Текст книги "Сайланма әсәрләр. 2 т. / Избранные произведения. Том 2"
Автор книги: Нурислам Хәсәнов
Жанр: Современная русская литература, Современная проза
Возрастные ограничения: +16
сообщить о неприемлемом содержимом
Текущая страница: 12 (всего у книги 37 страниц) [доступный отрывок для чтения: 12 страниц]
– Серне сакламады, алайса?
– Юк, китте бу кызып, хатыны килде, ул фәлән дә төгән… дип. Хурлыгыннан чыда гына…
– Шуннан ниләр булып бетте?
– Боларга хәзер миннән ничек тә арынырга кирәк. Үч алу, каныгу шул көннән башланды. Рәсим Юлаевич та мине кабул итми. Приёмга язылам – кертми, юк та юк. Аннары аңладым, бик начар булачак! Нишләргә? Бөтенесе менә монда, бер йөрәккә җыела. Өйдә дә хәлләр шәптән түгел. Хатын белән сөйләшмибез. Эшкә килсәң, эштә кәеф юк. Завод әйбәт эшли анысы, керем искиткеч… Моны сиздермим инде. Бервакыт, глава белән эшне җайларга дип, приёмныйда көтәм. Шулвакыт Ишкәев килеп чыкты да сорый: «Нишләп торасың? Нинди сорау белән?» – ди. «Йомыш бар иде…» – дим, сиздерәсе килми. «Эш буенча булса, әйдә, минем янга кер», – ди бу.
Мин, җүләр, аның сүзенә ышанып ияреп киттем. Сүз иярә сүз чыга бит инде, бу мине матур сөйләп әкрен-әкрен туарды. Әллә нинди вәгъдәләр биреп үз кулына алды. «Менә Рәсим Юлаевич болай дип әйтте, тегеләй дип әйтте әле», – ди. Мин, аның юк-бар сүзләренә ышана-ышана, Ишкәев «малае»на әйләнеп калганымны сизмәдем дә. Аракы эчү дә, гулять итү дә бергә. Өч ай буе. Аның «Рәсим Юлаевич болай дип әйтте, тегеләй дип әйтте» диюләре кабатлана торды. Янәсе, ул мине яклап кала, калды пычагым… – Таһирның чыраен үкенүдән кара болыт каплады. – Шул вакытларны, Нәфис абый, әллә нинди газаплар белән булса да кире кайтарсаң икән ул. Хәзерге акылым булса, мин аңа «Иди на хрень!..» гына дияр идем.
Аннары мин, ышанасыңмы, Нәфис абый, эчә башладым. Миңа тагын өстәмә камчы эләкте. Аптырагач, главага кереп әйттем: «Миңа нәрсәгә бәйләнәсез? Минем ни гаебем бар соң?» – дим. Эш бара бит, Нәфис абый. Икешәр миллион керем керә. Ә Рәсим Юлаевич миңа: «Эшләмисең, Таһир…» – ди, күзен дә йоммый.
Нәфис: «Димәк, Тукбаевка акчаны әзрәк төрткәнсең», – дип уйлап куйды. Әңгәмәдәшен бүлдермичә тыңлады.
Таһир дәвам итте: «Нәрсәне эшләмим соң мин?» – дим главага. «Әнә Хәбиб Хәевич эшли бит», – ди миңа, район төзелеш начальнигын мисалга китереп. Мин: «Хәбиб Хәевич нәрсә эшләгән соң әле ул?» – дип әйтеп бетерүем булды, анасын корт чаккыры, Рәсим Юлаевич сикереп тә торды, сугып та җибәрде.
– Суктымы?
– Сукты. Чәчрәп барып төштем… «Хәбиб Хәевич нәрсә эшләгән?» дигән сүзгә. Син беләсеңме, Нәфис абый, Хәбиб Хәевич, чыннан да, нәрсә эшләгән инде ул?
Нәфис көлемсерәде дә:
– Хәбиб конвертка салган акчаларны яхшырак бирә беләдер, – диде.
– Минем дә Рәсим Юлаевичка шулай дип әйтәсе килгән иде… Беренче удар – ияккә, икенчесе күкрәккә эләкте. Атылып барып төштем. «Рәсим Юлаевич, нишлисез?» – дим. Ул һаман бер сүзне кабатлый: «Эшләмисең…» – ди. Өзми дә куймый. «Ярар» дидем дә папкадан бер бит кәгазьне суырып та чыгардым, «Прошу уволить!..» дип, гаризамны язып өстәленә тотып аттым. Кабинеттан чыкканда: «Эшердем заводыңны, үзеңне…» – дидем.
– Шулай дип әйттеңме?
– Әйттем. Менә антлар итәм. Шушында егылып үлим, әйттем. Әйтмичә, бүтән худ калмады. Күкрәккә ике куш йодрыгы белән кинәт китереп бирде. Сизми дә калдым. Мин дөңгердәп барып төштем. Шулай итеп, минем май заводында карьера бетте. Монда минем дә гаебем булгандыр инде… Ну түлке Ишкәев астан ыскытты…
– Акча бирми башлагансың, – диде Нәфис, үчекләгәндәй.
Бу сүз Таһирны уйга калдырды. Ул, бераз тынып торгач:
– Аларга биреп бетереп булмый, Нәфис абый, – диде. – Аңлыйсыңмы? Производствоның төрле вакыты була бит. Кайчак слишком күп сорыйлар. Бүген менә моның хәтле. – Ул кулларын җәеп үлчәде. – Иртәгә моның чаклы…
– Бер айга ничә сум инде ул? – диде Нәфис, кызыксынып.
– Монда эш, Нәфис абый, безнең агач акчалар белән йөрми. Исәп-хисап – долларларда… Вообщем, крупно! Грубо гына әйткәндә, миннән ярты машина, әле яхшысы, шикарные. Ай саен бит ул, бер миннән генә…
– Бер имеп тәмен татыгач, һаман сорап торалармы?
– Сорыйлар, Нәфис абый, кычкыртып талап сорыйлар…
«Дөньялар нәрсәгә генә әйләнеп калмады, коррупция үз эшен эшли, эчтән кимерә. Безнең Байтирәктә дә шундый хәлләр чәчәк аткач, ил масштабында ниләр генә кыланмыйлардыр», – дип уйланды Нәфис һәм болай диде:
– Димәк, синең башка Ишкәевләр җитте?
– Шулар гына… – Ул стаканга үрелде. – Әйдә, тагын берәрне тотыйк әле!
– Әйдә соң…
Коллектив янына кире әйләнеп килгәндә, Ишкәевнең үзара макташулары тәмамланган, һәркем, үзенә иш, фикердәш табып, күңел ача, ял итә иде…
Пароход, кич авышкач, кайтырга юл алды. Килгәндәге күңел күтәренкелеге сүрелә төшкән иде инде. Һәркем үз гамендә… Нәфис тә уйларына чумган. Өенә кайткач, аны Сәриясе ничек каршы алыр? Тагын рәнҗүле карашларын төбәп, «Кайларда булдың? Кем белән?» дип битәрләр микән?.. Кара-кучкыллы Идел суы Нәфиснең сораулы карашына, ни дип тә җавап бирергә белми, дулкынланып акты да акты…
Казна күлеСәрия ирен ачык чырай белән каршыламады, аны эчтән көнчелек корты кимерде. Нәфис артык сүз куертмады, хатынын сабыр гына тынычландырырга тырышты. Шулай да үзара аңлашу булмады. Ике арада туган каршылык, гүя өй эчен тискәре энергия белән биләп, Нәфисне ниндидер киеренкелектә тотты, тынычлыгын качырды. Ул, теләсә дә, кирәкле эшенә тотына алмады, вакытын бушка уздырды. Шушы ялыктыргыч халәте иртән торгач та бетмәде. Аннары ул Байтирәккә кайтасы итте. Җыенып автовокзалга төшкәч, планнарын үзгәртеп, юл уңаеннан туган авылы Акъярга сугылырга булды…
Автобус аны Акъяр урманы буендагы Кабык күпердә төшереп калдырды. Туган җиргә аяк басуга, бераз тынычлангандай, саф һаваны иркенләп сулады, аңа монда барысы да якын. Ул кайчандыр бу юллардан яланаяк чабып узды, урман җиләкләре, чикләвекләр җыеп кайтты. Үсә төшкәч, урман печәнен чабарга килде, ачлы-туклы «уфалла» арбасына җигелеп кайтты… Төрлесен күрде, әтисе тарткан «уфалла» артыннан этеп барган яланаяклы малайның ертык чалбар балакларына тузан сарды, аны кызганучы булмады, чоры шундый иде. Юлда очраган председатель һашим абыең «уфалла» арбаңны исән калдырса, аңа бик сөенә иде… Инде хәзер бу юлларда тәртә арасына кереп, тирләп-пешеп арба тартучы әтисе дә, аңа йөк артыннан этеп булышкан, тирләгән битенә чигә чәчләре төшеп ябышкан ак яулыклы әнисе дә күренми. Үрләрне менгәндә, әтисе Ярулланың «Тау менәбез, Сәрвәр, катырак эт!» дип әнисенә әйткән тавышы да ишетелми… Әй гомерләр, сиздерми генә узган да киткән. Ә туган җир, туып үскән йорт һаман да үзенә тарта.
Менә ул истән чыкмас Казна күле! Аның урман чишмәләреннән агып чыккан сулары күл булып җыелган да кояшта җемелди-җемелди җәйрәп ята. Саф суында балыклар йөзә, авылдашлары кармак сала, су коена. Ул күлне узган-барганнар да читләтеп узмый, әлеге урын Нәфисне дә кайткан-барган саен үзенә тарта. Ниләр генә ишетмәде ул Казна күле турында. Имеш, кайчандыр шушы камышлы күл өстендә җен-пәриләр биешкән, урманга баручыларны, юлларыннан адаштырып, ерак-еракларга алып киткән… Иң элек җил-давыллар да, шушы күл өстендә куерып, кара болытлар хасил иткән, хәвефле яңгырлар яудырган. Зур, юан имәннәрне яшен суккан, кара күмергә әйләндергән. Ә бервакыт Казна күленең кыл уртасыннан бер зур Аждаһа калкып чыккан да, иген-басуларын яндырырга теләгәндәй, авызыннан ут-ялкын сипкән, аннары аны әллә кайдан гына чыгып пәйда булган кара болытлар суырып алган да ерак-еракларга – Каф таулары артына илтеп ташлаган. Шуннан соң гына кешеләр күл ягыннан тыныч кына үтеп йөри башлаганнар.
Нәфиснең күлгә төбәлгән карашы уйчанланып калды. Теге вакытта Тау ягы урманыннан барганда печән чүмәләсе эченнән калкып чыккан Аждаһа күз алдына килде. Ул аңа хәзер дә менә шушы Казна күленнән килеп чыгар да, юлына аркылы төшеп, «Син – корбан, Тукбаевлар корбаны…» дияр төсле. Тагын «Байтирәкнең бай күлләре Чуртаннар өчен!..» дип мыскыллар сыман… Кем ул аңа янаучы Аждаһа? Аның яшеренгән озын койрыгы кайларга барып тоташкан? Ул кем әмере белән эш итә? Әллә ул ил белән идарә итәргә теләүче бер Иблисме?.. Ата-бабаларыбыздан калган Акъяр күленә бүген Чуртаннар хуҗа булырга тиеш түгел, түгел! Бу – гаделсезлек! Халык байлыгын талаучыларга кемнәр Акъяр капкасын ача? Казна күленә кем ау ятьмәсен сала?!
Нәфиснең сорауларына җавап бирергә теләгәндәй, аның эчке «мине» уянып баш калкытты: «Тормыш – көрәш, бәгырь. Казна күле байлыгына табынучылар бихисап. Шул юлда кемнәрдер үз корбанын сагалый, файда көтә: тәмле ашап, рәхәт яшәүне кулай күрә. Шулай ук Тукбаев, Ишкәев ишеләр дә. Алар, гаделлек эзләп, синең кебек тигезләмә чишеп маташмый. Кылган гамәлләреңне саташуың дип кенә карый. Хет син, бераз тәкәбберлегеңне җиңеп, дөньяга яраклаша бел…»
Нәфис каршы төште: «Ничек? Намусыңа каршы килепме? Аннары яшәвеңнең ни мәгънәсе бар? Үз– үзеңне алдауга корылган тормыш кемгә кирәк?..»
Ул, бу уйларыннан арынырга теләп, ары табан атлап китте. Күлгә якыная төшкәч, яр читендә кемнеңдер ак «Жигули» машинасы ялтырап күренде. Су коенырга килүче микән? Юк, анда берәү кармак салып утыра. Кем икән ул? Һашим абый ич. Шул, гомере буе колхоз председателе булып эшләгән, балык тотарга яраткан Һашим.
– Исәнмесез, Һашим абый! – диде Нәфис, аның янына килеп.
– Исәнмесез!.. – Һашим, ябык яңакларын тартыштырып, Нәфискә карап алды. – Кунакка кайтып киләсеңме?
– Әйе. Авылны да күреп китим дигән идем.
– Ярый, ярый…
– Балык эләгәме соң?
– Бераз бар… – Ул ярда, су эчендәге тимер сеткада чупырдашкан балыкларына ишарәләде. – Бер-ике табалык булды.
– Болай эләккәч ярыйсы инде.
– Булганы җитә. – Һашим, күтәрелеп, Нәфискә карады. – Газетада эшләп буламы соң?
– Була…
– Байтирәкне мактый-мактый алга чыгарасыз инде.
– Кем белә инде… Мактасаң тимиләр, тәнкыйтьләсәң сүгәләр…
Һашим, «һе-һе» дип, артка чиккән маңгаен ялтыратып көлемсерәде һәм ялт кына бер кәрәкә балыгын тартып чыгарды. Кармакка эләккән балык, су өстендә ялтырап, яшел чирәмгә килеп төште, Һашимның сөякчел бармакларына эләгергә теләмичә, оялчан кыздай тыпырчынды, учка кергәч тә, тимер сеткадагы балыклар янына илтеп салганчы талпынды. Балыкның энҗедәй балкып чәбәләнүе Нәфиснең күңелен күтәреп җибәрде. Ул кармагына яңа суалчан киерткән Һашимнан:
– Һашим абый, хәзерге көндә уңыш күрсәткечләрен арттырып күрсәтүләр бар, сез шушы «приписка»га ничек карыйсыз? – дип сорады.
– Бик начар карыйм. – Ул кармагын күлгә ыргытты. – Элек без һәр гектардан бер-ике центнер уңышны киметеп күрсәтергә тырыша идек. Дөресен күрсәтсәк, бездән ул ипине дәүләткә саттыралар иде, мәҗбүри итеп. Бу очракта арттырып күрсәтү түгел, дөресен күрсәтү дә файдалы түгел иде.
– Ә хәзер югары күрсәткеч ялган дан, премия алыр өчен дә кирәк…
– Шулай инде… – Ул теләмичә генә килеште. – Арттырып бирәләр анысы. Менә узган ел Байтирәк районында гектарыннан утыз биш центнер уңыш алганнар, диделәр. Шулкадәр уңыш булгач, нигә соң читкә чыгарга? Үзебезнеке артып калырга тиеш ләбаса. Бу минем башка сыймый… Гаҗәпләнерлек бит, алтышар ай хезмәт хакы бирмиләр, ә алдынгыларны машина, мотоцикл биреп бүләклибез, ничә меңнәргә төшереп… – Ул дулкынлана төште. – Тагын икенче нәрсә бар. Кайбер председательләрнең юбилеена, туган көннәренә машина бирәбез. Бишьеллык зарплатасын тот та бер көндә бүләк ит. Бу бит – колхозның ярты айлык хезмәт хакы… Машина алган председатель биш ай хезмәт хакы түләмәгән, моның өчен аны судить итәргә кирәк. Мин белми торган гаҗәп хәлләр инде бу. Ни өчен алай? Үзеңне ярлы дип әйтә аласыңмы беренче урынга чыккан җырчыга, көрәшчегә машина биргәндә? Кайчан бирелергә тиешле, аңламассың? Шунысы гаҗәп: без ярлыланабыз, бүләк арта…Түрә үз-үзенә хезмәт хакы билгели.
– Әйтмә. Сабантуйларына вертолёт чакыртабыз, парашютчыларны очыртабыз, түләп җырчылар китертәбез… Янәсе, акчаны спонсорлар түли. Бу кадәресе дә зурдан кубып кылану тыйнаклыкны бозу түгелме?
– Әгәр район җитәкчесе алай итеп акча таба ала икән, кайсы да булса хуҗалыкны торгызырга, нинди дә булса предприятие ачып җибәрергә була. Акчасын шунда бирсен. Байтирәк районы оешканга инде ничә ел, район администрациясе бинасын да корып керә алмый, дәүләттән төзелешкә дип ничә тапкыр акча ала. Эшсез калган кешесе Казанга йөгерә…
– Мәчетләрне шактый төзедек анысы, – диде Нәфис.
Һашим янә авыр сулап көрсенде.
– Ул мәчетләрнең күпме файда китергәнлеген санап карарга кирәктер инде, – диде. – Ярар, мәчетләрне төзегәннән соң, кешеләр арасында күпме әдәплелек, тыйнаклык артты соң? Җинаятьчелек күпмегә кимеде? Эчүчелек, наркомания беттеме? Дин юлыннан китүчеләребез арттымы? Алар ничек итеп гаделлек, намус хакында пропаганда алып бара? Хәзер боларны белергә, нәтиҗә ясап карарга вакыттыр инде. Мәчетләр дә кирәк, ләкин алар үз эшен эшләргә тиеш, тик тормаска…
Нәфис уфтану кичерде: «Кая җинаятьчелек кимесен?! Арта гына ул, аны арттыралар… Наркомания, играмания чәчәк ата. Әле шуннан бизнес ясап арттыралар. Чөнки түрәләрне акча боза, шашындыра. Болганчык күлдә балык тоту шәбрәк ич. Чуртаннарга – ирек, ашасыннар тотып вак балыкларны, симерсеннәр үзләре генә… Әле шушы күлеңнән дә колак какмасаң ярый».
– Һашим абый! – диде Нәфис, сүзне икенчегә борып. – Менә сез ничек уйлыйсыз, теге илленче елларда Байтирәк районын бетерү дөрес булдымы?
– Дөрес иде, – диде Һашим, икеләнмичә. – Административ команда системасын киметергә кирәк иде. Нәрсәгә безгә ул кадәр чиновник, әрәмтамак?.. Патша вакытында Лаеш өязе булган. Ул – моннан туксан чакрым радиустагы район. Без, хәзергесен әйтсәк, барабыз капитализмга, тагын районнарны эреләндерергә кирәк. Ә без ваклыйбыз. Ни өчен?
– Нәрсә, Байтирәк районын оештыру чиновникларны арттыруга гына корылганмыни?
– Әйе, шулай дип саныйм.
– Район булгач, ул дәүләттән аерым финанслана, мөстәкыйль эш итә, тегесен-монысын кора аласың.
– Бу барыбер дөрес түгел, – диде Һашим, килешмичә. – Байтирәктә элек тә больница бар идеме? Бар. Нигә шул больницаны бөтен кешене кабул итәрлек итмәскә?! Хәзер акчасына килик. Акчаны районга каян алып бирделәр соң? Байтирәк районы эшләдемени ул акчаларны? Аны бит алып бирделәр яңадан да шул республика бюджетыннан. Бюджетта кем? Кем акчалары? Халык байлыгы, салымнары. Ни өчен аны Байтирәккә бирергә кирәк иде?
Нәфис «Тукбаевларны баетырга…» дип чүт кенә ычкындырмый калды.
– Мин шулай уйлыйм, – диде Һашим, киңрәк сулыш алып. – Теге инвесторга, монысына җирне сатып, материаль байлыкларны таратсак, авыл хуҗалыгы продукцияләре күпкә кимеячәк… Инвестор үз байлыгын арттыру өчен генә тырыша, аннан китә эшсезлек.
– Бер оешкан районны бетерү килешерме соң? – диде Нәфис.
– Мин районны бетерергә кирәк дип әйтмим. Ул үзеннән-үзе бетәчәк, әгәр дә без колхозларны таратып, фермерларга бирәбез икән. Ул вакытта фермерларга, арендаторларга, корпорация вәкилләренә бернинди чикләү булмаячак… Менә эш кая бара! Ярар, районның роле нәрсәдә соң? Толкач булуда. Ул кем артта калганны карап торырга, аңа ярдәм итәргә тиеш. Начар эшлиләр икән, аларны кыздыру һәм башкалар. Ә инде җир башка милеккә – фермерларга күчкәч, ул аңа әйтә: «Слушай, синең ни эшең бар миндә? – ди. – Күл минеке, чишмә, урман минеке. Мин – хуҗа, мин теләсә нишләрмен, монда килеп нәрсәгә тыгыласың?» Хәзер районның роле кими. Аннары җир хуҗалары депутатлыкка да үз кандидатурасын гына куя, өстән кушып сайланган курчак депутатлар белән исәпләшми. Ул: «Миңа үз мәнфәгатьләремне яклый ала торган юрист, экономист, депутат кирәк», – ди. Менә сез аңлатып бирегез миңа, районны бүлү нәрсәгә кирәк иде?
Һашим карт Нәфискә текәлеп карады. Аның карашы «Сез – журналист, редактор кеше, бу хакта нәрсә булса да чамалыйсызмы? Районның киләчәген күрә аласызмы?» дип сыный иде сыман. Сорауларга җавап эзләгәндәй, Нәфиснең башыннан ГКЧПдан соң эшсез калган кайбер партократлар, Байтирәк районын оештырырга кирәк дип ду килеп, республика җитәкчеләренә хатлар язып мөрәҗәгать итеп йөргән көннәр узды, һәм ул шундый нәтиҗәгә килде:
– Кемнәргәдер район оештыру форсатыннан файдаланып баеп калу өчен кирәк булгандыр, – диде.
Һашим, аның сүзен ишетмәгәндәй, игътибарын калкавычка юнәлтте. Нидәндер ризасызлыгы кулында дерелдәгән кармак сабына күчкәндәй булды, сүзен болай дип дәвам итте:
– Социализм, Совет власте вакытында кирәк иде толкач, өреп торучы. Партия кушканны гына эшләргә! Аны тормышка ашыру өчен тагын нәрсә кирәк иде? Райком. Хәзер фермерларны, аерым хуҗалыкларны колхоздан аерып чыгаргач, аларга толкачлар кирәкми. Ярар, район хуҗасы монда килде ди. Мин – аерым хуҗалык. Ул миңа нәрсә дип әйтә ала инде? Аның минем бакчамда ни эше бар? Димәк, без моңа кереп китәбез икән, район үзеннән-үзе бетә. Аны бетермәс өчен, бу чиновниклар хуҗалыкларны сакларга тырышачаклар. Чөнки аларга төшемле эш калмый. Әйтик, авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигының нәрсәгә кирәге кала? Анда бер кеше җитә. Элекке земство, өяз күләмендәге белгечләр авыл халкына ярдәм иткәннәр. Районнарның вазифасы җитәкче түгел, ярдәмче генә булып калачак… Мәсәлән, губерна земствосында тору өчен кимендә аның ун мең акчасы, байлыгы булырга тиеш булган. Акчалыны сайлаганнар, сине, мине түгел…
Нәфис елмаеп куйды.
– Бүген дә акчасыз үсә алмый, бернинди терәксез депутатлыкка уза алмыйсың. Акча революция дә ясый… Ул – төп инструмент.
– Анысы дөрес… Безнең заманда җиде кат тирен түгеп эшләүчегә, арзанга төшереп, мул уңыш алучыга орден да, атказанган да тәтеми иде.
– Сезгә тәтегән бит.
– Миңа ул Ленин орденын оятларына көч килгәч кенә бирделәр…
Уйга калган Һашим, аптырап, кармагын судан алып карады. Суалчаннан җилләр искән, ул, икенчесен киертеп, янәдән салды.
– Мин колхоз милкен үзләштермәгәч, – диде ул, дәвам итеп, – турысын әйтә ала идем. Ә менә райкомга ярарга тырышкан җитәкчеләр гаепле булулары аркасында дәшмәделәр. Ул менә тормышта да шулай. Әгәр кешенең гаебе бар икән, ул ялагайлана, гаебен төртеп әйттертәсе килми. Ялагайлар барысы да гаепле. Алар нәрсәдер үзләштергәннәр, нәрсәнедер, кем өчендер эшләп җиткермәгәннәр. Кемнәндер нәрсәдер алганнар… Гаепле ялагайланырга тырыша. Менә мин бер хуҗалык рәисен беләм. Ул Абага районы прокуроры малаен колхоз стипендиаты итеп укырга җибәрде. Авыл хуҗалыгына караган югары уку йортына түгел, бөтенләй бүтән юнәлештәге вузга.
– Димәк, кирәкле кеше булган, аның прокурор кармагына эләгәсе килмәгән…
– Бик кирәкле, эшлекле кеше, имеш. Тик моның колхозга ни катнашы бар? Колхозы дәүләткә муеннан бурычта утыра, ә ул прокурор малаен, күмәк хуҗалык җилкәсенә атландырып, укырга җибәрә.
– Сезнең «миллионер» хуҗалык кассасындагы акчаларга «һөҗүм» ясарга тырышмадылармы соң? – диде Нәфис, кызыксынып. – Әйтик, акчаларны башка максатларга куллану өчен?
– Андый нәрсә булмады. Бирмәдем.
– Сез рәислектән киткәч тәме?
– Миннән соң Абага районы авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Идрис Юнысовичка, – хәзер ул «Үзән» совхозында директор, – районда йорт җиткерергә дип, йөз илле мең алдылар, аннары түләү шарты белән. Тик бер тиенен дә кире кайтармадылар.
– Сездән соң килгән рәис сез җыйган акчаларны барыбер таратып бетерде бит. Хет үзегез эшләгән заманда тир түгеп эшләгәннәргә тиешле хезмәт хакын түләргә иде. Сез, Һашим абый, артык кыстыгыз, саранландыгыз бугай…
– Булгандыр инде…
Һашим авыр хатирәләргә бирелеп тынып калды. Аннары ул үзе белән алып килгән сумкасыннан термос, газетага төрелгән пәрәмәчләр чыгарды да Нәфискә:
– Әйдә, чәй эчеп алыйк, тамаклар да кибеп китте, – диде.
Нәфис тәкъдимгә каршы килмәде. Ашап-эчкәндә, сиксән яшьлек Һашимның ябык муен тамырлары кабарып, тартылып-тартылып килде.
– Шушы күлгә килгәч, суга карап тынычланып калгандай буласың, – диде ул, кулындагы термосын саклык белән боргалап. – Үткәннәр искә төшә дә, күңелдән сугыш зилзиләләре узып китә. Мине миналы кырлар ничек саклап калганнардыр инде…
– Әллә сез сугышта сапёр идегезме?
– Әйе. Анда күргәннәр онытылмый. Бар да, шушы урман чишмәләреннән агып чыккан судай, «хәтер күле»нә җыелган… – Күл өстендә уйнаган кояш нурлары аның моңсулык сеңгән батынкы күзләрендә чагылып китте. Кинәт аны эчке рухы дәртләндереп җибәрде.
Нәфис, аның бу халәтен тоеп, сорашуын белде.
– Балыкка күптәннән йөрисезме? – диде.
– Байтактан. Бер юаныч бит ул кармак салу. Балыгы да ярап куя, җиңел ризык…
– Юанычын юанычтыр да, хәзер бу җирләргә, чишмә-күлләргә чит хуҗалар табылырга мөмкин.
– Мөмкин генә түгел, Акъярны күрше район эшмәкәре, каладагы корпорация җитәкчесенә саттылар, халыкның пайга бүленгән җирләре белән.
– Аны договор нигезендә, кешеләргә кул куйдырып эшлиләрдер бит?
– Алай итсәләр ярый да ул, бездә бит җыелыш җыялар да «Ризамы?» дип кул күтәртәләр. Халыкны алдау, кычкыртып талау бара. Милекләрне үзара бүлеш китте…
– Без көлгән «балык көннәре»н искә алыр заманнар җитте, – диде Нәфис. – Хәзер балыгы да иттән кыйммәтрәк…
– Инде очсыз нәрсә калмады, бетте ул… Җитештерми генә алыпсатарлык эше тиешле нәтиҗәне бирми шул.
Нәфис Һашим карт фикерләре белән килеште.
– Хәзер бездә җаваплылык та, контроль дә җитми, – диде ул. – Сезнең чорда башкачарак булгандыр…
– Мин хәзер контроль барын-югын әйтә алмыйм, – диде Һашим, чәен эчеп куеп. – Юктыр да инде ул. Хәзер бөтенесе нормадан артык тота. Шул исәптән итне дә. Хуҗалык рәисе бер сыерны дәүләткә сатса, икенчесен читкә озата. Сөтне дә карап тормыйлар. Саткан өчен беркемнең дә җәза алганы юк.
– Башбаштаклык инде.
– Башбаштаклыкка да бер чик булырга тиеш бит. Турысын гына әйткәндә, кайбер җитәкчеләрнең намусларына көч килми, намуслары чиста түгел… Кая барабыз?.. Вөҗдансызлык, күңелләрендә шайтан коткысы, һаман да үз якларына каералар.
– Нәфесләре туймый…
Һашим дәшмәде.
– Хәзер кыйбла югалды, тәрбия юк, әхлак җитешми… – диде Нәфис, дәвам итеп. – Эшкә дә өйрәтергә тырышмыйбыз, эшсезлек колач җәя…
– Анысы дөрес, илдә чимал сатып кына очын очка ялгап бару безне кешечә яшәтә алса ярый ла…
Нәфис Һашимның сәясәткә булган мөнәсәбәтеннән канәгать калды.
– Әхлак, намус дигәннән, Һашим абый, сез акчалы чиновникларның югары властька, депутатлыкка омтылуларына ничек карыйсыз? Гәрчә аларның күпчелеге кара эшләрдә пычранган булса да.
Һашим кашларын сикертеп алды.
– Начар дип уйлыйм, – диде ул. – Гомумән, бу яман чир халыкта, байлар белән ярлылар арасында ризасызлык тудыра. Минемчә, депутатлыкка кандидат кешене регистрациягә алганчы, иң башта аның бөтен психикасын медкомиссия аша үткәреп, бөтен серен, камиллеген, сәләтен белергә кирәк. Мандат тикшерүен җентекләп уздырырга. Ул нинди кеше? Үткәне ничек? Ул депутат булып эшли аламы? Криминаль группаларда булмаганмы? Барысын тикшерергә! Фәкать шуннан соң гына аны кандидат итеп теркәргә.
– Аның өчен махсус закон кирәк бит.
– Думада шул законны үзләре үк чыгарырга тиешләр. Президент чыгарырга тиеш.
– Шулай булмаганда?
– Аннары дәүләт җитәкчелегендә дә мафия чәчәк атачак…
«Аткан инде ул…» – Нәфис, шулай уйлап:
– Без дәүләтчелегебезгә ирешә алырбыз микән? – дип сорады.
Нәфиснең ярым шаяртып биргән бу соравыннан Һашим янә «һе-һе» дип көлемсерәде дә, җавап бирергә ашыкмый, чәен эчеп куйды.
– Мөстәкыйльлеккә омтылыш, – диде ул, фикерен бер эзлеклелеккә салып, – аңа әзерлек эшләре алып бару киләчәк өчен кирәктер дип уйлыйм. Шулай да… Ярар, дәүләткә сыерны илтеп биргәнгә карап, товар бәяләре төштеме соң? Көннән-көн күтәрелә. Суверенитетлыкка карап, хезмәт хаклары вакытында түләндеме? Пенсияләр вакытында бирелдеме? Юк. Суверенитетлыкка карап, караклык, бандитизм кимедеме? Эчүчелек, наркомания азайдымы? Юк. Боларның һәрберен үзләренә бизнес ясаучылар арттыра гына. Тагын, чикләнгән телебез үстеме? «Без суверенный, суверенный» дип сөйләнеп барырга кирәк булгандыр инде ул. Бүген аны сизү кыен. – Ул, сәяси кыйбласына тугры калып: – Без барыбер, кәнәфигә табынып, кемгә дә булса сатылабыз…
Нәфиснең күзе судагы калкавычка төште.
– Балык чиртә, Һашим абый, ал, ал!..
Бу юлы кармакка эре чабак эләкте. Кармак сабын дуга ясап бөккән балык, игътибарны үзенә җәлеп итеп, яшел чирәм өстенә килеп төште. Күрегез, менә мин нинди дигәндәй, елкылдый-елкылдый, яткан урыныннан дугаланып калкынды, тыпырчынды, ятлар куенын өнәмәгәндәй, Һашим абыйның сөякчел кәкре бармаклы кулына килеп кергәч тә тыпырчынуын белде. Аннары гына язмышы белән килешкәндәй тынып калды. Судагы тимер ятьмәгә үз ишләре янына җибәргәч, талпынып йөзеп алды.
Нәфис сәгатенә карады да китәргә җыенды. Һашим аңардан:
– Вакыт күпме? – дип сорады.
– Унберенче ярты.
– Миңа да кайтыр вакыт җиткән икән. Хәзер бергә китәрбез…
Һашим кармакларын җыйды. Тукталып калган Нәфис, Казна күле белән аерылырга теләмәгәндәй, суга бакты. Әйтерсең күл бар күк йөзен үзенә сыйдырган, зәңгәр төсләре күңелне иркәли, җанга дәва бирә. Бүген юмарт елмайган кояш күлнең офык чикләренә барып тоташкан зәңгәрсу пәрдәләрен ачып җибәргән дә гүя Акъяр өйләрен, аның чияле, чикләвекле тау итәкләрен, чәчәкле болыннарын төрле төсләргә бизәп чагылдыра, шунда тизрәк кайтырга өнди сыман. Рәхмәт сиңа, күңел күзләремне ачкан күлем. Су-көзгеңдә Акъяр күкләрен, иң оста рәссамчыдай, мәңге-мәңге чагылдырып тор!..
«Жигули» машинасы авылга юл алды. Нәфис, таныш кырлар, таныш борма юлларга карап бара-бара, балачак хатирәләренә кайтты. Берсендә алар, әтисе белән үгез җигеп, шушы юлдан утын алып кайталар иде. Җәйге эссе көн. Урмандагы черки-кигәвеннәр, арттан ияреп, кырга чыккач та, үгезне тәмам тинтерәттеләр. Үгез әз генә бара да туктый, бара да туктый. Сыртына сыек чыбык төшсә дә исе китми, киреләнә, авыз-борыныннан селәгәйләрен агыза, пошкыра, камытын салырга теләгәндәй, муеннарын боргалый. Ул берзаман борынын өскә чөеп чыгымлап китте. Әтисе дә, Нәфис тә арбадагы утын өстеннән егылып төште. Әтисе, дилбегәне кулыннан ычкындыра алмыйча, күпмедер җир сөйрәлеп барды, битләре сыдырылды. Нәфиснең аягы күчәр башына эләгеп суелды, каный да башлады. Ә үгез җан-фәрманга чаба да чаба. Әллә аны артыннан ияреп килгән кигәвеннәр каты тешләде инде? Арбадагы утын коелып бетте, тәртә сынды, бара-бара үгез туарылды. Муенындагы камытыннан котыла алмыйча, мөгезләрен өскә чайкый, сөзеп, эчеңне актарып чыгаруы да ихтимал… Аягына торып баскан әтисе: «Кара син аны, каһәр төшкере!..» – дип аптырашта калды. Сыдырылган йөзенә тузан кунган, тирләгән муен сырлары пәрәвездәй шакмакланган. Ул кызганыч, үзе миннән сорый: «Авырттымы аягың?» – ди. Ә мин аның авыртканын сизмәдем дә. Әчетә башлагач кына күрдем. Аякны иске күлмәк җиңен ертып бәйләдек. Каһәр үгез, туктарга да теләмичә, авылга кадәр чапты да чапты. Аннары без коелган утынны бригадир Кадыйр абый атына төяп кайттык. Капка төбенә чыгып каршы алган әни безне күргәч аптырап китте. Аңлашкач: «Ярый әле үзегез исән калган…» – дип сөенде. Шуннан соң без үгезне бер тапкыр да урманга җигеп бармадык…
Нәфис рульдә барган Һашим абыйсына карап алды. Аның күңелендә бу кешегә карата яшәп килгән бер рәнҗү хисе дә баш калкытты. Алтмышынчы елларда Һашим аның әнисенә, бер ел хезмәт көнең тулмый дип, егерме тәңкәлек пенсия акчасын бирдертмәде. Илле җиденче елларга кадәр булган исәп-хисап кәгазьләре бухгалтериядә сакланмаган, кемнең ничә ел стажы барлыгын ачыклау кыен иде. Ул чакта хезмәт көнең туламы-тулмыймы, сугыш чоры газапларын кичергән колхозчыларны, артык төпченмичә, пенсионерлар исемлегенә дә кертеп җибәрделәр. Ә Һашимга исемлектәге Сәрвәр исеме ни өчендер ошамаган. Ул, үҗәтлеген күрсәтеп, ни гомерләр бушка – «таякка» – ачлы-туклы эшләп йөргән әнисенә шул мыскыл дәүләт пенсиясен күпсенде, аны хезмәттәшләре алдында кимсендерде, рәнҗетте. Шул рәнҗүләре, беркөнне Һашимны урамда очраткач, тышка да бәреп чыга. Ул Һашимга: «Нишләп син мине алай мыскыл итәсең? Сиңа нинди әшәкелегем тиде?» – дигәч, күңеле тулып елап та җибәргән…
Бу хәлгә унбиш еллар чамасы үткәч, армиядән кайтып заводта инженер булып эшли башлаган Нәфис, әнисенең колхозда эшләгән елларын хезмәттәшләреннән раслатып, кирәкле кәгазьләрен җыеп, бу эшне колхоз идарәсендә каралуын сорап, Һашимга кертеп биргән иде. Әмма ул әнисе гаризасын юри идарә утырышына куймады, «онытты». Шуннан соң Нәфиснең Һашим абыйсы каршына килеп түбәнсенәсе килмәде, һәм ул әнисен үз ярдәменнән ташламады…
Нәфис күңелендә янә бер вакыйга яңарды. Күршеләрендәге йөккә узган Гайшә апаны район больницасына чакырганнар иде. Ул иртән зират янындагы автоүлчәү янына машина көтәргә чыккан. Районга баручы шофёр Барый абый машинасы килеп туктагач, ул кабинага кереп утырды. Шулвакыт әллә каян гына килеп чыккан Һашим абый, аны күреп алуга, шофёрга җикеренде:
– Син ник ул хатынны машинаңа утырттың?
Барый абый ык-мык килеп аңлатырга тырышты:
– Йөкле хатын бит, врачлар аңа больницага килергә кушкан…
– Кушса. Җәяү барсын. Колхозда рәтләп эшләгән кешемени ул…
Кыен хәлдә калган Барый абый Гайшә апага «Төш!» дип әйтергә теле әйләнми торды.
Үҗәт Һашим кызды:
– Аны машинаңнан төшермәсәң, праваңны алдыртам…
Аннары гына Барый абый, машинасына утырып, Гайшә апа колагына: «Син, сеңлем, төшеп тор, ул саран, үҗәт Һашимны җиңә торган түгел. Зират почмагына бар, мин сине шуннан утыртып китәрмен», – дип пышылдый.
Шуннан соң рәнҗүле Гайшә апа, башын иеп, әкрен генә зират ягына китеп барды… Нишлисең, заманы шундый булгандыр.
Юл буенда серкә очырырга әзерләнгән арышлар, «Жигули» тузанына ризасызлык белдереп, иелгән башларын чайкап калды… Инде авылга да җитәбез. Машина, Кече Үзән күперен узгач, уңга борылып, туп-туры түбән очка – Олы Инешкә таба юл алды һәм соңгы урам чатына җитүгә туктап калды. Нәфис, Һашим абыйсына рәхмәтен әйтеп, машинадан төште дә фермалар ягыннан өйләренә җәяүләде.
Элекке бәрәңге подвалы өстендә алабута, кычыткан үскән иде. Менә шушында бит инде, шушында алар урам малайлары белән куышып уйныйлар, чабышалар иде. Берсендә бәрәңге базыннан чыккан күсене җыйнаулашып куа башладылар. Таяклар белән төрле яклап суккалап кысрыклап та карадылар, хәйләкәр күсе тоттырмый гына бит. Көтмәгәндә яныннан узып барган күсе өстенә Нәфис озын бишмәте белән шып итеп утырды, аннан аңына килеп, шунда ук үрсәләнеп сикереп тә торды. Чәбәләнә-чәбәләнә акырып елый да башлады. Малайлар ни булганын аңламыйча да калдылар. Күсе, бишмәт белән костюм арасына кереп, Нәфиснең киеме аша ят җирен тешләгән. Ул торып чәбәләнгән арада, җиргә тәгәрәп төшкән күсе янә бәрәңге базына кереп шылды. Ярый әле күсе тешләве шулвакыт аңа зыян китермәде…
Менә ул мәңге онытылмас инеш яры, башларын суга игән моңсу таллар! Ул җәен, ботакларга үрмәләп, инешкә башы белән чума иде. Озак-озак су коена торган иде Нәфис. Моның өчен аны әнисе, суык тидерерсең дип, еш орыша иде. Вакыт-вакыт ул әнисеннән курыкты да. Беркөнне, каты орышкач, өйгә кермәскә булды. Инде кич җитте, караңгы төште. Нишләргә? Җылы урын – нигез буендагы буш умарта оясы эченә кереп ятты. Аны өйдә борчылып көткән әнисе умарта оясы капкачының кыштырдау тавышын ишетте дә, чыгып, аны алып керде. Шук, шаян иде ул балачакта, үсә төшкәч кенә шуклыгы кимеде.
Әтисе Ярулла шушы яр буенда үстергән таллары арасында кулларын артка куяр иде дә, тырт та тырт килеп, вак-вак атлап, үз-үзенә ниләрдер сөйләнеп йөрер иде. Кем белә, бәлки, ул күргән нужаларын, зарларын, бушанырга теләп, талларына сөйләгәндер. Күтәрә алмастай налоглары аның башын аска идерткәндер… Ә бәлки, ферма утары арасына кысылып үлгән колхоз сыерын түләткән район судьясына эченнән ләгънәт укыгандыр… Кайчандыр аны сүзсез аңлаган таллар бүген, гүя хуҗасын юксынгандай, моңсу гына инешкә башларын игәннәр…
Внимание! Это не конец книги.
Если начало книги вам понравилось, то полную версию можно приобрести у нашего партнёра - распространителя легального контента. Поддержите автора!Правообладателям!
Данное произведение размещено по согласованию с ООО "ЛитРес" (20% исходного текста). Если размещение книги нарушает чьи-либо права, то сообщите об этом.Читателям!
Оплатили, но не знаете что делать дальше?