Текст книги "Әсәрләр. 6 томда / Собрание сочинений. Том 6"
Автор книги: Мөхәммәт Мәһдиев
Жанр: Современная зарубежная литература, Современная проза
Возрастные ограничения: +16
сообщить о неприемлемом содержимом
Текущая страница: 10 (всего у книги 29 страниц) [доступный отрывок для чтения: 10 страниц]
Телефоннан бер шәкертем (элеккеге студентым) чылтырата:
– Мөхәммәт абый, исәнмесез. Әле генә сезнең яңа китабыгызны укып чыктым. Ничек өлгерәсез? Газета-журналларда язган мәкаләләрегезне укып барам. Рәхмәт сезгә. Ничек барысына да җитешәсез?
– Рәхмәтеңә рәхмәт инде, Фәрит.
– Сәламәтлегегез ничек? Әле дә шулай кызыклы лекцияләр укыйсызмы?
– Юк инде, Фәрит, элеккечә булмый. Картаям.
– Мөхәммәт абый! Рәнҗемисезме? Бер соравым бар иде сезгә.
– Рәхим ит, Фәрит. Сорау биргән кешегә нигә рәнҗергә?
– Мөхәммәт абый! Әле генә бер язучы кисәге белән очраштым. Ул әйтә, Мәһдиев бик каты эчә, ул инде беткән кеше, ди. Алай түгелдер бит инде?
– Ул үзе күп язамы соң? Активмы?
– Бу елларда язган әйбере күренми.
– Ә, аңлашылды, Фәрит. Син аңа сәлам әйт. Минем кадәр эшләп карасын. Университетта лекцияләр укысын һәм проза әсәрләре язсын. Аннан без аның белән бергә утырып эчәрбез…
ХXXVIIАссистент булып эшлим. Беренче елым. Заочниклардан имтихан алам. Карыйм: авылда бер куст берләшмәсендә бергә эшләгән яшь хатын. Елмаеп чыгып утыра, билетын, язган кәгазьләрен алдында җилфердәтә.
– Сезгә Фәйрүзә апа сәлам әйтте, – ди.
Әйе, беләм, Фәйрүзә белән бергә ике ел эшләдек авыл мәктәбендә.
– Сөйли башла инде, – дим. Башка заочниклар алдында уңайсыз бит сәлам кабул итеп утыруы.
– Тукай… 1906–1907 елларда… демократик позициядә… Тукай… большевиклар белән бергә эшләгән. ВКП(б) члены булган. Уральск шәһәрендә горком ВКП(б), горком КПСС члены булып торган. Аны партия съездына делегат итеп сайлаганнар. Тукай…
– Йә, йә, – дим.
– Сезгә Мәхтүм Гарипович сәлам әйтте.
– Рәхмәт…
Уф-ф… Намусымны көчләп, моңа «дүрт»ле куеп чыгарам. Белми инде, факт. Ләкин бит мин бу хатын белән бер кустта бергә эшләгән идем. Кем уйлаган аны, дүрт-биш ел узгач, мин шул хатыннан имтихан алырмын дип?
…Ел уза, җәен мин үз авылыма кайтам. Ялга. Үзебезнең бакчага. Укытучы булып утыз-кырык ел мәктәптә эшләгән апам сөйли:
– Син анда үзеңне әйбәтрәк тот инде. Әнә фәлән укытучы сессия беткәч кайтып сөйләгән: «Һи-и, анда бит Мәһдиев утыра, берни укымаган көе, имтиханга кергән идем, «дүрт»ле куйды да чыгарды. Үзебезнең кеше бит ул…»
Ну инде тегене бер-ике елдан соң минем кулга эләккәч тунадым мин. Бер керде хәзерлексез көе генә кышкы сессиядә, ике керде җәйге сессиядә, укымаган көе генә. Мин – рәхимсез. Таш мин. Сәламнәргә игътибар юк. «Ике»лене бәрәм генә, чөнки теге берни укымый килә. Ниһаять, аңлады бу үзенең хатасын. Соңгы имтиханда, «өч»ле алгач, үкерепләр елады.
– Мин үземнең хатамны аңладым, мине гафу итегез, Мөхәммәт абый, – ди. – Мин сезнең алда бик гаепле…
– Сау булыгыз, менә сезнең зачёткагыз. Сезнең алдагы имтиханнарыгызны әйбәт бирүегезне телим. Сау булыгыз…
XXXVIIIЮгары уку йортларында безгә Маркс-Энгельсның сыйнфый көрәш турындагы теориясен укыталар да идеалистларны, метафизикларны әсәрләрен укытмаган көе генә сүктерәләр. Бу – безнең җиде-сигез дистә елларга киткән бәхетсезлегебез. Югары белем алган кешегә Маркс, Энгельсны гына түгел, Кант, Фихте, Гегель, Шопенгауэр, Фейербах, Дюринг, Ницшены да белергә кирәк. Тагы да эчкәрәк кереп, Заратустра, Сократ, Әбүгалисина, Платон, Аристотельләрне белергә кирәк. Гел Англия-Франциядәге сыйнфый көрәшне ятлап кына кеше булып булмый бит! Бераз гына әхлак тәрбиясе дә кирәк, Француз революциясендә революционерларның гильотина белән бер-берсен чапкалап бетерүләре, ай-һай, безгә әхлак тәрбиясе бирә аламы икән?
Менә, мәсәлән, мин Ницшеның «Заратустра…»сын укыган булсам, үз гомеремдә күпме газаптан котылган булыр идем. Заратустра әйткән: әгәр дә мәгәр берәр кеше сиңа үтенеч белән килсә һәм син аны үтәсәң, теге кеше, каршыңа үтенеч белән килгәне өчен, сине беркайчан да гафу итмәячәк. Иманлылык онытылырга мөмкин, әмма инде берәр кешегә яхшылык эшләсәң… ул яхшылыгыңны теге кеше берничек тә гафу итмәячәк…
Нәрсәсе яшерен-батырын, мин бит утыз ел буе югары уку йортында эшләдем, минем ишеккә җәйге айларда, аттестатлы малайларын-кызларын ияртеп, байтак кеше килде. Алар йә якташлар, йә сабакташлар… Авызларыннан гөлләр ага, әллә ниләр вәгъдә итәләр, тик менә имтиханда ярдәм генә күрсәт. Югары уку йортында, безнең зәгыйфь системада, намуслы булып яшәве бик кыен. Әйтер идем – мөмкин дә түгел. Менә ул синең сабакташ, сугыш елларында бер бәрәңгене урталай ярып ашап яшәдегез, хәзер шул кеше мөлдерәтеп сиңа карап тора, сумкасыннан литрлы банка белән каймак чыгара (ришвәт!), ике сыер асрыйбыз, ди, җәй көне бер парлап кайтыгыз, мунчалар керербез, тик менә Гөлфәниямне генә юрфакка (!) кертәсе иде…
Нишлисең инде, әгәр имтиханда үзең үк катнашасың икән, әлбәттә, Гөлфәниягә күз-колак буласың, һәм Гөлфәния үзе теләгәненә ирешә дә. Син инде шатланып йөрисең: менә бит элеккеге сабакташыма ярдәм иттем, каяле, хатын, аларга кайтасы булса, күчтәнәч итеп тартмалы конфет, һинд чәйләре әзерләп куй әле…
Ләкин юк, теге сабакташ күренми, юк ул… Берәр ел үткәч, очраклы рәвештә син аның белән вокзалда кара-каршы киләсең, ә теге, сине күрүгә, күзләрен читкә борып качып маташа һәм кача да, ләкин бәхетсезлегенә каршы, син утырган вагонга килеп керә һәм синең белән исәнләшергә мәҗбүр була. Әлегә теге темага керми, шәһәргә кадак, идән буявы алырга килгән идем, ди. Син аны теге темага тартып чыгарасың.
– Йә, ничек соң, Гөлфәния әйбәт кенә укып йөриме?
Сабакташның йөзе көләчләнеп китә:
– Һи-и… Мактап бетерә алмыйлар, ди. Ул бит, игъзам биргәндә, беренчесеннән үк «биш»ле алган. Дикан дигән профиссыры тегенең аркасыннан каккан: маладис, сеңлем, дигән, сине алабыз, дигән…
Ницше абый! Заратустра бабай! Мине саклагыз, зинаһар өчен, саклагыз, поезд асларына ташлатмагыз мине! Үләм бит, бетәм бит!
Күз алдымда узган ел августының киче: «игъзам»да минем белән бер чорда эшләүче ханым. Аның белән иртәгә без күрешмәячәкбез, икебез ике бинада. Минем ялынулы тавыш: Гуля, зинаһар дип әйтәм, батырма. Ул иртәгә сиңа бирә, телдән. Гөлфәния исемле. Кап-кара ике толымлы. Эре сөякле. Син аны шундук танырсың. Гуля, зинаһар, яме? Мин дә сине онытмам.
Ух! Уф! Маңгайга тир бәрде, тепловоз, явыз кычкыртып, бер станциягә керде. Нәрсә бу, Чурилеме, Кәчеме? Арчамы? Юк, Коркачык станциясе икән… Идриттри…
Хөрмәтле укучым! Син инде шуның белән бетте дип уйлыйсыңмы? И агайне… Син дә минем шикелле шулай беркатлы шул. Әле, Ницше белән Заратустраны искә алып, мендәр тешләп, төне буе елыйсы бар абыегызның. Әйе, нәкъ менә каенанасы белән сүзгә килгән яшь килен кебек: мендәр тешләп.
Теге кеше районда, «Межрайбаза»га шифер алырга килгәч, склад мөдирен көтеп утырганда сөйләгән:
– Һи-и… Институт укытучыларын белгән инде аның. Җәй җиттеме, аларга ташыйлар инде: сөте-мае дисеңме, ите-балы дисеңме. Бал-май эчендә йөзәләр инде алар. Әнә безнең белгән кеше, дасинты. Минем белән бергә укыганые дүрт классны. Өйләренә керсәң, гел кавюр гына. Аны хезмәт хакына алып буламыни? Ә?
Һәм ул минем исемне атаган.
Мондый хаталарны мин байтак эшләдем. Байтак кешегә ярдәм иттем, шуларның барысы да миңа дошман булып калдылар. Әлбәттә, ихлас күңеллеләре дә бар, Татарстан бик кечкенә, тегеләй дә, болай да синең танышың табыла, аның быел гына унынчыны тәмамлаган улы, кызы, актык чутта балдызы булмыйча калмый.
Болай да була. Бер авылда укучылар белән конференция уздырасың, төн уртасында колхоз рәисенең күзенә карыйсың: мин кайда кунам, район үзәгенә илтәсезме, әллә Казанга укмы?
Рәис елмая, аның артында шыпырт кына басып торган таза бер абзыйны күреп аласың. Шуларда кунасы икән. Танышасың, кайтасың. Зур йорт, таза хуҗалык. Салкын өйалдында түшәмгә асылган ит түшкәләре – һәрберсе ак җәймә белән төрелгән. Почмакта – бал суырту машинасы. Почмакта коридор туп-туры ак мунчага алып чыга. Йортта аш, бәлеш исе. Нәрсәдер гөжли, нәрсәдер чыжлый, зур сәгать суга, төсле телевизорда, «Уф, йөрәгем» дип, утлы тавыш белән Хәмдүнә җырлый, мич буенда, аксыл-саргылт гәрәбә идәндә, бер кайгысыз-хәсрәтсез карт мәче тәгәрәп ята, бер күзен кысып сине өйрәнә.
Ул арада колхоз рәисе дә килеп җитә, хуҗа кеше сервантка мәгънәле үрелә:
– Мунчага кадәр берәр генә ырумка ярар бит, – дип, рәискә карый.
«Ну, бу дөньяда рәхәт тә соң инде!» – дип уйлап, мунчалар, ашлар, «ырумка»лар, бәлешләрдән соң йокыга ятасың.
Иртәгесен шул ук сый-хөрмәт, капка төбендә рәис машинасы газ биреп утыра, хуҗа белән хатыны, ыхым-мыхым килеп, син утырасы машинага ниндидер күчтәнәч урнаштыралар һәм, соңгы чынаяк чәйне эчеп син сәгатеңә караганда гына, муеныңа тегермән ташы киертеп куялар: ни бит, безнең Әхмәтгәрәй быел унынчыны бетерә. Юрфак дип үзәгебезгә үтә инде. Җәйгә инде, боерган булса…
Кара тун кигән таза битле ир машина янында сиңа шулай ди. Хатыны укытучы икән, анысы сине бөтенләй яньчи:
– Карагыз әле, ул юрфакны бетергәч, эспирантурага (аспирантура) калдырып буламы? Эспирантка акчаны күпме түлиләр?
Синең күз алларың караңгылана. Әллә эчтән генә әйтәсең шунда, әллә кычкырып ук:
– Була, була, ник булмасын! Улыгызны профессор итәм! Ректор итәм! Академик булачак Әхмәтгәрәегез, едрионамайтьлар! Горбачёв урынына утыртам. Президент Буш белән кунакка йөрешәчәксез!
…Менә гомерләр шулай узды. Бер җиргә бармаслык, бер кеше белән танышмаслык итеп, курка-курка узды. Тагын бер-ике истәлекне сөйләми кала алмыйм. Һәрберсе гыйбрәтле. Яшьләр өчен, киләчәк өчен. Сез, бәлки инде, Ницшены да укырсыз, гел Октябрь борылышы гына димәгән. Узган чорның сабагын тыңлагыз, арагызда вуз укытучылары да бардыр. Яки булырсыз.
…Беренче елымны укытам, гаилә белән бер бүлмә алып, студентлар тулай торагында яшибез. Читтән торып укучыларга бүген генә консультация уздырып кайттым. Группа чуар, бүген-иртәгә бәбилим дип юанайган бер-ике хатын бар (алары инде аның, имтихан билетын кулына алгач, концерт күрсәтә: су сорап алган була, бер-ике тапкыр чыгып керә, ах-ух килә, син сорамыйча гына уңай билге куйсын өчен, барысын да эшли, әйтерсең аның эчендәге бала синеке), яшьтәш ирләр бар.
– Мин әле беренче елымны гына эшлим, яшь укытучы бик таләпчән була, әзерләнмәгән булсагыз кереп тә йөрмәгез, мин беркемгә дә льгота ясамыйм, – дидем консультациядә.
Керәчәк, керәчәк заочница дигән бу мөгезсез сыер, нәкъ менә әзерләнмәгән көе керәчәк һәм бер генә тапкыр түгел, син уңай билге куйганчы үзәгеңә үтәчәк бу синең. Имеш, сөйләгән булалар: студент имтихан бирә. Бирә, пычагым! Син бирәсең имтихан – белдегезме шуны! Син. Башка беркем дә түгел!
Шуларны уйлап, тар бүлмәңдә кичен укып утырасың, бала-чага коридорда, тулай торак умарта оясы кебек гөжли, кемнеңдер кухнядан пешкән ашын урлаганнар (монысы – студентлар эше), кемнеңдер кайнап чыккан чәйнеген алып киткәннәр (монысы, – һичшиксез, ата ялкау аспирантлар), кемнеңдер балалары, коридорда куышып йөргәндә, күрше бүлмәдән чыгарып куйган төнге чүлмәкне түккәннәр, иң читтәге бүлмәдә яшәүче тулай торакның электригы Игнат хатынын паркет идәнгә салган да таптый, өч тәңкә акча сорый, тегесе ярдәмгә чакыра…
Ә син укып утырасың, сиңа иртәгә лекциядә кирәк булачак чыганакны укыйсың: «КПССның ХХII съезды карарларында әйтелгәнчә, социалистик җәмгыятьтә әдәбият һәм сәнгать бары тик сыйнфый гына була ала. Бүгенге көндә, капитализм череп таркалган бер чорда, хезмәт ияләре ачлыктан, фәкыйрьлектән җәфа чиккән Көнбатыш Европада һәм АКШта…»
…Ишек шакыйлар.
– Да, да…
Ишек ачыла (хатын шифоньер артында үзенә яраклаштырып эшләгән кухня сыман бер почмакта).
– Да-да, керегез!
Ишектән башта бер зур сумка керә. Аннан тагын бер сумка. Аннан соң гына бер хатын. Пальтосының уртадагы ике төймәсен ычкындырган, аннан бүселеп, мул гына булып кабарынган эче бүлтәеп тора. Керә һәм озакка да сузмыйча үкси башлый. Ититтри! Хәзер балалый бит бу! Мин тиз генә ике тиенлек акча эзли башлыйм, телефон-автомат коридорда гына. Тукта, бер генә секунд…
Үксегән тавышка кулына чүмеч тоткан хатыным шкаф артыннан чыга, теге хатынның бүлтәйгән корсагына караш ташлый да кинәт кенә явыз, сораулы йөзен миңа юнәлтә. Бу ни бу? Тегесе исә һаман үкси…
– Мөхәммәт абый… Зинаһар…
Фу ты, ну ты! Юк, юк, хатын, бер гаебем дә юк, билләһи, ант итәм, әнә коридорда уйнап йөргән балаларым белән ант итәм, гаебем юк!
Ул арада коридордан ике балам керә, уенчык автомашиналарын кочаклаганнар, күзләрен җелтерәтеп, бер миңа, бер әниләренә, бер теге хатынга карыйлар, куркынганнар.
– Юк, дим, юк! Бер гаебем дә юк! – әллә кычкырам инде, әллә пышылдыйм.
– Мөхәммәт абый, зинаһар. Сессиягә килгән идем, хәлем начарланды. Иртәгә сездән экзамен, куеп кына җибәрә алмассызмы? Җәйгә хәтле өйдә укыр идем, мин бит әле декретта… Барысын да укыр идем, зинаһар… Хәлем начарланды, хәзер поездга китәм. Кайтам…
Шатлыктан хатынның кулындагы чүмече идәнгә тәгәри, әллә каян гына алып, ике балага ике зур алма тоттыра, тегеләр дә мондый юмартлыктан телсез калып җелтерәп торалар да уенчыкларын кочаклаган көе чыгып та китәләр. Мин дә тын алам. Куям, сеңлем, куям, нинди ул куймаган! Ничәле кирәк, «дүрт»леме, «биш»леме? Ике тапкыр «биш»ле куйыйммы? Киләсе семестр өчен дә бер «биш»лене чәпимме?
Бәхетле заочница зачёткасын сумкасына салып чыгып китә. Без беренче катта яшибез, тәрәзә пәрдәсен шудырып, тегенең ишектән чыкканын карап торам. Сөртенеп егыла күрмәсен, бичара, поездларда дыркылдап кайтасы бар бит әле аның…
Тулай торакның икегә ачылмалы зур ишеге өстән юпитер белән яктыртылган. Карыйм, газ биреп, ишек янында уазик тора. Тирәсендә кайры тунлы, чәшке бүрекле тәбәнәк, юан бер ир йөренгәли, авызында сигарет. Менә ишек ачылды, теге хатын чыкты, чыкты… һәм ике сумкасын да әлеге иргә тоттырды, тегесе җәлт кенә боларны машина эченә. Аннан бу хатын… бу хатын… тун эченнән кечерәк кенә бер мендәр тартып чыгара да теге иргә бирә… икесе дә көләләр, ир кеше киң итеп машина ишеген ача, хатынны, тотып кына, кадерләп, алга утырта, үзе арт ишектән керә, димәк «персональ» машина бу, шофёры бар.
Юпитер яктысында ишек янындагы асфальтка зәңгәр газ язгы болыт сыман түшәлеп кала…
Мин, гадәттән тыш нервланып, үземә үзем нәфрәтләнеп, үземнән җирәнеп, сервантка үреләм: балалар югында ниндидер чара күрергә кирәк. Югыйсә акылдан шашам.
Инде кичке аш та әзер, балаларны алып керергә иде. Аларга нәрсә? Алар коридордагы теләсә кайсы мәчене тоталар да шуны койрыгыннан артка сөйрәп азаплыйлар, ә мәче мин түгел – артка барырга ризалыгы юк аның, ул карыша.
Юынып, ашарга утырабыз. «Йа Алла, көн тынычлыгы бир, төн тынычлыгы бир, Ходаем», – дип укына иде безнең әни. Әйе, көн тынычлыгы кирәк, әле шуның өстәвенә кич тынычлыгы да ки…
– Тук-тук!
Мин, аңышмыйча:
– Да, да!
Токмачлы кашык авызга килеп җитмәгән, юлда икән. Шул көе калды.
Ишек киң итеп ачылды да аннан көләч йөзле, яхшы киемле бер ир керде. Минем яшьләрдә булыр. Затлы туннан (Казанда әле тун киюче юк), аякларда кызыл күн белән эшләнгән фетр итекләр, нәкъ нэпман инде. Тукта, мин моны күрдем бит бүген, консультациядә утырды бит бу. Каушап, урын тәкъдим итәбез.
– Юк, юк, рәхмәт, – ди бу, – менә сезгә Баку сувениры гына керттем, ашыгам. – Шулай дип, ул калын портфеленнән зур бер тартма чыгара да шап итеп өстәлгә куя. Күрәм: кызыл-алтын кәгазьдә, Кремль башнялары белән бизәлгән, «Дукат» дигән язуы да бар. Мәскәү папирослары.
– Ничә сум? – дип сорыйм, аңышмыйча («юк, кирәк түгел» дип әйтәсе дә бит инде), – күпме түлисе?
Шома ир бөтен киң битенә елмая:
– Бу – сувенир, менә аның әле монысы да бар, – дип, тартма өстенә зажигалка да куя. Анысы пистолет итеп эшләнгән.
Каушыйбыз. Каушаудан:
– Әйдә аш янына, – дибез.
– Юк, бер минут вакытым юк, укып бетерәсе әйберләрем бар, иртәгә сездән имтихан бит, – ди дә кавказлы иптәш чыгып та китә.
Папирос тартмасын мин ачмадым, әмма малай биш минут эчендә теге «пистолет»ны сүтеп ватты. Иртәгесен мин, тегенең йөзенә күтәрелеп карарга оялып кына, аның зачёткасына «биш»ле куйдым. Җавабы «биш»лелек үк булмагандыр инде.
Әмма шул көннән башлап өйдән күңел бизде, чөнки сервант өстендә теге тартма тора иде. Ул тартма төннәрен тәрәзә пәрдәсе ярыгыннан төшкән юпитер яктылыгында агарып-ялтырап күренә, ул мине үрти, мыскыл итә иде:
– Их син, вак җан! Бер тартма папироска сатылдыңмы? Октябрь борылышына кадәрге университет галимнәре дә шулай сатылганнармы? Сез, чабаталылар, кереп укыта башлагач, университет әнә шул көнгә калды инде.
Шулай бер атна чамасы газапландым.
Кичләрнең берсендә, ишекне шакып тормыйча гына, авылдашым – шофёр килеп керде. Ул шәһәрдә эшли, бер түрәне йөртә иде.
– Минем авылга кайтыш, әйдә, вакытың бармы? – диде ул, күрешкән уңайдан. Вакытым юк иде, әмма кинәт кенә башым, ачылып, куәт белән эшли башлады (миндә бик сирәк була ул хәл):
– Рәхмәт, кайта алмыйм. Слушай, син әле тәмәкене ташламадыңмы? Мин бит ташларга җыенам.
– Юк шул, малай. Көненә бер пачка «Беломор» инде. Эшем бит шундый: начальникны йөртәм. Кичен генә гуляйть итә: мунчамы, шашлыкмы, бассейнмы. Гел компания. Ә мин сәгатьләр буе, төннәр буе көтеп утырам. Әле бушадым, начальнигым ауга барган җиреннән аягын сындырып кайтты. Спецта ята…
– Алайса менә сиңа күчтәнәч, яшьти. Мә, авыл малайларын бер сыйла. – Мин аңа теге тартманы тоттырам.
– Ну-у… Бик зурлыйсың бит, малай. Чын күңелдән бирәсеңме? (Үзәгемә үткәреп сорады. Юк, чын күңелдән түгел, котылыр өчен).
– Әйдә, әйдә, алып кайт, минем исемнән бөтен авыл ирләрен сыйла. Монда мең данә.
Ул рәхмәт әйтеп чыгып китте.
Шул көннән башлап өйгә ямь кайтты.
Бу яшь чакта иде. Унбиш, егерме ел укыткач инде акыллыландым, ләкин кайвакыт «осечка»лар булып торды.
…Җәйге матур кич, кояш әле батмаган, иртәгә булачак имтиханга химкорпуста консультация уздырдым. Саубуллаштык, таралыша башладылар, мин дә, кафедрага кереп, портфелемне алдым, кафедраны бикләдем, озын коридорда беркем юк, кичке кояш саргылт нурлары белән болай да сары диварларга кереп тулган, моңсу, моңсу. Мин, бәхетле бала булсам, мондый алтын нурлы тын кичләрдә таш диварлар арасында кыштырдап йөрмәс идем, авылда, хәзер генә печән кибәнен очлап, чишмә суы белән юынып, катыклы аш ашарга бакчадагы өстәлгә чыгып утырыр идем, урамда көтү кайткан, сөт исле сыерлар мөгрәгән, ахмак сарыкларның, капкаларын таба алмыйча, күзләрен тасрайтып, шәрран ярып кычкырып йөргән тавышларын тыңлап, миләш күләгәсендә рәхәт калгып утырыр идем…
Бу җәйге кичләрдә кешесез калган коридорлар, студентсыз калган аудиторияләр кадәр күңелсез почмаклар юктыр…
– Мөхәммәт абый, мөмкинме сезне?
Вестибюльдә мине читтән торып укучы бер студентка көтеп тора икән. Күрәм, таныйм: иреннән аерылып, шуңа үч итеп (ире стационарда физфакта укый иде) безгә укырга кергән, балалы яшь хатын. Культпросветны тәмамлаган, диләр. Яшь, мут.
– Әйе, тыңлыйм.
Яшь хатын, ашыкмыйча гына, сумкасыннан калын дәфтәр ала, шуның урта бер битен ача да миңа күрсәтә. Анда исә болай язылган: «Бүген кич сигездә сезгә уңай урында очрашыйк әле». Вай, вай, вай. Очрашыр идем мин синең белән, өйдә ике балам көтеп тормаса, берсен бит әле, кайтышлый, бакчадан аласым бар, болай да соңга калынды инде, очрашыр идем, бер ун ел элек әйткән булсаң, һәм, ихтимал, әгәр иртәгә имтихан бирәсең булмаса. Ләкин мин карт бүре инде.
– Моны ертып алыгыз әле, – дидем. Ертты. – Хәзер тураклагыз. – Турады. – Хәзер урнага илтеп салыгыз. – Салды. Моны рәнҗетмәскә иде. Яшь хатын бит, болай да кимсетелгән. Кисәк бәрелергә ярамас.
– Тә-әк. Менә болай итәбез. Минем бүген вакытым юк. Әйдә, иртәгә имтиханнан соң.
Ул җыерыла:
– Юк, миңа бүген кирәк.
– Ә нигә нәкъ менә бүген? Сезнең бит имтиханга әзерләнәсегез бар. Әйдәгез иртәгә.
– Юк инде, миңа бүген кирәк.
Алга таба әңгәмә конкретлаша төште. Сизәм: имтиханны бирә алмаячак бу, әзерләнмәгән. Кая инде яшь бала белән, кеше почмагында яшәп. Моңа «өч»ле кирәк. Моңа «өч»ле алса да стипендия бирәчәкләр. «Өч»лене мин моңа куячакмын. Берни белмәсә дә куячакмын.
– Менә болай. Барыгыз, кайтыгыз, әзерләнегез. Мин сезне батырмам, «өч»ле куярмын.
Иртәгесен ул «өч»ле алды. Әлбәттә, имтихан беткәндә, «әйдә, очрашыйк инде» дип көтеп тормый иде. Берәр елдан ул, «заочно»га күчеп, эшкә урнашты. Анда бик күбесе миндә укыган егетләр, кызлар иде. Әлеге яшь хатын аларга, минем исемне атап, болай сөйләгән:
– Анда, – дигән, – мәсьәлә бик конкрет куелган: хатын-кыз буларак, аңа (миңа ягъни. – М. М.) ошасаң – әйбәт билгең тәэмин ителгән, ошамасаң – ник шунда профессор дәрәҗәсендә белмисең материалны.
Мин әле бу вакытта да Заратустраны укымаган идем.
Хәер, безнең татар белән, Заратустраны укып та, әллә кая бара алмыйсың. Менә тагын бер-ике хәл сөйлим дә, аннан әдәбият дөньясына күчәм.
ХXXIX…Җәй башы, киң якты аудиториядә лекция укыйм. Сизәм: пыяла ишек артында бер шәүлә селкенә. Мин борылып караганда юкка чыга. Мин тәҗрибә буенча беләм: әгәр дә мәгәр берәү синең ишегеңә килә икән, ул кеше синең өчен килми, үз йомышы белән килә. Әгәр дә мәгәр, син лекция укыганда, пыяла ишек артында берәү чайкала икән, ул үзен кайгыртып чайкала, һич тә сине түгел.
Кыңгырау чылтырый, һәм мин бик тиз генә аудитория ишеген ачып чыгам. Студент халкы, ыбыр-чыбыр килеп, озак чыга ул, бигрәк тә соңгы лекция булганда. Чыгам – күрәм: ишек янында идәнгә зур бер сумка куелган, сумканың астыннан ниндидер сүл аккан да идәнгә җәелгән. Сумка янында кояшта янган, тирләгән бер егет басып тора, минем белән исәнләшә.
– Сездә йомыш бар, кая кереп сөйләшәбез? – ди бу. Стоп, стоп инде, агайне! Абыеңа илле тулып китте инде. «Номер не пройдет»!
Мин тиз генә өч-дүрт студентны туктатам, таралмый торыгыз, бер эш калган икән, дигән булам.
– Кая керәбез? – ди кояшта таланган егет.
– Ә минем кабинетым юк. Мин – рядовой доцент. Йомышыгызны әйтегез.
– Ни бит… Сезне быел кабул итү имтиханнарында эшли дигәннәр иде.
– Дөрес әйткәннәр. Шуннан? – Студентлар, зәһәр елмаеп, безне тыңлый.
– Мин быел сезгә укырга кермәкче идем.
– Рәхим итегез. Документларны тапшырдыгызмы?
– Юк әле, ни бит… – ул юеш сумкасына иелә. – Менә, абый, алып килгән идем…
– Нәрсә?
Студентлар, пырх-пырх итеп, читкә карыйлар. Егет сумканы ача. Үл-ләм, бет-тәм. Сумкада кычыткан, әрекмән арасында… тәкә хәтле карплар, сазаннар. Бер-икесе әле авызын ачкалап та ята.
– Менә, абый, боларны алыгыз инде сез.
– Ничек алырга?
– Әти балык күлендә эшли минем. – Студентлар чыдый алмыйча көләләр.
Балык – зур байлык, мин моны сатып алыр идем, ләкин бит вуз эчендә бу. Урамда булса, миңа эләкмәс тә иде әле ул. Шуннан соң ямьсез сөйләшү, мине ваклый торган сөйләшү.
– Энекәш! Бу – университет дип атала. Монда Толстой, Аксаков укыган…
Егет – үҗәт. Орып биргән ул синең Аксаковларыңны…
– Ә мин моны нишләтим?
– Балык кибетенә төш тә асфальтка бас. Өч минутта алып бетерәләр.
Сумка эчендә дуңгыз баласы кадәр бер сазан тыбырдап куйды. Вәт, мал әрәм була, җәйге эссе бит. Нинди сөйләшүләр! Нүжәли, МГУда да шулай икән?
Егет, рәнҗеп, сумкасын ала да лифтка китеп бара. Ишек янында түшәк зурлыгында күл суы, балык исле куе су җәелеп кала. Мин дә трамвай тукталышына кадәр студентлардан аерылмыйм. Егетне хәтерләп калган идем, имтиханнар вакытында ул телдән «өч»ле алды, конкурстан узмады. Мин аңа ачуланмадым, алар бит инде әти-әнисе белән шулай авылча гади уйлаганнар…
Внимание! Это не конец книги.
Если начало книги вам понравилось, то полную версию можно приобрести у нашего партнёра - распространителя легального контента. Поддержите автора!Правообладателям!
Данное произведение размещено по согласованию с ООО "ЛитРес" (20% исходного текста). Если размещение книги нарушает чьи-либо права, то сообщите об этом.Читателям!
Оплатили, но не знаете что делать дальше?