Электронная библиотека » Ренат Гаффар » » онлайн чтение - страница 5


  • Текст добавлен: 7 марта 2023, 11:02


Автор книги: Ренат Гаффар


Жанр: Юмор: прочее, Юмор


Возрастные ограничения: +16

сообщить о неприемлемом содержимом

Текущая страница: 5 (всего у книги 14 страниц) [доступный отрывок для чтения: 5 страниц]

Шрифт:
- 100% +

– Нишләвең бу? Кая барасың? Тоткасыз нишлим мин?! – дип үрсәләнгән Мөштифәсенә бармак янады.

– Матри! Бүтән көтмә мине! Кайтып күренәсем юк!..

Калага килгәч, ул Һарун Фәррахыч янына ашыкты. Икәүләп барып, тиешле урында ишек тоткаларын чыгарып салдылар.

– Әйдә, агай-эне, безгә тотканың чиреген бүлеп бир дә бигайбә.

Тиешле урында эшләүче эшем кешесе – безнең ни булдырганны вә кырганны өйрәнеп, тәҗрибә уртаклашырга, дип килгән Шри-Ланка полициясе полковнигы – Мәүлетдин атлы мөселман кешесе ишек тоткасына бер генә күз салды да, французчалап:

– Ton ami colkoziene! Porte le Charapfi![1]1
  Моны, кем, калхузник дуслар, теге әртис Шәрәфигәилтегез!


[Закрыть]
– диде. Аннары татарчалап өстәде: – Бакыр тоткаларны ул җыя…

– Инәң башы! Әттәгенәсе! Әртис Равил Шәрәфинең ишек тоткасы җыйганын җәһәннәм тишегендәге Шри-Ланка якларында да беләләр икә-ә-ән, – дип сузды Һарун Фәррахыч.

…Шәкүр авылына, кесәсендә калган тиен-миенен җыеп, автобуста кайтты. Ә аңарчы, хуҗалык тауарлары кибетенә кереп, йөз иллеле шөреп сатып алды. Кубарылган бакыр тотканы бүтән купмаслык итеп кадаклыйсы бар иде…

Тик торган җирдән…
(Яһүдтән «суккан» сюжет)

– Терапевтка минем арттан керерсең, үскәнем. Ә мин менә бу кызыл ирен артыннан. Монда бик тиз карап чыгаралар. Берни дә белми бит алар! Менә минем, мәсәлән, тик торган җирдән гурлага томау төште. Бер-бер ярамаган нәрсә ашаган булганмындыр инде. Киләм врачка, ул мөртәт миңа өч тиенлек пилүл язып маташа. Трамвай билетымыни, ә? Шундый очсыз дару була димени?!

Ә сез, ханым, ни белән килдегез? Баш авырта? Кит, булмас. Бер-бер нәрсә ашаган булгансыздыр инде. Әйе, баш белән шаярырга ярамый шул. Анда, эчтә, имеш, «ми» дигән бер нәмәкәй бар. Ну, врач ни эчәргә кушты инде? Укол? Башкамы? Кая, кая дисез? Уйлап кына кара инде, нинди уртаклык бар икән соң баш белән ул төш арасында? Институт бетергән бит ул врач. Баш кая да, бүтән төш кая? Шуны да белмәскә инде! Ни генә укый икән соң алар анда, ә? Беркөн шулай күз врачына килдем мин. Нишләптер бәбәкләрем үтереп кычыта башлаган иде. Бер-бер нәрсә ашаган булганмындыр инде.

Мондагы күз врачы гомумән надан икән. Укый-яза белми. Миннән сорый: «Бу нинди хәреф? Бусы нинди?» «Томана булуы өстенә тагын бандит та булып чыкты теге». «Сезнең күздән минус берне алсак, шәп булачак!» – ди. Нинди минус бер ул тагын? Үземә дә нибары ике генә күз ләбаса!

Кара әле, кара тегесенә – коридордан кәс-кәс атлап барганына. Өч урында эшләп акча сугып ята: колак, гурла, борын! Каян килсен инде аның вакыты һәммә әгъзаңны әйбәтләп карап утырырга? Алар бит безне кешегә дә чутламый, җаныкаччаем. Шулар сине, көне буена көттереп, ялындыра-ялындыра гына кабул итә дә менә тотына аннары әле бу, әле теге җиреңне капшаштырырга. Аннары, барып, сәгатьләр буена кул юарга тотына. Корчаңгылы мәче тотканнармыни!

Сезнең психопатта бер дә булган юкмы? Миңа туры килгәне бар аңа керергә. Нирвы бетте, мәйтәм, бер-бер нәрсә ашаган булганмындыр, күрәсең… Теге мәлгунь минем аякны чүкеч белән төяргә тотынмасынмы?! Бүтән минем янга йөри алмасын бу дигәндер инде.

Теге кызыл ирен ни белән чирли икән ул, алай-болай белмисездер ич? Ханым, кичерүегез сорала, сезне ни интектерә соң? Аяк бетте, димсез? Ә-ә-ә, бер-бер нәрсә ашаган булган инде сез, бүтән берни дә түгел. Мин үзем, беләсезме, ник килдем бүген монда? Утыз алтынчы размерлы туфлиемне киям, име, кыса шул чукынчык, һич чыдарлык түгел. Минем үземә болай утыз тугызынчы ярый яравын. Йа Ходам, ни генә дәвалаган була соң ул врачлар, ә?!

Бермәл шулай болар янына радикулитым белән килеп егылдым. Бер-бер нәрсә ашалынгандыр инде. Юлын өйрәткәннәрие инде, халык ысулы, дип. «Беренче балагыз, – диләр, – әче таң белән торып, билегезне таптасын».

Беренче малайга кырык ике минем. Ул таптый башласа, эчеңне агызачак бит!

Әнә безнең терапевт үзе килә. Исәннәргенәмесез! Минем белән күрешеп тә тормый. Усал нәмәрсәкәй. Бер-бер нәрсә ашаган бу, бүтән берни түгел. Тик торган җирдән болай чәбәләнмәсие…

Төп башына

Акча яратам мин, җәмәгать. Шушы яшькә җитеп, «ә мин яратмыйм» дигән кешене күргәнем юк әле минем. Теттереп эшлим, каерып, тиярен алам. Аннары, яшереп-нитеп торасы юк, өч тиен өчен дә кешене төп башына утырта торган яман гадәт бар миндә. Бер чир инде ул, тумыштан ук калган. Шунсыз сансыз мин.

«Запорожец» лы булган идем инде бер. Хәзер инде менә чын машина алырга кирәк. Кирәк дип кенә булмый инде ул. Хәрәкәтләнүең хәерле. Әнә бит акча үзе дә тик тормый, гел хәрәкәттә. Җанлы бер әйбер дип белерсең.

Беркөнне шулай тимер-томыр арасыннан бер ягулык аппараты табып алдым. «Фордзон» ныкы, ахры. Трактор моторының йөрәге инде ул, чамалыйсыздыр, шәт. Аппаратның инде беренче бишьеллыклар чорында ук ашы беткән булырга охшаган. Шулай булса да, аны һәйбәтләп чистарттым, юдым, майладым, яңа акча кебек шытырдап торган кәгазьгә төрдем. Берәрсен төп башына утыртасы иде бит шушының белән, әй, сакал тегеп җибәрәсе иде. Авылга хәбәр салдым:

– Өр-яңа аппарат сатам! Шалкан бәясе!

Безнең колхозда, беләсез инде, запчасть ише әйберне юнәтү ялган акча басуга, бер тиенне ваклатып алуга тиң нәрсә.

Саран диләр мине. Бит инде, җәмәгать, саранлык үзе үк экономия дигән сүз. Ә экономиянең баласы ни? Акча! Гел санап торганны ярата, назга тансыклаган хатының күк, игътибар иттереп тора. Моның ние яман? Менә бит әле кешегә изгелек итәргә исәп – запчасть юнәттем. Хаҗәт икән, пажалысты, килсен дә алсын.

Күрше авылдан, Дыржанайдан дус саналган Шурыйбурин иптәш килеп, аппаратны карап китте. Бирмәдем, ник бирим? Кысмырлана, мәлгунь, акчасын кыса.

– Яңамы соң бу, Шәрифҗан абзый? Сакал тегәргә җыенмыйсыңмы? – ди әле генә училище бетереп, икенче бишьеллыктан ук калган кылка тракторда эшли башлаган һәм көпчәкне – пускачтан, пускачны рульдән аера белмәгән авылдаш, Пүлән кушаматын шуның өчен алган Шәләйвәлин.

– Шту син! – мәйтәм. – Тик моны хан заманыннан калган техникага кую бик хәтәр нәрсә инде ул. Хетәбе өченче бишьеллыкта чыгарылган трактор кирәк. Шулай булмаган сурәттә дә тәгаен катастрофа чыгасы!

– Ник?

– Пүлән туган, кылка тракторны урталай гына өзә бу! Бик куәтле, дәү акча сыман! Берүк яңа мотор куйсалар гына урнаштыр, җәме…

– Яңа мотор куйсалар, аның аппараты үзендә була ич инде, синекенең кирәге калмый, – ди Пүлән.

– Алай итсәң дә була, минекен алып куйсаң да була. Анысы синең эш инде…

– Хагы?

– Хагы шул инде, әлеге дә баягы. Алып куйганың булмаса, мәгәриченә бер банка «төнлә туган» да эчне төртеп тишмәс. Ну инде, шуңа өстәп, бер илле тәңкәсез берничек котыла алмыйсың. Уйла. Үземә дип кенә тота идем мин бу аппаратны да бит…

– Ат җиккән кешегә нигә соң ул? – дип төпченә Пүлән. – Алашаның кай төшенә урнаштырырсың икән соң аны?

– Син, энем, унлыкны йөз тәңкә белән бутама, җәме! Бүген – күнних, иртәгә – очучы!

– Очучы түгел, эчүче, – ди теге. – Тракторны күргәнең дә юк ич синең!

– Аның каравы минем бр-р-рат йөртә тракторны, белдеңме!

Чәкәләшеп-нитеп тормадык, бәясен килешеп кул сугыштык.

Мәгәрич китерәсе кеше белән кем әчеләнеп торсын инде? Дипломат булырга кирәк!

Ул көнне Пүлән белән җиңелчә генә исереп озак утырдык. Күңелләр бушап калган акча янчыгына тартым, минем чырай – бишлек, теге булдыксызныкы өчлек төсендә. Тора-бара уртак сыйфатлар чалымлана башлаган (бусын хатын әйтте) – борыннарыбыз төсе. Ул төснең ниндирәк акчага тартым булганлыгын әйтеп тормыйм, үзегез дә чамалыйсыздыр, шәт. Ә менә күз төпләре… Алар, гадәттәгечә, саллы гына инкассатор сумкасы сыман салынып төшкән, төсе дә шул ук. Мин бусын, иртәгесен көзгегә карагач, үзем күрдем. Үземне үзем танымадым башта. Әлбәттә, каршыңда шундый гыйбрәт пәйда булса, үзеңнән үзең куркып ычкынуың да бар, Алла сакласын!

Пүләннең күзләре бер тиенлек хәтле генә калган. Сөенгән, бичаракаем! Мең тәңкә тапкан диярсең! Түр башында түгел, төп башында утырып торганын күз алдына да китерми, мескенкәем. Яңа аппаратны искесеннән аеру өчен тырышыбрак укырга кирәк иде шул ул! Ару гына сәмәнле дә булыр иде, бәлки. Алла кушып, өйләнеп тә җибәрер идең. Кесәң такыр булгач, нинди кыз барсын сиңа?! Соң шул инде хәзер, соң. Тарих тәгәрмәчен кирегә борып булмый аны. Йөр менә хәзер кылка тракторыңа утырып, аена өч көн эшләп, аяз көнне күлләвектә сәгатьләр буена батып. Көт син тракторыңа яңа мотор кайтарганнарын, көт. Тоттырганнар ди сиңа, бар! Синнән өнлерәкләр дә ун-унбиш ел мотор алыштырганнарын көтеп йөри. Ә сиңа едыва ли!

Берлекнең – озыны, сүзнең кыскарагы яхшы. Пүлән бер биш ел чамасы аппаратны моторына куярга җөрьәт итми йөрде. Мин әлеге төп башына утыртудан соң бирәчәгеңне оныткан сыманрак бер хис кичерә башлаган идем инде. Ә нәрсә, минем өч тиенлек гаебем юк. Алдатмасын.

Бәрәңге сатып, ике йөз дә сиксән тугыз сум җитмеш җиде тиенле печелмәгән үгез сатып, өч йөз сум да илле тиенле көпчәксез матайны «шудырып», мең тәңкәле булган беркөнне хәбәр ирештерделәр: Пүләнебез катастрофа чыгарган, тракторын урталай өздергән! Әлеге коточкыч хәбәр акча реформасы булгандагыдан, кибеткә арзанлы вермут кайткандагыдан болайрак башка бәрде. Өнсез калдым. Эһе, мәйтәм, моторына тәки теге аппаратны куйган бу юньсез, түзмәгән. Эчем жу итеп китте. Әйтерсең бер тәңкәм төшеп калган! Бушлай киендерә торган ерак-ерак җирләргә сәфәр җибәрәләр, бушка эшләтәләр икән үземне, и Ходаем, мәйтәм. Мең тәңкә белән генә котылырлык түгел.

Бушлай ашата, киендерә, эшләтә торган якларга мине түгел, Пүләннең үзен җибәреп кайтардылар. Колхоз мөлкәтенә көпә-көндез зыян-зәүрәт салган өчен дип. Өчне ваклап кайтты бу. Өчлекне дип уйламагыз тагын, өч елны, диюем.

Пүлән, патша Николай хәзрәтләре акчасы сыман, хәтәр шомарып кайткан. Яңа биш тиенлек төсендәге ике тимер теш тә куеп җибәргәннәр үзенә. Өтермән турында бер истәлек булсын дигәннәрдер инде. Үз тешләре кая киткән? Анысын шайтан да белми. Хәер, мәсьәлә анда түгел. Атналар буе, тегеннән шикләнеп, дөньяга чыкмый яттым. Тау белән тау гына очрашмаса да, беркөнне күрешергә туры килде инде. Болай үзе үч кайтарырга ниятләгәнгә охшамаган, тимер тешен дә кайрамый. Минем, әйтәм ич, өч тиенлек тә гаебем юк, җәмәгать. Әйттем, аңлаттым, аппаратны берүк моторга куя күрмә, ашарга сорамый, келәтеңдә ятсын шунда, юкса тракторыңны урталай өзә бу, дидемме? Дидем!

Пүлән тракторга бүтән утырмады, анда ни үзенә, ни дәүләткә, ни Кызыл Армиягә бер тиенлек файда юклыгын аңлаган. Әйе, бик тәрбияләп кайтарганнар икән бу егетне.

Авылга газ сузалар иде. Пүлән шунда торба күтәрү-төшерү, ә аннары төшергәнен бер өемгә эшерү эшенә ялланды. Татуировкаланып беткән куллары йөз тәңкәлек акчадагы рәсемнәрдән нәфис, бер капчык тиен-миен сыман саллы.

Җир казый, торба суза егетләр. Өч тәңкә, ә юк, өч көн үттеме-юкмы, минем өй каршын да әвәрә китереп казып ташладылар. Хәзер ишегалдына үз сыерың түгел, үз хатының да керә алырлык түгел. Тора-бара тимер берлек юанлыгындагы торба да суздылар.

– Кара әле, туган, – дим, – өч борынга керергә ниятләгән һәм һәрбер кешедән өч сум да утыз өчәр тиен акча җыеп азапланган, җитми калган бер тиенне кайсыннан кысарга белми аптырап торган Пүләнгә. – Үзем биреп торам бер тиен. Тик бер шарт белән. Бу газ өйләргә бер елдан гына кертеләсе икән әле, имеш. Теге чактагы яхшылыгымны онытмаган булсаң, миңа ташлама ясый аласыңдыр ич? Минем өйгә торба сузганны эт тә күрми калыр иде. Ә бәясеннән тормам…

– Шәрифҗан ага, слушай, парин, – ди Пүлән, – сүз дә юк, ул чактагы яхшылыгыңны мәңге онытасым юк, җанашым. Тик менә, слушай, парин, унбишәр тәңкәлек кәгазь акча күргәнең бармы синең, әллә югыракмы?

– Кит әле булмаганны, – мәйтәм, – минем башка тай типкән дип беләсеңме әллә. Каян килсен андый акча?

– Шулай икән, слушай, парин, бу торбадагы басымны беләсеңме син? Күз алдыңа китерәсеңме син, слушай, парин, мондагы куәтне? Синең плитәгә тоташтырсаң, өеңне урталай гына өзә бу! Башта бу газның бүлгеч станциясенә баруы шарт. Аннан соң гына, ерак-ераклардан урый-урый, синең өйгә дә килә. Шулай да кешене табигать көченнән, бу очракта газдан түбәнсетергә ярамый. Кеше ул, слушай, парин, зур акча сыман көчле. Берлекнең – озыны, сүзнең кыскасы дигәндәй, колагыңа гына әйтәм: бер юлы бар! Монда инде, слушай, парин, илле тәңкә хәләл акчаң, бер банка «төнлә туган» ың белән генә котылырлык түгел.

– Менә шушы өч тиен белән ант итәм, Пүлән җанашым, – дим. – Бәясеннән тормас идем…

Сизәм, икеләнә Пүләнебез, иптәшләре белән пышылдаша. Эчтән генә миннән умырасы акчаны саный, бүлә, шуңа әйбер, эчемлек-кабымлык сатып ала. Сана-сана! Шәрифҗанны төп башына утыртыр адәм тумаган әле ул.

– Бер кисәк! – ди Пүлән.

– Биш йөз! – дим мин.

– Сигез! – ди Пүлән.

– Алты! – дим мин.

Кул сугыштык.

– Тик, – ди булдыксыз, – бер шартым бар. Газ плитәңнең дүрт кабызгычын берьюлы кабызасы түгел. Өеңне урталай гына өзә! Тора-бара берәр чарасын табарбыз, аппарат көйләп куярбыз шунда. Аннары… Менә бу имән агачын кисеп аударасы.

– Ник?

– Әлбәттә инде, төп башына утырып торыр өчен түгел. Яшен-мазардан хәтәр. Газ бит, утын-мазар гына түгел.

Өчәүләп, эш туктап алган арада, газ торбасын плитәмә тоташтырып та куйдылар. Башта җирне өч метр тирәнлектә казыдылар. Имеш, тикшерә-нитә калсалар, очына чыга алмасыннар.

Торбаны күмгәч, имәнемне лыпылдатып аудардылар. Төбе калды.

Минем авыз колакта! Заемга йөз тәңкә отканмыни! Ә нәрсә, отмаганмы әллә? Экономия дигән рычагны тагын эшкә җигеп, теге булдыксызга бер вермутлык биреп җибәрәм дә, эшең бетте! Кырын эшен башлыгына тишсәм! Берәүнең дә бушлай ашата, эчертә, киендерә торган якларга үзе теләп кире китәсе килмәс.

Шулай иттем дә. Пүлән башта унлык кебек кызарды, күзләре иске акча кебек төссезләнеп калды. Татуировкаланган куллары мин тоттырган өч тәңкәлекне ачу белән йомарлады да мин сыерны бәйләп тота торган урындагы свежий минераль ашламага бәрде. Югач бетә лә ул. Акчаның исе юк аның. Алдым…

Өч ай буе кинәндем мин, җәмәгать. Күпме акча янга калды. Кыш җитте. Плитәдә саклык кенәгәсе төсле ялкын бии. Ә күрше-күлән, аш пешерсә дә, мич яга. Плитәсе бар, газы тоташтырылмаган. Кырык тәңкәлек кенә утын хәстәрләдем быел. Экономия таләп итә. Ниемә аның артыгы? Газ бар ич!

Кышның бурыч кебек бетмәс-төкәнмәс йолдызлы аяз бер төне иде. Плитәдәге ялкыным унлык тапкан адәм йөрәге сыман лепер-лепер килде дә сүнде. Эһе, мәйтәм, синеке булды, Шәрифҗан. Теге булдыксыз Пүлән каяндыр кранны борды. Чукынды!

Төне буе әллә салкыннан, әллә ачудан дер калтырап чыктым. Җиңгәгез Бәрия дә җылыта алмый хәтта. Иртә таңнан, хатынның игәвенә чыдый алмыйча, лом, балта, көрәк ише әйбер белән коралланып алдым да өй каршына чыгып бастым. Башта, ял итим дип, төп башына барып утырдым. Рәхмәт инде, эшләгәндә арыр бу, утырып торырына булсын дип, имәнемне кистергән икән Пүлән. Карга утырып торсаң нишләр идең?

Берлекнең – озыны, сүзнең кыскасы, өч көн, өч төн кешедән кача-поса торба турын казыдым. Бушлай бит! Бер тиенсезгә! Унбиш кубометр җир актарылды – өстәмә кран эзлим. Кубометры өчен бишәр тәңкәдән генә салганда да… Хатыннан хак даулап булмый шул.

Өч метр аска төшеп җиттем дигәндә генә, көрәк чык итеп нигәдер килеп бәрелде. Көрәк очы биш тиенлек зурлыгында кителде дә чыкты. Тагын зыян! Көрәк сатып алган бер тәңкә дә утыз ике тиенне тик торганда суга сал инде, ә?!

Кайгырып кына торганда, башка уй килде: чүлмәк бит бу, җәмәгать! Хан заманыннан калган алтын-көмеш, хәзинә!

Мин җиңелчә генә калтырыйм. Әйтерсең салкында берьюлы ике тәңкәлек сыра эчеп куйганмын. Хатын сизмәсен тагын хәзинә тапканны. Өлеш даулый башлар, мут! Кеше-кара күренми. Кып-кызыл чүлмәкне бармак очлары белән генә туң балчыктан аралыйм. Үзем туңам. Теге Пүлән, «очучы» дигәч, «эчүче» дип көлгән була тагын. Ә мин әле археолог та икәнмен ич! Кызганыч, бу белгечлегем өчен түләмәсләр. Моны кешегә тишәргә ярамый.

Чү! Чүлмәк унлык сыман шулай җете кызыл буламы икәнни? Лаклы язуы да бар, җитмәсә. Гаҗәп хәл.

Укыйм. Безнең колхоз исеме язылган. Урта бер җирендә «Аппарат өчен!» дип тә сырланган. Нинди аппарат? Хан заманында да трактор булдымы икәнни?

Берлекнең – озыны, сүзнең кыскасы яхшы, җәмәгать, газ баллоны булып чыкты бу. Пүлән шуны минем өйгә керә торган торбага тоташтырып күмгән. Төп башына утырып уйга калдым. Мышык-мышык елап алганнан соң, теге каһәр суккан аппаратны табып алган тимер-томыр өеменә юл алдым. Газ керткәч, иске керосинкамны шунда чыгарып тондырган идем. Кибеттән алсаң, бик кыйммәткә төшүе бар.

Кабырга

Пенсиягә китәренә өч көн ярым дигәндә, «Дөнья җәннәте» ресторанында ит чабучы булып эшләгән Мәүли Гыйздиеч «янды». Болай булды ул: тууына – алтмыш, итче булып эшли башлавына кырык ел тула дигәндә генә, зиһене буталып китеп, кыр кәҗәсе түшкәсен чапкан чакта, ялгышлык белән бот ите янына шыр ялангач сыер кабыргасы төреп җибәргән. Күчтәнәч ревизорга адресланганлыктан, олы тавыш чыкты.

Хет үл, хет суел – котылырлык түгел!

Җыелыш җыйдылар.

– Җәмәгать туклануы системасында кешене батыра торган мондый ыштыр биткә урын юк! – диделәр. – Әгәренки шунда ревизор ачуланып-нитеп куйган булса? Һәммәбезгә теш кайраса? Тикшерү белән килеп төшсә? Башны бетерәсе бит!..

Кыска тоттылар. Итче Мәүлине яраткан хезмәтеннән колак кактырдылар. Эшне тагын да зурракка җибәрмәкчеләр иде дә, ләкин хезмәт кенәгәсендәге бердәнбер рәхмәт язуы гына алып калды үзен. Кеше дәүләт малының кагылгысызлыгын бүтән вакытта бер генә минутка да исеннән чыгармый йөргән, гел шул хакта гына уйлана торган бичара Мәүли Гыйздиеч китте, Гыйзди Мәүлиеч килде.

Килде дә соң Гыйзди! Ике-өч көн дигәндә, «Дөнья җәннәте» ндәге хәлләрне өч йөз алтмышка борды да куйды. Тәртәсе коры иде. Бу хәтле үк булыр дип, берәүнең дә башына кереп чыкмаган иде.

Гыйзди бик тә сәләтле кадр булып чыкты. Хәзер ресторан директоры Тәптиев үзе баш иеп керүчән итче янына. Аның каравы Гыйзди директор биләгән бүлмәнең ишеген тибеп кенә ача кергәндә. Шулай кирәк иде. Үзгәртүләр заманы бит. Гыйзди шәп кенә корсак үстереп җибәрде, тәмам кайракланып беткән бүреге урынына пыжик менеп кунаклады. Ит чапканда күбәләк сыман галстук кына кия хәзер абзагыз! Суыкта да күкрәк ачык. Шарф ише әйбернең бөтенләй хаҗәте калмады. Гыйзди ит бүкәненә охшап калды.

Бер дә бер көнне ресторан директоры Тәптиев Гыйздине үзенә дәштереп алырга җөрьәт итте. Аңлый иде башлык: һичкайчан булмаганча рисковать итә бит. Ахыры ничек бетәр?

Әлеге хәлгә тәмам гаҗәпләнгән итче Гыйзди директор ишеген тибеп ачты да, «күбәләген» рәтли-рәтли, лаф орды:

– Ник үзең кермисең? Башың ике түгелдер ич!..

– Син нәрсә, панимаеш! – диде башлык. – Ревизор килгән бит! Тикшерәм, башыгызны бетерәм, ди. Нинди бетмәгән кабырга булды соң ул? Әле генә берегез шуның аркасында янды бит. Тагын кабырга, шыр ялангач сыер кабыргасы төреп җибәргәнсең. Кыр кәҗәсенең кабыргасы сыерныкы хәтле булганын кая күргәнең бар, панимаеш?

– Була, ник булмасын! Докаж-жем без аны, бик кирәк булса…

– Шундый зурлыктамы? Ну инде, булсын да ди инде бер генә мәртәбә. Бит инде, ревизорга гына түгел, үзебезнең кореш кибет мөдиренә дә әзерләнгән күчтәнәчтән килеп чыккан шундый ук кабырга! Ул да килгән, между прочим, судить иттерәм, иманын укытам мин аның, дип җикеренә.

– Миңамы?

– Суң, миңа булмас инде тагын! Хәзер икесе дә килеп җитәсе. Син үзең тот инде җавабын. Мин караңгы бүлмәдә качып торам. Кәнәфиемнән очып төшәсем юк. Очсаң, әнә үзең оч бүкәнеңнән!..

Бер кулына – калын портфель, икенчесенә шыр ялангач сыер кабыргасы күтәреп, башлык бүлмәсенә ревизор белән кибет мөдире килеп керде. Ай, ачулы иделәр дә соң! Аның каравы Гыйзди шат иде. Иң әүвәл үзе күчте атакага:

– Каян килеш инде, иптәш… кибет? Тоес кибет мөдире?

– Каян булсын, чәйханәдән. Мин – режимда!

– Ә соң анда һинд чәе буламы?! Тот капчыгыңны, әзерләгәннәр! Ул, гадәттә, ә-ә-әнә синең теге бүксәле сумкаңа күчүчән. Каршы түгелдер ич?

Кибет мөдире дерт итеп китте, юашланып калды. Шыр ялангач сыер кабыргасын култык астына кыстырып куйганын сизми дә калды.

– Ә син, ревизор туган, каян килеш дисең инде?

– Әптиктән генә лә. Тикшерәбез, нитәбез. Дәүләт эше бездә, дәүләт эше, әйе.

– Әптиктә «күгәрчен сөте» сатмыйлар бугай ич? Ә әрмән кәнәге? Сервилат та нитеп чыккансың икән. Кайда күргәнең бар боларга рецепт язган табибны, ә?

Ревизор ялт иттереп сумкасына борылып карады. Эләктергече шартлап өзелеп киткән икән шул, каһәре килгере! Ничә әйтте хатынына, сумканың эләктергече өзелеп китүчән, шуңа күрә камыт инәсе белән тек, дип! Ашый гына белә шул алар, мәлгуньнәр…

Ревизор тәмам коелып ук төште.

«Кычкырып януларым шушы икән, – дип уйлады ул, миләре зеңгелдәде. – Тәгаен генә сатасы икән бу ит бүкәне безне. Кая соң Тәптиеве, ичмасам?»

– Ну, нәрсә, сыерныкымы бу кабыргалар, әллә… – дип ишарәләде итче Гыйзди кабыргаларга.

– Кыр кәҗәсенеке икән ич, кыр кәҗәсенеке, – диделәр тегеләр. – Сыерныкына гупчым да охшамаган ич бу, име? Хәзер ул бичара кыр кәҗәләренә көн беткән икә-ән! Гел химия, гербицид! Самолёттан гына сиптерәләр бит, малай. Кайсының кабыргасы үсеп китә, кайсының… И Алланың рәхмәте. Тагын ниләр генә күрсәтерсең син? Ну шуңа да карамастан кабыргасының шулпасы тамаша икән инде аның. Тагын юктыр ич, Гыйзди Мәүлиеч, ә?

Үзеннән дә оста алдакчылар бардыр дип, Гыйзди башына да китермәгән иде.

– Кыр кәҗәсе бетебрәк китте бит әле, – диде ул, тавышын калынайта төшеп. – Аның каравы кыр үрдәкләре китерттердек. Ашый торган берничә фил түшкәсе дә бар…

Әле кайчан гына башлык бүлмәсенә арысландай килеп кергән ревизор белән кибет мөдире, бичара куян рәвешенә кереп, тамак кырып куйдылар.

«Йа Раббым, ул ашый торган филнең кабыргасы ниндирәк нәрсә икән тагын? Күтәреп алып кайтырлыкмы икән соң хет? Бу кабырга кыр тавыгыныкы дип, «йорт дошманы» на – хатынга ягъни мәсәлән – ни рәвешле исбатлыйсы булыр?!»

Килгән кунакларның башында бары тик шул сорауга җавап кына эзләү иде.

Борынсыз комган сыман итеп эшләнгән шешәләр портфельдән җәһәт кенә шыр ялангач сыер кабыргасы янәшәсенә куелды.

– Ну, җәмәгать, бу кабырганың шулпасы гына телеңне йоттыра бит. Мин үзем шәхсән кабымлыкка ысланган колбасаны өстенрәк күрәм, – дип ризасызлык белдерде Гыйзди.

Ысланган колбасалар да чыгып утырды. Шешәләрнең айнымас бәндә күзләре төсендәге бөкеләре дә ачылган иде инде. Шулчак качып торган караңгы бүлмәсеннән башлык Тәптиев атылып килеп чыкты, янында шундый мөхтәрәм кешеләр белән күрешеп-нитеп тә тормады хәтта.

– Кенәгәң! – дип сөрән салды ул.

– Нинди кенәгә тагын?

Бу юлы Гыйзди шиккә калды.

– Хезмәт кенәгәң, диюем, Гыйзди Мәүлиеч! Утта янмас, суда батмас кеше икәнеңне ник элегрәк әйтмәдең?

Итченең борын очы тирләп чыкты. «Бетте баш! – дип уй йөртте ул. – Яндыра икән бу мине».

Ә башлык һаман акыра иде:

– Кенәгәңә беренче рәхмәтне бүген үк язып куям! Замымны куам, аның урынына сине куям! Складны кабул ит бүген үк!

Внимание! Это не конец книги.

Если начало книги вам понравилось, то полную версию можно приобрести у нашего партнёра - распространителя легального контента. Поддержите автора!

Страницы книги >> Предыдущая | 1 2 3 4 5
  • 0 Оценок: 0

Правообладателям!

Данное произведение размещено по согласованию с ООО "ЛитРес" (20% исходного текста). Если размещение книги нарушает чьи-либо права, то сообщите об этом.

Читателям!

Оплатили, но не знаете что делать дальше?


Популярные книги за неделю


Рекомендации