Электронная библиотека » Мөхәммәт Мәһдиев » » онлайн чтение - страница 9


  • Текст добавлен: 14 октября 2022, 15:15


Автор книги: Мөхәммәт Мәһдиев


Жанр: Современная зарубежная литература, Современная проза


Возрастные ограничения: +16

сообщить о неприемлемом содержимом

Текущая страница: 9 (всего у книги 29 страниц) [доступный отрывок для чтения: 10 страниц]

Шрифт:
- 100% +
ХХХ

Гыйльми совет утырышы. Тарихчылар, рус һәм татар филологлары, журналистлар. Бер галим сөйли, үзебезнең татар.

– Её доклад была очень интересной, – ди ул, бер ханымның докладына бәя биреп. Ә икенче бер ассистентның (ир кеше) кандидатлык диссертациясе турында сөйләгәндә, болай ди:

– Его диссертация очень глубокий, очень интересный…

Ник, дөрес сөйли бит: ир кеше булса – «был», хатын-кыз булса – «была».

XXXI

Университетның төп бинасыннан чыксам – колонналар янында яшел утлы такси. Кер дә утыр мин. Ул заманда таксида йөрү «престижный» бер эш иде. Утыруга, «черт» итеп борып, сиңа ун тиенне чыгарып куя таксист таблога (җитмешенче елларда бервакыт кинәт кенә моны егерме тиенгә менгерделәр, «Вузовец» кинотеатры янындагы такси тукталышында дүрт-биш көн буе такси диңгезе торды, километр бәясе дә ун тиеннән егермегә менгән иде), шулай йөри идек ул заманнарда. Таксист татар булып чыкты, өлкән яшьләрдә. Сүзчән дә икән.

– Сез университетта эшлисезме? – диде ул, әдәпле генә итеп, без инде Фәннәр академиясе яныннан Черек күлгә таба төшеп бара идек.

– Фәлән профессорны беләсезме? – Ул мин бик яхшы белгән бер галимнең фамилиясен атады.

– Нәрсә, танышыгызмы? Туганыгызмы? Беләм, профкомда бергә эшләдек. Ә нәрсә?

Таксист тыйнак елмайды.

– Юк, болай гына. Өченчекөн малае өйләнде аның. Мине еш кына туй обслуживать итәргә йөртәләр. Эчмим, тартмыйм, автопаркта, Аллага шөкер, дәрәҗәм бар. Өченче көнне шул никахны обслуживать иттем.

Ул уң як ирен очы белән генә елмаеп куйды. Пушкин урамы светофоры ачылганны көтеп тора идек. Ниндидер кызык бер хәл сөйләмәкче бу миңа. Тыгыз юл чатын узгач, абзый җай гына сөйләп китте:

– Көтеп утырам шулай. Яшьләр протокол буенча карточкага төштеләр, видикка төштеләр. Болар өчен бит инде егет ягы алдан ук акча түләп куйган, бервакыт гуртом урамга чыктылар болар. Теләсәң, анда да төшәргә була, ләкин инде боларына өстәмә рәвештә түлисең. Ә килен шактый кылтын. Киявен җилтерәтеп кенә йөртә. Менә монда төшик, ди, менә монда… Кияүнең кулы гел акча тирәсендә. Киттек Горький паркы каршына. Киленнең Мәңгелек ут янында да төшәсе килә, ятып торган һәйкәлгә сөялеп тә, ә төшерүчеләр күп, йөгереп йөриләр. Кияү егетен бөтереп кенә йөртә бит ак күлмәкле килен. Кияүнең әтисе, тешен ашап, минем янда утыра. Күрә: улы берөзлексез акча чыгара, акча саный. Яшь киленнең бервакыт гипстан коелган атка да атланып төшәсе килде, кияү анысына да акча чыгарды. Мин сорыйм әтисеннән, әлеге профессордан: «Бу егет сезнең үз улыгызмы?» Теге тешен ашый: «Әйе, үземнеке, бердәнбер». «Исеме ничек улыгызның?» Шунда профессор актыгын әйтте: «Исеме – «Хәйван» аның, фәлән-фәлән майть», – диде. Әй, дим, профессорлар да матом сүгенәләр икән, ул кем: физикмы или химикмы?

Юк, ул гуманитарий иде. Ләкин без яшәгән йорт янына инде килеп җиткәнбез, һәм мин алтмыш тиен акча оештырып ятам икән.

ХХХII

Кафедрадан өемә Ибраһим ага Нуруллин чылтырата:

– Әйдә, иртәгә кызыклы бер сәяхәткә чыгыйк әле: университет, китап нәшриятының Кырлайдагы Тукай музеена культпоходы. Машина миннән, лекцияләрең төштән соңмы? Кичке биштә? Һи-и, көндезге өчтә монда булабыз без. Килештек. Димәк, нәшрияттан Рәис Даутов, Шәүкәт Галиев. Тарихи бер экспедиция булачак бу. Димәк, без сине юл уңаеннан кереп алабыз…

Иртәгесен бу компанияне мин үзебезнең урам башында көтеп алдым. Кеп-кечкенә «запорожец»ның артына таза-таза Рәис белән Шәүкәт кереп сеңгән, миңа алгы утыргыч калдырылган иде. «Шәп сәяхәт бу! Кайткач, бу турыда факультетның «Әдәби сүз» газетасына бер ватман табагына җитәрлек мәкалә язармын», – дип уйлап алдым мин, машина ишеген шапылдатып ябуга. Ләкин… Ах! Ух! Фу-у-у! Ибраһим абый кызыл утка керде. Якында гына ГАИ инспекторы тора иде. Ибраһим абый… е-е-х! ы-ы-х! – машинасын артка бирде. Ләкин артта… чыкырт! деңгерт! – металл, пыяла тавышы ишетелде. Ибраһим абый үзе дә «Ы-ыһ! Мы-ыһ!» дигән газаплы авазлар чыгарды. Ярый әле, артта машина юк, тимербетон багана гына икән. Ярый әле, арттагы фаралар гына кырылып беткән…

Тагын ике-өч тапкыр шулай чыкырдашкалап, ухылдашкалап, уфылдашкалап, ниһаять, тыгыз Казан каласын чыгып, Казан – Арча – Балтач трассасына «тәгәрмәч бастык» («аяк бастык» дигән сүзгә юри иярүем). Биектау тирәсендә трасса тагын тыгызланды, юл тулы тимер, таш, торба төялгән авыр йөк машиналары. Берсе үзәгебезгә үтте: бортының арт ягы юк, авыш соскыч формасында эшләнгән тимер кузовлы машина. Күәс чиләге хәтле ташлар тутырган. Зур бер кисәге бераз йомрырак, иң артта шунысы гел селкенеп бара.

– Аз гына ара калдыр инде, Ибраһим абый, – дим, – бер тукталышта безнең өскә төшәчәк бит бу.

– Ие шул, ие шул, – ди машинабызның хуҗасы һәм бераз газны киметә, ләкин шул вакытта артта чыкырдаган тавыш ишетелә, безне җиңелчә генә этеп маташа икән бер КамАЗ.

Без тагын теге таш астына килеп җиттек, мин борчылам, Ибраһим абый ара-тирә ыңгырашкалап куя, Шәүкәт утырган җиреннән боргалана:

– Мондый җайсыз, каты утыдгычны беденче тапкыд күдүем, – ди ул.

Бер Рәис Даутов кына Будда кебек тыныч утыра. Коркачыкның патша заманында ук салынган тар таш күпере тирәсендә «бөке» ясалган. Без теге күәс чиләгеннән дә зур, иләмсез кырлы сары таш астына тагын барып кердек, ярты минут чамасы көттек. Колонна кузгалды, Шәүкәт урынында боргалана иде, мин аңа таба борылганда, Ибраһим абыйның «ох» дигән тавышы ишетелде, һәм мин аңлап алганчы, ярты тонналы сары таш (машина кузгалган секундта) безнең өскә тәгәрәде, чыкырдау тавышы ишетелде. Мин күзләремне ачтым: таш, безнең өскә төшкәндә, кырыйга авышып киткән һәм капотның уң як борынын гына изеп узган. Без исән калдык, инде Шәүкәт тә зарланмый, шул рәвешчә, эчтән генә уйланып, Кырлайга кадәр барып җиттек. Шөкер Ходага, исән калдык дип, музей каршында туктап, машинадан чыктык. Безне анда көтәләр иде, бер көн алдан телефоннан хәбәр ителгән. Машинадан, иң ахыргы булып, аякларын җыя алмыйча газапланып, Шәүкәт чыкты.

– Билләһи, кайтканда, бу удынга утыдмыйм мин, хадап итте бу мине, – дип, ул аякларын яза башлады.

– Нәрсә дип зарланасың син? Әле моңарчы бер кешенең дә зарланганы юк иде, – дип, Ибраһим абый, машинасының ишеген ачып, артка үрелде һәм утыргычның җәймәсен рәтли башлады.

– Бәрәч! – дип кычкырды ул шатлыклы аваз белән. – Бәрәч! Менә бәхет! Мин бит моны инде өч көн буе эзлим. Менә шатлык!

Җәймә астыннан, Шәүкәт утырган турыдан, ул саллы гына монтировка тимерен тартып чыгарды. Авызы ерык, йөзеннән шатлык бөркелә. Тик Шәүкәт кенә, аш шулпасын капканда авызыннан пешкән таракан тапкан кешедәй чыраен сытып, читтә басып тора иде.

Музейны, Сәгъди абзый йортын карадык, дуслар белән чәй эчтек. Кыскасы, ял иттек. Кайтканда инде, урыннар да җайлы булыр, таш йөге астына да кермәбез дигән матур хыяллар белән юлга чыктык. Әмма Кырлай басуын узып олы юлга борылуга, Ибраһим абый ыңгырашып куйды:

– Ы-ыһ… Ах, чурт…

Мин, куркынып, алга-артка карадым: әлегә безне бәрдергән машина юк, монтировка тимере дә безнең аяк астында ята иде.

Сәгъди абзый өенең чоланында Ибраһим абыйның таягы калган икән, кире борылып, Кырлайга керергә туры килде. Безне озаткан дуслар урамда әле таралышмаган иде (бездән соң берәр нәрсә оештырыргадыр инде исәпләре, безнең белән булмады бит: беребез рульдә, минем лекциягә кайтып керәсем бар), безне күреп бик гаҗәпләнделәр. Без, таякны алып, тагын юлга чыктык. Уф, Алла… Тыныч кына кайтыйк әле, кайтыйк әле, кайт…

«Ы-ы-һ» дигән тавышка сискәнеп киттем. Тагын бәрелдекме? Тормоз чыкырдады, әсәренеп, Ибраһим агайга карадык. Ул ялварулы караш белән миңа дәште:

– Мөхәммәт! Минем бит чәй эчкән җирдәме, әллә музейдамы портфель калган (без инде Арчага җитеп килә идек), нишлибез?

Нишлисең? Хәзер кире борылсак – мин лекциягә соңга калам. Кафедра мөдире мине яратмый, берәр «промах» биргәнне көтеп кенә яши.

– Юк, Ибраһим абый, сез мине лекциягә өлгертергә вәгъдә бирдегез, мине яндырмагыз…

– Ну бит анда минем документлар: паспорт, машина йөртергә «права». Болай булмый бит!

Сүзгә Шәүкәт кушыла, Даутов әле һаман Будда хәлендә тыныч утыра. Шәүкәт әйтә:

– Ул подфелең кайда иде? Мин аны күдмәдем. Ни төсле иде?

– Сары, чын күннән. Кулымда иде.

Сүзгә Будда катнаша:

– Мин менә бүген грамм да эчмәгән, миңа ышана аласыз: сезнең машинада андый крокодил тиресеннән эшләнгән портфель юк иде.

Шулай бәхәсләшә-бәхәсләшә, Арчаның АЗСына килеп туктыйбыз: минем лекция башланырга сәгать ярым калып бара. Шлангны киертеп, кассир белән алыш-биреш ясаганда, Ибраһим аганың куртка кесәсеннән паспорты белән «права»сы килеп чыга. Шатлык! Портфель генә эзлисе калды…

Ә анысы кайтуга табылды. Университетның «химкорпус» бинасында эшли идек без ул чакта. Килеп җиткәннән соң «стоянка»га куйганда чигенеп машинаны тагын бер җиреннән чүт кенә яньчеп алгач, Ибраһим ага минем белән бергә дүртенче катка күтәрелде: 97 нче аудиториядәге бер урындык өстендә аның, крокодил ук булып бетмәсә дә, яхшы гына портфеле ята иде…

Хикәя шуның белән тәмам… Юк, юк… Русча әйткәндә, «никаких!» Дәвамы бар. Лекция башланырга әле унбиш минут вакыт бар. Инде тынычлап бер тәмәке тартып алырга да була. Коридорга чыгабыз. Шунда Ибраһим аганың исенә төшә: сигаретлары бит машина эчендә калган. Ә мин тартмыйм. Дүртенче каттан аска йөгереп төшеп, машинаны ачып, сигарет эзлим – юк, бер җирендә дә юк. Теге монтировканы да кузгатып карыйм урыныннан – сигарет кабы юк. Күңелсезләнеп кенә, өскә күтәреләм. Күрәм: болар Әнвәр Ахунҗанов белән бер тәрәзә төбенә кунаклаганнар да тәмләп төтен чигәләр.

– Ә, Мөхәммәт… Сигаретлар куртка кесәсендә икән минем. Напрасно төшеп йөргәнсең. Ну күңелле дә йөреп кайттык инде, ә? Әле шул турыда Әнвәр Мәхмүдовичка сөйләп торам…

Иртәгесен кафедрада, лекцияләр башланыр алдыннан, мин спектакль куям, күрсәтәм: без ничек кузгалып киткәнбез, ничек бәрелгәнбез, ничек итеп өстебезгә таш төшкән һ. б. Миңа берьюлы ике рольдә уйнарга туры килде: Ибраһим ага һәм монтировка өстендә утырып барган Шәүкәт. Тавыш-интонацияләрне куйдым, бөтен ымлыклар, аһылдауларны бирдем, «р» авазын алыштырдым. Күзлеген идәнгә төшерә-төшерә көлүче Хатыйп Миңнегулов булды.

Ул арада кыңгырау, һәм без аудиторияләргә таралдык. Тәнәфес вакытында Миңнегулов миңа әйтте:

– Сезне соңгы курс студентлары каршыдагы аудиториядә көтәләр, кереп чыксын иде, диләр.

Мин тиз үк кереп киттем. Керсәм – җиткән кызлар, солдат хезмәтен узып кайткан мыеклы егетләр, шат елмаеп, минем белән исәнләштеләр. Өстәлдә – кәгазь:

«Мөхәммәт Сөнгатович, Ибраһим абый булып машина йөртеп һәм Шәүкәт Галиев булып машинаның арткы утыргычында утырып күрсәтегез әле».

Мин, матур рәнҗеп, аудиториядән чыгып киттем. Нәрсә, мин клоунмы әллә?

…Ләкин шул аудиторияне мин сагынып яшим.

ХХХIII

Балтачтан килеп читтән торып укып йөрүче бер егет, имтиханын әйбәт кенә тапшыргач, миңа дәшә:

– Мөхәммәт абый, мөмкинме? Сезгә язучы буларак бер сюжет сөйлисем килә. Минем үземнән булмый аны язу. Сюжет әрәм булып ята…

Имтиханнар беткәч аудиториягә керергә кушып, мин аны чыгарып җибәрдем.

Мин, ведомостьларны ябып матавыкланганда, ул аудиториягә кабат керде. Эш тәмамланганын сизеп, бөтен тәнем рәхәт калгып калган иде, мин бер сюжет тыңладым.

– Без Балтач ягындагы урман эченнән, – дип башлап китте заочник егет. – Сез халык язмышы турында күп язасыз, ә менә бу сюжет урман эчендә калып әрәм була бит. Моны мин дә сөйләмәсәм, гомумән, эзсез югалачак. Моны миңа әнием сөйләде. Мин – тол хатын малае, фронтовик малае.

…Була әлеге урманлы авылда бер гаилә: тол хатын һәм аның 1924 елда туган малае. Әтиләре күптән инде үлгән, кабере авыл зиратында. Яшиләр болар, киңәшләшеп кенә. Малай да, әнисе дә колхозда эшлиләр. Малай юаш кына булып үсә, ат җигеп эшли. Әнисе дә кырда, әвеслектә, бәрәңге басуында. Малай инде егет булып җитә, аракыны авызына да алмый, тәмәке тартмый. Кызлар белән дә йөрми. Әнисе шатланып бетә алмый: әзмәвер кадәр егет үсеп килә, ә авызына аракы алганы юк. Ходай бәхет бирсен, үзе кебек юньле кәләш бирсен. Шундый теләкләр белән яшәгәндә, кичләрен катык каткан ашлар ашап, «әлхәмделилләһи» дип яшәп ятканда, кинәт – сугыш! Беркем дә көтмәгән сугыш. Бер арба озаталар ирләрне Балтачка, аннан Арча военкоматына, ике арба озаталар, өч… Һәм, ниһаять, моның тәртипле, юаш улына да повестка килә берзаман: «Взять кружку, ложку, продуктов питания на 3 суток… Военком: имза».

Ана төне буе улын юлга әзерли: ризыгын тутыра капчыкка, сарык йоныннан бәйләнгән ак оекбашлар сала, сөлге-сабынын тыга.

Таң атканчы шулай…

Иртән капка төбенә сугышка китүче егетләр килеп бөялә.

– Хәйретдин, чык, әйдә, нәрсә өй тавыгы булып ятасың, җырлап әйләнәбез, – диләр.

Һәм Хәйретдин, чыгып, иптәшләренә кушыла. Озак көтә тол хатын малаен соңгы, иртәнге чәйгә. Биш кат чыгып, биш кат керә ул капкасыннан. Инде кичтән чалынган тавык түшкәсе дә казанда суынып килә. Ә гармун тавышлары һаман теге урамда. Ходаем, боларның кәгазендә язылган дөрес булса, болар бит инде Балтачта булып, Арча военкоматына барып керергә тиеш вакыт буенча…

Тол хатын, өенә кереп, казан астын яңарта. Шунда ишетеп ала: шөлдерле, кыңгыраулы олаулар моның капка төбенә килеп бөялгәннәр. Тол хатын, йөгереп, урамга чыга. Чыкса – анда халык: ирләр, хатын-кыз, бала-чага… әсәренгән этләр. Тол хатын шунда үзенең газизен – Хәйретдинен күреп ала: бичара, ләх исерек. Кеше эчә дип эчкән… Аракыны үз гомерендә беренче тапкыр эчүе.

– Улым, әйдә, тавык шулпасы… Иптәшләреңне дә…

– Н-н-нәрсә? – дип кычкыра аңа Хәйретдин, – нәрсә? Нинди тавык шулпасы, фәләнеңне фәлән итим? Давай, чыгар капчыкны, фәлән итим… Карт карга, фәлән майть. Катар вакытың җиткән инде синең.

Халык шакката. Тол хатын – телсез. Хәйретдиннең авызыннан мондый сүзләрнең, гомумән, чыкканы юк иде моңарчы. Әни кеше – телсез.

– Йә, нәрсә катып торасың анда, фәлән майть! – дип үкерә Хәйретдин, – чыгар, дим, капчыкны! Ну, егетләр, бу дөньяда бер үкенечем калды: шушы карачкыны бәреп үтерә алмадым. Давай, чыгар капчыкны! Немец фашистын үтергәнче, башта сине, чукындырып, теге дөньяга озатыр идем мин…

Хәйретдин арбасыннан төшми, иләмсез авызын киң ачып, җыр башлый:

 
Без алай да итмәгән,
Без болай да итмәгән;
Нафуй, кешедән куркырга,
Урлап Себер китмәгән.
 

Әнисе капчыкны, чыгарып, арбага сала, исерек улы, тешләрен шыкырдатып, аңа явыз караш ташлый, атлар кузгала.

Әнисе халык алдында, капка төбендәге бүрәнәләргә утырып, кул аркасы белән дога кыла:

– Бу бала миңа хәрәм булсын, барган җирендә сөякләре ятып калсын, амин! – ди.

Халык таралыша. Авыр, кара кайгылы көн төшкә авыша.

…Ярты ел уза. Хәрби частьтан, «полевая почта»дан, тол хатынга рәсми хат килә. Ярты авыл җыелып укый моны, кат-кат укый. Һич аңлый алмыйлар. Чөнки хат урысча, «Хөрмәтле фәлән фәләневна» дип башланган. Авыл тарихында мондый «евна»ның беренче күренүе. Бичара Хәйретдин зур батырлык эшләп һәлак булган икән. Фашистларның ике танкын шартлаткан, диме? Халык моны аңлап бетермәде.

Ике көн уздымы икән, «фәлән фәләневна»ның капка төбенә райисполкомның кара ат җигелгән шәп тарантасы килеп туктады. Аннан өйгә рәсми кыяфәтле бер хатын-кыз килеп керде.

– Җыен, апа, сине военком чакыра, – диде.

Апай җыенды, тарантаска утырып, сәфәргә чыкты. Килде Балтачка, аны зурлап каршы алдылар, кулларына әллә ниткән талоннар тоттырдылар, район ашханәсенә алып кереп ашаттылар-эчерттеләр (дөрес, колбасаны авызына якын да китермәде), аннан ниндидер складка алып барып, өс-баш киемнәре, чәй-шикәр бирделәр. Аннан шул ук кара атта өенә илтеп куйдылар.

…Һәм бу – сугыш беткәнче шулай, ай саен кабатланып торды.

«Ник кенә, ник кенә каргадым икән газиз баламны?» Военкоматтан кайткач, һәр көнне – кешеләр чөгендер, кишер чәе эчеп утырганда – самавыр кәрфәнкәсе өстендә һинд чәенең хуш исе бәреп чыкканда, тол хатынның күзеннән чишмә булып яшьләр ага иде…

…Бу сюжет мине тетрәндерде. Димәк, без «кеше» дигән катлаулы конструкцияне белеп, аңлап бетермибез. Бу – безнең кимчелек.

Студент-заочникны мин лифтка кадәр озатып куйдым. Рәхмәт тә әйтмәдем кебек, чөнки кеше сөйләгән буенча хикәя язу мөмкин түгел. Ә шулай да бу сюжетны ул миңа дип саклаган, Балтачтан алып килгән, миңа тапшырган. Рәхмәт аңа! Һәр сюжетка хикәя язу мәҗбүри түгел, менә ул миңа сөйләде, ә мин язып чыктым. Шул җитмәгәнмени? Нигә нәкъ менә хикәя, повесть язарга?

ХХХIV

Без уналты катлы «учебный корпус»та эшлибез: математиклар, географлар, тарихчылар, журналистлар, рус һәм татар филологлары… тагын әллә кемнәр. Без – танышлар. Математикмы син, географмы, телчеме, әдәбиятчымы, тарихчымы…

Иртән, эшкә килгәндә, лифт янында очрашабыз, күрешәбез, хәл-әхвәл сорашабыз. Монда «специализация» юк: без – ирләр, танышлар, коллегалар. Син укыт үзеңнең «а плюс б»ыңны, мин укытам Дәрдемәнд иҗатын, теге иптәш – Патагониядәге кара тәнлеләрнең хижина төзү ысулларын, бу иптәш – Мережковскийны, тагын бер иптәш – суффикс, аффиксларны, ә менә бу иптәш инде Чыңгыз хан походлары белән шашкан.

Бүген исә мине бер иптәш туктатты. Иртән лифт янында аның белән очраштык. Һәр җөмләсе алдына «үзең әйткәндәй» дигән бер кисәк кыстырып сөйләшергә ярата.

Лифт көтәбез. Галим-голәма, студентлар. Тып-тын. Әлеге иптәш сүз башлый:

– Әй, дим, кичә телевизор карадыңмы син? Үзең әйткәндәй, теге шапылдык шыр надан, ялганчы икән бит (сүз Л. И. Брежневның КПСС съездында кичәге доклады турында бара).

Миңа куркудан каз тәне чыга. Студентлар безгә игътибар юнәлтәләр. Моны КГБ ишетсә? Минем бит алай әйткәнем юк Брежнев турында…

Лифтка керәбез. Гадәттә, лифт кабинасында тынлык була, сөйләшмиләр. Ә бу – орып та бирми:

– Әй, ул безнең ректор, үзең әйткәндәй, аңгырайган икән бит. Беркөнне зур советта чыгышын тыңладык без аның.

Минем чәчләр үрә тора, студентлар моны тыңлый. Лифттан мин чыгарга тиеш. Ул әле бер-ике кат өскәрәк күтәрелә. Минем лекция – тугызынчы катта. Соңгы сүзе:

– Карале, бу обкомның беренче секретаре, үзең әйткәндәй, чисти үз кешеләрен тутыра бит җитәкчелеккә. Болай барса, үзең әйткәндәй, Татарстанны сатып бетерә бит бу, ач калдыра бит бу безне…

…Юк, юк, боларны әйткәнем юк минем. Мин андый кеше түгел. Начар кәеф белән өйгә кайтам, ишек кыңгыравына басам, хатын каршы ала. Ишектән керүгә, беренче җөмләм автомат рәвештә авызымнан чыга:

– Син! Үзең әйткәндәй, шыр тиле син, белдеңме? Үзең әйткәндәй, надан син… Татарстанны, үзең әйткәндәй, сатып бетердең син…

Хатын тиз үк пустырник тамчылары, валерьянка әзерли.

ХХХV

Банкет шаулый. Ундүртенче каттагы буфет залында утырабыз. Аста – Кольцо. Трамвайлар – пенал хәтле генә, тукталышта торучылар курчак хәтле генә күренә.

Банкет – алтынчы курсларныкы, читтән торып укып диплом алганнарныкы. Аларда акча бар, банкетны шәп оештырганнар. Күңелсез генә утырам, тәрәзәләр шыр ачык, аста Казан гөрли, Казан яши. Тегене җырладылар, моны җырладылар, биеп тә алдылар. Һәм… кинәт:

– Дамский вальс!

Без, татар, кемнән ким? Болконскийлар, Ростовлар танцевать иткәнме? Пушкиннар, Анна Керннар… танцевать иткәнме? Менә без, Апастан, Сабадан, Балтачтан, Мамадыштан килгән кызлар, ханымнар, алардан киммени? Нигә әле классик рус романнарында гына «бальный танец» бииләр, ә без нигә әле «ярлы кызы Гөлсараны» җырлап утырырга тиеш? Болконскийлар, Ростовлар, Керннар бит без, Казан ягы түләгән налог хисабына, бездән киткән ит, май, бал, мех хисабына шулай гуләйт иткәннәр. Әйе, без кемнән ким? Шулай уйланып утыра идем салат ашап, яныма чибәр бер кыз килеп басты, елмайды, мине танцыга чакырды. Тордым, биеп киттек, йөземдә шатлык юк, ә танцыга бары тик оптимист кешене генә чакырасы. Минем белән биеп йөрү ул – котельная торбасын кочаклап йөрү белән бер. Хуш, кем әле бу, мине танцыга чакырган чибәр, яше узып бара торган заочница? Беләм, сеңлем, сине бик нык хәтерлим. «Егерменче йөз башы татар әдәбияты» курсыннан нәкъ өч тапкыр «ике»ле алып чыктың син миннән. Син бик чибәр, ә бик чибәр кызлар, гадәттә, бәхетсез булалар. Мин сиңа ярдәм итәргә теләдем. Инструкция буенча, ике тапкыр бер үк фәннән сынау бирә алмаган студент инде имтиханын комиссия алдында бирә, шунда да бирә алмаса, аны университеттан приказ белән чыгаралар, ә мин синең бәхетле булуыңны теләдем – комиссия төзетмәдем, чөнки син йә группа белән, йә районнан килеп, сессия араларында ялгыз гына имтихан бирмәкче булып, минем каршымда утыра идең. «Ике»ле сиңа, заманча әйтсәк, «неуд» сиңа. Син, шулай елмаеп утырып, миннән өч тапкыр «неуд» алдың. Син дә дәшмәдең (укымагансың бит!), мин дә дәшмәдем. Безнең факультетта йөргән гайбәт ул – гайбәт кенә: имеш, Мәһдиев чибәр кызларга, җавап бирмәсәләр дә, гел «биш»ле генә куеп утыра. «Шалишь, кума, не с той ноги плясать пошла». Һәм, ниһаять, син, дүртенче тапкыр килүеңдә, менә дигән итеп җавап бирдең билетыңдагы сорауларга. Мин, җиңел сулап, сиңа «дүрт»ле куйдым, «биш»ле куярга минем хакым юк иде, чөнки «пересдача». Университетның үз кануннары бар, ул кануннарга буйсынырга мин мәҗбүрмен…

Мин сине бит ике ел буе «мутузить» иттем, «тәк просто» гына сиңа билге куймадым. Синең иң зур дошманың – мин. Туктале, туктале, син нигә мине ачык тәрәзә янына таба алып барасың? Вальсны бит мондарак та, буфет ишеге төбенәрәк тә барып биеп була… Туктале, зур тәрәзә янына нәрсәгә өстерисең әле син мине, сеңелкәем? «Куйбышев мәйданы» дигән җиргә тәрәзәдән этеп төшереп, минем изелгән гәүдәмне күреп, теге өч тапкыр алган «ике»леңне бәйрәм итмәкчеме… Юк, шалишь, брат.

Мин теге чибәрне, нечкә биленнән кысып, тәрәзәдән читкәрәк алып китәм. Буфет, кухня тирәсенә. Беләм мин: Апас кызлары «опасно»!

Шулай буфет тирәсенә якынлашкач, мин тегеңә сорау бирәм:

– Туташ! Нигә дип мине танцыга чакырасыз? Сезнең бит факультетта иң яратмаган кешегез – мин. Сез бит миңа бер үк курстан дүрт тапкыр имтихан бирдегез. «Вы же меня ненавидите…»

Туташ елмайды:

– Ялгышасыз, Мөхәммәт абый. Мин бүген диплом алдым, бәхетле көнем. Мин хәзер дөресен сөйли алам. Беренчедән, мин сезгә дүрт тапкыр кермәдем, ә биш тапкыр. Шуның дүртесендә хәзерлексез кердем, елмаеп кына «дүрт»ле яки «биш»ле алып чыгармын дип уйлаган идем. Кайбер фәннәрдән, кайбер ирләрдән мин шулай алгалаган идем. Сезне дә сынап карадым. Сезнең турыда гайбәт йөри: матур кызларга сез, сорап та тормыйча, «биш»ле куясыз икән. Менә мин сезне сынап карадым: сез иң гадел кеше икәнсез. Мин сезне ихтирам итәм, шуңа күрә иң беренче итеп сезне «дамский вальс»ка чакырдым.

Без инде гүзәл туташ белән ундүртенче катның ачык тәрәзәсе янында биеп йөри идек…


Страницы книги >> Предыдущая | 1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 | Следующая
  • 0 Оценок: 0

Правообладателям!

Данное произведение размещено по согласованию с ООО "ЛитРес" (20% исходного текста). Если размещение книги нарушает чьи-либо права, то сообщите об этом.

Читателям!

Оплатили, но не знаете что делать дальше?


Популярные книги за неделю


Рекомендации