Электронная библиотека » Рашат Низамиев » » онлайн чтение - страница 5


  • Текст добавлен: 29 апреля 2023, 21:20


Автор книги: Рашат Низамиев


Жанр: Публицистика: прочее, Публицистика


Возрастные ограничения: +16

сообщить о неприемлемом содержимом

Текущая страница: 5 (всего у книги 15 страниц)

Шрифт:
- 100% +

Социализм: плюслар һәм Минуслар

Кайчакларда мин социализмны сагынып куям, ләкин аңа кире кайтмас идем…

Әмирхан Еники

Без социализмда яшәдекме?

Әгәр шундый сорау куелса, мин һич тә икеләнмичә «әйе» һәм «юк» дигән ике сүз белән җавап кайтарыр идем. Моның һәр икесен дә тормыштагы мисаллар белән расларга мөмкин.

Гадел җәмгыять төзү нияте белән тарих сәхнәсенә күтәрелгән социализмның уңай яклары күп иде. Шул ук вакытта бу яңа җәмгыять чорында кимчелекләр, хәвефле хәлләр дә бихисап булды. Шуңа да социализмның формуласын шартлы рәвештә «плюслар һәм минуслар» дип атарга уйладым.

Хәзер әнә без яшәп караган социализмны сүгүче дә, мактаучы да җитәрлек. Мин аны хурламыйм да, мактамыйм да, еллар аша карап-чагыштырып, бары тик укучы белән үз фикерләремне һәм күзәтүләремне генә уртаклашасым килә.

Социализмның фаҗигасе шунда ки: заманында хөкүмәт, партия һәм ил җитәкчеләре тарафыннан бик матур һәм олы планнар игълан ителсә дә, чынбарлыкта аларның күбесе ялган һәм икейөзлелек пәрдәсе белән уратылган иде. Бу җәмгыять, күпме генә мактанмасын һәм көчәнмәсен, асылда, ике төрле мораль белән яшәде: берсе – гади халык өчен, икенчесе – зур һәм хисапсыз түрәләр өчен. Бу ялгышны төзәтергә һәм социализмга кешелекле, гадел чын юнәлеш бирергә мөмкин иде. Кызганыч, совет тарихында андый шәхес яисә сәясәтче табылмады.

Үзгәртеп кору игълан итеп, Михаил Горбачёв бу эшкә тотынып караган иде, ләкин ул соңгарак калган булып чыкты һәм бик җитди стратегик хаталар җибәрде. Бездә үзгәртеп коруны сәясәттән түгел, Кытайдагы шикелле, икътисадтан башлау кирәк булгандыр. Әгәр Горбачёв Кытай үрнәген СССР өчен өлге итеп алса, без бүген бөтенләй бүтән илдә яшәгән булыр идек, мөгаен. Социализм моделен дә, капитализм моделен дә кире какмаска кирәктер. Аларның һәр икесендә дә плюслар һәм минуслар җитәрлек! Алардагы иң яхшы, алдынгы сыйфатларны кушып, ике системаны сәяси һәм икътисади яктан «серкәләндереп», гадел җәмгыятькә таба зур адым ясарга мөмкин булгандыр.

Әйткәнебезчә, социализм игълан иткән идея һәм юнәлешләр бик дөрес һәм реаль иде. Ләкин Ленин да, Сталин да, тоталитар җәмгыять төзеп, эшне харап иттеләр түгелме? Капиталисттан капкорсак, эксплуататор һәм тагын шуның ише күп кенә сыйфатлар табып, без элек бик еш көлә идек. Ә ул, сыйнфый яктан бер дә «оялып» тормыйча, социализмның күп кенә отышлы сыйфатларын үзләрендәге иҗтимагый-икътисади әйләнешкә кертеп җибәрде. АКШта чәчәк аткан фермерлык хәрәкәтен алыйк. Бактың исә, үзенең фәнни хезмәтләрендә аның төп нигезләрен безнең академик Чаянов язып калдырган була. Шуны тота да бездән чәлдерә американнар!

Вашингтон яисә Рузвельт исемендәге фермерлык хуҗалыгы барлыгын укыганым-ишеткәнем юк минем. Бездә исә сакалбай Маркс һәм Ленин исемендәге колхозлар үрчеде генә! Хәер, болары вак мәсьәлә. Ә менә система усал һәм каты: элекке колхоз рәисләренә кыен да, рәхәт тә иде – өстән ни кушсалар, шуны үтисең, планыңны гына тутыр. Ләкин мондый колларча буйсыну һәм буйсындыру алымы көннәрнең берендә терәлешкә (тупикка) илтәчәк иде, билгеле. Чынлыкта шулайрак килеп чыкты да…

Бер сан хәтердә калган: авыл хуҗалыгын текә күтәрү буенча КПСС Үзәк Комитеты һәм хөкүмәт 700 ләп махсус карар кабул иткән икән. Соңгыларыннан «Азык-төлек программасы» турындагысын гына хәтерлик. Аларның байтагы өлешчә булса да үтәлгәндер, бәлки, әмма ике икең – дүрт шикелле, гап-гади нәрсәләргә күпме көч, акыл, кәгазь байлыгы һәм кеше ресурслары әрәм ителгән ләбаса.

Инде килик икътисадны планлаштыру мәсьәләсенә. Социализмның төп атрибутларыннан берсе бу. Икътисади кризислардан башы каткан капиталист моның үрнәген дә бездән алды, йотты, үзләштерде, үзенчә итеп камилләштерде. «Азат базар хуҗалыгы» дип күпме генә шапырынмасыннар, икенче яктан американнар, нәкъ социализмдагыча итеп, үзләрендәге икътисади сәясәтне инде күптәннән дәүләт идарәсе кагыйдәләренә нигезләнеп коралар. Аларда бишьеллык планнар юк югын, ә менә икътисадның күп кенә өлкәләренә «бишле» билгесе куеп була иде.

Без әнә әзерлексез-нисез генә ирекле базар мөнәсәбәтләренә капканы каерып ачкан идек, нәтиҗәдә күз күрмәгән ниндидер сәяси мутант – «кыргый капитализм» килеп чыкты. Шулай шул, кайсы тармакны гына алып карасак та, Россиядә реформа, яңарыш-үзгәрешләр бик авырдан бара. Чөнки илне, кешеләрне берләштерүче төп идея юк, ялгышларыбыз күп, алдашулар, коррупция көчле. Әлеге баткаклыктан ничек чыгарга икәнлеген күрсәтүче күренми.

Поэзия һәм образлар остасы Дәрдемәнд үзенең бер шигырендә «Кояшка каршы эштер бу!» дигән сүзләр әйтә. Бераз гына үзгәртеп әйтсәк, бездә күп кенә эшләр кешегә каршы эшләнә. Юллар начар, хезмәт хакы түбән, бәяләр ай саен котыра, хәерчелек, эшсезлек, ришвәт, коррупция һ.б. Сәясәтчеләр, белгечләр, министрлыклар пенсия, хәрби һәм мәгариф реформасы дип шау киләләр, ә нәтиҗә бармы соң? Күбесе кәгазьдә һәм трибуналарда ятып кала. Бюджет «бәлеше» ннән иң зур калҗалар кораллануга, хәрбиләргә һәм милициягә, ягъни көч структураларына китеп бара.

Кеше өчен димәктән, мәсәлән, шул ук Швециядә экологик яктан чиста автобуслар йөри, АКШның Вискконсин штатында кичке 9 дан соң исерткеч эчемлекләр сату тыела… Бездә исә «рюмочный» лар тәүлек буе диярлек эшли иде. Татарстанда хәлләр әйбәткә таба үзгәрде бу җәһәттән, ләкин озакка барырмы икән?

Социализмда дотация системасы көйле иде, акча исәптә иде. Аны җыю механизмнары да төгәл эшләнде. Ә хәзер акчаның һәм казна алтыннарының кая киткәнен рәтле-башлы белүче бармы икән? Чечня сугышы дигән кара чоңгыл гына да күпме миллион-миллиардларны үзенә йотты һәм йота тора. Инде Дагыстан һәм Ингушетия «кайнар нокта» га әверелеп бара. Бездә Мисыр һәм Ливиядәге хәлләрдән гыйбрәт алу булырмы икән – монысын вакыт күрсәтер…

Әле дә ярый бик зур таяныч – запаслар бар. Россия нефть һәм корал сату хисабына яши. Чөнки алагаем зур илдә табигый байлыклар күп, шул коткара. Ләкин моның да бер чиге чыгарга мөмкин ләбаса.

Үзем куйган сорауга үзем үк җавап та бирәм: әйтергә телибезме-теләмибезме – без социализмда яшәп алдык. Моны кире кагу мөмкин түгелдер. Иң укый торган ил дип горурланып яшәдек. Язган китапларыбызны да ул чакта шактый иркен чыгардык һәм гонорарын (каләм хакын) да әйбәт ала идек. Ә хәзер, китабыңны тизрәк кулга тотасың килсә, иганәчеләр эзләргә кирәк. Элек, укуың әйбәт икән, студент булу әллә ни кыен түгел иде. Безнең буын авыл тәрбиясеннән күтәрелеп, Ленин һәм Толстойлар укыган университетка кадәр үтеп керә алды. Ә хәзер авыл яшьләренең хәле бигрәк тә мөшкел: ни ришвәт өчен, ни коммерция атлы укулар өчен акча җиткерә алмый ул мескенкәйләр. Мыскыл итеп түгел, жәлләп әйтүем. Сент-Экзюпери сүзләре искә төшә: «Бәлки, һәр кешедә Моцарт үтереләдер».

Чабаталы илдән социализм баскычлары аша космоска кадәр күтәрелдек, фән һәм сәнәгатьне, сәнгатьне үстердек, халыклар дуслыгын ныгыттык, дөнья сәхнәсендә тотрыклы урыныбыз бар иде. Ни генә әйтсәк тә, болар зур казаныш булды. Әмма универсаль «совет кешесе» тәрбияләү барып чыкмады, хәзер «россияннар» ясарга тырышу да ком тавы шикелле ишелә бара. Бөтенесе Россия тырнагыннан качарга, читләшергә тырыша. Чөнки советизмның гына түгел, шовинизмның да киләчәге юк. Җир шарындагы бөтен конфликтлар, нигездә, милли низагтан, гаделсезлектән килеп чыга. Әгәр власть башындагы «Единая Россия» нең ныклы милли идеясе булса, бу илдә чын демократик дәүләт төзүнең бернинди кыенлыгы килеп чыкмас иде.

«Кыргый капитализм» юлына аяк басып, без һаман да аска таба ныграк тәгәрибез түгелме? Россиягә генә хас бу модельнең үрләренә өндәү-чакыру мөмкин эш түгел, бигрәк тә дәүләт дәрәҗәсендә. Бүгенге яңа буын, бигрәк тә яшь буын каршында социализмны пропагандалау да әллә ни нәтиҗә бирмәс. Чөнки алар социализмның тискәре якларын гына укып-ишетеп үстеләр.

Нишләргә соң? Бу сорауга вакыт кына җавап бирә ала. Әйе, СССР мисалында социализм үзенең яшәргә сәләтле дә, сәләтсез дә икәнен күрсәтте күрсәтүен. Ләкин, алда әйтелгәнчә, аның уңай сыйфатларын саклап калу мөмкин иде. Социализм баганасын кисеп аудардылар. Шулай да, әгәр ул үзенең элекке хата-кимчелекләреннән арына алса һәм цивилизацияле юлдан китә белсә, аның тарих сәхнәсенә яңадан күтәрелүе ихтимал. Билгеле ки, бу очракта сәясәт офыгында көчле, зирәк, халыкчан лидерның пәйда булуы да беренче шарт булып тора.

Әмма бер нәрсә куркыта, хәрбиләр котырынып коралланганда, кешелеккә атом, экология, рухи-әхлакый нигезләр җимерелү куркынычы янап торганда, чын демократик социализмны төзергә өлгерербезме икән?

Әмирхан ага Еники әйтмешли, сагындыра, тик кире кайтасы гына килми. Чөнки социализмда безгә, бигрәк тә иҗат әһелләренә, сүз иреге һәм рух азатлыгы җитеп бетми иде. Ниһаять, ирекне алдык шикелле. Әмма аның белән хәзергә әллә ни эш майтарып булмый. Демократия дигәне дә килде килүен, ләкин ул көчсез һәм аяныч хәлдә. Онытмыйк: АКШ, Франция кебек илләр демократиягә 200 ел буе килделәр.

Йомгаклап шуны әйтәсе килә: әлеге проблемалар безнең татар халкына, аның менталитетына һәм тарихи язмышына да турыдан-туры кагыла! Безне инде өч тапкыр үтерделәр: Казан ханлыгын җимереп, алфавитыбызны алмаштырып һәм, ниһаять, аякка басып килгән суверенитетыбызны читлеккә ябып… Без – Россиядә дәүләтчелеген югалткан бердәнбер халык, менә шушы болганчык елларда, тотрыксыз сәясәт һәм әле дә булса империяне ныгыту омтылышлары кыза барган заманда безгә үзебезне, шул исәптән туган телебезне саклап калыр өчен, бердәмлек, аек акыл, рух көче кирәк.

Тынычланырга иртәрәк. Ходай безгә көч, мәдәт бирсен! Киләчәкнең капкалары безнең өчен дә ачык… Алда безне ниләр көтә икән?

Без яшибез! Ләкин…

 
Менделеев таблицасыдай
Шаулап тора тормыш дигәнең.
 

Әле кайчан гына, Ходай биргән гомер дисбесенә төймәләр өсти-өсти, ХХ гасырны түгәрәкләгән идек…

Инде менә яңа гасырның яңа – 2010 елына аяк бастык. Алда ниләр көтә безне? Кая таба барабыз? Гамьле, уйлана белгәннәрнең күңелендә әнә шундыйрак сораулар тумый калмастыр.

Ирексездән Гаяз Исхакыйның «Ике йөз елдан соң инкыйраз» әсәре искә төшә, чөнки язучы ул вакытта күтәргән проблемалар бүген инде өр-яңа кырлары, төсмерләре һәм чуалчык төеннәре белән тормыш-яшәешебезнең, җәмгыятебезнең барлык катламнарына тирән үтеп кергән.

Аеруча техноген катастрофалар күбәйде: самолётлар, поездлар һәлакәткә очрый; дәһшәтле янгыннар урманнарны гына түгел, торак биналарын һәм җитештерү объектларын ялмап ала, ГЭСлар җимерелә… Әхлак чишмәләребез саега… Экологик афәтләр һаман саен арта бара… Кешелеккә үлем куркынычы өч яклап яный дип чаң кага галимнәр: атом бомбасы, әхлаксызлык, глобаль экологик катастрофа.

Боларның һәммәсенә тукталмыйча, экология җәһәтеннән кайбер мисалларны гына күздән кичерик. Җир. Су. Һава. Бүгенге көндә экология менә шушы «өч кит» өстендә тора. Шулар арасында иң нык рәнҗетелгәне сулыклар булса кирәк. Әйтик, җир маен, ягъни нефтьне озаклап суырту нәтиҗәсендә Татарстанның байтак районнарында су чыганаклары һәм туфрак катламнары, басу-кырларның инфраструктурасы бозылган. Фәлән-фәлән тонна диеп рапорт бирергә яратабыз. План дия-дия әнә шулай табигатьнең бәгырен җәрәхәтләп бетердек шул. Фактлар – үҗәт нәрсә. Реактив самолёт 8 сәгатьлек очышында 25 гектар яшел урман эшкәрткән кислородны «яндырып» бетерә. Ә автомашина 100 километр ара узганда бер кеше ел буена сулыйсы кислородны «йота» икән. Нишләргә? Юк, нишләргә кирәген юньләп белмибез…

Ул гынамы, Сомали пиратлары әнә җир астыннан (гафу, дөрес түгел), су астыннан дигәндәй калкып чыгалар да үзләренең кечкенә генә көймә яисә катерлары белән тау чаклы кораб һәм баржаларны кулга төшерәләр. Нишләргә? Җавап бирүче юк. Әлегә пиратларның авызын акча (доллар) белән томалыйлар…

Бәяләр көннән-көн сикерә! Кайчан, кем, нинди хөкүмәт туктатыр моны – җавап бирүче юк. Бездә бит кылган хаталар өчен берәү дә җавап тотмый. Совет заманында кеше катнашы белән Арал тикле Арал диңгезе кипте – җавапка тартылучы булмады. Инде якынрак вакыйгаларны – Чернобыль, Чечня сугышы, «Курск» су асты көймәсен искә төшерсәк тә нәкъ шундыйрак хәлләрне күрербез.

Миңа гел кара буяулар белән «эш итә» икән бу дип мөһер сугарга ашыкма, укучым! Мең авазлы тормышыбызда яхшылыклар, бөек җиңүләр, якты сәхифәләр дә җитәрлек. Тик монысы инде башка тема.

Без әле кая барабыз? Мәңгелек сорау…

Татарның газиз бер баласы буларак иң беренче чиратта мине халкыбызның язмышына һәм киләчәгенә бәйле сораулар борчый, әлбәттә. Яңа гасырда туган телебез сакланырмы? Татарның киләчәгенә нинди куркыныч яный һәм моңардан котылу юллары бармы? Болар нигезсез яисә риторик сораулар түгел. Ни генә әйтсәк тә, республикабыз Татарстан биниһая Россиянең уртасына урнашкан. Кыскасы, безгә милләт буларак таркалу, югалу һәм җәмгыятьнең богыр-богыр кайнап торган гигант казанында «эреп», башка бер кавемгә әверелү куркынычы юк түгел.

Сорау куелган икән, аңа җавап бирергә дә кирәктер. Алдан ук искәртеп куясы килә: биредә сүз сугыш куркынычы яисә кайсыдыр милләтне физик яктан юкка чыгару турында бармый. Аллам сакласын! Татарга нинди куркыныч яный дигәндә, моның төп сәбәпләрен бер җепкә тезеп, болайрак аңлатырга мөмкиндер.

Беренчесе. Глобальләшү. Ул безнең милли сыйфатларны үзенең алагаем иләгендә юа, или, эшкәртә, акыл һәм кул көчләребезне үз файдасына бора. Мисаллары җитәрлек. Башкалабызның Бауман урамы әнә, көнләп-сәгатьләп дигәндәй, тәмам европалашып бара, анда туган телгә, милли казанышларыбызга урын юк. Бердәнбер балалар кафесы «Әкият» не дә зур хәрефләр белән «Сказка» дигән вывеска белән бик ансат үзгәртеп куйдылар. Кайда-кайда диген, Татарстан тормышына «толерантлык» сүзенең исеме дә, җисеме дә бик ансат үтеп керде, яши, чәчәк ата. Мул продукцияләре өчен рәхмәт анысы, ләкин «Парк хаус», «Икеа», «Мега», «Тандем», «Патерсон» кебек алагаем супермаркетларда милли сыйфатларның тамчысын да эзләп табу мөмкин түгел ич. Хәзергә «Бәхетле» кибете, «Катык» рестораны, «Язилә» кафесы белән юанырга кала безгә.

Икенчесе. Йә ачыктан-ачык, яисә яшертенрәк эш итүче шовинизм. «Татар» сүзе әлеге дә баягы Россия киңлекләрендә, тарих дәреслекләрендә әле дә булса тискәре төсмер белән яшәп килә, чит халыклар аңына басып алучылар, кыргыйлар рәвешендә тәкъдим ителә. Хоккей чемпионаты вакытында трибунадан кайбер җанатарларның «Бей татарву!» дигән командасына ямьсез мөнәсәбәтен бүтәнчә аңлату мөмкин түгел.

Икенче бер мисал. Мәскәүнең меңәрләгән кибет вә урамнары инде әллә кайчан латин графикасына күчеп бетте, төннәрен дә неон утлар латин хәрефләре белән «кычкырып» тора анда. Ә безгә ярамый. Вакытында Татарстанга карата Дәүләт Думасы мөнбәреннән «Стоп!» дигән мөһер сугылды: латинга күчү турында уйламагыз да, кириллица дәрьясында яшәгез, сулагыз, без әйткән рамкалардан чыкмагыз, янәсе.

Беренче Май демонстрациясенә чыккан халык агымын күрсәттеләр телевизордан, шунда «Защитим русских везде!» дигән транспарантны укып хәйраннар калдым. «Татарны бөтен җирдә яклыйк!» дигән лозунгны күтәреп кара син – «ата милләтче» дип, резин тәпәч белән шундук башыңа кундырачаклар…

Өченчесе. Яңа Россия киңлегендә «бердәм совет халкы» ясауның башкачарак кимәлдә дәвам итүе. Паспортлардагы милли графаны, инде дә килеп, мәктәп программаларыннан милли компонентларны кысрыклап чыгару – шуның бер чагылышы. «Бердәм совет халкы» барып чыкмаса, «россиян» да яхшы яңгырар, янәсе!

Дүртенчесе. Дәүләт теле буларак, туган телебезнең гамәлдә тиешенчә кулланылмавы. Рәсми кануннарда һәм трибуналарда йөз тапкыр язылып-әйтелеп тә бу кагыйдәнең, теләкнең үтәлгәне юк. Җәмәгать транспортында тукталышларны татарча игълан итүләр юкка чыкты диярлек. Хәзергә без моны 19 нчы трамвай һәм 12 нче троллейбус салоннарында гына азмы-күпме ишетәбез. Ә бит күнегәсең икән: ике телдә яңгыраган белдерүләрне руслар да бик рәхәтләнеп тыңлыйлар, кабул итәләр. Дәүләт Советы депутатлары, ике теллелек турында үзләре кабул иткән законнарның үтәлешен нигә контрольдә тотмыйлар, кабаттан күтәреп чыкмыйлар икән?..

Бишенчесе. Мәктәпләрдә православие дине нигезләрен укыта башларга омтылу. Татарны тавыш-тынсыз гына икенче кат «чукындыра» башлауга юл куймабыз, шәт. Бу – чит милләт балаларыннан маңкортлар тәрбияләп үстерүнең бер дигән «школа» сы булачак… Тик җәмәгатьчелектә бу уңайдан каршылык әллә ни сизелми кебек. Альтернатив җавап итеп, татар мәктәпләрендә ислам дине тәгълиматын укыта башларга кирәктер, бәлки?..

Алтынчысы, җиденчесе… дип, пунктларны дәвам итәргә мөмкин, әлбәттә.

Чыннан да, халкыбызны инкыйраздан коткару, аның милли йөзен, үзаңын саклап калу өчен ниләр эшләп була, нинди мөмкинлекләребез бар соң?


1. Күпмилләтле Россия дәүләтчелегендә кичекмәстән милли сәясәт булдыру, аның нәтиҗәлелегенә ирешү. (Россиядә шушы көнгә кадәр милли сәясәтнең булмавы, төптән уйлап карасак, бу үзе бер милли «сәясәт» түгелме?)

2. Ислам диненең милләтне саклаудагы иҗтимагый ролен көчәйтү, тирәнәйтү. Югыйсә безнең руханиларның эшчәнлеге күбрәк вәгазь укуга, әхлакка чакыруга, намаз укуга өндәүгә кайтып кала.

3. Балаларыбызны ясле-бакчаларда һәм мәктәпләрдә ана телендә укыту һәм мең гасырлык гореф-гадәтләребез нигезендә тәрбияләү. Бу хакта күпме әйтелсә-язылса да, инде оешып килгән татар мәктәпләре яңадан сүтелә бара, рус һәм инглиз телләрендә укыту алга сөрелә.

4. Туган телебезнең дәүләти статусын ныгыту җәһәтеннән өстәмә яисә ярдәмче маддәләр кабул итү һәм аларның үтәлешенә ирешү. (Әйтик, ике телне дә белмәүче чиновникларны, хөкүмәт хезмәткәрләрен эшкә алу-алмау, билгеләү мәсьәләсен заманында Галимҗан Ибраһимов кискен күтәреп чыккан иде. Гади генә шушы мәсьәләнең бүгенге көнгә кадәр юньләп хәл ителгәне юк).

Кыскасы, тарихи Ватаныбызның һиммәтен, туган телебезне, милли йөзебезне саклап калу бөтен үткенлеге белән көн тәртибенә килеп баскан. Бер тукталып, татар халкының язмышы, киләчәге өчен ныклап уйланыр һәм гамәл кылыр чак җиткән. Яңа гасырда, «интернет» сүзе белән «инкыйраз» сүзе рифмалашып торган заманда, безгә тагын бер тапкыр, ә бәлки соңгы тапкыр шанс бирелгән. Бөтенесе үзебездән тора. Бүген һәммәбездән уяулык, фидакярлек, көрәш батырлыгы сорала.

Татар теле дөньядагы халыкара аралашу мәйданында инде әллә кайчан 14 тел арасында хаклы рәвештә үз урынын тапкан. Россия киңлегендә аны кысрыкларга тырышу геноцидка тиң. Гаҗәп хәл бит: Финляндия, Америка, Төркия һ. б. күп кенә илләрдә татар җәмгыятьләре эшләп килә, анда татарлар үз телебездә рәхәтләнеп сөйләшәләр, аралашалар, гореф-гадәтләребезне саклыйлар… Юк, сакламыйлар – тоталар. Аларның эш-гамәленә тыкшынучы да, аяк чалучы да юк. Ә бездә?..

90 нчы еллар башында республикабызда, аеруча Казан һәм Чаллы шәһәрләрендә, милли күтәрелеш искиткеч югары кимәлдә иде. Хәзер Крыловның мәгълүм мәсәлен искә төшерергә генә кала: аккош, кысла, чуртан – йөкне өчесе өч якка өстерәгән шикелле, безнең милли лидерларыбыз да «милләт йөге» н төрле якка тарталар. Чәчеләләр, көч вә рух таркала…

Әй син, татар, язмышың күзеңә карап искәртә сыман: «Тарих сабакларын онытма! Онытма!..»

Беренче балет, беренче мәхәббәт…

Татар классик балетына нигез салучы Фәрит Яруллинның гомер юлының күләгәдәрәк калган өлешенә – мәхәббәт сәхифәсенә күз салуыбыз юкка түгел. Дистә еллар буе сәхнә тоткан, классик мирасыбызга әйләнгән балетны язганда иҗатына дәрт биргән хис – мәхәббәт булуы шиксез. Шагыйрь әйтмешли, «булмаса илһамчысы», туар идеме шундый үлемсез әсәр?..

Композитор үзенең «Шүрәле» балетын Тукай яшендә (27 яшь!) тәмамлый һәм 1941 елны Ватан сугышына китеп бара.

Ә аны илһамландырган затлар икәү – Зөһрә Исмәгыйлева һәм Галина Сачек-Яруллина.

1934 ел. Мәскәү дәүләт консерваториясе каршында илдә беренче буларак Татар дәүләт опера студиясе оеша. Муса Җәлил ул чакта үзенең бер мәкаләсендә болай дип яза. «Бу студиянең төп бурычы – булачак татар опера театрына җырчы һәм композиторлар әзерләү иде».

20 яшьлек Фәрит – шушы студиянең студенты. Уку-дәресләр, репетицияләр, «нур чәчеп торган» башкаланың театр-концертларына йөрү, үзенең дә музыка белән җенләнеп яшәве аны күп вакыт уйчан, үзенә йомылган, моңсулыкка баткан егет итеп күрсәтә. Кайберәүләр хәтта: «Кызлар белән йөри алыр микән бу егет?» – дип тә уйлыйлар, әмма ялгышалар…

Бу дуслык нәрсәдән башлангандыр, әйтүе кыен, һәрхәлдә, күңел уртаклыгы, хисләр сафлыгы, яшьлек юлларының янәшәлеге аларны бер-берсенә якынайткан булырга тиеш. Фәрит Яруллинның күңеленә Зөһрә Исмәгыйлева дигән тыйнак бер кыз үтеп керә.

Зөһрә тумышы белән Әгерҗе районының атаклы Иж-Бубый авылыннан. Әти-әниләре белән Уфага килеп төпләнгәннәр. Күп кенә иптәшләре кебек, ул да студиягә укырга дип килгән җырчы кыз. Яңгыравыклы бәрхет тавышын лирик-драматик сопрано дип бәялиләр. Күңел дөньясына яңа тойгылар бүләк итүче Зөһрәгә Фәрит үзенең бөтен хисләрен ачып сала. Мәскәүнең зур, мәһабәт залларында опера һәм концертлар тыңлаганнан соң, алар рәхәтләнеп фикер уртаклашалар. Зөһрә белән бергәләп, янәшә утырып, Мусоргскийның «Борис Годунов» операсын тыңлаулары да мәгълүм.

Студентларга стипендиянең мыскаллап кына түләнгән чагы бу. Ашау-эчүләр әллә ни мактанырлык түгел. Өстәвенә уку программасы катлаулы, педагоглар үтә таләпчән. Яхшы тәрбиягә, тынычлыкка мохтаҗ булганлыктан, Зөһрә кызның укуында кыенлыклар килеп чыга. Зачётка дип килдеме, мактаулы тавышы кинәт кенә өзелә дә кала! Моны Зөһрә бик авыр кичерә һәм, алга таба өметләре киселгәч, өченче курстан укуын ташлап кире Уфага кайта.

Хәзер инде ике арада яшьлек хатлары гына йөри.

Чираттагы җәйләрнең берсендә Фәрит Уфага кайта, Җоматау шифаханәсендә ял итә. Кулында адрес бар, хәбәрләшәләр, күрешәләр. Каршында нәкъ элекке Зөһрә, әмма күңеле белән бераз үзгәргән, читләшкән кебек. Дөресрәге, кыз үзенең Мәскәүдән, музыкадан аерылуын ике арада хасил булган упкын итеп күрә… Фәритнең «Шүрәле» балетына тотынган, аның аерым күренешләрен язарга керешкән чагы, аңа рухи таяныч кирәк. Зөһрә исә: «Сезнең тормыштан артта калдым, мин сиңа тиң түгел», – дип белдерә. Фәритнең таланты, шәхесе каршында ул үзен артыгы белән җаваплы тойган, күрәсең.

Ләкин дуслыклары барыбер озак саклана. 1940 елны Әхмәт Ерикәй Уфага командировкага килә, боларны Фәрит сиңа тапшырырга кушты, дип, Зөһрә Исмәгыйлевага ноталы җырлар суза. Фәритнең тырнап-тырнап, бик таныш «ыргаклы» билгеләр белән язылган дистәгә якын өр-яңа җырларын, күңелгә якын бүләкләрен кулына алгач, кызның нинди хисләр кичергәнлеген чамалавы кыен түгел…

Композиторның сугышта һәлак булганын ишеткәч, Зөһрә ханым яшьлек дусты Фәритне бер ай тоташ төшләрендә күреп саташа…

* * *

1940 ел. Казан. 30 августта Татарстан өлкә комитетының «Мәскәүдә Татар әдәбияты һәм сәнгате декадасы үткәрү турында» махсус карары басылып чыга.

– Мәскәүгә! Декадага!

Инде Казанга күчеп кайткан, шунда яшәп иҗат итүче Фәрит Яруллинны да бу хәбәр дәртләндереп, канатландырып җибәрә. «Совет» кунакханәсендәге бер бүлмә – аныкы, репетицияләр Мехчылар клубында үткәрелә.

Балетындагы «Кошлар биюе» күренешен Фәрит аеруча яратып карый. Кызлар-аккошлар якты, дәртле вальс дулкынында йөзә-талпына. Украинадан килгән Галина Сачекны ул алар арасыннан аерып ала, күңеле аның белән биюгә ияреп китә. Харьков хореография училищесын тәмамлаган Галина Сачек Казанга Днепропетровск музыкаль драма театрыннан җибәрелә. Киевта туган. Нәсел-нәсәп ягыннан әтисе – чех, гражданнар сугышында һәлак була, ул әнисе тәрбиясендә үсә…

Соңгы вакытларда икесе бергәләп Зур Галактионов урамына кадәр җәяүләп кайта алар.

– Фәрит, шулкадәр соклангыч музыканы ничек иҗат итә алдың син?

Фәрит сүз табалмый аптырап кала. Ни дияргә, ничек җавап бирергә? Моның серен, хикмәтләрен ансат кына аңлатып булса икән… Шулай да җавап таба ул:

– Синең бит әле Кырлай урманнарын, андагы карт агачларны, аяз көннәрдә дә кояш нуры үтеп кермәстәй куелыкларны күргәнең юк. Бергәләп шунда барсак, андагы сихри матурлыкларны күрсәк, син мине аңларсың дип уйлыйм…

Ләкин мәкерле, свастикалы кара ташкын икесенең дә якты хыялларын йөзтүбән әйләндереп ташлый! Алар нибары ярты ел чамасы бергә яшәп кала. Язылышырга, ныклап туй ясарга ни вакытлары, ни мөмкинлекләре булмый.

«Ирем музыканы бик тиз, бик ансат яза иде, – дип язар соңыннан Галина Сачек-Яруллина. – Аның шулай күрер күзгә ансат язуының серенә мин тора-бара гына төшендем: музыка аңа ачылып китәргә һәм кешеләр белән аралашырга ирек бирмәгән икән…»

Татарстан Композиторлар союзы җитәкчелеге талантлы, беренче татар балетын язган яшь композитор Фәрит Яруллинны бронь белән тәэмин итүдә кайгыртучанлык күрсәтми. Гражданин рухлы Фәрит үзе дә югары органнарга мөрәҗәгать итеп тормый. Галинасына да военкоматка барырга рөхсәт итми – соңгы минутларда аның кичереш-газапларын хатыны күрмәскә, хәтерләп калмаска тиеш! Менә шул. Фәритнең бөтенләй кайтмаска китүе бу. Игезәк кошлардай тыпырчынып, Галинаның күңелендә тугры мәхәббәте, ә күкрәк астында туачак баласы гына кала…

Фәрит Яруллин – илаһилыктан, сәнгать дөньясыннан килгән шәхес. Бәхеткә күрә дип әйтикме, аның язмышын, күңел тирбәлешен, идеалларын һәм эстетик-иҗтимагый карашларын аңлар өчен ике зур чыганак – «Шүрәле» балеты һәм фронттан язган хатлары исән килеш сакланып калган. Хатлары утыздан артык: әтисенә, иҗатташ дусларына, иң зур күпчелеге – хатыны Галинага, әлбәттә. Аларда – Фәритнең кул җылысы, йөрәк тибеше…

«Сөеклем Галина!

Хәлеңне бик-бик беләсем килгәнгә, һәрвакыт почтальон ягына өметләнеп күз салам: бәгырькәемнән берәр хәбәр булмас микән дим. Җавап алмагач, сөмсерем коелып читкә китәм… (сентябрь, 1941 ел)».

«Шүрәле» гә кагылышлы мәкалә-фәлән күренә калса, зинһар, миңа җибәрә күр. Булачак бәбиебез хакында нинди яңалыкларың бар? Зинһарлап сорыймын: җыен имче-томчы карчыкка бәйләнә күрмә, гомереңә гарип итеп калдырырлар үзеңне… (сентябрь, 1941 ел)».

«Кадерле әти! Синең хатыңны алдым һәм менә җавап язам. Хәзер тормышлар тагын үзгәрергә тора. Приказ алдык. Мөртәт дошманны кыйнар өчен фронтка китәм… (ноябрь, 1941 ел)».

«Кадерлеләрем, әнисе белән кызым! Хат алыша башлаганнан бирле сездән еш кына открыткалар алырга күнегеп җиткәч кенә, бу арада бернинди хәбәрегез юк… «Шүрәле» мне сагынып үләм инде. Сөембикә лейтмотивы бераз яңачарак яңгыраш алачак… (октябрь, 1942)».

Нәни кызы Наиләгә ул соңгы истәлеген җибәреп өлгерә. Фотоплакатта, пулемёт һәм автоматтан ата-ата, ике совет сугышчысы атакага бара. Әле берни белми, аңламый торган ике яшьлек кызына ул, зурлар белән сөйләшкәндәй итеп, түбәндәге сүзләрне яза: «Бу сугышта минем ничек йөргәннәрне менә шулайрак күз алдына китер. Әтиең (июль, 1943 ел. Курск дугасы)».

1943 ел, 31 июль – Фәрит Яруллинның безгә мәгълүм булган соңгы хатында әнә шундый дата тора. Канлы сугышлардан Европаның асты өскә килгән чак. Күп кенә шәһәрләрдән таш өстендә таш өелеп калган чакта, кеше турында сөйләргә тиешле хатлар, похоронкалар, хәрби документларның юкка чыгуы гаҗәпмени? Шушы урында җеп өзелә… Сугышчы-композиторның кабере кайда икәнлеген белү фәкать кырык елдан соң гына мөмкин булды. Монысы исә башка тарих.

* * *

1980 еллар азагы. Мин төрле урау юллар белән Фәрит Яруллинга илһам биргән ике хатын-кызны да эзләп таптым. Берсен – Уфада, икенчесен – Киев шәһәрендә. Сәяхәткә чыкканчы, мин алар белән яшьлектәге фотосурәтләре аша таныштым. Икесе дә яшь, чибәр… Ә чынлыкта гомер кичеп, картлыкка кергән әбиләр белән күрештем мин.

Менә мин Уфада. Зөһрә апа Исмәгыйлева белән очрашабыз. Аның мине тетрәткән сүзләрен аңлыйм да кебек: «Фәритнең теге чакта Мәскәүдән язып торган хатларын ахыргача үземдә саклый алмадым. Ирем хәрби кеше, бик көнчел иде, шуңардан курыктым бугай…» Әхмәт Ерикәй артыннан җибәрелгән, Фәритнең үз кулы белән язылган түбәндәге ноталы җырлар кулъязмасын миңа бүләк итте: «Нигә, нигә?», «Син кер инде» (Һ. Такташ); «Җырлама син, иркәм» (А. Пушкин); «Лирик җыр», «Бишек җыры» (Ә. Ерикәй); эшкәртелгән халык көйләре – «Сандугач», «Сибай кантон».

Ниһаять, мин Киевта. Халыкара Борисполь аэропортыннан туп-туры Галина Сачек-Яруллина фатирына юл тотам. Ишектә композиторның кызы Наилә каршылый. Фоторәсемнәр, фронт хатлары, дистәгә якын афишалар белән танышам. Мең чакрым ераклыктагы Киев шәһәрендә Фәрит Яруллинның кече музее белән очраш әле – ничек инде дулкынланмыйсың!

Шунысы кызганыч: Галина Сачекны паралич дигән нәрсә урын өстенә кадаклап куйган булып чыкты. Миңа күбрәк төс-кыяфәте белән әтисенә охшаган Наилә ханым белән генә сөйләшергә туры килде.

Фәрит Яруллин турындагы чынлык, кыйсса, кайбер сәхифәләр менә шушылар дип әйтергә генә кала.


Страницы книги >> Предыдущая | 1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 | Следующая
  • 0 Оценок: 0

Правообладателям!

Это произведение, предположительно, находится в статусе 'public domain'. Если это не так и размещение материала нарушает чьи-либо права, то сообщите нам об этом.


Популярные книги за неделю


Рекомендации