Текст книги "Сайланма әсәрләр. 2 т. / Избранные произведения. Том 2"
Автор книги: Нурислам Хәсәнов
Жанр: Современная русская литература, Современная проза
Возрастные ограничения: +16
сообщить о неприемлемом содержимом
Текущая страница: 11 (всего у книги 37 страниц) [доступный отрывок для чтения: 12 страниц]
Кояш иртәдән юмарт елмайды. Тирә-юнь бәйрәмчә хозур.
Бүген Иделгә сәфәр кылучы район җитәкчеләренең дә күңелләре күтәренке. Алар Сабан туеннан соңгы бу сәяхәткә, ял сәфәренә үзләре белән хәләл җефетләрен дә иярткәннәр. Район башлыгы Тукбаев: «Ял итү, күңел ачу бергә-бергә булсын!» – дигән. Шуңа да аеруча хатын-кызларның йөзләре шат. Алар бу сәфәргә киенеп-ясанып килгән, үзара таныш-белешләре белән ачылып сөйләшәләр. Юкса кайчан болай бергә очраша алырлар иде. Йөзләрендәге куанычлары яшьлектәге мәхәббәт хисләрен уяткан диярсең, күңелләрендә җилкенү, рух күтәренкелеге. Алар шушы сәяхәтне оештыручы хакимият башлыгы Рәсим Юлаевичка изге теләкләр телиләр, рәхмәт сүзләрен ирештерәләр. Шул рәхмәтләрен Иркә аша да җиткерергә теләгәндәй, хатынын әйләндереп алганнар да аеруча хөрмәт белән ачык йөз күрсәтергә тырышалар… Нәфис тә елмаеп торган Иркәнең ачык йөзен, читләтеп-читләтеп кенә булса да, күзәтмичә булдыра алмады… Әйтерсең алар, элеккеге кебек, Иркә белән икәүдән-икәү Акъярның инеш ярындагы юан талга сөялеп калганнар… Ул, кулларына урын таба алмый, чая кызның дугаланып килгән сылу билләренә тартыла, аңа якынайганнан-якыная бара, аннан, аның кайнар сулышыннан кабынып киткәндәй, йөрәге леп тә леп тынгысыз тибә башлый, шул мәл кызның җылы кочагында эреп онытыласы да килә… Әмма кыз ай-һайлап ялт кына кочактан шуып чыга. «Тынычлан! Алай ярамый…» – ди, шашкын хисләрен йөгәнләргә ишарә ясый, үзенең тәрбиядән килгән әдәплелеген саклый… Нәфиснең аны үпкән саен үбәсе килә, кочагыннан әзгә дә һич тә чыгармас иде. Иркә: «Җитәр инде…» – дигәч кенә туктап кала… Аның матур-матур хыяллары әнә шул яшьлек хисләре белән үрелеп үсә генә барды. Ул аңа көннәрдән бер көнне өйләнергә дә тәкъдим ясады. Ул Иркәдән: «Белмим шул, әни нәрсә әйтер… Мин бит яшь әле…» – дигән җавап алды. Аннары аларның бер-берен яратуларын белгән әнисе аңа үз киңәшен биргән. «Ярлыга кияүгә чыксаң, гомерең хәерчелектә үтәр, син шуны телисеңме?» – дигән. Риза-бәхиллек булмагач, аралар өзелде, өзелсә дә, хәтердә сакланып калган яшьлек хисләре юк-юкта үзен искә төшерттереп куя шул…
Нәфис, инеш буендагы тал хатирәләрен исенә төшерүгә, төркемдәгеләр белән исәнләшеп, Казаннан кайтартылган ике зур автобусның берсенә узып, тәрәзә кырыена килеп утырды. Озак та үтмәде, салонда гөрләшү-шаярулар китте. Нәфиснең, Сәриясе янында булмагач, кәефе кырылды, эче пошты. Кичтән ул аңа шалтыраткан да иде. Коллектив белән калада тамак ялгап аласын әйтеп, «Акчарлак» рестораны янына килеп торырга да кушты. Тик Сәрия ризалашмады, үпкәләде.
Сүзнең ахыры һаман да шул юк-бар көнләшүгә кайтып калды:
– Кичә син кайда булдың? – диде ул аңа, телефоннан тикшерүчедәй сорау алып. – Өеңдә ник кунмадың?..
Янәсе, Нәфисе, төнлә шалтыраткач, телефон трубкасын алмаган, димәк, ул өйдә кунмаган, ятлар янында булган… Кая барсын инде ул?! Өйдә иде югыйсә, өйдә. Бакча эшләре белән мәш килеп, соң гына кереп яткан иде. Күрәсең, талчыккач, каты гына йоклап киткән, телефон тавышын ишетмәгән. Бәлки, хатыны шалтыраттым дип юри шыттырадыр, аны, гадәттәгечә, тикшереп, сынап кына карагандыр. Ничек кенә булмасын, янәсе, Нәфиснең «ялган»ын тавышыннан, тел төбеннән тота, шуны ачыкламыйча йокыга да китә алмый… Ярый ла аның бу гамәлләре чын яратуга гына корылган булса. Тик Сәриянең вакыт-вакыт бер дә кирәкмәгәнгә шикләнүләре Нәфистә рәнҗү хисләре дә тудырды, аның шикле карашлары, гөнаһсызга әйтелгән төртмә сүзләре – һәммәсе җанына тиде. Шуңа да карамастан ул бу хәлләргә күнегергә, урынсыз сүзләргә игътибар итмәскә, хатынының җан тынычлыгын саклап калырга тырышты. Әмма ни хәл итәсең, бер тузган нервлар бирешә, Сәриянең үзен дә авыр халәткә куя, ахыр чиктә тынгысыз уйларга били. Нәфис тә кулыннан балтасы төшкән кешедәй бимазалана. Гаеп нидә?.. Җавап табылмый. Юкса Сәриясенә ире күңелен күреп җибәрсә ни булган? Бар булган эшләрен тизрәк башкарыр, хыялларын тизрәк тормышка ашырыр иде. Хатыны янына да, назларга сусап, мәхәббәтен чәчәк аттырырга теләп, канатланып кайтыр иде. Юк, шул холык дигән нәрсә син теләгәнчә генә үзгәрергә тормый. Аның сине һаман хыянәттә гаепләгән рәнҗүле карашлары йөрәкне җәрәхәтли, аннары күңел кояшыңны кара болытлар каплап киткәндәй була. Түзмәгәч, ачуы тышка бәреп чыга:
– Сиңа нәрсә җитми? – дип сорый.
– Син…
– Мин бит беркая да китмәгән, Байтирәктә генә.
– Мин кемгә кияүгә чыктым?
– Миңа…
– Сиңа шул, ә син минем янда юк…
– Байтирәккә кайтмагач, мин нишлим соң? Һәм мин ни эшләгән?
– Үзең беләсеңдер…
– Мин белмим, син белгәч әйт соң! Нишләгән мин? Минем турыда берәр яман сүз ишеткәнең бармы?
– Син мине күрмисең, мин синең өчен юк. Син үзеңне генә кайгыртасың…
Нәфис сабыр итте, туктап калган Сәриясен юатырга тырышты:
– Алай ярамый бит инде. Мин дә кеше… Бергә гомер кичергән, инде кызыбыз үсеп җиткән, син һаман шул бер нәрсә турында кирәкмәгәнне тукыйсың… Мин кая, нинди чит кеше янына барган? Син, болай уйланып, үз-үзеңне генә бетерәсең. Йөрәк белән алай шаярмыйлар. Кан басымың күтәрелү, «стенокардия» дигән нәрсә ул сиңа уен эш түгел…
– Аңа син гаепле… Бөтен саулыгымны бетердең…
– Тагын мин. Мин булмасам нишләр идең икән?
– Син бар бит, бар…
Аптыраган Нәфис уйга кала. Аны Сәриясен үз сүзләренә ышандыра алмау бимазалый. Нигә аңлашу юк? Юкса бәхет, мәхәббәт бер-береңне аңлаудан башлана… Берең авылда, икенчең шәһәрдә туып үсүгә дә карамый.
Нигә дип кайтырга булды соң ул Байтирәккә? Үз-үзеннән качаргамы, әллә күңеле авылга, туган якларына тарттымы? Йә булмаса, Сәриясенең тиктомалга үпкәләүләре аны шушы адымга этәрдеме? Байтирәккә кайтса да, ул тынгысыз халәтеннән котыла алмады, бар булган борчулары артыннан иярде. Сәриясенең шикле карашлары аны Казаннан торып та эзәрлекләде, дәгъвасын белдерә килде. «Сиңа Казаныңдагы уңай фатирыңда яшәп, заводта инженер булып эшләсәң ни булган? Бәлки инде, югары дәрәҗәгә дә ирешкән булыр идең…» – диде ул, аның китүе белән ризалашмыйча. Ә Нәфисне редакторлыкка чакырып кодалаулары ымсындырды… Байтирәккә кайтып эшли башлау белән планнары чәлпәрәмә килде. Ул үзенең хакимият түрәләренә яраклаша алмавын тиз тойды. Табан ялау аның эше түгел иде. Аңа дуслардан битәр дошманнары арта баруын көтәргә генә калды…
Автобуслар кузгалып калага юл алды. Нәфиснең уйчан күзләре тәрәзәгә төбәлде. Юл буенда артка шуышкан басулар, артка чабышкан каеннар аның уй йомгагын сүтте. Ул Сәриясенә дәгъва белдерде. Ярар, мин «Акчарлак» рестораны янына килеп торырмын дисә, аңа ни булган соң?.. Беренче тапкыр очрашып танышып киткәндә уртак телне тиз таптылар югыйсә. Алар цехташлары белән завод клубына концертка барганнар иде. Урыннары янәшә туры килде. Шунда якыннан сөйләшеп китәргә җай чыкты. Шул кичне ул аны озата да кайтты… Шимбә-ял көннәре заводның ял базасына – Атлашкинога бардылар. Урман эчендәге саф һавада рәхәтләнеп чаңгы шудылар, пар каенга сөялеп, иркен сулыш ала-ала, туктап ял да иттеләр. Күзләр күзләргә төбәлде. Нәфис тора-бара кызның өйләренә дә кереп йөри башлады. Аңа кыз тәртипле күренде. Әтисе сугыштан кайтмаган, тол калган әнисе өч бала белән авырлыкның бар михнәтен татый, ачлык кичерә… Берсендә әнисе Атлашкинодан ял итеп кайткач, аңардан болай дип сорап куйды. Нәфис ул сүзләрне ачык калган ишек аша ишетеп торды. «Бар җирең дә исән-саумы, кызым?» – диде. Шулчак Сәрия: «Исән, әни, исән…» – дип көлде. Ул Нәфискә ышанганлыгын сиздерде. Сәрия аңа ошады, ул чибәр дә… Нәфис, вакытны озакка сузмыйча, өйләнергә тәвәккәлләде… Матур гына яшәп киттеләр, уртак куаныч, кызлары Көләч туды… Нәфис кызын үлеп яратты, аның өчен барысын эшләргә әзер торды.
Нәфис, ни генә уйласа да, Сәриясен юксынды, хатыныннан башка күңел ачып йөрүне килештермәде, аның алдында үзен яман эш кылгандай сизде. Ул бер үк вакытта сәяхәткә бармый калуны җитәкчеләр белән санлашмау дип тә кабул итте.
Шау-шулы, җырлы-моңлы автобуста җитәкче ролен Тукбаев урынбасары Фаил Сибгатуллин башкарды. Аның янәшәсендәге Фәнис – көрәшче егет – оста комментатордай, чәпчеп ботка пешерүеннән туктамады, Байтирәк районын мактады. Янәсе, район данын атаклы көрәшчеләре, фәлән-фәләннәр күтәрә дип санап китте һәм үзен дә кыстырып куярга онытмады. Сафка баскан төзелешләр саналды, аерым күрсәткечләргә басым ясалды, главаның кайгыртучанлыгы, тырышлыгы искәртелеп узылды. Баксаң, аныңча, Тукбаев белән Ишкәев авыл хуҗалыгы профессорларына тиң икән…
Купшы Алия Тутаевна, сүз алгач, һәммәсенә ошарга тырышып, килде-китте шигырен сөйләде. Аннары ябык чырайлы урынбасар Фаил Сибгатуллин, сытык йөзенә ачыклык кертергә тырышып, белдерү ясады: «Товарищи! Урманга җиткәч, бер ун-унбиш минутка тукталып алабыз. Аннан соң до Казани туктап тормаячакбыз».
Сибгатуллинның чытык чырае Нәфискә Тукбаев бүлмәсендәге сөйләшүне исенә төшертте.
Ул көнне Нәфис башта, Сабан туенда уйналачак лотореяларны алырга дип, Сибгатуллин бүлмәсенә кергән иде. Бүлмәдә алар урамында яшәүче олы яшьтәге Маша түти утыра иде.
– Нәфис абый, нигә урамыгызга газ кертмисез? – диде Фаил төксе генә. – Менә монда Мария Сергеевна көн саен килеп утыра да, газ кертмисез дип, мине аптырата… даже газ өчен акчасын да бирергә тели, ә аннан акча алучы юк…
Көтелмәгән тәкъдим Нәфисне аптырашта калдырды һәм ул, көлемсери төшеп:
– Мин урамыбызга газ кертүдә җаваплы кеше түгел ич, – диде. – Бу – газовиклар эше.
Җавап урынбасарга ошамады, ул, тәкәбберлеген эшкә җигеп:
– Син – редактор, җитәкче кеше… – диде.
– Шуннан ни булган?
– Ни булганын күрәсең бит, менә көн саен бер вопрос белән килә дә утыра, килә дә утыра. Нишләтим мин аны?
– Ә мин нишләтим? Ул сезгә мөрәҗәгать итә, миңа түгел. Ул урамда мин старший түгел.
– Эш старшийлыкта түгел. – Сибгатуллин тавышын баса төште. – Знаете, газ трассасы салу өчен йөз мең акча сорыйлар, смета буенча аны район администрациясе түләргә вәгъдә итте. Газ начальнигы Исаев, акча түләмичә, шәхси йортларга газ кертми.
– Мин нишли алам?
Җавапны ошатмаган Сибгатуллин янә кабарды.
– Ну, Нәфис абый, сезнең урамга газны мин кертергә тиешме инде?
– Юк, билгеле. Ул – газовиклар эше.
– Әнә бит ул утыра. – Ул Маша түтигә ишарәләде. – Өннән чыккандай килә дә утыра. Көн саен…
Нәфис аның мәгънәсезлегеннән янә көлемсерәп куйды.
– Сез – җитәкче кеше… Мин әбине бүлмәгездән куып чыгара алмыйм, ә газ кертү мәсьәләсен хәл итү сезгә ачыграктыр дип беләм.
– Әйтергә җиңел ул…
– Районга газга дип акчалар кайтадыр бит? – диде Нәфис, акчалар, торбалар кайтуын, аларның башка кирәк-яракка тотылуларын белә торып.
Сибгатуллин шунда ук корт чаккандай сикереп торып, кабынып китте.
– Ну, Нәфис абый, синең белән сөйләшә торган түгел… Бар, чыгып кит әле моннан…
– Яхшы…
Нәфис чыгуга, аның артыннан Сибгатуллин коридорга атылып чыкты да туп-туры башлык бүлмәсенә кереп китте. «Димәк, әләкләргә, – дип уйлады Нәфис. – Ул анда ниләр ялганламас». Шушы уй аны да башлык бүлмәсенә алып керде. Анда райпо рәисе Әхәт белән аның урынбасары Борнаш та утыра иде. Ә Сибгатуллин, үте сытылган кешедәй, бер читтәрәк урын алган, әле зарын сөйләргә өлгермәгән икән. Ул Нәфисне күрүгә торып ук басты.
– Рәсим Юлаевич! – диде дә Нәфискә ишарәләде. – Или мин, или ул китә…
– Туктагыз әле, нәрсә булды? – диде Тукбаев, берни аңламыйча.
– Мин редактор урамына газ кертә алмыйм бит инде… теге карчык, Мария Сергеевна, тагын килгән. Редактор аны котырта, газ өчен районга миллионнар кайткан иде, дип…
Нәфис бу кадәресенә түзмәде:
– Ник ялганлыйсыз?.. – диде.
Тукбаев Нәфисне бүлдерде, урынбасары сүзен куәтләп, күктәге Ходайга табынгандай, ике кулын өскә күтәрде дә Нәфискә җикеренде.
– Кая, кая ул миллионнар?! Газга өч ел акча кайтканы юк… Ә син, великий редактор, юмор-шумырың белән әллә ниләр уйлап чыгарасың. Паразит син…
– Рәхмәт…
– Мин башка сүз таба алмыйм… Сез журналистлардан кроме вреда файда юк. Партия заманы булса, сине унике сәгать эчендә районнан куарлар иде. – Аның тукмактай йодрыклары һавада уйнаудан туктамады. «Бар!» – дип артыңа тибәрләр иде. Ә бу дядя, – ул үзенә ишарәләде, – алай эшләми… Обнаглели. Мин сезнең өйгә газ кертеп бирергә тиешме? Өен биргән, миннән тагын ни кирәк? Тагын нәрсәгез эшләнмәгән?
Каршы дәшү файдасыз иде. Нәфис Тукбаевның суынганын көтте һәм:
– Рәсим Юлаевич, дөрес аңлагыз, – диде, – мин дә сезгә үз эшемне эшләргә кушмыйм бит һәм сорамыйм да…
Тукбаев аны ишетергә дә теләмәде.
– Хәлим кайда? – дип акырды. – Чакырыгыз әле аны монда! Газ начальнигы Исаевны да табыгыз!..
Исаев табылмады. Администрация тирәсендә еш чуалган көрәшче егет, урам старостасы Хәлим, көттерми кереп тә җитте.
– Мин нишлим инде, Рәсим Юлаевич, – диде Хәлим, сүзнең нәрсә турында барганына төшенгәч, һәм үзен кулга алып акланырга тырышты: – Газ чокырын казыттым, кирәгенчә проектларын үзгәртеп эшләттем. Бездән ни тора соң? Урамның бер ягында газ яна, икенче ягында юк…
Тукбаев тыңлап-тыңлап торды да тавышын баса төште.
– Ничә кеше бар сезнең урам рәтендә? – диде.
– Унике, – диде Хәлим.
– Барыгыз, редактор белән икәү урамыгыздагы һәр кешедән меңәр сум акча җыеп миңа алып килегез!.. Аннары карармын, на что вы способны? Калган сумнарын үзем хәл итәрмен…
Нәфис белән Хәлим, килешеп, газ кертүче хуҗалыклардан акча җыярга чыгып киткәндә, Сибгатуллин кабинетта кара көеп утырып калды…
Кичен газга дип җыйган акчаларны китергәндә, өч тиен өчен чукынырга әзер Тукбаев бүлмәсендә ялгызы гына иде. Төрле мыскыллаулар аша узган Нәфис аның өстәленә, эштән китү теләген белдереп, гаризасын китереп салды.
– Нәрсә бу? – диде Рәсим Юлаевич. Гаризаны укып чыгуга, урталай ертып ташлады.
– Паразит гаризасы, – диде Нәфис тыныч кына.
– Давай, ты кончай!.. За нами Байтиряк, на переправе лошадей не меняют… Минем икенче редактор эзләп йөрисем килми. Эшлә!..
Тукбаев Нәфиснең өч кешелек тә эшләвен, эшкә тырышлыгын яхшы белә иде. Тик аның турылыгын, тәнкыйтен яратмый.
Ул мөхәррирен кызып-кызып орышса да, соңыннан кайтып төште.
– Менә, мәсәлән, – диде ул, сүзне борып алып, – без, главалар, Гарәп Эмиратыннан кайтканда, башка район хуҗаларының йә замнары, йә кемнәре чәчәк тотып каршы алды. Безгә, Абага районы главасы белән икебезгә, килүче булмады… Менә шуннан күренә инде минем команданың дәрәҗәсе. Ярар, миңа кирәк тә булмасын ди, теге район хуҗалары алдында шәп түгел. Главага әз генә булса да хөрмәт булырга тиештер бит инде. Җүнле кадрларны каян аласың? Бар булганы белән эшләргә туры килә. Син, Нәфис абый, великий булгач та, минем бу башта ми әзрәк, башка ат типкән дип белдеңме әллә? Ми күбрәк анда, белеп тор! Аңлый ул барысын да…
Нәфис аның ишарәләренә бераз ышанган да кебек булды. Урамнан җыелган урынбасарларының эшсезлеген дә, мокытлыгын да яхшы аңлый иде ул. Тукбаев аны сүксә дә, кеше коткысына бирелеп, аны башкалардан кактырырга, бөтенләй читләштерергә ирек бирмәде. Бу очракта ул аның гөнаһысына кермәде. Бу кадәресен Нәфис яхшы аңлады…
Автобуслар урман аланы читенә килеп туктагач, һәммәсе, саф һавага чыгып, тирә-якның яшеллегенә, июнь чәчәкләренә сокланды. Май заводы директорлыгыннан чыгарылган Таһир, шактый гына кызып алса да, гармунын шәп итеп тартып җибәрде. Хатын-кызлар биешеп, күмәкләп җырлап та алдылар. Әйтерсең урман буенда кечкенә генә Сабан туе! Хәмергә һәвәсләр, автобустагы аракы әрҗәсен бушата-бушата, затлы кабымлыклардан авыз итеп, кәеф-сафа кордылар. Бу төркемнең үз осталары бергә җыелган: «Үзән» совхозы директоры Идрис Юнысович, «Сельхозхимия» башлыгы, мактаулы мунчачы, юан корсагының кендеге күлмәк сәдәфен чишеп төртеп чыккан Рибаб һәм «Алпар» хуҗалыгы рәисе, алар белән бериш гәүдәле Маннур Мансуровның йөзләре помидордай кызарган…
Автобуслар кузгалып киткәч, янә шаярулар, мәзәк сөйләүләр, җырлар дәвам итте. Сүзсез генә барган Нәфистән янәшәсендә утырган ревизор Таҗи:
– Нигәдер күңелсез әле син бүген, Нәфис абый? – дип сорап куйды.
– Нишлим соң? Җырлый белмим, биергә оста түгел.
– Берәр юмор сөйлә.
– Юморыңны тагын тәнкыйть дип кабул итсәләр нишләрсең?
– Юмор – йомры тукмак, башка сугарлар дип уйлыйсыңмы? – Таҗи, үз сүзеннән кызык табып, күзләрен кыса-кыса, зур авызын җәеп көлде. Нәфис дәшмәгәч, сүзен янә дәвам итте: – Сезнең редакция эшен тикшереп аласы бар әле, – диде ул җитди итеп.
– Ник?
– Безнең план буенча шулай каралган.
– Тикшерегез, бездә акт язарга кәгазь җитәрлек.
– Анлык кына кәгазь үзебездә дә бар… – Тынып калган Таҗи өстәп куйды: – Бу круиз турында яхшылап язып чык инде. «Байтирәклеләр ял да итә беләләр» дип.
Нәфис, анысын карарбыз инде дигәндәй, башын гына какты. Аннары Таҗиның игътибарын мәзәк сөйләүчеләр җәлеп итте. Нәфистә Таҗига карата булган тискәре хис яңарды һәм ул, тирәнгә үтеп, тамыр җәйде.
Бервакыт аның автобуста Казаннан Байтирәккә кайтып килеше иде. Кайтучылар арасында район коммуналь хуҗалыгы бухгалтеры Гөлүсә дә бар иде. Шыгрым тулы автобуста аны күргәч, ул баш кагып кына исәнләште. Кайта-кайта автобуста халык азая төшкәч, Гөлүсә янындагы буш урынга килеп утырды, аның талчыккан, борчулы йөзен күреп сүз башлады:
– Казанга барган идегезме? – диде.
– Әйе, больницадан кайтып киләм әле, – диде Гөлүсә өздереп кенә.
Гөлүсәнең борчылуы, авырганлыгы аксыл йөзенә чыккан иде.
– Кайсы больницадан? – диде Нәфис, кызыксынып.
– Психбольницадан…
Нәфис, аптырап:
– Нәрсә булды? – дип сорады.
– Менә шулай инде… авырып киттем. – Ул турысын әйтергә кыенсынды, бераз тынлыктан соң өстәде: – Нерв бозучылар күбәйгәч, шулай була инде ул.
– Кем боза?
– Кем булсын, ревизор Таҗи, беләсең ич инде аны, – диде ул, шөбһәләнеп.
– Беләм, билгеле.
– Ул безнең коммунальныйга ревизия ясарга килгән иде. Бар булган бәяле җиһазларны, финанс кәгазьләрен, керем-чыгымнарны тикшереп чыккач, миннән художник ясаган плакатларны таптырта башлады. «Йөз меңгә төшкән плакталар кая соң, алар складта булырга тиеш бит», – ди. Тагын шундый вак-төякләр… Гаеп табасы, мине үз кармагына эләктерәсе килә. Исәбе – куркытып ришвәт алу. Мин: «Ул плакатларга киткән акчаларны кесәмә салмадым», – дидем. «Салмасаң да, ул плакатлар булырга тиеш бит», – ди бу, үҗәтләнеп. «Мин аларның кая киткәннәрен каян белим, плакатларга тотылган акчаларга расходный язылган бит», – дим. Дөресен әйтеп булмый бит, ул акчаларны Дәүләтхан Бариевичның туган көненә алдылар дип. Чистый бәйләнде, бу хәл мине борчуга салды. Миңа үзе боерган начальнигым белмәмешкә салышып читтә калды. Хәзер барысына мин гаепле… Нервлар какшый төшкәч, психбольницага килеп эләктем менә… – Гөлүсә бертын сүзсез калды. – Соңыннан бу хәлне главага ирештергәннәр. Ул бер җыелышта Таҗига яхшылап әйткән: «Тычкан тота белмәгән мәчене нишләтәләр?.. Белмәсәң, бел! Капчыкка салалар да урманга алып барып адаштыралар. Так что, думай…» – дигән. Таҗи үзенә кирәк «тычкан»ны безнең коммунальныйдан тотмакчы иде…
Гөлүсә дулкынланырга ярамаганлыгын сизеп тынып калды. Бераз баргач, ризасызлыгы янә ташып чыкты:
– Җыен шуның ише шухыр-мухыр эшләрне безнең оешма аша кайнаштыралар да… җавабын бухгалтерга тотарга кала. Каршы килсәң, эшеңнән колак кагасың… «Кунакханә төзибез» дигән йортына ничәмә миллионнар коммунальный аша узды инде.
– Тукбаевмы?
– Кем булсын инде? Ул йортның бер тәрәзәсе генә ничә меңлек. Өч катлы йортта утыз тәрәзә генә. Аларның акча уйнатып кайнаштыруларына чыдаган кешегә рәхмәт…
Гөлүсә ханым, кинәт акылына килгәндәй, артыгын сөйлим бугай дип шикләнә төште, як-ягына каранды һәм тынып калды. Нәфиснең авыруны борчыйсы килмәде, аңа бүтән сорау бирмәде, аның шушы хәлгә төшүен кызганып куйды.
Әлеге вакыйганы исенә төшергән Нәфис янәшәсендә утырган Таҗига кырын гына карап алды. Таҗи, чепи күзләрен кысып, көрәшче-комментатор Фәниснең «әкият» сөйләвенә җавап итеп авызын ерган иде. «Бу адәм кеше рәнҗеше турында каян уйлый белсен? Аны ришвәт көткән кәкре бармаклары эчтән кытыклап тора», – дип фаразлады Нәфис. Аннан ул үз-үзенә сорау бирде: «Нигә Тукбаевның нәфесе туймый? Нигә ул, кәнәфиеннән сикереп торып: «Акча, акча, акча!» – дип шар яра!..» Сорауларына җавап табарга аңа эчке «мин»е ярдәмгә килде: «Тинтәк син, Нәфис, – диде. – Әйт әле, кайсы дөньяда, нинди гасырда яшисең син? Илләр белән дә акча идарә итә. Ришвәт, коррупция булган җирдә сәясәт юк, гаделлек, намуслык төшенчәсе онытылган. Акча бездә һәммәсен эшли, ачылмас ишекләрне ачтыра, кызыңны институтка кертә, кандидатлык, докторлык диссертациясен дә яклата, карьера баскычларыннан җитәкләп алып менеп китә. Беләсең килсә, акча карак бандитлардан депутат та ясый, бал-майда йөздереп хан итә, сине төрле җинаять афәтләреннән йолып кала, төрмәләрдән коткара… Акча – Тукбаев өчен җиңелмәс власть та ул!.. Ә власть, кирәксә, үзенең закон инструментын җигеп, синең өстән золым да кора… Син уйлап кына кара, илдә барган төрле ызгыш-талашлар, үтереш, террорчылык каян, ни сәбәпле килеп чыга? Гөнаһсыз җаннар нигә вакытсыз кыела? Бар да шул гаделсезлек чиреннән, йөрәк бунтыннан…»
Бу юлы Нәфис эчке «мин»е белән бәхәскә кермәде, тәрәзәдән тирә-якны күзәтте. Кояш җир өстен мең төрле төсләргә бизәгән. Әйтерсең ул, бар адәмнәрне дә тигез күреп, дөнья матурлыгына сокланырга, җир кадерен саклый белергә ишарәли…
Әнә зәңгәр офык читендә шәһәрнең шакмаклы таш йортлары шәйләнә башлады. Торна муеныдай озын борынлы краннар баш калкыткан, күккә ашкан торбалар «тәмәке» көйрәтә. Бу – Казан, меңьеллык тарихи сәхифәләрен үзенә сыйдырган, миллионнарның шау-шулы тормышы белән гомер кичерә…
Автобуслар «Акчарлак» рестораны янына килеп туктагач, Нәфис, урамда ялгызы калып, Сәриясен көтте. Ул күренмәгәч, өенә шалтыратты, трубканы алучы булмады. Аннары, бер киреләнгәч килмәс инде дип, ресторанга юнәлде. Ашау-эчү залына узгач, бер читтәге буш урынга барып утырды. Өстәлләргә ризыкларны алдан ук әзерләп куйганнар иде.
Түр өстәл артына утырган Тукбаев белән Ишкәев тирәсендә официантлар ешрак буталды. Баксаң, монда эшләүчеләр Чуртан Әхәтнең күрсәтмәләрен берсүзсез үтиләр, аны яхшы беләләр икән. Затлы шәраблар, ризыклар түр өстәлне биләп алган, урындыкка утырган кунакларның йөзләре ачык. Нәфис шуны аңлады: Чуртан Байтирәк «күле»нә очраклы гына йөзеп чыкмаган, өстә дәрәҗәле кешеләре бар икән…
Нәфис, ашап-эчеп урамга чыккач та, як-ягына каранды, узган-барган кешеләр арасыннан үзенең кара чәчле, кара күзле Сәриясен эзләде. Әмма ул күренмәде.
Елга портында Байтирәк сәфәрчеләренә, ял итүчеләрнең күңелен ачарга дип, килешү буенча җырчылар Галия белән Харис килеп кушылды.
Ак пароход, дулкыннар ярып, агымга каршы юл алды, җыр-моңнар Идел өстенә таралды. Салмак кына тибрәлгән дулкыннар өстендә энҗе нурлар уйный. Гомер агышларыдай салмак кына аккан сулар үз артыннан Нәфис уйларын да ияртте… Ул Сәриясен шушы сәяхәткә чыгарга күндерә алмавын авыр кичерде. Күзенә роза чәчәкләренең, уттай янып, Идел өстендә агып барганы күренде. Ул кем чәчәкләре икән? Бәлки, кемдер аларны үз кадерлесенә бүләк итәргә теләгәндер? Сөеклесе очрашуга килмәгәч, үпкәләп, аларны суга ташлагандыр? Ә бәлки… ә бәлки, ул Идел суларында югалту кичергән сөйгәнен көткәндер?.. Белмәссең. Ә Идел дәшми, юатырга теләгәндәй, гашыйклар серен саклап, тын гына, сабыр гына ага да ага…
Менә Галиянең җырлавы сәфәрчеләрне тын калдырды. Аның күңелгә хуш килгән моңы аеруча хатын-кызларны әсир итте. Кош канатыдай сузылып киткән кашлары биеп тора, сөрмә тарткан күзләре юмарт елмая. Нәзек билләре камыштай сыгыла-сыгыла тибрәлә. Чибәрлегенә мөкиббән киткән ир-атларның күз-карашлары аның биеп торган нечкә билләрен, алтын нурлар балкыткан ярым ачык айлы түшен капшый. Тәненә сыланган үтә күренмәле зәңгәрсу күлмәге әйтерсең кояш нурларыннан эреп юкка чыккан, Иделдән генә күтәрелгән су кызыдай, сыгыла-сыгыла бии, гүзәл сынындагы энҗе балык тәңкәләре нур чәчә. Кызның үткен карашы, баскан җирдән ут чыгарып биюе «Инеш» кооперативы рәисе Миң Мулловичны да таң калдырган. Ул, түземсезләнеп, тиз генә видеокамерасын эшкә җикте, яшь артистның әле бер, әле икенче ягына чыкты, сокландыргыч мизгелләрне төшереп калырга ашыкты. Камера үз ягына таба юнәлгәч, Тукбаев нигәдер тартылып, кыенсынып куйды. Әмма ул Миң Мулловичны бу изге эшеннән тыярга җөрьәт итмәде.
Менә икенче җырчы – озын гәүдәле Харис – тамашачылар каршына йолдызларга үрелгәндәй үсеп чыкты да сикерә-сикерә, кулын кулга чабып, алкышлар көткәндәй җырлый башлады. Пөхтә киенгән төз, ыспай гәүдәсе хатын-кызлар йөзендә җанлану уятты. Харис, җырына куәт биреп, очына-калкына сикергәләнде, моң дигән нәрсә тамагыннан ташып чыкмаса да, ихласлыгы, төс-кыяфәте күңелләрне җәлеп итте. Егетне һәммәсе дә ошатты, алкышлар белән котлады.
Пароход Ослан тавы ярына борын төрткәч, халык куана-куана ярга ашыкты, тау битендә яшел агачлар үсеп утырган аланлыкка күтәрелде. Күңелләр күтәренке. Һәркем җәйрәп яткан Идел өстен, тирә-як матурлыгын күзәтте. Казан порты күренешләре, борыннарын суга таба юнәлткән краннар шактый еракта калды. Яшел табигать кочагында берәүләр, йөз нурларын балкытып, фотога төште, икенчеләре, чишенә-чишенә, Иделгә су керергә юнәлде. Бериш юан корсаклылар – мунчачы Рибаб, әвендәй Идрис Юнысович, «Амбар» рәисе Маннур Мансуров, Рәсим Юлаевич белән бергәләп, арырак китеп, су керергә булдылар.
Биредә бәйрәм хәстәре алдан ук күрелгән: учаклар яна, каен күмерләре өстендә шашлык пешә, һәр тарафка тәмле исләр таралган. Чирәм өстендәге җәймәләр ризык белән тулды, чекерәеп басып торган шешәләр башы гөлт тә гөлт килеп чытырдап ачылды, исәнлеккә-саулыкка стаканнар, рюмкалар чәкеште.
Кәефләр шактый күтәрелә төшкәч, май заводы директорлыгыннан чыгарылган Таһирны да, «син безнең үз артистыбыз» дип, гармунында уйнатып җырлаттылар. Ул карышмады, өч бөртек сары мыегын тибрәтә-тибрәтә, башын бер якка кырын салды да кычкырып җырлавын белде. Аннары биючеләрне биетеп рәхәтләндерде. Ул бу сәфәргә хатынсыз гына чыкса да, кәефе шәптән күренде, бераз кәгеп алудан йөзенә кызыл тимгелләр мулдан чыгып өлгергән.
Биредә тәмле иттән шашлыкларны өлгертеп кенә торалар. Шашлык пешерүдә райпо рәисе урынбасары Борнаш үзе дә катнаша. Җиңнәрен сызганып, егетләренә ярдәм итә. Менә һич көтмәгәндә аның янына, әтәчтәй очынып, Ишкәев килеп басты да, кулларын изи-изи, Борнашка дәгъвасын белдерә башлады.
Өзек-өзек сүзләрен җилләр яр өсләренә тарата иде:
– Шашлыкны күбрәк пешереп куеп булмый идеме?.. Син сәүдәгәргә ышансаң шул булыр инде…
Борнаш аны тынычландырырга тырышты.
– Ашый торыгыз, бар бит шашлык. Тагын булыр…
Яхшы ук кызган Ишкәев үзенекен тукыды. Ул, белдеклелеген күрсәтеп, үгет-нәсыйхәт укыды. Борнаш аның мыскыллы ишарәләрен тешен кысып булса да тыңлады:
– Сез болай чәпчеп кенә шашлык тиз пешми бит ул, – диде, ахырдан кашларын җыерып. Каршында басып торган исерек Динар Хамаевич аның җен ачуын чыгарды. Шулчак әтисе Шәех, бабасы Шамай фаҗигасе дә исенә төшеп, ул йодрыкларын йомды. Ишкәевнең һаман да туктарга исәбе юк иде.
– Шашлыкны шушылай пешерәләрмени аны?! – диде дә утлы күмер өстендә шашлыкны таптап бии башлады.
Борнаш бу кадәресенә түзмәде, Ишкәевне эләктереп алды да өстерәп селкеп атты. Динар тәгәрәп китте. Аягына баскач, кабат очынып килмәкче иде, әмма шүрләде. Мин сиңа күрсәтермен әле дия-дия, бармак янап китеп барды. Борнаш «Бу хәзер главага барып әләкли инде» дип уйлаган иде, күрәсең, Ишкәев, аңына килеп, бәйрәм кәефен бозуны кирәк санамады.
Бераз ашап-эчеп күңел ачкач, сөйләшеп алырга булдылар. Сүзне, берни булмагандай, Ишкәев башлап җибәрде:
– Иптәшләр! – диде ул, сүзләренә мөһим мәгънә салырга тырышып. – Бүген безнең күңелләр куаныч кичерә, чөнки эшләребез уң, күрсәткечләребез күркәм… Без ни өчен шушы матур табигать кочагында? Янәшә-тирәбезгә генә карагыз, мондый соклангыч матурлыклар бер җирдә дә юк ул. Без, җитәкчеләр, кайларда гына булмадык, нинди генә илләрне күрмәдек… – Ул, пеләшен ялтыратып, фикерләрен туплый төште. – Барысы өчен дә, иптәшләр, акыллы һәм нәтиҗәле эшчәнлеге өчен иң элек Рәсим Юлаевичка рәхмәт әйтәсе килә. Ул ару-талуны белми, аталарча кайгыртып, безне бүген шушылай күңелле ял иттертә. Безгә, иптәшләр, тагын да тырышып эшләргә генә кала… – Исерә төшкән Ишкәев, Ослан тауларында бер башка үсеп китеп, шигырь сөйләргә кереште:
Син яшәмә җирдә файдасыз бер
Түмгәк булып тигез урында.
Янып калсын гомерең маяк булып
Үзеңнән соң калган буынга…
Ишкәев шигырь сөйләгән арада, гармунчы Таһир Нәфис янына килеп, аңа арттан терсәге белән төртте.
– Нәфис абый! Аның сүзе бетмәс, – диде, Ишкәевкә ишарәләп. – Ул түмгәкне күп тыңладык инде. Әйдәле, минем бүген синең белән бер сөйләшеп, чәкештереп эчәсем килә.
Таһирның сүзләре Нәфискә нык тәэсир итте. Ул: «Болай ала карга кебек авыз ачып йөреп булмас», – дип уйлады да, ризалашып, аның артыннан иярде. Арырак китеп, бер куак артына чүгәләп утырган Таһир кесәсеннән юнәткән әйберен чыгарды.
Куак артында утырып бер-ике рюмканы тотканнан соң, Таһирның теле ачылып китте.
– Бүген син дә ялгыз, мин дә ялгыз, Нәфис абый, – диде ул. – Хатынны юри үзем белән алмадым.
– Ник?
– Ну к чёрту аларны… Мин бит шуның аркасында эшемдә яндым.
– Ничек?
– Короче болай, гауга да шуннан башланды: мине эштән ычкындыруларына иң элек хатын гаепле. Моңарчы яхшы гына эшләп яши идем. Заманча итеп… Казанда минем яхшы гына бер фирмасы булган бер дустым бар иде. Мин – аларны, алар мине поддержать итә иде. Үзара дуслар, бер-беребезгә йөрешәбез. Алар да миңа кунакка килә, өйгә дә алып кайтканым бар, май заводында да утырдык, мунчалар кереп… Берсендә салгач, киттек Абага районындагы дуска. Анда хәлләр булды инде: шикарный кызлар, һәммәсе шәп инде. Шундый яшьләр, ачыклар. Ну, Нәфис абый, ничек әйтергә, гаҗәп инде… Эчкәч гадәтем начар: белештермим. Шунда бер чибәре белән эшебез булган… Ачык хәтерләмим дә, бөтенләй үк чишенеп тормаганмын. Үзем гел ак күлмәктән, галстуктан гына йөрим бит инде. Ак майкадан, ак трусиктан. Короче, тегенең чистарып бетмәгән чагы булган… Мин салган баштан рульдә өйгә кайтып егылганмын. Хатын мине әйбәтләп кенә чишендергән, йокларга яткырган. Буялган киемнәремне таслап төргән дә иртәгесен, кунакка бәлеш илткәндәй, аларны күтәреп, глава кабинетына барып кергән.
Нәфис гаҗәпләнде:
– Китсәнә?
– Дөресе шул! Тыңлап тор. Без Рәсим Юлаевич белән моңарчы кунакка да йөрешә идек. Икенче көнне үк глава мине үзенә чакыртты. Шимбә көн иде бу. Кердем.
Карап торды-торды да:
– Нишләвең бу?.. – ди.
– Яндым, дим. Зинһар, Рәсим Юлаевич, моны кеше-карага сөйли күрмәгез инде, дим, күңелле хәл түгел бит, үзара гына калсын, дим. Үтенеп сорадым, гаебемне танып, аягына гына егылмадым.
– Юк, Таһир, юк, ди, хатын-кызлар янына йөрмәгән ирләр сирәк бит ул, – дигән булды…
Мине бу кичерер инде, дим. Нәрсә уйлаганын ачып салмады. Ә бу вакыт Ишкәев миңа чокыр казый башлаган иде инде. Ник дисәң, аның Тукбаев урынбасарлыгыннан ычкынган энесе Ибәткә эш кирәк.
Нәфис ике арадагы каршылыкларны ачыкларга теләде:
– Керемеңне, бәлки, Ишкәев белән бүлешмәгәнсең? – диде.
Таһир яшермәде, дөресен әйтте.
– Барысына да биреп тә бетереп булмый ул, Нәфис абый. Алар әз сорамыйлар… Бирер өчен мощный стройка да алып барырга кирәк. Башкача аларга тамызырлык зур акчаларны эшләү кыен… – Ул әйтер фикерен уйлап тынып калды. – Аннары миңа карата көнчелек тә киткән иде. Глава да Ишкәев ягына авышты. Сизәм, Ишкәев астан казына, астыртын гына ыскытып, чүмәлә астыннан ут йөртә. Һәм беркөнне киңәшмәдә глава миңа акырды-бакырды да, мине хур итеп, картаны – бөтен дөреслекне – теге кызлар белән булган хәлне ачып салды.
Правообладателям!
Данное произведение размещено по согласованию с ООО "ЛитРес" (20% исходного текста). Если размещение книги нарушает чьи-либо права, то сообщите об этом.Читателям!
Оплатили, но не знаете что делать дальше?