Текст книги "Әсәрләр. 2 томда / Собрание сочинений. Том 2"
Автор книги: Мөхәммәт Мәһдиев
Жанр: Современная зарубежная литература, Современная проза
Возрастные ограничения: +16
сообщить о неприемлемом содержимом
Текущая страница: 4 (всего у книги 37 страниц) [доступный отрывок для чтения: 12 страниц]
– Борһан, мать честная! Җибәр, дим, атны, син бит ләх исерек…
– Ие, мин исерек, но мин каграз дежур бүген. Каграз мин дезертирлар тотам. Пчаму син фронтта түгел? Ә? Менә мин дежур бүген…
Нәбиуллин чак-чак кына бу бәладән котылды. Урамда тавыш ишетеп, күпер янына Шәяхмәт төшкән иде, ат башыннан Борһанны шул гына аерып алды.
Берничә көннән Борһан сугышка чыгып китте.
Ашау белән генә түгел
Сугыш башлангач та Заһри башта үзен кайгыртты. Улының әле сугышка яше керми иде. Райондагы таныш-белешләренә берничә түшкә сарык озатып карады, аннан шыпырт кына районга ике йөк каен утыны илтеп кайтты. Ләкин комиссиягә чакырудан туктатмадылар. Тән, теш, күз таза – нәрсә дип сугыштан калырга кирәк? «Тукта, исәп кирәк, хисап кирәк, унике пот арпа онына ничә ат кирәк?» диләрме әле. Берничә сарык һәм ике йөк утын эшли алмаган эшне ике такта чәй әйләндереп чыгарды. Дөресрәге, Хәбирә карчыкның дәвасы коткарды.
– Менә, күрше, синең үзеңә генә өйрәтәм, – диде карчык, – шушы гөмбә череген кич ятканда колагыңа өрдер. Бер көн өрдер, өч көн өрдер, җиде көн өрдер. Колагың саңгырауланыр. Мичкә тәгәрәткән бәрәңгедән башка ризык ашама – йөзең саргаер. Иртән йокыдан торгач, бер чокыр тәмәке суы эч – йөрәгең кагар. Комиссиягә барасы көнне ике чокыр эч. Инде бик тә каласың килә икән – үз тизәгеңне аша. Сугыш беткәч, боерган булса, өемне сипләп бирерсең.
Ул көннәрдә Хәбирә карчык Заһрилар белән ике арада күп чабулады. Кара Чыршының МТСта шофёр булып эшләүче бер егет әйткән, имеш:
– Ну, шушы Хәбирә карчыкның ботына счётчик куяр идем, көненә күпме җыяр иде икән? – дип.
Чыннан да, аның эше авыр иде: өрлек кадәр Заһрины чирлегә чыгарырга кирәк иде.
Атна-ун көн үтүгә, Заһри саргаеп кипте, күрше-күлән белән сөйләшкәндә колагына кулын куеп тыңлый башлады. Халык арасында төрле хәбәр таралды. Имеш, комиссия вакытында военком үзе килеп кергән дә, Заһри чыгып барганда, аның янында гына идәнгә чылтыратып акча төшергән. Заһри ялт итеп борылып караган, ди. Ләкин врачлар, йөрәген тыңлап, әлегә калдырып торганнар, ди. Шулай да кодасы Шәяхмәт аны кызык итте. Бернәрсә ишетмәгәнгә салышып йөргән көннәрдә ул Заһрига хәл белергә керде. Хәл-әхвәл сөйләшеп утырган уңайдан ул Заһриның кече кызы Гөлфияне янына чакырды да әкрен генә сораша башлады. Төнлә белән кемдер эскерттән бер ат йөге салам урлаган иде. Шулай, шулай, диде Шәяхмәт, әтиең төнлә салам алып кайттымы, аны кая куйдыгыз, диде. Заһри күзләрен елтыратып сәке буенда утыра, Гөлфиягә нәрсәдер әйтмәкче була, һәм сабый узган төнне булган хәлне сөйли башлый. Шуннан Заһри түзми:
– Гөлфия, бар, дуңгыз, сабагыңны кара, – дип әйтергә мәҗбүр була…
Ахырдан Гөлфиягә эләгә эләгүен, ләкин бу хәбәр халыкка фаш була. Шул көннән башлап халык белән Заһри арасында ниндидер салкын сугыш башлана, мөмкин кадәр аның белән очрашмаска, сәламләшмәскә тырышалар. Ләкин төп мәсьәлә инде хәл ителгән иде, Заһри сугыштан калып торды. Ул арада өлкән улы Әхмәтзарифның да срогы җитте. Монысын инде икенче төрлерәк юллар белән коткарырга кирәк бит, каһәр. Дөрес, Заһри күптән инде авыл советы секретаре Мәрхәбә белән чамадан тыш яктырып сөйләшә башлаган иде.
– Һай, сеңлем, чибәр дә кыз инде үзең, сугыш вакыты булмаса, күземне йомып, үземнең Әхмәтзарифка димләр идем сине, – дип, җае белән бер әйтеп тә салды. Мәрхәбәнең егет сайлаудан яше чыгып бара иде – Заһри кызның иң нечкә кылына чиртте. Ул ара да булмады, Ленинград марҗасыннан бер пот бәрәңгегә алыштырган кара йон күлмәк, Заһриның сандыгыннан чыгып, Мәрхәбә өстенә күчте…
Яшьтәшләре беренче мәртәбә каралырга киткән көнне Әхмәтзариф ат җигеп көлтә кертергә чыкты: авыл советындагы метрикада нибары бер сан үзгәргән иде.
…Беркөнне кич Заһри идарәдән кайтканда Шәяхмәтне сагалап торды да:
– Әйдә, кем, кода, кодагыең бик әйбәт сарык итеннән аш пешереп калды, колхоз-район хәлләрен сөйләрсең, кешесенә күрә генә берәр «төрек малае» да табылыр, – дип кыстый башлады. Шәяхмәт риза булды. Өрмәгән җиргә утыртмадылар председатель коданы. Өстәл артыннан гына чиреге белән аракы да чыгарылды. Бераздан Заһри шунда утырган җиреннән түнде; Шәяхмәт ашын ашап, бик рәхмәт, дип кайтып китте.
Икенче көнне кич, нәрәт биргәндә, Заһри кода икмәк тапшырасы атларны төнгә бүрәнә өмәсенә сорый килде. Ләкин шул минутта Шәяхмәтнең пружинасы ычкынды. Ул ачуланып өстәлгә сукканда, Заһриның бите шәмәхә кара белән тулды.
– Күземә күренәсе булма, син мине кода гына дип белдеңмени? – дип, ул аны бөтенләй куып ук чыгарды.
Гомер буенча авылда дошмансыз яшәгән Шәяхмәт өчен бу хәл бик авыр тоелды. Әмма нишләмәк кирәк? Шуның өчен дә сугыш вакыты бит ул. Ләкин бу Шәяхмәт өенә килгән күңелсезлекләрнең башы гына иде әле…
Хәер, Шәяхмәтнең өенә хәсрәт килгәнгә инде берничә көннәр иде. Моны әле тик бу йортта белмиләр генә иде. Кара хәсрәт борчак басуыннан торып Шәяхмәтнең нигезенә керәм-керәм дип һәр төнне канатын җилпи иде…
…Аяз төннәрнең берсе иде – Шәйхи картка басуны бер әйләнеп кайтырга куштылар. Борчак җиренә килеп җиткәч, карт анда ниндидер бер чүмәләчекнең кыймылдаганын күрде. Шуннан, ни булса – шул, язмыштан узмыш юк дип, таягына таянып карт шунда атлады. Артык курыкмады. Мин изге милекне саклыйм, шаять, Ходай Тәгалә ярдәм бирсә кирәк дип, тегенең башына имән таягы белән берне томырыйм дигәндә генә… теге чүмәләчек әкрен генә аягүрә басты да: сау-сәламәт кенә яшисеңме, дәү абый, дип кулын бирде. Шәйхи картның шунда, егәре китеп, теле тотлыкты. Ни күзе белән күрсен, каршысында энесе Шәяхмәтнең улы Нургали басып тора иде. Өс-башы таланган, билгә кадәр кара сакал, яланбаш. Башта «безнекеләр ни хәлдә, фәлән-төгән» дигән булып сорашты. Дәү абзый, диде, мине күргәнеңне бер кешегә дә әйтмә. Урман эшенә чыдый алмыйча, ФЗӨдән качкан идем, менә хәзер ерткыч хәлендә калдым, барып җәвит итәргә дә куркам, диде. Шәйхи карт телсез калды.
…Сугыш вакытында кемнең генә йортында кайгы-хәсрәт булмый? Кемнеке үлгән, кемнеке хәбәрсез, кемнеке аяксыз-кулсыз госпитальдә ята. Ләкин халык, гадәт буенча, берсе өстенә килгән кайгыны бөтен ил белән күтәрә, берсен берсе юата:
– Ил белән күрәбез, ил белән. Шунысын уйласаң гына бераз күңел җиңеләеп китә, – дип, күрше-күлән кайгыларын уртаклаша тордылар. Тик Шәяхмәтләр өенә килгән хәсрәт кенә ил хәсрәтенә бер дә охшамаган, үзенә бертөрле, эчтән кимерә, төн йокысын, ашның тәмен качыра торган хәсрәт иде. Ни булса да булыр, әмма үзенең улы дезертирлыкка чыгар дип, карт һич кенә дә уйлап карамаган иде. Шуның өчен үстергәнмени, шуның өчен дип укытканмыни ул аны? Ничек болай булып чыкты соң әле бу? Кай төштән башлана соң бу афәтнең башы? Колхозда ярыйсы гына тормыш корган Шәяхмәт кай төштә ялгышты соң? Бу сораулар аның үзен дә, Зәйнәб җиңгине дә эштән чыгардылар. Әллә үземә охшаган дип иркәләбрәк үстердеме ул Нургалине? Улы турында шундый яман хәбәр чыкканнан бирле, бергә көн иткән агайлар аңа сәлам бирмичә, күрмәмешкә салынып узалар, карчык-коры йортка йомышка керми. Ул – председатель генә. Моңа нихәл чыдамак кирәк? Ә бит унсигезенче елда аны авыл халкы комбед председателе итеп сайлап куйган иде. Шуннан бирле гел җитәкчелек эшендә булды Шәяхмәт. Чүкеч кебек таза егет вакытында бай атларын карап уздырган көннәрен уны белән, йөзе белән кайтарды ул. Колхозның беренче елында ук аны ферма мөдире итеп куйдылар. Хезмәт көне мул булды: йорт-җирне рәтләде. Кышлык утынны Сабан туе җиткәнче турап әрдәнә-әрдәнә өеп куя иде. Бәйрәмдә кунак төшерми калмады. Авылның, ичмасам, бер генә кешесе белән дә сүзгә килмәде, аны халык олылады. Нургалине укытты. Әйдә, рәхәтләнеп үссен, кемнеке – Шәяхмәтнеке дигәндә, белеп торсыннар, диде Нургали ФЗӨгә чыгып киткәч, атна уздымы, юкмы, Шәяхмәт исеменә беренче һәм соңгы хат килде. «Бик читен, йокы аз, урман эчендә землянкада ятабыз, адәм чыдый торган түгел» дип язган иде аның кече улы. Үз гомерендә күпне күргән Шәяхмәт башта ярсыды: малаеның зоотехниклар курсын ташлавына аның бик нык ачуы килгән иде.
– Һе, шулаймы, читенме, малакасус! Сугыш вакыты диләр аны! Сугышның үзенә эләккәч күрерсең әле! Әле нитукмышты иртә уяту, өчәр тәүлек ат өстендә барган вакытлар була анда, – дип җикеренде, ләкин ничә әйтсәң дә бала бит – эченнән Нургалине кызганды. Шулай да күңел йомшаклыгын берәүгә дә сиздермәде.
Ә беркөнне кичкырын аларның капкасыннан таякка таянган Шәйхи карт кереп:
– Әссәламегаләйкем! – дип сәлам бирде…
Шул төн эчендә Шәяхмәт ун еллыгын картайды. Йөзенә сары коелды. Яңак сөякләре очлаеп калды. Иртәгесен кырга чыгарга җегәре юк иде.
…Ул көнне көн буе йортта киңәш-табыш барды. Шәяхмәт бер генә нәрсә теләде: кайтып кына керсен иде җирбит тизерәк! Корт анасын япкан күк келәткә ябар иде дә туп-туры районга чабар иде. Юк, курыкмас иде дөресен сөйләргә Шәяхмәт. Шул төннән башлап ул йокыдан калды, ишек шыгырдаса да, капка-койма шалтырап алса да, өй почмагыннан мәче үрмәләп менеп китсә дә, Нургали кайткандыр кебек тоела:
– Син, син, карале, дим, ишетәсеңме? – дип, болай да йокламаган карчыгының кабыргасына төртә торган булды.
Ә Нургали алар көткән төндә түгел, чиләкләп яуган яңгырлы, әллә ниткән давыллы-хәвефле бер төн узганда, таң сорылыгы беленеп килгәндә тәрәзә чиртте. Шул көннән башлап авыл читендәге зәңгәр тәрәзәле йорт кара кайгы, ачы хәсрәт эченә чумды. Келәткә өстерәп чыгарып бикләргә картның тәвәккәллеге җитмәде.
– Бик кәектең әле, энекәш, әллә утыз икегә кыстырырга саегып барамы эшләр? – дип, аны беркөнне Шәйхи карт дәшеп туктатты. Авыру булсаң – хастаңны, ашарыңа булмаса – югын әйтер идең, эчең бушар иде. Юк бит, кешенеке төсле түгел.
– Ашарга-эчәргә дә әле ярыйсы гына, абый. Әмма ашау белән генә булмый икән әле. Менә мин өч ел буе байда ат карадым, бай атларына гәрәбәдәй солы бирә торган идем. Менә син атны гел ашатып тор, түлке кабырга арасына башак таягы белән төрткәләп җанын кыйнап тор. Тазарамы ул ат? Кәнишне, юк. Стало быйт, минем дә хәл шул чамадарак. Кеше сүзен ишетмиммени мин?
Шәйхи карт «ә» дип тә, «җә» дип тә җавап бирмәде, тамагын кырып каланчага таба китеп барды.
Беркөн кичке аштан соң, һәр көнге аһ-зарлар чыгып, «оятсыз», «әрәмтамак» кебек сүзләр барысы да әйтелеп беткәч, Шәяхмәт бугазына әллә ниткән генә бер төеннең утырганын сизде. Сүз әйтим дисә – тавышын калтырата, тын алыйм дисә – тамак төбен буа иде ул төен.
– Менә, билләһи, картаймыш көнебездә адәм рисвае итте бит, урамга чыгарлыгыбыз калмады, нәселебез черде, – дип өзгәләнеп урыныннан торды да ишек янындагы чөйгә элгән кызыл башлы сөлгегә туры барып битен каплады. Ак күлмәк астында җилкә сөякләре беленеп торган чандыр гәүдәсе калтырана, дерелди иде картның.
Әйтерсең лә аның дерелдәвеннән бөтен өй селкенә, төнге давыл белән койма-капкалар шыгырдап куя, гүя алар да картны кызганалар:
– Аһ, яман, сөйләп бетергесез яман сезнең хәлегез, – дияләр кебек. Нәкъ шул вакытта чыпчык эзләп менгән мәчене куркытып, чорманың әллә кай җиреннән йөрәк өзгеч икенче бер тавыш ишетелде. Ул тавыш үзе әллә каян, җиде кат җир астыннан чыккан төсле тонык, кызганыч иде. Бу – ун көн буена качып, чорма тәрәзәсеннән төшкән җәйге кояшның саргылт нурында саргайган, хәлсезләнгән, сакал-мыек баскан, тәмам өметсезлеккә бирелгән Нургали тавышы иде. Ниндидер серле җеп аның йөрәген әтисенең йөрәге белән бергә бәйләде, кемдер шул җепне бер үк вакытта тартты, бер үк вакытта икесенең дә күңелләрен кузгатты. Менә ул ирек: ул беркемгә дә кирәк түгел, кайтканнан бирле аңа әнисенең «улым» дип дәшеп караганы юк, аны иртән йокысыннан да уятмыйлар. Ул үзенең беркемгә дә кирәк түгеллеген тәмам аңлады, һәм күз яшьләре үзеннән-үзе коелдылар, аның саен Нургалигә куркынычрак була башлады…
…Нургали хыялы белән рәхәт, дәрәҗәле көннәрен күз алдына китерде. Менә ул авыл клубында кино куя. Аппарат телсез – Нургали яңгыравыклы тавышы белән үзе аңлатып бара. Халык «томанный»га әле ияләнеп бетмәгән, аңлатмыйча булмый. Әле фильмда берәр сугыш картинасы күренсә, барысы да «Безнекеләрме?» дип борылып сорыйлар. Малайлар магнето әйләндерәләр – бер пәрдәне әйләндерергә бер малай кирәк – аларны билетсыз кертәсе. Качмасыннар өчен бүрекләрен җыеп аласы. Ә алар мышкылдый-мышкылдый әйләндерәләр. Аппарат чытырдый, тузанлы клубта электр яктысы көлтә булып түргә уза, малай-шалай бармаклары белән экранга сурәт төшерә. Кино лентасыннан тәмле ис килә, соңгы рәтләрдә, аппарат янында гына, мул итеп вазелин яккан, бит урталарын кызарткан кызлар утыра. Җае килгәндә мутраклары Нургалигә карап күзләрен елтыратып алалар, ә ул сихерче – кеше аңламастай аппаратны үз кулында уйната… Ах, ул кичләр… Нигә генә башланды соң бу сугыш? Кем уйлаган шундый егет чормада качып ятар дип?
Авыл читендәге зәңгәр тәрәзәле йорт эчендә давыллы, караңгы төндә үксеп-үксеп аталы-уллы ике ир елый иде. Каты давыл басылып, өй түрендәге тополь яфраклары әкрен искән таң җиле белән яңгыр тамчыларын койганда гына Шәяхмәт йокыга талды һәм искиткеч матур төш күрде.
…Ялт иткән кояшлы көн, имеш. Ниндидер асфальтлы юлдан строй белән баралар икән. Юлның ике як читендә бөгелеп-сыгылып утырган чияләр, алмагачлар, тагын нәрсәләр – барысы да кардай ап-ак чәчәктә. Шәяхмәт ике-өч адым алда стройга борылып баскан да арты белән бара. Үзе кулларын җәйгән дә аяк басу уңаена «айт-два, айт-два» дип команда бирә. Яшь, таза, бөтерелеп торган мыеклы, өстендә постау френч, имеш. Ә алда, беренче рәттә, гармунда марш уйнап барганы – Нургали, ул да яшел гимнастёркадан, ялтыравыклы итектән. Үзенең күзләре гел әтисендә генә, әтисе «айт-два» дигән саен гармунын катырак тартып куя, алгы рәттәге солдатлар барысы да әле Шәяхмәткә, әле Нургалигә карыйлар. Ә ул аның саен дәртләнеп кычкыра, җитезерәк атлый:
– Айт-два, айт-два!
Шатлык дигәннең нәрсә икәнен оныткан Зәйнәб җиңги сыер савып кергәндә картының елмая-елмая нәрсәдер русчалап сөйләнгәнен күреп көлемсерәп куйды. Аңа да ничектер бераз җиңел булып китте.
…Табигать ул көнне көне буе дулады. Ул нәрсәгәдер риза түгел. Кешеләрдән нәрсәдер сорый кебек. Аның җир йөзенә тагын нидер күрсәтәсе килде һәм кичкә таба кояш кызарып батты. Бу инде бер дә юньлегә түгел иде.
Авыл халкы элек-электән урман ягыннан килгән болыт хәвефле була дип ышанып яши иде. Бүген дә шулай булды. Кичен, мал-туарны ябып ут алуга, имәнлек ягыннан аксыл-зәңгәр болыт күренде. Якынайган саен читләре каралды, дымлы җил исеп китте. Кешеләр тәрәзә капкачларын, морҗаларны яптылар.
– Йа Хода, хәвеф-хәтәрдән үзең сакла, – дип, Зәйнәб җиңги дә морҗа ябарга чормага менде. Чорма тәрәзәсе янында сандык өстендә, киң арык җилкәләрен калкытып, Нургали утыра иде. Яшен яшьнәде һәм шул яктылыкта ана улының ач яңакларын, зур түгәрәк күзләрен шәйләп алды. Малай әнисенә борылды.
– Әни! – диде ул. – Мин сезгә шактый борчу ясадым. Миңа рәнҗемәгез, мин сезгә моннан соң тырнак очы кадәр дә борчу салмам. Әни, җаным! Минем йөрәгем уйный. Зинһар, соңгы үтенечемне тыңла: миңа бер стакан, бары бер генә стакан аракы табып бир. Шул яхшылыгыңны гомергә онытмам, әни! Бу көнгә каласымны төшемдә дә күрмәгән идем.
Кинәт яшен чытырдады, җир дерелдәде. Тәрәзә пыялалары зыңгылдады. Кайдадыр ачы тавыш ишетелде. Чиләкләп яңгыр коя башлады. Давыл бәпкә-киштәләрне чытырдатты, өй түрендәге топольнең ботакларын сындырып күккә күтәрде. Зәйнәб җиңги үзе белгән бердәнбер догасын кат-кат укыды:
– Ләхәүлә вә лә куәтә илля билляһи галиел газим… Ләхәүлә вә лә куәтә…
Шулай ди-ди, әле уң, әле сул култык астын сыпыра-сыпыра, ул сәке буенда утырган Шәяхмәт янына керде. Ләкин аның яшенгә исе китми, бүген аның Нургалидә дә эше юк. Иртәнге якта гына кортчылар умарталарны карабодай басуына күчергәннәр иде. Менә бит…
Ә карабодай басуы үзәнлектә. Бу давылга умарталар чыдармы, аумаслармы? Үзәнгә су төшсә, нәрсә булыр?
– Син, карале, – диде ул Зәйнәб җиңгигә, кисәк кенә урыныннан торып. – Бар, бөркәнергә бер капчык алып кил әле. Умарталар башына бу, җүнлегә түгел. Бар икән күрәселәр, монда бит тагын мин гаепле. Кеше күзенә ничек күренерсең. Ун еллык хезмәт бит. Менә билләһи…
Шәяхмәтне туктатып булырлык түгел иде. Капчыгын бөркәнеп таякка таянды да, яшен яктысында пычтырдап, урман якка таба атлады.
Авыл уртасындагы инештән шарлап аккан ташу тавышына кемнеңдер ачы авазы кушылды:
– Ярдәм итегез! Агабы-ы-ыз…
Бу аваз адәмнәрнең йөрәкләренә үтеп керде, капкалар ачылды, фонарьлар, таяклар тоткан кешеләр су буена таба йөгерештеләр.
Бары тик Нургали генә боларны ишетмәде. Аракы аның миенә тиз йөгерде, батырлык кертте! Бер мәлгә ул үзенең үткән бөтен тормышын күз алдына китерде: барысы да ялгыш иде. Җитте! Менә хәзерге минутта ул икенче кеше. Иртәгә ул военком каршына басачак. Шулай, шулай, мин гаепле, диячәк. Димәк, иректә бүген соңгы төн. Иректә? Тфү! Тукта… Мин гаепле. Хәзер, хәзер мин синең яныңа барам…
…1940–1941 уку елында Кара Чыршыга укытучы булып Рәмзия исемле чибәр бер кызый килгән иде. Халык Нургали белән Рәмзия арасында ниндидер серле, ни өчендер бик тә яшерен мөнәсәбәтләр булуын сөйләде. Рәмзия яшьли ата-анасыз калып балалар йортында үскән һәм аннан соң педтехникум бетергән чибәр генә кызый иде. Быел җәй башында Рәмзиянең бик нык үзгәргәнлеген сизделәр. Мендәренә капланып күп тапкырлар яшь сыкканын күрүчеләр булды. Моңа Нургали дуңгыз гаеплеме әллә?
Халыкта әле Нургали кайгысы да, Рәмзия кайгысы да юк иде, ләкин кызу арыш урагы өстендә Рәмзияне гәзит тотып уракчылар янына барган җирдән атка салып Ташлытауга озаттылар. Больницада өч көн аңсыз яткан Рәмзия үле бала тапты. Үзе дә озак тормады. Кан эчендә бер көн газапланып ятты да җан бирде. Аны Кара Чыршыга алып кайтып күмделәр. Хатын-кыз үзара:
– Бичара, кешедән оялып гел эчен буып йөргән шул, шуның белән генә харап булды, – дип сөйләнде. – Тапса гына ярыйсы булган да бит…
Ләкин Кара Чыршының тарихында әле атасы билгесез бер баланың да туганы юк иде шул…
Рәмзиягә кабер казыганда, Шәяхмәт тешләрен кысып эчтән яшьсез елады, күтәрелеп кеше күзенә карый алмады… Хәер, Нургали ул вакытта боларны белми калды. Ә бүген…
– Рәмзия… Гафу ит, җаным. Мин гаепле. Хәзер, хәзер мин синең яныңа барам. Хәзер без күрешәбез, таң атканчы, туйганчы сөйләшербез. Ләкин мин озак тора алмыйм, яктырганчы мин синең яныңнан китәм. Хәтереңдәме, син миңа «Сак-Сок» бәетен укыган идең? Син шул вакытта еладың, ә мин көлдем. Менә Сак белән Сокның берсе мин ул… Хәзер, җаным, хәзер.
Зират астындагы басмадан Нургали йөгереп чыкты. Текә таудан менгәндә бер егылды, бер тәгәрәде. Ләкин аның бөтен тәненә искиткеч җиңеллек, куәт тулган, анда хәзер әллә нинди тауларга менәрлек көч бар. Менә яшен бөтен дөньяны ап-ак итеп яктыртты, күршедәге берничә авылның тегермәннәре, зиратлары ялт итеп бер секундка күренеп алдылар. Шул ак яктылыкта, зират читендәге кабер өстендә, ап-ак сын күренде. Бу – Рәмзия кабере өстендәге ак таш иде. Нургалигә ул Рәмзиянең үзе булып күренде. Кичен Рәмзия нәкъ шул ап-ак күлмәген кияр иде дә аның бүлмәсеннән Нургали чыгып киткәндә толымнарын сүтеп көзге алдында басып калыр иде…
– Җаным, исәнме… Син мине гафу итәсеңме? Туктале, син нигә салкын? Туңдыңмы, җаным! Тукта, мин сине җылытыйм… Хәзер, хәзер, җаным, син аракы исен яратмыйсың бит. Нишлим соң? Ләкин мин аны актык мәртәбә эчтем. Сиңа монда күңелсездер, юешләнгәнсең дә. Ник дәшмисең, Рәмзия? Мин бераз гына елыйм инде, күз яше кешене җиңеләйтә. Син мине көт, яме, сугыштан кайткач, мин сиңа чәчәкләр алып килермен. Хуш, җаным, мин яктырганчы китим инде…
Нургали зират тавыннан аска таба шуышып төшкәндә, басманы ташу алып киткән иде. Ул ярдан төшкән уңайга су эченә таба атлады. Су өсте тулы ап-ак балык иде. Нәрсә бу, саташумы? Каян килгән балык? Нургали аның берсен тотып кесәсенә салды, аннан икенчесен, өченчесен… Туктале, әти-әнине бер сөендерим. Бу арада ит ашаганнары юк. Әти, мескен, ябыгып беткән.
…Шулай ди-ди, үзе ярга таба үрмәләде, абынды, су йотты, тончыкты, үзе ике кесәсенә дә балык тутырды. Галифе кесәсенә шактый керә икән бит…
Су буе бакчасының капкасыннан пычракка баткан Нургали килеп кергәндә, олы капкадан Шәяхмәт тә күренде. Ата белән ул беравык бер-берсенә гаҗәпләнеп кара-каршы басып тордылар. Яңгыр, давыл басылган, инде яктырган иде. Шәяхмәтнең кара тамырлы куллары шешенгән, сакал бөртекләре баскан бугаз төере зәңгәрләнгән, бите-маңгае буялган. Нургалинең исә чәч араларына, колак тишекләренә ком тулган, өстеннән су, чалбар кесәләреннән ташлы ләм ага, күзләре пыялаланган. Ата да, ул да дәшмәделәр. Бу минутта ата өчен мондый көтелмәгән очрашу инде артыграк иде. Кеше дигәч тә, аның да сабырлыгының чиге була бит… Шәяхмәтнең сабыр канаты сынып китте.
– Йә, син нәрсә шамакай шикелле гурлаңны киереп торасың, авызыңа төкерим! – дип, Нургалинең юеш бугазыннан учлап тотты да төз лапаска таба этеп җибәрде.
Нургали, сөрлегеп, абзар кырыендагы сыер тизәгенә авызы белән барып төште. Ул, тончыга-тончыга чайкалып, әтисе каршына яңадан килеп басты. Нәрсәдер әйтергә теләде, ләкин авызын ачып телен әйләндерә алмады. Тавышка Зәйнәб җиңги йөгереп чыкты. Ләкин болар барысы да башы гына икән әле. Шулвакыт капкадан Заһри кода килеп керде.
– Ярамый, ярамый, кода, айнысын, тимә малайга, – дип, Шәяхмәтнең арык беләгеннән тотты. Шуннан соңгысын карт аңышмады. Аңа хәзер кемнедер тукмарга кирәк иде, менә тукмардай кешеләр аның каршында берьюлы икәү…
– Һай Алла, чурт! – дип, сөякчел кулы белән Заһриның саргылт иреннәренә сугып җибәрде. – Син генә кирәгиең монда, авызыңа төкерим, ат карагы! – Күзен тондырып килгән Нургалине дә шул уңайдан бугазлап алды һәм яман көч белән селтәде. Нургали, нәкъ баягыча сөрлегеп, шул ук урынга яңагы белән барып төште.
Авыл очыннан көтүченең быргы тавышы ишетелде, кояш чыгар алдыннан исә торган җил яфраклардан тамчылар койды. Хәсрәте һәм шатлыгы белән дәһшәтле елның тагын бер көне туды.
…Яңгыр бик каты яуганлыктан, ул көнне көлтәләр сугарлык булмады. Карт-коры давылда кузгалган салам эскертләрен рәтләп йөрде, тик алар янына бүген председатель генә килмәде. Кичкырын аның үзенә беркетелгән туры атны янгын сарае янында сиртмәгә җигеп ятканын күрделәр, әмма төнгә таба кая барырга җыенганлыгын берәү дә белә алмады.
Правообладателям!
Данное произведение размещено по согласованию с ООО "ЛитРес" (20% исходного текста). Если размещение книги нарушает чьи-либо права, то сообщите об этом.Читателям!
Оплатили, но не знаете что делать дальше?