Электронная библиотека » Нурислам Хәсәнов » » онлайн чтение - страница 3


  • Текст добавлен: 14 марта 2023, 10:00


Автор книги: Нурислам Хәсәнов


Жанр: Современная русская литература, Современная проза


Возрастные ограничения: +16

сообщить о неприемлемом содержимом

Текущая страница: 3 (всего у книги 37 страниц) [доступный отрывок для чтения: 11 страниц]

Шрифт:
- 100% +

Шушы мизгелләрне, төнге манзараларны башыннан кичергән Нәфис, йокыга тартылып, шәмне өреп сүндерүгә, өй эче дөм караңгы булып калды…

Этлеккә тәһарәт кирәкми

Нәфис иртән телефон тавышына сикереп торды.

– Әйе, тыңлыйм… – Теге яктан ишетелгән тавыш хакимият башлыгы сәркатибе Ләйсәннеке иде. – Нәфис абый, сезне глава, Рәсим Юлаевич чакырта.

– Ә-ә, тагын кемнәрне?

– Сезне сәгать сигезгә килеп җитсен диде.

– Яхшы.

Тавыш өзелде. Инде җиде тулып узып бара иде. Ул, йокысы туймаганлыктан, аңына килергә теләгәндәй, башын чайкап куйды, гәүдәсен язып тартылды-сузылды да: «Тагын нәрсәгә чакырта икән? – диде, уйга калып. – Әллә хәйләкәр Ишкәев астыртын гына аның күңеленә янә берәр коткы салды инде? Җен ачулары чыкса, тагын тузынырмы? Рәсим холкына Иркәсе ничек түзә, ияләшә алдымы икән?..»

Шушы минутта кылт итеп аның хәтерендә яшь чактагы Иркә күз алдына килде. Нәфис, армиядән кайтып, Казанда эшкә урнашкан иде. Берсендә туган авылы Акъярның тау ташыннан салынган кибетенә килеп керүгә, ул шушы кыз карашында ни әйтергә белми ымсынып калды. Сыгылып торган нәзек билле кыз үтә дә тере иде, елтыр күзләре белән аны елмаеп каршы алды.

– Абый, сезгә нәрсә кирәк иде? – диде.

Кызның мөлаем елмаюы кибеттән нәрсә аласын да оныттырды.

– «Абый» димәсәгез дә ярый инде, – диде Нәфис, кибеттә чит-ят кеше булмаса да, як-ягына каранып. – Шундый үсеп җиткән кызлар өчен…

Кыз куанып көлде.

Нәфис:

– Билләһи, исемегезне дә белмим, кай арада шулай үсеп җиттегез?

– Мин Иркә булам, – диде кыз горур гына.

Нәфис, исенә төшерергә тырышып:

– Яңгул абый кызы бит? – диде.

– Әйе.

– Болай кем бәхетләре өчен үстегез икән?

Иркә, оялгандай итеп, янә көлде.

– Белмим инде…

– Ничек белмисең?! Әллә егетең дә юкмы?

– Егетләр белән йөрергә миңа иртәрәк әле.

– Берәрсен яратсаң, мәхәббәт иртәне-соңны белми ул.

– Әй абый, оялтмагыз әле.

– Ә син оялма, мин… мин чынлап әйтәм. Кибеткә килеп керүем булды, нурлы йөзең, ничек дип әйтим, бар дөньямны яктыртып та җибәрде.

– Шаяртмагыз инде.

– Чынлап, нәрсә аласымны да оныттым. Дөресрәге, оныттырдың…

– Әй, көлмәгез әле…

– Һич юк… – Ул витринага күз салды. – Менә миңа бу шоколадны алып бирегез әле!

Нәфис Иркә биргән шоколодны алуга, аның үзенә кире сузды.

– Бу – миннән сиңа бүләк, очрашу хөрмәтенә…

– Рәхмәт…

Аларның танышулары шушы очрашудан башланып киткән иде…

Нәфис, чәйләп алуга, район хакимиятенә җыенды.

Ул, кара дипломатын кулына тотып чыккач, ишегалдында тукталып калды. Төнге яңгырдан соң һава чистарып, сафланып калган иде. Күк болытлардан арынган, аяз. Офыктан елмаеп күтәрелгән кояш җирне парландырып кипшетә. Ара-тирә ачылып ябылган капкалардан чыккан кешеләр парлашып та, бала-чагаларын ияртеп тә район үзәгенә таба эшкә ашыга. Нәфис, тирә-ягына карана-карана, йорт-җирен, бакча биләмәләрен күздән кичерде. Хуҗалыгында – тәртипсезлек, эшлисе эшләре әле монда, әле тегендә ярылып ята. Коймалары да тотылып бетмәгән, көтүдән кайткан мал-туар бакчага керә, таптый, утырткан агачларны кимерә. Әнә күршесе Чутый Бараевның бар җире җитешкән: өен ак кирпеч белән тышлаткан, мунча, гаражларын салдырган. Прокурорлыкта эшләгәндә, һәммәсен бер сызгыру белән эшләделәр дә киттеләр. Ә син аның ишегалдына караган, күзәтү объектына әйләнгән тәрәзәсен дә каплый алмыйсың, сала башлаган сараең да төзелеп бетмәгән, түбәсе ябылмаган килеш тора. Булышыр кешеләрең булмагач нишлисең? Берүзең ни генә кырасың? Редакция коллективын оештырасыңмы, газетага мәкалә язасыңмы, колхозларга чыгасыңмы, кулыңа балта аласыңмы? Газета вакытны да ала, энергияңне дә тартып чыгара шул. Әле шуның өстенә, акча соранып, хезмәт хаклары кирәк дип, райфин, банк бусагаларын күпме таптыйсың…

Нәфис, төрлечә уйланып, үз-үзен юата-юата, урамга чыкты. Күңелендә янә шул сорау туды: «Тукбаев нигә чакырта икән? Әллә берәрсе, сүз җитештереп, күңеленә шик салдымы? Саллы йодрыгы белән өстәл биетеп, һаваларны төя-төя сүгәр микән? Соңгы чыккан газетада ярамас фикер дә ычкындырмадым шикелле. Берәрсе минем өстән әләкләсә генә инде…»

Нәфис, районның үзәк урамына кермичә, турыдан, бакчалар артындагы сукмактан гына узды, май заводы янына килеп чыкты. Заводка якынлашуга, борынына әчегән сөт исләре бәреп керде. Аннан агып төшкән пычрак, шакшы су башта елга буендагы зур чокырга җыела. Ул чокыр тулгач, кояшта җылынып исләнгәч, Байтирәк авылы уртасыннан аккан бердәнбер елгага ташый. Шуның галәмәт зәһәр исе һаваны шәһәрнекеннән дә болай боза. Байтирәк елгасы тонык, сепарат сөте төсе шикелле тонык. Су төпләрендә – чүплек оясы! Чүплекләрне дә чистарта алмыйбыз. Алардан таркалып, химик реакцияләрдән бүленеп чыккан хуш исләр як-якка тарала. Шуңа да Нәфис завод яныннан борынын җыера-җыера узды. Арырак киткәч, сулга, элекке ДОСААФ бинасына кереп урнашкан район хакимиятенә таба борылды. Ике катлы бу бинаның әйләнә-тирәсе яшел чирәмлек, ул агач рәшәткәләр белән тотып алынган. Чирәмлек мәйданы уртасында «кунак йорты була» дип төзелгән Тукбаевның яңа йортыннан калган кирпеч ватыклары аунап ята…

Кабул итү бүлмәсендә, – гадәттә, район хуҗасына керергә торучылар. Бүген дә ике хуҗалык рәисе чиратка баскан, ике пенсионер карт та бар. Берсе сугышта катнашкан, күкрәгенә орден-медальләрен таккан. Икенчесе, пөхтә генә киенеп, башына матур түбәтәен кигән, кыска гына сакаллы. Ул мәчет картына охшап тора.

Сары чәчләрен бөдрәләтеп купшыткан сәркатип Ләйсән, бердәнбер алтын тешен ялтыратып, Нәфис сәламен алуга, компьютерда баса башлаган ниндидер хатны язуын дәвам иттерде. Аны тиз генә тәмамлауга, әлеге бабайларга мөрәҗәгать итте:

– Шәхси йомыш белән килгәннәрегез, абыйлар, сезгә әйтәм, башта менә бу бүлмәгә, аппарат җитәкчесе Мәхмүт Талиповичка керегез, – диде, юк-бар йомыш белән главаның башын катырмаска ишарәләде.

Ләйсән сүзләрен каршы як бүлмәдә утыручы, ишеген ярым ачык калдырган аппарат җитәкчесе Мәхмүт Тәкәевкә ап-ачык ишетелерлек итеп әйтте. Тәкәев – холкы белән кылчык бәндә. Бирегә кем килгән, ни өчен килгәнен күзәтеп тора, һәр тавышка колак салып утыра. Шымчылыкның аргы ягына чыккан. Кашлары төксе генә җыерылган, карашлары аска текәлгән. Үзе ниндидер кәгазьләр актаргандай итә. Мин кем дигәндәй, түшен киергән, уклау йотканмыни. Аның тикшерү органнарында эшләгәнлеге әллә кайдан күренеп тора. Ул, бирегә килгәнче, район прокуратурасында тикшерүче, аннан бераз прокурор ярдәмчесе булып та эшләп алды. Аңа, шунда эшләгәндә, «Кылчык» дигән кушамат тактылар. Күрәсең, төксе карашларын җыера-җыера, допрослар алып, кемнәрнеңдер йөрәгенә кылчык булып кадалгандыр. Прокурорлыктан Чутый Бараев пенсиягә киткәч, аның урынына калырга өметләнеп йөрсә дә, планнары барып чыкмады, аннары, үте сытылган кешедәй кара көеп, монда килеп утырырга мәҗбүр булды. Кызыл рухта тәрбияләнеп, дөньяга кызыл яссылыкта гына карарга ияләнгән Тәкәевкә карьера бик кирәк иде. Ул сәркатип кыз тәкъдименнән соң бабайларны үзенә дәште, аларны каршысындагы урындыкларга утыртты.

Иң элек медальле картка мөрәҗәгать итте:

– Сез каян килдегез, бабай?

– «Инеш» кооперативыннан.

– Фамилияң?

– Габдуллаҗанов булам, участник…

– Нинди йомыш белән килдегез?

– Йомыш шул: безнең авылга газ кермәгән әле, ә минем кышлыкка утыным җитми. Катып үләсе килми бит, энем. Утын кирәк. Шул хакта Рәсим Юлаевичка кереп чыгармын дигән идем.

– Авыл Советы рәисенә мөрәҗәгать иттегезме соң?

– Итмәгән кая! Ул, кайчан килсәң дә «Булыр, булыр!» – ди. Аның «булыр»ы белән генә урманнан утын кайтмый бит… Мин – сугыш инвалиды, карчык белән икәү генә яшибез. Инде көч-егәр калмады…

– Аңлашылды, – дип бүлдерде картны Тәкәев. – Моның өчен генә район башлыгына кереп йөрмәгез, рәисегезгә үзем шалтыратып әйтермен…

– Ә-ә, шулай дисеңме, – диде карт, бераз җанлана төшеп. – Ярар, алайса, ярар. Онытмассыз микән соң?

– Юк, монда язып куям, – диде Тәкәев, өстәлендә яткан блокнотына ишарәләп.

Һәм ул картның торып чыгып киткәнен дәшми генә көтте. Аннан түбәтәй кигән башын пәке белән ялтыратып кырган, шадра йөзле картка текәлде.

– Главага нигә дип кермәкче идегез?

Кылчык Тәкәевнең маңгайга бәреп әйткән соравыннан картның, сүзе чыкканчы, кыска сакаллы ияге дерелдәп алды, әйтерсең аның иреннәре пеште.

– Безнең Көмешкә авылында зират тотылмаган, – диде ул, бераз һушын җыеп. – Ташландык хәлдә. Каберлекләр өстен маллар таптап йөри, кадерсезли. Шушы хәлне төзәтеп булмасмы дип килгән идем.

– Зиратыгызны нигә тотмыйсыз соң?

– Бу сорауны, энем, безнең авыл Советы рәисенә, Үтәй Зарифына бирергә кирәктер. Мин бу турыда әйтә-әйтә туйдым инде. Аның тегеннән-моннан кайтып кергәне юк. Ачкан кибетенә товар ташудан бушамый. Әйткәч, ике кулын җәя дә: «Минем кулда печать кенә бар, бөтен материаль байлыклар эшче көч хуҗалык рәисендә, аннан сорагыз», – ди. Бер печатен саклаганга умырып акча ала белә, ә кырган эше юк… Нишләргә соң?

Бу минутта Тәкәевнең җыерылган кашлары астында күренер-күренмәс күзләреннән нәрсә уйлаганын белерлек түгел иде. Ул үзенең коры допрос алу ысулына күчте:

– Фамилияң ничек әле? – диде.

– Сәмигуллин Галиулла.

– Ярар, язып куйдым, – диде Тәкәев, каләмен кәгазь өстендә кыштырдатып.

– Минем фамилиямне язып кую белән генә койма тотылыр микән соң, энем?

Картның аңа ышанычсызлык белән сөйләшүе Кылчык Тәкәевнең кашларын тырпайтты. Ул, монда мин кем дигәндәй, дәрәҗәсенә таянып, түшен киерә төште.

– Тыңлатырбыз… Анысы өчен тыныч бул, бабай.

– Алай икә-ән, – дип сузды Галиулла, колакларын сагайта төшеп. – Бирсен иде Ходай, игелек кылганны игелектән аермасын!..

– Чарасы күрелер, бабай…

Галиулла карт Тәкәев кабинетыннан чыкканда, кабул итү бүлмәсендә басып торган тук чырайлы рәисләр юк иде инде. Нәфис, хәзер минем чират җитте дип кенә торганда, кабул итү бүлмәсенә зур кара дипломатлар тоткан ике төрек егете килеп керде. Аларны Ләйсән елмаеп каршы алды. «Рәсим Юлаевич үзендәме?» дип сорауларына, бик теләп, «Әйе» дип җавап бирде. Төрек егетләре түшәм почмагына эленгән сыңар «күз» аша Тукбаев өстәлендәге телевизорда да ачык чагылды. Шунда ук селектор төймәсенә басылды, Тукбаев Ләйсәнне үзенә дәште. Ишектән тиз генә кереп киткән Ләйсән минут эчендә әйләнеп тә чыкты һәм төрекләргә «Керегез!» дип ишарәләде.

Дипломатлы егетләр Тукбаев янында озаклагач, Нәфис, эшкә – редакциягә барырга соңгарыла инде дип, арлы-бирле йөренә башлады, аннан, үзенең кайдалыгын белдереп, эшенә шалтыратты.

Көтү озакка сузылгач, ул коридорга чыгып басты. Шулчак хакимият башлыгы урынбасары бүлмәсеннән автотранспорт хуҗалыгы башлыгы Чумзариф килеп чыкты да Нәфиснең кулын кысып исәнләште.

– Нишләп йөри редактор? – диде.

– Хуҗа чакырткан иде, – диде Нәфис. – Һаман кереп җитеп кенә булмый. Ниндидер төрекләрне кабул итә.

– Төрекләр? – дип сорады Чумзариф, нидер исенә төшергәндәй һәм өстәде: – Алар Байтирәк мәчетен салырга акча китергәннәрдер.

– Ярдәмнәре тигәч, безгә начар булмас инде ул, – диде Нәфис.

– Ярдәм?! – дип елмайды Чумзариф, тинтәк кешегә карагандай. – Алардан сиңа, миңа ярдәм тияр дип уйлыйсыңмы? Тегеңәрдән, – ул Тукбаев бүлмәсенә таба ишарәләде, – артмый ул, үзләренә тотып бетерәчәкләр…

Чумзариф шулай диде дә ризасызлыгын белдереп китеп барды. Ул, карт аюдай, алпан-тилпән килеп атлады. Алтмышка җитеп килгән элеккеге көрәшченең центнерлы гәүдәсе таушалган иде. Артыннан карап калган Нәфис аның ишарәсен ничек дип тә аңларга белмичә аптырап торды-торды да чират көтүен дәвам итте.

Башлык бүлмәсеннән төрекләр чыгып киткәч, Тукбаев янына тиз-тиз генә башта Ишкәев, аның артыннан икенче урынбасары Фаил Минһаҗовичлар кереп китте. Күрәсең, алар эчке телефоннан хәбәрләшкәннәр. Мөһимрәк эшләре беткәч кенә, хуҗа бүлмәсенә Нәфисне чакырды.

Тукбаев зур бүлмә түрендә бүкәндәй утырып тора. Ян стена кырыйларына урындыклар тезелгән. Бер якта Динар Ишкәев белән ашказаны чиреннән интегүче, ябык чырайлы урынбасар Фаил Минһаҗович утырган. Аларга каршы якта, Нәфис белән янәшә, Ишкәевнең бертуган энесе, кабак башлы Ибәт кунаклаган. Ибәтнең район хакимиятендә вакытлыча беренче урынбасар вазифаларын үтәп торган чагы, сынау вакытын үтсә дә, исәбе – урынбасарлыкта бөтенләйгә калу.

Бүлмәдә тынлык. Һәркем бер-беренә күз йөртеп, сынап карады. Нәфис биредә ни буласын, сүз нәрсә турында барачагын әлегә абайламый. «Ишкәевләр икесе дә монда булгач, мөгаен, хәерлегә булмас», – дип тә юрады ул. Шулвакыт Тукбаевның көр тавышыннан бүлмә эчләре дерелдәп китте.

– Динар Хамаевич! – дип башлады ул сүзен, өстәл артыннан торып китеп. – Менә хәзер шуны уйлап торабыз, акчаны теләнеп, сорап алганда жалко түгел иде. Монда кесәгә кергәч… – Ул кулын ботына шапылдатты. – Жалко була башлады… Ну түлке теге типография… Моны Хәниф Хәйриевич та, мин дә беләм, өч тиенгә дә тормый. Менә кулымны болай кистереп әйтәм, өч тиенгә дә тормый ул. Газета чыгару өчен ровно өч айга әйбәт, аннан соң буявы бетә, ту әллә нәрсәсе. Ну өч ай газетаны гөрләтеп чыгарырбыз, әй-йеме, өч айдан соң бетте…

Нәфис сүзнең типография җиһазлары өчен алынган акчалар турында барганына төшенгәч тынычланды. Редакциягә компьютерлар алырга дип, Министрлар кабинетына, Хәниф Хәйриевич исеменә хат юлланган иде. Димәк, Тукбаев, хатка кул куйдыртып, ул акчаларны районга кайтарткан. Башлык бер тоткан дилбегәсен ычкындырмый сөйләвен белде:

– Аннары, – диде ул, – аның ту краскасына акча кирәк, ту тегесенә, ту моңа. Абага районына кайтканы типография түгел ул, ксерокс… Аның икенче төрлесе дә бар, ул цветной да чыгара ала, зуррак та, күбрәк программалы, газетаны да күбрәк чыгара торганы. Анысы кыйммәт. Ну тегесе, җегетләр, өч тиенгә дә тормый. Минем советым менә болай: алыйк типография дип әйтәсез икән, аны кая куясың? Рәтле бинабыз юк. Компьютерларга дип алган акчага матур гына бер редакция бинасы төзеп куюга ни җитә! Не лучше ли бер матур гына бинаны дөбердәтеп төзеп куярга? Как считаешь, Нәфис абый?

– Билгеле, редакция бинасы да, типографиясе дә шунда була инде аның, компьютер җиһазлары да кирәк… – диде Нәфис. – Теге сез әйткән күп программалы газета басу машинасы кыйммәт, анысы…

Шушы урында Нәфисне Тукбаев бүлдерде:

– Тукта, башта бер фикергә килик. Типография җиһазларын алабызмы, әллә яңа бина төзибезме? Типография алдык ди, ладно, әйбәт, прекрасно ди. Аны кая куябыз? Куярга урыныбыз юк. Не лучше ли, мин әйтәм, сиңа, пока бер бухгалтериясе белән урынын билгеләп, бина төзеп куярга? Аннан соң «Менә бинасын төзедек, Хәниф Хәйриевич, анда бер әйбер куярга кирәк бит инде», – дип, тегесен-монысын сорап алып була. Шулаймы, Нәфис абый?

– Әлбәттә…

– Как думаете? – диде Тукбаев, һәммәсен күздән кичереп, дәшүче булмагач, үз фикерен куәтли төште: – Я считаю, төзелеш начальнигы Хәбиб Хаевичны чакыртырга да: «Менә сиңа өч йөз илле миллион вексель, илле миллионы зарплатага, өч йөз миллионы материаллар алырга. Син безгә ун да унике метрга бер матур гына бина төзеп куясың», – дияргә.

Өстәлдә телефон шалтырады. Тукбаев трубканы алды.

– Алло! Әйе. Исәнмесез… Юк, икенче тапкыр шалтыратырсың… – Ул, трубканы куюга, сүзен дәвам итте: – Главный редакторга бер бүлмә кирәк инде, кешеләрне кабул итәргә приёмный. Хатлар бүлеге, архивы. Аннан соң ике машина сыярлык кына гараж склады. Компьютерлар бүлмәсе, бер белгеч алырга… Ну, главное определиться. Здание төзикме?

Аның бу соравына каршы кабартма битләре кызарып пешкән Ибәт Ишкәевнең тыңкыш тавышы яңгырады.

– Рәсим Юлаевич! – диде ул. – Менә мин Абага районында булдым, аларның шул минитипографиясендә нибары биш кеше эшли. Алар шуның белән газетаны полностью чыгара. Абагалылар компьютер белән чыгара. Хәзер типографияләрендә хәрефне кулдан, линотип белән җыймыйлар.

Сүзгә Нәфис кушылды:

– Дөрес, абагалылар ул типографиядә бер-ике газета чыгарып карадылар. Әле тулысынча эшләп китә алмыйлар.

Шулай дигәч, Тукбаев янә үз фикеренә кайтты:

– Ул минитипография вакытлыча, өч тиенгә дә тормый, ксерокс ул. Аңа ышанып газета чыгарып булмый. Аның белән ровно өч ай газета чыгарырга мөмкин, ровно өч ай! Аңа университет тәмамлаган кеше, наладчик кирәк. Короче, аңа ышанып газета чыгарып булмый. Ышаныгыз миңа.

Моңарчы тыштан тыныч кына, икенче ияген салындырып утырган Динар Ишкәев хуҗа фикеренә каршы төшәргә базмый гына телгә килде:

– Менә монда Рәсим Юлаевичны да аңларга була, – диде ул, Нәфисне күзәтеп. – Үзегез уверенныймы соң, или Абагада, или бүтән җирдә, күрше районнарның берсендә, газетагызны чыгара алачаксызмы? Әгәр дә здание кулланган вакытта…

Кабак баш Ибәт Ишкәев абыйсы сүзләреннән соң батыраеп китте дә үз тәкъдимен җиткерергә ашыкты:

– Нишләп без газетаны Абагада чыгарабыз? Абага компьютерга күчсә җиңелрәк тә. Алар хәзер хәреф җыю машинасын тулысы белән безгә бирәчәкләр. Юк, безгә Абага типографиясе якынрак та…

– Монда бу мәсьәләдә проблема юк, – дип бүлдерде Тукбаев. – Газетаны бастырырга Абагада да, бүтән районда да, Казанда да көтеп кенә торалар. Акчаң гына булсын… Йә, өч йөз илле миллионга компьютерлар ала калганда кая куябыз? Аңа тәрәзәсе тимер рәшәткәле бина кирәк, специалистлар, тегесе, монысы. Кәгазь саклый торган склады, слесаре, чүкече-мүкече… Сөйләргә җиңел ул…

Ибәт хуҗаның үзенә ясалган ишарәсен аңлап тыелырга булды. Тукбаев әйткәннәре белән генә чикләнмәде.

– Моңарчы компьютер юк иде, газета чыга иде бит! – диде. – Без шул акчаларга бина төзеп калдырсак, әй-йеме, аннары җитмеш процент вопрос решён будет. Утызга кала. Да, бүген йөз процентка үзебездә газета чыгара алмыйбыз. Здание булгач, компьютеры да булыр. – Ул башын мөхәрриргә таба борды. – Газетаның тиражы күпме әле?

– Мең ике йөз, – диде Нәфис.

Шулвакыт Ибәтнең кабактай башы калкып куйды, һәм ул, әңгәмәгә кушылып:

– Абагада газетаның тиражы өч мең, – диде, мөхәрриргә әләк ташлыйсы килеп. – Өч тапкырга артыграк!..

Ибәт Ишкәев Тукбаевтан һич көтмәгән җавапны ишетте:

– Ибәт Хамаевич, синең эшләмәгәнлек бу. Абагада өч мең дисәң дә, халкы безнекеннән өч мәртәбә артык түгел бит…

Ибәтнең авызы томалангач, Тукбаев тәрәзә яныннан йөреп килде дә:

– Бер фикергә килик, Нәфис абый, – диде. – Нишлисең? Нишлик?

– Бина кирәк, – диде Нәфис, өзеп.

– Хәзер Хәбиб Хаевичны чакыртам, ун да уникеле бинаны эшләп куябыз. Урынын ачыклагыз… – дип боерды Тукбаев.

Ат аягын дагалаганда, бака ботын кыстыра дигәндәй, сүз түгәрәкләнергә генә торганда, Ибәт, акай күзләрен ача-йома, ачык калган калын иреннәрен шапылдатты.

– Абагалыларның иске типографиясе бетә компьютерга күчкәч, – диде.

Аның бу сүзләре белән килешмәгән Тукбаев тавышын күтәрә төште:

– Акча кирәк булгач басарлар… – диде.

Инде сүз шушының белән төгәлләнгәндер дип, Нәфис сорап куйды:

– Рәсим Юлаевич! Миңа китсәм ярыймы?

– Утыр! – диде Тукбаев аңа катгый гына. – Менә нәрсә, Нәфис абый, хет шунда чукынып китегез, әй-йеме, җир йөзендә башымны кисәргә бирәм, власть она не победима! Неужели син шуны аңламыйсың? Её никто не отдаст. Неужели сез аңгыра?

Нәфис берни аңышмый гаҗәпләнеп сорады:

– Нишләгән?

– Ник Шәмсиевнең фельетонын бастырдың? Аның яңа сайланачак президентның ничек булырга тиешлеген өйрәткән ул язмасы нигә кирәк иде? Мин сине кисәттем… Газетага аннан да кабахәт нәрсәне басып буламы?

– Минемчә, анда бернинди сәяси хата юк, сайлаучы үз фикерен белдерергә тырышкан гына.

– Син тик кенә тор! – Тукбаев кызды. – Абагалар ник бастырмый андый кабахәт нәрсәне?

Нәфис уңайсызланды.

– Тегесен язарга ярамый, монысын… – диде ул. – Тагын ничек кенә язаргадыр инде, белмим…

– Юк, юк, Нәфис абый, бөтен әйберне язарга ярый. Ну түлке иртәгә-бүген сайлау дигән көнне шундый әйберне бастыралармы? Хотя бөтен республиканың, районның политикасы демократия өчен булганда. Нигә кире сукаларга?

Бүлмәгә сәркатип кыз килеп керде.

– Рәсим Юлаевич, сезне Чабаксардан сорыйлар.

– Киңәшмәдә диген…

Кыз чыгып китүгә, Тукбаев Нәфисне сүгүен дәвам итте:

– Нәфис абый! – диде. – Нишләп аңламыйсың, нәрсә җитми сиңа, нәрсә җитми? Ну бит, бу – Елесевка каршы бару… Ну что, Юганов килсенме? Укыдык, белдек без аның кем икәнлеген. Анда намуслы бер кешене дә куймыйлар. Бөтенесе пычрак. Политика – пычрак ул. Елесевтан алып алар бөтенесе бер шайка. Югановы да. Аңлыйсыңмы? Безнеке бит Елесев белән контактта эшли. Көне буе… Без әле районга, аргон музыка коралларына, ди, утыз миллион акча алып кайттык. Республикада без генә түгел, башка районнар да бар. Менә хәзер гел соранып йөреп булмас… Һаман да что-то хотят. Ну, что докажем? Менә чебен дулап, тәрәзәнең ватылганын күргәнең бармы? – Ул, тәрәзәгә карап, йодрыкларын күтәрә-күтәрә, Нәфискә ишарә ясады: – Син – чебен! Минем белән бергә. Без синең белән бергә чебен. «Без-з-з-з» килеп, шунда бәрелеп үләргә можем. Что вы доказываете? Что? Ну, что мы доказали, Динар Хамаевич? Кичә бер шәһәр главасы – Алла Максимовна – Президент аппаратыннан елап чыкты. Үз күзләрем белән күрдем. «Все идите туда…» гына дигәннәр. Кем сайламаган, аңа берни юк, дигәннәр. Никаких акча! Власть – не победима! Власть дядя Эльста. Аларда бөтен корал. Көт, сул кулы белән менә болай иттереп, чыгарып тоттырыр Елесев Югановка. Ботка ясап бетерә, власть не отдадут. Неужели мы этого хотим? Ну, что доказал Чечня? Бөтен халкы үлеп беткәч… Гомер ике килми бит. Ул халык мескен балаларын Елесев белән сугышып үтерергә дип үстермәгән бит?! Ун, утыз, кырык яшьлек кешеләр үлеп бетте. Неужели сез шуны аңламыйсыз? Әз генә дурак булырга кирәк бит инде. Менә хәзер Югары Советка сайлаулар көтелә… Алай булырга кирәк түгел, киресен сукаларга… Ничек шулай була, Динар Хамаевич? Менә шуны аңлата алмыйм. Ничек шулай була, Нәфис абый? Җаныкаем, нәрсә җитми? Нәрсә җитми? Әйт, нәрсә җитми? Бирәм…

«Машина бир!» – Нәфис башына килгән бу уен әйтергә тыелып калды, Тукбаевның кызган ташына су сибәргә теләмәде. Тукбаев күңеленә Динар Хамаевич коткы саласын сизде, ул үзенең сәясәттә саксызлык күрсәтмәвен аңлатырга тырышты.

– Шәмсиевнең ул мәкаләсендә баш китәрлек әллә нәрсә юк бит инде, Рәсим Юлаевич, – диде Нәфис. – Сайланачак президентның һәрьяктан лаеклы булуын теләп, акыллы теләктәшлек белдерү генә бар хаклы рәвештә. Ул мәкалә сездә шундый реакция тудырыр дип һич уйламаган идем.

Шушы урында, ниһаять, кипкән тараканга җан кергәндәй, Фаил Минһаҗевич калкынып куйды, аның ябык, төссез чырае көлсулана төшкән.

– Шул мәкаләне бастырып, – диде ул, Нәфискә чекерәеп карап, – как будто, в мировом масштабе проблема чишәсез инде… Сезнең ул карт корреспондентыгыз хәзер ничә яшьтә? Җитмештәге пенсионер, беләм, газетага күптәннән языша, шизофреник бит ул, аңа ничек тә ярый… – Ул, ризасызлык белдереп, мыскыллы көлде. Шушы мәлдә аның шыр сөяк яңаклары, төссез чырае җирәнү хисе тудырды.

Тукбаев, утка пешкәндәй, кулларын ялт та йолт уйнатып, сүзен урынбасары фикерләренә бәйләп алып китте.

– Тукта әле, Фаил Минһаҗевич, мин аңлатып китим, – диде. – Раз Шәмсиев язган икән начар дип, язсын. Бу аңа ответ бирсен как редактор. Менә бер битендә яманласа, икенче битендә мактап язарга тиеш иде бит ул. Менә тегеләй, менә фәлән, дип. Безнең районда «перестройка» бара, дип. Җитмеш ел яшәп, «Калач» колхозында асфальт юл юк иде, шуны төзеп куйдык. «Калач» колхозында газ юк иде, газ керттек, дип язарга тиеш иде. Җитмеш ел, җитмеш ел коммунистлар партиясендә яшәдек, «Калач» колхозы юл күрмәде, дип язарга тиеш иде. Ындырлыларга партия җитмеш ел диктовать итеп карады, җирләреннән кырык центнер икмәк алганыбыз юк иде, менә «перестройка» булгач, кырык центнер икмәк алдык, терлекләрнең баш санын арттырдык, дип… Шуларны язсаң, мин аңлар идем. Хотя бы бергә-бер язарга кирәк иде. Неужели сез аңламыйсыз?.. Ну, что вы доказываете? Что вы доказываете?..

Аның түземлеге соңгы чиккә җитте. Тукбаевның шул дәрәҗәдә кызганын яхшы сизенгән Динар Ишкәев, үз корбанын посып көткән төлкедәй, чүмәлә астыннан ут йөртергә җай тапты.

– Нәфис абый ниндидер агымга ияргән ул, – диде, ике катлы ияген кагып. – Аның менә ниндидер бер советнигы бар монда. Алар районда менә шуның буенча эш итәләр. Кемнәрдер котырта… Ике-өч кеше алар…

«Җыен гайбәт, коткы таратучы сез ул», – диде Нәфис эченнән.

Тукбаевка кабынып китәргә Ишкәев сүзләре җитә калды. Аның ике кулы да һавада айкалып хәрәкәтләнә башлады.

– Менә мин хәзер убедился, – диде. – Була ак кешеләр, әй-йеме, була кара кешеләр. Ул – закон. Моны миңа бер райондаш әйткән иде. Менә бала туа, анда әле ак көч тә, кара көч тә булмый. Ул әле ике арада яши. Бер көн яши, ике көн яши. Тел чыга. Әшәке сүзне отып әйттеме, бу ягына, – Тукбаев кулын бер иңбашына сукты, – кара көч җыелды… Ак көч тә шулай. Менә бер кеше агач утыртып яхшылык эшләдеме, – Тукбаевның кулы икенче иңбашына төште, – бу ягына ак көч җыелды. Менә кайбер кешене ак көч җиңә, кайсын кара көч җиңә икән… – Ул, тагын нидер әйтергә уйлап, тәрәзәгә карады. – Менә ике гөлме? Син әшәке булсаң, ул да әшәке, Нәфис абый… Балалар бар бит, синең дә балаларыңның балалары булыр. Неужели тагын шул теге искелеккә кайтыйк. Коммунизм чагында джипларга утырып йөрдекме?

«Кем тыйган, беренче ата коммунистлар сез үзегез идегез бит. Хәзер битлекне салып ташладыгыз да аларны эткә салып сүгәсез…» – диде Нәфиснең карышкан эчке «мин»е.

– Коммунизм вакытында сиңа кем биргән иде квартир? – диде Тукбаев, Нәфисне иләп. – Казанда квартир, монда квартир…

«Ә сезнеке ничәү? Ничә миллионлык?»

– Хатының шәһәрдә булыр идеме? Юк иде. Бар, учлап тоттырырлар иде. Мин дә джипка менеп утырыр идемме? Фик, күсәк тоттырырлар… Неужели бер мәртәбә, ну, биш кенә елга алга карый алмыйсыз? Бер артка, бер алга. Неужели менә монда, – аның бармагы башын тукыды, – грамм да ми юк, анаңны… Миңа түгел! Мин бүген монда, иртәгә тегендә. Мин үземә кирәген ясаган. Миңа кирәк түгел, мин үземнең рейтингымны эшләгән. Минем рейтинг Президент алдында да җитәрлек. Үземнекен үзем эшлим мин…

«Анысына һич тә шикләнмим. Алдата торган сәүдәгәрләрдән түгел!»

– Дөнья бар бит, тормыш бар, аңлыйсыңмы? Мин генә түгел бит бу тормышта. Ул газета бит миңа каршы эшләргә тиеш түгел, бергә булырга кирәк. Газетаның акчасын мин биргәч, ул минем политиканы алып барырга тиештер бит? Әйтегез: «Сезнең ул политикагыз дөрес түгел», – дип. Алайса, үзгәрәм…

«Үзгәргән ди!..»

– Ну түлке доказать итегез! Что «да», что «нет». Аңлатыгыз миңа? Мин эшлим… Мин беләм Елесевның да кем икәнен… Юк бит альтернатива. Юганов бит ул бүген генә прикидывается. Титулны ала да… Алар шундый ук бизнесмен, шундый ук жулик бит. Пусть он скажет всё, докажет и покажет свою программу. Какую Чечню хочет он? Не хочет он её… Аның группасы бар, аның группасында һәммәсе так и надо. Шул ук Эльс Елесевның да – кругом… Стрелканы гына күчерә дә куя. Власть она никогда не победима!.. Мәскәү сайлаулары уздымы? Узды. Ужков дурак түгел, аның башына тай типмәгән, тавыш бирүне сиксән процент ясаган. Димәк, ул белә кемгә ясарга. Шуңа күрә дә ул Ужков! Неужели синең белән мин Ужковтан акыллырак? Или Чәчәк апамы?

«Чәйнәдегез инде шул карт укытучыны».

– Чәчәк апа, шуның кадәр белдекле булгач, нигә Ужков шикелле бай яшәми соң?

«Сезнең кебек алдаша белми, холкы үз идеяләренә инанып калыпланган. Моңа ул үзе гаепле түгел…»

– Потому что, Чәчәк апаның менә монда, – Тукбаевның бармагы чигәсенә төртелде, – башында җитеп бетми. Аңлыйсыңмы? Менә монда җитеп бетми, ул да бай яшәр иде… Урыс та бит үзен акыллы дип саный, капиталист, дурак, ди. Без, социализм акыллы, дибез. Акыллы булгач, нигә әйбәт яшәмибез соң, Нәфис абый? Ник әйбәт яшәмибез? Без акыллы булгач, социализмда әйбәт эшләгәч, нишләп безнең юллар әйбәтрәк түгел? Нишләп безнең авылларга газ кермәгән? Нишләп игенне күбрәк алмыйбыз? Шулай бит? – Ул, сүзләренең дөреслегенә раслау көткәндәй, Динар Ишкәевкә карады, аңардан җавап булмагач дәвам итте: – Ялгышмагыз инде, Нәфис абый, ярамый… За всё обидно, череп баеган, эшләмәгән председательләр өчен обидно, кире сукалаган редакторлар өчен обидно… Акча бүлгәндә без барыбыз да бергә. Бер фикердә булырга тиеш булганда, сайлауларга барганда, Нәфис абый каршы. Алай булмый, или до смерти, или война тек война. Мин моны тоже эшли алам, Нәфис абый. Этлеккә тәһарәт кирәкми. Әллә нинди нахал юлларны эшләп була. Беләсеңме? Мин аны эшләмим бит. Эшләргә җыенмыйм да. Шуңа күрә злоупотребляете. Потому что, кто не с нами, аны чорнап, болгап атмыйбыз. Монда минем гаеп. Әз генә кеше шыпырдый, кирегә сукалап йөри башласа, Абага районында бу кешене юк итәләр… Шуңа күрә аларның редакцияләрендә дә тәртип. Бездә алай түгел, без тәрбиялибез. Нәфис абый кирегә сукалый, ә без аңа яхшылык эшлибез…

Кинәт шушы минутта Динар Ишкәевнең маңгай җыерчыклары пеләшенә таба үрмәләде. Ул, кирәкле моментны ычкындырмаска теләп, өнәмәгән Нәфискә карата күңелен тырнап, борчып торган коткы фикерләрен Тукбаевка җиткерергә ашыкты.

– Чөнки газетага тәнкыйть язар дип куркабыз, – диде ул, өстереп.

– Курыкмыйм, Динар Хамаевич, – диде Тукбаев. – Мин аны эшермим дә, просто…

– Куркабыз… – диде Динар Ишкәев.

– Курыкмыйм…

– Куркабыз, менә шул курыкканга күрә тимибез. Яңадан язар дип куркабыз, икенче нәрсә язар дип. Шуңа күрә шулай эшлибез.

Нәфис Ишкәевтән бу кадәресен үк көтмәгән иде. Ул аның чын йөзен күрә алды. Ә Тукбаевны бу минутта корт чактымыни!

– Юк, мин курыкмыйм, – диде ул, йодрыкларын төйнәп. – Мин аңа әйттем… Минем икенче кулым да бар, ещё один шаг, менә үзенә карап әйтәм, әйттем дә мин аңа: «Объявляю войну!» – дидем. Пусть егерме процент район будет страдать, ул бөтенләй йөз процентка… – Тукбаев Динар Ишкәевнең ыскытуыннан котырыныр дәрәҗәгә җитте, мантыйгын югалтты. – Мин аны җир белән нитәм, җир белән тигезлим. Бер редакторны ничек тә… Минем рейтинг аныкына караганда зуррак. Мин аңа всеобщий презрение ясыйм. Мин аны, бөтен әйберләрен күпертеп, тизәккә чыгарам. Бөтен әйберләрен күпертәм! Этлеккә тәһарәт кирәк түгел, бөтен әйберләрен күпертеп…

Абыйлы-энеле Ишкәевләр, максатларына ирешкәндәй, канәгатьлек кичереп, бер-беренә караштылар. Тукбаевның беркатлылыгыннан сиздерми генә көлделәр. Чытык чырайлы Фаил Минһаҗович кына бу тамашадан риза түгел иде. Аның, үте сытылгандай, сөмсере коелган. Дәрте кабынган Динар Ишкәев Тукбаевның кызган учагына тагын керосин сипте.

– Менә ул алай булырга тиеш түгел, Рәсим Юлаевич, – диде ул. – Редактор, кемдер бер фикер әйткәч, аңа ияреп китәргә тиеш түгел. – Әйе, шулай бит ул дигән кебек, Динар Ишкәев Нәфискә карады. – Сезнең как редактор төпле фикерегез булырга тиеш. Абага районында мондый нәрсә юк. Анда редактор Хаммат Камилович әллә нәрсәләр дә белә. Ну Хаммат Камилович шуның кадәрле дә акыллы, аның фикерләрен тыңлап, утырып сөйләшкәнегез бармы соң?

Динар Ишкәев, теләктәшлек белдерергә теләгәндәй, Нәфискә хәйләле карашын ташлады. Аның мәкерле уйларына төшенгән Нәфис җавап кайтармады. Гәрчә Абага районы мөхәррирен уртакул журналист буларак яхшы белсә дә, тәнкыйтьтән уттай курыккан, мөстәкыйльлекне белмәгән, газетага һәр басыласы материалны хакимияткә алып барып, килештереп кайтса да.

Ишкәев сөйләвен белде:

– Шуның хәтле дә акыллы фикерле редактор инде ул Хаммат Камилович, – диде. – Аның да колхозга баргач күргәне күп була, әллә нәрсәләр күрә, тирескә «утырткан» чыршыларны гына түгел, башкасын да белә инде ул. Сез монда да урынсыз, «кеше үз фикерен белдерергә хокуклы…» дип барасыз. Рәсим Юлаевичның дөрес әйткәнен дә аңлагыз. Сезгә бит аңларга вакыт. Бу Миң Мулловичны язмагыз дигән сүз түгел. «Инеш» кооперативын язганга бернәрсә әйтмәдек. Миңа Миң Муллович әле бүген әйтеп торды зарланып…


Страницы книги >> Предыдущая | 1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 | Следующая
  • 0 Оценок: 0

Правообладателям!

Данное произведение размещено по согласованию с ООО "ЛитРес" (20% исходного текста). Если размещение книги нарушает чьи-либо права, то сообщите об этом.

Читателям!

Оплатили, но не знаете что делать дальше?


Популярные книги за неделю


Рекомендации