Электронная библиотека » Ренат Гаффар » » онлайн чтение - страница 4


  • Текст добавлен: 7 марта 2023, 11:02


Автор книги: Ренат Гаффар


Жанр: Юмор: прочее, Юмор


Возрастные ограничения: +16

сообщить о неприемлемом содержимом

Текущая страница: 4 (всего у книги 14 страниц) [доступный отрывок для чтения: 5 страниц]

Шрифт:
- 100% +
Елан

Урам якта машина гөрелтесе ишетүгә, Мәрданша карт ябык гәүдәсе белән тәрәзәгә капланды. Каршыда гына үсеп утырган сирень куаклары аралыгыннан каршы торган машинаның зур «күзләре» н шәйләп алды. Аннары, галошларын да киеп тормастан, оекчан гына тышка чыгып китте. Оныгы кайтасы иде, шулдыр, дип уйлады.

Эңгер төшеп килә иде. Өйалды баскычы да, ишегалды ташлары да рәтләп күренерлек түгел.

Кабалана-кабалана капкасын ачып урамга чыкканда, машинадан ике кеше төшеп, бире таба килә иде. Алар нидер сөйләшә, көлеп-көлеп куялар.

Мәрданшаның йөрәге кысылып алды.

– Сәйдәш олан ич! – дип, үзалдына пышылдап алгач, гадәте буенча, кул сырты белән чалбарын күтәреп куйды.

– Саумы, бабай! Әллә танымыйсың инде?

– Синме, олан? – диде карт. – Кайттыңмы? – Аның тавышы калтырап китте. – Соңгы кат күренүеңә ни гомер, исеңә төшкән икән бер синең дә. Җир упкандыр дип торабыз тагын…

Келә шыкылдады. Капка да сөенгән – бөтен тирәне яңгыратып шыгырдады.

Мәрданша карт оныгының әле күптән түгел генә авыл хуҗалыгы институтын тәмамлап, күрше республиканың бер совхозында баш инженер булып эшли башлавын ишеткән иде. Менә бүген, җае чыгып, бабасын күреп килергә тәвәккәлләде Сәйдәш. Башлыгы, урак өстенә әле байтак булганга күрә, каршы килмәде – бер-ике көнгә кайтып килергә рөхсәт бирде.

Карт, иң әүвәл оныгына гына карап торганлыктан, аның янәшәсендәге кешегә бөтенләй илтифат итмәгән иде. Машина утында торган сап-сары чәчле, сипкел баскан егеткә борылып:

– Урыс икән… – дип, аның иңбашына кулын салды. – Атың кем була, улым?

– Данила… – Егет бөтен ишегалдын яңгыратып аваз салды.

– Эшләпәң кая? – дип сорады ул оныгыннан. – Киемең ник тузанлы? Башлык шулай буламыни?

Инженер булгач, гел ыспай киенгән, эшләпәле итеп күз алдына китерә иде ул оныгын. Машинасы да башлыклар йөри торган түгел икән. Менә шуңа кәефе кырылды, эченә елан керде аның. Хәер, оныгының нәкъ менә шушындый машинада кайтуы әйбәт булды әле. Яз көне урманчы Галләм тау битенә каен утырттырган иде. Бераз утын бирермен, дигәч, Мәрданша да, мәктәп балаларын өйрәтә-өйрәтә, каен утыртып йөрде. Инде менә җәйләр җитте, арыш утыра башлады, утынның әле кайтканы юк. «Кипми кала», – дип, эче пошты аның. Башта кителгән күңеленә хәзер инде сөенеч йөгерде. Машинасы да бит тавык куркытып, тузан туздырып йөргән ишеләрдән түгел инде – келәт хәтле ЗИЛ!..

«Җүн кылды болай булгач, Галләмнән генә яшереп, бер-ике бүрәнә дә салып булмасмы. Эшләпәсен эшләр беткәч киеп кайтыр. Бу юлга ярар инде…» – дип уйлады ул. Шулай да:

– Эшләпәсез килешми икән сиңа, олан. Нүжәли бер җүнәтеп булмады инде? Кеше ни уйлар? – диде.

Данила, кырт-кырт кыяр кимерүеннән туктап һәм дә сүзнең асылына төшенеп, хихылдап көлгәч кенә, Мәрданша карт шым булды.

Тын авыл өстенә йолдызлар сибелгәндә, ул җиңелчә генә исергән иде инде, оныгының инженер икәненә әле һаман ышанмыйча йокыга китте.

Мәрданша карт тавык кытаклавына уянып китте.

– И-их, тирес гәләйләре! Көзләр генә җитсен! Шундый итеп кычкыртырмын әле, әйе. Тәки йокы бирмәделәр бит, ә! «Арада бер кыңгыр кикриклесе, әшәке тавышлысы бар. Бүген үк суясы булыр», – дип уйлап ятты ул беркавым.

Ул торып, болдырга керде дә, каплаган кунасын читкә шудырып, чиләккә чүмеч батырды.

Бары тик чәйне генә үз итүче картының бу галәмәтен күреп торган Мөнәвәрәсе түзмәде:

– Ниемә дип эчәсең инде шул салкын суны, җә! Ичмаса, күрми дә калганмын. Тукта дим, чәй кайный, – диде.

Карт, бөтен ишегалдына яңгыратып ыхылдап куйганнан соң, күңеленә иң хуш урынына – кузлага барып утырды. Аның бүгенге уйлары – оныгы хакында: «Кара син аны, ә? Дәү кеше булган диген – инжинирт».

Оныгының нәкъ менә шундый зур башлык булуы аңа күңел хушлыгы бирә, сөендерә иде. «Менә бит нинди итеп үстергәнмен, – дип уйлый ул, бераз һаваланып.

Кара, ник утырам соң әле җәелеп?»

– Мөнәвәрә! Уят, җитте. Ир-ат өйлә җиткәндә йоклап ятмас, кайткач түнәрләр, – диде ул юынгычка җылы су салып торган карчыгына.

– Бераз ял итсеннәр, өшәнгәннәр ич. Нишләмәкче буласың?

– Уят, бетте! Сорама. Эш бар.

Мәрданша уе белән генә капка төбендәге теге иләмсез машинада тузан туздырып, Чишмә чокырыннан печән кайтарып ташлады. Аннары урманга китте. Анда утыннан тыш тагын бер йомышы бар иде аның…

Менә инде ничә еллар ак мунча җиткезеп куярга исәпләп йөри ул.

Шул исәбен һич кенә дә тормышка ашыра алмый. Уң як күршесе Садрыйныкы нинди бит әнә! Дөнья рәхәте! Өй каршына сузып салынган бүрәнәдә тәмәке тарта-тарта дөнья хәлен сөйләшеп утырганда, Садрыйның:

– Әйдә, гадук, чабынып чык бер. Сөякләрең җиңеләеп китәр. Килен тагын ягып җибәрде бугай, ахрысы, – дип әйтә торган гадәте бар.

Ул шулай диюгә, Мәрданшаның борынына мәтрүшкә аралаштырып бәйләнгән каен себеркесе исе килеп китә.

Үз мунчасы тәмам искерде. Кем әйтер Мәрданша балта остасы булган дип? Ягарлык түгел инде. Караучысы булмагач, бакаларга хәтле ташлап киткән.

Башта күршесенең кыргый чиялеккә ак мунча салып куюына әллә ни исе китмәгән иде дә Мәрданшаның, тора-бара эченә корт, елан керде, ике күрше арасын мәче кисте.

Тора-бара ике күрше бергә чабыну түгел, бүрәнәгә утырып тәмәке дә тартмас булды. Исенә төшкән саен, Мәрданша ант эчә: «Салам, Садрый! Салам булгач салам!!!»

Карт бер керешсә җиткезәсе дә куясы юкса. Әнә бит ярты авыл йорты аның балтасыннан үткән. Соңгы араларда бу шөгылен ташлады ташлавын. Вәләкин, йөзе җыерчыклана барган саен, Мәрданшаның җаны котыра гына барды. Бүрәнәләрен генә кайдан юнәтәсең менә…

Сәйдәш олан бабасының теләгенә каршы килмәде. Ничә еллар аягы басмаган тугайларда дөньясын онытып торып, чалгы селтәвең ни тора! Авыл малаена җаен гына бир.

Туктаусыз печән чабудан соң, пакуска яткан килеш болынны тыңлап ятканда, әллә ниләр искә төшеп бетте.

Печәнне алып кайтып аударгач, урманга чыгып киттеләр. Кич җиткән иде инде. Сыек кына булып томан төшә башлаган иде. Тигезле-тигезсез урман юлы белән бара торгач, Мәрданша туктарга кушты.

Аның уенча, нәкъ менә шушы төштә мунчага ярарлык менә дигән каеннар булырга тиеш иде. «Утыны качмас, Галләм югында тәвәккәлләргә кирәк…» Бактың исә бөтенләй башка төшкә килеп чыкканнар икән.

Мәрданша яшьләрне юл карарга җибәреп, үзе машина янында калды. Аның баскычына утырган килеш тәмәкесен кабызгач, уйга чумды: «Таушалган көе ник нужаланып йөрим әле? Печәнле иттеләр. Киссеннәр, төясеннәр соң. Сөбханалла, тазалар. Ә мин черем итеп алырмын…»

Урман тын.

Күпме шулай утыргандыр, тыннары беткән егетләр чаптырып килеп җитте. Карт «дерт» итеп куйды.

– Нәстә булды?

– Анда кеше сөйләшә!

– Ык итмәгәе мык итсен, миңа димәгәе. Ә бит уйлаганыем аны каравылчы Галләм йокламый ул дип. Миңа терәлгәч, шулай ул… җә, әйдәгез, балалар, вакыт уза, аттырыйк моннан кеше-кара күргәнче.

Әйтүен әйтте, тик үзе ашыкмады. Каршында үсеп утырган имән агачына текәлеп катты да калды.

– Яраттың, ахры, бабай, имәнне. Күзеңне ала алмас булдың, – диде Данила.

– Балалар, әллә, мин әйтәм, ары-бире китерикме шушыны, ә? Нигез буена бата бу. Эзләп йөрисе юк.

Нәкъ менә шушыңа иш ике бүрәнәсе ишегалдында ята бит. Черемсери дә башлаганнардыр инде.

Ниндидер сихер кабинага менеп барган Сәйдәшне җиргә тартып төшерде. Ул бабасы янына килеп басты.

– Тукта! Кисмик бу имәнне.

Карт әле оныгына, әле машина яктырткан имәнгә карап алды.

– Чү, ник тагын?

– Таныш имән, – диде Сәйдәш.

Әле күптән түгел шушы төштә ике имән үсеп утыра иде, булса биш ел булыр. Инде берсе генә калган. Икенчесе урынында – өсте күгелҗемләнгән юан төп. Кырмыска оясына күмелеп кала язган. Төпнең ян-ягыннан берничә яшь үсенте калкып чыккан, пеләш башта коелмый калган чәч бөртекләрен хәтерләтә.

– Тукта әле, монда кыргый груша булырга тиеш иде бит, – дип исенә төшерде Сәйдәш. – Шушы тирәдә генә иде бугай…

Шунда гына булган икән, кармалана-кармалана бер җимеш өзеп, авызына капты. Груша суыннан яңаклары әчетеп куйды. Егет, сузылып, төпнең шома өслеген сыйпап алды. «Салкын…» Ялгыш сындырудан курыкса да, үсентеләрне тотып-тотып карады. Уйга калды: «Кышкы салкыннарда ничекләр түзәрсез икән? Беренче кырау алырмы, әллә берәр ач куян кимереп китәрме?

Ел саен шулай булыр: кышын кимерерләр, язын тагын тернәкләнерсез.

Әүвәлге имәнне алмаштыра алырсызмы икән?

Үзенә күрә көрәш…»

– Син бит бу, Динә! – дип пышылдады Сәйдәш көтмәгәндә. – Бу – синең бүгенең…

Җәйләрен – җиләккә, көзен чикләвеккә йөргәндә, алар гел шушы имәннәр турысына җиткәч ял итә иделәр. Соңгы мәртәбә мәктәптә чыгарылыш беткәч килделәр.

Якында гына өлгереп килгән арыш кыштырдый, бытбылдык оскыта. Урмандагы кош авазы йокыны китерә. Рәхәт…

– Ай!

Ачыргаланып чыккан аваздан урман сискәнде. Бытбылдык тынды.

– А-а-ай! – дип җавап бирде урман.

Сәйдәшнең коты алынды. Еланны әле күргәнгә һәм Динәнең каты кычкыруыннан ул бөгәрләнеп килде.

– Ни булды, Динә?

Абага арасына сызгыра-сызгыра кереп киткән еланны күргәч, Динә шуннан куркып кычкырган дип уйлаган иде дә, кыз балтырында кызарып-агарып калган урынны күреп алды…

– Сыдырылган гына ул, Динә, – дип юаткан булды.

Әмма аның тәмам хәле китеп, ак алъяпкычына кадәр калтырый башлагач, оялуын җиңеп, җәрәхәттәге канны суыра башлады. Аннары юкә кайрысы белән жгут салып куйды.

«Нишләргә? Авылга хәтле дүрт чакрым. Өлгермим. Олы юлга чыгарга кирәк. Анда район үзәгенә баручы машиналар очрар әле».

Ул, Динәне күтәреп, олы юлга таба китте…

Шуннан бирле аерылышмас күк иделәр. Тик көнең син дигәнчә генә бармый икән…

Динә бүтәннеке булды. Инде аерылган да икән…

Бүген иртән Динәсе турыннан узышлый, бабасы «Динәнеке» дигәч, нәни бер кызны туктатып: «Кем кызы син?» – дип сораган иде. Бала: «Әнинеке», – диде. Әнә бит, әтинеке түгел, әнинеке. Динәнеке.

Менә хәзер уйлары бөтенләй икенче якка борылды да куйды: «Ни генә булмасын, Динәнең сер белән тулы күзләре, ягымлы тавышы, көлүе бар.

Иреннәре дә шул уктыр… Көтәдер, көтми калмас. Авылга кайтып төшүемне күргәндер, ирештергәннәрдер».

Бу грушалы, еланлы төшнең изге икәнен, исән калган бердәнбер имәнне ник кисәргә ярамаганын аңлатып кара син Мәрданша бабаңа!..

– Ник кисмибез, дим, өннән киткән? Урамдагы бөтен мәткә таныштыр сиңа, урмандагы агач – икеле әле… җан җаһиләңне! Рас мин кушам, аудар, майт җакасын!

Мәрданша картның ут яктысында карават тимере күк ябык зәңгәрсу-кара булып күренгән тамырлы куллары калтырый иде.

– У-у-ух, өнсез! Инжинирт кавеме…

Картның йөрәген авырттырып, нидер чеметеп алды. Димәк, оныгы аның теләгенә каршы? Бабасына яңа мунча салышу уенда түгел!

Карт, эшнең ахыры хәерле бетәсенә өмете өзелеп, өйгә бернисез кайтып керәсе итте. «Күрсен авыл кемне үстергәнемне!»

Мәрданша картның өч көн инде беркая чыкканы юк. Галләм биргән рөхсәт кәгазе тагын матчага кыстырылды. Оныгы китеп баргач, тәмам боегып калды, чәе үтмәс, сүзе чыкмас булды. Аны иң куркытканы бүтән нәрсә – урмандагы хәлләрне Садрый ишетеп алгандыр да, йөридер мыек астыннан гына көлеп…

Көннәр шулай уза торды. Инде тышта – сентябрь ахыры. Тупыллардан яфрак коела. Бәрәңгесен алып бетергән бер иртәдә Мәрданша карт, гадәтенчә, кузлага тәмәке тартырга утырды.

Яныннан гына горур кыяфәт белән әтәч үтеп китте.

– Пләмәнной! – диде ул, мыгырданып, һәм лач итеп читкә төкереп куйды.

Тавык халкы бодай чүпләгән җирдән, шиккә калып, башын күтәрде.

Иске капка түбәсендә моңланып кына мәче мияулап алгач түзмәде, «Садрыйныкы! Көлә!» – дип, галошын салды да капкага бәрде.

Ачулы иде карт…

Шулчак капка келәсе шыкылдап куйды. Шуны гына көткән, ахрысы, болдыр астыннан имгәк кенә бер көчек тәгәрәп чыкты.

– Кем бар? – дип кычкырды Мәрданша, капкага борылмый гына.

Хат ташучы Банат иде бу.

– Почта, Мәрданша абзый. Хат бар.

– Суң.

Хат Сәйдәштән булып чыкты.

– Анасы, чык әле!

Җавап бирүче булмагач, үзе укырга кереште. Хатның һәр сүзен, һәр юлын укыган саен, йөзе ачыла барды.

– Кайтып китәм әле, дисең инде, алайса, ә? Кайтырсың шул – бабаң ич мин! Ярый, шулай булсын… Агач төяп кайтам бу юлы, урман хуҗалыгыннан сатып алдым, дисең, алайса. Шәп, улым! Шәп!..

«Мунча була инде болай булгач, ә? Ну, Садрый, җан җаһиләңне чиртәм бит…»

Тик менә «кайткач өйләнәм» дигән юллары башта пошаманга салды салуын. Шулай булса да, ул чиксез шат иде.

Болдыр баскычыннан, кулын итәгенә сөртә-сөртә, Мөнәвәрә түти төшеп килә иде.

– Чәй куй. Дәшәрсең кайнагач. Садрый кордашларда булырмын. Тәмәке тартып алыйк әле бер. Сагынылган…

Көлке капчыгыннан

Түбәдә – эт эзе

Елына бер мәртәбә эш хакы сорап кергән идем, башлык кыскартып чыгарды. Шуны гына көткән икән, хатын да сокращение ясады. Илле ел бергә торып, яныннан үткән чакта гел ләхәүләмне укып кала торган идем. Котылдым хәзер үзем дә.

– Үз көнеңне үзең күр инде, җаныкаччаем, җәме, – дигән генә иде, менә тотындым буыла-буыла көләргә. Үзем тәгәри-тәгәри көләм, авыз ачык, ә тавышы чыкмый! Җырык килеш калды шулай. Хатын дигәнем кытыклап та карады, юк, чыкмый гына бит тавышы. Ул өйдә ишәк тулгагы авазлары чыгарып чырулап калды. Мин киттем калага – колдунга.

Белгән кешем түгел түгелен. Фатирының тоткасына гына орынган идем, эчтән, мине бәреп егып, ярым шәрә бер юан хатын чыгып чапты. Монашка киеменнән, кувалда хәтле тәресе ике ими арасында бәргәләнгәнен генә шәйләп калдым. Култык таяклары гына як-якка сибелеште. Баш мие өч төштән селкенгән булган моның.

– Вәт колдун бу, мәйтәм. Нинди беткән марҗаны аяклы иткән!

Күзем ишек катындагы язуга төште. «Ашказаны – 100 сум, баш казаны – 200 грамм (закускасы үзең белән), либерни әгъзалар – 300 у. е. Бөтен нәрсәңне алыштырам. Айгырдан башлап, любоеңны пычаксыз гына печәм һәм сөннәткә утыртам. Алдан ук түлисе» диелгән.

Эчтә кәтүк хәтле генә бәлтерәп беткән бер пеләш нәмәрсә ботинка шнурларын үтүкләп ятмыш иде. Нинди пөхтә кеше икән, ә? Танышып киттек инде. Дөберән нәселеннән булып чыкты бу, ак сөякле. Кукмара мишәре. Гомер буена коры су җитештерә торган заводта каравыл торган. Башы өтермәннән чыкмаган.

– Ничек аяклы иттең син теге аксак монашканы? – дим.

– Гади ул бик, җәшти. Кайнаштыра торгач, ун айлык көмәнең бар икән, дигән генәем, име, гомер буена җөрми торган аякларында тыпырдый башлады бу. Фарис Галләм үзе бернишләтә алмаган булган бу марҗаны. Ә синең ни дип белик? Ник җырдың бу җәмсез авызыңны?

– Менә шундый зәхмәт инде миндә. Гел көлдерә. Тамак ач. Тавышы чыкмый түлке. Кеше шикелле кете-кете көлә торган итеп чыгармассыңмы?

– Әллә индивидуальни катының белән бергә мунчага кергәниеңме, паскуда?

– Өйләнешкәнче бер булганые шул андый гөнаһ. Ярамый аңа мунча. Аннары ул сыерны да яткан көе сава башлый…

– Платформасы сыек икән, алайса, хатыныңның. Ач авызыңны. Карыйк. У-у-у, монда! Авызыңда бумбы шартлатканнарыемыни? Үпкәң беткән икән – авызыңны ачкач күренми. Бәбәкләреңне алыштырабыз. Икесе ике якка, әрләшкән шикелле, карап тормасыннар. Туры эчәгең кыегайган. Турылыйбыз. Күрше-күләнең бар, ахры, синең. Шул, каргап, аураңны тишкән, чакраңны җәнчегән, шармыңны бушаткан. Һөдһөд кошы җелеген ике көнлек таракан имие белән бутап, ай тотылмаган төнне эчерермен. Бетәр. Үзең бетмәсәң. Борыныңны зурайтабыз, тукмак хәтле итеп. Мондый бәләкәчне хатын-кыз сөймәс…

– Хатын җук минем!

– Тимбүле күбәя җөргән нәрсәң моннан ары. Тәнеңә җон үстерергә кирәк булыр. Хәзер шунсыз санламый ул кавем ир-атны. Моның өчен калай түбәдә җөргән коты очкан этнең арткы сул аягы эзеннән тимер күгәреге кырып алып, шуны әле исем кушылмаган бәби бәвеле белән бутап эчәрсең. Йөз илле грамм. Закуска капма. Әрмәннеке ише җонга ияләшмәсәң – ыцкынасың, ыцкынмасаң – ияләшәсең.

– Түбәдә мәче генә җөри бит. Эт каян өй түбәсенә менсен инде?

– Хәзер менә. Заманы шундый.

– Миңа болар бер дә кирәкмәсие бит, иптәш ызнахыр. Син минем колакка хәтле җырылган затсыз авызны төзәтеп бир. Кычкыра-кычкыра көләсе килә минем. Кеше шикелле.

– Ә, аны әйтәсеңме? Хәзер төзәтәбез аны. Просто бер колакны кисеп, минем әнә теге симереп беткән мәчегә генә ыргытабыз.

Шулай диюе булды пеләш колдунымның, алып торып чыгып качтым мин теге җуан марҗа күк. Баскычтан аска чабасы урынга, өскә – чарлакка таба атылганмын. Карыйм, түбәдә бер бомж бичара этне алдап-җумалап кәтлит итәргә җата. Мин кешечә итеп кете-кете көлә башлаганымны сизми дә калганмын. Киткән теге зәхмәт! Коты очкан бомжым, җанашым, этен ташлап, шыр акыра-акыра, уникенче ятаждан аска сикерде. Маэмай хуҗасы дип белгән. Нәни генә корбан чиный-чиный түбәдә чабулый. Куркуыннан пес итеп, калайда эзләрен калдырган гына иде, алдым кырып күгәреген җоны-ние белән. Соң бушлай булгач. Өйләнәсе бар ич! Ә бусы ни тагын? Өстенә үк китереп басканмын. Этем куркуыннан һәммә байлыгын ташлап качкан, җанашым. Алдым кырып бусын да. Эчне төртеп тишмәс. Дөберән нәселеннән чыккан теге ызнахырның үзенә сатам мин аны…

Сарык хәсрәте

Галиханның егерме дүрт кыш кышлаган карт сарыгы көтүдән кайтмады. И сөенде соң Галихан!

– Котылдым, ахры, тәки! – дип, мер-мер сөйләнде ул. – Шул сарык аркасында «икыспириментатор», «галим» дип, бөтен авыл үземнән көлә иде юкса.

Моннан нәкъ егерме дүрт ел элек, Нәгыймәсен алып кайткан елны, атасы мәрхүмнән калган дәү мөгезле меринос сарык кышның чатнама суык бер төнендә өч бәрән китерде. Берсе, абзарның иң караңгы почмагында күренми калып, салкын тидерде. Иртән малларга печән салырга дип чыкса, Галиханның күзләре бәрәңге булды. Бичаракай тәмам бәсләнеп беткән, инде калтыраудан узган, үлеп бара иде. Үзе бигрәк тә котсыз. Башының ярты ягы кара, яртысы ак. Тиресе ни кара, ни көрән…

Жәл иде бәрән. Үзен өйгә алып керделәр. Иске бишмәткә төреп җылыттылар. Сарык кына бәрәнен кабул итмәде. Ни галәмәттер, кире какты, имезмәде.

…Хәтерли Галихан. Шайтанына олаккыры, шушы бәрән тагын теге мәхшәрне исенә төшерде бит. Дошман тылына «тел» алырга җибәрелгән группадан алар әсир немец унтеры белән икәү генә исән калганнар иде. Унтер минага эләгеп дөмекте, ә бер кыйпылчык Галиханның аягын чәрдәкләп ташлады. Кар өстенә мал суйгандагыдай кып-кызыл кан чәчрәвен генә шәйләп калды старшина Галихан Хәстиев, аңын югалтты. Исенә килгәндә, гәүдәсе, чәче кан катыш бозга каткан иде.

– Үләм икән, – диде старшина, – ялгызым катып үләм икән…

Эңгер-меңгердә «тел» алырга җибәрелгән бүтән группа үлеп барган, тәмам бәсләнеп беткән берәүгә килеп юлыкты. Көч-хәл белән боздан куптарып алдылар. Менә шуннан бирле, ярты җан гына калса да, үлемгә үч итеп яши Галихан.

…Атна-ун көн дигәндә, теге кыяфәтсез, котсыз бәрән шактый тернәкләнеп китте, йотлыга-йотлыга шешәдән сөт эчте, урындыкка, диванга сикереп менде, кәс-кәс йөгереп китте, үзе гарык-горык йөткерде. Галиханның икенче класста укучы оныгы Зыяфәтне шул бәрәннән аерып алып булмый башлады. Эткә, мәчегә көн бетте. Чөнки Хәстиевләр өчен дөнья уртасында бары тик кыяфәтсез шушы бәрән генә иде.

Сугым вакыты җиткәч, оча сөякләренә кадәр беленеп торган нурсыз бәрәнгә Галиханның пычагы күтәрелмәде.

– Яшәсен, – диде ул. – Адәм башы күргәннәрне күр әле син. Соңрак карарбыз тагын…

Ямьсез сарык тәмам кулга ияләшеп бетте, бала-чагадан дисеңме, эт-фәләннәнме – өркүнең ни икәнен дә белмәде. Көтүдән дә, ипи кисәгенә өметләнеп, иң беренче булып чаба-чаба кайтып керүчән булды. Беренче язда, әнисе кебек, өч бәрән китерде. Буй, затлы гына мөгез үстереп җибәрде.

Бүтән елларда да котсыз сарыкка пычак күтәрелмәде.

Ел артыннан ел узды.

– Суймыйм. Ни ит, ни йон моннан. Икыспиримент уздырып карыйм әле, – диде ул күрше-күләнгә, – сарык күпме гомер итәр икән?

Галиханга «икыспириментатор» кушаматы тактылар. Бу сүзне авыз эчендә әвәләп йөрүчеләр исә гади генә итеп «Галим» дия иде. И рәнҗеде, и хурланды Галихан шулай җәберләгәннәренә.

Ә сарыкның хуҗасына игелеге зурдан иде. Һәммә кардәшләрен көтүдән җыеп алмыйча өйгә кайтып кермәс, ел саен икедән ким бәрән китермәс. Уңдылар да соң сарыктан…

…Йокларга яттылар. Тышта яңгыр сибәли, җилләп тора иде.

– Буаз да иде бугай, – диде хатыны Нәгыймә, көтүдән кайтмый калган сарыгын кызганып. – Үлеп-нитеп киткәндер инде, җанашым. Адәм акыллары бар иде үзендә.

– Малчайт! Искә төшермә әле шул эт ашагырыны! Адәм тәганәсе булдым шуның аркасында! Кибет тирәсенә чыгып керер җай калмады. Әле ярый котылдым үзеннән, шөкер…

Галихан сүзен әйтеп бетерергә өлгермәде, тышта гарык-горык йөткергән тавышны ишетеп имәнеп китте. Йөгереп чыкса, ишегалдында канына тәмам тоз салган сарыгына тач охшаган яңа туган бәрән йөри иде. Капкадагы эт тишегеннән кергән икән. Ә капка төбендә, тагын ике бәрәнен ияртеп, яңгырда бөкшәеп беткән, йөткерә-йөткерә, сарыкларның дөньяда иң тугрылыклысы – кыяфәтсез сарык тора.

Галиханның күзләрен элпә каплады:

– Яшибез әле без, болай булгач, бр-рат, яшибез, нәрсә аны! Им-ме-ем право! Төкер кушаматына!

Моны Шәрәфигә илтегез
(Төртмәле хикәя)

Мөштифәнең бүген кәефе юк. Бәйләнер кеше тапмагач, өшәнеп эштән кайтып егылган ире Шәкүргә тиктомалдан ябышты, игәүләп, колак итен ашарга кереште.

– Үбешкән чакта бер күзең йомылып бетми! Утыз ике ел буена оялып йөрим шул күзеңнән. Әнә бакчы, кеше ирләре бер дә алай түгел!

Малай чагында төнгелектә ат көткәндә маңгаена тай типкән иде. Шәкүрнең теге күзе шуннан шулай имгәнеп калды. И гарьләнде, и рәнҗеде Шәкүрҗан хатынының шул рәвешле мыскыллавына. Сыердан яманрак дулады ул:

– Каян беләсең әле син кеше ирләренең ничек үбешкәнен, ә?

– Каян дип инде… Ни бит, сөйләшә ич хатыннар…

– Җәтрәк кенә нит әле миңа – бер пар оекбаш, запас күлмәк-ыштан! Әйе! Синең бер янасыңны күптән көткән идем мин, күптән. Китәм бүген үк!

Шулай итеп, Мөштифә утыз ике елга бер ялгышты. Әмма нык ялгышты. Шәкүрне бу йортта моннан ары аркан белән дә бәйләп калдырырлык түгел иде инде. Соңгы автобуска утырды да калага китеп барды.

Иң әүвәл сәгать төзәтүче булып эшләгән авылдашы Һарун Фәррахычка кереп чыгасы итте. Аңа юл таныш. Кочаклашып күрештеләр. Аннары Африка саваннасын хәтерләткән «Ак шакаллар» ресторанына китеп бардылар. Утырдылар. Шәкүр чыраена көтмәгәндә генә үтә җитди төс чыгарды. Елап ук җибәрде, бәбкәм.

– Ни булды? – дип кызыксынды Һарун Фәррахыч.

– Булды инде, яшьти, булды! Көймә комга терәлде. Бәхетемне урладылар. Йорт тоткасы дип тормадылар.

– Кем? Ничек итеп?

– Мөштифә, кем булсын? Эт урынына өемнән куып чыгарды. Җөргән нәстәсе булганга охшаган.

– Син инде, парин, бигрәк тагын. Йә, кемдә юк инде ул җөргән нәстә? Сөен син, Мөштифәңнең карар төше бар икән әле, диген. Алай да ниең генә ярамады соң?

– Ниең дип, физик кимчелегемне тапкан.

– Ну, парин, илле бишкә җит тә, физик кимчелегең булмасын ди. Унсигездә түгел ич. Мал-мөлкәтеңне бүлеп алдыңмы соң?

– Юграгые шул. Бар малым әнә кибеткә йөри торган букчада.

Һарун Фәррахыч бичара дустының өстәл астындагы сигез шешә сыйдырышлы букчасын ачып карады. Шәкүрнең үтүкләнмәгән күлмәк-ыштанына ияреп, паркет идәнгә саллы гына бер тимер дыңгырдап төште. Ишек тоткасы. Әллә нинди рәвешләргә кертеп эшләнгән, бик борынгы күренә, авыр, мелләле ике килолап булыр.

– Син бөтенләй үк шыр тиле, ахры, Шәкүретдин, име? Йорт-җиреңнән бабаң мирасы – шушы ишек тоткасыннан гайре әйбер тәтемәдеме? Пешмәгән! Җебегән нәстә! Мөштиең урынында булсаммы? Җарар инде. Бу тотканы бер дуска бүләк итәрбез. Теге әртис Равил Шәрәфигә. Күрше авылдан – Солтанныкы, хәтерлисеңме? Туганнан бирле ишек тоткалары җыя ул…

– Чыгып киткәндә өй ишеген дыңгырдатып япкан идем, бу нәмәрсә шеребе-ние белән суырылды да чыкты. Туктале, мәйтәм, интексен Мөшти ишекне ачып япканда. Тыктым-киттем тотканы букчага.

– Монысын яхшы иткәнсең. Миннән бу хәтле үк булмасые, парин…

Каһвә китергән кызыл иренле, туп шикелле официант кыз да, идәндәге ишек тоткасын күреп, хәрәкәтсез, өнсез калды. Бермәл агарып катты. Күгәреп, күбенеп үк килде.

– Кайдан алдың моны, абыйсы?

– Синең ни эшең бар анда? Суктым!

– Кайдан? Мин дә суктырттырыр идем.

– Япуннан. Моннан йөз ел элек.

– У-у-у! Күптән икән. Минем Хәмфери анда хәтле үк барып җитә алмас шул.

– Нигә ул хәтле күгәреп тынсыз калдың әле? Алай итмә, вакытсыз кәңкәерсең җә. Кызыл авызкаем, синекен пәчмәгәнмендер ич?

– Бигрәк затлы нәмәкәй бит. Мин Хәмферием белән ишек тоткасы җыям. Җитмеш җиде булды инде.

– Мин теге әртис Равил Шәрәфи генә җыямы әллә дип торадырыем әле. Шулай ишлемени сез? Ул җыюның бер-бер хикмәте-ние юктыр ич?

– Мә, каһвәңне чөмер, абыйсы! – диде кызыл ирен, ишек тоткасы тәтемәсенә тәмам инанып, боргалана-сыргалана атлап китеп тә барды.

– Их, моның кулларыннан гына бер тотып утырсаң икән! – дип хыялланды Шәкүр. – Сүрән генә ут яктысында, Илһам Шакировның яраткан җырларын көйли-көйли. Хөкүмәттән аласы алты айлык эш хакы да жәл түгел моңа…

– Йә, ташла әле, панимаеш, – диде Һарун Фәррахыч.

Ул кара уйга баткан иде. Әйтерсең кулына моңарчы күрмәгән-нитмәгән ватык сәгать китереп тоттырдылар!

«Монда нидер бар, – дип уй йөртте ул. – Бу халык ишек тоткасын зерәгә генә җыймый торгандыр. Тәгаен бер-бер хикмәте юк түгел! Теге әртис Шәрәфине лыкынганчы эчертеп, алдап-йолдап, аңлашылмаса, ипи шүрлегенә берне бөдәп серен алмый булмас пыжалый».

Йа Ходаның рәхмәте. Өеннән эт урынына куып чыгарылган мәлдә Шәкүребездән дә бәхетле зат булмаган икән, валлаһи! Авызына берүлер әтәче кабып, танавына хәйләкәр елмаю чыгарган төлке рәвешендә коелган шушы сап-сары ишек тоткасы белән Шәкүр үз язмышының авыр ишеген ачып җибәрмәсенме?!

«Мөрсәдис» кә утырып йөри торган банан малаеннан ары эт тә йөрмәгән «Ак шакаллар» рестораныннан чыкканда аларның кәефе көр иде. Авыз – колакта, җырлап җибәрәселәре килә. Шәкүрнең кайгы-хәсрәте җилгә очты.

Ресторан ишеген дөпелдәтеп япкан чакта тоткасы суырылып чыкмасынмы? Үзе авыр, зиннәтле итеп ясалган…

– Эчне төртеп тишмәс әле бусы да, – диде Һарун Фәррахыч, – без нәрсә, теге кызыл иреннән, аның Хәмфериеннән йә булмаса теге Солтан малае әртис Шәрәфидән кимме әллә? Тотка җыю модасы чыккан, күрәсең. Иш янына куш булыр шунда…

Яннарында эт тә юк иде. Ә менә әллә каян гына зәңгәр билле бер машина килеп туктады. Эченнән беләк буе автомат аскан, ә үзләре кесәгә тыгып китәр дәрәҗәдә бәләкәй, арык, әмма берсеннән-берсе гаярьрәк эшем кешеләре коелышып төште:

– Кая юл тоттыгыз болай, агай-эне? – дип сорадылар.

– Кая булсын, өйгә!

– Әйдә, үзебез генә озатып куйыйк.

– Мәшәкатьләнмәсәгезче, пажалысты. Аяк бар бездә.

– Бәлки, алай да бездә генә кунып китәрсез? Әнә кулыгыздагы тотка да шактый саллы күренә. Өшәнерсез, өзлегеп-нитеп китмәгәегез…

Эшем кешеләре күп сөйләшеп тормадылар, икесенең дә күтләренә тибә-тибә алып киттеләр.

– Әйе, моның юл хакы да шактый булырга охшага-а-ан! – дип, мер-мер сөйләнеп алды Һарун Фәррахыч.

– Тагын «тоткачылар» мы? – дип каршы алды аларны дежур.

– Әйе лә, җиде төн уртасында тагын кем йөрсен инде?

«Тоткачылар» исемлегендә Шәкүр белән Һарун Фәррахыч атлы «урка» лар исеме юк иде. Әлегә…

– Яңалар, – диде дежур, ниндидер котчыгаргыч канәгатьлек белән. – Соңлабрак керешкәннәр. Картаеп беткәч.

Аннан соң Шәкүргә терәлеп катты:

– Кем син?

– Ат караучы. Күнних.

– Кликухаңмы бу?

– Нинди көлле уха? Ат караучы, дим ич! Алдынгы! Ышанмасаң, үзебезнең Эт Тыкрыгы авылына шалтырат. Шофёрлык та кулдан килә. Машинага правам бар. Машинасы гына юк.

Инде аңлашып беттек дигәндә генә, кулындагы ишек тоткасын әйләндереп-тулгандырып торган эшем кешеләренең берсе дежур колагына пышылдап өлгерде. Тегесе колакларын шеңкәйтте.

– Кит аннан, булмас! – дип шәрран ярды дежур. – Алай икә-ә-ән… Кара әле, – диде ул аннары Шәкүргә, – бу тотканы каян алдың?

Дуслар шүрли калды.

– Авылдан алып килдем. Теге әртис Шәрәфигә дип. Ул ишек тоткасы җыя икән.

– Ә-ә-ә, беләбез аны, беләбез. Хәзер инде бер Шәрәфи генә җыймый ул тотканы. Болай итик. Сүзеңнең хакмы-түгелме икәнен иртәгә ачыкларбыз. Бусын гына без булдырабыз инде, агай-эне! Сезне бүген үзебездә генә кундырып чыгармый булмый. Ятагы бераз катырак инде катысын. Нишлисең? Фирма башка.

Иртәгесен монда болар белән бүтәнчәрәк сөйләшәләр иде инде. Үзгәргәннәр. Тавышлары йомшак эшем кешеләренең. Ягымлы. Йокыны китерә торган.

– Кара әле, Шәкүретдин туган, синең бер гаеп юк икән бит. Менә теге «Ак шакаллар» рестораны тоткасын илтеп кадакламый чарагыз калмас анысы. Ә синең Эт Тыкрыгы авылыннан алып килгән тоткадагы җиде кат буяу үз ишегеңдәге җиде кат буяуга единтични булып чыкты бит, җәдрәнәмәтләр. Рәнҗемә инде, шулай кирәк иде. Минем бер хезмәткәр, ун литр бензин юнәтеп, төнлә авылыгызга барып кайтты. Алай да кемнән калды соң бу тотка сиңа? Элек кемнеке булган? Кем мирасы?

– Бабайныкы! Каян алганын аннан сора.

– Бабаңның адресы?

– Йөз ел элек япун сугышыннан кайткан мәрхүмнең адресы бер генә инде аның, агай-эне. Сорап торган буласың тагын…

– Ә, шулайрак бит әле, әйе. Кара әле, Шәкүретдин туган, бу тотканың чиреге синеке бит.

Чиреге түгел, бөтенесе үзеңә булсын. Син мине Әшнәккә кайтарып кына җибәр инде. Атлар, Мөштифә көтә.

– Юк, алай ярамый. Хуҗасы – син. Чиреге – синеке. Закон шулай куша. Кыскасы, алтын бу тотка.

Мөһер суккан кәгазь китерделәр. Укып күрсәттеләр. Һарун Фәррахыч күбенеп, бөтенләй катып калды. Аннары су уртлап куйды.

– Хәллә-ә-әр, парин! – диде ул Шәкүргә. – Череп баедың син болай булгач. Әйтәм бит, ул кызыл авызлар, Хәмфериләр, теге Шәрәфиләр ишек тоткасын белми җыймый, дип. Мин аны шундук сизендем. Монда бер-бер хикмәт бар, ахры, дидемме? Дидем. Болай булгач, сиңа машина алабыз. Күршедә генә берәү өр-яңа «Тойота» сын сата.

…Шәкүр Мөштие янына «Тойота» сына утырып кайтты. Кара күзлектән, яңача «җенси» киенеп алды, үтүкләнмәгән күлмәк-ыштан юл читенә атып бәрелде. Менә сөенер дә соң хатыны! Машина күптәнге хыяллары иде бит. Күктән төшкән бәхет. Болай булгач, рәнҗүе дә таралыр. Машинада җилдерү тирә-якта даны таралган күннихкә язык булырмы әллә?

Шәкүр машинада җилдереп кенә кайтып кергәндә, Мөштифәсе кадак-чүкеч күтәреп йөри иде. Кыйммәтле күрсәтмә бирә торган имән бармагына шул чүкече белән берне бик һәйбәтләп кенә тондырып та өлгергән, җүнсез, ләгыйнь. Ишекнең эчке ягындагы тотканы кубарып алган, шуны теге якка кагып маташа. Шәкүрне күргәч, әллә ни исе китмәде.

– Ә, кайттыңмы? Мә, үзең кубардың, үзең кадаклап бетер. Ишекне ачып керер хәл юк синең аркада, – дип, чүкечен-кадагын иренең аягы астына бәрде. Шәкүрнең дә бу хәлгә әллә ни исе китмәде:

– Ә мин машинада кайттым! – дип авызын ерды.

– Йөрисең шунда акча туздырып! – Мөштифәсе Шәкүрнең өс-башына шикле караш ташлады. – Автобуста йөрсәң дә бик таман булыр иде!

Вәләкин эшнең нәрсәдә икәнен бер-ике сүз белән аңлаткан Шәкүр шул арада хатыны кочагында калды.

– Җаным! Җаныкаччаем! Хакмы бу?! Машинада гына җилдерәбез бит болай булса, әнекәччәем! – дип, Мөштифә иренең битеннән чупылдатып-чупылдатып үбә башлады. Шәкүр онытылып китеп күзләрен йомды. Әмма әлеге дә баягы бер күзе тәки йомылып бетми калды! Моны Мөштие дә күрде.

– Теге ни… Күзеңнең йомылып бетмәве дә ару, әйбәт бит әле, картым. Машинада барганда үбешә-нитә калсак, юлны рәхәтләнеп карап бара аласың, име? – диде ул.

Шул сүзне ишеткәч, Шәкүрнең баш миенә кан саугандай булды. Ыңгырашып та куйды хәтта.

– Аһ! Әле син тагын шул күзгә бәйләнәсеңме?! – дип ухылдады, аннары ишеккә кадаклый башлаган сап-сары тотканы шөребе-ние белән каерып алды. – Машина үзеңә булсын! Китәм! Миңа менә шушы тотка да бик җиткән!.. Йорт тоткасына тәмам көн беткән икән бу нигездә! Әртис Шәрәфигә булыр, – дип, бер уңайдан келәсе-ние белән капка тоткасын да суырып алып китте Шәкүр.


Страницы книги >> Предыдущая | 1 2 3 4 5 | Следующая
  • 0 Оценок: 0

Правообладателям!

Данное произведение размещено по согласованию с ООО "ЛитРес" (20% исходного текста). Если размещение книги нарушает чьи-либо права, то сообщите об этом.

Читателям!

Оплатили, но не знаете что делать дальше?


Популярные книги за неделю


Рекомендации