Текст книги "Сөйлим, тыңла…"
Автор книги: Нәбирә Гыйматдинова
Жанр: Современная зарубежная литература, Современная проза
Возрастные ограничения: +16
сообщить о неприемлемом содержимом
Текущая страница: 7 (всего у книги 22 страниц) [доступный отрывок для чтения: 7 страниц]
Беркөнне миңа институтта бергә укыган сабакташым Эльвина очрады. Мин «Корстон» үзәгенә – эшмәкәрләр җыелышына ашыгам, ә ул, ялтыравык пакетлар кочаклап чыгып бара иде. Без аздан гына бәрелешмәдек.
– Ой, Мәликушка! – дип, Эльвина мине кочакламакчы иде, төенчекләре комачаулады. Шунда ул кара джипка сөялгән ир-атка кычкырды:
– Әй син, истукан! Мә әйберләрне!
– Иреңме?
– Нинди ир?! Водитель несчастный. – Сабакташым, читкәрәк тайпылып, аягымнан башыма кадәр тикшерде.
Мин дә аны «бәяләп» өлгердем. Килешле алсу күлмәк, озын үкчәле туфлиләр, кып-кызыл ирен, кып-кызыл тырнаклар… Замана хатыны, кыскасы.
– Ба-а, Мәликушка-а, – диде Эльвина. – Нишләп син карачкыдай киендең?! Он капчыгы што ли өстеңдә? Сине баеган, диләр. Дөресме?
– Дошман сүзе, – дип көлдем.
– Самый надёжный источниктан ишеттем. Сөт заводы директоры икән син, Мәликушка. Бизнес-леди статусына ия хатыннар шикарно киенергә должны! Синең белән үзем займусь!
Бернәрсәгә дә җиңел генә ризалашмаган мин бу юлы «ярар» дидем. Укыганда безнең ише авыл гыйбатларын санга сукмаган Эльвинага мәгәр минем «сөт заводы директоры» дигән даным барып ирешмәсә, ул «Корстон» ишек төбендә үк миңа аягын сөртеп узар иде, мөгаен.
Миңа, чынлап та, гардеробымны яңартырга вакыт иде. Яшермим, үлчәме туры килсә, шуны кия идем. Баксаң, «бизнес-леди» статусы базар чүпрәгеннән арынырга куша икән.
Эльвина белән без иң кыйммәтле бутик-салоннарны айкап, ат арбасына төярлек кием-салым җыйдык. Ахырдан, арып-талып, Бауман урамындагы ресторанга кердек. Сабакташ монда даими клиент иде, ахрысы, администратор егет, көянтә төсле бөгелеп:
– Рәхим итегез, ханым! Сезгә кайсы өстәл кулайрак? Тәрәзә буендагысымы, уртадагысымы? – дип төчеләнергә кереште.
Эльвина егетнең борын төбендә генә бармагын шартлатты:
– Кунак бүлмәсендә әзерләт!
– Э-э-э, ан-да-а, – администратор иҗекләрне җеп итеп тарта-тарта, – ба-аш пешекче анда ике дустын утыртмакчы иде. Важный кешеләр, ди, ханым. Унбиш-егерме минуттан килә алар, – диде.
– Залда тыгынсыннар! Әйдә, Мәликушка!
«Ярамый» дисәләр, күндәм генә кире борыл дип тәрбияләнгән мин, уңайсызланып кына алтын тоткалы ишеккә юнәлдем. Кунак бүлмәсендәге өч өстәлнең уртадагысы озынрак иде. Әйтерсең туй мәҗлесе, табында ниләр генә юк! Ысланган каз ите, кыздырылган тавык, ат казысы…
– Яныбызга тегеләр дә сыя бит, – дидем. Әй, ничек тә тавыш-гаугадан качасы иде. Пешекче башыбызга уклау белән кундырмагае, Ходаем!
– Сыймый! – Эльвина бер өстәлгә сумкасын ыргытты. – Ә син икенчесенә куй. Вот, буш урыннар да бетте!
– Яхшы түгел инде…
– Кемнән? Хөләпә поварданмы? Иремнең рестораны! Монда мин хуҗа!
– Син кияүдәмени?
– Нигә күзләреңне шарландырасың? Син вот укыганда ук Казан җегетен каптырдың.
– Без аерылыштык, Эльвина.
– Ой, үлеш! Тавышында никадәр трагедия! Синең кебек бай хатынга бүген ун ир чиратка баса!
– Ирең кем?
Меню актарган сабакташ гамьсез генә:
– Комы коелган бер пеләш карт, – диде. – Ну, сиңа нәрсә? Балык шулпасымы, борщмы? Сез, авыллар, токмачлы аш дисез, дамы?
…Тамак ялгаганнан соң без икебез ике якка китәбез дә бүтән аралашмыйбыз дигән идем, кая ул, Эльвина мине фатирыма хәтле илтеште һәм, һич уйламаганда, төнлә телефоннан шылтыратып уятты.
– Ярты сәгатьтә җыен! Клубта парлы бию кичәсе! Ату өйдә ятып сөрсисең!
Монысына өздереп кенә «юк» димәдем. «Эш аты»на әйләнеп, хатын-кыз икәнемне оныта башлаган идем инде, бераз җилләнеп кайту файдага гына булыр дидем.
Эльвина ире белән иде. Чибәр әфәнде! Исеме дә матур: Данияр! Йөз-кыяфәте белән ул Илдарны хәтерләтә иде. Йөрәгемне нәрсәдер борып-борып чеметте. Көя күбәләге төсле, җанымны тапаган ялгызлык иде ул, ялгызлык!
Кем өчен чәчем белән җир себерәм соң мин?! Ирсез, баласыз хатын көн-төн акча эшли! Ни кызыгы, йа?!
Данияр белән Эльвина бер-берсенең кочагына сеңеп биегәндә, мин ялгызлыкка дучар иткән кәҗәләрне тиргәдем. Тагын бер мәртәбә.
Чибәр әфәнде, эшем бар дип, безнең белән саубуллашкач, Эльвинага:
– Шыттыргансың икән, иреңнең бер дә комы коелмаган, – диясе иттем.
– Ха! Сөяркә ведь ул! – Сабакташ чәркәдәге кызыл шәрабын йотып куйды. – Что, мине сөйрәлчек димәкчеме син, Мәликушка? Хәтерлисеңме, группа кызлары миннән көнләшә иде, а? Потому что институтта җегетләр минеке иде. Хәзер дә минеке. Карт ирдән ни май, ни җон, Мәликушка. Да, ул ужасно бай. Рестораннары до черта! Ещё крупная строительная фирма, йортлар, коттеджлар салдыра. Мораль укыма, ладно? Син – иске карашлы колхозница, Мәликушка. Заман другой бүген, мин үз рәхәтем өчен яшим. Поняла? Эльвинаның күзләре тоныкланган иде.
– Җитәр, эчмә, исердең бит, – дидем.
Ул минем сүземне мамык кебек «өф» итеп өрде дә янә чәркәсенә шәраб бүлде.
– Исерсәм ни! Не твоя забота! Миңа хорошо и всё! Нигә миңа картлач өйләнде? Вот минем хатын яшь дип, дусларына, танышларына мактаныр өчен! Минем исемгә рестораннарын и фирмасын күчерткәч, ул ишәктән в два счёта аерылам. Данияр адвокат, документларны аңа тапшырам.
Сабакташ өстәлгә береккәндәй утырып калды. Күрәсең, ул бу клубта үз кеше иде.
5
Илдар белән һаман исәп-хисап ясалмаган әле. Мин моңа бик борчылдым. Череп баедым дип масаймыйм, әмма шунысын да кире какмыйм: бизнес «чәчәк ата». Әкрен генә кредитлар түләнә. Илдарның хакын кайтарсам, өстемнән тау төшәр кебек. Тик аның телефоны «телсез» иде. Әмирхан ага белә булыр дип, аларга киттем. Ишекне бер ят хатын ачты: «Бабагыз ярты ел элек Уфасына күченде», – диде. Их син, Мәликә! Их син, акча колы! Ул сиңа хәбәр итәргә уйлагандыр, ә син телефоныңны үзгәрттең! Чылбырдагы иң кадерле боҗраңны үз кулларың белән өзгәнсең ләбаса. Әмирхан агадан йөз чөерергә хакың юк иде, кызый!!!
Җанымны томан кебек үзәк өзгеч сагыш биләп алды. Ә Илдар кайда икән? Кайда?
Казан урамнарыннан машина куган берәүне күрсәгез – ул мин идем. Илдар эчке эшләр бүлегендә эшләргә тиеш иде, шуңа күрә әле бер, әле икенче бинага ташландым, алар шәһәрнең һәр районында бар иде, әмма егетне тапмадым. Ахыр чиктә Эчке эшләр министрлыгына сугылдым, ә анда әйтерсең ул яшерен агент, бездә андый кеше исәптә юк, диделәр. Күземнән мөлдер-мөлдер яшем акты. Шунда гына бер мәрхәмәтлесе:
– Сез Асыловның туганымы? – диде, ә мин алдадым, «кәләше», – дияргә баздым.
– Киявегез Кырымда, гражданка.
– Кайчан кайта?
– Килешү өч елга төзелде.
– Тел… телефонын бирмәссез микән?
Мәрхәмәтлелек шуның белән чикләнде.
– Хушыгыз, гражданка, – диде «йолдызлы».
Ул минем кәләш икәнлегемә дә ышанмады бугай. Илдар миңа, мин аңа беркем дә түгел идек. Ул кәҗә сатты, мин кәҗә алдым – шул гына! Ә нигә җанга бетмәс-тынмас сагыш оялаган соң?! «Беркем дә түгел…» Моны телем генә тәкрарлый, ә акылымның үз мантыйгы: «Кайчакта синең күңел тәрәзәңә берәүсе бер мизгелгә генә бага, ә сурәте пыялада мәңгегә уелып кала… Ә көн-төн тәрәзәңне күзләгән кешенең шәүләсе дә күренми…» Югыйсә Илдар дорфа иде. Әй, ташбаканың да кабыгы каты ла! Ә кем аны таш бәгырь дияр икән?
Эльвина белән мин дуслык җепләре үрә алмый идем. Аның табынганы мал иде. Ләкин шундый вакытлар була, стресслардан күңел савыты төбенә кадәр бушый, һәм кем беренче аны тутыра, син шуның иңнәренә таянасың. Моңсу һәм ямансу көннәремдә сабакташым коткаручы ролен башкарды: мин аңа тагылып төнге клубларга йөрдем. Янәсе, ялгызлыгымнан дәваланам! Янәсе, Әмирхан ага белән Илдар шулай хәтердән җуела.
Тәмәке төтененнән пырныган тынчу бинада, билгеле, мин үз теләге белән адашкан ахмак юлчы идем. Иртәгә монда аяк та атламыйм дигән кичтә Эльвиналар өчәү килде. Өченчесе, сизәм, миңа тәгаенләнгән бәндә. Әгәр бу адәм миңа сыланса, җавабым әзер иде: «Ябышма!»
Сабакташым:
– Мәликушка, танышыгыз, супер җегет, – дигәч, «супер» миңа кулын сузды:
– Таймас булабыз!
Аның учы юеш баканыкы төсле дымлы һәм салкын иде.
– Сез, яшьләр, аралашыгыз, без селкенәбез, да ведь, Данияр?
Эльвиналар биегәндә, Таймас та әдәп өчен генә мине мәйданчыкка чакырырга тиеш иде, ә ул, музыка уйнагандай, бармаклары белән өстәлгә баскалап, күзен тәгәрәтеп утырды. Миннән уңайсызлана микәнни? Тәрбияле ир-ат бераз хатын-кыздан тартынадыр инде ул. Ниһаять, егет елмайды:
– Сездә күңелле икән, – диде. – Һәр кич шулай күңел ачасызмы?
– Бер ачабыз, бер ябабыз.
– Тапкыр җавап, Мәликә.
Миндә шик туды. Таймас кем? Сабакташның тәти уенчыгымы? Сөяркә өстенә сөяркә тотмас бит инде. Кыек атып туры тидерермен, бәлки, дип, сорадым үзеннән:
– Син Эльвинаның танышы гынамы? – дидем.
– Минме? – Таймасның күз алмасы зурайды, ул, сузып кына:
– Әйе, танышы-ы, – дип куйды.
Хуш, танышы икән, танышы. Бу юлы Эльвина белән Данияр икесе дә өйләренә ашыга иде. «Ашыгулары» сәбәп кенә, алар мине Таймас белән кавыштырырга ниятли иде бугай. Корт чаккандай капыл гына урынымнан кузгалдым.
– Ба-а, сине нинди корт тешләде?! – Сөяркәсен култыклаган Эльвина, аны ычкындырып, мине бер кырыйга тартты. – Җегет во! Тоже бизнесмен. Очень крупный! Бери, дура!
Баш очымда болыт сыман эленгән ялгызлык карлы яңгырлары белән өшетә-туңдыра иде. Мин дә җылы тансыклый идем. Кайсы гына хатын-кыз, ямьсезме ул, матурмы, тазамы-ябыкмы, баймы-ярлымы, ир бәхете теләми икән! Таймас сөйкемле генә егет үзе. Тик менә аның күзләре майлы иде. Мин, күрәсең, артык бәйләнчекмен. Кешедән гаеп эзләгәнче, әүвәл үзеңнең кем икәнеңне бел икән ул. Мин бит ташланган хатын!
– Безгә юл уңае, Мәликә, мине дә калдырмагыз, – диде Таймас. – Без фәкыйрегез җәяүле буран әле. Машинага заказ биргән идем, атна-ун көтәсе, диләр. Мин яңа гына чит илдән кайттым. Ун ел ягада тордым.
– Ә кайда? – Минем өчен бөтен ир-ат Германиягә китә дә Германиядән әйләнеп кайта кебек иде.
– Мм… Ничек диим. Африкада идем, да! Җәһәннәм читендә, короче. Маймыллар ватанында.
– Банан сатмагансыздыр, шәт?
– Күчемсез милек белән шөгыльләндем. Казанда да шул эшемне дәвам итәргә исәп. Скоро партнёрым банктагы счётыма йөз миллион доллар күчерә.
Фәлән тукталышта төшәсе егет минем йортыма кадәр барды. Миңа сездән ерак түгел дигән кеше, юлын тагын «якынайтырга» уйлады:
– Мәликә, синдә каһвә эчәбезме?
Фантазиясе ярлы ир-атның классик үрнәге: «Каһвә яки чәй эчәбезме?»
– Соң инде, тыныч йокы! – дидем.
«Аһ, сантый, доллар иясеннән колак кагасыңмыни?!» – дип, бармагы белән чигәсен боргычлар нәрсә. Шул төнне төшемдә Илдарны күрдем. Нәкъ өндәге төсле! Бу төш сагышымны көчәйтте генә. Нишләп уемда Илдар да Илдар икән соң? Әнә Ходай каршыма миллионерлар китереп бастыра. Бер чынаяк каһвәңне дә, серле елмаюыңны гына жәлләмә, ул синеке булачак! «Бери, дура!» Акылдан язам мәллә? Төнге сәяхәтләрне чикләргә иде. Заманнан артта сөйрәлмим дип, рухыма ят кешеләр белән аралашулардан тыелырга кирәк. Эльвина белән аның танышы Таймастан ераграк торуың хәерлерәк.
Кәҗәләрем өчен җәйдән үк азык-төлек хәстәренә керешкән идем. Шәхси хуҗалыклардан трактор белән печән ташыттым. Беркөнне күрәм, көтүче Садрый абзый белән таза гына гәүдәле ир-егет ферма кырыена печән өя. Йә егыл, йә бушлыкка тотынып кал: Таймас! Бил тиңентен чишенгән дә тирләп-пешеп эшләп ята. Егет миңа кибән башыннан гына кул болгады. Сәлам, сәлам, әрсез миллионер!
Садрый абзый йөгереп яныма килде.
– Курмыны җыештырабыз, кызым. Коры чакта урнашуы хәерле. Алла ярдәмчесен дә юллады, мәйтәм.
– Күктәнме?
– Җирдән, кызым. Һәйбәт егет, булышам дигәч, ничек куалыйсың. Мәликәнең дусты дигәч, бигрәк тә.
Табигатьтә безгә буйсынмаган көч була һәм адәм баласы аның белән көрәшүнең мәгънәсен тапмый. Таймас белән дә шундый хәл иде: ул, минем белән турыдан-туры бәйләнешен югалткач, көтүче күңеленә ачкыч яратып, миңа якынаерга маташа, ә мин давылны күпме генә артка этсәм дә җиңә алмыйм. Таймас беркөнне печән өеште, икенче көнне кәҗәләрне куышты, өченче көнне, йөкче авыргач, бидоннарны машина әрҗәсенә төяште.
– Эшкә батыр! – диде Садрый абзый. – Җир җимертә, уңган җегет!
Ә Таймас үзенең «уңганлыгын» болай шәрехләде:
– Партнёр һаман «яшелләр»не күчерми. Эчем пошканга күрә синең фермаң тирәсендә буталам.
Әле алай гынамы, егет мине уйлап акылдан шаша, әгәр ярты сәгать күрмәсә, йөрәге ярылып үләргә дә мөмкин икән. И тасма тел! Юмалый-юмалый теләгенә иреште үзе: миндә каһвә эчте. Ярты төн иде. Егет йокы бүлмәсенең ишегенә ымлады:
– Караватың киңме? Ике кеше сыямы?
– Ялгызлык белән икебез дә сыябыз, – дидем. – Ә сиңа китәргә вакыт.
Таймас, кәчтүмен кигәч, кесәләрен актарып:
– Шайтан алгыры, акча онытылган! – диде. – Хатын-кыздан теләнүе дә түбәнлек инде, ачуланма инде син, таксига биш йөз тәңкә биреп тор. Мин сиңа өчләтә кайтарам, ягъни бер мең ярым итеп. Рәхмәт, сылукаем.
Әшнәсе җибәрәчәк акчаларны көтә-көтә күзе күгәргән егетне бер-бер артлы кыенлыклар сагалый иде. Самара фирмасы машинасын да тоткарлый икән. Аны тизләтер өчен директорның кулына сонмасаң, заказ ярты елга сузыла, ди.
– Ришвәтнең күләме күпме, Таймас?
– Ике йөз мең, Мәликә.
– Абау, җиде кат тиреңне салдыралар!
– Өч миллионлык «тәгәрмәч»кә пүчтәк ул, сылукаем.
Безнең арада әнә шундый сөйләшү булып алды һәм… онытылды дисәм, беркөнне егет:
– Ура, «яшелләр» кузгала, партнёр хәбәр итте. Ике атнадан байыйбыз, Мәликә, – дип, биергә үк тотынды.
Тик әле генә шатлыгыннан тыпырдаган Таймас, кинәт күңелсезләнеп:
– Их, аңарчы япон машинасы дөрләпме дөрләп яна инде! – диде. – Фирмадан шылтыраттылар. Әгәр ун көндә расчёт ясамасагыз, башка кешегә сатабыз, диләр. Алар банкротка чыккан икән, шайтан алгыры! Шуңа да клиентларны тизләтәләр.
Шуннан соң ул ике тәүлек күзгә-башка чалынмады. Егет, тулаем җанымны биләмәсә дә, әзрәк юксындыра иде. Безнең Эльвина белән юллар тагын кисешмәсә, мин, мөгаен, үзем яккан учакның көлен тузгытып, тик моңаеп утырыр идем.
– Мин сиңа үпкәләдем, подруга! – диде Эльвина, иренен уймакландырып. – Бездән качтың что ли?
– Качтым, әйе. Эшем күп. – Минем бу тәкәббер белән сүз озайтасым килми иде. Әмма Таймас турында тагын кемнән белешәсең ди! Егет аның якын танышы лабаса. Боргалап-сыргалап маташмадым, Эльвинадан маңгаена бәреп сорадым:
– Таймасны күрмәдеңме?
– Күрдем! Аның баш кругом идёт, акчасын кайсы бизнеска тыгарга не знает. Он же почти миллиардер!
– Ниһаять проблемалары хәл ителә икән, мин бик шат, – дидем. Ә үземнең эчемне каралы-аклы мәчеләр тырнады. Менә сиңа мә! Акчага да тиенде, табан да ялтыратты җегет. Хәер, безнең ише кредитка чумган фермершалар аңа ниемә хаҗәт!
– Син не так поняла, Мәликушка. Таймасның долларлары юлда пока, ә аның хәле очень начар. Ул срочно бурычка акча эзли.
– Соң, син бир, Эльвина, син бит бай хатын.
– Картлачым сугып үтерсен что ли! Слушай, син нәстә кәҗәләнәсең? Таймас говорит, что син аны бәяләмисең. Нәстә, ялгыз муртаясыңмы? Таймас – прекрасный кеше! Үзе чибәр, үзе бай ирләр, смотри, юлда аунамый. Кушыл да яшә, дура!
…Кич белән Таймас килде. Егет матур иде, ягымлы иде. Әйе, мондый ирләр юлда аунамый шул. Без төнката аның белән икәү киләчәккә планнар кордык. Канат кына куй, минем хыялларым кошлар төсле күкнең җиденче катына очып менәчәк иде. Җир алам… Анда тулы бер комплекс төзим… Сөт заводы ачам… Ә болар тормышка ашсын өчен арыш капчыгыннан төзелгән зур-зур кесәле инвестор кайда?
– Кайгырма, минем акча синеке, – диде Таймас.
Миңа оят иде. Әнә ул, булышам дип өзгәләнә, ә мин, киресенчә, аңа өч тиен бирергә куркам. Әгәр без икәү бер арбага җигеләбез икән, салган йөгебез уртак була түгелмени!
– Машинаң ничек?
– Сатарлар, ахры. Самаралылар усал халык.
– Өч дидең бит әле.
– Өч, Мәликә, өч. Кыйбат димәс идем, японныкы бит.
– Иртәгә кредит алам, Таймас. Эльвина банк хуҗасы белән дус икән. Җәяү йөрсәң, йә табаның бозылыр.
– Рәхмәт, сылукаем! – Таймас чут-чут битемнән үпте. – Мин сине җәннәттә яшәтәм, ышан, сылукаем! Син җир дисең дә… Хәзер Казан тирәләрендә бәяләр котырган, сылукаем. Тукта, тукта! – Егет бармагы белән маңгаена чүкеде. – Хәтерсез, оныттым, ә! Кичә генә Лаештагы яхшы танышым белән кафеда әбәдләдек, ул корылмалары-ние белән илле гектар җиремне сатам ди. Унбиш миллионга ди. Даром-шаромга! Әгәр без аны кулдан ычкындырсак, исемебез – шыр тиле!
– Нишләргә соң, Таймас?
– Ничек «нишләргә»?! Раз Эльвина белән банк хуҗасы дус икән, кредитны унөч миллион эшләттер! Шуның унысын Лаеш малаена илтеп тоттырам да җирне, шалт, синең исемгә рәсмиләштерәбез!
Минем икеләнүемне күреп, егет уеннан кире чигенде:
– Яхшы, яхшы, җир турында ләм-мим! Просто жалко, бәясе бик түбән. Ул аны срочно сатам ди, әнисен Германиягә операциягә җибәрәм ди. А так, илле гектар – илле миллион, Мәликә! Ул миңа төкерек кенә, конечно. Учти, барлык проектларыңа да, өйләнешкәч, мин – спонсор. Только бер үтенечем сиңа: үзең сымак сөйкемле кызны бүләк итәсең, сылукаем.
Мондый үтенечне кем кире кагар икән! Баласыз йорт – нурсыз йорт, диләр. Икәү дә туар, өчәү дә туар… Юмарт һәм төпле ир-ат терәгең булганда, гаилә учагын тергезүе шатлык кына ул. Мин моның кадәрле бәхетне ничек күтәрермен, и Ходаем?!
…Таймас, дипломатына төргәк-төргәк акчаларны тыгызлап тутырып Лаешка ашыкканда, хыялларым белән аны озатып калдык.
6
…Таба ашлары пешереп көттем, егет кайтмады. Аңарда егерме миллион «кызыллар» иде. Әйе, сигез ким сан дип, кредит суммасын түгәрәкләгән идем. Телефоны «недоступен». Шомлы уйлар миемне сыегайтты: юлда таласалар… Кыйнасалар… Үтерсәләр… Төнлә керфек какмадым, машиналар чыелдаса, йөрәгем сикерде. Таймас ферма тирәсендә болганырга гадәтләнгән иде, иртән, авызыма тәгам да капмыйча, эшкә йөгердем. Садрый абзый тагаракта кәҗәләргә кәбестә турый иде.
– Маемлады, ахры, җегет, эзен суытты, – диде. – Кызым, түлке син ачуланма, тәртип ягы аксыйрак түгелме ул Таймас-егылмасның? Кәҗәләрне чеп-чи сүгә, мин сиңа әйтим. Безнең бистәдә төрмә чыпчыгы Әлишкә шундыйрак йомры әйтемнәргә мачтыр.
– Син колакка катырак бит, Садрый абзый. Ничек ишеттең соң?
– Әдәпсез сүздән колак сасый минем, кызым.
Мин дә кәбестә турарга керештем. Ләкин кәбестә белән бергә бәгырь җепселләрем дә кискәләнә иде. Әй, быжлавык хатын! Әз генә сабыр итсәнә! Менә телефон җанланды. Егеттән хәбәр! «Сылукаем, җир хуҗасы белән документларны тикшертеп йөрим, барысы да чиста микән дим. Аннан Самарага – машинамны алырга китәм», – дип язган иде ул. Ә мин, җүләр, ниләр генә уйламадым. «Кыйнаганнар, үтергәннәр, фәлән-фәсмәт».
Тик өч көннән соң әлеге уйлар миңа кабат ябырылды. Таймасның телефоны челтәреннән үк өзелгән иде. Ай ахырында банкка кредитның беренче өлешен түлисе. Эльвинаның да телефоны «саңгырау» иде. Аның кайсы ресторанда тәмле ашарга яратканын чамалый, белә идем, әмма, гөнаһ шомлыгы, бинаның ишегенә «Без ябылдык» дигән белдерү эленгән иде. Хәбәрсезлектән тәмам исереп, ахырдан гына айныдым. Данияр! Аның конторасы үзәктә иде. Монысында юлым уңды: чибәр егет бүлмәсендә кәгазьләр актарып утыра иде, мине күргәч, кояш кызарткан кебек бит алмалары алсуланып «пеште».
– Узыгыз, – диде ул, яңакларын угалап.
Харап, адвокат миннән ояла!
Бүлмә кечкенә, тынчу, гүя аның һавасын суыртканнар иде. Мин, тирән итеп сулагач:
– Таймас югалды, бәлки, сез аның белән элемтәдә торасыздыр? – дидем.
– Алар икесе дә югалды… – Данияр кәгазьләрен бер туздырып, бер җыйды.
– Икенчесе кем инде?
– Эльвина. Ул минем кулым белән иренең бөтен мал-мөлкәтен үз исеменә күчерткәч, чит илгә сыпыртты.
– Ә сез?
– Көлегез, ханым, көлегез. Мин – мәкерле хатын-кыз корбаны.
– Ал-ай икә-ән. – Минем үземнеке үзәктә, «корбан» дигән билгеләмә миңа кагылмый иде. Ә эчемнән генә: «Егеткәем, бай хатыннар артыннан селәгәеңне агызып чапмаска иде», – дип көлемсерәп:
– Таймас Самарада гына ул, нишләптер хәбәре юк, – дидем. – Сезгә шылтыратмадымы?
Адвокат бәләкәй тәрәзәне ачты.
– Сез дә корбан, ханым. Таймасның чын исеме – Талип. Җиде ел төрмә шулпасы чөмергән. Әле генә полиция аша ачыкладым: ул – Эльвинаның энесе икән. Апасы белән оста гына сездән акча суырдылармы? Күпме?
Мин «егерме» санын озак кына авызымда әвәләдем. Ләкин ул аңкавыма сыланган иде…
Данияр миңа су бирде.
– Эчегез! Расписка-фәлән бармы? Исеме ялган булса да, почерктан танырга мөмкин.
Нинди язу?! Мин аңа ышандым, һәм минем ышанычым бөтен кәгазьләрдән дә көчлерәк иде.
– Юкмыни? Их сез, беркатлы хатын-кыз! Альфонсның шома теленә алданып эрегән балавыз сез!
Юк, бу дөрес хәл түгел! Адвокат минем белән уен гына уйный. Моның кадәр үк кабахәт ир-ат дөньяга тумас!
Мин адвокат белән саубуллашмадым. Башым түнгән иде. «Егерме миллион… Егерме! Алдагы кредитлар да түләнмәгән! Баш-аягым белән бурычка баттым, баш-аягым белән…»
Алай да күңелемдә нәни генә өмет шәме кабынган иде. Таймас-Талип кич белән кайтыр төсле иде… Иртән ишектә кыңгырау чыңлар төсле иде… Әнә шулай йөрәгемә кайнар тамчыларын тамыза-тамыза, шәм янып бетте. Полиция бүлекчәсендә миннән кычкырып көлделәр. «Ни исеме, ни адресы, ни фотосурәте булмаган «икс»ны Айдан эзләргә кушасызмы?» – диделәр. Алай да гариза сырлаттылар. Шуның белән шул.
Вөҗдан газабы кичергәндер димим (аны да минем шикелле үк кәкре каенга терәткәннәр иде), Данияр миңа ярдәм йөзеннән шымчылар яллады. Алар Таймас-Талипның бик тиз эзенә төште. Каенлык бистәсендә коттеджда яши икән. Тагын полициядән ярдәм сорадым. Арадан берсе хәлемә кергән кебек тоелды, ул жуликны хөкемгә тартырбыз, диде. Тик нәтиҗәдә миңа шантаж ясаучы дигән ярлык кына тактылар. Егет өстемә мичкәсе белән дегет аударган иде. Янәсе, мин – азгын хатын, аны үземә өйләндерергә маташканмын да, ул ризалашмагач, миллионнар урлады дип яла якканмын. Ә кайда, янәсе, Талип үз куллары белән язган ышаныч кәгазе? Имеш, мин шуны күрсәтергә тиеш…
Үпкәм күпереп, Каенлык бистәсенә киттем. Минем киләсемне сагалап торганнармыни, тимер капканың уртасына уелган тәрәзәчек шылтырап ачылды да табак битле хатынның йөзе күренде.
– Кем кирәк?
– Талип өйдәме?
– Ниемә ул сиңа?
– Сүзем бар.
– Миңа әйт! Синдер инде иремне полициягә чакырткан чәчби!
– Апа, апа… – Хатын миннән шактый олы яшьтә иде. – Апа, сез кем белән бәйләндегез? Талип – аферист! Сез аның төрмәдә утырганын беләсезме?
– Яхшы чакта ычкын моннан! – Табак бит, төкереген чәчрәтеп, миңа акырды. – Этләрне өстерәм хәзер! Талип сиңа эләкмәдемени?! Шуңа угаланасыңмы? Безнең ширбәт ае, хәчтерүш көндәш! Көнләшеп үл!
Бармакларым кәкрәйгәнче тимер капканы кыйнадым. Алдану гарьлегеннән эчем-тышым ыңгырашты. Бай карт хатын йортына поскан куркак һәм мескен ирне бөҗәк урынына сытасым килде. Әмма мин көчсез идем… Яклаучым да юк хәзер. «Ирләр аулый» дигән даны чыккан хатынга кем хаклык эзләшсен ди! Бу хәлләр мине чиргә сабыштырды. Озак авырдым, озак, ята-ята буыннарым катты. Банк хезмәткәрләренең берөзлексез шылтыратуыннан телефон трубкасына ут каба иде. Фатирым, хуҗалыгым, машина-тракторларым кредит залогы иде, берәм-берәм алардан колак кактырдылар. Эшчеләремне алтын алка-йөзекләрем белән бәхилләттем. Садрый абзый, сәнәге белән һавада кизәнеп:
– Кайда ул бәдбәхет, корсагын тишеп агызам! – диде.
Мин моңсу гына елмайдым.
– Сәнәк белән генә хаталар төзәлсә икән, Садрый абзый.
– Карале, кызым. – Карт миңа табан янтайды. Әйтерсең кыр җиле аның серен урлый иде. – Мин дә йокламадым, тегеләр чутлаганда, алты кәҗә кызы белән ике кәҗә малаен урлап, үземнең абзарга яптым. Самый нәселлесен, кызым. Үрчемнәре әйбәтен, кызым. Мая бар, иншалла, ишәйтеп, тагы ферма оештырырбыз, кызым.
Әкияттә алтын балык карчыкны ахырдан ярык тагарак янында калдыра. Ичмасам, аны утынга ваклап ягарга мөмкин, ә миңа карата язмыш балыктан да мәрхәмәтсезрәк булды. Тик мин шунысын да танырга тиеш идем: карчык белән безнең бер уртак сыйфатыбыз бар, ул – комсызлык. Вакытында нәфесне тыеп, шөкер дияргә иде. Шөкер, шөкер, шөкер!!!
Ярый, шөкер (!), баш исән, кул-аяк исән. Эшкә урнашам, боерса. «Сумкамда егерме мең сум акча бар, җүн генә кунакханәдә кунсам, ипи белән сөт кенә ашасам, ул миңа ике-өч атнага җитәр, шәт», – дип, үз-үзем белән гәпләшеп, җәяү генә урамнан атлаганда, кемдер миңа эндәште:
– Мәликә!
Тавыш иясен эзләп як-ягыма карандым. Саташам, ахрысы: «Ялкын» кафесы янында сәләмә киемле йөзе шешенгән сәрхуш хатын да, аның кырыенда, төс-кыяфәте белән юлдашыннан калышмаган нәзек кенә ирдән гайре таныш-мазар күренмәде.
– Мәликә! Мәликә! – Ярабби, исерек кемсә исемемне кабатлый-кабатлый миңа якынлашты. – Танымыйсың мәллә, дустым? Без синең белән бер группада укыдык! – Ике алгы тешләре сынык хатын чарт иттереп җиргә төкерде. – Чёрт побери! Сүгенсәм, күкләр ишелә хәзер! Таны давай!
– Ла…риса? – Мин аздан гына чалкан авып китмәдем.
– Так точно, мин! – Хатын шатлыгыннан чаш-чыш аягы белән асфальтны ышкыды. – О, син бигрәк гүзәл!
Ул мине кочакламакчы иде, борынга бәрелгән сасы ис укшытмасын дип, читкә тайпылдым. Миңа бу урам сәләмәләре янында артык тоткарланырга ярамый иде. Мин бит бүтән даирә кешесе. Аһ, ничек ялгыштым мин! Әле хәзер генә биеклектән мәтәлдем ләса! Таланган, йолкынган Мәликәнең болардан кай җире артык соң?!
Минем сытылган чыраемны килештермәгән Лариса тупас кына:
– Җирәнмә, таш курчак! – диде. – Без дә кеше!
– Мин сиңа шаккатам, Лариса. Бакча карачкысы ни, син ни дигәндәй. Группада иң чибәр кыз идең. Шешә белән дуслашкансың бугай.
– Дуслашсам соң! Тәтелдәмә, яме? Карыным ачты, саранланма, бер телем ипи белән шулпа ашат!
Ипи кыерчыгы сораган кешенең, хәтта ки ул соңгы адәм актыгы булса да, кулына сукмыйлар. Мин үзем дә ач идем. Безнең арттан теге ир дә теркелдәде.
– Бу кем, Лариса?
– Колян братан. Аны да туендыр. Өченче көн генә безнең общагка кушылды. Самарадан, ди. Казанны начар белә, шуңадыр бүген миңа тагылды, дамы, Колян?
«Нәзек», «әйе» дигәндәй, зәңгәрсу күзләрен челт-мелт йомды. Кафе хәмер «кайнарлыгыннан» парланган сәрхуш-мунча кебек: һавада таралган әчкелтем истән дә исерергә була иде. Мин шунда үземне икегә бүлеп карадым: берсе – затлы ресторанда менюдан сайлап кына тукланган Мәликә, икенчесе – очсыз ашханәләрдә тәлинкәгә ни салсалар, шуңа канәгать Мәликә иде. Сумкадагы егерме мең әллә ни очындырмый иде шул.
Без өчәү дивар кырыендагы өстәлгә юнәлдек. Өстәл пычрак иде, Лариса җиң очы белән кәгазь кисәкләрен идәнгә сыпырды.
– Зинһар, иптәшең бүтән җиргә утырсын! – дидем, миндә көяз, ыспай, бай Мәликә өстенлек итә башлады. Чөнки мин әле генә күкләр иңләп, биеклекнең тәмен татыган бөркет идем. Канатымны имгәтеп, өшәнгән чыпчыклар арасына бәрсәләр дә, миндә мәгърур кош җаны иде. Коля янәшәдәге өстәлгә күчте, без кул юарга бәдрәфкә киттек. Ә кире әйләнеп килгәндә, минем сумкадан да, Колядан да җилләр искән иде… Икебез дә урамга атылдык. «Нәзек» җир тишегенә чумган иде. Мин, ачуымнан кабарынып, Ларисаның якасыннан каптырдым:
– Оста оештырдың, төлке!
– Бума, минем гаебем юк! Кем инде сумкасын өстәлгә куя! Монда контингент бүтә-ән, сантый! Сәмәнең күп идеме?
– Ярыйсы гына…
– Әй, акча дип бетеренмәсәнә, хәерчеләргә сәдака диген дә битеңне сыпыр! Син – хәлле кеше, әнә киемнәрең нинди затлы.
Кисәк кенә урамнар, машиналар, кешеләр зыр-зыр әйләнде. Егылмас өчен Ларисаның беләгенә тотындым. Соңгы вакытларда костюм кесәсендә йөрәк даруы йөртә идем, алып кабам дигәндә, бәләкәй савыт җиргә төшеп ватылды. Аяк астында сары төймәләр тәгәрәште…
– Ужас, байлар акча өчен җан тәслим кыла икән! Ничә тәңкә иде? Хәер теләнеп җыеп бирәм!
Башта мин – Ларисадан, хәзер ул миннән курка иде. Миллионнарын җилгә очырган хатынга әлеге урланган акчалар соңгы яшәү чыганагы булса да, бу хәтле өзгәләнмәс идем: сумкада эреле-ваклы бөтен документлар иде. Бу дөньяда кеше үзен кеше дип санасын өчен катыргы кирәк, катыргы! Күчәреннән ычкынган мин шуны аңлатыр өчен тагын Ларисаны тотып селкедем. Хатын ваемсыз гына:
– Һи, мин ничә ел паспортсыз яшим, бер җирем дә кителмәде, – диде.
Без икебез ике җәмгыять вәкиле шул. Алар арасында тирән упкын ята. Әгәр төсләр белән тамгаласак, без контраст, ак белән кара идек. Шуңа күрә узган-барган берсе – сәләмәгә уранган, икенчесе энәдән-җептән киенгән хатын-кызларда нинди уртаклык бар икән дип гаҗәпләнеп карый иде. Ларисаны никадәр генә суккаласаң-каккаласаң да, аның тишек кесәсеннән документлар коелмаячак иде.
– Әйдә Колянны эзлибез, – дидем.
– Мәшәкатьләнмик, кичкә ул общагага үзе кайта. Кунарга. – Хатын төкергән иде, селәгәе изүенә сыланды. – Жәлләп иярттем шуны, вот ахмак!
Әлеге мизгелдә ак белән кара бербөтен төскә әверелгән иде. Без тагын мәйдандагы эскәмиягә килеп төртелдек. Җирдән аз гына калкурак бөкре карчык ипи ваклап күгәрченнәргә сибә иде, Лариса, мәче җитезлеге белән сикереп, аның кулындагы кыерчыкны тартып алды да яртысын сындырып миңа сузды.
– Аша! Настук әби үзебезнеке ул. Шулай кибеттән буханкасы белән апчыга да кошларны сыйлый.
Бөкре карчык үпкәләмәде, безгә карап елмаеп кына куйды.
Минем өчен ят дөнья капкасы ачылды. Якты, җылы фатирда яшәгән, йомшак караватларда йоклаган, тәмледән тәмлене генә ашаган безнең ише халык шушы капкадан кермәс өчен аяк терәп карышырга тиеш иде. Мин дә карыштым. Ләкин ул саз кебек үзенә суыра, ә минем көрәшерлек дәрт-дәрманым юк, мин изелгән-сытылган бер бөҗәк идем. Ак төсләрдән генә хасил җәмгыятем артымнан ук ишекләрен бикләде. Аңымда гына мине кисәтеп бәләкәй кыңгырау чыңлый иде: «Ларисалар дәрәҗәсенә төшмә!» Төшмәм, төшмәм. Паспорт-кенәгәләрем генә табылсын, сәгате-минуты белән эшкә урнашам. Ничек тә җан асрармын, ничек тә…
Лариса, балалар кебек, аякларын тирбәтте. Төркемдә ул староста булды. Аңарда оештыру сәләте көчле иде. Кызлар түтәлендә дә иң сылу чәчәк иде.
– Сөйлә! – дидем.
– Нәрсә сөйлим? Миндә бер кызык хәбәр дә юк.
– Ник бу кадәр түбән тәгәрәдең, Лариса?
– Әллә миңа абынып егылдыңмы, таш курчак?
– Егылдым шул, шешәдәшең сумкамны чәлдерде.
– Әйттем бит, маңгай ярылмаган! Кич белән мин ул каракның иманын укытам.
– Полициягә хәбәр итәрбез, ахры.
Хатын аякларын як-якка ыргытты.
– Чур! Алар бомжларны ауламый. Общагада минем үз законым. Группадашны талаган Колянны ботыннан асам! Син юлыңда бул, таш курчак. Иртәгә җиделәрдә шушы мәйданда очрашырбыз. Документларыңны үзем китерәм. Шикләнмә, алдашсам – ике күзем сукырайсын. Ычкын, ычкын, диләр сиңа, ату миннән җирәнеп борын җыерганыңны күрмиләр ди.
– Лариса, сиңа мондый тормыш ошыймы?
– Ошамый! Ну шуннан ни? Ходай дөньяны икегә бүлгән: тиресле өлешендә – безнең сымак сукбайлар, ә хуш исле бакча өлешендә сездәй тәти ханым-әфәнделәр яши. Без – кондыз, сез – йолдыз! Безгә орынып пычранмагыз берүк!
– Һава юлы һәркемгә ачык, сезгә дә югары менеп балкырга иде, – дидем һәм, зәһәремне җиңеп: – Гафу ит, – дияргә көч таптым. – Хәтерлисеңме, институтта укыганда сиңа Фәнис гашыйк иде.
Лариса елмайды:
– Кайда икән ул егет? Их, муены чәнчелгере! Хәтерләмим! Баш чатный, йөз грамм капмасам үлә-әм! Минекеләр кафе тирәсендә чуалмыймы икән, тикшереп киләм.
Әйләнеп килде хатын.
– Минекеләр биләмдә, – диде. – Кичкә табынга нәрсәдер табыштырырлар. У-у, баш! Фәнисне кузгатма, таш курчак! Мине шул хәсрәт капчыгы гына каргады. Син – хәерче авыл малае, мин сиңа кияүгә чыкмыйм дигәч, көферләнмә, Лариса, Ходай синең үзеңне хәерчелеккә төшермәсен, диде. Фәлән районда мәктәп директоры ди Фәнисегез! Бай ди! Иртәгә кадәр хуш, таш курчак, мин общагага табан шуышам.
Внимание! Это не конец книги.
Если начало книги вам понравилось, то полную версию можно приобрести у нашего партнёра - распространителя легального контента. Поддержите автора!Правообладателям!
Данное произведение размещено по согласованию с ООО "ЛитРес" (20% исходного текста). Если размещение книги нарушает чьи-либо права, то сообщите об этом.Читателям!
Оплатили, но не знаете что делать дальше?