Электронная библиотека » Рафаил Газизов » » онлайн чтение - страница 4

Текст книги "Окна / Тәрәзәләр"


  • Текст добавлен: 7 июля 2023, 10:40


Автор книги: Рафаил Газизов


Жанр: Современная зарубежная литература, Современная проза


Возрастные ограничения: +16

сообщить о неприемлемом содержимом

Текущая страница: 4 (всего у книги 25 страниц) [доступный отрывок для чтения: 7 страниц]

Шрифт:
- 100% +

– Тимер дә бит тыштан гына каты, әз генә җылы кул, җылы караш булса, учак дөрләсә эри дә ага, аннан син аны камыр итеп из һәм әвәлә, тура, бөклә, суз, челтәрләр үр, – ди иде ул.

Авыррак еллар иде шул. Комганның, кәчтерүлнең, чүмечнең бик кадерле чаклары. Алып килә самавырын Миннебай карчыгы – тузган, тишелгән, чыгарып атса да ярар иде дә, яңасын табып булмый, тапсаң алып булмый, дигәндәй. Аннан аны гомер буе чәй эчергән самавыр бит, картының һәр сүзен хәтерли булса кирәк, куеп кына җибәрәсең – сөйли дә бирә.

Менә шуңа төзәтә Барый абый ул самавырны, чүмечләрне, комганнарны. Кадагын да үзе ясый – әле тимерчыбыктан, әле сәнәк тешеннән. Ул ясаган тотка, күгән, келә, кадак суыргыч һәм чүкечләрнең һәрберсендә останың үз тамгасы бар: «Г. Барый», ягъни Габдерахманов Барый. Ул әйберләрне булсынга, гомерлеккә дип ясый иде.

Кайсы гына капкага килмә, аның кайнар учагы җылыткан тоткалар синең йөрәкне дә җылыта.

– Ярыйдыр бит, апа? – дип сорый ул, әйберне эшләп бетергәч, хуплау ишетсә, сабый бала кебек кычкырып көлә.

Барый абый кабак үстерде. Кабагы һәр елны уңар иде. Көзен кабакларны куярга урын тапмый аптырый. Күршеләргә бирә, туганнарына өләшә. Безгә дә атна саен бер кабак күтәреп килә. Әйткән сүзе бертөрлерәк булыр иде:

– Балаларыңа ашат, Хөснурый, балаларыңа.

Аның ишегалдында, бакчасында алма кызара, карлыган карала, чия пешә. Тавык асрый, ләкин ишегалдына чыгармый. Сукмаклар себерелгән, баскыч басмалары, өйалды һәм өй идәннәре сап-сары итеп юылган. Өйдә булган чүпрәк-чапрак чип-чиста. Хатын-кыз яшәми бу өйдә дип, беркем әйтерлек түгел.

Хуҗалыгын да үзе ныгытты Барый абый. Уфалла арбасына салып, урманнан капка баганалары алып төште, юнды. Иске капканы да бүтәннәр кебек сүтеп, таратып атмады. Баганаларны берәм-берәм генә алышты, ә түбәсе шул килеш калды. Күршеләр, акча кызгана, дип сөйләшсә дә исе китмәде, чөнки юкка кеше борчый торган гадәте юк иде.

Өй түбәсен, лапас-мунча түбәсен калай белән япты. Үзе: «Беркемдә дә юк бит әле мондый хәл», – дип горурлана иде.

Калай түбәләргә кинәнде авыл. Барый абыйдан башта белешерләр иде. Яралы аягын өстерәп, шуышып, Мамадыш түбәләре аша да үтте фронтовик. Барысы да аның эшен ошаталар.

Мин моны үзебезнең өй түбәсен япканда гына аңладым.

Ул берүзе эшли, ярдәмче-мазары юк. Башта калай эшкәртергә урын ясадык, аннан мин калай ташыйм, ул бөгеп тора, ялгый, өзлексез уен-көлке сөйләшә.

– Менә тешенә генә бирәбез дә тыңлый башлый ул мине, – ди, калайны агач тукмак белән кыйнаганда.

Тәмәке тартмый, ял итми, көне-төне эшли. Көндезен өенә кайтып, мәчесен, тавыкларын ашатып килә.

Калай ясалып бетте. Барый абый, маймыл булам дип, түбәгә үрмәли, ә мин теркәлгән калай тасмаларын бирәм. Ул калай бәпкәләр белән калайларны бер-берсенә беркетә һәм түбәгә кадаклый. Түбә ябылып бетә. Өй кыегындагы калайлар матурлап челтәрләнгән. Затлы түбәгә тиенгән өй балкып китә.

Эшне бетергәнгә сөенеп шау-гөр киләбез, Барый абый аш-суны мактап бетерә алмый.

Әни рәхмәтләр укый, түләү турында сүз кузгата. Барый абый миннән кәгазь белән карандаш сорап ала, исәпли:

– Менә шуның кадәр эш эшләдек. Монысы – малаеңа, миңа булышкан өчен, монысы – үзеңә, син тәмле ашлар пешермәсәң, без эшли алмас идек. Монысы – миңа. Ярый, рәхмәт, исән-сау яшәгез, – ди дә кайтып китә, һәр өйдә шул хәл кабатлана.

Безнең авылда калай түбә ябучылар бәяне дистә еллар дәвамында арттыра алмадылар: бу – Барый абыйның авылдашларына эшләгән чираттагы изгелеге иде.

Еллар үтә, ул япкан түбәләр һаман да яңгыр үткәрми, кар кертми. Мәңгелек итеп эшләгән капка тоткалары кебек аны хәтерләтәләр.

«Менә Барый түбәне япкан елда, – дип сүз башлый берәрсе, – йә аннан берәр ел бу якка таба микән?»

Барый тырма ясап биргән, Барый сука төрәнен көйләгән елларда…

* * *

Көтү куып кереп, чәй эчеп утырганда, Барый абый, ниндидер җыр көйләп, безнең рәшәткә турыннан узар иде. Үткәнен сиздерү өчен микән, җыры безнең өй турында көчәя. Аягын да ныграк басар, кайчагында өтерге йә чүкеч сабы белән рәшәткәгә сызып барыр.

Энем белән ачылмалы тәрәзәгә ташланабыз, аны сәламлибез. Ә ул белеп торсыннар дигән кебек:

– Менә Диләфрүз апага менеп төшәм әле, җәфа тәрегә, – дип көлә.

Сөйләшүендә бер дә җәфаланып менү сизелми. «Сүз җилеме өчен генә әйтә ул аны», – ди иде әни.

Әйе, авыл зур, карчык-корчык күп. Барый абыйны чират торып көтеп алалар. Ә ул хәлсез карчыкларга, авыру апаларга, тормыш баскан, җиргә чүктергән картларга кырт кисеп, юк, дип әйтә алмый. Аларның түләргә акчалары каты-коты икәнен дә белә. Әле беркөнне генә сөйләшеп утырды:

– Өйдә үз эшем дә җитәрлек, әле лапас баганаларын алыштырасы бар. Бакырчы чишмәсенә суга төшә торган чатта киртәнең ике баганасы черегән, ир кешеле хуҗалыкка килешми бит ул, кәкә.

Аларның ирләре, малайлары белән сугышка киттем. Ә сугышка кадәр ничә еллар тату-дус яшәдек, һәрберсе исән килеш күзалдында тора. Исән булсалар, мин төзәтеп йөрер идеммени аларның җимерек каралты-курасын? Таза, матур ирләр. Менә Рәхимулланы гына ал син. Сугыш вакытында фронттан Казанга татарча көрәшкә кайтардылар бит. Шунда батыр калган. Күп тә үтмәде, публигы килде. Тоткан җирдән өзә торган егет иде. – Барый абый кулларын йомарлый. – Их! – дип утыргычка сугып куя. – Ә шулай да әшәке кешегә бармыйм. Әшәке кеше белән әйбәт кешенең аермасы саклансын. Әнә Гайшә апа бар, кеше әләкли, кайсы гайбәт сатып йөри. Бүген рәхәтләнеп ял итәм әле, – ди Барый абый.

Мин, шуннан файдаланып, күптән уйлап йөргән сорауны бирәм, чөнки фронтовик бүген бәйрәмчә киенгән : яңа солдат чалбары, яңа гимнастёрка, күкрәк тулы медаль, башта яңа фуражка.

Ул миңа очкынлы күзләре белән башын кыеклап карап тора да:

– Ярар инде, алайса, күптән сөйләгән юк, гаепләмә, тегеләй-болай чыкса. Ау мылтыгыннан башка корал күргән егет түгел идем. Ә, әйе, мин сугышка кадәр Камал картта молотобоец булып эшләдем. Ай усал тимерче иде, ләкин гадел. Кайсы ягым белән ошаганмын, белмим, таза идем, чибәр идем. Беләкләр – менә, бар нәрсә дә үз урынында. Шунда наган күргәнем бар икән. Урман аша чыгасы, базарга барасы булса, үзе белән наганын алыр иде. Эшкә оста иде, шул өйрәтте мине тимер серләренә, гомергә тамак туйдырырлык ризык бирде.

Сугыш башланды. Абый югалды. Әти китте, ул исән кайтты кайтуын, ләкин чирләп. Өч ел урын өстендә ятты да, күмдек.

Минем белән йөргән егетләр сугышка алындылар, күбесенең белеме дә юк. Ә мин 7 класс бетердем, ул чагында зур белем иде ул, кәкә. Сирәк кеше бетерде, менә синең атаң Түбән Ушмада бетерде, ә миңа авылда бетерү бәхете тәтеде, ул вакытта мәктәбебез җидееллыкка әйләнгән иде. Менә шушы сез укый торган Исмәгыйль бай йортында.

Минем яшь җитми, алдалап та карадым. Иртә, ди, военком. Сугышның икенче елында 17 нче яшьтә комиссиягә чакырдылар. Киттек Норма Сәми белән.

Шыр юләр иде ул Норма Сәми яшь чагында. Хәзер дә шулай. Сәмине әйтәм, әле сугышка алмыйлар дип курка, военврач янына буй үлчәтергә килгәч, аяк очына басып тора, күрде дә көлде тегесе: «Вольно, Шакуров!»  – ди. Аннары Сәминең үкчәсенә тимер линейка белән сукты.

Комиссиядән каралып кайтып киләбез. Шул Сәми Ташлы авылдан Краснайга баручы урысның, менә ул урыс тач Әгъзам абыйга охшаган иде, үзе озын, үзе җирән, – дип көлеп җибәрә Барый абый, – чыбыркысын тартты да алды. Без дә атта, урыс та атта, ләкин йөге авыр тегенең. Дилбегәне хатынына бирде дә куып торып китте, менә җитәм, менә җитәм дип кенә йөгерә. Ә Сәми, юләр тәре, чыбыркысы белән үртәп котыртып тора. Тотса үтерә иде, әздән калды. Йодрык селкеп сүгенде дә кире борылды урыс.

Без сугышка киткәндә, матур җәй көне иде, шул Сәми белән инде. Туганнар елашып калды. Әни берүзе Саурыш тавына кадәр озата барды. Шуңа күрә исән кайтканмындыр дип уйлыйм.

Мамадыштан Кукмарага, Кукмарадан Казанга китерделәр. Татвоенкомат ишегалдында безнең кебек яше тулыр-тулмас малайлар кайнап тора.

Ике әзмәвердәй егет. Берсе тач Хәбыйк Хөсәене инде, буйга да, төскә дә; икенчесе тач Чүлмәк Вагыйзе, суйган да каплаган. – Барый абый сөйләнүдән туктап, теге урысларның аркылысын-буен үлчәгән кебек, хәрәкәтләр ясап ала, – тач шул Чүлмәк Вагыйзе. Йөриләр, мин сиңа әйтим, биштәрләрне җиргә кактырып, үзләренә ошаган ризыкны җыеп. «Татарская морда!» – дип кенә җибәрәләр мөселманнарга. Сугыштан качып яткан нәрсәләрме, төрмәдән генә чыкканнармы, шуңа охшаган. Торабыз кот очып.

Киләләр ишегалды буйлап ясак җыеп, үткен малайлар шапын-шыпын гына кырыйга таялар.

Сәми кымшанмагач, мин дә китмәдем. Алдагы урыс килде дә Сәминең фуражкасын басып киертте. Сәми фуражкасын болгап атты да бирде теге урыска берне, теге таш койма янына барып төште. Аңы киттеме, үлдеме, әле нәрсә булганына төшенеп җитә алмыймы, селкенми дә.

Чәчен чалгы пәке белән ялтыратып кырган Сәмигулла ырылдап җибәрде: куеныннан олы пычак чыгарып, икенче урысның ияк астына терәп куйды: «Суям! – дип кычкырып җибәрде ул. – Кайсыгыз ясин укый белә?»

Чырае кәфенлек төсенә кергән урыс, пычак тәненә баткан саен чигенә барып, иптәше янына егылды. Татвоенкомат ишегалдында үле тынлык урнашты. Барып утырды Сәми иң биек җиргә, мине чакырып китерде. «Син грамотный, штаб булырсың», – ди. Бармагы белән генә чакырып китерде сугып еккан урысны, биштәрләрен кактырды. Шактый талаганнар икән, нинди генә ризык юк. «Бар, үзләренекен алсыннар, кешенекен алсалар суям! – диде. – Ә әйберләрен ишегалдына куй, танып алсыннар, түбәтәйләрен дә, кашык-кружкаларын да».

Егетләр әйберләрен алып бетерделәр. Шуннан соң Сәми бәдрәфкә дә җәяү йөрми, урыслар аны күтәреп алып баралар. Икебезнең биштәрләрне дә алар саклый, алар күтәреп йөри. Китте безне сыйларга маташу. Поездда барганда да шул хәл. Сәми белән безгә итне, сохарины, чәйне ташыйлар гына.

Горький шәһәрендә пулемётчылыкка укый башлагач, урыслар белән танышып киттек. Сабан туе ясау истә калган.

Көрәшкәндә, ике урыс барыбызны да җиңә, шуннан мәйданга Сәмигулла чыга. Буе Пётрның иңбашына да җитми, ә Пётрны күтәреп ала да җиргә бәрә. Тирә-юнь дер селкенә. Иван керә, аңа да шул ук хәл. «Не может быть?» – ди Пётр, тагын керә. Тагын чалт. Иван керә – безнең көлүдән Горький шәһәренең барлык чыпчыклары пырылдап очып китә.

Командирлыкка да укырга кыстаганнар иде, бармадым, миңа тимер якынрак булды. Өйрәндем пулемётны. Әйбәт, ышанычлы машина. Гәүдәне дер-дер калтыратып атасың, ерактан ала… – Барый абый бертын сөйләми тора, аннары тагын башлый: – Немец бик көчле сугышты, – ди ул, – киноларда дөрес күрсәтмиләр. Мин аны үз күзләрем белән күрмәсәм әйтмәс идем. Мәскәүгә, Сталинградка килеп җит тә син. Иң хәерче немец солдаты велосипедта йөри. Аларның туп тарта торган атларының тоягы да чиләк авызы кадәр. Белеп сугышты немец, безнекеләрне кырды гына. Миналары бик куркыныч иде. Сала башлый квадратлап – чамалап пулемётыңны тиз генә күчермәсәң, тора-бара, беренче аткан җиреңә сала. Ә урынны үзгәрткән чакта, осколкы тиеп, йә яраланасың, йә үләсең.

Иптәшем бар иде – Горбатько, мине тылга лентага җибәреп, пулемёт янында калды. Килүемә пулемётның бер тәгәрмәче генә калган, чәчеп аткан. Сүтеп, ике кеше күтәреп йөри идек, икебезгә алтмыш дүрт килограмм, менә уйлап кара син, Горбатько өчен шактый немецны кырдым.

Бигрәк тә Шәрифҗан абыйның үлеме кызганыч булды. Минем хәлне белеп, сугыш кадәр сугышта авылдашын очратуга сөенеп китте генә, үзәнлектә снаряд икегә аерган да ташлаган. Сугыш менә шундый нәрсә ул, кәкә. Кино белән китаптагыча түгел…

Әнә шулай, Константин Симоновның солдат мемуарларын укыганчы, сугыш дөреслеген мин Барый абыйдан ишеттем.

– Әгәр дә безнең халык тормыш авырлыгын күп татымаган булса, халык саны күп булмаса җиңмәс идек, аннан солдатлар бик каты эшләде.

Латыш җирендә сугышканда, сазлыкка туры килдек. Начар, юештә ятасың, туңдыра. Каты җирдә ятсак, күптән үлгән булыр идек. Мина чыелдап килә дә бултыйк сазга – шартламый, ә туры эләгү сирәк була, урынны гел алыштырып торабыз. Немец снайперы ияләште бит. Миномётлар аткан чакта, щитка ике-өч пуля тиде. «Сулы чокырга чумыйк», – дим Алексейга. Ул – минем икенче номерым. Өлгерә алмадык. Алексейны үтерде, мине яралады. Мин госпитальгә эләктем. Хирург хатын: «Аягыгызны кисәбез», – ди. Мин әйтәм: «Не дам, лучше умру!» – дим. Әнә укытучы Мөнип абыйны беләсең бит, бер аягы бот төбеннән юк. Яшәүмени инде ул, кәкә?

«Ладно, сынок», – диде карт врач, алып калды аякны. Тик менә, – дип, Барый абый туктап калды, моңсуланды, уйга чумды… – Менә шуңа иртә агара бу чәч, безнең нәселдә чәч агару юк бит ул, кәкә.

Сәми дә исән кайтты, ярасы ябылмый, беренче группа инвалид, үзе псих. Җен сәламәтлеге биргәндер Ходай: урман кисә, юләр тәре. Әйбәт кенә, үз кадерен белеп кенә торса, мең ел яшисе кеше бит. Менә мин 19  яшемдә инвалид булдым, сугыш шундый нәрсә ул, – дип, сүзен бетерә ветеран.

Мин, шушы вакыйгаларны белгән хәлдә, медальләр тагып чыккан Барый абыйдан көлгән кешеләрне яратмый идем. Әле хезмәт армиясендә йөргәне, тылда шофёр булып хезмәт иткәне, аш пешереп ятканы көлгән була. Ә Барый абый 17 яшендә үлем арасында йөргән, яраланган, яшьлеген калдырган.

* * *

Барый абый, безгә кергәндә, бик борчылган иде.

– Сүз тыңлап, колхозга тырма ремонтларга тотынган идем, материал бетте. Биби карчыкның комганын ямап ята идем, партоешма Бәкер килеп керде, салмыш. Комганны алып атып, Биби апаны рәнҗетте. Ә Биби апаның ире дә, бердәнбер малае да сугышта югалганын белми, хайван. Чүкеч белән башына бирим мәллә, дигән идем дә, ярар, тирес белән тирес булганчы дип калдырдым. Ләкин, Хөснурый, белеп тор: кабат колхоз эшенә чыкмыйм. Пенсиям җиткән, кешене эткә саныйлар, ничекләр эшлисең.

Шуннан соң колхоз рәисе Сафин да, авыл Советы рәисе Вәлишин дә чакырып карадылар. Районнан милиция машинасы китереп, унбиш тәүлеккә утыртабыз дип алып та киттеләр. Утыртмадылар ветеранны, тынычлыкта калдырдылар. Ә алачык чын хуҗасын югалтты.

Ирләр кич утырырга Әхмәт өенә җыелганда, Барый абый алачыгын сагынып сөйләр иде:

– Алачыкта эшләми башлаганга күп еллар үтсә дә, төкергән чакта һаман карасы килә, – дип ычкындырды.

Моны тыңлап торган Фазлыйәхмәт абый:

– Шулай, Барый, шулай, менә минем дә тракторны ташлаганга җиде ел, беркөнне кикергән идем, егерме икеле ачкыч килде дә чыкты.

– Үләм, булмас, беттем-беттем! – ди Барый абый. – Дөрес түгелдер, ялганлыйсыңдыр.

– Эшләмичә булмый, Барый кәкә, – ди Фазлыйәхмәт абый, – менә без кем өендә утырабыз? Әхмәт абый өендә. Кулак дип авылдан сөрелгән игенче өендә. Синең атаң да әздән генә эләкмәде ул исемлеккә. Чөнки бик тырыш кеше, хуҗалыгы нык иде. Галәветдинов Кәрам абый колхоз умарталыгына эшкә куйдырып алып калды, аның абыйсы – колхоз рәисе.

Менә Әхмәт абый, йөзләп йортны көл иткән янгыннан соң, су буенда кирпеч суга башлады. Ат белән дә таптатты, үзе дә, балалары да таптады. Ике ел рәттән кирпеч суктылар. Ай-яй тырыш кеше иде. Чәчү чорында чабатасын салып йокламый да. Чабатасыннан уҗым үсеп чыга икән. Иртә белән басуга киткәнен ишетеп кеше иярмәсен өчен, атның тоягына чүпрәк бәйләгән. Элек без дә каты эшләдек, хәзер бит, – дип кул селки Фазлыйәхмәт абый, – сөйләшергә булсын, ул чакта җитәкчегә бер каршы сүз әйтсәң, камчы белән ярды, бигрәк тә авыл Советы рәисләре усал иде.

Әхмәт абыйлар кирпечне үзләре ташыдылар, үзләре салдылар. Кирмәндә беренче кирпеч өй калыкты. Безгә кызык, эшләгәннәрен карап торабыз. Балаларын кызгана идек, ай авырга туры килде аларга.

Салып бетерделәр, түшәм-сайгак җәйделәр, туфракса салдылар. Әхмәт, мулла чакыртып, Коръән чыгарткан. Туган-тумачасын чакырып, чәй эчерткән һәм шунда: «Бөтен авыл янганда да, чәй эчеп, түшәмгә төкереп ятарлык булды бу!» – дип ычкындырган, изгелеге булсын, димәгән.

Куанычын күрә алмады Әхмәт карт, раскулачивать иттеләр. Янәсе, кирпеч өе бар. Ә бер кешене яллап эшләтмәде, үз балалары чирләшкәгә әйләнеп бетте. Тора Әхмәт абыйның истәлеге, – дип, кызыл кирпеч стенага сугып куя Фазлыйәхмәт абый. – Берәр дурагы җимермәсә, мәңге торачак. Менә шулай, Барый кәкә, безнең эшләгәннәрнең игелеге булса иде.

Бүген Барый абый белән Фазлыйәхмәт абый көне икән, Фазлыйәхмәт абый туктауга, Барый абый элеп алды:

– Малай чакта Бурсык елгасына бара идем. Елгада үскән шомыртларның очлары, бер-берсенә тиеп, чатыр хасил итә. Һәм мин ямь-яшел бүлмә эченнән барам. Ул сандугачлар, ул тургайлар дигәндәй, өзәләр инде үзәкне. Елга тирән, шомландыра, мәңге кояш төшми торган җирләре бар. Елганың ике ягында да урман.

Тырысымны тотып, елга янындагы бер аланга килеп чыктым. Күз күрмәгән күбәләкләр оча. Колак ишетмәгән кошлар сайрый. Оҗмах инде менә! Җиләге дә, Тукай язганча, «Күз ачып йомганчы җыярсың бер чиләк…» Тырыс та тулды. Ипи белән җиләк ашагач, тамак та туйды, күз туймады, һаман алан эченә керәм, килә бер шар тәгәрәп, ак төс бар, карасы бар, тагын әллә ниндиләре. Еланнар?! Ничек тырысны ташлаганмындыр, хәтерләмим. Аръякка кадәр чаптым. Бу аларның яратышкан чаклары булган икән.

– Булыр, – диде Фазлыйәхмәт абый. – Менә Күкәр Нигъмәте өенә салып кайткан да, Аждаһа күреп, аңын югалткан. Курыкканга куш күренә ул. Иртә белән бер күзен генә ачып караган икән, каршысында хатыны Сара басып тора, ди. Менә ярату дигәннән әйтүем, – дип, ялгап алып китә Фазлыйәхмәт абый. – Тракторда эшләп йөргән чак, шушы Бүдәнә Салихы белән икәү, төнгә эшкә барырга чыксам, Хания апаңның кәҗәләре минем алмагачларны кимергән. Иң башта кәҗәләрне кыйнадым, аннан Ханиянең суганнарын, йолкып, урамга аттым. Ярсып кереп, Хания апагызга эләктердем, малайларга да өлеш чыкты, әнигә дә үпкә сүзе ычкындырдым. Хатын елый, балалар елый, әни елый, мин елыйм, һич аерылышып китеп булмый бит.

Ханиядән үчне менә болай алдым. Уралга малайлар янына кунакка барабыз, чемодан тулы ит. Килеп төштек автобустан вокзалга. Утырабыз поездга: «Тот, Хания гөлкәем, чемоданны», – дим. Алмагачлары шәп иде шул аның, яңардылар да. Шәрә кәүсәләрен күреп үлдем дә киттем инде менә теге көнне.

Аннан, Барый кәкә, болай булды әле. Минем күршедә Тәхиятулла яши бит. Ул шайтан бик яшь, бик тырыш. Мин йокыдан торганчы, бер уфалла печән апкайта, мин тегеләй-болай килгәнче – икенчесен. Хания апаң күрә, колакка өрә. Шактый түздем. Эндәшмим, чөнки Ханияне безелдәүдән тыеп була, Тәхиятулланы туктатып булмый. Сиңа да үпкә зур, Барыйҗан, чөнки Тәхиятуллада син төзәтеп-көйләп биргән уфалла артык худлы йөри.

Беркөнне чыктым Тәхиятулла каршына. Мәйтәм: «Энем, дим, син ни өчен печәнне безнең турыдан ташыйсың, дим. Менә сиңа кызыккан балтаң, түлке әнә Мансурлар чатыннан йөр. Ягъни мәсәлән, Кантур тавыннан һәм дә Хания апаңа күренмә. Гомерең эт эчәгесе печәне ташып үтсен!»

Шулай гына тынычландым. Менә синең ул яктан тыныч, кәкә, өйләнергә җыенмыйсыңмы әле?

– Ул маймыллар белән азапланганчы, – ди Барый абый, – аяклы казалар.

– Әле Ишан Мәликәсе янына Арташка төшеп йөрисең дип ишеттем.

– Кит аннан, ул карт бит, – ди Барый абый.

– Ә сиңа кызлар кирәк бит әле, онытып җибәргәнмен. Картайгач та кызлар дип әйтәбез инде анысы, – дип елмая Фазлыйәхмәт абый. – Картлыгы бар, шуны онытма, кем кулына каласың? Менә мине күмәргә балалар бар бит. Ә сине?

Фазлыйәхмәт абый, торып, ишеккә юнәлә, бүтәннәр дә кузгала, кич утыру шуның белән тәмам. Өйдә Барый абый белән икәү генә калабыз, ул Фазлыйәхмәт абыйның сүзен хупламыйча озак утырды. Аннары, авыр гына көрсенеп, ишеккә таба юнәлә. Күзләрендәге йолдызлар сүнгән…

* * *

Барый абый консервы ярата. Бәлки, аш пешерергә иренәдер, әллә авылдашларга булышып йөреп, вакыты да булмыйдыр. Ташыды гына кибеттән консервыны, җае чыккан саен мактый иде. Бу, бәлки, үзен ышандыру өчен кирәк булгандыр.

Барый абый соңгы елларда акча җыя башлады. «Картлык көнемә», – ди иде.

Аның ул гадәтен Вагыйзь абый гаепкә алды: «Барый дурак ул, үзе үлә, акчасы этләргә кала», – диде.

Ә Вагыйзь абый, акчасы булганда, тар урамнарны киң итеп яшәп ала, өеннән дуслар өзелми. Тәрәзәдән җыр агыла:

 
Уфа юллары пыяла,
Таш булса таймас иде.
Яна минем йөрәккәем,
Син булсаң янмас иде.
 

Бу – Вагыйзь абыйның яраткан җыры. Ул да булмый, түрдәге тәрәзә шалт итеп ике якка ачылып китә. Аннан Вагыйзь абыйның башы атылып чыга:

– Нихәлләрдә, күрше? – ди ул, мине күреп. – Кая барыш? Ә, будь здоров! Мин Гитлерның үкчәсенә, буфер белән бәрдереп, Берлинга кергән чакта, – дип җибәрә ул, – бу авылда Берлинга бер мин генә кергәнне беләсеңме син? Герман! Ну, ярар, счастливый путь! – дип, тәрәзәне ничек шапылдатып ачкан булса, шулай шапылдатып яба.

Икенче кеше үтеп барганда, тагын шул ук күренеш кабатлана:

– Счастливый путь!

Безнең авылда Вагыйзь абыйның гына ике кушаматы бар. Берсе – Герман, чөнки бу – аның яраткан сүгенү сүзе. Икенчесе соңгы елларда гына тагылды. Анысы – Күкеле сәгать. Әйе шул. Нәкъ тәрәзәсе шалт итеп ачылып, аннан ялт итеп Вагыйзь абый башы атылып чыкканга, авылдашлары таккан кушамат. Авыл тарихында булмаган байлык, бер кешегә ике кушамат.

Эчмәгән, сүгенмәгән Барый белән Вагыйзь гомер буе сүзгә килде. Әмма үзе акча сорап керде. Барый абый, безгә килгәч:

– Теге юләр тагын керде. Хөснурый, шактый бирәчәге бар, тагын акча сорый, бирмәдем. Җанга тиде. Бирмәкче идем инде берәрне, тирес белән тирес булмыйм, дидем…

Үз гомерендә фашисттан башка бер җанварны да рәнҗетмәгән Барый абый кешегә сугамы соң инде? Ышанмагыз, аның сөйләшүе генә шулай.

Ә Вагыйзь абыйга бераз кирәк иде. Барый абыйдан чыккач, әллә нәрсәләр кычкыра:

– Акча жәлләп, бер катасың әле син. Ул консервыңны ашап, бер кадалмаса, бер кадалыр тамак төбеңә кылчык.

Барый абый бер стаканнан артык аракы эчмәде. Ә өендә һәрвакыт аракы тотар иде. Ул фронтовик дуслары Масупа Ибраен, Сәмигулла абыйларны кунак итә. Тәмләп гәпләшеп утыралар, фронтта, яшь чакта булган хәлләрен иркенләп сөйләшәләр. Сөйләшәләр дигәннән, Ибраһим абый беркемгә дә сөйләргә ирек бирми. Чөнки ул өендә үк әйбәт кенә чеметеп килә.

Нинди чәүчәләк, холыксыз Сәмигулла абый да аның гадәтен белә, сүз әйтәм дип авызын ачмый, чөнки бу омтылыш мәңге тормышка ашмаячак.

– Хәтерлисеңме теге Хөснетдин бабайларның Бакырчы чишмәсе юлында күмер яндырганнарын? – дип сорый ул Барый абыйдан. Үзе дә сөйләшергә ярата торган Барый абый авызын ачмакчы гына була, Ибрай абый:

– Тукта, сүзеңне онытма, мин сөйләп бетергәч әйтерсең, – дип элеп алып китә. – Менә шул күмер базына ташыдым бит утынны. Ә кемнәр белән икәнен беләсеңме?

Барый абый нидер әйтмәкче булып, урынында кыбырсып куя, ләкин юкка гына, чөнки Ибраһим абый яңадан:

– Тукта, онытма сүзеңне, мин сөйләп бетергәч әйтерсең, – ди кабат һәм, ике-өч сәгать шулай иркенләп сөйләшкәннән соң, капкадан чыгып барганда да, Ибраһим абыйның сүзе шул була: «Тукта, сүзеңне онытма…»

– Уф! – дип куя, капканы япкач, Барый абый. – Бу Масупа шайтан бер сөйләшергә ирек бирми, ә югыйсә әллә нәрсәләр искә төшкән иде…

Ул «нәрсәләрне» миңа сөйли, эчен бушата. Юкса көне буе өйдә берүзе бит.

– Менә безнең Мөхлис Себердә жуликлар белән йөри бит, энекәш. Инде хат та язып карадым, кайт исән чакта, дидем – тыңламый. Үз башына шаша бу, менә күрерсең. Туган бит, бармакның кайсысын тешләсәң дә авырта.

Нургаян булдырды анысы, беренче класслы шофёр, авылда андый шофёр юк, почти механик бит инде ул, шулай бит, кәкә? Машинаны Гаяз абыйдан ким белми. Кичкене дә бетерде, институтка да барып керде, гаилә ишле бит, ташлап кайтты. Ярар, нәрсәгә инде ул шофёрга институт, дигән була. Мин риза түгел, энекәш, нәселдә югары белем алган беренче кеше буласы иде. Җитмәсә, авыл хуҗалыгы институты. Авылда кем югары белемле? Берничә укытучы да теге парторг инде.

Ә безнең Нургаян акыллы бит ул, менә дигән инженер-механик чыгар иде, бәлки, персидәтел дә булыр иде. Акча бирәм, дидем, тыңламады, дуңгыз малай. Әнә хәзер персидәтел белән сүзгә килгән дә Смоленскига китәргә йөри. Таба алмыйлар Нургаян кебек шофёрны. Кем халыкны туйдырыр? Ә бит энекәшнең гаиләсе ишле, анда күпме эшче үсәчәк иде. Сагынырлар әле, хөкүмәт дөрес эшләми. Төпсез чуманга утырасылары алда әле. Нурҗидәсе, их Нурҗидәсе! – диде дә Барый абый, кабат дәвам итмәде.

Искиткеч чибәр Нурҗидә апа, урыска кияүгә чыгып, безнең районда яшәсә дә, абыйсы аны югалганга саный мәллә?

– Бәдәр апа балага батты. Мөгътәс җизни белән сигезне үстереп яталар, тормышлары авыр. Себергә ялланып китәргә җыеналар. Тагын китә колхоздан ун кеше.

Гандәлифнең дә рәтле тормышы булмады, шул бәндәгә чыкты да. Рәшәткәдән рәшәткәгә йөрде, шунда башы да бетте. Малай белән кыз үстереп ята, мескен.

Мин булышкан булам да, балаларга ата кирәк. Күзгә мөлдерәп карап торалар. Безнең якка тартканнар, каракайлар, чибәрләр. Бригада эшенә сәнәк күтәреп йөреп каенанасын, ике баласын, үзен туйдыру авыр шул Гандәлифкә, – дип офтана Барый абый.

Көннәрдән бер көнне авылга Мөхлис абый кайтып керде, ике аяк та бот төбеннән киселгән. Бөтен авыл аны кызганып елады, белмиләр бит аның жуликлыкта йөргәнен. Туганнары, яшьтәшләре өйдән-өйгә йөртеп кунак иттеләр. Аракыны сыер урынына эчте Мөхлис, сүгенде, тәлинкәләрне ватты, үзен тәрбияләп торучы абыйсына пычак чыгарды. Малай, кешелектән чыгып, аяк салындырып утырган иде инде. Җәй буе абыйсын аракы таптырып җәфалаганнан соң, Мөхлис Себергә китеп барды. «Вагонга утыртканда, күзеннән ике тамчы яшь тамды», – дип сөйләде Барый абый.

Берничә айдан Мөхлис абыйның үле хәбәре килде.

– Их, Мөхлис энем, – диде Барый абый, аның тавышында ачы хәсрәт, кара кайгы иде.

* * *

Барый абый кичке мәктәпкә укырга керде. Шундый дәрт белән тотынды, калын дәфтәрләр алды, дәреслекләр җыйды. Барысын да безгә алып килеп күрсәтте. Әнинең: «Шулай, шулай», – дип торып, теле арыды.

Ул зачётларда да «4»ле, «5»леләр ала. Безгә тулы бер дәреснең барышын сөйләп бирә. Тормыш тәҗрибәсе булу аңа күп нәрсәне җиңел аңларга ярдәм иткәндер.

– Теге яшелләр, – дип җибәрә ул яңарак 8 не бетергән яшьләр турында, – күзләрен тәгәрәтеп утыралар, ә мин моннан утыз ел элек 7 не бетерсәм дә хәтерлим. Укытучылар әйбәт укыткан булганнар, шуны аңлау өчен, мин ахмакка утыз ел кирәк булды.

Әле болай укып барсам, институтына да керәм мин аның, Алла теләсә, шулай бит, Хөснурый, – дип көлеп куя. – Немец телен фронтта өйрәндем, чит телдән имтихан биргәндә, ышаныч бар. Өч ел үтә дә китә ул, шулай бит, Хөснурый?

Әнинең савыт-саба юган җирдән: «Шулай, шулай»,  – дигән тавышы ишетелә.

Ул безнең өй китапханәсеннән китаплар ала башлады. Укый да эчтәлеген сөйли.

– Таһир белән Зөһрә, Йосыф белән Зөләйха алай ук булмаганнардыр ла инде ул! – дип гаҗәпләнү белдерә. Бигрәк тә кызлары бүтән кешегә кияүгә чыкканга, үзенә кул салган егетләргә:

– Җүләр тәре, кызлар беткәнмени ул? – дип куя.

Ә шулай да мәхәббәт турында сөйләшкәндә, Барый абыйның эчендә олы бер лампочка кабына. Аның йөзләре аллана, күзләреннән очкыннар сибелә, колаклары ут яна, кул хәрәкәтләре ешая, матур итеп көлә, сөйләшүендә ягымлылык көчәя.

Аның күз карашлары әле беребезне, әле икенчебезне кочаклап ала, ахырдан үзе сөйләгәнгә каршы килеп:

– Дөрес түгелдер лә ул, Хөснурый, ышанмыйм. Шулай бит? – ди.

Ә әнинең мәхәббәткә карашы бертөрле: «Дөрес, Барый, дөрес».

Мондый җавапны ишеткән Барый абый моңсуланып кала һәм сүзне икенчегә бора.

Өч ел сизелми дә үтте. Барый абый, имтиханнарын «4»кә, «5»кә тапшырып, аттестат алды. Имтиханнарда нәрсәләр булганын сөйләп торгач, без дә имтихан тапшырдык, аттестат алдык.

Авыл Советы секретаре булып эшләүче әни дә кичке мәктәпкә укырга керде, өч елдан урта белем турында таныклык алды. Ә илленең теге ягына чыккан Барый абый, өйне ялгыз ташлап китеп булмый дип, институтка имтихан тапшырырга бармады. Барган булса керә иде. Минем университетта гарәп теле өйрәнгәнемне белеп, гарәпчә өйрәнә башлады. Кич белән килгәч, гарәпчә сүзләр әйтеп, аларның бүгенге телебездә шулай күп булуына шакката иде.

– Барый абый, укыган булсаң, синнән менә дигән илче, тәрҗемәче чыккан булыр иде, – дип үсендереп җибәргәндә, сабый бала кебек сөенә. Беркатлылыгы аның бәхете һәм бәхетсезлеге иде.

Ул ялганлауны, кешегә яраклашуны белмәде.

– Шуны да белмәгәч, надан бит инде син, Гафиятулла, – ди иде ул кызу канлы күршегә. Бүтәннәр хуҗаның наданлыгын искәрми: «Шулай, шулай», – дип җөпләп утыралар. Ә Барый абый шартларга җиткән Гафиятулланың ни өчен надан икәнен дә җентекләп аңлатып бирә, чөнки нәселләре белән надан булганнар, өйләрендә Тукай китабы да юк, әле балалары да надан булмагае.

Шушы аңлатудан соң зиһене арткан Гафиятулла абый аны өеннән куып чыгара.

– Шыр җүләр бу Гафиятулла, – ди Барый абый, – холыксыз, хатыны белән балаларына да рәт юк, өйдән куа да чыгара, аек вакытта булмаган акыл, эчкәч, каян килсен?! Сандалга салып кына чүкеп булсын иде дә, мин аны чүкеп бирер идем.

Кешеләр баедылар: мотоцикллар, телевизорлар, машиналар алдылар. Барый абыйда да үзгәрешләр бар. Өендә «Рассвет» телевизоры пәйда булды. Өйалларына, мунчага кырыклы лампочка куйса да, телевизор алган токка вакланмады. Тәрәзәсеннән зәңгәр ут яктысы урамга сибелә. Соңга таба ул сәяси мәсьәләләр буенча бәхәсләшә башлады. АКШның илле штатының да исемен белә.

– Хәтта син дә ул кадәр үк белмисең бит, кәкә, – дип, зур канәгатьләнү белән көлә. Англиянең мәйданы күпме дә халкы күпме? Яки Мозамбикның, Мексиканың дәүләт җитәкчесе безнең авылда кемгә охшаган? Ул аларны чатлатып әйтә дә бирә. Мин ул әйткән охшашлыкка шаккатып көлеп җибәрәм.

Барый абый велосипед алды. Тәгәрмәч калайлары никельле, ялт-йолт итеп тора. Кибеттән күтәреп алып төште дә яңадан сүтеп җыйды.

– Подшипникларын җүнләп майламаганнар, – дип мыгырданды ул, – ярый әле, сүтеп карадым.

Шул көннән соң карчык-корчыкларның койма-киртәсен төзәтергә велосипеды белән йөри башлады. Безнең турыдан уза, челтер итеп, көмеш кыңгырау чылтырый, берәр кеше күрендеме – челтер, монысы инде «сәлам, исәнмесез» дигән сүз. Мәче йә казлар очрыймы – челтер, «күр, тапталма» дигән сүз. Персидәтел Сафин очрыймы «койрыгымны тоттың, милициягә дә чакыртып карадың», ә парторгка «син җүләр» дигән сүз. Әмма кыңгырауның тавышы төрлечә яңгырый. Велосипед Барый абыйның эшен күпкә җиңеләйтте. Тегендә-монда выж гына итеп барып кайта. Кешегә аксаклыгы да күренми. Әле кызлар итек кигәнен абайламый да каладыр. Яралы аягы туңганга, ул байтак еллар инде галош кидергән киез итек белән йөри.

Бөтен эш коралларының багажникта үз урыны бар. Балта, чүкеч, бәләкәй пычкы, кадак суыргычы бер тирәгә, ике куллы пычкы рамга, утыргыч артына ук струк, рульгә ышкы, кирәк булганда, багажникта фуганок, колун, кувалда кебек эш кораллары бәйләнә, һәрберсе киндергә төрелгән, сәпиднең буявын кырырлык түгел. Ә сәпид ялтырап тора, бер тузан бөртеге, бер тамчы май табы күрмәссең. Абзый аны әнисе сабыен юган кебек чистарта, сөртә. Майлый, бора, көйли һәм соңга таба аның белән сөйләшә үк башлады. Сәпидне саклауга килгәндә, Барый абыйны уздыручы юк. Кибет янында кызулый да ике чат педальне әйләндермичә төшә, велосипедның тизлеге өе янында беткәч, Исхак абыйлар яныннан олы түгәрәк биреп, капка төбенә килеп туктый.

– Тормызы бетә, кәкә, тормызы бетә, шуңа саклыйм.  – Бурсык урманына китә, таудан велосипедын тотып төшә, икенче якка этеп менә. Әйберне ватып, җимереп, изеп яшәгән авылдашларның моңа да теле тими калмый. Саранлыкта гаепләделәр, исәргә санадылар.


Страницы книги >> Предыдущая | 1 2 3 4 5 6 7 | Следующая
  • 0 Оценок: 0

Правообладателям!

Данное произведение размещено по согласованию с ООО "ЛитРес" (20% исходного текста). Если размещение книги нарушает чьи-либо права, то сообщите об этом.

Читателям!

Оплатили, но не знаете что делать дальше?


Популярные книги за неделю


Рекомендации