Текст книги "Әсәрләр. 1 томда / Собрание сочинений. Том 1"
Автор книги: Мөхәммәт Мәһдиев
Жанр: Современная зарубежная литература, Современная проза
Возрастные ограничения: +16
сообщить о неприемлемом содержимом
Текущая страница: 2 (всего у книги 38 страниц) [доступный отрывок для чтения: 12 страниц]
Асаф – идеаллаштырылган герой, намуслы, кыю, җаваплылыкны үз өстенә алудан курыкмый торган татар ир-егете, повестьта язучы аны татар халкының вәкиле, милләтнең иң гүзәл сыйфатларын үзенә туплаган шәхес дәрәҗәсенә куя. Күпмедер күләмдә ул башка әсәрләрдәге хикәяләүче образы белән аваздаш. Шуңа күрә Асаф образы укучылар тарафыннан автобиографик образ буларак та кабул ителә. Гомумән, «Ут чәчәге» укучыларның тирән мәхәббәтен яулый. Дөрес, әдәби тәнкыйтьтә язучыны эротиканы мул куллануда, әхлакый тезгеннәрне бушатуда гаепләүләр яңгырап китә. Әмма бүген дә әсәр татар әдәбиятындагы мәхәббәткә багышланган иң камил үрнәкләрдән булып кала.
«Торналар төшкән җирдә» (1979) повестенда М. Мәһдиев үзе иҗатының башлангыч чорында ук сайлаган стильгә, орнаментализмга әйләнеп кайта, хикәяләүдә экзистенциальлек, сентиментальлек тагын да көчәя. Әлеге әсәр кабат хикәяләүченең яшьлегенә алып китә. Ләкин сурәтләнгән вакыйгалар вакыт ягыннан шактый киң алынып, татар авылының көнитешен, мондагы әхлак кагыйдәләрен, кешеләрнең холык-фигыльләрен, дөньяга карашын үсеш-үзгәрештә тергезүгә хезмәт итә. Күпсанлы геройлар – Мәрфугатти, Гайшәтти, Газзәтти кебек аналар, Әсхәдулла, Сафый абзый, Насибулла абзый, Гыйльмениса карчык, Камәр түти, Хәдичә һ. б. барысы да – авыл кешеләре, авылның асылын, әхлагын, милли йөзен хасил итүчеләр. Бер яктан, повестьның кереш (пролог) өлешендә язучы әлеге кешеләрнең көнкүрешен, тормыш итү рәвешен, Франциядә, Кипрда йөргәндә күргәннәренең элек-электән татар авылына хас билгеләр булуын ассызыклап, гомумкешелек тарихи барышы кысаларына куя. «Кереш сүз»не йомгаклап куйган өлеш шул хакта сөйли: «Димәк, дөньядагы бөтен халыклар белән уртак гадәтләребез, уртак гамәлләребез бар безнең. Димәк, туганда ук бөтен холык-фигылебез, эш-гамәлләребез аркылы бөтендөнья халыкларына бәйләнеп туганбыз без. Бу әсәр безнең авылда яшәгән, бүгенге буынга юньле әхлак-гадәтләр тапшырып дөньядан киткән кешеләр турында… Бу әсәр илленче еллар яшьлеге турында…» Соңгы җөмләләрдә әсәрнең язылу максаты да төгәлләштерелә: ул татар авылындагы «әхлак-гадәтләр»не барлау, шуларны киләчәк буынга тапшыру омтылышы булып аңлашыла. Халыкның милли бәйрәмнәреннән Сабантуй, кичке уеннар, аулак өй, шәл бәйләү күренешләре, йола-гадәтләр тулы бер матурлык, борынгыдан килгән көнитеш рәвеше итеп тергезелә. Кичке уеннар-җырлар кешене рухи яктан үстерүче, ныгытучы, үзен һәм башкаларны дөрес бәяләргә ярдәм итүче кыйммәт төсендә күз алдына килеп баса. Кунакчыллык, кайгыртучанлык, үзара ярдәмләшеп, табигать белән гармониядә яшәү идеаллаштырыла. Авылдагы һөнәрләр, үзара мөнәсәбәтләр, язмышлар исә тарихи хәтер сурәте булып калка.
Тулы әсәргә һәм аерым бүлекләргә куелган эпиграфлар, бүлек исемнәре укучыны моңсу кичерешләр дулкынына күчерә. Туган җирне ярату һәм сагыну, бәйрәмнәрнең, милли гореф-гадәт, традицияләрнең, кешеләргә хас матур сыйфатларның тормыштан югала баруы өлкән хикәяләүче һәм укучы күңелендә сызлану тойгысын уята. Беренче повестьтагы кебек үк, өлкән хикәяләүче «мин» исеменнән сөйләгән вакытта моңсу табигать күренешләренә зур урын бирелә. Әсәрнең исеме шулай ук сентиментальлеккә көйли. Торналар төшкән җир – Масра басуы – туган авыл – әсәр барышында күпмәгънәле символга әверелә. Бер яктан, ул – «мәңгелек әйләнеп кайту» урыны, сакраль эчтәлекле пространство: әлеге мәгънә әсәрдәге өлкәнәйгән геройларның туган җирен сагынып кайтуын гына түгел, бәлки мәңгелек кыйммәтләрнең кабат тергезеләчәгенә ышанычны да колачлый. Шуңа да хикәяләүче әсәр буенча «бу – минем туган җирем» дип кабатлый. Икенчедән, туган җир һәр кеше өчен дөньяның үзәге, «торналар төшкән» – биеклеккә һәм яктылыкка омтылыш формалашу урыны дип кабатлана: «Торналар шунда минем тормышымнан нәрсәнедер алып киттеләр. Мин, үкенечле караш белән күккә күз юнәлтеп, авызымны ачып тордым. Их, нигә ашыктым соң? Ник тыныч кына карап тормадым? Гомерләр узган саен, еллар өстәлгән саен, мин шул ашыгуымның очраклы булмаганын, ә табигать биргән бер гадәт икәнен төшендем. Мин, бик күп нәрсәгә шулай уйлап бетермәгән көе ашыгып, ахырдан авыз ачып карап кала торган бер кеше булып формалаштым. Шулай да торналар төшкән ул басу мәңгелек матурлык, шигърият чыганагы булып минем хәтеремә уелып калды». Бу юлларда һәр кешенең табигате белән «торналарга иярергә» – матурлыкка, биеклеккә ашкынуы кешелеклелек сыйфаты икәнлек тә сизелеп китә.
Торналар образы исә табигатьнең үткәндә калган бизәге кебек аңлатылып, авторның яшәештәге югала баручы матурлыклар, югала баручы хакыйкатьләрне, кыйммәтләрне аңлавы, яшәү мәгънәсенә төшенүе, шуларга бәйле сызлануы булып калка: «Масра басуы» тын, бик тын. Шундый тын, дөньяның зыңлаган тавышы ишетелә, дөнья сабырлык, акыл чәчә, кызыл шар инде күмелеп бара, җир әйләнә, ә мин шушы мәһабәт тынлык уртасында торналар төшкән җирдә берүзем басып торам. Бу – минем туган җирем».
Әсәрдә элегрәк иҗат ителгән «Каз канатлары» романы белән аваздашлык та сизелә, аны шушы җәһәттән тәнкыйтьләүчеләр дә була. Әмма, гомумән алганда, шушы сыйфат язучының орнаментализм стилендә иҗат ителгән әсәрләрен бер җепкә тезәргә, бер-берсенең дәвамы итеп карарга кирәк икәнлек турында сөйли. Аларда әсәрдән әсәргә бер олы тарих – язучының туган җиренә, милләтенә, татар дөньясына мәхәббәте тарихы хикәяләнә, шушы тарих фонында яшәешкә, кешегә, кешелеккә хас сыйфатлар, кануннар барлана, татар кешесенең яшәү фәлсәфәсе ачыклана. Бу үзенчәлек «Бәхилләшү» әсәре басылып чыккач тагын да ачыграк күренә башлый.
Әмма аңа кадәр әдип тагын бер тапкыр язу стилен үзгәртү омтылышы ясый: «Мәңгелек яз» (1982–1985) романы шул заман татар әдәбиятында активлашкан авыл реализмы агымында иҗат ителә. Аның үзәгенә язучы колхоз председателе Ахияр Гарәфиев образын куя һәм романның идеясен дә шуның белән бәйли: тормышны, җәмгыятьне, кешеләрнең фикерләрен аерым шәхесләр үзләренең эш-гамәлләре, хезмәткә, тирә-яктагы-ларга мөнәсәбәте, тырышлыгы, намуслылыгы белән үзгәртә, ди. Әсәрдә тормыштагы шушы үзгәреш детальләп, һәр геройның тормыш, язмышын яктырту ярдәмендә күзәтеп барыла. Ахыр чиктә әдип укучыны Ахиярның акылына, ихтыяр көченә, рухи ныклыгына, максатчанлыгына сокланырга мәҗбүр итә.
Кеше холкына мәдхия җырлап язылган әлеге әсәр сугыш алды елларыннан башлап 1970–1980 еллар чигенә кадәрге татар авылын тарих буларак күз алдына китереп бастыра. Мондагы бик күп уңай үзгәрешләрне барлый, билгели. Шул ук вакытта совет идеологиясендәге күп кенә тискәре сыйфатларны да ачыклый һәм ялгыш буларак бәяли. Язучы геройлары исеменнән дә «ялгыш», «хата» сүзләрен кабатлаттыра. Мәсәлән, Ахиярның журналист белән сөйләшүен сурәтләгән ундүртенче бүлектә төп герой эш кешеләренең авылдан күпләп шәһәргә күчүенә күз йомган идеологияне «Безнең экономикада, башлыча авыл хуҗалыгы экономикасында, теге елларда бер хата җибәрелде» дип бәяли, болай дип өстәп тә куя: «Аталар ясаган хатага балалар җавап бирми, диләр. Ә мин өстәп әйтәм: аталар ясаган хатаны берничә буын төзәтеп бетерә алмый». Аннары шул ук Ахияр авызыннан терлекләрне бетерү сәясәте «хата» дип атала.
Совет хакимиятенә бәянең аллегорик характердагысы да бар. Ул романның өченче бүлегендә Хәсән картның Көлтәаяк исемле үгез белән бәйле вакыйгаларны искә төшерүендә калкып чыга. 1929 елда колхоз оеша башлагач, үгезне дә күмәк хуҗалыктагы «дүрт ягы да томаланган бүлмәгә» кертеп ябалар. Бу хәлгә озак түзә алмаган үгез абзарны ватып чыга, авылны туздыра, кешеләргә һөҗүм итә. Ахыр чиктә аны Ташлытауга алып китеп, борын тишегенә боҗра киертәләр. Бу вакыйганың өстәмә мәгънәсенә ишарәләп, язучы бүлекне мондый сүзләр белән тәмамлый: «Колхоз тарихы, авыл тарихы дигәч, ничектер Ахиярның хәтеренә бүген әнә шул вакыйга килде».
Авыл темасы үзәккә куелу белән бергә, авыл реализмы, үткәнне каралткан һәм киләчәкне мифлаштырган соцреализмнан аермалы буларак, хәзергене – югалтулар вакыты, ә үткәнне киләчәккә алып барырлык күп кенә кыйммәтләрне туплаган вакыт итеп карый. Романда татар авылының үткәнен сагыну фәлсәфәсен татар халкы тарихында, көнитешендәге милли кыйммәтләрне барлау, аларның әһәмиятен раслау дәрәҗәсенә күтәрә. Моны роман тукымасына урнаштыру өчен, язучы үзенчәлекле алым уйлап таба: имеш, партком секретаре булып килгән Рәиф, фикердәшләре белән киңәшләшеп, авыл тарихын язу, музей булдыру фикерен алга сөрә. Шушы тарихны Хәсән картның искә төшерүе, язып алу рәвешендә күп кенә кешеләрнең хатирәләре текстка бик табигый рәвештә килеп керә.
Бераздан язучы каләме кабат әдәби фикерләүдәге нюанслылыкка, орнаментализм стиленә әйләнеп кайта. Әлеге стиль язучының «Бәхилләшү» (1985) повестенда иң югары камиллек ноктасына җитә. Автор һәр бүлекчәдә гади авыл кешеләренең фидакярлеген, җорлыгын, юмартлыгын, миһербанлылыгын да, сугыш һәм шәхес культы, заман алып килгән җәфалар авырлыгын да, гадәти көнитешнең матур якларын, гадәтләрен дә сурәтләп бара. Әйтик, беренче бүлектә сугышта зур батырлыклар күрсәтеп (авылда ике орден анда гына!), ике кулсыз кайткан Исламгали абзыйның кичләрен капка төбендә сугыш турында кеше ышанмаслык хәлләр сөйләве чынбарлыкның ачы хакыйкатеннән качу булып аңлашыла. Төннәр буе саташып-ыңгырашып чыга торган Исламгалинең башкаларны үзе күргәннәр белән борчымыйча, аларны көләргә мәҗбүр иткән әкиятләре аның көчле һәм нык кеше булуын күрсәтә. Милли характер буларак, төрки-татар дастаннары геройлары структурасында иҗат ителгән Исламгали Т. Миңнуллинның «Әлдермештән Әлмәндәр» (1976) драмасындагы Әлмәндәрнең ише кебек кабул ителә. Соңрак татар әдәбиятында мондый геройлар күп кенә язучылар иҗатында күренә: Т. Миңнуллин аны «Минһаҗ маҗаралары» (1999) романының үзәгенә куя, гасырлар чигендә Ф. Бәйрәмова, Ф. Сафин, Ф. Садриев, В. Имамов һ. б. прозаиклар тарафыннан үстерелә.
Исламгали тарихы аның улы Габделхәмит тарихы белән кушылып китә, һәм язучы сиздерми генә укучыны яшьләрнең авылдагы көнкүрештән бөтенләй ераклашуы, телне, тәрбия традицияләрен җую турында уйланырга чакыра. Хәмитнең җөмлә нинди телдә төзелгәне аңлашылмаган хаты яки «япон тәрбиясе» алган кечкенә улының бернинди чикләүләр белмичә, әби-бабасының телевизорларын ватып, мунчаларын яндыруы әсәргә көлке тудыру өчен генә кертелми. Болар яңа буынның авыл традицияләреннән читләшкәнлеген күрсәтә. Исламгалинең әлеге вакыйгаларга бәйле уйларында җәмгыятьтә кешеләрнең матди һәм рухи яктан аерымлануы, бер-берсен «берничек тә аңлый алмавы» хакындагы фикер ассызыклана. Нәтиҗәдә заман алып килгән, совет идеологиясе тудырган әлеге күренешләр, билгеләр автор экзистенциясенең сәбәбенә әверелә.
Милли тәртипләр, кагыйдәләр, гореф-гадәтләрнең югала баруы, бер яктан, иҗтимагый шәрехләнә. Әлеге үзгәрешләрнең тарихи яктан аңлатылышы икенче бүлектә урын таба. Авылдагы карусыз, ләкин мәнсез («эшләгән өчен акча өмет итми, ашаганы өчен рәхмәт әйтми торган бер адәм») Сәмигулланың башкалар «гаебен» үз өстенә алып, чит кеше баласын тәрбияләве, авылдашлары каршында гафу ителмәслек җинаятьче кебек яшәргә риза булуы – кеше хәленә керә белү, олы җанлылык кебек тәкъдим ителеп, әлеге ирләрчә яшәү сыйфатларының югала баруын («имәннәр кырылуын») автор сугышларга бәйли: «Урманнар нәкъ кешеләр кебек. Халык моны күңеле белән электән үк сизгән, ахры. Ирләрне гел имән тамыры белән чагыштырганнар. Ирләр үсә торган, сугышлар чыгып, аларны кыра торган. Кара инде соңгы йөз, ике йөз ел эчендә генә: рус-француз сугышы, Кырым сугышы, рус-япон сугышы, Беренче империалистик сугыш, Гражданнар сугышы, акфиннар белән сугыш, Бөек Ватан сугышы, Япония белән сугыш – күпме ирләр, күпме егетләр кырылган! Ирләрне әйтерсең лә турау өчен парникта, теплицада махсус карап үстерәләр. Монда ниндидер бер явыз закончалык эш итә…» Бүлек ахырында Сәмигулланың «Мичкә ясарга имән юк» дип зарлануы авторның кешеләрдәге ныклык сыйфатларының югалуына мөнәсәбәте белән аваздаш яңгырый.
Өченче бүлек кабат иҗтимагый проблемаларга алып китә. Яшьләрдәге эчкечелекнең, эшлексезлекнең сәбәпләрен язучы шәхес культы, совет идеологиясенең бертөрле сөйләп, икенче төрле эшләвендә таба. 1937–1938 еллар искә төшерелеп, «халык дошманнары»н фаш итүләр, китаплар яндырулар, ипи чиратлары, ач килеш бәхетле тормыш турында лозунглар кычкырулар, мәчет манарасын кисүләр һ. б. телгә алына. Бу сынауларны кичкән авыл «рухсыз, имгәнгән авыл» дип бәяләнә.
Ләкин язучы бу югалтуларга фәлсәфи, тормыштагы табигый үзгәрешләр нәтиҗәсе итеп тә карый. Мондый тәэсир әсәрнең исеме белән килеп керә. «Бәхилләшү» төшенчәсен автор берничә мәгънәдә «уйната». Бер яктан, А. Гыйләҗев сүзләре белән әйтсәк, «мәгълүм бер чорның, без яшәгән заманның, әле офык артында җәйге таң кебек кенә яралып килгән билгесез киләчәк белән хушлашуы ул»55
Гыйләҗев А. Сайланып чыккан сүзләр… // Мәһдиев М. Бәхилләшү : повестьлар. – Казан : Татар. кит. нәшр., 1990. – 636 б.
[Закрыть]. Моннан тыш, әсәр тукымасында төшенчә язучының балачагын, яшьлеген уздырган авылы, татар халкының милли гореф-гадәт, традицияләре һәм, ниһаять, татар кешесенә хас булган туган туфракны, туган нигезне, туган телне ихластан ярату, авырлыкларга бирешмәү, өлкәннәргә хөрмәт, ярдәмчеллек кебек әхлакый сыйфатлар белән хушлашуы кебек тә укыла. Мансур Вәлиев әйткәнчә, «Бәхилләшү» дип әсәрнең исемен укыгач та, күңелнең иң тирән төпкелендәге бер кыл скрипканың гаять нечкә, үзәк өзгеч моңлы авазына охшаш аһәң биреп сызлап ала… Әйе-әйе, нәкъ менә сызлап ала. Чөнки бәхилләшү ул – соң мәртәбә күрешү. Бүтән бер дә очрашмаска хушлашу. Ул инде бөтенләйгә, мәңгегә аерылышу… Кыскасы, телебез һәм халкыбыз яшәү дәверендә кичергән барча бәхет һәм шатлыкның тулысынча диярлек аерылышу хәсрәтенә, хушлашу кайгысына әверелүе ул сүз… Шушы бер, әмма берәгәйле сүз…»66
Вәлиев М. Халыкчанлык // М. Вәлиев. Каһарманнар кирәк. Тормыштагы һәм әдәбияттагы уйланырлык күренешләр. – Казан : Татар. кит. нәшр., 1990. – 112 б.
[Закрыть].
Аерым бүлекләрдә язучы халык җырлары-моңнарының көндәлек тормыштан югала баруы, төбәк тарихының онытылуы, табигатькә мөнәсәбәтнең үзгәрүе, йола-гадәтләрнең җуелуы турында яза. Аерым бер геройлар тарихын төгәлләгәндә бу кыйммәтләрнең кешеләр күңелендә бик тирән яшеренеп булса да саклануы, кешенең барыбер аларга әйләнеп кайтуы телгә алына. Энҗе кызының Сәмигулла каберенә кайтуы яки Фәләхетдиннең үлем алдыннан татар телен «исенә төшерүе» шундыйлардан (Фәләхетдин образы, «Ут чәчәге»ндәге Габделнурны хәтерләтеп, мондый геройларның да тәүбәгә килү мөмкинлеген искәртә). Шулай язучы үз укучысы күңелендә дә милли сыйфатларның кайчан да булса тергезеләчәгенә аз гына булса да өмет калдыра. Ләкин повестьның соңгы җөмләләре («Кабартмалар, коймаклар пешкән, көзге вак яңгырда ризык исе таратып утырган туган җирем, кан яңартып яткан элеккеге авылым, хуш!») авторның моңа шәхси мөнәсәбәтен бик ачык күрсәтә.
«Бәхилләшү» – асылда, моңсу әсәр, сагышка, моңга, күз яше һәм лирик-эмоциональ башлангычка өстенлек бирә. Аның һәр детале, язучы сайлаган әдәби алымнар, сүзләр, вакыйгаларның автор-хикәяләүче тарафыннан йомгаклана баруы укучы күңелен шушы фаҗигале-экзистенциаль дулкынга көйли. Сентименталь характерлы хикәяләүче-герой һәркайсы мөстәкыйль новелланы хәтерләткән вакыйгаларны бер ноктага туплый, үз заманы кешеләре белән бәйле күренешләргә үз мөнәсәбәтен җиткереп баручы, туган җирен, туган туфрагын ихластан яратучы, аның киләчәге өчен борчылучы, үткәннәрне сагынып сызланучы автор образы кебек төгәлләшә.
Үзгәртеп кору дулкынында М. Мәһдиев «Ачы тәҗрибә» (1989–1992) дип исемләнгән китабының беренче кисәген дөньяга чыгара. Язучы үзе, жанр ягыннан төгәлләштереп, «истәлекләр» дип атаса да, китап моңа кадәр язылган орнаменталистик романнар белән бәйләнешле, шул ук вакытта күләмле әсәрнең бер кисәге кебек тә кабул ителә. Эчтәлегендә заман вазгыяте, идеологик кыршауларның өзелгәнлеге сизелеп тора: язучы ачыктан-ачык үз язмышын ил һәм халык язмышы белән янәшә куя, бу тарихны 1948 елның мартыннан башлап үзгәртеп кору елларына кадәр китереп җиткерә. Шул вакытта беренче әсәрләрендә сөйләнгән җирләргә, геройларга да әйләнеп кайта, әйтерсең лә совет чорында язарга ярамаган, шуңа әсәрләргә керми калган детальләр ярдәмендә шушы тарихны тагын да тулыландырырга, объективлыкка якынайтырга омтыла.
«Яңа Чуриле» дип аталган беренче бүлек укучыны «Фронтовиклар» романына «алып китә». Анда да зур хөрмәт белән иҗат ителгән чын педагоглар образларына яңа детальләр өстәлә: «…Мәгъсүм Рафиков – тарихчы. Хәтәр елларда ул университетта укыган, авыр ситуациядән хатыны Әминә апа коткарган, Сталинның үзенә хат язган, дип сөйлиләр иде. Математика укытучысы Разия Башкирова – элеккеге нарком хатыны, Казаннан сөрелгән. (…) Бәдыйгов Газиз. Рус теле укытучысы. (…) Егерме елдан соң гыйльми китапханәдә утырганда иске журналда рәсемен күрдем – иске, егерменче еллар зыялысы икән. Казаннан аны сөрмичә кемне сөрәсең утыз җиденче-кырыгынчы елларда?» һ. б.
Тормышның башка яклары белән дә шулай. Язучы күз алдына килеп басарлык итеп авыл кешеләрен дә, балаларны да, укытучыларны да үз кубызына биеткән ачлык, ялангачлык турында яза; Яңа Чуриленең ЭМГЭБЭ начальнигы Шамилнең әсирлекне күргән егетләрне, шул исәптән Зөфәр исемле юаш, тәртипле бер егетне «үз теләгем белән фашистларга хезмәткә күчтем» дигән протоколга кул куярга мәҗбүриләү вакыйгасын үзәкләргә үтәрлек итеп сурәтли; Шамилнең үзенең дә эчеп үлүен, әмма Зөфәрнең аңа кадәр 35 еллар элек үк йөрәк чире белән дөньядан үтүен сөйли… Шулай итеп, бернинди яшерүләрсез ил тарихы, аның да канлы-яшьле сәхифәләре калка.
Аерым вакыйгаларны язучы әйтерсең лә кабат, төзәтеп-дөресләп яза. Әйтик, «Фронтовиклар»дагы роно мөдире Шәмсетдиновның тикшерү белән килүе, педсовет уздыруы вакыйгасы «Ачы тәҗрибә»дәге өлкә вәкиленең жалоба тикшерергә килүе белән тәңгәлләшә, язучы хәтта аерым вак детальләрне кабатлап, моңа үзе үк укучының игътибарын юнәлтә. Ике әсәрдә тикшерү ике төрле төгәлләнә. «Берәр атнадан роно, райком тирәсеннән авыр хәбәр кайтып төште: нәтиҗә акты бик яман язылган икән. Чөнки директор – утыз бишенче елларда ук хатын аерган кеше; завуч керәшен побы малае булган, татар кызына өйләнеп, исем-фамилиясен алмаштырган, дөрес, Ватан сугышында катнашып, кулын өздереп кайткан; математика укытучысы, рус теле укытучысы – шәһәр пропискасыннан мәхрүм ителгән кешеләр, берсенең ире утыз җиденче елда атылган; башлангычта укытучы ике кызның берсе – элеккеге сәүдәгәрләр нәселеннән, икенчесенең әтисе мулла малае булган; пионервожатыйның (иң әһәмиятле идеология фронты!) әтисе «халык дошманы» буларак утыз җиденче елда кулга алынган, куст берләшмәсендә (ягъни шушы урта мәктәпкә буйсындырылган башлангыч мәктәпләрдә) әсирлектә булган ике егет эшли һәм башкалар…
Мәктәп корбаннар сорап тынсыз калды.
Җәйгә бу коллектив таратылды, әсирлектә булганнар эшеннән чыгарылды, калганнарын районның төрле мәктәпләренә күчергәләделәр».
Шәхес культы мәсьәләсенә автор үзенең биографиясенә бәйле дә шактый күп урын бирә. Укырга кергәндә фамилиясенә бәйле сораулар, флотта фамилия алыштырырга тәкъдим итү, университетта шушы һәлакәткә дучар кешеләр белән очрашулар һ. б.
Әлеге тема тагын бер әсәр – «Без – кырык беренче ел балалары» повестенда сурәтләнгән Арча педагогия укытучыларына бәйле «дөреслекне торгызган» вакыйгаларда бар: тарих укытучысы – НКВД палачы Гәрәйша Бикчәнтәев, 1947 елның җәендә өч укытучының кулга алыну тарихы – шундыйлардан. Болар да совет чорында сөйләнә алмый калган хәлләрдән. Ил тарихындагы шәхес культы афәте язучының сызланулы хикәяләвендә күрсәтелә дә, автор тарафыннан мондыйрак рәвештә кискен-каты бәяләнә дә бара: «Дәүләт иминлегенең утызынчы-кырыгынчы еллардагы хезмәткәрләренә – ХХ гасыр каннибалларына – нәләтем. Торгынлык елларының чиновникларына, алдакчыларына, куркак карьеристларына, һаман да дөнья тоткасы булып Сталинны сагынып яшәүчеләренә – нәфрәтем. Ачы тәҗрибә мине шулай уйларга мәҗбүр итә» һ. б.
Жанрның истәлекләр кебек билгеләнүе язучы каләменә иркенлек бирә: повестьта хөрмәт һәм рәхмәт хисләре белән телгә алынып кына диярлек киткән аерым бер геройларның аянычлы тормышы хәзер инде бербөтен тарих рәвешендә текстка урнаштырыла. Шундыйлардан иң тәэсирлесе – хикәяләүченең үкенече, сызлануы дулкынында «Остаз (Шәхес трагедиясе)» дигән бүлектә тергезелгән Хәлим Искәндәрев язмышы. Татар укучысына зыялының инкыйлабка кадәрле милләт өчен башкарган зур хезмәтләре җентекле сөйләнелә, мондый кешеләргә тоталитар режимның мөнәсәбәте, аларны ничек сындыруы хикәяләүченең күз алдыннан үткән күренешләр чылбыры рәвешендә күрсәтелә. «Фаҗигале шәхес иде. Әйе, бер кеше гомеренә никадәр алмашыну, никадәр сытылу, ватылу, имгәтелү…» диюче хикәяләүченең үкенече шәхси истәлекләрдә түгел, бәлки совет идеологиясенең зур шәхесләрне, милләтнең әйдәманнарын юк итүгә юнәлтелгән булу белән бәйле аңлашыла. Гомумән алганда, шәхес культы, советчыл хакимиятнең кешенең кешелеген таптавы китапта тулы бер катлам тәшкил итә.
Әсәрдәге икенче зур эчтәлек катламы совет халкының тормышындагы аерым тискәре яклар турында уйланулардан җыйнала. Ул «Европага тәрәзә тишкәндә…» бүлегеннән, флотка хезмәт итәргә китү вакыйгасыннан башлана, бу хакта «Торналар төшкән җирдә» әсәрендә язган идем, дип, күпер ясап узыла. Язучы поездда Солтан исемле Шәмәрдән малае белән бәйле күренештән соң милли мәсьәләдә сискәндергеч нәтиҗә ясый: «Бу безнең халкыбызның милли горурлыктан мәхрүм калганлыгын раслаучы бер мисал булды. Соңыннан бу күренеш белән мин гомер буе очраштым: татарлар милли горурлык урынына үзләрендә милли хурлык хисе булдырганнар».
Бүлектә милләткә аерылмаган, гомумән совет кешесендә яшәгән кыргыйлык, усаллык хисе билгеләнә. Поезд барганда кызлар өстенә бәрәңге ыргыту, баш кондукторның фонарен урлау, станциядә алма талау күренешләре бер-бер артлы күз алдыннан уза. Соңгы күренештә язучы алмалары таланган сатучы хатынның интернациональ талаучыларга «Татары! Фашисты! Монголы! Будьте прокляты!» дип кычкыруын, илдә «Талыйлар икән, димәк, йә татар, йә фашист…» булуны, алга таба да рестораннардан урланган чәнечкеләр, таланган алма бакчалары… турында ачыну хисе белән сөйли. Нәтиҗәдә китаптагы бу катлам беренче – идеология хакында, совет хакимлегенең кешегә каршы сәясәте турында сөйләгән катламның нәтиҗәсе булып чыга: кешене түбәнсетү аның кыргыйлыгын уята, мескен, кол башкаларга зыян салудан гына рәхәтлек ала торган авыруга әйләнә, ди язучы, совет идеологиясенең төп юнәлешен бәяләп.
Һәр әсәрендә татар халкының яшәү рәвеше, холкы-характеры, менталитеты, фәлсәфәсе, рухы турында яратып, сокланып язган М. Мәһдиев каләме, әлбәттә, бу дулкында тукталып кала алмый. Китапның икенче зур өлеше совет чорының мактап телгә алырлык яклары (флотта яшь буынны тәрбияләү, мәдәниятне үстерү һ. б.), фән, әдәбият, мәдәният, кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләр турында сөйли. Татар әдәбиятының классиклары Г. Бәширов, Х. Туфан, С. Хәким, Ш. Маннур, Г. Әпсәләмов, Р. Батулла, галимнәр Х. Ярми, М. Гайнуллин, Г. Кашшаф, университетның гыйлемле, миһербанлы гади укытучылары, профессор-ректорлары (Гагаев һәм аның хатыны турындагы сюжет кына да ни тора!), авыл-колхоз җитәкчеләре тулы характерлар буларак ачыла, төрле вакыйга-күренешләрдә, детальләрдә күрсәтелеп, укучыны гаҗәпләнергә, сокланырга, елмаерга мәҗбүр итә. Бу сюжетларның һәрберсе мөстәкыйль бер әсәр булырлык: анда чишелә торган каршылык та, кеше тормышы хакында уйландырырлык фәлсәфә дә, якты моң да бар. Шушы характерлар аша язучы татар халкының дөньяга карашы, аның тырышлыгы, хәерхаһлыгы, миһербанлылыгы, беркатлылыгы, артистлыгы, яшь аралаш та көлә белүе һ. б. бик күп матур сыйфатлары күрсәтелә. Дөрес, монда авторның үз тормышыннан докторлык диссертациясен яклатмау, Бубилар мәдрәсәсенә кагылышлы хезмәтен тикшерү һ. б. шундый вакыйгалар хакында аянычлы урыннар да байтак. Әмма аларда язучы бу каршылыкларны кешеләрдәге шәхси: көнчелек, усаллык, куркаклык, яраклашу (флюгер детале аша) кебек яклар белән бәйли. Халыкның рухы исә, җырларында җырланганча, тирән, көчле, колачлы итеп күзаллана (моның өчен текстта җырлар анализлауга зур урын бирелә).
Бу катламда язучы гел буыннарны аерып куя, өлкән буынның үзләренә хас тәртиплелекне, намуслылыкны, күңел киңлеген, зыялылыкны яшьләргә тапшыруын үзәккә куя. Шушы идея, фикер ноктасында китапның ике катламы янә бергә килеп очраша: совет идеологиясе, аның кешене кол итүгә корылган сәясәте никадәр генә кыргыйлыкны, усаллыкны, җинаятьчел башлангычны алга чыгармасын, өлкән буыннардан киләчәккә тапшырыла торган халык акылы, әхлагы аңа каршы торды, кешеләр күңелендә яхшылыкка, яктылыкка өметне саклады дигән үзәк фикерне ассызыклый. Шуның белән язучы совет чорына карата формалаша башлаган гел кара-тискәре бәягә үз мөнәсәбәтен белдерә, бу чорның да күп кешеләрнең тормышны камилләштерү омтылышы белән сугарылган булуының дөреслеген озак яшәгән кешенең «ачы тәҗрибә»се белән раслануын искәртә.
«Ачы тәҗрибә» китабының укучыга беренче тапкыр тәкъдим ителә торган икенче кисәгендә дә шушы структура-композиция саклана, вакыт ягыннан 1990 елларга таба хәрәкәт итү укучыга үзгәртеп корулар чоры, татар дөньясындагы үзгәрешләр, бу чорның билгеле шәхесләре, вакыйгалары хакында сөйли. Шул рәвешле, ике китап совет һәм постсовет заманнары атмосферасын чагыштырып карарга да, илдәге атмосфераның, идеологиянең кешеләр аңына, фикеренә, рухи тормышына тәэсирен күзәтергә дә, илле еллап вакыт аралыгында татар халкы кичергәннәрне тарихи сәхифәләргә әйләндерергә дә мөмкинлек бирә.
Шулай итеп, 1970–1980 еллар татар әдәбиятында М. Мәһдиевнең яңа стиль барлыкка китерүе милли сүз сәнгатен үзгәрткән авангард күренеш буларак бәяләнергә лаек. Бер яктан, әлеге стиль тамырлары белән татар иҗади фикерләвенә хас төп үзенчәлекләрдән булган нюанслылыкка, әдәбиятыбызда актив күзәтелүче синтетизм күренешенә барып тоташа. Шуңа күрә дә прозаның шигърияткә якынаюы татар укучысына традицион һәм үз тоела. Икенче яктан, әлеге стильнең М. Мәһдиев иҗатында барлыкка килгән варианты телнең байлыгын, аның барлык нечкәлекләрен, тәмен тойган авторның «махсус, максатчан тел уйнатуы»77
Шмид В. Нарратология. – М.: Языки славянской культуры, 2003. – С. 264.
[Закрыть] төсен ала. Максат исә барыннан да элек татар дөньясын, авылын, татарларның дөньяга карашын, холкын-характерын, гадәт-йолаларын мифлаштыру, аны бербөтен тарих итеп бәяләү. «Шигырьгә якынайганга күрә дә орнаменталь проза миф-образ структурасына корыла. (…) Шигърият тәэсирендә сүзнең магик, эчке мәгънәсе пәйда була»88
Шунда ук. – 265 б.
[Закрыть]. Кабатлаулар, метафоралар, ассоциацияләр системасы хикәяләүче текстны күпмәгънәле һәм күп катламлы ясый, шулай ук В. Шмид билгеләгәнчә, автор яңгырашны, авазлар кулланылышын да мәгънә һәм моң тудыру өчен файдалана. Өченчедән, тырыш, намуслы, батыр, таләпчән, беркатлы, тиз ышанучан, талантлы, җыр-моң сөюче һ. б. бик күп сыйфатларга ия татар кешеләре, үз язмышлары һәм тарихлары булган чын милли характерларның тулы бер галереясын иҗат итеп, М. Мәһдиев татар акылына, татар менталитетына, дөньяга карашына, яшәү рәвешенә сүздән һәйкәл коя. Нәтиҗәдә әлеге сыйфатларны берләштергән стиль шулкадәр көтелгән һәм милли булып чыга, ул бер язучы иҗаты чикләрендә калмыйча, татар прозасына тулаем тәэсир итә, аны үзгәртә.
М. Мәһдиевнең иҗат мирасында ике сәхнә әсәре, прозасы кебек үк, югары сәнгать дәрәҗәсендә образлы тел белән язылган юлъязмалар, мемуар, хатирә-истәлек характерындагы әсәрләр дә байтак.
***
М. Мәһдиев – әдәби иҗат эшчәнлеген әдәбият тарихчысы һәм тәнкыйтьчесе булып башлаган әдип. Аспирантурада укыган елларында ук ул татар иҗтимагый фикер үсеше, әдәбият һәм әдәби тәнкыйть тарихы, халык авыз иҗатын фәнни-тарихи өйрәнү мәсьәләләре белән җитди кызыксынып китә: республика матбугатында шул юнәлешләрдә күп мәкаләләр бастыра. Аларны татар яңарышын әзерләгән, фикри күтәрелешкә зур өлеш керткән шәхесләребез тарихы дип тә карарга мөмкин булыр иде. Әлеге шәхесләр исемлегендә «алтын чор»ны күзаллаган һәм якынайткан Ш. Мәрҗани, К. Насыйри, Г. Баязитовлар бар. ХХ гасыр башы күтәрелешенең үзәгендә кайнаган Г. Тукай, Ф. Әмирхан, Г. Камал, Ш. Камал, Г. Коләхмәтев һ. б. күпләгән шәхесләр тормышы һәм язмышы холык-фигыльләре, эш-гамәлләре, теләк-омтылышлары берлегендә калка. Татар фәне һәм мәдәниятенең «йөзек кашлары» – Г. Рәхим, Г. Гобәйдуллин, Җ. Вәлиди, Г. Сәгъди, Г. Нигъмәтиләр һ. б. эшчәнлеге, җентекле анализланып, югары бәя алган. Милли тарихта якты эз калдырган башка милләт кешеләре – татар мәгърифәтенә, мәдәниятенә, гыйлемгә хезмәт иткән матбагачы И. Н. Харитонов, адвокат А. Г. Бать кебекләр дә олы рәхмәт хисләре белән искә төшерелә99
Фәнни хезмәтләре тупланмасын кара: Мәһдиев М. Сызып ак нур белән… : шәхесләребез тарихыннан : фәнни-публицистик мәкаләләр / төз. Г. Хәсәнова. – Казан : Татар. кит. нәшр., 2014. – 583 б.
[Закрыть].
Мондый язмаларны гади укучыга кызыклы, мавыктыргыч форма табып җиткерүне фәндә «көнитеш тарихы» (история повседневности) дип йөртәләр. ХХ гасырның икенче яртысында Европа илләрендә (Франция, Алмания, Англия) мәйданга чыккан, Ф. Бродель, «Анналлар мәктәбе» (Ж. Ле. Гофф, Р. Шартье), Россиядә Ю. М. Лотманның аерым хезмәтләре белән танылган бу методология тарихны көнкүреш киңлегендә, детальләрдә, сурәтләрдә тергезергә, реконструкцияләргә мөмкинлек бирә. Үз чиратында билгеле бер тарихи чорның психологик атмосферасын, фикри-гакълый халәтен, кешеләрнең яки милләтнең менталитетын, шул вакытта хөкем сөргән кичерешләр-омтылышларны аңлау, тою, теге яки бу вакыйгаларның эчке сәбәпләрен билгеләү ягыннан мондый язу рәвешенә тиңнәр юк. Шуңа да М. Мәһдиевнең Г. Тукай, Ф. Әмирхан яки М. Гафури һ. б. турындагы хезмәтләре әдәби әсәрләр кебек укыла. Аларда шәхесләрнең холык-фигыле дә, яшәү тирәлеге дә образлы күрсәтелә, авторның шәхси бәясе, мөнәсәбәте туплап бирелә.
Бер үк вакытта хезмәтләр автор шәхесе, мәгълүматлылыгы хакында сөйли. Г. Тукайга багышланган «Шагыйрьнең бишеге» (1976) язмасында, мәсәлән, этнографик һәм статистик мәгълүматлар, татарларның хөкүмәткә, чукындыруга каршы баш күтәрүләре тарихы, гаярь шәхесләр, Наполеон армиясенә каршы көрәш вакыйгалары да, җирлектәге һөнәрләр, сәүдәгәрләр нәселләре тарихлары да, мәктәп-мәдрәсәләр язмышы һәм укымышлы кешеләр дә, бу төбәктән чыккан галимнәр һәм шагыйрьләр иҗаты һәм тагын башка бик күп мәсьәләләр кузгатыла. Язмада, автор әйткәнчә, «Казан арты биргән янтарь» – Г. Тукайдан алып Ш. Мәрҗанинең әтисе Баһаветдин, бабасы Габденнасыйр, икенче бер Габденнасыйр -Курсави, бу якта белем эстәгән Ә. Уразаев-Кормаши, Һ. Салихов, астрономия һәм астрология белгечләре Хәмзә Бәрәзәви, Фәйзулла бине Мортаза, мәгърифәтчеләрдән Ш. Күлтәси, Ф. Гобәев, Г. Мәхмүдев, К. Халиди, татар музыкасында җуелмас эз калдырган Х. Габәши, Х. Әхмәдуллин һ. б. бик күп шәхесләрнең якты образы калка. Аерым кешеләр язмышы – төбәк тарихы – татар халкы тарихы чылбыры хасил була.
1962–1968 еллар аралыгында язылган материалларында ук яшь галим милли яңарыш хәрәкәтендә, әдәби барышта актив катнашкан шәхесләрнең абруйлы исемнәрен кайтару омтылышы ясый. Мәсәлән, 1964 елны «Совет әдәбияты» журналында М. Мәһдиевнең күләмле «Габдрахман Сәгъди» дигән язмасы дөнья күрә. Монда татарлардан беренче филолог-профессор Г. Сәгъдинең катлаулы тормыш юлы баскычлары, төп хезмәтләре күрсәтелә, аның эшчәнлегенә югары бәя бирелә. Әлеге язма 1930 елларда галимне эзәрлекләүләрдән соң язылган беренче зур хезмәт була.
Правообладателям!
Данное произведение размещено по согласованию с ООО "ЛитРес" (20% исходного текста). Если размещение книги нарушает чьи-либо права, то сообщите об этом.Читателям!
Оплатили, но не знаете что делать дальше?