Электронная библиотека » Нурислам Хәсәнов » » онлайн чтение - страница 5


  • Текст добавлен: 14 марта 2023, 10:00


Автор книги: Нурислам Хәсәнов


Жанр: Современная русская литература, Современная проза


Возрастные ограничения: +16

сообщить о неприемлемом содержимом

Текущая страница: 5 (всего у книги 37 страниц) [доступный отрывок для чтения: 11 страниц]

Шрифт:
- 100% +

Уйсыз-өнсез кешедәй, бер кәлимә сүз дәшмичә, башын аска иеп, бер ноктага карап утырган Борнаш, эчке киеренкелегенә чыдаша алмыйча, кинәт башын калкытты да күлмәк изүләрен ачып җибәрде.

– Ә менә мондагы хәлләрне аңлыйсызмы? – диде, кара янып беткән тәнен күрсәтеп.

Саргылт чәчен бер якка шомартып тараган Сергеев аның каты кыйналганын күреп аһ итте. Кабыргалары да сынган. Адвокат, күп уйлап тормастан, шунда ук медицина экспертизасы ясатырга булды һәм бу эшне үз өстенә алды. Аннан соң гына, үзара сугышу очрагы буларак, аерым кануннарда каралмыйча үз әһәмиятен югалтса да, бәрәңге очрагы төп эш булып калды. Аңа шулчак биш ел биргәннәр иде…

– Нигә йокламыйсың? – диде тоткын Хәйдәр, янәшәсендә уйланып яткан Борнашка таба борылып.

– Күзгә йокы керми.

– Аңлашыла… – диде каратутлы Хәйдәр. – Иртәгә чыгасы булгач, уйларың иректә йөзә булыр…

– Әлбәттә.

Борнаш тагын бер ел утырасы Хәйдәрне аңларга тырышты, үзара адреслар алыштылар. Биредә бер гаилә булып яшәделәр…

Хәйдәр Чаллыда үз кибетен ачкан булган.

«Келәй» кушаматлы «бер мент», «крышаң» булам дип, моңа сөлек кебек ябыша. Торган саен, күбрәк акча таләп итә башлый. Аңардан майлы калҗа ала алмагач, үчләнеп, өенә кайтканда саклап тора да, кулына тимер беләзек кигертеп, кесәсенә наркотик сала. Аннары, шаһитлар чакырып, акт төзи, милициягә илтеп тапшыра. «Келәй»гә ышаналар, Хәйдәр шул «гөнаһы»сы белән монда килеп эләгә…

Бу минутта ул инде тынчу һавалы төрмәнең шыксыз, пычрак таплы стеналарын гүя күрми, йоклаган тоткыннарның гырлаган тавышларын да ишетми. Аның уенда – Суширмә авылында берьялгызы яшәп ятучы җитмеш биш яшьлек әтисе Шәех карт. Аңа хәзер аеруча читен, ул моннан ике ел элек кенә дөнья куйган газиз әнисе белән бәхилләште… Борнаш әнисе Гөлзадәне соңгы юлга озата алмады, фәкать төрмә стеналары арасында бәргәләнеп үкседе генә. Таш диварларны тишеп чыгардай үкенеч-сыкрауларын, кайгы-хәсрәтләрен эченә йотты…

Борнаш, күңеленә килгән киеренке уйларын куарга теләп, икенче ягына борылып ятты. Аны мең төрле сорау борчыды. Моннан чыккач нишләргә? Кая барып эшкә урнашырга? Хәзер райпога юл ябык инде. Райподан Тукбаев та кыяклаган. Ул, йомры баш, Байтирәккә кайтып, район башлыгы булырга да өлгергән. Димәк, ул акчасыз яшәмәгән. Хәзер акчасыз беркем дә ныклап аякка баса алмый. Үтте андый заманнар. Хәзер элеккеге куркак, мескен тычканнар да, явыз күселәргә әйләнеп, тазарып үсте, тешләкләнде, битлек алыштырып, биек кәнәфиләргә менеп утырды. Андыйлар бүгенге шартларга оста, тиз яраклашып өлгерде. Инде бүтән көй көйлиләр, бер партиядән икенчесенә, аннан өченчесенә күчеп, башкача сайрыйлар. Яраклаштылар. Акча кирәк! Акчасызны тану юк. Тукбаев Борнашны аңлармы соң? Кем өчен тәмуг газаплары кичергәнен белер микән ул? Эш мәсьәләсендә, бәлки, аңа мөрәҗәгать итми булмас әле. Юк, ул аны, төртеп егып, белмәмешкә салынырга тиеш түгел, түгел…

Иртәгесен, тиешле срок сәгате суккач, Борнаш Шабаев артыннан тимер ишекләр чыңлап ябылды, ул, урамга чыккач, күкрәген тутырып, бер иркен сулыш алды һәм тимер юл тукталышына таба әкрен генә атлап китте. Аны тимер ятьмә аша күренгән тонык тәрәзәләрдән тоткыннарның моңсу карашлары озатып калды…

* * *

Улының кайтырга тиешлеген белмәгән Шәех карт, уйларына чуалып, көнозын аптырашта йөрде, караватында бөкшәеп ятып та, аннан торып та карады, өй эчендә ары-бире килде. Иңнәренең авыртуына, еллар йөген төшерә алмагандай, басылып, башын җиргә тартылган көнбагыштай иеп тынып калды. Аннары аның аяклары, без йөрисен йөргән инде дигәндәй карышып, теләр-теләмәс кенә атлады. Алар, җылы июнь аенда йон оекбаш киюгә карамастан, салкынлык сизде. Аның сәер генә уйнап торган тынгысыз җанына җылылык, миһербан-шәфкатьлек җитмәде. Карт, аптырагач, зур эчле галошын өстерәп, кулыннан таягын калдырмый, кыштыр-кыштыр атлап, капка төбендәге эскәмиягә, кояшка каршы чыгып утырды. Көн кичкә авышкан, кояш, алланып, офыкка тәгәри. Ул салкын җил искәнен тойгандай итте, чемердәп-чемердәп алган җитмеш биш яшьлек гомере кояш җылысына мохтаҗ иде аның. Өстендәге буй-буй кәчтүме дә кояшта уңып искергән. Ямьшәйгән киез эшләпәсе астыннан елтыраган күзләре сулыгып эчкә баткан, озынча яңак сөякләре калыккан, таягына таянган кулларының тамырлары бүртәйгән.

Ул шулай, Суширмә урамыннан узган-барганнарны танырга теләгәндәй, күзләрен кыса-кыса күзәтте. Аларның кайсыберләре эштән кайта, икенчеләре йомыш белән тормыш мәшәкатьләре артыннан чаба. Ара-тирә аңа, олылап: «Исәнме, Шәех абый!» – дип сәлам биреп тә китәләр. Ул аларның сәламнәрен алып, рәхмәт әйтеп кала. Яшь-җилкенчәк дәшсә: «Син кем малае, син кем кызы буласың?» – дип сорап куя. Аңлашкач: «Ә-ә, шулаймыни», – дип, аларның әти-әниләрен күзаллый, үзенчә нәтиҗә ясап, нәсел-нәсәпләрен исенә төшереп разый кала. Бүгенге яшьләрнең барысын да танып бетерә алмый шул ул. Күзләре начар күрә башлады. Яшьли Урал якларына китеп, шундагы заводларның берсендә озак еллар металл коючы булып эшләү ярамадымы?

Формаларга чәчрәп аккан металлга караулар күз явын алды, иртәрәк тоныкландырды. Баштарак яшьлек белән сизелмәгән. Авыр кегельләрне күтәреп йөри-йөри, беләкләре бик нык талчыкты. Шунда ачлы-туклы сугыш елларын да кичерде. Металл газлары, тамакка кадәр үтеп, авыз тәмен алды. Менә шул цехта эшләгәндә инде, ул, көтмәгәндә, уйламаганда, Гөлзадәсен очратты. Ул табельныйда эшли иде. Түгәрәк йөзе алсу алмадай балкып тора, ачык. Көннәрдән бер көнне кыз озынча буйлы, кара бөдрә чәчле егеткә пропускысын биргәндә үзе дәште.

– Шәех! – диде ул, ишек яңагына сөялгән җиреннән елмаеп.

– Әйе, мин! – диде егет, үзенә татарча дәшкән чибәр кызга гаҗәпсенеп.

Кыз үзен кызыксындырган соравын бирде.

– Син татармы, әллә башкортмы? – диде.

– Татар.

– Кайсы яктан?

– Татарстаннан.

Гөлзадә, бераз чытлыклана төшеп, канәгать елмайды.

– Бу якларга ничек килеп чыктыгыз?

Шәех үзе өчен бик тә авыр булган сорауга җавап бирергә ашыкмады. Кыз сорашуын белде.

– Татарстан зур, кайсы шәһәрдән? Районнанмы?

– Байтирәктән.

Гөлзадәнең йөзе балкып алды.

– Чынлапмы?

– Мин ялган сөйләшмим. Әллә ул районны беләсезме?

Кызның эчке куанычыннан уймакланып чокырайган бите нурланып китте.

– Белмичә, мин дә шул районнан ич.

– Кайсы авылдан?

– Акширмәдән.

– Акширмәдән?

– Ә нигә?

– Болай гына.

– Ә син?

Ул үз авылы исемен әйтергә микән, әйтмәскә микән дип тынып калды. «Мин бит билгесезлектә яшәргә тиеш, бу якларга чарасызлыктан качып киткән кеше» дигән уй аның башыннан узды. Шулай да серне ачарга булды.

– Мин – Суширмәдән.

Кыз, сөенче алгандай, канат ярып калкынып куйды.

– Күрше авылдан ич. Ялганлыйсыңдыр әле?

– Әйтәм бит, мин ялганлый белмим…

Отыры якыная барып, үзара сөйләшә торгач, Гөлзадәнең күзләрендә кабынган мәхәббәт очкыннары бөдрә башлы Шәех йөрәген дә әллә ничек кенә ялмап-ялмап алды һәм үз артыннан ияртергә мәҗбүр итте… Аңа кызның бар холкын, табигатен чагылдырган ягымлы, ачык тавышын үз итми мөмкин түгел иде… Әйе, Гөлзадә бар холык-фигыле белән аңа охшаган, аның яры, аның белән гел очрашасы гына килеп тора… Очраша торгач, озак та тормый өйләнештеләр дә. Азат исемле бер малай да үстерделәр. Ул, институтны тәмамлап, инженер булып эшли башлагач, юл һәлакәтенә очрап вафат булды… Фаҗига аны да сагалап торган икән. Аларның икесенең дә җаннары тетрәнде… Һуштан язар дәрәҗәгә җиттеләр. Җан борчулары тиз генә басылмады. Азатлары күз алларыннан китмәде. Кайларга барып бәрелергә белмәделәр. Бәлки, ярсу-әрнүләрне вакыт дәвалар әле дип көтсәләр дә, инде бер ялкынсынып зәгыйфьләнгән нервылар үзенекен итте, һаман да эчтән кимерде. Кою цехыннан «вредность» белән пенсиягә чыгуга, Шәех үзеннән яшьрәк Гөлзадәсе белән яшәү урыннарын алыштырырга булды. Җитмәсә, Азатлары да күз алдыннан китми интектерде. Туган яклар үзенә тартып торганда кая барасың? Шәех зур кичерешләре аша үз-үзен җиңде, ата-баба туфрагына аяк басарга булды. Кырык елдан соң гына, Сталин үлгәч, туган авылы Суширмәгә кайтып төште. Авыл башыннан бер иске йорт сатып алып, шунда яши башладылар…

Хатирәләргә бирелгән Шәехнең таякка таянган ябык куллары кинәт калтырап-калтырап алды, аны уйлары үз артыннан ияртте…

Һич онытылмас 1924 ел иде ул. Бүгенгедәй кояшлы көн, бар дөнья яшәргән. Болын, үзәннәрдә хозур яшеллек. Озын кышта ачлыктан шактый интеккән Суширмә малайларын сөендереп, авызларга тәм-том бирүче сусыл кузгалаклар башларын калкыткан. Авылның аргы башындагы ак каеннар, алъяпкычларын буып бәйләгән яшь киленнәрне хәтерләтеп, сабыр гына, офыкларга барып тоташкан дулкын-дулкын арыш басуларына өмет белән карый. Түбән очка таба киткәч, арырак, Аксу буйларында, болыннарда анда-санда атлар утлап йөри. Алар да җәйдән канәгатьлек кичерә сыман. Инде көрәеп, тернәкләнеп киләләр, кояшта чагылган гәүдәләре елкылдап-елкылдап китә, әкрен генә искән җилләр ялларын сыйпап тарый. Алар юк-юк та авыр камыт кигән муеннарын җиңеләйтергә теләгәндәй, башларын боргалый-боргалый өскә чөя, талпынып-талпынып ала. Уйнаклап чабып та китәселәре килә. Тик кайберләренең аяклары тышаулы, хуҗалары бердәнбер кадерле җаннарының китеп баруларын теләми.

Ул көнне Шәех, туган як табигатенә соклана-соклана, Аксу елгасына кармак салырга төште. Тамырлары ярга чыгып торган тал төбе тугайлыгында утырды. Селәүчәннәренә балыклар чиртте дә чиртте. Озак та утырмады, бер-ике табалык балык әзер дә булды. Аларны саңаклары аша җеп уздырып тезде дә, җеп очыннан күтәреп, сөенә-сөенә өенә ашыкты. Ишегалларына кайтып керсә, коточкыч гауга: анда авыл мулласы, староста Хамай Ишкәев басып тора.

Ул, кулларын болгый-болгый, Шәехнең әтисенә бармак яный, аны эт итеп сүгә, авыз ачарга да ирек бирми:

– Атны син урлаган… Болындагы тышаулы ат кая китсен? Карак син, иманыңны киям, бер тәүлек эчендә атымны китереп бирмәсәң… Нәселеңне корытам…

Әтисе:

– Хамай! Хамай, дим! Ышан, мин тимәдем синең атыңа. Зинһар, гөнаһлы булма, – дип ялвара.

Аның ялваруларына Хамайның исе дә китми, белештермәс дәрәҗәдә зәһәрен чәчә дә чәчә:

– Син, син… Кем булсын тагын? Авылда синнән дә мут кеше бармы? Тилегә сабышма. Әле өеңә ниндидер чегән дә кереп чыккан, диләр. Бергә берләшеп юк иткәнсез атымны.

– Өемә беркемнең аяк атлаганы юк. Үзем дә өйдән чыкмадым, ике көн чабата үрдем. Базарга чыксам-нитсәм дип.

Хамай кызды, Шабай сүзләренә ышанырга теләмәде. Гөж иткән тавышка әнисе Сәрмәния болдырга чыгып баскан, итәгенә кече улы Шәйхулла ябышкан.

– Юк, менә күр дә тор, сүземдә тормасам, – ди Хамай, күзләрен ялт та йолт уйнатып. – Әҗәлең миннән булыр…

Шабайның йөзе агарып ук чыкты.

– Хамай, дим! Зинһар, кыйма җанымны… Мин түгел, мин түгел…

– Син, син… – Хамай, чыгырыннан чыгып, Шабайга вәхшиләрчә каныкты. – Ат иртәгә минем капка төбендә булмаса, урам йөрттерәм мин сезне… тереләй күмдертәм…

Хамай җилләнеп, капкаларга тибенеп, очына-очына чыгып китте.

Ишегалды уртасында телсез, өнсез калган Шабай болдыр баскычы баганасына килеп сөялде, Сәрмәниясенә карады, аның күзләреннән яшь чыккан. Әнисенең елаганын күреп, кечкенә Шәйхулла да авызын бөрештерде, Шәехнең дә тоткан балыклары кулыннан төшеп китте.

– И-и Ходаем, бу нинди гөнаһ шомлыгы?.. – диде көчкә сулышын алган Сәрмәния.

– Белмим бит, Сәрмәния җаным, кая киткәндер аның аты…

Куркынган Шәех тә әнисе янына килеп сыенды. Сәрмәния як-ягына баскан бөдрә чәчле малайларын кысып кочаклады.

– Нишләрбез инде, Ходаем… – диде Сәрмәния, үрсәләнеп.

– Белмим, белмим… – диде әтиләре, уйга баткан башын учларына кысып. – Бу нинди бәла?..

Сәрмәния күз яшьләрен ак яулык почмагына сөртте.

– Бу арада яман төшләр дә күргән идем, – дип сулкылдады ул һәм нидер сизенеп өстәде: – Бу золым юкка гына булмас… Әллә соң атын эзләп карыйсыңмы? Тышаулаган ат бик ерак китмәгәндер әле. Аксу буйлап йөреп кайтмыйсыңмы? Әрәмәлекләргә сугыл…

Шабай хатынының сүзе белән килеште. Ул инде ни чарадан бичара хәлендә. Таш бәгырьле Хамайдан һәммәсен дә көтәргә була. Аның мәкереннән Ходай үзе генә саклый күрсен. Ул канечкеч ерткыч юкка гына староста булмаган, муллалык пәрәнҗәсенә төренмәгән. Үз законы үзендә… Шушы ачлыкта да Хамай морҗасыннан кичләрен казанда пешкән ит исе тарала, кемнәрнеңдер сарыклары да югала, капкадан кергән чит малны ул чыгарырга ашыкмас… Ерткыч бәндә, шайтан коткысы белән яши… Аның кабахәт кеше икәнен яхшы белгән Шабай башта Аксу болынына төште, елга буйлап югарыга – Ындырлы ягына таба да барды. Казы якларын урады, ары килде, бире килде, әрәмәлекләрне айкады. Аптырагач, ат сыман кешнәп тә карады. Җавап килмәде. Кайларга гына китәргә мөмкин Хамай аты? Юк та юк. Көнозын арып-талып йөргән Шабай, сөмсере коелып, өенә төнлә генә кайтып керде.

– Тапмадыңмы? – диде аны көтеп керфек тә какмаган Сәрмәния.

– Юк, – диде Шабай, авыр сулап. – Болында, елга буйларында да юк, әрәмәлектә дә күренми. Арырак урман читенә китеп барса гына инде…

Хамайның атын Шәех үзе дә эзләп карады. Таба алмагач, үксеп-үксеп елап та алды. Аксу ярларында арлы-бирле йөренеп: «Хәзер безне нишләтерләр инде?..» – дип җирсенде. Әти-әниләре аптырашта. Ул төнне хәтта өйдә чыра да кабынмады, чәй дә эчелмәде. Тотылган балыклар инде онытылган иде. Җанга сеңгән курку йокыларын качырды. Төн шулай узды. Бер тәүлек узса да, ат табылмады. Инде нишләргә? Нишләргә икәнен Хамай алдан ук уйлап куйган икән. Аларны фаҗига икенче көнне үк сагалап торган…

Капка төбенә чыгып, эскәмиядә утырган карт Шәехнең күз төпләре тартышып-тартышып алды, таякка таянган сөякчел куллары дерелдәде, күз алды караңгыланып китте. Шул караңгылыктан алып чыгарга теләгәндәй, хәтер уйларын янә үз артыннан ияртте…

Иртән торып урамга чыкканда, аларның капкалары кара дегеткә буялган иде. Бу – Хамай эше. Мыскыллы тамга алар гаиләсенә килергә тиешле золымның беренче билгеләре иде. Күңелне кимергән шик-шөбһәләр артканнан-артты. Пошаманга төшкән әти-әниләре, кая барып бәрелергә белми, арлы-бирле йөренде, туктап, бер-беренә карашты. Алар әле бу вакытта Хамайның мәкерле планнарын белмиләр иде. Шулай да икесенең дә күңеле нидер сизенде, җаннары тынгысызланды. Балаларының «Безнең капканы кем буяган?» дигән сорауларына җавап табылмады, алар кечкенә Шәйхулланы да, Шәехне дә мөмкин кадәр тынычландырырга тырыштылар… Төп уйлары Хамайдан аерылмады, аның белән ничек аңлашырга белмәделәр. Хамай кешечә сөйләшеп аңлаша торганнардан түгел иде шул. Ат урынына ат бирерләр иде, булмаган атны каян аласың?

Карап торган бер кәҗәләре һәм берничә тавыклары бар. Бәрәңге янына пешереп ашарга Аксу елгасыннан балык тоткалыйлар. Көнозын тамак өчен хәллеләргә ялланып эшлә, йөкче хезмәтен башкар. Базарда сатарга чабата үр, юкәдән аркан иш… Ярый әле, егерме беренче елгы ачлыктан көчкә исән калдылар. Һаман да тернәкләнеп китеп булмый, ачлык дәвам итә. Инде бу бәладән, шашынган Хамай тырнагыннан ничек котылырлар? Аеруча әниләре, ут йоткандай, нишләргә белми. Аның борчылулары балаларына – Шәех белән Шәйхуллага да күчкән…

Коточкыч хәл аларны обед алдыннан көтеп торган икән. Староста Хамай үз иярченнәре белән җыелып килеп тә җитте һәм Шабай гаиләсен төрткәләп, йөзләренә корым сөртеп, урам йөртергә алып чыгып китте.

– Ат карагы менә кем ул! Шабай карак!..

Капка төпләренә чыгып басканнарга шул җитә калды:

– Йөзе кара!.. Җирбитләр!..

– Аларны басу капкасыннан да кертерлек түгел…

– Оятлары качкан икән…

Хамай ярсыган, башын чайкый-чайкый, авылдашларга оран сала:

– Күреп калыгыз бу ләгънәтләрне… Боларга безнең арада урын юк…

Капка төпләренә чыгып басканнарның йөзләре борчулы. Кайсылары аптыраган, Хамай коткысына бирелгәннәр ачулы, кызгану хисе кичергәннәр авызларын йомган, аларны староста куштаннары этә-төртә алга чыгара да ерткычларча акыра:

– Җирбитләр…

– Шул кирәк аларга!..

– Хәрәм мал бугазларына тыгылсын…

– Самасуд ясарга, самасуд!.. – Монысы Хамай, ул, җикеренә-җикеренә, халыкны түбән очка дәште, аларга таяклар, чиләкләр алырга кушты. Тыңламаучыларны, арттан иярмәүчеләрне кисәтте, зәһәрлеген чәчеп янады…

Бу нинди золым? Нинди җәбер? Шабай гаиләсен алда ни көтә? Төрле мәсхәрәләрне, хурлауларны күтәрә алмаган башлар аска иелгән. Хаксыз җәзалауларның гөнаһысын кем күтәрер? Ходайдан ярдәм көткән җаннар иңрәгән, миләре тонган. Сәрмәния балаларын иярткән, кояшта каралган каратут йөзеннән яшь ага. Аның ак яулыгы астыннан чыккан чәч толымнары гүя, үрелгән камчыдай, артыннан куалый, ниләрдер кисәтә килә. Халык, авылдан көтү чыгып баргандай, арттан ияргән… Инде түбән очка да җиттеләр, авылны чыгып, елга буена таба юл тоттылар.

Чү! Бу ни? Елга кырыена бер чокыр казылган. Яңа балчык өемен күреп алган Шабайның тәненнән калтырау узды, ул, сыкрап, Сәрмәниясенә карады. Бөдрә башлы малайларын җитәкләгән Сәрмәниясе әйтерсең мәрткә киткән, яртылаш үле сыман, иренең күз карашын аңламый тора. Шабайның иреннәре калтыранды: «Хөрмәм! Гаҗиз җаннарыбыз шушында кыела икән… Әнә күрәсеңме, газраил Хамай безгә кабер казыткан…»

Сәрмәния ире ымыннан уянып киткәндәй булды. Ул дерт итеп китте. Сораулы карашы Шабайга төбәлде: «Китсәнә, бу нинди гөнаһ шомлыгы? Мондый вәхшилеккә кем бара алыр икән?» – «Хамай бара. Аның кабахәт җаны тайчанмый, ни теләсә, шуны эшли, хокукы үзендә… Караңгы авыл Суширмәгә әле сәвит влачы килеп җитмәгән…» – «Ничек Алладан курыкмаска кирәк?» – «Иманы юкның Алласы да юк». – «Ул үзен мулла дип тә саный бит». – «Ул мулла түгел, сәдака колы, кулы пычрак аның, ишегалдына кергән чит маллар кире чыкмый…» – «Инде нишлибез?» – «Белмим… Эх, Хөрмәм!..» – «Җан бирсәк бәхил бул…»

Шабай җавап кайтармады, яшьләнгән күзләрен читкә борды. Кабат-кабат нарасый балаларына карады, аларны кызганудан тешләрен кысты, бәйләнгән кулларын йомарлады. Чарасызлыктан җаны сыкранды. «Шушы балалар гомерен дә кыярлар микән?.. – дип уйлады. – Бәлки, үтермәсләр, җәберләүләр белән генә чикләнерләр?» Ул сорауларына җавап тапмады. Шашкан Хамай ни белән чикләнер, үчен алмый торып тынычлана алыр микән?

Кабер янына килеп җиткәч, алар урау эчендә калдылар.

Хамай таягын кылычтай уйнатып әмер бирде:

– Җәмәгать! Гыйбрәт өчен без бу карак нәселнең тамырын корытырга тиешбез. Аларны тереләй күмәргә кирәк…

Бу хәбәрдән кешеләр тетрәнеп китте. Сәрмәния сыгылып төште. Елашкан, үрсәләнгән балалары чит кулларга күчте. Хатын-кызлар елгадан чокырга су ташырга, ир-атларның һәрберсе таяклар белән сугарга, кирәгенчә кыйнарга тиеш булды. Хамай икеләнеп, карышып торганнарны эткәләп-төрткәләп куалады. Су ташыган хатын-кызлар арасыннан әрнүле сорау яңгырады:

– Бу гөнаһсыз балаларны нишләтәбез?

– Бергә күмәргә! – дип боерды ярсыган Хамай. – Үскәч, үч алулары бар…

«Бергә күмәргә!» – дигәнне ишетүгә, Сәрмәнияне яшен суккандай итте. Ул елашкан улларының әле берсенә, әле икенчесенә кызганып карады. Кечкенә Шәйхулласы буласы фаҗигане төшенеп җитә алмый иде әле. Шәехе исә нишләргә белми, утлы табага басканмыни, бер әнисенә, бер әтисенә йотылып карый. Коточкыч хәлне күз алдына китергән Сәрмәния Шәехкә күз карашы белән: «Качарга тырыш, кач, улым!..» – дип ым какты, улын җибәрми тотып торган Нишанның кулын тешләп булса да ычкын дигәндәй, үз иреннәрен тешләп-тешләп күрсәтте.

Менә чокыр су белән тула язды. «Ат карагы»н – «кара йөзләр»не кыйнау, сугып миңгерәтү башланды. Өскә ташлар, тоткалы герләр очты, таяклар хәрәкәткә килде. Тәннәрдән каннар чәчрәп чыкты. Әти-әнисен кызганган малайлар йолкынып елашты, акыра-акыра изаланды. Һуштан язган Шабай һәм Сәрмәния, ниһаять, сулы кабергә барып төште, чокырдан чыгарга тырмашкан кулларын аяклар изде, судан калыккан башларына таяклар төште.

Шулвакыт үз әҗәлен дә сизенгән Шәех әнисенең нәрсәгә ым кагуын аңлап алды. Әйтерсең ул бу минутта ун яшькә олыгаеп китте. Һәм җан ачуы белән староста Хамайның ярдәмчесе Нишан кулын тешләп алды да аңардан ычкынып йөгереп китте, якындагы арыш басуына чумды. Артыннан куа килүчеләргә тоттырмас өчен очты гына, табан аслары ялтырап-ялтырап калды, баш очында иелгән башаклар чайкалды. Аның бөдрә чәчле башы, туптай калка-чума, диңгездәй басу өстеннән, күренер-күренмәс, гүя тәгәрәп узды. Артка карау юк. Ул бер абынды, ике егылды. Тез башлары суелып-суелып киткәнен дә сизмәде. Үрмәләде, мүкәләде, янә торып чапты. Аннары, арыш басуын кисеп, аска – Аксу буе әрәмәлегенә кереп шылды. Үз-үзен ашыктырды: «Тизрәк! Тизрәк!..» Камышлы, чытырманлы әрәмәлек кул-аякларын, битләрен чеметтереп-чеметтереп алды, ул бернигә игътибар итмәде. Аксу елгасына җитүгә, суга кереп чумды, бераз агым уңаена йөзеп барды-барды да, елганың аргы ягына чыккач, яр буйлап Акширмәгә таба йөгерде. Олы юлга күтәрелергә теләмичә, Аксу аркылы салынган күпер астыннан суга чума-чума йөзде. Яр буе камышлыгы аша җир өстенә шуып чыккан бер еланны күреп өркеп калды. Елан суга кереп киткәч, ул, әрәмәлектән чаба-чаба, тәмам хәлдән таеп, куе таллык төбенә ауды һәм үксеп-үксеп елады, бармаклары белән җирне тырмашты: «Әни бәгырем! Әти җаным!.. Минем очар канатларым!.. Сездән башка мин нишләрмен? Сынган, каерылган канатларым белән кайларга барыйм?..»

Аның ярсыган йөрәге күкрәк читлегеннән чыгам-чыгам дип бәргәләнде, йодрыкларын йомдырды. Әйтерсең ул шул куллары белән күзләренә кан сауган бәдбәхет Хамайны буып үтерергә әзер… Тик учына эләккән коры-сары чыбыклар гына аның кулында шартлап-шартлап сынды. Җаны уйнаудан башы әйләнде, күз аллары караңгыланды. Тәңресеннән ярдәм көткәндәй, зәңгәр күккә карады. Күк йөзе аяз, бар дөнья, әйтерсең берни булмагандай, тын гына йокымсырый. Җилләр куалаган болытларның агын да, карасын да уздырып җибәрергә әзер… Ә аның күңелен кара болытлар гына каплап алган, әле һаман да Хамай төркеменең шәүләләре артыннан куа килә сыман… Ул, кинәт айнып киткәндәй, бу дөньяга күзләрен бүтәнчә ачты…

Шәех азга гына тынып калган җиреннән иңри-иңри тәкрарлады: «Нигә, нигә син, дөнья, миңа шулай мәрхәмәтсез? Канатларымны сындырдың… Әти-әниемне, энемне гүргә тыктың… Бар дөньямны дөм караңгы иттең…»

Әйтерсең Шәех өстенә Суширмә таулары ишелде. Ул әти-әниләренең җан ачысы белән ярдәм сорап ыңгырашуларын, сулкылдап гозерләүләрен ишеткәндәй булды, шул авазлардан качарга теләгәндәй, әйләнеп аркасына ятты, аяз күккә карап калды. Анда, каядыр өстә, аның сагышларын таратырга теләгәндәй, сабан тургайлары сайрый, әрәмәлек эчендәге кошчыклар да аңа гүя җиңеллек теләп моң түгә. Гүя әрәмәлек өстен тоташ сагыш сарган, аның иңнәренә баскан… Малай елый-елый да тынып кала, аннан янә үрсәләнеп ауный башлый. Әти-әниләренең гомерләре өзелер алдыннан әйткән сүзләрен ишеткәндәй була: «Нишлисез сез?.. Мин бер гаепсез, үтермәгез мине, тимәгез хатыныма, балаларым гөнаһсыз… Ходай хакына, нарасыйларым хакына…» Юк, ул тавышларны, ул ялвару, гозерләүләрне берәүнең дә ишетәсе килми… Күз алдында аларның җәберләнгән йөзләре, энесе Шәйхулланың энҗедәй күз яшьләре торып кала. Ул һич тә тынычлана алмый, сабырлыгын җуеп, әледән-әле иреннәрен тешли, Хамайдан үч алырга, аны дөмбәсләргә теләгәндәй, нәни йодрыклары белән җирне төя…

* * *

Ә бу вакытта Акширмә урманы буенда берьялгызы утлап йөргән ат кинәт нидәндер өркеп куйгандай ярсып, бар җирне яңгыратып кешнәп җибәрде, кагынган гәүдәсеннән, дерелдәп, дулкыннар йөгереп узды. Ул, ниндидер куркыныч сизгәндәй, сагаеп колакларын тырпайтты, башын як-якка боргалады. Аңа шулвакыт гүя ниндидер шомлы хәбәр салдылар. Ат кинәт койрыкларын чәнчеп, кубарылып, кешни-кешни чабып китте. Әйтерсең ул каядыр еракта аерылып калган колыны артыннан чаба, туп-туры тау башларыннан, болын, үзәннәр аша Суширмәгә таба элдерә иде…

Ат, уйнаклый-уйнаклый, тирләп-пешеп, Суширмә болынына атылып чыкты, Аксу буендагы каберлеккә җитәрәк, колакларын торгызып туктап калды да җирсеп кешнәп җибәрде. Аның тавышына кулларына чиләк-көянтәләр, таяк-күсәкләрен тоткан, инде көрәкләрен иңнәренә салып каберлектән кайтып баручылар кинәт артларына борылып карадылар һәм, Хамай атының кешнәп җибәрүен күреп, һәммәсе аһ итте. Ат, ярсып, арт аякларына басты да җиргә ал аяклары белән тупылдап килеп төште һәм сез ерткыч бәндәләр дигәндәй карап калды. Төркемдәге күзләр Хамайга җирәнеп карады. Карашлардан аңа рәнҗү, «эх, син, кабахәт җан!..» дигән җирәнү хисе ташыды. Берәү булса, ул көйдергеч карашлардан җиргә убылыр иде. Ә Хамай, берни булмагандай, алгарак узып, ары атлап китте.

Аумакай, ярым кол авылдашлары сүзсез генә аның артыннан иярде. Аларны гүя шушы кабер тынлыгында бер гөнаһсыз кыелган җаннарның үлем әчесе белән ыңгырашкан тавышлары озата барды…

Әрәмәлек ягыннан хәсрәтле җилләр исте. Бу вәхшилеккә шаһит кояш, исе китеп, хурлыгыннан оялгандай, кызарып офыкка тәгәрәде…

Әрәмәлектә елый-елый күз яшьләре саркып кипкән Шәех, инде өннән чыгып, кая барырга белми басып торды. Караңгы төшкәч кенә, төн күңеленә шик-шөбһәләр кертә башлагач, кача-поса, Акширмәгә, шунда кияүгә чыккан Мәрзия исемле тәти апаларына юл тотты. Аксу елгасы буйлап барды да барды. Караңгылык иңгән ярлардан менә-менә абынырмын, сөртенермен дип куркып барды.

Тәти апалары авыл читендә генә кырый йортта тора иде. Шәех аларга бакча артыннан читән буйлап кына килде. Кеше-кара юкмы дип, туктый-туктый, як-ягына каранды. Читәнне узгач, абзар артыннан гына, рәшәткә капкасын ачып, ишегалдына үтте, әкрен генә ялгыз тәрәзә артына килеп басты. Сулыш алырга куркып, бераз тын торды. Бу хәлләрне ничек дип тә аңлатырга белмәде. Аның бу йортка әнисе белән килгәне дә бар иде…

Тәти апалары әле йокламаган. Өй эчендә тонык шәм яктысы гына. Узып-китеп йөргән шәүләләр күзгә чалынып кала. Ул аптырап торды да шүрләп кенә тәрәзәне шакыды. Бер шакыды – ишетмәделәр. Ул чарасыз иде, катырак шакыды. Өй эчендә – бүкән аугандай, ниндидер тавыш ишетелеп алды. Менә кемдер, шәм күтәреп, тәрәзәгә якынлаша, аның йөреше Мәрзия апасыныкына охшаган. Әйе, шул. Эчтән аның тавышы яңгырады:

– Кем бар анда?

Бөтен саны калтыранган Шәехнең тиз генә теле әйләнмәде. Ул ни дип тә җавап бирә алмый торды. Елый-елый шешенеп, каралып беткән йөзен тәрәзә пыяласына якынрак китерде. Тәти апасы, аның кыяфәтен күргәч, куркып калтырап куйды. Аннары шәмен мич сырына утыртты да, ашыга-ашыга, ишеккә юнәлде.

– Шәех, бәбкәм! – диде ул, ишекне ачып. – Сиңа ни булды? Бу вакытта берүзең ничек килеп чыгасы иттең?

Шәех нидер әйтәсе урынга елап җибәрде.

– Әйдә, кер әле, кер! – диде аңа Мәрзия апасы, җилкәсеннән кагып.

Шәех, ары үтәргә кыенсынып, ишек катында басып калды.

– Йә, ни булды, бәбкәм, әйт инде?

Шәех иренен чәйнәгән авызларын бөрештерде һәм көчкә-көчкә:

– Әти-әниемнәрне үтерделәр… – диде.

– Үтерделәр? – Мәрзия йөрәген тотты. – Кемнәр? Ник?

Шәех катырак сулкылдады.

– Энем Шәйхулланы да, барысын бер кабергә… Староста Хамай тереләй күмдертте… Мин качып кына котылдым…

Шәех янына Касыйм җизнәсе дә куркынып килеп басты.

– Ник? Ни өчен үтерделәр? – диде тәти апасы.

– Хамайның болынга тышаулап җибәргән аты югалган, әтигә, син генә урлаган, дип бәйләнде. Башта мыскыллап урам йөрттеләр …

– И-и Аллам! Бу нинди гөнаһ шомлыклары икән?

Әлеге хәбәрдән Мәрзия коелып төште, елый башлады. Касыйм җизнәсе дә аптыраштан телсез калды. Ни дип тә әйтергә белми, башын кага-кага, арлы-бирле йөренде. Кеше ышанмаслык хәлгә ышанасы килми иде аның…

Акширмә авылының кечкенә генә агач йортында Шәех шомлы төн үткәрде, йокысыз таң аттырды. Иртәгесен «Инде нишләргә?» дигән сорауга бер генә җавап табылды: Шәехне һич кенә дә биредә калдырырга ярамый, аны моннан ераккарак озатырга кирәк. Юкса эзләп килүләре, берәр эш кылулары бар…

Менә шуннан соң Шәех урау юллар аша Урал якларына барып чыкты. Шунда яшәүче туганнарында көн күрә башлады. Үсә төшкәч, заводка эшкә керде. Аннары, дары исләрен иснәп, шактый гына сугыш михнәтләрен күрде, афәтләрдән көчкә котылып исән калды.

Заводына әйләнеп кайткач, дары исләрен янган металл исләре алыштырды…

Күпме җан тетрәнүләре кичерде ул! Алар аны гомер буе озата килде. Әле моннан ике ел элек кенә сөекле Гөлзадәсе белән мәңгегә хушлашты. Хәзер картлыгында менә шушылай берьялгызы яши. Бердәнбер өмете – соңлап туган малае Борнашта гына. Ул, аның төрмәдән кайтуын көтеп, капка төбендәге эскәмиягә еш чыгып утыра. Көннәрне, елларны санап, улының җәза срогы тулып кайтмавына гаҗизләнә.

Шәех карт, авыр кичерешләреннән калтыранган кулларын басарга теләгәндәй, таягына ныграк таяна төште. Аннары тагын узган-барганнарны күзәтүен дәвам итте. Башын әле бер, әле икенче якка борды. Тора-торып, авылга терәлеп торган арыш басуларына, андагы ак каеннарга карап алды. «Гомерләр узса да, каеннар аклыгын югалтмый шул», – дип аларга сокланды. «Ә кеше күңеле үзгәрүчән, сафлыгын гел саклап кала алмый», – дип аптыраганнан уфтанды.

Уйга баткан Шәехнең күзенә машина-трактор паркы турысында кемнеңдер машинадан төшкәне чалынды, аның бире табан килгәнен абайлады. Ул иңенә кара сумка аскан, озынча буйлы кеше күренә. Кем булыр икән?

Шәех өенә таба килгән кешене танымыйча аптырап торды, үзе дә сизмәстән эскәмиясеннән торып ук басты. Тукта, кем булыр соң бу? Әллә…

Ниһаять, ул үзенә якынайган кешенең таныш тавышын ишетте.

– Исәнме, әти!..

Куанычыннан Шәехнең арык саны калтырап китте. Ул кулларын җәя төште.

– Улым! Бу синме?! Исән-сау гына әйләнеп кайттыңмы?

Борнаш сүзсез генә әтисенең аркасыннан кочты. Һәм алар бергәләп өйгә таба атлады…


Страницы книги >> Предыдущая | 1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 | Следующая
  • 0 Оценок: 0

Правообладателям!

Данное произведение размещено по согласованию с ООО "ЛитРес" (20% исходного текста). Если размещение книги нарушает чьи-либо права, то сообщите об этом.

Читателям!

Оплатили, но не знаете что делать дальше?


Популярные книги за неделю


Рекомендации