Электронная библиотека » Мөхәммәт Мәһдиев » » онлайн чтение - страница 4


  • Текст добавлен: 14 октября 2022, 15:15


Автор книги: Мөхәммәт Мәһдиев


Жанр: Современная зарубежная литература, Современная проза


Возрастные ограничения: +16

сообщить о неприемлемом содержимом

Текущая страница: 4 (всего у книги 29 страниц) [доступный отрывок для чтения: 8 страниц]

Шрифт:
- 100% +
III

Кайсыдыр бер елны Матбугат йортын Казан елгасының аръягына күчерделәр. Баумандагы йортның бер яме калмады. Элек язучы-журналист шунда очраша, язучылар, көне буе эшләп утыргач, сәгать өчтә-дүрттә ял итәргә, сөйләшергә шул тирәгә җыелалар иде. Хәзер ул тәртипләр бетте. Моннан бигрәк тә Топчий җәфа күрде. Элек аның эш ансат иде: 5 нче трамвайга утырып, ахырына кадәр төшсәң – Бауман урамы. Ә Бауман урамы – Топчийның туган йорты. Ул анда кайсы гастрономга керәсен, кайсы почмакка барасын күңелдән белә. Хәзер исә кыенлашты: троллейбуска утырып, кагылып-бәрелеп, Елга аръягына барырга кирәк, теге йортка кергәндә, милиция посты тора, кирәкле кешеңне табу өчен, кайсыдыр катка (ә, шайтаным белсенме?) лифтта менәргә кирәк. Менсәң – коридорлар тар, караңгы, ишекләр күп, монда һич тә «Нурей» да, «Анвар» да юк, – кыскасы, бетте баш, калды муен утырып. Әле анысы гына ярар иде, әмма кире кайтуы! Теге уналты катлы тартмадан исән-имин чыксаң, Кольцога кайту өчен, ике трамвай, ике троллейбус-автобус юлын аркылы чыгарга кирәк. Анда исә хәрәкәт бик көчле, имансыз. Үзең бул сыңар күзле, үзең бул салмыш…

Һәм кояшлы августныңмы, сентябрьнеңме бер көнендә Топчий өенә кайтмый. Хатыны (әгәр шулай әйтергә ярый икән) балаларына торырга киткән була, Топчийның өенә кайтмаганын беркем дә белми.

Бичара, тегене яңа Матбугат йорты каршында, юлны аркылы чыкканда, транспорт бәреп киткән икән. Моргка алып киткәннәр, гаиләсенә хәбәр итәргә дип, кесәләрен тикшерсәләр – бер генә документ та юк, ди. Йә, ярар, кайтмагач, берәрсе эзләми калмас әле дип, бер көн көтәләр, ике көн, бер атна. Болай моргта мәңгегә калдырып булмый бит инде, нишләргә? Кесәсеннән чыккан кечкенә генә кәгазь бите дә берни дә сөйләми, анда ниндидер бер шигырь бар. Болай башлана: «Умер пёс…»

Следовательләрнең берсе Язучылар союзына чылтыратып карый:

– Менә шундый кеше: бер күзе юк. Өлкән яшьтә. Кесәсендә бер шигырь кисәге бар. «Умер пёс…» дип башлана. Сез шундый кешене белмисезме?

Белүчеләр тиз табыла: соңгы атналарда гына, безнең подъезддагы теге карт эт үлгән һәм Топчий шуны бик кызгана, дип сөйләгәннәр иде. Топчий, имеш, шул турыда шигырь язган. Шул шигырь аның мәетен билгесезлектән коткарган.

Җылы, кояшлы бер көн иде. Һәрхәлдә, җәй ахыры дип истә калган. Шагыйрьнең гәүдәсен, киендереп, табутка салып, безнең ишегалдындагы бакчага, өстәлгә куйдылар. Халык җыелды. Ниндидер күрмәгән, белмәгән, ишетмәгән дус шагыйрьләре (өйрәнчекләр дисәң, яшькә байтак) озак-озак сөйләделәр. Зур шагыйрь үлде, диделәр, аның исеме поэзия тарихында мәңгегә калыр, диделәр. Без шаккатып карап тордык. Татар язучыларыннан Җәвад Тәрҗемановның чыгышы бик нык хәтердә калган. Ул чыгышын, электән килгән традициясе – гадәте буенча, үзенең хатынының французча иркен сөйләшә алуы турында сөйләүдән башлады.

– Леонид Топчий заманыбызның иң зыялы, иң талантлы кешесе иде, – дип сөйләде ул. – Топчий безнең өйгә килгәндә, минем хатын белән алар саф француз телендә поэзия турында сөйләшәләр, бер-берсенә французча шигырьләр укыйлар иде… Мондый зыялы, эрудит кешеләр безнең арада бик сирәк, иптәшләр, – дип, ул сүзен тәмамлады.

Топчийның гәүдәсен, машинага салып, кайсыдыр зиратка алып киттеләр. И, адәм баласының язмышы! Бичараның, имеш, паспорты да булмаган. Кемнеңдер кадерле баласы булгандыр бит инде ул да.

Адәм баласы үзенең соңгы көннәре кайда узачагын белми, бу – аның бәхете. Менә мин Леонид Топчий тормышының күпмедер өлешен (йөздән берен, бәлки, меңнән берен?) тасвирлап бирдем. Ә күпмесе аның җир астына кереп югалды…

Ләкин, ышанам ки, мин язганы да – тарих. Бу да – тарихтан бер кисәк. Һәрхәлдә, мин, бу кеше турында язып, гөнаһ җыймадым кебек…

23 февраль, 1991 ел
Дөнья кемнәр белән кызык?

…Сөйләгәннәр иде: Фатих Хөсни кайдадыр ишеткәнме, укыганмы? Имеш, сәгатьнең циферблатындагы фосфор, төнлә бүлмәгә таралып, кешенең организмына зарар сала икән. Шуны белгәннән соң, Фатих абый төн йокысын югалткан, имеш. Төне буе сәгатьләрен тегендә күчереп, монда күчереп йөри икән. Бераздан моңа вәсвәсә кергән: бүлмә аша да үтеп керә, ди, фосфор. Фатих абый, имеш, ул сәгатьләрнең барысын да юк иткән.

Әмирхан ага Еники сөйли: «Әхмәт абый (Фәйзи) бик сәер кеше иде, мәрхүм. Бервакыт, илле алтынчы еллар, Галимҗан Ибраһимовның әсәрләре әле генә дөньяга чыккан көннәр. Иртән мин моның янына кердем. Хатыны базарга киткәнме, ничек, Әхмәт абый кухняда үзенә чәй кайнатып йөри. Күзләре шешенгән, төне буе укып яттым, ди. Йомырка пешерергә җыена бу.

– Әмирхан, син ниндине яратасың? Каты итеп пешергәннеме, әллә сыегракнымы?

– Үзеңә нинди булса, миңа шул ярый.

– Мин үзем сыеграгын яратам. Ярар алайса, хатын әйткән ие, дүрт-биш минут пешерәсе дип, – ул кулына куен сәгатен тотты. Газ өстендә инде алюмин чүмечтә су быгырдап кайнап утыра иде. Ул чүмечкә өч йомырка салып, аларны кашык белән җайлады да кулына дүртенчесен алды һәм шунда… дүртенче йомырка урынына чүмечкә теге сәгатьне салмасынмы, йомырка учында калды. Үзе сөйләнә: – Дүрт минут кына аз булыр сыман, алты итәрбез инде аны, – учындагы йомыркага карап тора, – дүрт минут аз булыр. Бүген төн йокламадым, Галимҗан аганы укып яттым. Вәт, талант дисәң талант инде. Аның янында без кем?

– Кайсы әсәрен укыдың соң, Әхмәт абый? – дип сорыйм.

– Әлеге, шул теге инде: «Татар хатыны ниләр күрсәтми?» Шуны укыдым төне буе.

Бераздан без сәгатьне алдык. Туктаган иде инде…»

Афзал ага Шамов сөйли. Ул Язучылар союзының рәисе вакытындамы икән, Мәскәүдән Мәхмүд ага Максуд килеп йөри икән. Мәрхүмнең, хатыны карамагыннан ычкынгач, Казанда күңеле нечкәреп, бер рәхәтләнеп ала торган гадәте бар икән. Медвытрезвитель – айныткычларның әле генә модага кергән вакыты. Бик каты тәртипләр: ахырдан эшеңә хат язу, җыелышта тикшерү, квартира чиратыннан чыгарып ташлау, эләккән кешеләрнең чәчен алу. Хәтта кызларныкын да!

Казанда бер яшь кыз, иртән шунда айныгач, үзенең чәчсез башын күреп, өенә кайтып асылынган, дип сөйләделәр.

Шуннан соң чәч кыркуны бетерделәр. Менә бер милиция капитаны – рус кешесе, – очраклы сөйләшү вакытында Шамовның язучы икәнен белгәч, болай дигән:

– Ну, бер тәртипле язучы бар сездә, фамилиясен оныттым, русча бик шәп сөйләшә, бик грамотный кеше. Кем генә соң әле? Мәскәүдә яши…

Шамов бераз уйлап тора да әйтә:

– Бәлки, Максудовтыр? Мәхмүд Максуд.

– Во-во-во… Мәхмүд Максуд. Тәртипле дә кеше инде…

– Нәрсәдә күренә соң ул? – дип кызыксына Афзал ага. Капитан әйтә:

– Аз гына, бер рюмка гына төшереп алдымы, кунарга безнең айныткычка килә. Килеп керә, паспортын, акчасын, чыгарып, өстәлгә куя һәм әйтә: «Иптәшләр, мин бүген бераз төшереп алдым, миңа штраф түләтегез, ятарга урын бирегез», – ди. Башта бер-ике тапкыр штраф салган идек, хәзер алмыйбыз, – ди капитан.

Язучылар турында мәзәкләр гел чыгып тора. Нигездә, алар дөньядагы ике гөнаһка: йә хәмергә, йә хатын-кыз белән шаяруга кагылышлы була. Башка кеше – эшче, игенче, хезмәткәр – шул гөнаһларны эшләсен, алар турында – ләм-мим. Әмма язучы өстенә булганын да, булмаганын да өяләр инде. Ул мәзәкне, гадәттә, язучылар үзләре үк чыгара. Алар да – кеше бит, димәк, башка кешеләргә хас булган гөнаһлар аларда да була. Менә, мәсәлән, Абдулла Әхмәт, менә, мәсәлән, Гамир Насрый, Әнәс Камал…

Никита Сергеевич заманында бервакыт аракыны кыстылар. Гаҗәп хәл инде: Сергеич үзе ничә карасаң да банкетта, гел тост әйтә, ничә карасаң, кулында фужер. Ә монда эчемлек кысылды. Бервакыт йөз граммлап сату тыелды, мужиклар йорт подъездларында «өч борын»га керә башладылар. Мәзәге дә туды: караңгы подъездда бер яртыны ничек өч борынга тигез итеп бүләргә? Җавабы: стаканга агызганда, бер шешә сыеклык нәкъ егерме бер тапкыр «буль-буль» килә икән. Димәк, һәр борынга – җиде «буль-буль». Караңгыда, колагың яхшы ишетсә, ялгышмыйча, тигез итеп бүләргә була. Ә эчәсе килгән кешенең күзе дә яхшы күрә, колагы да әйбәт ишетә. Эт, мәче белән бер ул.

Менә шулай 23 нче февраль көнен билгеләмәкче булганнар Әнәс Камал, Абдулла Әхмәт, Гамир Насрый. Йөргәннәр, йөргәннәр болар шәһәр буйлап – юк. Йөри торгач, боларның башында бер план туган. Директоры татар булган берәр гастрономга керергә, язучы икәнеңне әйтергә. Тыңламый калмас. Нибары бер ярты кирәк бит, нибары.

Татар директор кайда, кайсы магазинда була? Әлбәттә инде, коопторг системасында. Барып керәләр болар Кольцодагы Татсоюз кибетенә һәм ялгышмыйлар. Директор – татар егете.

Абдулла Әхмәт сүз башлый:

– Энем, без – язучылар, – ди ул. – Мин – солдат кеше, бүген бәйрәм итәсе килә. Бер шешә табып бирә алмассызмы?

Тегесе карыша, җыерыла. Юк, димәкче була. Әмма Абдулла агай бирешми:

– Энем, драматург Камалны беләсеңме?

– Беләм, – ди директор, – театрга йөрибез бит.

– Белсәң, менә синең алдыңда шул басып тора.

Әнәс Камал, бер күзен бөтенләй эчкә кертеп бетереп, гөлдерәп бер көлеп ала.

– Ә менә бусы – Насрый абыең булыр, – ди Абдулла агай, Гамирга күрсәтеп. Аны да беләсеңдер?

– Беләм, мәктәптә укыганда, гел сөйлиләр иде, – ди инде йомшаган директор һәм шкафыннан бер шешәне алып та бирә. Тегеләр акча түләп, рәхмәт әйтеп чыгып китәләр. Әмма директорның күңеленә шөбһә төшә. Болар моны алдамадылармы? Һәм ул туп-туры обкомның бер бүлегенә чылтырата:

– Менә әле генә Галиәсгар Камал белән Каюм Насыйри кереп, бер ярты сорадылар, алар һаман да яшиләрмени әле?

Обкомнан – Союз рәисе Шамовка:

– Бу нинди безобразие, анда сезнең Галиәсгар Камал белән Каюм Насыйри аракы эзләп йөриләр икән…

Афзал ага белеп ала: Абдулла Әхмәт оештырган эш бу, белә ул аны, Япониягә каршы сугышта Абдулла Әхмәт белән бергә йөргәннәр алар, шул шаянның эше бу…

Гомумән, бераз шуклыгы булмаса, кеше әсәр иҗат итә аламыни?

(Бу – бик популяр бер мәзәк. Моны миңа кадәр инде кемнәрдер язды. Мине плагиатта гаепли күрмәсеннәр. Әдәбиятта иң сөймәгәнем – сюжет урлау. Иң беренче булып бу турыда язган автордан алдан ук гафу үтенәм. Бу серия әлеге мәзәкне үзе сорап тора. – М.М.)

Мин моны үземдә укып чыгып язучы булып киткән егетләрдә дә күзәттем. Арада миңа иң ошаганнары Азат Ганиев белән Фәрит Гыйльми иде. (Азат, бичара, тормыш мәшәкатьләренә чумып, әдәбияттан китте, югыйсә бик өметле прозаик иде.) Шулай да башта Фәрит турында сөйлим әле.

Фәрит – таза битле, таза муенлы, киң җилкәле егет – «Яшь ленинчы», «Татарстан яшьләре» газеталарында кечкенә-кечкенә хикәяләр бастыргалый иде. Хәтерләмим инде: аның диплом эшенә мин әллә җитәкче булдым, әллә оппонент. Һәрхәлдә, эше кызыклы гына иде, «дүрт»леме, «биш»леме куйдылар. Мин аны котладым да кайтып киттем.

Өйдәгеләр барысы да дачада иде, кичке якта мин дә шунда китәсе, кайтышлый, ашханәгә кереп ашап чыктым. Өйгә кайтып, чишенеп, ял итәргә дип яткан идем – ишектә кыңгырау. Ачам – Фәрит. Кулында портфель. «Ысып-ысып» килә, нәрсәдер әйтмәкче була, тартына.

– Син, дим, бүген бик сак йөр, бик зур шатлыклы көнең, транспорт-фәлән астына керә күрмә.

Ул тагын бераз ысылдап алды да әйтте:

– Җиденче троллейбус белән бәрелештек инде, – ди.

– Ничек? – мин курка калдым.

– Шулай, диплом яклаганнан соң, Красная Позициягә кайтып барам. Уйланып кына, юлны аркылы чыга идем, яңакка нәрсә беләндер китереп сыладылар. Карасам – җиденче троллейбус.

– Имгәнмәдеңме? – дим.

– Юк, – ди Фәрит, «ысы-пысы» килеп. – Но, троллейбусның алгы ягы бераз яньчелде бугай, водитель, чыгып, мине эт итеп сүкте…

Моны Фәрит чын күңелдән сөйли иде. Мин дә ышанып тыңладым. Булыр, булыр, Фәритнең бит муен бик таза, аңа бәрелсә, троллейбус кына түгел, МАЗың, КРАЗың да имгәнер сыман. Ул вакытта КамАЗлар юк иде әле.

Фәрит, нефть якларына китеп, шундагы бер идарәгә мәсьәлә хәл итүче бер эшкә урнашкан. Еллар узгач очрашабыз, сөйләшәбез.

– Косыгин янында булырга туры килде, – ди Фәрит бик җитди генә. Аның «Косыгин» дигәндәге «с» авазын бирү өчен, немец грамматикасының сәләте кирәк. Немецларда «ч» авазын, аптырагач, дүрт хәреф белән бирәләр: tscһ. Фәритнең «с» авазын биреп бетерерлек хәрефләр татарда юк.

– Косыгинда булдым. Ул бит инде Министрлар Советы председателе. Алексей Николаевич, дидем, мин Әлмәттән, нефть башкаласыннан. Шундый-шундый эшләр белән килдем. Сөйләп бирдем. Бер ярты сәгатьләр чамасы утырганбыздыр. Ярый, хушлашып чыгып китим дигәндә генә, саф татарча әйтә куйды бу миңа:

– Әйдәле, Фәрит, аз гына үзебезчә дә сөйләшеп алыйк әле.

Мин тынып калдым. Алексей Николаич – татар?

Сорашты бу:

– Синең, – ди, – Мәскәүдә булганың бармы?

– Юк, – мин әйтәм, – юк, иптәш Косыгин, юк, иптәш Алексей Николаевич…

Ул шунда өстәл тартмасын тартып ачты да миңа акча алып бирде: нәкъ йөз сиксән сум (бу фразадагы өч «с» авазын Фәрит шундый юешләп әйтә, моны бернинди немец грамматикасы бирә алмый, моны бирү өчен, дүрт хәреф – кая ул – моңа ун-унике хәреф кирәк).

Алдым мин теге акчаны, рәхмәт әйтеп, кесәгә салдым. Косыгин әйтә:

– Син, – ди, – Мәскәүдә беренче тапкыр икәнсең. Карап йөр. Кызыл мәйданны күр, Фәрит. Аннан Третьяковкага кереп чык. Мәскәү – бик матур шәһәр ул, Фәрит.

Менә шулай, Алексей Николаевич, торып, кулын бирде. Ишеккә хәтле озата килде.

– Ярый, Фәрит, бигайбә, Мәскәүгә килгәндә кергәләп йөр, – диде.

…Моны тыңлавы күңелле, моңа ышанасы килә, хыялый матур әкият булганга күрә ышанасы килә. Ләкин мәсьәләнең бер ягы бар: чит илләр өчен бер дә гаҗәп түгел бит бу. Без генә бит шундый системада тәрбияләнгән: аз гына, бәләкәй генә дәрәҗәсе булган түрә янына син керә алмыйсың. Атналар буе йөрисең.

– Үзендәме? – дип, дер калтырап сорыйсың.

– Үзендә, – ди таш йөзле секретарь кыз. – Нинди мәсьәлә буенча?

Шуның белән сине үтерә.

Ә менә мин 1954 елгы бер тарихны беләм. Җаваплы эштә эшләгән бер иптәшне райком бюросы партия сафларыннан чыгара. Теге иптәш үзен гаепле санамый, моны бары тик райкомның беренче секретаре белән ике арада дошманлык туу аркасында үч алу акты буларак килеп чыккан эш дип исәпли. Һәм, гаделлек эзләп, Мәскәүгә китә. Сугыш узган кеше бит, үҗәтлек зур, нәкъ бер ай буе Георгий Максимилианович Маленковка керергә чират көтеп йөри. Ә теге – Сталин урынына калган кеше. Керә бу, сөйләп бирә. Үзенең гаепсез икәнлеген, фронтта кан коюын, фронтовик буларак, сугышка бармыйча тылда үзеннән патша ясаган райком секретарен шушы сыйфаты өчен тәнкыйть иткәнгә, тегенең үчегүен сөйли.

– Утыр, дип әйтү юк, ишек катында басып торам. Түрдә тубал кадәр баш, кительле калын күкрәк, түбән караган да нәрсәдер сызгалап утыра. Ун минутлар сөйләдем. Нәкъ бер сүз әйтте: «Идите…» Әһә, булды, хәл ителде, мин әйтәм. Кош тоткандай кайтып киттем үземнең Шәмәрдәнемә. Көтәм. Бер ай, ике ай. Һәм менә инде ничә ел. Партиягә кире алмадылар. Ул арада Маленков та очты. Менә, энекәш, миннән сиңа васыять: теләсәң кем белән конфликтка кер, әмма райком, обком секретарьлары белән конфликтка кермә. Изәчәкләр, бетерәчәкләр.

Йә, әйдәгез, күңелсез теманы ташлыйк әле, Фәрит янында күңеллерәк шулай да. Күпмедер еллар узгач, тагын очрашабыз. Сөйли:

– Бер елны хәрби сборга алдылар. Запастагы лейтенантлар бит инде без барыбыз да. Җибәрделәр Оренбург янындагы Тоцк лагерьларына. Армиядә зур үзгәрешләр: әллә ниткән «прапорщик», «өлкән прапорщик» исемнәрен керткәннәр, званиеләрен дә, погоннарын да аерып бетермәссең.

Менә беркөнне, ике солдат биреп, мине патрульгә чыгардылар. Йөрибез гарнизон буйлап, тәмәке тартабыз. Җәйге кич. Гарнизонда болай тәртип үзе, тынычлык. Бер почмакта сыра саталар. Шул тирәне күзәтәбез. Самоволкага чыккан солдат юкмы? Безнең төп максат – шуларны тоту. Юк, әлегә очрамый. Әмма сыраханә янында бер өем хәрбиләр ыгы-зыгы килә: нидер бар, нәрсәдер булган. Без шунда элдердек… Менә әйтеп ышанмассың, бервакыт… Сугыш. Чын мәгънәсендә сугыш, ике хәрби бәргәләшә. Фуражкалары тәгәрәгән. Якынрак килеп аерып алыйк дисәк… Йөрәгем туктап калды. Сугыш чукмарлары – ике генерал. Берсенең авызы каный. Берәү дә араламый. Генерал булгач, якын килергә куркалар инде. Мин дә уставны белмим түгел, беләм: андый очракта безгә катнашу тыела. Безнең бурыч – шундук комендантка хәбәр итү. Һәм мин шул мизгелдә үк телефоннан хәбәр дә иттем:

– Иптәш майор, сыра сата торган җирдә ике генерал сугыша.

Комендант тынып торды. Трубка кытырдады. Бераздан:

– Кабатлагыз әле, – диде майор.

– Иптәш майор! Өлкән патруль лейтенант Гыйльметдинов докладывать итә: сыра сата торган җирдә ике генерал сугыша, берсенең авызы каный, – дидем. Майор әйтә:

– Сез катышмагыз, хәзер үзебез килеп җитәбез.

Без бер читкәрәк китеп тәмәке кабыздык. Тегеләр һаман ыгы-зыгы килә иде әле. Өч минут үттеме икән, территориягә, үкереп, уазик килеп керде, туп-туры сыра сата торган почмакка юнәлде. Кырт туктады машина. Карыйм – эченнән өч офицер сикереп коелды: берсе – майор (комендант шулдыр инде), икенчесе – подполковник, өченчесе – яшь, таза – капитан. Сикереп тә төштеләр болар, йөгереп килеп, теге ике генералны, каерып алып, машина эченә тыгып та куйдылар. Капитан белән подполковник кереп тә утырдылар, машина үкереп борылды да территориядән чыгып та китте. Күрәм: комендант күзләре белән кемнедер эзли. Сизәм: мине. Менә ул карашы белән мине тотып та алды. Мин, солдатларымны ияртеп, тиз-тиз аның каршына киттем, оперативлык өчен рәхмәт ишетәсем килә бит инде. Хәрби кешегә ул бер рәхмәт, ай-яй, кыйммәт – үзегез беләсез.

Килеп бастым каршына, честь бирдем.

– Иптәш майор, өлкән патруль лейтенант Гыйльметдинов, – дидем.

Майор карчыга күзләре белән мине аркылыга-буйга бер тапкыр үлчәп алды да (ә комендант итеп бары тик шундый кешене генә куялар, күзе белән кешене үтәли тишәрлекне генә) минем солдатларга карап әйтә:

– Барыгыз әле, тәмәке тарта торыгыз.

– Ясно, есть, – дип, малайларым китеп барды.

Майор, карчыга күзләре белән мине тагын бер кат бораулап, бер читкәрәк алып китте. Як-якта кеше югын чамалап алгач, миңа иелебрәк, чын йөрәгеннән рәнҗеп, болай диде (дусларча):

– Ты! … майть! Идиот! Прапорщикны генералдан аера алмаган офицер белән безнең армия кая барсын!

Ул тагын бер мәртәбә хәрбиләрчә шәп итеп сүгенде дә китеп барды. Минем ни гаебем бар, генерал погоны белән прапорщик погонын бертөсле итеп чыгаргач? Ну инде, шунысы бар: безнең филолог галимнәр гел фәлән язучының, фәлән шагыйрьнең теле дип диссертация яклыйлар. Менә алар хәрбиләр теле турында берәр диссертация язып карасыннар иде. Вәт, күпме байлык әрәм ята!..

Фәрит турындагы хикәят шуның белән тәмам. Хәер, берсе калган икән. Имеш, 1985 елның җәендә, ирләр өчен афәт иңгән җәйдә, Фәрит Казанга килгән, кунакханәдә төнгә кадәр дуслары белән утырган. Андый чакта иң зур кайгы бер генә була: бетә. Әйе, бетә… Имеш, шунда Фәрит республиканың икенче дәрәҗәдәге кешесенең өенә телефоннан чылтыраткан. Имеш, алар ничектер таныш…

– Карале, – дигән ул, ысып-ысып килеп, – карале. Ни бит… безнең бетте бит. Бетте… Нишлибез?

Имеш, теге абзый әйткән:

– Юк инде, Фәрит, хәзер соң бит инде. Мин берни дә эшли алмыйм.

– Ну, ярар алайса, – дигән Фәрит, – әле мин сине сынап кына карамакчы идем…

Шундый матур әкият йөри.

Мин ихтирам иткән, сокланган Фәрит Гыйльми 1993 елның 14 октябрь көнендә бу фани дөньядан китеп барды, «дарелфәнадан дәрелбәкага рихләт әйләде», ягъни бетә торган йорттан мәңгелек йортка күчте.

Иннә лилләһи вә иннә иләйһи раҗигун! (Без – Алланыкы вә шуның хозурына барачакбыз!)

1994 ел
Сагынам, дуслар, илкәйне…

Мин нәкъ утыз ел Казан университетының татар бүлегендә укытучы булып эшләдем. Шул эшнең күп дәрәҗәләрен түбәннән югарыга таба уздым: ассистент, өлкән укытучы, доцент… Колга башына менеп, җилдә җилфердәгән ефәк яулыкны алам дигәндә генә, обком һәм аның факультеттагы иярченнәре аягымнан тартып төшерделәр. Кызу төшкәндә, гадәттә, кул, тез тиреләре яна, ләкин минем кул да, тез дә янмады.

 
Булса да ул чакта бездә керсез иман, саф күңел,
<…>
Күп саташтырдык рәзил шайтанны чын инсан белән.
Аңгы-миңге баш белән дә эшләдек, булсын кабул;
Җәбраил ачкай ул эшләргә сигез кат күккә юл.
 
Г. Тукай

Һәм менә истәлекләр. Гомерем узган факультет кешеләре турында кечкенә генә хикәячекләр. Хронология сакланмый. Хәтергә кем килә, шул кеше турында. Ләкин күңелемдә ачуташ юк. Юк…

I

Студент Рим Кәримов диплом эше яза. Темасы: «Нәкый Исәнбәт комедияләре». Фәнни җитәкчесе – филология фәннәре кандидаты, драматургия буенча белгеч иптәш фәләнев.

Яз килеп җитә, инде диплом яклар вакытларга да ерак калмый, әмма Кәримов тотына гына алмый бит эшенә. Тегеләй итеп карый, болай итеп карый – башлый алмый. Аптырагач китә бу Нәкый Исәнбәтнең өенә. Керә, чишенә, уза галимнең эш бүлмәсенә, күрешәләр, хәл-әхвәл белешәләр. Калган өлешен Кәримов миңа сөйләгәнчә, диалогта бирәм.

– Хуш, тыңлыйм сине, чибәр егет (Рим кыяфәте белән бик затлы, буйлы-сынлы егет иде. – М. М.).

– Ни бит, Нәкый ага, диплом эшемне башлап китә алмыйм.

– Темаң ни?

– «Нәкый Исәнбәт комедияләре».

– Соң, син, чибәр егет, комедиянең нәрсә икәнен аңлыйсыңмы?

– Бөтен хикмәт шунда да инде, Нәкый ага: аңлап бетерә алмыйм.

– Алай-й… (Авыр сулый.) Фәнни җитәкчең кем соң синең?

(Кәримов бөтен галимнәр арасында иң шәп киенеп йөрүче җитәкчесенең фамилиясен атый, Нәкый ага рәхәтләнеп, йөткерә-йөткерә көлә.)

– Соң шул үзе комедия бит инде! Сиңа тагын нәрсә кирәк? Комедия кайчан туа? Тышкы кыяфәт белән эчтәлекнең туры килмәвеннән…

Шул көнне Кәримов диплом эшенә тотына һәм, ике атна үтәр-үтмәс аны язып бетереп, бик әйбәт билгегә яклый.


Страницы книги >> Предыдущая | 1 2 3 4 5 6 7 8 | Следующая
  • 0 Оценок: 0

Правообладателям!

Данное произведение размещено по согласованию с ООО "ЛитРес" (20% исходного текста). Если размещение книги нарушает чьи-либо права, то сообщите об этом.

Читателям!

Оплатили, но не знаете что делать дальше?


Популярные книги за неделю


Рекомендации