Текст книги "Сайланма әсәрләр. 2 т. / Избранные произведения. Том 2"
Автор книги: Нурислам Хәсәнов
Жанр: Современная русская литература, Современная проза
Возрастные ограничения: +16
сообщить о неприемлемом содержимом
Текущая страница: 10 (всего у книги 37 страниц) [доступный отрывок для чтения: 12 страниц]
Шәех карт, улы Борнаш иреккә чыккач, тернәкләнеп, җанланып китте. Әйтерсең моңарчы хәсрәткә баткан җан-рухын авыр таш басып торган, кул-канатларын каерган. Хәзер ул бераз иелгән башын турайта төште, моңсу батынкы күзләрендә өмет чаткылары уянды, дәртләнеп йөри башлады. Өй эченә ямь, яктылык нуры иңде. Ишегаллары, капка төпләре чистарып калды. Тәртипкә китерүдә улы да, килене дә булышты. Резеда өйне юып чыгарды. Тәрәзә пыялаларын ялт иттерде. Өй морҗасыннан төтен дә ешрак чыга башлады, казан асларындагы утлы күмерләр, сүнәргә өлгермичә, янәдән кабынды.
Бүген дә ул мич каршында, учак күмерләренә карый-карый, улы белән киленен көтә. Әле аның бакчасы сукаланмаган, бәрәңгесе утыртылмаган. Бу эшләрне Сабан туена кадәр бетерербез дип, улы вәгъдә иткән иде. Нишләр тагы?
Карт учак күмерләрен тимер кыскыч белән рәтләп төзәткәләде. Көле коелган күмерләр, яңа сулыш алгандай зәһәрләнеп, кызыл тешләрен ыржайтты. Пыскып янган күмерләргә карап торган Шәехне ялгызлык хисе биләде: «Йөрәк утың вакытсыз сүрелмәс өчен дә, яныңда кемнеңдер җылы сулышын тою кирәк шул», – дип, үзеннән иртәрәк китеп барган Гөлзадәсен искә алды. Нишлисең бит, бу тормышта барысы да вакытлыча. Гомер дигәнең учактай бер ялкынланып алгач сүнә дә китә икән… Югыйсә әле учак җылысын саклап, бер-береңә кирәгеңне тоеп, бүгенге шатлыкларны кичереп яшисе дә яшисе иде. Өметләрне өзми генә… Хәзер аның бердәнбер өмете – улы Борнаш!.. Бәлки, аны улын көтеп алган изге өметләре шушы яшенә кадәр җиткергәндер. Ә бәлки, теге 1924 елгы коточкыч фаҗигадән исән-имин калуы, әти-әниләренең вакытсыз өзелгән гомерләре бәрабәренә Ходай бу көннәрен насыйп иткәндер…
Шәех, теләсә-теләмәсә дә, үткәннәргә әйләнеп кайтты, уйлары янә шул тетрәнгеч вакыйгалар эченә алып керде. Әйтерсең аны шушы утлы күмерләр эчтән көйдереп тора. Сагыздай сузылып, караңгы төнлеккә тартылган ялкын шәүләләре аның эчкә баткан күзләрендә дә уйный, сагыш сарган рәнҗүле йөзендә чагылып-чагылып китә. Ялкын телләре, төн караңгылыгына китеп югалырга теләмәгәндәй, гүя хәтер түренә үтеп, әтисе Шабай, әнисе Сәрмәния йөзен дә чагылдырып яктырта, фани дөнья белән бәхилләшергә теләмәгән җан тетрәнүләрен, Хамайга булган рәнҗеш-каргышларын искәртеп-искәртеп ала. Җирсетеп, Шәех йөрәгенә уелган мәңгелек яраны яңартып-яңартып сулкыта.
Шәех, күңеленә рөхсәтсез-нисез килеп кергән уйларыннан арынырга теләгәндәй:
– Инде килеп тә җитәргә тиешләр, – дип әйтеп куйды.
Шуны гына көткәндәй, капка төбенә килеп туктаган «Нива» машинасы сигнал бирде. Һәм ул, торып, кунакларын каршы алырга ашыкты. Болдырга чыкканда, оныклары – Азат белән Ихтыяр – ишегалдына атылып кереп тә җиттеләр.
– Нихәл, бабай?! Без килдек… – диде Азат, кул биреп.
Малайның: «Бабай», – дип дәшүе картның йөрәгенә сары май булып ятты.
– Әйбәт булган, улларым, әйдәгез, хуш киләсез… – Ул куанды, аннары кулын башта әтисенә охшаган кечкенә Ихтыярга сузды. Азаты үз хәбәрен җиткерергә ашыкты:
– Хәзер бакча сукаларга «Беларус» тракторы килеп җитә, – диде.
– Килсен, Алланың рәхмәте белән…
Ул ара да булмады, капкадан, сумкалар күтәреп, Борнаш белән Резеда да килеп керде. Алар яшел чирәмле ишегалды уртасында туктап калдылар.
– Нихәл, әти?! – диде Резеда, гадәттәгечә, ихластан елмаеп.
– Шөкер Ходайга…
Хөрмәт күрсәтеп исәнләшкәч, алар өй эченә уздылар. Сумкалардан күчтәнәчләр чыкты, өстәл хәстәре күрелде. Чәйләп, хәл-әхвәл белешкәч, «Беларус» тракторы да килеп җитте. Борнаш тракторны каршыларга ашыкты, аның артыннан уллары да иярде. Коймасының бер торыгын алып, тракторны бакчага керттеләр. Өлгергән йомшак җир сука калаклары артыннан ишелеп-ишелеп барды. Буй-буй буразналарга әллә каян гына сыерчыклар да очып килде. Алар, як-якка ялт та йолт карана-карана, тыр-тыр йөгереп, җим, селәүчән эзләделәр. Азат белән Ихтыярга кошларның тырышып җим эзләүләрен күзәтеп тору кызык иде. Аннан да бигрәк, гайрәтләнеп, алга сөрлегә-сөрлегә чапкан «Беларус» тракторы егетләрне шаккаттырды. Һәммәсен кызыксынып күзәтеп торган малайлары янына әтиләре килеп басты.
– Азат! – диде ул, олысына эндәшеп. – Машинадагы теге су канистрларын алыгыз да елгага чишмә суына төшеп менегез…
Эш яраткан әтиләренең кырыс холкын белгән малайлар сүзсез генә китеп тә бардылар. Машинадан канистрларны алгач, алар ашыкмый гына елга үзәненнән аккан чишмәгә таба юнәлделәр, көлешә-көлешә, савытларын болгый-болгый шаярыштылар. Аска төшкәч, елга аша салынган басма – ике куш бетон багана өстендә тукталып, аргы якка карана-карана чыктылар. Ике таш арасыннан аккан мул сулы чишмәнең имән улакка кереп шаулап агуы аларны бер мәлгә тын калдырды, аннары йөзләрендә шатлыклы куаныч тудырды. Алар, көмештәй челтерәп аккан суга иелеп, кулларын, битләрен юдылар. Шулчак чишмәнең вак-вак ташлы, нурга коенган күлдәвек суында чагылган йөзләрен йөгерек дулкыннар сыйпап узды. Чишмә яныннан тиз генә китәсе килмәде, алар су чәчрәтеп уйнашып та алдылар. Аннары гына, савытларын тутырып, басмага таба атладылар. Басма аша чыкканда, авыр канистрлар малайларны әле бер, әле икенче якка авыштырды. Елга аша чыккач, туктап ял иттеләр. Тау менгәндә, тагын туктап хәл алдылар. Алдан барган Азат энесенә борылып-борылып карады, аны көтеп алды. Алар өскә менеп җиткәндә, трактор бәрәңге бакчасын сукалап бетерә язган иде инде. Әтиләре, капчык күтәреп, бакча башына орлык бәрәңгесе ташый.
Азат энесе Ихтыярга эндәште:
– Бәрәңгене көрәк белән утырта калсак, без әле тиз генә өйгә кайтып җитә алмыйбыз, – диде.
– Ник?
– Кул белән бәрәңге сала башласаң, кич җитә…
Бәхеткә, бәрәңгене кул белән утыртырга туры килмәде. Әтиләре бәрәңге утырткыч турында да кайгырткан икән…
Эш беткәч, Ихтыяр сөенеченнән:
– Әти булгач рәхәт тә инде, – диде.
Азат энесенең сүзен җөпләде:
– Әйе шул…
– Әти миңа велосипед алып бирер микән?
– Башта миңа кирәк әле ул, – диде Азат, энесенә каршы төшеп. – Син бит велосипедта йөри белмисең.
– Белмәс, Сәлимнекендә йөреп карадым инде мин.
– Ватык ич ул.
– Мин йөргәндә ватык түгел иде ул… – Үз сүзен өскә чыгарырга теләгән Ихтыяр борынын тартып куйды.
Азат аның белән сүз көрәштермәде, елмайды гына. «Әти велосипед алса, икебезгә дә җитәр иде әле», – дип уйлады.
Табынга утырышкач, Шәех:
– Күп күчтәнәчләр алгансыз, бу кадәр кирәкмәс иде, – диде.
– Борчылма, әти… – диде Борнаш. – Рәхәтләнеп ашап– эч…
Күп сөйләшергә яратмаган Борнаш сүзне бетерәсе итте. Райпога кайткан КамАЗларны килешеп сату төшемсез түгел иде… Резедасы ире җаена гына торды, аны артык сорау белән борчымады, урынсыз ычкынган сүздән дә кабынып китәренә ирек бирмәде, сүзсез генә аңлашу җаен көйләп, ихластан елмаерга тырышты. Аның шулай эчкерсез елмаюлары, Борнашның җыерылган төксе кашларын язып җибәреп, үзара аңлашу тудырды. Сүзсез генә аңлашу гаиләдә мондый үсеп килүче улларына да уңай тәэсир итте…
Бүген дә уллары өстәл артында тыныч кына ашап-эчтеләр дә, рәхмәт әйтеп, урыннарыннан кузгалдылар. Оныкларының тәртипле булуы Шәех картны да сөендерде.
Табын артыннан торып киткән Азат белән Ихтыяр, тәрәзә янына килеп, урамга карап тора башладылар. Азат тәрәзә төбендә яткан «Байтирәк хәбәрләре» газетасын караштыра башлады. Газетаны бабасына авыл Советыннан бушлай яздырганнар иде. Шәех картның газета укырга теләге булмаса да, кәгазе әйбер-мазар төрергә ярап куя.
Азат газетадан нидер эзләп тапты да:
– Бабай, бабай! – диде, яңалык ирештерергә теләп. – Байтирәк авылында туксан яшьлек бер карт үлгән. Хамай исемле. Син аны белә идеңме?
Шәехнең кулындагы чынаягы өстәлгә төшеп утырды. Телсез калгандай тынып торды. Аннары, сабырлыгын җыеп, ялгыш ишетмәдемме дигәндәй сорады:
– Кем, кем?
– Хамай дигән кеше.
Ул кашларын җыерды, оныгына дөресен әйтәсе килмәде.
– Хәтерләмим шул… – диде һәм: – Нишлисең, картайгач үләләр инде шулай… – дип өстәде.
Азат башка сүз әйтмәде, газета укуын дәвам итте. Борнаш әтисенең кәефе кырылганын сизде, ул кайчандыр аның Хамай турында сөйләгәннәрен исенә төшерде. Бу авыр халәтеннән чыгарырга ниятләп, сүз катты:
– Әти, без хәзер кайтырбыз инде, өйдә эшләр дә бар. Син тыныч бул, без әле тагын килеп чыгарбыз…
– Ярар, ярар… – диде Шәех, ризалашып. – Рәхмәт сезгә, исән-сау гына йөрегез…
«Нива» машинасы капка төбеннән кузгалып киткәч, Шәех аларны күздән югалганчы озатып калды. Аннары, ниндидер моңсулык кичереп, авырсынып кына өенә таба юнәлде…
Борнашка Сабан туена ныклап әзерләнергә кирәк, аңа Тукбаевтан йөкләмә бирелгән: Сабан туе узачак болында өсте каплаулы, ярым дугалы сәхнәне корып бетерергә. Аннары күргәзмә стенд – биек панораманы аякка бастырырга, аның киштәле әрҗәләренә матурлап, сурәтләр ясап тезелгән төрле-төрле ризыклар әллә каян күренеп торырлык булсын. Каладан килгән олуг кунакларга сынатырлык булмасын!..
Борнаш, Суширмәне чыккач, Аксу елгасы буенда өч тармаклы булып үскән ялгыз тал агачына карап-карап алды. Берсендә аны әтисе шунда җитәкләп алып барган иде. Башта алар тын гына аккан елга буенда йөрделәр. Аннары тал төбенә – каберлек янына килеп тукталдылар. Әтисе шунда бик озак уйларына бөялеп басып торды. Ахырдан сыкрана төшеп әйтте: «Монда минем әти-әнием, энем Шәйхулла күмелгән… – диде, яшьләнгән күзләрен улыннан яшереп. – Бу тал агачы, Ходайның рәхмәте белән, синең әби-бабаңнар истәлегенә үсеп чыккан…»
Борнаш, бу юллардан узган-барган саен, әнә шул тал агачына карап уза. Хәтерендә әтисе сөйләгән 1924 елгы вакыйгалар яңарганда, йөрәге сыкрап куя… Ул, тынгысыз уйларыннан качарга теләгәндәй, газ педаленә басты. Тизлеген арттырган «Нива» машинасы, ак сыртын кояшта уйната-уйната, Байтирәккә таба очты.
Олуг кунакТукбаев хуҗалык җитәкчеләренә таләпне катгый куйды: «Байтирәк Сабан туена гадәттән тыш яхшылап әзерләнергә!.. Авыллардан чабышкы атлар, җырчылар, көрәшчеләр һәм дә хезмәт алдынгылары белән бергә оешкан төстә килергә!» Аныңча, яшел болын, аллы-гөлле чәчәкләрдәй хозурланып, Сабан туе бизәкләре белән балкып торсын. Быелгы Сабан туе тарихи вакыйгага тиң – милли бәйрәмебездә олуг кунак Дәүләтхан Бариевич үзе катнашачак! Аны Байтирәккә килергә ул гына ризалаштыра алды. Димәк, Тукбаев белән исәпләшәләр, аның йөзенә кызыллык китерергә ярамый. Ул таш астыннан чыкса чыгар, еландай телләрен чыгарып үтенсә үтенер, юладай бөтерелсә бөтерелер, әмма барыбер максатына ирешер!..
Ул Сабан туе көненә акчасын да тапты, вертолётын да, парашютчыларын да, җырчы-артистларын да белеште. Бәйрәм тантанасы президиумында утыру өчен, түбәсе ярым дугалы корылма сәхнә ясатты, аның артына аш-су бүлмәсе өчен күчмә йорт та кайтартып төзетте. Яшел болын уртасында биш катлы йорт биеклегендәге стенд-панорама да калыкты. Аның өстенә зур хәрефләр белән «Байтирәк Сабан туена рәхим итегез!» дигән язу эленде. Панораманың тартма-киштәләренә кәбестә, суган, кишер, бәрәңге, алма, әфлисун һәм башка җиләк-җимеш, яшелчәләр таслап тезелде. Аларны рәссам, таш кыяга менеп, гыйбрәтле сурәт уйгандай, төсләрен төскә китереп урнаштырды. Байтирәк байлыгына олуг кунакларның исе-акылы китәрлек булсын!
Бу эшләрне башкарып чыгуга Борнаш да күп көч куйды. Ул көн-төн чапты. Шулай кирәк иде, ул үзе дә бу Сабан туен, иреккә зарыккандай, бик көтеп алды… Биш ел буе ашаган төрмә баландасы туйдырган иде. Ниһаять, ул да бүген шул бәхетле минутларны кичерә. Бәйрәм көне итеп иртәдән Резедасы пешергән өчпочмакларның тәмле исе өй эченә таралды. Бөккәннәр дә кызарып пеште. Һәммәсенә куаныч-шатлык өстәгәндәй, тәрәзә төпләрендәге гөлләр чәчәк аткан. Хатынының сабыр булуы, эчкерсез, мөлаем елмаюы үзе бер бәйрәм балкышына тиң!..
Аннары алар күтәренке кәеф белән бергә-бергә болынга Сабан туена төшәргә җыендылар. Сумкаларга төрле тәм-том, яшелчә, башка кирәк-яраклар салынды, бер-ике шешә «малае» да үз урынын тапты. Бар хәстәр күрелгәч, «Нива» машинасы яшел болынга юл алды.
Асфальт юл мәйдан белән тоташтырылмый иде, аларны болын читендә бәйрәм киемнәрен кигән ГАИ хезмәткәрләре каршылады. Кулларындагы күрсәткеч таяклар, машиналарны кая куярга ишарәләп, әле уңга, әле сулга борылды. Яшел болын өсте төрле төстәге машиналар белән чуарланды. Арырак, мәйдан читендәрәк, олуг кунакларның зиннәтле машиналары кунаклаган.
Борнаш, машинасын бер кырыйга куеп, гаиләсе белән мәйданга таба атлады. Болында иркенлек хөкем сөрде. Халык. Әллә кайлардан җыелганнар, ыгы-зыгы, бер мәхшәр көне диярсең. Күңелләрне күтәреп, болыннарга җыр-моң тарала. Бар җирдә сәүдә кайный, сатуда ниләр генә юк. Анда да, монда да утлы күмер өсләрендә шашлык пешә, тәмле исләре борын эчләрен кытыклый. Күңелләрдә көндәлек мәшәкатьләр онытылган, кешеләр, ачылып китеп, таныш-белешләре белән аралаша. Болын сәхнәсе әйтерсең тере чәчәкләр белән балкый, һәммәсе, тылсымлы музыка тәэсирендә хәрәкәтләнеп, шатлыклы мизгелләр кичерә сыман.
Мәйданның дугалы сәхнәсе читеннән вагон-кухнялар, плащ-палаткалар тезелеп киткән. Район хуҗалыклары, оешмалар үз хәзинәләрендә булган сый-нигъмәтләрен бәйрәм табынына рәхим иткәннәр, җигүле атларда, машиналарда төялеп килгәннәр. Һәрберсенең үз куышында чәй кайный, коймак пешә, сый-хөрмәт күрелә. Райпоның да ике вагоны кунакларга хезмәт күрсәтә. Аның берсендә дәрәҗәлерәкләр туклана, затлы шәраблар белән кәеф күтәрә, икенчесендә гадирәкләр сыйлана…
Борнаш, райпо вагоннары янына килеп җиткәч, гаиләсенә: «Миңа монда булырга кирәк, сез шушы тирәдә әйләнгәләп йөрегез», – диде дә, аерылып, хезмәт күрсәтүче эшчеләре янында калды.
Берзаман вагон читендә алъяпкычын япкан шашлык пешерүче бер хатын кинәт «Киләләр!..» дип хәбәр салды.
Аның тавышына вагон эчендәгеләр дә атылып чыкты. Карасалар, чыннан да, Байтирәк Сабан туена Дәүләтхан Бариевич үзе килгән! Янәшәсеннән Тукбаев белән Ишкәев атлый, арттан кемнәрдер озата килә. Тукбаев, гадәттәгечә, бераз алгарак сөрлегеп атлый. Ишкәев, кемлеген күрсәтергә тырышкандай, уклау йоткандай, гәүдәсен туры тоткан. Пеләш башын кояш ялтыраткан. Аларның Байтирәк Сабан туе белән танышып йөрүләре. Күз уңында бәйрәмгә бердәм оешып килгән хуҗалыклар, хезмәт алдынгылары. Олуг кунакларны оста баянчылар җырлап-биеп каршы ала. Бу җәһәттән «Инеш» кооперативы тальянчылары аеруча актив.
Кыска чәчле, түгәрәк башлы рәис Миң Муллович, үз дәрәҗәсен белә төшеп, тиз генә зур кунакларны каршыларга алгарак чыкты, ачык йөз күрсәтеп, Дәүләтхан Бариевичның янына килеп, аның белән ике куллап күрешү бәхетенә иреште. Дәүләтхан Бариевич та рәисне таныды, «молодец!» дигәндәй, җилкәсеннән кагып алды. Ул аңа игенчелектә ирешкән уңышлары өчен ел йомгакларында алтын сәгать бүләк иткән иде. Кунаклар хушлашып ары киткән саен, халык дулкынында тибрәлгән башлар шул якка таба борылды.
Кунакларның кәефе күтәренке, күңелләре канәгать. Биредәге азык-төлек панорамасы гына ни тора! Әйтерсең ул яшел болын уртасында Байтирәк баһадирыдай калыккан. Димәк, Тукбаев юкка гына тырышмаган…
Ниһаять, Сабантуй мәйданындагы микрофоннарга җан керде, бәйрәм тантанасы ачык дип белдерелде. Иң элек, алдынгылар хөрмәтенә дип, озын колга башына флаг күтәрелде. Аннары хөрмәтле кунак Дәүләтхан Бариевичка сүз бирелде. Ул тамагын кыруга, һәркем тынып калды, аның кодрәтле сөйләвен көтте.
– Хөрмәтле Байтирәк районы җирлегендә яшәүче милләттәшләр, дуслар, кунаклар! – диде ул, тыныч кына мөрәҗәгать итеп. – Кичә, бүген төбәкләребездә милли бәйрәм – Сабантуйлары башланып китте. Әйтергә кирәк, Сабан туе бәйрәмнәре, елларның ничек кенә катлаулы булуына карамастан, елдан-ел матуррак, күтәренке күңел белән уза. Бу, безнең уйлавыбызча, соңгы елларда хөкүмәтебезнең дәүләт Декларациясен кабул иткәннән соң, тоткан сәясәтебезнең беренче нәтиҗәләре дип әйтергә кирәк. Менә без бүген сезнең белән бергәләп әле яшь булган Байтирәк районының Сабан туенда катнашабыз. Халкыгызның, сезнең эшчәнлегегез нәтиҗәсендә район кыска гына вакыт эчендә югары уңышлар алу буенча төзелеш өлкәсендә дә, терлек продукциясе җитештерүдә дә республикабызда иң алдынгы районнарның берсенә әверелде. Һәм сез бик күркәм эшләрегез белән үрнәк булып торасыз… – Ул көязлек күрсәтеп елмаеп алды. – Җирләрегездән шундый мул уңыш алу мактауга лаек, культура өлкәсендә һәм башка тармакларда шулай матур иттереп тырышып эшли белүегез, чыннан да, сезнең, бердәм халыкның, мин әйтер идем, хакимият башлыгы Рәсим Юлаевич, шулай ук Динар Хамаевичның, бөтен район җитәкчеләре командасының нәтиҗәле эшләре булып тора… Киләчәктә дә шушылай матур иттереп эшләргә, районны аякка бастырырга, чәчәк аттырырга теләп калам… Бәйрәмегез матур булсын, киләчәктә дә шушылай матур итеп яшәргә язсын!..
Алкышлар кунакны президиумга күтәрелгәнче озата барды.
Аннары микрофон каршына, район хакимияте башлыгы исеменнән ялтырап, Ишкәев чыгып басты. Бу хәлгә Борнашның чырае сытылды. «Нигә Рәсим Юлаевич үзе чыкмый, нигә шул тел бистәсенә рөхсәт бирә Тукбаев?» – дип эченнән аптырады.
Ишкәев көттермәде, эре түрәләр кебек, канат ярып сөйләп китте:
– Иптәшләр! Безнең бүгенге тантанабызда иң мөхтәрәм кунагыбыз Дәүләтхан Бариевичның катнашуы бәйрәмебезгә ямь өстенә ямь өсти, шатлыкларыбызны мөлдерәмә тулы итә, күңелләрдәге изге теләкләребезне яңарта.
Хөрмәтле Дәүләтхан Бариевич! Без һәрдаим Сезнең аталарча кайгыртуыгызны, ярдәмегезне тоеп яшибез. Байтирәк районы хезмәт ияләре Сезгә чиксез олы рәхмәт белдерә, алга таба да шулай булуына өмет баглый. Безнең як кешеләре Сезгә дәүләтебез мөстәкыйльлеген ныгыту, халыклар иминлеген, татулыгын тәэмин итү, халык хуҗалыгын яңа баскычка күтәрү хакына башкара торган күпкырлы хезмәтләрегездә зур уңышлар, озын гомер, бәхетле көннәр, сәламәтлек тели…
Байтирәк районы хезмәткәрләре үзләре алдында торган бурычларны аңлыйлар һәм район даны өчен көчләрен кызганмыйлар, мөмкин булганның барысын да эшләргә ризалар…
Бүген Сабантуй! Бүген ял итеп, беләкләргә көч туплыйк. Хөрмәтле Дәүләтхан Бариевич! Бәйрәмебезнең күрке булыгыз!.. Сабан туе уңыш туе алып килсен!..
Ишкәев нотыгын хуплап, Борнаш кул чапмады, әйтерсең аның йөзенә ниндидер зәхмәтле җил кагылып узды, кашлары җыерылды, зәһәр карашлары Ишкәевкә текәлде. Әйтерсең аның каршында Динар түгел, әтисенә җан газаплары кичерткән Хамай басып тора… Динарның икейөзлелеге, хәйләкәрлеге, мәкерлеге, үчлелеге – һәммәсе әтисеннән күчкән диярсең. Борнаш аның холкын, кемлеген гүя үтәли күрде: «Ишкәев – артист, түрә булу теләге, властька омтылуы аны нинди генә кыяфәтләргә кертми дә, нинди генә хилафлыкларга алып бармый. Бу максаты бәрабәренә кеше мәетләре өстеннән атлап узарга да әзер ул. Аңа ничек тә утырган көймәсендә батмый йөзү, Дәүләтхан Бариевичның ышанычын яулау кирәк…»
Микрофон каршына чыгып сөйләүчеләр күп булды. Сәясәттә дә гел ота торган булыгыз дип, шахмат та бүләк ителде, шигырьләр укылды, уңышлар теләп, күккә күгәрченнәр дә очырылды. Мондый тәэсирле күренешләргә Тукбаев икеләтә шатланды. Аннары ул хезмәт алдынгыларын котлады, аларга кыйммәтле бүләкләр: кайсына суыткыч, кайсына палас, кер юу машинасы тапшырды. Янәсе, байтирәклеләрнең кем икәнлеген белеп, күреп торсыннар!..
Яшел болын сәхнәсе төрле җыр-уеннар белән гөрләде. Көрәштә бил алышкан батыр таза ир-егетләрнең елкылдап уйнаган мускуллары тамашачылар игътибарын даими җәлеп итеп торды.
Кинәт кемдер:
– Вертолёт килә! – дип кычкырды.
Бар халык, башларын күтәреп, күккә карады. Вертолёт, килеп җитүгә, озын калакларын баш очында бөтереп, манёврлар ясап әйләнде-әйләнде дә, аннан читкәрәк китеп, яшел чирәм өстенә төшә башлады. Зур чикерткәдәй вертолёт түшен ялтыратып җиргә якынайган саен, җиле болын печәннәрен сыгып китерде. Каты гөрелдәүдән мәйдан читендәге батырга дигән тәкә дә тып итеп торып басты һәм куркуыннан як-якка тартыла башлады. Мөгезеннән бәйләгән бавы казыкны суырып чыгаруга, ул мәйдан әйләнәсе буйлап чаба башлады. Бу хәлгә күпләр елмаешып карап алды. Шулай да президиумда утыручы кайберәүләрнең йөзе җитди төскә керде. Бәйрәмдә миллилеген күрсәтергә теләп бизәкле түбәтәй кигән аппарат җитәкчесе Тәкәев, тәртип тә саклаучы буларак, аптырап калмады, мәйдан уртасына атылып төште һәм тәкә артыннан чаба башлады. Дүртаяклы «хулиган»ны куып җитәм дигәндә генә, чүт абынып егылмады. Тәкә тоттырмый гына бит. Аннары тәкәне мәйдан читендә аягын бөкләп утырган бер сипкелле егет тотып алды да, өстерәп, үз урынына илтеп куйды. Тәкәев, кулына балта алып, тәкә бәйләнгән аркан казыгын шәпләп какты.
Җиргә төшеп кунаклаган вертолёт янына бала-чага агылды, яшь-җилкенчәк җыелды. Һәрберсенең вертолётка утырып очып карыйсы килде. Очучы, күпләр үтенә торгач, күпмедер акча хисабына аларның теләкләренә каршы килмәде. Чиратлап бер төркем кешене утыртты, аларны Байтирәк күгендә берничә тапкыр әйләндереп төште. Төшкәч тә очарга теләүчеләрнең иге-чиге булмады.
Бервакыт җан кергән микрофон мондый хәбәр салды:
– Атлар килә!..
Бу тавышка иң элек тәртип саклаучы милиционерлар «уянып» аякка басты. Чабыш атлары ярышта килгән тәртип буенча мәйданга узды. Тамашачылар тагын да җанлана төште. Ат белән гомер кичергәннәрнең йөзенә чыккан куанычлы хисләре үрелеп чәчәк атты, җаннары эчтән балкыды. Бу җәһәттән Дәүләтхан Бариевичның да күзләре шатлык белән тулы иде. Атларның кояшта елык-елык уйнаган сыртлары күңелләргә хуш килде, аларның дымлы тән исләренә кадәр якын, мондый нәрсәләр малай-шалайны матур хыялларга күмде. Ат өстендәге малайлар күкнең җиденче катына менгән диярсең! Атлар белән тулы мәйдан эче һәркемне мөкиббән калдырды. Җаны түзмәгәннәр, йөгереп чыгып, үз атын яратып сыйпады. «Үзән» совхозы директоры Идрис Юнысович та беренче килгән үз атының ак маңгайлы башын сыйпады, канәгатьлек хисләре кичерде. Шулчак, мине күрәсезме дигәндәй, Дәүләтхан Бариевич ягына карап-карап алды. Әнә ул аңа, халык алдында ым кагып, кулын изәде. Шул ишарә дә «Үзән» хуҗалыгы рәисе Идрис Юнысовичның дәрәҗәсен янә дә күтәреп җибәрде.
Бүләкләр алган атларны мәйданнан кул чабулар белән озатып калгач, вакытлыча тукталып торган көрәш дәвам итте. Президиум кунаклары чиратлашып арткы бүлмәгә кереп, кәеф-сафа корып чыктылар. Көрәшне тыныч кына күзәтеп утырганда, мәйдан читендә аягын бөкләп утырган теге сипкелле малай җете күзләрен зәңгәр күккә төбәп кычкырып җибәрде:
– Әнә киләләр!..
Күбесе нәрсә булганын абайламый торды, төпсез зәңгәр күктән нидер эзләп бактылар. Берни күренми кебек. Бераз вакыттан соң зәңгәр офыкта нәни нокталар сыман очып килүче аэропланнар күренде. Алар, отыры якынайган саен, зурая барды, очкычларны күзәтүчеләр артканнан-артты. Килеп җитеп, түбән таба төшкән очкычлар мәйдан өстеннән выж да выж очып узыштылар. Дошман һөҗүменә ташланалар диярсең! Күккә төбәлгән малайларның колакларына кадәр торды. Гөрелте тавышыннан уяу тәкә янә торып басты, уңга тартылды, сулга тартылды, бу юлы һич ычкынып китә алмады. Аптыраган тәкә, Тәкәевнең төксе карашын сизгәндәй, борынын җиргә төртеп тынып калды.
Әйләнеп-тугланып очкан очкычлар, ниһаять, югарыга таба юл алды. Бик биеккә менгәч, «койрык»тан спортчы парашютчылар коелды. Күк гөмбәзен аллы-гөлле «чәчәк»ләр бизәде. Кайбер парашютлар гармун күрегедәй дугаланып ачылган, кайберләре баш очында бизәкле зонтик сыман. Маҗара-тамаша малайларның авызын ачтырган. Парашютлар, чайкала-чайкала, туп-туры өскә төшеп килә. Иңбашына төшеп кунакларга телиләрмени? Әнә хәзер парашютчылары да ап-ачык күренә башлады. Үрмәкүч оясыдай үрелгән җепләргә уралганнар. Куллары, әле бер бауны, әле икенчесен тарта-тарта, парашютның очыш юнәлешен үзгәртә. Менә берсе мәйдан читенә тып итеп килеп тә төште, андагы кеше аяк очларына гына басып йөгереп китте. Һәм ул җиргә сөрлегеп төшкән парашютын балык сөзгечен тарткандай җыя башлады. Аннары аның артыннан икенчесе, өченчесе тып итеп килеп төште. «Болар нинди кешеләр икән?» – дип кызыксынган малайлар аларны сырып алды. Баксаң, безнең кебек гади кешеләр үзләре, хәтта араларында япь-яшь кызлар да бар… Ә бер парашютчы, биектә-биектә үк калганы, җиргә төшәргә ашыкмый. Инде күзләр аңа төбәлгән. Менә ул, боргалана-боргалана, мәйданның кыл уртасына юл тота. Туры төшә алыр микән?.. Монысы иң-иң остасыдыр, ахры, дип, аны һәркем түземсезлек белән көтте. Кызык та инде, парашюттан төшүче бик чибәр кыз бала. Солы көлтәседәй нәзек биленә бәйләнгән бауларга эленгән дә кояштай елмая. Кояш үзе мәйдан уртасына төшеп килә диярсең! Ну чая кыз да инде, батырлыгы ни тора! Менә ул мәйданның нәкъ кыл уртасына туптай сикереп төште һәм туп-туры түбәтәй кигән сипкелле малайга таба йөгереп китте. Һәммәсен шатландырып, кулларын болгый-болгый сәламли. Халык аңа дәррәү кул чаба. Чапмый нишләсен, халык шундый алкышларга күмгәч… Рәхмәт аңарга!
Инде тамашачыларның төп игътибары санаулы гына калган көрәшчеләргә күчте. Кайсы батыр калыр икән? Аксу көрәшчесе Камилме, әллә Балан егете Шамилме? Икесе дә көчлеләр.
Менә беренче батырга чыгу өчен, көч сынашу башланды. Егетләр бер-берсен ега алмыйча шактый азапланды. Ахырда билләрен сөлге белән бәйләделәр. Бил бәйләү Камил файдасына булды. Ул балыктай шома тәнле көндәшен – Шамилне – биленнән суырып алды да бер селтәнүдә келәмгә китереп тә салды. Мәйдандагылар, дәррәү «Булды, булды!» дип хуплап, аны алкышларга күмде. Таза-таза егетләр, йөгереп килеп, батыр Камилне чөя башладылар. Җиргә төшергәч, аның иңенә зур тәкәне атландырдылар. Аннары Камил, тәкәсе белән «Урал» мотоциклына утырып, мәйданны әйләнеп чыкты…
Үз үлчәвендә беренчелекне яулаган батырлар күтәртмәгә менеп баскач, аларны Тукбаев үзе котлады. Ул абсолют батыр Камилгә машина ачкычы тоттырды… Бу минутларда Тукбаев үзен дә батыр калгандай хис итте…
Халык мәйданнан әкрен генә тарала башлагач, ГАИ хезмәткәрләре олуг кунакларның затлы машиналарын честь биреп озатып калды.
Борнаш, Сабан туе мәшәкатьләреннән тәмам арынгач кына, «Нива» машинасына утырып кайтырга чыкты.
Правообладателям!
Данное произведение размещено по согласованию с ООО "ЛитРес" (20% исходного текста). Если размещение книги нарушает чьи-либо права, то сообщите об этом.Читателям!
Оплатили, но не знаете что делать дальше?