Электронная библиотека » Рафаил Газизов » » онлайн чтение - страница 6

Текст книги "Ачык тәрәзәләр"


  • Текст добавлен: 25 апреля 2019, 20:00


Автор книги: Рафаил Газизов


Жанр: Современная зарубежная литература, Современная проза


Возрастные ограничения: +16

сообщить о неприемлемом содержимом

Текущая страница: 6 (всего у книги 18 страниц) [доступный отрывок для чтения: 6 страниц]

Шрифт:
- 100% +

Рәхәт иде туган авылда, туган халкың кочагында.

Волейбол уйнадылар, ни эшләргә телисең, шуны эшләп йөрү, иркенлек сагындырган иде. Чөнки Казанда өч-дүрт пар лекция, һәр пары 80 минут, аннан йә имтихан, йә зачёт бирәсе, йә китапханәгә кереп, китаплар караштырасы, конспектлыйсы, чираттагы сынауларга әзерләнәсе. Иркен сулыш алырга мөмкинлек юк. Ә монда авылда сахра, башны, җанны ял иттерә торган эшләр, ягымлы йөзләр, шифалы яңгырлар, сихәтле сүзләр.

Вечер уйнадылар. Дусты Дөлкәфил гел янәшәдә. Сагынганнар күрәсең бер-берсен.

– Сиңа киләсе җәйгә өй күтәрергә әзерләнәсе була инде, малай, – диде Дөлкәфил.

– Әйе, печән өсте узуга, бура буратабыз, өй салырга исәп бар.

– Бездә балта осталары җитәрлек бит: Куян Вакыйфы, Васыйлов Әсгать, Исмәгыйлов Хәсән, Әскәров Нурислам абый бурап бирә инде аны. Агачың күп, иң шәпләрен бурага сайлап алырлар. Кайчы, ишеккә дә җитә, түбә тактасына ярдырырга да җитә. Ләкин быел ярдыр, малай, көзен, кышын кибә торыр такта. Өй нигезенә өяргә ташын да ташып куйдың. Таш өстенә җәяргә түлең дә бар. Бура астына салырга шәм кебек имәннәр өстерәгәнсең, өрлеккә туйралар1010
  Туйра (диал.) – яшь имән.


[Закрыть]
да юнәткәнсең. Хәзер сиңа түшәм-сайгак, пыяла-кадак, кыекка, тәрәзә йөзлекләренә юкә тактасы, мүк, түбәлек калай яисә шифер кирәк. Тәрәзә-ишек борысына имән ярдырасың, мичкә кирпеч, нигезгә измә ясарга цемент табасың бар…

– Ярты сәгать саныйсың бит инде, башлар әйләнә башлады. Әле верандага нарат такталар, өй, веранда тәрәзә рамнарына, өч ишеккә материал һәм башкалар. Мүк, ә мүкне санадың бугай, анысы да өч-дүрт төргәк кирәк әле аның. Ничә төрле кадак кына аласы.

– Табасың, Алла боерса, – дип, сүзен тәмамлады Дөлкәфил.

* * *

Колхоз идарәсе рөхсәте белән эшкә тотынган балта осталары бураларны коеп та куйдылар. Әнисе әзерләгән аш-суны мактап бетерә алмадылар. Сынатмаска, сер бирмәскә дип яши әнисе. Ирсез хатын, сыңар канат дип тормасыннар, иң шәбе эшчегә, килгән кунакка.

Әнисенең энесе Сөнгатулла абый белән калган агачларның турасын утынга турадылар, кайчылыгын, шикмәлеген аерып өйделәр. Тактага ярдырасы усак бүрәнәләрен, трактор арбасына төяп, борыска ярдырасы имәннәрне өстерәтеп, колхоз пилорамасына алып менеп урнаштырдылар. Бухгалтериядә акча түләгән кәгазь белән килгәч, Әскәров Нурислам абыйсы агачларын тактага да, борыска да ярып бирде. Төз, әйбәт чыкты такталар да, борыслар да. Пропельлер түгел.

Бурадан чыккан йомычканы, агач башларын утын сараена керткәндә күрде Зөлфәт: яңа өйне салып чыгуга, Алла боерса, яңа лапас, мал өе, мунча саласы була. Ничә ел күрше мунчасына йөриләр, әйбәт түгел. Инде, Аллага шөкер, аякка басып киләләр. Аңа – 22, энесенә 19 яшь. Гаиләдә ике ир-ат.

Җәе әйбер хәстәрләп үтте Зөлфәтнең. Өч төргәк мүк табып алып кайтты, тартмасы белән пыяла, ничәмә-ничә төрле кадак, рубероид юнәтте. Акчаң булса, бар да бар, өеңә китереп бирә торган муллык чоры түгел иде. Райплан аша кирпеч алды. Калай белеште.

Агач буенча киңәшләрне Сөнгатулла абыйсы бирсә, тимер кирәк-ярак буенча Барый абыйдан да шәп белгеч авылда юк иде. «Тоткаларны, күгәннәрне, келә һәм мич тимерләрен барысын да үзем ясап бирәм, кәкә, – диде ул. – Калайны да түбәңә миннән башка алма, бергә сайларбыз, үзе йомшак, үзе калын булырга тиеш ул.

Комазан урманчылыгының баш хисапчысы Хәлим абыйга барды Зөлфәт, туганы бит.

– Түшәм-сайгаклык, ишеклек, тәрәзә-рамлык нарат агачы кирәк, абый, булыша алмассыңмы?

– Булышам: төпләп ике нарат алам, аударып пилорамга алып кайтып туратам. Өеңнең үлчәмен әйт әле.

– 6м × 6м, янкорма 6м × 4м, веранда 2,5м × 5м, Хәлим абый.

– Сайгак чыккан җире сайгакка алына да кырыена түбә тактасы чыгарырлык пычкы куела. Аннан агач очлары тактага ярыла, шул җитә синең верандага, анда бит гел тәрәзә була. Энекәш, барысы да документ белән була, борчылып йөрмә, үзем ярдырам, пилорамда булышучыларны үзем бәхилләтәм. Син өч көннән әйләнеп кит әле, бураннар котырганчы, декабрь азагында хәл итик, Аллага тапшырып, – дип, озатып калды туганы.

Өч көннән чаңгы белән Комазан урманчылыгына җилдерде Зөлфәт. Физкультура укытучысына 10 чакрым ара юлмыни ул?! Ә дөньяның матурлыгын кара син!

Хәлим абый өйдә иде. Зурлап кунак итте.

– Энекәш, агачлар ярдырырга әзер. Кистереп өеп куйдырдым. Иртәгә эштән соң ярып бирә егетләр. Чаналы ДТ тракторы белән килә алырсың микән?

– Кайтуга, колхоз рәисен күреп, чаналы трактор сорыйм, Хәлим абый. Болай безгә әйберне тотмыйлар иде. Миннән тагын нәрсә кирәк була соң? Акчадыр?

– Авызыңны да ачма. Минем ярдәмем булыр. Болай да ничә еллар баш хисапчы булып эшлим, бер әйбер белән булышканым юк, оят. Үзегез дә сорамыйсыз. Сөнгатулла абыең ничек анда, Шәмсурый түтиләр, әниең, энең?

– Барыбыз да өй салабыз. Ничекләр бәхилләтермен инде сине, Хәлим абый? – диде Зөлфәт калтыранган тавыш белән.

– Мине Ходай бәхилләтте, Зөлфәт, сугыштан исән-сау кайттым. Бер оя балалар үстереп ятабыз Мандума җиңгәчәң белән. Эшем бар, ашым бар. Кешеләр тыңлый. Курорттагыдай яшәп ятабыз урман кочагында. Ярар, иртәгә кичке өчләргә килеп җит, алайса.

Хәлим абыйның хөрмәтләп кунак итүе, акыллы, ягымлы, ипле сөйләшүе, агачларны кистереп, өстерәтеп, турап ярдырырга хәстәрләп куюы, иртәгә ярабыз, Алла боерса, дип торуы аның иңенә дә җанына да канатлар куйгандыр. Ничек кайтып җитүен сизмәде дә. Казыган тау башына кайтып туктагач кына ул: «Бар бит дөньяда Хәлим абый шикелле алтын кешеләр, Алмагач чишмәсе!» – дип, чишмәгә аваз салды.

Колхоз рәисе трактор бирде. Чана кырыендагы тимер торбаларга түгәрәк агачлар утырттылар, алтылы, сигезле тимерчыбыклар, ломнар, балта хәстәрләделәр. Чананың алгы өлешенә такталар куеп үстерделәр. Техника йөк төяргә әзер иде. Тәхиятулла абый тракторын тагын бер тапкыр карап, тикшереп чыкты.

Иртәгесен, дәресләрен алга күчереп укытканнан соң, күрше Тәхиятулла абзый белән Комазан урманчылыгына кузгалдылар. Кузгалганчы, Зөлфәт күрше Газдә әбигә хәер итеп бер бөтен ипи бирде.

Аллага тапшырдылар. Көн шәп. Кәеф шәп. Тамак тук. Өс бөтен. Аннан Тәхиятулла абый бик ачык кеше, гел елмаеп кына тора. Трактор кабинасында ышык. Әле кар бик күп яумаган. Аргы як, Каршы тауны, Сәләхи, Казыган тауларны да келтер-келтер генә уздылар. Саурыш елгасы, Вәли Рәхимулласы чүнниге дә артка йөгерде. Туры планнан Югары Ушмы басуы күренеп тора. Урманның калынлыгы 300 метрлап кына, ахры. План буендагы ул очына менеп фуражка очырткан агач маш та безне үрә катып озатып калды.

Пилорам янына килеп туктауга, контордан Хәлим абый чыкты, аларның ай-ваена карамыйча: «Әле иртә килдегез, шәп булды, бер сәгатьтән смена бетә. Эшчеләр капкалап алыр да, керешәбез, Аллага тапшырып. Ә без җылынып килербез, Мандума көтәдер анда», – диде.

Җиңгәчәй безне үтә бер мөлаемлык белән каршы алды, инде укытып кайткан башлангычларын. Берничә тапкыр гына булса да, Сөнгатулла абый белән кергәнебез бар, бу өй миңа үз өем кебек якын иде. Диварларында безнең нәсел кешеләренең сурәтләре булгангамы, шәмаилләр күренгәнгәме, Хәлим абый үз куллары белән ясаган шкаф, шүрлек, карават, өстәл, урындыклар килешеп торгангамы, хуҗаларның эчкерсезлегеме тарсыну, оялу, читенсенү кебек уңайсызлыклардан коткара, ахры. Бәлки, җанга сары май булып яткан ана теледер, бәлки, әнә теге өстәл өстенә кунаклаган затлы тальяндыр. Хәлим абый безнең авылның затлы гармунчысы да әле.

Дога кылып, рәхмәт әйтеп, җиңгәчәй белән саубуллаштык. Пилорам ерак түгел, киттек өчәүләп наратлык сукмагыннан.

Эшчеләр конторда тамак ялгыйлар иде. Күрешеп чыктык. 30–35 яшьләрдәге таза-таза ирләр. «Ярар, Хәлим абый, була ул, Хәлим абый», – дип кенә торалар. Тәхиятулла абый Зөлфәткә ым кага, менә ничек икән монда, дип искәртеп тора. Туганын шулай хөрмәт итү Зөлфәткә дә рәхәтлек бирә.

Тотындылар эшкә. Зөлфәт тә араларына кереп буталмакчы була. «Юк, рәхмәт», – диләр. Чөнки алар оешкан төркем, шомарганнар. Бер артык хәрәкәт, кирәкмәскә көч сарыф итү юк. Колач җитмәс бүрәнәләрне уйнатып кына йөртәләр. Рамга сыймаган җирен төгәл итеп юнып төшерәләр. Агачлар пычкы аша чыгуга, тимер арбаларны тәгәрәтеп алып китәләр дә Тәхиятулла абый җайлап куйган чанага төяп тә куялар.

– Автомат икән болар. Болардагы куәт, сайлап җыйганнар, ахры, бу йоп-йомры мужикларны, – ди Тәхиятулла абый.

– Су урынына агып тора бит агачлар, исән-имин генә эшләсеннәр инде, пилорам гына ватылмасын, Тәхиятулла абый.

– Без андый начар кешеләр түгел, бигрәк тә Хәлим абый, ватылмас, Алла боерса, – ди күршесе.

Өемдәге түгәрәк агачлар саны кимегәннән-кими барса, чанадагы сайгак өеме үскәннән-үсте генә.

Соңыннан пычкыларны түбә тактасы яруга көйләп, агач очларын ярдылар. Алардан такта ишелде генә.

Чанага төялгән сайгак, такта өеме янга бастырган агачтан да биегәйде. Ирләр йөкне тимерчыбыклар белән бәйләделәр, лом белән борып будылар һәм: «Бездән истәлек булыр», – дип, ломын да йөк өстендә калдырдылар.

Зөлфәт абзыйларга олы рәхмәтләрен әйтте. Аңа Хәлим абый ни авылдан алып килгән шешәләрне, ризыкларны бирдермәде. «Әле сиңа күп кирәк булыр алар, энекәш», – диде.

Рәхмәт әйтеп, Хәлим абыйны кочаклады да, агач яручы абзыйларга кул болгап, кабинага кереп утырдылар. Инде дөм караңгы. Көннәрнең иң кыска чагы. Бер атнадан Яңа ел. Кузгалып киттеләр.

Күңелдә олы шатлык. Әле өй күтәрелмәгән, инде аның сайгак-түшәмнәре кайтып килә. «Тактасы верандага да җитә, борчылма, күрше, мондый туганың барда саласың да саласың өйне», – дип җибәрә Тәхиятулла абый.

12 чакрым ерак арамы инде ул дәртләнеп эшләгән тракторга?!

– Тауларда этмәс микән дип кенә шикләнәм, йөк бик шәп булды. Мондый киң сайгаклар авылда беркемдә дә юк әле ул, игелеге булсын инде, күрше.

– Үзем дә сөенеп туя алмыйм, Тәхиятулла абый. Хәлим абыйның авторитеты бик зур икән, Ходай исән-имин эшләргә насыйп итсен инде аңа.

– Безгә Ходай хәерле юл насыйп иткәндер, Казыган тауда да чана тракторны этеп шудырмады бит, кабина ишеген ике яктан да ачкан идек ачуын, сикерәсе булса дип.

– Аңа калса, юк инде ул Тәхиятулла абый, Ходай саклагандыр. Өй салучыны ташламый, диләр бит.

Авылны дөбердәтеп кайтып туктадык өйгә. Әни йөгереп чыкты, Тәхиятулласын күрергә Җәмилә апа йөгереп керде. И сөенештек инде.

Бергәләп чөкердәшеп чәй эчкәч, Тәхиятулла абый чанасын өзде, тракторын гаражга куярга менеп китте.

– Тиз генә чана кирәк түгел әле, иртәгә егетләр белән бушатып, өеп, өстен шәп итеп каплап куй, күрше. Сайгак араларына нәкъ бер калынлыкта такта кыстыр, үзгәрмәсен, бигрәк тә шәп материал алып кайттык, берүк, кадерен белә күр. Беренче рәтнең астына аркылы салынган бүрәнәләрең дә тип-тигез булсын, кереп карармын, чамала аны, малай, – дип көлеп җибәрде Тәхиятулла абый.

– Ярар. Олы рәхмәтләрем сиңа, күрше, – дип саубуллаштык.

Әнисе белән яңадан берәр чокыр чәй эчтеләр, Хәлим абый биреп җибәргән кәрәзле бал кабып, билгеле.

Бүген аларда олы бәйрәм иде. Шуңадырмы, Зөлфәт төне буе йоклый алмады. Ләкин иртә белән бер уңайсызлык та сизмәде.

Иртәнге нәрәдтәгеләр таралган, күмәк хуҗалык рәисе үзе генә калган иде. Кереп, ихлас күңелдән рәхмәт әйтеп чыкты. «Тагын булышырбыз, кирәк чакта кил», – дип калды күңеле булган хуҗа.

Дүрт сәгать физкультура дәресләре уздыргач, сәгать 2дә генә өйгә кайтты Зөлфәт, чөнки аның дәресләре соңгы сәгатьләргә куела.

Сөнгатулла абый, Дөлкәфил дус, сөенә-шатланыша, такта өю өчен урын көйләделәр. Такыл1111
  Такыл (диал.) – туры такта.


[Закрыть]
куеп тигезләтте узып баручы Агмал абый, ул – Дөлкәфилнең әтисе. Арасына кыстырырга рәшәткәгә дип ярылган юка такта табылды.

Зөлфәт сайгакны култыкка кыстырып алып кермәкче була, кул җитми. Шуннан Сөнгатулла абый белән Дөлкәфил алдан тактаны күсәк белән, Зөлфәт арттан үзе генә тотып ташый башладылар. Гаҗәп тә таза, саллылар, искиткеч тәмле сагыз исе дә килә иде идән такталарыннан!

Тәмәкечеләр тартырга туктаганда, ял итеп тә алгаладылар. Үсте такта өеме, кимеде чанадагы йөк. Сайгаклыкны аерым, түбә тактасын аерым өйделәр.

– Җитә, энекәш, сайгак-түшәмгә дә, ишекләргә дә, башкасына да. Верандага да җитә, аста буе белән 5–6 такта тәрәзә өстенә дә буе белән 2 такта куела, калганына турала.

– Такталарның шәплеген әйт син аның, Сөнгатулла абый, – дип хуплап куя Дөлкәфил.

– Хәлим абыйга рәхмәт инде, – дип, сүзгә кушыла чәй ясаучы әни.

– Өстен шифер белән капладык. Нәрсә яуса да үтәрлек түгел. Җил үтәли йөри, җилли, кибә, апа. Яз көне өй күтәрүгә кибеп беткән булырлар, Алла боерса.

* * *

Читтән торып укучы булса да, Зөлфәткә сентябрь аенда яңа сыйныф биреп, җитәкче иткәннәр иде. Чыршы тирәсендәге чыгышлар буенча бәйге бара. Аның бишенчеләре дә шәп кенә чыгыш ясадылар. Бигрәк тә Кавис исемле күрше малае, элек җитәкләгән сыйныфындагы Миннәхмәт кебек, гел аңа тагылып йөри, әйдәман иде. Абыйлары аларга да «Мексиканец», «Букет алых роз», «Двадцать тысяч лье под водой» китапларын укый. Укый дип, русчадан ирекле тәрҗемә ясап бара. Ут яна малайларның күзе. Алар үзләрен «Мексиканец»та – боксчы, «Букет алых роз»да – немец шпионын тота алмыйча азапланучы совет чекисты, ә «Двадцать тысяч лье под водой»да капитан Немо итеп тоялардыр.

Кызык чиста күңелле балалар белән. Уртак сөенечләр, куанычлар берләштерә. Уку, тәртип, чисталык, шефлык, җәмгыятькә файдалы эш буенча ярыш бара. Мәктәптә кизү торалар. Клубта куелган кинофильмнарны карарга да сыйныф белән баралар, бергә утырып карыйлар. Иртәгәсен дәрес алдыннан була торган сөйләшүдә фикер алышалар.

Ул стенгазеталарны чыгару дисеңме?! Ул хатын-кыз тракторчылар Мотыйгова Наҗия, Сәләхова Нуридә, Имамиева Мәрфуга, Мөбарәкшина Разия апалар белән очрашулар! 16 ел тракторда эшләп кара син! Сугыш чорында ирләр фронтта чакта үзләре генә бит. Әнә Наҗия апалары нәрсә сөйләде:

«Норма урманчылыгы кырыендагы басуда, ул авылны халык «Мех» дип йөртә, җир сөрәм. Ат белән авыл Советы рәисе килеп җитте, менә шушы Разия апагызны утырткан. «Әйдә, – ди, – Мамадышка, сессиягә, әле генә шылтыраттылар», – ди. Мин әйтәм: «Киемне кара син, кит, куллар, гәүдә майга буялып беткән бит». «Боерык үтәлергә тиеш, сугыш вакыты, үзең беләсең Мотыйгова», – диде дә утырып киттек. Депутат бит мин, нишлим.

Кулларымны, битләрне яфрак белән сөртәм. Алла рәхмәте белән барып кердек райисполкомга. Бара сессия, башланган. Дежурдагы кеше бүлмәгә кертте, райисполком рәисе утырырга куша, утыра гына алмыйм бит. Тукыма белән төрелгән чип-чиста, күркәм урындык китереп бирделәр, ә минем күлмәк итәге гел салидол гына. Елыйм да елыйм. Хәлне аңлап, бер төргәк газета алып килеп җәйделәр, шуннан соң гына утырдым.

Менә сез ничек киенәсез, балалар, укыйсыз, укытучылар, әти-әниегез сезнең өчен өзелеп тора, тамагыгыз тук, кадерен белегез…»

Ике тапкыр: түбән һәм югары сыйныфлар белән бәйрәм уздырып, кабат укытучы, тәрбиячеләр белән Яңа елны каршылагач, кышкы сессиягә китте Зөлфәт.

Контроль эшләр җибәрелгән, конспектлар әзер, имтиханнарга ныклап әзерләнгәч, аның күңеле тыныч иде. Җитмәсә, такта ярдырып кайтты. Өй салу өчен байтак әйбер юнәтте.

Өч курс бетергән, «койрыгы» булмаган студентлар инде бөтенләй башка кеше. Шулай булмый ни! Инде кабул ителүдән соң үткәрелгәнен дә исәпләсәң, җиде сессия иләген узган. Укытучылар белән шактый гына танышкан, аларга контроль эшләр, курсовойлар тапшырып хуплау алган, практик дәресләрдә әйбәт җаваплар биреп, күзгә сеңгән, зачётлар тапшырган, коридорда берничә дистә тапкыр исәнләшкән, бигрәк тә имтихан йә зачёт вакытында Сезнең фәлән елны чыккан гаять тә әһәмиятле, яшел тышлы китабыгызны дип телгә дә алган булсаң…

Бигрәк тә син укытучының әле генә басылып чыккан, буявы борыныңны ярган һәм студент кесәсеннән шүрәле бармаклары кебек сузылган брошюрасын лекциягә алып килсәң…

Бигрәк тә ул брошюраны укытучыңнан алып, бергә укучы иптәшләреңә сатып, акчасын мөгаллимеңә тапшырсаң, сатылмаса, үз акчаңны бирсәң…

Бигрәк тә зачёт йә имтихан вакытында укытучың укыткан фәндә бик зур ачышлар ясаган иң күренекле галимнән соң синең каршыңда утырган кешенең исемен табигый рәвештә атасаң, сине инде диплом тапшырачак тантананың ишекләре күптән зарыгып көтә, әле синең ул дипломны барып алырга вакытың гына юк, балалар укытасың бар, йә Галимов Рәшит кебек гәҗит чыгарасың бар, йә комсомолда эшләрең күп…

«Планны үтәп, белешмә алып, зур дәрт белән өй саласы, Ленин бабайның 100, Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасының 50 еллыгын бәйрәм итәсе елга кердек», – дип уйланып кайтты Зөлфәт, самолётта очканда.

Колхозда чәчү тәмамлангач, әле печәнгә төшкәнче, силос, сенаж сала башлаганчы, бераз иркен вакыт була, нәкъ менә шул чорны кулдан ычкындырмаска иде. Ә аңа кадәр цементтыр, кадактыр, калайдыр кайгыртасы булыр.

Калай дигәннән… энесе Илнур узган җәйдә Казан дәүләт университетының физфак студентлары төзү төркеме белән Петропавловск-Камчатский шәһәренә барып эшләде. Исән-сау кайткач: «Монысы өй салырга миннән», – дип, 1500 сум акча бирде. Бу зур ярдәм булды. Барый абыйсы белән үзе калын, үзе бик җайлы бөгелә торган калай алдылар: «Өй түбәсенә һичшиксез, җитә, Зөлфәт кәкә, – дип, аннан да бигрәк сөенде Барый абый. – Үзем ябып бирәм, Алла боерса».

Бүген көн матур. Самолётны җилләр дә чайкамый, һава бушлыклары да суырмый. Шуңа дөнья мәшәкатьләре турында уйлата да.

* * *

Авылга кайтуның икенче көнендә үк эшкә чыкты, чөнки сессия мәктәпләрдәге каникул чорына туры килә. Пединститутның биология факультетында укучы Габдулла һәм Рифкать абыйлар да кайткан. Рифкать абый бик аз сүзле, аннан сүз алганчы, имәннән кадак суыруы җиңелрәк. Габдулла абый, сессиядә булган хәлләрне сөйләп, инде сөенче алган, ул барысын да тапшырган, ә менә иптәшенең койрыгы калган. Быел диплом алмаска мөмкин икән. Чөнки алар бер-берсенә көндәш, ахры. Беренчедән, икесе дә химбиолог. Икенчедән, Рифкать абый Үрнәк авылыннан килгән, һәм аны Габдулла абый яратып бетермәүче мәктәп директоры Мәхмүт Васыйлович алып кайткан.

Аннан соң Габдулла абыйның кайбер кешегә теше дә үтми. Менә Васыйлов Габделхәйгә, хезмәт укытучысына сүз әйт син, ул шунда ук хәл итәргә мөмкин. Ят аннан соң бер атна манный боткасы суырып.

Яшьләр дә пырдымсыз. Ару гына салып һәм кызып, Вакыйфка бәйләнгән иде, анысы Габделхәй кебек салып җибәрмәде, арттан килеп кочаклады да берничә минут күтәреп кысып торды. Ни сулыш алып булмый, ни тыпырчынып булмый, ел буе кеше була алмады, кая анда көненә әллә ничә тапкыр тавышлану. Әле бөтен коллектив Вакыйфка рәхмәт әйткән.

Габдулла, әгәр дә сессиясен үтәп кайтмаса, иртәгә үк эшкә чыгасы, директор шулай төзи отпуск графигын. Менә нәрсәгә сөйми аны Габдулла. Авылда беренче булып югары белем алдым дигәч тә.

Мәктәп директорыннан риза булмаган Габдулла көненә берничә тапкыр тавыш чыгара, дөреслек эзли иде. Хатыны татар теле һәм әдәбияты укытучысы әдәпле Мөршидә апага бик тә уңайсыз:

– Ярар инде, Габдулла, – дип тә карый.

– Ярамый торсын әле, – дип, тагын да ныграк дулый дөреслек эзләүче. Ул, гадәттә, мәктәп директоры өйдә булмаганда тавышланып, йөрәген баса иде.

Дәресләре соңгы сәгатьләрдә булган Габделхәй абый, биологның укытучылар бүлмәсендәге өстәл өстенә матурлап өеп куйган дәреслек һәм дәфтәрләрен кыеклый да: «Менә күрерсез», – дип, мастерскойга төшеп китә.

Дәрестән чыгуына чалышайган китап-дәфтәрләрен күргән биолог элеп алып китә: «Бу мәктәптә беркайчан тәртип булмады һәм булмаячак та», – дип тузына. Ишегалдындагы башлангыч сыйныфлар укый торган бинадан директор хатыны Кәшифә Абдулловна менүгә, биолог туктап тора, башлангычлар тәнәфес бетәр алдыннан үзләренә төшеп китүгә, биологның тавышы яңадан тәрәзәләрне зеңләтә.

Биологның икенче сөймәгән бәндәсе мәктәпнең хуҗалык мөдире Хөсәен иде. Анысы, гомумән, җинаятьче. Биолог җиләк-җимеш бакчасында тәртип тота. Иң нык сакланган һәм тәрбияләнгән җир – 1 метрга 3 метрлы кыяр түтәле. Андагы һәр кыяр катгый исәптә. Әгәр кем дә булса берәр кыяр алса, директордан, завхоздан башлап дөньядагы һәр кеше каһәрләнә иде.

Математик – өйләнмәгән карт егет Шамил Нургалиевич – гел әйтә иде: «Нишләп аны, Габдулла, зур мәйданда үстермисең? Синең ул түтәл Сәхипкамал апаның арт ягы кадәр дә юк бит». Бу – Шамил Нургалиевичның төп үлчәү берәмлеге. Ә Сәхипкамал апа – аның күршесе. Мәктәпнең хуҗалык мөдире Хөсәен, авыл осталары белән төзелгән килешүләр нигезендә, мәктәптә күптөрле эш эшләтә. Койма кою дисеңме, гел ватылып торган пыяла куйдыру, урманнан утын ташу, идәннәр, ишекләрне көйләү – барысы да җәй көне кыяр өлгергән чакка туры килә. Һәр уңышлы эшне ил белән юа торган Брежнев бабай чоры. Мәктәп эшен эшләгән кешене бәхилләтү өчен, Мәрдән Хөсәене керә дә ала түтәлдән мәктәп кыярын. Ә һәр кыярны санап-барлап торган биолог тагын бер комедия ясап ала.

Юк, сез нәрсә, ул Хөсәен барда дуламый. Хөсәеннең бер сүз әйтмичә дә яңакка чалтыратып китә торган гадәтен белә. Әле бер атна элек кенә Габделхәй дустына да чалтыраткан, ни өчен икәнен Габделхәй аңламаган, ә сорарга уңайсыз. Тегенең: «Тагын кирәк мәллә?» – дип кабатлый торган гадәте бар.

Ниһаять, математик Шамил мәктәп хуҗасы булды. Бик авырлык белән үстеләр алар. Гаиләдә өч малай: Камил, Шәмгун, ә олылары Шамил инде. «Колхоз Шәвәли» дигән кушаматлары бар. Күмәк хуҗалык төзү, аны күтәрү өчен җан атып йөргән бабалары бүләге ул. Гадәттә, күмәк эш өчен янып-көеп йөргән кешеләргә намусы үзе турында уйларга вакыт калдырмый. Шәвәли дә нәкъ шундый иде. Колхозга кергәндә тапшырган мал-мөлкәте туфракка тамган яңгыр тамчысы кебек эри дә юкка чыга.

Шәвәли карттан улы Нургалигә мираска шәрә каралты-кура белән кыегайган йорт кына кала. Улы да Колхоз Нургали була. Көне-төне эштә, хезмәт алдынгысы, йорты турында уйларга вакыт тими. Бер 1938 елны гына туя тамаклары икмәккә. Басуларда иген шулкадәр дә уңа. Җитмәсә, көзе дә гаҗәп шәп килә. Халыкның кәефе искиткеч күтәренке.

Кулак дип авылдан сөрелгән 56 гаиләнең ах-зары инде ишетелми. Дәһшәтле янгында көл булган 168 хуҗалыкның нигезләре, сөрелеп, иген кырына әйләнгән, ә кешеләре Урал, Себер, Тула, Донбасс шахталарына терәү булган.

Уракка дәррәү төшәләр. Хәйруллина Нурлы, Насыйбуллина Сылубикә, Газизова Мәгъсүмбикә беренчелекне беркемгә дә бирмиләр. Беркөнне берсе җиңсә, икенче көнне икенчесе. Хөкүмәткә дә өч план күләмендә тапшыралар. Дистәләгән атлар кызыл олаулар белән чыгып китәләр. Дугаларга кызыл башлы сөлгеләр уралган, кыңгыраулар тагылган. Сталинга, партиягә мактау сүзләре язылган. Авылның иң шәп тальянчылары сыздырып гармун уйный, Точка Хуҗасы җырлый.

Башта җитәкчеләр җыелыш ясап алалар, сөйләшәләр. «Дошманнарга – безнең җавап! Хәерле сәгатьтә!» – дип кузгалырга әмер бирәләр. Китә олаулар кузгалып, беренче атлар Аргы яктан чыгып, Урыс юлы тавыннан менгәндә, артка тезелгән олаулар әле урыныннан кымшанмаган да була.

Берзаман икмәкне районга да алмый башлыйлар. Урын юк, имеш, баржалар да җитми икән. Күпме генә сыя инде ул байлардан, кулаклардан калган келәтләргә, амбарларга. Хезмәт көненә өләшергә рөхсәт иткәннәр. Башта 4 әр килодан. Өйдә булган капчыклар, савытлар тула. Бөтен җирдә икмәк. Кабат яңадан 4 әр кило өстәп өләшәләр. Халык аптырый, кая куярга белми. Ат арбасына олы лар1212
  Лар – икмәк саклагыч зур агач тартма.


[Закрыть]
куелган атлар ишегалдына керә, ларны әйләндереп каплый да чыгып китә. Чөнки атлының тагын әллә ничә хуҗалыкка икмәк кайтарасы бар.

Икмәк белән аптыраш. «Кашың кара, күзең кара, үз җаеңны үзең кара», – дип кенә такмаклый колхоз рәисләре, авылда ике колхоз бит.

Халык сарык малларын ишәйтәсе бар дип тә уйлана. Юк, икмәк ашатып түгел. Малга икмәк ашатсаң, алып китәргә дә күп сорамаслар. Икмәк җилгәргәндә калган әрбәсе, вакланган бөртекләре, капчык какканда коелган нәрсәне генә ашаталар. Тегермәнгә чират та су буе сузылыр инде. Аннан кайткан көрпәдер-мазардыр ярап тора ул тавыкка, казга, үрдәккә, кәҗәгә.

Ул туйлар гөрли Кирмән Башында, шуңа да 1939 елда дистәләгән-дистәләгән сабыйлар дөньяга аваз сала.

Һәр авылда үтә дә зиһенле карт-карчыклар була. Бигрәк тә Аллаһы Тәгалә бала тудыру бөеклеген насыйп иткән хатын-кызлар, тормышның ачысын-төчесен татыган, җаны-тәне белән Галәм тирбәнешен тоючы, Җир-ананың йөрәк тибешен ишетүче Ак әбиләр. Булган Зөлфәтләр авылында да Миңлеҗамал карчык:

– Балалар, Йосыф китабындагы 7 ел иген уңар, аннан 7 ел ачлык килер дигән хикәят сыман булыр тормышыгыз. Алган икмәкне исраф итмәгез, бик саклагыз. Миңа хәбәр итүләренчә, алда бик зур афәтләр көтә ил-көнне. Көнчыгышта булып алыр, кан агар, төньякта булыр, кан агар. Аннан Дәҗҗал көнбатыштан килер, кан агар. Ачлык, михнәт күрербез, икмәкләрегезне еллап бүлеп куегыз, – дип кисәткән.

Кем колак салсын әллә йөзне узган, әллә йөзгә якынлашучы карчыкка. Аларга бит инде сабый акылы кергән. Аннан бигрәк, тук кеше тыңламый башкалар сүзен, аның ашказаны башына да күчкән була.

Хәсән күлендәге бәрелешне дә, фин һәм Бөек Ватан сугышларын да алдан күргән икән Изге карчык. Аның сүзенә колак салган, догалы, намазлы гаилә башлыклары 1941– 1942 елгы ачлыкны 1938 ел икмәге белән җиңелрәк уздырып җибәрәләр. Дөрес, 39, 40 нчы елларда хезмәт көненә бирелгән икмәк кладовойга урнаштырыла, ә 38 нче елгысын тоталар.

Бөтен тормыш авырлыгы Бикәгә кала. Әткәсе Шәвәли карт олыгая, колхоз-колхоз дип янып-көеп йөреп туза, бетәшә. Улы Нургалинең сугышка алынуы да картны тетрәтә. Теләсә нинди тавышка да коты чыга торган куянга әйләнә дә кала. Әле өйдә 4–5 яшьлек Шамил белән Камил, 2 яше дә тулмаган Шәмгун бар.

Тормыш авырая. Исенә төшә Бикәнең Миңлеҗамал карчык сөйләгәннәр, ләкин инде соң шул.

Ирләрне сугыш суырып бетерә. Бер күзле Йосыф, бер куллы Төхфәт абыйлар, яраланып кайткан Кыяметдин бар. Бикә – хатын-кызлар бригадиры. Икмәкне фронтка да фронтка дип сыпырып алып бетерәләр. Ярарга тырышкан үтә патриот рәисләр колхозчысына да бик аз өләшә. Кыяметдин, хәйләкәр, бирә анысы. Ләкин әздән генә янмый кала. Эш болай була.

Кырчылык бригадиры Әхмәтҗанов Зиннур абыйсы белән киңәш-табыш итәләр дә амбарда хезмәт көненә өстәмә итеп бирергә икмәк калдыралар. Көнаралаш Мамадыштан уполномоченный килә, амбарларны ачтыра, тикшерә, төпченә, эзләнә. Фронтка икмәк кирәк! Бер бөртек – дошманга атылган бер ядрә! Шәһәр вәкиленә эш күрсәтергә кирәк, алайса, фронтка да олактырырлар.

Яшереп саклый торган икмәк инде ун гына тапкыр урынын алмаштырмагандыр. Ничек тә сакларга, хезмәт көненә йөзәр грамм булса да бирсәң, кышның ач, салкын айлары аша үтеп, гомер үсентесе язгы кычыткан сабагына уралыр иде. Язмаган икән шул.

Зиннур абыйның күркәм гәүдәсе, мөлаем йөзе, юньле холкына гашыйк булып йөрүче бер гүзәл хатын бар Кирмән Башында. Бай кызы. Ятим. Авылның беренче комсомолкасы. Кыз үстерә. Гаилә тормышы барып чыкмый. Үзе бик чибәр. Укый-яза белми, гәҗитне кирегә әйләндереп тотып: «Бәтәч, пуезд капланган бит!» – дип, дан чыгарган активистка. Зиннур абыйсына үлеп гашыйк. Инде яшереп калдырган икмәк өеменә этеп егып, Зиннурга бәйләнеп тә карый. Иманлы ир Мисырдагы Йосыф кебек нык тора, шуңа да Кирмән Башы гүзәле корбанына әйләнә. Табалар ашлыкны, өем өстенә ачыргаланып барып яткан Зиннурны аягыннан сөйрәп ташлыйлар, кулга алалар, икмәк Мамадышка озатыла.

Сугыш елларында гомер җебе әздән генә өзелми калган малай ул Шамил. Җидееллык мәктәптән соң Мамадышның данлы педучилищесында укый. Укуы җиңел аңа, әмма ачлык, кием кытлыгы теңкәгә тия. Стипендия саклап кала. Кая, әнисе бик тырыш булса да, колхозчыга түләнмәде. Сугышта һәлак булган әтиләренең пенсиясе дә бик ярап куя. Екмый хөкүмәт ятимнәрне. Педучилищены тәмамлагач, Алабуга пединститутының физматына керә. Шәп укый. Ул тышкы кыяфәте белән дә Николай Лобачевскийга бик охшаган иде. Укытучысы аны институтта эшкә, укырга калырга да бик кыстый. Апасының үзен ошатуын сизә, нишләп сизмәсен Шамил.

Ике энесе бар. Камиле инде институтны бетереп килә, әле Шәмгуны бар, аңа да югары белем кирәк. Ул эшләргә тиеш. Өйләре иске, әнисе картая. Хуҗалыкны бөтәйтү Шамилгә калмагае. Камил дә, Шәмгун да, авылда калмыйбыз, диләр. Шәмгуны, нефтьче инженер булам, ди.

Авыл халкы 50 нче елларның урталарына гына бераз иркен сулыш ала анысы. Бура бурарга – агач, мич чыгарырга кирпеч алырга була.

Читтә шахтада, завод-фабрикаларда эшләүчеләр, авылдагы нигезенә яңа йорт салу өчен, акча да алып кайталар. Ике дистәләгән яңа йорт калка авылда. Моны Шамил күрми мәллә? Күрә генә түгел, әнисе белән киңәшеп, акча да җыя башлыйлар. Өй салу гаҗәп тә авыр эш, аннан Шамил бик эшләргә дә яратмый, ул көрәк-сәнәк, балта тотып эшләүне түбәнлек дип саный. «Кар көрәгән кеше дә, көрәмәгән кеше дә бер сукмактан йөри, – дип, үзенең ялкаулыгын акларга тырыша иде. – Менә акча җыйсыннар әле, аннан берәр яхшы өйне сатып кына алырлар. Тик гади укытучының хезмәт хакы аз, менә завуч булсаң, йә инде директор», – дип хыяллана Шамил.

Дусты Наил Хәбибуллин «өйлән» дә «өйлән» ди. «Ничек иске өйгә килен алып кайтасың?! Аннан Шамил кебек белемле егеткә достоин кыз бармы икән авылда? Юк, билгеле».

Еллар үтә тора, Бикә апа белән Шамил абый акча җыялар. Киенү, ашау кысыла. Ә телдә Шамил бик әйбәт ашый: «Менә 1 кило колбасаны табага турап саласың да өстенә 20 йомырка сытасың», – дип җиффәргән егетнең сүзен Габделхәй Васыйлович дәвам итә иде: «Һәм бер атна ашыйсың…»

Үзе каршы сүз әйтми Шамил, ләкин авызыннан тамган селәгәйне дә тотып кала алмый иде.

Наил дусты мәгариф бүлеге мөдире булгач, уку-укыту мөдире урыны бушый. Колхоз рәисе өстеннән язган хакыйкать хаты аркасында, икенче мәктәпкә директор итеп сөрелгән Мәхмүт Васыйлович урынына кунаклаган Шамил, боерык алып кайткан көнне үк, хезмәттәшләрен һәм аңа эндәшкән Зөлфәтне үз урынына куя:

– Нинди «син» ул, минем сезнең белән дуңгыз көткәнем юк, Норма елгасында… – ди.

Шушы һәм башка гамәлләре көчле укытучы булган, шуңа хөрмәт ителгән математикны әкренләп сөйкемсез сөяккә әверелдерә.

«Кызыл Партизан» колхозының партоешма секретаре Зәкәр Хәбибулла улы белән бигрәк тә якыная директор. Секретарь аны, көчле укытучы булганы, укытучыларны каты йодрыкта тота башлаганы өчен, аеруча хөрмәтли. Һәр кичне парткабинетта очрашалар да ике җитәкче агитколлективның эш планнары, фермаларда ир укытучыларның төнге кизү торуы, балаларның сыйныфлап фермаларга төшүе, урып-җыю барышы, көзге чәчүгә җир сөрү планнары, йә директорның, йә партоешманың өстәлгә шешә куюы, кабымлык чыгаруы белән дәвам итә. Урамнан үтеп-сүтеп йөргәннәрдән саклану чаралары күреп хәл итәләр урыс малаен.

Аннан Зәкәр Хәбибуллович «Днепр» мотоциклын кабыза да, икесе басудагы эшне барларга, җилләргә чыгып китәләр. Бу һәр кичне шулай.

Үзгәрә Шамил Нургалиевич. Көннәрдән бер көнне эштән кайта директор. Әнисе өстәлгә гөжләп торган самавырны китереп утырта. Кәчтрүлдән ярмалы аш алып килә. Этеп кенә җибәрә тәлинкәне Нургалиев өстәл түренә:

– Директор мондый аш ашамый!

Очраган кешегә ай буе сөйләп йөрде бу вакыйганы Бикә апа. Үзе шырык-шырык көлә, йөзендә тантана, малае белән горурлану мең кешегә җитәрлек.

Чөнки инде алар элекке авыр тормышлы гаилә түгел. Ю-у-ук, үтте ул чорлар!

Колхоз рәисе Баймиев Башкортстанга кайтып киткәч, ул яшәгән өйне сатып алдылар. Дөрес, өмә белән эшләнгән колхоз өенең караштырасы җирләре байтак. Бүрәнәсе дә нечкәрәк булган, ләкин аның каравы нарат агачыннан салынган яңа өй аларда гына. Өйдә сагыз исе борыннарны ярып керә дә горурлык уята. Менә малаен директор, хуҗа иттеләр. Хезмәт хакы шәп. Өч малае да югары белемле. Җир тырмашты инде Бикә үзе дә, малайлары да. Һәр баласы югары белем алган бер гаилә дә юк әле авылда.

Внимание! Это не конец книги.

Если начало книги вам понравилось, то полную версию можно приобрести у нашего партнёра - распространителя легального контента. Поддержите автора!

Страницы книги >> Предыдущая | 1 2 3 4 5 6
  • 0 Оценок: 0

Правообладателям!

Данное произведение размещено по согласованию с ООО "ЛитРес" (20% исходного текста). Если размещение книги нарушает чьи-либо права, то сообщите об этом.

Читателям!

Оплатили, но не знаете что делать дальше?


Популярные книги за неделю


Рекомендации