Электронная библиотека » Рафаил Газизов » » онлайн чтение - страница 5

Текст книги "Ачык тәрәзәләр"


  • Текст добавлен: 25 апреля 2019, 20:00


Автор книги: Рафаил Газизов


Жанр: Современная зарубежная литература, Современная проза


Возрастные ограничения: +16

сообщить о неприемлемом содержимом

Текущая страница: 5 (всего у книги 18 страниц) [доступный отрывок для чтения: 6 страниц]

Шрифт:
- 100% +

Тау башына менеп җитүгә, атны туктатты Мөнип Мәгъсүмов.

– Бер күз салыйк әле, Васыйл абый, Кирмән Башына да, Нормасына да. Теге сөргеннән качып кайткан, туган авылына ут төрткән Күчи Кашабы исән микән, Васыйл абый?

– Исән, диләр. Сугыштан соң яңгырлы төндә кайткан да бер чынаяк чәй дә эчмичә китеп барган. Тау башындагы Ризван каеннарын кочып үксегән, диләр. Чөнки ике кара-каршы йортлы урамнарга ут төрткәч, Ризван каеннары яныннан качып барганда: «Куырылыгыз, колхоз этләре!» – дип кычкырган. Ике урам, 168 хуҗалык көлгә әйләнгән.

– Хәзер дә зур әле Кирмән Башы. Әйдә, кузгалыйк.

Саурыш елгасын кичтеләр, урман почмагыннан Арташка юнәлделәр. Юл зират янындагы тирән чокыр аша үтә. Басудан өермә ясап килгән җил, чокырга җитүгә, карларыннан арына да юлчыларны җемелдәвек ярмага коендыра. Кояш нурлары белән кисешеп, гүзәл манзара тудыра.

Арташ морҗаларыннан төтен чыга. Тормыш дәвам итә. Морҗадан төтен чыкса, өмет бар.

Арташ урманының сөйкемле юлы Демьян авылына алып чыкты. Монда да кирмәнбашлары яши: Фатыйх белән Хәнифә.

Юл 10 чакрымлы Озын басуга ялганды. Монда һәрвакыт көчле җил, Нократтан, Чулман буйларыннан тизләнеп килә дә юлаучыларны очыртып алып китмәкче була. Очыртмый торсын әле. Алар ике ир-ат, икесенә өч аяк, ике култык таягы, атна буе затлы тәрбиядә торган юньле ат.

Шушы Озын басуга чыккач, Мөнип хатирәләргә бирелә. Васыйл абыйсы да бер сүз дәшми, чөнки белә: директор аны ишетмәячәк, йә чыраена ризасызлык чыгарып, кашын җыерачак. Әйдә, уйлансын, бушансын. Бер аяк, ике култык таягы белән таза-сау ирләрдән күбрәк эшли, гаҗәп тынгысыз бәндә. Җитмәсә, бик таза да, бу килеш тә центнер гына түгел әле ул, ә сугышка кадәр центнер ярым булгандыр. Әллә уколлар аркасында тазарды микән? Бер дә сугыш турында сөйләшми.

Ә менә Мөнип нәкъ сугыш турында уйлап бара иде: «Фронтта барыбер җиңелрәк булган икән. Йөзләгән-меңләгән кеше берьюлы атакага күтәреләсең. Үлсәң үләсең, калсаң каласың. Ашаганда – бергә, йоклаганда – бергә, госпитальдә аунаганда да – бергә.

Ә менә аягыңны кискәч, өеңә кайтарып куйгач, дөнья белән бергә-бер, ялгыз. «Әллә бер-бер хәл кылыйм микән», – дигән чаклары да булды. Фронтта ул берни түгел, гел үлем арасында йөрдек. Госпиталь тулы кулсыз, аяксыз, күзсезләр иде. Ә монда…

Дин алып калды. Мин бит Коръән-Кәримне тыңлаган кеше.

Ярый, менә Мәликә бар, мин бит кер юа, үтүкли, ашарга пешерә, идән юа алмыйм. Белем бар анысы, кешеләрне беләм, чөнки фронтның бер дәһшәтле көне мең, 10 мең кеше гомере торадыр. Кая алай гына?! Мине бер йодрык кадәр кыз өстерәп чыкмаган булса, шунда кала идем, кан агып бетә иде, аяк бит, бармак кына түгел.

Соңыннан гына белдем: училищедан килеп, взвод командиры итеп куелган лейтенантларның гомере сугышта бер тәүлек, ә медсестраларның 40 секунд булган. Ныклап уйлап, төшенеп кара әле.

Сау кеше җитез генә эшли торган эш тә миңа авыр бирелә, ә аның каравы, ул эшне җиңгәч, ике аякта басып торган кебек булам. Менә мәктәпне бакчалы итәм дә директор эшен тапшырырга кирәк. Йосыпов та бик ашкына. Ләкин Йосыпов хезмәт биографиясен әйбәт бетермәячәк, күңелем сизә. Беркайчан да бабайлар мең еллар буе ныгыткан кешелеклелек чиген үтәргә ярамый. Ахыры әйбәт булмый. Дөрес, Йосыпов та әрсезлеге, әләкләве, черәшлеге аркасында уңышка ирешәчәк, ләкин рәнҗеткән кешеләр, Аллаһ та аны кичермәячәк».

Ташлы авылында руслар яши. Сукмаклар гына.

Шәһәргә якынлашалар. Спиртзавод, МТС торбаларыннан төтен чыга. Димәк, шәһәр яши.

Фатирга төштеләр. Ат тугарылды, алдына печән салынды. Әле су эчерергә ярамый, аягына су төшәргә мөмкин. Васыйл гына түгел, Мөнип тә моны белә. Фатир хуҗасына авыл күчтәнәчләрен тапшырды, эреп китте хуҗалар. Чөкердәшеп чәй эчтеләр, Мөнип табын түренә Васыйл абыйсын утыртты, аның ай-ваена карамады. «Кирмән Башында мондый кеше берәү генә, аннан минем икенче аягым да ул», – дип, шаулап көлде.

Рәхәт иде үз ишләрең белән утыру. Хуҗа да – фронтовик, яшәүнең кадерен белгән кеше. Сөйләшүе дә төгәл, кыска, мәгънәле иде.

Атны тәрбияләп, яңадан җигеп чыгып киттеләр. Мәктәп кирәгенең бетәсе юк икән: кирпеч, кадак, керосин, акбур, пыяла, такта, бүрәнә, утын, уку әсбаплары, дәреслекләр һәм башкалар.

Юклык еллар иде. Ләкин һәркайда мәктәп мохтаҗлыгын аңлау сизелә. Бигрәк тә ике култык таяклы, бер аяклы фронтовик идән сайгакларын шыгырдатып килеп кергәч, җанлану арта. Мөнипне аерым игътибар белән тыңлыйлар. Ул бирүченең бугазыннан алмый. «Менә шулай бит әле эшләр, иптәш Астыраханов, ни хәлләр итәрбез икән? – дип сөзәкли. – Бөтен Кирмән Башы Сезне үзебезнең кеше, ди. Астыраханов булышмыйча калмас, өмет бар, ди. Әле финагент Шәкүр Газизов Сезгә сәлам әйтте, иртәгә киләм, өйдә була микән, дип белешергә кушты», – дип юмалагач, мәрхәмәтле оешманың мәрхәмәтле кешесе яныннан чыкканда, Мөнип Мәгъсүмовның кулында бик тә мәрхәмәтле кәгазьләр була. Ул кергән чакта, усал, кырыс шыгырдаган сайгаклар да тавыш чыгармый. Таяк белән түгел, канат белән чыга директор.

Чана түренә – печән арасына эреле-ваклы тартмалар оялый: акбурдыр, кадактыр, китаптыр…

Утынны, бүрәнәне, кирпечне, пыяланы, башка кирәк-яракны каян аласы, кайчан аласы, нәрсә белән аласыларны оештырып йөреп, көндезге аш та онытылган, эңгер-меңгер төшкән, өйләрдә ут алганнар.

Эт булып арысалар да, бик шат иде Мөнип белән Васыйл. Котаячак, Алла боерса, мәктәпләре. Шактый нәрсә эләктерделәр. Исән-имин алып кайтасы, эшләтәсе, укучыларга, укытучыларга эш шартларын яхшыртасы иде.

Кибеткә дә сугылдылар. Фронттагыча булсын дип, ризык салынган тартмага бер-ике шешә дә оялады.

Хуҗалар балкып каршы алды, өйгә аш исе таралды. Балыкчы Мирзаян абыйның табасында балыклар чыжлады. Мирзаян да Кирмән Башыннан. Ул – Ризван карт улы. Авыл каршындагы тау башында өч каен бар. Әтисе белән утырткан каеннар. Шуңа күрә аларны Ризван каеннары дип әйтәләр дә. Ризван картның йорты да тау башында булган.

Утырып та күрсәттеләр инде! Гармун да чыңлады, татар халык көйләре, фронт җырлары дисеңме, берсе дә калмады. Мирзаянның да Мөнипнең дә күзләре мөлдерәмә тула, ләкин кабат кая китә ул мөлдерәмәләр, күзләреннән яшь чыкмый. Сугыш аларны елау бәхетеннән дә мәхрүм иткән, ахрысы.

Мирзаян почмыякка77
  Почмыяк, почмак як, почмак (диал.) – авыл өйләрендә мич торган, такта белән бүлеп алынган урын, кухня.


[Закрыть]
чыга, үзе юнып ясаган, каеш белән биленә беркеткән агач аяк белән тукылдап атлый, әле гөмбә, әле балык, әле ипи чыгара, кайнар шулпа өсти.

Мирзаян Васыйл абыйсыннан бар туганнарын сорашып бетерде.

– Хөҗҗәтуллин Мөхлис ничек яши? Фәрхуллина Шәмсурый, Хөснурый, Сөнгатулла, Ләйлибәдәр, Хәдичәләр исән-саумы? Ярар, сәлам әйтерсең, Васыйл абый. Бер әйләнермен дип торам әле.

– Менә әле генә бергә фашизмга каршы сугыштык бит америкалылар, французлар, инглизләр белән, хәзер тәртәгә тибә башладылар. Без икән хәзер дошманнары, Мирзаян дус.

– Әйтмә дә инде, Мөнип абый, яшьлегебезне шунда калдырдык, аякларны күмеп кайттык. Әле без бит исән! Ә һәлак булган сугыш шәһитләре мең-меңнәр. Алланың әче каһәре төшсә икән ул сугыш белән уйнаучыларга! Ил тулы ятимнәр, гарип-гораба белән.

– Тормышы да бик авыр бит аның. Авыл кешесенә акча да түләнми. Ярый, менә безнең пенсия бар инде. Әле мин укытам, акча түлиләр. Ә башкалар, туйдыручыларын югалткан гаиләләр: әтисен, улларын. Яндырылган Рәсәй, Украина, Белоруссия, Молдавия шәһәрләре, авыллары. Шартлатылган завод-фабрикалар, күперләр, тар-мар ителгән колхоз-совхозлар. Уйласаң, башың китәрлек. Сугыштан кайтмаганнар өчен дә эшләргә туры килә безгә, Мирзаян дус. Шундый гаиләләргә карлыган үсентеләре булса да бирергә кирәк, бераз онытып торырлар ятим, тол икәннәрен.

Мирзаян Мөнип абыйсын сәкегә яткырды. Васыйл абыйсы белән үзләре идәнгә тәгәрәделәр. Озак боргаланды фронтовиклар, йоклап китә алмыйча.

* * *

Таң атканда ат җигелгән, ашатылган-эчертелгән иде. Чәйләп алгач, Мөнип Мәгъсүмов белән Васыйл Ганиев мәгариф бүлегенә юнәлделәр.

Анда да күпчелек хезмәттәшләре фронтовик, кайсы гимнастёркасын да салмаган, орден такканнары да бар. Ә Мөнипнең орденнары – ике култык таягы. Ашханәдә очрашырга сөйләштеләр дә хезмәт хакын юллап алу эшенә керештеләр.

Мөнип алган акчаны Васыйл абыйсына тапшырды: «Күз карасы кебек сакла, тиененә дә кагылмадым, ашап-эчәргә өйдән алып килгән акча җитә, – диде. – Гел үзең белән йөрт. Әйдә, ашханәгә барып, тамак ялгап алыйк әле».

Ашханәдә бүген мәктәп директорлары көне икән. Һәр өстәл Мөнипне үзенә чакыра, чөнки ул – эчкерсез әңгәмәдәш, акчаны кызганмаучы табындаш, зыялы да. Ризыкны да, сыраны, башкасын да мулдан китерттеләр.

Туган телнең бер чыңламаган авазы калды микән?! Мәктәптәге хуҗалык эшләре, укыту-тәрбия мәсьәләләре дә сүтелеп җыелды, мәзәк белән бизәлде. Гаиләләр, сугышчан дуслар, генерал, маршалларны искә алдылар.

Тыелган тема берәү – сәясәт. Иң зур колакның ашханә, буфет, ресторан, кабакларда икәнен яхшы белә һәр фронтовик.

Ике-өч сәгать сизелмичә дә үткән дә киткән. Бер-берсенә исәнлек-саулык теләп, җылы гына саубуллаштылар. Аерылып китәселәре килми. Утны-суны кичкән, мең үлемне күргән кешеләр бик тә якын була икән. Дөньяны да бертөрлерәк аңлыйлар. Госпитальләрдә аунаган, әле хәзер дә тәнендә тимер ярчыгы йөртүче ир-атлар бер-берсенә тартыла, әллә тәннәрендәге ярчыклар тартыламы?..

Мөнип Васыйл абыйсына акча бирде дә ике шешә, күчтәнәчләр, кабымлыклар алдырды. Киттеләр кайтып Чура Тау авылы урамыннан Кирмән Башына.

– Монда туктау юк, – диде Мәгъсүмов.

Берәр чакрым юырткач, Ташлы авылына керделәр.

– Монда туктау юк, – диде Мәгъсүмов.

10 чакрым озынлыктагы Озын басу буйлап урманга күтәрелә башладылар. Демьян авылы урман читендә генә, әнә утлары да җемелди.

– Монда туктыйбыз, – диде Мәгъсүмов, – Шәкүр дусның туганы Хәнифә белән аның ире Фатыйх иптәшне сөендерик.

Фатыйх гаиләсе Мөнип һәм Васыйл абыйларын ипи-чәй, якты чырай белән каршы алды. Чөнки һәр айның шушы көнендә, эңгер-меңгер төшкәндә, бу юлаучылар чәй эчәргә керә. Аларның күчтәнәчләре табынга сыймый. Ә Хәнифә белән Фатыйхтан – чәй, уалма бәрәңге, коймак. Бар булганы шул.

Утырышалар бертугандай. Ул Мөнип абыйның пешкән ризыкларны, хуҗабикәне эчкерсез мактавына сары май булып эреп агарлык. Әз-мәз тоткалап та куялар, ләкин сүз дә ялгышмый, йөз дә үзгәрми.

Табын тулы күчтәнәч кала. Хәнифә җыештырып бирмәкче дә була. Мөнип абыйсы әйтә: «Син Шәкүр Газизовның якын туганы. Бетте-китте. Безне рәнҗетмә».

Хәнифә белән Фатыйх рәхмәтләр әйтеп, моңаешып туган авыллары Кирмән Башы кочагына ашкынучы юлаучыларны озатып кала. Авыр еллар, һәр кабым ризык исәптә. Табында аларга бер айга җитәрлек тәгам калдырып китте Мөнип абыйлары, хәлләрен белеп калдыра бит. Әле һәр керүендә өй ишеге алдында янчык белән йә он, йә шикәр, йә кәнфит, йә перәнник табып алалар. Бүген тагын нәрсә калдырды икән инде бу изге зат?!

Бераз гына киткәннәр иде, ат юырта да башлады. Табындагы ризык тәме телләренә чыккан ир-атлар, әңгәмә колмагына чорналып, моңа игътибар да итмәделәр. 15–20 минуттан Арташ утлары күренде. Ләкин бу Арташ түгел иде.

– Оп-па! – диде Мөнип Мәгъсүмов. Ат бездән башлырак һәм мәгънәлерәк! Минем туган авылым Алан бит бу! Шәп бит ә, Васыйл абый! Тагын бер айдан мин Аланга төшә аламмы әле, юкмы? Давление орып бәрмәсә, яки күкрәктәге осколок нәрсә әйтә бит әле анда?! Әйдә, агай-энеләрне дә сөендерик, күчтәнәч җитәрлек әле безнең.

Аланның горурлыгы булган Мөнип абыйларын табыннан табынга йөртә авылдашлары. Директор бераз җылына да башлаган, ахры. Гадәттәгедән күбрәк шыркылдый, хатын-кызларның да иңбашыннан кага.

Ат тугарулы, алдында солы, печән, хәле зарланырлык түгел. Төн буе сайрашып чыккан туганнарда бер дә йончу сизелми. Авылдашлар Мәгъсүмовны чәй куеп, кайнар шулпа эчереп озаталар.

– Күрешергә язсын, туганнар, – ди Мөнип.

– Амин, шулай гына була күрсен, агайне, – ди аланлылар.

Арташка кил дә аның даһи кибетчесе Садрый абзыйны күрмичә кит, ди. Булмаганны. Ярты район Арташ кибетенә агыла. Бу ир-ат кибет киштәләре сыгылып торган сатыкны каян таба, каян ала, ничек кайтара диген син?! Башка җирдә мондый хәл юк бит.

Кибет янында капка баганасы боҗрасына бәйләнгән ат печән кетердәтә. Ике тапкыр ризык күтәреп чыкты Васыйл. Ул Садрыйны озак тыңлап торсаң, хезмәт хакы түлисе акчаңа да товар сатып аласыңны көт тә тор. Җылы саубуллаштылар.

– Әйдә, булгач булсын, айны дугага кыңгырау итеп тагыйк, Норма аша кайт, теге куаклар яныннан. Арташ кешеләренә генә дога укырга димәгән, Норма зираты яныннан да узып китик.

Норма кибетендә дә чирттереп алдылар.

Инде уңга, сулга кереп китәргә җай юк, бер чакрымда Кирмән Башы иде. Акча өләшүчегә хезмәт хакын тиенгә-тиен тапшырган Мәгъсүмовның кайтуына сәмәнне өзелеп көткән мөгаллимнәр дә, дәрес саен укытучылар бүлмәсенә барып, акбур сораучы дежур укучылар да, мәктәпнең керосины беткәнгә коргаксыган лампалары да, кадак булмаганга җирдә яткан койма такталары да бик шат иде, җаваплы сәфәрдән исән-имин кайткан, күтәренке кәефле ирен күргән Мәликә ханымны инде әйткән дә юк!

Дөрес, Мөнип мөгаллимнең биологиядән бер укучыга «1» ле куйганын һәм өч минут буе «Бер!», Бер!», Бер!» дип кычкырып торганын ишектән балаларның әниләре һәм дә, дәрес әзерләмичә килгәнгә, почмакка бастырылган һәм Мөнип абыйсының култык таягының җиргә кадалып йөрүче очын тәнәфескә кадәр иснәргә мәҗбүр булган малайларның әниләре: «Мамадышка акча алырга баргач, Мөнип явыз чалуда88
  Чалу – кышкы юлның авыш урыны.


[Закрыть]
өч тапкыр чанадан тәгәрәп төшеп калган, салган булганга, Васыйл абыкай күтәреп сала алмыйча тилмергән, центнер бит», – дип, чышын-пышын килсәләр дә, монысы инде – халык авыз иҗаты. Каян беләсез, бәлки, чана авышкандыр, йә бер генә төшеп калгандыр.

Мәсгуть

Мәсгуть Юнысов, Мамадыш педучилищесында укыганда, иң шук ташбашлардан иде. Дежур торганда, сыйныф тактасын бер тапкыр да чүпрәк белән сөртмәде ул. Кулны пычратып торамы соң?! Әле аны юасы да була. Ул тактаны киез итек белән сөртә иде: сикереп тә, укытучы өстәлен тартып китереп аңа менеп тә, хәтта аягыннан итеген салып та.

Әтисе Кирмән Башының булдыклы балта остасы, борыс кадәр борыс утыртучысы булгач, Мәсгуть гел әтисе тирәсендә кайнашты: кисте, юнды, шомартты, тиште, хәтта туган авылының җидееллык мәктәбен тәмамлаганда инде борысны ясый да, утырта да ала иде. Бу булдыклылыгы аны гомер буе эзәрлекләде, гомер буе аның эштә күтәрелүенә аяк чалды.

Сыйныф тактасына сикергәндә дә, ул акбур белән язганнарны шулкадәр төгәл сөртә, парта артында утыручылар, хәзер бу сүзне, хәзер тегесен сөрт дип, теләкләрен дә җиткерәләр иде. Шуңа малайның кушаматы да Мәче иде.

1927 елда туган егет педучилищены тәмамлаганда, сугыш та бетте. Аңа 18 яшь. Туган авылына эшкә урнаша алды. Мәгъсүмов Мөнип абый кебек фронтовик директор кул астында укытып, тәрбия серләренә өйрәнде.

Берничә ел эшләгәч, аны директор эшенә кодалый башладылар, чөнки Мөнип абыйсына җитәкче булып эшләүнең никадәр үтергеч авыр икәнен үз җилкәсендә татыганы бар. Җәйге ял чорында ун көн генә директор урынына калдырганнар иде. Ничә җыелышта катнашты, утын кисүчеләр янына урманга барып, делянкада йөрде. Басу-кырларга, фермаларга сугылып арып-талып кайтты, мәктәптә ремонт эшенә җитәкчелек итте. Һәр бирмеш көнне өенә кайтып ауды. Ял да юк, чурт та юк. Ун көн эчендә мәктәп эшчеләре дә, авылда балта тотып йөрүчеләр дә егетнең төзелеш эшен шәп белүен үз җилкәләрендә татыдылар. Кайсыдыр эшләрне яңадан башкарырга туры килде. Мәгариф бүлегеннән килгән инспекторга да Мәсгутьтән зарландылар. Инспектор мәгариф бүлеге мөдиренә җиткерде.

15 августтан Юнысов Мәсгуть Кирмән Башы авылының җидееллык мәктәбенә директор итеп тәгаенләнде.

Өч мәчетне сүтеп, Исмәгыйль байның кирпеч йорты, таш склады өстенә икенче кат итеп күтәрелгән мәктәп бинасының һәр тәрәзәсе, ишеге, баскычы, капкалары яңадан эшләнде, ныгытылды, җылытылды. Авылның бер дигән остасы Мәсгутьнең әтисе Юныс һәр мөгаллимгә затлы өстәл ясады. Өстәлнең ян-якка тартып ачыла торган тартмалары китап, дәфтәрләр, шәхси әйберләрне сакларга гаҗәп тә җайлы иде. Директор, уку бүлеге мөдире бүлмәләренә дә тумбалы затлы өстәлләр ясалды.

Үзенең яңа өен төзегәндә дә, халыкны гаҗәпкә калдырды яшь директор. Кәрнизне ул әйткәнчә төрмәгән осталарга тулысынча сүттереп, яңадан эшләтте. Ә бит сүтелгән кәрниз дә авылда иң матуры иде югыйсә.

Тагын бер гамәле белән истә калды яшь директор, мәктәп торагындагы иске тимер караватларны гамәлдән чыгардылар. Ире үлгән, ике ятим малаен үстерүче хатынга: «Хөснурый, балаларың идәндә йоклаганын беләм, ал, менә бу ике тимер караватны, Васыйл абый төшереп бирер, берүк, каршы килеп, мине рәнҗетмә», – дип китеп барды.

Юклык заман иде шул.

Озак тотмадылар булдыклы директорны, Түбән Ушмы урта мәктәбенә күчерделәр. «Аяк бер дә тартмый», – дип китте Юнысов. Дөрес тартмаган икән.

Түбән Ушмы урта мәктәбендә күп кенә үзгәрешләр ясап, аркылыны буйга салып бетерә язганда, «янды» төзүче директор. Моның ике сәбәбе бар иде: беренчедән, аңа кадәр эшләгән гаять кешелекле, хезмәттәшләренә карата йомшаграк та булган Хан абыйга мәктәптә эш табылмады. Ул Югары Ушмы мәктәбенә менеп эшләп йөрде. Хан абыйны искиткеч хөрмәт иткән түбәнушмылылар моны йөрәккә таш итеп салып куйды. Ә аның укучылары район оешмаларында җитәрлек иде.

Мәктәп бинасын рәтләп-көйләп бетергән директорның энергиясе мәктәп янындагы мәйданга ташып чыкты. Җилләр уйнап, малайлар пәке белән кызлар ягы такталарын тишеп бетергән бәдрәфләргә китереп бәрде. Такта корылмалар бу ташкыннан чәчелеп очты.

Кем керсә дә үзен кеше итеп, уңайлык тоеп чыгардай бәдрәфнең сызымы-проекты төзүчеләргә тапшырылды. Кирпеч, цемент, ком, таш, тәрәзә, ишекләр, кадак, пыяла, күгән, тагын нәрсә кирәк булса, шуны тапты, кулга китереп тоттырды Мәсгуть. Эш кызу һәм шәп барды. Бәдрәф замананы 30–40 елга узып киткән, зурлыгы кайбер башлангыч мәктәпләр кадәр бар иде.

Министр килсә дә оялырлык түгел, куст үзәге, база мәктәбе дип сөенеп йөргән булдыклы төзүчене эшеннән алдылар. Ул бюджет акчасын максатчан файдаланмаган икән.

Мәгариф бүлегенә инспектор булып кайткан Мәсгуть Юнысов, берничә ел каңгырып йөргәннән соң, Ленино-Кокушкино мәктәбендә эшләде. Соңгы эш урыны милли мәсьәләләр буенча директор урынбасары иде.

Кайсыдыр елны, Казан шәһәрендә директорлар курсында укыганда, Зөлфәтләрне Ленино-Кокушкино мәктәбенең эш тәҗрибәсен өйрәнергә алып бардылар. Мәсгуть агалары бик җылы күреште Мамадыш мөгаллимнәре белән. Җыелыштан соң, аларның ай-ваена карамыйча, фатирына алып китте. Хатыны Әминә апа табын әзерләгән, өстәлләр сыгылып тора.

Сорашмаган кешесен калдырмады Мәсгуть абыйлары. Ул җиңел гәүдәле, ап-ак чәчле, бик ыспай киенгән иде. Якташларны озата чыккач, икәү генә калгач, Зөлфәт аңа әйтте: «Мәсгуть абый, син списать итеп, әнигә биргән тимер караватта йоклап үскән малай бит мин, шуңа менә хәзер рәхмәт әйтәм», – дидем.

Мәсгуть абыйның ике күзеннән дә яшь бәреп чыкты, керфекләрендә эленеп калды. Ул мине кочаклап алды да: «Әй, булгандыр инде, халыклар белмәсә, балыклар белер дип, юкка әйтмиләрдер», – диде.

– Мин шат синең өчен, Мәсгуть абый. Күренекле мәктәптә эшлисең, кирәкле кеше, асфальтка басып йөрисең, фатирың менә дигән, Әминә апа яныңда, балаларың исән-сау, Ходай тигезлектән аермасын да, балалар, оныклар кайгы-хәсрәте күрсәтмәсен.

– Амин. Анысы шулай, Зөлфәт. Ләкин монда югары оч башындагы Кәҗә баткан күпернең сазы җитми шул, – дип, мине шаккатырды. Кысып кочаклады да, яшьле күзләрен күрсәтмәскә тырышып, өйләренә таба китте. Гәүдәсе дә кечерәйгән, моңсуланган иде…

Гыйлем эстәү

Җәйге сессия ахырына якынлаша. Алар төркеме гаҗәп тырыш булып чыкты. Арчадан Радик абый Фәизов, Балтачтан Рәфыйк абый Шәрәфиев, Төмәннән Илдус абый Җаббаров – өлкәннәр. Балык Бистәсеннән Раиф Газизов, Борбаштан Рәшит, Чүпрәледән Харис, Сәмига Сәүбанова, Камилова – кайда икән сез сабакташлар?! Сезне бик сагына Зөлфәт. Соңгы елларда Рәшит Галимов, Шаһинур Мостафин, Рәфыйк абый Шәрәфиев белән генә аралашты ул. Аңа Радик абый Фәизов, уңышлары белән котлап, хатлар язды, урыны җәннәттә булсын.

Ә менә бүген соңгы имтихан. Тапшырсалар, тәмамланмаган югары белемгә ия буласылар. Тапшырдылар. Буфетта чәй эчтеләр, ярты елга аерылыштылар. Өч курсны бетергәнгә белешмә, дәреслекләр, күчтәнәчләр аласы бар. Һаман шул ашыгу инде авыл кешесенең, печән өстенә кайталар бит.

Үзәк почтамтка кереп, китапларны ике төргәк итеп үз адресына салды да трамвай белән автовокзалга китте Зөлфәт. Ул гәүдәдәге җиңеллек, ул җандагы рәхәтлек. Трамвай тәрәзәсеннән чыгып очасы да Казан күген айкап-чайкап киләсе, яңадан трамвайга утырасы иде. Ни арада узды диген син алты сессия, өч уку елы?! Шулкадәр авыр чаклар була, читтән торып укыганда, матди яктан да, язу-сызу, имтиханнарга әзерләнү ягыннан да. Контроль эшләр җибәрәсе, рефератлар язасы, марксизм классикларын, галимнәр хезмәтләрен конспектлыйсы. Күп эшлисе, аз йоклыйсы. Юкка гына читтән торып укуны бетле тун димәгәннәр икән! Ә менә тулы булмаган югары белем турында белешмәң зачётка эченә чумгач, ул мәшәкатьләр, ул борчулар булмаган да кебек. Олы шатлык фәрештә кулы кебек башыңнан сыпырып бара…

Әле билет булса ярый. Җәй көне бит. Халык хәрәкәте көчәя, кунаклар, солдатлар, студентлар, базарчы авыл кешеләре, шәһәр күрергә, театр, цирк карарга килгән ял итүчеләр, сәяхәтчеләр…

Бәхетле студентның бәхете бар икән.

– Сез минем баштан сыйпамассыз микән, сеңлем? – дигән иде билет сатучыга, көне буена бер җылы сүзгә мохтаҗ булып утырган апа:

– И котсыз, мин синнән ике тапкыр өлкәнрәк бит. Кайда? – дип, челтерәп көлеп җибәрде.

– Мамадышка. Югары Ушмыга кадәр.

– Яшәртеп сөйләшсәң файдалырак икән, менә билет та таптыгыз. Исән-сау эшләгез, сеңлем, – дип, баш иде Зөлфәт.

Киттеләр кузгалып. Халык шыгрым тулы. Көн матур, кояшлы. Казан авыл кешесенә дә мәрхәмәтле. Һәр урам чатында авылдан килгән булдыклы, тырыш апалар катык, сөт, каймак, йомырка, йомарламлы май саталар. Ничек саклыйлардыр бу эсседә. Бар җирдә халык ташкыны. Плакатлар шәһәрдәге һәр кешене юлбашчының 100 еллык бәйрәмен, шул исәптән Татарстан төзелүнең 50 еллыгын да лаеклы каршыларга чакыра.

Пушкин һәйкәле торган урамдагы чәчәкле сәгать көндезге 1 не күрсәтә. 5 сәгать автобуста кайтсак, Теләчедә ярты сәгать ашасак, ял итсәк, авылга 1 сәгать тәпиләсәм, көн яктысында өйдә булам, Алла боерса, дип исәп-хисап итте Зөлфәт.

Кадерле Казан шәһәре Зөлфәткә. Халкыбызның тарихи ядкярләрен, күп санлы татар һәм башка милләт зыялылары каберләрен саклый бу кала. Монда театрлар, музейлар эшли, архитектура истәлекләре, һәйкәлләр үзләренә җәлеп итә, әлбәттә, дистәләгән уку йортлары белән дә данлыклы ул Казан. Бераз булса да миллилек ягына борыла башлаган урам исемнәре дә күңелгә хуш килә.

Әтиләренең бертуган Равил абыйсы хатыны Роза апа белән бу калада яши, ике кыз үстерә. Туганы Шәмсегаләм апа Ильясованың улы Илдус, кызы Наилә дә биредә гомер кичерә.

Яраткан язучылары, җырчылары, артистлары да биредә яши. Якташ язучы Тулбай авылы кешесе Шәйхи Маннурның Ленин бакчасында шахмат уйнаганын, диетик ашханәдә ашап, газета укып утырганын читтән генә күргәне бар. Кая инде ул барып исәнләшү. Шәһәр аны мәртәбәле уку йортына кабул итте, сессияләр вакытында кунакханәләрендә урын таба.

Сау бул, башкалам Казан! Алда безне Ленино-Кокушкино көтә, аннан Пановка төрмәсен узачаклар. Алла сакласын! 2–3 сәгать таш юлда дөбердәгәннән соң, Теләченең кунакчыл ашханәсенә керәсе бар.

Авыл ашханәсендә өйдә пешерелгән ризык тәме искә төшә, күрәсең, ит, яшелчә, ярма салгангадыр да, авыл кешеләре авылча әзерләгәнгәдер.

Чәйләп алгач, кем тәмәке тартты, кем ике-өч кибеттән юыртып килде. Ятрак әйбер тапканнары сатып та алгалаган. Мишә елгасы күперен дөбердәтеп, Әбде урманнарына җилдерде автобус. Юл дулкын-дулкын, чокырлары упкын-упкын. Тизлек сәгатькә 20 чакрымнан узмый. Юл кырыена утыртылган буй урманнар, зират каеннары ялкау гына артка йөгерә.

Әбде урманы әле сау, делянкалар юк диярлек. Зифа, озын буйлары белән шаккатырган юкәләр дә исән-имин. Сәлам, гүзәлкәйләр! Бигрәк тә җанга, тәнгә ятышлы ул юкә агачы. Ул яшь үсентеләре дисеңме, ул үсмер юкәләрен әйтәсеңме, бал кортлары бал җыярлык булып чәчәк аткач та сабыр, үзләре тыныч, үзләре йомшак!

Автобус, урман кочагыннан чыгып, Мамадыш кырларына юл алды. Әнә Шыя Башы да күренә, уяздан күтәрелүгә, авыл йортлары каршылый. Урамда бала-чага кул болгый. Әле авылларның сау чагы.

Кайтып җитүчеләр авыл саен төшеп кала, мәгънәлесе хәерле юл тели, рәхмәт әйтә.

Уңда Сәртек шәйләнә, ул эчтәрәк.

Ишки авылының сыра сата, тамакны туйдыра торган ашханәсенә дә йөгереп керә, кызарып чыга ир-атлар. Хатын-кызлар, шул булыр инде аларның дип, сөекле дошманнары бакчасына таш томыра. Киттек кымшанып. Уң якта, урман буенда, чишмәле тирән уяз бар. Урман кырыена сары ташлар сибелгән. Бу – борынгы авыл урыны, Зөлфәтләрнең бабалары, Болгар тар-мар ителгәч, башта Түбән Ушмы янындагы Ырыс елгасы башына авыл корганнар. Ушкуйниклар даими рәвештә талап-борчып торгач, күп тә үтми, бирегә күченгәннәр. Әҗмәк (Явыз Иван яраннары чукындыргач – Васильево) авылы төзегәннәр, Тау Иле, Чаксуга нигез салганнар. Үзләре тагын да аулакка, куе урман һәм йөзләгән чишмәле җиргә урнашканнар, Казаннан күчеп килүчеләр белән кушылып, Кирмән Башы (совет чорында Кече Кирмән) авылында учаклар кабызганнар.

Изге җирләр, сигез гасыр дәвамында күргән кайгы-хәсрәт, шатлык-сөенечләр – авыл халкының очсыз-кырыйсыз мәшәкатенә шаһит кырлар, урманнар, юллар, үрләр, уязлар.

Хәсәншага да җиттек. Ни эш майтара икән сыйныфташлар Гыйниятулла белән Рафаил, янәшәдәге Су-Елга (Чытыр) авылындагы Габденур белән Роза, Норма урманчылыгындагы Семён белән Хикмәтулла? Бергә укыдылар.

Алкин, Иске Завод, Акчишмә авылларын узгач, ул буй каен урманы янында төште, саубуллашты, хәерле юл теләде. Сагындырган туган җир! Бу җир Казанның таш җәйгән, мең ел мең-мең кешеләр тарафыннан тапталган, дистәләгән янгыннарда көйгән, каешланган туфрак түгел. Йомшак, аякны җиңелчә генә тибрәтә дә этеп җибәрә, ашыктыра, ашкындыра.

Менә бит. Хәзер инде ул белгеч санала, тулы булмаган югары белеме бар, укытучылар институтын бетергән кебек. Гомуми урта белемле генә түгел. Теләсә нинди калдык-постык сәгатьләр җыеп, сәгатьләр саны җитмәсә дә ярый дип, кул селти алмыйлар. Дөрес, Зөлфәт бер кешенең дә дәресен тартып алмаячак.

Нихәл, урман буендагы агач манара? Әле һаман да исән һәм нык син! Менә миңа да синең кебек булырга кирәк. Кайткач, печән хәстәрлисе, утын кайтарасы, хуҗалыкны кышка әзерлисе бар.

Урам тулы буе белән өстерәтелгән агач. Җәй көне 6 га 6 лы һәм 6 га 4 ле буралар күтәрәсе, түшәм, сайгак, өрлекләр кайгыртасы, өй нигезенә таш хәстәрлисе бар. Агач кайчылыкларга, шикмәлекләргә99
  Шикмәлек (диал.) – кайчыларны тоташтыручы арата.


[Закрыть]
, калай астына кадаклыйсы тактага да җитә. Өй кыегын һәм кәрнизләрне төрергә юкә тактасы шәп тә инде. Өйнең ишек, тәрәзә борысларына дигән имәннәре лапас артындагы тирескә күмелгән, шулай эшләсәң ярылмый, пешеп тора икән.

Комазан урманчылыгының баш хисапчысы Хәлим абый: «Түшәм, сайгак, ишекләргә, тәрәзә рамнарына нарат агачы алып бирәм, миннән ярдәм шул булыр», – диде. Ул әйттеме – үти. Фронтовик. Дөнья акыллысы инде. Абруй зур.

Кадак, пыяла, капкага тимер торбалар, цемент, кирпеч, мүк кебек очсыз-кырыйсыз исемлек тә куркытмый.

Үзе дә акча ала, хәзер хезмәт хакы да артачак. Әнисе дә авыл Советында эшли. Өй салырга ниятләгәч, җыйган маялары да бар. Әнисенең энесе Сөнгатулла абыйсы – бик туган җанлы, акыллы, эш рәте белә торган кеше.

Авылдашлар бик ярдәмчел. Туганнары Рәфыйк Ахунов урманнан Т-40 тракторы белән, бар агачны дип әйтерлек өстерәтте. Балта осталары Вагыйзов Вакыйф, Васыйлов Әсгать, Сафин Хәниф, Исмәгыйлов Хәсән: «Эшлибез аны, кәкә», – дип кенә торалар.

Күршедәге Әгъзам, Агмал, Тәхиятулла, Гарәфетдин абыйлары дәррәү ярдәм итәчәк.

Тоткадыр, күгәндер, келәдер, мич әйберләрен ясауны һәм калай белән түбә ябуны Барый абый: «Үзем ырып-ерып чыгам, Алла боерса», – дип торганда, нигә кайгырырга! Йөгерергә дә йөгерергә инде Зөлфәткә, шунсыз булмый. Әле алай да таманга киләчәк. Исеме өй бит аның, өй дә өй!

Менә нинди уйлар биләде егетнең күңелен, авылга йөгертүче юлдан атлаганда.

Рәхимулла чүнниге, Саурыш елгасы да артта калды. Казыган тауның маңгаена утырып, Норма авылына, кырларга күз салды. Туган авылы, өйләре моннан күренми. Әле Су-Елгадан агып төшүче инешне кичәсе, аны кичкәнче Алмагач чишмәсенә тукталасы булыр. Алайса, рәнҗер дус чишмәсе. Гомер буе аңа сәлам биреп яшәде, кагылып узды, дистәләрчә тапкыр көтүгә чыкты, инешкә балык тотарга төште.

Казыган тау тамчы да үзгәрмәгән. Һаман эштә икән, иңнәрендә тузан. Әле тузан япмасы калынаячак та, чөнки урманга да, кырларга да печән чабарга төшәчәкләр: техника, ат, кешеләр агымы көчәячәк.

Бабайлар көрәк белән казыган, атка төяп, балчык ташыган, тигезләгән, сипләгән, кысалаган, ыспайлап ясаган озын тау юлы кадерен югалта бара. Уртадан су ташкыны аркылыга ерым ясаса да, читән тоту, агач утырту юк. Басудан агучы язгы суларны башка тарафка бормыйбыз. Чөнки бульдозерлар, һәр елны тау куенын киңәйтеп, юлны тигезлиләр. Ишкән балчык яңгыр яугач та, язгы кар сулары белән дә ага да китә. Тагын җимереп агызабыз, тагын.

Алмагач чишмәсенең чиләк өшетерлек суын эчте, юынды, саубуллашты Зөлфәт. 1 ай буе җанны борчыган җәйге сессия ыгы-зыгысы чишмә дулкыннарында агып китте.

Кирмән тавы түбәсенә кайтып утырды Зөлфәт. Бу инде Илһам Шакиров җырын тыңлаган кебек, бу инде Харис Якупов картиналары, бу инде Айрат Арслановның шигырь укуы, бу инде Нормадагы җизнәсе – сугыштан соң Казанда уздырылган гармунчылар бәйгесе җиңүчесе – Хәсән Якуповның тальянда уйнавы, бу инде Кирмән Башының йөз чишмәсе чыңлаган симфония иде!

Туган авылыңны күрү өчен генә булса да, июль аенда тиңдәшсез гүзәл чагында күрү өчен туарга кирәк икән бу якты дөньяга!

Өйдәге шатлыкның иге-чиге булмады. Күршедән Гарәфетдин абый белән Нуридә апаны да дәштеләр, гөрләтеп чәй эчтеләр. «Өйне дә салабыз, балакай, – диде Мәтә Гарәфе. – Өй салуның нәрсәсе бар аның, мүклисе дә чүклисе». Әнисенә, Нуридә апага, Гарәфетдин абыйга мәгънәле бүләкләрен дә тапшыргач, Зөлфәтнең дә, әнисенең һәм күршеләренең дә башлары түшәмгә тигән иде!

Клуб янында яшьләрнең иге-чиге юк. Әле егетләр, малайлар, ирләр генә күренә.

7 яшәр юлдан кайтса, 70 яшәр хәл белер дип, Зөлфәт янына җыелдылар. Волейбол уены да туктады.

– О, Зөлфәт кайткан икән!

– Нихәл, кордый?

– Исәнме, кәкә!

– Нихәл, яшьти?

– Исәнме, күрше!

– Сәлам, сыйныфташ!

– Сәлам түбән очларга!

– Исәнме, абый! – болары инде быел 8 нче сыйныфны тәмамлаган, ул җитәкләгән сыйныф егетләре: Борһанов Вакыйф, Вагыйзов Рафаил, Сафин Миннәхмәт, Хәбибуллин Нурулла, Зәйнуллин Зөлфәт.

– Йә, ничек хәлләр, егетләр? Имтиханнар уңышлы үтте инде. Алга таба нишләргә уйлыйсыз?

– Абый, сез нәрсә әйтәсез соң? – диде Миннәхмәт.

– Мин ничек тә урта белем алырга кирәк дип саныйм. Ул тормыш итүнең нигезе бит хәзер, аннан карарсыз кайсы юнәлештә китәргә. Армиядә дә урта белемлеләргә икенче караш икән, ишетеп торасыз.

– Урта Кирмән белән ике арадагы печән чүмәләләрендә китап-дәфтәр калдырып укып йөриләр инде башкалар. Безнең мәктәптә алган белем укымасаң да җитә анда урта белем алырга дип шаярталар. Шунда төшәрбез инде, абый, – диде барысы өчен дә Миннәхмәт.


Страницы книги >> Предыдущая | 1 2 3 4 5 6 | Следующая
  • 0 Оценок: 0

Правообладателям!

Данное произведение размещено по согласованию с ООО "ЛитРес" (20% исходного текста). Если размещение книги нарушает чьи-либо права, то сообщите об этом.

Читателям!

Оплатили, но не знаете что делать дальше?


Популярные книги за неделю


Рекомендации