Текст книги "Сөйлим, тыңла…"
Автор книги: Нәбирә Гыйматдинова
Жанр: Современная зарубежная литература, Современная проза
Возрастные ограничения: +16
сообщить о неприемлемом содержимом
Текущая страница: 6 (всего у книги 22 страниц) [доступный отрывок для чтения: 7 страниц]
– Хуҗалыкта булышмассыңмы икән? Үземә генә авыр, – дигәч, ул, әнисе иркәләп бозган малай кебек, борынын җыерып:
– Фу, күңелне болгатма! Кәҗә исеннән сасыйсым юк! – диде.
– Мин аларны гел коендырам, Ильяс, алар чип-чиста! Нигә син гөнаһсыз җан ияләреннән җирәнәсеңдер.
– Стоп, Мәликә! Колак итемне ашама, яме? Үзең әйттең: син эшкә урнаш, ә мин кәҗәләр карыйм, дидең!
Ильясның тәкәбберлеге савытыннан ташый иде, мин, аны әз генә киметергә уйлап:
– Ярар, килештек, алайса, – дидем. – Министрлыкның чит илләр белән элемтәләр урнаштыру бүлегенең кәнәфиенә үк менеп кунакла, син ни җитте кеше баласы гына түгел, профессор улы бит! – дидем.
Ул атналар буе компьютерда казынды. Ә берсендә кайтты да:
– Хәл ителде, мин Ганс җизниләргә, Германиягә таям, бәгырь! – диде. – Өйдәгеләр белән киңәштем, карарың дөрес, улым, диләр.
– Ниһаять, әниләрең белән дуслашкансың икән. Мин моңа бик шат, Ильяс, – дидем. Әле мин коточкыч хәбәрнең асылына төшенеп бетмәгән идем.
– Мин кайчан гаилә белән дошманлашкан ди соң? Алар сине өнәмәде, Мәликә! Сине! Давай, койрыгыңны борма, мин Германиягә тәпилим!
– Тәпилә, тәпилә, Ильяс!
– Туган илеңне яратырга кирәк дип нотык укыма, яме! Кай төшен яратырга аның, йә?! Мине әти-әни үстерде, әти-әни институтта түләп укытты, ә хәзер синең ватаның миннән кәҗә б… түктерәме? Ничек шәп яңгырый: югары белемле кәҗә асраучы! Прямо патриотик хисләрне уята! Ха-ха! Кайгырма, төпләнгәч, сине дә кайтып алам. Немец җизнинең йорты зур, ди, безне генә сыйдырырлар, бәгырь.
– Рәхмәт, миңа үзебездә дә рәхәт!
– Шулаймыни? Ха-ха! Сез – салалар, бакчадагы бәрәңгесенә мөкиббән ватанпәрвәрләр бит әле. Артыгызны туңкайтып корт чүпләгәндә: «Бәхетле, матур тормыш тик безнең илдә генә!» – дип җырлыйсыз, әйеме? Без инде космополитлар токымы, безне кайда кеше итеп хөрмәтлиләр, шунда яшибез.
Ирем «чит ил» дигән татлы кәнфитне суырыр-суырыр да тәмен тоймыйча төкерер дигән идем, ләкин ул өч көннән:
– Бәгырь, мин Герман илләренә очам! – диде. – Машинаны саттым инде, бәгырь. Билетлар кыйммәт икән. Акыртып талый бу сөекле илебез! Син озатып-нитеп мәшәкатьләнмә, кичке бишләргә такси чакыртам, – диде.
Биек таудан өстемә шыбыр-шыбыр каты әйбер яуды. Бу хәсрәт ташлары иде… Кредитның яртысы да түләнмәгән, ә машина юк инде… Ильяс эшләсә, бурычларны бергәләп җиңәрбез дип өметләнгән идем. Нишлим? Бәдбәхет, дип, ир бәндәсенең битен тырныйммы, әллә «ташлар» өеме астында сытылган җанымны юатыйммы? Түз, түз, җан!..
Мин чарасыз идем, мин җебегән идем.
– Йә, моңсуланма, бәгырь, – дип, Ильяс, кочаклап, иренемнән үпте. – Җизнәкәең бай, ди апа. Сразы ике-өч мең «яшелләр» җиффәрәм. Шуның белән кредитны капларсың, бәгырь. Көт, скоро үзеңне дә кайтып алам.
Капка төбендә саубуллашканда, мин шуны аңладым: ир кисәгем бернинди евро, доллар да җибәрмәячәк. Кайтып та алмаячак. Аның иленнән генә түгел, миннән дә качып китүе көн кебек ачык иде. Ул, такси ишегеннән аягын тыкканда, мин үпкәм күпереп кычкырдым:
– Минем дә кушаматым Кәҗә-ә-ә!
3
Хәсрәт кочагында бөгәрләнеп, күпме күз яше түгәр идем, Дәүләтша картның хәле авырайды. «Ашыгыч ярдәм» табибы, бабайның йөрәк тибешен тыңлагач:
– Хастаханәләрдә йөртеп интектермәгез, дәвалауның мәгънәсе юк, озак ятмас, – диде.
Карт үз аңында иде.
– Кызым, нотариус чакыр, васыятьнамә яздыртам, – дигәч, анысын да үтәдем. Кәҗәләрне сауган арада, алар документларны әзерләп куйган иде инде. Нотариус, ябыштырылган зур гына конвертны миңа сузып:
– Миндә дә, сездә дә берәр данә саклана, тәртибен беләсездер, хатны хуҗасының вафатыннан соң гына ачып укыйлар, – диде.
Соңгы сулышларын алганда, бабай: «Кызым, кызым», – диде. Мөгаен, илгизәр Кәримәсен көткәндер ул. Карт миңа атам кебек якын иде. Аны йола буенча, кадерләп, Яңа татар бистәсе зиратына җирләттем.
Мин ятим калдым. Ятим… Кәримәгә хәбәр итәр идем, ни адресы, ни телефоны юк. Хәер, ил-дөнья буйлап бер үк җил исә, ул аңа атаңның мирасын җыештыр дип пышылдар. Мирас исә тиеннәр белән генә үлчәнми. Казанда җир алтын бәясе… Кара исәп белән Дәүләтша картның биләмәсе ун миллионга тарта иде. Димәк, бүген-иртәгә варис мине унбиш кәҗәм белән урамга куачак. Йа Аллам, ничекләр генә банклар белән исәп-хисап ясарга да өстәл белән карават сыярлык кына куышка тиенергә икән? Тиз генә кәҗәләр санын ишәйт! – Акылым шулай боерды. Ә фәрештәләр «амин» диде бугай… Мин теләгемә табан атладым. Берсендә шулай Кояшкай бистәсенә товарымны илтергә бардым. Моңарчы эчтән бикләнгән таныш капка шар ачык иде. Бу өч катлы коттеджда бай гаилә яши, һәм алар күкрәк баласына кәҗә сөте эчертә иде. Әлегә кадәр ишегалдына уздырмыйча, савытны үрелеп кенә алган хезмәтче күренмәгәч, батыраеп, ишек кыңгыравына бастым. Анысы да бикләнмәгән иде. Өйдә хуҗабикә ярсый-ярсый малаен тирги:
– Надан! Күзле бүкән! Укымасаң, урам себерерсең! Ялан кул тәмәке төпчекләре җыярсың! Ике атнадан Берлин колледжында укуларың башлана! Ә син, мокыт, компьютерда «Гитлер капут» уенын уйнап утырасың!
Мин тамак кырдым:
– Кхым-кхым, исәнмесез?!
Уң як бүлмәдән чыккан хатын, куркып:
– Ой, кем син?! – диде. – Кем сине капкадан үткәрде?
Ул джинсы чалбарының кесәсеннән «дамский» пистолетын капшады кебек. Байбичәләр ни генә кыланмый. Әнә берсе, карак талый дип, танымыйча иренең туганын атып үтерә. И Ходаем, хәзер миңа да дөпелдәтәләр инде! Хатынны гаепләмәячәкләр, чөнки мин рөхсәтсез-нисез аның йортында йөрим. Уф, пистолет дигәнем озынча кара телефон икән!
– Ханым, мин сөт ташучы Мәликә булам. Бүген ишек-капкаларыгыз йозакта түгел. Без Барый абзый белән алыш-биреш ясый идек, ул нишләптер күренми.
– Хәчтерүш! Хәтерсез! Базарга киткәндә бикләргә оныткан! – дип чәпчегән ханым миңа да тамызды. – Син дә наглая такая, ыжгырып керәсең!
– Кире борылыр идем дә, сабыегыз ач кала бит!
Икенче катта бала елады.
– Ой, Эльбрус уянды! – дип, хатын баскычка ташланды. Менә баягы гаугалы бүлмәдән «надан, күзле бүкән, мокыт» борынлады: хуҗаларның олы малае Эдик иде ул, мин кайчакта капка ярыгыннан аның киң ишегалларында мотоцикл дырылдатканын күрә идем. Эдик, бармагы белән борынын казый-казый:
– Кто ты? – диде.
– Мин – Сәлимә исемле Кәҗәбикә, синең энекәшеңне тәмле сөт белән сыйлыйм, – мин әйтәм.
– Мөгезең кая?
– Сынды. Сиңа ничә яшь?
– Тугыз.
– Зур икән син, Эдик. Немец теле өйрәнәсеңмени?
– Әниләр куша.
– Зер гут, Эдик.
– Зер, зер! Кәҗәләр немецча сөйләшми, алдакчы!
– Һи, сөйләшмәс ди! Алар дүрт тел белә, дустым. Кая, нәрсәләр кабатлый идең, күрсәт.
Малай миңа нәзек кенә сүзлек сузды:
– Вот самая тупая книжка мира, – диде.
– Юк, Эдик, дөньяда иң акыллы китапчык бу. Әйдә, кәҗәне Берлин шәһәрендә экскурсиядә йөртәбез!
Бала-чага күңеленә ачкыч яратсаң, аларның иң көйсезе дә җайлана. Эдикның да күзләре янды:
– А как, тётенька?
– Әйдә, башта рольләрне бүлешик, дустым. Мин – фрау Мәликә, ди, ә син, – кәҗәне ничек тә малайга сыларга кирәк иде, – син – Кәҗә Кәҗәев ди. Син – минем кунагым, ди, без урамнар белән танышабыз, ди.
Дөньябызны онытып, алман башкаласында сәяхәт кылганда, хуҗа хатын бәләкәчен күтәреп аска төшкән һәм шаккатып безне тыңлап тора иде.
– Син кем, апаем, немецча теттерәсең генә икән! – «Күркә»нең таш йөзе язылды. – Укытучы мәллә син?
– Әни, не мешай! – диде «дәрес-сәяхәт» белән мавыккан малай. – Фрау Мәликә апа, тагын кая барабыз?
– Энем, миңа китәргә вакыт.
– Тукта, ашыкма! – диде хуҗабикә. – Син кызык кеше икән. Минем сиңа тәкъдимем бар. Эдик Казбековичны көн саен укыт! Акчасын мул түлим.
– Улыгыз алман телен бик үк өнәми бит, кем…
– Лениза Василовна мин.
– Баланы ирексезләргә ярамый, Лениза Василовна.
– Укытучысы биздерде аны. Ул дорфа һәм ялкау иде. Ә син Эдик Казбекович белән бик тиз дуслаштың!
– Нигә сез аңа бу телне көчләп тагасыз? – дисәм, имәндә икән чикләвек! Лениза Василовна масайган кыяфәт белән:
– Без Берлинда рестораннар челтәре оештырдык, – диде. – Әтиләре Казбек Памирович олыгайгач, аның бизнесы кемнәр кулына күчәр? Конечно, улларына! Значит, Эдик немец телен су кебек эчәргә тиеш. Безнең балаларыбызның киләчәге – Германия!
Малай да әнисен җөпләде.
– Да, да, мин Берлинда яшим! Только аларча сөйләшергә не хочу! Ну, әни говорит, немецлар скоро рус телендә сөйләшәчәк, руслар – великий народ, ди әни.
Абау, Ходаем, әллә соң мин иремнең гаиләсендә микән? Эдик нәкъ Ильясның күчермәсе!
– Ялгышасың, Эдик энем, алманнар үз милләте белән горурлана, алар беркайчан да туган теленнән ваз кичмәс. Син дә, дустым, чын татар егете, шуны бел.
Әй, мин җүләр! Боларга ана сөте белән кермәгәнне кәҗә сөте белән генә милли рух керәмени! Диванда тагын бер «Германиянең киләчәге» ыгылдап ята…
– Гафу итегез, Лениза Василовна, укытырга вакытым юк шул.
– Нишлисең ул кадәр?
– Кәҗәләр асрыйм, сезнең кебек гаиләләр сөт сорый.
– О буже! Хурланмыйсыңмы, кем, Мәликә апаем. Үзең ничә телдә сайрыйсың. Без сиңа керемеңнән ун өлеш артыграк түләрбез.
– Нишләтәсең, һәрберебезнең үз язмышы, – дидем һәм телем белән чеметеп (монысы эчтәге үртәлү иде). – Киләчәгемне татар кәҗәләре белән бәйләмәкче булам. Йә, хушыгыз! – диясе иттем.
Ишек тоткасына үрелгәндә генә Эдик беләгемә асылынды:
– Экскурсия тәмамланмады, фрау Мәликә апа! Китмә, кал!
Азагын уйламыйча гына авызымнан «саескан» очырттым:
– Иртәгә дәвам итәрбез, энем.
Миндә начар гадәтләр шактый. Шуларның берсе – кешеләрне кызганам. Менә бу юлы да кәттә коттеджда балачагын югалткан бай малаен жәлләдем. Ул әле кул селтәр дәрәҗәдә үк бозылмаган иде. Табигый юлыннан читләштермәсәң, чишмә томаланмый, гасырлар буе ага да ага. Адәм баласының да аңын сабый чагында чүп-чар өеп пычратмасаң, ул да үз сукмагыннан тайпылмый. Ләкин Эдик Казбековичның тәрбиячесе мин түгел идем шул. Байдан – бай, ярлыдан ярлы туа дисәң хаталанырсың, бәндәм. Беттән – бет, эттән эт кенә ярала ул. Бала хакын хаклап, ун көн сабак өйрәтеп бу йорт белән саубуллашкан гына идем, кич белән капка төбенә ак пароход хәтле ак машина «йөзеп» килде.
– Сез Мәликәме? – диде тәбәнәк буйлы ир. – Мин – Казбек Памировичның шофёры. Ул сезне көтә. Абзый хәзер генә аэропорттан кайтты, өч сәгатьтән аңа кабат очасы, тизрәк кыймылдасагыз иде, чибәркәй.
Ире дә хатыны кебек үк һавалы күркә микәнни дип шикләнмәдем, ул гаилә турында минем фикерем тамырланып яфрак ярган, чәчәге нинди булыр диясе түгел, «икесе бер кием чабата».
Ләкин хуҗа бик ягымлы кеше булып чыкты. Яланаягыма, иелеп, йомшак чүәкләр кигезде.
– Идән салкын, чирләмә тагы, сеңлем. Кунак бүлмәсенә узыйк әле.
Түгәрәк өстәл сый-нигъмәтләрдән сыгылып тора.
– Нәрсә эчәсең? Чәйме, каһвәме?
Байлар кызык халык, «син» дип кенә эндәшәләр. Әйтерсең идән юучы хезмәтчеләре!
– Рәхмәт, мин сусамадым. Сез ашыктырып нигә чакырдыгыз икән? Эдик белән без программаны кабатладык.
– Малаебыз синнән мөкиббән, Мәликә ханым. Чын укытучы син. Һәрнәрсәдән гаеп эзләгән чәүчәләк хатыным да канәгать хәтта.
– Алай ук мактарлык эш эшләмәдем кебек, Казбек Памирович.
– Үзебезчә, гади генә Казбек абзый диген, сеңлем. Татар баеса, чабатасын түргә элә, диләр. Әгәр мин чабаталарымның бөтенесен дә элсәм, диварга сыймас иде. Безнең әти солдатта Памир тавына якын хәрби частьта хезмәт итә. Шунда ул: «Их, шушы тау түбәсенә менәсе иде!» – дип уйлый. Бу уе саташуга ук әйләнә. «Мин альпинистка барасы идем, әткәй яшьләй тирес түктереп, бармакларымны кәкрәйттерде», – дия мәрхүм. Хыялны яртылаш тормышка ашырган үзе, исемен Памирга алыштырган, миңа Казбек дип куштырган. Әтинең рухы кинәнсен дип, мин дә төпчекне Эльбрус дип атадым.
Мәзәккә тартым бу моңсу хикәят мине әсәрендермәде. Минем үз «әсәрем» көчлерәк иде. Чәй яки каһвә белән сыйлар өчен генә эшемнән аермасалар ни! Кәҗәләремне савасы, сөт таратасы бар. Кечкенә генә бизнесның да кырык төрле мәшәкате! Ярый ла боларның өч-дүрт хезмәтчесе тыз-быз йөгерә, боларга, кашык-чәнечке тотып, әзер ризыкны гына ашыйсы.
Казбек абзый, каһвәсен тәмләп йота-йота, сүзен дәвам итте:
– Безнең авылдан ике чакрымда мәчет манарасы биеклегендә тау бар иде. Әти көн дә шунда менә, үзе генә җүләрләнсә бер хәер, безне дә тинтерәтә, балалар биеклек яулагыз, биеклеккә омтылыгыз, бөҗәкләр генә җирдә үрмәли, дия иде. Колхоз басуында чөгендер утап, ун җанны ашаткан әни үлгәч тә, әти эш дип ватылмады, без тавык бәрәңгесенә туймый идек. Мин мәктәпне тәмамлагач, әти: «Алпинис бул, улым», – дип, Казанга озатты, ә мин үземчә кыландырдым. – Әфәндем кәнәфиеннән калкына төште. – Максатлы ир-ат тауга ябышып гомер уздырмый, ул үз биеклеген үз куллары белән булдыра, сеңлем. Башта мин бакча, парк тирәләреннән буш шешәләр җыйдым. Аларны Казансу елгасында югач, зур сумкама төяп, кибеткә тапшырдым. Таң белән уяна идем, кышмы, җәйме, җылымы, салкынмы – һава торышына карау юк. Аягыңа иртүк кимәсәң, конкурентлар – бомжлар – чүплек савытларын чистартып куя. Өч тәңкәме, биш тәңкәме – акчаны кассага сала бардым. Шешәләр туйдыргач, сыра саттым. Аннан арендага кибет алдым. Әкрен генә тауның ике сантиметры өелде минем, сеңлем.
– Бүген сантиметрлар белән үлчәмисездер, тауның иң очында бугай сез.
– Һай, сеңлем, наив бала син. Әти үрмәләткән тауның гына түбәсе бар иде, ә безнеке очсыз-кырыйсыз. Нәфес котырта, тагын мен, тагын мен, ди.
– Хатыныгыз хәлле гаиләдән, ахрысы. Бабагыз да мал өстәшкәндер, – дигән идем, Казбек абзый өстәл кырыендагы түгәрәк төймәгә басты:
– Лениза, син кайда? Кер!
Ни гаҗәп, безнең ишеләр белән Айдан гына төкереп сөйләшкән күркә-бичә суга баткан чебешкә охшаган иде. Ул ире каршысына күндәм генә килеп басты. Диварларны дерелдәткән калын тавышны карандаш кебек очлаганнармыни, ул нәзек һәм мескен иде.
– Нәрсә, әтисе? Эльбрусны киендерә идем, няня белән прогулкага әзерләнәбез.
Хуҗа, хатынын биленнән учлап, миңа табан борды.
– Синең атаң кем иде әле, Лениза? Кунакны нәсел-нәсәп белән таныштыра идем.
Лениза миңа күз агын әйләндереп карады. Янәсе, минем нәсел сиңа ни пычагыма?!
– Телеңне йоттың мәллә, карчык? Синең әтиең көтүче иде. Гайрәтле иде бабай, иртән чыбыркы шартлатса, кичкә кадәр авазы яңгырап торыр иде. Мин аркамдагы ямаулы киндер биштәргә ике йомырка белән бер телем ипи салып авылдан киткәндә, атаң сине чаптырып олы юлга чыгарды. Шушы егеткә иярсәң уңарсың, чәчби, диде. Уңдыңмы, Лениза?
– Уңдым, әтисе. – Хатынның ике бит алмасы кызарып «пеште». – Чит кешеләр янында яманатымны сатма.
– Синең балаңны укыткан кеше чит түгел, Лениза. Үзең әйттең, малай белән җеннәре килеште, дидең. Алай икән, Мәликә почти туган безгә. Яманат дигәннән, син, көтүче кызы, Казанда бай җегетләр күзләдең-күзләдең дә, алар кармагына эләкмәгәч, кире миңа сарылдың, шулаймы, Лениза? Хатыныңның малы белән баедыңмы, Казбек абый, димәкче әнә кунак. Юк, үзем көчәндем, дускайларым. Суктылар да кактылар да мине. Бандюга шешә акчасыннан өлеш сорап бер тукмаса, сыра сатканда ике тукмады. Өченчесендә тоттырмадым, качтым. Дүртенче очракта өсләренә үзләре кебек үк башкисәр этләр өстердем. Хәлләнгән идем, акчалы идем. Нәтиҗәсе шул, Лениза, атаң чыбыркысы турында онытма. Бар, баланы киендер!
– Миңа кузгалырга иде, – дидем. – Эш муеннан.
– Сабыр, сеңлем, – диде хуҗа. – Башта тыңла. Син телләр беләсең икән. Бик хуп. Миңа Берлинда ярдәмче кирәк. Күрәм, син – акыллы, тыйнак кыз. Фатир, машина, югары хезмәт хакы булыр. Вазифаң да генераль директор булыр. Анда минем рестораннар. Аурупа, төрек һәм татар аш-сулары – безнең төп юнәлеш. Хәзер эре бизнесменнар үз иленнән хезмәткәрләр китертә, алай ышанычлырак, үз кешең белән җайлы да.
Беренче уй – «Ризалаш, Мәликә!» – тәнемне яндырды. Ризалаш! Генераль директор дигән исем үзе ни тора! Мин Ильясның борынына чиртәм ләбаса! Хатынын бурычка батырган ирдән сыңар доллар да тәтемәячәк иде. Әмма тәнемнең кызуы тиз сүрелде. Байлар табагыннан бер кабарсың, ике кабарсың, ә өченчесендә «һайт!» дип кулыңа сугарлар. Аннары кәҗәләрем нишләр? Менә мин аларның мөгезенә тотынып үземнең тавымны өяргә тиеш.
– Рәхмәт, Казбек абзый, тик мин киталмыйм шул. Дәүләтша бабагызның рухы рәнҗер, ул миңа әманәт итеп кәҗәләрен тапшырды. Аларны ишәйтү турында хыялланам әле.
Бай әфәнде минем киреләнүемә гаҗәпләнмәде. Әгәр ул кыйнала-тукмала биеккә менмәсә, мөгаен, мине аңламас иде. Шөкер, аңлады.
– Хәзер синдә ничә кәҗә, сеңлем?
– Унбиш.
– Тагын ничә башка арттырасың?
– Йөз итмәкче идем дә, ишегалдыбыз тар шул.
Шунда Казбек абзый кемгәдер кесә телефоныннан шылтыратты.
– Алло, Зиннур Хасаныч, саулармы? Күрешмибез, дустым, вакыт чамалы. Әмәт бистәсе кырыендагы ике фермаң бушмы? Берсен минем дустымның кызы Мәликәгә бирәсең. Кара, егет, тикшерәм, аренда бәясен түләттермә!
«Дустымның кызы?» Бусы ни тагы?!
– Мин Дәүләтша бабайга чиксез бурычлы, сеңлем. Бандюгалар эзәрлекләгәндә, качырып, кәҗәләре янында йоклата иде, мәрхүм. Кем терлек арасыннан эзләсен ди! Картның өен тенти тегеләр, мин юк! Ахырдан сиңа яхшы йорт салам дидем, кузгатма, мин – үз өнемдә бүре, диде. Хет менә хәзер кызына изгелегем тисен.
Йа Аллам, мин бит Дәүләтша картка җиде тапкыр җиде ят идем. «Шуннан ни? Дәшмә, авызыңны йом!» – диде акылның бер кыйпылчыгы. Әйе, бу мәлдә акылым кисәкләргә кителгән төсле иде.
– Гафу, гафу, мин… мин… – Авызым кипте. Табыннан су алып эчәрлек хәлем калмады. – Мин шул… Кыскасы шул инде, Казбек абзый: мин ул бабагызның кызы түгел! Минем әти гүпчим дә Габдрахман.
4
…Кәҗәләр турында фәнни китап кирәк иде. Алар да кешеләр кебек үк төрле-төрле: акыллы, дуамал, хәйләкәр, астыртын, беркатлы… Мин моны үземнекеләрдән дә чамалый идем инде. Ләкин мин холыксызларын да ярата идем. Баш санын күбәйткән очракта үзара мөнәсәбәтләрне көйлисе дә көйлисе була бит.
Шатлыгым куык сыман кабара-кабара шартламаса ярар иде, Ходаем. Казбек абзый минем «кызы түгел» дип аклануларымны гүя ишетмәде:
– Хуп, сеңлем, Зиннур сине көтә, хәерлесе белән, – диде.
Дәүләтша карт үлсә дә, даны яши һәм мине дә яшәтә иде.
Зиннур дигән әфәнде белән без кичке якта очрашырга сүз куештык.
Ә хәзер, юл уңае шәһәр китапханәсенә сугылам дип, ишекне тартсам, бәләкәй генә зал халык белән шыгрым тулы. Монда тынчу һәм бөркү иде. Вакытлы-вакытсыз йөрим икән дип, кире чыкмакчы идем, аркасы белән диварга ышкыла-ышкыла яныма бер ханым килде дә, пышылдап кына:
– Бүген бездә кунакта олы язучы, тыңлагыз, зинһар, – диде.
– Нигә сез әсәрләрегездә гомумкешелек проблемаларын күтәрмисез? Сез бит үз укучыларыгызны түбәндә тотасыз, – дип бәйләнгән ханымга язучы агай:
– Без тормыш турында язабыз, ягъни безнең геройларыбыз – сез! Гафу итегез, сезгә ничә яшь, ханым? – диде.
– Кырык ике!
– Әгәр сез шушы яшегезгә хәтле гомумкешелек идеяләре белән яшәмәгәнсез икән, минем әсәрләрем генә сезне үзгәртә аламы? Әйтегез әле, бүген кем нәрсә белән кызыксына?
Сорау миңа төбәп әйтелгән кебек тоелды.
– Кәҗәләр белән, – дидем.
Зал пырх итте.
– Бик матур шаяртасыз, – диде язучы. – Миңа мәгълүм, бүген һәрнәрсәне инкяр итү заманы. Шул исәптән әдәбиятны да. Урыс классиклары Чехов, Толстой, Достоевский әсәрләре белән яшь буынны тәрбияләү зарарлы дип чаң кага Мәскәүнең акыллы башлары. Биредә укытучылар бармы?
– Бар, – диде алгы рәттән берәү.
– Исемегез ничек, ханым?
– Наҗия.
– Йә, Наҗия, сез мәктәптә ничә ел укытасыз инде?
– Егерме биш.
– Шушы вакыт эчендә Роальд Сәгъдиев, Нигъмәтуллин кебек ничә гений әзерләп чыгардыгыз инде?
– Кызганыч, миндә андый генийлар юк, – диде ханым.
– Соң, әйдәгез, җәмәгать, Наҗияне гаеплик хәзер. Ник ул шундый бөек шәхесләрне тәрбияли алмаган? Арагызда сату-алу өлкәсендәгеләр бармы? Эһе, дүртәү, бишәү, алтау. Сезнең балаларыгыз яратып уйнаган «Барби» курчагының «әнисе» Рут Хэндлер – Америкада иң бай хатын, аның уенчыклары бөтен дөньяда сатыла. Ә сезнең кайсыгыз ил базарында Рут кебек танылды? Әйтегез, оялмагыз, мин сезне әсәремнең каһарманы итеп гәүдәләндерәм. Юкмыни? Димәк, сез нинди, без шундый. Ә сез… – бу юлысы тоелмады, ул миңа эндәште: – Сез матур шаяртасыз!
Минем талант иясен һич кенә дә үпкәләтәсем килми иде, җыелыш тәмамлангач, янына бардым да, елмаеп:
– Исәнмесез, Әмирхан ага! – дидем. – Ант, мин шаяртмадым.
– Шулаймыни, балакай? – диде әдип. – Күзләрең сагышлы. Моңсу хатын-кызлардан куркам мин. Алар капланган чишмә төсле: кайдадыр челтерәп ага ул, тавышы ишетелә, үзе күренми.
– Кичерегез, Әмирхан ага, бер әсәрегезне дә укымадым.
– Моннан соң укырсың, балакай. Кәҗә халкы ниемә инде сиңа? Аларның холык-фигыле безнең буынга бик тә таныш. Сугыш елларында әни ике мут асрады.
– Ә мин бу халыкны йөзгә җиткермәкче идем, чын мәгәр.
– Китаптан укып кына мал-туар үрчеткән кызларны беренче тапкыр күрәм, – дип көлде Әмирхан ага. – Төшке якта Биектауга барам. Мәрхүм дустымның малае – фермер. Сыерларын, атларын һәм кәҗәләрен сатам ди. Шул киребеткәнне үгетлим, дим, хуҗалыгын тузгытмасын, дим. Эшкә батыр егет! Иренмәсәң, минем компаниягә кушыл. Илдар кәҗәкәйләр турында роман сөйләр.
…Гомер күперен кичкәндә, моңа кат-кат ышанасыңдыр, төгәл көнен, төгәл сәгатен, төгәл минутын алдан ук исәпләгән чираттагы очрашу минем – сукырлар төсле капшанып атлаган тәҗрибәсез хатынның – шырпы сызып караңгы сукмагын яктыртты. Дәүләтша карт, Казбек абый, риясыз әдип бер генә тапкыр уйнатылган отышлы лоторея билеты кебек иде.
…Тукталышта юлдашымны көткәндә, үкчәмә бастырып, артымда кызыл «Жигули» туктады. Әмирхан ага!
– Утыр, балакай, – диде ул. – Автобусларда интекмик әле без.
Ильяс яңа машинабызны «яшел кәгазьләр»гә шудыргач, мин, яңа танышымнан оялып, йончыган «атымны» җикмәгән идем, баксаң, әдипнең «тәгәрмәче» минекеннән дә сәләмәрәк икән. Ә оялмый! Чөнки аңарда рухи байлык өстенлек итә.
Без, үзәк урам аша үтеп, урман буена төштек. Анда, япан кыр уртасында, элеккеге алпавытларның утары кебек зур гына йорт тора иде. Колаклары локатормыни, ерактан ук мотор гөрелтесен ишетеп, бозау хәтле ике эт тимер челтәр коймага асылынган да ярсып-ярсып өрә. Хуҗасы «һайт!» дигәч, «сакчылар», койрыкларын бөтәрләп, оясына шылды. Мин инде, ник Әмирхан агага иярдем дип, үз-үземне табаларга керештем, чөнки Илдар атлы бәндә, беренче күрүдә үк миңа ошамады. Аның чырае арыш камырыннан әвәләнеп, көлдә пешергән күмәч төсле, тешеңне сындырырлык дәрәҗәдә каткан иде. Әз генә елмайса, бәлки, ирнең йөзе йомшарыр иде, ә ул елмаймады. Әтисенең дусты белән дә бармак очларын гына тидереп күреште, ә мине бөтенләй искәрмәде, әйтерсең мин аяк астында аунаган чүп кисәге идем. Юлдашым да минем белән таныштырырга ашыкмады, анысы да сүзен әр-битәрдән башлады.
– Син, малай, тагын Каенлык бистәсендә йодрык уйнаткансың икән!
– Йодрык кына уйнатмадым, өстенә атланып тукмадым, Әмирхан абый, – диде Илдар. – Көпә-көндез кибет талаган, адәм актыгы!
– Шуннан сиңа ни хәсрәт? Ул бистәнең үз тәртип сакчысы бар. Полиция хезмәткәре диләр бит хәзер аларны, чит илдән күрмәк.
– Кибетче ярдәм сорап миңа шылтыратты, Әмирхан ага.
– Һы, шылтыратты, имеш! Син бит ул участоктан өч ел элек үк киттең, энем! Башыңны сулы мичкәгә тыгарга дисәң, сиңа куш. Басыл инде, энем, басыл. Әзме ышпанасы, бандиты белән сугыштың. Хәзер үзең өчен яшә!
– Капка артында посып яши белмим мин, Әмирхан абый! Кызык түгел мондый тормыш. Кире үз хезмәтемә кайтам. Ни дисәң дә, мин полиция майоры идем. Безнең әтрәк-әләм белән көрәшәселәр алда әле!
– Һай, каян килгән комиссар Катани! Безнең әтрәк-әләм Сицилия мафиясеннән дә хәтәррәк, энем! Ярар, ызгышмыйк, Илдар. Без сиңа изге ният белән килдек әле менә.
Ниһаять, чират миңа җитте.
– Таныш, энем, бу – Мәликә.
Илдарның салкын бөркегән күзләреннән боз катламы шуышты.
– Миңа кыз-кыркыннар төртмә, Әмирхан абый! Өйләнмим мин!
– Кызма, энем, Мәликәне кәҗәләр кызыксындыра. Ул сиңа киңәш-табышка килгән иде. Бәлки, бергәләп… – карт кинәт кулын селтәде: – Әй, синең сыман дары мичкәсенә партнёр ди тагы! Шартларсың да кешене харап итәрсең. Ярар ла җаен-тәртибен күрсәтсәң шунда.
– Әйдә! – диде егет. Ул ярыш аты сыман элдертә генә, ә мин, аның «тояк җиле»ннән куырылып, көчкә генә арттан йөгерәм. Без әллә нинди каралты-кураларны узып, өчесе дә бер рәткә тезелгән фермалар янына борылдык.
– Бил… бил… биләмәгез зу-ур ик-ән, – дидем мин, сулышыма кабып.
– Әйдә!
Моның киңәшләре «әйдә» белән генә чикләнер, ахрысы, дип күңелсезләнеп, тагын «тояк җиле»нә иярдем. Әмма соңгы абзарның ишеген ачкач та, «күңелсезләр күлмәге» кигән мин соклануымнан аһ иттем. Озынча зур бина ап-ак кәҗәләр белән тулы. Аклыктан күз камашты, гүя күктән учлам-учлам аккош каурыйлары сибелгән иде.
– Сора! – диде Илдар. – Сиңа нинди киңәш бирим?
– Нубий токымы әйбәт диләр, дөрес микән?
– Дөрес түгел! – Егет кулъяулыгы белән маңгай тирен сөртте. Аның эчтәге кайнарлыгы парга әйләнә иде. – Алар безнең табигать шартларына чыдамый, туңа. Болар – Мигрель токымы.
Мин дә кайнар идем, миңа тиз һәм тагын бер тапкыр тиз кирәк иде.
– Сатыгыз, сат!
Чүгәләгән егет тартылган пружина сыман кисәк кенә аягына басты.
– Әйдә, киттек!
– Туктагыз, бәясен кайчан сөйләшәбез соң?
Илдар минем тарафларга җилкәсе аша бер генә сүз ыргытты:
– Сатмыйм!
– Саран!
Егет башын борды. И тәрбиясез хатын! Нинди ахмаклык инде бу?! Бер генә ир-ат та үзенә мондый тамга суктыртмас иде. Миңа – агач телгә – гафу дияргә иде дә бит… «Иде дә…» Ә мин, әле генә башыма тай тибеп миңгерәйтелгән төсле, егеткә карап каттым. Ләкин чакрым баганасы кадәр гәүдәсе белән офыкны каплаган егет миңа төбәлмәгән иде. Аның карашы ерак-еракта иде.
– Туп-туры кара, – диде Илдар. – Мин аны канат талпынышыннан ук таныйм.
Болытлар итәгендә нәни генә төртке кыймылдый иде. Кош!
– Күкләр патшасы – бөркет ул, җирдән бәләкәй күренәдер. Аңардагы көч! Эһ дә дими, сарыкны күтәрә! Зурая, кара!
Мин «төртке»гә игътибар итмәдем. Егеткә – кош, ә миңа кәҗә мөһим иде.
Утарына кайткач, ул ау мылтыгын алып чыкты. Хәзер алар Әмирхан ага белән икәүләшеп күк гөмбәзенә бакты. Бөркет якынайганнан-якыная бара иде.
– Түбәнәйсен генә, атам! – диде Илдар.
– Кансызланма, энем. Үзең учыңда җылытып үстергән җан иясе бит. – Карт аны җиңеннән тартты. – Тимә, зинһар.
– Бөркетнең урыны – биектә, Әмирхан абый.
– Сине юксынадыр, бахыр.
– Юксынмасын!
– Һай, дорфа да инде син, энем. Кошың сиземләде әнә, кире өскә ыргылды. Без дә китик, Мәликә балакай. Үзара аңлаштыгызмы, яшьләр?
Ым-ишарәләр артык иде, юлдашым:
– Энем, сиңа йомышың төшмәсен икән, – дип көрсенеп куйды.
Машинага утырганда гына Илдар:
– Хәбәрләшербез, телефонымны яз, – дигәч, мин теләр-теләмәс кенә куен дәфтәренә саннарны сызгаладым. Гәрчә минем гомердә дә бу тупас ир затына шылтыратып ялварасым юк иде. Кәефем кырылды, билгеле. Шул кәҗәләрнең унысын гына сатса да, мин риза идем. Саран!
Әмирхан ага юл буе мине юатты.
– Син, балакай, Илдарга үпкәләмә. Тыштан гына каты кабыкка төренгән Даут малае, күңеле матур аның.
Ник үпкәлим ди! Атлаган саен абындырган түмгәкле сукмакны үзем сайладым лабаса. Чит җирләрне бергәләшеп яуларга үгетләгән иремне тыңламадым бит, үз ихтыярым белән кәҗәле илдә нужа чигәргә калдым.
– Үзең дә таш курчак төсле, балакай. – Инде карт мине шелтәли иде. – Без ир-атларны йомшаклык белән җиңәләр. Теләсәгез, сез бездән әйләнчек сарык ясыйсыз, теләсәгез, боз итеп катырасыз, теләсәгез, аяк астыгызга келәм итеп җәясез, без барысына да күнәбез. Хатын-кыз нәфислеге, мөлаемлыгы белән көчле, балакай.
Кинәт зиһенем яктырды. Минем тормыш – чылбыр һәм кемнәрдер шуңа боҗра булып ялгана ич! Илдар белән очрашуыбыз да очраклы түгел иде. Тиздән минем ачышым тулысы белән расланды. Беркөнне ишегалдында Илдар кыяфәтендә дәү генә җен пәйда булды. Эңгер-меңгер иде. Йөрәгем табан астына төште. Догаларымны укыйм-укыйм, тәэсире генә юк, җен, миңа илтифат та итмичә, анысын караштыра, монысын караштыра. Менә ул лапасны әйләнеп чыкты да:
– Кәҗәләрең картайган, яңарт! – диде.
– Киңәшегез өчен рәхмәт, – мин әйтәм. Бу адәм астыртын гына миннән көлә иде шикелле. Кайчан гына, йөз суымны түгеп, алдында бөтерелдем бит инде. Рекордлар китабына теркәрлек саран бай буш кул белән озатты.
– Мин саран түгел! – Егет уйларымны укый иде бугай. – Кәҗәләреңне кая ябасың, күрсәт!
Аягыма чүәкләремне генә кидем дә Илдарның машинасына чумдым. Гәүдәм мамык кебек җиңеләйгән иде. И рәхмәтле газиз Аллам, кояшың тагын миңа җылы нурларын сирпи.
– Ферма өч чакрымда, – дидем. – Уң якта ул. – Телемә шайтан төкердеме соң, сөйлим дә сөйлим, җөмләләрем исә өтек-төтек, аларның башы-азагы кыркылган иде. – Дәүләтша бабай кәҗәләрен карт дип суеп ашамам инде, көтүгә кушармын… Хайваннарда да җан, безнеке төсле… Капкадан ук көтеп алалар… Күзләрендә бөтен сүзләре… Пычак тидертмим… Ә сезнең белән ничек килешәбез, Илдар Даутович? Бәя мәсьәләсендә, дим?
– Баегач түләрсең! – диде тәкәббер «багана».
– Баегач? Озак көттермәбез, боерса.
Миңа «кредит», «әҗәт» дип зарланырга ярамый, багана ук булмасак та, без дә «тәкәббер казык» идек. Институтта безнең белән Фәгыйлә исемле кыз укыды. Киенүе үтә дә гади, ашавы каты-коты гына, ә үзе чәчрәп мактана иде. Аның кебек мин дә куагымда бөгелә-сыгыла «сайрадым»:
– Клиентлар арта, әле тагын ике бистәдән заказлар була, эшләрем уңа, шөкер.
Илдар әледән-әле рульне ычкындырып ала, сизәм, ул мин лыгырдыкны тыңламый иде. Битараф дисәң, нигә кәҗәләрен сата икән? Җитмәсә, акчасын көтү шарты белән. Әллә аны Әмирхан ага оялтты микән? Ай-һай, мондый төрдәге ир-атларны үгет-нәсыйхәт белән җиңүе бик икеле.
– Сез нигәдер борчыласыз, – дидем. – Әллә миннән шикләнәсезме? Түлим мин, түлим!
– Ул хакта сүз юк, гражданка!
– Гражданка! Әйе бит әле, сез элеккеге полиция майоры. Мәзәк кеше сез, шундый зур хуҗалыкны тар-мар итеп, шпаналар оясын туздырырга барасыз.
Тигез юлдан очкан машина ташка бәрелдемени, тәгәрмәчләр җир тырмап туктады.
– Кара әле, гражданка, Әмирхан абый белән икәүләшеп җанымны талкымагыз. – Егетнең күзләре зәһәр ялтырады. Менә-менә ул мине утыргычтан тибеп төшерер кебек иде. Төшермәде, Аллага шөкер. Башта сүзләрен тамак төбендә чайкаткан кебек гырылдатты да: – Һәр төн мәрхүм дусларым төшемә керә, – диде. – Костя патруль иде, аркасына пычак белән чәнчеделәр, наркотик сатучыларны эзәрлекләгәндә Фәритнең күкрәгенә аттылар. Алар салкын кабердә ятканда мин тыныч кына кәҗәләр ышыгында утырыйммы? Ни вөҗданым белән? Ә син, хатын-кыз, сиңа алар төс, рәхәтен күр, йөз баш җитәме?
– Җитә, Илдар Даутович, бик җитә. Сез ни…
– Бүтән дәшмә, гражданка!
– Ярый соң…
«Бәлки берәр көнне миндә чәй эчәрбез. Өчпочмаклар пешерермен», – дип, Әмирхан ага өйрәткәнчә, бу ир-атны йомшаклык белән җиңмәкче идем, тыелдым. Тагын күрешербез, дидем. Ләкин Илдар дигән боҗра үзеннән-үзе чылбырдан өзелде… Җанны сагыш өтте… Тик мин аны аздырмадым, эшкә күмелдем. Бистәнең үзендә үк кәҗәләр көтүчесе табылды. Садрый абзый чыгышы белән Азнакай кешесе иде. Аның белән без өч савучы ялладык. «Шәхси оешма»мны рәсмиләштереп документлар җыйгач, өстәмә кредит алулары да җиңеләйде. Гәрчә үзем өч банкка коллыкка төшсәм дә, тиздән бурычларым кимиячәгенә ышана идем. Шушы ышаныч карурманнарны ерып чыгарга көч-дәрт бирә.
Ике елда ярыйсы гына тернәкләндем. Савым кәҗәләрем ике йөздән артты. «Сөт бизнесы» уңышыннан, әлбәттә, башың әйләнеп егылырга да мөмкин иде. Ләкин мин очынмадым… Бу эшчеләрем белән минем уртак уңышым иде. «Штат» киңәйде: сөт ташучы машинага шофёр белән йөк төяүче утырттым. Безнең сату нокталары да ишәя барды. Аллаһы Тәгалә тагын бер теләгемне кабул кылды: нәкъ шәһәр үзәгендә өч бүлмәле фатирга тиендерде. Үз куышым турында хыялланган идем димим. Кайчандыр бер мин Дәүләтша бабайның җылы оясыннан канат җилпеп очарга тиеш идем. Аның йорты йөремсәк Кәримәгә аталган иде. Яңа фатирым якты һәм иркен иде. Зәвык белән тегелгән диңгез төсендәге тәрәзә пәрдәләре, ак күн белән тышланган диван-кәнәфиләр, аш-су бүлмәсендә имән өстәл тирәли тезелешкән аркасы челтәрле урындыклар, шкафтагы чех пыяласыннан койган алтын каймалы савыт-саба, көмеш кашык-чәнечкеләр минем җитеш тормышка ирешүемә бер мисал иде. Тик… Тик Дәүләтша карт йортының ишеген бикләп, капкасын япканда, бәгыремне үткен пычак телде. Ильясның хыянәтеннән соң мин андый авыртуны бер тойган идем инде. Ирем мине ташлады, ә мин оямны ташлыйм… Икесе дә бер үк төрле әрнетә… Әйе, бу нигездән мин җанымны көчкә кубардым. Ә тормыш табиб түгел, синең кан тибәргән яраңа дару сөртәм дип туктап тормый, дәвам итә…
Правообладателям!
Данное произведение размещено по согласованию с ООО "ЛитРес" (20% исходного текста). Если размещение книги нарушает чьи-либо права, то сообщите об этом.Читателям!
Оплатили, но не знаете что делать дальше?