Электронная библиотека » Ризаэтдин Фәхретдин » » онлайн чтение - страница 8


  • Текст добавлен: 15 сентября 2021, 09:21


Автор книги: Ризаэтдин Фәхретдин


Жанр: История, Наука и Образование


Возрастные ограничения: +16

сообщить о неприемлемом содержимом

Текущая страница: 8 (всего у книги 26 страниц) [доступный отрывок для чтения: 8 страниц]

Шрифт:
- 100% +
Ибне Баттутаның Дәште Кыпчакка сәяхәте
Кырым вилаятенә[152]152
  Вилаять – илдә эре административ-территориаль берәмлек; өлкә, губерния; ил, дәүләт.


[Закрыть]
сәфәр

Кырымга бара торган көймәне көтеп, Синуб[153]153
  Синуб – бу көндә Төркиядә Кастамуни вилаятенә кергән вә Кара диңгез буенда танылган бер шәһәр.


[Закрыть]
шәһәрендә кырык көн кадәр вакытлар калдык. Бер рум көймәчесен яллаганыбыздан соң, уңайлы җил исүне көтеп, унбер көн тордык. Ахырында көймәгә утырып, диңгездә сәфәр башладым. Өч көн үткәннән соң, каршы яктан җил килә башлады – бу безне зур куркуга төшерде. Һәлакәтне күзебез белән күрдек. Көймә астында хөҗрәдә[154]154
  Хөҗрә – бүлмә, каюта.


[Закрыть]
утырганым сәбәпле, Мәгъриб кешесе булган Әбү Бәкер исемле адәмгә: «Диңгез ни хәлдә икән? Хөҗрәнең өстенә чыгып кара», – дидем. Әбү Бәкер карап төште вә хәлнең куркыныч икәнлеген әйтте. Бик курыктык. Бераздан соң җил үзенең уңаен үзгәртте вә безне кире Синуб шәһәренә якын урынга китерде. Бәгъзе бер сәүдәгәрләр корыга чыгарга теләгән булсалар да, көймәчебез моңа ирек бирмәде.

Җил уңаебызга исә башлаганнан соң, тагын да диңгезгә юл тоттык. Диңгез уртасына җиткәч, янәдән әүвәлгечә каршы давыл чыкты. Җил уңаебызга исә башлау белән, сәфәребезне дәвам иттек. Таулар һәм коры урыннар күренә башлады. Керчь шәһәренә туктадык. Тау башында булган адәмнәр шәһәргә кермәскә ишарәт иттеләр. Шуның өчен, шәһәргә кермичә, кире кайттык та шәһәр тышында бер урынга төштек. Монда бер чиркәү күренде. Шуңа бардым. Анда бер раһиб[155]155
  Раһиб – монах.


[Закрыть]
бар иде. Диварда башына чалма бәйләгән, кылыч аскан, кулына сөңге тоткан, алдында шәм янып тора торган бер гарәп рәсеме күреп, раһибтан: «Бу кем рәсеме?» – дип сорадым. «Бу – Гали пәйгамбәр рәсеме», – дип җавап бирде. Моның ошбу сүзеннән гаҗәпкә калдым. Кичне чиркәүдә үткәрдек. Ашар өчен дип, тавык пешергән булсак та, диңгез исе белән бозылган сәбәбеннән ашый алмадык.

Ошбу төшкән урыныбыз – төркичә «Дәште Кыпчак» дип танылган сахрадандыр.

Бу сахрада тау вә чокыр, биналар, агач вә утын юк, бик гүзәл вә ямь-яшел бер тигезлектер. Мондагы халыклар тизәк яндыралар. Бик олуг адәмнәрнең, кием чабуларына салып, тизәк җыеп кайтулары күренә.

Дәште Кыпчакта гизүче мосафирлар арбаларда йөриләр. Дәште Кыпчакның зурлыгы алты айлык булып, шуның өч айлык җире солтан Мөхәммәд Үзбәк кулында вә калганы да башкалар карамагында.

Дәште Кыпчакка төшүебезнең икенче көнендә иптәшләребез булган сәүдәгәрләр, сахрада булган кыпчак халыклары янына барып, арба яллап кайттылар. Ошбу кыпчаклар христиан динендә иделәр. Шул арбага утырып, Кәфә[156]156
  Кәфә (Күфә) – Кырым вилаятендә мәшһүр бер шәһәр булып, русча исеме Феодосиядер. 1770 елда Русиягә кушылды. Аннан элек Төркиягә керә иде.


[Закрыть]
шәһәренә бардык. Кәфә – диңгез яры өстендә озынча рәвештә төзелгән зур бер шәһәр. Күбрәк халкы җәнәүизләр булып, христиан динендәләр. Шәһәрнең башлыгы Дәмдир дип танылган бер түрә иде. Без мөселманнарның мәсҗедләренә төштек.

Мәсҗедтә урнашып берәр сәгать торганыбыз соңында, һәр тарафтан чиркәү каккан тавышлар ишетелә башлады. Моңа кадәр чиркәү тавышы ишеткәнем булмаганлыктан, бик курыктым. Иптәшләремә: «Югары менеп, Коръән укыгыз, тәкбир әйтегез, азан кычкырыгыз!» – дидем. Алар ошбу рәвештә кылдылар. Шулвакыт өстенә күбә[157]157
  Күбә – шакмаклы кием.


[Закрыть]
кигән, кулларын аскан бер адәм килеп керде дә сәлам бирде вә безнең нинди кешеләр икәнлегебезне сорашты. Без хәлебезне сөйләп бирдек. «Мин азан вә тәкбир әйткән һәм дә Коръән укыган тавышларны ишетеп, бер-бер хәл булдымы әллә дип, куркып кергән идем», – диде вә үзенең бу шәһәрдә мөселманнарның казыйлары икәнлеген әйтеп чыкты.

Икенче көн иртә белән шәһәрнең әмире яныбызга килде вә аш әзерләтеп безне кунак итте. Шәһәрдә йөрдек. Базарлары, урамнары бик гүзәл, ләкин халыклар арасында мөселманнар күренми иде. Пристанен төшеп күрдек, сугыш вә сәүдә көймәләренең зурлары һәм ваклары – барысы 200 кадәр бар иде. Бу урын – дөньяның иң мәшһүр пристаньнарыннан берсе.


Бу шәһәрдә арба яллап, Кырым шәһәренә киттек[158]158
  Асылда, булган гыйбарә: «Сөммә иктәрәйна гаҗәләтән вә сафәрна илә мәдинәтил – Кырым вә һийә мәдинәтүн хәсәнәтүн кәбирәтүн» («Аннан соң без арба ялладык та Кырым шәһәренә киттек, ул – яхшы, зур шәһәр»). Кырым шәһәре борын заманда «Иске Кырым» вә «Салкат» исемнәрендә йөртелде. Бүген Таврическая губерна Феодосия өязендә булып, Феодосиядән 22 чакрым көнбатыш тарафындадыр. 4000 кадәр җан хисабы булып, халкы әрмән, татар вә болгарлардыр. Болар тәмәке чәчеп кәсеп итәләр. Кырым пайтәхете XV гасыр ахырында бу шәһәрдән Бакчасарайга күчте. Потёмкин заманында Левгополь дип аталадыр иде. Өяз шәһәре булып торды. Ләкин тиз вакыттан соң өязлеге бетерелде.


[Закрыть]
. Бу гүзәл вә олуг шәһәр булып, олуг солтан Мөхәммәд Үзбәк хан карамагындадыр. Монда Үзбәк хан тарафыннан Төлке Тимер исемле әмир куелып, шәһәрне шул идарә итә.

Ошбу Төлке Тимер әмирнең бер адәме юлда безнең белән бергә килеп танышкан идек. Шул адәм безнең ошбу шәһәргә килүебезне әмиргә белдергән икән. Шул сәбәпле әмир үзенең имамы булган Сәгъдетдин берлә безгә ат җибәрде. Без Задә әл-Хорасани исемле шәехнең тәкиййәсенә[159]159
  Тәкиййә – ил гизүчеләрне кабул итә торган йорт.


[Закрыть]
төштек. Әлеге шәех безне хөрмәт итте. Ошбу мәмләкәт мөселманнары арасында бу шәех үзе дә хөрмәтле бер адәм икән. Аны зиярәт кылыр өчен, халыклар, хәтта казый, хатыйп[160]160
  Хатыйп – вәгазь сөйләүче.


[Закрыть]
, фәкыйһ[161]161
  Фәкыйһ – мөселман хокукын белүче, Коръән укучы.


[Закрыть]
вә башкалар килеп торалар. Әлеге шәех: «Безнең шәһәребез тышында христианнар тәкиййәсендә бер раһиб бар. Һәрдаим гыйбадәт кыла вә ураза тотадыр, инде кырык көндә бер мәртәбә бер орлык белән генә авыз ачып тора башлады. Әгәр дә күрәсегез килсә, бергә барырбыз», – диде. Ләкин мин кирәк тапмадым, әмма соңыннан: «Күргәнем яхшы буласы иде», – дип, бармый калганым өчен үкендем.

Бу шәһәрдә ошбу затлар белән күрештем: 1) хәнәфиләрнең[162]162
  Xәнәфи – Әбү Хәнифә мәзһәбендәге мөселманнар.


[Закрыть]
олуг казыйлары – Шәмсетдин әс-Саили; 2) шафигыйларның[163]163
  Шафигый – имам Шафигый мәзһәбендәге мөселманнар.


[Закрыть]
казыйлары – Хозыр; 3) фәкыйһ һәм дә мөдәррис – Галяэтдин; 4) әл-Мәлик ән-Насыр төзеткән мәсҗедтә шафигыйларның хатыйплары – Әбү Бәкер; 5) рум булып та, соңыннан ислам кабул иткән шәех – Мозаффаретдин; 6) олуг фәкыйһләрдән булган Мөзһиретдин.

Төлке Тимер хозурына кабул ителдек. Ләкин ул үзе хаста иде, безне бик хөрмәт итте. Сарай шәһәрендәге солтан Мөхәммәд Үзбәк хәзрәтләренә сәфәр кылыр өчен әзерләнә иде. Мин дә моның белән бергә сәфәр кылырга булдым вә шуның өчен арбалар сатып алдым.

Дәште Кыпчакта арбалар

Арбаның, гадәттә, дүрт зур тәгәрмәче булып, бәгъзеләренә – ике вә бәгъзеләренә аннан да күп ат җигәләр. Бәгъзе кешеләр ат урынына сыер яки дөя җигеп тә йөриләр. Арбаны карап йөрүче кеше үзе тартып бара торган атларның берсенә атланып бара. Астында ияр, кулында камчы һәм дә озын бер таяк була. Тартып баручы хайваннар читкә китә башласалар, шул озын таяк белән тиешле юлга төшерә. Арбаның төрле агачлардан бөгеп ясалган көймәсе булып, бу агачлар бер-беренә каеш белән бәйләнә, көймәгә киез вә башка нәрсәләр каплана.

Көймәнең эчендә утырып баручылар тышындагы кешеләрне күрәләр, әмма тышындагы адәмнәр эчендә булганнарны күрмиләр. Мондый арбалар эчендә теләсәң ничек утырырга, йокларга, хәтта ашарга-эчәргә, укырга-язарга мөмкин. Сәфәр вакыты да бу саналган эшләргә киртә түгел[164]164
  Шәех Ибне Баттута бу урында аз гына арттырганга охшый.


[Закрыть]
. Йөк йөртер өчен, өй рәвешендә махсус арбалар бар, аларның ишекләрен бикләп куярга мөмкин.

Сәфәр вакыты җиткәч, үзем белән җариям утырыр өчен, өсте киез белән капланган бер киез арба, иптәшем Гафифетдин әт-Тәүзәри өчен икенче бер кечкенә арба, башка иптәшләрем өчен зур бер өченче арба әзерләдем. Бу соңгысына өч дөя җигелә. Өчнең беренә арба хезмәтчесе атлана.

Әмир Төлке Тимер, аның кардәше Гайсә һәм дә Котлыг Тимер белән Сарыбәк исемле угыллары, имамы Сәгъдетдин, хатыйп Әбү Бәкер, казый Шәмсетдин, фәкыйһ Шәрәфетдин, таныштыручы Галяэтдин, шулар белән без дә бергә барабыз. Юлга чыктык. «Таныштыручы» дип, әмир хозурында торып, килүчеләрне әмиргә белдерүче адәмгә әйтеләдер. Мәсәлән, әмир хозурына казый килеп керсә, таныштыручы бөек тавыш белән: «Бисмиллаһи, сәййидүна вә мәүләна, казыййүл-коззат вәл-хөккям, мөбәййинүл-фәтава вәл-әхкям, бисмиллаһи!..»[165]165
  Алла исеме белән, безнең хуҗабыз һәм безнең әфәндебез, казыйларның һәм хакимнәрнең казые, дини кануннарны һәм хөкемнәрне аңлатып бирүче, Алла исеме белән!..


[Закрыть]
 – дип, әгәр дә олуг бер фәкыйһ яки могтәбәр бер адәм килсә: «Бисмиллаһи, сәййидүна фәләнетдин, бисмиллаһи!..» – дип кычкырадыр. Мәҗлестә булган кешеләр, шушы таныштыруга карап, керүче адәмне каршы алырга, урын вә юл бирергә хәзерләнәләр, ихтирам итеп аягүрә торалар, мәҗлесне киңәйтәләр.

Хаҗилар Хиҗаз сахраларында ни рәвештә йөрсәләр, төрекләр дә ошбу чүлдә шул рәвештә йөриләр. Иртә намазы укып китәләр дә олуг аш вакыты җиткәннән соң туктыйлар. Өйлә укып кузгалалар да, кояш иңгәннән соң, аттан төшәләр.

Туктаган урыннарда ат, дөя вә сыерларны арбалардан туарып җибәрәләр, һәркемнең хайваны яланда йөреп ашый. Бу сахра үләне арасында арпа булу – үзенчәлекле. Дәште Кыпчак үләне сыман мал өчен ашлыклы үлән башка урыннарда юк кебек. Шуңа күрә бу җир халыклары терлекне күп асрый. Угрыларга карата гадәтләре бик каты булганлыктан, хайваннар югалмый. Каравылчысыз, көтүчесез йөреп ашыйлар.

Бу мәмләкәт халкының угрыларга карата хөкемнәре ошбу рәвештә: угры тотылса, урлаган нәрсәсе иясенә кайтарыла һәм дә шул нәрсәнең тугыз хакы балаларына күчә. Балалары булмаса, куй суйган сыман итеп, угрының үзен суялар.

Төрекләр икмәк һәм авыр ашлар ашамыйлар. Боларның ашлары «дукый[166]166
  Дукый – тары ярмасы булса кирәк.


[Закрыть]
» исемле нәрсәдән гыйбарәт. Башта савытка су салып утка куялар, кайнап чыкканнан соң, бераз дукый салалар. Әгәр дә итләре булса, аны кисәкләп шушы шулпада пешерәләр. Ашны соңыннан савытларга салып бирәләр. Аңа катык салып эчәләр[167]167
  Кашыклары булмаган булырга охшый. Башкортларда бүген дә кашык аз кулланыла, борын заманда бөтенләй булмаганлыгын риваять итәләр.


[Закрыть]
. Моның өстенә ат сөте дә кулланалар. Ат сөтен «кымыз» диләр.

Бу кавем (төрекләр) көчле, нык, яхшы табигатьле. Бәгъзе вакытта «борхани» исемле аш та пешерәләр. Иң элек камыр ясап, аны вак-вак итеп кисәләр. Һәр кисәкнең уртасын тишәләр дә казанга салып кайнаталар. Пешкәннән соң, шуңа катык салып ашыйлар. «Борхани» шушы буладыр.


Болар дукый орлыгыннан эчемлекләр дә ясыйлар. Хәлвә ашауны гаеп итәләр. Мин рамазанда бер көн солтан Үзбәк хозурында булдым. Алдыбызга ат ите китерделәр. Боларның иң күп ашый торган итләре – ат һәм куй ите, әрештәдер[168]168
  Асыл гыйбарәсе: «Зәр-рөштә вә һуә шибһәл-итриййәти йөтъбәху вә йәшрәбү бил-ләбәни» («Әр рөштә вак токмачка охшаш, аны сөт белән ашыйлар»). Төрекләрдә бу көндә дә «әрештә» исемендә бер аш булып, камырдан пешерелә дигәне шул аш булыр дип уйладык.


[Закрыть]
. Шул кичәгә мин үз иптәшләрем ясаган хәлвәдән бер табак хәлвә алып барган идем. Шуны солтан алдына куйдым. Бармагы белән алып кабып карады да ашамады. Төлке Тимер: «Ошбу солтанның бик могтәбәр бер колы булып, аның балалары вә балаларының балалары кырыкка җитә иде. Көннәрнең берендә шул колына солтан, хәлвә ашасаң, барыгызны да азат итәм, дигән иде. Кол аңа каршы, үтерсәгез үтерегез, әмма мин ашый алмыйм, дип җавап бирде», – диде.

Кырымнан сәфәр

Кырым шәһәреннән чыкканыбыздан соң,Сәҗан дигән урында әмир Төлке Тимер тәкиййәсенә төштек. Төлке Тимер мине үз янына чакыртты. Атланып йөрер өчен әзерләгән атым бар иде. Шуңа атланып, әмир хозурына киттем. Әмир аш әзерләткән икән. Икмәк тә бар иде. Аш соңында вак савытлар белән ак су төсендә эчемлекләр китерделәр. Халыклар шуны эчтеләр. Шәех Мозаффаретдин әмиргә якын утырды, мин аның янында идем. Эчемлекне татып карадым – ачы тоелды, эчмәдем. Мәҗлестән чыккач соравыма каршы: «Дукыйдан ясалган эчемлек, исеме – буза», – дип җавап бирделәр. Шәех Мозаффаретдин аның хакында: «Һуә маэд-дохни[169]169
  Дохни (дохан) – тарыдыр. Шуңа күрә Ибне Баттута телгә ала торган «дукый» – тары ярмасы булырга тиешле. Бузаның тары оныннан ясалганлыгы мәгълүм.


[Закрыть]
», – дип таныштырды. Бу халыклар, Әбү Хәнифә мәзһәбендә булганлыкларыннан, мондый эчемлекләрне эчәләр.

Кырым шәһәреннән унсигез көн сәфәр иткәнебездән соң, зур су очрады. Моны тәмам бер көн үттек. Мондый зур сулар аркылы чыкканда арбалар, хайваннар бик авыраялар, лай вә балчык сәбәпле йөрү мөшкел була.


Әмир Төлке Тимер үзенең бәгъзе бер хезмәтчеләре белән безне алдан җибәрде. Азак әмиренә хат язып, минем падишаһ белән күрешү теләгем барлыгын белдерде. Мине хөрмәт вә гыйззәт кылу турысында күрсәтмә бирде. Без киттек вә, бер зур су аркылы ярты көн дәвамында үтеп, өч көннән соң Азак шәһәренә җиттек.

Азак шәһәре[170]170
  Бу шәһәр – Русиянең Екатеринослав губернасында вә Дон елгасының сул тарафында урнашкан Азов шәһәре. Аны Хәзәр төрекләре бина иткәннәр иде. Ибне Баттутаның «зур су» ларыннан морады – Дон елгасы вә аның бәгъзе бер тармаклары яки Азау (Азов) диңгезеннән кергән колаклар булса кирәк.


[Закрыть]

Азак – диңгез буенда, биналары гүзәл бер шәһәрдер. Сәүдә өчен бу шәһәргә җәнәүизләр һәм башкалар килә. Монда карендәшләрдән[171]171
  Мәккә шәһәрендә «Хилфүл-фөзүл» («Файда бердәмлеге») исемендәге җәмгыять кебек, иске төрекләрдә дә, асылда, шундый ук максатка хезмәт итүче бер җәмгыять бар иде. Мондый җәмгыять һәр вилаятьтә вә һәр шәһәрдә булып, хезмәтләре мосафирларны кунак итү, гарибләрнең йомышларын үтәү, җәберсетелгәннәргә ярдәм бирү, золым вә хыянәткә каршы тору иде. Моның әгъзалары өйләнмәгән вә сәламәт тәнле егетләр булып, болар шундый изге юлда хәтта җаннарын корбан итәләр иде. Ибне Баттута боларны «ахи» (туганым) һәм дә «әлфитьян» (яшүсмер) дип атый. Боларның, әлбәттә, үз телләре булган төркичәдә бик билгеле булган бер исеме булгандыр, ләкин шуны табып булмады, башка бер мөнәсәбәт белән дә хәтергә төшмәде. Шуның өчен без бу урында «карендәш» дип атадык. «Карендәш» сүзенең чын мәгънәсе бер карыннан туганнар дип әйтү булса да, бер ата, хәтта бер бабаларына, аннан да еракларга да әйтеләдер. Ошбу карендәшләрнең үзләренә махсус киемнәре вә рәсми гадәтләре булганлык аңлашыла. Әбүлфида «607» хәдисләрен сөйләгәндә: «Вәрәдәт рөсөлел-хәлифә ән-Насыр ли-диниллаһи илә мөлүкил-әтраф әннә йүшәррибу ләһү кясил-фөтүүәтү вә йүләббисү ләһү сиррән вә би-ләһа» («Ән-Насыр ли-диниллаһи хәлифәнең илчеләре төрле тарафларның патшаларына, аңа киенгән яшьләр эчертсеннәр һәм аны яшерен һәм мавыгып киендерсеннәр, дип килделәр») һәм дә «Вә кәнәл-имам ән-Насыр йүләббисү сиррән вә би-ләһал-фөтү-үәтү» («Имам ән-Насыр булды, яшерен һәм мавыгып киендерде»), – ди («Әл-мохтасар фи әхбарил-бишер» («Шатлыклы хәбәрләрнең кыскачасы»), 3 кис., 113–132 б.).


[Закрыть]
пычкычы бар иде. Бу адәм, – шәһәрнең могтәбәр затларыннан булып, мосафирларны кунак итүчедер.

Төлке Тимер әмирнең хатын алганга күрә, Азак әмире Мөхәммәдхуҗа Харәзми безне каршы чыгып алды. Янында казый вә шәкертләр булып, аш әзерләткән иде. Сәлам биреп юлыктык вә аш ашадык. Аннан соң шәһәргә җитеп, шәһәр читендә Хозыр вә Ильяс[172]172
  Хозыр вә Ильяс – дүрт үлемсез пәйгамбәрнең икесе. Аларга мәңгелек гомер бүләк ителгән, һәм алар кешеләрдә Аллаһы Тәгаләгә ышану көчен арттырырга җибәрелгәннәр. Алардан соң тагын Гайсә һәм Идрис пәйгамбәрләрнең дә шул ук вазифаны башкарулары риваять ителә.


[Закрыть]
пәйгамбәрләр исеменә салынган тәкиййәгә төштек. Асылы Гыйрак вилаятеннән булып та, хәзер Азак шәһәренә нисбәт ителгән Рәҗәб исемле бер шәех безне үз тәкиййәсендә кунак итте. Ике көн торганыбыздан соң, әмир Төлке Тимер дә килеп җитте. Әмир Мөхәммәд, үзенең казыен һәм шәкертләрен алып, аңа каршы чыкты. Ашлар әзерләделәр вә бер-беренә тоташ өч чатыр кордылар. Чатырларның берсе төрле төстәге ефәктән вә икесе киндердән иде.

Әмир Төлке Тимер, җиргә төшү белән, мине үзенең алдыннан йөрергә кушты. Моның максаты исә минем хөрмәтле кеше икәнлегемне әмир Мөхәммәдкә белдерү булгандыр. Беренче чатыр Төлке Тимер утырыр өчен әзерләнеп, түрдә агачтан ясалып зиннәтләнгән мөнбәр бар иде. Әмир минем белән шәех Мозаффарны алга утыртты, үзе икебезнең арабызда югары утырды. Үзенең казые, хатыйбы һәм шушы шәһәрнең казые вә шәкертләр мөнбәрнең сул ягына яхшы паласларга урнаштылар. Төлке Тимернең ике углы вә туганы һәм дә әмир Мөхәммәд вә аның угыллары хезмәт өчен әзер тордылар. Моннан соң ат итеннән вә башка нигъмәтләр килде, ат сөте һәм буза да китерделәр.

Аш тәмам булганнан соң, хафизлар бик гүзәл тавышлар белән Коръән-Кәрим[173]173
  Кәрим – олы.


[Закрыть]
укыдылар. Бер мөнбәр куелып, аның өстенә вәгазь сөйләүче менде. Аның хозурында кариэләр[174]174
  Кариэ – Коръәнне яттан укучы.


[Закрыть]
тагын Коръән укыдылар. Вәгазь сөйләүче бик гүзәл хөтбә[175]175
  Хөтбә – вәгазь.


[Закрыть]
сөйләде, солтан вә әмир вә мәҗлестә булучылар өчен догалар кылды. Хөтбә вә догаларны гарәпчә кылганнан соң, төркичә аңлатма бирде. Кариэләр бик гүзәл көйләр белән Коръән укып тордылар.

Моннан соң гарәпчә, фарсыча, төркичә көйләргә җырладылар. Гарәпчә көйләргә – «каул» («сөйләү»), төрки көйләргә «мөләммәгъ» («буялган») диләр. Шуннан соң тагын аш килде. Ошбу рәвешчә кичкә кадәр тордык. Чыгып китәргә теләсәм дә, әмир Төлке Тимер ирек бирмәде.

Моннан соң әмиргә, аның ике углына, туганына, шәех Мозаффаретдин белән миңа киемнәр кидерделәр. Әмир Төлке Тимергә – ун, ике углы белән туганына – алтышар, башкаларыбызга берәр ат бүләк итеп бирделәр.

Дәште Кыпчакта ат хайваны

Бу мәмләкәттә ат бик күп, хакы да арзан, иң яхшы ат – үз акчалары белән 50–60 дирһәм. Бу исә безнең бер динарыбызга[176]176
  Динар – алтын акча.


[Закрыть]
туры килә. Мисырда «Акадши» дип танылган атлар шушы мәмләкәттән бара. Мондагы халыкларның тормыш юллары ат юлы дип әйтерлек. Безнең мәмләкәтебездә куй ничек булса, боларда ат шул нисбәттә. Әмма боларда ат бездәге куйга караганда шактый күп вә файдалы. Бер-бер төрекнең меңәр баш аты була.

Бу мәмләкәттә ат үрчетеп кәсеп кылучы төрекләр хатыннар өчен булган арбаларына берәр аршын[177]177
  Аршын – озынлык үлчәү берәмлеге, 71 см га тигез.


[Закрыть]
озынлыгындагы таяк очына бер карыш озынлыгында киез бәйләп асалар. Шундый киезле таякларның һәрбере 1000 баш атка билге булып йөри. Мин шундый унар таяк асылган арбаларны күрдем[178]178
  Шул адәмнең 10 мең аты булган була.


[Закрыть]
. Монда җитешкән атларның бер өлеше Һиндстан йортына китә.

Бер-бер адәмнәр икешәр йөз баш кушып көтү ясыйлар да, шуны Һиндстанга җибәрәләр. Бер-бер көтүдә алтышар мең баш ат була. Һәр 50 ат исәбеннән бер көтүче булып, шул көтүчеләр аларны тәрбияләп алып баралар. Үзләре бу көтүчеләргә «алкыш» (елкычы) диләр. Әгәр дә бер атны тотып алырга кирәк булса, көтүче атка менә, кулында колга вә аның башына таккан дилбегәсе була; тотарга тиешле атка якын килә дә кулында булган колга белән дилбегәне теге атка ыргыта, анны, муеныннан эләктереп, үзенә якын ук китерә вә аның өстенә атлана.

Һиндстанга барган вакытларда, Синд мәмләкәтенә җитү белән, атларга җим бирә башлыйлар. Чөнки Синд сахрасындагы үләндә арпа булу үзенчәлеге юк.

Ошбу сәфәрдә атлар бик күп урлана вә үлә. Моның өстенә Синд хөкүмәте Шишинкар дигән урында ат башыннан 7 динар көмеш вә Синднең башкаласы булган Милтанда беркадәр кимрәк ала. Әүвәлдә бөтен малның дүрттән берен алып килгәннәр, бу хосуста солтан Мөхәммәд Үзбәк хан Һинд падишаһына язганнан соң, мөселманнар малыннан зәкят[179]179
  Зәкят – булган малның кырыктан бер өлешен хәер итеп бирү.


[Закрыть]
вә башкалар малыннан гошер[180]180
  Гошер – булган малның уннан бер өлешен хәер итеп бирү.


[Закрыть]
ала башлаганнар.

Шулкадәр күп чыгымнар булса да, Һиндстанга ат озатучы кешеләр күп файда күргән. Чөнки биредә бик арзан булган атлар да, Һиндстанга барганнан соң, яхшы хак белән, хәтта 100 динар бәрабәренә сатылалар. Бу исә безнең Мәгъриб алтыны белән 25 динар була. Бәгъзе атлар моның ике, хәтта дүрт өлешенә сатылалар. Яхшы атларның бәһаләре 500 динар һәм артыграк та була.

Һиндстан халкы Дәште Кыпчак атларын көчле һәм адымлы булулары өчен ала. Әмма чабышыр вә сугышыр өчен аларга атлар Ямән, Гамман, Фарис мәмләкәтләреннән килә. Бу атлар хәтта 4 әр мең динар тора.

Маҗир[181]181
  Маҗир – бүгенге Ставрополь губернасында Пятигорск өязендә иске бер шәһәр булып, Аксак Тимер тарафыннан харап ителде. Фирүз Абадиның «Камус» ындагы «Маҗир – бәлдәтүн бәйнә Зарай вә Азак» («Маҗир – Зарай белән Азак арасындагы шәһәр») дигән сүздә тәгъриф һәм дә беркадәр ялгышлык булса кирәк. «Зарай» сүзе «Сарай» дип укылырга тиешле. Һәм дә Маҗир Сарай белән Азак арасында түгел, бәлки Азакның көньяк-көнчыгышында булыр. «Камусел-әгълам» сүзенә караганда, бу шәһәр Төрек елгасы буенда, Карамзин сүзенә караганда, Кума елгасы буенда буладыр (2 кис., 214 б.). Алга таба Ибне Баттутаның «Биштаудан Маҗирга сәфәр кылдык» дигән гыйбарәсеннән Карамзин сүзе дөрес булу аңлашыла.


[Закрыть]
шәһәренә сәфәр

Әмир Төлке Тимер ошбу Азак шәһәреннән сәфәр итте. Мин аннан калып өч көн тордым. Әмир Мөхәммәд минем сәфәр кирәкләремне әзерләтте, шуннан соң мин Маҗир шәһәренә сәфәр кылдым. Маҗир зур елга өстендә төрекләрнең иң гүзәл һәм дә олуг шәһәрләреннән булып, бакчалары, җимешләре күп.

Монда шәех Мөхәммәд әт-Табаихи тәкиййәсенә төштем. Бу адәм Әхмәд әр-Рифагый хәлфәләреннән булып, тәкиййәсендә гарәп, фарсы, төрек вә рум кавемнәреннән җитмеш кадәр мөҗавир[182]182
  Мөҗавир – дини уку йортларында укучы шәкерт.


[Закрыть]
бар иде. Араларында гаиләле адәмнәр дә, буйдаклар да бар. Тормышлары читтән килгән сәдака белән бара.

Бу җир халыклары мондый мөҗавирләргә ихлас күңелле, ат, сыер, куй кебек малларны сәдака итеп китерәләр. Хосусан солтан һәм дә аның хатыннары, шәехне зиярәт кылыр вә хәер-фатиха алыр өчен, үзләре киләләр, күп сәдакалар вә хәерләр калдырып китәләр.

Маҗир шәһәрендә җомга намазы укыдык. Намаз тәмам булганнан соң, Бохараның фәкыйһ вә укымышлысы, шәкертләре вә иярченнәре күп булган вәгазь сөйләүчесе Гыйззетдин, мөнбәргә менеп, вәгазь сөйләде. Шәһәрнең әмирләре вә хөрмәтле затлары килгәннәр иде. Шуннан соң шәех Мөхәммәд әт-Табаихи, аягүрә торып: «Фәкыйһ вә вәгазь сөйләүче Гыйззетдин сәфәргә чыгадыр, без шуңа бераз ярдәм итмәкче булабыз», – дип, өстендә булган җөббәне[183]183
  Җөббә – ирләрнең киң җиңле өс киеме, җилән.


[Закрыть]
салып бирде. Шунда булучыларның кайсылары, аннан күрмәкче, киемнәрен салып бирделәр. Вә кайсылары ат яки акча бүләк итте. Күп нәрсәләр җыелды.

Бу шәһәрдә бер яһүди күрдек. Миңа очрап сәлам бирде вә гарәпчә сөйләште[184]184
  Асыл гыйбарәсе: «Вә рәәйтү би-кайсариййәти хәзиһил-мәдинәтә»дер («Һәм мин бу шәһәрнең аркылысын-буен гиздем»). Ләкин кайсариййә сүзенә урын таба алмаганлыгымнан, тәрҗемәдә төшердем.


[Закрыть]
. Нәсел-нәсәбен сораштым. «Мин Әндәлес[185]185
  Әндәлес – Испаниянең көньягындагы тарихи өлкә – Андалусия.


[Закрыть]
мәмләкәтеннән булам, диңгездән башка, корыдан Кастантиниягә[186]186
  Кастантиния – Константинополь.


[Закрыть]
килгән идем. Аннан Рум вә Чиркәс шәһәрләрендә йөреп, монда килдем. Әндәлестән чыгуыма дүрт ай буладыр», – диде. Белүче сәүдәгәрләр моның хакында: «Дөрес сөйли», – диделәр.

Төрекләрдә хатыннарның дәрәҗәсе

Бу шәһәрдә күргән гаҗәеп нәрсәләремнән берсе – халкының хатыннарны артык дәрәҗәдә хөрмәт итүедер. Монда хатыннар ирләрдән өстен. Түрәләрнең хатыннарын башлап күрүем Кырымнан чыккач булды. Әмир хатыны Сартияне арбада барган вакытында күрдем. Бөтен арба күк төсле пәрдә белән өртелгән, алдында үзләре вә киемнәре гүзәл булган дүрт җария, артында да арбалар белән җарияләр баралар иде. Әмир торган урынга җиткәннән соң, хатын арбадан җиргә төште. Утыз җария, килеп, махсус ясалган урыннардан тоттылар да җиргә өстерәлмәсен өчен, итәкләрен күтәреп бардылар. Хатын бик һавалы иде. Якын килеп җиткәннән соң, әмир, үз урыныннан торып, хатынга сәлам бирде вә үз янына утыртты. Җарияләре хатынны урап алдылар. Кымыз килде. Хатын үз кулы белән кымызны савытка салды да, әмиргә каршы ике тезе белән тезләнеп, савытны аңа сузды. Әмир эчте. Аннан соң әмирнең туганына салып бирде. Әмир кымызны салды, хатын сузды. Шул вакытта аш китерделәр. Хатын әмир белән бергә ашады. Әмир аңа кием бирде. Моннан соң хатын кайтып китте. Түрәләрнең хатыннары барысы да ошбу рәвештә.

Сәүдәгәрләр вә гадәти адәмнәрнең хатыннары да арбаларда баралар. Итәкләрен күтәреп йөрер өчен, һәрберсенең янында өч-дүрт җариясе бар. Баш киемнәре җәүһәрләр белән зиннәтләнеп, очында тутый кош канатлары[187]187
  Асыл гыйбарәсе: «Вә галә раэсиһал-бәгтакъ вә һуә әкъруф мөрәссәгь бил-җәүһәр вә фи әгълаһи ришүт-тавависи…» («Һәм аның башында җәүһәр белән бизәлгән, түбәсенә тутый кош каурыйлары куелган таҗ…»).


[Закрыть]
.

Төрек хатыннарында хиҗаб (пәрдәләнү) булмау сәбәпле, өйләре (яки арбалары) ачык булып, йөзләре күренә. Шушы рәвештә базарга килеп, яннарында булган колларыннан куй һәм сөт саттыралар вә яхшы комач нәрсәләр сатып алып китәләр.

Бәгъзе вакытта бу хатыннарның яннарында ирләре дә була, ләкин хатыннар рәвешендә тәкәллефле[188]188
  Тәкәллефле – ясалма, артык кыланчык.


[Закрыть]
киемнәр кимәгәннәре сәбәбеннән, читләр бу ирләрне шул хатыннарның хезмәтчеләре дип уйлыйлар. Аларның өсләрендә, гадәттә, куй тиресеннән тегелгән тун белән шундый ук бүрек була. Бу бүрекне көллә[189]189
  Көллә – көләһпүш, кәләпүш.


[Закрыть]
дип атыйлар.

Биштауга сәфәр

Мөхәммәд Үзбәк ханның урдусы[190]190
  Урду – гаскәр тора торган урын, урда – падишаһларның изге җирләре.


[Закрыть]
Маҗир шәһәреннән дүрт көнлек җирдә – Биштау исемле урында булганлыктан, без Маҗирдан Биштауга сәфәр кылдык[191]191
  Ошбу гыйбарәдән Маҗир шәһәренең урынын беркадәр чамалап белергә мөмкин булыр. Биштау – бүген Пятигорск дигән урын.


[Закрыть]
. Бу Биштауда эссе чишмә чыгып тора. Төрекләр бу су белән коеналар, коенучылар сәламәтләнүләрен вә хасталыкка очрамауларын гөман кылалар[192]192
  Мондагы мәгъдән (минераль) суларның файдасын сизгәннәр икән.


[Закрыть]
.

Урду урынына рамазан аеның беренче көнендә барып җиттек. Ләкин бу урыннан урду күчеп киткән иде. Урдуның безнең әүвәлге урыныбызга кайтачагын ишеткәннән соң, без дә әүвәлге урыныбызга кире кайттык.

Мин шушы җирдә бер түбә урынга чатыр кордым вә чатырның алдына байрак утырттым. Атларны, арбаларны чатырның арт тарафына куйдым.

Ошбу вакытта урдуның кайтып килгәнен күрдек. Гүя бөтен бер шәһәр күчеп килә иде. Мәсҗедләре, базарлары, учакларыннан чыга торган төтеннәре – бары бергә күчеп бара. Болар сәфәр вакытларында да арбаларында теләгәнчә аш пешереп йөриләр. Туктаулары белән, учакларын күтәреп алып куялар. Мәсҗедләрен, кибетләрен дә шулай күчереп йөртәләр.

Солтанның хатыннары алдыбыздан үтеп киттеләр, һәрберсе үзенең кешеләре, җәмәгатьләре белән аерым-аерым төркемнәр булып торалар. Солтанның дүртенче хатыны булган әмир Гайсә кызы түбә өстендә минем чатырымны вә чатыр алдында булган байракны күргәннән соң, минем гариб мосафир икәнлегемне белеп (чөнки бу рәвештә байрак утырту шуның билгеседер), үзенең җарияләрен миңа җибәрде. Җария вә егетләр килеп сәлам бирделәр вә хатынның сәламен ирештерделәр. Бу вакытта хатын үзе туктап, җария вә егетләрнең кайтып килүләрен көтеп торадыр иде. Мин үз кешеләрем һәм Төлке Тимернең таныштыручысы аша бүләк җибәрдем. Хатын минем бүләгемне хәер-фатиха санап кабул итте һәм дә мине үзенә якын төшәргә боерды.

Солтан да, килеп, үз кешеләре белән үз урынына төште.

Внимание! Это не конец книги.

Если начало книги вам понравилось, то полную версию можно приобрести у нашего партнёра - распространителя легального контента. Поддержите автора!

Страницы книги >> Предыдущая | 1 2 3 4 5 6 7 8
  • 0 Оценок: 0

Правообладателям!

Данное произведение размещено по согласованию с ООО "ЛитРес" (20% исходного текста). Если размещение книги нарушает чьи-либо права, то сообщите об этом.

Читателям!

Оплатили, но не знаете что делать дальше?


Популярные книги за неделю


Рекомендации