Текст книги "Окна / Тәрәзәләр"
Автор книги: Рафаил Газизов
Жанр: Современная зарубежная литература, Современная проза
Возрастные ограничения: +16
сообщить о неприемлемом содержимом
Текущая страница: 1 (всего у книги 25 страниц) [доступный отрывок для чтения: 8 страниц]
Рафаил Газизов
Тәрәзәләр: бәяннар, хикәяләр, очерклар
Газизов Рафаил Шакурович
Окна
Казань. Татарское книжное издательство. 2014
На татарском языке
© Татарстан китап нәшрияты, 2014
© Газизов Р. Ш., 2014
Язучы иҗаты турында берничә сүз
«Мин моңарчы авыл җырчысы дип Мөхәммәт Мәһдиевне, Василий Шукшинны белә идем. Үзем өчен яңалык – инде менә Рафаил Газизовны ачтым… Мин үзем дә – авылда аунап үскән малай, ләкин миңа шәһәр культурасы йоккан икән, мин Рафаил белгән кадәр белмим икән авылны. Ике генә битлек хикәяләрендә дә ул авыл кешеләренең характерларын коеп кына куя. Миңа дөнья әдәбиятының, Көнбатыш һәм Көнчыгыш әдәбиятларының зур осталары белән очрашырга туры килде, дөнья әдәбияты даһилары Тагорны һәм Шолоховны тәрҗемә иттем, әмма, Рафаил Газиз хикәяләрен укыганда, мин аның зур талант, кабатланмас талант булуын аңладым».
Гариф Ахунов,
Татарстанның халык язучысы, Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты
* * *
«Даими эзләнү, тынычлана белмәү, үз уйларың белән башкаларны мавыктыра, аларда кызыксыну уята белү кирәк кешегә. Рафаил Шәкүрович – әнә шундый сыйфатларга ия булган укытучы. Аның бу күркәм сыйфатлары шәкертләренә дә йога…
Шунысы куанычлы: нинди генә эшкә алынмасын, һәркайсын, яратып, иҗади башкаруы белән аерылып тора ул. Моны һәр адымда тоясың. Бәлки, шуңадыр җәмәгать эшләрен дә күбрәк йөкләгәннәр аңа. Әле аны, колхозның халык контроле группасы рәисе буларак, рейдлар үткәргәндә күрәсең. Мәктәптә яшь лекторлар түгәрәге җитәкчесе дә ул. Остаз тәҗрибәсе шәкертләренә күчә. Яңа ел, Сабантуй бәйрәмнәре дә аның катнашыннан башка узмый. Үз сценарийлары, үз шигырьләре белән кызыклы, мавыктыргыч итеп алып бара ул аларны. Аның педагогик эшчәнлеге әнә шулай, мәктәп биналары эчендә генә калмыйча, бөтен авылны агарту һәм тәрбияләүгә хезмәт итә».
Вәрис Гали,
язучы, Ш. Маннур исемендәге премия лауреаты
* * *
«Чишмәләрне карап, чистартып, улагын төзәтеп, алыштырып, язын-көзен-кышын бирегә юл ачып торучы кешеләр була. Чишмәле һәр авылда бар алар. Шагыйрь җанлы агайлар…
Танылган әдип һәм мөгаллим Рафаил Газизов – әле егет чагында ук әнә шул сакка – чишмәләр сагына баскан зат… Ә инде язучының теленә килгәндә, ирексездән, Мөхәммәт Мәһдиев искә төшә. Һич арттырусыз! Рафаил Газизовның авылдашлары – Аю Гаяны, Түтүт Гарифы, Үчтеки Миңнеханы, Токмач Гаязы – йомры, шаян-шук, кайчагында тәмле генә түгел, борыч телле авылдашлары – һәммәсе дә безнеңчә, татарча, авылча. Аларның холык-фигылен, шатлык-сөенеч вә борчуларын автор үз итеп, яратып тасвирлый…
Мөгаллим-шагыйрьнең балалар өчен язуы, әлбәттә, табигый. Әле күптән түгел генә Рафаил Газизовның «Бүләгем» исемле яңа китабы өчен балалар әдәбияты буенча дөньякүләм булдырылган иң югары бүләк – Г. Х. Андерсен исемендәге Халыкара диплом белән бүләкләнүе дә табигый. Бала күңеле – үзе чишмә. Ә ул – чишмәләр шагыйре.
Марат Закир,
язучы, Ш. Маннур исемендәге премиясе лауреаты
* * *
«Бай, саф татар теле Рафаилгә күктән төшмәгән. Аны ул гомер иткән авыл бирә, аның җиргә, буразнага береккән гаҗәеп бай күңелле кешеләре бирә. Авылның менә шушы рухы шагыйрьгә олы дөньяны, җиһанны, кешеләр күңелен шагыйранә тоярга, зуррак кубып фикер йөртергә, тирәнтен хисләнергә ярдәм итә.
Шәһәр шагыйрьләре үпкәләмәсен, әмма, каны уйнап торган шигырьләр язу өчен, шагыйрьгә туган авыл сулышы кирәк шул…
Мине иң сөендергәне: шигырьдән шигырьгә, китаптан китапка шагыйрьнең офыклары киңәя бара, күге биегәя, күктәге йолдызларында серләр арта бара. Иң мөһиме: шагыйрьнең шигъри сүзенә ышаныч арта…
Көчле, ышанычлы талантлар, гадәттә, бер жанр белән чикләнми. Күңелдә, башта кайнаган уй-хисләр форманы үзләре таләп итә, күрәсең. Рафаилнең бу яңа китабы да мул талантның иҗади юмартлыгын, бәйсезлеген раслый. Мин, гомумән, онытылып, чишелеп, тугарылып, ярсыган ат алып киткән шикелле «алып китеп» яза торган, изүләре чишегрәк язучыларга мөкиббән».
Зөлфәт,
шагыйрь, Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты
* * *
«Рафаил Газизов әдәбиятта прозага һәм прозаикларга шундый кытлык чорында бөтенләй көтелмәгән яктан ачылып китте. 90 нчы еллар уртасында матбугатта әүвәл аның берән-сәрән генә хикәяләре күренә башлады. Аннары инде бер-бер артлы «Кичер, кичерә алсаң…», «Түбән оч малайлары» исемле хикәяләр җыентыклары пәйда булды. Һәм безнең бәхет, безнең сөенечкә Рафаил безне үзенең саф әдәби теле, күңел дөньясының тирәнлеге белән шаккатырды…
Рафаил гомер буе… авылда. Авыл һавасын сулый, чишмә суын эчә, авылдашлары, туганнары кочагында яши. Аның кендеге авылга, туфракка, нәселенә береккән. Яшәү һәм иҗат сүлен дә шуннан ала. Нәкъ шуңадыр геройлары да – һичбер бизәүсез-иннексез көенчә авыл кешеләре. Алар безнең һәммәбезгә дә таныш. Кайсылары – безнең дә элеккеге күршеләр йә ян урамдагылар. Шуңа күрә Рафаилнең хикәяләрен уку рәхәт. Нәкъ үзебезчә, – авыз тутырып, авылча сөйләшкән геройларны тыңлап тору, күз алдына китерү рәхәт. Берүк, берүк, Рафаил туган туфрагыннан аерылмасын иде дә безне яңадан-яңа геройлары – үзебезнең урам малайлары белән янә-янә очраштырсын иде».
Вахит Имамов,
язучы, Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты
* * *
«Р. Газизов кечкенә-кечкенә генә хикәяләрендә авыл тормышын, төрле язмышларны ачып бирергә омтыла. Аның геройлары – гади авыл кешеләре. Хикәяләрдә кечкенә генә детальләр ярдәмендә авыл яшәеше, кешеләре шактый киң планда чагыла. Тискәре яктан күрсәтелгән персонажлар да байтак. Бусы да табигый. Шуңа күрә авторның әсәрләре тормышчан, геройлары ничек бар, шулай тасвирланган.
Р. Газизов хикәяләренең теле гади һәм шул ук вакытта үзенчәлекле. Автор кызыклы чагыштырулар, гипербола, эпитет, җанландырулар, сынландыру, лирик чигенешләр белән оста эш итә, образларны тудыруда уңышлы алымнар куллана».
Ләйлә Минһаҗева,
филология фәннәре докторы
* * *
«Бу хикәяләр бүгенге авылның уеннар белмәс балаларын – уенга, сүрән җаннарны – хыялга, үшән-ялкауларны – эшли алу ләззәтенә, шул гади эштә гомерләрен уздырган әти-әниләренең хәлен аңларга, наданнарын – ана теленең соклангыч матурлыгын тоярга, сукыр яшәгәннәрне – табигатебез күркәмлеген, җәйнең таң хозурлыгын, кышның кар аклыгын күрергә, ялгызларны – бердәмлеккә, дуслыкка, күңеле катыларны – кеше табигатеннән килә торган шәфкатьлелеккә, төмсәләрне – елмаерга, җан җылысын бүтәннәр белән бүлешүнең үзеңне дә җылытачагына, игелек кылуның үзеңә дә яшәү көче бирүенә төшенергә, ә бөтенесен – бик тиз үтеп китә торган балачакның кадерен белергә өйрәтер…»
Рәфыйк Шәрәфиев,
журналист, әдәби тәнкыйтьче, Җ. Вәлиди исемендәге премия лауреаты
* * *
«Теләсә кайсы әсәрнең чын эстетик кыйммәте, биеклеге һәм бөеклеге язучының тел байлыгында чагыла. Язучы алып киләчәк идея, язучы ачачак яңа типны тел чарасыннан башка алып килеп тә, ачып та булмый. Рафаил Газиз – татар әдәбиятында сирәк дәрәҗәдә экспрессия, энергиягә ия булган тел чыганагы. Рафаилне укыганда, сәер хәлгә тап буласың: укучы герой, образ артыннан түгел, хәтта алар хакында онытып, «Бу тагын нәрсә әйтер икән?» дип, язучының теле артыннан күзәтә, телен генә «укый» башлый. Тел чын мәгънәсендә үзмаксатка әверелә… Язучының теле могҗизага ия».
Айдар Хәлим,
язучы, җәмәгать эшлеклесе, Г. Исхакый исемендәге премия лауреаты
Бәяннар
Ак болыт
Кече Кирмән авылына баруым минем. Хәзер безнең Су-Елга күмәк хуҗалыгы – «Кызыл партизан» колхозының бригадасы бит, колхозларны эреләндерделәр. Бригадир Нургали абый җибәрде.
– Бар, Саяф, басудагы күчмә мехотрядтан мичкә ал да Аръяк урамындагы Латыйфәттиләргә төш. Анда сине Каюмов Гаяз абыең көтеп торачак. Аның белән Мамадыш нефтебазасыннан тракторларга керәчин апкайтырсыз, – диде.
– Өйгә кереп чыгам да.
– Бар, бер аягың монда, икенчесе тегендә булсын.
Чаптым шулай өйгә. Әни төенчеккә нәрсәдер җыештыра. Энем Миннегәрәй[1]1
Әлеге китапта чыккан исем-фамилияләр, кушаматлар язылышы Мамадыш төбәге авылларында әйтелгәнчә калдырылды. (мөх.)
[Закрыть], сеңлем Әлфия белән ат җигәбез. Дөресен әйткәндә, мин җигәм, алар дилбегәләрне китереп бирә. Селкенәләр инде, балакайларым, тамаклары туярлык ризык эләксә йөгереп тә йөрерләр иде. Юк шул, ашау җан асрарлык кына эләгә.
Ерак юлга исәпләнгән чабатаны җылы оекбаш белән киям дә әтидән калган чалбар балакларын киндерә белән ыспайлап бәйлим.
Әни белән, Ходайдан хәер-фатиха сорап, дога кылабыз. Миннегәрәй белән Әлфия дә кояш нурында үтәли күренә торган нәни бармаклары белән битләрен сыпыралар. Уң аяктан атлап, капкадан чыгуым булды, әни теге төенчекне арба башындагы букчага салды. Беләм инде: юл ризыгы.
Бер урамлы, кырык йортлы туган авылымның моңсу тәрәзәләре озата бара. Урамның ике ягында да авылга күченгәч утыртылган каеннар. Утыртучыларның унҗидесе, каеннарны да, безне дә ятим калдырып, сугыш кырларында ятып калды. Менә шуңа моңсу безнең каеннар да, тәрәзәләр дә, әниләр дә.
Урман почмагыннан колхоз үзәгенә биш чакрым; юл кырыеннан буй урман атлый. Урман дигәч тә, сабый әле ул, Гафият абый Гыйлманов утырттырган каеннар инде. Биш яшьлек урман буламыни, безнең юеш борынлы Миннегәрәй дә бу агачлардан ике тапкыр олырак. Тик шулай да, әллә инде үзем дә утыртышканга, миңа моннан да кадерлерәк каенлык юк, билгеле. Таныйлар шул мине каенкайлар. Кем су сипте аларга мичкә белән ташып? – Саяф абзыйлары. Кем төпләрен йомшартты? – Саяф абзыйлары. Кем чүпләрен утады? – Шул ук Саяф абзыйлары. Ә бу эшләрне башкарырга энем Миннегәрәй белән мине кем мәҗбүр итте? – Беркем дә. Үзебез эшләдек. Баш селкиләр каенкайлар, бөгелә-сыгыла әллә нинди серле бию башкаралар. Кәүсәләре чәнти бармак юанлыгы гына югыйсә. Көннәрдән бер көнне, менә шушы каеннар сыман тезелеп, әтиләр кайтып керсә икән…
Күчмә мехотрядка килеп тә җиткәнмен ич. Механик Гаяз абыйдан сорап, арбага мичкә салдым да юлымны дәвам иттем.
Су-Елгадан Кече Кирмәнгә теркелдәсәгез, иң беренче булып каршыгызга Ризван каеннары чыгар. Әнә аларның очлары да җемелди түгелме? Өч каен. Каян белә дисезме? Нишләп белмәскә? Мин бит Кече Кирмәннең атаклы мәктәбендә укыган, җиденче классны бетергән егет. Әй, андагы укытучылар! Әй, андагы Хәләмгөл исемле кыз!
Бераз баруга, сезгә Кирмән җиренең төньяк-көнбатыш чиген саклаган кече хәрби ныгытма булган авыл төсмерләнә башлар. Үргә күтәрелгән саен киңәя баручы офыклар аны әз-әзләп, бүлеп-кисәкләп кенә тамаша кылдыра.
Беренче булып Югары зират игътибарыгызны җәлеп итәр. Зур булса да, бу авылның бердәнбер зираты икән дип алдана күрмәгез тагын, монысы – яшь зират бит. Агачлары да уртача юанлыкта гына, яфраклары да сарык бәрәне тиресе сыман бөдрәләнеп тора. Язгы ташу чәбесен[2]2
Чәбе (диал.) – куак чыбыгыннан үрелгән читән.
[Закрыть] агызып алып киткән, тешсез авызын ерып утыручы буадагы берән-сәрән калган казык кебек корган агач ботаклары да ыржаеп тормас. Чөнки яшь агачларда корган ботаклар булмый ул.
Тагын бер-ике атлауга, зират белән Яке урамы арасындагы басу күренер дә, Ходай халкыбызга мәңгелеккә бүләк иткән ислам байрагы төсендәге яшел уҗымын болгап, җаныгызны рәхәтләндерер.
Хәзер шулай, ә менә 30 нчы еллар башында басу урынында ике чакрымга сузылган, тәрәзәләрен күзгә-күз текәп яшәгән ике урам, көндәлек мәшәкатьләргә күмелеп, халкымның актан-ак, пакьтән-пакь күңелен чагылдырып, якты морҗаларыннан төтен әләмнәре болгап, тынгысыз, һәрдаим үзгәреп торучан тормыш диңгезендә тирбәлгән. Урамнарга авып, Сон авылларына кадәр сузылучы карурман шавын тыңлаган. Өчиле базарына юл тотучы Кирмән алыпсатарлары нәкъ шушы урамнар аша йөргән, серле урман ешлыкларына кереп киткән дымлы урман юлларын гасырлар чоңгылыннан күтәрелүче моң белән сугарып, урман куелыкларына, Кардон чишмәсе буенда сыгылып-бөгелеп, мәдрәсәдә дога көйләп утыручы шәкертләр сыман атынучы талларга сандугачлар бүләк иткән. Бу урамнарның яшел чирәмендә үзләренең иң беренче дошманнары итеп ыштанны санаган шәрә сабыйлар тәгәрәшкән. Урамнарның алтын салам белән ябылган түбәләрендә ашыгып-кабаланып узып баручы җәйге яңгыр болытлары таеп егылган да, җитез гөрләвекләр Кирмән җиренең бәрәкәтле туфрагын сугарган.
Урамнарның берсендә Мөхсин бабасы яшәгәнне дә белә Саяф. Ярый әле, бабалары исән-имин генә Су-Елгага күчеп калганнар.
Әйе, кулак дип нахакка рәнҗетелеп, Себергә сөрелгән Күчи Кашабы туган авылына сөргеннән качып кайтканчы яшәгән бу урамнар. Кайткан Кашап, үзен авылдан олактырган коммунистлардан үч алырга. Кара көеп, нәфрәтеннән Ходайдан курыкмаслык дәрәҗәгә җитеп. Бер атна туганында Аскы урамда качып яткан, шуңа күрә ул урамга кагылмаган да. Җил, борылып, урам уңаена исә башлаганны көткән, мөртәт. Аннан ике урамның да кырый өйләренә ут йөгерткән.
Салам белән ябылган, салам белән ышыкланган, бер сүз белән әйткәндә, Йонлач Пәеттин сыман салам белән төрелгән 168 өйне ут ялмап кына алган. Бу сәгатьтә Кирмән кешеләренә бар дөньяны ут каплаган сыман тоелгандыр.
Авылның янганын Кашап тау башыннан, Ризван каеннары яныннан тамаша кылган. Каеннан каенга иләсләнеп йөргән дә:
– Куырылыгыз, колхоз этләре! – дип кычкырган. Дистә еллар үткән. Үләренә ун минут кала, туган җиренә кайту түгел, аның изге исемен балаларына, хәтта оныкларына да телгә алырга рөхсәт итмәгән кырыс карт нәрсәдер әйтмәкче булып тыпырчына башлаган. Күптән телдән язган әтисенең авызына колагын куйган улы:
– Теге вакытта Кече Кирмәнемне мин ут төртеп яндырдым бит, – дигән соңгы ухылдавын ишеткән.
Янгын Татарстанның беренче Советлар Союзы Герое Гафият Ярмөхәммәт улы Нигъмәтуллинның өен дә әйләнеп үтмәгән, 19 яшьлек егетне авылыннан күчеп китәргә мәҗбүр иткән.
Тагын бер-ике атлауга, Яке урамының өйләре күз алдында биешә башлый. Әхмәтсафа байның ике катлы, калай белән ябылган мәһабәт өе игътибарны җәлеп итә. Кибетләр тоткан Әхмәтсафа сәүдә иткән, татарның канында йөрүче кәсәбәчелек оеткысы аңа кешечә яшәргә, авылдашларына кирәк булган тауарны, җилдән җитез атларга төяп, Казан, Оренбург якларыннан кайтаруны насыйп иткән. Күршесе Мостафа да сатуда йөргән.
Берчакны урманда аның атларын караклар туктаткан. Мостафа наганын тартып чыгарган да:
– Кәкәләр[3]3
Кәкә – Мамадыш төбәгенең Кече Кирмән авылында үзеңнән кечерәк кешегә эндәшә торган сүз.
[Закрыть], Ходайдан ялварам. Алла хакы өчен сезне атып үтерергә насыйп итмә дип. Кагылмагыз! Җибәрегез. Гөнаһка батырмагыз.
Караклар, чигенә-чигенә, урманга кереп югалган. Мостафа кулында уенчык наган булган. Бу вакыйгадан соң иптәшләре:
– Их, Мостафа! Йөрәк тә бар икән үзеңдә. Ләкин мактанма, алар синең наганыңнан түгел, «кәкәләр» дигән сүзеңнән курыккандыр, чөнки бу сүзне бары Мамадыш төбәгендә генә аңлыйлар, – дип шаярта торган булганнар.
Әнә Исмәгыйль байның ике катлы, калай түбәле йорты пәйда булды. Васыйл мулланың мәчетен янкорма итеп күчергәч, сөрелгәннәрнең, ил буенча сибелгәннәрнең өйләрен җыйнагач, үзенә күрә бер утар-биләмә булып җәелгән мәктәп күренде.
Мәктәбен күрүгә, Саяфның җанына җылы таралды. Ничек таралмасын соң ул кайнарлыклар?! Өч ел укыган мәктәбе бит!
Әтисе Миннәхмәтнең сугыштан өч кенә хаты килде. Гаиләдә өч бала. Әнисе Маһинур тегенди-мондый биш-алты ирне бер якка быргый торган хатын булса да, очын очка ялгап кына яшәделәр. Шул да файда иткәндер: Су-Елга авылы 20 нче еллар уртасында гына күченгән. Урман төпләп, яткын җирләрне сөреп ясалган басуларда иген бик уңган.
Әтисенең киемнәрен кисеп-ялгап, ямап-төзәтеп кигән малайны мәктәп ят итмәде. Укытучы Фәүзия апасы, парта арасыннан үтеп-сүтеп йөргәндә, башыннан сыйпаса, шул бик җиткән иде ятим малайга.
Берзаман фронттан ир укытучылар кайтты. Әтисен көтә-көтә көтек булган Саяф мәктәпкә ир-атларны, фронтовикларны, ахыргы исәптә, сугышта һәлак булган әтисен төсмерләргә бара иде. Ул бит әтисен хәтерләми, карточкасы да юк. Әтисеннән калган бүрекне сыйпаштыргалый анысы, вакыт-вакыт бүректән ниндидер җылылык та бәреп тора, тик сугыштан орден тагып, офицер булып кайткан Мәхмүт абыйсын, сыңар аяклы Мөнип абыйсын күрүгә җитәме соң?
География, физкультурадан керүче Мәхмүт абыйсы кебек булгандыр аның әтисе. Билгеле инде: үзе чибәр, үзе төз гәүдәле. Саяф, кыңгырау шалтырауга, Мәхмүт абыйсын күрү өчен йөгереп чыга, коридор башындагы ишек артына кача да күзли башлый.
Бераздан түр бүлмә ишеге ачыла. Кулына журнал, күрсәткеч таяк, китап-дәфтәр тоткан укытучы күренә. Киң җилкәле, гимнастёрка кигән, билендәге каеш перәшкәсе ялт-йолт итә, елкылдап торучы күн итеге белән Саяфка таба йөзеп килә. Килгән саен, күн итек тавышы көчлерәк яңгырый. Тек-тек итеп, күн итекле сәгать килә сыман. Күкрәгендә Кызыл Йолдыз ордены! Дәрескә керергә кыңгырау шалтыраганчы, ишек артында чүгәләгән килеш утыра Саяф, аннары качкан җиреннән чыга да дәрескә ашыга.
Саяф матур, шома күренгән Мәхмүт абыйсы турында күп нәрсәне белми иде. Ә шулай да Саяф күзәткән көннәрдә укытучы абыйсы бик бәхетле күренде. Һәм менә ни өчен? Баш сөягендә утыручы ярчыкның вакыт-вакыт кымшануы да, яраланган аягының озын-озак сызлавы да Мәхмүтнең күңел күтәренкелеген сүндерә алмады.
Саяф беркөнне Кече Кирмәннең зәп-зәңгәр күгендә япа-ялгыз ак болыт күрде. Берәү генә булгангамы, аңа күпләр игътибар иткәндер. Бигрәкләр дә ак, бигрәкләр дә якты иде бу болыт. Әйтерсең лә ул болытның эченә барлык изге затларның, фәрештәләрнең, җитмеш бер мең әрвахның җан аклыгы җыелган иде.
Күктә кешене ике әйбер җәлеп итә. Берсе җиһанны җылылык, яктылык, ризык белән тәэмин итүче Кояш булса, икенчесе – кешеләрне серлелеге белән ымсындыручы төпсез Зәңгәрлек. Болар икесе дә – күп тапкырлар күргән, ияләнгән, ләкин һәрдаим рәхәтлек бирә торган манзара. Ә бит өченче күренеш тә бар: мең елга, гасырларга бер тапкыр күренә торган Изге Болыт ул. Бу Болытта туган җирнең, анда яшәгән кешеләрнең язмышы, киләчәге чагыла икән, дип сөйлиләр. Кешеләрдән яшерелгән дөреслек, кайчандыр, кайдадыр тарих чоңгылында югалган илләр, шәһитләр турында да хәбәрдар икән ул Изге Болыт. Изге Болытның җинаять юлына баскан, башкалар өлешен ашаучы халыкларны юк итүе, һәлакәт алдында торса да, динен ташламаган халыкларга юл күрсәтүе, мантып китү серләрен ачуы да мәгълүм, имеш.
Ул Болытны мәктәп ишегалдында койма кадаклаучы Мәхмүт тә күрде. Кулыннан чүкечен төшереп җибәрде, чүкечнең аяк бармагын яньчүенә дә игътибар итмичә, Болытка текәлде. Киресенчә, Болыт аның күз карашын койма кебек кадаклап куйган иде. Әллә бу Болыт фашистларга каршы сугышта шәһит киткән 142 ир-атның, тылда ачка үлгән 216 авылдашының изге рухы булып килгәнме? Беркая да акмыйча, мөлдерәп, күзгә текәлеп тора. Әллә ул бөтен СССР буенча шулай йөреп чыга микән? Аны һәр авылда, һәр шәһәрдә көтеп торучылар җитәрлектер.
Һәлак булган Вакыйф һәм Насыйх абыйларының җаны да туган җиргә кайткандыр.
Мәхмүтнең башындагы тимер ярчыгы кинәт кымшанып куйды, күз аллары караңгыланып китте. Белә Мәхмүт: юкка бимазаламый ул ярчык, аның гөнаһысы бар икәнне тоя.
Беркөнне Зәйнуллин Нигъмәт абыйсы очрады. Ул аны бик тә хөрмәт итә. Абзый Мәхмүттән ун яшькә олы. Сугышкан, яраланган. Сабантуйларында мәйдан тоткан ир. Сүз иярә сүз чыгып, әңгәмә колмагы әтисе Васыйл мулла язмышына уралды. Нигъмәт абый күзеңә караса, аңа ялганлап булмый. Мәхмүт нинди көч тапкандыр, әллә фронтта үлем белән күзгә-күз килү коткардымы, тагын гөнаһка батты. Әтисен шахтада басылып үлде дип ычкындырды. Алапай шахтасында таш басып үтергән Фәрхуллин Әһлиулла абыйсы кебек, янәсе.
Әтисе үлгәнгә күп еллар узса да, Мәхмүт дөреслекне әйтә алмый азаплана, һаман да төнге уникедә килеп алып китүләр дәвам итә. Солдатларын Сталин исеме белән атакага күтәргән взвод командиры Мәхмүт Васыйлыч Сталин исеме белән авыз чайкарга тиеш түгел. Аның взводында рядовой булып сугышкан полковник, икәүдән-икәү генә калгач:
– Мин курыкмыйм, югалтасын югалттым, гаиләмне бетерделәр, үләсемне беләм, ләкин сиңа әйтеп үләм – барысына да халыклар атасы Сталин гаепле, шул исәптән синең әтиеңне үтерүдә дә, Васыйлыч, – дип кырт кискән иде.
Бөек Ватан сугышында Вакыйф һәм Насыйх абыйлары һәлак булды. Үзе яраланып, госпитальләрдә аунап, орденлы офицер булып кайтты. Ил алдында йөзләре ак, намуслары пакь Васыйл мулла нәселенең.
Әтисен кулга алгач, әнисе алты бала белән калды. Алла рәхмәте беләндер, ярый әле, өйләреннән куалап чыгармадылар. Әнисе, кара кайгыны күтәрә алмыйча, чирләшкәгә әйләнде. Казандагы туганнары кайтып алдылар алуын да, дәвалаудан эш узган булган. Әниләрен Казан зиратына җирләгәннәр.
Мәхмүт әтисен кулга алуларын да хәтерли кебек, аңа инде ун яшь булгандыр. Колхозга көчләп кертелгән игенчеләрнең карганып-сукранып йөргән көннәре иде. Инкыйлабтан соң 1016 йорты булган авыл, кешеләре Су-Елга, Өләүкә, Хәсәншага күченгәч тә, зур иде, бик зур иде. Волость үзәге булган салада кануннарны белүче, замана җиленең кай яктан исүен тойган зыялы ирләр яшәгән. Бер сүз белән әйткәндә, кече кирмәнлеләр гомер-гомергә тирә-юньдәге авыллардан бер башка югары булдылар.
Шуңа күрә, әгәр дә колхозны таратуга ирләр күтәрелсә, башның тагаракка тәгәрисен чамалаганнар. Ир-атлар һөҗүмгә хатын-кызларны җибәргән. Ул чакта хатын-кызга ут та юк, суд та юк дигән әйтем егәрендә булган. Беренче эш итеп хатын-кызлар Мамадыштан килеп йөрүче уполномоченныйны сафтан чыгара – тегермән күперендә саклап тора да аты-тарантасы белән буага каплый. Аннан, үзләрен исемлектән сызу өчен, колхозга язылганнарны теркәгән кенәгәне таптыру башлана. Активлар да тиле түгел. Хисапчы Мәликне кенәгә белән арба төбенә салалар, өстенә тирес төйиләр дә авылдан чыгарып качыралар.
Хатын-кызлар кәнсәләрдә җыелыш җыя. Көн тәртибендә бер генә мәсьәлә: колхоздан чыгабыз, үз иремнән башка ят ирләр белән уртак юрган астында ятасым юк!
Ораторлар чиратлы-чиратсыз чәрелдәгән арада, активлар тирәсендә йөрүче ирдәүкә ягылган мичне тавык тизәге ыргытып томалый да чыгып сыза. Хатын-кызлар исерә, чирли, баш күтәрүчеләр армиясе таркала, ухылдап өйдә ята.
Мамадыштан тикшерүчеләр агыла, милиция килеп тула.
Карчыклар кулга алына. Нәрсә кычкырганын колагы ишетмәүче Зариф Гайниен дә сорау алырга китерәләр. Сыйнфый дошманны табу максаты белән килгән НКВД тикшерүчеләре, намаз карчыкларыннан үзләре көткән җавапны ала алмагач, бар өметне Зариф Гайниенә баглыйлар. Чөнки бу хатынның өендә өченче мәхәллә мулласы фатирда торуы мәгълүм була.
Гайниҗамал тикшерүчегә дөресен сөйли. Аны беркем котыртмаган:
– Колхозга биргән сыерым, атым, тимер сукам, умарталарым кызганыч, – ди. – Шуңа колхоздан чыгарга теләдем, минем ялкау күршем Нәгыймулла бернәрсәсез керде дә, кыл кыймылдатмыйча, буталып йөри. Ә минем үз җиремдә эшлисем килә, шуңа колхоздан чыгам да. Әле мулла абзый: «Алла хакы өчен, карганып, колхозны таратабыз дип йөрмә, Гайниҗамал, башымны бетерәсең, мин котыртты дип әйтәчәкләр», – дип, ап-ак чалмасы, яшел чапаны белән алдыма килеп тезләнде, менәтрәк. Фәрештә кебек, күзләрендә мөлдерәмә яшь иде. Уйламадым, тыңламадым, чыгып киттем. Кем котыртсын, юк, юк, үзем йөрдем.
– Гайниҗамал апакаем, син мәктәптә укыдыңмы?!
– Юк, балакаем, кая инде безгә уку.
– Ә шулай да, күренеп тора, бик килешле сөйләшәсең. Миңа Мамадыш авылларында күп йөрергә туры килде, әмма дә ләкин синең кебек килештереп сөйләшүче апаны очратмадым. Төскә-биткә дә бик чибәр икәнсең, абыстай. Юкка гына мулла абзый алдыңа килеп тезләнмәгәндер.
– И балакаем, Ходай биргәнен яшереп булмый инде аның, картым да бик күпләр арасыннан сайлап алды.
– Гайниҗамал апакаем, колхозлар турында китапларда язылган бит, менә син китап укымагач белмисең инде аны. Мулла бабайның китаплары бармы?
– Бар, кая булмаган.
– Менә шул китапларда язылган ул колхоз турында. Мулла бабай китапта нәрсәләр язылганны сөйләштерәме соң?
– Сөйли, сөйләмәгән кая. Аны тыңлап торсаң, эш эшлим димә инде син.
– Ярар, кул куй, Гайниҗамал апакаем.
– Яза белмим бит, балакаем.
– Тамгаңны сал, алайса.
Зариф Гайниенең беркетмәгә тырнаган бөтеркәсе авылның өч мәхәлләсен җитәкләгән мөхтәрәм, гөнаһсыз, изге муллаларын бөтереп алды, кулларына богау салды, төрмәгә олактырды. Аларның берсе Мәхмүт исемле ун яшьлек малайның газиз әтисе иде.
Кыйнаулар, имгәтүләр, ач тотулар да ил картларын сындырмады, гаепләрен таныта алмады. Изге Ходайның илаһи сабырлыгына таянган муллалар, гомер шәмнәре сүнә барган саен, күкнең чираттагы катына күтәрелә баралар иде. Ап-ак чәчле, ап-ак сакаллы өч карт утырган төрмә бүлмәсендә ут кабызу да кирәк булмагандыр. Аларның рухы шундый нык, бер-берсенә карата ихтирамы һәр кәлимә сүз, күз карашы, ишарә саен көчәя барды. Бөек Аллабызга булган инануның эчкерсезлеге аларны бер тән, бер җан итте, рухи игезәкләргә әйләндерде. Петропавловск төрмәсендәге горур Батыршадан Кече Кирмәннең өч мулласына күчкән бу Ныклык, Иман алга таба җәлилчеләргә тапшырылгандыр.
Төрмәдәге өч фәрештә үлемне дә халкыбызга хас сабырлык, фидакярлек белән каршылады. Атырга алып чыгу өчен конвой кергәч: «Аллаһы әкбәр! Аллаһы әкбәр!» – дип, тәкбир әйтә башладылар.
Бу илаһи авазны төрмәдәге тоткыннар ишетте. Башта уннар, аннан йөзләр, соңыннан меңнәр – халкыбызның йөз аклыгы булган зыялылар – Аллаһы әкбәргә кушылды. Бөтен татар халкы шушы төрмәгә ябылган микәнни соң?!
Дәһшәтле тәкбир тавышы төрмәнең какшамас диварларын, тимер рәшәткәләрен, калын ишекләрен чатнатты.
Төрмә күселәре, ачкычларын шалтыратып, мылтыкларын өстерәп, куркудан ялтыраган күзләренә урын тапмыйча, тегендә-монда чабыштылар, камераларга кереп, тоткыннарны кыйнадылар. Аллаһы әкбәр тынмады. Тегеләр, җиңелүләрен урыс аракысы белән томалау өчен, эш бүлмәсенә кереп аудылар.
Намаз вакыты җиткәч, теткәләнеп беткән ак күлмәкләрен идәнгә намазлык итеп җәйгән, сәҗдәгә киткән өч мулланы төрмә сакчылары кылыч белән тураклады. Бер үк күренеш, бер үк гамәл. Аерма тик шунда: 1552 елда Казан ханлыгының баш сәете Кол Шәриф кулында кылыч булган…
Мәхмүт абыйсы шушы ачы хакыйкатьне авылдашларына сөйләмәгәнгә үзен зур гөнаһлы санавын Кече Кирмәндә күпләр белмәгәнне күрше авыл малае Саяф кайлардан белсен икән?!
Күктәге Ак Болыттан үзенә әтисе караганын тойды Мәхмүт. Мулла малае дип, комсомолга кабул итмәүләрен, укырга алмаганнарын да, әле офицер дәрәҗәсе биргәндә дә телгә алуларын хәтерләп газапланды. Ак Болыттан нәрсәдер ява иде. Әллә әтисе Васыйл карт үз нәселен аклаган баласына – Мәхмүткә – савап яудырамы?
1941 елда кырык бер өйне көл иткән янгында алар да бернәрсәсез калды. Бакча башындагы аягүрә йокласаң гына сыешлы өйгә күченделәр. Югалмадылар. Сугышта да сынатмадылар. Вакыйф, Насыйх абыйлары башларын салса, энесе Мәсгут белән аңа исән кайтырга насыйп булды. Хәзер икесе дә Васыйл мулла эшен дәвам итеп мөгаллимлек итәләр, сеңелләре Наилә дә – укытучы. Иң кечеләре Ләмига гына укымады, сугыш комачаулады. Мәхмүт, авыр сулап, башын иде, әйтерсең Ләмиганы укыта алмаганга үзен гаепле саный иде.
Исенә килеп башын күтәргәндә, Ак Болыт гаип булган, ул торган урында зәп-зәңгәр күк иде.
Саяф та күрде ул Ак Болытны. Җентекләбрәк карагач, болыт эчендә мәчетләр абайланган сыман булды. Бу теге Мәтә Гарәфе сөйләгән Кече Кирмән мәчетләре түгел микән? Совет власте мәчетләргә һөҗүм башлагач, Кече Кирмәндә дә манараларны аударырга кеше эзлиләр. Бер генә юньле бәндә дә моңа бармый, җыен әтрәк-әләм, эчкече, җинаятьчене барлыйлар. Табалар, чүп-чар кайда да ауный бит ул.
– Менә мин сиңа шуны әйтәм, Саяф: киселгән манара гөрселдәп җиргә ауганда чыккан тавыштан анда җыелган халыкның күкрәгеннән ыргылган ухылдау көчлерәк булды. Аннан шуны әйтәм: кем манара кисте – берсе дә рәхәт күрмәде. Барысының да язмышын беләм, кайсы үз-үзенә кул салды. Әмма дә ләкин мин берсенең генә язмышын сөйлим.
Ул үлмәде дә, калмады да. Ярты гомерен Хәсәншада үткәрде. Өе яртылаш җиргә чумган землянка иде. Мин леспромхозда атлы эштә йөрим, Хәсәнша аша агач ташыйбыз. Теге бәндәнең йорты яныннан узабыз. Тәрәзә янына килеп утырган булыр, кулын Коръән өстенә куйган булыр. Кич белән кайтабыз. Шул ук хәл, тәрәзә төбенә куелган Коръәнгә кулын салган бу. Үзе – дөм сукыр. Үлгәнче, ничә дистә еллар буена шулай утырды.
Ә шулай да Мәхмүт абыйсына кагылышлы тагын бер вакыйганы белә Саяф.
Мәхмүт абыйсы – мәктәп директоры, хатыны Кәшифә апа – кызлар торагында тәрбияче. Торакта яшәүче Хәсәнша һәм Өләүкә авылы кызларын тәрбияләү, саклау Кәшифә апаларына йөкләнгән. Кайсы өч, кайсы дүрт-биш ел соңарып укучы кызлар көз көне ага-чыннан өзелеп төшәргә җиткән алма кебек мәмрәгән иде.
Мәктәп капкасыннан керүгә, һәр сау-сабагай малайны аягы сулга каера башлый. Чөнки, дүрт-биш атлауга, торак ишекләре оҗмах капкасыдай ачылырга тора. Ә анда яшәүче кызлар бүлмәләрне чиккән-бәйләгән әйберләр белән, чыннан да, оҗмахка әйләндергән иде. Ул кулъяулыкларның ниндие генә юк, кайсы бәхетле егетләргә тәтер икән инде бу кулъяулыклар?!
Бай яшиләр кызлар. Шулай булмый ни! Алар бит – Хәсәнша, Өләүкә кызлары. Ул авыллар сугыш чорында да ачыкмады. Яңа гына сөрелә башлаган, мең еллар буена егәр җыйган яткын җирләр биш авылны туйдырырлык нигъмәтләр бирә иде. Хәсәншаларга кече кирмәнлеләрнең үпкәсе дә бар. Алар сугыш чорында Хәсәнша авылына бәрәңге сатып алырга йөрделәр. Шулай түбәнсенергә ачлык мәҗбүр итте. Үлчәүгә куйгач, бер чиләк бәрәңгедәге бер бәрәңгенең яртысы артык дип кисеп алып калган хәсәншаларны гафу итеп буламы соң? Саран тәреләр! Шулай баеды алар.
Менә шуңа күрә бай кызлар янына керүгә, өйләрендә ямау салырга уч төбе кадәр чүпрәк булмаганны белгән малайлар икенче дөньяга эләгәләр иде. Бу кызлар матур киенә, чибәр күренә, авыз тутырып ипи ашый иде.
Яшьтәшләреннән соңрак укырга кергән озын торыклы Гафиятулла да кызлар торагына сукмак салды. Андый җиргә сәфәр чыгу, билгеле инде, серле кичләрдә була. Бөтен изге эшләр караңгыда эшләнә, диләр. Күрсә, мәктәптән куарга да күп сорамас Мәхмүт абыйлары, хатыны торакта эшләгәч бигрәк тә. Сак булу комачауламас.
Күз атып йөргән Сөембикәсенең икенче катта өстәмә дәрестә утырганын күрде Гафиятулла. Дөм караңгы төнне балаларны шулай озак утыртмаса, нәрсә булган инде Фәүзия апасына?!
Укытучылар ишетмәсен дип, баскычтан мәче сыман гына тәпиләде малаең. Торак болдырының почмагына посты. Мәктәп коридорында аяк тавышлары дөбердәде, кемдер баскычтан төште дә торак ишегенә таба атлады. Кар шыгырдавыннан чамалады Гафиятулла – болай кәс-кәс атлап, Сөембикә генә йөрергә мөмкин. Кызык итим әле үзен. Өйалдына кергән җыйнак гәүдәне кочагына состы Гафиятулла. Аһ итте кызый, ваһ итте. Хәтәр генә тыпырчына да башлады. Ычкындырыр Гафиятулла! Аның кулларын тракторга тагып аерсаң гына инде. Ычкындырмый да, йомшак җирләрен капшарга да өлгерә.
Шактый әүмәкләшкәч, кыз ишек тоткасын эләктереп, җан-фәрманга ишекне каерып та ачты, Гафиятулла белән алар икесе бусагадан тәгәрәп идәнгә аудылар. Ишектән кергән салкын пар эчендә Гафиятулла берни дә күрмәде. Берзаман күзен ачса: аның белән идәндә аунап ятучы, әле һаман да Гафиятулланың тимер келәшчәләренә кысылган кешенең торак тәрбиячесе Кәшифә Абдулловна икәнен танып өнсез калды.
Яңакка чалтыратканнарын хәтерли Гафиятулла, башкасын хәтерләми.
Берничә көн мәктәпкә бармады. Чегән чишмәсенә су алырга төшкән Сөембикә әйтте:
– Юләрләнеп, укуыңны ташлый күрмә, Гафиятулла, – диде.
Дөрес, ул егетләр арасында герой иде. Директор хатыны Кәшифә Абдулловнаның бер капшамаган җирен калдырмаган кешеләр Кече Кирмәндә генә түгел, бөтен дөньяда да икәү генә. Берсе – Гафиятулла, икенчесе – Мәхмүт абыйсы. Үз хатыныңны капшау ир-ат арасында дәрәҗә саналмаганга, Гафиятулла Мәхмүт абыйсына караганда да бер башка өстен иде, әлбәттә. Очраган берсе: «Хәзер баҗайлар инде сез директор белән», – дип, ярага тоз сала. География дәресен Мәхмүт абыйсы болайрак башлап җибәрә:
Правообладателям!
Данное произведение размещено по согласованию с ООО "ЛитРес" (20% исходного текста). Если размещение книги нарушает чьи-либо права, то сообщите об этом.Читателям!
Оплатили, но не знаете что делать дальше?