Электронная библиотека » Рафаил Газизов » » онлайн чтение - страница 7

Текст книги "Окна / Тәрәзәләр"


  • Текст добавлен: 7 июля 2023, 10:40


Автор книги: Рафаил Газизов


Жанр: Современная зарубежная литература, Современная проза


Возрастные ограничения: +16

сообщить о неприемлемом содержимом

Текущая страница: 7 (всего у книги 25 страниц) [доступный отрывок для чтения: 8 страниц]

Шрифт:
- 100% +

Торакта олы кеше күзлегеннән караганда сәер шаян уеннар бар иде.

Киемеңне яшерәләр. Табып бирүче табыла, ләкин син, ул малайны җилкәңә атландырып, сәяхәткә китәсең, карават араларында, хәтта торак ишегалдына чыгып, утын лапасында йөрисең, яңадан торакка кереп җәфаланасың. Ә ул бәндә борын төбендә бармагын уйнатып тегендә, монда күрсәтеп бара. Кунак ашы кара-каршы, билгеле. Икенче көнне ул сине күтәреп йөри.

Бик озын һәм нәзек Ринат исемле малай бар иде күрше бүлмәдә. Йоклавы була, аяк бармагы арасына мамык кыстырып, ут төртәләр. Ринат янган мамыкны кулы белән алып ташлый да йоклавын дәвам итә. Иртәгесен пешеп кабарган аягына нәрсә булган дип аптырый, хәтерләми дә.

Иң гыйбрәтле кылану Илдус исемле Урта Кирмән малае белән. Ул – лунатик. Илдусны иртәнге икедә уяталар, ашханәгә бәрәңге әрчергә төшәргә дип. Малай әйбәт сөйләшә, киенә, сумкасын кулына тоттыралар. Өч малай торактан чыгып китәләр. Илдус сөйләшеп төшә, авторотаны, биш йөз метр ераклыктагы фабриканы да узалар, аннан егетне кызганып, кире торакка алып кайталар. Чишендерәләр, йокларга яткыралар. Илдус икенче көнне бернәрсә дә хәтерләми…

Көчсез, юаш малайларны кыерсыту да бар иде, билгеле. 9 нчыда булуына карамастан, 11 нчедә укучы Рәим белән ярышып, ике потлы герне егерме тапкыр күтәрүеме, бокс белән шөгыльләнүеме, чаңгы буенча мәктәп командасында булуымы, Зөлфәткә бармак белән дә чиртмәүгә китергәндер. Бәлки, сабый чак дусты Нургаян Әгъләмов торак укучыларының күпчелеген тәшкил итүче авылдашларына бергә үскән Зөлфәт турында сөйләгәндер.

Аннан торакта иң зур бәяләнгән кеше юмарт кеше иде. Су-Елгадан килеп укучы Габделбәрдә чемоданның иң зурысы, йозагы да иң зур, асылмалы йозак, әле аның янәшәсендә кечерәге дә бар. Ләкин һәр дүшәмбедә иң беренче булып аның чемоданы бушый. Юк ла, сез нәрсә! Йозаклар, күгәннәр исән, эчтәге ризык кына кимегән. Ә Зөлфәт беркайчан да чемоданын бикләмәде. Классташы Рифкать килеп әйтә иде: «Малай, ачуланма инде, ике телем ипи кисеп алдык». «Кирәксә, тагын ал, Рифкать», – ди иде Зөлфәт. Юк алмый, кагылмый иде Рифкать иптәшләре кабат. Торак тулы чемодан бит әле анда. Аларның барысы да планлаштырылган.

Шәһәр малайлары, кич белән урамда саклап торып, торак малайларыннан акча кыса. Бу Иске Комазан малайлары Хөрмәткә һәм Рифкатькә бәйләнгәнче дәвам итте. Бер атна үткәч, малайлар торагы янына, трактор арбасына төялеп, баһадир гәүдәле ирләр килде. Мамадыш Сабан туе батырлары Ахун, Заһит, тагын әллә кемнәр шунда. Кичен шәһәргә төшеп киттеләр тәпиләп. Шул кичтән соң шәһәр малайлары торакта яшәүчеләрне ерактан әйләнеп уза башладылар. Юаш, бигрәкләр дә юаш шул ул иске комазанлылар…

* * *

10 нчыда укый башлауга, Зөлфәткә күрше егете Факил иярде. Ул 9 нчыда укый. Сәпид белән баралар 25 чакрымны, сәпид белән кайталар. Клуб бакчасында волейбол уйныйлар. Ашау-эчү дә бергә, чөнки күршеләр бит алар. Дөрес, өченче малай да бар. Ул шәһәрдә апаларында тора. «Аның бер иңбашы икенчесеннән тәбәнәгрәк», – дип сөйли Факил. Йөрәк ягы түбән булгач, кешелеге дә чамалы инде бәндәнең.

Әтисе машина-трактор паркында эшләгәнгә, ул малайны Әби патша төздергән Себер юлыннан сирәк-мирәк кенә йөргән машина шофёрымы, янәшә утырган механик кисәгеме таный да туктап утырта. Иптәшләрне дә утыртыгыз әле дип, малай беркайчан да теш агартмады, читенсенүне белмәде. «Ничек оялмый бу?» – ди иде Факил.

Кызлар бар бит әле дөньяда. Классташы Фәния Зөлфәткә карый да катып кала. Зөлфәт борылуга, ялт итеп икенче якка карый. Шул гына җитмәгән иде. 9 нчыда укыганда, аңа өлкән класста укучы кыз гашыйк булды. Үзе чибәр, үзе җырчы. Сәхнәгә чыгып, балан турындагы җырны башкарганда, күзе гел Зөлфәттә генә. Янәшә утыручылар Зөлфәткә төртәләр дә төртәләр. Әле мәхәббәтнең гүзәллеген шигырьләрендә генә язучы яшүсмер үзеннән олы яшьтәге кызның мәхәббәтенә ничек итеп җавап бирсен соң?! Ләкин, вакыт үткән саен, ул бу кызның исемен, йөз-кыяфәтен, үзенчәлекле тавышын юксыначак. Ә хәзергә иптәшләре төрткәләгән саен үртәлеп, кызарганнан-кызара бара, башы һаман да аска иелә.

Ә шулай да Зөлфәтнең дә йөрәге дертләде берчакны. Спортзалда күңел ачу кичәсе булды. Татар һәм рус классларында укучылар да бергә җыелды. Параллель класслар гына да алтышар – А, Б, В, Г, Д, Е иде.

Шәһәргә терәлеп торучы Чура Тау авылында районда нефть эзләүче геологлар яши икән. Менә шул авылның рус сыйныфында укучы кызга күзе төште егетебезнең. Кызның әтисе татар, әнисе рус икән. Мәхәббәтнең нәрсә икәнен шактый сиздерде Ходай. Бик оялчан да итә, бик кыюлата да икән ул әкәмәт. Чәчәк-чук булып балкып торган, спортзал түренә җыелган рус кызлары янына барып, теге алма битне биергә чакырды. Кызның буй-сыны бик килешле, көлгәндә чокыраеп китә торган бит алмаларына сандугач ояларлык иде. Икенче тапкыр чакырырга килгәндә, бер рус малае ыржая башлаган иде дә, Зөлфәт: «Ещё хочешь валяться в грязи, как тогда?»  – дигәч агарды, күгәрде егет, ләкин чалырга сузган аягын тартып алды.

Иске Комазан көрәшчеләре Хөрмәт белән Рифкатьтән акча сораган өчен, суга манчый-манчый кыйнаган теләнчеләрнең берсе иде ул.

Эшнең кая таба барганын күрсә дә, Зөлфәт үтенгәч, кыз биергә чыкмыйча кала алмый. Бүтән килмә инде, Зөлфәт, сугышасыз бит, дигән ялварулы караш белән аңа текәлә, ә бу – егетне кызарта. Алар кебек пар килгән егет белән кыз спортзалда булмагандыр да.

Биегәндә күрде Зөлфәт: әле генә аяк чалырга маташкан рус малае, бер төркем иптәшләрен почмакка туплап, аңа ишарәләп, нәрсәдер сөйли иде. Андый чакта баш эшли бит ул. Әйтте Зөлфәт: «Если тебя обидят, Фаягуль, скажи мне, у меня дядя – секретарь райкома, мы этих хулиганов выгоним из школы, у них много грехов, я знаю». Әйткәндер Фаягөл, теге төркем таралды.

Класс җитәкчесе Асия апасы барысын да күзәтеп торган икән. Килде дә: «Зөлфәт, безнең кызлар бик үпкәли, әйдә, Фәния белән бие әле», – дип иркәләп-сыйпап, зал уртасына икесен чыгарып та җибәрде. Шуннан соң егет үзе белән нәрсә булганын да хәтерләми. Зал уртасында берничә генә пар биегәнлектән, халык барысын да күреп торган: Зөлфәт Фәнияне зал уртасында ташлап калдырган да Фаягөлне биергә алырга киткән. Фәния елап чыгып йөгергән. Боларны үзенә әйткәч, Зөлфәт: «Китегез әле, булмаганны», – ди. Асия апасы янына килгәнне генә белә. Их, ул Фаягөлне!

Чура Тау авылына Фаягөлләргә төшә иде Зөлфәт. Капка төпләрендә көнбагыш чиртеп утырган урыс малайларын аралап кереп китә. Әтисе Рәхим абыйдан сорап, кызны урамда йөрергә алып чыга. Әнисе Наташа: «Нишләп миннән дә рөхсәт сорамый соң ул бу әдәпле егет?» – дигәч: «Шәригать буенча эшли», – дигән кызның әтисе.

Их, ул Фаягөл! Аның кулына тотынуга ук, ток суга. Аның чәченнән килгән хуш ис тә торакка кайтып ауганчы бетми.

Ләкин Фаягөлләр башка геологлар белән күчтеләр дә киттеләр, уку елы беткәнне дә көтмәделәр. Их, ул Фаягөлне…

Бу аерылудан дөньялыкка кайту озак дәвам итте. Кыз яшәгән өй тирәләреннән дә урап менде егет, тик Фаягөл генә очрамады. Ә югыйсә Зөлфәт аның үзен яратуын назланып куенына сыенуыннан ук сизгән иде. Аны күрүгә, кызның йөзеннән елмаю китми, өйдән ашкынып йөгереп чыга. Зифа, сыгылмалы гәүдәсен өрфиядәй очыртып кына, Зөлфәткә ашкына, һәм алар җитәкләшеп йөгереп китәләр иде.

* * *

10 класста укуын тәмамлап, каникулга кайтты Зөлфәт. Әле шәһәрдә тагын бер ел укыйсы бар. Иртән унике чакрымны йөгереп кайтып килә иде, әле сәгать иртәнге 7 генә. Трайт чишмәсендә юка, җилфердәвек күлмәк кигән кыз су алып маташа, эшен бик булдыра алмый. Кәефе искиткеч күтәренке булган Зөлфәт йөгереп тә килде, чиләкне кыз кулыннан тартып та алды. Кыз курыкты, каушады. Зөлфәт су алып биргәннән соң, йөзенә алсулык йөгерде тагын. «Рәхмәт», – диде. Аның сүзе дә «ряхмат» булып ишетелде. Шәһәр кызы, ахры. Исән бул, дип йөгереп китмәкче дә булган иде, теге зәңгәр күз:

– Кая барасың, мин тагын килям бит әле, – дип шаркылдап көлеп җибәрде. Кыз Фаягөлгә шулкадәр охшаган иде.

– Син караңгы төшкәч, менә бу имән төбенә кил, сөйләшербез, – диде дә Зөлфәт йөгереп китеп барды.

Көне буе нинди генә авыр эш майтармады Зөлфәт, ләкин ару тоймады. Нәрсә булды әле минем белән дип, үзе дә аптырады. Фаягөлнең сурәтен дә онытам, ахры, хәтерли генә башлыйм, зәп-зәңгәр күзләрен балкыткан, көянтә күтәргән, гәүдәсенең зифалыгы томырылып торган йөгерек аяклы кыз арага килә дә керә.

Нинди кыз икән ул, әллә инде күземә генә күрендеме? Фаягөлне югалту ачысын киметү өчен, Ходай чүлдәге шикелле мираж гына күрсәттеме? Алай дисәң, Трайт чишмәсендәге басмада янәшә басып тордылар бит. Ул кызыкайның сәгать тагылган нәни кулының матурлыгын кара син! Әнисе майда кетердәтеп пешергән ап-ак кабартма инде менә. Бизәнмәгән-нитмәгән яшүсмер, ләкин инде һәрнәрсәсе үз урынында– нечкә билле, омтылышлы күкрәкле, алсу йөзле, зәп-зәңгәр күзле гаҗәп чибәр кызыкай икән лә Трайт чишмәсе фәрештәсе, әле кыю да: «Кая барасың, мин тагын килям бит әле», – дип чәчрәп тора.

Килер микән ул кичен Трайт чишмәсе янында үскән имән төбенә?

* * *

Кичен Чегән бөгәсендә юынды, түшләренә су йөгерткән ата каз шикелле, тәненә шап-шоп бәрә-бәрә, муеннарын сузып, кыскартып, озак мыштырдады Зөлфәт. Белә инде: тән зыңгылдап торырга тиеш, әле генә 10 чакрымны йөгереп кайтты. Күңел күтәренкелеге өйләре каршындагы куш каен биеклеген күптән узган, хәтта Казыган тау түбәсе дә шактый тәбәнәк күренә, игенче күңеленә, сайраган саен, бер чүмеч бал агызучы тургай биеклегендә. Сез ышанмыйсыз мәллә?! Аны бит, әгәр дә бәхетен Куян Хөсәеннәре үгезе сөзмәсә, Хәбыйк Хөсәеннәренең мамык тәкәсе бәреп екмаса, яки Чүлмәк Гамиләсе чәлмәсә, Точка Хуҗасы үзенең гаҗәеп матур җырлавы белән ияртеп алып китмәсә, тальянчы Зөфәр абыйсы, борынгы «Кирмән көе» нең борылмаларына чорнап, гармун күрегенә ябып куймаса, Трайт чишмәсе янында, анда гынамы соң, бөтен Кирмән буеның иң күркәм агачы булган серле имән ышыгында зәңгәр күзле, елмайганда, алма битендә күбәләк канат җилпи торган, бар булганы йөрәк шикелле талпынып, бер кысылып, бер очынып торган җан иясе, исемен дә белмәгән кызыкай көтеп торачак! Ләкин килер микән? Килмәсә дә, Аръякның биш-алты өен айкап чыга инде Зөлфәт, яртысы аның туганы, яртысы якыны, дигәндәй. Авылда агай-эне булмаган кеше бармыни?! Хәтта мәчеләре дә кунакка йөрешә… Ходай насыйп иткән иң кәттә киемнәрен киеп, өйдән чыкты да, алдагы көннәрдәге шикелле, клуб мәйданына волейбол уйнарга элдертмәде егет. Уңга, су буена борылды. Әле эңгер-меңгер төшеп кенә килә. Ашыкмаса да ярый, тик йөрәкне нишләтәсең. Ашкына, йөгертә, акыл тыеп тормаса чабасы, томырыласы инде. Чегән чишмәсенә сугыласы итте Зөлфәт, вакыт та үтәр. Аннан ничә еллар буе көянтә-чиләк асып, кыш көнендә чанага бидон утыртып, су ташыган чишмәсе бит.

Инештән күтәрелүче юл чатында Чегән Зиннәтләре тормыш иткән. Тау битендә алачык урыннары хәзер дә уемланып тора. Нишләп Чегән кушаматы такканнардыр, йөремсәк булдылар микән, кара-чибәр булдылар микән. Тик авыл кешесенең кушамат таккандагы даһилыгына шаккатып яши Зөлфәт. Талант инде малай, талант! Менә Куян нәселе бар. Куян кебек, бала ташыганнар, үрчегәннәр. Бүгенге көндә дә, Аллага шөкер, әле нәсел шәригатьләренә тугры яшиләр. Яки хатын-кыз нәрсәсен урысча әйтә торган Гафият абыйсы ул Зөлфәтләргә туган да әле. Менә Шәһәр Рәфәгате. Үзе җырчы, үзе гармунчы, тагын әллә нинди яклары бар. Кушаматы Казаннан кайткан микән, Ташкенттан очкан микән, дип баш кашый инде белмәгән кеше. Әнисе Шәһәрбану исемле булганга ул. Аңа Городской дип кенә кычкыралар, фермада да, басуда да. Менә Үчтеки Миннехан, Бәлеш Авыз Миннехан бар. Сөйгән чакта әти-әниең «Үчтеки! Үчтеки!» дип һавага чөйсә дә, кушамат чәпиләр. Авызың күршенекеннән 2 миллиметрга зуррак булса да күреп алалар. Их, бу авыл кешесенең күңел байлыгы! Күңел саулыгы! Башын күтәрергә вакыты юк, ә кушамат чәпәргә вакытын таба.

Күршедә Мәтә Гарәфе яшәп ята. Каян килгән инде аңа шундый аңлашылмый торган серле кушамат? Авылда аның исемен белмәүче кешеләр дә бар. Бигрәк тә күрше авыллардан килен булып төшкән хатын-кызлар. Әнә Нормадан менгән Тәнзилә бер ел: «Нихәл, Мәтә абый?» – дип, бик җиренә җиткереп исәнләшеп йөргән дә, бәхетсезлегенә күрәме, Мәтә Гарәфенең исерек чагына туры килеп, ишетмәгәнне ишеткән: «Нинди Мәтә булыйм мин сиңа, шул нәрсәм, бу нәрсәм!» – дигән Гарәф абыйсы, әсәрләнеп, чәчрәп һәм аксаклыгын онытып, куып та киткән. Менә кушамат нишләтә ул. Ә бу кушамат, кышкы төндә туңып кайткач, ишек ачсыннар өчен әйтелгән сүздән яралган. Иң беренче булып әйтә торган сүзен Гарәфетдин балакайның авызы өшегән әтисе «менәтрә» түгел, ә «Мәтә, ач ишекне» дип җиффәргән. Чегән дип әйтсәң дә, чегәннекеләр үпкәләми, әле елмаю да бүләк итәләр. Бер дәрәҗә ул аларга, бөтен нәрсәләрен беркетеп торучы цемент кебегрәк. Төрлесе бар инде. Менә Шакал Агмал, Дию Хамис, Жулик Сания, Ухват Нәҗип, Күкәр Нигъмәте, Шулайттем Васыйл, Арт Як Хәят, Бүре Сөнгате, Курай Тәхи, Мөгри Мансур, Чүркин Хәмис.

Ага да ага чишмә. Трайт чишмәсе улагыннан агып төшеп кенә очрашуга килер микән теге Зәңгәр Күз?

Бакырчы чишмәсенең хәлен белергә борылды Зөлфәт. Их, бу чишмәне авыл исеменә ишарә итеп, борынгы мәгънә биреп матурларга иде. Әле ничек икәнен үзе дә белми. Ләкин нәрсәдер эшләргә иде. Кер юа торган басмалары да үзгәргән, басмалар гел суда, каралган, өшиләр шул. Ай-яй салкын бу чишмәнең суы, файдалы да. Бер елны чишмәләрне галимнәр килеп тикшергән, иң сихәтлесе дип Бакырчыны тапканнар. Төшә авыл апасы кер юарга көянтә-чиләген асып, кулына өченче чиләген дә эләктереп. Үзенә бәләкәй кызы, малае яки өч-дүрт сабые да ияргән. Ана сукмактан атлый, ә балалар тегендә-монда йөгерә, әнисенең бер артына, биш алдына төшеп, нәрсәдер сөйләнә. Күбесенең сүзен әнисеннән башка беркем дә аңламый. Ләкин Түбән оч балаларының теле менә шушы чишмә сукмагында ачылганы бәхәссез. Чөнки аларның көмеш теш араларыннан сызгырып чыккан, алсу иреннәреннән тамган беренче, икенче дәрәҗә гарип булган сүзләре шунда ук әнисе колагына эләгә, әнисе өч-дүрт тапкыр дөресләп әйткәч, адәм рәтенә керә, әнисе үзгәрткән сүз аламасы бөтнек таҗларына тиеп чыңлап китә дә, чишмә көзгесеннән таеп, каршыдагы текә тауга бәрелә. Тау бу кеше өчен иң әһәмиятле булган аңлашу яралгысын каршы якка кайтаваз итеп кайтара. Шул сүз аламасы инеш көзгесендә шомарып, авылның гүзәл кычытканнарыннан кырыслык, дымлы әрекмәннәреннән киң күңеллелек, мәче борчакларыннан түгәрәклек, кыргый су буе чәчәкләреннән табигыйлек сеңдереп, уяз уйгылларында йомрыланып, кире Бакырчы чишмәсенә әйләнеп кайта, бу кайту ике-өч җәй дәвам итсә, әле генә сабый авызыннан ясалып бетәр-бетмәс ычкынган сүзнең энҗе-мәрҗәнгә әйләнеп җемелдәвен көт тә тор! Ничек матур сөйләшмәсен соң инде ул көмеш чишмәлеләр. Чишмәләре дә ике йөздән артык бит!

Чишмәдән алып кайталар, чишмә суында көненә ничә тапкыр юалар. Кавырсыныңны да чишмә суы белән чыгаралар. Шуңа күрә чишмә үзе җаннарында бу сабыйларның.

Кәҗә, сарык көтү дисеңме, бозау арканлау дисеңме, барысы да чишмә янында. Теләсә кая арканла, янәшәңдә чишмә көлеп тора. «Бөтен җирдә чишмә булгач, ничек агып китми, убылып төшми икән авыллары?» – дип уйлый Зөлфәт. Дога тотып торадыр. Изге әбиләр, изге бабайлар байтак әле авылда.

Уйнавың да чишмә буенда, чаңгы шусаң да шунда. Хәтта кызлар белән очрашу турында сөйләшсәң дә, өченче сердәшне онытасың. Әнә бит ул кыз колагына кайнар пышылдавыңны тыңлап тора. Әнә бит ул кызың белән аерылышасыңмы, әтиең үләме, шәһәрдә укырга керә алмыйча кайтасыңмы, сиңа кушылып сулкылдап ята чишмәң! Көмеш акчаларны да кызлар чишмәгә сала. Мәхәббәт сорый, тагын әллә нәрсәләр. Үзләре беләләрдер.

Әнә Чирай Хәсәненең Илшаты. Шайтан! Бакырчы чишмәсендә сәгать буе коенган. Кайбер нәрсәң шунда ук өзелеп төшеп кала торган салкын су югыйсә. Чирләр диделәр, берни юк. Әтисе бәргәләп җылыттымы, Чишмә иясе җылы учларында тоттымы?! Чабып-чатырдап йөри. Авылның аксак-туксак, өзек-өтек атлап маташкан сабыйларын да монда уйнарга алып төшәләр. Теле авыр ачыла торганнар җәйне чишмә тирәсендә тәгәрәп-аунап үткәрә. Бу дәва чишмә терапия дип атала. Һәр сүздән бер олау йомычка чыгара торган теге оратор берзаман кайта да өенә, Зәйнәп әбисе өйрәткән сүзләр белән сүгенеп җибәрә. Бер кеше дә аягында калмый. Аңга килгәч кенә сорашып, кем өйрәткәнен беләләр. «Тагын әйтәм әле, конфет бирегез», – дип, җелегеңә төшә беркатлы сабый. Киләчәк өчен бу да ярап тора, әлеге батырлыгын искә алгач, кып-кызыл булачак әле ул, үсеп җиткәч. Чөнки оялырга да шул чишмә өйрәтә.

Бөтнек арасына кереп китәсең, куак ерган поши кебек. Андагы хуш искә шәһәр балалары аңын җуя. Кочак-кочак бөтнек урып, калага ташый Сабан туена кайтканнар.

Кунаклар дигәннән, теге кызыкай киләсе чишмә янына барырга бераз гына иртәрәк икән. Әле имән дә ерактан күренеп тора. Авылда сөю-яратышуны, урысча әйткәндә на показ, шәрә килеш күрсәтүне өнәмиләр иде. Хәзер генә ул. Кендегеннән бер чирек астагы тәнен дә күрсәтергә азапланалар. Ә бит серлелек тота дөньяны, ачылмаган фәнни серләр һәм ул кысаларга мәңге сыймаячак мәхәббәт һәм алиһә хатын-кызларыбызның бөек сере тота. Галимнәр мәхәббәткә тарихи, физик, биологик, химик, математик, астрономик, медицина һәм башка миллион яктан килеп карыйлар, серен ача алмыйлар. Аны һәркем үзе генә ача һәм аның нәрсә икәнен аңламаган килеш үлеп тә китә. Рәхәтен, михнәтен тоя, ә эчке хасиятен аңлата алмый. Менә үбештек, ди, менә бала туды, ди. Менә икенче берәүгә күз төште, ди, аерылыштык, ди. Һаман мәхәббәт эзли үзе, вакыт уфаллага салып картлыкка илтеп мәтәлткәч, караңгы урманда төнлә йөргән шикелле, хисләре арасында буталып йөри. Ерактан эзли. Үзен чәчәк-чук итеп яшәтәчәк, табын түрендә утыртачак, ничә кирәк шулкадәр тупырдаган бала апкайтачак авыл кызын кулдан ычкындыра.

Ниһаять, каршыга килгән кешене биш-алты адымнан гына абайларлык караңгы төште. Китте Зөлфәт читләре яшел чирәм белән чигелгән дымлы сукмактан. Торф булгангамы, сукмак аякны этеп җибәрә.

Силәле җирдән атлыйсыңмыни! Авыл кичләренең моңы үзе бер кабатланмас симфония, бер композиторның, шагыйрьнең дә әле аны тасвирлап бирә алганы юк. Анда-санда су буе моңын эләктергән җырлар җемелдәп китә. Анысы да ярый. Зөлфәт Трайт чишмәсенә куйган ак бетон боҗраны абайлады, су челтерәгәнен ишетте һәм тау итәгендәге имән кәүсәсенә сөялде.

* * *

Әтисе үлгәндә, аңа 4 яшь иде. Эшләп үсте. Әнисенә бик авырга туры килде. Ирен югалту хәсрәтеннән урынга егылды, көн-төн дару эчте. Йөрәк авазы белән кычкырып, идәнгә авып китә торган булды. Болай яшәп булмасын үзе дә аңлый. Ике улы бар. Берсенә яшь ярым, икенчесенә 4 яшь. Авыл Советында секретарь булып эшләп маташа. Ярый әле гел авылдашлары арасында.

Әнисенең энесе Сөнгатулла терәмәсә ауган булыр иде аларның тормыш агачы. Сыерга печән дә әзерли алмадылар, әбисе Шәмсурый белән Сөнгатулла абыйсы сыерны үзләренә алып төштеләр. Җәй буе ике сыерлык печән хәстәрләделәр. Атлы эштә йөргән яшүсмер Сөнгатулланың беләкләре өзелеп чыгарлык булгандыр. Зөлфәтнең абыйсы Сөнгатулла урман хуҗалыгында атлы эштә йөргән чак. Җиккән аты Орлик иде. Чөнки ул елларда авыл клубына күчмә кино килде һәм шунда немец поездын куып җитә торган Орлик исемле атны күрсәттеләр. Колхозның ярты атына Орлик исеме ябыша язды. Ә колыннар, тайлар барысы да Буян исеме белән туды.

Өйләрендә ат булмагач, күрше малае Рәфәгать әтәчләренә дә Орлик исеме кушты, чөнки, тавык куганда, кызыл кикрик тә әйбәт чаба иде. Әтисен күмгәндә, Сөнгатулла абыйсы Зөлфәтнең кулын, балчык өеменә батырып, туфрак йомарлатты да ак такталар өстенә сиптерде. Шулай итеп, сабый улы әтисен күмде. Аңламыйдыр әле ул, бигрәк бәләкәй, дип сөйләнгәләделәр берничә ир-ат. Күбесе эндәшмәделәр, чөнки 4 яшьлек малайның маңгаенда беренче җыерчык ятканын күрделәр, ахры.

Көрәкләр елык-елык килде. Әтисе өстенә балчык өйделәр, имән казык утырттылар. Догалар укылды, аннан соң бар кеше зираттан чыгып китте.

– Әйдә, безгә керик, – дип эндәшкән Сөнгатулла абыйсына:

– Өйгә, әни янына кайтам, – диде боеккан малай.  – Аннан энемне дә кайтарып куясы бар, – диде. Сөнгатулла абыйсы яшь ярымлык энесен җитәкләгән Зөлфәтне үзләренә алып китәргә батырчылык итмәде. Көне, мизгеле андый түгел иде. Үзенең дә йөрәге тирән җәрәхәтле, әле кайчан гына кияүгә чыккан гаҗәп чибәр апасы ике малай белән тол калды бит. Тормыш авыр, өйләре иске, сугыш беткәнгә дә алты гына ел. Сугыштан соңгы чоры сугыш вакытыннан да авыр булды бит әле аның. Ничек яшәрләр? Хәзер ике хуҗалык та Сөнгатулла күзенә карап тора. Алла боерса, ташламас апасын Сөнгатулла. Их, энекәшләр бик яшь калдылар шул! Зөлфәте тере күренә анысы. Авыр сулады да зират янәшәсендәге өенә борылды егет. Аңа 18 яшь иде. Бик яхшы аңлый иде Зөлфәт әтисе үлгәнне. Кабер янында сөйләшкән абыйлар дөрес әйтми. Аның мендәр конфет зурлыгындагы йөрәге гомергә кителде, чәлперәмә килде. Нәни йөрәктән кабер янында күз яше чыкмаса да, ниндидер олы фаҗига килгәнен әтисе үлгән көнне үк аңлады. Әнисе ямьсез тавыш белән кычкырып авып китте. Өйләренә кереп тулган кешеләрнең берсе дә көлмәде, шаярмады.

Нишләптер, капка төбенә чыгып утыргач, энесенә дә, аңа да конфет, төш, прәннек биреп китәләр, гомер булмаганны. Чикләвек белән кесәләр тулды. Әй, энесе шатлана инде. Аңа ни, ул бит бернәрсә белми, Шәмсурый әбисе әйтмешли, аңгыра сарык.

Мамадыштан алып кайткан прәннекләрне биргәндә, әтисе Зөлфәткә: «Җитез малай булдың син, җиде айдан тәпи йөрдең син», – ди иде. Аннан ул гел әтисенең муенында үсте, әтисенең җырлаганын тыңлап.

Әтисе аны сәкегә салып әвәли, эченә авызын куеп өрә дә әллә нинди шартлаган тавышлар чыгара. Сакал-мыегы малайның битенә кадала, ә шулай да рәхәт. Түшәмгә чөя, ишегалдына чыккач, күккә чөя.

«Аңламый ул, бәләкәй», – дигән булалар…

Сугыштан апкайткан медальләрен, алтын сәгатьләрен чүкеч белән төйгәч тә, әтисе бер сүз әйтмәде. Йөзе агарды анысы. Әй, әнисе орышты, йомшак җиренә түбәтәе белән бәргәләп тә алды. Узган ел әтисе белән бәрәңге алганнарын да бик яхшы хәтерли малай. Бәрәңге төбе саен бәләк-бәләк бәрәңгеләр чыга: «Болай булгач яшибез, карчык», – ди иде әтисе. Зөлфәт тә башта бәрәңгеләрне чиләккә тутырган булды, бәрәңгегә генә басып йөри икән, әнисе орышкалап та ала. Әтисе генә: «Менә монда да олы бәрәңге чыкты, монысының да түбәсенә менеп бас әле», – дип, улын чакыра да, күтәреп, иләмсез озын бәрәңгегә бастыра. Ике аягы белән дә баса Зөлфәт, тик бәрәңгенең яртысын да капламый. Әнисе, әтисен дә орышып: «Таптамагыз инде, юләрләр, кабат чүпләве авыр була бит», – ди.

Кабат Зөлфәт бәрәңгене кочагына салып, берәмләп ташый башлады. Әтисе, утын төягән кебек, ике кулына бәрәңге сала да, малай: «Түтүт!» – дип кычкыртып, бакчадагы баз авызына алып бара, йөкне бушатып килә.

– Юньлегә булса гына ярар иде, карчык, бәрәңгенең болай булганын бер дә хәтерләмим, – диде әтисе. Аңа 32 яшь иде. Икенче елның бәрәңгесенә барып та җитә алмады. Күрәсең, юньлегә булмады.

Әтисенең танкта янганын белә Зөлфәт, пешкән урыннарын да күрсәткәне бар. Танк рәсеме ясый-ясый, күпме кәгазь бетерде. Кызыл йолдызлысы малайныкы, кара тәрелесе әтисенеке була да, әй сөзештерәләр, әй сөзештерәләр! Кызыл йолдызлысы җиңгәнчегә кадәр инде.

«Аңламыйдыр әле ул, бәләкәй», – дигән булалар…

Әтисе аны иркәләде генә. Менә берсендә, утырган казның ишегалдына чыгып киткәнен көтеп торды да Вәккас абыйсы талдан үреп менгезгән ояга әйбәтләп менде дә утырды. Әй, әнисе эләктерде инде үзенә шул ук түбәтәй белән. Каз йомыркалары ватылган да беткән, ул елны бәбкә күрмәде ишегалдындагы чирәм…

Ул энесе Илсурны күрше Гафиятулла абыйсына ияртеп җибәрде дә зиратка кереп китте. Кабер янына утырды. Июнь кояшы җылыткан кызыл балчык шакмакларына ике кулын батырды. Бер җил юк, авыл уртасындагы мәйданнан Сабан туе гөрелтесе, тальян гармунның өзек-өтек ишетелгән моңы гына зират каеннарының ак кәүсәсенә сарыла.

Кирәк түгел Зөлфәткә Сабан туе, аңа әтисе кирәк. Кабергә балчык ташлаганда да еламаган, шул балчыкны нәни кулы белән өемнән алдырган чакта, Сөнгатулла абыйсының күзеннән битенә тамган тамчыга да эремәгән малай әтисе үлүнең нинди тирән хәсрәт, гомер буе ятим яшәү икәнен тойдымы – елап җибәрде. Ул зиратта кычкырып сөйләшергә ярамаганны белә, шуңа шыпырт кына, әтисе ишетмәсен дип кенә елый. Аның ялгыз йөрәге таяныч эзләп бәргәләндеме, июнь кояшы кайнарлаткан кабер өеменә менеп ятты.

Авылда Сабан туе. Халык изүләрен чишеп бәйрәм итә. Төп Мансуры мәйдан уртасына гер күтәрергә йөгереп чыга да ике герне янәшә китереп куя.

Ике потлы герләрне һавада уйнатуын санарга әзерләнә халык. Төп Мансуры герләр өстенә утырып җырлап җибәрә.

 
Төп Мансуры дип әйтәсез,
Төпсез агач буламы?..
 

Халык егылып көлә. Ә Мансурның бүтәнчә хуты юк. Ул гер күтәрүче түгел.

Шәмсурый әбисе: «Ходаем, кияүнең өчесен үткәрәсе бар бит, урыны оҗмахта булсын», – дип, бүлмә белән өй арасында йөри.

Сөнгатулла абыйсында да Сабан туе кайгысы юк. Ат дирбияләрен карый, төзәтә. Ат арбасы янына ничә тапкыр килде, тәгәрмәчләргә типкәләп китте. Аптыраудандыр инде.

Апасының саулыгы юк. Мал курмысы әзерли алмаячак. Энекәшләр арба чәкүшкәсе кадәр генә. Ике сыерлык печән кайгыртып, апасы сыерын да үз өендә кышлатасы Сөнгатуллага. Ходай саулыкны гына бирсен! Ярый быел армиягә китәсе түгел әле. Ә Зөлфәтләр өендә әнисенең битенә вакыт-вакыт су бөркиләр. «Балаларың бар, алай бик бетеренмә, өзлегәсең, балам», – дип, Миннеямал әбисе белән Газизә апа мәш килә. Чәй китергән булалар – эчүче юк. Ашарга пешереп алып керделәр  – ашаучы юк.

Караңгы төшәр алдыннан гына Зөлфәтләр күршесендә яшәүче Гафиятулла төшеп әйтте Сөнгатуллага:

– Зөлфәт югалган, беркайдан табып булмый.

Су буйларыннан, урамнардан эзләделәр. Малайлардан сорадылар. Сабан туе мәйданында түгәрәк ясап җырлап әйләнүче егет-кызларга да сүз каттылар. Малай табылмады. Төнлә җизнәсе каберенә нәрсәдер тартып китерде Сөнгатулланы. Шикләнеп кенә атлады Сөнгатулла. Өйләре зират белән янәшә аларның. Зират тауларында уйнап, төн уртасында зират аша көн саен өйгә кайтып йөргән малай үзе. Хәзер 18 яшьлек егет. Ләкин бүген җизнәсен күмгәч, күңел элекке ныклыгын югалткан, йомыркадан чыккан бәбкә кебек мәтәлеп китәргә генә тора. Кабер өстендә нәни таучык күреп, имәнеп китте ул. Нәрсә булыр бу?! Якынрак килеп караса, тигез генә мышнаучы, йөзтүбән йоклап яткан Зөлфәтне абайлады. Язмыш тумас борын кабер кочаклаткан энекәшен нишләтергә дә белмичә, каберне әйләнә дә чыга Сөнгатулла, әйләнә дә чыга. Үзе елый. «Кайгырма, энекәш, ятим итмәм мин сине», – ди. Бу сүзләр ант, дога булып яңгырый. Һәм ярты гасыр үткәч, кешеләр: «Сөнгатулла абыең сүзендә тордымы?» – дип сорасалар: «Һичшиксез», – дип җавап кайтарачак чал чәчле энекәше. Ә хәзергә ул әтисе каберен куллары-аяклары белән кочаклаган хәлдә йоклый иде.

Куркытмасам ярый инде дип, каберне биш-алты тапкыр әйләнгәч, Сөнгатулла тәвәккәлләргә булды. Җир зәхмәте тимәсә генә ярар иде.

Башта кулларын-аякларын гәүдәсе буена җыйды, аннан сакланып кына күтәрә башлады. Дөньяның кара хәсрәте кабер өстенә сылаган, алга таба бәләкәй йөрәгенә башка кешеләр хәсрәтен дә сыйдыра алачак бу җылы, кадерле кешесен – энекәшен күтәреп алганда, малайны туп кебек кысты микәнни соң Сөнгатулла? Баланың авызыннан хәлсез, зәгыйфь, ләкин алга таба бар дөньяга яңгыраячак: «Әтием!» – дигән аһ ишетелде. Һәм ул абыйсының муенына сарылды… Апасы өенә кадәр шыпырт кына елап кайтты Сөнгатулла. Дөньяга түгел, үзенә дә ишетелмәслек итеп…

Китте шуннан әтисез тормыш. «Алмагачлары» көеннән башка дип булмый анысы. Хәзер инде нечкә, яңгыравык тавыш белән Зөлфәт үзе җырлый, ә аның кыл муенында олы башлы, ак чәчле энесе утыра һәм абыйсының кара чәченә чытырдап ябышкан була. Авыр энесе, ул Зөлфәтнең үзенә дә 5 кенә яшь бит, ә шулай да энесен болдырдан капка төбенә кадәр алып бара. Әнисе эштән төшкәч, ял көннәрендә, уфалла арбасы тартып, Алтылы аланга печәнгә менәләр, Зөлфәт тартышып менә, ә теге олы баш менгәндә дә, төшкәндә дә арбада. Менгәндә дә, төшкәндә дә нәрсәдер ашарга да кирәк әле аңа.

Урманның серлелеге малайларны шулкадәр сихерли. Арып-талып кайтсалар да: «Тагын кайчан себеркегә, печәнгә менәбез, әни?» – дип өзгәләнәләр. Ул елларда урман бөтенләй киселмәгән, бер Алтылы алан гына бар иде. Яздан шунда менә башлыйлар, кар яуганчы дигәндәй. Кәҗәләргә сәрдә, сыер кукысы җыюдан башлыйсың. Үзеңә дә тәмле кузгалагы, әчкелтем-төчкелтем кукысы, җиләге, баллы көпшәсе эләгә. Зөлфәт төбенә килеп басса, ул баллы көпшә гел болытка тигәндәй. Пәке белән кисеп аударганда, ботаклары болытларны тарата кебек. Әйе шул, әнисе Мамадыштан Зөлфәткә пәке алып кайтты. Төсе яшел, алты япьле. Шәпнең дә шәбе инде менә! Күрше малайлары Дөлкәфил белән Зәкинең күзе ут булды. Тоттырып карады Зөлфәт, таяк сырлыйк әле, дип сорарга йөрәкләре җитмәгәндер инде. Бау белән чалбарга бәйләп йөртә хәзер, төшеп калам дип кесәдән шуса, аякка бәрелә дә, Зөлфәт аны шундук яңадан кесәгә сала.

Әнисе кырлык, кара әрем, кыяклы үләннәр ура, ат юлына учма-учма итеп сала бара. Зөлфәт учманы кочагына җыя, ачыклыкка, арба янына ташый. Юк ла инде, бутап бетереп түгел, төягәндә җайлы булырлык итеп өя. Әнисе аңа бөтен эшне өйрәтә. Сөнгатулла абыйсын әйткән дә юк. Бау бәйләргә, утын ярырга, казык юнырга, җир казырга да өйрәтте Сөнгатулла абыйсы. Алайса, кем эшләсен бу эшләрне?

– Хәзер син әтиең урынына калдың, – дип үсендереп тора әнисе. Олы малай ул, 5 яшьтә булса соң! Күршедәге Хөснетдин бабай бик күп яшьтә, ләкин картайган. Ә Зөлфәт әнисе әйтмәсә дә йөгереп кенә йөри. Күңеле булсын әнисенең, әтисен искә алып, йөрәк авазы гына кычкыртмасын, Зөлфәт көне-төне эшләргә дә риза. Әле уенга да җитешә.

Алтылы аланнан Кардон дигән авылга әллә ни ерак түгел икән. Шунда яшәүче Микәйлә абыйларына чаңгы ясарга әйтте әле әнисе.

– Синең өчен унны ясыйм, Хөснурый апа, – дип калды балта остасы. Чәй эчертмичә җибәрмәделәр Начти апа белән Микәйлә абый. Ак карлар яуганда, инде Зөлфәтнең чаңгысы булыр. Ул, чаңгы белән шуып, әтисе янына «сөйләшергә» төшәр…

Әнисе печән урган арада, малай пәке белән себерке җыя. Юкә төпләрендә яшь үрентеләр үскән, урман инде менә. Рәттән кисеп кенә бара Зөлфәт. Кисеп бетергән иде, бер кочак себерке чыкты. Алма исе килә юкә себеркесеннән, Сөнгатулла абыйларының бакчасында өстәлгә док итеп килеп төшә торган алма исе. Сөт эчеп утыра иде шул өстәлдә. Бах бер алма чокырга! Өсте тулды, йөзе тулды. Җылар-җыламас хәлдә иде малаең: «Безнең алма яраткан кешенең алдына гына төшә ул, сөенергә кирәк», – дигәч, буасы бүселергә торган Зөлфәт көлде дә җибәрде.

Әйе, күп урды инде әнисе, арыгандыр. Уфаллага башта печәнне, аннан Зөлфәт җыйган себеркене төяделәр, тартып, кысып бәйләделәр. Өйдән алып менгән ипи белән бәрәңге ай-һай тәмле була икән урманда!

Киттеләр төшеп. Энесе, Шәмсурый әбисе аны «мәшәкать төенчеге» ди, себеркеләр уртасына кунаклады. Әле аның күзенә чыбык төртелмәсен дип карап барырга кирәк. Бүтән энекәше юк бит инде аның. «Үсә ул, – ди әбисе, – тиресен тегеп куймаган».


Страницы книги >> Предыдущая | 1 2 3 4 5 6 7 8 | Следующая
  • 0 Оценок: 0

Правообладателям!

Данное произведение размещено по согласованию с ООО "ЛитРес" (20% исходного текста). Если размещение книги нарушает чьи-либо права, то сообщите об этом.

Читателям!

Оплатили, но не знаете что делать дальше?


Популярные книги за неделю


Рекомендации