Электронная библиотека » Нәбирә Гыйматдинова » » онлайн чтение - страница 3

Текст книги "Сөйлим, тыңла…"


  • Текст добавлен: 26 апреля 2019, 10:40


Автор книги: Нәбирә Гыйматдинова


Жанр: Современная зарубежная литература, Современная проза


Возрастные ограничения: +16

сообщить о неприемлемом содержимом

Текущая страница: 3 (всего у книги 22 страниц) [доступный отрывок для чтения: 6 страниц]

Шрифт:
- 100% +

Яшь хәзрәт чалмасын, салып, учында кыскалады:

– Син, рәис абый, мине дә дөрес аңла. Минем бу сорауларым табигый. Хаҗ кылуның беренче шарты – урланмаган, таланмаган, хәрәм белән табылмаган акча. Бүген дуңгыз сатып, иртәгә шуның тиярен учлап, хаҗга чапмыйлар. Ни белгәнемне аңлатырмын, иншаллаһ. Син үзең дә, рәис абый, акыл өйрәтергә оста.

– Остамыни? – Нурулла, шаяртып, киеренкелекне йомшартырга тиеш иде. Яшьләр белән телләшү җүнлегә илтмәс. – Әйдә, алайса, урыннарны алмаштырабыз, энем. Рәис эше җип-җиңел ул. Кыр-басуларда сөрәсең-чәчәсең, урасың-суктырасың. Ә фермаларда сыер-тана үрчетеп, сөтен саудырасың, сарыкларның йонын кыркытасың, кыскасы, хөкүмәт планын үтисең һәм Аллаһ әппәр дип битеңне сыпырасың. Ышана-ам, син минем урында эшләрсең, ә мин синекендә – юк. Синеке мең кәррә авыр, син бит адәм баласы караңгыда адашмасын, калебе иман нуры белән нурлансын өчен маяк ролен башкарасың, энем…

Кибет тыкрыгында Нурулла Мирхан картны очратты. «Арыдым, бүген бу очрашулардан туктап торыйм», – дип, өенә юнәлгән ир аның белән исәнләшеп кенә узып китмәкче иде, карт таягын Нуруллага терәде.

– Миңа үчләшеп, авылга мыек та үстермәгән япь-яшь сабый китерткәнсең икән. Урыс оланы диме?

– Руслан атлы ул, Мирхан абзый, – дип төзәтте Нурулла. – Хәзрәтнең исемен бозма инде син.

– Ай-яй тәкәббер ди хәзрәтең. Андыйлар җәннәтнең исен дә сизмәс, ди китап.

– Ә мин-минлек – тәкәбберлекнең уң канаты, ди, Мирхан абый. Мондый чирләрдән барыбыз да дәваланырбыз, иншаллаһ.

Кара, Нурулла хәзрәттән бер матур сүз дә отты түгелме соң? «Иншаллаһ!»

– Борын асты кипмәгән сабый безнең кебек тәҗрибәле олыларны ни-нәрсә белән куандырыр икән? Әкият-мәкиятләр беләнме? – Мирхан карт бәйләнчек чебенгә охшаган иде. – Гел кирегә сукалый, ди, урыс оланы.

– Кирегә дә сукалар, уңга да сукалар, Мирхан абзый. Яшь чакта без дә шундый идек, – диде Нурулла. – Безгә хәтле беркем дә дөрес яшәмәгән, безгә хәтле беркем дә дөрес сөйләшмәгән, әйеме, Мирхан абзый? Хәтерлим әле, хуҗалыкның баш агрономы картайган иде. Миңа рәис дилбегәсен тоттыргач, моңардан шикләнәм генә бит. Афзал абзый басуларны дөрес бүлеп чәчтерми, ә менә мин аңардан акыллырак та, белемлерәк тә, җирләрне үземчә «туракладым». Кукуруз – чөгендер кырына, чөгендер бәрәңге басуына күчте. Нәтиҗәсе шул: көзен берсеннән дә уңыш җыялмадык. Хәзер инде мин, агач мылтыктан атабыз дисәләр дә, алай эшләмәс идем.

– Син мине телең белән юмалама, рәис сыңары! Күрә торып урыс оланын мәчеткә керттең, күрә торып! Мәхәлләдә тәртип сал, дип, миңа ялынасы көннәрең алда әле синең. Ул тал чыбыгы төсле килбәтсез, ябык малайны җил манарадан очырачак!

– Ничава, Мирхан абзый, Чурайбатыр апалары пешергән бәлешләрне ашый-ашый тәненә ит кунар, иншаллаһ. (Әй, шушы җылы сүзне әйтәсе генә килә бит!) Әнә син парторг чагыңда арык кына гәүдәле идең, мулла булгач, мәҗлестән мәҗлескә йөреп сыйлана-сыйлана ничек симердең, ә!

Көлгән дә, елаган да бер авыз, диләр.

Тик бүген авыз гына көлде, ә күңеле елады. Ир күңеле югыйсә. Тупас тукымадан тегелгән югыйсә…

…Нурулла Коръән китабын кочаклаган килеш уйга батты. Йа, бүләкне кайларга куйыйм дип аптырама, хуҗа. Син аны биек шкафның иң беренче бүлемтегенә куярсың, ә бу кыбырсык җаныңа урын кайда? Менә шунысы билгесез. Төшеңдә өстәл түрендәге ап-ак киемле бабайда син кемнедер төсмерләдең дә шикелле. Әллә ул ерак бабаң Киләхмәт идеме? Әнә көзгегә кара, синдә аның чалымнары шәйләнә. Синдә Киләхмәт батыр каны ага! Ян-як урындыкларга тезелешкән картлар да таныш төсле иде. Аларның берсе Нуретдин хәзрәт түгел иде микән? Йөзе Вәкил Минһаҗевнеке кебек түгәрәк иде. Зәкия карчыкның хаҗи бабасы да, бәлки, шулар арасында утыргандыр, ә? Кырый урындыктагы картның күзләре мөгаллимәнеке кебек нурлы иде…

– Нурла!

– Әү! – диде ир, сискәнеп.

– Ник үрә каттың, Нурла? – Хатыны аның касыгына төртте. – Даруыңны каптыңмы?

– Кайсысын? Агынмы, сарысынмы?

– Мин каян белим, Нурла?! Нинди төймә икәнен белер идем, мине бүлнискә якын җибәрмәделәр, Нурла!

– Кем җибәрмәде, Саҗидә? Мин сине тыймадым.

– Кем, имеш! Туйбикәң, Нурла!

– Шулай, шулай! Дула, тәртәләр ват, Саҗидә. Рәис хатыны нинди гайрәтле икән дисеннәр. Алайса, мыштымлыгың туйдырды, – дип көлде Нурулла.

4

Ул ишектә бармакларын биетеп алды. Кабинетта тынлык иде. Иртәнге обходта, димәк. Ашыкмады Нурулла, дивар буендагы йомшак кәнәфигә чумды. Туйбикә, Туйбикә… Үз туеннан качкан Туйбикә…

Авыруларның хәл-әхвәлен сорашып, палаталарны йөреп чыккан бүлек мөдире озак көттермәде.

– О-о, бүлмәмдә тансык кунак икән! – диде ул, гөлдерәп. – Син дөньядамыни, иптәш Азизов?!

– Дөньяда, әйе. Җәннәт сәкесендә, аякны бөкләп, җимеш ашарга җыенганда гына, үзең кире сөйрәп кайтардың бит, Туйбикә.

– Һаман шаярасың, Азизов. Даруларыңны даими эчәсеңме? Әле синең йөрәк мускуллары зәгыйфь.

– Эчмим, бүтән рецептлар язма. Яшисе килә икән, үзе көрәшсен йөрәк.

– Авызында гел җүнсез сүз шуның! Ник килдең? Мине сагындыңмы әллә, Азизов?

– Сагынмадым. Нигә син реанимациягә Саҗидәне кертмәдең?

Туйбикә, эсселәнгәндәй, халат сәдәфен чишеп, кулындагы кәгазь белән изүен җилләтте.

– Уф, бөркү! Сине күрсәм, ялкынга чорналам, Азизов. Хатыныңа ни калган иде анда?

– Борчылган Саҗидә…

– Юк, Азизов, хатының тыныч иде. Мин үлдем ул синең белән бергә, мин!

Нурулла, бу ак канатлы фәрештәне кочагына кысып, мең кат «рәхмәт» дип тәкрарларга һәм әйтергә тиеш иде: «Үтеңне сытса да, дәвасы килешерлек бердәнбер дару ул – син, Туйбикә!»

Ләкин ир кәнәфиеннән селкенмәде. Даруын дару анысы. Ә бит башта чагып агулаган елан да шушы Туйбикә үзе иде!

Хатын, тәрәзә кырыена басып, борынын мышкылдатты. Газраил белән якалашып, Нурулланы коткарган гайрәтле табибә димәссең, валлаһи. Каты балчык та уалыр икән!

Нурулла, ниһаять, урыныннан купты.

– Район киңәшмәсендә идем, сиңа да сугылыйм дидем, Туйбикә Зиннуровна.

– Сугылдың инде менә…

– Сиңа рәхмәтем чиксез, акыллым. Коры рәхмәт тамакны ерта, ди, йә, боер, мин синең теләсә нинди капризыңны үтәргә әзер!

Туйбикәнең йөзе яктырды. Ул, керфек очларында җемелдәшкән яшь тамчыларын озын тырнаклары белән каккалагач, елмаеп:

– Чынлапмы? – диде. – Син, әкияттәге патша кебек, ярты колхозымны бирәм димә. Мин мал колы түгел.

– Соң, чиреген генә бирермен.

– Шаяртма, Азизов. Минем каприз байлык белән бәйләнмәгән. Шылтыратырмын, көт.

Көт, әйе, көт, Нурулла. Җилбәзәк Туйбикә йөрәгеңнән кан тамызырлык сюрпризлар ярата. Хәер, аңа акыл тупларга вакыт инде. Табибә буларак, аның кебек талантлы кеше юктыр, ә менә хатын-кыз буларак… Кайчакта иркә, назлы, мөлаем Туйбикәне танырлык түгел иде.

…Авыл читендәге бодае урылган камыллы басу турысында Нурулла машинасыннан төште. Кыр җиле үзенә бер татлы, ул төрле тарафлардан җәйнең иң тәмле исе – икмәк исе белән буталып исә иде. Иртәгә арышка кушар, иншаллаһ. Әмма бөртек белән амбарлар тулмас. Нурулла өч ел ягада өйләр төзегәндә, Чурайбатыр кырлары юньле-башлы сөрелеп чәчелмәде. Быел көздән үк җиңнәрне сызганырга кирәк. Орлык хәстәрен күреп чапмасаң, хәзерге кебек, табаныңа камыл да кадалмас.

Ә яшәү барыбер рәхәт! Нәрсә ди Туйбикә? Синең белән бергә үлдем, диме, чибәр төлке! Бер китапта акыл иясе: «Гомер ике нәрсәдән – яратудан һәм сызланудан гыйбарәт», – дигән. Бу җөмләне укыгач, көлгән иде Нурулла. Яшьлеге белән моның мәгънәсен аңламаган иде. Тән белән җан җыелмасы икән адәм баласы, аның бөтен яшәеше шушы ике ноктага буйсындырыла икән. Туйбикә әвендәй ир затын күпме сызландырды! Аңардан, билгеле, арынырга да була: моның өчен нибары Туйбикә белән өзелгән араларны гына ялгыйсы… Ләкин горурлык мең киртә кора! Әллә горурлык, әллә кичермәү… Соңгысы иргә хас та түгел. Юк андый ваклыклар Нуруллада, юк! Ә горурлык хәттин ашкан! Тау төсле ул, аны ни яңгыр, ни кар-буран йомшарта алмый.

…Нурулла өчен күрше авыл кызы чибәрләрнең чибәре иде. Дәрестән соң егет аны урман аша гына Шәрбәненә озата бара иде. Ике кулда ике сумка, ә янында алсу күбәләге – Туйбикә… Әй, дөньясы түгәрәк тә соң! Урман авызында сукмак икегә тармаклана: берсе аланга табан сузыла… «Күбәләк», әлбәттә, үз «ишләре» белән күрешергә шунда «оча». Ни чагыштыр, ни чагыштырма, аллы-гөлле «канатлылар» арасында да Туйбикә иң-иң гүзәле!

Чыгарылыш кичәсендә алар, сыйныфташларыннан качып, шушы аланга йөгерде. Аяк асты сап-сары май чәчәкләре белән бизәлгән иде. Туйбикә такыя үреп башына киде дә, чытыкланып:

– Мине яратасыңмы, Азизов? – диде.

Авызына җилем ябыштыргандай, дәшмәде егет. Йөрәк нарат ботагына кунган тукраннан да катырак итеп тукылдый иде. Яратмаган кая, җүләр күбәләк!

– Азизов, мәрткә киттең мәллә?! Яратмыйсың син!

Кыз аңа такыясын томырды. Чәчәк бәйләме күкрәккә бәрелеп сүтелде-таралды…

…Туйбикә Чистай медицина училищесына имтиханнар тапшырганда, зур укулар турында хыялланмаган Нурулла тракторга утырып җир сөрде. Игезәге исә агач эшенә оста иде, кечкенә генә пилорамда такта ярдырды.

…Өч елдан егет белән кыз кабат очрашты. Солдат шулпасы чөмергән Нурулла шәбәйгән, җилкәләре киңәеп, буйга үскән, ә Туйбикә һаман да учка бастырып биетерлек алсу күбәләк иде.

– Мин сине хәзер түш кесәмә салып өйгә апкайтам, – диде егет, батыраеп.

– Такыя үримме?

– Үрмә дә, теге сорауларың белән дә җөдәтмә!

– Җөдәтәм әле менә, җөдәтәм! – Туйбикә чәчәкләрне өзгәләп-өзгәләп атты. – Мине яратасыңмы-юкмы, Азизов, дим?!

– Соң, йөрәкне тыңла. Ишетерсең…

– Телең белән әйт!

– Әйтмим! Вакытым тар, хәзер безгә кайтабыз.

– Сезгә?! – Туйбикәнең күзләре шарланды. – Ник?!

– Мин бүген сиңа өйләнәм, күбәләк.

Тып-тын алан җиде улактан аккан чишмә челтерәвенә күмелде. Өянәге кузгалгандай бөгелә-сыгыла, Туйбикә көлә иде. Тик бу юньле көлү түгел иде шул.

– Берәү өйләнә икә-ә-ән… Үләм!

– Мин моның бер мәзәген дә күрмим, Туйбикә, – диде егет җитди генә. – Элгәре кызны ияртеп кайтканнар да никах укытканнар.

Кыз, тураеп, кулын бөеренә «кадаклады».

– Ә мин, элгәреләр кебек, җегетләргә иярмим! Эт мәллә мин?

– Сиңа ничек җайлы соң, күбәләк? Өч чакрым ни ул безгә, күтәрәм, әйдә.

– Күтәрмә!

– Алайса, тракторымны кабызам.

– Тракторыңны да кабызма! – Туйбикә, иреннәрен уймак ясап, нәрсәдер уйлады-исәпләде дә: – Өйдән килеп ал! – диде. – Ун машина белән! Авылыгыздан ук кычкыртып чыгыгыз! Тукта, селкенмә! – Кыз аның гимнастёрка җиңен чеметкәләде. – Фу, тукымасы калын. Моны никахка кия күрмә, яме! Ак күлмәк, кара костюм, ялтыравык туфли юнәт, бу әрмийский кирза итекләреңне сал. Үзәктә язылышабыз, мәҗлесне кафеда уздырабыз, дус-ишләрне, туган-тумачаларны чакырабыз. Кимендә йөз кеше! Туй чыгымнары синнән, Нурулла!

Кыз нәрсә генә әйтсә дә, егет «юк» димәде. Әлеге минутларда аны Туйбикә отыры сихерләгән иде. Әгәр күбәләге: «Күктән аен, йолдызын, чүпләп, каршыма өй!» – дисә, ул, мөгаен, хисләрен тыялмыйча, «хуп» дияр иде.

Ахырдан айныды Нурулла. Чамасын чамалап карады. Хәлләр хәл иде. Бабай мирасы – йорт – сәләмә, абзар-кура сәләмә… Өч апасы кияүдә, сырхау анасы – аяксыз. Игезәк сыңары белән икесенең өстендә солдат гимнастёркасы… Һәм менә кесәсендә сукыр тиен дә чылтырамаган Нурулла кыз ярәшә, имеш!

Әни белән апалар киңәшкә ярамас дип, ул «сыңары»на сүз катты.

– Мин өйләнәм, Шәм.

Шәмсулла аның капма-каршысы: үзе дә, сүзе дә ташбака төсле әкрен иде. Ул мунча кыегында каркылдаган каргага карап торды-торды да:

– Нинди симез! Тавык хәтле, – диде. – Безнең ишегалдында бодай соса, гуҗ тәре!

– Аллаһ яраткан кош, соссын! Синнән, миннән сәдака.

– Һи-һи, бигрәк син, Нур, нәкъ мулла абзыйлар төсле пупылдыйсың.

– Онытма, Шәм, без – Киләхмәт мулла оныклары!

– Һи-һи… – «Сыңар» ат төсле мөһелдәп куйды. – Хәтерлисеңме, тугызынчы сыйныфта Мифтах кылый безгә Чурайбатыр тарихын язарга кушты. Карт-корыдан сораштырыгыз, балалар, диде. Без өчәү Бикморза бабайларга кердек. Габдел, син, мин, әйеме? Син бабайның әкиятен и язасың, и язасың, ә без бу вакытта, сиздермичә генә чыгып, бакчадан алма урладык.

– Хәтерлим, Шәм. Бабайның эте чалбар төбеңне умырган иде!

– Ә син нәстә дидең әле? Өйләнәм, дисеңме? Ни бетең белән, Нур?

Нурулла хыял атының ялына чытырдап ябышкан иде.

– Көн-төн җир сөрәм, фермада тирес ташыйм, сиңа пилорамда булышам, вәт шулай туйлык акча җыям, – диде ул. – Шәт, җизниләр әзрәк бурычка бирер. Йа, син ни диярсең, Шәм?

– Ни диярменме? Җир йөзендә кыз-катыннар кырылмыйдыр бит, Нур, ә?

– Сиңа дигәннәре кырыла, ди. Ә минеке берәү генә ул.

Ир туганы – туң күчән – аның «йөрәк эшләре»нә төкерә иде.

– Өйлән, ну түлке соңрак, Нур. Акча бездә бер букча дигән көнне сразы туй гөрләт!

– Без август азагына килештек, Шәм.

– Чистый ташыгыз кызган икән, туганкаем. Су сипсәң дә файдасыз, ахрысы. Иту туй чыгымнарын кимет, акчасын аз тот.

– Әз тотмыйм, күп тотам! «Саран» дигән ат күтәрмим, – дип ярсыды Нурулла.

– Мәйлең, Нур, – диде пошмас Шәмсулла. – Бу карга ярты чиләк бодай ашыйдыр, валлаһи! Очалмый җәфалана әнәгенәк.

Җәй төсен күрмәде ул. Тәүлек буе керфек тә какмыйча басу-кырлар сөрә-сөрә күзләре чепиләнде, тирес түгә-түгә ябыгып, кабыргалары тырпайды. Бер кичне Нурулла күрше авылга, Туйбикә янына чапты. Акча хәсрәте, мөгаен, миен сыеклаткан булгандыр, ни майка, ни күлмәк киелмәгән, шәрә тәнне байтактан бирле юылмаган гимнастёрка гына каплый иде. Кыз, кулы белән тыгылып, егетнең күкрәген капшады:

– Абау, урманда караклар чишендерде мәллә?!

– Ашыктым, бүген сине күрмәсәм үлә идем, – диде Нурулла. Ул Туйбикәне биленнән кочакламакчы булды, ләкин хыянәтче ис – тир исе борынны яра иде. Егет үзеннән-үзе артка чигенде.

– Йә, әйт, мине шулай үләрлек итеп яратасыңмы, Нурулла? – Кыз һаман аңа сарылды.

Нигәдер егетнең бу сораудан җеннәре котыра иде. Йә инде, ир-ат «мин сине яратам» дип төчеләнәмени?! Аңа «синең өчен үләм» диюе җиңелрәк. Тел белән яратмыйлар, күңел белән яраталар, аның шунысы кыйммәт. Яратуы хак булмаса, өйләнәм дип шашар идеме Нурулла? Гаҗәп, аңардан җүнле җавап ишетмәгән Туйбикә турсаймады, төклетура сабагын өзеп, егетнең беләгенә төрткәч:

– Авыртамы? – диде. – Мин укол ясаганда, ирләр йөзен җыера. Гомумән, сезнең җенес бик кызык зат икән. Энәдән дә куркасыз…

– Ә син беләсеңме, фил өчен иң куркыныч дошман нәрсә? – Нурулланың беләгендә төклетураның эзе калды. Ярар, йөрәккә генә кадамасыннар!

– Нәрсә?

– Тычкан.

– Кеше көлдермә, Нурулла! Фил тиклем филне тычкан җиңәр ди сиңа!

– Колагына керсә, кытыклап үтерә, – диде егет. – Без ирләр дә фил төсле, уколдан шүрлибез, ә башкасыннан… – Ул җәлт кенә урман ешлыгына карап алды. Менә шуннан мич хәтле аю чыксын иде дә борын төбенә берне ямыйсы иде! Күрсәтәсе иде бу «күбәләк»кә йодрык көчен! Аннан соң «ирләр куркак» дип мыскылламас иде! – …Ә башкасыннан өркегән юк. Туй көнен кайчан билгелибез, җаным?

– Ә син кыз сорарга килдеңме соң әле? – Туйбикәнең күзләреннән шаян очкыннар сирпелде. – Башта әти-әнидән сора-а! Йоласына туры китереп бал апкил, пар каз апкил һәм дә мөһергә алтын йөзек. Балдак белән бутама тагы, анысын үзәк кибетеннән икәү сайларбыз. Менә йөзекнең үлчәме! – Кыз үлән белән бармагын уратты. – Артык калын булмасын, яме.

– Ярар, – диде Нурулла. Әйе, ул Туйбикәнең бөтен әмеренә «ярар» диде. Ниһаясез яратуы белән егет аяк астындагы каты җирне, баш очындагы күкне тоймады, ул әллә нинди сәер дөньяда яши, бу дөнья бары тик хисләрдән генә тукылган төсле иде. Берни дә түгел, мәхәббәт дип, күзен-башын томалатып, мөгаен, аны күрәчәк сикерткәндер.

Туйбикә исемлек төзеп тоттырган күчтәнәчләрне төяп, кыз сорарга баргач та, булачак әби белән бабай кияү дип әллә ни өзелмәде шикелле. «Үзегез карагыз, яшьләр!» белән генә чикләнде алар. Озак-озак карап торырга Нурулланың түземлеге төкәнгән иде шул. Егет, кистереп: «Август азагында туй, барлык расхутлар минем өстән», – диде. Хәзер инде ничек тә сынатмаска кирәк иде. Җиде кат тиресе туналса туналды, әмма Нурулла вәгъдәсен үтәде: таныш-белешләр ярдәмендә ун машина табылды, загс белән кафе сөйләшенде, үзе дә энәдән-җептән киенде һәм, йөрәген учына кысып (бәхетен җил урламасын!), Туйбикә артыннан китте. Әле моңарчы Чурайбатырда беркемнең дә болай зурдан кубып килен төшергәне юк иде.

Мәхәббәт дигәндә, хатын-кыз да, ир-ат та үз гомерендә бер авыруга сабыша, ләкин бу чирдән ирләр озак, бик озак дәвалана, чөнки аларның хисе ясалмалык һәм хәйлә белән сыекланмаган. Шөкер, Аллаһы Тәгалә адәм баласына ни-нәрсә кыланганнарын шунда ук күрсәтеп тормый, югыйсә Нурулла үзен читтән күреп шаккатар иде.

Шулай дус-иш, туган-тумача, машиналарны улатып, зәңгәр түбәле йорт каршысында туктады. Ә анда сәер тынлык иде. Бәйрәм көнне киереп ачып куясы капка нигәдер ябык. Ни җыр, ни гармун, ни яшьләр тавышы ишетелми. Кияү балакай атылып ишегалдына керде. Монда да бәйрәм җилләре исми иде. Баскычка Туйбикәнең яртылаш бөкрәйгән әнкәсе чыгып басты. Аның чырае болыт сарган сыман караңгы иде.

– И бәбкәм, ни диим инде сиңа? – диде ул, ыңгырашып кына. – Күңелеңә авыр алма, олан. Туйбикәбез кичәгенәк, зур укуларга дип, Казанга китте.

– Ничек «китте»?! Ничек?! – Нурулланың гәүдәсе тораташка әйләнгән, ул телен дә көчкә генә кыймылдата иде. – Бүг… ен без… нең загста языл… язылышу көне! Таг… тагын бер сәгатьтән!

– Ачуланма, бәбкәм. Ул кызны без генә тышауларлыкмыни! Кешене хур итмә, белгертеп кит, дидек, тыңламады. Аңа җен шаукымы тигән, бәбкәм. Мин аны абзыйның туенда тапкан идем, атасы исемен дә шуңа Туйбикә дип куштырды. Катыны, ире бии-җырлый, мин мич аралыгында бәбилим, Ходай җәзасы.

Егет тораташ гәүдәсен капкага табан сөйрәде. Хәзер инде аяк җирдә – чынбарлык аны хыял иленнән аска табан тарткан иде. Күктәге болытлар да якын, бик якын, тик алар хәзер, таш кебек укмашып, баш түбәсенә ышкыла иде.

Аның хәлен игезәк сыңары аңлады. Пар балалар бер-берсенең кичерешләрен йөрәк белән тоя, имеш.

– Бетеренмә, туган, дөнья катынга корымаган, ул сине барыбер санламас иде, – диде Шәмсулла.

Ә туйны барыбер уздырдылар. Түрдә кәләш тә, кияү дә утырды. Әй дөньясы!

5

Быел терлек азыгына кытлык дип, рәис бодай саламын яндырмады, кибәнгә өйдертте. Менә сиңә мә, кәтүк хәтле генә бала, көчәнә-көчәнә, салам йолкый иде. Ул үз эше белән шулкадәр мавыккан иде ки, Нурулланың килгәнен дә сизмәде.

– Эһем, эһем, – диде рәис әкрен генә. Чыбыркы шартлатырлык малыңны урламыйлар әле.

Малай, аяк чалып еккандай, арбасына ауды.

– Курыкма, сукмыйм, – диде рәис. – Син кемнең уңган җегете, ә?

– Тәбрис хатыныныкы, абый.

– Сәйдәнекеме? Җиденчедә укучы Рәсим инде син. Әтиең нишли?

– Аракы эчә. Үги атаңнан ни он суы, ни тоз суы, ди әни.

– Салам белән нишлисез, Рәсим? Сез бит терлек асрамыйсыз.

– Син, абый, чуртым да белмисең! Бездә биш терлек, түлке без аны синнән качырабыз. Әни, персигә күрсәтергә ярамый, ди. Бу салам кышка, асларына җәябез.

– Кара син, ә! Яшереп кенә абзарда аю тотасыз бугай, – дигән итенде Нурулла. Ә үзенең ияк яңаклары тартышты. Авыл халкын җыеп ялынды, ялварды, үтенде, ә нәтиҗәсе юк! Алар әнә борын төбендә ут көйрәтәләр. «Авылың бетә, углан!» Төшнең кайтавазы колак пәрдәсен чыңлата: «бетә-ә!»

Нурулла, камылны изә-сыта, машинасына табан атлады.

Сәйдә үз турларындагы коедан су ала иде. Ул – аның сыйныфташы. Эшкә батыр бу хатынны Нурулла биш ел элек, киендереп-ясандырып, Казанга, авыл хуҗалыгы күргәзмәсенә җибәргән иде, аннан мактау кәгазьләре генә кыстырып кайтмады сыер савучы, аңа бер ир бәндәсе дә тагылган иде.

– Танышыгыз, сабакташ, – диде бәхетеннән исергән Сәйдә. – Бу – Тәбрис. Улыма – әти, миңа – ир. Йомшак хайванкаем ул минем, син аңа да колхозда берәр эш бир инде, Нурулла.

Рәис «хайванкаем»ны төрле яктан сынап карады. Моның йолкысаң – йоны, саусаң сөте юк иде. Шәһәрдә трай тибеп яшәгән Тәбрисне, аптырагач, үз «тиңнәре» янына кушты рәис: көтүче чыбыркысын тоттырды. Әмма хөрәсән, көн уртасында болында йоклап, дистәләгән сыерны уҗымда күбендерде. Куды аны Нурулла, һәм шул ир аркасында иң уңган сыер савучысыннан да колак какты.

…Көтелмәгән кунак Сәйдәне каушатты.

– Сине «өй борынча иснәнә» дигәннәр иде, менә безгә дә чират җитте, – диде ул ризасыз тавыш белән. – Монда гына әрлә инде, җәме? Өйдә әтиебез исерек.

– Ник сәрхуш белән изаланасың, Сәйдә?

– Нишлим соң, синең кебек айныклары кыяклагач! Саҗидә очрады бит сиңа юлда. Бәхетеңне керпе тишкәләгәч, ни уфыр, ни пуфыр, мин дә ул көнне җәйләүдә идем. Саҗидә, башым авырта, дип, миннән алдарак теркелдәгән иде. Әнә бүген балда-майда йөзә, мыштым. – Хатын сулы чиләген, чайпалдырып, җиргә куйды. – Миңа да ир-ат назы кирәк иде. Казан урамында аунаган бомжны, кунакханәдә юындырып, кибеттә киендереп, закунный мужик ясадым, вәйт! Син миңа вәгазь укыма, җәме? Хет ун тапкыр әүлия бул, син миңа указ түгел, Нурулла!

Тиктомалдан җенләнгән Сәйдәне тынычландырмады рәис. Аның үзенең дә шулпасы, кайнап, казаныннан ташый иде. Уңганлыгы өстенә сабыр да, акыллы да иде сабакташы. Елгыррак савымчылар шешәләргә тутырып сөт урлаганда да, ул, гөнаһ дип, колхоз әйберенә тими иде. Ә бүген, гаҗәп, аны чүпрәсе искергән әче камырдан әвәләгәннәрмени, Сәйдә бүтән, Сәйдә үзгәргән! Авылдашларыңны үтәли күрәм дип мактанган җитәкче иптәш, йә, ни диярсең? Кайнап ташыйсың, бары шул гына, әйеме?

– Сәйдә, ирең белән яшисеңме, аерыласыңмы, синең ихтыярда, ә абзарга яшергән тукмакборыннар мәсьәләсендә болай: сиңа өч көн вакыт, әгәр дә өч көндә шакшыдан арынмасаң, өеңне, сүтеп, Ивановкага күчерәм. Суд белән янама миңа, файдасыз ул.

Сәйдә, чиләгенә абына язып, аңа ташланды:

– Мин ул дуңгызларны суеп ашамыйм, симертеп сатам! Улымны укытырга бит ул акча! Син бит әүлия, хәлемне аңларга тиеш!

– Фермага кил, синең кебек алтын куллы хатынга егерме сыер да аз!

Ир кызу-кызу китеп барганда, арттан Сәйдә кычкырды:

– Кабахәт син, Нурулла-а! – Ләкин баягы зәһәр тимер тавышы күз яшьләре белән җебеп изрәгән иде.

…Капка төбендә колхоз шофёры, бүкәнгә куеп, утын ваклый иде, Нурулла аның белән исәнләште дә:

– Яллар ничек, Шамил абый? – диде. – Мин сине Кара диңгездә су коена мәллә дип уйлаган идем.

– И рәхмәт яугыры, иптәш персидәтел, теге заманда ике тапкыр ял иттердең диңгездә, әле дә авызда тоз тәме, – дип кеткелдәде абзый. – Берсекөнгә эшкә миңа. Эш лутчы, иптәш персидәтел.

– Ташла әле шул «иптәш»еңне, Шамил абзый. Партия җыелышы диярсең. Тәҗел генә йомышымны үтәсәң иде. Сәйдәләр йортына каяндыр дуңгызлар адашып кергән икән, Ивановкадан, ахрысы. Шуларны кире үзләренә илт инде.

– Син Сәйдәгә ышандыңмы, иптәш… дим, персидәтел? Матри, көпә-көндез алдыйлар, имансызлар! Кемне диген? Иптәш… дим, персидәтелне! – Абзый балтасы белән чек-чек бүкән чокыды. – Иту ул мырык-мырыклар Арбалы Кәбирләргә дә, Закун Мансурларга да ялгышып кергән инде.

Кәбирләр? Мансурлар? Нурулла, иелеп, ике пүлән алды да шак та шок бер-берсенә бәрде. Аларга ни җитми икән? Тагын кемнәр?

– Шамил абзый, синең өең дә, мунчаң да газ белән ягыла түгелмени?

– Арткы ызбадагы мичне сүтмәдем мин, иптәш… дим, персидәтел. Газ чыгымлы. Мичне ягам да, күмерен көрәгәч, кызу ташында бәрәңге тәгәрәтәм. Ялгызакның ашы-сые шул икән аның.

Абзыйның бөрешкән кара карлыганга охшаган күзләре моңсуланды. Нурулланың аңа болай төбәп караганы юк иде. Картая Шамил шофёр, картая… «Йөгеңне төя, йөгеңне илт, йөгеңне бушат» дигән әмерләрдән гайре Нурулла бу бәндәгә берәр кәлимә әйтте микән? Машина төзек, хезмәт хакы түләнә, тагын нәрсә кирәк? Ә күңел? Анда ниләр бар? Юк, монысы сине кызыксындырмады, рәис! Әнә ялгызакның ашы-сые бәрәңге икән бит… Димәк, Шамил абзаңның машинасы гына төзек, ә күңелендә – җимереклек…

– Өйләнмәдең тәки, Шамил абзый.

– Өйләндем. Дүрт тапкыр, иптәш… дим, персидәтел.

– Ничек «дүрт тапкыр»?!

– Һи, син яшь идең шул, минем тарихлар сиңа караңгы. – Абзый кесәләрен актарды. – Чигарит… Кая соң бу чигарит? И-и, изелгән, хәерсез. – Сынык сигаретка ут эленмәгәч, абзый аны, учында уып, җиргә сипте. – Сирәк кенә тартыштырам, исеннән җеннәр качсын өчен генә. Беренче катыннан әни аерттырды. Күп йоклый дип. Икенчесен телләшә диде, өченчесе, сыерның сөтен сава да чиләге белән күтәреп эчә, диде. Дүртенче катын, Вәсимә, яшь иде, каенанага бирешмәде. Кушаматы да «Эт каешы» иде аның. Ике бичә көн-төн блач бүлеште, кем хезмәтче дә кем хуҗа! Мин шунда бүрек белән киңәштем. «Шамил, – ди бүрек. – Бу катыныңны да кусаң, нәселсез каласың. Катының ягына бас». Вәсимә тәки әнине җиңде. Мин эштә идем. Беркөнне ул сандыгы-ние белән каенананы урамга тибеп чыгарган. Хурланган әни ахирәтенә күчте. Улым килеп алыр дип көткәндер, бичара. Мин бармадым, иптәш… дим, персидәтел. Катын корсаклы иде. Әни ахирәтендә үлде. Вәсимә, малай мәктәпне тәмамлагач, аны укытырга урнаштырам, дип, Казанга киткән җиреннән суга чумды. Авыл тормышын бер дә өнәми иде, анда нәчәлник сымаграк ир тапкан, ди. Аннан соң унбиш ел узды. Мин дә яңадан өйләнергә уйладым. Фәнисә апаңны ошата идем, аңа сүз каттым. Син дә парсыз, мин дә парсыз, арканы аркага куеп булса да ятарбыз, дидем. Ризалаткан идем дә… Ул мулла белән киңәшкән, ә тегесе – чалмалы хәсрәт: «Шамил бишенче тапкыр никахлана алмый, шәригатьтә мөселман бәндәсенә дүрт кенә катын каралган, Аллаһ каршында гөнаһ кылмагыз», – дип, Фәнисәне орышкан. Киреләнде инде шуннан соң апаң, иптәш… дим, персидәтел. Мин сиңа хәрәм дә хәрәм, ди. Әни каргагандыр мине, ялгызлыкта интек, малай актыгы, дигәндер.

– Берәр бәрәңге тәгәрәткәч эндәш әле, Шамил абзый, гәпләшеп утырырбыз, – диде Нурулла. – Иркенләп чәй эчәрбез.

– Рәис белән чәй эчкән бар анысы. – Абзыйның йөзенә кояш кунды. – Ә мона әүлия белән юк. Шунысы кызык аның! Авылда ниләр генә сөйләмиләр, шулар чынмы соң, иптәш…

– Утыныңны яр, Шамил абзый!

Кәефе кырылган Нурулла Кәбирләргә табан борылды. Монысының ипи шүрлеген җимерергә микән әллә?! Ферма мөдире – уң кулы бит, билдән бөртектә йөзә бит! Кичә генә «хатын дүрт сыер сава, сөт файдалы кәсеп икән, дәүләткә тапшырабыз» дип мактанды, хәйләкәр төлке! Аның көненә өч тапкыр өен әйләнеп килүен дә, жәлт кенә арба төбенә йә печән, йә силос түшәгәнен дә күрмәмешкә салышты рәис. Хуп, аннан-моннан чәлдермәсәләр, колхоз колхоз буламыни ул. Бу гадәт авыл халкының канына сеңгәндер, мөгаен. Бабасы урлаган, атасы урлаган, оныгы гына әдәп сакламас, билгеле.

Кәбир ишегалдындагы зур ләгәндә бәрәңге боламыгы изә иде. Бәрәңге парыннан аның күзләре яшьләнеп, яңакларына тамчылар тама иде. Хуҗа капкада рәисне күргәч, чак кына борыны белән табагына кадалмады.

– Бәтәч, Нурулла туган, нинди җилләр ташлады?!

– Төньяк җилләре сезгә табан исә иде дә мине дә үзенә ияртте. Алла куәт бирсен!

– Миңамы? Эһе, рәхмәт. Менә хатынга булышам, – диде Кәбир.

– Булыш, булыш! – Нурулла карашын юри читкә борды. – Әзрәк су салып болгат, бәрәңгең коры.

– Миңа бер-бер гозерең бар идеме, Нурулла туган?

– Юк. Ә соравым бар иде. Син кем?

– Ә?

– Син кем, диләр?

Тезләнгән Кәбир аякланды. Аның авызы ачылган, күзләре шарланган иде.

– Минме?! – диде ул, күкрәгенә төртеп.

– Син, син!

– Үртәмә, Нурулла туган. Кәбир Ибәтов мин. Ферма мөдире. Үзең куйдың, туган эшлә дидең.

– Ничек «эшлә» дидем?

– Инде… Эшлә дип, намус белән, дидең, Нурулла туган. Инде күпсенмә, арба төбенә генә, арт шәрифләремә йомшак дип кенә салыштырам шунда. Угры дип сүгәсеңмени инде, туган? Ярар, бүтән чеметем дә апкайтмам. Ике күзем чәчрәп аксын!

– Юк, син апкайт, Кәбир, чеметем генә тагын апкайт! Колхозның аның шул ягы күңелле дә. Мин сине урларга күрше авыл хуҗалыгына җибәрә алмыйм бит, әйеме? Намусның мәгънәсе тирәнрәк, Кәбир. Оятсызда юк та әле ул. Дүрт сыер дисеңме?

– Берәү, Нурулла туган, – диде Кәбир кызганыч тавыш белән. – Оят миңа, оят. Хатын, тиз үрчиләр, артым шәп дип, өч баласын абзарга җибәргән иде, туган. Син мине, зинһар, мөдирлектән азат итмә, иртәгә үк бу зәхмәтләрне чүплек базына ташлыйм!

– Их, мин сине тукмар идем, Кәбир, тик синең мескенлектән гәүдәң кечерәйде, ә без кәрләләргә сукмыйбыз.

Нурулла, йодрыгын йомарлап, кара исемлектәге соңгы йортка табан китте. Ләкин монысының капкасы бикле иде. Чурайбатырда халык ябылып яшәми иде, ни кылана болар дип колак салган иде, бер ачыш ясады рәис. Закун Мансурлар капкасының «үпкәсе» үскән, ахрысы, ул мыш-мыш сулый иде.

– Ач, качышлы уйнама! – диде Нурулла, тимер тотканы шылдыратып. – Юкса койма өстеннән сикерәм.

Хуҗа, мытыр-мытыр килеп, келәне шудырды:

– Перси безнең турдан үткәндә, җиле бәрелеп капканы аудармасын дип кенә япкан идем, Алла бәндәсе.

Нурулла, аны этәреп, туп-туры абзарга юнәлде. Әмма сәнәк эләктергән Мансур аның юлын каплады:

– Син кая, перси? Сарайгамы? Нәмә тикшерәсең? Башта рөхсәт язуыңны күрсәт! Эчеңне тишәм, перси! «Йортыгызга бәреп керсәләр үтерегез» дигән закун бастырды пыркарур!

– Атасы, дим, атасы! – Баскычта куркынган хуҗабикә күренде. – Ыргыт сәнәгеңне! Нурулла бала сиңа перси генә мәллә, ул – әүлия хәзер, атасы!

– Исәнме, Гөлия апа?

– Исән, исән, бала! Син безнең атабызга ачуланма, бала. Күзләре әйле-шәйле генә күрә, колакка да каты. Әрмиянеке ул, бала. Мансур бит анда камандир белән даулашкан. Иртән «Торыгыз!» дигән боерыкны үтәмәгән, Русия гражданинына сигез сәгать йокы тиеш, дигән. Шуннан камандиры моның шытырдатып колагын борган, закун чыгарма, Ишкуатов, дигән. Бу хәлләрдән соң Мансур: «Әти, сәлам, әни, сәлам, килеп алмасагыз – вәссәлам», – дип, өйләренә хат язган. «Закун» кушаматы солдат бүләге аңа. Син бездән нәрсә сорамак идең, Нурулла бала?

– Мансур абыйның законына төзәтмәләр кертәсе иде, Гөлия апа. Сәнәге белән хәтәр кизәнә бит әле менә, – диде рәис, хуҗага ымлап. – Аның атасы Кираметдин бабай бигрәк иманлы карт иде.

– Мәзин иде, бала. Ипи валчыгына да: «Әгүзе әйтеп капсаң – туярлык», – дияр иде. Каенатамның урынын Аллаһ җәннәттән әйләсен берүк!

– Ай-һай, әйләр микән?

– Без аның нигезендә яшибез, Нурулла бала. Елына икешәр Коръән укытабыз, Аллаһ ризалыгы өчен. Абау, бала, шикләнәсеңме әллә?

– Кираметдин бабайга оҗмахлар насыйп микән, Гөлия апа? Йортыгызда хәрәм…

– Ай Аллам! Сиздеңмени, бала? Сизми ни, әүлия бул да, – дип, хуҗабикә аягындагы галошын салып шап-шоп кагарга тотынды. – Мансур, чукрак, акчага коенабыз дип асрый. Тот капчыгыңны, коенырсың! Өстебезгә бер-бер артлы хәсрәт ишелә: башта малай мотоцикл белән бәрелде, аның артыннан кызның малае хасталанды. Каенатам миңа рәнҗиме? Килен Мансурны аздырды диме? Әйтче шуны, Нурулла бала?

– Озак сөйләшмәдек. Озакламый үзем кайтып, колакларын борам, диде.

– Кем, бала?

Хәзер «теге дөнья хәлләре» Нурулланың үзенә дә мәзәк тоела иде.

– Каенатаң инде, Гөлия апа.

– И-и, шаян кеше син, Нурулла бала. Ничә ел кызыл туфракта череп ят та аннан терел, янәсе.

– Мин терелдем бит менә.

– Әй, син свижи мәет кана, бала.

– Нишлибез, Гөлия апа? – Рәис шаяртудан туктады. Сәнәгенә таянган Мансур абзый, мин җиңдем дип кәефләнеп, кетер-кетер көлде.

– Минем хуҗалыкта – минем закун, баста!

– Ә Чурайбатырда минеке, – диде Нурулла. – Мин сезне аксакаллар хөкеменә тапшырам. Гаиләгезне авылдан куаргамы, кумаскамы, әйдә, хәл итсеннәр.

– Чү, бала, ил-көннән кая сөрәсез?! – дип елап җибәрде хуҗабикә. – Чукрак абзаңны үзем җайлыйм, аерылышабыз дисәм, коты ботына төшә аның, хәзер абзарны тегеләрдән чистарта-а!


Страницы книги >> Предыдущая | 1 2 3 4 5 6 | Следующая
  • 4 Оценок: 6

Правообладателям!

Данное произведение размещено по согласованию с ООО "ЛитРес" (20% исходного текста). Если размещение книги нарушает чьи-либо права, то сообщите об этом.

Читателям!

Оплатили, но не знаете что делать дальше?


Популярные книги за неделю


Рекомендации