Электронная библиотека » Рафаил Газизов » » онлайн чтение - страница 8

Текст книги "Окна / Тәрәзәләр"


  • Текст добавлен: 7 июля 2023, 10:40


Автор книги: Рафаил Газизов


Жанр: Современная зарубежная литература, Современная проза


Возрастные ограничения: +16

сообщить о неприемлемом содержимом

Текущая страница: 8 (всего у книги 25 страниц) [доступный отрывок для чтения: 8 страниц]

Шрифт:
- 100% +

Ат юлы шундый тигез. Агач тамыры юлга чыккан урыннарда тәгәрмәчләр дертләп ала. Ләкин урман юлында салкынча, рәхәт. Кошлар сайрый. Йөк өстеннән мең сорау яудырып кайткан «мәшәкать төенчеге» нә әнисе җавап бирә. Нинди агач, янәсе дә, бу нинди кош? Башлы булмагае энекәше, шуңа башы гәүдәсенең яртысын алып торадыр. Урман юлы бик озын да, бик кыска да тоела Зөлфәткә. Озын – арба тартасы булганга, кыска, чөнки басуга чыгасың, күләгәле, мең кошлы, мең агачлы урманнан ераклашасың. Арысаң да кайтасы килми урманнан. Әтәмән планын узуга, сулы уязны чыгасы. Зөлфәт артка чыга да арбаны җилкәсе белән этә. Яке елгасы башланган уяз да артта кала. Аннан буй урманның авылга йөгертүче юлыннан элдертәләр. Монда җиңел, тәртәңне генә дөрес тот, артка китеп күтәреп бәрмәсен. Авыл урамына керәләр. Очраган берсе хәл сораша һәм тәртәгә ябышкан Зөлфәтне мактый: «Үсеп җиткән инде олы малаең, була болай булгач, сеңлем», – диләр. «Аллага шөкер!» – ди әни. «Илдә чыпчык үлмәс», – ди Васыйл абыйлары.

Зөлфәтләрнең кәҗәләре ел да өч бәти китерә. Бөдрә йонлы шаяннар белән өйдәге бала-чага бишкә тула. Әнисенең кабартып, челтәрләр белән бизәп өйгән урын-җирен бар дип тә белмиләр. Бәтиләрне тыябыз дип, ике малай да кимен куймый. Хәер, кабат җыештырып та куялар. Менә шул өч бәтигә һәм аларны «ми-ки-ки-ки» дип барлап торучы әниләренә себерке апкайта бу арба. Әй, шатланырлар инде. Кушаяклап сикереп, тырт-тырт килеп чабарлар. Арт аякларына басып, Илсурны сөзгән сыман кыланырлар бәхетле бәтиләр. Өйалдына, күләгәгә дә эләчәк әле Зөлфәт себеркеләрне. Сөнгатулла абыйлары шулай эшли. Кыш буе алма исе иснәп йөрерләр. Уфалланы ишегалдына урнаштыргач, әнисе чәй куярга кереп китә. Ә Зөлфәт бауларны чишә, уракны, себеркеләрне чоланга кертә. Ә печәнне сарайга сөягән колгаларга селки-селки тарата. Әнисе чыгуга, таратып та бетерәләр. Арбаны күләгәле урынга сөяп, тәгәрмәчләренә иске кием ябалар, кипмәсен-ярылмасын. Ул – Зөлфәтләрнең машинасы бит.

Инде Зөлфәт мәктәпкә барырга да әзерләнә. Укый, яза, саный. Энесе Илсур да шуларны эшли, ташбаш. Кая әле аңа мәктәпкә!

Мәктәп дигәч тә, әллә кайда икән дип уйлыйсыздыр инде. Зөлфәтнең бөтен гомере шунда үтә. Этләре Юлдашны ияртеп, урамны аркылы чыгасың да мәктәп ишегалдына керәсең, бетте шуның белән. Физкультура дәресләрендә тезелеп барган балалар артыннан яланаяк атлап та баралар, укытучы кумый, көлә генә. Йөгерештә 1 нчене бетергәннәрнең барысын да уза Зөлфәт. Тфү аларның 1 нчене бетерүләренә!

Яз көне әнисе Мамадышка алып барды бит әле, шуны сөйләргә онытып торуын күр син аның!

Киттеләр авыл Советының кара айгырына утырып. Арбага печән салынган. Дилбегәне Васыйл абыйлары тоткан. Әнисе, Нурфыйга апасы, Зөлфәт белән Илсурны да сыйдырган иркен арба. Тамак ачса дип, малайларга шешә белән сөт, ипи белән төш тә алганнар. «Менә шәһәр күрергә бара бит инде бу малайлар, Хөснурый, нужа күрергә», – дип көлә Нурфыйга апалары. Нужасы берәр ашый торган әйбер дип уйлый торгандыр Илсур. Зөлфәт белә: әнә авыр, өч метрлы имән ташып нужа күрә Сөнгатулла абыйсы.

Киттеләр Аръяк урамыннан, инешне чыгуга, әтисенең Галия апасы яши. Ике малайның бу өйгә кунакка төшкәне бар. Күперне чыгасың гына, түбәләре күккә тигән тал-тирәкләр белән уратылган киртәгә терәләсең. Капкага килүең була – ике якта да каен. Койма каенга гына кадакланган сыман, ишегалдына керәсең, җизнәләре капкадан алып чолан ишеге төбенә кадәр якты ташлар җәйгән. Ишегалдында ямь-яшел: әнистер, акбаштыр – болын инде менә. Өскә күтәрелеп карыйсың, күк йөзен агач ботаклары каплап, түбә хасил иткән. Өй стенасына, койма-читәннәргә кыршаулар, кәйләләр, ыргаклар, пумалалар, баулар, тимерчыбыклар, нәрсә генә эленмәгән! Ай серле Мәүләви җизнәләренең өе!

Колгаларга киертелгән поши мөгезләре, бүре башлары, бөркет, тагын әллә нәрсәләр җизнәләренең аучы икәнен күрсәтеп тора.

Килеп керәсең мышкылдап, һәрчак төшеп калырга маташучы ыштанны тарткалап. «Бәләкәй Шәкүрләрем төшкән бит», – дип, апалары йөгереп тә килә, ап-ак җәймә җәелгән сәкесенә күтәреп тә утырта. Гел шулай. Алай итмәсә дә ярар иде дә. Инеш аша чыкканда, яланаякка ләм дә эләгә инде ул. Индеецлар булып Зират елгасында шуышып йөргәч, тез башлары да яшелләнгән була. Түш тә, бигрәк тә борын сөртүдән башкага ярамаган җиңнәр дә каткандыр, уйлап та бирми әтиләренең апасы.

Дуылдатып, катык китерә, бәрәңгесен өстәлгә утырта. Ит тә эләккәли монда, балык та. Их, шушы Галия апаларын! Берничә көннән тагын кунакка төшәргә өстери инде энесе, аның хәтер шәп икәнен белә абыйсы. Зөлфәт хәтерли: аның әтисенең кырыгы көнне Галия апаның улы Шамил абыйны күмделәр. Зөлфәт тә балчык салды. Солдаттан суык тидереп кайткан шул. «Үземнең соңгы Сабан туе икәнен беләм, Габделшәкүр абыйны күмгән җиргә уфаллага тартып алып менегез, аннан мәйданга алып барыгыз, соңгы тапкыр күрим Сабантуйларын»,  – дигән. Мәйданны ахырынача караган, ә кичен яшьтәшләре җырлап-биеп күңел ачканны күзәткән. Соңыннан: «Әйдә, Рәүф энем, саубуллаштым, Аръякка төшереп куй да кабат уенга менәрсең»,  – дигән. Бөтен яшьләр елаган, тик Шамилнең үзенә сиздермәгәннәр. Бигрәкләр дә сөйгән кызы өзгәләнгән. Чөнки армиядән кайткан көнне үк Вәфияне күргән дә: «Вәфия, исәнме, көткәнсеңдер, дигән. «Мин дә өзелеп көттем. Бигрәкләр дә өзелеп яраттым сине, дигән. Ләкин минем көннәрем санаулы, суык тидергән, дип сөйләшерләр. Юк, суык тидермәдем, нурга эләктем, ләкин синнән гозерлим, берәүгә дә серемне чишмә. Якын иткәнгә генә ачылдым. Кул куеп кайттым сөйләшмәскә. Сабан туена кадәр тарта алсам ярар иде», – дигән. Биш-ун елга картайды Вәфия сылукай шул ярты елда. 22  июльдә Шамил исемле нечкә күңелле, гаҗәеп акыллы җан Ходай хозурына күчте. Вәфия дә: «Мине кайчан аласың?» – дип, Ходайга ялынган, ди.

Ике якын туганы – энесен һәм улын күргәндер ул Галия апакай шушы елтыр күзле ике малайда. Ичмасам, боларын сыйлыйм әле, дип йөгереп йөргәндер.

Арба Галия апалары капкасын да узып китте, әз генә теркелдәде дә әтисенең сугышта һәлак булган Каюм абыйсы нигезенә якынлашты. Шәп кеше булган Каюм абыйлары. Тулы ятим калган әтиләре ипи сорагач, Асма җиңгәчәй 3–4 яшьлек сабыйның муенына сүс бау белән түгәрәк ипи аскан. Чабата калыбы белән ире Каюм кыйнаганнан соң, ярты ел сырхаулап яткан җиңгәчәй…

Үтеп киттеләр Каюм абыйларын да. Әниләре Минедохатти белән генә яшәүче, өч бертуган Вәккас, Хәниф, Рәфәгать абыйлары өен дә яхшы беләләр Зөлфәт белән Илсур. Монда да кунакка төшәләр. Бу йорт – малайлар өчен балык патшалыгы. Чоланда, колгаларда, чормаларда балык кибә. Өй бүрәнәләренә тимер кагып ясалган баскычтан түбә астына менсәң дә, андагы бауларда балыклар эленеп тора. Ишегалдындагы сарайның төз түбәсендә дә балык кибә.

Шырык-шырык көлә-көлә күрсәтеп йөри балыкларын Хәниф абыйлары. Балык ашы белән сыйланганнан соң, ятьмә алалар да, Зөлфәт белән Илсурга чиләк тоттырып, инеш буена төшеп китәләр. Әй, күңелле яшиләр Аръякның соңгы өендә гомер итүче абыйлары. Кайсы тугайның аскы шәрләменә, кайсы тугайның кырыена ятьмә салалар, балык сөзә башлыйлар. Дөмбе белән китереп төртә тугайга Рәфәгать абыйсы, су гөмбәләнеп күтәрелеп чыга, балыклар миңгерәүләнеп ятьмәгә тула, ятьмә сабы тоткан Вәккас абыйсы, каты төртү тойса, ятьмәне күтәрә дә ала. Бик олы балык кына шулай килеп бәрелә икән. Бергәләп тиз генә күтәрәләр дә ятьмәне чирәм өстенә селкиләр. Үләм, үләм! Нинди генә балык эләкмәгән! Тутыра малайлар олы балыкларны чиләккә. Балыклар әллә кайларга сикерә, тотып кара. Маймычларны, олы балык балаларын берсен дә алдырмыйлар, үссеннәр дип, кире суга ташлаталар. Әле бисмилла да әйттерәләр.

Менә чирәмле яры суга асылынган түп-түгәрәк тугайга килде егетләр. Монда инде ятьмәне шул кәс асылынып торган урынга салалар да, өчәүләп суга кереп, кәс асларын капшый башлыйлар. Су шопырдаткан яссы балыкларны куллары белән суырып чыгаралар да, шырык-шырык көлеп, чирәмгә ыргыталар. Әй, сикерә балыклар! Малайлар тотарга азаплана. Чыр-чу киләләр.

Чиләктәге иң зур балыкларны биштәргә тутыралар да Зөлфәт җилкәсенә куя абыйлары. «Үзебез меңгезеп бирикме? Барыбер кич белән сезгә домино уйнарга менәбез бит», – диләр. «Юк, – ди малай, – үзем, үзем!» Рәхмәт әйтергә онытмый инде анысы. Чөнки әнисе биш тапкыр әйләндереп-әйләндереп сораячак, рәхмәт әйттегезме дип.

Балыкчы абыйлар өен узып, аларның ап-ак чәчәк аткан шомыртларына кул болгап, авылдан чыгып киттеләр. «Хәерле юл насыйп ит, Ходаем!» – дип ухылдап куйды әниләре.

Зират дигәннән. Микәйлә абый ясап, кара буяуга манып биргән чаңгылар белән шуамы, Шәмсурый әбиләренә төшеп, Сөнгатулла абыйсы Норма урманчылыгыннан ясатып апкайткан кечкенә чанасын өстерәп чыгып китәме, уйнаган урыннары зират эченә кереп торган текә уязлы тауда иде. Ул уязның уйнау өчен җайлылыклары! Таудан китәсең дә, хет чаңгыда булсын, хет чанада җилдерт. Уязның үзәнлеккә төшеп җитә язып юашланып калган җирендәге кечкенә тау шуучыны үзәнлектәге йомшак кар өстенә чөеп ата. Сикертмә инде анда. Бик сирәк кеше, олы малайлар гына егылмыйча кала. Менә шундый булыр әле ул Зөлфәт, Алла боерса, сикертмәләрдә егылмый торган булыр.

Әти-әниләр малайларын Зират елгасыннан эзләп таба. Ашыйсы ашларны, майлы ипиләрне, эшлисе эшләрне, тагын әллә нәрсәләрне дә оныттыра торган бәйрәм шул анда! Беркем ызгышмый-талашмый, кеше рәнҗетми. Зиратта чебен үтерергә дә ярамый дип өйрәтелгән балалар бит, барысының да әбиләре исән, бабайлы кешеләр генә сирәк. Сугыштан кайтмаганнар. Ә менә Зөлфәтнең әби-бабасы әтисенә 3 яшь чакта үлгән. Ә әнисенең әтисе Әһлиулла бабасын Алапай шахтасында таш баскан. Шәмсурый әбисе сөйләгән иде. Шахтада үлмәде минем Әһлиуллам, таш баскач, бер атка салып, больницага җибәрделәр, атчысы төнге буранда адашып йөреп, унике сәгатьтән соң гына барып җиткән. Китеп барган шулай Әһлиулла бабасы.

Ярамый дигәннән. Пес итәргә дә ярамый зират эчендә. Ярамый-ярамый да ул, уен дигәне барысын да оныттыра шул. Бигрәк тә сырган чалбар кисәң, ул шакырандай катып салынмаса, аның сәдәбе дә каткан булса. Соң сизеп алды Зөлфәт эшнең нәрсәдә икәнен, шул уен инде…

Шәмсурый әбиләрендә ашка җыелганнар. Әнисенә хәбәр иттеләр. Чишелмәгән бозлы сәдәпне ычкындырып, сырган чалбарны салдырып, Зөлфәтне юындырды, тынычландырды әнисе. «Ходай бабаң ачуланмый, зиратка түгел, сырган чалбарга гына төшкән бит», – дип шаркылдады Вәккас абыйсы. «Шулай шул», – диде дә керфегендәге яшь тамчыларын су чәчрәгән песи кебек селкеп атып, кулына Шәмсурый әбисе тоттырган бәлеш катысын эләктереп, тагын малайлар янына чыгып чапты Зөлфәт, зират киртәсенең арасында елгыр олтанлы итеге генә җемелдәде…

Малай, Мамадыш – олы шәһәр! Анда музей да бар икән. Пошилар тере кебек басып тора. Кылычлар-мылтыклар! Бу инде Зөлфәтнең иске тактадан ясаган челдин-белдин кылычы түгел. Бүре дә ыжгырып тора, тик урыныннан кымшана алмый. Ул кибетләр!! Нинди тәмле әйберләр генә ашатмады әниләре! Кешеләр бергә ашый торган җиргә кереп, котлет сыптырдылар.

Вятка буена да алып төште Васыйл абыйлары, пароход күрсәтте. Үзе авыл кадәр, үзе йөзеп бара, катлы-катлы, малай, әле музыка уйный. Елгада балыклар сикерешә. Пароход узгач, дулкыннар Зөлфәт белән энесе Илсур янына йөгереп менделәр. Куркып чәчрәп китте малайлар. Бу инде ялантәпи ерып чыга торган инеш түгел. Каян җыела икән бу кадәр су? Монда инде йөз мичкә су бардыр. Васыйл абыйлары мәктәпкә ташый торган олы мичкә белән…

Балыкчылар көймәдән балык бушатканда, малайлар шаккатты. Бастырык озынлыгы балыклар да була икән! Ә алар шәрләмнән майка белән ике маймыч сөзсәләр дә сөенәләр.

Торбаларыннан кара төтеннәр чыга шәһәрнең. Спиртзавод, диләр. Урамнарда дагасыннан очкын сибүче атлар чаба. Кешенең күплеге, урам тулы, елга буенда су коенучы шәрә малайлар гына да биш-алты авылдан җыелгандыр…

Әнисе эш белән йөргәндә, Васыйл абыйлары иркенләп шәһәр күрсәтте малайларга. Васыйл абыйсын: «Теге нәрсә, бу нәрсә?» – дип, әй аптыратты инде олы баш. Күптөрле тәмле ризык ашаган, баллы сулар эчкән, авырайган малайлар, бер-берсен бүлә-бүлә, күргәннәрен Нурфыйга апаларына сөйләде. «Шулаймы, алай икән, менә бит ул», – дип узындырып торды ягымлы апа. Шәһәрне чыккач, Демьянга кадәр сузылучы озын басуда йоклап та китте ике көмеш кыңгырау.

– Арыдылар чебешләр, – диде Васыйл карт.

– Чебешләр шул әле, – диде әниләре.

– Кайгырма, балакай, кайчандыр барыбыз да чебеш идек. Бик зиһенле күренәләр. Ходай сиңа исәнлек-саулык бирсен.

Әниләренең: «Амин, шулай гына була күрсен, Васыйл абыкаем», – дигән сүзен Зөлфәт ишетмәде. Ишетсә, битен сыпырган булыр иде. Киресенчә, әнисе аның битенә үрмәләүче бөҗәкне алды да болынга, чәчәк арасына очырды. Шатлыклары бит алмаларына бәреп чыккан әниләре, өйгә кайтканнан соң, атна буе күргәннәрен Шәмсурый әбиләренә, Сөнгатулла абыйларына, аннан Аръяктагы Галия апаларына, Вәккас абыйларына сөйләп йөриселәрен уйлап елмайды һәм кофтасын, салып, сабыйлары өстенә япты.

Менә өйләрен сипләтәсе бар, Зөлфәтне мәктәпкә әзерлисе, 1 класска кертәсе. Бүген шактый акча тотылды, кием-салым алынды. Ятимлекне тоймасыннар, кешедән ким-хур булмасыннар. Киләчәктә карап торган таянычлары бит…

* * *

Шушы кызлар белән очрашуга барудан да рәхәтрәк нәрсә бар микән?! Безнең якта кызларның итәк җиле бәргәнне тоя башлаган малайларга, ис кергән моңа, дип кенә җибәрәләр. Бу – егет була башлауның беренче шаукымыдыр. Таякка атланыпмы, атланмыйчамы, сәпидтә җилдергәндәме, әллә инде атта чабып барган җиреңнән туктапмы, әллә инде математика укытучысы Шамил абый дәресендәме, кинәт үзеңнән бераз читтәрәк утыручы кызыкайның алсу колак яфрагын, аңа алка асу өчен кертелгән җепне күреп аласың. Әнә шул җеп харап итә дә инде. Ул нечкә генә, чыдамсыз гына, яра төзәлгәч, беркемгә бернәрсәгә кирәкмәс җеп синең йөрәгеңә энә белән тишкән кадәр генә яра ясамый инде. Ярый да, кыз яраңны дәваларлык ым белән җавап бирсә. Туры, ак муен харап итә малайларны, шул муендагы өч тиенлек муенса. Шул өч тиенлек муенса гыйшык-мыйшык йоккан егет кисәгеннән күпкә бәхетлерәк, чөнки ап-ак муенны җаны теләгән кадәр кочаклый ала.

Шаярасың, кызларның чәченнән тарткан буласың, ул зәһәрләнеп сине куып китә, китереп суга да әле. Шәмсурый әбисе: «Кызлар суккан җир тәмугта янмый», – ди. Җилкәсе, иңбашы калачак инде Зөлфәтнең тәмугта янмыйча, бүтән җире юк.

Менә шул зәһәрләнгән кызның кыргыйлыгы, күзләрендәге шаян очкыннары юктан да дөрләп китәргә торган, алгысынган йөрәккә җитә кала.

Кызлар исе кердеме, кеше була инде малаең. Гәүдәсе турая, селәгәе һәм маңкасы шул минутта кибә. Ул бичара башындагы, кашындагы, артындагы һәрнәрсәгә һәм төккә тәнкыйть күзе белән карый башлый.

Мең ел майланмаган, каткан ботинка аяк бармаклары уңаена бөгелер хәлгә килә, йомшый. Ул бичарага яңа баулар сатып алына. Алама чалбар чистартыла, үтүкләнә. Болай да аякка көчкә сыя торган тар балак тагын да тарайтыла һәм, сабынлагач кына, аякка сыя башлый. Модасы шундый!

Егет авылның иң оста чәч алучысы, Гитлерга каршы сугышны да кайчы, пәке белән ырып-ерып чыккан Куян Сәхиенә барып баш ия. Ис кергән егетнең тырнагы да үсми. Үсә дә инде ул, тегесе аңа көн күрсәтми. Кисеп тора, чәчәк атарга ирек бирми. Башлана дөньяда бармак башы кадәр булса да көзге кисәге кирәк икәнне абайлаулар. Кара чалбар, ак күлмәк, майлап ялтыратылган ботинка кигән Көмеш Чишмә егете үзе бер сәнгать әсәре! Ә тәртип? Бетте ул элекке шурум-бурум сөйләшүләр, уңга-сулга төкерүләр, кеше белән исәнләшмичә китүләр. Авылда һәр малай күз уңында. Әти-әнисе, әби-бабасы, нәсел-нәсәбәсе ничек тә, яшәгән өе, байлыгы ничектән, бигрәк үзе кем? Шалапаймы, мактанчык-тырбайчык түгелме, үзен тотышы, килбәте күзгә кылчык кебек кадалмыймы? Беттең инде, гөнаһың булса. Турыдан-туры каршы да килмиләр, ләкин теге кыз сиңа тәтеми дә. Чөнки бу сынауның мең еллык тарихы бар. Бәхеткә күрә, татар авылында, Есенин язганча, үзенә карамаган кызны чукмар белән бәреп үтерү гадәте юк. Гайбәт таратып маташкан, ялган сөйләшкән егетләрнең дә дәрәҗәсе төшә.

Авылда эчке ыштаныңны буып торган эрҗинкәңнең нинди төстә һәм ничә төене бар икәнен үзең белмәскә мөмкин. Ә авылдашлар белә. Монда бит кияү белән кәләшнең бергә йоклый башлаган көненнән башлап исәп-хисапны күрше карчыклары алып бара. Балалары ике-өч көнгә генә алдан туса да, сөенеч белән бергә шикләр, фаразлар, югары математика белән шөгыльләнүләр башлана. Теге ай, бу ай, алган ай, барган ай белән котыла алмыйсың. Авыл диләр аны! Ул шул язылмаган, ләкин катгый законнары, сәламәт дине белән олы бөтенлеген, гореф-гадәтләрен, зыялы яшәүнең асыл мәгънәсен сакларга тырыша. Монда да бар усаллар, кеше малына кызыгучылар, хәрәм ризык ашаучылар. Ләкин ул бәндәгә бәла-каза килүгә, авыл халкы эченнән булса да: «Ходай тотты», – ди. Бу әйбәт булды, шулай булырга тиеш иде, дигәннән күпкә көчле. Ходай тотты!

* * *

Имән төбендә таптанып торган Зөлфәт тә картинка иде. Бер килешмәгән җире юк. Салкын су белән юынган. Көне буе авыр эш майтаргандагы арганлыкны инеш буеның саф һавасы, уйнап-тәгәрәп һәр карышын ялантәпиең белән җылыткан уйгыллар, тау түбәләре, инеш буенда кайткан кунакларны үзенә утыртып, күз яшьләрен агызган, кырыйдан карап торган кешене: «Нишләп берүзе сөйләнә, көлеп утыра инде бу исәр кеше?» – дип уйларга мәҗбүр иткән, теләсә кайсы тегермән ташыннан да зур, уртасындагы чокырда хәтфә үлән үскән челтәрле бака ташы, авылның кай җирендә булсаң да, сабыен күз уңыннан ычкындырмыйча һәрдаим күзәтеп торган әниләре кебек үрелеп караучы, сөекле авылын куенына сыендырган Кирмән таулары түбәсендә җемелдәүче Ризван каеннары, адым саен очраган чишмәләрнең үзенчәлекле челтерәве, кошлар, чикерткәләр, тагын әллә нәрсәләр моңы арганлыкны егетнең тәненнән, җаныннан күптән юып төшерде. Спорт белән шөгыльләнгән, зыңлап торган җәя кереше хәленә килгән гәүдәнең көче ташып тора. Су буенда гына түгел, Зөлфәтнең җанында да йөзләгән чишмә челтери, сандугачлар сайрый, күз карашы күкләргә күтәрелгән иде.

«Менә теге Зәңгәр Күз генә», – дип уйлап бетерергә өлгермәде, ак күлмәкле фәрештә сукмактан очып килеп тә җитте: «Исянмесез!» – дип эндәшүгә, Зөлфәт аңа кулын сузды, текә үрдән кыз егетнең кочагына очып та төште. Башта уңайсызланып, тыпырчынып карагандай итте дә, ул да адәм баласы иде шул, кабат тынычланды. Аның да кемнедер иркәлисе, кемнәндер иркәләнәсе килгәндер. Нигә соң аның зифа буйлары, омтылышлы күкрәкләре, кай якка булса да йөгерергә торган аяклары, дөньяның бар зәңгәрлеген җыйган күзләре!

Соңга калып килгән кыз йөгергәнгә охшый, аның дулкынланган алмалары егетнең күкрәгенә военкоматтагы табибның резин чүкече кебек суга. Ә кызның башын боргалаганда битенә тиеп киткән чәче йөзне генә түгел, әллә кай төшләрне кытыклый. Ул кытыклау, тән буенча таралып, дерелдәү хасил итә дә каян чыгып китәдер, яңасы тагын дерелдәтә, тагын…

Француз парфюмерлары нинди генә хушбуй иҗат итмәгәннәр, ничә гасырлар буена тагын да кәттәрәкләрен уйлап табабыз дип газапланмаганнар. Аларның буй җитеп килә торган, иннек-кершән якмаган, хушбуйлар сипмәгән чиста татар кызларының муенына иелеп иснәгәне, мең төсне сизә торган, миллион франкларга страховать ителгән борыннарын якынайтып караганы юк шул. Бик кызганыч алар миңа.

Аларның Көмеш Чишмәгә килгәне, Трайт чишмәсе янында үскән имәнне, ул имән төбендә минем кочакка сыенган кызны күргәне юк. Французларның, Софи Лорен, Мэрилин Монро кебек, замана мул итеп бизәгән, чор үз таләпләреннән чыгып киендергән, нәрсә ашаса да, берәр җире бүселеп чыгудан курыккан, теге төшен тарттырган, бу төшенә пластик операция ясаткан кумирлары оттыра да оттыра инде бу минем күкрәктә йөрәге лепелдәп торучы татар кызына!

Юкка гына Идел буе Болгарыннан кыз сорамаган инде итальяннар, Шәрык илләре!

Дөньяны аркылыга-буйга гизгән сәяхәтчеләр бик авырлык белән генә ташлап киткән Идел, Чулман, Нократ буйларын. Аннан болгар кызларын сагынып, аларның оялчан гүзәллеген тасвирлап, күз яшьләре тамызып, шәраб уртлый-уртлый, сәяхәтнамә язганнар. Шулай яшиләр анда, дип язып киткәннәр дә, сәяхәтнамә кысаларыннан чыгып, мәхәббәт бакчасына кереп адашканнар…

Идел буе Болгарын монголлар тар-мар иткәннән соң күчеп килеп, Кирмән буйларында кала салган ханнарның ничәнчедер буын оныклары очрашты Трайт чишмәсе янында. Имәнгә сөялгәннәр, данлы бабаларының иңенә таянганнар диярсең. Тик кыз белән егет арасына тарих түгел кыл да сыярлык түгел. Бер тән, бер җан булып калганнар. Икесе дә дулкынлана, икесе дә бер сүз әйтерлек көч тапмый яки кирәккә санамый. Андый чакта сүзләр көчсез, дип яза шагыйрьләр, алар хаклыдыр.

Кызның хәлен белми, ләкин мондый мизгелләр бүләк иткән өчен Ходайга, язмышына бик рәхмәтле Зөлфәт.

* * *

Әтисе үлгәннән соң, байтак газаплар кичерергә туры килде. 9 яшендә өй салган малай ул, әнисе үзенчә төзеде, акчасын, ризыгын кайгыртты, төзү материаллары тапты. Сөнгатулла абыйсы белән урманга йөрде малай. Атны бүрәнә ташый торган арбага җигәләр дә иртә таңнан кузгалалар. Усакны кисеп аударалар. Әй мактый инде аны Сөнгатулла абыйсы. Тартыпмы-тарткан була Зөлфәт ике саплы пычкыны. Авыш күсәкләр куеп, арбага тәгәрәтеп менгезергә дә булыша. Чи усакларның да төрлесе бар, кайберсе шулкадәр авыр икән. «Кызыл эчле усак бу, энекәш, ныклыкка нык, ләкин әбечеңә тия инде», – ди абыйсы. Әбечнең нәрсә икәнен Зөлфәт белми. Бәйлиләр берничә бүрәнәне. Агач очларын чистартып, ботакларын дүрт казык кагылган урынга өяләр, утынга ярарлыкларын өйгә ташырга әзерләп куялар да кайтырга кузгалалар. Урманда абыйсы дилбегәне үзе тота, Зөлфәт арба артыннан теркелди. Их, усак агачыннан чыккан иснең тәмлелекләре! Әллә алар өен сипләргә алып кайтканга хуш ис тарата микән соң бу бүрәнәләр? Шимбә, бигрәк тә ял көнендә, анда да рөхсәт белән генә, урманга бара ала абыйсы. «Апага атны бирә минем начальник Рәхимулла абый, үзебезнең Мәндер Рәхимулласы, әниеңне хөрмәт итә, булыша», – дигәч, «Рәхмәт инде», – дип куя Зөлфәт.

Бүрәнә юнучылар янында да буталып йөри Зөлфәт, сораган әйберләрен йөгерә-йөгерә алып килә. Эчәргә катыклы су ташый. Кайрыны, йомычканы, агач башларын утын лапасына кертә, осталарга эшләргә дә комачаулый бит алар. Әгъзам абыйсы ике сүзнең берендә «ут борчасы» дип кенә тора. Нәрсә дигән сүздер. Ләкин яхшы сүз булырга тиеш!

Малларны кышлатып чыгарга печән-салам җитмәү бик тилмертте. Сөнгатулла абыйсы өч ел армиядә хезмәт итте бит. Хәллә Шәфыйгы керә дә әҗәткә акча сорый. Аның төче теллелегеннән туйган әнисе акча биреп чыгара. Кая барсын, ире ягыннан ерак туган түгел. Утын алып кайтам, ди. Берзаман Зөлфәтләрнең ишегалды Хәллә Шәфыйгы алып кайтып аударган утын белән шыплап тулырга тиеш. Урамга кеше йөрмәслек булып бүселеп чыгудан куркамы Хәллә, ашыкмый. Ашыкмый гына да түгел, кая утын кайтару, гел качып йөри. Әнисе кыш килә дип борчылгач, бик тә кәефе китә Зөлфәтнең. Шулай да бер кызык итте ул Шәфыйкъ абыйсын. Күршесе Тәхиятулла абыйсын утыртып, аты белән үтеп бара иде теге, теленә салынып: «Тәхиятулла, беләсеңме, бу минем туган бит, әйдә утыртып чатка кадәр алып барыйм әле», – дип, Зөлфәтне күтәреп тә утыртты. Җилкәсеннән кага Зөлфәтнең. Телендә туган да туган.

Чатка җиткәч, бүтән көнне рәхмәт әйтеп арбадан сикерүче яланаяклы «туган» рәхмәт әйтмәде. Шәфыйкъ абыйсын терәде дә куйды: «Утыннарыңны апкайткач туганлашырбыз», – диде. Бу хәлнең шаһиты булган Хөҗҗәтов сөйләп йөргән: «Хөснурый апаның, күршенең, олы малаеннан тулык чыга, Хәллә Шәфыйгының брага эчеп кыегайган авызын турайтты, тагын бер шулай сыласа, аксак аягы да тураячак», – дигән.

Ярады тагын Зөлфәтнең Хәллә Шәфыйгына сылавы. Биш ат йөге булса да утын апкайтып аударды.

Менә тагын өй сипләделәр Зөлфәтләр. Бөтен бүрәнәсе дә яңа булмады булуын. Черегән тәрәзә аслары алышынды. Таш нигез өстенә салынган карамаларны алып, имән салдылар, авыл Советы персидәтеле Габделбәр абыйсы, күршеләре, Сөнгатулла абыйсы булышты. Нигезен биегәйткәч, яңа юан бүрәнәләр кыстыргач, түбәсен шифер белән япкач, өйләре күрше йортлардан ким-хур булмады.

Шушы өйгә дә әллә кемнәрне сыендырды киң күңелле әниләре. Тирән кайгы кичергән хатын дөнья каршында күзгә-күз калырга да курыккандыр. Шәмсурый әбиләре ягыннан бер тармак туганнары күрше Югары Сон авылында яши: Шәйкарам абыйсы, Дөлкахедә, Зөлхәбирә апалары. Менә шул Дөлкахедә апалары ике кыш аларда торды, ә үзе Норма урманчылыгында эшләде. Ул уңганлыгы, ул булганлыгы Дөлкахедә апасының. Иртә таңнан чыгып китә биш чакрымны тәпиләп, кич белән кайтып керә дә бөтен эшне ялт иттерә. Әнисе дә кайталы-киләле генә йөри авыл Советыннан. Әле атнаның ике-өч көнен Мамадышка бара. Дөлкахедә апалары белән яши малайлар.

Ә берничә ел аларда Асия апасы яшәде. Әй, чибәр инде, малай! Ул иягендәге, битендәге мәхәббәт чокырлары. Бәлки, шуңа да битендә мәхәббәт чокыры булган кызларга күзе төшәдер Зөлфәтнең.

Нәфыйкъ абый үзе кайтарып җибәргән Асияне. Турыдан-туры әйтмәгән. Ләкин Асия апасы әйтте: «Урыска кияүгә чыга бу кыз, соңгы вакытта урыс егетләре безнең өй тирәсендә күче белән йөри, озатыйк Хөснурыйга, иптәш тә булыр, хат яз, анасы»,  – дигән ул. «Китапханәче эше дә, бухгалтер урыны да бар, кайтсын», – дигән Зөлфәтнең әнисе. Монда да умарта тирәсендәге күч шикелле йөри егетләр: Хәмәт, Нәҗип.

Инде болар – үзебезнең егетләр, мөселман егетләре.

Ай, булдыклы Асия апасы, тегә дә, бәйли дә. Өй диварлары, мендәр өсләре, өстәлдәге ашъяулыклар, кулъяулыклар да аллы-гөлле җепләрдән чигелгән пар күгәрчен, чәчәк рәсемнәре белән тулды. Ике энесенә чигелгән кулъяулык бүләк итте.

Асия апасы кечкенә Илсур белән йоклый. Өй бәләкәй бит. Тиздән Асия апасы Нәҗип абыйга кияүгә чыкты. Әни шул хөрмәткә мәҗлес җыйды, туй үткәрде. Теге башы гәүдәсеннән олы энекәше уртага чыкты да җырлап җибәрде:

 
Булмасам булмам туеңда,
Күп йокладым куеныңда…
 

Шау-гөр килде кунаклар, бүтән кешенең котлаулары алай үтемле булмагандыр.

Әйе, алар кечкенә чакта, Вәфия апалары да берничә ел алар өендә торган икән. Әниләре гел юлда булды шул. Шәл бәйләүнең остасы иде Вәфия апа. Акчаны койды гына, шәлләрен сатып. Үзе фермада сыер сава. Кулында бәйли башлаган шәле булыр. Үзе кеше белән сөйләшә, барлык бүтән эшне дә эшли. Кымшанып та китә, килеп тә утыра. Тик шәленең бер күзәнәге дә төшеп калмый. Әй, яратып алалар иде аның шәлләрен!

Мин үстердем бу егетләрне дип әйтсә дә була Вәфия апасына. Керне, идәннәрне юа, малларны тәрбияли, ашарга пешерә. Зөлфәт булыша инде анысы, ләкин ул да мәктәпкә укырга йөри бит.

Бер минут буш вакыты булмаган әнисенең яшәү рәвеше, теше-тырнагы белән ир-атлы гаиләләрдән ким-хур яшәмәскә тырышуы, күршедәге алтын куллы, олы йөрәкле тимерче Габделбарый абыйларының бар эшкә дә ияртеп, өйрәтеп йөрүе шәп булды. Өйләрендә мантырга тырышучы апалар яшәве, ир-ат эшенә бик иртә җигелү дә Зөлфәтне зиһенле итте. Авылдагы тавык чүпләп бетермәслек эшләрнең барысын да башкарырга, балта, чалгы кайрарга, койма тотарга, таш чыгарырга һәм тагын, егет булып үскәч тә, көянтә белән су ташырга өйрәтте. Эшкә батыр булу михнәттән дә киләдер, башыңа төшкәч, башмакчы буласың.

Иң кимсеткәне, ат сараендагы тиресне сәнәк белән иләп, салам ташу иде. Син мәктәптә яхшы укучы, менә дигән спортчы, әле шигырь дә язасың, инде кызлар озаткалыйсың. Авылның карап торган ипле егетләреннән, ә үзең идарә урамыннан мескен чана белән ат шаралары арасыннан иләгән салам апкайтасың. Баш иелгән, өскә иске кием киелгән. Нечкә күңелле малайны бу үтерә иде. Әле син күз атып йөргән кыз очрый, теләмәсә дә, аның йөзенә кызгану галәмәте чыга. Менә бу – горур хәерчене ату белән бер икән. Башкаларның әтиләре ат җигә. Акмаса да тама хуҗалыкларына печәндер, саламдыр, утындыр. Ул малайлар рәхәттә, кайсы гомер буе эш рәте дә белми, теле булмаса, карга күптән күтәреп алып киткән булыр иде.

Теге Зәңгәр Күз Зөлфәтнең ачык түшен кайнар сулышы белән өтәгәндә, яшен тизлегендә хәтердән үтте бу күзаллаулар. Рәхәтлектән оеп торган егетнең әллә ниләр исенә төште, борчыды. Нишләп хәтергә киләләрдер? Шушы кызны кочаклап торудан да зур бәхет юк бит инде югыйсә.

Бер елны Галия апасының улы Рәүф абый Кытайдан ефәк яулыклар апкайтты. Балдак аша да чыгарып карадылар. Чыга, малай. Юа торгач уңсалар да, озак еллар сакланды яулыклар. Ә Галия апаның кече улы Канәфи абыйлары аларга менә дә бәйрәм ясый. Тальянда үзе уйный, үзе җырлый. Бер нәсел шул, белә Зөлфәт, әтисе Түбән Ушмада 5–7 класста укыганда, Шәкүр җырлый, дисәләр, бөтен Ушма клубка төшкәнен.

Өйләрендә гел кеше булыр иде. Домино уйныйлар, шәл бәйлиләр, дөнья хәлләре, укыган китаплары турында гәпләшәләр. Бу кичләр малайларга тирән белем бирүче мәктәп булган икән. Менә Габделбарый абыйсы немецчаны шәп сукалый, сугышта үзлегеннән өйрәнгән, шуңа Мамадыш урта мәктәбендә немец теле дәресендә Зөлфәткә тиңнәр юк. Шартлатып җавап бирә. Гомер буе урманга, елгаларга печәнгә йөргәндә, тимерче алачагында эшләгәндә, немецча сөйләшкән Барый абыйсы мәктәбен үткән шәкерт. Артикльләре генә өйрәнелә анысы. Рәүф, Канәфи абыйлары да, Тула өлкәсенең Богородецк шәһәренә китеп, шахтага эшкә урнашканнар. Галия апаның кызы Зәйтүнә, Хәсбәтулла җизнигә кияүгә чыгып, авылда калса да, чирләп үлде, бәхете булмады. Галия апа да Богородецкига китеп барды. 1938–1939 елларда туган егет-кызлар су урынына читкә агылды. Ә сугыштан ирләр аз кайтты, бала-чага саны да кимер еллар якынлаша. Әнә Зөлфәтләр Көмеш Елга мәктәбен егерме бала гына бетерде…

* * *

Зәңгәр Күзнең аягын алыштырып куюы Зөлфәтне дөньялыкка кайтарды. Онытмады ул аны, бәхетеннән оеп, хатирәләр урманында гына адашкан.

– Йә, чибәр апаның исемен ничек дип белик инде?

– Кайсы апаның? – диде кыз.

Юк, авыл кызы күңеленә юл табучы ышанычлы алым шәһәр кызына ярамый икән.

Шуңа кызның әле генә: «Исянмесез!» – дигән сүзе искә төште дә, сүздәге «сез» өлешен умырып алып:

– Сезнең исемегез ничек? – дип сорады Зөлфәт.

– Апаныкымы, минекеме? – диде кыз. Ах, менә монысы ярады! Икесе дә пырхылдап көлеп җибәрделәр.

– Миңа әбиегезнең исемен генә сорарга калды инде,  – диде Зөлфәт.

– Мин бабайларга кайттым, кунакка, – диде кыз. – Исемем – Зөлфия, ә синең?

Менә бит ул тырбайчыклансаң. «Сез» дип сөйләшкән була бит әле, янәсе, шәһәр кызы алдында авылларын аяк астына салып таптамый, аңа ботинкасын сөртми. Югыйсә кая инде Сез, икесе бер-берсенең кочагында ничә ел торалардыр, үзе инде бөтен тормышын хәтерләп бетерде. «Син дип сөйләш, Кәнәфия дурагы, Кирмән Вәгыйзе, тиле бәрән орлыгы ашаган нәрсә, аңгыра сарык, сугылган борчак саламы!» – дип, үзен сүкте Зөлфәт.

Кызартты бу кыз аны, акыллы булырга ошый.

– Апаң күптән әйткәндер инде, барысын да сөйләгәндер, беренче очраган егетнең сүзенә ышанып, төнлә имән янына чыкмас идең, – диде егет.

Кыз көлеп җибәрде. Чегән чишмәсенең тимер торбасыннан аккан суда чуерташ челтерәгән тавыш таралды.

– Ападан сорарга оялдым, Вәккас абыйдан сорадым. Ул сөйләде, ай, ярата ул сине, ай, сөйли Вәккас абый!

– Бик ышанып бетмә, безнең туган ул, шуңа мактагандыр.

Внимание! Это не конец книги.

Если начало книги вам понравилось, то полную версию можно приобрести у нашего партнёра - распространителя легального контента. Поддержите автора!

Страницы книги >> Предыдущая | 1 2 3 4 5 6 7 8
  • 0 Оценок: 0

Правообладателям!

Данное произведение размещено по согласованию с ООО "ЛитРес" (20% исходного текста). Если размещение книги нарушает чьи-либо права, то сообщите об этом.

Читателям!

Оплатили, но не знаете что делать дальше?


Популярные книги за неделю


Рекомендации