Электронная библиотека » Мөхәммәт Мәһдиев » » онлайн чтение - страница 8


  • Текст добавлен: 14 октября 2022, 15:15


Автор книги: Мөхәммәт Мәһдиев


Жанр: Современная зарубежная литература, Современная проза


Возрастные ограничения: +16

сообщить о неприемлемом содержимом

Текущая страница: 8 (всего у книги 29 страниц) [доступный отрывок для чтения: 8 страниц]

Шрифт:
- 100% +
XXIII

Ветераннар картайды. Кайда ул элеккеге шау-шулы зур партҗыелышлар? Кайда ул «бергә шаулаган көннәр»? Кайда ул хатынны, балаларны ике-өч көн буе дер селкетеп, җитди чырай белән бер кичне өйдән «партҗыелышка» дип чыгып киткән көннәр…

Факультет аерылды, таралды. Руслар китте, тарихчылар китте, журналистлар китте. Кеп-кечкенә бер партоешма булдык та калдык. Инде чираттагы партҗыелыш турындагы белдерүне, партбюро бүлмәсенә бикләнеп, ярты көн буе ватманга матурлап язып утырулар да бетте… Бик күңелсез икән ул партиясез яшәү – без моны аңлый башладык. Ризалаштык. Әмма ветераннар дулый: кайчан партҗыелыш? Нигә белдерү юк? Нигә сузалар?

Һәм ветераннар, унберенче катка менеп, витриналар, диварлардан белдерү укып йөри башладылар. Ә җыелышлар – сирәк…

Көннәрдән бер көнне кафедраларның уртак бүлмәсендәге «Белдерүләр тактасы»на кулдан язылган тый-нак кына бер белдерүне кнопка белән беркетеп куйдылар: «Иртәгә сәгать 13.00 дә татар факультеты каршындагы партоешманың җыелышы була.

Көн тәртибендә:

1. КПССның үзгәртеп кору программасының татар факультеты эшчәнлегендә конкрет бурычлары турында.

2. Төрлеләр».

Иң куркытканы, әлбәттә, «төрлеләр». Взносың ничек түләнгән? Гонорарыңнан түләдеңме? Соңга калмадыңмы? Хатының белән ничек яшисең? Татумы?

Соңгысы турында уйлаганда, һәр яшь доцентның йөрәге «жу-у» итә. «Ә «дыруг» мин? – дип уйлап куя ул. – Дөрес, беркөнне, Ленин бакчасыннан узганда дүртенче курс студенткасы Зөлфияне очратып, аның кайнар кулын тотып сөйләшеп тордым мин. Ләкин дә бит мин… ну да, ләкин бит мин… имтиханда нибары «дүрт»ле алды бит ул миннән. Мин бит… Нужәли, шуны күреп торучы булды икән? Ну, алай булса яндым, беттем, хуш, партбилет, җаныкаем, кызыл кенәгәм… Ну, Зөлфия сеңлем! Никләр генә очрадың син минем юлымда? Мин бит, трамвай тукталышындагы ипи кибетенә кереп, хатынга уналты тиенлек «орловский» ипи генә алырга тиеш идем. Ник шул көнне син үзеңнең гүзәл Актанышыңа, Минзәләңә, Азнакаеңа кайтып китмәдең? Менә мин хараплар гына булдым бит…»

Ветераннар исә алай баш ватмый.

Әнә теге «сәгать 13 тәге» җыелышка килергә карт коммунистларга хәбәр итмиләр кафедраларның лаборанткалары. Сәбәп: өч көн инде лифтлар ремонтта. Ә без – «стоячий барак»ның (күккә ашкан тартма йортларны рус язучысы Виктор Астафьев шулай дип атады бер әсәрендә) унберенче катында. Лаборанткалар гуманлы: картларны кызганалар.

Ләкин җыелыш башланырга ярты сәгать кала, кафедрага ветеран Хатип ага чылтырата (аңа инде сиксән яшь бардыр). Әйе, шулай, сиксәннән артык аңа…

– Берәр җыелыш юкмы? – дип сорый ул лаборанткадан. Тегесе каушап кала.

– Җыелыш бар, ләкин лифт эшләмәгәч, мин сезгә хәбәр итмәгән идем, – ди.

Шунда Хатип ага, дулап китеп, җыелышның сәгать ничәдә икәнлеген ачыклауга «дзың» итеп трубканы ташлап, лаборантканы рәнҗетә.

Ә без әле бу хәлләрне белмибез, җыелышта ялкынлы чыгышлар ясап ятабыз. Фәлән эш эшләнмәгән, фәлән эшне эшләүне фәлән иптәшкә йөкләргә (гадәттә, ул доктор була алмыйча калган берәр иптәш (кандидат, доцент, ассистент), фәлән-төгән дип ду күчереп утырганда, инде җыелышны тәмамлыйбыз дип торганда, ишекне бәреп, Хатип ага килеп керә. Тирләгән, мышный. Ничек инде ул җитәкләгән, ул эшләгән татар бүлегендә аннан башка гына партҗыелыш уздырып яталар? Бу ни хәл бу?

Җыелыш инде карар кабул итеп маташа иде. Хатип ага, бичара, лифт эшләмәгәнен белеп, җәяү менгән. Үзен җыелышка чакырмаганнарына нәфрәтләнеп баскычтан менә-менә (гәүдәсе авыр!), кирәкле унберенче катны узып, унөченчегә үк күтәрелгән. Шуннан, безне эзләп кире төшкән. Ләкин җыелыш тәмамланып килә иде инде…

ХХIV

Китапханәдә утырам. Иртән тугызга – ачылган вакытына киләм, кич тугызда – кыңгырау чылтырагач чыгып китәм. Иң соңгы булып. Белемгә сусалган, Караком сахрасына яңгыр яуган сыман хис итеп утырам үземне. Көндезге бердә Бауман урамындагы Татар ашханәсенә төшеп ашыйм. Һәр көнне бер үк сәгатьтә, бер үк минутта. Китапханә залында утырганда, бер дә таныш булмаган кешеләр белән танышып бетәсең, исәнләшеп, сөйләшеп яши башлыйсың. Шулай күрше өстәлдә иске газеталар белән мәш килеп яткан бер ханым белән исәнләштек. Мин дә бит иске газета төпләмнәрен өйрәнеп ятам. Ничектер, уртак темага чыктык: 20–30 нчы еллардагы татар әдәбияты, тәнкыйте. Бу – минем өлкә… генә дип уйласам, әлеге ханым да (Уфадан) нәкъ шул тирәдә эзләнә икән. Мин моны көндезге сәгать бергә Татар ашханәсенә чакырдым. Үзем көн саен шунда ашаганлыктан, официанткалар мине ихтирам итә һәм, озакка сузмыйча, минем өстәлгә ризык китерәләр иде. Теге ханымны мин атна буе шунда алып йөрдем, минутын минутка туры китереп, Бауманга төшеп, теге затлы йортның баскычыннан менеп, кием алучы апа янына бергәләп килеп баса идек (хәзер ул затлы йортны җимереп, аның урынына коммунистик стильдәге ике катлы шөкәтсез бер бина төзеп куйдылар: җәен – эссе, кышын – салкын).

Сизәм: һәр көнне безнең йөреш-торышны бер хатын күзәтә. Минут-сәгатьләребез, ягъни ашау вакытыбыз, һәр көнне бер үк вакытка туры килә. Әһә, бер оешмада бик төгәл сәгатьле бер эштә эшли бу, һәр көн күзен алмый бу бездән. Моның очы кайчан чыгар? Кайчан? Озак көттермәде ул, Уфадан килгән ханымның китәсенә ике көн кала чыкты.

…Кайттым өйгә, чишенә башладым. Тәте-бәте килеп, кечкенә кызым кочагыма атылды. Шул вакытта телефон. Трубканы хатын алды. Мин әле чишенеп тә бетмәгән. Нигәдер хатын иркенләп сөйләшә алмый телефоннан. «Ыһы-ыһы» килә. Миңа карап-карап ала. Тагын «ыһы-ыһы». Мин аңладым: минем турыда бу.

– Мине чәйниләрме? – дип сорадым кырыс кына. Бәләкәй кызым, портфелемне актарып, конфет эзли иде.

– Ие, – диде хатын, йөзенә җиде төн уртасындагы караңгылык чыгарып. – Син сөйрәлчекне сөйлиләр. Мин сине университет китапханәсендә гыйлем җыеп утыра дип уйлыйм, ә син… Кафеларга чит хатын белән ашарга йөрисең икән… Татар әдәбияты буенча белгеч, ди. Диссертация яза, ди…

Ул үксеп еларга тотынды. Бәләкәй кызым портфельдәге бөтен гыйлемемне идәнгә тараткан, әмма теге конфетны әле тапмаган иде.

Мин барысын да аңладым. Безне күзәткән хатын – минем хатынның танышы. Тә-ә-к…

– Кем соң ул кеше? – дип сорыйм хатыннан. – Ул мине каян белә, ничек таный?

– Шуны да оныттыңмыни? Узган ел бит 8 Мартта «Чулпан» кафесында булдык. Аның ире минем белән бергә эшли. Иренең туган көне иде. Кандидат химических наук. Оныттыңмыни? Әле бит шул мәҗлестә, алама авызыңны күтәреп, «Моя любимая»ны да җырладың. Ул хатын әйтте дә бит әле: «Татар әдәбиятын өйрәнеп, тамак туйдырып буламы», – дип. Оятсыз син, белдеңме шуны…

Кызым теге конфетны тапкан иде инде. Икене.

– Кайда, кем булып эшли соң ул?

– Кайда эшләсен? Райисполкомда.

– Кем булып?

– Кем булсын? Финансовыйны бетергән хатын ул. Шунда райфода эшли.

Алай-й… Исполком ашханә янында гына. Димәк, көндезге бердә – аппаратның әбәт вакыты. Димәк, бу хатын финансист. Әһә-ә… Ул елда бөтен халыкка значок биргәннәр иде. Элек ул значок бары тик университет тәмамлаучыларга гына бирелә иде. 1960–1961 елларда значокны теләсә нинди вуз тәмамлаганнарга да бирә башладылар. Хәлсез, сыек зәңгәр төстәге ромбикны, Болак буе институтына барып, мин дә алып кайттым. Ике-өч көн университет ашханәсендә, студентларның алларыннан кереп, чиратсыз аш та алдым. Аннары бу хәлсез значокны өстәл тартмама салдым. Чират торып ашауга ни җитә! Тукта, читкә китмик әле. Бу хатынны урынына утыртырга кирәк. Болай ярамый. Бер гөнаһсызга гаилә бозып…

Һәм мин сценарий төзедем. Эчтәлеген Уфа әдәбиятчысына сөйләдем. Без тиешле минутында ашханәгә кердек. Плащларны тапшырганда, артыбызга теге килеп басты… «Каптыгызмы?» – дип уйлап алды ул. Әйе, каптык, шулай кирәк иде. Уфалы ханымның көзге янында бизәнгәнен юри көтеп торам. Финансистка залга кереп китте. Без – аның артыннан. Ул ялгызы бер өстәл янына барып утырды. Безнең бәхет басты – без шунда! Дәшми-тынмый гына, меню карыйбыз, заказ бирәбез. И тегенең бәхете, и аның чыраендагы шатлык! Һәм аш көткәндә, без эшкә керешәбез. Уфалы ханым да рольгә тиз керде. Мин башладым:

– Ну, сездә ни хәлләр?

– Бездә нәрсә булсын инде? Безнең шул инде: роль өчен сугышабыз. Главреж үзенә ошаган хатын-кызга иң шәп рольне бирә. Юк, мин бу театрда эшли алмыйм, китәм мин аннан… Ә синдә ни хәлләр?

– Безнеке билгеле инде. Прокурорның үз гомерендә бер тыныч көне буламы икән? Бүген бик нервозный көн булды. Зур процесс. Миңа шундый нажим: Курск дугасындагы кебек. Потребсоюздан бер кеше янып ята. Ә мин – коткар тегене. Бәхетем булса, прокурорлыкка китәр идеммени мин?

– Мин дә шулай бит. Миңа бит нинди-нинди юллар ачык иде. Мин «Качалов» театрында уйный ала идем. Мин бит икетелле. Кстати, мине анда чакырганнар да иде. Мин анда ике роль уйнадым…

– Мин дә менә үкенеп яшим. Нәрсәмә кирәк иде миңа прокурор булырга? Хатыным да әйтә, ул – рәссам. Синең характерыңа туры килми бу, ди. Без бит үз йортыбызда яшибез, Караваевода…

Шулай бөтенесен бутап бетердек. Теге финансистка белә иде безне, без Галиев урамында тимер юл больницасына күрше яшибез.

Шунда өстәлдәшебезнең бите үзгәрде: башта чөгендер төсле булды, аннан ачы торма төсенә керде, аннары гәрәңкә төсен алды. Җиңү – минеке иде, шул гына кирәк тә! Сценарий тәмам, кичен мин – өйгә!

…Кайтып керәм, ишек янында кызым каршы ала, тагын шул ук портфель, шул ук «гыйлем таркату», конфет эзләү һәм… шул ук телефон, шул ук хатын, шул ук каушап сөйләшү.

– Ие. Ие. Ыһы. Ыһы. Ярый. Юк, борчылма. (Миңа карап алу.) Ие. Була инде ул андый ялгышулар. Ярый. Әниең исән-саумы? Ирең нихәл? Ыһы. Ыһы. Ярар. Борчылма. Кем генә ялгышмый инде. Ярар.

Мин, микроразведчик, шундук:

– Тегеме? Ялгышканмын, диме?

– Ие. Ниндидер бер прокурор белән синең иреңне бутаганмын, гафу ит, – ди.

– Ту-ты. Кеше гаиләсен бозмасын! Фәлән майть…

Бер ел узды. Җәйнең бер көнендә бәләкәй кызыбызны «Ботан бакчасы»на (Октябрь фетнәсенә кадәрге исеме, хәзер «зоопарк») алып бардык, рәхәт, матур мизгелләр кичереп, трамвайда кайтып киләбез. Кыз үзенең әнисе белән трамвайның алгы утыргычында, мин бер-ике урындыкка арттарак басып кайтам. «Ленинский сад» дигән тукталышта алгы ишектән бер ханым-солтаным килеп керә дә, минем хатынны күреп, исәнләшеп шау-гөр килә, чикылдый, чыркылдый. Көлеш, көлеш. Мин танып алам: әлеге дә баягы финансистка бу. Бәхетле ул, бәхетле. Хатын алдында гаепле булып алды, әнә шуны юа ул. Минем хатынның ирен ниндидер бер прокурор белән бутап, безнең гаиләне тар-мар китерә язды бит ул. Чырае белән гафу үтенә ул минем хатыннан.

Шунда мин явыз, «мститель», хатын янына киләм дә юри эндәшәм:

– Син талоннарны тиштердеңме әле, штраф түләтмәсеннәр тагын, – дим.

Теге финансистка… ялт! Мине күреп алуы булды, саубуллашмыйча да, «Ирек мәйданы» тукталышында зырылдап чыгып китүе булды. «Компрессорная»га барам, дип әйткән иде югыйсә…

Менә шулай, кеше тормышына, гаилә мөнәсәбәтләренә катышмагыз! Без «можем» прокурор булып алырга, без «можем» Качалов исемендәге мәшһүр театр артисты булырга, әмма тыкшынмагыз… Иртәгесен, кафедрада бу хикәятне тыңлап, байтак ассистент, доцент лекциясенә соңга калып керде. Профессорлар алай ук вакланмады.

Ләкин мин сценарийдан канәгать идем…

ХХV

Шагыйрь Рәшит Әхмәтҗанов сөйли. Алтмышынчы еллар. Без «Красная Позиция» дигән ахмак исемле урамда тулай торакта яшибез. Студентлар, гаиләле ассистентлар, рәтсез аспирантлар… Сентябрь ахыры икән, студентларның «бәрәңге кампаниясе»ннән кайткан көннәре икән. Әле кичә генә кайтканнар икән. Тамак тук, кесәдә акча бар, җил белән, кояш белән битләр, куллар шоколад төсенә кергән. Урамда тәмәке тартып торалар икән болар, минем китапханәдән кайтып килеш. Исәнләшкәнбез. Әңгәмә башланган.

– Менә, Мөхәммәт абый, шул турыда бәхәсләшебрәк торабыз әле: «романтик шагыйрь» дигән төшенчәгә беренче чиратта Дәрдемәнд туры киләме, әллә Сәгыйть Рәмиевме?

Мин бераз гына дәшми торганмын һәм сорап куйганмын:

– Берәр капчык бәрәңге алып кайта алдыгызмы соң?

Рәшит моны миңа егерме еллардан соң гына сөйләде.

XXVI

Партбюрода эшләгән вакытым. Көн-төн иҗтимагый эш, мондый буш эшне үтәүчеләрнең бөтен бер корпусы формалашкан. Болар – Людмила Куткова, Светлана Матвеева, Маргарита Пахомова (рус теле кафедрасыннан), Зәет Мәҗитов, Флёра Сафиуллина, мин инде, әлбәттә… Шул буш эшкә киткән көннәр, төннәр… Без алган кисәтүләр. Тукай әйтмешли, шуларны «уйласам… гакълымнан да мин хәзер язам».

Яз якынлаштымы – фестиваль. Баштан пар чыга. Татар сәнгать фестиваленә таләпләр аеруча зур. Фестиваль алдыннан студентлар якын-тирә авылларга концерт белән чыгалар. Бераз акча да эшлиләр булса кирәк, без күрмәмешкә салышабыз, ләкин һәр гастрольдән соң исәп-хисап алабыз. Һәр исәп-хисапта зарланалар: Вәсим исемле җырчы егет (исемен үзгәрттем) гастрольдә үзен бик капризлы тота икән. Квартирага төшкәч, концертка алып бару өчен, хуҗа хатыннан кайнар ит шулпасы әзерләтә, аны ярты литрлы шешәгә тутырып, бөкеләп, тунның куен кесәсенә тыгып, сәхнә артына уза һәм, һәр җырын җырлар алдыннан, шуны йотып куя икән. Ике җыр арасында иптәшләренә бәйләнә, көйсезләнә, шулпаны суыткансыз, фәлән-төгән дип үзәкләренә үтә икән.

Күп тапкырлар бу турыда ишеткәч, көннәрдән бер көнне мин моны Илһам Шакировка да сөйләдем.

– Кайнар ит шулпасы шулай җырларга ярдәм итәме? – дидем. Илһам күзләреннән нурлар чәчеп алды да әйтте:

– Әгәр Ходай тавыш бирмәгән булса, ник кайнар сыер тизәген болгатып эчмисең шунда…

XXVII

Төмәннән килеп татар бүлегендә укып йөрүче Рәфыйк исемле егет (исемен үзгәрттем) бар иде. Себер татарлары бик кызык халык: кышкы салкында да, җәйге эсседә дә аякларында кирза итек. Алар икеме-өчме егет иде Себердән. Ике-өч мең студент арасында җәй дә, кыш та кирза итектән йөрүчеләр бары тик шулар гына иде.

Менә шул Рәфыйк беркөнне айныткычка эләккән генә бит. Тиз үк деканатка кәгазь килеп җитте. Деканат, «тикшереп чара күрергә» дип, бу кәгазьне кафедрага чыгарды. Чакырдык теге егетне кафедра утырышына, бастырып куйдык. Сораулар конкрет: ник эчтең? Әйе, Ленин укыган университетның абруен төшереп, ник эчтең? Хәзер бит ректор приказы белән сине университеттан куалар…

Әмма егет һич тә каушамады, бик җитди кыяфәт белән әйтте дә куйды:

– Куалар дип… Анысы инде Ленинның үзен дә куганнар.

Без, яшьрәкләр, чүт кенә көлеп җибәрмәдек, әмма өлкәннәр кыза калды. Бигрәк тә кафедра мөдире Хатип ага.

– Ни сәбәпле эчтегез, сөйләп бирегез, – диде ул. Егет, тамагын кырып, болай башлады:

– Стипендия алган көн иде. Бауман урамына төштем. Урамнан барам, күрәм: «Закусочная». Стипендия алган көн итеп, әллә кереп чыгаргамы? Шунда минем башымда ике фикер сугыша башлады: кара фикер һәм кызыл фикер. Кара фикер әйтә: «Рәфыйк, кереп бер стакан эч, ди, синең моңа хакың бар, ди. Беренчедән, ди, син бүген стипендия алдың. Икенчедән, син кичә Гафур Коләхмәтов иҗаты буенча уңышлы гына курс эше якладың. Кер, ди, салып чык», – ди. Ләкин кызыл фикер моңа каршы килә, мине каһәрли: «Кермә, Рәфыйк, ди, син – данлыклы Казан университеты студенты. Бу олы исемне пычратма, ди». Шулай бер фикерем ике булды. Озак сугыштылар алар. Нәтиҗәдә кара фикер җиңде. Минем сезгә бүтән әйтер сүзем юк…

Җәза бирү өчен җыелган коллективның бөтен энергиясе комик ситуациядә инде йомшаган, хәлсезләнгән иде. Егетне чыгарып, ишекне яптык. Киңәш башланды. Нинди җәза бирергә? Шулчак Якуп ага Агишев – кафедрада иң өлкән кеше – болай диде:

– Җәмәгать, телдән генә кисәтик, егет бик ошады миңа. Бу бит – коеп куйган әдәбият галиме…

Барыбыз да җиңел сулап куйдык һәм егетне чакырып керттек. Хөкем карарын тыңлаганда да, аның чырае нәкъ бер үк төсле иде: әллә тикшерделәр аның эшен, әллә телгә дә алмадылар… Менә ул Себер характеры…

XXVIII

Университетта райком дәрәҗәсендәге профком рәисе булып эшлим. Безнең эшне югарыдан гел тикшереп торалар: йә Облсовпрофтан, йә Мәскәүнең үзеннән үк – ВЦСПСтан. Өлкәдән килгәне белән эш җайлы: подвалдагы ашханәгә алып төшеп, бер ашатасың да пальтосын кидертеп озатып каласың. Мәскәүдән килгәне белән эш авыррак: кунакханәгә кадәр култыклап озатасы, поездга илтәсе, сумкасын тутырасы – болар гадәти хәлләр. Моңа расход каян чыгарасы? Минем кесәдән түгелдер ич инде? Мине өйрәтәләр үземнең аппараттагы хатыннар: безнең кулда спортклуб бар бит. Ул безнең бюджетта. Аның акчасы байтак. Чакырыгыз Мөнирне, диләр, ул рәтен белә. Сездән һәм бухгалтердан имза гына кирәк.

Чакыртам Мөнирне, ул – спортклуб директоры. Сөйлим кыйссаны: Мәскәүдән килгән тикшерүче ир кеше булса, бүлмәсенә бер шешә коньяк, апельсин, лимон, бер тавык һ. б. әйберләрне номерына илтмичә булмый; хатын-кыз булса – алмадыр, торттыр, чорттыр…

– Ә, була ул, – ди Мөнир, иманлы йөзле егет. – Хәзер миңа бухгалтер рөхсәт итсә, бер документ кирәк булыр…

Итмиме соң инде, үз тамагыбыз өчен түгел бит, ялганның иң шәбе – коллектив ялган инде аның…

Һәм бухгалтерның өстәленә бер ведомость китереп салына. Анда язылганча, бүген безнең спорт залында КДУ белән КАИ волейбол командалары очрашкан икән, ә ул очрашуда катнашкан спортсменнарга ашау-эчү өчен күпмедер акча түләнә. Менә Иванов, Семёнов, Хәйруллин, Петров, Мөхәррәмов… – егермеләп кеше. Рас! Мин тегенең почмагына: «Бухгалтеру: оплатить, подпись». Эшең бетте, кодагый. Кунакханәгә кем барып килә? Тәк-с… Һәр эшнең дә җае бар, ботканың да мае бар, диләрме? Без моңа ияләнгән идек инде. Әмма бер комиссия белән борчак пешмәде. ВЦСПСтан килгән таза-таза ике ир иде. Болар, хуҗалык эшләре буенча проректор Николай Одринскийны, партком секретаре Марат Садыйковны һәм мине алып, студентлар тулай торагына киттеләр. Ике машинага төялеп бардык. Бүлмәләрдәге тәртипне тикшереп йөрибез, сентябрь ае, студентларның күбесе бәрәңгедә. Әһә, бәрәңгедәме? Димәк, кандалалар ач. Әнә шуңа күрә стенага ачык җиргә чыкканнар алар. Тук кандала беркайчан да кеше күзенә күренмәс. Бүлмә саен кандала күреп, мәскәүлеләр шаккатты. Телләрен цак та цок китерделәр. Күңелсез генә аерылыштык. Төштән соң миңа Облсовпрофка, утырышлар залына килергә куштылар. Килсәм – барысы да танышлар. Казан вузларының профком рәисләре. Без шулай семинарларда, пленумнарда гел очрашабыз, фикер алышабыз. Мәскәүлеләр ике көн эчендә студент тулай торакларының барысын да карап чыкканнар. Әлбәттә, теге кызыл партизаннар очраштырган, әмма инде университет тулай торагындагы кебек… Алла сакласын.

Мине бастырып куйдылар. Сорау ала башладылар. Минем инде өченче елым бу эштә, азу ярган. Кандала тулай торакларда элек тә бар иде. Комиссия белән минем арада шундый диалог бара:

– Ни өчен тулай торагыгызда кандала бар?

– Кандала мин уйлап тапкан бөҗәк түгел.

– Сезгә ничек оят түгел! Ленин укыган университетта, понимаете ли… кандала.

– Ә ул кандалалар бездә Ленин укыганны белмиләр.

Мәскәү комиссиясе телсез калды. Миңа ниндидер бер кисәтү белдереп, җыелышны яптылар.

Минем дә Мөнирне борчыйсы булмады…

ХХIX

Рәшит Бәшәров сөйли (1992 елда Чаллыда очрашканда сөйләде). Ул – балалар язучысы. «Сөйләгәнеңне үзең язасыңмы?» – дип сорыйм. Ык-мык итә. Син язмасаң – үзем язам, дим. Минем дә бер кеше өлешеннән файдаланып карыйсым, бер тапкыр урлап карыйсым килмимени? Танышларым, иптәшләрем, мин сөйләгәнне үз табышлары итеп язып, күпме чишендерделәр мине?

Әйе, Рәшит моны сөйләде, язармы дип, ике ел көттем, инде язмавыдыр. Ул, безнең бүлектә укыганда, Себер шагыйре Булат Сөләйманов белән әллә бер группада булган, әллә тулай торакта бер бүлмәдә торганнар. Булат, мәрхүм, бик оригиналь егет иде. Милли мәсьәлә буенча кыю-кыю фикерләр әйтә иде. Ә ул елларда (алтмышынчы елларның ахыры) милли мәсьәләне кузгату бик хәтәр эш иде, чөнки «ленинчыл типтагы җитәкчебез иптәш Леонид Ильич Брежнев» милли мәсьәләдә яңа доктрина ташлады: «у нас складывается новая советская общность». Анысы шулайдыр, әмма бит бу «общность» бары тик рус милләте телендә генә сөйләшергә мәҗбүр иде.

Менә шулай Булат Сөләйманов тегендә дә, монда да Себер татарларының мөстәкыйль милләт икәнлеген сөйләп йөри торгач, бу турыда мәгълүмат тиешле органнарга барып җитә. Тиешле органнардан бер абзый ни өчендер Рәшит белән очрашуны кирәк таба һәм аңа яшерен задание бирә: Сөләйманов белән ресторанга керергә, ашарга-эчәргә, ни сөйләсә, шуны иртәгесен язып китерергә. Менә сиңа унҗиде сум акча.

И шатланып китәләр болар ресторанга (студент кешегә кайчан эләккән бу бәхет), и ашап-эчеп серләшәләр болар – акча бар бит – и кайткач, төн утырып, бергәләп информация язалар болар. Рәшит икенче көнне тапшыра теге кәгазьне.

– Шулай яшәп ятабыз тулай торакта, – дип сөйли Рәшит, – сизәм: Булат караңгы чырай белән йөри. Сөйләшми. Көннәрдән бер көнне әйтә бу миңа: «Кара әле, Рәшит, барып кайт әле шунда. Бәлки, тагын рәхәтләнеп утырырлык акча бирерләр иде. Бик тә шәп булган иде бит теге көнне, бар инде, бар инде…»

Чакырмаган көе, андый җиргә баралармыни инде, беркатлы Булат…

Внимание! Это не конец книги.

Если начало книги вам понравилось, то полную версию можно приобрести у нашего партнёра - распространителя легального контента. Поддержите автора!

Страницы книги >> Предыдущая | 1 2 3 4 5 6 7 8
  • 0 Оценок: 0

Правообладателям!

Данное произведение размещено по согласованию с ООО "ЛитРес" (20% исходного текста). Если размещение книги нарушает чьи-либо права, то сообщите об этом.

Читателям!

Оплатили, но не знаете что делать дальше?


Популярные книги за неделю


Рекомендации