Электронная библиотека » Рашат Низамиев » » онлайн чтение - страница 4


  • Текст добавлен: 29 апреля 2023, 21:20


Автор книги: Рашат Низамиев


Жанр: Публицистика: прочее, Публицистика


Возрастные ограничения: +16

сообщить о неприемлемом содержимом

Текущая страница: 4 (всего у книги 15 страниц)

Шрифт:
- 100% +

Уймак уйлар
(Канатлы сүзләр)

* * *

Туган тел – диңгез, ә сүзләр – диңгездән бер тамчы.

* * *

Сүз энә күзеннән чыкса гына алтынга әверелер.

* * *

Вакыт биләмәсендә күп нәрсәләр онытылыр, юкка чыгар, әмма өч хәрефле «әни» сүзе мәңге калачак.

* * *

Поляклар татарга һәйкәлдән ат куя, урыслар татар теленә «мат» куя.

* * *

Әгәр өтер дөрес куелмаса, җөмләнең кабыргасы сынык булыр.

* * *

Бер каптырмалы җөмләләр озын гомерле булмый.

* * *

Сүз белән кыйнаган кермәсә, чыбык белән кыйнауның файдасы юк.

* * *

Акыл – сүз белән, матурлык күз белән үлчәнә.

* * *

Карбызның ниндилеген – чыңлатып, кешенең кемлеген сөйләтеп беләләр.

* * *

Әгәр мәгънәсе зәгыйфь икән, җөмлә бик тиз үләргә мөмкин.

* * *

Сүзгә су кушсаң сыеклана.

* * *

Сүз белән ныгытылган фикер таулар күчерергә сәләтле.

* * *

Теләсә кайсы сугышны бер сүз белән башларга яки туктатырга мөмкин.

* * *

Әйтелгән сүз чыпчык яки бөркет булырга мөмкин, бары каләмнең язганы гына ташта уелып кала.

* * *

Әйтер сүзең булмаса, телеңне тешлә.

* * *

Кешенең сүзләренә караганда кайчакны күзләре күбрәкне сөйли.

* * *

Тел ачкычлары бирелсә, хәйләкәр төлкедән һәм мимика остасы маймылдан да шәбрәк сөйләүче булмас иде.

* * *

Тапкыр сүзле кеше теле белән таш яра.

* * *

Еланга тел сөйләр өчен түгел, чагар өчен бирелгән.

* * *

Сүз белән артык мавыксаң, эшли торган эшең ташланыр.

* * *

Туры сүз утта янмый, суда батмый.

* * *

Кешеләрне хәйран иткән дә, вәйран иткән дә – сүз.

* * *

Графоман киңәше: сүзеңне ахыргача очлап чыга алмасаң, азагына күпнокталар куярга тырыш…

* * *

Сүзнең күләгәсе булмый.

* * *

Пегасны иярләү өчен йөгәнең көмеш җепләрдән үрелгән булырга тиеш.

* * *

Дөньяның яртысы сүз һәм мәхәббәт нуры белән яктыртылган.

* * *

Авызыңа алтын теш куйдырып кына авызыңнан алтын сүз чыкса икән ул!

* * *

Ызгыш-талашлы өйдә шайтанның эше көйле булыр.

* * *

Әдәби бөкрене дә кабер генә турайта.

* * *

Шагыйренә карап, сүз ташка яки икмәккә әверелә.

* * *

Талантлы язучы үзенең каләмен һәм әйтер сүзен ак кәгазь өстендә биетер.

* * *

Нәрсә-нәрсә, ләкин әйтер сүзләреңне ломбардка илтеп тапшыра алмыйсың.

* * *

Хакыйкать ялангач була, ялганчылар аңа сүз ярдәмендә күлмәк-ыштан кидерергә тырыша.

* * *

Кабер ташындагы сүзләр чүкеч-өтерге белән түгел, күз яшьләре белән дә уелган була.

* * *

Вәгъдә сүзе биргәннән әле берәүнең дә бөлгәне юк.

* * *

Гарип күңелдә төзек сүзләр була алмый.

* * *

Үлгән кеше белән сөйләшеп булмый, ләкин мал бүлешеп була.

* * *

Хамелеон – экзотик җанвар, буш сүз сөйләүче политеслар – экран кошы.

* * *

Иң борынгы кешеләрнең берсе «Бу – минеке!» дигәннән соң, тарихта шәхси милекчелек башланган.

* * *

Хәтта алтын күгәрергә мөмкин, әмма затлы сүз беркайчан тутыкмас.

* * *

Кешеләрне сокландырасың яисә мыек астыннан мыскыллы елмайтасың килсә, уй-ниятләреңне сөйләп бир.

* * *

Яхшы затның әйтер сүзе дә туфрак сыман йомшак була.

* * *

Кош сайраганны аңлар өчен кошлар телен яхшы белергә кирәк.

* * *

Табигать зирәклекне җитәрлек кенә биргән булса, без кыскарак сөйләр һәм язар идек.

* * *

Тарихны җиңүчеләр яза икән, бу гамәлдә каурый каләмнең гаебе юк.

* * *

Матурлыкка күз кирәк, дөреслеккә сүз кирәк.

* * *

Сүзнең зурысы яки кечкенәсе булмый.

* * *

«А» дан «Я» га кадәр булган хәрефләрне тиз ятларга мөмкин, ә менә тормыш әлифбасын гомер буе өйрәнәсең.

* * *

Балыклар сөйләшә белсә, тиктомалдан кармакка килеп капмас иде.

* * *

Язмыш беркайчан сөйләшми, ул тәкъдиреңне сүзсез генә хәл итә.

* * *

Телең пәке булса, тәнеңә ук кадалыр.

* * *

Сакау белән маймылга әлифба кирәкми.

* * *

Телдән әйтелгән сүз җилгә очарга да мөмкин.

* * *

Паспортына «русская берёза» дип язылгач, татар каеннары милләтсез калды.

* * *

Язылмый калган шигырь үзен үзе сагына.

* * *

Сүз һәлак булса, эш тә һәлак була.

* * *

Әйткәнең бер хикмәт булса, әйтеп бетермәгәнең тагын да хикмәтлерәк.

* * *

Күп һәм озын сөйләү зирәклек билгесе түгел.

* * *

Кеше күбрәк сөйләгән саен, аның ахмаклыгы яки зирәклеге ныграк ачыла.

* * *

Кызларның күңел тәрәзәсен шакыр өчен татлы-шифалы сүзләр табуың фарыз.

* * *

Начар сүзләрне – яманлык, яхшы сүзләрне безгә дөреслек үзе әйтеп тора.

* * *

Әйтеләсе сүзләрдән башка бер генә идея дә чынга аша алмый.

* * *

Фикердә ялгышсаң – сүзләр, сүзләрдә ялгышсаң, эшләр хөртиләнә.

* * *

Яхшы фикергә таба сүзләр, магнит сыман, үзләре йөгереп килә.

* * *

Сүзләрнең кыскалыгы фикер киңлегенә хезмәт итәргә тиеш.

* * *

Яңгыравык фразалар һаваны ярырга мөмкин, ләкин алар йөрәккә барып җитми.

* * *

Бәхәс кул сугышы белән төгәлләнсә, дөреслек гарип хәлгә төшә.

* * *

Яман белән бәхәсләшү теш сызлаудан да яманрак.

* * *

Бәхәстә дурак җиңүче була алмый.

* * *

Бәхәстә җиңгән кеше дустын югалтырга мөмкин.

* * *

Әйтер сүзең озынга һәм болганчыкка китсә, бу – үзеңдәге кимчелекне яшерергә тырышу билгесе.

* * *

Эзоп теле яртылаш сөйләшүгә урын калдырмый.

* * *

Анекдотларга караганда канатлы сүзләр ныграк истә кала.

* * *

Сүз кылыч йөзен сындырырга мөмкин.

* * *

Тау белән үзәннәр икесе ике телдә сөйли һәм җырлый.

* * *

Ахмак сорауларга да акыллы җавап табарга мөмкин.

* * *

Кеше, буш сүзне күбрәк сөйләгән саен, ахмаклыгына таба якыная.

* * *

Халыкара сәясәттә сүзләр түгел, төрле калибрдагы идеяләр өстенлек итә.

* * *

Фикере сай булган кеше тасма телләнеп сөйләшер.

* * *

Юморда йомры сүз кыйммәтле.

* * *

Телбизәкләр бакчасына керү өчен күңел бизәкләрең дә мулдан булырга тиеш.

* * *

Төрмәдә диварлар да сөйләшә.

* * *

Көндәшең кызып китсә, аның авызын юмор белән томала!

* * *

Шигърият тормыштагы хаосны өрфия пәрдә белән каплау сәләтенә дә ия.

* * *

Кыскалык – талант сеңлесе, ләкин гонорарның үги анасы.

* * *

Акыллы бер җөмлә чиле-пешле романны сугып егарга мөмкин.

* * *

Пычакның – үткене, сүзнең тапкыры кыйммәт.

* * *

Корыган агачның – суты, мәгънәсез сүзнең тозы булмас.

* * *

Әгәр әдәбият чишмәләре корый икән, безне бернинди икътисад та коткара алмый.

* * *

Каурый каләм затлы кулда гына затлы сүзләрне тәсдыйк итәр.

* * *

Язучы каләме тукран тормышына тиң: һаман җан тырмашып эшләгән саен, ул хакыйкатьнең үзәгенә юл яра.

* * *

Матур итеп сөйләү сүзләргә генә түгел, эш-хәрәкәтнең асылына да нык бәйле.

* * *

Такылдыкның иреннәре йомылмас.

* * *

Канатлы сүзләрне балта белән дә юна алмыйсың.

Без кешеме икән?

 
Нинди көчләр, кем өйрәтер безне
Сугышларсыз гына яшәргә?..
 

Без һәммәбез – Җир кешеләре, Табигать балалары. Дөньяның биниһая киңлекләрендә әле тагын меңәрләгән үсемлекләр, урман-болыннар, елга-океаннар, кош-кортлар, киекләр үз көенчә яшәп ята. Безгә меңәр гасырлар элек менә шушындый дөнья белән туганнарча янәшә, тату яшәү гармониясе бүләк ителгән булган. Ләкин без, кешеләр, менә шушы алтын кагыйдәне боздык: үзебезне ашаткан, эчерткән, сулыш алырга мөмкинлек биргән бердәнбер табигатебезне рәнҗеттек һәм әле дә булса рәнҗетә киләбез, тирә-юнебездәге барлык нәрсәләрне һәм тереклек ияләрен кырып-себереп юкка чыгарабыз. Кызыл китап ачтык ачуын, әмма браконьерлар аны укып торамы соң! Корыган-кипкән елга-күлләр дә бу китапка нишләптер кертелми…

Табигать һәм андагы макро-микро дөнья бездән башка да бик рәхәтләнеп, җай гына яши алыр иде. Юк, без бит аның һәммә почмакларына кадәр мылтык һәм кирза итек белән үтеп керәбез, сәяси телдә әйтсәк, «эчке эшләренә тыкшынабыз», күп нәрсәләрнең астын өскә китерәбез.

Мисаллармы? Буа буарлык! Мисалларга тукталганчы, иң әүвәле галимнәр сүзенә колак салыйк әле. Алар аңлатуынча, бүгенге заманда дөньяга һәм кешелеккә өч төрле куркыныч яный: экологик һәлакәт, атом сугышы һәм, ниһаять, гасырлар дәвамында барлыкка килгән мәдәни-әхлакый хәзинәләрнең җимерелүе.

Укучыга аңлаешлырак булсын өчен, шушы өч «пункт» ка аерым-аерым тукталу урынлы булыр.

* * *

Дөньяда кешедән дә рәхимсез зат юктыр, мөгаен. Ниндидер шаукымга бирелеп, бәрәкәтле чәчүлек җирләребезне химик ашламалар белән агуладык. Болары – соңгы еллардарак. Патшалык дәверендә дә һәм Сталинның бишьеллыкларында да тайгаларны, калын-калын урманнарны кул һәм техника көче белән кырдык, таладык, кистек-турадык. Бу кырылу процесслары Себер киңлекләрендә әле дә булса дәвам итә: урман материалы әзерләүчеләр илгә дә, күрше Кытайга да гектары-гектары белән агачларны кыра-аудара-эшкәртә тора. Тиешле контроль җитмәгәнлектән, боларның күбесе яшертен һәм җинаятьчел юл белән эшләнә.

Себер һәм Амазонканың атаклы урманнары дөньядагы иң чиста һәм бай хәзинәләрдән санала иде. Ләкин хәзер моның белән мактанып булмый, кешеләр бу байлыкны талыйлар, исраф итәләр, һәм бу һөҗүмне туктатырлык акыл көчләре әлегә күренми.

Нефть катламнарына тирәнрәк төшә барган саен, елга-күлләребез, чишмәләр кибә, суларыбыз эчәргә яраксызга әверелә. Дөньядагы иң чисталардан саналган Байкал күлебез дә үзенең сафлык сыйфатларын югалта бара. Чөнки аның янәшәсендәге кәгазь-целлюлоза комбинаты үзенең әшәке-ташландык суларын һаман шунда агыза бирә. Бу экологик җинаятьләр өчен әле берәүне дә хөкем иткәннәре юк. Ангара, Енисей кебек гигантларны да буйсындырырга, йөгәнләргә тырышып карадык. Алай гынамы, хәтта кайбер елгаларны кирегә бору планнарына хәтле барып җиттек. Шушы фантастик, чынга ашмастай уй-ниятләр белән яшәгән ахмак галимнәрнең үзләренең муенын вакытында кирегә борып куясы булган лабаса!

«Целина! Чирәм җирләр!» дигән булып, Казахстанның күпме киңлек-далаларын тузанга, чүлгә, яраксыз хәлгә китереп җиткердек. Хәзер андагы табигать балансын төзәтү-дәвалау өчен көчебез җитәр микән?

Җирләрдәге бер хәл, инде Ходай Тәгалә яраткан гамәлгә дә кул тыга башладык. Космоска күтәрелү һәм «йолдызлар сугышы» өчен күпме миллиардлар, кул һәм акыл көче, нанотехнология, затлы металлар исраф ителә! (Их, димен, бу исәпсез акчаларны кешеләрнең тормышын яхшырту, ким дигәндә, фатир-йортлар төзү өчен файдаланасы иде дә бит…)

Күкнең атмосфера һәм озон катламнары космик ракеталар тарафыннан күптән тишкәләнеп бетте инде. Бу «кара тишек» ләрдән җәһәннәм җилләре өрә хәзер. Без үскәндә (50 нче еллар) каен агачлары үзләренең яшел чуклы шәлләрен көнозын аска салындырып хәрәкәтсез торыр иде, бернинди җилләрнең әрсезлек вә усаллыгын хәтерләмим. Ә хәзерме? Хәзер көн дә давыл, көн дә ачы, чәнечкеле, тозлы җил…

Адәм балаларының начар һәм алама гамәлләренә җавап рәвешендә табигать үзенең үчен кайтара башлады түгелме? Таиландның башкаласы яртылаш диярлек су астында калды. Былтыр Японияне ут белән дә, су белән дә бик нык кисәтте табигать. Инде Франция, Италия, Германия кебек алга киткән илләргә дә алагаем су ташкыны ябырылды. Галимнәр моның сәбәбен төгәл генә аңлата алмый. Ләкин бик күпләр ышана: үзен рәнҗеткән өчен табигать бездән әнә шулай үч ала. Әйе, Аллаһының барлыгына һәм берлегенә ышанмау, денсез-динсез сәясәт бик кыйммәткә төшәчәк безгә. Дин юлына баскан хәлдә генә без табигать белән уртак тел таба алачакбыздыр.

* * *

Инде килеп, игътибарыбызны сугышка һәм хәрби хәлләргә юнәлтеп карыйк.

Шәхсән мин бу тормышта ике нәрсәне күңелем вә вөҗүдем белән кабул итә алмадым: атом бомбасын һәм машина-мотор уйлап табучыларны. Чөнки атом бомбасын һәм кешеләрне күпләп үтерү коралларын уйлап табучыларны бер дә икеләнеп тормыйча ХХ гасыр җинаятьчеләре дип атар идем. Алардан герой ясау һәм түшләренә орден-медальләр кадау, – минем уемча, әхлаксызлык, кешелеккә каршы гамәл. Аларны пьедесталдан төшерергә һәм онытылуга дучар итәр вакыт җиткәндер.

Акмы-кызылмы, карамы-зәңгәрме – нинди төстә генә булмасын, Җир шарындагы исәпсез-хисапсыз генералларның барысы да бер чыбыктан сөрелгән диярлек: аларның психологиясе, яшәү һәм фикерләү рәвеше властька, кешеләр өстеннән хакимлек итүгә, җир һәм чикләрен бүлешүгә, кечкенә һәм көчсез илләрне куркытуга, басып-яулап алуга корылган. Шушы миссияләренә мәңге тугрылыклы алар. НАТОның да, Варшава договорының да, асылда, кешеләргә өч тиенлек тә кирәге юк иде. Акылга килеп, без Варшава договорын сүтеп ташладык. Бәс, шулай булгач, нигә моңардан үрнәк алмаска һәм НАТОны да тарих чүплегенә илтеп аудармаска?! Юк, алар яхшы якка үзгәрергә теләми. Киресенчә, без Куба һәм Вьетнамдагы хәрби базаларны япкан чакта (акча әрәм бит!), алар постсовет киңлекләрендә үзләренең яңадан-яңа базаларын сафка бастыралар. Бу – гаделсезлек, оятсызлык кына түгел, хәрби һәм сәяси ахмаклык! Күпме генә кылансагыз да, әфәнделәр, күпмилләтле (милитаристик) Россияне тезләндерү мөмкин түгел. Өстегезгә кризис арты кризис ябырылганда нигә әле миллиардлаган акчаларыгызны суга саласыз? Нефтьне өстәлләр артына утырып та бүлешеп, бәясен килешеп була бит.

НАТО илләре кешелеккә каршы бик күп явызлыклар эшләп өлгерде. Әфганстан һәм Гыйракка басып керүләр… Бер гөнаһсыз Ливияне бомбага тотулар… Сәддам Хөсәенне асып кую… Муамар Каддафины үтерү һәм мәетен бөтен ватандашлары алдында мәсхәрә итү… Сиксәннән узган Хөсни Мөбарәкне аяксыз-телсез калдыру һ. б. Мөселман дөньясына «тәре походы» түгелмени болар? Чиратта кем? Дөньяда бер генә президент та, илбашы да саф чиста була алмый. Уңай хезмәтләрен исәпкә алмыйча, аларның һәммәсен дә бер селтәнүдә хурлык баганасына терәп кую дөрес гамәл микән? Сәясәт, – ни әйтсәң дә, пычрак эш ул.

Статистика исәпләп чыгарган: кешелекнең канлы тарихын 300 меңгә якын сугышлар-бәрелешләр тәшкил итә. Никадәрле үтерешләр, югалтулар, хәрабәләр дигән сүз! Барлыгы 4 миллиардтан артык кеше үтерелгән. Нәрсә, әгәр акылыбыз һәм дипломатия җитсә, кылычсыз-утсыз гына яши алмас идекмени? Кул һәм акыл көчебезне төзү һәм иҗтиһат эшләренә багышласак, дөньялар яхшырып кына китәчәк ләбаса.

Кешелек атлаган юллар кан, газап һәм күз яшьләре белән юылган. Хәрби машина безне һаман да изә, таптый, мыскыл итә, ашар ризыкларыбызны тартып ала, җирдәге гармонияне боза. Ни кызганыч, моның иге-чиге күренми. Заманында Гитлер, Сталин, Мао кебекләр дөнья халыкларының газапларын арттырган, көчәйткән генә. Аларга алмашка тарих сәхнәсенә эреле-ваклы яңа тираннар килмәкчеләр. Дөнья һаман кайнамакта… Бернинди моральдән, бәддогадан, Аллаһыдан курку юк.

Безнең татар Сабан туенда күркәм бер традиция бар: ат чабышында иң азактан килгән чаптарның муенына әбиләр, тол хатыннар чиккән сөлге бәйлиләр. Сокланыч үрнәк, теләктәшлек билгесе бу! Шуның шикелле, ил башлыклары һәм НАТО генераллары Әфганстан, Гыйрак, Ливия кебек артта калган һәм җимерелгән илләргә мораль һәм матди ярдәм, теләктәшлек күрсәтәсе урында… менә сиңа мә, шәһәр өсләренә кара бомба яудыралар! Безнең әби-карчыклар сәясәтчеләргә, киң маңгайлы генералларга караганда күпкә әхлаклы һәм акыллырак булган, күрәсең.

* * *

Җәмгыятебезне әхлакый сафландыру көннән-көн кыенлаша бара.

Җиргә, табигатькә, аның биниһая байлыкларына җылы мөнәсәбәт, җәмгыятьтәге сәламәт кануннарны, кешеара багланышларны хөрмәт итә белү, намуслы булу әдәп-әхлак, мораль төшенчәләргә турыдан-туры бәйле. Бозык һәм тәртипсез җәмгыятьтә яшәү кислороды җитешми, әхлак чишмәләре саегып кала, коргаксый. Соңгы ун-егерме елда бездә акчага табыну культы көчәйде. Бу – бик куркыныч фал. Ә бит иң саф, дөрес юл – Аллаһыга табыну, аның мәрхәмәтенә сыену. Дин һәм гуманизм юлына аяк баскан илләр, халыклар, милләтләр үзенең мәсләген һәм шөһрәтен һичкайчан югалтмас.

Яшәештә, тирә-юнебездә сәрхушлар, наркоманнар, җинаятьчеләр, үтерүчеләр нигә күбәеп китте? Бөтен бәла – динсезлектә, имансызлыкта. Даһилар иҗат иткән бөтендөнья мәдәният әхрамы һәм сарайлары әкренләп онытыла, җимерелә… Монысына кем гаепле? Җавап һаман да бер үк: кешеләр иманнарын югалта бара, киләчәк буыннар турында кайгыртмый.

Телевизор каналларының кайсын гына кабызып җибәрсәң дә бер үк нәрсә күзгә ташлана: моннан йөз ел, мең ел элек монархлар, ханнар, патшалар, ил башлыклары ни сөйләсәләр, ни әйтсәләр, бүгенге олы сәясәтчеләр дә тынычлык, яхшылык, дуслык һәм туганлык турында нәкъ шул ук сүзләрне тәкрарлыйлар. Исем-фамилияләр, йөз-кыяфәтләре генә үзгә, ә типаж һаман да бер: тынычлыкка, үзара татулыкка чакыралар, янәсе. Ә чынбарлыкта шуларның гел киресе эшләнә тора.

Менә шушы байтак кына мисалларны күздән кичергәннән соң, чаң кагасы, кабат сугасы килә: без кем соң, кеше дип аталырга хакыбыз бармы? Бу Җиргә ни өчен килдек? Җимерергәме? Без кеше сүзен кайчагында (зурлап, янәсе) баш хәрефтән язарга яратабыз. Минемчә, ул моңа лаек түгел.

Без инсани затмы?

Кеше шулай булырга тиеш, дип лаф органчы, кеше булып калырга вакыт.

Марк Аврелий

Совет заманындагы бер җырның сүзләре искә төшә дә ирексездән каһкаһәле елмаю тудыра:

 
Без һәммәбез, без һәммәбез —
Совет иленең арысланнары…
 

Нинди пафос! Без – арыслан, имеш! Совет халкы эштә-хезмәттә арыслан булгандыр, бәлки, ләкин җәмгыятьнең үсеше-төзелеше дигәндә, без хөкүмәт һәм коммунистлар партиясе кулындагы күндәм гавам идек. Ачы хакыйкать бу. Югарыда әйтелгәнчә, җырладык җырлавын, әмма чынбарлыкта без як-ягына каранучы куркак куяннар, дөресрәге, күп кенә очракта социаль яктан тәҗрибә кроликлары идек. КГБның сталинчыл кармавычлары безне һәрвакыт куркытып тотты. Бер генә тарихи фактны искә төшерик: совет кешеләре күндәм рәвештә диярлек «колхозлашу» дигән реформа һәм эксперимент кордоннарын кичте, күпме кыен ашады, кулындагы шәхси байлыкларыннан колак какты, социаль тетрәнүләр кичерде. Ә хәзер әнә колхоз дигәнең безнең күз алдында кыек чүмәләдәй җимерелде дә төште. Аның байлыгын оста махинаторлар һәм уртакул номенклатура талап-таркатып бетерде. Искитмәле гаҗәп хәл бит: халык арасында протест белдерүче, чаң кагучылар, өздереп сүзен әйтүчеләр булмады диярлек. Чөнки безне гамьсезлек, битарафлык, ваемсызлык, гафләт йокысы баскан. Колхозлар инкыйразын йотты авыл халкы. Яшьләр пассив, ә инде өлкәнрәкләр: «Сугыш кына була күрмәсен…» – дип яши бирә.

«Халык – сарык» дигән гыйбарәнең авторын инде хәзер берәү дә төгәл генә белмәстер, вәләкин бик кыска һәм шәп әйтелгән! Соң, җәмәгать, уйлап карагыз: иксез-чиксез Россия биләмәсендә яшәп яткан халыклар, төрледән-төрле милләт кавемнәре үз теләге һәм ихтыяры белән сарык хәленә төшеп бара түгелме соң?!

Менә якындагы тормышыбыздан мисаллар.

Халык социализм кырларында эшләп тапкан акчасын бөртекләп, тиенләп дигәндәй саклык кассаларында җыйнап бара иде. Шул хәләл акчаларны Гайдар һәм Чубайс командасы биш минут дигәндә биш тиенлек бакырга әйләндерде дә ташлады. Халык моңа ничек түзгәндер инде? Илдә хосусыйлаштыру-приватизация (дөресрәге, «прихватизация») башлангач та, элеккеге түрәләр, партократлар җәмгыять байлыгын үзенең канат астына шудырды. Халык тагын дәшмәде, өне дә чыкмады аның. РСФСР һәм Татарстан Республикасы Конституцияләрен сүтеп ташлап, төрле корамалар белән «бизәкләделәр» – халык монысын да колак кырыеннан шома гына уздырды. Русия парламентын танклардан маңгаена терәп атканнар иде – гавам, чүт кенә хәсрәтләнгән булып, монысын да «йотты». Русия гаскәрләре Чечняга бәреп керде – халык әнә шушы канлы вакыйгалар барышында да йокымсырап калды диярлек. Солдат улларын яклау өчен аналар хәрәкәте башланды үзе, тик бу океандай илнең кочагыннан бер тамчы гына иде. Иң аянычы – солдат киемендәге ир-егетләрнең сугышка, үлем уенына сусап торганлыгы ачыкланды. Нишләтәсең, «приказ есть приказ» булгандыр, мөгаен.

Илдә әхлакый, социаль һәм һәрби тетрәнүләр канат җәя барган чакта халыкның иҗтимагый битарафлыгы табигый сорау уята: бу халык әллә үзенең гуманистик сыйфатларын тәмам югалтты, җәмгыять һәм тарих каршында үз сүзен әйтә алмаслык дәрәҗәдә мескенлеккә төште микәнни?!

Узган ел Франция студентларының, үз хокукларын яклап, атна буе демонстрация үткәргәннәре истә калган. Аргентина дефолтка кереп баткач, анда президент арты президентны алыштырып кына тордылар. Халык басымы белән. Германиядә әле күптән түгел дәүләт чиновниклары ике көнлек забастовка үткәрде. Ә безнең чиновникларны чыбыркылап та халык каршына куып чыгара алмыйсың.

Парламент сессияләре алдыннан бер төркем активистлар, плакатлар күтәреп, мәйданда пикет оештыра анысы. Тик… һаман бер үк кешеләр басып тора анда. Без бит хәтта 15 октябрь – Хәтер көнендә дә ныклап, күмәкләшеп җыйнала алмыйбыз, бердәмлек үрнәге күрсәтмибез. Әлеге дә баягы Сөембикә манарасына баручылар сафында һаман бер үк кешеләр диярлек. Казан каласын Явыз Иван афәтеннән саклап шәһит киткәннәрне яд итү йоласында нигә әле имам һәм мәзиннәребез күренми? Үзләренең вазифасы буенча алар бит иң алгы сафта булырга тиеш.

Мин берәүне дә французлар, алманнар, американнар үрнәгендә демонстрацияләр оештырырга чакырмыйм. Ләкин шунысы хак: өстәгеләрнең гадел булмаган гамәлләренә каршы фикер белдерүнең төрле формаларын эшкә җигәргә мөмкин. Профсоюзлар да юк-бар декларация белән утырмасын. Моның өчен фәкать бер нәрсә – активлык сорала.

Безнең җәмгыять контрастлардан, метаморфозалардан тора. Никадәр гаҗәп тоелмасын, бездә күп кенә гамәлләр кешегә каршы эшләнә. Мисаллар буа буарлык! Әйтик, бакча-дача дигән тыйнак һәм популяр байлыкка приватизация кирәклеген уйлап тапты түрәләр («кыргый капитализм» җимеше). Аның мәшәкате, аның чыгымнары дисеңме! Квитанция, кәгазь-документлар боткасы! Халыкның башын катыру өчен бер дигән табышмак, лабиринт… Кадастрлар, тагын әллә кемнәр безнең 10–15 метр тирәсендәге ызаннарны үлчәп азаплана… Колхозларны сүтеп таратканнан соң, Россия киңлекләрендә ничәмә-ничә миллион гектар җирләр кысыр ята, нигә иң элек әнә шуларны үлчәмәскә? Юк, кемнәр өчендер акча-бакча эшләре мөһимрәк.

Мөслимдә яшәп иҗат итүче язучы Фоат Садриев «Авылдан хатлар» дигән китабында яза бит әнә: әнисе ярдәмендә һәм кулына балта тотып үзе бураган өен ул, дистәләгән оешмалар бусагасын таптап (яртышар көн чиратлар торып бит әле!), җәмгысы 7316 сумга көчкә сатып алган, әттәгенәсе… Юкса элек кемдер вафат булса, авыл Советы кенәгәсендә аны иң якын кешесенә «ә» дигәнче бушлай күчереп кенә куялар иде.

Телевизордан туктаусыз барган, миллионнарга сатып алынган чит ил сериаллары, атыш-кан коюларга корылган әшәке фильмнар, ришвәтчелек, кибет киштәләрен аракы елгасы белән коендыру, полициядә бер гаепсез кешеләрне җәзалау дисеңме – болар бар да кешегә каршы кылынган гамәлләр. Димәк, әдәп-әхлакка да каршы гамәл дигән сүз.

Дәрдемәнднең «Кояшка каршы эштер бу…» дигән шигъри юллары искә төшә дә, аны безнең заманга яраклаштырып, «Кешегә каршы эштер бу!» дип нәгърә орасы килә.

Безнең бар яктан диярлек какшап торган җәмгыятебез илдәге бу начарлыкларны җиңә алырмы – әйтүе кыен. Дөрес, бездә кешегә карата «файдалы эшләр» дә байтак башкарыла. Әмма анысы да кайбер катлау вәкилләре һәм байлар-олигархлар өчен генә…

* * *

Милли мәктәпләр бетерелүнең бер «җимеше» буларак, Казанда һәм башка күп кенә шәһәрләребездә милләте ягыннан ни татар, ни рус булмаган тулы бер буын үсеп килә. Тукайны үз телендә укып үсмәгән бала Пушкинны тиешенчә кабул итә һәм ярата алырмы соң? Туган халкының гасырлар буе яшәп килгән моңын-җырын аңламаган, сөймәгән бала «Яблочко», «Подмосковные вечера» кебек җырларны ихластан аңлый һәм хөрмәтли белерме? Шәхсән мин үзем моңа шикләнеп карыйм.

Халыкта «Ана сөте белән кергән…» кебек бик тә мәгънәле сүзләр бар. Кеше дигән затның генетик структурасы гына түгел, рухи башлангычлары да, буыннан-буынга күчә-күчә, гасырлар буе әзерләнеп килә. Әлеге чылбырда өзеклек, урын алмаштыру, табигыйлеккә зыян китерүләр булмаска тиеш. Яшь чия ботагын икенче бер агачка китереп ялгыйсың икән, үсеп китсә, көннәрнең берендә ул җимеш бирергә мөмкин, әмма ялгап ясалган бу чия чын чия булмаячак.

Мәктәп-мәгариф өлкәсендә «ата-ана теләге белән…» дигән принцип тамыр җәеп өлгерде. Югары уку йортларына керү имтиханнары рус телендә бара икән, ата-ана үзенең баласын туган телдә укытырга атлыгып тормас, билгеле. Аларның теләге белән менә бит нинди «көч» идарә итә! Вузга керү имтиханнарын, кирәксә, туган телдә тапшыру мәсьәләсен уңай хәл итә алырбызмы? Бик тә четерекле сорау.

Сүз ахырында яңадан русларның «подопытный кролик» дигән гыйбарәсенә әйләнеп кайтасы килә. Иге-чиге күренмәгән реформалар ил халкын, чынлап та, сынау-тәҗрибә куянына әйләндерде түгелме? Һәм нигәдер барыбызга да кагылган бу фаҗигане күпләр, бик күпләр күрми яисә күрергә теләми.


Страницы книги >> Предыдущая | 1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 | Следующая
  • 0 Оценок: 0

Правообладателям!

Это произведение, предположительно, находится в статусе 'public domain'. Если это не так и размещение материала нарушает чьи-либо права, то сообщите нам об этом.


Популярные книги за неделю


Рекомендации