырып карап.

Капканың теге ягында машина кузгалып киткән тавыш ишетелде. Салихҗан белән Нурдидә аңа игътибар итеп тормады – Фәнилдән башка бер генә нәрсә дә кызыксындырмый иде инде аларны.

КАРАК

– Ник дәшмисең?! Атаңны чакыртып китергәнне көтәсеңме?! – Директорның тавышы калайга көрәк белән суккан шикелле яңгырады. Ислам куырылып килде. Башы аска иелгәннән-иелә барды.

Болай да Рания Рәисовнаны яратмый ул. Тирләп, маңгаена, муенына ябышкан аксыл сары чәчләренә, үтәли тишеп чыга торган сыек зәңгәр күзләренә чирканып карый. Төкерекләрен чәчә-чәчә сөйләгәндә, тимер (бәлки, көмештер инде ул) тешләре күренеп китә – андый чакта малай аны бөтенләй күрмәскә тырыша.

Күләгә шикелле генә килеп, завуч Сәлим абыйлары директорның колагына нидер пышылдады. Атасы юклыгын әйтте ул аңа – ишетмәсә дә сизеп тора Ислам. Бугазын нидер кытыклап алды. Рания Рәисовнаның исә чәч бөртеге дә селкенмәде.

– Ну и что?! Анасын дәшәргә кирәк, димәк!

Кемдер керде, кемдер чыкты. Кемдер ишекне ачып карады да кире япты. Ислам ишек шыгырдаган саен башын күтәреп карады – берсе дә Гөләндәм апасы түгел иде.

Ул булсамы?! Ул булса, бөтен дөреслекне шундук әйтеп бирер иде. Ник күренми соң инде ул, кайчанга кадәр җәфалаячаклар аны?!

Укытучы апа

…Гөләндәм апасын беренче күрүдә яратты Ислам. Ул да малайның үзе шикелле – бу мәктәптә яңа кеше. Башка укытучыларга бөтенләй охшамаган шул ул. Монда берәү дә чәчләрен аның кебек бөдрәләтеп, иңнәренә килешле итеп салып йөрми. Без үкчәле ялтырап торган туфлиләр дә анда гына. Күзләре зәңгәр, тик директор апаныкы сыман түгел, җете. Дәресләрендә тынын да чыгармый – гел аңа гына карап утыра малай. Әй үртәшәләр инде иптәшләре, гашыйк булдыңмы әллә, дип көләләр. Көлмәгәйләре тагын! Башка дәресләрдә тик утыра алмый шул ул, урындыгыңа энә кадалган, ахры, дип тирги укытучылар. Ә Гөләндәм апасын гел тыңлыйсы гына килеп тора.

Беркөнне дәрестән соң калырга кушты әле. Өстенә кайнар су коелган кебек булды – ник икән? Җитмәсә, кызлар да чышын-пышын килеп пырхылдашты. Класс бүлмәсе бушап, икәүдән-икәү калганчы ук бер тирләп, бер суынып утырды малай, үзен читлеккә эләккәндәй хис итте.

Гөләндәм апасы аның каршысына ук килеп утырды, матур елмаеп, бераз карап торды. Кулында класс журналы иде.

– Монда менә болай язылган: Ислам Ихсан улы Алтынбәков. Дөресме? Сирәк фамилия. Әтиең Иясез Елга авылыннан түгелме синең?

Ислам ялт итеп күтәрелеп карады:

– Ие-е…

– Шулайдыр дигән идем. Беренче күрүдә үк әтиеңә охшаткан идем аны. Ә ник болай еракка күчәргә булдыгыз? Иясез Елга бик матур бит ул…

Малай иңнәрен генә сикертте. Әтисенең кайда икәнен белмәвен, монда әнисе белән генә күченеп килүләрен әйтеп торсынмыни?! Ачу китереп, күңеле дә тулып китте тагын.

– Йә, ярый. Мин болай гына… Әтиеңә сәлам әйт, яме!

Монысына Ислам җавап биреп тормады, тиз генә кузгалып, ишеккә атылды.

Иясез Елга үзенеке иде инде анысы, малайның аннан бер дә китәсе килмәгән иде. Монда ул беркемне белми. Классташларын да өнәп бетерми, гел үртәшергә генә торалар. Укытучылар да кырыс. Ә менә Гөләндәм Харисовна керә башлагач, баш түбәсенә кояш чыккандай булды. Бигрәк үз итеп карый шул ул Исламга. Әтисе белән таныш булганга микәнни?

Беркөнне тәнәфестә тагын янына дәшеп китерде әле.

– Без почти авылдашлар. Ярдәм сорарга синнән башка кешем юк, – диде. Исламның куанычыннан тыны кысылды. – Шушыларны авыл китапханәсеннән сайлап алып килеп бирче, – дип, ярты битлек исемлек тоттырды.

Очып барды кичен Ислам китапханәгә, очып кайтты. Китапларны туры Гөләндәм апасының фатир төшкән йортына илтте.

– Юк, юк, ашыкма, – диде апасы, малайның ишек тоткасын җибәрми торуын күреп. – Чәй эчәбез, менә тәмле коймаклар өлгерттем.

Коймаклар, чыннан да, тәмле иде. Алардан бигрәк, укытучысы белән сөйләшүе йөрәгенә сары май булып ятты малайның.

– Син читенсенмә, мәктәптә берәр проблемаң булса, үземә әйт.

– Нинди… проблема?

– Болай гына әйтәм инде. Төрле хәл булырга мөмкин, дим… Әти-әниеңне борчып торырга да кирәкми.

Әтисен точно борчый алмый инде ул. Әнисенә дә бик кирәген генә әйтә. Гөләндәм апасының Иясез Елгадан икәнен дә әйтмәде – ул авылның исемен дә ишетәсе килми әнисенең.

Исламның проблемасы булганы юк әле, ә менә апасына гел кирәге чыгып тора. Тегесен алып кил, монысын эшләп китер… Куана-куана йөгерә Ислам. Сине аңлый торган кешең булу бик рәхәт бит ул. Әнисе белән серләре артык килешми, иске дуслары белән аралашмый, яңаларын әлегә тапмады…

«Тәрәзәдән керимме?»

– …Партизан булып уйный бу малай! – Рания Рәисовнаның тавышы тагын да ямьсезрәк яңгырады. Аннары ул, башын борып, артында басып торган завучка карады. – Участковыйны дәштегезме?

– Юлга чыккан…

– Минем белән сөйләшәсең килмәсә, менә аңа әйтерсең! Ачкычны ничек алуыңны да, ноутбукларны кая яшерүеңне дә… Әниең белми булмас, икәүләшеп җавап бирерсез!

Ислам сискәнеп китте, күзләрен түгәрәкләндереп, директорга карады.

– Монда аның катнашы юк! – Бу аның бер сәгать буе утырып, беренче әйткән җөмләсе булды.

Рания Рәисовна да җанланып китте:

– Шулаймы? Безгә әйтмисең, хотя бы аңа әйтерсең алайса!

– Минем дә катнашым юк! – Ислам дерелди үк башлады. Алдында кочаклап утырган букчасын изгәләп бетерде.

– Менә син аны участковыйга аңлатырсың! Кепкаң ничек минем кабинетка эләккән? Синеке бит, әйбәтләп кара! Рус теле дәфтәрең җирдә, тәрәзә астында ничек пәйда булган? Синнән төшеп калган бит инде ул! Ботинка эзләре точно синеке – анысын үзем тикшердем! Экспертиза үткәрерләр! Тәрәзә төбендә дә чалбар җепләрең калгандыр әле! Ачкычны да кулыңа син тотканны ачыкларлар!

Ислам Рания Рәисовнага сөзәргә килгән үгез шикелле карап утырды. Үзе ул әйткәннәрне уйлады. Кепкасын әллә кайчан югалткан иде, хәзер генә түгел. Каян белсен ул аның кабинетка ничек килеп эләккәнен? Ә дәфтәр… Менә анысын белми дә белми инде… Ачкыч… Дөрес, кинодагы шикелле тикшерсәләр, монысын ачыклаулары бар…

Рания Рәисовна малайның уйланып калуын үзенчә аңлады. Тавышын йомшарта төште:

– Синең миңа дөресен әйтүең кирәк, Ислам. Ноутбукларны кая куюыңны әйтүең. Миңа да район буенча шаулау кирәкми – участковыйны катнаштырмый да хәл итеп булыр иде бит!

Дөресе аның бик гади. Әмма шул «дөрес»не әйтсәң, бер гаепсез Гөләндәм Харисовнага яла яккан кебек килеп чыга шул. Менә үзе кереп әйтсен иде аны. Кайда йөри соң инде ул…

Олы башын кече итеп, кичә кич укытучысы Исламнарга үзе килде. Малай ишегалдында этен ашатып тора иде.

– Нишләргә дә белмим, – дип уфтанды апасы. Йөзе борчулы иде. – Бүген Рания Рәисовна дәресемә керде, шуннан соң кабинетына чакырды. Озак сөйләшеп утырдык. Класс журналын шунда онытып калдырганмын. Чыгуын бергә чыктык, күрмәгәндер. Иртән күзенә чалынса, баш бетте. Теләсә кая ташлап калдырасыз, дип, үзәккә үтәр. Беләсең бит син аны…

Ислам ни дияргә дә белмәде. Үзе тураеп басты. Нишләргә тиеш соң ул? Хәзер эшләп бирә…

– Тәрәзәдән керимме?

Гөләндәм Харисовна ирен чите белән генә елмайды.

– Карак кебекме? Юк инде. Аннан соң, эчтән бикле була бит ул тәрәзә. Менә болай итеп карасак димәкче идем…

Аннары үзенең планын аңлатты. Ул каравылчы янына килә дә, аны, йомыш табып, коридорның икенче башына алып китә. Ул арада Ислам, ачкычны алып, директор кабинеты янына килә. Шунда очрашалар. Керәләр, Ислам тәрәзәдән сикерә, Гөләндәм Харисовна аның артыннан тәрәзәне бикләп, журналны алып чыга. Ачкычны кире кую авыр булмас, ничек тә җаен табар әле.

«Өтере-ноктасы»на кадәр шулай эшләделәр, бер җирдә дә ялгышмадылар. Бик куанган иде Ислам, авызы колагына җитеп кайтып кергән иде. Әллә тәрәзәне аның артыннан бикләргә онытты микән Гөләндәм Харисовна, караклар шуннан керде микән?

Исламның ишеккә каерылып карый-карый муены талып бетте. Аның монда икәнен әйтмәделәр мәллә Гөләндәм апасына? Участковый килеп җиткәнче тизрәк керсен иде инде…


Страницы книги >> Предыдущая | 1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 | Следующая
  • 0 Оценок: 0

Правообладателям!

Это произведение, предположительно, находится в статусе 'public domain'. Если это не так и размещение материала нарушает чьи-либо права, то сообщите нам об этом.


Популярные книги за неделю


Рекомендации